КИЛЕР БУЫННАРГА ДА ОСТАЗ УЛ
Галимҗан Ибраһимов тагар совет культурасы үсеше тарихында үзенә аерым бер ypbtH алып тора. Бөек Октябрь революциясеннән сонгы чорга күз салсак, кырыгынчы елларның башларына кадәр культурабызга ин зур йогынгы ясап торган шәхес — ул дип расларга мәҗбүр булырбыз. Бу чорда культура өлкәсендә нинди генә асыл кешеләребез хезмәт итмәсен — аларның берсе дә Галимҗан Ибраһимовка тнң түгел. Чагыштыру рөхсәт ителсә, алар барысы да. кояш тирәсендә әйләнеп йөргән планеталар сыман, данлыклы әдип янында әйләнделәр дияр идем мин.
Шунысы гаҗәп, татар совет культурасының шул бөек фигура йогынты ясамаган берәр өлкәсе бармы икән? Юктыр, мөгаен.
Галимҗан Ибраһимов иҗатына хас сыйфатлар турында сөйләгәндә, ин элек мин аның социалистик реализм методын башлаучыларның берсе булуын әйтер идем. Теоретик рәвештә сонрак эшкәртелгән бу прогрессив ысул тәҗрибә) ә нигезләнгән иде. Тәҗрибәне исә — социалистик реализмның практикасын — алдынгы совет язучылары башкарды. Шуларның нң күренеклеләреннән берсе Галимҗан Ибраһимов булды. Әгәр ул метод хәзерге көндә әдәбиятыбызда үстерелә икән—димәк. Галимҗанга хас сыйфатларның иң зурысы үстерелә, тәрәккый итә дигән сүз. Әлбәттә, мәсьәләгә таррак рамкадан. әдәби әсәрдәге компонентлар үзенчәлеге күзлегеннән чыгып та якын килергә була. Ул чагында без түбәндәгеләрне күрсәтергә тиеш булабыз:
«Безнең көннәр» белән прозабызга килгән күп планлылык, социаль тормышны ти- рәнтен каерып күрсәгү һәм образларны романтик күтәренке итеп бирү — ул. минемчә, бездә әле дә дәвам итә, үсә. «Казакъ кызы»ндагы лиризм, гүзәллеккә игьтибар шулай ук дәвам итә. «Тирән тамырлар»дагы халыкчанлык, әсәрне киеренке сюжетка кору һәм композицион камиллеккә ирешү бүгенге проза осталарын нң күп уйландырган мәсьәләләрдән Галимҗан Ибраһнмовның барлык әсәрләренә диярлек хас оптимизм, жиңел- чә юмор, яктылык һәм гуманизм, образларның калку да. үзенчәлекле дә булуы — безнең прозабызда һаман үсә. көчәя бара. Инде тел турында, аның халыкчанлыгы һәм шул ук вакытта аны тирән мәгънәле итәргә омтылу турында, стиль камиллеге турында сөйләгән дә юк...
Галимҗан Ибраһнмовның иҗаты минем үземә бик зур йогынты ясады. Тукайны. Бабичны сөйгән кебек үк. мин бала чактан бирле Ибраһимовка да гашыйк. «Безнең көннәр», «Казакъ кызы». «Тирән тамырлар»ныи беренче басмасы минем китап шкафымда әле дә саклана Мнн аларны укып хәзер дә еш-еш рәхәт минутлар кичерәм. Мина аерата «Казакъ кызы» ошый. Мин бала чагымда казакъ далаларын күреп үскән кеше. Ихтимал, шуңа күрәдер, ул әсәрне кулыма алган саен, мнн дөньямны онытам. Мнн аны мавыгып, бер сулыштан укып чыгам һәм соңыннан кайчак пошынып га куям. Безнен прозада осталык ягыннан бу әсәргә тнң нәрсәләр юк бит әле. дим. Җавапларымның азагында шул кадәрессн дә әйтим, мнн Галимҗан Ибраһнмовган өйрәнүемне дәвам нттерәм. бу бөек әдип татар язучыларының бер буынын гына өйрәтмәс әле дип уйлыйм мнн.
U -К. У.’ .4 3.