ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ ТУРЫНДА ГАЛИМНӘР ҺӘМ ӘДИПЛӘР
алимҗан Ибраһимов 1907 елда әдәбият мәйданына чыкты. 1927 елдан соңгы ун елга якын иҗат гомерендә, наты авыру сәбәпле, күп эшли алмады. Татар әдәбиятының алтын фондын тәшкил иткән олы сәнгать әсәрләре, нигездә, 1907—1927 еллар арасында язылган.
Талантлы язучы булу белән бергә, ул күренекле тарихчы да, философ та, тел һәм әдәбият галиме, сәнгать белгече дә, ялкынлы публицист, җәмәгать эшленлесе, оста оештыручы да ида.
Әдипнең матур әдәбият һәм тарих буенча язган хезмәтләре 1920 алларның ба* шыннан ук рус теленә, ә әдәби әсәрләре СССР халыклары телләренә киң рәвештә тәрҗемә ителә башлый.
30 еллар башында, аерым басмалар булып, роман, хикәяләре әзербәйҗан, үзбәк, назань, торнмән, уйгур телләрендә чыкты. Соңгы елларда әдипнең әдәби әсәрләре яңадан иазанъ, үзбәк телләрендә, ә 1966 елда «Казань нызы», «Тирән тамырлар» романнары, аерым җыентык булып, кыргыз телендә, 1962 елда «Хикәяләр» җыентыгы башкорт телендә басылды.
Илебезнең тарки халыкларына әдипнең иҗаты оригинал аша да билгеле. Шунсы нызык, гарәп алфавиты нигезендә язган вакытта, әдипнең әсәрләре төрки халыклар теленә тәрҗемә ителмәделәр. Казань, үзбәк, әзербәйҗан, башкорт, теркмән, нара-кал- пак, кыргыз укучылары аның әсәрләрен оригинал буенча укып килделәр.
Күп кенә назакь, торнмән, башкорт, әзербәйҗан язучылары Галимҗан Ибраһи- мовкы үзләренең остазы итеп саныйлар, әдипнең әсәрләренең үз халыклары укучылары тарафыннан яратып укылуын, хәтта үз әдибе булып хисаплануын күрсәтеп үтәләр.
Әдипнең әсәрләре, үзе исән вакытта ук инде, чит ил укучыларына да юл тапкан. 1928 елда «Адәмнәр», «Карт ялчы» хикәяләре, «Безнең көннәр» романы, һәрберсе аерым басма булып, төрек телендә чыккан.
Уйгур, таҗик, әзербәйҗан телләрендәге басмалары аркылы Ибраһимов әсәрләре һиндстанга, Пакистанга, Иранга да барып җиткән. Рус телендәге тәрҗемәләр аша, әдипнең әсәрләре башка ил халыкларына да таныш.
Әдипнең бай иҗаты, тормышы һәм эшчәнлеге замандашларын сокландырган. Әдипнең хезмәтләренә рус галимнәре, илебезнең күренекле наләм осталары үзе исән ванытта ун зур бөя биргәннәр, әдипне хәзер дә зур ихтирам, хөрмәт белән искә алалар.
Биредә без аларның истәлекләреннән, әдип турында язган мәкаләләреннән өэвк* ләр китерәбез. Материалларны Ә. Кәримуллин әзерләде.
Моннан егерме ел элек мин Кави Нәҗминең шушы гасыр башы классик шагыйре — царизм золымы астында иҗат иткән Габдулла Тукай турында сөйләгәнен тыңладым. Ул шагыйрь үзәнең бер шигырендә әйта:
Г
Килде тоткынлык, түбәнләнде уемның куллары: Хөр заман ак кул белән күкләрдә йолдыз чүпләдем. . .Ул — түгел күңелем эшеннән, тик ялан кулның эше; Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылып чүпләрем.
Әнә шундый кырыс башлангыч, Тукай һам Мәҗит Гафури поэзиясе, Галимҗан Ибраһимовның типографиядә конфисковать ителгән романнары Татарстан республикасы совет язучыларына юл әзерләде. Нуренә ки, Горький аларга ташламалар ясамаган, һәм бу очракта өлнән туган киңәшләре, нүпне күргән һәм иҗат өчен авыр шартларны — Тукай һәм Ибраһимов кичергән шартларны үзе татыган һәм үзе ул шартларга наршы көрәшкән рус язучысының киңәшләре, милли әдәбият үсешенә никадәр зур этәргеч була.
Луи АРАГОН.
...Галимҗан Ибраһимовка бик күп төрле эшләр башкарырга, төрлө мәшәкатьләр чигәргә туры килде; һәм ул барысына да өлгерә иде, һәрвакыт шат, актив, ихтыярлы, дәртле була иде һәм башкаларны да рухландыра да, дәртләндерә дә белә иде. Патриот-революционер туган республикасының уңышлары өчен чын күңелдән шатлана иде.
Академик Үзәк председателе буларак, Г. Ибраһимов үзенең гаҗәп тырышлыгы белән шаккатыра иде. Әллә никадәр учре:кдение[ләр] аның инициативасы белән булдырылды, әллә никадәр басмалар аның натнашы белән чыгарылды.
И. Н. БОРОЗДИН, профессор.
Галимҗан Ибраһимов иҗатының җәлеб итү көче — аның күпкырлы булуында. Ул — әһәмияте үз иле чикләреннән еракка китә торган художникларның берсе. Дөньядагы иң яхшы шагыйрьләр рәтенә горур атлап басарлык кеше ул... Ул күпкырлы иҗатының төрле яклары белән безне үзенә тарта. Аның әсәрләре безнең күңелне, барыннан да злек. үзләренең гадилеге һәм реаль булуы белән әсир итә. Ул яхшы мәгьнәсендә тормыш-көнкүреш язучысы. Халыкның үзенчәлекле тормышын, көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен ул көнчыгыш буяуларының барлык чуарлыгы белән балнып торырлык дәрәҗәдә киң полотнолы итеп сурәтләп бирә белә... Ибраһимовның кыйммәте аның зур масштаблы художник булуында гына түгел. Татар җәмәгатьчелегенең горурлыгы булган, тормышның яңа формалары өчен көрәшкән данлыклы көрәшчеләрнең дә берсе ул. Ул безгә шуның өчен янын, чөнки ул, рус интеллигенциясенең иң әйбәт вәкилләре кебек үк. күкрәк киереп реакциягә, искелеккә, көчләүгә һам дини хорафатларга каршы торган. Ул Радищевтан алып Чернышевскийга һәм Горькийга кадәр чорда әдәбиятыбызда бик күп булган мәгърифәтчеләр, яктылык һәм ирек рыцарьлары тибына керә...
П КОГАН, профессор.
Ибраһимов Галимҗан... В. И. Ленин әсәрләрен татарча тәрҗемә итүне оештыручы. революцион хәрәкәт тарихы, атеизм, әдәбият һәм сәнгать теориясе буенча хезмәтләр авторы. Октябрь революциясенә кадәрге әсәрләрендә Ибраһимов сәнгатьнең бурычы социаль прогресс һәм халык иреге өчен хезмәт итү дип санады, дини томаналыкка каршы чыкты, фән үсешен, рус культурасын үзләштерүне яклады, милләтчелекне, пантюркизмны һәм панисламизмны хөкем итте. Октябрь революциясеннән соңгы хезмәтләрендә Ибраһимов диалектик һәм тарихи материализмның төп положениеләрен пропагандалады, дини ышануларны юкка чыгару өчен көрәште. Ул, социалистик культураның үзенчәлеге итеп, политиканың, хәрәкәтнең, философиянең, бөтен пролетариат идеологиясенең нигез ташлары булган көрәш динамикасын, сыйнфыйлыкны, коллективизмны, хезмәтне һәм интернационализмны санады (Әдәбият мәсьәләләре. Казан, 1960 ел. 177 бит). Ибраһимов татар культурасында интернациональлек белән миллилекнең гармоник кушылуын алга сөрде, сәнгать эшлеклелэ- рен буржуаз һәм вак буржуаз чүп-чардан арынырга... пролетариат идеологиясенә үтеп керергә, эшче-крестьян массалары арасына ташланырга һәм шул диңгездән әдәби энҗеләрне җыярга» чакырды.
Философик энциклопедия. II иче том.
Мәскәү. 1962 ел. 193 бит.
Г. Ибраһимов иҗаты татар әдәбиятында да, тугандаш халынлар — әйтик, ба_1- норт, казаиь һәм твримән — әдәбиятларында да реалистик прозаның алга китүенә уңай йогынты ясады... Әле хәзер дә, иҗат ителүенә ярты гасыр диярлек вакыт узганнан соң да, бу зур һәм катлаулы әсәр («Безнең көннәр ) бик җиңел һәм кызыксынып укыла. Г. Ибраһимовның художестволы сурәтләү көче шундый — ул бер-ике абзацта да укучылар күз алдында кабатланмас төгәл образ иҗат итә яисә үз героеның мөһим һәм катлаулы психологик сызыгын ачып бирә ала.
Л КЛИМОВИЧ, профессор.
Турыдан-турымы яисә читләтепме, Галимҗан Ибраһимов 20 ел буена эшчәнлеге- нең һәр тармагында, нигездә, татар халкына хезмәт итте; аның бу иүпнырлы эшчэн- леге һәм Татарстанны, һәм татар халкын төрле яктан өйрәнүгә бик нык ярдәм итте. Шулай ител, бүген безнең юбилярны татар көнкүрешен, татар культурасын, татар әдәбиятын, татар телен бик яхшы белүче буларак... котларга тулы ханыбыз бар.
А. САМОЙЛОВИЧ, профессор.
Зур язучы үз халкының гына түгел, бәлки башка милләт кешеләренең дә йо- рәкләрөн буйсындыра. Менә шуңа күрә Галимҗан Ибраһимовны казакълар уз язучылары, казакъ язучысы, итеп исәплиләр... Безнең халык тормышын шулай яратып язганы өчен, казакълар Ибраһимовна һәрвакыт хөрмәт белән карарлар (Сүз «Казань кызы» романы турында бара)... Гаҗәеп әйбәт кеше һәм язучы Галимҗан Ибраһимов исеме безнең күп милләтле социалистик культурабыз тарихына мәңгелеккә керде.
Сабит МУКАНОВ. казакъ язучысы, академик.
Сулар ага, ә кыялар какшамас булып торалар. Аларга вакытның да көче җитми. Үз эшләренең көче һәм рухы белән мәгърур кыялардай күтәрелгән кешеләр дә шулай. Аларның исемнәрен вакыт та. очраклы *әллзр дә кешеләрнең ихтирамлы хәтереннән тартып апа алмый. Татар әдәбияты классигы, әдәбиятның зур һәм катлаулы юлында минем беренче остазым Галимҗан Ибраһимов та энә шундыйларның берсе...
Аның әсәрләрендә барлык социалистик милли әдәбиятлар нигезләнгән принципиаль яңалык бар иде һәм бу яңалык минем өчен, башка язучыларга караганда, аңлаешлырак һәм көчлерәк яңгырады, һәм мин Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымыйча калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен ачыштай була иде.
Верди КЕРБАБАЕВ, гнркмән язучысы.
Зур татар прозаигы, романист Галимҗан Ибраһимовның әсәрләре 1925—30 елларда аеруча еш (әзербәйҗан теленә — Ә. Н.) тәрҗемә ителә иде. Аның хикәяләре, повестьлары һәм романнары республикабыздагы киң катлау укучылар арасында зур уңыш казанды. Күпләр хәтта аны әзербәйҗан язучысы дип санадылар.
Яшьлек елларымда, беренче хикәяләремне яза башлаган вакытта, мин соклану белән Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен кат-кат укый идем. Безнең буынның башка вәкилләре турында да шуны ук әйтергә мөмкин.
Бу зур язучының фаҗигале үлеме безнең йөрәкләрне тетрәтте. Ниһаять, ул арабызга кире кайтты, һәм без аның гүзәл әсәрләрен яңадан популярлаштыра алабыз.
Мәһди ХӨСӘЕНОВ әзербәйҗан язучысы.