Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨНДӘЛЕК БИТЛӘРЕННӘН


Г Ибраһимов
(авторның альбомыннан)
Ф
алдан гына ул елларда даими рәвештә чыгып килгән
әдәби альманахларның берсе шулай ук Г.
Ибраһимов әсәрләреннән өзекләр сораган иде. Өзек
сайлау автор карамагына тапшырылды. Шул уңай
белән Галимҗан ага миңа «Безнең көннәр»дән бер
езек җибәрде. Мин, тәрҗемә итеп, аны редакциягә
китердем. Ул елларда әле СССР халыклары
әдәбиятларын рус телендә бастырып чыгару
өлкәсендә беренче адымнар гына ясала һәм, әйтергә
кирәк. эштә байтак кына көтелмәгән хәлләр дә килеп
ч ыга иде.
Инде күп еллар үтсә дә, заманында шактый киң
таралган бер сәер хәлне искә төшереп китәсем килә.
«Тирән тамырлар» басылып бетеп, дөньяга чыгарга
әзерләнгән чакта мин романдагы «Фәхрине үтереп
ташладылар» дигән беренче фразаның төшеп
калуын күрдем. Редактор мине тыңлап торды да:
«Нигә инде беренче юлда ук картаны ачарга? Вакыты
җиткәнче геройның язмышы серле, билгесез килеш
калсын. Ул җөмләне без төп ситуация ясыйбыз», дип
үзенекен сөйли башлады. Редакторның бер-
берсеннән шактый ерак торган ике әйберне бутавы
көн кебек ачык иде. Детектив роман өчен «сер
саклау» алымы котылгысыз булса да, тарихи-рево-
люцион романда иң элек тормыш дөрес леге
кыйммәт.
Байтак тарткалашканнан соң, редактор минем
белән килешкәндәй булды һәм мин тынычланып
чыгып киттем. Берничә көннән басылып чыккан
китапны кулыма алгач, аптырап калдым. Анда автор
һәм тәрҗемәче өчен гаять кадерле беренче җөмлә
юк иде...
«Безнең көннәр» романы белән дә шун- дыйрак
хәл килеп чыкты. Тәрҗемә ителгән өзекнең нәшрият
редакторлары тарафыннан редакцияләнгән
вариантын күргәч, мин тагын аптырап калдым. Өзек
бу юлы да механик рәвештә нык кына кыскартылган
иде.
Кыен хәлдән чыгу өчен, мин азмы-күпме
файдалы юл таптым шикелле. Нәшрият кешеләрен
тәрҗемә ителгән һәм редакцияләнгән текстларны
Ялтага — автор хөкеменә җибәрергә күндердем. Бу
шулай эшләнде дә.
Ләкин кулъязмаларны Мәскәүдә һәм Ялтада
укыштырганчы шактый вакыт узды. Билгеләнгән срок
үтеп китте. Шулай итеп, 1935 ел да артта калды, 36
килеп җитте, кыш яз белән алмашынды. Ниһаять,
язның беренче көннәрендә Г. Ибраһимовтан зар
булып көткән хатны китерделәр.
Минем өстәлдә хәлсез, авыру куллар белән
язылган кыска гына хат ята: «Иптәш Шәрипова.
Сезнең хатыгыз белән үк диярлек альманах
редакциясеннән дә хат килеп төште. Алар миңа ике
текст җибәрүләре һәм җавап көтүләре турында
язалар. Шулай ук миннән нинди төзәтүләр кертүемне
дә сорыйлар. Җавап хатымны аларга да, Сезгә дә
җибәрәм. Шуңа күрә монда русча язылган (ягъни
редакциягә— Г. Ш.) хатның эчтәлеген кабатлап тор-
мыйм. Сезнең тәрҗемәгез, минем төзәтүләрдән соң,
яңадан машинкада басылды Әгәр кыскартулар урын
җитмәү, өзекнең артык зур күләмле булуы аркасында
ясалган булса, мин соң чиктә беренче ике бүлекне
төшереп калдырырга һәм өченче бүлектән башлап
китәргә тәкъдим итем.
Бик тиз вакыт эчендә җавап бирегез.
Сәлам белән Г. Ибраһимов.
1936 ел. 13 апрель. Ялта».
Шушы ук конвертка альманах редакциясенә
язылган хатның копиясе дә салынган иде. Менә ул:
«СССР халыклары иҗаты Альманахы редакциясенә.
Кадерле иптәшләр, ип. Шәрипова аркылы
Сездән «Безнең көннәр» романыннан сайланган
өзекнең ике текстын алдым. Мине бу материаллар
белән алдан таныштыруны кирәк дип табуыгыз өчен
чын йөрәктән рәхмәт бөлдерәм. Аларны Сезгә кире
кайтарганда, автор буларак, берничә искәрмә биреп
китүне кирәк дип саныйм:
1. Өзекнең элекке исеме миңа ошамый.
«Беренче адымнар» дип исемләрбез.
2. Редакцияләнгән һәм Сез «бераз гына
җыйнакландырылган» дигән беренче текст мине
канәгатьләндерми. Монда редактор эше, идеологии
һәм стилистик җитешсеэ- лекләргә юнәлдерелүдән
бигрәк, механик рәвештә кыскартуга кайтып калган.
Урыны- урыны белән хәтта фразалар арасында бө-
тенләй бәйләнеш өзелә. Шушы әдәпсез кыскартулар
нәтиҗәсендә, өзек күп җирдә 1905 елдагы
вакыйгалар турында газета- протокол очеркына
әйләнеп китә.
3. Ип. Шәрипова тарафыннан тулы тәрҗемә
ителгән икенче текст монда карап чыгылды, төп
нөсхә белән чагыштырылды, редакцияләнде һәм
кайбер урыннарда кирәкле кыскартулар ясалды. Шул
төзәтелгән текстны яңадан бастырып, альманах өчен
Сезгә җибәрәм.
4. Әгәр редакторның кыскартулары күләм
мәсьәләсеннән килеп чыккан булса, мин, соңгы чик
итеп, альманахка беренче ике бүлекне кертмәскә,
өченче бүлектән генә («Карт жандарм») башларга
тәкъдим итәм. Бу «җыйнакландырылган» тексттагы
гаять дәрәҗәдәге кыскартуларга караганда, максатка
ярашлырак булыр.
Җавап көтәм. Ком. сәламе белән
Галимҗан Ибраһимов.
1936 ел. 13. IV. Ялта».
Хат башка кеше тарафыннан күчерелеп язылган.
Г. Ибраһимов дата белән имзасын гына кулы белән
куйган. Хатны грамотасыз кеше күчергән. Г.
Ибраһимов үзе сәламәт булса, әлбәттә, бу эшне
башка кешегә тапшырмаган булыр иде.
Г. Ибраһимов хатларын беркайчан да үзе
күнеккән гарәп алфавиты белән язмады. Бөтен
хатлары да шул чакта кулланылышка кергән латин
шрифты белән языла иде. Г. Ибраһимовка,
һичшиксез, яңа хәрефләргә күнегү кыен булгандыр.
Г. Ибраһимовның хатларында, әледән- еле
авыруның яңадан көчәюе. санаторийда булу турында
сөйләүче җөмләләр очрый иде. Хатын кемгә дә булса
әйтеп яздырган очракларда хат азагына имзаны Г.
Ибраһи- мов һәрвакыт үзе куя иде.
Г. Ибраһимов тәрҗемәдә мөмкин кадәр төгәллек
таләп итә иде. Бу өлкәдә аның үз карашлары булды,
миңа язган хатларында ул тәрҗемә мәсьәләләренә
еш туктала иде.
Г. Ибраһимовның тәрҗемә буенча фикерләрен бер
системага салу — татар әдәбият фәненең төп
бурычларыннан берсе. Бу өлкәдә әдипнең миңа,
үзәнең тәрҗемәчесенә, язган хатлары
тикшерүчеләргә байтак ярдәм итәр дип уйлыйм.
«Безнең көннәр» романын тәрҗемә итү уңае белән
башланган сүзне түбәндәге эпизод белән
тәмамлыйсым килә.
Ялтадан әдипнең сайланма әсәрләренең «Безнең
көннәр» романы басылган III—IV томнары килеп
төште. Романны тәрҗемә итү миңа тапшырылган
иде. Аннан соң күпме еллар үтсә дә. мин бүген дә ул
китапларның саргайган битләрен дулкынланмыйча
ача алмыйм. 469 биттән торган текстта каләм
кагылмаган бер генә бит тә юк. Текст хәрефе-
хөрефкә укылып, җөмлә кытыршылыкларыннан
арындырылган сүзләр, кайчакта тулы абзацлар,
хәтта битләр үзгәртелгән. Төзәтүләр, зур бер кисәк-
ме ул, яңадан өстәлгән фраза яки аерым сүзме. Һәр
очракта оста ювелир эшен хәтерләтәләр.
Кызганычка каршы, миңа ул чакта романны тәрҗемә
итәргә насыйп булмады. Беренче тоткарлык минем
Каза- гыстанга күчүем аркасында килеп чыкты. Бу —
Г. Ибраһимовка ошамады, ул үзенең килешмәвен
ачыктан-ачык әйтте. Аннан озак та үтмәде, коточкыч
вакыйгалар башланды.
Галимҗан Ибраһимов әдәби тәрҗемә эшенә
гаять җитди карын иде. Рус теленә тәрҗемә итеп
бастыруга ул бигрәк тә нык игътибар итте. Әдәби
фронтның теләсә кайсы өлкәсендәге эшкә ул партия
күзлегеннән карап хөкем йөртә иде.
Үзенең бер хатында Г. Ибраһимов минем эшне
тикшерә һәм хатны миңа һәрвакыт ярдәм кулы
сузарга әзер торуын аңлаткан сүзләр белән
тәмамлый. Партияле фикер йөртүче әдип буларак, Г.
Ибраһимов мораль ярдәмнең бәясен белеп, вакыт
һәм кеч белән исәпләшмичә, кешеләргә ярдәм
итәргә әзер тора иде.
«Мин Сезгә, Сезнең эшегезгә тулысымча
уңышлар телим. Мин Сезгә Ялтада яшәүче авыру
автор, коммунист язучы көче җитәрлек булган һәр
эштә иптәшләрчә ярдәм итәргә хәзер икәнлегемне
әйтеп китүне кирәктер дип уйлыйм. Чөнки мин
Сезнең эшегезне бик кирәкле, пролетарий
революциясенең бер фронты өчен файдалы дип
саныйм».
Үзенең 1932 елның 19 мартында язган хатын Г.
Ибраһимов өнә шул сүзләр белән тәмамлый.
Безгә бу сүзләрне белергә һәм истә тотарга
кирәк. Алар коммунист әдипнең никадәр ярдәмчел,
кешелекле иптәш булуын ачык чагылдыралар.