Логотип Казан Утлары
Публицистика

РОМАНТИЗМНАН РЕАЛИЗМГА


(Әдипнең революциягә кадәрге эстетик карашлары)
алимҗан Ибраһимов яшәгән чордан ераклашкан саен, аның халык күңелендәге сурәте тулылана, ачыклана бара, татар культурасын үстерү юлындагы хезмәтләре исә зуррак, тагын да эчтәлеклерәк һәм нәтиҗәлерәк булып күренә. Әмма, халкыбызның бу данлы улы. аның бай мирасы үзенә лаеклы бәяне алды инде, дип расларга иртәрәк әле. Дөрес, соңгы елларда Галимҗан Ибраһнмовның тормыш һәм иҗат юлына багышланган күп кенә хезмәтләр чыкты. Шуңа да карамастан, ул калдырган бай мирас хәзергә гомуми сызыкларда гына бәяләнгән, аның әдәби-эсте- тик карашларының үсеш эволюциясе, закончалыклары. тарихи шартларга бәйле булуы ныклап тикшерелмәгән.
Галимҗан Ибраһнмовның әдәбият-сәнгать мәсьәләләренә караган тәүге фикерләре мат-бугат битләрендә моннан 60 еллар элек ба-сылган Аннан бирле күп гомер үткән, күп сулар аккан Ярты гасырдан артыграк бу накыт —әдәби-эстетик карашлар үсешендә барган зур үзгәрешләр белән характерлы, иҗтимагый аңның үзенчәлекле бер формасы булган сәнгать, анын асылы, бурычлары турындагы фәнни карашлар да бик нык үзгәр- үсте, камилләште Заманында Г Ибраһимов алга сергәи фикерләрнең кайберләр? шактый искерде инде Бу — анлашыла тор- I ан әйбер, бү — табигый хәл Шуның белән бергә. Г Ибраһимов яклаган әдәбн-эстетик карашларның байтагы бүген дә искермәгән, бүген дә актуаль яңгырын
Мәгълүм булганча. Г Ибраһимов бездә әле дидактизм, үгет-нәсихәтчелек принцип лары өстенлек иткән бер чорда әдәбият мәйданына килде. Ул елларда әдәбият, күбрәк, әхлак, гадәт төзәтү чарасы дип кенә карала, аның чынбарлыкны сәнгатьчә танып-белү юлындагы роленә тиешле игътибар бирелми иде
Дидактизм вәкилләре тарафыннан Гоголь хәтле Гоголь «сүз белән вәгазь сөйләүчеләр» төркеменә кертелде «Хикәя вә романнар фәкать... әхлак өчен язылырга тиешләр» '. диде Г. Сәгъди. Ваграк кешеләр турында сөйләгән дә юк. Г Сәгъди фикереичә, хәтта Г Гукай. Ф. Әмирхан кебек чын сәнгать осталары да «әсәрләрен әхлак карасына манып» яздылар. Кыскасы, егерменче йөз ба-
1 Г. Сәгъди. Әдәбият ысуллары. Оренбург. 1912 ел. 9 бит. шы татар әдәбиятында мәгърифәтчелек тенденцияләре гаять көчле иде. һәм ул әдәбият кешене белемле, культуралы булырга өндәде. бозыклык кылмаска, ярлы һәм ачларны кимсетмәскә, хатын-кызны җәберләмәскә өндәде3
* И. Нуруллин. Егерменче йөз башы татар әдәбияты. Лекцияләр курсы. Казан. 1962 ел.
4 Г. Ибраһимов. Әдәбият мәсьәләләре. Казан. I960 ел. 61 бит.
Дидактизм тарафдарлары җанлы тормыштан үзләренең нәсихәтчелек карашларына туры килердәй якларны гына алдылар. күп очракта, өч тиенлек мораль бәрабәренә. чынбарлык күренешләрен бозып сурәтләделәр Әдәби образ аларга. тере, җанлы характер, чынбарлыкны танып-белү. ачыш ясау чарасы булудан бигрәк, әзер тезисларын иллюстрацияләү өчен кирәк иде. Алар сәнгатьнең, художестволы образның асылын берьяклы, бозып аңлаттылар.
Галимҗан Ибраһимовяын әдәбн-эстетик карашлары, барыннан да элек һәм беренче чиратта, әнә шул үгет-нәсихәтчелек әдәбия-тына каршы көрәштә формалашты, дияргә мөмкин Дөрес, днлактнзмга каршы көрәштә ул ялгыз түгел иде Егерменче йөз башы татар әдәбиятында, бигрәк тә 1905 елгы ре-волюциядән соң, реалистик сәнгать өчен көрәш актив төс алды Шулай да. арада аеруча эзлекле, ныклы көрәшүчеләрнең берсе Галимҗан Ибраһимов булды Матбугатка чыккан беренче мәкалә һәм рецензияләрендә үк ул дидактизм әдәбиятына кискен отпор бирде, тормышчан сәнгатьнең күп кенә нигез принципларын билгеләде
Ф Әмирханның «Хәят» әсәренә карата язылган бер рецензиясендә Г Ибраһимов болай ди: «Безнең бик күп мөхәррирләребез авыр вә үтереп язалар Аларда буяу аз, аларда действие булмый Ә «Хәят»та алай түгел Монда мөхәррир үзе фәлән вакыйга булганын сөйләп кенә килми, бәлки каһарманнары үзләре сөйлиләр, кунакка йөриләр, театрга баралар, кешеләр илә танышалар, уйныйлар, көләләр, төннәр була, сандугачлар сайрый» 4
Галнмжан Ибраһимов татар халкында әдәбият-сәнгать әсәрләре турында дөрес ка-раш булдыру өчен тырышты Әдәбиятны ул рухи культураның мөстәкыйль бер тармагы, тормышның көндәлек вак-төяк мәшәкатьлә-реннән өстен торган үзенчәлекле бер төре.
Г
дип бәяләде. Шул фикерләрен дәлилләү өчен, бөек рус әдәбияты туплаган бай тәҗрибәгә таянды
Алдынгы рус сәнгатендә ул шул чордагы татар әдәбиятына бик тә житми торган күп уңай сыйфатлар күрде. Биредә ул гаҗәеп бай сәнгатьчә сурәтләү чаралары, образлар дөньясы белән очрашты Галимҗан Ибраһи- мов 19 гасырдагы рус әдәбияты әсәрләрен сәнгатьчә камиллекнең гүзәл үрнәкләре дип карады Мәкаләләренең берсендә ул болач язды: «...халыкка якынлыгы, тик халык өчен яшәве, халык йөрәгеннән туып, аның авыр хәятына бер нур. бер җиңеллек бирүне үзенә вазифа итеп алган булучылыгы белән рус әдәбиятының бөтен дөньяда мөмтаз вә мөстәсин урын тотканлыгы мәйдандадыр».
Әле 1910 елда ук. В Г. Белинскинның тууына 100 ел тулу уңае белән. Г Ибраһи- мов «Рус мөхәррирләреннән мәшһүр инти- гатчы В Г. Белинский җәнаплары хакында» дигән махсус мәкалә язды һәм. татар матбугатында беренче буларак, бөек рус тәнкыйтьчесенең әдәби-эстетик карашлары белән коралланырга чакырып чыкты:
«Тарих аны рус әдәбияты дөньясында чын мәгънәсе белән булган иң беренче мен- тәкыйть саный.
Ул иң беренче буларак, әдәбият, сәнгате нәфнсә. художество хакында рус дөньясында туры юл күрсәтте..
һәр нә безнең интикатчыларыбызга ул бөек рәһбәр була алыр Бездә тәбган әҗүәф әдәбият бабында тәхсилән «җәяүле бәндә-ләр» оялмый мөнтәкыйть сыйфатын такка- лыйлар. Ул әфәнделәр Белинскийны укый төшсәләр яхшы булыр иде» ’.
Акылдан бигрәк, кешенең хисләренә, хыялына. әхлак дөньясына көчле эмоциональ' йогынты ясаучы чын художниклар итеп Г Ибраһимов Пушкинны. Лермонтовны саный Бизәкләр байлыгы белән күзләрнең явын алырдай проза әсәрләре дә. аныңча, чын сәнгать була ала Нәкъ шул нәрсә Иб- раһнмовка Тургенев, Гончаров. Гогольләрне чын художниклар рәтенә кертергә мөмкинлек бирде Фикерләрен тагын да ныклырак дәлилләр белән раслау өчен, ул бөтен дөнья әдәбияты җәүһәрләренә мөрәҗәгать итә: «Сукыр Гомерга (Юнан кадим шагыйре) мәңгелек нам вә әбәдн хәят биргән. Шекспир. Шиллер. Байрон. Гете. Гюго. Эмиль Золя вэ сайр әдип вә шагыйрьләргә бөтен дөнья тарихында үлмәс вә сүнмәс кадер вә шәрәф биргән, русларнын Тургенев. Гоголь- ләренә шулкадәр ихтирам казандырган.. нәрсә — фәлсәфә сату, ул кирәк-бу кирәк дип язу булмыйча, хакыйкый мәгънәсе илә язылган роман, хикәя, драм, шигырьләр илеге дә мәгълүм бит»5 6.
Г Ибраһимов замандашларын кешелек җәмгыяте ирешкән культура казанышлары белән коралланырга чакырган киң. энцик-лопедик белемгә ия тикшеренүче һәм галим иде. 19 гасыр алдынгы рус әдәбияты белән
5 Шунда ук. 56—57 битләр.
6 Шунда ук. 35 бит.
7 Шунда ук, 44—45 битләр.
8 Шунда ук, 45 бит.
якын танышлык, бөек рус тәнкыйтьчесе В Г. Белинский хезмәтләрен җентекләп өй- рәну’ ана әдәбиятның асылы турында шактый тулы һәм төзек фәнни караш булдырырга ярдәм итте. Г. Ибраһимов тарафыннан эшләнгән бу концепция бүгенгә кадәр үзенең әһәмиятен, фәннилеген югалтмаган.
Әдәбиятның асылын, төп үзенчәлеген һәм хасиятен үгет-нәсихәттә, акыл сатуда күргән мәгърифәтчелек реализмына капма-каршы буларак. Г. Ибраһимов: «Шигырьдә исә бернәрсәне исбат тәкъдим, мантыйкый бер дәгъва касд кыйлынмый. ул кешенең хис-сиятенә. куәи хыялнясенә кагылу вә шул як илә үзенең идеясенә алып баруны юл тотадыр. Анда укучының рухын дулкынлата, йоклаган хиссиятен кузгата торган, фәгали- яте фикериясен хәрәкәткә китерү вә теләгән якка юнәлдерү хасиятләре булырга тиеш- Аңардан киңәш, рәһбәрлек көтелми, бәлки авызыннан хәсән, җәмал коелуы теләнәдер» 7.— дип язды.
Шуның белән бергә. Г Ибраһимов тара-фыннан эшләнгән художестволылык тео-риясенең шактый чикләнгән, берьяклырак булуын да онытырга ярамый Шагыйрь һәм әдипләрдән, алар каләме белән язылган сәнгать әсәрләреннән ул гүзәллек һәм ма-турлык таләп итте, ә гүзәллекнең чыганагын дөрес аңлатмады « ..Олуг шагыйрьләрнең хакыйкый шигырьләрендә.— дип язды Ибраһимов.— табигатьнең моң, мөәсснр вә матур манзаралары. үзенең хиссияте шәхсиясе. әүлахы руханиясе мөһим урын тоталар»8. Ул гүзәллекнең чыганагын ша-гыйрьнең эчке рухи дөньясында, матур та-бигать күренешләрен тасвирлауда күрде, үз чиратында, бу — аны романтизмга китерде. «Татар шагыйрьләре» исемле мәгълүм кита-бында Г. Ибраһимов үзенең бу карашларын . тагын да күпертеп җибәрде, чынбарлыкның ' гүзәл күренешләрен генә поэзиянең тасвир- ' лау предметы итеп санады.
Татар әдәбиятында романтизмның көчәеп китүен, гадәттә, реакция елларының тәэсире, я бул.маса татарлар арасында милли аң уяну белән аңлаталар. Татар әдәбиятын романтизм юлына этәргән сәбәпләрне эзләгәндә, югарыда әйтелгәннәр генә җитми кебек. Монда, бәлки, әдәбият һәм сәнгатьнең эчке ихтыяҗларын, үсеш закончалыкларын да исәпкә алырга кирәктер. Безгә калса, романтизмның ул чордагы татар әдәбиятында киң таралган һәм бик туйдырган үгет-нәсихәтчелеккә, дндактнзмга каршы реакция рәвешендә тууын да инкарь итәргә ярамындыр. Хәтта шулай дияргә д£ мөмкин: әдәбиятны, үгет-нәсихәтчелектән, -риторикадан коткарып, чын сәнгать югары-лыгына күтәрү өчен, аерым бер үзенчәлекле тарихи шартларда, бәлки, нәкъ менә ро-мантизмның тууы кирәк булгандыр. Романтизм фантазиягә, әдәби хыялга киң җирлек тудырды, художник хезмәтенә мөстәкыйльлек
бирде.
Ләкин, мәгърифәтчелек әдәбиятыннан килә торган үгет-нәсихәтчелекне, коры акыл сату һәм үгетләүне кире кагу белән бергә, романтизм әдәби иҗатны акылга буйсынмаган. акыл катнашыннан тыш бара торган
бер процесс итеп күрергә теләде. Рациона-лизм әдәбиятына хас схематизмнан баш тартып, романтизм әдипнең иҗат хөрлеген яклады Ләкин бу хөрлекнең мөмкинлекләрен арттырып, күпертеп күрсәтте.
Әдәби ижат процессын романтизм прин-циплары буенча аңлату ягыннан караганда. Г Пбраһимовның «Татар шагыйрьләре» китабы аерым игътибарга лаек «Татар ша- гыйрьләреәнә бәя бирергә керешкәнче, бер-нәрсәне басым ясап әйтеп китәргә кирәк бу китапта хәтта бик дөрес, фәнни фикео- ләр дә еш кына буталчык, идеалистик терминология ярдәмендә аңлатыла Бу исә әле ге хезмәтнең кыйммәтен тагын да киметә төшкән.
Мәгълүм булганча, үзенең әдәби-эстетик хезмәтләрендә Белиискии әдипнең табигый талантына, аның сәләгенә күп урын һәм зур әһәмият бирде. Ул поэтик фикернең, коры акыл хезмәте генә булмыйча, художникның пафосына, фантазиясенә, хисләренә дә бәй ле икәнен аңлатты Бөек рус тәнкыйтьчесе mi бу карашлары ! Галимжан Ибраһнмов та уртаклашты. «Чын мәгънәсе белән шагыйрь булу өчен анаңнан шагыйрь булып туарга кирәк. Кеше үзе теләп шг-гыйрь була алмын, аны табигать ясый» *,— дип язды ул «Татар шагыйрьләрондә. Аның фикерен* чә, шагыйрь вәгазь сөйләүче, резонер түгел, ә рәссамчы, ижатчы Башкаларга ул үзенең таланты, шигъри сүзе белән тәэсир ясый
Ул әдәби әсәрнең идеясе укучыга автор тарафыннан чәйнәп каптырылмаска тиеш, э бәлки «сурәтнең тәмамы, торышы теге идея не аңлатсын, сөйләп торсын», диде. Икенче бер урында болан дип тә өсти «Тормыш агымы бөтенесеннән көчле, шунынөчен әдип, шагыйрь жан.ты тасвирларда реаль тор-
1 Г Ибраһнмов. Тагар шагыйрьләре Оренбург. 1913 ел. 12 бит. мышный күп төрле картиналарын сурәтләргә тиеш Идея һәм фикер әсәрнең бөтен яңгырашыннан, тәэсиреннән аңлашылырга тиеш » Бу—Г Ибраһнмов яклаган эстетик карашларның никадәр алдынгы булуы һәм бүген дә искермәве турында сөйли. Б. мәсьәләдә Ибраһнмов марксизм-ленинизм классикларынын сәнгать турындагы караш-ларына якынлаша...
Югарыла Г. Пбраһимовның эстетик карашлары шактый каршылыклы булуын әйтеп киткән идек инде Чыннан да. аның эстетик карашларындагы йомшак якларга күз йому, аларны күрмәмешкә салышу —дөрес булмас иде
Бер урында Г Ибраһнмов әдәбиятның бурычын «сәнгатькәрнең йөрәгеннән халык йөрәгенә турыдан-туры юл салу»да күрә һәм мәсьәләгә фәнни дөрес якын килә. Ләкин шунда ук. сәнгатьнең нинди дә булса бурычы, максаты турында сөйләшү «төпсез, мәгънәсез мәсьәлә» дип. үз фикерләренә үзе үк каршы да чыга
Ләкин моңа карап кына Г Ибраһнмов- ны «саф сәнгать» тарафдарлары рәтенә бастырырга ла ярамый Аннан соң. әдәбиятның асылы, максатлары һәм бурычлары турындагы кайбер ялгыш карашларын ул. әле революциягә кадәр үк, төзәтә алды, фәнни нигезгә салды.
Бүген, Галимжан Ибраһнмов фәлән мәсьәләдә хата жибәрде. ул фәлән мәсьәләне дөрес аңлатмады дип. аның бай ижат мирасына «печать» сугып утыру, билгеле, жнңел эш Тик бер нәрсәне истән чыгармаска кирәк Г Ибраһнмов моннан күп еллар элек ижат итте. Әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйтьнең үсеш дәрәжәсе шактый гүбән бер чорда, ул. төрле каршылыклар аша. ялгыша-ялгыша һәм хаталар ясый-ясый. бердәнбер дөрес карашка килде. Моны ул бөтен нжаты. үзенең бөтен гомере белән раслады.