Логотип Казан Утлары
Хикәя

ГАФУР


алачакның шунысын бик ачык хәтерлим, иртән капка төбеннән кемнеңдер «эһем!» дип йөткереп үткәненә уянып китә идем. «Йокла, улым. Әле Гафур гына кузгалды», — ди иде әни. Кояш чыкмаган, ә өй эче яп-якты инде. Өй буендагы өянкедә сыерчык сайра-ганны тыңлап ятам. Күз алдыма озын сакаллы, кулына таяк тоткан, иске бишмәтен киндерә белән бәйләгән бер кеше килеп баса. Бу —таң белән малайларны уятып йөрүче Гафур үзе була инде. Ул бик әйбәт кеше, таягын селтәп куркытмый. Кесәсеннән кызыл билле прәннек эзләп, миңа күз кыса.
Урамдагы гөрелтегә мин тагын йокымнан айнып китәм. Гөрелте көчәя бара. Гүя, бик күп абыйлар безнең капка төбен утын тукмагы белән төеп уйныйлар. «Курыкма, улым. Гафур тайларын болынга алып китте», — ди әни. Хәзер инде минем күз алдына бик зур атка атланган, аяклары җиргә тиеп торган баһадир егет килә. Ул кулындагы озын чыбыркысын селти, озын итеп сызгыра. Аннары нәкъ өянкедәге сыерчык кебек сайрап җибәрә. Әй кызык та була инде. Аннары... Мин чынлап уянып китәм. Әни инде күптән эштә, кояш та манара биеклеге күтәрелгән.
Мин Гафурны күрмим, бары тик ишетәм генә. Күрше апалар да: «Бүген Гафур йөткергәнгә уянмыйча калдым. Сыер саварга соңара яздым», дип сөйләшәләр.
Тиздән мин аны күрдем. Бик ялына торгач, бер якшәмбе көнне әни базарга үзе белән мине дә алып барырга булган иде. Без капкадан гына чыккан идек, таныш йөткерү ишетелде. Безнең яннан, әле җәй көне булса да, аягына ыштыр чолгап башына бүрек кигән бер егет йөгереп үтте. Аның кәзәки итәкләре мәзәк җилферди, ә елмаюы нәкъ минем иптәш малайларныкы төсле иде.
— Базаргамы, Зәкия апа? — диде ул һәм, җавап көтеп тормастан, югары очка йөгерде.
— Нишләп алай итә ул, әни? Дәү кешеләр йөгереп йөрмиләр ич инде, —дидем мин.
— Акылга сау түгел ул, улым. —диде әни.
— Алайса, ник тайлар көтә ул?
— Аның да тамагы бар ич, улым. Бу дөньяда эшләмичә бирмиләр, — диде әни.
Үсә төшкәч, мин Гафурны көн дә күрә башладым. Кояшта янып каралган йөзле, кырынып та җибәрсә, шактый күркәм кеше иде ул. Мәктәптә укымаган, акча исәбен дә белми иде. Өйләнмәде. Уенны чыннан аермый иде. Кызлар һәм яшь хатыннар аны шаярталар, кулларын җәеп кочарга килгән булалар. Ә Гафурның коты алына. Ул ямьсез кычкырып
Б
абына-сөртенә качып китә. Әмма кичләрен үзе егетләр белән урамга чыга. Гармунга кушылып, матур гына итеп мәхәббәт җырлары да җырлый. Мондый вакытта капка тебендә утырган кайбер хатыннарның күзенә яшь килә. Авыл халкы Гафурны кызгана иде.
Яшьрәк вакытында Гафур җиң сызганып эшләде. Мин аның урамда очраган һәр кешегә яңа костюмын күрсәтеп, нәни балалардай куанып йөргәнен хәтерлим. Бу — тайларны яхшы караганы эчен колхоз биргән бүләк иде. Аннары Гафур күп еллар көтү көтте. Кыскасы, ул үзен дә, инде картайган әти-әнисен дә туйдыра иде. Олыгайган саен шактый арулана төшеп, акылы да төпләнә барган кебек иде. Сугыш кузгалгач, аны хәтта солдатка да алдылар. Бөтен авыл халкы озата чыкты үзен. «Кареп кына йөре, энем. Сине сугышка ук кертмәсләр әле. Юк-бардан куркып кеше көлдермә», — дип киңәш бирделәр.
Әмма Гафур солдат хезмәтенә ярамады, күрәсең. Китүенә бер ел да үтмәде, әйләнеп кайтты. Картлар һәм хатыннар тагын Гафур янына җыелдылар. Ул бик йончыган, ябыгып, картаеп киткән иде. «Кайларда йөрдең, Гафур? Ниләр күрдең?» — дип сорадылар аннан. «Шинше урманнарын да үтеп киттем. Бик күп озын морҗалар күрдем. Алардан кап-кара төтен-нәр чыга. Эт күрмәгәннәрне күрә икән адәм баласы...» — диде ул һәм елап җибәрде. Ә берничә көннән Гафур яңадан җиң сызганып эшли иде инде. -
Сугышлар тынып, дөньялар рәтләнә төшкәч, авыл халкы Гафурга карата бер гаделсезлек күрсәтте. Бу вакытта инде аның әти-әнисе дөнья куйган, тәрбиячесе юк иде. Дөрес, Гафурдан беркем дә җылы почмагын, кайнар ашын кызганмады. Аны хәтта мәҗлесләргә дәштеләр, өс-башын карадылар. Әмма ни өчендер аңа эш бирми башладылар. Гафурны эшкә китереп кушарга, аны үз җае белән өнди белергә, аның турында чынлап кайгыртырга кирәк иде. Кайгырту бер генә яклы булды. Ә Гафур үзе исә җиңел тормышның «тәмен» бик тиз сизеп алды Ул хәзер инде көннәр буе койма буйларында кояшта кызына, янгын өендә ләчтит сата, өй бо-рынча сөйрәлеп йөри торган булды.
Шулай да, үзе кайчандыр җырлап котү көткән киңлекләргә тагын чыгарга берничә кат талпынып карады ул. Үзебезнең авылда көтү бирмәгәч, башка авылларга барып ялланды. Ләкин инде яшьлек үткән. Гафур җилдәй өлгер егет түгел иде. Аңа ниндидер кулай бер эш, күңел юаны-чы табып бирергә, ә хәер сорап сузган кулын йомшак кына читкә этәргә кирәк иде. Ләкин халык аны «кызганды», берсе алдында икенчесенең саран күренәсе килмәде.
Мир өстендә яшәү Гафурга зыяннан башканы китермәде. Ул бик тиз картайды. Холкы да бозылып, үзен туйдырган кешеләр белән үк сүзгә килеп йөри башлады. Аракы да эчәргә ияләнеп алды. Беренче стаканнан соң ук исерә, ә икенчедән соң үзен-үзе белми башлый иде. Ә бу хәл аңа бер көтү авыру иярүгә сәбәп булды. Гафур инде бөтенләй эшли алмый иде. Гафур инде «Әпүр»гә әйләнде.
Колхозлар берләшкәч, аңа безнең күрше авылдагы бер буш йортны бирделәр. Тамагын, өстен-башын карауны колхоз үз өстенә алды. Ләкин кеше моңа мохтаҗ түгел иде инде. Кырык биш тә тулмас борын Гафур үлеп китте.
Аны бар йоланы җиренә җиткерел, үзебезнең авыл зиратына, әти-әнисе каберенә янәшә күмделәр. Җиназасына бөтен авыл халкы җыйналды. Күп кешеләрнең күзендә яшь ялтырый иде Ә минем ул кешеләргә: «Гафурны иртә күмдек. Аның яшьләй үлүенә без гаепле Безнең киң күңеллелек кешелектән чыгарды аны», дип әйтәсем килде.