ҖЫРЛАП ҮТИК ЕЛЛАР АРКЫЛЫ
оннан берничә ел влек, <Казан утлары» (ул вакытта «Совет әдәбияты») журналы
редакциясенә исеме әле укучыга бөтенләй диярлек таныш булмаган яңа автордан
шигъри кулъязмалар килә башлады. Редакциядә әлеге кулъязмалар белән танышкан
иптәшләр бу яшь каләмнен поэзия ишеген шактый кыю шакуын, шигырьләренең хискә һәм
тойгыларга мул булуын әйттеләр. Ул шигырьләрнең күбесе журнал битләрендә басылып чыкты.
Болар — нефтьчеләр шәһәре Әлмәттә яшәүче яшь шагыйрә Саҗидә Сөләйманова шигырьләре
иде. Үзенен беренче иҗади уңышлары белән канатланган Саҗидә шигырь язу эшенә тагын ла
дәртләнебрәк кереште. Анын «Кыр казлары» дип аталган беренче җыентыгы поэзия сөючеләр
тарафыннан җылы кабул ителде. Күптән түгел Татарстан китап нәшриятында Саҗидә Сөләнма-
иованын «Бәхетне үзем табам» 1 исемле яна җыентыгы басылып чыкты. Анда шагыйрәнең
утызлап шигыре һәм «Язылмаган җырлар» поэмасы тупланган.
Күренекле рус шагыйре Михаил Светловның бер мәкаләсендә: «Начар кеше яхшы шагыйрь
була алмый», дигән фикер әйтелә. «Бәхетне үзем табам» җыентыгындагы шигы рьләрне
укыганда, ул шигырьләрне иҗат иткән шагыйрәнең күнел сафлыгын, табигатьне һәм кешеләрне
ихлас күңелдән яратуын, яшьлекнең аерылгысыз юлдашлары булган дуслык һәм мәхәббәткә
изге бер хис итеп каравын тоясын. Әнә шушы күркәм сыйфатлар ана лирик герой исеменнән
тормышка түбәндәге голлар белән мөрәҗәгать итәргә тулы хокук бирә:
Суга төшсәм, чылтырап аккан чишмә
Сорый иде: «Сенлем. ни йомыш?» Шул
чишмәнең саф тамчысы булып. Агымыңа
чыгыйм, әй. тормыш!
Җыентыкның беренче битенә урнаштырылган «Елга ага» шигырендәге бу юллар очраклы
рәвештә генә, авторның матур сүз әйтергә теләвеннән генә килеп тумаган. Шаыяйрә биредә
тормышка карата үзенең мөнәсәбәтен белдерә. Ул үзен чолгап алган вакыйгаларны читтән генә
күзәтеп йөрүче булып калырга теләми, шул вакыйгалар эчендә каннарга, шау-шулы агымга саф
сулы чишмә тамчысы булып кушылырга омтыла. Кешедән тормыш белән бер адымга атлап бару
таләп ителә — авторның әйтергә теләгән төп фикере әнә шуннан гыйбарәт. Бу фикер «Еллар
аркылы» шигырендә тагын да көчлерәк яңгырын:
Юк. ел түгел — без үзебез үттек.
Җырлар җырлап еллар аркылы. Чор —
оркестр гүя, кеше гомере — Әйтерсең
лә, шуның бер кылы.
Саҗидә Сөләйманова нигездә лирик шигырьләр яза. Һәм. әйтергә кирәк, анык ' ижади
уңышының ачкычы да шунда. Хискә, кичерешләргә, табигать күренешләрен кешенең эчке
халәтенә җавап бирерлек җанландырып бирүгә корылган шигырьләр йөрәккә тнз үтеп керә,
дулкынландыра, уйландыра, моңарчы үзең дә күрмәгән, белмәгән
М
• Жырлап үтик еллар аркылы нәрсәләрне күз алдына бик җиңел китереп бастыра. Син.
күңелендә йөртеп тә, сүз белән аңлатып бирә алмаган уйларны шигъри юлларга салу өчен
шагыйрьдән зур түземлелек. тәҗрибә һәм поэтик осталык таләп ителә. Шул осталыкка ирешү
юлында яшь шагыйрәнең татар халык җырларын җентекләп өйрәнүен ике куллап хупларга
кирәк: бу аның иҗатына унай йогынты ясый. Монын шулай икәнлеген «Юлларга чыксан>,
«Болыннарда сихри бер ямь». «Киек казлар китә». «Әлмәт турында җыр» шигырьләрендә бигрәк
тә ачык күрергә мөмкин Саналып кителгән һәм башка кайбер шигырьләрендә, халык җырларына
хас булганча, җыйнаклык, эчтәлекне ачып бирер өчен төгәл метафоралар, оста тотып алынган
поэтик летальләр куллану күзгә ташлана.
Агым суга сал төшердем. Тал бөгела, кисмәдем. Хисләреңне җилкән
итеп. Бармы дәрья кичкәнен? —
ди шагыйрә «Агым сулар» шигырендә. Әлеге юллар үзләреннән үзләре көй сорап торалар.
Композиторларыбызга, яна җырлар өчен текстлар эзләп, бер лә әллә кая барасы юк... Җыентыкка
кергән зуррак күләмле әсәрләрдән «Дан турында баллада»сында Саҗидә Сөләйманова нефтьче
батырларның эшләренә мактау җырлый. Шигырьдә хезмәт героикасын чагылдырган юллар лирик
геройнын фәлсәфи уйлануларын, шатлык һәм борчылуларын эченә алган юллар белән аралаша.
Ләкин ана карап шигырь үзенең эзлеклелеген, динамикасын югалтмый. Киресенчә, анда
тасвирланган вакыйгалар һәм күренешләр үзара үрелеп үсәләр, автор әйтергә теләгән фикерне
калкурак итеп күрсәтү өчен бер-берсен тулыландыралар.
Ә менә «Язылмаган җырлар» поэмасы турында моны әйтеп булмый. Бу әсәр тигез бер
сюжетка яки лирик геройның эчке кичерешләренә корылган тулы канлы поэма булудан бигрәк,
мәхәббәт темасына язылган кыска-кыска шигырьләр җыелмасын хәтерләтә. Аерым-аерым алып
караганда, ул шигырьләрнең һәркайсы әйбәт, һәркайсынта хәтергә кереп калырлык уңышлы
строфалар, афоризм булып китәрлек чагыштырулар бар:
Кайсыннан алыйм да. бирим соң кайсына.
Берәүнең бәхете — берәүнең кайгысы. Кайгыны бүлешәм, шатлыкны
өләшәм, Ә бәхет бүленми, ник аның яртысы?
Укучыны уйландырырга мәҗбүр итә торган мона охшашлы юлларны «Язылмаган жырлар»да
да, башка шигырьләрдә дә әледән-әле очратасың. Бу исә шагыйрәмен туктаусыз эзләнүе, иҗат
мөмкинлекләренең киң булуы турында сөйли. Ләкин, турысын әйтергә кирәк, Саҗидә ул
мөмкинлекләрдән тулысыңча файдаланып бетерми әле. Кайбер очракларда ул үз-үзен кабатлый,
укучы өчен әһәмияте аз булган вак темалар бе лән мавыга. Мисалга «Кыш үтмәгән әле».
«Йөрәгемә язлар ярсу салды». «Кичке шәфәкъ». «Күзләреңдә». «Куанасың сабый бала төсле»
шигырьләрен алыйк. Аларда автор мсиарчы инде поэзиядә бик күп тапкырлар кабатланган бер үк
фикерләр тирәсендә әйләнә. Бәлки, шуна күрәдер, поэзия белән кызыксынучылар арасын га:
«Сонгы вакытта Саҗидә Сөләйманова бер төслерәк яза башлады», днгән сүзләр ншетелгәли.
Укучыларының борчу катыш әйткән бу сүзләренә Саҗндә, әлбәттә , колак салыр дип ышанабыз.
Сажндә Сөләйманованын беренче шигырьләрендә ритмик яктан кытыршы урыннар, төзек
булмаган рифмалар, дөрес кулланылмаган җөмләләр шаюый еш очрый иде. Яна җыентыгында
аның бу кимчелекләрдән акрынлап арына баруын күрәсең. Тик ул ә ле алардан ахырынача арынып
җитмәгән. Кайбер шигырьләрендәге «Шомырт-юмарг», «оча-эчә», «күнелле-күнелне».
«йөзәрмен-төшәрмен». «бнкләнмәгән-белмәгәннәрдәй» шикелле рифмалар, «бу җитез каеннар
кая гел йөгерә», «койрык кагып чапкан грузовой* да.», «явар тү гел, кояр янгыр». «эш эшләсәң
элке-салкы» рәвешендәге ятышсыз сүз тезмәләре Саҗидәнең үз каләменә тагын да таләпчәнрәк
булуын сорыйлар
Үзе әйтмешли, еллар аркылы жырлап узар өчен озын юлга чыккан Саҗидә Сөләй- мановадан
һәркайсыбыз яратып укырлык матур-матур яңа шигырьләр көтеп калабыз.