ДНЕПРНЫ КИЧҮ
Г. Сафиуллин,
Советлар Союзы Герое,
запастагы генерал-лейтенант.
ннары мин Н- 2,0 биеклегенә, манор Токарев белән майор Степнойга. шалтыраттым.
аларга минем ечен күзәтү пунктын әзерләп бетерергә, күзәтү пунк тыннан армия
командующиена һәм штабларга элемтә чыбыклары сузарга куштым.
Арттарак сугыш кырын күзәтерлек урын булмаганга, күзәтү пунктларын турыдан- туры
роталарның алгы сызыгына урнаштырырга мәжбүр идек. Бу яна пунктлардан сугыш бара
торган урыннар гына түгел, уннарча километр ераклыкта бөтен тирә-як. юллар, калкулыклар
һәм көнчыгыш яр күренеп тора, биредән сугыш белән турыдан- туры җитәкчелек итәргә унай
иде. Дошман самолетларының беренче чиратта торак пунктларын бомбага тотуын искә алып,
штаблар өчен авылдан читтә дошманга күренмәслек урыннар әзерләнде
Полковник Журавлев һәм бсзнен карамакка бирелгән ИПТАП (истребительно-
противотанковый полк) командиры полковник И. В. Козяренко минем күзәтү пунктыма
килделәр.
— Икс көн буена нигә монда эшсез торырга. — дип берничә тапкыр ризасызлык белдерде
Козяренко. — Паромнарда елганы кичәргә була Дивизияләргә хәзер ярдәм кирәк, без аргы
якта булырга тиеш.
— Ашыкмагыз, иптәш полковник, өлгерерсез әле. Сезгә дә эш җитәрлек булыр.
Мона кадәр дивизияләр дошман танкларына үзләрендә булган кораллар белән каршы
тордылар. Утыз 76 миллиметрлы туптан торган куәтле ИПТАП полкын алда торган мөһимрәк
бурычларны хәл итү өчен саклый идек Чөнки без белә идек: дошман безне яулап алынган
плацдармнан алып ташлау өчен бөтен көчен куячак. Ә ул сугышларда танкка каршы ата торган
туплар бик кирәк булачак.
Хәзер инде бу полкны да аргы якка күчерергә вакыт җитеп килә иде. дошман танклары
килеп җитеп, безнең ■варднячеләргә каршы һөҗүм башласалар, сон булуы мөмкин.
Мнн бу турыда армия командующиена шалтыраттым.
— Каршы килмим,— диде М. С. Шумилов,— Полк командирына әйтегез: полкны ут
позициясенә үзе урнаштырсын. Орудиеләрнен бер өлешен резервта тотыгыз. Иртәнгә кадәр
танкларны да аргы якка чыгарыгыз.
Безнең карамакка 27 *Т — 34» танкларыннан торган 27 нче һәм 20! нче аерым армия танк
бригадалары бирелгән иде. Азын аз. шулай да танк — танк инде ул!..
Шәхси рекогносцировка
Кояш баер алдыннан, үзәнлекләргә көзге эңгер-меңгер җәелгән вакытта, полковник
Журавлев, полковник Колесник һәм минем ординарец Новгородов белән бергәләп. моторлы
көймәгә утырып. «Восточный» утравыннан кузгалып киттек
Яр буеннан караганда Днепр ул кадәр кин түгел һәм тын булып күренә Ә көймәгә утырып
эченә кереп китсәң, очы-кырые юк кебек, өстендә зур-зур дулкыннар
' Дәвамы. Башы 2 санда.
А
йөгерешә, су бөтерелә, кайный. Шушы ашкынулы зур елганы аннан-моннан гына әмәл- ләнгән
примитив салларда, әллә никадәр корал һәм йөк төяп кичкән сугышчыларның батырлыгына
гаҗәпләнми мөмкин түгел иде
Безне причалда майор Степной каршы алды. Карангы төшкәнче, күзәтү пунктын- га**
ашыкпәкОбО₽оиа Т01“ан жирләрие, корпус частьлары урнашкаи урыниарны кар-ар-
Күзәтү пунктыннан Барадаевка авылы ап-ачык күренә. Ул елга буйлап алты километрга
сузыла. 147.4 биеклегеннән көньяктарак авылның көнбатыш өлеше урнашкан, без ана
«Көнбатыш Барадаевка» дип исем куштык. Авылның бу өлеше үзәктән тирән чокыр белән
аерылып тора. Көнбатыш Барадаевка аша Кременчуг — Верхне- днепровск юлы уза.
Юл аркылы чыктык та. тирән коры елгалар аша үтеп, калкулыкның көньяк итәгенә мендек.
Биредә сугыш шактый кызу булган күренә: җир өсте снаряд һәм бомба чокырлары белән тулган,
ныгытылган позицияләрдә җимерек пулеметлар һәм орудие лар. дошман солдатлары һәм
офицерларының мәетләре аунал яга. кая карама — бөтен тирә-якка снарядлар һәм патроннар
чәчелгән иде.
— Бу биеклекләр өчен сугыш ике сәгать дәвам итте, — дип сөйләп китте майор Степной.
— Дошман әллә ничә тапкыр контратакага күтәрелде, танклар җибәрде, бомбардировщиклар
чакырды. Берсенең дә файдасы булмады. Батальоннар, ныгытмаларны флаигтан үтеп, тылдан
һөҗүм иттеләр. Дошман йөздән артык солдат һәм офицерларының үле гәүдәләрен калдырып
чигенде.
— Дивизияләрдә югалтулар ничек?
— Шактый.
Мин. М. С. Шумиловка шалтыратып, корпусның бүгенге көнгә билгеләнгән бурычын үтәве
турында хәбәр иттем.
— Армиянең Хәрби Советы һәм фронт командующие И. С. Конев корпус сугышчыларын
бурычны үтәүләре белән котлыйлар. — диде ул. — Нык торыгыз. Биеклекләрне дошманга һич
бирергә ярамый. Алар оператив әһәмияткә ия Бу бурычны һәр сугышчыга җиткерегез!
— Котлавыгыз өчен рәхмәт. Гвардиячеләр Хәрби Советның ышанычын акларлар.
Полковник Колесник, төнне частьларда үткәрергә һәм. политаппарат работникларын җыеп,
бурычны анлатырга дип, Лосев дивизиясенә китте. Мин курган өстеннән шартларга һәм урынга
бәя бирергә керештем.
Дивизияләр һәр җирдә дә үз полосаларында биеклекләргә килеп җиткәннәр иде.
Батальоннар яулап алган рубежларны ныгыталар, окоплар казыйлар. Төньяктарак 235 иче
гвардия полкының өч 76 миллиметрлы тубы туры наводка белән атарлык позиция алган, ә
алардан сулдарак 238 нче гвардия полкының 45 миллиметрлы ике ба тальон тубы урнашкан.
Батальоннарның икенче эшелоны бу тирәдә шактый сыек, полк командирлары монда аз санлы
роталарны урнаштырганнар.
Роталар өстенә һәм биеклекләргә дошманның 130 мм лы артиллерия батареясы өзлексез
атып тора.
Көньякка таба дошман урнашкан яклар бинокльдән ачык күренә Алгы сызыктан 6—10
километр ераклыкта Пушкаревка. Акимовка. Михайловка авыллары, район үзәге Лиховка һ. б.
торак пунктлары җәелеп яга 25 нче гвардия корпусы дивизияләре хәзерге позицияләрдә нык
торсалар, безнең гаскәрләр өчен бу зур мөмкинлекләр бирә: дошман безнең частьлар
тупланган районнарны күзәгә алмый Аннары үзәнлектәге күп санлы чокыр-чакырлар дошман
танклары өчен табигый киртәләр булып тора. Ә дошман гаскәрләренең туплану районнары һәм
юллар биредән ачык күренә.
Майор Степной белән '81 нче гвардия дивизиясе командиры полковник Николаев янына
килдек. Гадәттә тыныч характерлы, ягымлы Николаев без килгәндә ачулы, кырыс иде.
— Оборона өчен урынны файдалана белмиләр менә. — дип каршы алды безне полковник.
— Өлкән лейтенант Мельник роталарны куаклыклар артына урнаштырган. Алда бернәрсә
күренми.
— Сезнең уң күршегез — Василенко дивизиясе ни эшли?
— 147.4 биеклеге районында дошманга каршы сугыша
— Уң флангны 223 нче полк һәм аның артиллериясе белән каплагыз. Уң фланг сезнең
шәхси җаваплылыкта, — дип кисәттем мин аны.
Карангы төште Мин сәгатемә карадым Кичке унынчы ярты иде. Лосевка шал- тыратзым.
андагы хәлләрне белештем. Анда барысы да тәртиптә, полклар яулап алынган рубежларны
ныгыту эшләре беләь мәшгуль иде. Утрауга кайтырга иакыг
Фронтта тынлык Бер генә дә ату тавышы ишетелми. Анда-санда ишетелгән команда
тавышлары, ерактагы автомашиналар гөрелтесе генә тынлыкны бо за.
28 сентябрьгә каршы төндә корпус штабына 53 нче укчы дивизия штабыннан ике Офицер
килеп, үз дивизияләренең Яна Орлик авылы тирәсенә туплануын хәбәр итте ләр. Алар алда
торган бурычлар белән таныш түгелләр икән һәм шуңа күрә безнең белән элемтә урнаштыру
өчен килгәннәр.
— Дивизии' нинди хәлдә? — ДИН сораштым мин.
— Дивизия тулы составта, әле яна гына формалашкан.
Армия командующие мона тикле алла ничә тапкыр шалтыратса ла. яна дивизия кнләсен
әйтмәгән иде. Армия штабыннан да бу турыда хәбәр итмәделәр.
Бу яңа дивизия кайсы корпус полосасында сугышка кертелә соң? Яулап алынган
плацдармның күләме буенча фикер йөрткәндә, өстәмә көчләр безнең 25 нче гвардия корпусына
таләп ителә: аның плацдармы бүтәннәргә караганда киңрәк тә, тирәнрәк тә. Шул турыда әйтеп,
мин командующийга шалтыраттым.
— 53 нче дивизия иртән сезнең корпус полосасына туплана,—диде М. С. Шумилов,—
Дивизия командиры белән бәйләнешкә керегез һәм дивизияне корпус составына кертегез.
Иртән сезнең карамакка җиденче понтон батальоны килер. Сычевның ннженер- сапер
батальоны белән берлектә, понтоннардан күпер салыгыз да 29 сентябрьгә кар шы төнне
дивизияне, корпусның барлык артиллериясен аргы якка күчерегез, һөҗүмне дәвам иттерергә
әзерләнегез. Тиздән сугышчан приказ алырсыз.
Өстәмә резервлар белән ныгытуга без канәгать идек. Димәк, безнең корпус яулап алган
плацдармга армиянең Хәрби Советы зур игътибар юнәлтә.
Корпусның штаб начальнигы А. Д. Овсянников, 53 нче дивизия командиры белән
бәйләнешкә кереп, штабка дивизиянең инженерларын һәм минем барлык урынбасарларны
чакырды.
Полковник Колесникка мин үзем шалтыраттым.
— Алексей Петрович, бик тиз генә штабка килеп җитегез, — дидем. — Дивизияләрдә
үзегезнең ярдәмчеләрегезне калдырыгыз.
— Ни булды?
— Яңа хуҗалык килде. Сезгә анда барырга кирәк. Армия штабыннан яңа боерык алынды.
28 сентябрьдә, 01 сәгатьтә 7 нче гвардия армиясе штабыннан түбәндәге приказ алынды:
«...Составына 72 нче, 81 нче гвардия дивизияләре һәм 53 нче укчы дивизиясе, танк лар
группасы, 115 ИПТАП кергән 25 нче гвардия корпусына 29 сентябрьгә каршы төнне хәлиткеч
һөҗүмгә әзерлек халәтен алырга. Полоса элеккечә. Якын бурыч — 182,3; 170.1 биеклекләрен
һәм Барадаевка хуторларын алу. Көн ахырында Комсомольск, Берестка, Попово рубежына
чыгу. Корпусның әзерлеге — 8.00.29.9.43 ел».
Корпус һәм дивизияләр командованиесе, штаблар һәм политаппаратура алдында
киеренке эш тора иде. Инде таң алды булуга карамастан, барысы да аяк өстендә, барысы да
бурычны үтәргә әзерләнә иде.
Чакырылган барлык генераллар һәм офицерлар корпус штабына җыелды. Алар арас ында
53 нче укчы дивизиянең командованиесе — генерал Овсеенко, политбүлек начальнигы
подполковник Конгуров, дивизия командиры урынбасары полковник Василевский һәм штаб
начальнигы майор Кондратенко да бар иде.
Мин 53 нче дивизиянең составы белән таныштыру өчен сүзне Овсеенкога бирдем.
Төз гәүдәле, пөхтә киемле, чибәр йөзле, урта яшьләрендәге бу генерал дивизия нең
формалашуын, аның составына 12 нче, 223 нче, 475 нче укчы покллары, 30 нчы ар тиллерия
полкы һәм башка махсус частьлар керүен сөйләде. Дивизия кешеләр белән дә, корал белән дә
тулысынча тәэмин ителгән. Сугышчыларның 50 проценттан артыгы 1941—42 елларда
сугышларда катнашкан.
Дивизияне һәм артиллерия, миномет полкларын уң якка күчерү чараларын хәл иттек.
Дивизия командирларына, рекогносцировка үткәрү өчен, сәгать тугызда Днепрның уң
ягына чыгарга приказ бирелде. Ләкин фронттагы хәлләр безнең карарга төзәтмәләр кертте.
Иртәнге 8 сәгатьтә дошман 72 нче һәм 81 нче гвардия дивизияләре полосасында артиллерия
һәм авиация әзерлеге башлады. Рекогносцировканы 15 сәгатькә күчерергә туры килде.
Немецларның артиллерия әзерлегеннән соң күп тә үтмәде, Николаев хәбәр итте:
— Дошманның бер батальон пехотасы, 15 танк ярдәмендә, 233 нче полк позициясенә,
20 танк белән бер полк пехотасы 238 нче полк позициясенә атака ясады, — диде ул. — Попово
ягыннан урман авызына габа, 49 нчы корпус юнәлешенә, бик күп автомашиналар баруы күренә.
Лосевтан да хәбәр килде:
— Барадаевка хуторыннан 24 нче гвардия корпусы белән безнең арага дошманның ике
батальон пехотасы белән 18 танкысы һөҗүм итте. Дошман һөҗүме кире кагылды. Барадаевка
хуторларына таба күп автомашиналар килгәне күренә, — диде ул.
Көне буена дошман өч тапкыр контратакага күтәрелде. Фашист авиациясе сугышчан
позицияләрне, гаскәрләр тупланган урыннарны, кичүне берничә мәргәбә бомбага тотты. Димәк,
дошман резервларын китерә башлаган.
15 сәгать 30 минутта минем күзәтү пунктына җыелдык. Биредән алгы сызык яхшы күренә.
222 нче гвардия полкы фронты алдында дошманның дүрт танкысы пыскып ята. Барадаевка һәм
Попово хуторлары сугыш төтене һәм тузаны аша бик начар күренә. Ул яктан дошман
артиллериясе безнең позицияләрне утка тотуын дәвам нт-
Рекогносцировка бер сәгать буена лавам итте. Дивизияләрнең ҺӨЖУМ полосалаоын
аларнын бурычларын, флангларны каплау районнарын, резервларнын бурычларын аЧЫК—
а^пга^нао1аан5кИвНньяктлп,,Я «"•'«•’Рларына үземнең каравымны бел«рдем:₽
Курганнардан көньяктарак дошман оборонасын өзәргә. Барадаевка. Ново -Алек-
Са
1мп?аКаЛин]<
0зияләппа ’и*ҮМ Итаргә’ көн “хырына Комсомольск. Берестка районына чыгарга.
Дивизияләрдә икенче эшелон һәм танкка каршы резервлар булдырырга. « - HuJu?»
группасы белән бергә. Погребная. Одинец районына һөҗүм
итәргә, аннары Ннкиговка хуторын алырга «I нче гвар дия дивизиясенә башта Ново-
Александровканы. аннан сон Михайловканы азат итәргә 79 нчы гвардия дивизиясенә. 24 нче
гвардия корпусы белән үзара бәйләнешкә кереп. Барадаевка хуторларын алыр га һәм көн
ахырына Берестка янына чыгарга Артиллерия налеты — ун минут
Ләкин бездә дошманның резервлары турында тулы мәгълүмат юк 'иде Э уи як күршебез 49
нчы корпус бездән алты километр арттарак һәм шуңа күрә корпусның бер өлеше белән уц
флангны капларга кирәк иде.
Армия командующие М. С. Шумилов күршеләрнең артта калуы т урында әйткәнне бер дә
яратмый, артка карамауны, әгәр фланглар ачык кала икән, аларны үз көчләрен белән каплауны
һәм уз бурычыңны үтәүне таләп итә иде Безнен корпуста да шундый ук тәртип нде.
Командующийның бу таләбен яхшы белгән дивизия командирлары, әйткәнне көтмичә,
флангларны томалау чараларын күрәләр иде.
53 нче дивизия частьларын Днепрның ун ягына күчерү, дошман авиациясенең өз лексез
бомбага тотып торуына карамастан, бик оешкан төстә башкарылды
Фронт штабы начальнигы урынбасары, кичү тәмамлангач:
— Сезгә һәм сапер-понтон подразделениеләре коллективына хезмәтләре, тырыш-
лыклары һәм батырлыклары өчен рәхмәт белдерәм. — диде — Инженер частьларының личный
составы һәм шулай ук Соколов белән Сычев иптәшләр үзләре дә югары хв- күмәт бүләкләренә
лаек Алар сугышчазз приказны тормышка ашыруны тәэмин иттеләр. Алар турында мин
фронтның Хәрби Советына җиткерәчәкмен
Командующий приказында атаканың кайчан башланасы сәгате минуты белән күр -
сәтелмәгән иде. Бу нәрсә армия составындагы корпусларның әзерлегенә бәйле иде Мин.
корпус һөҗүмгә әзерләнеп беткәч тә. телефон буенча армиянең штаб началь нигына
шалтыраттым.
— Артиллерия әзерлеген һәм атаканы барлык корпуслар берьюлы башлыйлар,— диде
генерал Лукин. — Атакага әзерләнеп бегу — якынча ун сәгатьтә. Артиллерия әзерлеге 15 минут.
Приказ алырсыз...
Димәк, атака башланырга дүрг сәгатьләп вакыт бар икән әле. Инде ике тәүлеккә якын
безнең беребезнең дә күз йомганы юк. Тагын кайчан йокларга туры киләчәге дә билгесез.
Хәлләр сәгать саен үзгәреп тора
Колесник белән блиндажга кердек. Плаш-палаткаларга төрендек тә печән өстеиә аудык.
Ике сәгатьтән соң безне уяттылар
Сентябрь иртәсе. Днепр өсте томан эчендә Саргая башлаган куак яфраклары иртәнге мул
чыктан авыраеп, салынып төшкән
— Мөгаен, артиллерия әзерлегенә кадәр томан таралмас. — диде полковник Журавлев.
безнен янга килеп.
— Әле бер сәгатьтән артык вакыг бар. — дидем мин — Кояш чыккач, таралыр Таралмаса
да зарар юк. Дошманның авиациясе азрак комачаулар. Дивизионнарның барысын да
сынадыгызмы әле?
— Сынадык. ... „ „
Колесник 53 нче дивизиягә китеп барды Журавлев белән мин Лосев күзәтү пунк тына
юнәлдек. Ул без кергәндә телефоннан сул күршебез ге нерал Козак (Днепрны кичкәч, аңа
генерал званиесе бирелде) белән ике араны каплау мәсьәләләрен хәл еЛӘНәкъ (Гсәгать 45
минутта артиллерия әзерлеге башланды Дивизияләрдәге артиллерия полкларыннан тыш. анда
263 нче аерым армия миномет полкы, полклардагы һәм батальоннардагы мнномеглар. армия
туп-артиллерия бригадасы катнашты корпусның һөҗүм итү полосасындагы бер километр
фронтта нөэгә якын орудие һәм миномет туры килде. Бу кадәр көч мондагы шартларда дошман
оборонасын өзү һәм һө-
.......................................................... ............ ......
......рун. б.Р.„ .«Р....Р
чигенергә мәҗбүр иттеләр. Дошман алдан әзер тә • из и г
игә нде. _ _ _
72 нче гвардия дивизиясе атакага тулысынча әзер нде инде. Барадаевка өчен бар ган
сугышларда шактый югалтуларга дучар булган полклар инде тулыландырылган, тиешле
кораллар белән тәэмин ителгән иде.
Армия штабыннан шифрланган телеграмма килеп җитте Артиллерия әзерлегенең
башлану вакыты һәм дәвамлылыгы элеккечә калган, атака башлануы 9 сәгатькә бил-
Барадаевка хуторлары. Пролетарка һ. б торак пунктларына чигенде. Дошман бу то рак
пунктларыннан көньяк-көнбагыштагы биеклекләрне дә ныклы оборонага әзерләгән иде.
Өлешчә 175; 167; 8: 165; 4 биеклекләрендәге куп санлы ДЗОТлар һәм ДОТлар безгә билгеле
и де инде.
Шул ныгытмалар, танклар һәм авиация ярдәмендә фашистлар. Барадаевка хутор лары
янына килеп җиткәч, безгә каршы өч тапкыр контратакага күтәрелде. Шуларга карамастан. 15
сәгать тулганда корпус якын бурычны үтәде, үз полосасындагы торак пунктларын азат итте һәм
Безымянний инеше кырындагы биеклекләрне штурмлауга кереште. Каты сугышлардан сон.
147,4 биеклеген алып. Тарасовка авылын азат итте. Ләкин аннары һөҗүмне дәвам иттерә
алмады. Шунын нәтиҗәсендә безнен корпусның уң як флангысында 10—12 километр ара ачык
калды. 53 нче дивизиянең 223 нче полкы, аның танкка каршы артиллерия дивизионы һәм 115
нче ИПТАП полкының ике батареясы бу араны каплап торырга тиеш иде.
17 сәгатьтә армия командующиена мин хәлне аң латкач, ул:
— Корпуска яулап алынган рубежларда ныгып урнашырга. Ә үзегезгә минем кү зәтү
пунктына яңа боерык алырга килергә.— дип боерды.
Текә уң як ярдагы чокырларга, куаклыклар арасына полкларның санитар рота лары
урнашкан иде. Биредә яралыларны карыйлар, аларта беренче медицина ярдәме күрсәтәләр.
Җиңелчә яралыларны бәйлиләр дә кабат частьларга җибәрәләр, ә авыр яралыларны
катерларда һәм көймәләрдә сул якка, медсанбатларга озаталар.
Санитар хезмәте күрсәтү начальнигы подполковник М. М. Романо вский яралыларны
эвакуацияләү белән җитәкчелек итә. санитар роталарның һәм медсанбатларның эшен тикшерә.
Без ярга чыкканда, ул санитар роталар урнашкан урында иде. Мин яралыларның саны турында
сораштым.
— Барадаевка һәм курганлы биеклекләр өчен сугышкандагыга караганда ике мәртәбә
кимрәк, — днп җавап бирде.
Яралылар арасында Иделдән Днепрга кадәр данлы сугыш юлы үткән батырлар да шактый
иде. Сигез разведчик составында Днепрны беренче булып кичкән Николай Попов — кечкенә,
ләкин нык гәүдәле, җитез хәрәкәтле, кояшта һәм җилдә йөзе янып бронза төсенә кергән солдат
— каты яраланган иде.
— Аерыласы килми, — дип ыңгырашты ул. — Иделдән үк бит... Барыбер үз полкыма
кайтам мин...
Яралы сугышчылар һәм командирларның барысы да диярлек орденнар һәм ме дальләр
белән бүләкләнгәннәр иде. Мин Романовскийга медсанбатларда яралы сугышчыларның һәм
офицерларның исемлеген төзергә, исемлектә аларның кайсы часть тан булуларын, кая
җибәрүләрен күрсәтергә куштым. Бу исемлек Днепрны кичкән, плацдарм яулап алу һәм аны
киңәй |ү өчен сугышларда зур батырлыклар күрсәткән. Ваган өчен каннарын койган
сугышчыларны һәм командирларны хөкүмәт бүләкләренә тәкъдим итү өчен кнрәк иде
Яңа юнәлеш
— Корпус бүген үз бурычын үтәде.— диде ул.— Караңгы төшү белән корпуска перегруппа
үткәрер!ә. дивизияләргә яна һөҗүм полосаларына басарга һәм иргәгә иртән үк Лиховка
юнәлешендә хәлиткеч һөҗүм башларга, көн ахырына аны азат итәргә. Иртәнгә гаскәрләр сугыш
кирәк-яраклары һәм азык белән тәэмин ителер.
Мин сугышчан приказны укып чыктым да:
— Сездә дошманның резервлары турында нинди мәгълүматлар бар? — дип сорадым.
— Дивизия үз бурычын үтәде. Җитәкчелек итү оешкан төстә яхшы
хәрәкәт иттеләр,— дип җавап бирдем.
М С. Шумилов һәм А. В Мухин 53 нче дивизиягә корпусның штаб һәм политбүлек
работникларын җибәрүне, аларның дивизия командованиесенә ярдәм күрсәтү ләрен. личныи
составны өйрәтүләрен таләп итте.
Кайту юлында мин «Восточный» утравына тукталдым. Соколов һәм Сычев җитәкчелегендә
саперлар, понтоиерлар иртән сүтелгән күперне торгызалар иде. Днви -
Командующийның күзәтү пунктында Хәрби Совет члены генерал Мухин, армиянең
артиллерия командующие генерал Петров һәм армия штабының операгив. разведка
бүлекләре офицерлары бар иде
Плацдармдагы хәлләр гурында доклад ясагач, командующий миңа яңа сугышчан приказ
тоттырды.
Сездән яшерәсе юк. Авиаразведка мәгълүматлары буенча, якын көннәрдә яки иртәгә
үк. дошманның пехота һәм танк дивизияләре килеп җигәчәк Разведканы һәм күзәтүне
көчәйтегез!
Командующий һәм Хәрби Совет члены 53 нче дивизия белән кызыксындылар. Ә дивизия
бер генә көн сугышгы. аның турында характеристика бирү кыен иде. Шулай да мин:
барды, полклар
Үз күзәтү пунктыма кайткач та. мин җентекләп командующий приказын өйрәнергә Һәм
үземнең карарым өчен нәтиҗәләр ясарга керештем
Бер чирек сәгать үткәч, минем янга барлык чакырылган командирлар килеп җитте.
Барысының да йөзе тузанлы, күзләре йокысызлыктан кызарган иде Барысы да ал:ы сызыктан
килгәннәр иде.
Командующий приказы нигезендә кабул ителгән карарымны аларга белгерттем:
дивизияләргә һәм безнең карамакка бирелгән частьларга перегруппировка үткәрергә, яна
позицияләргә күчәргә һәм иргән ун минутлык артиллерия әзерлегеннән сон
— 53 нче дивизиягә, 475 нче полктан башка, танк группасы белән, 172,2 биеклегендә
дошман оборонасын өзәр: ә, Погребнойдан гөньяк-көнба тыш тарак булган биеклекләрне кулга
төшерергә, Лнховка шәһәренең төньяк-көнбатыш кварталларын алырга һәм дошмаинын
көньяк-көнбатышка чигенү юлларын бүләргә;
— 81 нче гвардия дивизиясенә +'1,5 биеклегендәге курганнар районында дошман
оборонасын өзәргә, Лнховка шәһәренең үзәк өлешен алырга;
— 72 нче гвардия дивизиясенә һөжүмне Лнховканын көньягына юнәлдерергә.
Корпус һөҗүмгә 8 сәгать 30 минутта тулысынча әзер булырга тиеш иде Корпус штабы
начальнигы полковник А. Д Овсянников, артиллерия штабы начальнигы полковник Гуляев
белән бергә, төнге 12 гә кадәр сугыш гаскәрләренең үзара бәйләнеше, артиллерия әзерлеге
планы өстендә утырдылар.
Тиешле срокта корпусның частьлары һөҗүмнең башлангыч рубежына чыктылар.
Перегруппировка, рубеждан рубежга күчү, көнен дә, төнен дә дәвам иткән каты сугышлар
сугышчыларны шактый ардыр:ан иде. Ләкин, шуңа да карамастан, алардан зарлану сүзләре
ишетелмәде, һәрберсе һөҗүмгә атлыгып тора иде.
Подразделение һәм частьлар командирларына ярдәмгә корпусның шгабы, политбүлеге
үзенең работникларын җибәрде. Оператив бүлек офицеры майор Сайгетдинов 238 нче гвардия
полкына, политбүлек инспекторлары майор Сурков белән майор Астарханов 72 нче гвардия
дивизиясенә, разведка бүлеге начальнюы майор Воронцов 53 нче дивизиягә китте. Алар
командирларның эшен тикшерү белән генә чикләнмәделәр, ә турыдан-туры анда башкарылган
эшләрнең үзәгендә булдылар
Майор Воронцов 53 нче дивизиянең 475 нче полкын яна туплану районына алып чыгуны
үз өстенә алды. 24 сәгатькә бу полк, алдан күрсәтелгән рубежга чыгып, корпусный көньяк-
көнбагыш флангысын каплады Бу бик авыр бурыч иде. Дивизия командиры генерал Овсеенко
майор Воронцов турында:
— Полкнын тиешле рубежга чыгуы турында мин бик нык тынычсызланган идем. Майор
Воронцов ярдәмендә полк нәкь 24 сәгатьтә тиешле урында оборонага урнашты, — дип
белдерде.
Воронцовка шул полкта калырга рөхсәт бирдек.
30 сентябрь иртәсе аяз һәм җилле иде. Днепр өстендәге һәм үзәнлекләрдәге томан тиз
таралды. Күзәтү пунктыннан полкларның һәм артиллериянең позицияләре ачык күренә иде.
Төнен сугышчылар окоплар казып урнашканнар, материаль часть ларны дошман күрмәслек
итеп маскировкала:аннар 172.2 биеклегеннән һәм +1.6 кур ганнарыннан дошман
минометлардан, пулеметлардан аткалап тора. Дивизияләр ата кага сигнал көтә.
зноннар карамагындагы саперлар көймәләрдә һәм сапаода схгыш киоәк-яоаклаоы һәм азык
ташыйлар, ун як ярдагы яралыларны күчемләр Сүл якта артык Ллырга минем вакытым юк иде,
кичү гоагЬигыи ти>п»п.п к И р Vy>1 як,а аргык калыР‘а лапын Kvuenpnra KVIIITL.L Г, ,ра*игын ™кшереп,
беренче чиратта сугыш кирәк-ярак-
30 сентябрьгә бурыч куйганда, мин командующийдан корпусның фронты ни өчен кеиба.ышк.
Ч.их»
JeH₽6KVMTv nvHKTMM»’ 3™кшерергә беркемнең дә хакы юк иде Шулай да, үзем- 44 HU>YJ JnnnJr
һ^м 9Л Р НДа' МИН бу турыда нык уйландым: эш нәрсәдә сон? глн > 24 лНЧе« rBdPai'" корпУсы
элекке юнәлештә һөҗүм итә дә. нигә
сон без көноатышка таоа борылабыз? Көньяк-көнбатышка таба һөжүмне дәвам итү яхшырак
булмас идеме икәнни? Мөгаен, бу армиянен Днепрның уң ягында:ы плацдармын киңәитү һәм
уңайлы рубежлардан дошманны алып ташлау өчен кирәктер. Чыннан да шулай шул: 49 нчы
корпусның уңышлары шәптән түгел, ана каршы торган дошманның көчләре зур, танклар белән
нык көчәйтелгән Мондый шартларда 25 нче гвардия корпусының һөҗүм юнәлеше күп нәрсә
бирми. 49 нчы корпуска да. безгә дә флангларны каплау өчен ярты көчне төп юнәлештән
алырга кирәк. Әгәр инде көнба:ышка һөҗүм итеп, Лиховканы азат итсәк, безнен частьлар 49
нчы корпуска каршы сугыша торган дошман гаскәрләре тылына чыга һәм, ана резерв китерү
юлларын кисеп, зур әһәмияткә ия булган биеклекләрне һәм курганнарны кулга төше рә. Хәрби
Совет нәкъ менә шул максатны күздә тоткан булса кирәк, һәм бу бик
Армия штабыннан генерал Лукин:
— Артиллерия әзерлеге тугыз сәгать утыз минутка күчерелә Бүтән үзгәрешләр юк,— дип
хәбәр итте. Авиаразведка Поповодан төньяк-көнчыгышка урнашкан урманда һәм аннан
көнбагышгарак автомашиналар хәрәкәтен аныклады Корпус, ничек кенә булмасын, юлны
кисәргә, урман тирәсендәге курганлы биеклекләрне кулга тө шерергә тиеш. Бу — якын бурыч.
Армия артиллериясе нәкъ 9 car. 30 минутта көчле ут ачты. Бер үк вакытта туры наводка
белән танкка каршы туплар һәм пулеметлар да дошман өстенә ут яудырдылар. Ниһаять,
атакага сигнал булып, ЭРС полкы залпы яңгырады. Корпус сугышчылары дошман өстенә
ыргылдылар. Каты сугыш башланып китте. Кырык минуттан соң;
— 223 иче полк, танклар ярдәмендә. 172.2 биеклеген һәм урман янындагы -|-!.6
курганнарны алды. — дип генерал Овсеенко хәбәр итте.
Биеклекләр һәм курганнар тирәсен дошман куәтле ДЗОТлар һәм ДОТлар белән ныгыткан
иде.
177,0 биеклегеннән көньяктарак дошманның танклары күренде. Лиховка шәһәреннән
безнең танкларга каршы дошманның 25 танкы чыкты, ә төньяк-көнбатыштарак тагын 15 танкы
күренде. Немецлар полклар өстенә көчле артиллерия угы яудырдылар, 81 нче гвардия
дивизиясенең сул флангысына каршы бер батальон пехота һәм 10 танк белән контратакага
күтәрелделәр.
53 нче дивизия һәм 81 нче гвардия дивизиясе арасына 115 ИПТАП полкы урнаштырылган
иде. Бу полк урман авызына таба көчле ут ачты.
Командующийга хәлне аңлатып доклад ясадым, дошманның туплану районнарына
авиация җибәрүне сорадым.
— Авиация дошман резервлары килү юлында эш алып бара. Сезгә армиянең бө тен
артиллерия бригадасы ярдәмгә килер. Көньяк-көнчыгыш якка игътибар юнәлтегез, — диде М.
С. Шумилов.
Ун минут та үтмәгәндер, дошманның артиллерия позицияләренә һәм танкларына таба
армия артиллерия бригадасы көчле ут ачты. Дошман танклары тупланган урыннарда ялкын
күтәрелде. 115 ИПТАП по лкы дошман танкларына каршы сугышка керде. Беренче минутларда
ук дошманның алты танкысы утка төренде. Дошман каушап калды. Моннан файдаланып, 72 нче
гвардия дивизиясенең ике полкы, көньяк-көнбатыштан әйләнеп чыгып, курганнарга атакага
ташланды. 53 нче һәм 81 нче дивизияләрнең хәле җиңеләйде. Дошман Поповодан төньяктарак
177,0 биеклегендә алдан әзерләнгән ныгытмаларга чигенде.
Көндезге сәгать 1 дә дошман самолетларының беренче группасы — утыз «Юнкере— 83»
һәм «Хейнкель—111» бомбардировщиклары — безнең позицияләрне, Днепр аша кичү
урыннарын бомбага тота башлады.
Кичкә таба дивизияләрнең һөҗүм темпы шактый кимеде. Ләкин полкларга яулап алынган
рубежларда гына калырга ярамый иде. Дошман биеклекләрдәге һәм курганнардагы уңайлы
позицияләрдән корпусның һөҗүм итү полосасын аркылыга да, буйга да ачык күреп тора һәм
көньяктан төньякка сузылган юллар да аның кулында. Шуңа күрә дошманны бу позицияләрдән
кысрыклап чыгару, юлларны кисү, һич булмаганда, якын бурычны гамәлгә ашыру өчен бөтен
көчне куярга кирәк иде. Сугышлар төнен дә дәвам итте. Алдагы батальоннар позицияләрен
яхшырту өчен һөҗүмне дәвам иттерделәр.
Таң беленү белән сугышлар тагы да катырак көч белән башланып китте. Дошман
самолетлары бүген корпусның сугышчан позицияләрен генә бомбага тотты. Дошман, танклар
ярдәмендә, яңадан-яңа контратакалар ясап торды. Көне буена фашистлар фронттан ун тапкыр,
көньяктанрак — 475 нче полкка ике тапкыр контратака ясадылар.
Кичке сәгать бишкә дошманның барлык контратакалары кире кагылды. 177.0 биеклеге.
картада +1,5 билгесе белән билгеләнгән курганнар алынды, төньяк Попово азат ителде.
Дошман әсирләрен китерделәр. Алар күп түгел, төрле частьларның солдатлары Һәм
офицерлары иделәр. Әсирләрдән әһәмиятле мәгълүматлар алдык.
Безнең корпуска каршы дошманның элек Днепрның сул ягында оборона тоткан, хәзер
тулыландырылган 108 нче. 320 нче һәм 106 нчы пехота дивизияләре сугыша икән. Лиховкадан
көнчыгыштарак безгә каршы тагын яңа килгән 9 нчы танк дивизиясенең һәм «Бөек Германия»
СС танк дивизиясенең алдынгы частьлары. 39 нчы, 355 нче һәм 161 нче пехота дивизияләре
сугышка кергән. Фашистларга өстәмә рәвештә яңадан-яңа көчләр өстәлеп тора.
Мин шулар турында әйтеп, командующийга доклад ясадым.
— Корпуска яулап алынган рубежларда ныгып урнашырга, — диде ул. — Частьларны
тәртипкә китерергә, танкка каршы артиллерияне һәм танкларны алгы сызыкта сугышчан
позицияләрдә тотарга, иртән үк дошманның контратакаларын кире кагу өчен әзер булырга!..
Рубежларны саклау өчен сугышлар
1 Октябрьга Карш*- төндә 53 нче дивизия сугышчылары тарафыннан әсир ителгән
дошманның 9 нчы танк дивизиясе солдатлары һәм офицерлары гитлерчыларның пе хота
дивизияләре Лиховка шәһәренең көнчыгыш ягында тупланулары турында әйт теләр 9 нчы танк
дивизиясе һәм «Бөек Германия» СС танк дивизиясе туплануында дәвам итә Дошман
гаскәрләре^ иртән безгә контрудар ясарга, плацдармны юк итәргә
,’«""рХ'”ппир“,,а
«"<“ иурлармиааи
”=>Р-"“Р'> >»,««», «•«« « »«. -«•
Генерал М. С. Шумилов, телефоннан шалтыратып, ун флангка аеруча игътибар юнәлтергә
кирәклеген әйтте. J н
— Бүгеннән башлап сезгә ярдәмгә истребительләр җибәрелә,—диде ул — Ә штур-
мовиклар һәм бомоардировщиклар дошман гаскәрләренең туплану районнарына бом ба
ударлары ясаячак. Үзара бәйләнешне оештыру өчен Сезгә авноберләшмәдән вәкил
Безнен самолетлар бомбага тоткан урыннарда көчле ялкын күтәрелде. Күк өсте, бөтен
тирә-як моторлар гүләве, шартлау авазлары белән тулы иде.
Дошман, безнең сафлар өстенә 15 минут дәвамында артиллерия уты яудырганнан сон,
бөтен фронт буйлап һөҗүм башлады Гитлерчылар, без уйлаганча, төп ударны 177,0 биеклеге,
-|- 1,5 курганнары һәм Барадаевканың көнбатыш читенә ясадылар, шуның белән 53 нче
дивизияне һәм 81 нче гвардия дивизиясен чигенергә мәҗбур итәргә. Попово—Тарасовка юлын
кулга төшерергә теләделәр. Бу юнәлештә 53 нче дивизия обо ронасын ике полк пехота һәм 45
танк атакалады. Көньяк-көнчыгыштан 81 нче һәм 72 нче дивизия обороналарына да ике полк
пехота. 45 танк һөҗүм ясады.
Сугыш һәр куаклык, һәр калкулык очен барды. Корпус сугышчылары безнен саф ларга
бәреп кергән гитлерчыларга каршы әледән-әле контратакага күтәрелделәр
Гитлерчыларның атакасына көч биреп, дошман авиациясе, зур югалтуларга карамастан,
бомба яудырып торды. Әмма психик атакалар да. бомба ударлары да дошманга уныш
кигермәде. Нәтиҗә шул булды гитлерчылар бик күп көчләрен югалтты лар, ә корпус
гвардиячеләре үз позицияләреннән чигенмәде.
Бу көнне безнен 25 нче гвардия корпусы артиллерия, миномет һәм танк полклары белән
көчәйтелде. Корпус полосасында армия артиллерия бригадасы дошманга ут яудырды. Болар
безгә зур ярдәм иде.
Дошманын барлык атакалары кире кагылгач, кичен мнн командующийга көн йомгаклары
турында доклад ясадым Минем йомгаклар түбәндәгечә иде
Беренчедән, гитлерчылар. Тарасовка авылына каршы йодрык туплап. 49 нчы кор пус һәм 1
нче механик корпус частьларын плацдармнан алып ташларга, аннары 25 иче 1вардия
корпусының ун флангысына удар ясарга, дивизияләрнең тылын кисәргә, Кременчуг —
Верхнеднепровск юлын кулга төшерергә һәм армиянең кичү урынына чыгарга 1еләде Шушы
төп максатны гамәлгә ашыру өчен дошман Поповодан көнбатыштарак. Лиховка шәһәреннән
көньякгарак урнашкан урманнарта танк ре
Менә Лиховка шәһәре ягындагы урман естендә дошманның уннарча истребитель ләре
озата килгән йөзләрчә бомбардировщиклары күренде. Алар, группаларга бүленеп, сугышчан
сафларны, тылны, кичү урыннарын бомбага тотарга керештеләр. Ул да булмады, Яна Орлик
янындагы урман артыннан безнен штурмовиклар, бомбардировщик лар һәм истребительләр
килеп чыкты. Аларнын бер өлеше Поповодән көньякгарак гитлерчыларның туплану районына,
икенче өлеше Лиховкадан көнчыгыштарак дошман танкларына бомба яудырырга кереште.
Безнен истребительләр дошман истребитель ләренә һәм бомбардировщикларына
ыргылдылар Берничә дошман бомбардировщигы койрыкларында утлы төтен күренде һәм
алар берәм-берәм түбән кадалып, җиргә төшеп шартлады.
зервларын китерә
Икенчедән, гитлерчылар, үзләренен максатларын тормышка ашыру өчен, бүген иртән
безнен корпусның Лиховка шәһәренә һөҗүмен контратакалар белән туктатырга, аны Попово —
Тарасовка юлыннан алып ташларга омтылдылар Чөнки 25 нче гвардия корпусы дошманның
удар группировкасынын ун флангысына куркыныч тудыра иде.
М. С. Шумилов, минем докладны тынлаганнан сон:
— Сезнең йомгаклар белән мнн килешәм. Төнлә Барадаевканың көнбатыш кырыен һәм
авылга көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан килә торган юлларны ныгытыгыз, анда танклар, 53
нче дивнзиянен танкка каршы дивизионын урнаштырыгыз. Ир - тан шартларга карап хәрәкәт
нгегеа. - лнп крнка, бирле Аннары болак ли» штаае
- Мннем команла-кузату пунктына фронт командующие И. С. һоне. килде Уа
корпусник сугыш хәрәкәтләре» па ............ кукате.. гора. 2э ике ,карлик корпусы плац-
дармыгш той игътибармы юнәлтә. Нык торыгыз!
Иртән пошма» саЛлап алымга» камап»» берләшмәләрен сугышка кертте Бпибар-
анроегонклар башлыча 53 ике Ьаи 15 ике аккитиа сафлары еегеиа туктаусыз боиба
ауаыраылар Шул ук раЛонкарга гитлерчылар IU икиутлык аргиллериа налеты аса- дылар
. ,
Аннан сон гите». туаан ,чеккай пошканмын танклары Ьам бронетранспоргераар - га
утырган пехотасы курение. Алда» Лигр. Рам .Цангера, танклары киләләр, азарга үзйөрешле
«Фердинанд» оруднеләре ярдәм игә иде.
177,0 районында һәм аннан көнчыгыш тарак 53 нче дивизия оборонасын дошманның бер
дивизия пехотасы һәм сиксән танкысы атакалады Шул ук вакытта 15 нче гвардия дивизиясенә
дә Тарасовка юнәлешендә ике полк пехота, кырык танк һөҗүм итте һәм шул ук вакытта 81 нче
һәм 72 нче гвардия дивизияләре арасына ике полк пехота белән илле танк ябырылды .
Корпусның сул флангысын каплап торган 53 нче дивизиянең 475 нче полкына каршы
дошманның тагын ике полкы һөҗүм ясады.
Сугыш кызганнан-кыза барды. Дошман яңадан-яна резервлар ташлады, ничек тә ярга
чыгарга, ә аннары корпус частьларен тылдан аерырга омтылды Дошман авиациясе сугышчан
сафларны өзлексез бомбага тотты, атакалар көчле артиллерия уты белән бергә ясалды.
Гвардиячеләр бөтен фронт буйлап туган җирнең һәр метры өчен батырларча сугыштылар.
Шушы катлаулы сугыш шартларында полк, батальон командирлары, барлык офицерлар
үзләренең оештыру һәм батырлык сәләтләрен гагын бер гапкыр күр сәттеләр. Кыен
моментларда алар, кулларына автоматлар алып, үз артларыннан сугышчыларны әйдәп,
домшанга атакага ташландылар, куркусызлык, фидакарьлек үр нәкләре күрсәттеләр.
Полкларның, батальоннарның сугышчан сафларында штабның элемтә офицерлары һәм
политбүлек работниклары даими эш алып бардылар, командирларга ярдәм иттеләр.
2 октябрьда сугыш тынган арада. Колесник белән бергә, 81 нче гвардия дивизиясенең
политбүлек начальнигы Д. Г. Большаков донесениесен укып чыктык.
«81 нче гвардия дивизиясенә махсус задание белән җибәрелгән корпус командова-
ниесенен элемтә офицеры майор Сайгетдинов полкның сугышчан сафларына китте,— дип
язылган иде анда. — Дошман атакасы вакытында 238 нче гвардия полкы командиры майор И.
А. Акимов яраланып сафтан чыкты. Майор Сайгетдинов полк белән командалык итүне үз өстенә
алды. Анык җитәкчелегендә бер көндә дошманның җиде атакасы кире кагылды Кичкә таба
дошман полк оборонасын өзәргә маташып карады, полк ка каршы кырык танк, бер полк пехота
ташлады һәм безнең сугышчан сафларга бәреп керде.
Майор Сайгетдинов полкны контратакага күтәрде. Дошман зур югалтулар белән чигенергә
мәҗбүр булды. Сугыш кырында дошманның сигез танкы, шулар исәбендә, ике «Тигр» янып
калды».
Бу сугышта күрсәткән батырлыгы һәм инициативасы өчен Сайгетдинов «Кызыл Байрак»
ордены белән бүләкләнде.
Каты сугышлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр өч көн буена дәвам итте.
3 октябрьда көн уртасында 15 нче гвардия дивизиясе оборонасына гитлерчылар йөз танк
һәм бер дивизия пехота көче белән һөҗүм итте Шуның нәтиҗәсендә дошман 49 нчы корпусның
бу дивизиясе оборонасын Тарасовка районында икегә аера азды. Дивизиянең бер полкы
Барадаевканың көнбатыш өлешеннән авылның үзәгенә, 25 нче гвардия корпусы полосасына,
чигенде һәм шуида оборонага урнашты.
(Ахыры бар.)