УЛ БЕЗНЕҢ ЯКЫН ДУСТЫБЫЗ ИДЕ
инем яшьлек дәверем, яшьтәшләремнең күбесенеке кебек, иске тормышны җимереп,
яна тормыш төзи башлаган чорга туры килде.
Яшьләр анында демократик карашлар, халыкка хезмәт итү теләкләре,
яна фикерләр уянып килгән чор иде ул. Мондый карашлар, теләкләр үзләреннән-үз- ләре
тумадылар, әлбәттә. 1905—Э7 еллар революциясе нәтиҗәсендә җанланып киткән
әдәбиятыбызның, сәнгатебезнең, алдынгы фикерле җәмәгать эшлеклеләребезнең йогынтысы
аркасында формалашты бездә ул карашлар
Мин Астраханьда урта мәктәптә укыганда, безнең гаиләбез шагыйрь Сәгыйть Рәмиев
белән бик якыннан таныш иде. Соңрак аның аркылы мина укытучы, язучы һәм җәмәгать
эшлеклесе Хвсни Кәрим белән танышырга туры килде. Бу соңгысы башта миңа мәгънәви ярдәм
күрсәтүче якын дустым, соңыннан ярты гасыр буена бергә яшәгән тормыш иптәшем булды.
Сәгыйть белән Хөсни аркылы 1916 елны Уфада шагыйрь Мәҗит Гафури һәм зур әдибебез
Галимҗан Ибраһимов белән таныштым.
1916 елның май аенда мәктәптә укытулар беткәч, мин тулы хокуклы укытучы булыр өчен
экстерн имтихан тоту нияте белән, ә Хөсни үзенең хезмәте буенча губерна земствосына Уфага
килдек. Эшләре арасында Хөсни «Галияядә бергә укыган иптәшләрен күрергә, мине алар белән
таныштырырга уйлады. Миңа җәй торырга бүлмә табу нияте белән Уфа урамнарының
берсеннән барганда, безгә урта буйлы, ачык йөзле бер кеше очрады. Ул Хөсни белән бик җылы
мөгамәлә күрсәтеп исәнләште. Хөсни миңа:
— Зәйнәп, таныш бул, бу шагыйрь Мәҗит Гафури абзаң булыр,—диде.
Гадәттә сирәк очрашкан танышлар арасында сорашыла торган «кайдан киләсез, кая китеп
барасыз?» кебек сүзләрдән соң, Хөсни Кәрим аңардан:
— Мәҗит, Галимҗанны күрәсе иде, кайда күрел булыр икән? — дип сорады. Мәҗит абзый:
— Галимҗан көндезге ашка Җиһанша Абдюшевка 1 йөри, хәзер шунда булуы мөмкин. —
диде. Абдюшевның адресын өйрәтте.
Без Абдюшевларга барып кергәндә, зал якта, аш өстәле тирәсендә бер төркем ирләр
утыра иде. Берсе аяк үрә торып калганнарга нәрсәдер сөйли. Ул кеше, Хөсни Кәримнең кергәнен
күреп:
— Аба! Хөсни килде! — дип каршы алды Җиһанша Абдюшев булып чыкты ул.
Өстәл тирәсендә утыручыларның берсе, тиз генә урыныннан торып. Хөсни янына килде дә
бер кулы белән аның аркасыннан кочаклап күреште. Аннары, миңа борылып:
— Бу Зәйнәп буладыр инде. — днп, минем белән күреште. Урта буйлы, иңенә төшеп торган,
ыспайлап артка таба тараган озын чәчле, акыллы йөзле, үткер күзле, ябыграк чырайлы бу кеше
— Галимҗан Ибраһимов иде. Барысы белән дә исәнләшеп, танышып чыккач, безгә табынга
утырырга тәкъдим иттеләр. Хөсни моңа каршы:
— Рәхмәт, вакытыбыз бик аз, ашыгыч эшләребез бар. фәкать Галимҗанны күрергә дип
кенә керүебез иде, — диде.
Безнең китәргә ашыкканны күреп, Галимҗан Ибраһимов:
Мин дә сезнең белән чыгыйм әле, — дип киенә башлады. Ул өстенә кара плащ- накндка.
башына йомшак салам эшләпә киде. Без калганнар белән саубуллашып чыгып кнттек.
Урамга чыккач. Галимҗан абзый бездән:
— Юлыгыз кая таба? — дип сорады.
— Без синең белән бер-нке урам буе барабыз әле. — диде Хөсни. — Син, Галимҗан. мине
мондагы яңалыклар белән таныштыр. Кемнәр бар, кемнәр юк?
— Яңалыклар шул, — диде Галимҗан абзый.— Уфага халык күп килә. Петро- градтан
ачлыктан килә, гаребтән сугыштан качып киләләр. Уфаның икътисади ягы авырая бара
Иптәшләр хәленә килсәк. Фатих Сәйфи-Казанлы белән Абруйны куштык, туй ясадык. '3
3
Аннары ул безнең нинди уңай белән Уфага килүебезне сорады. Хөсни аңа:
Зәйнәп быел җәйне монда укырга уйлый, мин вакытлы эш белән губеона зем- ствосына
килдем, - диде. Ул көннәрдә безнең туебыз булачак һәм без аны Сәгыйть
‘Җиһанша Абдюшев - ул елларда «Галия»дә укытучы.
М
Рәмиевләрдә үткәрергә уйлаган идек. Яналык итеп. Галимҗан Ибраһимовка Хөсни шул турыда
да әйтте һәм: «Туйнын түрендә булырсын». — диде.
Туйда Галимҗан абзыйның Хөснигә карата ярым шаяртып, җылы, якын иптәшлек
мөгамәләсе күрсәтеп сөйләгән сүзләре хәтеремдә калган.
— Иптәшләр, минем гаиләм юклыгы барыгызга да мәгълүм. Шуна карамастан, барыгыз да
шаһит, мин 6yieH улымны өйләндерәм. — диде ул. (Туйнын рәсми бүлегендә ул Хөснинең атасы
вазифасын үтәде.) Аннары, җитди гөс алып «Хөсни белән бергә «Галняждә укыдык, шәрикләр.
дуслар идек. Хөснинең укыгандагы тырышлыгы, саф күнелле иптәш булуы һәм башка яхшы
сыйфатлары гаилә тормышында да сакланыр дигән ышанычымны белдерә.м», — диде.
Аз гына вакытка эш белән генә килгән Хөсиинен Уфада тагы бер-ике көн генә торасын
белеп, ул:
— Хөсни, син кайтырга ашыкма, бу — адәмнең гомеренә бер кнлә торган тантанасы. һич
булмаса, тагын бер атна чамасы тор, — диде — Гомәр әле Уфада, хезмәтең буенча, ул синең
начальнигың булырга тиеш. Аны ризалатып булыр, иртәгә аның янына бергә барырбыз.
Туйнын икенче көнендә, без яңа күчкән бүлмәгә килеп, Галимҗан абзый Хөснине
начальнигы янына алып китте. Гомәр ул вакытларда губерна земствосында мәктәптән тыш
мәгариф эшләрен карын торган бүлек мөдире булып эшли иде.
Галимҗан абзыйның баруы тәэсир иткән булса кирәк: «Мондый очракларда исәпләшергә
туры килә», — дип, Гомәр Хөснигә ун көнгә ял алырга рөхсәг биргән, һәм июнь ахырларында
төбәк китапханә мөдирләре киңәшмәсе уздырылачагын белдереп җибәргән иде.
Хөсни ул елларны биш волостька караган, илледән артык авылга хезмәт күрсәтә торган
төбәк китапханәсе мөдире булып эшли иде. Ул бу яна оештырылып кына килә торган эшкә
өзеклек керүенә дә борчыла, тик, үзенен тыйнак табигатьле булуы аркасында, моны
белгертмәскә тырыша иде. Анын шундый уйлар белән яшәвен үзенең зирәклеге белән аңлап,
Галимҗан абзый җылы сүзләре, киңәшләре белән ярдәм итәргә тырыша нде.
Галимҗан абзый белән без ул көннәрдә еш очраша торган булып киттек. Көн авышкач,
вакытны бакчаларда уздыра, Агыйделдә, Димдә көймәдә йөрн идек.
Сүз уңаенда, бер көнне Хөсни ана:
— Галимҗан, сине дә өйләндерергә вакыт түгелме? — диде.
— Син, Хөсни, минем әни кайгысын кайгырттың. Аның янына кайткач, бетмәс - төкәнмәс
күңел җылылыклары күрсәткән арада
— Улым, инде өйләнгәндә дә ярар иде. Ялгыз яшәү ир кешегә авыр бит. Тормыш
кирәкләреңне кайгыртучы булсын нде, — дин мине өйләнергә вәгазьли. Гаилә тормышының
үзенең фәлсәфәсе бардыр, ләкин мнн ул хыялдан әлегә ерак торам Ярый, син уйлаганча барып
чыкса, тормыш булыр, ә чыкмаса — муенга элмәк булыр. Снн. Хөсни, үзеңә карага хөкем итмә,
синең бөтенләй башка Сез бер-берегезне озак аңлашкансыз. Мин аңа инде соңга калганмын.
Аннан күңел утырырлык кешегә дә очраганым юк, — днде ул.— Яшьләр, сез нртәгә миңа
килегез, — дип безне үзенә чакырды.
Ул елларда, ялгышмасам, Галимҗан абзый Вавиловский урамында, ике катлы агач
Йортның беренче катындагы ике бүлмәле квартирада тора иде Бүлмәләре бик садә
җиһазланган. Зал як бүлмәдә ашау-эчү өчен дә. эшләр өчен дә хезмәт итә торган әйбәт өстәл,
берничә венский урындык, буфет-шкаф. тәрәзә янында таралып үскән зур фикус гөле. Эчке
бүлмәдә пөхтә генә җыелган бер карават һәм комод күренә. Тәрәзәләр ачык, бүлмәдә һава
яхшы.
Без барып кергәндә, Галимҗан абзый язып утырган булса кирәк. Без кергәнне күреп, ачык
күңел белән каршы алды. Өстәлдә таралып яткан кәгазь табаклары аның күп яза, зур энергия
белән эшли торган язучы икәнен аңлаталар иде Безгә урын тәкъдим иткәч, ул шул язуларны
тәртипләре белән җыеп, газетага төреп бер читкә алып куйды. Өстәлдә таралып яткан
китапларны да бер өемгә җыеп, бик җитез генә өстәлнең яргысын бушагты һәм шул ук җитезлек
белән түрдәге ишектән икенче бүлмәгә чыгып китте. Мин өстәл кырыенда ята торган бер
кнтапны алып карарга тотындым. Бу китап мәшһүр революцион-демократ Чернышевскнйнын
«Нәрсә эшләргә?» дигән китабы иде. Мин аны Хөснигә күрсәттем.
— Әдәбият укырга да вакыт таба, җитез кеше ул. — диде Хөсни Шул арада Галимҗан
абзый соры кәгазьләргә төргән төргәкләр тотып көлә-көлә бүлмәгә керде дә Хөснигә:
— Синең сүзен дөрес, менә бу мәшәкатьләр белән чуалырга бер хатын-кыз кирәк иде
шул, — диде
Мнн кулымдагы китапны куйдым да:
— Әйтегез, нәрсә эшләргә кирәк? — дидем. Ул:
— Ярый алай булса, — дип, мина йокы бүлмәсендәге комодтан өстәл япмасы атып бирде
дә:
— Менә бу шкафта вак тарелкалар бар, шул төргәкләрдәге азыкларны тарелкаларга үзең
белеп сал, — днде.
Тур ишектән бер хатын кайнап торган самовар кутәреп керде. Галимҗан абзый ана: <Лена,
рәхмәт сиңа», — диде.
Тарелкалар чәй ризыклары белән тулды. Чынаяклар куелды. Без өчәүләп чәй эчәргә генә
утырган идек, Мәҗит абзый Гафури килеп керде
— Әйдә, Мәҗит, мактап йөрисен икән, — дип. Галимҗан абзый аны табынга чакырды. Өстәл
тирәсе кечерәк бер мәҗлескә әйләнде. Хәл-әхвәл сорашкач, Мәҗит абзый шәһәрдә азык
мәсьәләсе авырая баруыннан зарланды. Галимҗан абзый аның зарлануын бик дикъкать белән
тынлап торды да: — Мәҗит, бу сугышның бер очы чыкмый торып, икътисади якнын төзәлүен
уйларга да ярамый. Аны хәл итә торган чаралар революциягә бәйләнгән. Сугыш революция
якынаю факторларының көннән-көн көчәюен күрсәтә. Әнә, Хөснине тыңла, ул халык эчендә яши
Крестьян сугыштан туйган. җир кысырга әйләнеп бара Эшләргә кеше юк. Эшче көчләр сугыш
кырында. Завод-фабрика эшчеләре икмәккә интегә. Димәк, эшче сыйныфының да, крестьян кат-
лавының да сугыштай ризасызлыгы зур. Без, Мәҗит, зур вакыйгалар алдында торабыз,— диде.
— Революцияне көтәбез көтүен, тик аның нәтиҗәсе 1905 елгы белән очланмасын, — диде
Мәҗит абзый. Галимҗан абзый аны алай булмасына дәлилләр белән ышандырырга тырышты:
— Бүгенге әзерлек белән ул вакытны чагыштырырга ярамый, Мәҗит. Ул вакыт та
революция көчләренең оешу ягы хәзерге оешуга караганда бик йомшак иде. Хәзер революция
көчләре бик үсте Менә үзебезне генә алыйк, аң белән дә, каләм белән дә без күп көчле хәзер.
Кирәк булса, кулга корал алып революциядә катнашырга һәм аны сакларга да көчебез җитәр
Шулай түгелме. Мәҗит? — диде Мәҗит абзый, рухланып китеп: «Табигый, шулай!» — диде һәм
алар тагын бераз гәпләшеп утыргач:
— Туганнар, сезнен янда очраклы туры килеп утыруым бик мәгънәле булды, китәсе дә
килми, шулай да китәргә туры килә, редакциягә барасым бар, — ДИП, Мәҗит абзый ашыгып,
исәнләшеп чыгып китте,
Галимҗан абзый, әле сөйләнгән сүзләрдән әсәрләнгән кебек, бүлмә буйлап, нидер әйтергә
теләгәндәй уйланып йөри башлады. Аннары Хөсни алдында туктап:
— Мин, Хөсни, революция башында авылда булырга уйлыйм, ни дисең? — дип сорады.
— Куй, Галимҗан, анда син ничек түзеп ятырсын, синең хәрәкәт сөя торган табигатеңә
хилаф нәрсә бит ул, — диде аңа Хөсни.
— Бәлки, шулай да булыр. Революциянең барышы, куәте зур булыр бу юлы Анда үзеңнең
юлыңны, тоткан урыныңны билгеләр өчен, аның юнәлешен белергә кирәк, — диде Галимҗан
абзый.
— Авыл хәрәкәт кә килгәнче шәһәрдә анын юнәлеше, сыйныфларның тоткан юлы
билгеләнеп бетәчәк. Крестьян ничек революцияне каршы алыр гына димәсәң? Син анда бер көн
дә тора алмассың, авылда булу, читтә тору авыр булачак синең өчен, — диде Хөсни.
— Бу — мин читт» к»лам, дигән сүз түгел, анда берәү дә читтә калырга тырышмас,
берәүләр революция ялкынында кайнар, берәүләр ялкынны сүндерергә тырышыр Үлмәсәк —
күрербез, — диде Галимҗан абзый.
Ул бераз басып торды да. кинәт исенә нәрсәдер төшкән кебек, буфет янына барды һәм;
— Хөсни, минем монда бераз шәраб бар, без синең белән шуны уртаклашыйк әле, —
дип, буфеттан кечкенә генә графин белән эчемлек чыгарып куйды.
— Зәйнәп, син ачуланма, без шәрик белән яшь заманнарны бераз искә төшерик әле.
Сиңа күңелсез булмасын, менә, теләсәң, шул альбомны кара, — дип, миңа рәсемнәр альбомын
бирде.
«Бераз утырулары» аларның кәефләрен күтәрде. «Галия»дә бергә укыган иптәшләрен искә
төшереп, аларның тормышлары турында сөйләшеп утырдылар. Инде көн авышып барганын
күреп, мин Хөснине кайтырга өндәдем. Ике көннән соң Дим буена чыгу турында вәгъдәләр
куешып, без кайтырга кузгалдык. Галимҗан абзый безне озата чыкканда:
— Зәйнәп, син без бераз кәефләнгәнгә ачуланмыйсыңдыр бит? — диде
— Юк. Галимҗан абзый, без бнт бу көннәрне бәйрәм итеп йөрибез, сезнен эшегезне
бүлдереп, вакытыгызны алырга бер хакыбыз да юк,— дип уңайсызлануымны белдердем.
— Анысы өчен борчылма, минем эш сәгатьләрем билгеләнгән, — диде ул.
Ялгышмасам. без Дим буена чыгарга дип билгеләнгән көн. җомга көнгә туры н-лде кебек.
Көймәләр бирә торган станциягә унбишләп кеше җыелган Алар арасында Фатих Сәйфи-
Казанлы, хатыны Зөһрә апа белән Мәҗит абзый Гафури Сә- гыйть Рәмиев тә бар иде.
Баштанаяк нәфне ак киемнәргә киенгән мөлаем чырайлы ханымны: «Хөсәен Ямашев сеңелесе
Хәдичә», дип таныштырдылар. Тагын ике-өч пар яшьләр бар иде. әмма аларның исемнәре
хәтеремдә калмаган.
Без, ике көймәгә утырып. Дим буена киттек. Көймә кузгалып китәогә торганда
— Гафури! Мин бу көймәгә утырам! - дип, Зөһрә апа безнең көймәгә сикереп
керде. г
Галимҗан абзый:
— Зөһрә, хәзер үк үз көймәгезгә утыр. Югыйсә, барыбызны ла батырасын. — дип
куркытып, аны кире чыгарга мәҗбүр итте.
Бу кадәр кыю хатынның шул сүздән куркып кире чыгуы мине аптырашта калдырды Хәдичә
ханым белән мин: «Көймәдә урын бар бит. юкка кире кайтардыгыз».— дип, Зөһрә апаны яклый
башлаган идек. Хөсни. Галимҗан абзыйның сүзен куәтләп: «Капитан корабның күпме күтәрә
алганын белә, тыныч кына утырыгыз». — дип безнең сүзне кисте. 1 г
Аның сере соңыннан ачылды. Мәҗит абзый җиңел табигатьлелекме яратмый икән. Шул
хәлне белгән Галимҗан абзый. Зөһрә апаның кәефен бозып булса да, Мәҗит абзый хәтерен
саклауны артык күргән. Әмма үзара мөнәсәбәт бозылмады, бар да тыныч узды.
Без соклангыч матур, ялтырап ага торган Днм елгасына кердек. Ярлары куе агач,
үсемлекләр белән капланган Днм суында агачлар шәүләсе көзгедәге кебек чагыла. Дим буйлап
беркадәр баргач, көймәләрне куеп, биек агачлар белән әйләндереп алган алан җиргә
туктаттылар. Халык агач күләгәсенә урнаша башлады. Хәдичә ханым белән Зөһрә апа алып
килгән азыкларны табынга куярга керештеләр.
Днм буена чыгуны оештыруда башлап йөргән Галимҗан абзый ялның зәвыклы узуы өчен
дә зур сәләтлелек күрсәтте. Башлап ул һәркемгә бер эш бирде. Әйтик, Хөснигә уеннар, җырлар
оештырырга кушты.
Сәгыйть абзый белән Мәҗит абзый:
— Сез, яшьләр, күңел ачыгыз. Менә без монда үлән өстендә ятып истирахәт кылыйк, —
диделәр дә агач ышыгына киттеләр.
Без, яшьләр, бик дәртләнеп уйнадык. Саф һава, матур табигать эчендә узган бу күңел ачу
чын бәйрәм төсен алды. Көнебез үзара дусларча, ягымлы мөгамәләләр белән узды. Көне матур
булган кебек, төне дә ай яктысы белән нурланган иде Дим өеге ай нурында көмешләнеп
ялтырый Су өсте тып-тын Хөснигә бу матур тынлык бик нык тәэсир итте булса кирәк, ул көйгә
салып:
— Тып-тыныч ил, һич исми җил.
Серле, моңлы җәйге төн
Нәкъ табигать җиргә иңдергән Бу
төннең бар хикмәтен. —
дип үзенең шигырен җырлап җибәрде. Көймәдәгеләр барысы да аның җырын дгеам итүне
сорадылар.
Галимҗан абзый:
— Хөсни, я әле. озын көйләрнең берәрсен җырлап җибәр, — диде.
Хөсни көйләрне, бигрәк тә озын көйләрне, оста җырлый иде. Ул «Агыйдел». «Мәдинәкәй».
«Ашказар» кебек озын көйләрне җырлап, иптәшләрнең күңелен ачты. Арада кушылып
җырлаучылар да булды.
Без Агыйделдәге көймәләр станциясенә килеп җиткәндә, яктыра башлаган иде инде. Днм
буенда узган көннең һәм төннең тәэсире барыбызны да бик рухландырган, халыкның тараласы
килми. Кайберәүләр, җәйнең яме беткәнче тагын шулай җыелып чыгарга кирәк, диделәр.
Фатих Сәйфи:
— Аның өчен кемгә булса да туй ясарга кирәк. — диде
— Галимҗан, хәзер сиңа чират өйләнергә. — диючеләр дә булды
Шулай шаяра-көлешә барыбыз да өйләребезгә юнәлдек
Галимҗан абзый безне икенче көнгә тагын үзенә чакырды.
Без килгәндә, ул язып утыра иде Хөснинең:
— Галимҗан, без эшеңне бүлдерәбез бугай. — диюенә каршы: «Юк, бүген болай да күп
эшләдем. Кичә яхшы ял итүнең тәэсире булса кирәк. Хәзер эшне туктатып торырга да була». —
дип, язган язуларын җитез генә җыештырып куйды.
— Син, Галимҗан, укыту эшенә тирән чумгансың күренә. Язарга вакытын да күп
калмыйдыр? — диде Хөсни
— «Галия»дә укыту язуга комачауламый, киресенчә, уңай тәэсир итә. Менә мө -
галлимәләр курсында укыту күп вакытны ала Аны алырга да теләмәгән идем, курс лар идарәсе
бик сорагач, риза булырга туры килде.— диде Галимҗан абзый. Аннары: — Хөсни, язасынмы,
язсаң нәрсә язасын? — дип сорады.
— Мин. Галимҗан, яңа эштә бнг. укытканда язарга вакыт ката иде. Хәзер халык арасында
эшләргә туры килә. Аның әле оештыру эшләре дә бетмәгән Лекция, докладлар сөйләргә,
«ларны әзерләргә вакыт күп кирәк. Язудан ваз кичкәнем юк. тик вакытлыча өзелеп торам. —
диде Хөсни.
Икенче көнне Хөсни китәргә җыенды. Ул. миңа киңәш итеп:
— Зәйнәп, укуыңның очына барып чыгарга тырыш. Быел максатына нрешмәсән.
соңыннан, теләсәң дә, енна мондый иркенлек тимәс, гаилә тормышы катлаулы нәрсә, аны да
исендә тот. — диде.
Хөснине озатырга җыенып торганда урам як тәрәзәдән:
— Нихәл сез? —Дигән тавышка әйләнеп карадык Галимҗан абзыйның курслар дан
кайтып килеше икән Хөсни чыгып ишек ачкан иде. Галимҗан абзый: «Мин хә зер кнләм». дип.
кандыр ашыгып китеп барган. Ул озак тормады, килеп тә җитте.
Якындагы кибеткә тәмәке алырга барган икән. Көлә-көлә тәмәке тартып керә, үзе сөйләнә:
— Икмәксез торып була, тәмәкесез тора алмыйм,— ди.
Без өчәүләп пристаны а киттек. Барып җиткәндә, пароход китәргә кырык минутлап вакыт
калган иде Билет га унай туры килде. Пароход кычкырткач, без чыгарга кузгалдык.
— Я, Хөсни, хәерле сәгать сиңа, изге юл. Хат яз. Хәбәр алышып торыйк, диде Галимҗан
абзый.
Хөсни мина:
— Зәйнәп, сина әйтәсе сүзләремне әйттем, киңәшләремне бирдем, шаять онытмассың, —
диде. Һәм без пристаньга чыктык.
Пароход соңгы тапкыр кычкыртып, парларын чәчә-чәчә, кузгалып та китте Мин пароход
күздән югалганчы Хөсни басып торган урынга карап тордым.
Галимҗан абзый:
— Пароход кире килмәс бит, кайтырга уйламыйсынмы әллә? — дигәч кенә, без аның белән
кайтырга кузгалдык.
— Я, Хөснине сагынырсыңмы? — диде Галимҗан абзый, шаяртып.
— Сагынырмын, мин ана бик ияләшкән идем. Ул бик әйбәт күңелле кеше, кайгырырга
бирми, күңелне шат, тыныч тотырга тырыша,— дидем.
Ул минем фикерем белән килешүен әйтте:
— Без 1911—12 елларда Казанда өчәү — Хөсни, Шәһит, мин — яшәдек. Хөсни анда русча
укыды, укытучылыкка әзерләнде Бик авыр көннәре булды, ачыга иде. Шунда аеруча түземлелек,
тынычлык күрсәтте. Лч торып уку нәтиҗәсендә шактый вакытлар авырды. Мин аны ул
авырлыкны күтәрә алмас дигән идем. Аның тыныч табигате ул авырлыкны да җиңеп чыкты, —
диде.
Сөйләшеп кайта торгач, юл кыска күренде. Галимҗан абзый мине квартирама озатып
куйды. Минем: <Безгэ кермисеңме?» — дип соравыма, ул: «Ашыгыч эшем юк, кергәндә дә
ярый», — диде
Хуҗалар ягында өстәлдә кайнап торган самовар бар иде. Мин ике стаканга чәй ясап алып
кердем. Мине укытырга алынган, Петроградтан килгән Софья Алексеевна Гучкова: «Менә
шуларны укын торыгыз», — дип. ике китап калдырып киткән иде. Аларның берсе Ушинскийның
«Человек как предмет воспитания», икенчесе, Пестоло- циның «Воспитание умственное,
нравственное, физическое» днгән китап иде.
Галимҗан абзый бу китапларны карап:
— Ул сине киң программа белән укытырга уйлый, күрәсең, — диде.
— Укытырга алынган кешем тнрән белемле күренә. Биргәнен алырга тырышачакмын, —
дидем мин
Июнь ахырларында, губерна земствосының чакыруы буенча, Хөсни киңәшмәгә килде.
Галимҗан абзый Хөсни килгәч күңеллеләнеп, җанланып китте. Алар көн дә диярлек күрешәләр,
сөйләшәләр иде. Галимҗан абзый ана язганнарын укый. Хөсни аның язган әйберләре турында
үз фикерләрен әйтсә, Галимҗан абзый:
— Син дөрес фикер әйттең бит, — дип, аның белән килешә. Килешмәгән тәкъдирдә язган
әйберенең дөреслеген, ышандырырлык дәлилләр китереп, яклый. Мондый фикер алышу
моментлары еш була Алар һәм мәгънәле, һәм күңелле үтә иде.
Галимҗан абзый — Хөсни тәгъбире белән әйткәндә, зур әдип, тирән психолог — кешенең
рухи халәтен бөтен нечкәлекләре белән аңлый һәм гаҗәп осталык белән хөкем итә белә иде.
Хөсни озакка килмәгән иде. Киңәшмәләре өч-дүрт көн эчендә бетәргә тиеш. Бер көнне
Галимҗан абзый:
— Әйдә, синең килүдән файдаланып, Дим буена чыгабыз. Барыбыз да беркадәр ял
итәрлек арыганбыз. Көймәдә бер йөзеп кайту зарар итмәс, — диде. Ул су өстендә хәл җыюны
бнк ярата һәм файдалы дип таба:
— Табигатьнең матурлыгын суда күрәм, — дия иде
Көн авышкач, көймә алып, Димгә киттек. Гадәттәгечә, Галимҗан абзый койрыкка утырды,
Хөсни ишкәк иште Димгә кереп беркадәр җир баргач. Галимҗан абзый алда күренгән бер алан
җиргә бик төбәп карап торды да:
— Хөсни, енн кибән куя беләсеңме? — дип сорады.
— Бәй, Галимҗан, мин авыл егете лә, белмәскә, — диде Хөсни.
— Алай булгач иш сул якка! — дип әйтүе булды, көймәне зырылдатып борып китереп, ярга
да терәде.
Ярга чыктык. Көймәне бәйләделәр
— Әйдәгез, әнә теге печәнчеләргә булышабыз, — диде Галимҗан абзый.
Бер карт белән яшүсмер малай печән кибәне салалар иде. Яннарына килдек, исәнләштек.
Галимҗан абзый:
— Кая, карт, арыгансыздыр, бераз булышыйк сезгә, — дип кулына сәнәк алды һәм:
— Син, Хөсни, печән бирерсең, мин өеп торырмын, — дип, яртылаш салынган кибән
өстенә менеп тә китте.
Миңа да эш табылды. Кипкән печәнне тырма белән кибән төбенә җыеп кигереп торам.
Хөсни сәнәк белән кибән өстенә печән бирә. Галимҗан абзый бик җитезлек белән кибән өеп
тора. Шулай эшли торгач, зур гына кибән очлап куелды. Картның
бик кәефе килде Бигрәк гә ана Галимҗан абзыймын печән кибәнен оста итеп, кырыйларын
тигезләп очлавы ошады. Бу аларның соңгы кибәннәре икән Яшүсмер малай бәрәнге пешерде,
чәй кайнатты. Бабай безгә ихлас күңеленнән рәхмәт әйтеп, бәрәңге ашап, чәй эчәргә тәкъдим
итте Хөрмәтне кире какмадык. Чәй эчкәндә бабай бу печәнлекне өч ел рәттән арендага алып,
малларына кышка печән әзерләгәнен сөйләде.
Ике көннән Хөсни китте. Август урталарында имтихан комиссиясе эшли башлады. Мин
имтиханнарны әйбәт тапшырдым. Бусы минем тормышымда яңа куаныч булды.
Мин кайтып китәргә йөргән көннәрдә Галимҗан абзый да, курсларда эшләрен бетереп.
Казанга барып кайтасы барлыгы турында әйтте Кызлар мәктәбендә укытучы якын танышым
Гөлсем Еналнева да минем белән кайтмакчы иде
Галимҗан абзый:
— Мин сезнең белән барырмын, ахры. — днгәч. без бик шатландык.
Минем юлым кыска, Гөлсемгә Казанга кадәр аның белән бергә барырга кирәк иде.
Без пароходка кереп урнашкач. Галимҗан абзый янына бер төркем яшьләр килеп керде.
Берсе кулына мандолина тоткан. Галимҗан абзый
— Шәехзадә, нишләп йөрисен, кая булса китеп барасынмы? — дип сорагач, ул:
— Галимҗан абзый, сине Казанга китеп барасың дип ишеттем, менә музыка белән
озатырга килдем, — диде
Шаярып сөйләшертә ярата торган бу кешене Галимҗан абзый безгә: «Шагыйрь Шәехзадә
Бабич». — дип таныштырды
Без Шәехзадәнең мандолинада уйнавын үтендек. Ул бик оста итеп, төрле көйләр уйнап
күрсәтте. Эч катырып көләрлек сүзләр сөйләп, безнең күңелне ачты Без анар:
— Әйдәгез, безнең белән бергә пароходта барыгыз, сезнең белән бару күңелле булыр. —
дигәч, ул:
— Юк. анысы булмый, минем әти. хатын-кыздан ерак булырга кирәк, алар оҗмахтан да
кудырта торган халык, ди иде. Менә хатын-кызлар арасында Галимҗан абзый гына курыкмый
йөри Бөтен курслары белән мөгаллимәләр пароходка төялсә дә, шулар арасында курыкмый
барачак бит.—дип Галимҗан абзыйны ла көлдерде. Аннары: — Әйдә, каютаңны күрсәт әле.—
дип Галимҗан абзыйны каютага алып кереп китте. Пароход кычкырта башлагач, озатучылар
ашыга-ашыга пристаньга чыктылар. Шәехзадә дә бергә килгән иптәшләре белән чыкты Аннары
безнен янга килеп мандолинада уйнарга тотынды..
Без төн уртасына кадәр палубада утырдык. Мин әле яңа гына үзем укып чыккан бер
романны ■ кулымда тотып, шуның тәэсиренә чумып утыра идем. Галимҗан абзый ул китапны
миннән алды да:
— Син бүген укый алмассыңдыр. Зәйнәп Мин аны йокы алдыннан карашты рыйм әле. —
диде.
— Галимҗан абзый, бу китапны укый башласагыз, аңардан аерыла алмассыз. Ул роман
һәм борынгы Мисырның тарихы да. Бер укый башлагач, бик кызыксынып укыйсың.— дидем
— Син алай бик кызыксындыргач, укырмын да. — диде ул һәм - Син. Зәйнәп, иртән
Бирскида буласыңдыр инде. Әйтәсе сүзләреңне бүгеннән әйтел куй. иртән өлгермәссең. — дип
шаяртты.
— Әйтәсе сүзем шул; хәерле төн сезгә. — дидем мин
Иртән сәгать уи тирәләрендә без Бирскига килеп җиттек. Безне анда Хөсни каршы алды.
Галимҗан абзый белән Гөлсем мине озата чыктылар Пароход йөк бушатып, йөк алып
Бирск пристаненда бер-ике сәгать торачак диделәр Хөсни квартирага пристань га якын гына
туктаган икән. Без Галимҗан абзый белән Гөлсемне дә үзебез белән бергә алып киттек Хуҗа
хатын бик хөрмәтчән кеше икән, ул безне бик яхшылап сыйлап, кыстап-кыстап чәй эчерде.
Аннары без кунакларны пароходка озатып куйдык. Галимҗан абзый киткәндә:
— Иптәшләр, хат языгыз. Казанга да. Уфага да хатларыгызны көтәм! — диде.
1917 елт ы февраль революциясе чорында, май аенда. Хөсни делегат булып Мәс- кәүгә
беренче мөселманнар съездына барды. Анда ул Шәһит Әхмәдневне дә, Галимҗан абзыйны да
очраткан. Ул аннан зур дәрт белән кайтты Халык арасында эшләүнең планнарын үзгәртте.
Революция тудырган вакыйгалар бик тиз үзгәрә тордылар. Газеталарда сәяси
платформалар турында хәбәрләр, бәхәсләр яза башладылар
Учредительное собрание!а санлау вакыты якынлашу белән халык арасында аң лату эше
нык көчәнде Бөтен сәяси партияләр бу сайлауларга әзерләнәләр, үзләренең вәкилтәрен
җибәрергә тырышалар 1917 елның җәй ахырларында Уфада җыелган бер җыелыш, бернинди
нәтиҗәгә ирешә алмыйча, җәнҗал белән тарала Җы. ыш Уфа губернасы мөселманнары
исеменнән учредительное собранисга сайланачак вәкнлләр-
1 Немец язучысы Эберснык рус телендә басылган «Мисыр фпр.-авеие кызы» дигән роман
иде ул.
йен кандидатларын күрсәтеп, исемлеген тезү өчен чакырылган була. Ләкин анда нинди
платформаны нигез итеп алу турында зур гауга чыга. Җыелышка ике платформа тәкъдим ителә:
берсе Мәскәүдә булып үткән бөтенроссня мөселманнарының съездында, икенчесе Казан
съездында чыгарылган карарлар. Уфада чыккан җәнҗал нәтиҗә сендә. җыелышның дәвамын
Бирскига күчерделәр. Шул унай белән Галимҗан абзый да Бирскига ки лгән иде
Бнк шау-шулы үткән ул җыелыш утырышларына мин дә баргаладым. Казан платформасын
яклап сөйләүчеләр күбрәк муллалар, кулаклар, морзалар Бу группаның башында Гомәр
Терегулов һәм, аның кебек, үзен либеральный зыялы дип атаган кешеләр тора нде. Үз көче
белән көн күрүчеләр файдасын яклаган группалар башында революция демократия
теләкләренә ирешкәнче туктамаячак дигән социалистлар тора иде. Галимҗан абзыйның бер
чыгышында сөйләгән сүзләреннән түбәндәгеләр хәтеремдә калган;
— Дөньяда социализм тугангача, бер сыйныф көн-төн эшләп тә ачлы-туклы тору, икенче
бер груһ башкаларның мангай тирләрен агызып, йөрәк канын суырып үзе рә хәттә яшәү кебек
гадәләтсезлекләр беткәнгәчә, бу көрәшләр барачак һәм барырга мәҗбүр. Үз көче белән көн
күрүчеләр өчен икътисади-сәяси мәсьәләләрдә ахыр теләк — социализм булырга тиешле Шул
теләк булмый торып, көрәш мәйданыннан чигенү мәсләккә каршылык, хыянәт булачак, — диде
ул.
Бирскида җыелган җыелыш шул зур гаугалардан сон учредительное собраниега
сайланырга тиеш булган вәкилләрнең исемлеген төзү белән бетте. Ул җыелыш буржуа
вәкилләренең җиңелүен күрсәтте, чөнки, хәтеремдә калганча, алар үз тарафларыннан фәкать
бер генә кандидат үткәрә алдылар.
1918 елны Хөснине Бөре (Бирск) мәгариф бүлегенә алдылар Мәгариф эшләрен киң
җәелдерү революциянен төп бурычы итеп куелган иде Тнк ул мәсьәлә вакытлы хөкүмәт
заманында күбрәк сөйләнү белән уза. Практик чаралар бнк йомшак, аз эшләнә иде.
1919 ел. Хөсни мәгариф эшендә дә крестьяннарның совет яклылары арасында по литик
эш алып бара иде Ул шул чорларда бик авырлык белән генә кулына төшкән В И Ленинның «I
рактан хатлар»ын укый һәм аны аерым группаларда пропагандалый, «Апрель тезнслары»нда
куйган иң мөһим мәсьәләләрне антата иде. Ләкин аның боль шевиклар партиясе. Совет власте
файдасына яшерен эш алып б аруы куштаннар аркылы Колчак контрразведкасына (алар
Бирскнны алгач) ирештерелгән булып чыкты. Шулай итеп. Хөсни башында патша армиясенең
ак офицеры Госман Фәезханов торган контрразведка кулына эләкте. Хөснине кулга алгач.
Фәезханов ике агенты белән килеп, бездә тентү ясады. Тентү аларга кирәкле нәтиҗәне бирмәде
Тик ул рәсемнәр арасыннан Галимҗан абзыйның рәсемен табып алып, артына «Г Ибраһимов
лидер татарских большевиков» дип язып калдырды һәм:
— Ул кеше хәзер безнен кулда, анар суровая расправа булачак! — дип, йөрәк яргыч сүз
белән куркытып китте
— Кәрнмовны нишләп тотасыз? Анын бер гаебе дә юк бит, — дип соравыма каршы:
— Сез ничек, аның хатыны була торып, белмисез? Ул большевиклар файдасына эшләп,
советларны яклап, социализм идеясен таратып яткан кеше монда. Хәтерегезгә төшерегез әле,
— диде.
Контрразведкага бу кадәр төгәл җитештерерләр икән. Дөрес, Хөсни Бирск шәһә ре
управасы залында «Социализм — нн бөек принциплар нигезендәге җәмгыять төзелеше» дигән
темага лекция сөйләгән иде.
Ике айдан артык төрмәдә ятып, анда тиф белән авырый башлагач. Фәезханов Хөснине
чыгарды. Әмма Хөснигә хәзер Бирскида калу куркыныч иде Төрмәдә үзе бе лән бергә яткан
Миронов фамилияле бер рус иптәшенең үгетләве һәм ярдәме белән Хөснигә Бирскидан китеп
торырга туры килде
Июньнең (1919 ел) соңгы атналары иде бугай Урамга караган тәрәзәләрне ачып, зал якны
җыеп йөри идем, берәү таяк очы белән тәрәзәне шакылдатып, карлыккан тавыш белән:
— Хөснетдин өйдәме? — дип сорады.
— Ул өйдә юк, кем бар? — дидем.
— Җәмәгате дә юкмы?
— Җәмәгате өйдә
— Булса, чыксын әле.
Мин, бу кем икән дип, тәрәзәдән карадым. Сәләмә генә киенгән бер авыл кешесе, йөзен
күреп булмый, эшләпәсе каплый иде Мин Йөгереп урамга чыктым. Мине чакырган кеше, капка
төбендәге эскәмиягә утырып, кулындагы чыбыркы сабы белән җиргә сызгалап утыра. Башын
игән, йөзен күреп булмый.
— Сез кем буласыз, ни йомышыгыз бар? — дидем мин
Ул әкрен генә башын күтәреп, йөзе белән Мина борылды. Мин гаҗәпләнеп, каушаган хәлдә:
1
— Галимҗан абзый?! Күземә күренәсезме, нишләп болай, каян килеп чыкты гыз? —
Дидем.
Ул төсен үзгәртми генә әзрәк карап торды да көлеп җибәрде.
Менә сезгә килдем Танымассың дип уйлаган идем, шөбһәсез таныдың бит, — диде.
исәнме, Зәйнәп. Башта күрешик, — дип, мина тузаннан каралып беткән кулын сузды J
Аның болай төсен, өс-башын үзгәртеп безгә кнлүе башка сыймаслык бер хәл иде. Бөтен
кыяфәте качып йөргән кешегә охшый. Сакал-мыек үскән, бите юл тузаны белән капланган. Тик
үткен күзләре генә ялтырап карыйлар Өстенә сәләмәләнеп беткән кыс ка бишмәт, аягына
кыйшаеп, җыерылып каткан иске күн итекләр кигән. Башында каралган киез эшләпә. Кулында
чыбыркы.
— Әгәр күзләрегезне дә үзгәрткән булсагыз, һич танып булмас иде. Әйдәгез. Галимҗан
абзый, өйгә керегез, үзебез генә өйдә, — дидем дә. үзем алдан юл күрсәтеп керергә дип. капкага
борылдым. Ул, мине туктатып:
— Зәйнәп, өегезгә кермим, монда сөйләшеп утыру да минем өчен уңайсыз. Вакытың булса,
әнә Агыйдсл буена төшик, шунда бераз кирәкле сүзләрне сөйләшербез.— диде.
Күрәсең, керергә ярамый торган берәр хәл бардыр дип, мин аны артык кыстамадым.
— Ярый, алай булгач хәзер чыгармын, — дип, тиз генә өйгә кереп киттем. Мин дә,
шәһәрдәге танышлардан яки шәкертләремнән берәрсе очрау нхтималын исәпкә алып, әнияең
зур кәшнмир шәлеч бөркәнеп, капланыбрак чыктым Ишек алдында уйнап йөри торган кечкенә
энем Әхмәтне җитәкләп: «Әйдә, Идел буена төшеп менәбез»,— дип алып киттем.
Без урамга чыкканда, Галимҗан абзый чыбыркысын иңенә салып, әкрен генә атлап,
Агыйделгә таба китеп бара иде. Ул мине баштанаяк карап: «Абыстай булдыңмы? Тик чнрбигең
генә абыстайларныкы түгел», — дип, минем биек үкчәле аяк киеменнән көлде. Мин ашыгуым
белән аларны салып, алыштырырга онытканмын. Юлда без акрын гына сөйләшеп бардык. Ул
Хөсни турында сорашты һәм тулырак сөйләвемне сорады. Кайчан кулга алынуы, нәрсәдә
гаепләүләре белән кызыксынды.
— Советлар файдасына эшләүче большевиклар калдырган кеше, дип карадылар. Кыш
көне сезнең Әминев белән чигенеп китеп барган уңайда Бирски аркылы узуыгызны һәм бездә
туктавыгызны кемдер күрсәткән, — дидем.
Хөсни тиф белән авырганда: <Галимҗанны коткарырга кирәк, аны атарга әйтәләр», — дип
саташып ятканын сөйләдем.
Галимҗан абзый көлеп:
— Моңа чаклы андый хәлгә туры килгәнем юк. Аларның үзләрен тиздән каты җәзага
тартырлар дип ышанам, — диде.
Хөснинең Уфага китеп күздән югалып торуын ул бик яхшы булган дип тапты. «Мотлак,
тагын алган булырлар, артык дөнья күрсәтмәсләр иде». — диде
Без Атыйдсл буена төшкәч, кеше күзеннән ераккарак китеп, өелеп торган ташлар өстенә
барып утырдык.
Җәй урталарында гына була торган тын. матур, җылы кояшлы кон иде. Агыйдел. көзге
кебек ялгырап, соклангыч күренеше белән күңелгә рәхәт биреп тора. Аның тынычлыгын әле
күптән түгел генә булып үткән туп, мылтык тавышлары әйтерсең, бозмаган. Хәер, Бөре бу
көннәрне инде Кызыл Армиянең ерак тылы булып калган иде. Галимҗан абзый бераз Иделгә
карап торды да:
— Менә бу матурлыкны калдырып китүе дә бик жәл, ә вакытлыча китәргә туры килә, —
диде.
Мин әле һаман аның төсен, өс-башын үзгәртеп нинди максат белән йөрүен белми идем
— Галимҗан абзый, сез нишләп болай йөрергә уйладыгыз әле? — дип сорадым.
Ул нәрсәдер уйлап үз-үзенә көлде. Аннары:
— Колчак тылына китеп барам. Хәер-фагиха бирәсеңме? — диде.
— Шаярып сөйлисез бит. Анда нәрсә бар? Тотып алырлар үзегезне Фәезханов кулына
эләксәгез — котыла алмассыз, «сурово расправиться» итәр, — дидем.
Ул җитди төс белән:
— Юк, Зәйнәп, чыннан әйтәм, «сәфәрем» шул якка Снн беләсең, мин әдип кеше, шуның
белән бергә революционер әдип. Ике сыйныфның каты, канлы көрәше барв. Бу зур тарихи
корәш. Мин аны дошманның тылына, контрреволюцнянең эченә кереп үз күзем белән күрәсем
килә. Колчак тылы контрреволюциянең иң дәһшәтле, кайнап торган учагы Шуны күзәтеп, күреп
кайтырга уйлыйм. — диде.
— Ярый ла кайта алсагыз, ә кайга алмасагыз? Фронт линиясендә үк тотсалар, хара п
итәрләр биг үзегёзне, — дидем
— Иншалла, андый нәрсәгә очрамам дип бел»м. Гомерем бетеп, кайта алмасам. чикне
чыгып китәр алдыннан мине күргәнеңне сөйләрсең иптәшләргә. Тик хәтергә беркемгә бернәрсә
сөйләмә. Хәтта Хөснигә Дә язма, хатыңның икенче кеше кулына төшүе мөмкин, — диде.
Мин кушлап ике бармакны күтәрдем Бер француз язучысының язуына караганда.
Франциядә «абсолютизм»™ каршы көрәшүче яшерен оешма членнары, tep саклау, ышаныч
билгесе итеп, уң кулларының ике бармагын күтәрә торган булганнар. 1916 елны ул китапны мнн
Галимҗан абзыйдай алып укыган идем Шунлыктан Галимҗан абзый минем бу ишарәне бик тиз
аңлап алды һәм, кәефе килеп көлде дә:
— Урынлы искә төшердең.— диде.— Шулай булгач.— диде аннары Галимҗан абзый. —
мин сиңа ачыграк аңлатыйм; минем бу сәфәрем мәркәз белән рәсмиләштерелгән. Кызыл
Армиянең политбүлекләренә фронтны кичеп чыкканда мина ярдәм күрсәтергә әмер бар. Теге
якка чыккач, анда инде үземә таянырга туры киләчәк.
Мин ана:
— Галимҗан абзый, бәлки, бу ниятегездән кайтырсыз, бик куркыныч юлга чыккансыз бит.
— дигән идем, ул:
— Тәвәккәлләп чыккан юлдан кире чигенү юк. Ул бик тирән уйланылган чара, —• дип
җавап бирде.
Ул үзенен болай үзгәреп авылдан чыгып китүенә инде байтак вакытлар узуын, монарчы
качып бара торган Колчак армиясе эзеннән анын халыкка карага эшләгән җинаятьләрен күзәтеп
килгәнлеген свйләде Чыннан да аның бу кадәр каешланып каралган ес-башы, тузан баскан
сакал-бите, йөзендәге арыганлык билгесе, газап чигеп байтак вакыт юлда булуын күрсәтеп
торалар иде. Сөйләвенә караганда, башта ул үзе авылдан чыгып киткәндә күреп калган
туганнары белән чикләнергә, башка кешегә күренмәскә уйлаган. Әмма юлда фикерен үзгәрткән,
берәр сер сакларлык, югалып калсам иптәшләремә хәбәр итәрлек кешегә күренергә кирәк,
дигән уйга төшкән. Шул ният белән, бара торган юлыннан зур борылыш ясап. Бирскига килгән
икән.
— Хөснине очратсам, яхшы була иде, ярый, сине очратуыма да шатмын, —• диде ул.
Ул безнен семьяда кемнәр бары белән кызыксынды '.
— Семьягыз ул кадәр зур булгач, матди ягыгыз ничек сон? — дип сорады
Мин тормышыбыз ярыйсы гына булуын, революцион комитет элекке эш урыныма
кайтаруын, айлык эш хакымны түләвен сөйләп бирдем. Аннары унлап шәкерткә хо - суси
дәресләр дә бирүемне әйттем.
Бу хәбәрем аны бик канәгатьләндерде булса кирәк.
— Бик яхшы, югалып калмагансың икән. Монын өчен сиңа дусларча рәхмәт, — диде ул.
— Моннан кайчан китәргә уйлыйсыз. Галимҗан абзый? — дидем мин, байтак сөйләшкәч.
— Кич, карангы төшкәч китәргә ниятем.
Мин аны:
— Алай булгач. Галимҗан абзый, безгә килеп, кайнар аш ашап, чәй эчеп хәл жыеп
китәргә дә өлгерерсез бит. — дип. безгә килергә өндәдем. — Шикләнмәгез, безнен өйдә үз
семьябыз гына. — дип бик кыстагач, ул бераз уйланып торды да:
— Ярый, сез кечкенә егет белән кайта торыгыз, мин озакламам, килермен. — дип калды.
Озак та үтмәде. Галимҗан абзый ачык ишектән:
— Хөснетдин шушында торамы? — дип килеп тә керде.
Без аны зал якка кертеп җибәрдек Ул азрак уңайсызланып торды да. бишмәтен салып,
урындыкка куйды. Каралып беткән күлмәк өстеннән иске, җиңсез казаки кигән, эшләпәсен салгач
ялтырап каткан түбәтәе күренде. Боларны күреп мин:
— Галимҗан абзый, артист булсагыз да бу кадәр килештереп киенә алмас иде гез
крестьянча, — дип көлдем. — Кулларыгызны юасызмы? — дип сорагач, ул:
— Юк, чайкыйм гына, — диде.
Өстәл янында зур диван тора иде, шуңар мин мендәр китереп салдым, ятып торыгыз.
дидем.
Үзем шул арада аш урыны әзерләдем. Әни пешергән ашны да. башка ризыкларны да
Галнмҗан абзый бик яратып ашады Аннары мин аны. хәзер хәл җыеп ятып торыгыз днп. үзен
генә калдырып чыктым. Ул караңгы төшкәнче шунда хәл җыеп ятты. Аннары:
— Мина китәргә рөхсәт ит инде? — диде.
— Туктагыз, чәй эчегез инде, — дип, мин тиз генә чәй әзерләдем. Чәй эчеп туйгач, ул
мина:
— Зәйнәп, бик рәхмәт хөрмәтегезгә, мин бүген чыннан да ару гына хәл җыйдым. Монда
килеп, сине күреп, яхшы иттем Хөсни дә өйдә булса, аны очратып китүем тагын да яхшы була
иде. хәерле булсын. Үзен күргәч. Хөснигә сәлам әйт. ана исәнлек телим. Сез Уфага күчәргә
тырышыгыз. — диде, һәм: — Зәйнәп, сиңа әйтә торган сүзем шул. Мин шушы китүдән фронт
линиясен кичәргә юл тотачакмын. Бу якта соңгы күргән кешем булып син каласын, гомерем
бетеп, үлгән хәбәрем ишетелсә, иптәшләргә мине күреп калганыңны сөйләрсең. Солтанморатка
әнигә хаг язарсын Минем монда булып китүемне хәбәр итәрсен, — дип адресын өйрәтте.
— Үләргә җыенмагыз, исән-сау йөреп кайтыгыз. Әнкәгезгә минем кулым белән андый
хатлар язарга насыйп булмасын, — дидем мин.
Ул минем белән исәнләшеп, тагын бер мәртәбә:
1 1918 елның җәендә Астраханьнан кунакка сеңелләрем, энеләрем белән әни килгән иде.
Чехлар фетнәсе башланып, алар бүленеп калдылар. 1919 елны гына китә алдылар.
Хөснигә сәлам әйтерсең. — дип чыгып китте.
Мин озата чыкмадым Урам тыныч микән дип тәрәзәдән карадым Тнрә -якта кеше күренми,
ген җылы. күктә йолдызлар җемелдәшә и с Күнелемнән Галимҗан абзыйга хәерле юл. исән
йөреп кайтуын теләп калдым
Сснтябрьнен сонгы атналары иде булса кирәк. Хөсни күтәренке рух белән эштән кайтып
керде дә:
— Зәйнәп. Галимҗан кайткан, бүген кич безгә килә. — диде.
— Я. хода! Моны ишетер көн дә җитәр икән.—дидем. — Ул мина кайгылы бурычлар
йөкләп киткән иде. бик яхшы булган кайтуы!
Сәгать сигезләрдә Галимҗан абзый килде. Мин аны куанып каршы алтым
— Син. Зәйнәп, әллә чынлап та мине үләр дип уйлаган иденме? - лиле ул
Яманны уйла, яхшыны көт. ди халык мәкале. Икесен дә уйлый идем. Колчак армиясе. аның
контрразведкасы безгә бик таныш иде бит
— Мин. Галимҗан абзый, сезгә гел изге теләктә булдым, әнә Хөсни әйтсен моның
дөреслеген! — дидем.
— Дөрес әйтә ул. Галимҗан, — диде Хөсни.
— Рәхмәт сиңа. Зәйнәп, яхшы теләгең өчен. — диде Галимҗан абзый Һәм Хөснигә
Колчак армиясе тылында күргән хәлләр, вакыйгалар турында сөйли башлады — Хәтерендәдер.
Хөсни, 1918 елны мин Шәһиг Ходайбирдин белән пароходта китеп барганда провокатор Вәгыйз
Нәүрузовны Бирскида ЧИК ка биреп калдырган идек. Аны мин бер генә түгел, ике мәртәбә кулга
алдырдым. Ә Петропавылда шул эткә очрап, харап була язганнан калдым. Сатучылык
шәһадәтнамәсс алу нияте белән Петропа- выл казночействосына кереп, кайсы тәрәзәгә
барырга дип каранып торганда, шунда эшләүчеләрнең берсе: <Баш киемеңне сал!» — дип
кычкырды миңа. Карасам, алдагы стенада Николай патша рамкасына Колчак портретын
куйганнар Эшләпәне салырга тотынган идем, үземнән бер жиде-сигез адым җирлә Вәгыйз
Нәүрузовка күзем төште. Тиз генә борылып чыгып кигге.м. язмыш коткарды үч алудан, танымады
ул мине
— Галимҗан абзый, сезнең исән-сау кайтуыгыз мине Мөхәсәнә абыстайга күңелсез хат
язудан коткарды бит. шуңа сөенәм әле! — дидем мин.
— Әни карчык янына кайтып килергә уйлап торам әле. аны тынычландырып килергә
кирәк. — диде Галимҗан абзый. Аннары. Хөснигә борылып — Шулкадәр күп материал җыелды,
Хөсни, аларны тәртипкә салып чыгарга гына да бик озак вакытлар кирәк булачак. Ул бик күләмле
хезмәт булырга тиеш. — диде
Алар, үзара сөйләшеп, яргы төнгә кадәр утырдылар ул кичне.