Җимерелгән бастион
Беек Ватан сугышында
фашистлар верен тар-мар итүгә,
туп тавышлары тынуга егерме
бер ел тулды. Тыныч төзелеш
шартларында узган бу вакыт
эчендә совет халкы искиткеч
матур шәһәрләр һам яңа
авыллар салды, зур-зур за- вод-
фабриналар корды. Сугыш
елларында хәрабәләр хәленә
китерелгән шәһәр- авыллар,
элеккедән дә матуррак булып,
яңадан аякка бастылар. Тин
кешеләр күңелендәге яралар
кипшермәгән, дәһшәтле сугыш
коннәре хәтердә нык сакла-
налар әле. Юк. онытылмый ул
коннар. капитализм дөньясы
онтырга мөмкинлек бирми.
Америка империалистлары.
сугыш уты белән уйнап, үткән
канлы көннәрне һаман да искә
төшереп тора. Котырынган
сугыш чукмарлары. Вьетнам
халнының тынычлыгын бозып,
ил өстенә үлем һәм һәлакәт
яңгыры яудыра. меңнәрчә
ирләрне, хатын-кызларны һәм
гөнаһсыз сабыйларны үлем ко-
чагына ташлый. Җир өстендә
канлы сугыш барган мондый
нөннәрдә фашизм
калдыкларының ерткыч-
лыкларын ничек онытасың?!
Бөек Ватан сугышы геройлары
турында. бу сугышта совет
халны күрсәткән батырлыклар
турында күп әсәрләр язылды,
бин күп кинофильмнар иҗат
ителде. Татар совет әдәбия-
тында да халкыбызның героин
көрәшен күрсәткән романнар,
повестьлар һәм поэмалар
шактый: герой шагыйребез
Муса Җәлилгә багышланган
драмалар һәм романнар. Г.
Әпсәләмовның «Газинур».
«Алтын йолдыз», «Мәңгелен
кеше» романнары.
шагыйрьләребезнең бик күп
шигырь, поэмалары...
«Яшәү белән үлем арасында»
повесте белән укучылар
арасында киң танылган
язучыбыз Нәби Дәүли сугыш
темасына багышланган тагын
бер әсәрен — «Җимерелгән
бастион»ын дөньяга чыгарды .
Әсәр фашизм тоткынлыгында
газапланган совет кешеләренең
героин тормышы турында
сөйли. Моннан алдагы
әсәрләрдәге кебек үк. автор
әсирләрнең фашист
концлагерьларында үткәргән
авыр көннәрен, азатлык өчен
көрәшләрен сурәтли. Романда
укучының игътибарын җәлеп
итәрлек вакыйгалар, фаҗигале
хәлләр нүп. Әсәрне укыганда,
истә калырлык образлар, кеше
язмышлары белән очрашасың.
Шулар арасында күңелгә аеруча
янын булганнары — татар кызы
Наҗия һәм хәрби әсир Талип.
I Нәби Дәүли. Җимерелгән
бастион. Роман. Татарстан
китап нәшрияты. 1065 ел.
Наҗия, урта мәктәпне тә-
мамлагач. медицина инсти-
тутына укырга нерә. Шул
елларда кызда саф. нөчле
мәхәббәт хисләре уяна, ул
Талип исемле егетне ярата.
Талип та авыл егете. Ул да
Наҗияне өзелеп сөя. Алар
бергәләп матур тормыш корып
җибәрү турында хыялланалар.
Наҗия унуларын тәмамлагач.
Германия чигенә якын бер
шәһәрдәге хәрби частька
Талибы янына килә. Ләкин алар
бер-берсе белән очраша
алмыйлар, көтмәгәндә сугыш
башлана. Талип фронтка китә. Ә
кыз фашистлар тырнагына элә-
гә. Аны Эльзабет исемле бер
тол хатында хезмәтче булып
эшләргә мәҗбүр итәләр. Наҗия
өчен авыр, газаплы һәм
мәсхәрәле көннәр башлана.
Никадәр кыен булса да, түзәргә
нирән, җиңү көненә кадәр ничек
тә чыдарга кирәк.
Бай хатында хезмәт итүчеләр
арасында Конрад исемле бер
карт та бар. Бер көнне Наҗия
картның, авыз эченнән генә
шыңшып, татарча җыр
җырлаганын ишетә.
— Конрад абый, әллә сез
татармы? — дип сорый ныз.
— Әйе,— ди карт һәм авыр гына
сулап куя.
Конрад карт беренче бө-
тендөнья сугышы елларында
Германиядә оялап калган Әхмәт
Гатин дигән татар кешесв булып
чыга. Аның
бөтен тормышы ана шулай
ялчылыкта йөреп узган. Ул
гомер буе үкенеп, туган
туфрагын күрергә зар-интизар
булып яшәгән кешеләрнең
берсе.
Тора-бара номсыз немец
хатынына Наҗия белән Конрад
карт эшләп китергән табыш
кына аз тоела башлый. Аның
иген кырларын эшкәртү, зур
хуҗалыгындагы башка куп эш-
ләрен башкару өчен, Дора- дагы
лагерьдан хәрби рус әсирләре
дә китерелә. Менә шунда Наҗия
яшьлек мәхәббәте Талип белән
очра-
Рәхимсез сугыш мәйданында
дошманның җиңелә баруы,
безнең солдатларның Германия
туфрагына аян басулары
турындагы җылы хәбәрләр
хәрби әсирләр но- лагына да
иерә. Алар азатлык сәгатьләре
ноннән-көн якынлаша баруын
сизенәләр. Әмма дошман, суга
батканда саламга тотынгандай,
әллә нинди яңа коралларга
ышана, соңгы көнгә кадәр шуңа
өмет баглый. Гитлерның менә
шундый иң соңгы таянычы яңа
иорал «Фау —2» була, тау
чонып яшерен завод эшләнә.
Ләкин «Фау —2» не стартка
чыгарырга җыенганда, фронт
якынлаша, икенче яктан
«фашистларга каршы көрәш
комитеты» оештырган группа
яшерен заводны шартлату
аппаратын кулга төшерә.
Ниһаять. безнең гаскәрләр
килеп җитә, байтак кына
корбаннар калдырып булса да.
әсирләр азат ителә.
Гомумән алганда, романның
сюжеты мавыктыргыч итеп
корылган. Әсәрнең икенче,
минемчә, тагын да
әһәмиятлерәк ягы шунда: анда
совет солдатларының,
тоткынлыкта азап чиккән
патриотларның фашизмга
каршы героии иөрәше шактый
тулы һәм матур чагыл- дырыла.
Тулаем алганда әйбәт язылган
бу романда найбер йомшан
яилар да бар иебеи. Әсәрнең
соңгы. кульминацион бүлеге
бик катлаулы язылган. Биредә
пәрдә төшкәч. уенда
катнашучыларның сәхнәгә
чыгып басулары небек.
романда телгә алынган
персонажларның барысы да
диярлек тау тишеге алдына
чыгып басалар. Бу минутта
барысының да язмышы хәл
ителә. Талип көрәштә үлә,
Наҗия сөйгән егете өстене ятып
елый да... югала. Совет сол-
датлары нилеп керә. Алар
немец киеме йөрткән Та- липны
күреп, «Немец на- пут1« диләр.
Иптәшләре Та- липның ном
инәнлеген аңлаталар, ә Наҗия
юн. Сәхнәгә бер бер артлы
әсирләр җыела, шаитлату
аппаратын күтәрел Франц
нилеп чыга, рус әсирләре янлы
булып эшләгән лейтенант
Францны безнең офицерлар
хуплап наршы алалар. Тау
тишегеннән чыннан әсирләр
кочаклашалар. Наҗияне күрүче
һаман юк... Бу момент бик
буталчан бирелгән, ул
укучыларны канәгатьләндерә
алмый, авторга карата
ризасызлык уята.
Сәхнәдә Фрау Эльзабет та бар.
ләкин аның бу моменттагы
хисләре дөрес чагылмый кебен.
Автор аның турында «Бу
минутта нарчыкның нәрсә дә
булса әйтергә сәләте калмаган
иде. (чөнии хәзер Клараның
Әхмәт Гатин нызы инәне
ачыклана — Г. Б.) ул нурыннан
да, оялган да кебен. шатланган
да иебеи иде«. ди. Рус
солдатларына нарата искиткеч
начар мөгамәләдә булган хатын
турында дөрес бәя түгел бу!
Китапның рәсемнәре турында
шуны гына әйтергә мөмкин:
эчке битләрдәге- ләре
ианәгатьләнерлек булса да.
тышлыгын мәитап булмый.
Хәтта «Бу китапның исеме
ничен икән?» дип, озан кына
баш ватарга туры иилә.
Күрәсең, китапларны
иллюстрацияләү эшенә
җитдирән игътибар бирергә
н ирәктер.
Г. БАИИРОВ.