АРХИВ КИШТӘЛӘРЕННӘН
Әкияттәге серле йомгак булып Жырым
калды сүтелеп юлымда. Сез табарсыз
килеп шушы эздән Мине соңгы йөрәк
«сырымда,
Муса Җәлил.
Х-1-1 агыйрь үзе шулай язган иде. Нәкъ ул язганча булды да: Мусаның үлемсез җырлары
безгә Моабитның салкын базларында җәфа чиккән халык улының курку белмәс кайнар йөрәген
аңларга ярдәм иттеләр, ул җырлар безгә Мусаның үзен, аның намуслы исемен алып кайттылар,
ул җырлар шагыйрьгә үлемсезлек алып килделәр..
Л!әга,1) лг булганча. Муса беркайчан да профессиональ әдәбиятчы гына булмаган Ул
гомер буе кайда да булса хезмәт иткән, шуның өстенә күп төрле җәмәгать эшләре башкарган.
Үзе әйтмешли, ул яәлмисактан» бирле туктаусыз хезмәт итеп килгән. Шуңа күрә, Муса узган
юлда, гүзәл җырларыннан тыш. бик күп истәлекләр, хатлар, төрле документлар калган Алар
безгә моңарчы билгесез булган сәхифәләрне ачарга, герой-шагыйрь тормышын теге яки бу
яктан ачыкларга, Муса образын тагын да тулырак итеп күз алдына бастырырга ярдәм
итәчәкләр.
Муса Җәлилнең иҗат һәм тормыш юлына караган шундый документларның байтагы
Татарстан Үзәк дәүләт архивында саклана
Мәскәү шәһәрендә чыгып килгән в Коммунист» газетасы ябылгач, 1935 елның 1
январенда Муса Җәлил Татарстан язучылар союзы идарәсенең ул вакыттагы председателе
Кави Нәҗмигә хат яза. Татарстан язучылар союзы идарәсеннән Иҗат йортына урнашырга
ярдәм сорап язылган бу хат безгә шагыйрьнең гаять зур иҗат планнары белән яшәве
турында сөйли.
Документларның икенче зур төркеме Муса Җәлил Татарстан язучылар союзы идарәсендә
эшләгән чорга карый. Аларның күбесе рәсми эш кәгазьләре: төрле белешмәләр, партия-
дәүләт оешмаларына язган хатлар, гаризалар, Муса кул куйган таныклык язулары...
Хәтта шул рәсми характердагы документларда да без тере, җанлы Мусаны күрәбез.
Безнең күз алдына ул булдыклы җитәкче, кечелекле, ярдәмчел, әйбәт күңелле кеше булып
килеп баса.
Журналның бу санында Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына караган шул
документларның кайберлэрен укучыларга тәкъдим итәбез.
В СКВОРЦОВ.
Казан дәүләт университетының
КПСС тарихы кафедрасы
аспиранты.
Үзенә мәгълүм, мин инде «әлчисактан» бирле һаман туктаусыз хезмәт итеп (служить итеп)
кнләм. 1923 — 25 ел рабфакта укыганда да хезмәт иттем Аннан сон 2 ел тоташ хезмәт иттем.
1927-1931 елларда МГУда укыган чакта да хезмәт иттем. Әле менә «Коммунист»
редакциясендә төгәл ике ел инде һичбер төрле чираттагы отпускы белән файдаланмыйча
хезмәт иттем. (1932 елнын маеннан бирле бер көн ла отпускы алганым юк.)
Болай гел хезмәт итү ижат эшенә бик тыгызлый. Бөтен игътибарны, вакытны хез мәт алып
бетерә дә. әсәрен өстендә онытылып, тирәнәеп, җентекләп, озаклап эшләргә туры килми. Менә
шуныч аркасында мин сонгы елларда бер дә ныклап бер әсәр эшли алганым юк. Әйберләр бик
ашыгыч — кабаланып эшләнәләр, зур әйбер язып булмый.
Үзен беләсен, мин һәр елны язгы чәчү һәм урып-жыюда колхозсовхозларда 3 әр — 4 шәр
ай газета чыгарып, эшләп кайттым. Шул аркада бик күп яна әйберләргә мате риал җыйнадым.
Ләкин буш ара тапмаганга берсен дә эшли алганым юк. Мәсәләч, минем соңгы 3 елда языла
башлап та. ташланган (бетмәгән) күп әйберләр бар: пьеса— «Күселәр»2, поэмалар —
«Шахмат»’. «Директор һәм кояш»4, «Домна X» 7». шигырь белән роман — «Җир» һ. б. Бик яхшы
әйберләр буласылар иде. Ләкин өстендә ныклап эшләргә кирәк.
Менә мин хәзер «Коммунист»нын бетеп, үземнек бушауны файдаланып, шушы ижат
эшемә тирәнрәк—ныклабрак тотынмакчы бу эм
Ләкин ҮК мине Чиләбегә редактор итеп җибәрергә уйлый. Димәк, тагын өзлексез һәм авыр,
нервалы хезмәт. Димәк, тагын яза алмыйм һәм язмаларымны бетерә алмыйм.
Менә шунлыктан мин ССП правлеяиесенә гариза яздым: «ҮК тан мине сорап алып калыгыз
да, бушатыгыз һәм миңа бер 3—4 ай н/.ат ?ше белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирегез»,
дидем. Алар шул гариза буенча спца хат яздылар Мин хатны снна жибә - рәм. Алар, хатта
әйтелгәччә, минем танылган язучы булуым турында һәм мина хәзер язарга кирәклек турында
сезнең фикерегезне сорыйлар.
Мин үзем дә бушап 1—2 ай язгач, сезгә яңа әйбер тәрем белән барам һәм сездә ук
калырмын да Тик хәзер мина хәзергә бушап, ижат йортында язып ятарга кирәк.
Синнән бик ышанып көтәм: син бик ашыгыч ССП прэвлениесе җаваплы секретареның
хатына ашыгыч җавап язарсың Мина язаргя мөмкинлек бирү кирәклеген, Татарстан союзы
исеменнән, нык кына әйтерсең. Әйе бит, бик ышанам. Ләкин җавап бик ашыгыч кирәк. Юкса
мине шушы 5—10 көн эчендә Чиләбегә җибәреп куяр лар Көтәм. Көтәм Хатны я туры ССПга яз.
я минем аркылы яз һәрхәлдә, минем үземне җавапсыз калдырма Көтәм Хуш. Башки сүзләрне
икенче хатта изармын. Хуш