Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мәрзия Файзуллина
Тапшырылмаган хатлар
I апшырылмый калган бу хатларны Күптән инде кулга алмадым, Ун ел элек язылганнар алар, Кыйммәтен тик хәзер акладым.
Җибәримме әллә соң булса да, Ллар табар бәлки иясен, Мин-минлегем әйтә: яндыр барысын, Юкка-барга нигә көясең?!.
Хатларымны җыйдым бер урынга, Яндырырга шырпы кабыздым, Шырпы сүнде, чөнки бер-бер артлы Күз яшемне анар тамыздым.
Мин төшендем шулчак — алар яшәр Минем белән бергә гомергә, Мин аларны түгел, алар мине Әйләндерер көлгә, күмергә.
з да сайрый, көз дә сайрый Бер нәни кош бакчамда.
Шул кошны сагынып кайтам Кая гына барсам да.
Бакчам гади, үсми анда Кипарислар, хөрмәләр. Мина таллар кипаристан Матуррак күренәләр.
Исем китми читтә үскән
Әфлисунга, бананга:
Мин гашыйк, ачы булса да. Миләш белән баланга.
Мин гашыйк илемдә үскән Талларның барчасына.
Үз илемдә ямьле мина Бәрәңге бакчасы да!.
(Илһам Шакировка багышлана)
Иы чәчәгең сары, диеп Сорадым көнбагыштан.
Җавап бирде көнбагышым:
«Сагыштан. — дип. — сагыштан...»
Ник тамасын, дип сорадым
Язгы җитез тамчыдан.
Җавап бирде язгы тамчы: «Ярсудан. — дип. — ярсудан..»
Ник моңлы син. дип сорадым Суда йөзгән аккоштан.
Җавап бирде мина аккош:
«Тумыштан. — дип. — тумыштан..»
Тәрәз төбемдә гөлем бар. Күчереп утыртсам сула. Йөрәгем — шул гөл яфрагы, Ерак калса ил туфрагы — Өзелеп төшәрдәй була.
Гөлшат Зәйнашева
Үз илемдә
<У й, бер заман үсеп буйга життем. Канатланды күңел, очынды!
Тоеп ямен яшәү дигән хиснең, Мин кояшка суздым учымны!..
Мин синеке, дөнья!
Бер чәчәген, Бер йолдызын танга елмайган; Яктылыкка жәеп кочагымны. Юлга чыктым ерак Тулбайдан!..
Йөрәгемдә Иделләрдәй тирән Мәхәббәт бар жаны сафларга. Шул тойгыны житкерәсе иде Түкми-чәчми ватандашларга!..
/v/лларга чыгам ашкынып, Юлларга чыгам янып, Очам ТУлар канатында, Тизлектә ләззәт табып.
Кояшка карап очам мин, Чәчләр сибелә җилгә, Очам хыял кочагында Киләчәк дигән илгә.
Яшьлегем! Син рулем минем, Мин хужа юлларыңа. Иң изге теләкләр белән Тапшырыл кулларыма.
Тапшырыл син йөрәгемә. Киерел ал жилкәи булып. Канатлы хыяллар белән Үрелсен тормыш юлым!
3^ л көнче.
Шикләнә һәр сүздән, Төйнәлгән йодрыклар йон гына .. Кайчандыр шаг, көләч иптәше — Басынкы,
Яши тып-тын гына.
Ир ярын кисәтә, уч янап: Турылык сакла! — ди, — кич-иртә; Хисләре хурланган яшь хатын Тын гына жыр көтә, яз көтә.
Салисә Гәрәева
Карлы юллар
Сезнең якка йөгерек атлар уза. Дагалары бәрелә юлларга. Ул яшәгән якка киттеләр, дип. Күмелгәнче карыйм шуларга. Сагынуымны жырда сөйлн-сөйли. Күнелем белән сина тартылам. Карлы юлдан узган чаналарның Сәлам әйтеп калам артыннан. Дистәләрчә чакрым карлы юллар — Шулар бүлә безнен араны.
Дустым килмәс.
килсә белмәс, диеп, Ятлар белән йөрмә, кара аны!.. Алмаштырсан мине, боегырмын. Жырым сөйләр йөрәк сагышын, Карлы юллар аша. еллар аша Эзләп табар сине тавышым... Сезнен якка йөгерек атлар уза. Дагалары әллә алтыннан. Сөйгәнемә сәлам әйтегез, дип. Карап калам шулар эргыннан ..
О
Л*айтып киләм туган якларыма. Әй. күнелдә хисләр ташуы! Сагындырган сары гәрәбәдәй Бодай унган Тулбай басуы. Дулкыннарга тияр-тимәс кенә «Ракета»да очам Казаннан;
Туган жирем!
Сине сөю жырын Күнелдәге кебек язалмам! Ә күңелдән тау чишмәсе кебек Җырланмаган жырлар ургыла; Тау чишмәсе булып шаулар идем. Әйтелмәгән хисләр урынына.
Снн еракта.
Белмим кайдалыгың.
Эзләреңә басып йөрелмәс.
Күнелләрдә сагыну яшәсә дә. Чәчләребез чәчкә үрелмәс. Үкенү дә түгел, кайгыру да... Син яшьлектә калган язларым. Мин хәтерлим сине.
Син дә шулай Уйлыйсыңдыр жирдә мин барын..