Логотип Казан Утлары
Публицистика

Зәйнәп ханым Хәсәния


җаваплы секретаре вазифасын үти. Г. Тукай, Ф Әмирхан, Г. Ибраһимов һ. б. күренекле язучылар үзләренең
әсәрләре белән катнашып, «Аң« журналын чыгаруда якыннан торып булышканнар аңа идея юнәлеше
бирүче фикердәш булганнар. Г. Тукай бу журнал чыгуга шатланып вАң» исемле шигырен яза һәм аны
журналның беренче санында ук бастыра. Ә Г. Ибраһимов соңгарак журналның җаваплы секретаре булып
эшли, гомумән журналның идея-эчтәлек ягына юнәлеш бирүче була.
Зәйнәп апа Хәсәния Г. Тукай, Ф. Әмирхан. Г. Ибраһимовлар турында исендә калганнарын матур хатирә
итеп, сагынып сөйләргә ярата иде. Ул язучылар Зәйнәп ханымнарга килеп йөргәннәр, бер табында күңелле
итеп чәй эчүләр, яңа әсәрләрен укып фикер алышулар Хәсәнияләр өендә бик еш булган.
Зәйнәп апа гомере буе бу дуслыкка тугры калып, аның якты хатирәсе белән рухланып яши иде. Г. Тукай
һәм Г. Коләхметовларның беркайда басылмаган фоторәсемен, Г. Ибраһимовның хатларын саклап калган һәм
аларны әдәбият тарихы өйрәнүчеләргә тапшырган кеше буларак та ихтирамга лаек иде ул.
Зәйнәп ханымны күреп белүче өлкән замандашлары һәм яэучылар коллективы аның улеме уңае белән
тирән кайгы белдерәләр. Мәрхүмәнең бөек шагыйребез Г. Тукайга багланышлы якты исеме ихтирам белән
күңелебездә озак сакланыр.
7 мартта бөек шагыйребез Габдулла Тукайның дусты,
күренекле «аучыларыбыз Фатих Әмирхан, Галимҗан
Ибраһимовларны якыннан күреп белгән, алар белән дусларча
аралашып яшәгән Зәйнәп ханым Хәсәния вафат булды. Зәйнәп
Хәсәния әле Октябрь революциясенә кадәр үк бернинди гореф-
гадәтләргә баш имичә, культурага омтылган, укымышлы, белемле
булган татар хатын-кызларыбыэның берсе иде. Шул заманда Казан
шәһәрендә Фатиха Аитова ачкан кызлар гимназиясенең совет члены
буларак, ул хатын-кызлар арасында җәмәгать эшләре алып бара.
«Гасыр» нәшрияты ачып, рус классик әдәбиятын татар телендә
бастырып тарату эшен башлап җибәргән, шулай ук күп кенә демократ
язучыларыбызның әсәрләрен китап итеп бастырып дөньяга чыгаруга
күп көч куйган укымышлы, мәгърифәт сөюче Гәрәй Хәсәнинең
тормыш иптәше Зәйнәп Хәсәния дә нәшрият эшләренә бик якын була
Зәйнәп Хәсәния ире Гәрәй Хәсөни оештырган демократик юнә-
лештәге беренче әдәби-иҗтимагый »Аң» журналының