Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. ИБРАҺИМОВ ҺӘМ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫНДА СОЦИАЛИСТИК РЕАЛИЗМ ФОРМАЛАШУЫНЫҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ


овет әдәбиятында социалистик реализмның формалашуын һәм үсүен тикшерүдә әдәбият фәне сонгы елларда зур укышларга иреште. Бу елкәдә милли әдәбиятлар туплаган бай тәҗрибә дә шулай ук кызу өйрәнелә, фәнни гомумиләштерелә башлады. Алда Бөек Октябрьның 50 еллыгы. Әдәбият г тлимнәре Совет властеның ярты гасырлык юбилеен зур гыйльми хезмәтләр белән. СССР халыкларының Октябрь кояшы астында үткән әдәби үсеш юлын фәнни-теоретнк гомумиләштерү, В И. Ленин идеяләренең һәм коммунистлар партиясенең әдәбияг һәм сәнгагь өлкәсендәге политикасының тантанасын мөмкин кадәр тулырак күрсәтү белән каршы-лыйлар. Бу табигый дә, чөнки Октябрьның сүз сәнгате үсеше өлкәсендәге нн зур җимешләреннән берсе — милли әдәбиятларның социалистик реализм әдәбияты булып үсеп җитүләре, күп милләтле әдәби хәрәкәтнең аерылгысыз өлешенә әверелүләре. Шуның белән бергә СССР халыклары әдәбиятларының ярты гасыр эчендә туплаган бай әдәбн-эстетнк тәҗрибәсен өйрәнү әдәбият теориясе һәм эстетика өлкәсендәге төрле буржуаз бозуларга һәм уйдырмаларга, совет язучыларыиың иҗат методын декрет беләк кертелгән, әдәбият һәм сәнгатькә көчләп тагылган догма, дигән һәртөрле яла ягуларга лаеклы отпор булачак, социалистик реализмнын һәр милли әдәбиятның совет чорындагы эчке үсеше нәтиҗәсендә ирешелгән югары этабы, социалистик милләтләрнең әдәби-эстетнк казанышы икәнлеген раслаячак.
Татар совет әдәбиятының ярты гасырлык бай тарихын фәнни өйрәнү өлкәсендә әдәбият белгечләре зур эш башкардылар. Соңгы елларда гына да укучылар кулына «Татар совет әдәбияты тарихыжың татарча һәм русча басмалары, әдәбияг үсешенең аерым этапларын тикшергән бай хезмәтләр, күренекле язучыларның иҗатларына багышланган җитди монографияләр бирелде. Аларда милли әдәбиятның, аның аерым жанрларының һәм күренекле вәкилләренең, сүз сәнгате алдына Бөек Октябрь куйган зур бурычларны уңышлы хәл итә барып, совет әдәбияты булып формалашу процессы тулы күрсәтелә. Ләкин шулай да татар совет әдәбиятының илле ел эчендә туплаган бай иҗат практикасы тулысыңча өйрәнелде, эстетик яктан анализланды, тиешле фәнни нәтиҗәләр ясалды, дию иртә булыр иде. Безнең карашка, әдәби хәрәкәтне социалистик реализм иҗат принцибының формалашуын ачып бирү ноктасыннан тикшерү, бигрәк тә татар әдәбиятының күренекле вәкилләренең үз иҗатларында ссциалистик реализмга үсеп җитү юлын күрсәтү әле һаман да актуаль бурычларның берсе булып кала.
Татар әдәбиятында социалистик реализмны үстерү өчен гаять күп көч куйган, бу өлкәдә, үзенең әдәби әсәрләре белән генә түгел, теоретик хезмәтләре һәм оештыру эшчәнлеге белән дә аеруча роль уйнаган язучы, әлбәттә. Г. Ибраһимов булды. Шуңа күрә әдәбият белгечләре сонгы елларда аның иҗатын өйрәнүгә, бигрәк тә әдипнең совет чорындагы идея-эстетик эволюциясен тикшерүгә зур игътибар бирделәр Бу эшкә галимнәрдән аеруча Г. Халит, Р. Бикмөхәммәтов кыйммәтле өлеш керттеләр.
Г. Ибраһимов иҗатына багышланган фәнни тикшеренүләр шуны күрсәтә: Октябрь революциясе рухи дөньяны, әдәбият һәм сәнгатьнен үзенчәлекле сыйфатларын кинәт. Сер селтәнү белән үзгәртмәгән шикелле, табигый, әдипнен социалистик реализмга үсеп җитүе дә кинәт кенә булмады. Чөнки язучының дөньяга карашларында революцион борылыш нәтиҗәсендә барлыкка килгән зур идея-политик үзгәрешләрнең иҗат принциплары. чынбарлыкка художниклык карашы аркылы чагылуы, гәүдәләнүе зарурый иде.
С
Рус, украин, әрмән, әзербәйҗан, грузин әдәбиятлары шикелле үк. тотар әдәбияты да үзенен үсешендә Октябрьга кадәр критик реализм стадиясен үтеп өлгергән ите. Монда, әлбәттә, алдынгы рус әдәбнягынын йогынтысы. Г Тукай, Ф Әмирхан. Ш камал. Г. Камал һәм М. Фәйзи әсәрләре белән бергә. Г. Ибраһнмовнын Октябрьга кадәрге ижат практикасы, әдәби-тәнкыйть эшчәнлеге зур роль уйнады. Ул инде революция алды елларында ук критик реализмнын күренекле вәкиле булып жн1ешкән. татар прозасын идея-тематик яктан баетуга, аның әдәби-эстетик куәтен арттыруга зур өлеш керткән әдип иде Ә 1914 — 16 еллардагы әдәби-тәнкыйть эшчәнлеге белән Г. Ибраһимов татар тәнкыйтен һәм эстетикасын революциягә кадәрге ни югары дәрәҗәсенә — революцнон-демократлык этабына күтәрде. Әйтергә кирәк, Г. Ибраһимов 1917 елга инде үзенен әдәби ижат үсеше белән пролетариат әдәбияты алдына килеп җиткән, анын идея-эсгетик эволюциясе киләчәктә бары тик социалистик реализмга таба гына мөмкин иде. Кыскасы, Г. Ибраһимовны революциягә иҗтимагый-политик карашлары үсеше генә түгел, әдәби-иҗат практикасы да китереп җиткерде Февраль революциясе булгач та, анык, һичбер икеләнүсез, язучылык каләмен бер якка куеп торып, тулысымча революцион көрәш эченә чумуы да нәкъ әнә шунын белән аңлатыла.
Ьөек Октябрь социалистик революциясе Г. Ибраһнмовнын идея-политик үсешендә генә түгел, художник буларак чынбарлыкка мөнәсәбәтендә, әдәби-эстетик принципларын та да зур үзгәрешләр тудырды. Анын «Мин үземнен әдәби ижат көчләремнең иркен үсеп китә алулары тик Бьек Октябрь революциясе аркасында гына мөмкин булды дип табам», дигән сүзләреннән нәкъ әнә шуны анларга кирәк тә. Монда хәлиткеч рольне Г Ибраһнмовнын революционер булуы, зур идея-политик үсеш мәктәбе үтүе уйнады.
Күренекле рус совет язучысы А. Фадеев: «Мин язучы булганчы башта революционер булып җитештем Кулыма каләм алганда мнн инанган большевик идем инде. Әнә шуна күрә дә минем ижатым революцион рух белән сугарылган», — дип язган иде Бу сүзләрне тулысы белән Г. Ибраһимоака карата да әйтергә мөмкин
Октябрьдан сон ижат эшенә керешкәнче үк әле Ибраһимов революциянең асылын һәм кигерәчәк нәтиҗәләрен, социалистик төзелеш өлкәсендә сәнгать работниклары алдында торган бурычларны, яна тормыш төзүдә әдәбиятның ролен тирән аңлаган иде. Революциядән сон әдәбиятнын характеры, роле үзгәрүе турында 1920 елда ул болай дип иза:
«...элекке икътисади мөнәсәбәтләр әдәбиятны, сәнаигы нәфисәне милек, милли, дини, ватани дошманлык рухында сугаралар, шуна хезмәт кыйлдыралар иде; капитализм гыйлемдә, фәлсәфәдә, сәнаигы нәфисәдә үзен аклый, үзенә юл ача торган идеология эшли иле. Тарихмын хәзерге бөек кузгалышлар дәвере исә. үзенен кызыл каһарманнары, сугышчан егетләре белән бергә, икътисади азатлык әмәлләрен жыр- лаучы шатыйрьләр. җир йөзен яна, якты, ирекле тормышка чакыручы әдипләр, философлар, гыйлемне, фәнне яна әмәлләргә тәгбикъ кыйлучы галимнәр, техниклар тудырды» '.
Революция нәтиҗәсендә тукталып торган ижат эшен янадан башлап җибәргәндә, Г. Ибраһимов Җ.1М1ЫИИ. үсешенең фәнни теориясе — марксизм-ленинизм белән нык кораллашан иде Gy анын иҗат эволюциясенә кин юл ачты, әдәбият үсешенен тагын да югарырак этабы — социалистик реализмга күчешен шактый жинеләйтге Фәнни социализм теориясен өйрәнү эшенә Г Ибраһимов а.иа таба да зур игътибар бирде, үзенен бай революцион көрәш тәҗрибәсен марксизм-ленинизмнын якты нуры белән баетты Татар әдәбиятында социалистик реализмнын нигез ташларын салган әсәрләрен — «Кызыл чәчәкләр хнкәясон (1922), «Казакъ кызы» (1924) һәм <1ирән тамырлар» (1926) романнарын ижат иткән елларда әдипнең тагар коммунистлар универси-тетында. Өлкә партия мәктәбендә партия тарихын, әдәбият теориясен укытуы беренче карашта анын хезмәт биографиясен билгели торган гади фактлар гына кебек Ләкин, асылда, алар язучының ижат үсеше өчен принципиаль әһәмияткә ия и теләр. I Ибра- һимовның әдәби үсеше «чен шулай ук аның 1922 елга кадәр РКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Төрки халыклар үзәк бюросының матбугат бүлеге редакция коллегиясе җитәкчесе, партиянең Татарстан Өлкә Комитеты каршында төзелгән В И Ленин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү комиссиясе председателе булып эшләвенең зур әһәмияте булуын күрсәтеп үтәргә кирәк Аның марксизм-ленинизм өлкәсендәге эрудициясе турында ул вакытта партиянең Татарстан Өлкә Комитетының матбугат бүлеге мөдире булып эшләгән, хәзер персональ пенсионер Л. Гомәр менә нәрсә яза:
«Бу комиссиядә Г. Ибраһимов бик зур дәрт белән эшләде. Монда уңышлы рәвештә эшләү өчен Ленин әсәрләренең эчтәлеген яхшы белергә кирәк иде. Галимҗан ага «ларны үз вакытында басылып чыккан берен укып барган булса кирәк, аларны яхшы белә. Леннннын кайсы әсәрләрендә нинди мәсьәләләр турында нинди фикер әйтелгәнен дә хәтерли иде Менә шуна күрә ул комиссиянең лаекле председателе булды» ’.
Г Ибраһимов нҗа!ында социалистик реализмның формалашуы һәм үсүе ничек барды сон? Бу сорауга төпле җавап бирү әдипнең илея-эстетик эволюциясен билгеләү очен генә түгел, татар совет әдәбиятының формалашуын өйрәнү өчеи дә әһәмиятле. Чонкн Г. Ибраһнмовнын социалистик реализмга үсүе — асылда, татар совет прозасының формалашуы дигән сүз.
1 «Эшче» газетасы. 1920 ел. 7 ноябрь.
1 Г. Ибраһимов турында истәлекләр Казан, 1966. 189 бит
Г. Ибраһимов иҗатын тикшерүчеләрнең бердәм фикеренчә, әдипнең бу влкәдәге беренче әһәмиятле адымы — «Яңа кешеләр» драмасы белән «Кызыл чәчәкләр хикәясе» иде. Язучының критик реализмнан социалистик реализмга таба ныклы борылыш ясавы. барыннан да бигрәк, аның чынбарлыкка художниклык карашы үзгәрүендә, бу әсәрләрнең тематикасында һәм проблематикасында, аларда сурәтләнгән тормыш материалының яналыгында чагылды.
Г. Ибраһимовның тормышка мөнәсәбәте нинди юнәлештә үзгәрүе социалистик реализм иҗат методының үзәк мәсьәләсе булган уңай герой проблемасының гәүдәләнешендә күренде. Бу әсәрләр татар әдәбиятына бөтенләй яңа тема (пролетариат революциясе өчен көрәш темасы) алып килеп кенә калмадылар, ул көрәшне конкрет гәүдәләндергән яна геройлар — кызыл командир, комиссар — образларын да күрсәттеләр. Дөрес, алар татар совет әдәбияты тарихына классик әсәрләр булып керә алмадылар. Аларның әдәби эшләнешләре ягыннан кимчелекләре дә бар иде. (Бигрәк тә «Яңа кешеләр» драмасының). Ләкин бу кимчелекләр Г. Ибраһимовның дөньяга карашыннан, ндея-эстетик принципларыннан бигрәк, яңа жанрны, аның үзенчәлекләрен үзләш-терү өлкәсендә килеп туган авырлыклар һәм ашыгып иҗат итү белән аңлатыла иде. Һәм, бик табигый, үз чорында әсәрнең җитешсезлекләренә караганда аның татар әдәбиятына алып килгән яңалыгына, революцион пафосына, ндеслогик куәтенә игътибар ителде. Аны пролетариат әдәбиятының классик бер мисалы итеп карау (тәнкыйтьче Г. Ходаяровның әсәргә язган кереш сүзенә игътибар итегез) нәкъ әнә шуның белән аңлатыла иде.
Татар совет әдәбиятының формалашуы, үсүе тарихын тикшерүгә багышланган хезмәтләрнең бер ишенә тарихилык җитеп бетми. Шуның нәтиҗәсе буларак, егерменче еллардагы кайбер әсәрләр сүз сәнгатенең бүгенге үсеше, әдәбият фәненең хәзерге югарылыгыннан торып тәнкыйть ителәләр. Ләкин социалистик реализмның формалашуын критик реализм эволюциясеннән аерып, һәр чорның әдәби җимешен, аларның әдәби-эстетик кыйммәтен әдәбиятның шул чактагы үсеш биеклегеннән, халыкның эстетик зәвыгы дәрәҗәсеннән аерып карарга ярамый. Шулай эшләгәндә, Г. Ибраһимовның бу әсәрләренең заманы өчен зур вакыйга, татар әдәбиятының идея-эстетик казанышы булуын күрү кыен түгел.
Социалистик реализмның «Яңа кешеләр» драмасында һәм «Кызыл чәчәкләр хнкәя- се»ндә ачык күренгән нигез сыйфатлары (революцион көрәш темасы, яңа кеше образлары, язучының чынбарлыкка мөнәсәбәте үзгәрүе, революциянең тормышчанлыгын раслау) Г. Ибраһимовның аннан соңгы әсәрләрендә тагын да үстерелделәр һәм баетылдылар.
1924 елда Мәскәүдә «Казакъ кызы» романы басылып чыга. Анда беренче карашта идея-тематик алга китеш юк төсле. Романда турыдан-туры революцион көрәш темасы да куелмаган, кызыл командир, большевик образлары да бирелмәгән. Ләкин, асылда, нәкъ шушы роман татар әдәбиятында яна идея-эстетик принципларның җиңүенә зур өлеш кергкән әсәр, чынбарлыкны социалистик реалист буларак сурәтләүнең гүзәл җимеше булды. Күренекле төркмән язучысы Верди Кербабаев Г. Ибраһимов турында:
«Совет власте урнаштырылган беренче елларда. Урта Азия халыклары әдәбиятлары белән чагыштырганда, татар әдәбияты аеруча алга киткән иде. Анда Галимҗан Ибраһимов күренекле урын алып торды. Аның әсәрләрендә барлык социалистик милли әдәбиятлар нигезләнгән принципиаль яңалык бар н д е. Һәм бу яңалык минем өчен, башка язучылардагыга караганда, көчлерәк, аңлаешлырак һәм гүзәлрәк яңгырады. Һәм мин Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була иде (астына мин сыздым — М. X.)»1,—дип яза.
«Барлык социалистик милли әдәбиятлар нигезләнгән бу принципиаль яңалык» нәрсәдән гыйбарәт иде соң?
Ул Г. Ибраһимовның чынбарлыкка художникларча карашының үзгәрүе, дала халкы тормышын сурәтләүгә янача, совет язучысы идея-эстетик принципларыннан чыгын килүе. «Казакъ кызы» романына карата Б. Кербабаев бу сорауга түбәндәгечә җавап бирә:
«Минем беренче әсәрләрем төркмән хатын-кызларын изелүдән азат итү темасына багышландылар. Икърар итә алам һәм моны шатланып эшлим — минем әсәрләрем Галимҗанның зур йогынтысы белән иҗат ителделәр. Ул, совет язучыларыннан беренче булып, семья һәм җәмгыять изүенә каршы баш күтәргән мөселман хатын-кыз образларын иҗат итте» 1 2.
Кайберәүләр өчен сәер тоелуы ихтимал. «Семья һәм җәмгыять изүенә каршы баш күтәргән мөселман хатын-кыз образларын» иҗат итү өчен социалистик реалист, совет язүчысы булуның ни хаҗәте бар, диярләр. Үзләренең үсешендә критик реализм этабын табигый дәвамлылыгында, бөтен тулылыгы белән, җиренә җиткереп үткән әдәбиятлар өчен бу, бәлки, шулайдыр да. Ләкин критик реализм чорын тизләтелгән рәвештә үткән әдәбиятларга мондый караш, безнеңчә, бер яклы. Ул—әдәби-эстегнк төшенчәләрне кулланганда милли әдәбиятларның иҗат практикасын искә алып җиткермәүнең нәти-
■ еПрасда» газетасы. 1962. 13 март.
2 Шунда ук.
жәсе. Ә терки халыклар милли әдәбиятларының Октябрьга кадәр үткән юлына күз салсан. Б. Кербабаев дөрес әйткәнчә, мондый образларны аларның бары тик совет чорында гына иҗат игүләрен күрәсең. Һәм монда алдан юл күрсәтеп баручы, һичшиксез. Г. Ибраһимов булды. «Казакъ кызы» романы белән ул бер тагарлар өчен генә түгел, башка төрки халыкларны да гасырлар буе борчып килгән, мәнге чишелмәс кебек тоелган проблеманы хәл итү юлын — хатын-кыз азатлыгы мәсьәләсен социаль азатлык проблемасы белән бәйләнештә карау кирәклеген раслады. Аның яна тип. совет художнигы булуының асылы әнә шуннан гыйбарәт иде.
Язучы иҗатында социалистик реализм иҗат принципларының формалашуын әдипнең идея эволюциясенә генә кайтарып калдырырга ярамын, әлбәттә Г Ибраһимовның чынбарлыкка идея-эстетик мөнәсәбәте үзгәрүе әсәрнен. идея-тематикасы белән бергә, сюжсг-композиниясендә. образлар системасында, сурәтләү чараларында, кыскасы, әдәби әсәрне җанлы һәм канлы иткән барлык әдәби-эстегик компонентларның җыелмасында чагылышы итеп каралырга гиеш '. Әсәрне менә шулай тикшергәндә. <Казакъ кызы»- ның татар прозасына алып килгән зур идея һәм художество яңалыгы, совет әдәбнч- ты үсешенә керткән өлеше ачык күренер.
Г. Ибраһимов ирешкән идея-эстетик эволюциясенең югарылыгын «Тирән тамырлар» романы белән «Безнең көннәр»нен яна дан эшләнгән варианты ачык күрсәтте. Бу әсәрләрендә ул татар халкының XX йөз башы иҗтимагый тормышын, беренче рус революциясе тәэсирендә революцион аңы уянуын һәм азатлык өчен көрәшкә күтәрелүен тасвирлады. Октябрь нәтиҗәсендә халык тормышында барлыкка килгән тирән социаль һәм рухи үзгәрешләрне, авылда һәм шәһәрдә җәелгән социалистик төзелеш, сыйнфый көрәш эчендә яңа. совет кешесе, социалистик характер формалашуын сурәтләде. Бу ике роман үрнәгендә татар совет прозасы идея-художество ягыннан җитлегүен. чынбарлыкка мөнәсәбәттә диалектик материализмга, марксизм-ленинизм!а нигез-ләнүен. әдәбиятның тормышка мөнәсәбәте тамырдан үзгәрүен раслады. Г Ибраһимов- нын новаторлыгы әнә шунда иде. «Безнең көннәр» романының яна вариантында барыннан да бигрәк баш геройларның характеры, идея-эстетик йөкләмәсе үзгәрә. Большевик образлар буларак. Булатов. Коля. Солтан, эшче-революционер Абдулла һәм башкаларның идея-политик юнәлеше ачыклана Әсәрнең беренче вариантында алгы планга куеп сурәтләнгән Д. Урманов. X Мансуровларнын революцион көрәштәге роле тарихи дөресләнә. Революциянең ачык дошманнары һәм аларның ярдәмчеләре — анархистлар, эсерлар, буржуаз милләтчеләрнең чын йөзләре ачып бирелә.
«Безнең көннәр» романының татар әдәбиятына алып килгән тагын бер яңалыгы шунда ки. ул әдәби геройларны тарихи шәхесләргә нигезләнеп иҗат итүне башлап җибәрде. Ә бу — язучының реализм юлыннан үсешен характерлый торган әһәмиятле фактор Г Ибраһимовка монда 1905 ел революциясенә караган архив материалларын ныклап өйрәнү һәм. ниһаять, беренче рус революциясе турында «Тагарлар арасында революция хәрәкәтләре» исемле хезмәт (1925) язуы да ярдәм итте.
«Безнең коннәр».дә сурәтләнгән унай геройларның прототиплары — Татарстанда һәм Башкортстанда 1905—1907 еллардагы революцион вакыйгаларда зур роль уйнаган тарихи шәхесләр, партия эшлеклеләре. большевиклар. Алгы планда, әлбәттә, большевик Булатов исеме белән бирелгән беренче татар революционеры — большевик Хт.сәен Ямашен обраты тора Г. Ибраһимов бу образны аеруча зур хөрмәт һәм мәхәббәт белән сурәтли, аның 1905—07 еллар революциясендә тарихи эшчәнлеген күрсәтә. Әсәрдә шулай ук большевиклар партиясенең актив эшлеклеләреннән берсе. 1906 елның көзендә В. И. Ленин за.даниесе белән Казанга килгән И. А. Саммер. 1901 елдан КПСС члены. Уралда һәм Башкортстанда 1905—1907 еллардан бирле революцион вакыйгаларда актив катнашкан Э. С, Кадомцев сурәтләнә Архив материалларыннан Гәрәй Солтан кавказлы образының прототибы РСДРП(б)нын Баку оешмасыннан Казан большевикларының сугышчан труппасын ныгыту өчен җибәрелгән Әгълиулла Биталетдинов булуы билгеле. Ул I90S елны төрмәдә җәзалап үтерелгәч, патша властьларының ерткычлыгына каршы протест йөзеннән. Казан университеты студентлары һәм күп кенә предприятиеләрнең эшчеләре баш күтәрәләр Ул хакта 1908 елда большевистик «Пролетарий» газетасында га хәбәр ителә. Бу фактлар Г. Ибраһнмов-.художннкнын 1907 ел революциясенә мөнәсәбәтенең социалистик реализм нигезендә үзгәрүен характерлыйлар.
Язучының совет чоры әсәрләрен тикшерү Г Ибраһимов иҗатында социалистик реализмның нигездә Октябрьның Ю еллыгына, ул каты авырып Ялтага күчеп киткәнче формалашып өлгерүен күрсәтә.
Ә алай булгач. «Безнең көннәр» читтә калмыймы сон. дигән сорау туарга мөмкин Әдипнең совет чоры эволюциясен ачык күрсәткән бу романының икенче варианты 1934 елда басылып чыга бит.
Бердән. «Безнең көннәр»нең яна варианты аның басылып чыгуыннан берничә ел элек тәмамланган булуын әйтергә кирәк. Моның өстендә эшләвенең утызынчы елларга кадәр сузылуы авторның идея-эстетик үсешенә түгел, бәлки, каты авыру белән бәйләнгән Мәсьәлә монда вакыт факторында гына. Романга кертелгән идея-эстетик үзгәреш-
1 Бу яктан Г Халитның Г. Ибраһимовның иҗат метолына һәм әдәби осталыгына багышланган мәкаләсе («Совет әдәбияты» журналы. 1963 ел, 8 сан) аеруча әһәмият те.
ләрне башкарырга Г. Ибраһимов эле егерменче елларның уртасында ук өлгергән 6v-ia. Ә әсәрнең беренче басмасына авторның үзенең мөнәсәбәтенә килгәндә исә. ул I. Ибра- һимовны әле басылып чыккач ук канәгатьләндерми. Анын 1934 елгы басмасына язган суз ахырында әдип бодай дигән иде:
<...1914 елда басыла башлап та, тукталган әсәр бары тик революциядән сон гына дөньяга чыга алды (1919—1920, Казан. Өмит типографиясе). Бу беренче басма шул 1914 елгы кулъязма тексты буенча эшләнде. Кулъязманы икенче тапкыр типографиягә биргәндә мин аны янадан төзәтеп чыгу тугел, хәтта бер тапкыр карап, күз иөргеп үтәргә дә вакыт таба алмадым... Шулап китап чыкты. Матбугапа мактап каршы алуларга карамастан, мин китап чыгу белән үземдә тирән канәгатьсезлек сиздем. Шул вакытта ук, әгәр гомерем булса, вакыт җиткерә алсам, бу әсәргә яңа-дан бер кайтырмын дип, үз күңелемдә кистереп куйдым» (астына мин сыздым — М. X.). .
Г Ибраһимовның Октябрьдан сонгы тарихи карашларын тикшерү, аның егерменче елларнын беренче яртысында язган гыйльми хезмәтләре, бигрәк тә 1925 елда татар һәм рус телләрендә басылып чыккан һәм <Правда». «Известия» газеталары битләрендә югары бәя алган «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре» исемле зур китабы алда куелган тезисны тулысынча раслый.
Язучының социалистик реализмга үсеше туры сызык буенча бармады, билгеле. Аның ижат эше. чынбарлыкны совет художнигы буларак үзләштерүе кайвакыт аерым унышсызлыкларга да очрады. Моның ачык мисалы 1923 елда язылган «Адәмнәр» хикәясе. Туп-туры әй гергә кирәк, бу әсәр Г. Ибраһимов иҗатында алга китеш тугел, совет язучысы буларак, художникның чынбарлыкка мөнәсәбәтендәге кимчелеге. Ул үз чорында әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан нәкъ шулай каралды да. Мондый караш белән автор үзе дә килеште булса кирәк Чөнки үзе килешмәгән фикерләргә каршы матбугатта бик тиз язып чыгучан Г. Ибраһимов бу юлы дәшмәде. Аннан сон ул бу әсәрне утызынчы еллар башында чыгарылган сайланма әсәрләр җыентыгына да кертмәде.
Ләкин нжат уңышсызлыклары, чынбарлыкны үзләштерү юлында идея-эстетик кимчелекләр социалистик реализм яэучыларында булмый дни кем әйткән?! Социалистик реализм методы ул һәртөрле хәвеф-хәтәрдән саклый торган калкан, барча авыруларга дәва түгел бит. Ул ижат уңышын үзеннән-үзе тәэмин итми.
«Адәмнәр» хикәясендә Г. Ибраһимовның төп кимчелеге натурализм тышауларына өләгуендә булды Әсәрдә ул ачлык дәһшәтен, аның нәтиҗәләрен йөрәк тетрәткеч картиналарда сурәтләде. Ләкин нәрсә өчен?
Сәнгатьнең максаты — гуманизм Ул һәр дәвердә кешенең һәм кешелекнең кара көчләрне җиңеп чыгуын раславы белән, аның киләчәккә, яңалыкка омтылышын күрсәтүе, шуна өндәве белән көчле булды. Дөнья әдәбиятының классик әсәрләре шуның белән үлемсезләр. Социалистик реализм әдәбияты, сәнгате бигрәк тә. Ә «Адәмнәр» повестенда Идел буендагы ачлыкның дәһшәте авторның идеалын да каплап китә. Г. Ибраһимовның төп кимчелеге шул. Ул аның социалистик реализм методын үзләштерү юлындагы иҗат уңышсызлыгы итеп каралырга тиеш.
Ә «Татар хатыны ниләр күрми» повестеның 1928 елгы төзәтелгән басмасы?
1965 елның җәендә СССР Фәннәр академиясенең Казан тел, әдәбият һәм тарих институтында «Татар совет әдәбияты гарихы»нын Мәскәүдә чыккан русча басмасын тикшергәндә кайбер әдәбият белгечләре бу әсәр критик реализм җимеше итеп каралырга тиеш дип чыктылар. Мондый караш берничә ел элегрәк шул ук әдәбият тарихының татарча басмасы чыккач та әйтелгән иде. Бу иптәшләр үзләренең тезисларын нәрсә белән дәлиллиләр сон? Аларнын дәлиле бер: әсәрнең төп героинясы Гөлбануның һәлакәте, тагар хатынының ул хәлдән чыгу юлы күрсәтелмәве, әсәрнең пессимистик тәмамлануы. Беренче карашка, бу дөрес тә кебек. Әсәрнең беренче варианты (1909) оптимистик рухта тәмамланган, анда Гөлбануның «азатлыкка» ирешүе сурәтләнгән иде. Ә совет чорында ижат ителгән яна варианты пессимистик, трагик бетем ала. Беренче карашта. Г Ибраһимов үсми, бәлки артка китә кебек. Ләкин бу өстән караганда гына шулай. Әсәрне тирәнрәк тнкшерү «критик реализм» тарафдарларының дәлилләре җитди түгеллеген, бәлки әдәби әсәргә схематик, язучының ижат үсеше үзенчәлеген искә алмыйча карауның нәтиҗәсе булуын күрсәтә.
Ә бит мәсьәләнең асылы — Г. Ибраһимовның уңай идеалы критик реализм язучысы идеалыннан принципиаль аерылуында. Әсәрнең беренче вариантында Гөлбану һәлак булмый, үзенә тагар тормышы тарафыннан әзерләп куелган каһәрле язмыштан котыла. Ләкин нинди юл белән котылуына игътибар итәргә кирәк. Бу бит әдәби-эстетик гомумиләштерү тапкай, реаль һәм типик юл түгел. Әсәрнең яна вариантын автор Гөлбануның һәлакәтен күрсәтү белән тәмамлый, һәм. әйтергә кирәк, ул бик дөрес эшли Әдип моның белән ул тормыш рамкаларында татар хатынын коткару мөмкин түгеллеген раслый, аның өчен иҗтимагый тормышны нигезлән үзгәртү кирәклеген күрсәтә укучы күңеленә шул фикерне җиткерә һәм читләтелгән рәвештә татар дөньясын төбе-тамы- рыннан үзгәрткән Октябрьның көчен, бөеклеген, зарурый булуын исбатлый Моны әлбәттә, марксизм-ленинизм белән коралланган совет язучысы гына эшли алды Соцна-
листик реализм язучысының у най идеалы белән критик реализм у най идеалы арасында* гы аерманы без нәкъ шунда күрәбез.
20 нче елларда бу темага багышланган әсәрләр бер татар әдәбиятында гына язылмалы Казакъ язучысы М. Ауэзовнын «Энлик кебек» исемле пьесасында шулай ук Октябрьга кадәрге казакъ хатын-кызының трагик язмышы сурәтләнә Үзбәк язучысы Хәмзә, ингуш А. Гойгов. кыргыз язучылары А Токомбаев һәм К Баялинов. мари М. Шкетан әсәрләрендә дә хатын-кызларның фаҗигале образлары бирелә.
Ниһаять. «Татар хатыны ниләр күрми?» повестенын яна варианты турында сөйләгәндә, тагын бер моментны истән чыгарырга ярамый. Бнг Г. Ибраһнмов 1928 елда татар хатыны, анын язмышы турында яна әсәр иҗат итмәде, бәлки 20 ёл элек язылган һәм басылып чыккан хикәясен тезәтте. Автор татар халхынын Октябрь революциясенә кадәрге мәгълүм бер чор тормышына караган фактик материал, билгеле бер сюжет һәм композиция белән бәйләнгән иде. Һәм ул шушы әдәби материал рамкаларында торып эш итте. «Яна кешеләр» дә революция өчен актив көрәшче Камәр. «Тирән тамырлар»да Гайшә. Нәгыймә кебек активисткалар образларын ижат иткән Г Ибраһнмов. әгәр теләсә, татар хатынының язмышына багышланган әсәрдә дә актив көрәшче, хәтта революционерка образын тудыра алган булыр иде. Ләкин ул вакытта инде бөтенләй яна әсәр язылган булыр иле. Озын сүзнең кыскасы шул. «критик реализм» тарафдарлары бу очракта язучынын ижат лабораториясен искә алып җиткермиләр. аның әдәби эволюциясенә догматик карашта торалар. «Татар хатыны ниләр күрми» повестенын яна варианты егерменче еллар татар совет прозасының әһәмиятле бер факты. Г. Ибраһимовның үсешен күрсәткән социалистик реализм әсәре. Әдәбият фәне аны шулай карарга тиеш тә.
Егерменче еллар ахырына Г. Ибраһимовның социалистик реализмга үсеп җитүе совет әдәбияты иҗат метолының нәкъ шул чорда гомумән татар прозасында формалашуын тәэмин итте. Табигый, татар әдәбияты алдында торган бу тарихи миссияне үтәүдә Г. Ибраһнмов ялгыз булмады Бу өлкәдә аның иҗаты белән бергә. Ш. Камал. М. Гафури, Ш. Усманов. Ф. Сәйфи. К. Нәҗми. А Шамов әсәрләре зур роль уйнадылар. Бу язучыларның уртак тырышлыгы белән татар прозасы утызынчы елларга кергәндә үзенең идея-художество потенциаль мөмкинлекләре ягыннан татар халкының бүгенгесен һәм үткәнен тематик һәм проблематик яктан тиешле киңлектә һәм тирән-лектә сурәтли алырлык, киләчәккә разведка ясарлык, социализм төзүче халыкның рухи таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәгә үсеп җиткән иде. Егерменче еллар тагар прозасында революцион хәрәкәт, гражданнар сугышы, авылда һәм шәһәрдә сыйнфый көрәш, иҗтимагый тормышта хатын-кыз роле темалары үзәк тема булып тордылар, проза әсәрләрендә революцион көрәштә, гражданнар сугышы фронтларында формалашкан яңа кеше образы сурәтләнде, социалистик моральнең җиңүе күрсәтелде. Һәм, әйтергә кирәк, бер прозада гына түгел, поэзиядә, драматургиядә дә нигездә шул ук хәл иде. Г Ибраһнмов 1930 елда язган «Ерактан сәлам» исемле мәкаләсендә, татар совет әдәбиятының 10 еллык үсешенә йомгак ясап, болай ди:
«Әгәр дә татар әдәбияты тарихының үткән бер баскычы, үткән бер заманы белән чагыштырып карасак, мондый аз бер заманда бу чаклы көчләрнең бер мәйданга чык- канлыкларын очратырга мөмкин түгел. Мондый аз заман вчендә мондый бер хәрәкәтне тик пролетариат революциясенең бөек масса кузгалышы гына тудыра алды, Татарстан җөмһүрияте әдәби иҗаты да тик менә шул гомуми пролетариат революциясенең масса хәрәкәте һәм коммунистлар партиясенең тугры юлбашчылык тәэсире генә мондый зур иҗади кайнашны күрергә насыйп итте» ‘.
Татар әдәбиятында социалистик реализмның формалашуын татар халкының рухи үсешендәге табигый югары этабы, әдәби процессның тарихи нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. Монда, әлбәттә, татар әдәбиятының бай традицияләре. Октябрьга кадәрге үсеш дәрәҗәсенең югары булуы да зур роль уйнады. XX йөз башы тагар әдәбиятында революцион азатлык идеяләре гаять көчле, М. Горький традицияләре шактый нык га- мыр җәйгән иде. Анда социалистик реализм элементларын әле 1905—07 елгы революция чорында ук керергә мөмкин. Г. Коләхметовның «Ике фикер» һәм «Яшь гомер» драмалары татар әдәбиятының М. Горький күрсәткәи юлдан үсешендә зур роль уйнадылар. Ул әсәрләрнең Октябрьга кадәрге чорда татарларда пролетар әдәбиятның башлангыч үрнәкләре булуын Г. Ибраһнмов әле 1926 елда ук күрсәтеп үткән иде. Ул Г. Коләхмеговны «беренче марксист әдип» - дип атады.
Татар әдәбиятының социалистик реализм юлыннан уңышлы үсүен тәэмни иткән әһәмиятле факторларның берсе — революциягә кадәрге төп әдәби кадрларның пролетариат ягында булулары, революция вакыйгаларында актив катнашулары, сыйнфый көрәш һәм гражданнар сугышы фронтларында политик чыныгу алулары I Ибраһнмов белән бергә. М I афури, Ш. Камал. Ш. Әхмәдиев. Ф Сәйфи, Ф Бзрнаш Октябрь революциясен кабул итеп кенә калмадылар, аны тормышка ашырышуда актив катнаштылар, үзләренең каләм көче һәм практик эшчәнлекләре белән аның казанышларын
1 Ун ет эчендә татар матур әдәбияты Казан. 1930, 99 бит. ’ «Кызыл Татарстан» газетасы, 1926 ел. 12 январь.
саклаштылар, күбесе 1919—20 елларча Коммунистлар партиясе сафына керделәр. Әдә-биятның язмышы өчен 6v тарихи фактның әһәмияте зур булды.
Шул ук вакытта Октябрьдан соң татар әдәбиятына турыдан-туры революцион көрәш һәм гражданнар сугышы фронтларыннан яшь әдәби көчләрнең куп килуен. аларнын әдәби процессны революцион пафос, сыйнфый көрәш рухы белән сугаруын, аңа ижат ялкыны һәм энергия өстәвең әйтергә кирәк. Ш Усманов. М Җәлил. К Нәжми. А. Шамов. М Максуд әнә шундый әдипләрнең иң куренеклеләре иделәр. Бу әдәби буын алып килгән романтик пафос, өлкән буын язучыларының ижат тәжрибәсе белән кушылып, татар әдәбиятын идея-тематнк яктан баетты, аны революция һәм яна тормыш таләпләренә якынайтты.
Совет әдәбиятының формалашуы турында суз алып барганда. Октябрь нәтиҗәсендә рус әдәбиятының милли әдәбиятларга йогынтысы аеруча көчәюен әйтергә кирәк. Милли әдәбиятларның социалистик реализм юлыннан үсүе өчен иң әһәмнятлесе шу 4 иде ки. илдә гомуми әдәби хәрәкәт барлыкка килде. Татар әдәбиятына кил әндә исә. бу чорда ана рус классик әдәбиятының тәэсире көчле булды Шуна курә булса кирәк, татар язучылары ул чорча шактый киң жәелгән пролеткультның һәм төрле формалистик агымнарның тәэсирен кимрәк тойдылар. Татар әдәбиятының төп кадрларының демократик әдәбиятның бай традицияләре, егерменче еллардагы төрле формалистик тәжрибәләргә караганда, рус классик әдәбияты белән ныграк бәйләнештә булуы һәртөрле формалистик мавыгуларга дәва ролен утәде. Г Ибраһимов 1923 елның әдәби йомгагы турындагы хисап мәкаләсендә әдәбиятның төп кадрларының реализм юлыннан үсүләрен, символизм, футуризм, имажинизм кебек формалистик агымнар, кайбер язучыларның ижатында чагылса да. әдәби хәрәкәттә киң тарала алмавын күрсәтеп үтә. Аның:
«Бу агым безчә үле тудымы яки башка нкълнмнан ясалма рәвештә күчертеп утыртылганга, татар әдәби бакчасындагы һаваны күтәрә алмый шиндеме?»—дигән сүзләрендә зур хакыйкать бар иде. Аннан соң Г Ибраһнмовның үзенең дә төрле формалистик агымнарны татар әдәбиятына кертмәү өлкәсендә күп хезмәт куюын әйтергә кирәк. Моны раслау өчен әдипнең һ. Такташ. Г. Кутуй. К. Нәжми ижатларына мөнәсәбәтен. аларнын формалистик мавыгуларын кискен тәнкыйть итүен әйтү генә дә житә. Ә яшь көчләр тәҗрибәле өлкән язучынын киңәшләренә колак салдылар, үзләре-нең иҗатларында формалистик чирдән тиз арындылар, алар ижагынын үсеше нәкъ Г. Ибраһимов аллан әйткәнчә булды.
Егерменче еллар татар әдәбиятында яна сыйфатлар формалашуда тәнкыйтьнең ролен, әдәбият теориясенең һәм марксистик эстетиканың топ мәсьәләләренең кызу эшләнүенең, әдәби иҗат практикасының үз вакытында тиешле идея-эстетик гомуми- ләштерелә барылуының зур әһәмияте булуын әйтергә кирәк. Бу өлкәдә беренче скрипка шулай ук Г Ибраһимов булды. Ул. каты авырып. Казаннан Ялтага киткәнгә кадәр, республикада тәнкыйтьчеләр отрядының алгы сафында барды, гомеренең сонгы ун елында, жанлы әдәби процесстан аерылгач та. тәнкыйть каләмен ташламады, аерым мәкаләләрендә, каләмдәшләренә һәм дусларына җибәргән хатларында әдәбият үсешенең мөһим мәсьәләләрен күтәрде, совет әдәбият фәне һәм тәнкыйтенең алгы рәтләрендә кала бирде. Әдәбият белгечләре бик хаклы рәвештә татар әдәбиятында марксистик тәнкыйтьнең формалашуын беренче чиратта Г. Ибраһимов исеме белән бәйләп карыйлар.
Г. Ибраһимов үзенең тәнкыйть мәкаләләрендә һәм хезмәтләрендә марксистик эстетиканың нигез проблемаларын эшләде. Совет властеның беренче елларында ул әдәбият һәм сәнгатьнең иҗтимагый ролен, аларнын сыйнфыйлыгын ачуга аеруча игътибар бирде. Ә әдәбият кадрларының бу мәсьәләне дөрес аклавының татар халкының художество культурасы үсеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын, әдәбиятчылар арасында сәнгатьнең иҗтимагый тормыштагы урынын аңлауда әле бердәм марксистик караш булмавын 1922 елда «Татарстан» газетасы битләрендә булып узган бәхәс ачык күрсәтте. Беренче карашта бу ике әдәбиятчы (Г. Ибраһимов белән Җ. Вәли ди) арасында гына килеп чыккан аңлашылмаучылык һәм әдәби мираска мөнәсәбәт мәсьәләсенә генә караган кебек тоелса да. асылда ул сәнгатьнең иҗтимагый ролен, әдәбиятның үсеш юлларын аңлауда капма-каршы ике линиянең бәрелеше иде. Г. Ибраһнмовның марксистик позициясе яшь әдәби кадрларны үстерүдә генә түгел, өлкән буын язучыларга йогынты ясауда да зур роль уйнады.
Егерменче еллар башы әдәби иҗат практикасы өчен Г. Ибраһимов тарафыннан язучының дөньяга карашы, иҗтимагый позициясе мәсьәләләренең теоретик эшләнүе һәм пропагандалануы зур әһәмияткә ия булды. Әдип талантлы шагыйрь Ш Бабичка багышланган «Вакытсыз һәлак булды» исемле мәкаләсендә, М. Гафурииың «Эшче» поэмасына язган сүз башында һәм башка хезмәтләрендә ижат эшендә, талантның үсешендә дөньяга карашның, революцион теориянең хәлиткеч ролен күрсәтте, әдәби осталык мәсьәләләрен шагыйрьнең политик йөзе, идея үсеше белән органик берлектә тикшерүнең матур үрнәкләрен бирде. Әдип бу проблемаларны фәнни эшләвен «Пролетариат әдәбияты турында» (1924) дигән хезмәтендә унышлы дәвам иттерде. Анда совет язучысынын әдәби-эстетик позициясе, чынбарлыкка мөнәсәбәте мәсьәләсе бөтен калкулыгы белән куела.
«...бер шарт бардыр ки. — дип яза Г. Ибраһимов. — ул да язучынын марксизм аркылы күрүе, андагы сыйнфый каршылыкларны ачуы, андагы надстройка, идеология
тармакларынын иҗтимагын-икътисади тамырларын күрүе, шуны күрсәтүе!! Әгәр бу күзлек булса, без завод-фабриктан. шахтадан, прииска дан. пролетариатмын восстаниеләреннән үтеп, буржуанын. алпавытның, вак буржуанын. безгә союзник крестьяннарны, кулакларын, урталарын, ярлыларын тасвирда гына тукталу түгел, тарихның «милли», «дини» каһарманнарынача барып житәрбез»
Г. Ибраһимов шул ук вакытта пролетариат әдәбиятынын унышлы үсеше өчен әдәби осталыкнын. сәнгать чаралары камиллегенен әһәмияте юк дигән вульгарнзатор- лык карашларына кискен каршы чыкты Ул яшь әдәби көчләрне, сәнгагьнен үзенчәлеген аңламыйча, әсәрләрен коры идеяләр схемасына, политик тезислар иллюстрациясенә кайтарып калдырудан сакланырга чакырды. Әдип үзенен хезмәтләрендә пролетар әдәбиятынын формасы, художество осталыгы. иҗат методы мәсьәләләренә зур игътибар бирә Ул «иске савытта яна зчемлекләрнен» саклана алмавын, сәнгатьтә революцион эчтәлек, зур тарихи мәгънәләр үзләренә лаеклы яна формалар тудырырга тиешлеген әйтү белән бергә, монын яна әдәбият, социалистик культура төзүдә ик кыены, ин күп көч таләп итә торган эш булуын да кисәтте Ибраһимов үзенен мәкаләлә-рендә, әдәби хәрәкәтне анализлап килгән еллык хисапларында рухы һәм иҗтимагый юнәлеше белән революциягә кадәрге әдәбияттан бик нык алга киткән пролетариат әдәбиятынын сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсе ягыннан әле шактый аксавын күрсәтеп килде. Ләкин әдип бу өлкәдә һичкайчан һичбер схемалар тәкъдим итмәде «Марксизм алдан әзерләнгән формалар бирми», дип күрсәтте ул һәм яна форма кемнәрнеңдер уйлап чыгаруыннан түгел, әдәбиятнын табигый үсешеннән, дөнья сәнгатендә һәм әдәбиятында гасырлар буена тупланып килгән тәҗрибәгә таянган һәм аннан иҗади файдаланган хәлдә, революция, яна тормыш тудырган бөек мәгънәләрне кин халык массаларына җиткерерлек итеп художестволы уйлау аркылы әйтеп бирергә омтылыштан туачагын әйтте һәм чынлыкта ул нәкъ шулай булды да. Совет язучылары иҗат методының, буржуаз әдәбиятчылар язуынча, кемдер тарафыннан уйлап чыгарылган һәм иҗат практикасына декрет белән кертелгән догма түгел, бәлки җанлы әдәби процессның бөтен барышы белән барлыкка китерелгән гомуми әдәби-эстетнк казаныш булуын Г. Ибраһимовның бу өлкәдәге эзләнүләре тулысы белән раслыйлар
Октябрьга кадәрге чорда татар тәнкыйте һәм эстетик фикере СССР халыклары тәнкыйте арасында шактый нык үскән, алга киткәннәрдән саналса да. бездә әдәбият белеме, фән буларак, совет чорында гына формалашты. Ул тулысынча Октябрь җимеше итеп каралырга тиеш Аны нигезләүче Г. Ибраһимов. Г. Нигъмәти. Г Сәгъди. Г. Гали булдылар. Бу өлкәдә I. Ибраһимовның «Иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы» (1922). «Пролетариат әдәбияты турында» (1924), «Имла, тел, әдәбият мәсьәләләре» (1924). «Кара маяклар яки ак әдәбиятлар» (1924) исемле зур фәнни хезмәтләренең аеруча роль уйнавын әйтергә кирәк
Әдәбиятнын үткән голын өйрәнми торып, аның хәзерге хәлен һәм киләчәген билгеләү мөмкин түгел иде. Татар әдәбиятының күп гасырлык бай тарихын системалы рәвештә фәнни тикшерү шулай ук Октябрьдан сон башланды һәм бу совет әдәбиятының унышлы үсеше, аның халыкның рухи культурасындагы бак традицияләр белән азыклануы өчен бик кирәк, бик әһәмиятле булган факторларның берсе иде. Марксизм- ленинизм нигезендә бу эшкә башлап керешүче шулай ук Г. Ибраһимов булды. Ул әдәбият тарихына идеалистик карашларны җимерде, алар урынына материалистик принциплар урнаштырды. Әдәбият тарихын, аның дәверләрен ул буржуаз галимнәр шикелле, аерым шәхесләр, әдәби галантлар тирәсенә кормыйча, әдәби күренешләргә ныклы нигез итеп халык тормышындагы соцналь-экономик үзгәрешләрне алды. «Әдәбиятлар.— дип язды ул. — фәлсәфәләр, гыйльми ысуллар, диннәр, әхлаклар—кыскасы. бөтен идеология хезмәтләренең һичбере күктән яумаган кебек, нинди дә булса бер даһиның гнк үз башыннан уйлап чыгаруы белән дөньяга килмиләр. Боларнын фикерләре. рухлары, мөндәриҗәләре - һәммәсе тарихның мәгълүм дәверендәге мәгълүм бер матди, иҗтимагый катлаулар туфрагында үсеп чыга торган чәчәкләре генәдер»-
Г. Ибраһимов әдәбият тарихында тикшерү объекты итеп тагар халкының үз туфрагында. үзе тарафыннан тудырылган әдәби җимешләрне алу тиешлеген кунды. Әнә шул принциптан чыгып, ул татар әдәбияты тарихының эчтәлеген билгеләде, аның иң борынгы чорыннан алып Октябрьга кадәрге үткән дәверләрен тикшерде.
Егерменче елларда әдәбняг тарихын өйрәнү өлкәсендә зур эш башкарылды. 1 Ибраһимов сызган юл белән барып, әдәби истәлекләр социаль-экономнк җирлеккә куелып, халык тормышына, илдәге социаль-политик вакыйгаларга бәйләнешле рәвештә тикшерелә башладылар, һәм бу өлкәдә күп фактик материал туплаиды. әһәмиятле фәнни нәгижәләр ясалды.
Әдәбият тарихын тикшерү дә җиңел генә бармады, әлбәттә. Бу өлкәдә марксистик- генннчыл принципларның урнашуына вульгар социологизм карашлары комачауладылар. Ул елларда совет әдәбияты белеменә хас булган бу гомуми чир. табигый. Г Иб- раһимовка да нокмый калмый. Ул үз чорының әдәбият фәне үсеше дәрәҗәсеннән аша сикерә алмый Ләкин шулай да киң эрудицияле галим, фикер иясе һәм сәнгатьнең
асылын тирән аклаган тәҗрибәле язучының карашлары еш кына вульгар социологизм кысаларын җимереп чыктылар.
Ниһаять, егерменче елларда татар совет әдәбиятының формалашуы турында сөйләп тә. Г. Ибраһнмовнын бу елкәдәге тагын бер хезмәтен — әдәби хәрәкәтне оештыру, ижат кечләрен партия куйган зур бурычлар тирәсенә туплау эшчәнлегсн билгеләп үтми мөмкин түгел. Совет властеның беренче ун елы эчендә әдәби-ижат эшенә билгеле бер оешканлык һәм система кертүдә аның роле аз булмады. Ул Татарстан совет язучылары оешмасын нигезләүчеләрнең берсе. Әле 1927 елның башында ук Г Ибраһимов партия Өлкә Комитетына татар әдәбияты жәмгыяте тезү турында махсус тәкъдим белән керә һәм Өлкә Комитетының матбугат бүлегендә бу мәсьәлә буенча үткәрелгән махсус киңәшмәдә «Татар язучыларының ассоциациясе турында» доклад ясый, һәм шушы киңәшмәдән соң республикада бу юнәлештә практик эш башлана .
Татарстан совет язучылары оешмасын тезү идеясе партия Үзәк Комитетының совет язучыларының бердәм союзын төзү турындагы 1932 ел 23 апрель карарыннан соң тормышка ашты. Бу вакытта инде Г. Ибраһимов Ялтада булып, ул эшкә турыдан-туры катнаша алмаса да. аның планнарын каләмдәш дуслары һәм иптәшләре дәвам иттеләр.
Г. Ибраһимовның егерменче еллардагы әдәбн-нжат практикасы, тәнкыйть һәм теоретик хезмәтләре, оештыру эшчәнлеге татар әдәбиятының киләчәктә социалистик реализмның магистраль юлыннан үсешенә ныклы нигез булдылар. Татар совет әдәбиятының илле ел эчендә ирешкән казанышлары Г. Ибраһимов исеме һәм традицияләре белән аерылгысыз бәйләнгән.