Логотип Казан Утлары
Публицистика

Әдипнең телеграммалары, яңа хатлары


!4 апрель. 1919 ел. Казан.
Милләтләр эше буенча Халык Комиссариатына. Үзәк Татар -Башкорт комиссариатына.
Үзәк Бюрога
Безнең нәшрият каршында коммунистлар комитетының мөселман секциясе оештырылды
Комиссиягә миннән тыш Исхак Рәхмәтуллин. Шәһит Әхмәлиев. Вәли Шәфнгуллин . кертелде
Безне раславыгызны утенәм. эшкә керешәм Кичекмәстән, схема буенча тиешле сумманы
телеграфлавыгызны шулай ук халык комиссариаты мәгарифе сметасын тизләтүегезне үтенәм
Гомумән, нәшрият эше коточкыч хәлдә. Әгәр озак тоткарласагыз, көзгә татар мәктәпләре
дәреслекләрсез, укытучылар күрсәтмәләрсез, халык массалары китапсыз калачак Барлык
жирле совет оешмалары фәнни-популяр һәм агитацион китаплар һәм журналлар юклыктан
зарлана Бердәнбер татар журналы «Мәгариф»нең. кирәкле средстволар житмәу аркасында,
чыгудан тукталуы тирән борчылу тудыра Кичекмәстән журналны чыгара башларга кирәк.
Гомумән, татарларның нәшрият эше бик авыр хәлдә.
Адресы#. Зур Мещан /гәлг Евангелистлар почмагы. 41.
Ибраһимов.
РКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Көнчыгыш халыклары коммунистик оешмаларының
Үзәк Бюросы 1918 ел азагында Үзәк Татар-Башкорт комиссариатының нәшрият бүлеге
мөдирлегенә Галимжан Ибраһимов кандидатурасын тәкъдим итә
Үзәк Татар-Башкорт комнссариатынын нәшрият эшен яхшыртуга юнәлдерелгән һәм
коммунистлар партиясе тарафыннан үзенә тапшырылган бу эшне Г Ибраһимов зур
жаваплылык тоеп, бик тырышып башкарырга керешә. Милләтләр эше Халык Комиссариатының
1919 елның 3 апрелендә үткәрелгән утырышында Г. Ибраһимов Үзәк Татар-Башкорт
комиссариатының нәшрияты эше турында доклад ясый. Аның тәкъдиме буенча Үзәк Татар-
башкорт комиссариаты нәшриятын Казанга күчерергә карар кылына Г. Ибраһимовның
Казандагы татар-башкорт буржуазиясе кулындагы типографияләрне һәм китап басу
средстволарын конфискацияләү һәм национализация ләү турындагы тәкъдиме дә утырышта
яклау таба (ЦГАОР. 1318 фонд. 1 опись, I эш. 113 бит.)
Милләтләр Халык Комиссариаты Г Ибраһимовка мандат бирә. Ул мандатта жирле
советлар депутатларына һәм башка оешмаларга Г Ибраһимовка һәрьяклап булышлык
күрсәтергә тәкъдим ителә. Г Ибраһимовның РКП(б) Үзәк Комитеты каршындагы Көнчыгыш
халыклары Коммунистик оешмаларының Үзәк Бюросы һәм Тзәк Татар -Башкорт комиссариаты
тарафыннан бирелгән мандатлары да була. Г Ибраһимов. үзенә бу мандатлар бирелүгә озак
та үтмәстән, нәшрият эшләренең торышын тикшерә һәм әлеге үзәк оешмаларга шушы
телеграмманы жибәрә. Телеграмманы редакциягә Р. Хәйретдинов китерде, барлык
аңлатмаларны ул язды.
20 август, 1918 ел. Мэскэү.
Астрахань хәрби мөселман комиссариатына
Чын күңелдән тирән кайгыгызны уртаклашабыз. Ип. Туйбахтннны ерткычларча үтерүче
контрреволюиионерлардан һәм башка намуслы революционерлар тормышына кул
сузучылардан каты рәвештә канлы үч алыныр. Революцион демократия акгвардиячеләр
фетнәсенең тамырын кисеп ташлар. Делегат итеп вәкил җибәрәбез.
Комитетның председателе урынбасары: (Ибраһимов)
------------------- Секретарь: (Гайнуллин)
1918 елның 15 августында Астраханьда контрреволюцион фетнә була. Шуннан файдаланып.
Астрахань татар буржуазиясе жирле мөселман комиссариатын туздырып ташлый һәм
комиссариатның председателе булып эшләгән татар революционеры Касыйм Туйбахтннны
үтерә. Галимжан Ибраһимовның шул уңай белән Астраханьга җибәргән бу телеграммасын
редакциягә архивтан (ЦГАОР. 1333 фонд. 1 опись. 12 эш. 25 бит) Риф Хәйретдинов табып
китерде.
2 октябрь. 1925 ел. Казан.
Мөхтәрәм Василий Владимирович.
Сезгә Татарстан җөмһүриятен өйрәнү буенча кайбер материалларны һәм «Безнең
көннәо» исемле үземнең бер китабымны җнбәрәм
Моннан ары Тат җөмһүриятмен татар һәм рус телләрендәге барлык басмалары, шулай ук
үземнең 1925 нче елга хәтле һәм аннан соң нәшер ителгән хезмәтләрем эз лекле рәвештә
җибәрелеп торачак.
Сезнең алмашуны (әсәрләрегезне —М. Г) бу адрес буенча җибәрүегезне үтенәм: Казаң,
Наркомпрос, Ибраһимовка (махсус) ’
Сәлам белән; Г. Ибраһимов.
СССР Фәннәр Академиясе архивының Ленинград бүлегендә мәшһүр ориенталист
академик В. В. Бартольднын шәхси фондында (68 фонд. 2 опись. № 104) Г Ибраһимовнын бер
хаты саклана. Хат "Татарстан социал советлар җөмһүрияте Мәгариф халык комиссариатының
Гыильми үзәге рәисе» дигән татарча һәм шундый ук эчтәлекле русча грифлы бланкка әдипнең
үз кулы белән русча язылган.
Документ, кечкенә күләмле булуга карамастан. Г. Ибраһимовнын В В. Бар тольд белән
эшлекле һәм дусларча мөнәсәбәттә булуын күрсәтә ала. Хатны журналга М. Госманов әзерләп
тапшырды.
10 сентябрь. 1926 ел. Казан.
Габдулла Гыйсмәтн* иптәш?
Казанда чыга торган .Ьсзнен юл» журналы партия Үзәк Комитетының матбугат бүлеге
тарафыннан бөтен СССР татарлары өчен уртак бер әдәби тый гьми журнал ителеп
танылгандыр. Шулай булса да, Башкортстаи эчендәге татарлар арасында мо-
Г. Ибраһимовнын 1930 елның 5 июлендә Ялтадан Кави Нәҗми һәм
Сәрвәр Әдһәмоеаларга җибәргән хаты.
нарчы бнк аз таралды Сездәге татар көтепханәләре. татар мәктәпләре боны ала алмыйлар Яңа
хуҗалык (елы] керү уңае белән Сез б\ хакта чара күреп, -куриалның таралуы — ягъни
Наркомпрос буенча үз учреждениеләрегезгә таралуы, абунә язылуы хакында берәр нәрсә
эшләсәгез иде. Юкса, андагы татарлар мәхрүм калалар Жур нал да уңайсыз бара.
Казанда исәнлек. Бер көе эшләп ятабыз. Үзең ник бер дә Казанга килеп чыкмыйсың?
Иптәшләргә сәлам.
Хөрмәт белән:
Галимҗан Ибраһимов.
Хатның оригиналы Башкортстан Үзәк дәүләт архивында (Р-798 фонд. 2 опись, архив №
1792) саклана. Хатны Татарстан Язучылар союзына филология фәннәре докторы Касыйм Әхмәр
табып җибәргән, журнал редакциясенә Афзал Шамов тапшырды. Төшеп калган сүзләр квадрат
җәяләр эченә алынды.
1 Габдулла Гыйсмәти бу елларда Башкортстан Мәгариф халык комиссариатында.
гомеренең соңгы елларында Башкортстан статистика идарәсенең начальнигы булып эшләгән.
1937 елда һәлак булган.
11 апрель, 1929 ел, Ялта.
Хөрмәтле Петр Семенович *!
Сезне бер мәсьәлә буенча борчырга мәҗбүриен. Бүген шушы хат белән бер почтада минем
хатыным Мөхәммәдова-Ибраһимова Өммегөлсем Даутовна әдәбият буенча читтән торып уку
бүлегенә (әдәби формалар теориясе циклы) гариза һәм башка кирәкле кәгазьләр җибәрде.
Аның татар матбугатында эшләү буенча беркадәр тәҗрибәсе бар. Гимназия һәм Казан
университеты медфагының 3 курсын тәмамлады. Ләкин Ялтада үзе белән булган
документлардан Казан университеты мелфагында тапшырган имтихан һәм зачет билгеләре
теркәлгән предмет кенәгәсе генә бар.
Ул. шушы формаль әйберләр аркасында, кабул итү вакытында берәр кыенлык чыкмагае,
дип борчыла.
Хатның адрес язылган ягы
Борчуым өчен. Сезнең алда гафу үтенәм. шулай да Сезгә мөрәҗәгать итәргә булдым:
тиешле документлар җитмәү сәбәпле, аңлашылмаучылык килеп чыккан очракта мөмкин
булганча ярдәм итсәгез иде. Җибәрелгәннәре җитәрлек булмаса. ул озак тотмыйча, кирәкле
бөтен документларын салыр.
Тирән хөрмәт белән, Галимҗан Ибраһимов.
Галимҗан Ибраһимовның русча язылган бу хатын редакциягә филология фәннә ре
кандидаты Гөлчәчәк Әдһәмова тапшырды. Хатның оригиналы СССР әдәбияты һәм сәнгатенең
Үзәк дәүләт архивында (237 фонд. Саклану бер. 53. 1 опись) саклана
1 Петр Семенович Коган - (1872—1932) күренекле әдәбият галиме, тәнкыйтьче. Сәнгать
фәннәре дәүләт академиясе президенты.
ул /7*, tw
17 февраль. 1931 ел. Ялта.
Кави
Бу хатны сиңа хәл белдерү өчен генә язам.
Февраль башыннан алып бераз кәефсезләнеп торам. Ангина булды, үзе үтс ә дә хәзер
шуның нәтнжәсе бара бик нык хәлсезлек, ватык, изелгеч бер настроение эчен- дәмен «Атака»да
басылган әдәби түгәрәкләр программасы турында сезгә жибәрергә дни каиоер төзәтмә -
тәкъдимнәр язган идем. Бу кәефсезлек аркасында бетерә алмадым Ижат методы белән
«Корбан» XXIV XXV да шулай яталар Ьнк күңелләнеп барганда 6v җәфа бераз изде.
Сәрвәргә. Тансыкка күп сәлам. 8—9 нчы саннан бирле «Атака» килгәне юк бнчы саннан
бирле «Яңалиф» тә юк.
Хуш. Галишңан.
Галимжан Ибраһнмовнын бу хатын редакциягә Сәрвәр апа Ә.дһәмова тапшырды. 1
«Корбан» хикәясе матбугатка чыкмады.
21 апрель. 1932 ел. Ялта.
Хөрмәтле Мусанныйф 1 иптәш!
Кырым АПП белән берлектә Кырым дәүләт нәшрияты тарафыннан чыгарылачак альманах
өчен әдәби материал сорап язган хатынны алтым. Бу көндә сиңа жибәрер гә дип әзерләнгән бер
парчам юк. кызганычка каршы, бу арада ашыгыч рәвештә бе:> парча да жибәрергә кулымнан
килми. Тик киләчәктә чыгачак альманахларын өчен бер парча бирә алСгрмын дигән өметем бар.
Беләсең. инде биш еллап Ялтада дәваланамын Каты газаплы куркыныч авыруым мина Кырым
тормышына катнашырга һичбер төрле мөмкинлек бирмәде Тик хәзер бик әкрсн-әкрен
сәламәтләнеп кнләм. Шуның белән бергә, революциянең Кырым фронты өлкәсе белән аз-маз
таныша барам. Мин моңа кадәр партиянең Казан татарларына каратылган фронтында эшләдем,
ләкин бөтенләй аның белән генә канәгатьләнмәдем.
Мин башкорт массасы тормышыннан «Башкорт кызы Гөлбикә» һәм башка хикәя яки типлар,
шуның белән бергә Казагыстаннан «Казакъ кызы» кебек романнар бирдем.
Инде әгәр яхшы сәламәтләнә алсам, бәлки. Кырым массасының жирле көрәшеннән.
иҗтимагый тормышыннан да билгеле бер әсәр бирә алырмын дип өмет и тәм. Мин Кырымны бик
яраттым. Кырым минем өчен дөньяның ип матур, иң мәгънәле, нц тирән хисләр уяткан яна әдәби
ватаным булып әверелде. Минем бу хи.тәрем каләмемне Кырым' турында язарга мәжбүр итәләр.
Сәламәтлегем яхшыра барган саен мин үземнең бу өметемне гамәлгә ашыру өчен чаралар
күрәчәкмен. Кырымның гый-.ьми-әдәби фронтында коммунистик бурычымны үтәргә
тырышачакмын Альманахларга материал җибәрү эше дә менә шул өметләр белән бер сафта
тора.
• Ком. сәлам белән,
Галимҗан Ибраһимов.
1932