Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

ТАТАРСТАН ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ
ПАРТИЯ ОЕШМАСЫНДА
Татарстан язучылары союзы партия
оешмасының 31 январенда үткәрелгән ачык
җыелышында Бөек Октябрьның 50 еллыгына
һәм В. И. Ленинның 100 еллык юбилеена
әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Җыелышта
бу зур тарихи даталарны лаеклы каршылау
буенча язучылар союзы оешмасы һәм һәр
аерым язучы алдында торган мөһим бурычлар
турында җитди, эшлекле сөйләшү барды.
«Казан утлары» журналының җаваплы
редакторы Р. Мостафин, «Азат хатын» жур-
налының жаваплы редакторы А Хәсәнова
юбилей елында басылачак әсәрләр турында
сөйләделәр, язучыларны журналларның эш
планнары белән таныштырдылар.
Җыелышта чыгыш ясаган иптәшләрдән М.
Горький исемендәге музей директоры М.
Елизарова. Татарстан китап нәшриятының
матур әдәбият редакциясе мөдире С. Сабиров.
Татарстан язучылары союзы идарәсе
председателе М. Әмир, идарәнең секретаре 3.
Нури, язучылардан Г. Латыйп, А. Талвир, Н.
ДәүлИләр газета-журнал һәм нәшрият
работникларын юбилей елына яңа. актуаль
әсәрләр туплауда эш- чәнлекләрен арттырырга
чакырдылар.
ТАТАР ТЕАТРЫНА 60 ЕЛ
Татар академия театры. Бу исем —
халкыбызның горурлыгы һәм мактанычы. Театр
сәнгатебезнең ярты гасырдан артык үсеш
тарихы шушы исем белән бәйлән гән.
Заманында Г. Камал исемендәге театр
базасында уннарча театр коллективлары үсеп
чыкты. Исемнәре бөтен илгә мәгълүм бик күп
язучыларның, артистларның ижаты шушы
театрдан, аның бай һәм зур тарихыннан
аерылгысыз.
Беренче мәртәбә театр ишекләре ачылган
көннән соң 60 ел вакыт үтте, һәм шушы елның
февраль башында республикабыз
җәмәгатьчелеге татар театрының (Ю еллык
бәйрәмен үткәрде.
Беренче февральдә Г. Камал исемендәге
Ленин орденлы татар дәүләт академия театры
бинасына сәхнә ветераннары, җәмәгать
оешмалары һәм иҗат интеллигенциясе
вәкилләре, күп санлы сәнгать сөючеләр
җыелды. Алар татар театрына 60 ел тулу
тантанасында катнашу өчен килгәннәр иде.
Кичәне, кыскача кереш сүз сөйләп. Татарстан
АССР Культура министры Б. Гыйз- зәтуллнн
ачты. Театрның директоры, Татарстан
АССРиың халык артисткасы Р. Җи- һаншнна
коллективның иҗат юлы турында доклад
сөйләде.
КПССның Татарстан өлкә комитеты
секретаре М. Вәлиев партия өлкә комитетының.
ТАССР Верховный Советы Президиумының
һәм Министрлар Советының театр
коллективына котлавын укыды.
Бөтенроссия театр җәмгыяте идарәсенең
председатель урынбасары И. Скачков, Башкорт
дәүләт академия театры директоры Ф Вахитов.
Ижевск музыкаль драма театрының баш
режиссеры И. Башмаков. Чувашия АССРиың
халык артисты И. Молодой юбиляр адресына
кайнар котлау сүзләре әйттеләр.
Республикабызның төрле оешмаларыннан,
иҗат союзларыннан, учреждениеләрдән һәм
киң илебезнең бөтен почмакларыннан килгән
телеграммалар, котлау хатлары укылды.
Кичәнең икенче бүлегендә «Үткән юллар
эзеннән» дигән күңелле тамаша булды.
Тамашада театрның бөтен коллективы кат-
лашты, һәм 60 ел эчендә куелган иң яхшы
спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде.
Театрның 60 еллыгы уңае белән һәм татар
совет театр сәнгатен үстерүдәге зур
хезмәтләре өчен. Татарстан АССР Верховный
Советы Г. Камал исемендәге Ленин орденлы
татар дәүләт академия театры артистлары
Ибраһим Насыйр улы Гафуров- ка, Мннгали
Ислам улы Надрюковка Татарстан АССРиың
халык артистлары. Асия Әмир кызы Галиева-
Абдуллинага Татарстан АССРиың атказанган
артисты, театрның режиссеры Празат Нәкый
улы Исәнбәткә һәм театрның художнигы Әнәс
Ибраһим улы Тумашевка Татарстан АССР-
нын атказанган сәнгать эшлек.теләре дигән
мактаулы исемнәр бирде ’
Куп еллык һәм нәтижәле миләре өчен Г.
Камал исемендәге театрның куп кенә эшчеләре
Татарстан АССР Верховный Советы
Президиумының Почет грамоталары белән
бүләкләнделәр. Бүләкләнүчеләр арасында
Татарстан АССРның атказанган артисты Г.
Зыятдпнов. артистка Г Камалова. Татарстан
АССРнын атказанган сәнгать эшлеклесе.
художник М. Сүтюшев СӘХНӘ машинисты М.
Шварцман иптәшләр бар.
КПСС өлкә комитеты бюросы һәм Та-
тарстан АССР Министрлар Советы, куп еллык
һәм нәтижәле эшләре ечен. Г Камал
исемендәге Ленин орденлы татар дәү • ләт
академия театрының 60 еллыгы у нае белән,
бик күп иптәшләрне КПСС влкә комитетының
һәм Татарстан АССР Министрлар Сонетының
Почет грамота тары белән бүләкләделәр.
Бүләкләнүчеләр арасында Ә. ГобәЙдул-
1 лнн, II. Маркнтанов. П Милованов. Г.
Мөхәммәтҗанова. Г Ннгьмәтх ллина, Р.
Нурмвхәметова, В Споднкон. Р Сол- танова, М.
Халитова Мннлебаева иптәш- I лэр бар.
ХӨСӘЕН ЯМАШЕВНЫҢ ТУУЫНА 85 ЕЛ
Шушы елның январь аенда күренекле
татар революционеры, ленинчы большевик
Хөсәен Ямашевныц тууына 85 ел тулды.
Татарстан партия өлкә комитеты секрета- I
риатының махсус карары буенча. Хөсәен
Ямашевныц 85 еллыгы бөтен республикада 1
киң күләмдә билгеләп үтелде Предприятие I
ләрлә. колхозларда, совхозларда. уку
йортларында, аның революцион эшчәглеге- нә
багышлап, лекция һәм докладлар укыл- i ды.
Республика газета-журналларында X.
Ямашевныц тормышына һәм эшчәнлеге- нә
багышланган материаллар басылды.
Татарстан радиосы һәм телевидениесе кү-
ренекле революционер турыңда махсус тап-
шырулар оештырчы
СССР Фәннәр академиясенең Казан I тел.
әдәбият һәм тарих институтында X.
Ямашевның тууына 85 ел тулуга багыш' ланган
фәнни конференция уздырылды.
Конференцияне, алдынгы нжтимагый политик
карашлар үсешенә зур йогынты яса ган
ялкынлы большевикның якты истәлеге
Турында кереш сүз сөйләп, тарих фәннәре
докторы М. Мөхәррәмов ачты
. «Хөсәен Ямашен һәм большевистик «Урал*
газетасы». «Урал» газетасы — Lf марксистик-
ленинчыл экономик фикернең мөһим
чыганагы», «Татар әдәби теленең I НАтнмагый-
публпцистик стилен үстерүдә В большевистик
«Урал» газетасының ро ле» дигән темаларга
докладлар укылды.
19 январьда КПСС өлкә комитетының
конференц-залында күренекле революционер
Касәеп Минһаҗетдин улы Ямашевның ту уына
85 ел тулуга багышланган тантаналы I жыелыш
булды. X. Ямашевныц тормышы һәм
революцион эшчәнлеге турында КПССныц
Татарстан өлкә комитеты секретаре М Вәлнев
доклад ясады
ОЧРАШУЛАР. ӘДӘБИ КИЧӘЛӘР
Студентлар чакыруы буенча. Илдар
Юзиев, Шәүкәт Галиев Казандагы кооперация
техникумында булдылар Алар үзләренең яка
әсәрләрен укыдылар, бүгенге татар поэзиясе
турында сөйләделәр, күп санлы сорауларга
жаваплар бирделәр
19 январьда Зеленодольск шәһәренең
«Родина» культура сараенда «Казан утлары >
журналы бездә кунакта» дигән әдәбн- музыкаль
кичә үткәрелде Кичәгә катнашу өчен Казаннан
журналның жаваллы редакторы Р Мостаф и.
шагыйрьләр И Юзиев. Ш. Галиев, Р. Гатауллин
килде
ТАТАРСТАН КИТАП
ПАЛАТАСЫНА 40 ЕЛ
1ПП0 ' 1 каяэр Гатарстанда чыккан 14/Һ
матбугат продут н исәпкә алып баручы м.тхеч
бер үч.ж юк иде Нәкъ әнә шул елларда Китап
палатасы ачу мәсьәләсе күтәрелә. Бу
мәсьәләне Академик үзәк тә яклап чыга 1926
елның 21 декабрендә Татарстан Совнаркомы
Татарстан Китап палатасы турында «Поло-
жение» кабул итә. Татарстанда чыккан
һәртөрле матбугат продукциясенең мәҗбүри
экземплярларын туплау, аларныц төгәл исәбен
алып бару һәм саклау, библиографик
белешмәлекләр чыгару һәм аларны
китапханәләргә тарату — китап палатасына
менә шул эшләр йөкләнә. 1927 елның 20
сентябреннән палата республикада басылган
барлык төр матбугат продукциясенең мәҗбүри
контроль экземплярларын ала башлый.
1929 елда аның фонды палата төзелгәнче
(1917—1926 елларда) чыккан китаплар белән
тулыландырыла 1927 елның ахырыннан Китап
палатасы, татар китаплары белән беррәттән.
Татарстанда чыккан рус китапларының да
мәҗбүри экземплярларын тупларга керешә
Хәзерге көндә (1966 елның 1 Октябрена) Китап
палатасының мәҗбүри экземплнр.гар фон-
дында 16.501 исемдә татар китабы. 9 65G
исемдә рус китабы бар
Беренче чорда Китап палатасының нәш-
рият эше җайга салынып китә алмый Палата
тарафыннан чыгарылган беренче белешмә
1929 елга карын. Гарәп шрифтында басылган
бу белешмәлектә РСФСРның төрле
шәһәрләрендә 1925 елла чыккан 414 татар
китабы һәм тагар телендә чыккан газета-жу
риалларның исемлеге теркәлгән. Белешмәдә
китаплар исемлеге белән бергә, ул китапларга
карата язылган рецензияләр дә бирелгән Аны К
и ran палатасының өлкән библиографы С. Ш.
Тагирова төзегән Тагып ике еллап вакыт узгач.
1930 елның 1, 2. 3 иче кварталлары өчен «Китап
елъязмасы» чыгарыла (латин шрифтында). Ул
«Елънзмалар»да 684 исемдә китап теркәлгән.
Аларныц 449 Ы тагар те лендә, 197 се рус
телендә, калган .38 е төрле телләрдә басылган
әсәрләр. 1932 елга кадәр Китап палатасы
Мәгариф комие-
сариаты каршындагы Академик үзәккә буйсына.
Шул елда палата Казан университетының
фәнни китапханәсе карамагына күчерелә.
Фәнни китапханә карамагында вакытта,
палатаның нәшрият эшчәнлеге бөтенләй
диярлек туктала. Дөрес. 1919— 1931 еллар
арасында басылган китапларның «Елъязмасы»
төзелә, ләкин, төрле сәбәпләр аркасында, ул
ч ыгарылмый кала
Бары 1938 елда гына палата кабат
Мәгариф комиссариаты карамагына кайта-
рыла. Шул чордан башлап палата регуляр
рәвештә «Китап елъязмасы» һәм «Вакытлы
матбугат елъязмасы» чыгара башлый. 1941
елга кадәр «Китап елъязмасы» кварталга бер
мәртәбә чыгарылып килә.
Бөек Ватан сугышы елларында «Китап
елъязмалары» чыгарылмый. Палатада алар
төзелгәннәр, басарга да әзерләнгән булганнар.
ләкин шул килеш калганнар. Сугыштан сон
халкыбыз зур дәрт белән илебезне тө-
зекләндерү эшенә тотынды. Шул ук вакытта
халыкнын культура дәрәҗәсен күтәрүдә зур
урын тоткан китап басу эшенә дә игътибар арта
һәм чыгарылган китапларның саны нык күбәя
1945 елда барысы 212 китап басылган булса.
1946 елда 302. 1947 елда 457. 1950 елда 574,
1952 елла (',03, 1953 елда 694. 1954 елда 785
китап чыгарылган 10 елга барлыгы 5133 китап
чыккан, аларныц 3187 се татар телендә. 1942
се рус һәм 4 се таҗик телендә.
Соңгы 10—12 ел эчендә Китап палатасы
үзенең нәшрият эшчәнлеген нык киңәйтте. 1953
елдан башлап, моңа кадәр чыгып килгән «Китап
елъязмасы» һәм «Вакытлы матбугат
елъязмасы»ннан тыш. «Рецензияләр
елъязмасы», ә 1955 елдан журналларда һәм
газеталарда басылган «Мәкаләләр
елъязмасы» чыгарыла башлый. Бу еллар
эчендә Китап палатасы тарафыннан 47
исемдәге төрле белешмәлекләр чыгарылды
1938 елдан 1963 елга кадәр чыккан «Китап
елъязмалары». 1953 елдан чыгарыла башлаган
«Рецензияләр елъязмалары» па- ла.аның
өлкән библиографы М. 3. Бурна- шева
тарафыннан төзелгәннәр
Әйтеп кителгәнчә. 1955 елдан башлап
Китап палатасы «Журналларда һәм газе-
таларда басылган мәкаләләр елъязмасы»
чыгара б. шла.ты Шуннан бирле бу елъязмага
69505 мәкалә'теркәлгән, шуларның 53660 ы
татар телендә. Нинди дә булса фәнни тема
өстендә эшләүче галим, тикшеренүче
«Ельязмалар»дан үзенә кирәкле материалны
бик җиңел таба ала.
«Рецензияләр елъязмасы»на. безнең рес-
публикада басылган рецензияләрдән тыш, үзәк
газетп-жу риалларда һәм башка рес-
публикаларда басылган рецензияләр дә
теркәлә Соңгы 13 елда «Рецензияләр елъязма
ы»на 2814 рецензия кергән. Шуларның 1516 сы
татар телендә.
10 ел буена басылган китаплар саны белән
рецензияләр санын чагыштырып карасак. бик
күп китапларның тәнкыйтьчеләр
игътибарыннан читтә калганлыгын күрәбез. Бу
елларда татар телендә 1274 исемдә әдәби
әсәр чыгарылган, ә рецензияләр саны 588 генә.
Димәк, чыгарылган китапларның яртысыннан
артыграгы рецензиясез калган.
1961 елдан Китап палатасы барлык
елъязмаларны «Татарстан матбугат елъ-
язмасы» дигән бер исем астында берләштереп
чыгара башлады. Ул «Китап елъязмасы»,
«Рецензияләр елъязмасы». «Ноталар».
«Журналларда һәм газеталарда басылган
мәкаләләр елъязмасы». «Татарстан Советлар
Союзы матбугатында» исемле биш бүлектән
тора һәм кварталга бер мәртәбә чыга.
«Татарстан матбугат елъязмасы»
бибколлектор аша барлык китапханәләргә
таратыла.
«Татарстан Советлар Союзы матбуга-
тында» дигән бүлек i960 елдан кергән. Анда
барлыгы 4511 китап һәм мәкалә теркәлгән. Бу
бүлек язучылар, әдәбият галимнәре өчен
аеруча кирәкле һәм кызык- ди Анда безнең
язучыларыбызның илнең башка
республикаларында һәм өлкәләрендә
басылган әсәрләре. Татарстан турындагы
мәкаләләр жыела. Бу бүлекне карап чыгып,
кайсы язучының нинди әсәре нинди телләргә
тәрҗемә ителеп, кайда басылып чыкканлыгын
бик тиз әйтеп була. Бер 1965 елда гына да бу
бүлектә 692 китап һәм мәкалә җыелган. Алар
арасында безнең язучыларның төрле телләргә
тәрҗемә ителеп, төрле республикаларда
басылган 139 әдәби әсәре бар Патриот-
шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 60 ел тулуны
илебезнең барлык почмакларында да билгеләп
үттеләр. «Елъязма»ныи 1966 елгы 2 санында
М. Җәлилгә багышланган 200 гә якын мәкалә
тупланган.
Соигы 4—5 елда палата күп хезмәт куюны
сорый торган зур эш алып бара. Палата 1917—
1937 елларда Казанда һәм РСФСРның башка
шәһәрләрендә татар телендә басылып чыккан
китапларның тулы ретроспектив
библиографиясен төзү эшенә кереште. Хәзер
бу катологта 11 мең чамасы китап исәпләнә.
Каталогны төзү өчен нигезлә Китап
палатасының фонды алынган Шулай ук Н И.
Лобачевский исемендәге фәнни китапханә, В II
Ленин исемендәге Республика китапханәсе.
Бөтенсоюз Китап палатасы. В И. Ленин
исемендәге Кызыл Байраклы СССР
китапханәсе. Салтыков-Щедрин исемендәге
халык китапханәсе. СССР Фәннәр
академиясенең Азия. Африка халыклары
институты китапханәсе. Башкорт республика
китапханәсе каталоглары каралган. Палата ла
җитмәгән китапларга библиографик
карточкалар язылган. 1785—1916 елларда
Казанда һәм Россиянең башка шәһәрләрендә
татар, гарәп, фарси, төрки телләрендә чыккан
китапларның каталогын төзү өстендә дә эш
алып барыла. Бу каталогта хәзер 3856 карточка
исәпләнә. 1917—1937 елларда Казанда рус
телендә чыккан китапларның да каталогын төзү
эше башланган
Соңгы ике ел эчендә палата В И. Ленинның
Казанда һәм РСФСР шәһәрләрендә татар
телендә басылган әсәрләренең библиографик
күрсәткечен тезү буенча зур эш башкарды.
Хәзер бу күрсәткеч Татарстан китап
нәшриятына тапшырылган.
J.1 Г*. И. Ленинның тууына 100 ел тулуга
багышлана.
«Положение» буенча Китап палатасы
партия оешмаларына һәм дәүләт учреж -
дениеләренә төрле библиографик харак-
тердагы белешмиләр бирергә тиеш. Китап
палатасы бу өлкәдә дә шактый кнн эш алып
бара.
Китап палатасы Республика китапханәсе
белән тыгыз элемтәдә эшли. Алар белән бергә
«Татарстан Советлар Союзы матбугатында»
дигән бүлекне төзи. Союздаш һәм автономияле
республикаларның Китап палаталары белән дә
элемтә кинәнгәннән кинәя бара
I96G елнын 21 декабренда Татарстан Китап
палатасы төзелүгә 40 ел тулды. Бу бәйрәмне
палата коллективы зур күтәренкелек белән
билгеләп үтте.