Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАЙБЕР УЙЛАНУЛАР


«К азан утлары» журналынын һәрбер санын даими укып баручы буларак, анда басылган кайбер әсәрләр турындагы уйларымны мин башкалар белән лә уртаклашмаммы булдым. Сонгы елларда «Казан утлары» журналынын укучылар арасында популярлык казану сәбәпләренен берсе — зур күләмле әсәрләрнен һәр санда дип әйтерлек басыла баруында. Кызганычка каршы. журналның узган елгы саннарында андый күләмле әсәрләр аз булды.
Драматург Ш. Хөсәеновның «Зөбәйдә - адәм баласы» трагикомедиясе сәхнәдә уңыш казанды Пьесага карата матбугатта төрле фикерләр әйтелде инде. Тәнкыйтьче Ф Мусин «Советская Татария» газетасында (31 август. 1966 ел) мондый фикер белән чыкты:
«Геройлар тормышының табигый агышын күрсәтергә омтылып. Ill Хөсәенов «Зөбәйдә — адәм баласы» пьесасында персонажлар арасындагы кискен конфликттан баш тарткан Анын максаты — тормышта булган вакыйгаларны объектив рәвештә күрсәтүгә генә кайтып кала, әсәрдә авторның үзе сурәтләгән күренешләргә идея-эс- тетик хөкеме йомшак бирелгән»
Бу бәя белән килешеп булмый Персонажлар арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне биргәндә, бигрәк тә Зөбәйдәнең бер халәттән икенче халәткә күчеш моментларында драматург тапталган юлдан бармый, анын үз почеркы бар Ана тарафыннан китереп ташланган бала белән Зөбәйдә арасында параллель кую ата-ананың бала алдында мораль жаваплылыгын — пьесаның төп проблемасын — басым ясап ачарга ярдәм итә Үзе сурәтләгән күренешләргә ак тив мөнәсәбәтен автгф лраматургнк алымнар ярдәмендә дә. Зөбәйдә һәм Булат аша ачыктан ачык та белдерә «Зөбәйдә — адәм баласы» пьесасы — соңгы еллап драматургиясенең уңышлы әсәре дип са налырга хаклы.
Сонгы еллар прозасы тормышны идеал лаштырып. бизәп күрсәтүдән арына бара Прозаиклар тормышның катлаулырак як ларына мөрәҗәгать итәләр, чынбарлыкта гы авырлыкларны ахырда җиңеп чыгучы авыр язмышлы кешене үзләренен төп геройлары итеп алалар Бу реалистик тенденция Хәсән Сәрьяннын «Әткәм һөнәре* повесте. Газиз Мөхәммәтшинның «Хөсәен абзый». Мәдинә Маликованын «Кыр ягы». Радик Фәезовнын «Әнием куллары» исемле хикәяләре өчен бигрәк тә характерлы.
Хәсән Сәрьяннын «Әткәм һөнәре» повестенда аталарның матур традицияләрен дәвам итү темасы кузгатылган Бу мөһим темага язучы үзенчә якын килгән. Атаның якты образы, үзе бер уңай герой булып. Гаязны әйдәп бара, авыр минутларда киңәш бирә, абынганда кулын суза Ата традициясе — балта һөнәренә ия булу гына түгел, ә җәмгыятькә файдалы булып. * намуслы яшәү. Повестьның сюжеты җыйнак реалистик вакыйгаларга корылган Теле үзенчәлекле, әсәр җиңел укыла. Автор үзе сурәтләгән якның пейзажын, анда яшәүче кешеләрнен гореф-гадәтләрен, сөйләмен оста бирә алган Персонажлардан бигрәк тә Локман. Нух. Кави, Таһирҗан. Әсләм истә калалар. Гомумән, бу повесть, нигездә, уңышлы язылган һәм ул укучылар тарафыннан кызыксынып укыла
Төп герой Гаяз гадәттән тыш зур авырлыклар алдында торып кала Гаязның шул авырлыкларны җиңеп чыгуы укучыны ышандырырлык итеп, тормышчан язылган. Автор вакыйгаларны тыныч кына, ашыкмыйча. салкын кан белән, барлык вак төякләргә кадәр тәфсилләп хикәяләү манерасын сайлап алган Бу — анын стиле, үзенчәлеге Мондый алымның әдәбиятта тулы- сынча яшәргә хакы бар Әмма Сәрьян кайвакытта үзенең бу алымы белән артык мавыгып китә. Гаязның һәрбер кенеш төпченеп язу укучыны ялыктыра, кызыксынуны киметә. Вакыт-вакыт хәрәкәт нык сүлпәнәя, герой көнкүреш ыгы-зыгысы ара-сында күмелеп кала Гаяз белән Локманның кул юуларын автор шулкадәр тәмләп сөйли, хәтта шуның белән мавыгып китеп, сюжет җебен ычкындырасың. Сәмигулла абзыйның койкадан егылып төшеп, маңгаеннан кан китү, ул үлгәч, анын мәетен саклап утыру. Таһирҗанның кан төкерү күренешләре дә барлык вак-төякләре белән язылган Әсәрдә авырулар, үлүләр артык күбәеп китеп чиркандыра башлый Гаязның әтисе үлә. Таһирҗан кан төкереп ята. Сәмигулла абзый каты авырып үлә. Шага- лиев ревматизм белән авырый һ. б
Әгәр берәр художникка М Шолоховның «Миңле командир» хикәясендәге (ул хикәя журнвлда үрнәк буларак басылган) Николай Кошеяойның портретын ясарга кушсалар. ул нәкъ Шолохов сурәтләгән образның портретын кәгазьгә төшерә алыр иде. Укучыга исә Гаязның портретын күз алды
©э
на китерү кыен. Гаяз, повестьмын теп герое буларак, тискәре геройларга караганда көчсезрәк чыккан.
Әсәрнең төп герое Гаяз үз тормышын, туган-тумачаларының тормышын көйләү тирәсендә күбрәк әйләнә, тормышның топ агышы аңа аз кагыла кебек. Гаязның Халидәгә булган мәхәббәте дә салкын тормыш-көнкүреш ваклыгыннан романтик югарылыкка күтәрелә алмаган. Соңыннан аларның мәхәббәтен акча мөнәсәбәтләренә кайтарып калдыру да Гаязны бизәми.
Газиз Мөхәммәтшнн да хикәясенең төп герое итеп катлаулы язмышлы Хөсәен аб-зыйны ала. Авыл тормышын, аның кешеләрен яхшы белгән язучы игътибарын характер тудыруга юнәлтә. Хөсәен абзыйның һәрбер сүзе, һәрбер хәрәкәге укучыны ышандыра, ул үзенең бөтен кимчелекле яклары белән укучының күз алдында Автор героеның йөрәгендә яткан кешелеклек сыйфатларына таянып, аның кимчелекле якларын дусларча гафу итә-нтә, әле мыек астыннан гына елмаеп, әле аның өчен сызланып яза. Хөсәен абзый үзенең характеры аркасында авылдашлары алдында көлкеле ситуацияләргә тап була, әмма югалып калмый. Чөнки Хөсәен абзый каравыл өендә генә ятмый, тормышның төп агышы аны үз агымына ияртеп алып китә Хөсәен абзыйның кеше буларак үсүе, үзгәрүе дә табигый Тормыш белән бергә ул да үсә. яңара. Башка хикәяләрендәге кебек үк биредә дә Газиз Мөхәммәтшинның теле шаян, ха-лыкчан. Бу хикәя — журналдагы уңышлы әсәрләрнең берсе.
Газиз Мөхәммәтшнн күпчелек хикәяләрен беренче заттан сөйләп бирү алымына кора Әмма аңа бер төрле алымны күп кабатлаудан сакланырга кирәктер Бу алым ның сюжет таркаулыгына, яки сөйләү белән мавыгуга алып китә торган көйсез бер гадәте бар сыман. Бу хикәядә шул кимчелекләр сизелеп кала
Уңышлы булып чыгарга мөмкинлеге булган «Кыр ягы» хикәясе нәкъ менә сюжет ны оештыра белмәү нәтиҗәсендә ахырына- ча кадәр эшләнеп бетмәгән Хикәянең авторы Мәдинә Маликова тормыш күренешләрен оста гына тотып ала белә, теле матур. җиңел ага. Сорур апаның мәхәббәттә бәхетсезлсге укучыны ияртеп алып китә Хикәядә ул үзәк линия булырга тиеш иде Әмма яшь автор хикәянең уртасында үзенең кызыклы язмышлы героинясын оныта да икенче вакыйгалар)а күчә Аннан сон колхозга практикага килгән студентка Дилбәрнең балаларны колхозга алып чыгу, шофер Нурзаһит белән мөнәсәбәте тасвирлана башлый Вакыйга бөтенлеге булмау нәтнжәссндә хикәя ике кисәккә аерыла. Сорур апаның язмышына авторның мөнә-сәбәте дә сизелми.
И. Салаховның казакъ тормышын бик яхшы белеп язган «Колагир» хикәясе романтик стиле, композицион бөтенлеге, сюжетның киеренкелеге белән җәлеп итә Бнк күп хикәяләрдәге әдәби штампка әйләнеп беткән телгә күнеккәнгәдер инде, бу хикәянең теле башта авыр шикелле тоела. Та- тап теленең төрле бай оттенокларын, казакъ халык ижаты белән баетылган көтелмәгән образлы җөмләләрне соңыннан ка- бат-кабат укыйсың»
Өметле яшь прозаиклар Радик Фәизов һәм Альберт Хәсәновларның «Әнием куллары» һәм «Яшь наратлар* исемле хикәяләре лирик җылылык белән язылганнар. Әмма аларга традицияләргә ябышып ятмыйча. яңа алымнар табып язу турында уйланырга кирәктер
Сатира жанрыннан безнең прозаикларыбыз бөтенләй дип әйтерлек читләштеләр Ә журналда басылганнарының кайберләре хәзерге укучының югары таләпләренә җавап бирерлек түгелләр Касыйм Хәмзиннең «Проблемалы дәрес» хикәясендә классында икешәр ел утырган хулиган малай күрсәтелгән Укытучы аңа. тәртип бозган өчен, «нахал!» дип аяк тибеп кычкыра Искәндәр укытучысына «син үзең нахал!» дип җавап бирә Укытучы аны класстан куып чыгарыр) а уйлый. Искәндәр чыкмын. Шу- нан соң укытучы һәм укучылар Искәндәрне бөгәрләп салалар, бәрсы да аның өстенә өереләләр, «массага каршы барма икенче» дип, староста аның өстенә үк менеп атлана Алар, укытучы җитәкчелегендә теге малайны физик көч кулланып «тәрбиялиләр» Авторның ышандырмый торган бу вакыйгага позициясе дә билгеле түгел Хикәянең теле сатира-юморга дәгьва итә алмый
Хикәя жанрында хәлләр әллә ни мактанырлык түгел Тәҗрибәле язучылар сирәк язалар, ә хикәя жанрына килүчеләр соңгы берничә елда бик аз күренә.
Журнал битләрендә бср-берсен кабат-ламый торган тәрле шагыйрьләр катнашкан Г Афзалның «Ышаныгыз». «Шәрнп урманы» Ә. Маликовның «Яндырылган хатлар». «Алда өр-яңа язлар», I! Дәүлинең «Онытма». Г Зәйнашеванын «Китмә, сандугач». Р. Фәйзуллинның «Сине күптән күргәнем юк». «Вулканнар бар диңгез төбендә» Р Гатауллннның «Вьетнам турында уйлыйм». «Малайлар». Ф Яруллиннын «Сабый чак». «Теләк». Р Гәрәйнең «Ферма буйларында эзләр бар». Г Рәхимнең «Рас». Б Хәлимовнын «Таң букеты» шигырьләре һәрберсе үзенчә язылулары белән истә калалар.
Күптән түгел безнең арабыздан киткән мәрхүм Гали Хуҗневның «Таныш күзләр, таныш карашлар» исемле иң соңгы шигырендә гражданлык хисләре тирән мон белән бирелгән Иҗтимагый тормышта шагыйрьнең иң алда барырга тиешлеген күрсәтү өчен, ул Ватан сугышында һәлак булган шагыйрьләр белән сөйләшү формасын алган
Жәлиллэрдән безгә калган ин кадерле васыять-традиция — тирән эчтәлекле, ачык, төгәл, камил формалы шигырьләр язу Әмма традицияләрне үстермичә торып, бүгенге укучының күңелен яулап алуы авыр. Ша-гыйрьләребез шигъри фикерне яңа сурәтләү ысуллары белән бирү юнәлешендә туктаусыз эзләнәләр. Берәүләр яшәүчәнлеге гасырлар буенча исбат ителгән традицияләрне баету, яңа баскычка күтәрелү юнәлешендә иҗат итәләр. Икенче юнәлеш, яшь
ләр арасында кин таралып, ирекле шигырь формасына табынуда чагылды. Равил Фәй- зуллиннын кайбер унышлы экспериментла-рыннан сон. яшьләрнең күбесе ирекле ши- |ырьгә ябырылды. Хәзер ирекле шигырь белән язмаган яшь шагыйрь бик сирәк. Шигырьдә бертерлелектән качарга омтылып. яшь шагыйрьләрнен күбесе икенче чиккә ташландылар: алар барысы да бертөрле яза башладылар.
Андый характердагы шигырьләрнең күп-челегендә ритм да булмый, рифма турында әйтеп тә торасы юк. ул игътибарсызлык аркасында ялгыш кына килеп эләгә. Ирек ле шигырьгә беркем дә каршы килми, әлбәттә Әмма укучыга әйтер шигъри фикерен булсын, үзенчәлегең «бу мин!» дип әллә каян кычкырып торсын!
Күп кенә шигырьләр яна дип аталган формага төренәләр Борис Хәлимовнын ши-гырьләрен мнн кызыксынып укыдым. Уры- ны-урыны белән матур гына образлар да бар Әмма аның «Мәхәббәт турындагы монологы бернинди дә тойгы уятмый Чөнки шигырьдә конкрет фикер, хнс юк Ялтыравык образлар белән мавыгып, автор лирик героиның эчке дөньясын ача алмаган Ә форма нинди катлаулы! Бердәм ритмик система сакланмаган, автор юлларны ничек тели, шулай җимергән. Димәк, яна форма дәгъва итеп язылган шигырь үзенен формасын таба алмаган әле.
Рөстәм Мннгалимовның «Кайту» шигы-рендә дә көтелмәгән поэтик детальләр ял-тырап китә Тышкы яктан караганда, шигырь яна булып күзгә ташлана Әмма шигырьнең эченә керсәң, анда мәгънәсез сүз тезмәләренә генә очрыйсын Поэтик детальләр табу осталыгын яшь шагыйрь фикер әйтүгә җикми.
Ирекле шигырьдә поэтик фикере белән көчле булган Равил Фәйзуллиннын сонгы шигырьләрендә сыйфат ягыннан үзгәреш сизелә Сонгы вакытта ул халык җырларында еш очраган традицион форманы күбрәк куллана. Шунысы кызык. Равил бу форма аша җитди фикер әйтүдә үзен ирекле сизә. «Бераз үзгә, бераз бүтән». «Сине күптән күргәнем юк» шигырьләрендәге поэтик эчтәлек төгәл формата чагылышын тапкан. Равилнең халык иҗатына игътибар итә башлавы да анарда матур яна сыйфатлар тууга сәбәп булыр әле.
Шул ук шигырьләр белән янәшә торган «Минем телем» исемле әсәрдә исә поэтик аһәң, матурлыкны тоеп булмый Тел турында язылган шигырьдә әдәби телгә бигрәк тә игътибарлы булу кирәк иде.
« Галәм н ул. бик гади ул. Минем телдә иген үсә. сөт парлана, жеп эрләнә, сабый кайнатып, тире и.тәнә, туендыручылар.
киендерүчеләр дигәндә минем телем исенә төшсен»,
— кебек строфаны укучы ничек аңларга тиеш?
Кайвакытта Равил шигырьнең формасына да игътибарсыз карый. «Иңемә кулларын орынгач» исемле әсәрне ни өчен шигырь дип атарга? Образлы фикерләү генә әле шигырь була алмый. Ирекле шигырьнең шагыйрь үзе генә белгән серле канун нары була. Равилнең байтак шигырьләрендә ул система табылган иде. Ритмикасы булмаган, әмма поэтик фикерләве булган мондый характердагы шигырьләрне шигырь жанрына кертеп автор ялгышмый микән? Әдәбиятта яшәргә тулы хокукы булган нәсер дигән жанр да бар бит әле.
Үзенең поэтик тавышын табып өлгергән Рәдиф Гатауллин да. ирекле шигырь стихиясе шаукымына бирелеп, урыны-урыны белән үз принципларыннан ычкынып китә. «Сочиның матурлыгын сөйләмә мина» исемле әсәрне дә рәхәтләнеп поэтик прозага— нәсер жанрына озатырга мөмкин. Рәдифнең «Лирик сөйләшүләр» циклына безнең зуррак таләп белән килергә хакыбыз бар. Тулаем алганда матур тәэсир калдырган ул циклында Рәдиф вакыт-вакыт элеккеге шигырьләрен кабатлый шикелле.
Ни өчен соң әле без сүзне күбрәк шигырь формасы тирәсендә алып барабыз? Чөнки яшь шагыйрьләрнен эчтәлек һәм форма мәсьәләсендә берьяклы эзләнүләре күңелне борчый Классик поэзиядә шагыйрьләр кулы тимәгән күпме формалар баетылуны, яңартылуны кәгеп торалар.
Журналның «Әдәбият тарихына мате-риаллар» бүлегендә Дәрдмәнднең 6 шигыре бирелгән Һәрбер шигырь коеп куелган, һәр шигырьнең башкаларына охшамаган үз формасы табылган. Иҗек төрлелеге, кыска-лык, янәшә рифмалар, аралаш рифмалар, эчке рифмалар, җырлап торган музыкаль ритм һ. б. һ. б.
Яки Зыя Мансур тарафыннан җиренә җиткерелеп тәрҗемә ителгән Гомәр Хәйям робагыйлары.. Коеп кунган формалы андый шигырьләрне язу шагыйрьдән югары шигырь культурасы һәм әдәби осталык сорый
Гамил Афзал «Ышаныгыз» исемле ши-гырендә эчтәлек белән форманың бердәмле-генә ирешә алган. Шигырьнең һәр юлында тыгыз фикер яга. Героика темасы бөтен кырыслыгы, дәһшәте, оптимизмы белән ачылган. Шагыйрь традицион форманы, шигырьнең эчтәлеге таләп иткәнчә, яңартып җибәрә.
«Хейнкель»гә винтовкадан аттык Елга булып акты ал каныбыз. ' Киртә булып танк астына яттык. Ышаныгыз!
Строфаның икенче юлы баштан ахырга кадәр «ышаныгыз» сүзе белән рифмалаша. «Ышаныгыз» сүзе шигырьне композицион *“инаГ'“- н” нагрузкалы поэтик стзгә әйләнә. Уңышлы кулланылган аралаш рифмалар шигырьне тагын да ныгыту ролен үтиләр.
Рәшит Гәрәйнең шигырьләрендә истә ка-лырлык юллар байтак.
Яшерен-батырын түгел: көнләү хисе Үземдә дә минем җитәрлек.
... Эх. бер шигырь яза алсан иде Сабантуйга бүләк итәрлек.
Яки
Ферма буйларыннан үтә.м көн дә. Ферма буйларында эзләр бар Безнең ферма кызы чит авылга Китә икән. — дигән сүзләр бар.
Р. Гәрәй шигырь техникасына, ритм-риф- маларнын матур яңгырашына нык игътибар итә. Әмма анын 7 нче санда басылган шигырьләрендә яңа поэтик фикерләр көткәннән азрак. Рәшит яна темаларны яна сурәтләү чаралары белән ачуда, яна фикер һәм формалар эзләүдә кыюсызлык күрсәтә кебек. «Сабан туен көткәндә» шигырендә бү-генге авылдагы сабантуй сурәтләнә, әмма барлык детальләр дә элеккеге авылдан күчкән сыман. Озын колга тотып, егетләр кулъяулык, сөлге жыялар, әби-карчыклар кыз чакларын сагыналар, килен төшкән вакытларын искә төшерәләр Бүгенге сабантуйның детальләре шигырьдә юк Шуна күрә шигырь яңа булып яңгырамый.
Себер турындагы ике шигырьдә дә («Сәлам сезгә Ссбердән». «Тайга эчендә») Рәшитнең үзе генә күргән поэтик бизәкләре аз. Рәшит элек язган Минзәлә урманнарыннан бик аз аерыла ул.
Табигать турындагы шигырьләрне укыгач. поездда очраган бер кеше искә килеп төшә. Ул Татарстандагы туган авылына ялга кайткан. Һәм Башкортстандагы эш урынына — балалар укытырга китеп бара иде «Нишләп сез Башкортстанга киттегез?» дип сорадым мин аңардан. Ул болай жавап бирде «Башкортстанга мине Фатих Кәримнең шигырьләре алып китте. Фатих Кәримнең гүзәл Дим буе турында язылган шигырьләрен укыдым да, педагогия институтын тәмамлагач. Дим буена киттем Һәм ялгышмадым, нәкъ Ф. Кәрим сурәтләгән Дим буен күрдем».
Пейзаж шигырьләренең дә укучыга тәэсир итү көче зур икән Ә безнең шагыйрьләребез табигать лирикасына бик үк игътибар биреп жнткермиләр.
Рәшит Гәрәйнең быелгы 2 нче санда басылган шигырьләре исә фикернең яңалыгы, янача сурәтләүләре белән әйбәт тәэсир калдыралар һәм Рәшитнең эзләнүен күрсәтәләр.
Темага янача килү, традицияләрне яңарту буенча эзләнүләр Самат Шакир шигырь-ләрендә житми «Миләүшә» шигырен укы-ганнан соң. укучының күңелендә яна хисләр уянмас. Ватан сугышы елларында ук язылган шул ук сөйгәнен сугышта югалту вакыйгасы. Озак еллардан сон лирик герой нәкъ әнисенә охшаган кызны күрә дә сөйгәне дип ялгыша Мондый теманы бүгенге көндә хәл иткәндә, авторга заманның поэтик югарылыгыннан карарга кирәк иде. Вакыйганың. алымның һәм поэтик чараларның иске булуы шигырьне яна хне-фнкерле булудан мәхрүм иткән.
Шагыйрь беренче чиратта яна эчтәлек алып килүе, тирән фикер әйтүе белән поэзияне баетыр! а тиеш Безгә армый-талмый нәкъ менә шул юнәлештә эзләнергә кирәктер. Мәхәббәт турында, әлбәттә, яшь шагыйрьләрнең язуы һәм күбрәк, тагын да яхшырак язуы хәерле Әмма безнен халкы-бызның тормышы мәхәббәт белән генә чик-ләнми бит әле. Яшь шагыйрьләр үзләренең сәләтләрен эчтәлеккә бай һәм катлаулы булган халык тормышын күпьяклырак күр-сәтүгә жиксеннәр иде.