Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШЬЛЕГЕМНЕ ЭЗЛИМ


Лирик повесть
— Синең Агыйдел буена тагын барасын киләме? —дип сорадым мин һәм колакларыма ышанмаслык сүзләр ишеттем:
— Әйе, Агыйделне тыңларга, болыннарны тыңларга, былтыргы сүзләрне, былтыргы баян тавышын.
— Әйдә соң, барабыз.
— Кайчан?..
— Син кайчан барсаң, шунда.
— О! Хәзер бүре күп диләр анда, мин куркам .
— Ә минем мылтык бар, мин аны алып барырмын Килешәбезме шулай?
— Карарбыз әле.
Мин аның кулларын тоттым. Куллар салкын, боз кебек. Мин анарны җылытмакчы булам, аңардан бигрәк, анарның җылысын тоймакчы булам. Ул минем кулны үзе дә чак кына кысса, куллары белән генә булса да сагынуыма җавап бирсә, бу минем өчен бәйрәм булыр иде. Юк. куллар җавапсыз, алар күрешкәндә дә. хәзер дә бер сүз әйтмиләр.
Ярты төн җиткәндә, йокларга без аның квартирасына кайттык. Болын гадәтен яңартып, урынны өялды идәненә җәйдек. Тышкы ишектән кергәч каршы якта, бездән ярты метр гына алдарак, фанер бүлмә. Бүлмәсе кадаклап түгел, ничектер утыртып кына куелган бугай. Теге якка кәҗә япканнар. шул ышкылган саен, фанера калтырап китә.
Түбәгә карап ятабыз. Түбә ярыкларыннан безгә йолдызлар җемелдәп карый, төнге сыек яктылык күзләрне иркәли, Фәһимә дәшми, нәрсә хакындадыр уйланып ята.
Кәҗәнең бүлмәгә ышкынуы мине бераз сагаерга мәҗбүр итә.
— Бу кәҗә теге бүлмәне безнең өскә аудармас микән? — дим мин.
— Ауса, фанер гына ул...
Тып-тын. Йолдызлар җемелдиләр, менә черкиләр дә безелдәп куйды. борынга каяндыр яшь печән исе бәрелеп китте бугай. Бу минутларга пи җитә, янда иң яраткан кешен булган минутларга! Менә шушы кызның үзем өчен шушы кадәр дә якын икәнен моңарчы нишләп аңламадым икән? Ул бит минем өчен бердәнбер, аны яраткан кебек итеп мин беркемне дә яратмыйм икән бит!
Әрнүемне басар өчен, аны кочаклыйм, ул мине читкә дә этәрми, тик үзе чак кына да, һичнинди дә хис белдерми, әйтерсең — җансыз. Мин анарда күкрәкләремә яратып суккалый торган, кочакларыма сарыла торган Фәһимәне эзлим, ә ул юк. Ул — җавапсыз.
Ул һаман уйлануында, бөтен дөньяңны онытып, шашынып яратсаң да, халык әйткәнчә, кыйнасаң да бер сүз әйтмәс шикелле ята да ята.
— һавадагы ин якты йолдыз... Хәтереңдәме?
— Син мина ул чакта әйткән идең: син бер нәрсәнең дә кадерен белмисең, дигән идең. Ин изге нәрсәңне югалтырсың дип курка идең. Хәтеремдә.
— Мин сиңа алай әйтмәдем.
— Минем шулай хәтердә калган.
— Дөрес калган. Барыбер дөрес ул.
Хыялланып, сөйләнеп озак яттык. Аны да, мине дә йокы алмый. Хәзер ул минем хәлләрне сорашмый, үзенең эше турында, авылдагы хәлләр турында сөйли. Ә кәҗә, үч иткәндәй, һаман кыштырдый. Дөп- дөп тырмаша. мөгезләре белән бәрелә... Бер мәлне, бөтен гәүдәсе белән ышкына башлаган иде... Мин нәрсә булганын аңлап җиткергәнче, нәрсәдер дөп итеп идәнгә төште, тагын, тагын... һәм без күл астында, йөзәр хәлдә калдык.
— Әләй, кәҗә суны түкте! Тизрәк тор. су баса! — дип кычкырды Фәһимә, һәм көлеп җибәрде.
Бу мизгелдә бу көлүнең мина никадәр сөенечле икәнен сез аңлыйсыздыр инде. Бәлки, шушы хәлдән соң ачылып китәр ул.
Сикереп тордым да авып төшкән чиләкләрне янадан эскәмиягә куйдым Өйдә Фәһимәнең иптәш кызы \янган. ул да көлә. Ярый әле кәжә булды, бер секундта икебезнең дә күңелләр күтәрелеп китте менә. Без инде яңадан ятмадык, чөнки яктыра башлаган иде. Июнь төне шулай була бит.
Фәһимә мине күпергә хәтле озата төште. Юл буе кәжә. я тегеләй, я болай, безнең гелгә керә дә күңелне күтәреп җибәрә иде. Соңыннан, әлеге беркатлы җиңеллеген саклаган хәлдә, сүз уңаенда гына әйтеп куйды Фәһимә:
— Кәжә акыллы ул. Сине юарга кирәген белә. Ленадан сон...
— Хуш. Фәһимә, вакыт юар әле... .Менә күрерсең, без күзләребезгә туп-туры карый алырбыз.
— Белмим шул.
— Мин сине икенче ялга Агыйделдә көтәм.
— Икебезне дә бүреләр ашамаса...
— Хуш!
...Ул бүредән курка. Ләкин болында куак арасында безне бүредән да хәтәррәк бәла көткәнен v.i башына да китерә атмаган икән шул. Мич үзем дә.
Аның күзләренә туры карар өчен, тормышны якача корырга, «намус- дигән, күренми торган сызыкның бу ягында, сафлык, гаделлек ягында торырга кирәк. .Менә мин хәзер шул якка чыктым.
Авыл тирәләрен карыйм, басуларда йөрим. Июль ае җиткән инде, ә печәннәр чабыла гына башлаган .. Арыш өлгергән... Басуда—нке-өч кеше.. Комбайн — биш-алты колхозга берәү. Канчан җыеп бетерерләр, алла белә.
Җир! Элек колхоз кешесе җирдән доход ала иде. Эшләсә, белеп тора: аңа моның өчен күпмедер тиеш. Хәзер ана эшләсә дә юк. эшлә- м--сә дә юк. Шу на күрә эшләмәү — яхшырак, көч аз китә. Эштән бизә. Җир — игенченең намусы ул! Игенче җирдән аерылгач, намусыннан да аерыла. Мәхәббәтсез, музыкасыз яшәгән кебек.
Шомлы җәйге кич. Кояш баеп, эңгер-меңгер чак җиткән. Куак арасыннан кичке басу киңлекләренә карап уйланам.
Күрәм. олы юл басуыннан мин торган якка, түбән таба, казлар кебек тезелеп, хатыннар килә, уракчы хатыннар. Башларына каралып төсе киткән яклыклар бәйләгән, озын күлмәкле, киң күлмәкле билсез хатыннар. Сүзләре бетәсе түгел, басу яңгырап тора. Әллә кычкырышалар. әллә сөйләшүләре шул. Икесе дә алар өчен бик табигый. Юллары минем яннан уза. миңа каршы якта тагын куаклык. Хәзер мин боларны карап калырга тиеш. Авылдаш апалар, гайбәтче, явыз. юаш. акыллы, булдыклы хатыннар. Бу заманда аларнын бер генә сыйфатлары җуелган — иркәлек. . Авыл хатыннары. . Авыл өйләрендә учакларда ут яна икән, морҗалардан сирәгрәк булса да төтен чыга икән, болар тик сезнең аркада гына бит. Авыл хатыннары!
Менә алар минем тхрыга якынлаштылар. Ишетәм: кайсыдыр улын көтә. с)гыш беткәнгә байтак узды, кайтам дип хат язган...
Кайберсенә иренең үлүе хакында хат килгән, шулай да ул көтә. Үз күзе белән күрмәгәч, ышана алмый. Кайсылары кемнәрнеңдер ирләрен кызгана: кайткач килешә алырлармы, яисә гафу итәрләрме?
Кайчак гөнаһ та ят түгел аларга, шулай, нишлисең бит...
Алданрак килгән хатын ана каз кебек нидер кычкырып куйды, аңардан соң башкалары каңгылдашты . Бүре күргәндәге кебек... Бүреме? Юк. каршыларына ап-ак костюмлы берәү килеп чыккан икән. Хатыннар төрлесе төрле якка таркалдылар. Ак костюмлы кеше, теге дөньядан
кайткан әрвах төсле, аларны куркыта, артларыннан чаба. Күпмедер жир киткәч берсен эләктереп тә алды. Тегесе ычкынып китте, монысы тагын куып житте. Ир кеше бит. бу юлы көче житте. ычкындырмады. Хатын чыелдап кычкыра, көтүеннән аерылган кош шикелле. Ир кеше дә усал кычкыра.
— Туктал яхшылык белән, күрсәт, нәрсә бар анда..
— И-и, Сафуан. Сафуан, нишләп оят түгел сиңа хатыннар итәген тикшереп йөрергә. Оялмасаң, күрсәтәм. мә. кара
Сафуан абзый! Син шушыңа да сәләтлемени? Шушы хәтле вакланырсың дип башыма китермәгән идем'
— Итәк астың кирәкми миңа Болан да бсләм. биленә урап арыш тутыргансың, чыгар, сал хәзер...
Тарткалаша торгач, тәки чыгартты арышны:
— Син аларны урак урырлар дип җибәрәсең. алар анда башак урып яталар.
— Нишлик соң. ашарыбызга тамчы да калмады бит Ышанмаган, өйгә кереп кара, шалтырап тора.
— Миңа анысы караңгы.
— Нигә караңгы булсын, кер дә кара ышанмагач, балалар ач утыра, ике көн инде жылы аш күргәннәре юк. Арыш киптереп өйрә пешермәк- че ием. Сафуанкаем дим. елатма балаларны, каргышлары төшәр...
Сафуан абзый хатынның ай-һаена исе китмәде.
— Миңа түгел, милициягә сөйләрсең. — дип, бер төенчек арышны тәки калдырырга мәжбүр итте.
Башка колхозларда, минем ишеткәнем бар. ике йөз грамм өчен алып китәләр икән. Бу хәл хәзер бөтен халыкка билгеле. Ләкин безнең бу хатыннарны алмадылар. Ничек алай, төшенмим Тик Сафуан абзыйның болай йөрүе дә сагайта.
Берничә көтнән тагын шул хәл кабатланды Хатыннар гына түгел, малайлар, егетләр дә башак кыркый иде. Шулай, хәзер көлке, ләкин бернншли алмыйсын... тамак тәмугка кертә. Менә ул ничек эшләнә: капчык авызына жеп бәйләп муенга эләсең дә уң кулга урак, сул кулга арыш башакларын тогын кистерәсең. Икенче көнне игеннең сабаклары гына тырпаеп утыра. Жәл иген дә, кешеләр дә кызганыч. Башак кыркырга бер көнне мине дә иярттеләр, тик шул көнне үк чәнти бармагымның шактый итен кисеп ташладым. Кан ургылып ага. Каяндыр чүпрәк табып бәйләдем дә. үземә һәм кешеләргә карап, гын калдым. Айлы июль гөне нинди матур, ә без нинди эшләр белән йөрибез. Акылга сыярлык түгел.
Минем кулда урак. Безнең дәүләт гербының бер элементы. Хезмәт ярату символы Аның хужасы булу өчен безнен әтиләр кан түккән! Ә минем кан аңа мәгънәле эш өчен буялмады Урак гогып ант игәм: ул мәгънәне мин табарга тиеш, хәзер үзем чыгарган бу бәяне, кан бәясен акларга тиеш. Кан һәм мәгънә... Кан һәм мәгънә... Бүген соңгысы болай йөрүнең.
Йөз метрлап ераклыкта куак кыштырдады һәм аннан тагы ак костюмлы кеше килеп чыкты Аны күрүгә хатыннар тагы бөтенесе бергә чәрелдәп җибәрделәр. Малайлар, яшьрәкләр, пошилар шикелле, шабырдау. дөпелдәү тавышлары чыгарып, күз ачып йомганчы юк булдылар. Хатыннар исә. капчыклар белән булыша-булыша, беркая китә алмадылар. Сафуан абзый беркөнге хатынны — Хәтирә апаны күргәч, кычкырып ук җибәрде:
— Ә! Син тагын килдеңмени? Урлашырга ярамаганны төшенмәдекмени әле. Алайса, яхшылыкның кадерен белмәдең. Иртәгүк под конвои китәсен. Бетте.
— Без генә түгел бит. бөтен тирә-якта шулай, без ачтан үликмени?— дип шаулашкан бүтән хатыннарга Сафуан абзый:
— Капчыкларыгызны шушында бушатыгыз. Барыгыз да Берегез амбарга илтсен. Бушатмаганнар яхшылык көтмәсен.
Шул минутта мин үземнең дә җинаять эшләгәнемне һәм Сафуан абзыйдан куркып куак артына яшеренгәнемне, яфрак арасында торган килеш һаман тегеләрдән күз ала алмавымны абайладым. Үзем гаепле булгач, бүтәннәрне дә яклый алмыйм.
Алар һаман бәхәсләшәләр. Хәтирә апа аңлашылмаслык, бәйләнешсез сүзләр кычкыра:
— Тимә. Сафуан, ирем кайтыр вакыт җитеп беткәндә харап итмә. Көлкегә калдырма. Юк. юк. мин риза түгел, язмаганны. Әни үпкәләр... Балалар көтә... ачуланмасыннар.
Аңа карап торуның никадәр кызганыч икәнен белсәгез иде! һәм мин түзә алмадым. Сафуан абзый янына атылдым да каршысына бастым:
— Бир хәзер үк, нәрсә алдын?..
Сафтан абзый, үз колагына үзе ышанмыйча бугай, гаҗәпләнеп ка- рады.
— Син нәрсә?
— Нигә кыраннатасың бу хатыннарны?
Сафуан абзый йомшак тавыш белән әйтте:
— Син катнашма монда, кирәкми.
— Катнашам. Белеп тор. икенче тапкыр хатыннар куып йөрүеңне күрсәм...
— Кара, ничек сөйләшә!
— Мин чынлап.
— Чынлап булса, шул сиңа; колхоз тормышына катнашу өчен анда эштәргә кирәк. Ә синең хакың юк. Без үзебез карарбыз.
— Мин колхозда эшләмәгән кешеме?
— Хәзер.
— Хәзер дә эшләрмен.
Без кычкырышкан арада баягы хатын көләргә тотынды. Әллә акылда яза инде, басу яңгыратып көлә. Аның көлүе Сафуан абзыйның дөрес сүзләре белән берләшеп йөрәккә кадала. Бәлки, чынлап та хакым юктыр Монда эшләмәгәнгә елга якын вакыт үтте, хәзер бу кырлар, бу игеннәр минеке түгел микәнни инде? Сафуан абзый ничек кырыс сөйләшә хәзер! Ничек үзгәреп китте ул! Моннан бер ел элек кенә бөтенләй башка иде Митинглар, чыгышлар... Әллә ораторлык осталыгын да югалттымы? Сәбәп нәрсәдәг1 Җылы сүз әйтүдән бигрәк, куркытып эшләтә. сугыш вакытында болай түгел иде. Әллә, куркыныч еллар узгач, күңеле тупасландымы? Менә бу хатын — Хәтирә апа... Аны ник рәнҗетергә?
Хәтирә апа!
Бәлки, ул да тиздән кайтыр дип ирен көткәндер, мең төрле планнар коргандыр...
Хатыннар, күлмәк асларына кыстырып, граммлап алып кайталар Ә кайберәүләр ат йөге белән ташый. Ә Сафуан абзый аларны күрмиме? Юриме, ялгышамы, куркамы? Ничек кенә булса да. аңа моны исбат итәргә кирәк. Кемнәрнең ничек урлаганын мин сизенәм.
Базы елгасы басуында комбайн бодай ура. Кичкырын Хәмит ат җигеп шул таба китте. Озак та үтмәстән, мин Хәмитләрнең ындыр юлы тирәсендәрәк агачлыкка ышыкландым. Аның әйләнеп кайтуын көтәм.
Бер сәгатьләп торам — юк Ике сәгатьләп торам — күренми. Әллә урам капкадан кайттымы? Алай дисәң, капка шыгырдаганы ишетелмәде. Аннары, урам буйлата ук кайтырга йөрәге җитмәс.
Төн уртасы якынлашканда, ындыр артында ат пошкырганы ишетелде. Менә ат бирегә таба килә... Шул булырга тиеш. Безнең ындыр буеннан ук йөри икән! Сикереп торып каршына бастым.
Ат тукталды. Хәмит арбадан сикереп төште, тавыш-тын чыгу юк.
Хәмиткә узебезнен бакчада мине күрү бер дә гаҗәп түгел, нәрсә уйлап монда килүемне, нишләргә җыенуымны да башына китермәгәч иде, билгеле.
— Капканы ачып та куймагансың! — диде ул шаяртып.
Бер секундта ана ярдәм итәргә, әрәтәләрне алышырга кузгала да яздым. Әмма шундук күз алдыма Хәтирә апаның моңсу күзләре килеп басты. Алар мина текәлделәр: «Гаделлекме бу?» дип сорау бирделәр һәм җавап таләп иттеләр. «Гаделлекме бу? Тигезлекме? Кемнеңдер өенә ашлык йөкләр белән керсен, ә кемнеңдер .. Монда безнең өлеш, әнә теге кыр казлары төсле тезелеп йөргән хатыннар өлеше түгелмени? Кеше хакын ашап яшәргә син дә юл куйгач, кем генә безне яклар?» — йөрәк әчетеп, сулкылдап китте һәм мин шул минут дустымны рәнҗетергә мәҗбүр булдым:
— Әйдә. Хәмит, кире бор атны!
— Я. котырма, иртәгә үзенә алып кайтырбыз. Шаяртма.
— Шаяртмыйм Минем өйдә бура тулы ашлык Миңа кирәкми.—дим.
— Былтыр җитәрлек җыйгансыңдыр шул. Сөйләгәннәр иде аны.
— Ничек? Мине син үзегез дип беләсеңме?
— Былтыр весовщик булып эшләгәндә өч йөз центнер ашлыгын җитмәгән.
Көтелмәгән мондый гаеп ташлавыннан ачуым купты Ниндидер каты сүз әйтергә тырыш гым, тик андый сүз табылмады. Ачулансаң, һәрвакыт шулай була бит.
— Өч йөз центнер! Алдашма! — дидем мин. күкрәктә авырту тоеп.
— Килмит абыең гына йомды. Югыйсә, башың...
Ул. әлбәттә, хәзер миңа ачу итә. Мондый вакытта кеше ни әйтмәс. Шулай да минем эчкә шом керде: нинди өч йез центнер ул? Үз башыннан уйлап чыгара алдымы икән’ Юк, юк. мин мөмкин кадәр дөрес, гадел исәпләргә тырыштым ашлыкны, ялгышсам да шул кадәргә ялгышу мөмкин түгел... Ачыкларга, болан калдыра торган эш түгел бу...
— Исеңә төштеме? Я. быел гына акыллыланган булма, бүлешик.
Аны тыңларга, йөкне бүлешергә минем бәген нигез бар. ашлык һава кебек кирәк, аннары... Тагын Хәтирә апаларны хәтерләп, үз сүземдә тордым.
— Сөйләштек, җитте. Киттек.
Ачуланып та карады, үпкәләп тә, куркытып та —барып чыкмады. Соңыннан ялынган тон белән:
— Мине утыртып сиңа нәрсә була инде? Я’ Тамагың туямы’
— Тегендә ике йөз грамм өчен хатыннарны бишәр елга утыртканда, син йөк белән урлый торып, тыныч яшәмәкче булдыңмы? Ярын, мин син уйлаганча ук явыз түгел, бер юлга калдырам
— Әйдә, монысын сезгә кертәбез, — диде Хәмит, тиз генә эләктереп. — миңа — иртәгә.
— Кызык син. Амбар алдына илтәбез.
— Үзе бер юлга калдырам, ди... Ничек була инде .
— Син бригадир кеше ич. басуда калган ашлыкны кайтарырга миңа куштын. Үзен, контрольлек итеп, каршы алдың. Яхшы бригадир ич син. Җитмәсә, дуслар без
— Э-э... әйе шул. дошманмы әллә!
Атны тавышсыз-тынсыз гына борды. Бераз баргач, дилбегәне үз кулыма алдым:
— Миңа хезмәт көне язарга туры килә инде... — дидем мин. елмаерга тырышын.
Ул көлмәде. Аяк астына карап, сүзсез генә атлый бирде Үз турларын узгач, өзгәләнеп
— Җүләр син! — дип куйды.
Бәлки, дөрестән дә җүләрлегемдер. Ләкин мин үземә, нинди хәлдә калсам да, теге куркыныч сызыкның аръягына атламаска, намуска хыянәт итмәскә сүз бирдем ич. Ул якка минем өчен юл юк хәзер. Беркайчан да! , „
Амбар алдына килеп җиттек. Каравылчы Фазлый бабай, таягына таянган килеш, сөйләшә-сөйләшә каршылады--безне.
— Төн убырлары! Сез икәнсез әле. Нишләп болай бик соңлап. Нишләп йөрисез?
— Тегендә арба тәгәрмәче чыгып йөдәтте. — дидем мин, акланып,— ярый әле Хәмит эзли килгән, үзем генә таң атканчы азапланыр идем.
Шул арада, җир астыннан үсеп чыккан кебек. Сафуан абзый килеп чыкты. Ул шушы тирәдә, ул-бу булмасмы дип. бу юлы да сагалап яткан, ахрысы.
— .Молодцы, тегеләй-болай борылмагансыз, — диде ул.
— Болар ышанычлы, — дип мактады безне Фазлый бабай. Килмит бүген ак киемнән түгел, ә яшел кительдән, озын кара чалбар һәм түф- лидән ндс. Башындагы хәрби фуражкасын кулына тотты да рәхәтләнеп бер сулыш алды.
— Яз да әйбәт килде, егетләр, җәй дә. Уңышы гына юк. Бөртекләп җыймасан. беребезгә дә калмый. Колхозчыга да. дәүләткә дә.
Ул көшелгә утырды, аннары чалкан ятты. Арыган, күрәсең, күпмедер вакытка тынып калды. Бу көннәрдә ул басудан басуга чаба, һәр җирдә көн саен аны нинди дә булса күңелсезлек каршы ала: я берсенең аты буразнада егылып үлгән, я күрше авылда бер ферма сарыкны бүре буып чыккан, кандадыр сушилка җимерелгән, кемдер ачтан шешенгән, кемдер кар астында калган ашлык ашаудан кап эчендә ята .. Барысы өчен дә ул җаваплы, барысына өлгерергә, чарасын күрергә тиеш. Ачу килүләрне читкә ташлап чынын гына әйткәндә, ул кайтып ике-өч ай эшләгәч үк, авылда хәлләр сизелерлек яхшырган. Моны бөтен авыл күрә. Ләкин бит әйтү генә ансат: ничек, нинди бәрелешләргә дучар була ул моның әчеп!
Аның хәлен аңлап, кызганып, сүзсез калдык: әз генә булса да ял итсен.
Ләкин берничә минут үтүгә. Сафуан абзый башын күтәрде. Фазлый бабай белән безнең уйлар бергә туры килде, ахрысы. Ул нәкъ мин әйтергә теләгән, тик әйтмәячәк сүзләрне җиткерде:
— Син. Сафуан энем, кайчан гына йоклыйсың соң? Көндез басуда, төнлә тагын монда.
— йокылар качты инде, Фазтнн абзый. Урлаша бит халык. Бөтен ашлыкны тарката. Кышын ач утырачагын уйлый белми. Бөртекләп җыя алсак, ашлыгы булса, мин аларны ачлыктан саклый алыр идем. Юлын табар идем. Ә болай? Ятсаң күзгә йокы керми. Менә әле — сез сөйләшми торган арада бераз оеп алдым. Юлда тарантаста шулай кайтасың. Урак өсте, диләр моны. Урак өсте!
— һәм печән өсте! —дип янадым мин аның сүзләренә.
— Эне. Каһәр суккан. Печәне лә чабылып бетмәгән. Чабылганы кибәндә түгел, күбесе күбәдә чери.
— Мине шул эшкә җибәрегез әле. Сафуан абзый. — Ул чак кына сәерсенеп калган арада дәвам иттем.— минем дә кеше арасында сүзгә катнашасым килә.
Ул әле бер-ике көн генә элек миңа әйткән кинаяле сүзләрен исенә төшерде, мөгаен.
— Ярып. бар. Иртәгә үк кит. Синең кебек көчлерәк кешеләр монда ашлык тирәсендә кайнарга тырышалар...
«Кышлык азык җыеп калырга», дигән мәгънәсен әйтми калдырды
— Мина хезмәт көненә бирелгәне дә җитәр.
Шушы урында Фазлый бабай рәхәтләнеп көлде. Бер читтәрәк ат тугарып маташкан Хәмит тә атып тышаулап җибәрде дә безнең янга килде. Ул безнең сүзне тыңлап торган икән.
— Былтыр дүрт йөз грамм бүлдек. — диде ул.
— Нишләп?
Фазлый бабай тагын көлде дә анлатырга кереште:
— Соң синең киткәнеңә бер генә ел лабаса. Онытырга да өлгергәнсең. Каян аласын ашлык, җитмәгәч.
— Былтыр ашлык бар иде,— дим мин,— димәк, каядыр таралган. Өчәр йөз центнерлап.
Бу сүзне ишетүгә Хәмит сикереп торды:
— Ни сөйлисең син?
— Үзең әйттең ич. былтыр мин үлчәгән...
— Анысы синең хата.
— Ялган!
— Сине быел ул эшкә куймаулары ни өчен дисен, алайса?
Аның мине күрәләтә кимсетергә маташуы чыгырымнан чыгарса да. тыелып калдым. Зурлар алдында тавыш куптарырга ничектер кыюлык җитмәде. «Синен белән сөйләшергә дә теләмим мин», дигәнне аңлатып. Сафуан абзыйга эндәштем. Сүз корырак чыкты бугай, чөнки ишеткән җавабым буенча шуны чамаларга мөмкин иде.
— Бригадир булдым дигәч тә ана теләсә ни сөйләргә ярыймы? Кешедән көләргә дә рөхсәт ителәме? Мин үлчәгән ашлык ялгыш чыккан. ди. Син генә яклап калган, ди. Мина кем ярдәме кирәк?!
— Ташла син пүчтәк сүзне.
Гарьләнүдән шактый кыза төшкәнгәме, мин туктала алмадым. Сафуан абзыймын алдына ук күчеп утырдым:
— Әгәр чыннан да ашлык җитмәгән булса, бу — минем гаеп түгел. Бу — сезнен гаеп.
— Кемнеке? — Бу сорауны Хәмит бирде.
— Миннән соң ашлыкка кем хуҗа?
— Персидәтел.
— Хуҗалар гаепле монда. Каядыр куйганнар.
— /Киттеме сезгә, юкмы в конце концов?
Бер секундта баштан шундый көйдергеч фикер узды4 «Сафуан абзый сөйләтергә теләми, алай булгач...»
— Алай булгач, монда председатель гаепле. — дидем мин кабат
Болай ук әйтергә уйламаган идем, сүз үзеннән-үзе ычкынды. Сүл чыпчык түгел, бер очса аны тота алмыйсын һәм мин үземне куркудан калтырангандай тоя башладым.
— Үз абыеңа үзен пычрак атасың. — диде Фазлый бабай, офтанулы тавыш белән.
— Ә мина пычрак ташларга ярыймы? Белеп торыгыз, мин моның азагына чыкмасаммы!
Сафуан абзыйның да ачуы кабарган иле булса кирәк, озак кына сүзсез торды. Аннары, үзе дә уңайсызлангандай тотлыгып, онытылмый торган тупас һәм мәгънәсез сүз әйтте:
— Азагына чыкмакчы! Чыкмыйни син? Таз!
Теләсә нинди сүзен күгәрә алам, ләкин кимсетүне мин бервакытта да кичергәнем юк.
Ул караңгыга кереп югалды. Мин сүзсез генә өйгә таба борылдым. Хәмит тә минем арттай иярде, тик ул өйләренә кереп калганчы безнең арада бер сүз дә булмады.
Икенче көнне кич белән Килмитнен өенә кереп, телдән әйтә алмаган сүзләрне хатка күчереп калдырдым.
« ..Син мина беркемнән ишетмәгән сүзләр әйттең. Ә мин әйтә алмадым. Синең кебек үк кыргын түгелмен, ахры. Ярый, шулап булсын. Ләкин син хәзер белеп тор: мин аңладым — өч йөз центнерны син йоткансың. Җавабын да бирәчәксең. Таз энең хәзер синең өчен ут-ялкын- га әвереләчәк'»
Монда бер искәрмә кирәк, «ут-ялкын» сүзен мин күчермә мәгънәдә язган идем Ә Сафуан абзый аны туры мәгънәсендә аңлаган Шул харап итте эшне...
Хатны язганга үкенәм дия алмыйм, ләкин гарьләнәм, кыюсызлыгым- пан гарьләнәм. Ул сүзләрне мин аңа ни өчендер күзенә карап әйтә алмадым. Ачу килсә дә, туган кеше бит; мин аны күрәлмыйм һәм яратам...
«
* *
Ул көнне мине колхоз эшенә — эскерткә көлтә ташырга җибәрделәр. Көн буе басуда йөреп арылса да. бүген күңел күтәренке — безнең сүзгә катнашма дип беркем әйтә алмый хәзер. Менә бит эшнең нинди мәгънәсе бар икән: ул сиңа хокук бирә. Үземнән канәгать хәлдә, шулай. көтү кайтыр алдыннан, югары очтан үзебезнең очка кайтып барганда. кинәт үзем дә сизмәстән тукталдым. Хәтирә апалар өе икән, аның хәлен беләсем килде: теге көнне әллә ничек тоелган иде миңа, акылдан язган төсле. Хәер, юктыр, авыл өйләре бер-берсенә чыбыксыз телефон аша бәйләнгән, андый-мондый нәрсә сәгате-минуты белән урап чыга. Шулай да, керим әле...
Капканы ачасы юк, ул ярым җимерек хәлдә җирдә ята. бер башы гына утырып тора Капкадан күптәннән ат-арба узмаганын тар гына җәяүле сукмак күрсәтеп тора. Бөтен ихатаны яшел үлән баскан. Күтәрмәгә баскан идем, чак кына егылып төшмәдем: кадаклары купкан икән, яңадан беркетергә кешесе дә. вакыты да кирәктер инде.
Шәһәрчәрәк итеп ишек шакыдым, җавап бирмәделәр. Ишекне ачып кердем:
— Өйдә берәрсе бармы?
Җавап бирмәделәр. 1 \ ргә уздым, җан иясе юк. Өннең һәр почмагын тикшереп йөри торгач, кайдадыр кеше тавышы ишетелгәндәй булды. Карасам, кровать астында Хәтирә anal
Бу вакытта миндә нинди хисләр туганын белсәгез! Иң башта күз алды караңгылангандай, кемдер каты итеп суккан һәм кыйнавын дәвам иттергәндәй тоелды. Курку, аптырау, белергә тырышу башта берьюлы бутала башлады.
— Хәтирә апа! Син ич бу!
Ул эндәшмәде
— Я инде, эндәш инде! Син бит бу! Ник кердең анда? Бу мин _______
Әнис булам. Миннән курыктыңмыни! Әйт әле, миннәнме?
— Юк' — диде ул, куркынган хәлдә бөрешеп. Шундый көчсез иде аның тавышы. Шулкадәр кызганыч.
— Нәрсәдән курыктың син? Нидән?
— Кайгыдан... Хәсрәт күп, артык күбәйде. Шулардай куркам шулардай качам! ' . г • ;
Хәтирә апа! Җүләр син! Кайгыдан шулай кровать астында котылып буламыни' Чык тизрәк, чык әйдә, кеше көлдермә, исәрләнгән диярләр. г
— Юк, юк!
Мин аны кулыннан тотып чыгармакчы булган идем, ул чырылдап кычкырып җибәрде. 3 И Дйи
— Кит! Кит!.. Чыгып кит!
Нишләргә инде мондый хәлдә? Чыктым Амбар алдына — Фазлый бабай янына килдем. Ул юк, каядыр киткән Шул тирәдә генә дустым Әзһәрләр өе — аңа кереп киңәшим...
Аларның да өйләренә терәүләр салынган. Ярым җимерек.
Кердем. Әйдәләр икән, тик Әзһәр урында ята... Әнисе аны кроватена утырып саклый.
— Ни булды?
— Авырый. Кичә кичтән бирле.
— Нәрсәдән?
— Колхоздан алган оннан боламык пешереп биргән идем. Он дигәч тә, ямь-яшел нәмә Шуны ашагач егылды,— диде әнисе, еламсырап.
Минем тавышны таныгандыр, ахрысы, Әзһәр башын күтәрде.
— Таныйсыңмы, кем килгән?—диде әнисе, улын торгызырга теләп.
Әзһәр чыннан да бик тиз генә торып утырды Ике кулы белән дә битен сөрткәндәй итте дә мина карады. Ай, ул күзләр! Алар бөтенләй башка дөньяга карыйлар! Мин моны беләм, эшләр болайга ук киткән икән инде.
— Танымыйча! — диде Әзһәр, бернигә исе китмичә.— Әнис ич!
Мин якынрак утырдым, сөйләшмәкче. соңгы кабат сөйләшеп кал- макчы, эчтә /кыелганны аз гына булса да бушатмакчы идем Ә ул кузгалды да чыкты да китте. Авыртуга чыдый алмый, мөгаен. Аңын, чынлыкта, ярым җуйган ич инде ул! Мина моннан соң нәрсә кала? Мин нишләргә тиеш? Кем белән сөйләшим? Кайсы өйгә керим? Анда мине кем. нинди хәлдә каршылар? Кинәт шул минутта миңа бөтен авыл сугыш җәрәхәтеннән җәфа чигеп, үлем түшәгендә ятадыр төсле тоелды.
Тирә-якны безгә инде күптән таныш булган куркыныч тынлык урап алгач, тагын да кыенрак булып китте. Төн буе. йокы аралаш, авылны— шул олы хәстәне урыныннан торгызырга, терелтергә тырышып, бастырылып чыктым. Ярын әле кояш чыга. Көндез җиңелрәк төсле. Тагы басуга менеп киттем. Анда инде атлы машина белән ашлык сугалар: барабан гүләве, ат куган тавышлар, барабанчының:
— Әйдә, куала!—дип кычкыруы ишетелә.
Әһә, тормыш бар икән әле. Авыл әле бирелмәгән, ул яралы, ләкин егылмаган, ул көрәшә. Тегендә туплар тавышы инде тынса да. монда андагыдан да кн.м булмаган каты сугыш бара. Бу сугышның да үз геройлары бар. үз полководецлары.
Менә Сафуан абзый хакында уйла син. Авыруы, бөере начар булу аркасында фронтка җнбәрмәсәләр дә, монда ул андагыдан ким файда китермәде: колхоз ел саен күпме ашлык җибәрә иде... Тик менә соңгы вакытта... Әйе, ул — командир, батыр җитәкче, ләкин аңа орден бирмиләр...
Тагын бер көн үтте. Кояш батып килә. Ишкарга барырга уйлыйм. Бүген бүтәннәр дә шунда барачаклар икән, колхозда эгйләгән һәр кешене клубка чакырганнар — медаль бирәләр, ди. Соңгы көннәрдә мин уйлап йөргән орденнар булмаса да, бөтен илгә таралган җиңү медале монда да килеп җиткән.
Клуб.
Әле бер-ике ел гына этек шаулый торган кичке дәрт хәзер бөтенләй сизелмәс хәлгә килгән. Кешеләр йөзендә елмаю, бер-берсенә әйтелә торган шаян сүзләр юк, гармоньнар кайдадыр хәрәкәтсез ята, җыр, әйтерсең, канатларын салган, тынган.
Халык ярты төн дигәндә генә җыелды. Ә эскәмияләрдә урын барыбер бетмәде. Элегрәк, урын беткәч, басып торучылары да хәтсез була иде.
Сәхнәдә — өстәл кырында ике лампа яна. Берсе асылмалы, куыклы лампа Куыгы корымланып беткәнлектән, уты сары нокта булып
кына күренә. Икенчесе — сукыр лампа. Ишектән кеше кергән саен леп итеп сүнә, аның саен кемдер шырпы сызып филтәгә ут кабыза.
Президиум өстәлендә Килмит һәм мина таныш булмаган өч-дүрт кеше. Алар районнандыр инде. Сафуан абзый трибунага килде. Башта халыкның зур тантана уңае белән җыелганын хәтергә төшерде. Аннары фашистларның җиңелүе, совет халкының сугыштагы һәм тылдагы батырлыклары хакында сөйләде. Бүтән чакларда ул, мондый тантана булмаса да. һәрвакыт көр күңелле, якты йөзле була һәм шул күтәренкелекне тыңлаучыларга күчерә иде. Ә бүген, киресенчә, аның чырае гадәттәгедән караңгы, сукыр лампа сөреме аның йөзенә төшеп, чыраен тагын да күңелсезләндерә, ак йөзен каралтып күрсәтә.
Менә ул колхоздагы хәлләргә күчте. Авылның яхшы кешеләрен, эшчәннәрне мактады, кыенлыкларны да читләтеп узмады.
— Сездән яшерергә теләмим, хәл авыр. Келәт буралары шылтырап тора, колхоз амбарларында да шул хәл. Ләкин без кулдан килгән бөтен нәрсәне эшлибез. Кичәге көннән алып, колхоз эшенә чыккан һәр кешегә көндезлеккә аш — итле аш! — оештырдык. Тора-бара хезмәт көненә дә бүлә башларбыз. Ләкин шунысын тагын бер кат колагыгызга киртеп куям: басудан бер грамм ашлыкны да урлау булмаска тиеш. Күрше колхозларны ишетә торгансыздыр, аларда урлашу дигән нәрсә таралган. Кичә генә район үзәгендә зур бер җыелышта да шул турыда сүз булды. Иптәшләр, турысын әйтәм. позор бу! Бәхетебезгә каршы безнең колхозда мин мондый хәлне күргәнем юк. Моны киләчәктә булдырмас әчеп, нык сөйләшеп, килешеп куйыйк. Ач каласыгыз килмәсә, урлашуны башыгызга да китермәгез.
. Ничек, урлашу юк. дидеме ул? Үзе күпме кешене тотты, ә шулап да кемгә дә әйтмәгән! Ник алай? Нинди кеше син, Сафуан абзый?
— Шуңа күрә,—дип дәвам итте ул,— әгәр мин сезне андый кара эшләрдән тыям икән, тик сезнең үзегезне кызганудан, үзегезне сакларга теләүдән бу. Әмма моны ялгыш аңлаучылар бар. Шул почвада минем иң якын кешеләрем дә ачу йөртә башлады. Берсе минем хатынга язу калдырып чыккай, минем өйне ут төртеп яндыру белән куркыт- макчы була. Ә мин бу иптәшкә әйтәм: ут белән килүчеләр безнең илдә җәзаларын алдылар. Ут белән шаяру модада түгел хәзер. Юк белән маташмагыз.
Шушы урында гөр килеп кул чаптылар. Алар, әлбәттә, бу сүзләрнең миңа карата да әйтелгәнен белмиләр, алар бу сүзләрне фашизмга карата әйтелә торган зур сүз итеп кабул иттеләр.
Сафуан абзый шулай сөйли ала торган сирәк кешеләрнең берсе инде ул, бер үк сүзләргә ике төрле мәгънә сала белә, бер атуда ике куянга тидерә.
Менә ул медаль биреләсе кешеләрнең исем-фамилияләрен атый башлады.
Шунысын да әйтим, бүтән авылларда бу медальләрне таратканда колхоз председательләре бөтенләй катнашмады диярлек. Аларны бернинди тантанасыз бирделәр дә киттеләр. Ә Килмит бу очракны да халыкта үзе теләгән хисләр кузгату өчен файдаланды—җитәкчелек итә белү аңа табигатьтән бирелгәндер, ул һәрнәрсәгә сизгер, бер генә очракны да файдасыз уздырмаска тырыша. Мин моны күреп торам. Менә ул Тимербикә апа фамилиясен әйтеп, аны сәхнәгә чакырды. Тегесе оя- ла-ояла менеп басты да Сафуан абзый авызына карап сүзсез калды. Председательнең олы гына җөйле, кырыс кына авызы нәрсә беләндер буйсындыра, гипнозлый ахрысы — шундый мәхәббәт белән карап тора аңа Гимербикә апа. Ул да тыңлый, без дә — бөтен клуб.
— Син үзең кулга корал тотып сугышта йөрмәдең. Шулай да иреңнән, туганнарыңнан һич тә ким батырлык күрсәтмәдең син. Син — алар
кебек үк герой. Сезнең ирләрегезгә ашлык, ит. май озатучы колхозларны менә шушы куллар күтәреп торды бит. Әле игътибар житмәсә дә, сезгә багышлап җырлар җырланачак. һәйкәлләр куелачак әле...
Вакыты белән бу сүз бик төче, ясалма, кабарынкы яңгырарга мөмкин. ә бүген ул шундый дөрес һәм табигый ишетелә ки. сүзнең урынын, вакытын белеп куллану осталыгының нәрсә икәнен тагын бер кат төшенергә мөмкин иде анда. Әйе. бу — иң дөрес сүзләр, аларның эчтәлеге авыр хезмәт, йокысыз төннәр, борчылулар, кайгылар белән беркетелгән.
Тимербикә апа сәхнә уртасында кулъяулыгын чыгарып яшьләрен сөртте дә. сүз әйтергә теләгәндәй, тукталып калды. Медаль балкыган күкрәген горур тотып, авылдашларына карады. Баягы кыюсызлык, тартынуның бу минутта төсмере дә калмаган иде инде
— Иптәшләр! Рәхмәт сезгә. Иптәш персидәтел. рәхмәт сиңа. Безнең колхоз дәүләткә ел саен планнан тыш ашлык биреп килде. Башка колхозлар өчен дә түләп килдек. Монда иң беренче мактау персидәтелгә. Ул оештырмаса, булмый иде ул. Быел язны гына карагыз, чәчү ансыз үтте. Чәчү начар чәчелде. Игеннәр начар булды. Кемнән бу * Пер- сндәтелдәп. Рәхмәт. Килмит энем, мең яшә!.
Колхозчылар таралышканда таң әтәчләре кычкыра иде инде. Арыган. эштән һәм ачлыктан йончыган кузләрдә ышаныч кабына, аларның гәүдәләре үк турая, тавышлары көрәя Дөреслек көче, сүз көче алар- ны киләчәк бәлаләрне ничек каршыларга өйрәтә. Әйе. сугыш әле монда бетмәгән, ул яна батырлыклар, яңа газаплар, яна жикулар вәгъдә итә...
Мина медаль юк. Малай дип карадылармы, әллә кышны укуда уздыру комачауладымы? Ә бүтән елларны шуның аркасында сызып ташладылармы? Медаль юк. Хәер, миңа ул кирәк тә түгел, вөҗдан тыныч минем. Вөҗдан тынычлыгыннан да зуррак бүләк бармыни дөньяда! Тик менә теге өч йөз центнер... Сафуан абзый' Бер яктан дәүләт кешесе булсаң, икенче яктан — җинаять. Сина ул җинаятьне халык алдында бүгенге кебек аңлатырга туры килсә? Ни өчен эшләдең син ул эшне'-* Мине карак яки булдыксызга чыгару, исемемне, кешелек дәрәҗәмне таптау өчен генә түгелдер ич! Миндә синең ни үчең бар иде?!
Мин синең өстән жалобалар күтәреп йөри алмыйм, андый эш табигатемә чит. дошман. Сине, ни дисәң дә кеше төсле кешене, әләкләп йөрү — үзем өчен жәзага әйләнер иде. Юк. мин моны эшли алмыйм, ләкин безгә исәпне өзәргә туры киләчәк. Икәүдән икәү.
— Фәһимә! Я. оныт күңелсезлекләрне, болытсыз иртә төсле балкып, элеккечә елмай әле бер.
Ул елмая, тик бу елмаю елаудан да яманрак
Эш гәп тукталган араларда, икәүләп әрәмәдә Фәһимәгә карлыган, шомырт җыйдык Агыйделдә икәүдән икәү су коендык Мин аны судан курыкмаска, көзән җыерса, ничек йөзәргә икәнен өйрәттем. Эчкәрәк алып кердем. Аның саф тәненә бәрелеп уйнаган л\ кыннарга карап сокландым. Аннары икәүләп каршы яктагы kiq к>г тавына карап тордык Агыйдел. ул турыда текә борылып, ниндидер кара-кучкыл төскә керә. Тауга менсәң, кешене шул шомлы чоңгыл суырып алыр сымак тоела.
— Үч итеп, әллә менәбезме шунда? — дидем шаяртып мин.
Фәһимә баягы елмаюы белән елмая;
— Башың икеме әллә...
— Синеке белән — икәү .
— Булмый, анда бүреләр улый... кичә лә тыңлап яттым. — Ьл яр буенда комлыкта аунап яткан берданкага карап куйды. Барыбер... Ерак ул. иртәгә менәрбез.
— Иртәгә? Мин риза. Менәбез.
Мылтыкны кулбашка асып, чиләкләрнең берсен ул. берсен мин тотып. әрәмә сукмагыннан атлыйбыз. Ул алдан бара, мин арттан. Бервакыт Фәһимә сукмак буендагы озын гына талның очыннан тотып алга узды да мин килеп җиткәндә юри ычкындырды:
— Чыж-ж-т!..
Пеше тал күкрәгемә бәрелде, ботаклары биткә сыпырып шактый авырттырды.
— Эләктеме? Шул кирәк сиңа. Мин синең әниең булсам, аркаңны нечкәрәк тал чыбыгы белән сыптырыр нем әле.
— Минем шул хәтле гаебем бармы?
— Бар. бар. бар!
Сукмак ачыграк, биегрәк җиргә алып чыкты. Хәзер без шушы утрау сыман биеклектән атлыйбыз. Аста — вак-вак күлләр... Әнә кыр үрдәкләре...
— Әллә атыйкмы?
— Юк. тимә, бала үрдәкләр...
Тагын атлыйбыз. Күрәм. Уң якта, куак төбендә, бер олы кош. тырнаклары белән каптырган да кечерәк бер кошның күкрәген чукый...
— Олы кош бала үрдәкне ашын... ат!
— Куркытма. — дим мин пышылдап.
— Явызлык ярсынуы белән ишетми ул хәзер, ат, тизрәк...
Мин кабаланып чиләкне җиргә куйган идем, чылтырап китте... Шулай да кара кош курыкмады Куркуын да оныткан хәшәрәт! Куак арасыннан мылтыкны шул кошның нәкъ канат төбенә төзим. Бер секунд һәм ул бала үрдәк каршында үзе аунап ятачак. Секунд... Курокны тартам, чакма саңгырау тавыш чыгарып капсульгә бәрелә... Ә шартлау юк! Нәрсә бу? Кара кош. куркуның пи икәнен дә белмичә, чукып бирә. Төкерәм мин синең мылтыгыңа, ди бугай. Затворны кире кайтарам, курокны эләктерәм... Төзим. Юк. шартлау тагын юк. Тагын, тагын. Мылтык, димәк, ватык... Ачулануның, гарьләнүнең соң дәрәҗәсенә җитеп. Фәһимәдән күзләремне яшерәм. Башны иеп, сукмак буенча атлап китәм. Фәһимә кара кошка кычкыра:
— Көш. бәдбәхет, көши!
Кош очып китте, корбаны кузгалмады, без аны коткара алмадык. Тегесе, эшләгән ерткычлыгы, җинаяте өчен җәза тиеш икәнлеген сизмичә. күздән югалды. Ярый әле бүре түгел иде. Бүре каршында шундый хәлгә калсаң, гафу итми ул...
— Ярар. Әнис, каңгырма... Төзәтербез әле.
— Тутыккан ул. Чистартырга онытканмын.
— Мондый нәрсәне онытырга ярамый,— диде ул шаяртып һәм үз чиләге белән минем чиләккә суккалады.—Мылтык ул үзең теләгән мишеньгә теләсәң кайчан атарлык булсын.
— Боерыгыгыз үтәлер.
Куыш янына җиткәч, чиләкне Фәһимәнең үзенә бирдем дә. уңайлы гына җиргә утырып, затворны сүтә башладым. Частьларын куяр өчен иске чүпрәк сорап алдым Ел буе өй почмагында, чөйдә эленеп тора- торгач, тутыккан шул мылтык. Аш пешереп йөрүче Тимербикә ападан керосин сорап алдым да берданканың затворын, магазинный короб- касын да сүтеп, чистартырга керештем.
— Әнис бу юлы баяныңны ник апкилмәдең? — дип сорады учак янындагы Тимербикә апа.
Мин бу сүзне Фәһимәдән көткән идем, әлбәттә. Ә анын өчен ГҮЯ барыбер, кызыксынып та карамый. '
— Җәяү килдем бит,—дим мин.
— Аның каравы ул быел мылтык алып килде.— диде Фәһимә, үртә* тәндәй дәвам итеп. һәм. чирәмгә җәймә җәйде дә. берәмтекләп карлыган бөрчергә тотынды. Мин мылтык частьлары чистартам, ул карлыган бөрчи.
— Бөтенләйгә кайттыңмы? — ди Тимербикә апа.
— Юк. быел көз тагын китәм. Консерваториягә. Былтыр имтихан биргән идем. Шул килеш тагын алырлар әле. Хат яздым инде, җавап көтәм.
Бу сүзләрне мин. Тимербикә апага дигән булып. Фәһимәгә сөйлим, билгеле. Югыйсә, үзе берни сораштырмый, хәзер нишләвемне, киләчәктә нишләячәгемне дә белергә теләми. Ә минем белдерәсем килә.
— Консерваторияне бетергәч, беләсеңме, ничек бәхетле булырбыз?! — дим мин аңа ясалмарак күтәренкелек белән.
— Башкаларга сөйләрсең инде.
— Мин синең хакта уйлап уйнармын, сиңа атап җырлар язармын, романслар.
— Минем кебекләр бетмәс әле.
— Син миңа ышанмыйсыңмы?
Ул башын иде:
— Син — барыбер минеке түгел. Булмаячаксың да.
Мин аңа киләчәк матурлыгы турында сөйлим, ул матурлыкның уртак булачагы турында сөйлим. Ә ул:
— Миңа киләчәк кирәкми.— Ди.
— Ни сөйлисең син. Фәһимә?!
Мин аның күзләрендә яшь мөлдерәвең күреп тынып калдым Шулкадәр кызганыч иде ул бу минутта. Әгәр сораса, мин аңа йөрәгемне ярып бирергә әзер, тик ана берни кирәкми, аңа берничек тә ярдәм итә алмыйм. Мин көчсез. Көчсезлектән дә авыр нәрсә бармы?!
Минутлар үтәләр, сүзсез үтәләр.
— Белсәң иде. минем ничек яратканны! — дим мин.
— Кемне?
— Сине!
— Былтыр әйткән идең шул.
Тынлык.
— Нәрсә генә кирәк сон сиңа? Мин нишләргә тнеш?
Тагын тынлык. Бераздан гына мин баягыча ук сүренке сүзләр ишеттем:
— Мин синнән бернәрсә дә сорамыйм, Әнис.
Сорамыйсың шул. Син бернәрсә дә, беркайчан да сорамадың. Сорасаң иде шул!
— Телисеңме, мин хәзер алдында тезләнеп гафу үтенәм. Елый-елый гафу үтенәм. Ант итә.м. синең өчен үләргә ант нтәм.
- Жүләр син, Әнис!
Сүзне тагын ничек дәвам итәргә? Хәзер пәрсә әйтергә? Тимербикә апа да берни әйтми, ичмасам. Әллә хәзер ул безне бөтенләй ишетми, үз кайгысын уйлый, аш пешереп йөри. Ул да шаян түгел бу юлы.
Килешә алмау кыенлыгыннандыр ахрысы, мылтыкны чистартып- җыеп бетергәнемне дә сизми калганмын. Мылтыкны кундым да җиргә чалкан яттым. Күккә карадым.
Күктә ап-ак болытлар, кисәкле болытлар талгын гына каядыр йөзәләр. Мондый чакта ирексездән уйга каласын, күз алдына әллә нинди бүтән күренешләр килеп баса. Теге болыт, әнә. оча торган тылсымлы палас шикелле. Шуңа утырсаң нае дә җирдәге бөтен нәрсәдән югарырак күтәрелеп, шул болыт белән мәңге-мәңге сәяхәт итсәң иде... Икенче болыт... Анда биек яр аста төбе күренми торган, ахы
рына төшеп җитү мөмкин булмаслык упкын... Упкын кырыенда гына кеше басып тора Упкынга сикерү өчен махсус килгән инде әллә? Әнә ул уйлана, чишү мөмкин булмаган катлаулы нәрсәне чишәргә, хәл итәргә, бөтен игътибарын, хисен, акылын туплап җавап табарга тырыша. Ул кеше, таныш төсле. Хатын-кыз. Әллә Фәһимә инде. Шул. ана охшаган! Ул упкын алдында басып тора! Күзләремне йомам... Берничә минуттан тагы күккә карыйм — анда инде баягы кыз юк, упкынга ташланган бугай...
Үз уйларымнан үзем куркып, сикереп тордым да бер дә юктан йомыш чыгарып, күрше колхозлар җиренә киттем. Бүтән печәнчеләр көндезге ялга, кайсы кая таралышкан иде. Фәһимә, мылтык. Тимербикә апа шул килеш үзләре генә калдылар.
Чокырлар, куаклар аша уп-унбиш минут та китмәгәпмендер. арттан гөрселдәп тавыш — мылтык тавышы ишетелде. Келт итеп башка иң куркыныч уй килде: минем мылтык. Фәһимә... Бүтән нәрсә уйлый да алмыйча. килгән юлымнан бөтен көчкә кире йөгерергә тотындым. «Әгәр ул булса?» Тыннарым кысылды, йөрәк тибүдән туктар шикелле сикерде Килеп җиткәнче хәлдән тайган идем инде. Менә ул! Ул ята. баягы урынында, бөрчегән карлыганнары белән рәттән, мылтык янында... Тимербикә апа аның күкрәгенә иелгән, тыңлыймы, үксиме? Мин ишетмим. күзем күрми, күрергә теләми.
— Нәрсә булды. Тимербикә апа!
Әллә ул җавап бирми, әллә мин ишетмим. Кузгала алмыйча, аңны җуйгандай горам, үксеп җибәрермен төсле Фәһимәне барып торгыз- макчы булам, кузгата алмыйм, сүз әйтмәкче булам, тавыш чыгара алмыйм. Тимербикә апа сүзләре ишетелә башлады. Юк. юк. ышанмыйм, саташу гына бу. акылдан язам мин. бары шул гына. Юк. мылтык атылмады Фәһимәгә тимәде, ул исән, бу бары коточкыч төш — буталчык, авыр бастырылу Ул исән, ул яшәргә тиеш! Ләкин төшкә дә охшамаган. югыйсә, бу кадәр авыр төш шушы хәтле озакка сузылмас иде. .Мин кулларымны Фәһимәгә таба сузам... Кулларым ана җитмиләр. Тимербикә апа шул вакыт:
— Бәйлә инде, ичмасам.— диде бугай.
Ишетәм дә. ишетмим дә.
Эчке ак күлмәгемне салып Тимербикә апага бнрәм.. Җиргә ургылган канны күреп, башым тагын томалана:
— Кем үтерде аны? Кем?
— Харап булды балам, балакаем...
Ниндидер көч мине урынымнан кузгатты Фәһимәне кочаклап баягыча утыртырга тырыштым. Баягыча миңа каравын, былтыргыча сөйләшүен. көлүен, елмаюын, шаяртуын, үртәвен күрергә һәм ишетергә телим Ул мине, баягыча ук. бар дип тә белми... Тимербикә апа тагын коточкыч сүз әйтте, ахрысы:
— Үлде... үлде бит!..
Тимербикә апа аның күзләрен сыйпап йомдырды Мин аңларга тырышам. Нишләп үлде? Мондый хәл булырга мөмкинмени? Мылтыкка ул кагылдымы? Ялгышмы? Әллә үзе аңлы рәвештәме?*Ничек?.. Ничек булса да барыбер түгелме хәзер? Моны белүдән генә аны терелтергә мөм- кинме?
Фәһимә минем кулда . Элеккечә гүзәл, элеккечә сабыр.. Ул һәрвакыт менә хәзергечә сабыр иде Аңына килеп, могҗиза булып, аңа үз сүзен әйтергә кушсалар, ул барыбер мине тиргәмәс, кычкырмас иде...
— Гафу ит. Фәһимә, гафу ит!..
Ул эндәшми... Эндәшә алса, шаяртып әйтер иде:
Нинди мылтык инде ул, ерткыч кошны үтерә алмады ә мәхәббәтеңне үтерде. — дияр иде. ’ '
Dy коточкыч фаҗига килеп чыкканга үземне ышандыра алмыйча, берничә атна буе өйдән чыкмый яттым. Кемнәрдер .минем янга килеп:
— Син аны гына түгел, үзеңне дә харап иттең Сине .. Төрмә көтә... Җәза... — диләр.
Нинди җәза турында сөйлиләр алар? Шушыннан да катырак җәза буламыни? Бусы пи авыры, иң коточкычы түгелме? Хәзер инде калганы барыбер түгелмени?
Мин үземне чыннан да гаепле кебек күрәм. Менә ничә ел инде шул сорауга җавап таба алганым юк: ничек килеп чыкты? Фәһимә’ Аңлы рәвештә булдымы бу эш, әллә мылтык үзлегеннән атылдымы’ Ничек? Фәһимә инде безнең мәхәббәткә, Иезнең уртак бәхеткә ышанмый, шунсыз яшәргә дә теләми иде түгелме сон?
Свердлове ки дан хат килде. Консерваториягә кабул итү тәртибе үзгәрде. укучылар җиде еллык белем белән алынмый, музыка училищесы бетергән кешеләр кабул ителә, дигәннәр. Миңа хәзер унбер ет вакыт кирәк була: музыка мәктәбенә җиде ел, училищега дүрт ел. Унбер яшькә яшәреп бөтенесен яңадан башларга. Мин шуңа да риза булыр идем — унҗиде яшемдә җиде яшьлек балалар белән укыр идем, алмыйлар. Аңлыйм, яшьлектә шундый чаклар була: бер еллык вакыт бөтен гомерне, язмышны хәл итә. Әле генә узган бер елымны югалтмаган булсам, бу фаҗига, ихтимал, килеп чыкмаган булыр иде Шул бер ел аркасында мин куып җитәргә мөмкин булган унбер ел гомеремне кабат югалттым түгелме сон? Дөньядагы иң олы хыялымны, яшәвемнең мәгънәсен югалттым түгелме? Мин ул хыялымны ансыз рәвештә, үзем атып үтердем бугай. Юк. әллә ул да. хыял да үзен-үзе.. Фәһимә кебек...
Фәһимә’ Кара, мин аны берничә минутка истән чыгарып тора алганмын бит. Кечкенәрәк нәрсәләр турында уйлый алганмын. Иң зурысы шул бит- мин аны — мәхәббәтемне югалттым Аның белән чагыштырганда бөтенесе кечкенә булып кала. Хыял! Нәрсә ул Фәһимә каршында' Нәрсә ул! Нәрсә!
Үземнән һәм башка кешеләрдән, бигрәк тә Тимербикә ападан сорашып озак кына тикшергәннән соң. мина гаепсез икәнлегемне әйттеләр. Ничектер, бу хәбәр дә мине сөендермәде... Фәһимә үз үлемендә үзе генә гаепле икән... Ничек булса да ул инде юк.
Иге-чиге күренмәгән сызлану инде куркыта башлады Күз алдында Фәһимә елмаеп тора, мин ана әйдәшәм, ул җавап бирми, мылтык тавышы янгырыи һәм ул үлән өстенә егыла. Мин аны кулларымда күтәрәм, тик аны. карак кулыннан урлаган әйберсең тартып алган шикелле, миннән тартып алалар да каядыр кугәреп китәләр.
Инде сентябрь башы җитте, игеннең исә яргысы да урылмаган эле. Сугу турында уйлыйсы да юк. Кплмит ары чаба, бире чаба, кешеләрне басуга, эшкә кудыра һәм ре дә куыша; халыкның көч-куәте булганнары эшләсә дә, күпчелек я басуда чүмәлә артында ята. яисә ярты юлдан борыла да үз ихатасына кайта. Кайткан солдатлар атна-ун көн йөри дә каядыр китә, эшче көчләр артмый, киресенчә, кими генә бара.
Ә мин тагы басуда эшлим. Берничә колхозга бердәнбер булып калган комбайн, астматик төсле ютәлли-ютәллн. башлары кайгылы иелгән арыш басуын әйләнеп йөри. Шул бердәнбер комбайн безнен җирне ташлап кт мәкче — Сафуан абзый икенче тәүлек инде өенә кайтмыйча карап эшләтә. .Мин бункердан чыккач ашлыкны әрҗәле арба белән авыл, га ташыйм Хәзер авылдан килүем.
Басулар аркылы узам Колхозный ярты җире — ташландык басуга әйләнгән. Җир — крестьянның аерылган хатыны төсле, аңа синең ниндидер хокукың да бар кебек, ләкин ул инде синеке дә түгел. Син аңа кагыла алмыйсың, эч серләреңне сөйли алмыйсың, ышана алмыйсын. Чөнки аның уңышы синеке түгел, ул үзе дә һичнәрсә вәгъдә итми. Кү- рәм. ташланган хатынның кәефе шәптән түгел, ул саргайган. Элекке чип-чиста бодай-арыш чәчләре күптән инде рәтләп таралмаган, чәбәләнеп беткән, чүп-чар белән күмелгән: кагылсаң, очарга торган билчән мамыклары, песи койрыгы, сарут, эт эчәгесе... Аерылган хатын рәтле мендәр дә күрми, мөгаен... Ул юынмый на, чистарынмый да. ахрысы, татлы бодай исеннән бигрәк, әрем, алабута исе аңкый үзеннән. Болай барса, ул яңадан кавышу.%туй ясау хакында хыялланырга тиеш түгел.
Боек тол хатынны күз алдына китереп барганда, чыннан да. ялгыз бер хатынны очраттым. Бу кадәр дә вакытында тап булыр икән! Басу юлы белән мина каршы килә. Менә ул бөтенләй якынлашты. Нидер сөйләнә, аңлап булмый. Хәтирә апа! Шул бит! Бер сүз әйтә дә, көрсенеп, нәрсәгәдер үкенгән кебек, авыр сулый һәм телен чәпелдәтә.
— Әй, алла, соңга калганмындыр инде. Кызымны бозау ашап чыккандыр. Бер генә сәгать алдан кайтып җитсәм дә бу хәл булмас иде. Әй, аллам... нишләрмен икән инде? Сәхипгәрәй бәгырем кайтканнан бирле күзгә күренми, качып йөри. Әллә бизде... әллә башкалар белән чуала инде. Әй, алла... Персидәтелгә әйт әле, Сәхипгәрәй җаным, бер телем икмәккә тилмертмәсен. Әй, алла...
Ул кайтмаган ирен кайткан дип уйлый. Ә күзләрендәге сагыш?! Бу кадәр сагыш! Әгәр бу күзләргә шушы минутта кеше түгел, ерткыч караса, ерткычның да кызганудан йөрәге сулкылдап әрнер иде... Бу күзләр! Искә төшкәч тә бөтен тән калтырап китә, йөрәкне курку катыш кызгану, теге дөнья кешесен очраткан шикелле жан өшүе биләп ала. әйтеп аңлатырлык түгел. Бу күзләр... ике йөз грамм яшел арыш хакына акылдан язган күзләр... Моның өчен кем дә булса үкенәдер, үзе дә дөньяда яшәмәс хәлдә газапланадыр, әлбәттә, шулайдыр.
Хәтирә апа яныннан, гаепле кеше сыман, башымны иеп уздым.
Тол хатын — ташландык җир, колхоз жире... Ул бер кеше рәвешендә язмышны тирги, зарланып һаман көрсенә:
— Әй. аллам, персидәтелгә әйтегез...
Кайсы, нинди председательгә әйтергә кирәктер инде...
Әнә сап-сары билчәнле кыр, шул «игенне» комбайн ура. Үзебезнең председательнең, Килмитнең, бетен тормышы шул комбайнга килеп бәйләнгән. Аның үзенә ярдәм итәргә кирәк. Әгәр соң булмаса.
Атны читтәрәк туктаттым да Сафуан абзый янына килдем. Нәрсәдер әйтергә теләп, күзләренә карыйм. Әллә ул да...
Юк. юк. нәрсә уйлыйм мин, миңа шулай тоелды гына. Әйе. тоелды гына. Син аның күз кабаклары, ияк асты шешенке, кабарынкы булуга карама... Аның бөерләре авырта ич, су күбрәк эчсә дә шулай шешеп чыга.
Комбайн шаулап бирге почмакка килеп җитте. Килмитнең бөтен игътибары шунда: шул машинадан башка бернәрсә дә, бер кешене дә күрми. Иреннәре соң дәрәҗәдә кысылган. Читтән аз гына булса да кагылсаң, бөтен гәүдәсе дәрт итеп кабынып китәр төсле.
— Соңгы тапкыр уравым, — диде комбайнер көчкә тын алып.
Астма бугай, гыжлавы машинасыныкы төсле үк. биш метрдан ишетелә. Мин аны арыгандыр, ял итәсе киләдер дип уйласам, алай түгел икән. Килм ит аңа ике төрле уйлауның мөмкин дә түгел икәнлеген сиздерә торган кискен тон белән:
— Башыңа да китермә! — дип куйды. Усаллыктан иреннәре тагын да катырак кысылды.
— Булмый. Килмит. мин нишләй алам, мина әйттеләр — бетте Ник миңа әйтәсең аны. начальство белән сүләш, директор МТС белән.
— Сөйләшербез, сөйләшмәс дисеңме әллә! Әгәр хәзер шушы килеш калса, бөтенләй кала ул. Кул белән урырга кем бар? Ачтан үләчәкләр ич алар!
— Миңа нәрсә әйтсәләр — шул. Янадан килермен.
Килмит пошкырырга җыенган ат кыяфәтенә керде, борын тишекләре киң ачылды, аннары тагын кысылды, күзләре усал очкынланды
— Шушы басуны урып бетермичә, беркая атламыйсың
— Син кем, директормы, безнең бригадирмы?
— Икесе берьюлы. Бар, тизрәк, юкка вакыт әрәм итмә.
— Соңгы тапкыр бер урыйм да...
Трактор, комбайнын өстерәп, үкерә-үкерә тагын горизонтка кереп югалды. Килмит белән икәү тып-тын басып торабыз. Күптән түгел әйтергә җыенган сүзләрнең берсен дә әйтергә вакыт юк. Мондый чакта пичек итеп сүз башламак кирәк... Ул үзе ярсынган, нәрсә әйтсәң дә барыбер ишетми. Чабыштан сон ат тиз генә тынычлана алмаган сымак, ашыга-ашыга басу буйлап йөренә, чыдый алмый. Җитмәсә, көзге көнгә хас булмаганча, кояш кыздырган була. Әллә шуннан, әллә эчке әрнүдән, иреннәре кара янып көйгән. Бәхетсезлегенә каршы, моннан ике-өч метрлап ары, сазлыкта чишмә бар икән. Шунда китте, мин дә аңа иярдем. Салкын, саз чишмәсе. Килмит түмгәккә тезләнде.. Чалбары аша су үтте булса кирәк, ул тагы торып басты һәм, чиләк-фәлән юкмы дигәндәй каранып, бернәрсә дә күзенә чалынмагач, яңадан тезләнде, комсызланып салкын су чүмерә башлады. Салкынлыктан тешләре чатнады бугай, бераз тукталып, куллары белән авызын каплап торды.
— Сафуан абзый, җитәр. — дидем мин куркып.
Ә ул, ишетергә дә теләмичә, тагы иелеп, тагын комсызланып эчәргә тотынды. Тагын тешләрен җылытып, тагын чүмерде... Ярты сәгать эчкәндер. Комбайн тавышы якынлашкач кына башын күтәрде... Күзләре шундый кызганыч карыйлар... Элекке усаллык кая киткән! Тәнендә температура булырга тиеш, битләре күмердәй кара-кучкылланып яна:
— Җигәр, эчмә, сиңа ярамый! — дидем мин, кабатлап.
Ә ул миңа тагын колак та салмады, борылып та карамады. Анын өчен, әйтерсең, мин бөтенләй юк.
Комбайн, бездән алдарак өлгереп, урыласы җирен калдырып, басу почмагына юнәлде. Килмит йөгерә-атлап каршыга чыкты.
— Туктат! Борыл! — дип акырды ул, хәлсез тавышы белән.
Тегеләр, аны ишетмәгәндәй, баруларында булдылар. Килмитнен авыру кыяфәте кинәт юкка чыкты, ул ярсып трактор каршына ыргылды:
— Чыгыгыз, минем гәүдәм аша!
Ә трактор һаман килә, туп-туры килә, аның өстенә.
— Сауфан абзый! — Аның тапталуыннан куркып, җан әчесе белән кычкырган төсле кычкырып җибәрдем. Ә ул мине тагын ишетмәде. Аның өстенә килеп менәр чиккә җиткәч кенә, шып тукталды трактор.
— Нишлисең син. иптәш председатель? — дип кычкырды комбайнер һәм ютәлләргә тотынды.
— Мин сезгә әйттем. Бүтән колхозларга юлыгыз минем гәүдә аша уза Башыгыз ике булса, таптагыз!
Килмит йодрыкларын төйнәп җикеренде, тегеләрнең бик гади нәрсәне аңламауларыннан һаман ярсын барды. Иреннәре соң чиккә тартылып бөрештеләр:
— Сез урмый киткәч, боларны кем урыр дисез? Хәзер яңгырлар киткәч, ул шул килеш калса, сөрлегеп, коелып, череп бетәчәк. Башыгыз бармы, юкмы? Кмпме ашлык харап була?
— Бүтән колхоз.. — Комбайнер, йөткерүдән куркып ахрысы, тыелып калды да бераздан соң тагын дәвам итте. — бүтән колхозларда да шул ук... Аларныкы череде ни. сезнеке ни...
— Шулай булгач, юлга вакыт әрәм итмәгез, барыбер дәүләт ашлыгы, җыегыз!
— Югарыдан боердылар ич! Ничәмә кабат...
. — Алар аңламыйлар!
Шул вакыт тракторга яңадан ход бирделәр.
Килмит янә трактор каршына аркылы ятты. Бәхәсләшергә бүтәнчә хәле калмаганга, ахрысы. Йөзе күм-күк булып көйгән, тагын да кызганычрак төскә кергән иде.
— Чыгыгыз минем аша... Сезгә шул кирәк ич!
Тракторны кирегә чигереп, аның гәүдәсен урап узарга теләделәр. Мәче тизлеге белән ыргылып. Килмит тагын трактор тәгәрмәче астына ташланды, тагып, тагын... Менә ул тәгәрмәч астында ук калды бугай, юк. ...трактор шатырдап тукталды һәм комбайн, чак кына авып китмичә. калтыранып шалтырап куйды. Күзләремне Килмиттән алмыйм: тир. балчык, аның битен каплап, ул әллә нинди куркыныч төскә кергән, буялган. Күзләре усал, ләкин хәлсез... Алар тагын чак кына арадан соң гөлт итәр дә сүнәр төсле.
Кайчандыр дөнья җимертеп, бөтен авылны ихтирам иттерә алган горур председатель. Сафуан Килмитов! Синме бу? Бүген ул юк. Бу — бөтенләй башка кеше... Дөнья, нинди арысланнарны да бөгәсең син! Менә ул дошман тырнаклары астына эләккән яралы арыслан шикелле ухылдап, тыны бетеп, капланып ята:
— Минем аша... Минем гәүдәм аша гына... чыга аласыз.
Комбайнер аның янына килеп карап торды торды да яшьләнгән күзләрен сөртеп куйды. Аннары йомшак тавыш белән тракторчыга эндәште:
— Әйдә, теләсә нишләтсеннәр, күп булса, комбайннан төшерерләр... Әйдә, урып бетерәбез...
һәм китеп тә бардылар. Ә Килмит кузгалмады, ятып калды. Мин аңа якын ук килдем:
— N ра башладылар, әйдә, Сафуан абзый, авылга, ял ит бераз... — һәм. кинәт телсез калдым. — ул башын күтәрергә итә, күтәрә алмый... ыңгырашуын кеше ишетмәсен дигәндәй тыеп, күкрәге эченнән генә ыңгыраша... Менә ул аз гына үрмәләде дә биегрәк буразнага башын салды...
— Атны...— диде ул һәм бүтән сүз әйтә алмады. Кайдадыр аның аты булырга тиеш. Мин шуны эзли киттем.
Ат ярты чакрым чамасы ераклыкта тукталган. Сусыз үр буенда... Чыга алмаган, күрәсең. Тыным беткәнче йөгердем. Килеп тарантаска утыруга үзем дә котырган кеше сыман атны кыйный башладым. «Ә» дигәнче Сафуап абзый янында идем инде. Ә ул һаман бер килеш — башын буразнага салган да ята... Яралы солдат кебек...
Күпмедер мизгелгә аның баш очында тынып калдым. Менә ул... Әллә авыру, әллә яралы... Ничек булса да ул —чынлап та солдат. Кадровыйда хезмәт итеп кайткан өчен генә түгел. Эше буенча. Сугыш башланганнан алып, ул дәүләткә ничәмә мең пот ашлык тапшырды, күпме кеше ул азык белән үзенең җанын саклап, күпме фронтовик күпме фашистның башына җиткәндер. «Һәр бөртек —бер пуля!» Ул вакытта девиз шундый иде. Колхоз ул җитәкләгәндә моңарчы бирешмәде дияргә ярын, чөнки ул үзенең төп бурычын — ашлык тапшыруын һич тә киметмәде. Ә менә хәзер, сугыш беткәч... Ул ята, буразнага башын салып ята... «Дошман җиңелде, мин үземнең бөтен сәләтемне, оештыру талантымны, азмы-күпме белемемне, бөтен көчемне, тормы
шымны жәлләмәдем, расходка чыгарып бетердем, инде көч калмады . һәм мин гаепле түгел... инде .мина үләргә дә ярый, хәзер үзегез карагыз», ди кебек. Чын мәгънәсендә батыр ирләргә, геройларга хас иде аның тормышы...
Тарантаска салам түшәгәч, мин. тиз генә аның култыгына кердем дә. сул кулым белән биленнән кочаклап, тарантаска сөялдердем. Ул бер сүз дә әйтә алмады. Юл буе. ыңгырашуын бар көченә басып, үлем белән көрәшеп кайтты.
Капка төбендә халык җыелды. Без аны өенә кертеп, түшәккә яткырдык.
Басуда калган, үзем җиккән ат янына ашыктым. Комбайн төнгә чаклы урды. Сонгы йөкне кайтарып бушаткач. Сафуан абзый яшәгән күрше авылга яңадан киттем. Кровате янында күпме утырганмындыр, ул миңа берничә сүз әйтте һәм аның һәр сүзе мәңге онытылмас булып хәтергә сеңеп калды.
— Я. — диде ул элеккечә кырыс, ләкин хәлсез тавыш белән. — Син ни өчен ачуланып йөрисен мина?
— Нинди ачу, бернинди ачу юк. — дидем мин. аның нәрсә хакында сүз башлавын төшенеп. Мондый авыр вакытта бу турыда сөйләшү мөмкинмени.
— Әйт турысын. Син белеп калырга тиеш.
- - Нәрсәне?
— Ялгышыңны
«Ялгышыңны!» Әйтерсең, минем ана элегрәк булган үпкәләвем ялгыш. Әйтерсең, аның Уфада хәлемне аңламавы, читләшүебез — минем гаеп. Әйтерсең, мин теге ашлыкны чыннан да дөрес исәпли алмаганмын, әйтерсең, мин аны каядыр куйганмын... Чынында аңа әйтеләсе сүзләр бар да бит. хәзер ничек әйтәсең аларны.
— Синен гаепсез икәнне аңладым. — дидем мин. үзе кебек үк тын тавыш белән. — Теге ашлыкны әйтәм. Аны кемдер бүтән берәү яшерде. Без бөртекләп җыйган ашлыкны. Мине чыгырдан шул чыгара, гаделсезлек... Миңа бернәрсә кирәкми, дөреслек кирәк. Урлашучының чын йөзе ачылырга тиеш.
— Дөреслек төрлечә булырга мөмкин.
Аңламаганга күрә, мин аның бу сүзен җавапсыз калдырдым һәм шунда тукталырга да җыенган идем. Сафуан абзый үзе дәвам итте:
- - Ашлыкны басудагы килеш урласалар — аның яртысы әрәм була. Яшел килеш, түгелеп-чәчелеп... тагын ничек Иһңа күрә аңа юл куймаска кирәк.
— Мин дә шуның өчен...
— Мин дә. Юкка гына күпме кешене куркытмадык...
— Ләкин сип аларны судка бирмәдең, башка колхозларда..,
— Анысы икенче нәрсә. Факт бит шунысы — кеше урлашмаска ти» еш. гадел юл белән яшәргә.
- Әйе.
— Бу — дөреслек. Монысы синең дөреслек.
Мин ана гаҗәпсенеп карадым:
— Синеке дә.
— Азрак минеке дә. Ләкин принцип түгел. Ә синен бит ул принципка әйләнгән. Тик шулай гына яшәргә шешләр синеңчә. Ә тормыш катлаулырак. Анда дөреслек нке яклы... Мпн үзем бер яктан урлашуны тындым, ә икенче яктан үзем дә шуны оештырдым. '
Әллә колагым ялгыш ишеттеме, әллә Саф\ан абзый аьыруы аркасында буталамы днп. аңа текәлдем. Ә ул сөйли бирде
— Шулай, шулай. Бу да дөреслек. Синең өч йөз центнерың кая китте диген. Безне бит шул ачуланыштырды? Шулай бит?
— Әйе. соңгы вакытта, — дидем мин дә ризалашып.
Ул, сөйләрлек хәле калмагандыр ахрысы, башын артка җибәреп, берничә минут сүзсез ятты. Әгәр шушы хәлендә үлеп китсә? Мин үз уемнан үзем куркып нервалана башладым—ул чакта бит, ул минем карашта кечкенә бер кеше, начар кеше, гадәти бер карак булып калачак! Монда тагын нәрсәдер бар, мин аны ишетергә тиеш! Көч-хәл белән биш минутлап түзгәннән сон, мин үзем сорарга мәҗбүр булдым:
— Сафуан абзый, син нәрсәнедер әйтеп бетермәдең.
— Әйе, — диде ул, сүз юнәлешен ычкындырмыйча.—Син шуны хәтереңә төшер. Ул вакытта көз көне һәр өйгә юеш ашлык керттер- дек.
— Әйе, киптерү өчен. Аннан сон аны яңадан тапшырдылар, колхозга, дәүләткә.
— Тапшырдылар. Ә бер өлешен үзләренә калдырдылар.
•— Менә ничек!
— Яз көне кайбер колхозларда өчәр йөз кеше үлгәндә, бездә үлүчеләр бөтенләй диярлек булмады. Ни өчен дисең? Шул ашлык калу аркасында.
— Син минем турыда, минем исемем турында гына уйларга оныткансың икән.
— Мен кеше хакында уйлаганда, бер кеше... Үзен корбан да итә ала.
Менә ул миңа нинди роль тапшырган икән. Ә үзенә? Оешкан рәвештә урлау дигән сүзне ишеткәнем бар иде минем. Колхозчылар өчен тырышкан председательләрне конвой белән алып китүләрен ишеткәнем бар иде. Сафуан абзый! Син бит мондый мөмкинлекне белеп, күреп тордың! Ә шулай да җинаятькә бардың! Ни өчен? йөзләгән тормышны саклап калу өчен, икенче елны шул ук икмәкне үстерергә кешеләр калсын өчен. Бу да — дөреслек. Тик ике генә яклы түгел, күп яклы дөреслек бу. Ул чынлыкта һәркем өчен файдалы — халык өчен дә, дәүләт өчен дә. шул ук вакытта үзе — җинаять... Кемдер үз язмышын корбан итәргә мөмкин. Дөреслек, менә нинди катлаулы нәрсә икән ул! Ә мин — аның бер генә ягын беләм.
Сафуан абзый бераз күтәрелебрәк ятты. Мин аның мендәрен кабартыбрак, өскәрәк күтәреп куйдым.
— Син, — диде ул. — мылтык тотып көрәшергә сбнга калдың хәзер. Син баяннан аерылма, музыкадан...
— Аерылдым бит инде...
— Гафу ит, — диде Сафуан абзый ишетелер-ишетелмәс.
Бу турыда ул бүтән сүз кузгатмады. Ләкин мин аның ни өчен гафу үтенүен аңладым: кирәк чакта киңәшче, ярдәмче була алмадым, дигән сүзе иде бу аның. Нишлик соң, төзәтеп булмас бит хәзер. Миңа тиешле сүзләрнең әйтелеп беткәнлеген сизеп, саубуллаштым да чыгып киттем. Икенче көнне кич белән тагын килгән идем, инде күрә алмадым. Аны самолет белән шәһәргә озатканнар, һәм мин аның терелмәсен эчке бер сизенү белән сизенеп, нәрсә уйларга да белмичә, таркау күңел, бәйләнешсез һәм җавапсыз сораулар, уйлар белән кире өйгә кайтып киттем. Бу югалту моңарчы таныш булмаган иң буталчык һәм иң авыр кичерешләр тудырды. Сафуан абзый дөньядан китте, хәзер аның язмышы минекеннән яхшырак төсле тоелды. Бүген мин аның урынында самолетта соңгы кабат очкан булсам, бәлки, үземне бәхетлерәк хис итәр идем.
ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК
Шулай. Калдым бер үзем: яратусыз, максатсыз, ышанычсыз. Шул көнне аңладым: югалырга мөмкин булганның берсе дә калмады миндә. Иң авыры — киләчәкнең кирәге калмады. Нишләргә? Хәзер кемгә киңәш сорап барырга? Әнигә мин шушы ел ярым эчендә баштан кичкәннәрне сөйли алмыйм, ул миңа берни әйтә алмый. .Чине хәзер бер нәрсә кызыксындырмый. Шуңа күрә элеккеге мең сорауны конкрет бер сорау алыштырды. Бердәнбер сорау: башны кая куярга?
Мин кайбер җанварларның ничек үлүен беләм. Йорт хайваннарыннан мәче һәм этләр үлүен күзәткәнем бар. Үләр вакыт җитүен сизсәләр, алар югалалар, өйдән ерак китәләр, үзләренең газаплануларын күрсәтмәс өчен каядыр чит җиргә китеп олагалар. Кеше өчен дә ма- Tjp үрнәк түгелме сон бу? Хайваннар иленнән дә әйбәт үрнәкләр килә бит, ахрысы... Әйе, карар әзер... Кая да булса китәргә һәм бәлки .. һәм мине инде пароход алып та китә. Аннан соң товар ташучы поездга утырам. Кая? Кавказга?
Әйе. Лермонтов геройлары янына. Кырыс чынбарлыктан хыял иленә. Бүтән барыр җир, бүтән максат күрмим... Бәлки чынбарлыктан шул юл белән котылырга, бөтенләй башка җиргә, материаль кысанлыктан идеаль киңлеккә чыгарга. Демон төсле, күктә, тау түбәләре буйлап сәяхәт итәргә мөмкиндер.
...Кавказ таулары буйлап чабам... Тик сихерле канатларда түгел, әлеге чын поезд түбәсендә... Шагыйрь гомере чикләнгән Машук тавын күзәтәм, Лермонтов исеме бирелгән капканы карыйм. Шуннан узаргамы. узмаскамы — уйланып торам. Узсам, тегендә, арырак анда мине дә үлем сагалап ятадыр.. Әйе. миңа да шунда барырга кирәк.
һәйкәл — обелиск... Бөтен уйны, ирекне кысып, әйләндереп алган тупас чылбырлар... Аларны шагыйрь үзе дә күреп, белеп торган. Минем дә хәл аныкыннан яхшы түгел... Бәлки начаррак тадыр, чөнки мин үземнең күзгә күренми торган чылбырлар белән уратып алынганымны сизәм. кычкырасым килә, кемгә, кайчан, нәрсә дип кычкырырга белмим... Тирә-якта сагыш кошлары.. Алар үлем ярасыннан газапланып, яңгыр астында коенып яткан Мишельне күреп торалар, аңа нәрсәдер әйтәләр, ә миңа бер сүз дә эндәшмиләр... Мин аларның телен белмим... Миңа тагып да кыенрак...
Шагыйрь баскан ташларны чамалап. Пятигорск буйлап йөрим. Подкумок шавын тыңлыйм, нәрсәдер ншетәм дә бугай, тик аңламыйм... йөрәк авыртып кысыла, юк. барыбер аңламыйм, үзем ишетергә теләгән киңәшне ишетә алмыйм.
Елга буенда гына базар икән. Ул минем өзелеп ашыйсым килгәнне искә төшерә, үзем күрә алмаган чынбарлыкка кайтара. Димәк, мин эзләгән дөньяның капкасы монда да бикле, бу тормышны мәнгелек белән куша торган юллар юк. аларны кемнәр генә таба, кемнәргә генә ачыла икән ул дөнья, белмим.
Поездга — электричкага утырам — Минеральные воды ягына. Дерматин белән тышланган йомшак креслолар — мондыйны гомеремдә дә күргәнем юк. Бу. ахрысы, мин эзләгән күренеш... Тирә-ягымда матур- матур киенгән кызлар. Аларның кайсы Мэри икән дә. кайсысы Вера икән? Мин аларны танырга телим — күзләренә карыйм. Алар да кайдадыр күргән кешеләрен төсмерләгәндәй мина карыйлар. Тик бу бәхет тә озак дәвам итми, контролер билет тикшереп мине дөньяга тагы кайтара: минем билетым юк... Тагын нидер әйтә, ә мин ишетмим. \ры- нымнан кузгаласым, бердәнбер ләззәтемнән, менә бу күзләрдән, хыялдан аерыласым килми Шулай утыра бнрәм. Инде хыял белән яшәргә
дә ирек юк... Контролер миннән ни өчен билет алмыйсын дип сорады булса кирәк. Ә мин туп-турысын әйтәм: «Акчам юк». Кызлардан шикләнепме, ул бик йомшак сөйләшә: «Ичмаса, бу вагонда утырма, әйдә башка вагонга». — дип пышылдый. Мондый әйбәтләп әйткән сүзне күптән ишетмәгәнгә күрә, буйсынырга, аның артыннан атларга мәҗбүр булам Ә күзләр һаман карыйлар. Сизәм. алар минем арттан гаҗәпләнеп һәм кызганып карап калдылар... Алар белән сөйләшергә, шая-рырга миңа нәрсә комачаулады соң? Мине бу дөньядан нәрсә аерып тора’ Башкалардан кимме мин? Ни гаебем бар минем?
«Минеральные воды ». Озак та үтми, поезд мине «Прохладный»га китереп ташлый. Кая барырга тиешмендер, белмим, мине монда бер нәрсә генә борчып: ничек тамак туйдырырга? Базарга киләм, бернинди өмет юк. ичмасам, күз белән булса да ашап торам. Ппрожоклар. ипи. пешкән бәрәңге, тавык ите... Ашказаниы көзән җыера, авыртуга чыдый алмыйча, читкәрәк китеп, бер киоск кебек нәрсәгә сөяләм. Күпме торганмындыр. бор мәлне күрәм, минем янда гына прилавка алдына басып. юан гына бер хатын аш сатып тора. Чынаяк хәтле генә балчык чүлмәккә салып аш бирә, ашагач кына түлиләр. Әллә фасоль, әллә борчак ашы — исе борынга ук килеп бәрелә дә йөрәкне чеметә. Кесәдә бер тиен акча юклыгын белсәм дә. чиратка басам. Менә бер чүлмәк белән миңа да аш бирәләр. Читкәрәк китеп ике кабуда чүлмәкне ялт нттерәм. Әллә фасоль, әллә борчак ашы. төшенмим. Хәзер нишләргә? Тагын берәрне салдырып алыргамы, әллә качаргамы? Качсаң була булуын, мине бөтенләй оныттылар. Хуҗа хатын башкалар белән мәшгуль. Тик ташлап китсәң, кешенең чүлмәге җәл... Әйдә, әрәм булмасын, прилавкасына илтеп куйыйм. Шулай эшлим дә. Мине сатучы хатын исенә төшерде дә нечкә тупас тавыш белән чинап кычкырды:
— Ә акчасын кем түләр?!
— Хәзер, хәзер. — дип. кесә актарган булып бер-ике минут вакыт уздырсам да. ник икәнен үзем дә абайлап бетермәстән. торып йөге- рәм — вокзал ягына.
— Тотыгыз, тот! — Хатын чучка кебек чыелдый. Ирләре читтә тәмәке тартып аларны саклап утыра икән, унлап ир кеше мине куа килә. Гаҗәп, киң базар мәйданы буйлап мин чабам, алар чаба, мин чабам, алар чаба. Нәрсәдер акыралар. Күрәм, вокзал ягыннан бер милиционер минем каршыга йөгерә:
— Тукта, курыкма! Ишетәсеңме, курыкма? Кил минем янга!
Вокзал янына җитәрәк мин аның янында тукталдым. Тегеләр дә килеп җитте. Хәер, мин бу бәндәләргә караганда тизрәк йөгерәм икән, алар мине тотачаклары юк иде. Ә туктагач, йодрыкларын уйната- уйната минем өскә эт өере сыман ташландылар, бер-икесе җопып та алды, җавап кайтарып өлгермәдем. Тик милиционер тегеләргә каршы сугыша башлагач, өркеп чигенделәр, йомылышып, кайсы кан якка таралдылар. Милиционер минем белән вокзал залына чаклы ияреп килде. Монда минем юлда танышкан иптәш малаем калган иде. Төенчеккә охшаган бер нәрсәмне аның янында калдырган идем.
— Менә мин шушында. — дидем милиционерга, әле һаман тынычлана алмый’ча көчкә тын алып.
— Ә бу кем? — диде ул һәм егет каршына килде.
— Бүген генә таныштык, юлда.
йөгерүдән ярсыган милиционер шул ук тиз хәрәкәт белән егетне якалап торгызды да яңаклый ук башлады. «Тегесе ни өчен кыйныйсын?»— дип кычкыра. Ә милиционер:
— К\земә чалынма, күрсәтермен мин сиңа! —дип тегене тукмап озатып та җибәрде. Әллә кузгалган ачуын шулай егетне суккалап басты инде, әллә гадәт буенча? Алан дисәң, ник минем үземне бәргәләмәде’ .Мин сәбәбен беләм, гаебем бар, риза булып торыр идем. Ә ул һич
гөнаһсыз кешене рәнҗетте. Ник? Мин моның сәбәбен анлый алмыйча шушы көнгә чаклы баш ватам. Егет китүгә милиционер елмаеп та җибәрде:
— Тегеләр сине изеп ташлыйлар иде бит. Ә син, шундук минем янга киләсе урынга, миннән дә качасын. Ник курыктың син миннән?
— Милиционер бит...
— Әһә! Син начар милиционерларга туры килгән... Аңлыйм. Жәл,
Мин җавап бирмәгәч, тагы үзе сүз башлады:
—• Ә син ничек, туйдыңмы?
— Юк.
— Ничәие ашадың?
— Берне.
— Күбрәк ашыйлар аны, ашагач-ашагач.
Милиционер ин якын дус кебек, минем хәлемне, каян, кем икәнлегемне сорашты. Соңыннан гаҗәпләнеп карады:
— Тормыш авыр дип. бу якка килеп чыктыңмы?
— Әйе.
— Дурак син!
Мин эдәшмәдем. ләкин дусларча әйтелгән сүзгә ачуым да кузгалмалы. ул миңа иркәләү сүзе булып ишетелде, йөзендә борчылу! Сизеп торам, минем язмыш өчен кайгыра...
— Хәзер нишләргә уйлыйсың инде? — диде ул шул кайгыртулы кыяфәт белән.
— Белмим.
— Мин синең урында булсам, хәзер туган өемә кайтып китәр идем.
— Анда мина берни юк.
— Иң мөһиме, хәзер ачтан үлмәскә кирәк. Аңладыңмы? Туган җир ул — ни әйтсәң дә үз апаң. Мондый чакта аннан да якын иткәнен таба алмассың.
— Ә мин укырга, кешечә яшәргә телим.
— Алайса бигрәк тә... Монда сине кем укытсын? Син кемгә кирәк’ Стипендия — ул нигә җитә? Аны ала башлаганчы ничек яшәмәкче буласың?
— Эшкә керергә мөмкин.
— Син үзен кайсы якныкы?
— Идел ягыннан.
Милиционер кулын ук селтәде:
— Шулай булгач! Сон бит... Бу якларны бит фашист таптады, талады. хәзер җимереклек, хәерчелек. Үзебез сезне t ярдлм белән аякка басабыз.
Балачак әкияте искә төште. Куркаклыгыннан тәмам туеп, йөдәп, күл буена суга батарга килгән куян үзенннән куркып суга сикергән баканы к\ргәч, миннән дә куркаграклар бар икән ич әле. болан булгач, мина шөкер игәргә дә мөмкин дип. үлмәскә була Мин лә шундынрак хәлгә калдым буган. Без сездән дә кыенрак яшибез, лиләр мина...
Милиционерның күзләренә туп-туры карап, гаҗәпләнүемне сиздердем. Аптырашта калуымны төшенгән акыллы зәңгәр күзләр мине тынычландырырга тырыштылар. Башны игән хәлдә юатулы сүзләр ишеттем:
— Син ул хәтле боегып та китмә, иптәш, бу — вакыт чы хәл. Әйтәм ич. менә туган җиренә кайтып, бераз ис ал, ныгы. Аннары \ кырсын, кеше булырсың... Көтү—тактик алым ул, сугышта ла. тормышта да кирәк була.
— Өнгә кайтырга... Хәзер акчам юк минем.
— Бсләм. Пичә көнлек юл?
— Алты көндә кайтып җитәргә була.
— Менә алайса,—диде милиционер һәм, кайгысы беткәндәй жи- нел сулап, кесәсенә тыгылды, — алтмыш сум акча сиңа. Көненә бер тапкыр ашасаң, җиткерерсең. Килештекме?
Мина хәзер нәрсә әйтергә кала? Күзгә карап дөреслекне әйткән бу кеше — хаклы. Ул минем костюм кесәсенә акчасын үзе үк тыкты да ка- батлап әйтте:
— Я. килештекме?
— Килештек.
Әңгәмә шуның белән төгәлләнде. Ул минем аркамнан какты һәм китеп тә барды:
— Хәерле юл, браток.
Ярты сәгатьтән поезд мине яңадан төньякка таба очырта иде инде.
Чит җирләр хәтердә, ничектер, биеклек рәвешендә калган. Ихтимал, таулы урыннарда йөрү шулай тәэсир иткәндер. Ә биектә — куркыныч: егылып төшсәң, сөякләреңне дә җыярлык түгел. Ә мин туган җиргә кайтып егылдым һәм исән калдым. Аннан да ышанычлырак урын юклыгына ышандым. Туган җир! Ничә кабат кайтып егылдым сиңа мин үз гомеремдә, ничә кабат! Ничә кайтсам да кабул итәсең. Шуңадыр, күңел үзен монда тынычрак хис итә.
Кайткач та беренче ишеткән хәбәр шул булды: Сафуан абзыйны җирләгәннәр. Әлбәттә, минем өчен яңалык түгел бу, шулай булачагын сизеп киткән идем ич.
...Снарядлар яумын, ләкин кешеләр үлә.
...Сугыш дәвам итә... Геройларсыз, романтикасыз...
Икенче хәбәр — анысы менә минем кулда: Ленадан хат. Көтеп яткан.
Хатны ачарга ашыкмадым. Өстәл артында якын киләчәк турында баш ватып утырдым. Ихатага чыктым, бакчага кердем.
«Җәмгыятькә нәрсә дә булса бирмисең икән, синең аңардан үзеңнең дә таләп итәргә хакың юк». Дөрес сүз, килешәм. Дөресрәге: килешәм һәм килешмим. Ни өчен? Җавап әзер түгел.
Бакчада орлыктан тишелеп чыккан алмагач үсентеләре бар. күптән аларны күчереп утыртырга вакыт, әмма кемнең дә кулы тимәгән. Алар рәтләп үссеннәр өчен берәү кайгыртырга тиеш. Ни өчен шул берәү— мин түгел? Димәк, үсентеләргә урын сайларга кирәк Бу урында элекке бакчаны бетереп бәрәңге утырта башлаганбыз. Бәрәңгесез — көн юк. Әнә тегендә, өй алдында, күпме җир буш ята. шунда киртә корып, ник бакча ясамаска?
Иске-москы агачлардан көн озын киртә тоттым. Икенче көнне алмагачларга урыннар казый башладым. Көзге кояш үзенә күрә җылыткан була. Тирләп маңгайларны сөртеп куям. Үзем эшлим, үзем уйланам.
Бу агачларны күчереп утыртмасам, су снпмәсәм, терлек ашамасын өчен хәстәрен күрмәсәм, койма тотмасам, алардан нинди уңыш көтәргә мөмкин? Җимеш бирми дип аларны тиргәргә кемнең хакы бар? Бакча гына түгел, басу да шулай. Хәзерге кырны кара инде син, кайчандыр күкрәп иген үскән җирдә — бүген сарут белән билчән котыра. Ашламагач, карап үстермәгәч, уңыш юк. Ә миннән уңыш көтәрләр...
Өй янында тәрәзәләргә каршы бакча барлыкка килде. Алмагачлар үсәр, шомыртлар. Алардан рәтле җимеш көт инде син: ялганмаган алмагачлар, вакытында кул җитмәгән. Хәзер сои инде. Шулай да үссеннәр, әче булса да, җимеш бирсеннәр — безнең кичерешләр әчелеге аларда калсын. Кемнәрдер аны татып караячак бит әле! Татып караячаклар һәм, ихтимал безне дә аңлаячаклар^
Кесәдә хат һаман иөри — Лена хаты, таушалып беткән инде, ә ми-
нем ачканым юк. Нәрсә язуы мөмкин икән? Укыйм һәм «романтик» рух белән язылган төче сүзләр ишетәм;
«Әнис бәгырем!
Син минем белән серләреңне бөтенләй уртаклашмый башладың. Мин моның сәбәбен аңлыйм, әлбәттә. Ләкин чарасын таба алмыйм. Мин сине һаман үз янымда гына тотар идем, иң ышанычлы киңәшчең булыр идем. Тик син моны теләмәдең һәм теләмисең. Синең күңелең башкада иде һәм хәзер дә тынычлана алганың юк. Шулай да мин сиңа ачуланмыйм. Теләсә ничек кенә булса да, әллә нинди авыр хәлләрдә калсам да — барыбер мин сине яратачакмын. Сине миннән беркем дә тартып ала алмас.
Сине килмәсме дип көтеп арыгач, үзеңне эзләп авылыгызга килгән идем. Син инде киткәнсең икән. Кая, ни өчен? Синең миңа бу хакта әйтерлек тә якынлыгың калмагандыр шул инде. Яратуыңны таләп итмим. гади дус, таныш буларак, үзең хакында белдерүне дә хәзер артык күрәсеңмени?
Син бу хатны укый алырсыңмы, белмим. Минем өчен барыбер. Мина эчтә җыйналган ярсынуымны тышка чыгарырга кирәк. Бары шуның өчен генә язам, чөнки язмыйча булдыра алмыйм, түзә алмыйм.
Авылыгызга килгәндә, урмандагы, үзебез генә белгән, кайчандыр янында үзебез кичләр уздырган каенга синең исемеңне уеп яздым. Каенның яралары төзәлгәч тә, ул исем барыбер танырлык булып калачак. Ул исем минем күңелдә дә үзенең эзен җуймаячак. Аерылсак та. бөтенләй очрашмас булсак та.
Хуш, минем бәхетсез мәхәббәтем!
Лена».
Хат. бер карасаң, йөрәк каны белән язылган, анда үлеп баручы мәхәббәтнең соңгы әче зары ишетелгән сыман тәэсир итә. Икенче минутта. әллә пичек, ышанмау, шик туа — бу сүзләр аның үз йөрәгеннән чыккан сүзләр түгел, ә күпләргә таныш, гомуми сүзләр, ятланган фразалар төсле тоела. Ләкин бер нәрсәгә ышанам, ул инде өметен өзгән һәм башкалар белән чуала башлаган. Бу җылы сүзләр мине рәнҗетмәскә. хәлемне җиңеләйтергә тырышудан гына язылганнар. Кирәкмәгән төчелекнең шулай максаты була, моны гына аңларлык хәлдә бит әле мин. Шушы кырыс нәтиҗәне раслар өченме, шикләнү тойгысын басарга теләпме, үзебез генә белгән теге каен янына ашыктым. Шигем монда тулысыича өстенлек алды — анда минем исем язылмаган, каен тузы чип-чиста. Ленаның кулы бөтенләй кагылмагандыр да. бәлки. Эх. Лена, Лена! Мәхәббәт турында, үлемсез мәхәббәт хакында сөйлисең бит син. Исемемнең синең күңелдә күпме сакланачагын инде ахыры- нача төшенгәнмен ич. Я. хуш инде. Мин сиңа ачуланмыйм. Минем сиңа бернинди дәгъвам юк. аерылсак та. бөтенләй очрашмас булсак та. Минем белән бернәрсә дә чыкмасына ышангач, уз тормышың хакында уйларга тиеш ич син. ниһаять!
Шулай да безгә тагын очрашырга туры килде. Кино килгән иде. Безнең авылда сирәк була торган вакыйга бу. бармый ничек каласың.
Карангы күптән төшкән. Халык клубка шулай һаман соң җыела. Мин барып кергәндә, алдагы урыннарның да күбесе буш иде әле. Ни өчендер, арттагы урыннарның берсенә утырдым да тагын бер кешелек урын калдырдым Әллә Лена өчен... Гаҗәп... Лена!
Озакламый керерсең, гадәтеңчә якты итеп бер елмаерсың, нечкә, җиз калай талышың белән көләрсең... бәлки, оераз күңел дә күтәрелеп китәр әле. Белмәссең. Кергән бер кешегә күтәрелеп карыйм, уңайсызланып. караганымны сиздермәскә тырышам Шулай азакка хәтле диярлек көткәч, күңел сине күрергә теләп ашкына башлады. Теләк __________________________________________________
ярсынуга күчте. Без һәрвакыт шулай, үзебезне үзебез нәрсәгә дә бул
са ышандыра алабыз, алдый алабыз һәм кичерә башлыйбыз. Кино башланырга санаулы минутлар гына калды. Урамда мотор гөрелди башлады, пленка тәгәрмәчләрен аппаратка якын китерделәр, берсе әнә куелды да. Ут сүнәр һәм . Шул минутта ишектән син күрендең.. Йөрәк шатлыгыннан сикереп, дөпелдәп куйды. Син күрсен өчен, мин урынымнан торып бастым. Менә күрерсең дә таныш елмаюын белән... Син елмаймадың... башыңны түбән идең һәм алга таба атлый бирдең. Синең арттан тагын бер кеше — ир кеше килә иде. Нишләп мин аны күрмәгәнмен әле? Менә ул сине култыклап алды, нинди чибәр хатынны эләктердем бит дигән сыман, горур гына басып, алдагы рәтләрнең берсендә сиңа урын тәкъдим итте һәм... ут сүнде. Экранда ниндидер сурәтләр барлыкка килә, кемнәрдер нәрсә хакындадыр сөйләшәләр, бәхәсләшәләр. тиргәшәләр, сугышалар... Ә мин аңламыйм. Нәрсә соң бу? Лена, кем белән син? Аңладым, якында гына берәү күршесенең колагына иелеп пышылдады:
— Лена кияүгә чыккан.
Әйе. ул кияүгә чыккан. Табигый. Минем ана бернинди дәгъвам юк. вәгъдәм юк. ул шулай булырга да тиеш. Ниһаять, бервакыт хәл үзгәрергә, төгәлләнергә тиеш ич! Бары шул гына, бик примитив дәрәҗәдәге табигый хәл. Ә ник син шушы хәтле югалып калдың? Сиңа нәрсә?
Кино бетте, кешеләр кузгала, мин дә ниндидер инстинкт белән кузгалып киттем. Төнге караңгы урамнан ялгызым гына барам Япа- ялгыз... Менә шушы минутта инде мин чынлап та ялгыз... Кап-ка- рангы...
Мине үзебезнең авыл кешеләре утыртып кайттылар. Нәрсәдер әйтәләр. ишетмим. Эндәшеп-эндәшеп җавап ишетмәгәч, кул селтәделәр бугай, бөтенләй сүз кушмас булдылар. Үзара юл буе гәпләшеп, бәхәсләшеп, көлешеп, тиргәшеп кайттылар. Сүзләре колакка кермәде. Үз хәлемне соңыннан тикшереп карагач, мин тагын бер ачыш ясадым: күңелең белән аерылышырга һәр минут әзер торсаң да. яратмасаң да, һичнәрсә дәгъва итмәсәң дә. үзең белән бәйләнештәге кешеңнән аерылу—барыбер фаҗига, син аны барыбер көнлисең... Үзеңә кирәк түгел. ә читләргә бирәсең килми. Кеше күңеле бөтен дөньяны кочарга омтыла, һәрвакыт шулай, һәркем шундый. Сынап карагыз, әгәр ышан- масагыз. Уйлап карагыз. Кешегә бервакытта да җитеп туктамый...
* * »
Тора-бара үзем өчен бер нәрсәне ачыкладым; әйтерсең, мин озак кына вакыт авырып яткан һәм хәзер терелеп урамга чыкканмын. Югалтулар ачысыннан һәм... ихтыярымны бәйләп торган, ярыйсы ук азгын мәхәббәттән терелеп чыгуым иде бу. Авылны, үз хәлемне шунда үз төсендә күрә алдым.
Сугыш дәвам итә... Сафуан абзыйлар гомерләрен дә кызганмый, ә син? Дезертирмы? Хакың юк бу көрәштән качып калырга. Сафуан абзый юк. бер кеше кимеде. Буш урынны кем алырга тиеш? Үз хакында гына кайгыртырга хакың юк. Сафуан абзыең, Килмитов, \зе өчен үлмәде. Хакың юк.
йөгән тоттым да иртән иртүк атлар утарына кердем. Миңа «Гани аты» дигән кара-туры атны бирделәр. Тояклары чабата кебек җәелгән, яндырганнар. Яхшы ат идең шул син. дус. начар ат янмый ул. Әйдә, яңадан яши башлыйбыз, безгә үзебезнең нәрсәгәдер сәләтле икәнебезне күрсәтергә кирәк хәзер.
Атым уйчан, акыллы күзләре белән карады да, мин риза дигәндәй, башын иде.
Камыт кидерә башлагач, атнын муенында, күкрәк яныидарак чәйнек
капкачы хәтле суелган урын, жәрәхәт күренде. Камыт тигән иде атка, кемгәдер, җансыз кешегә туры килгән. Шактый вакыт азапланып, камыт бөяте аркылысына, җәрәхәттән өскәрәк туры китереп, сәнәк сабы юанлыгында тегелгән чүпрәк бәйләдем. Хәзер яра төзәлергә тиеш.
Шулай, мажар җиктем дә «Сәлем тавы» ягы басуына көлтә ташырга киттем. Көлтә дип искерәк гадәт буенча әйтәм. ул чакта ашлыкны көлтәләп торырга вакыт җитмәгәч, чабып кына өяләр иде. Кара-туры дустым белән кара көзгә чаклы ул басуларның аркылысын, буен күп кичәргә туры килде безгә.
Бер көнне райкомолга чакырып алдылар. Әшмән авылы «Ишкар» колхозыннан аерылган иде ул чакта, башлангыч комсомол оешмасын да аердылар. Безнең оешмага секретарь итеп мине кундылар. Авылда бнш-алты комсомолец, аларның да яртышар еллык взнослары түләнмәгән. барысы белән дә сөйләштем һәм бөтенесе взносларын түләде. «Чынлап та комсомолец булсаң иде ул?» дип куйды кайберләре.
— Быелдан башлап, барыбыз да чын булырбыз. — дидем мнн үземә лә, аларга да.
Җыелыш игълан иттем, комсомолның ачык җыелышы. Тыңларлармы сүземне, килерләрме җыелышка?
Кич. Комсомолецлар гына түгел, коммунистлар да. колхоз җитәкчеләре. пожарниклар — бөтен авыл диярлек җыелды, мине тыңлыйлар.
Колхозның хәлен беләм, шуны сөйлим. Егетләрнең канатлары салынкы икәнен беләм. шуны сөйлим. Газетага язып чыгарлык эшләр үти алуыбызны. газетага үзем үк язачагымны әйтәм. Алар моңа ышаналар—минем фамилия белән басылган әйберләрне укыганнары бар. Шуннан сон үтенеч: күрше колхозларда урылмыйча гсктар-гектар иген кала. Ярдәм сорыйлар Нишлибез? Барырга тәкъдим нтәм. Икенче көнне, кайчандыр болынга төшкән кебек, атларга төялеп күрше авылларга китәбез.
Үз сүземнең шулай күпме кешеләрне туплавын, аларнын, ничектер, минем белән элеккечә түгел, җылырак исәнләшүләрен һәм сөйләшүләрен күреп гаҗәпләнәм лә. шатланам да.
Колхоз председателе белән сөйләшеп, соңрак үзем газетага язганча: һәр җитди участокка — терлекчелек һәм ашлык җыюны төгәлләү буенча, комсомол постлары булдырдык. Үзешчән сәнгать түгәрәге оештырдык. Күрше авыллар безнең спектакльләр һәм концертларны көтеп алалар. Театрлар юк иде бит әле.
Кырда кар яга инде. Ләкин ашлык һаман сугылып бетмәгән. Бозланып каткан чүмәләләрне көч-хәл белән куптарып төнибез.
Алла нц авыр 46 нчы ел...
Тик хәзер, теләсә нәрсә булса да, мине куркытмый инде: физик авырлыкны җннә беләм мин. куп кичердем
Хәзер үземчә яшим, байрагым — Кешелеклелек.
БИШЕНЧЕ БҮЛЕК
Шулай берничә елдан сон...
Төн Узганнарны баштан кичереп, бакчада ятам Капкадан кемдер керде бугай.
— Әнис абый! Әнис абый!
Мине кемдер уята Мин йоклыйммыни әле? Әллә болар, истәлекләр түгел, авыр төш кенә булып чыктымы’ Юк. артык мавыгып китүдән генә үз яныма килүчене сизми калганмындыр Ул минем янда ук тора нкән.
— Кем син’
—. Мин Юрик.
Таныдым Ул—ун-унбер яшьлек бала—Сафуан абзыйның иң өлкән улы. Ачык яңгырашлы нәзек тавышын тыя төшеп, миңа эндәшә. Тавышы, сөйләшүе әтисенекенә охшар, ахрысы.
— Нишләп йөрисең төнлә, Юрик?
— Мин түгел... анда бер кеше килде, — диде Юрик, акланырга тырышкан төсле.
— Кайда? Нинди кеше?
— Бездә. Сине күрәсем килә, ди.
— Кем соң ул?
— Белмим. Беренче күрүем. Әйдә, тор инде, Әнис абый.
— Мин аңа ник кирәк булдым икән?
— Түлисе бурычым бар, ди.
— Кем булыр икән ул?
— Баргач, үзегез сөйләшерсез инде.
Нишләмәк кирәк, йокларга язмагандыр инде бу төнне, кузгалырга туры килә, һәм мин торып киенә башладым.
— Син минем кызыклы төшемне бүлдердең, Юрик,— димен, уены- чыны белән.
— Әй, төш тагы керә ул.
Аларның өйләре — авылның теге очында. Барышлый, килүче кешенең тышкы кыяфәтен сораштырып, кем икәнен хәтерләргә, үземә бурычлы кешене искә төшерергә тырышып карыйм. Юк. хәтерли алмыйм. Миңа бурычлы кеше кем? Моннан берничә ел элек булса: «Аерым кеше түгел, миңа бөтен дөнья бурычлы, аның белән күзгә-күз карап сөйләшергә кирәк», дияр идем. Ә хәзер әйтә алмыйм. Кызык.
— Абын, синең укуың кайчан бетә инде?
— Өч елдан. Озакка киттеме?
•— Юк, кешеләр сөйләшә, зурайгач укыды, диләр.
— Ә син үзең укыйсыңмы?
— Укыйм.
— Укып чыккач, үскәч, кем буласың инде?
— Минме? Әти кебек.
— Ә... аның кебек булырга ярый.
— Ә син кем буласың?
— Синең әтиең кебек.
— Минем әти укымаган.
— Хәзер укымыйча аның кебек булып булмый. Заман үзгәрде.
Килеп тә җиттек. Өйгә уздык. Эчке бүлмәдән тонык ут яктысы төшә.
— Әйдә, — дип елмаеп ишек ачты Юрик. Мин аның йөзендә хәйләкәрлек сиздем. Түр бүлмә ишеген ачтым... һәм шул килеш тынып калдым. Анда, өстәл артында, чыжлап кайнап торган сары самовар янында Юрикнын әнисе белән бер хатын-кыз утыра. Таратып җибәргән каштан чәчләр, саргылт ут яктысы белән кушылып, бөтен өй эчен тутырып торалар.. Мине күрүгә, ул. каушап, күтәргән чәшкәсен төшереп җибәрә язды. Лена!
— Нишләп йөрисең монда?—дидем мин. исәнләшергә онытып.
Шактый тупас эндәшелде. Чит кеше белән болай сөйләшергә ярамый. билгеле.
— Ник? Килергә ярамыймыни? — дип сорады ул, гаебен анлаган кыяфәттә.
Таныш, җиз тавыш... Елмаюы башка бугай, анда нәрсәдәндер курку сизелә кебек.
— Ярый, мине чакыртмаган хәлдә.
Лена кузгалды.
— Минем сиңа әйтәсе сүзләрем бар. Соңгы кабат.
Мондый вакытта мин нишләргә тиеш булдым икән? Ихтимал, мин
дөрес эшләмәгәнмендер. Хәзерге акыл белән шулай тоела. Ләкин Юрик алдында, аның әнисе алдында Ленаны рәнҗетеп, сөйләшүдән баш тартып чыгып китсәм, мине аңламаслар, алар мине гөрбиян, әдәпсез, тәрбиясез кеше кыяфәтендә күрерләр иде. Аннан соң хәзер Лена белән сөйләшүдән нәрсә югалтам әле мин? Бернәрсә дә. Өйләнмәгән, ирекле икәнемне искә алсак, бигрәк тә Шуларны уйлап. Ленага каты бәрелергә тиеш тапмадым һәм, аның белән чыгарга риза икәнемне хәрәкәт белән сиздереп, салмак адымнар белән тышка юнәлдем.
Шактый ара сүзсез киленде. Саз суын бүлеп ясалган буа өстеннән атлыйбыз. Су тып-тыныч. Тирә-якта куаклар. Кошлар тавышы сирәк ишетелә. Төн уртасы инде, табигать ял итә. Бакалар да анда бер. монда бер генә аваз бирә. Алар үзләренең чиста тавышлары белән я теге якта, я бу төштә ямансу бер ямь сирпиләр.
— Без күрешмәгәнгә ничә ел инде? — диде Лена, уйларымны бүлдереп. — Мин тиз генә җавап бирмәгәч, өстәп куйды, — үзең хакында сөйләр идең,
— Нәрсәсен сөйлисең инде аның.
— Ә?! Теләмәсәң сөйләмә, мин барыбер беләм.
— Син нәрсә беләсең?
— Миннән аерылгач, биш-алты ел авылда эшләдең. Эшләп укыдың, урта мәктәп бетердең. Хәзер университетта студент.
— Сиңа кем әйтте боларны?
— Мин синең һәр хәрәкәтеңне белеп торам, яшерсәң дә.
— Нәрсәсен яшерим... бөтенесе...
Җавап эзләп тотлыккан арада, Лена сүзне икенчегә борды:
— Син музыкадан аерылдыңмыни инде? Нишләп әле син консерваториядә түгел?
— Алмыйлар. Хәзер укучыларга кытлык бетте. Консерваториягә керү өчен башта музыка мәктәбе, аннан училище бетерергә кирәк. Мина егерме дүрт яшь. Беренче класстан башласаң, «алладан» икенче бер гомер сорарга туры килер иде.
— Ә болай кем булып чыгасың инде?
— Белмим.
Бер ара сүзсез торганнан соң, Лена мине култыклады.
— Китикме? Монда әллә ни матурлык күрмим мин.
— Аны күрә белергә кирәк.
Бака дуслар белән аерылышасы килмәсә дә, кузгалырга туры килде. Каршыла— сазлыктан соң еш очрый торган урманлы тау. Сукмакларның берсе тау итәге буйлап, сазлыктан биш-алты метр чамасы арадан уза. Бераз килгәч тә, Лена, яшь агачка сөялеп, башын игән хәлдә, тынып калды. Мин сукмакның икенче ягындагы агачка тотынып, аны күзәттем. Ленаның кыяфәте ямансу, кайгылы иде. Мин аның мондый кичерешле вакытын беренче тапкыр күрәм. Тормыш өйрәтә, димәк.. Менә ул башын күтәрде. Мин аның күзләреннән агылырга торган яшь бөртекләрен күргән кебек булдым. Аның иреннәре нәрсәдер әйтергә талпындылар. Әмма мин берни ишетмәдем. Соңыннан ул ишетелерлег- рәк итеп әйтте:
— Нинди шәфкатьсез бу тормыш.
Әлбәттә, бу сүздә минем өчен яңалык юк. Үземнең чирек гасырлык кына гомеремдә кайберәүләр бер гасырда күрә алмаганны күргә мендер. бәлки. Мин аңлыйм. Ә Лена бу ачышны ничек ясады икән?
Әле берничә ел элек кенә без үз кешеләрчә ни теләсәк, шуны әйтә, сөйләшә ала идек. Теләсә кай җирдә бергә күренә ала идек һәм безне беркем моның өчен әрли алмый иде. Ә хәзер... Карап торсаң, бер үк кешеләр, арала күренер-күренмәс кенә сукмак, ләкин атлап чыгарга кыюлык җитми Безнең дуслык әллә кайда, еракта калды Мөгаен. Лена шул хакта уйлап әйткәндер. Бәлки, сәбәп ул гына да түгелдер.
Минем дөреслекне беләсем килде һәм шул хакта сорамыйча тыела алмадым:
— Син ник алай дисең?
— Барып чыкмады минем тормыш. Әнис.
Гадәтенчә, хәзер елый башлар дип көтсәм дә, ул бу юлы үзен мин күрергә күнеккәнчә тотмады. Үксемәде, әмма үз-үзен тотышында мин аның тирән ишерелгән, беркемгә дә әйтелмәгән фаҗигасен сизеп калдым. Чын кичереш һәр вакыт шулай тын була, аның тирәнлеге, таби- гыйлеге дә шунда. Мин аңа якынрак килгәнемне сизми дә калганмын.
— Сез... Ирең белән? Аерылдыгыз?
— Юк — Сүзнең ул юнәлештә бармаганын тоны белән ишарәләде.
— Соң?
— Аерылышу нәрсә ул. Эт тормышы белән торгач.
— Эчә. сугыша?
— Юаш адәм ул...
— Аңламыйм.
— Эчми дә. сугышмый да. Тынгылык та бирми, өзлексез чәйнәшә. тиргәшә... Синең исемне көненә йөз тапкыр кабатлап, мине иң түбән сүзләр белән хурлый.
— Өйләнгәндә, белеп өйләнгәндер ич! Әйткәнсеңдер!
Кылт итеп, клубта аларның минем алдан узып китүләре искә төште. Ул чакта нинди горур кыяфәтле иде ул ир!
— Белмичә. Бөтен авыл шаулаганда...
— Шулай булгач.
— Хәзер башкача сөйли. Кичерә алмыйм, ли. Шулкадәр туйдым, белсәң, шулкадәр...
Яшь аралаш йөрәк ярсынуы белән өзгәләнеп әйтелгән бу сүзне ишеткәч, аны чынлап кызганудан үземнең дә йөрәгем сулкылдады. Ярдәм итәргә иде. Ничек? Көчсезлектәп җан әрнеде.
— Аерыл син аннан.— дидем, бүтән сүз тапмыйча аптырагач.
— Ә син? Алырсыңмы соң мине?
Әлбәттә, мин монысын ук ишетермен дип көтмәгән идем. Үзен-үзе кызгана белми бит кеше, хәзер турысын әйтсәң, үпкәли инде ул. Мөмкин кадәр читләтебрәк әйтергә кирәк. Ләкин теләгәнемчә килеп чыкмады. аны алдарга ярамавы башка килде дә:
— Мин алмасам, кеше беткәнмени, — дидем.
— Ә мина бүтән кеше кирәкме? Аннан юньлесс булыр дисенме? Юк Шушыннан начары да. шуннан рәтлесе дә юк хәзер минем өчен. Син булмагач, миңа барыбер, кем белән торсам да.
— Сон. алай булгач, ник кияүгә чыктың?.. Бергә булмаган хәлдә дә * мәхәббәт хакына бөтен гомерләрен багышлаган кешеләр бар.
— Мин шуны төшендем... соңрак төшендем: синең яхшылыгың үзеңнән аерылгач әйбәтрәк сизелә икән. Әгәр мин моны алдан белгән булсам...
Сүз таба алмыйча, кузгалып киттем. Лена култыклап алып, миңа иярде. Хәзер аны рәнҗетүдән куркып, кулын алмадым. Шактый тынлыктан сон тагын ул үзе башлады:
— Әйт әле дөресен генә, син ни өчен миңа өйләнергә теләмәдең? Теге вакытта...
Чын сәбәбен аңлата башласаң, озакка китәр иде. Бу минем яшәүнең бөтен эчтәлеге, принцибы белән, үзеңне-үзең һәрвакыт ихтирам итә алырлык хәлдә булырга тырышу белән бәйләнгән. Бу аның өчен кечкенә нәрсә төсле тоелуы бар. һәм... гомумән, аңлармы әле. Мин ана болай да авыр атмосфераны бераз гына җиңеләйтү нияте белән көлеп, шаяртып жавап бирдем. Ләкин максатка ирешмәгәнемне шул минутта ук аңладым.
— Ни өченме? Өйләнгәч, син. менә хәзерге кебек, минем янга килгән кебек, кемнәр янынадыр йөрер идең ич. Шуннан курыктым.
Бу сүзләрдә шаяруның шәүләсе дә юк. ул чынлыкка туры килә. Дөрес, теге чакта мин моны уйламаганмын Әмма уйларга мөмкинлек булган. Сүземнең ничек тәэсир итүен Ленаның миннән кулын ычкындыруыннан сизеп алдым.
— Чынлап әйтәсеңме? — диде ул тукталып. Мин җавап бирми торгач өстәп куйды. — Рәхмәт...
Үпкәләвен бераз җиңеләйтү өчен, мин аның кулыннан тоттым. Очрашканнан башлап беренче тапкыр. Лена ниндидер ымлык белән тиз генә гафу итмәячәген белдерде.
Шулай да кулларының 5т кебек кайнарлыгы һәм бөтен көченә җәһәт кысылуы миңа нәрсәдер сөйли иде
Сукмактан чнткәрәк, ялангарак чыктык Инде бераз яктыра да төшкән. Эңгер-менгердә бераз чнттәнрәк торып карагач, тагын бер ачыш ясадым: ах, никадәр чибәр, кызыктыргыч икән син, Лена' Шундук башка бер мәзәк фикер килеп төште: Фәһимәгә мин. ничектер, һич тә мондый күзләр белән караганым юк иде бит... Ник шулай икән?
— Кил әле, утыр әле,— диде Лена ышыграк җиргә, куак артына җиткәч.
Утыргач ук күзләренә карадым. Ул. еларга җитешкәндәй, үпкәле караш белән карап торды ла кинәт минем муеннан кочаклап алды: нәрсә өчендер ялыну, якын итү билгеләре мине бөтереп алгандай тоелды. Ул куллары белән җилкәләргә сарылды, баштан сыйпады, күкрәккә башын куйды, аннары иреннәргә кытыклау төслерәк рәхәтлек бирде. Шул минутларда ул тагы миндә үзенә ниндидер җылы хис тудырды.
— Бүген мин синең ихтыярда. Аңлыйсыңмы син?..
...Инде кайтыр якка кузгалдык.
Бая килгән сукмак буйлап ул алдан атлый, мин чнттәнрәк. Гаепле кешеләр сыман, башлар июле. Барышлый Лена тез биеклегендә үскән сары чәчәкләрне өзгәлән, үртәлгәндәй атып бәрә дә. тагын өзә, тагын ыргыта. Әллә сары чәчәкнең халыкта таралган билгесенә ышана инде.
— Сорарга омтылган, гафу ит. Укулар ничек бара соң синең?
— Әйбәт. Рәхмәт.
— Ярдәм итүче бармы?
— Мин аңа мохтаҗ түгел.
— Шулай да. җинсл түгелдер...
— Анысы инде...
— Мин сиңа ай саен акча җибәрә алам.
— Рәхмәт Беркемгә дә бурычлы буласым китми.
— Ә сип беркемгә дә бурычлы түгелме?
— Әйе. Бурычлы. Алар күп — менә шушы тормышны безгә калдырган кешеләр.
Буа янына җитәрәк Лена туктап калды. Моннан бераз гына элек булган борчулы төсе үзгәреп, яктырып китте. Әйтерсең, күптән түгел булган чәнечкеле сөйләшү ана тәэсир итмәгән иде Шулай тиз үзгәрә торган җиңел холыклы кеше инде ул. язгы һава кебек яңгыры-кояшы, яшене бозы — барысы бергә.
— Укуын беткәч.— диде ул һәм чын елмаюы белән елмайды.— син зур кеше булгач, приемга килсәм, берәр үтенечем булса, ярдәм итәрсеңме миңа?
4. .К >-* Ы к
Лена! Мина карата мондый иллюзияләрен һаман калдымыни әле. Син минем кемлегемне тәки белә алмадың бит.
Минем гомеремнең яртысы — шушы көнгә хәтле инде үземнең кешелек дәрәҗәмне югалта язганда саклап калу, теләсә нинди кыен шартларда да төшермәү, үземнең «минэемне һәртөрле ялганнан, тү- бәйлекләрдән азат хәлдә тоту, горур шәхесемне раслау өчен көрәшеп узды. «Зур» дигән төшенчәне дан белән дә, югары постлар белән дә бәйләмим. Дәүләт күләмендә исеме булган күп кенә вакчыл, куркак кешеләрне беләм мин: аларның иң зур осталыклары — принципсызлык. демагогия. Бүген бер сүз сөйләсә, иртәгә ул аннан күз дә йом-мыйча баш тарта, хәтта үз сүзләрен кабатлаган кешеләрне сыгылмалык җитмәүдә, политнкасызлыкта гаепли. Болар — ин кечкенә җаннар. Кеше өчен шундый ахмаклар алдында — гәрчә язмыш шаяртуы аркасында бу үтмәс пычаклар зур йогынтыга ирешкән хәлдә булсалар да — алар каршында аңлы рәвештә юхаланудан, ярарга тырышудан да зуррак мыскыллану бармыни!
Мондый карашта торганда, билгеле, үзенә зыянны шактый еш эшләргә туры килә. Әгәр мин һич югында бер генә тапкыр шушы прин- ципымнан чигенсәм икән, ихтимал, кешеләр арасында зуррак йогынтыга ирешкән, күбрәк эш башкарырга өлгергән булыр идем. Ләкин мина андый уңышлар кирәкми. Үз алларында бил бөгүемне, туры гәүдә белән тормавымны көткән кызганыч бәндәләр ялгыштылар — мин. кайбер яшь ялагайлардан аермалы буларак, үземнең бүгенге көнемә һичнинди яраклашусыз килдем. Бу яктан мин максатыма ирештем, бу — җиңү, намуслы җиңү. Намус һәм бәхет сүзләре барлык телләрдә дә ничектер бертөрле, охшаш яңгырыйлар төсле. Дөньяда иң зур фаҗига үзеңне ихтирам итү өчен хакын булмау..,
Ә Лена олылыкны үзенчә аңлый һәм тормышның мәгънәсен ансыз да күрә ала, башкаларның бүтәнчә уйлавын уена да китерми. Шуңа күрә мин аңа үзенчә, гадирәк җавап бирергә тырыштым:
— Мин беркайчан да зур кеше булмаячакмын.
— Менә күрерсең әле. Мин әйтте диярсең, син барыбер... күрерсең.., Нәрсәдер бар синдә, әйтә генә алмыйм, минем абый төсле син... Нәрсә, кабул да итмәссеңмепи?
— Жүләр син Кабул да итәр идем, кулдан килә торган булса, ярдәм дә итәр идем. Тик синең миңа карата өметләрең акланмаячак, син аларны оныт.
— Анысы — минем эш.— диде дә ул, читкәрәк тайпылды һәм өстәде,— кара, ничек үзгәргәнсең син... Төсең бөтенләй икенче... ямьсезләнгән димме?.. Кызлар түгел, хатыннар ярата торган...
— "әхмәт_ яхшы сүзенә. — дидем шаяртып.
Ни өчендер хәтер калмады.
Ул минем кулларны кысып тотты, күзгә туп-туры карап, башы белән артка, буа өстенә тартылды. Әгәр мин ычкындырсам, суга аркасы белән төшәчәк иде.
— Хәзер син минем кулда, —дидем мин ирексездән көлеп.
— Шуңа күрә курыкмыйм да!
Ул яңадан тураеп, миңа атылды:
— Я. хуш, мин әйткәнне онытма. Мин сине барыбер яратачакмын. Мин бүгенге кебек үк гомер буе синең ихтыярда.
Тирес күпер буйлап ул үзе генә атлады Минем күз карашын сизгәндер, әлбәттә, берничә тапкыр артына борылды, җиз тавыш белән көлә-көлә җиңел адымнар белән су буендагы таллар арасына кереп югалды. Шул мизгелдә баштан уй узды: «Лена — бәхетсез, аныңча пшәп калган булсам, мин дә аның төсле булыр идем».
Кара көннәремнең матур һәм бәйләнчек юлдашы! Я, хуш. вакытлыча түгел, мәңгелеккә.
Һәр аерылышу күңелне аз гына булса да ямансу итә Кайвакыт яратып кигән киемең тузгач та кыенлык белән ташлыйсын бит. Ә монда катлаулырак, гомернең бер өлеше белән саубуллашырга кирәк... Ул чакта мин шундый хәлдә идем, жәй дә акрын узгандай тоелды. Ниһаять. мине тагын юл көтә. Тагын аерылу. Тагын ямансу.
Китәр көн.
Чемоданны капка төбеннән читтәрәк үскән карт имән янына, чирәмгә куйдым да туган өй белән хушлашырга тын калдым. Таныш хисләр, таныш кичерешләр — каршыдагы һәр каен, һәр тал: «китмә, кал безнең белән» ди төсле. «Мәчет саклавы»ндагы теге карт нарат —миңа әтием туфрагын онытмаска, ташламаска куша.
Саубуллашырга әни чыкты Кулында — баян, көчкә күтәреп килә.
— Инк алып чыгасың аны? — дидем мин, аның каршысына бара- бара.
— Алып китәсеңдер ич!
— Юк. Мина кирәкми инде ул.
— Нишләп алан дисен, балакаем, гомергә яраткан нәмән ләбаса!
— Яратсам да...
Мин чынлап, чын мәгънәсендә уйнарга теләгән идем. Укырга Туры килмәде ич. Ә үзешчәннәр дәрәҗәсе мина канәгатьлек хисе бирми
Шул вакыт әнинсн сәерсенүле карашын күреп алдым.— Нәрсә, аң-лашылмыймы әллә? Баян ул — минем яшьлегем, ул кала инде шушында.
— Ә мин аның белән нишлим?
— Теләсәң нишлә. Теләсәң сатарсың..
...Авыл калды. Инде басу юлы белән атлыйм. Күпмедер җир узылгач, уртасында үзем басып торган гаҗәеп киплеккә хәйран булып уйга калдым. Кара инде бу иркен дөньяны! Нинди генә төсләр юк анда — алтынсу иген, ямь-яшел люцерна, чем кара сөрүле җир. Бу бит инде теге билчән һәм сарут белән күмелгән, җил иссә мамык бураны күтәрелә торган басу түгел. Мин укырга киткәндә шушы хәлгә килгән иде ул. Бу матурлыкта минем дә өлешем бар. Мин киткәндә «сугыш» дигәнем беткән иде инде, сугыштагы төсле үлүләр беткән иде. Хәзер дә авырлыклар бар. киләчәктә дә булыр. Кыенлыклар да. хаталар да. Ләкин бу инде сугыш булмас, көрәш булыр.
Юл читендә, чирәмдә, кара-туры ат чемченеп йөри. Мин аны танырга итәм. Син бит. минем туры дустым! — Ул башын күтәрде, таныгандай. исәнләшкәндәй пошкырып куйды Атымны кысып муеныннан сөйдем Ә күкрәгендә теге җәрәхәт төзәлгән, аның урынына ап-ак нөи үскән. Медаль! Теге вакыттагы эшләр өчен бүләк ул ана. Минем дә бар шундый медалем, тик күренми генә.
Я. хуш!
Якында гына кечкенә бер тракторда ниндидер бер кыз басу әйләнә—үлән җыйдыра. Аңа таба атлыйм Иртәнге яктылыкны тагын да көчәйтә төшеп, кыз елмая. Косынкасы арткы яктан бәйләнгән, җилкәсенә бәрелә-сугыла җилферди. Кем ул? Аны да танырга тырышам. Бер авылда айдан артык торып, мин аны күрмәгәнмен. Бәлки күреп тә игътибар итмәгәнмендер.
— Туктагыз әле. мин сезне таныйм ич!
— Мин дә сезне таныйм, сез Әнис абый!—диде кыз елмаеп һәм тракторны минем турыда ук туктатты.
— Ә менә мин сезнең исемегезне хәтерләмим. Ләкин кемгәдер бик ошатам. Сез гафу итегез... мин... Мни сезне Хәтирә апага охшатам
Кызнын баягы көләчлеге, кул белән салдырып алынган матур япма шикелле, күз ачып йомганчы юкка чыкты.
— Сез минем әнине әйтәсез...
— Шулай шул. Ничек, ул терелдеме?
Кызның чырае тагын да караңгылана төште. Тракторның нәрсәсендер борып, чатырдатып җибәрде, гүләү кабат акрынайгач, тирән су. лап, уфтанып кунды. Үкенечле тавыш белән әйтте:
— Күпме врачка күрсәтеп карадык — файдасы тимәде.
— Ул исәнме әле?
— Юк. үлде...
Трактор кузгалып китте. Мин кызның җилфердәп торган кызыл яулыгына. чәчләренә, тулы, сәламәт гәүдәсенә карап калдым. Читтән генә күзәтеп торсаң, бу гүзәл кыз күңелендә шатлыктан, куанычтан башка берни дә юктыр сыман тоелса да, якынрак килсәң.. Менә ул күкрәп уңыш бирергә әзер торган, күмер төсле чем-кара туфракны эшкәртеп йөри... Бүгенге басуның хаклы хуҗасы, матурлыгы... Әнисен алыштырган...
Агыйдел.
Пароход Агыйдел буйлап бара, озакламый ул Камага, аннан соң зур Иделгә алып чыгачак. Тәрәзә каршында, бөтен шартлары китереп бизәлгән каютада кичке киңлекләргә карап баруы никадәр рәхәт! Авыл кырлары буйлап йөргәндә туган моңнар һаман колакта чынлый, көчәя. Туган җир-кырлар, болыннар, урманнар, чиксез киңлек. Бу — минем яшьлегем, үзе бер ил... Бу — халык җырының бер өзеге .. Әнә ул һаман үсә. төенләнә, һаман ныграк тарткалаша, көчлерәк ургыла, башка тормыш белән яши башлый — моң булып, йөрәкнең иң кадерле ашкынуларыннан туган рапсодия булып формалаша.
Үзем аны тыңлыйм, үзем гаҗәпләнәм: бер кеше башында күпме тавышлар туа һәм сыя ала икән! Бәхетемә каршы минем күңелдә еллар буе яшәгән Бетховен янадан кайтты бугай! Ләкин мин аның кебек симфонияләр, сонаталар түгел, бу юлы туган җирем, халкым тормышыннан бер кыйтга — рапсодия язарга телим. Рапсодия!
Тавышлар туктаусыз агыла, ә күз алдында. . Әнә Агыйдел өстеннән үрдәк җилпенеп уза . Ул үзенен яраткан күленә, камышлар арасына барып төшә. Тик аны явызлык сагалап торган икән ерткыч кара кош... Кара кош үрдәккә ташлана, кәкре тырнаклары белән эләктерә, таптый. канлы борыны белән гөнаһсыз кошның күкрәген чукый... Күлдәге суларга алсу һәм саф кан тамчылары кушы та. Кинәт шартлау—мылтык тавышы... Каракош үрдәк өстеннән авып төшә: канатлары салынган, әшәке борыны үрдәкнең канлы күкрәге өстендә ята. Күл өстендә үрдәк каны чайкала, әкренләп бергә укмаша, менә ул япь-яшь бәбкә кыяфәтенә керә. Нәрсә хакындадыр башка үрдәкләргә сөйли... Нәни канатларына каурый тар үсеп чыга... Менә ул җилпенеп куя һәм канатлар җилпенгәндә каурыйлардан йөрәк җилкеткеч нәфис көй чыга .. Ул минем колак төбендә. — тынгысыз көч, нәрсәдер тели, каядыр омтыла. нәрсәнедер узып чыгарга тырыша: «Явызлык, мәкер, хәйлә — кешеләр арасындагы боз таулары. Ләкин алар ни чаклы зур булып өелсәләр дә. никадәр салкын, өшеткеч булсалар да — вакытлы гына яши алалар. Матурлык һәм яхшылык аларны барыбер эретеп агыза. Гомерең мәңгелеккә кушылсын дисәң, яктылык булып яшә син. матур яшә. Тормышны яктылык бар иткән!»
Бу тавыш мин утырган каютада, тәрәзәдә... Юк. түгел, монда тәрәзәдән чыгарга омтылып, адашкан бал корты өзгәләнә икән.
Бал корты әлс аска төшә, әле өскә атыла... Шап итеп пыялага бәрелә. Аптырагач, ишек ягына китеп эзләнә. Анда яктылык юк. кабат тәрәзәгә таба безелдәп оча башлый. Тәрәзә яп-якты. ул пыяла барын күрми булса кирәк, килгән юлы чыгып китәргә, табигать кочагына атылырга омтыла, бөтен көченә тәрәзәгә бәрелә. Шулай була ул, дө я — яп-якты. карыйсың, бөтен кимлекләр күз алдында, сине чакы
рып, дәртләндереп торалар Чыга башлыйсын, шап итеп килеп бәреләсең. Күзгә күренми торган ниндидер серле киртә.. Бал корты, мин синең хәлне аңлыйм, шушындый камалышта үзем дә аз бәргәләнмәдем. Менә хәзер мин тәрәзә ачам: сине иркенлеккә чыгару өчен!
Ярый, хәерле юл сиңа, канатларың көчсезләнеп өлгермәсә, юлыңны югалтмасаң, үз күчеңә барып кушыл. Ә чәчәкләр күп быел, сине көтәләр.
Пароход бара да бара Агыйдел безне үзенең изге күкрәгендә бәл- лүдәге шикелле тирбәтә. Анда, зәнгәр киңлекләр артында, мине нәрсәдер көтә кебек, йөрәк тыныч түгел, ул һаман эзләнә, әлеге бал корты кебек һаман тиберченә. Нәрсә кирәк, нәрсә җитми мина?
Жир өстендәге, кешеләр тәнендәге яралар төзәлде. Әмма күренми торган бомбалар һәм пулялар ясаган җәрәхәтләр калды... Аларпы рентген нурлары яктылыгында әле дә күрергә мөмкин.
Кешенең бөтен гомере өчен иң җаваплы чорына аның акылы азрак чагы — яшьлеге бирелгән. Әгәр минем иң кирәкле, иң авыр чагымда шул җаваплылык җиткән булса, күңелдәге һәм тәндәге яралар тизрәк төзәлерләр, бүгенге көнем бәлки чак кына икенче төслерәк, күләгәсезрәк булыр иде. Хәлемне аңлап, хәзер яшьлегемне кире кайтара алсалар. бу юлы, бәлки, икенче төслерәк яшәгән булыр идем
Сугыштан югалтусыз чыгып булмый. Безгә дә күп газаплар, күп югалтулар килде. Аларның күбесе, ихтимал, онытылыр. Ләкин иң авырлары онытылмас.
Тавышлар, мәхәббәт табылыр, син яшәгәндә ул үлми. Мәхәббәтсез яшәү юк. Ул алда. Табылмас әйберләр бүтән, бүтән.
Тавышлар, тынгысыз тавышлар .
Мәхәббәтем, дусларым, яшьтәшләрем васыяте, аларның таләпләре, җырлары... Ил тормышы, халык тормышы — үзем кичергән еллар. Алар күңелдә мәнге калачаклар, алар күңелдә мәңге яңгыраячаклар — үлемсез рапсодия булып. Күкелдә — шул рапсодия. Миннән башка аны беркем дә яза алмаячак. Мин үзем булдыра алмыйм — композитор стихиясенә юл ачачак елларны мин югалттым.
Миндә Бетховен ү’лде...
Үземнән башка беркемне дә гаепли алмыйм һәм теләмим.
Агыйдел рапсодиясе.
Беркем беркайчан ишетмәячәк аны.
Еллар: 1964—1966,