БӨЕК ОКТЯБРЬ ҺӘМ ИНТЕРНАЦИОНАЛЬ КУЛЬТУРА
В. И. Ленин Октябрьга кадәрге Хезмәт-ләрендә үк барлык милләтләрне «иң югары социалистик берлеккә» туплаучы интерна-циональ культура өчен көрәш бурычын куйган иде.
Бөек Октябрь шуна киң юл ачты. Социализм алып килгән культура революциясе халыкларның рухи дөньясын тарихта моңарчы күренмә!ән югарылыкка күтәрүне күздә тотты. Ә моңа ирешү' милли үзенчәлекләрнең пролетар интернационализм идеясе белән аерылгысыз берлектә баруы, милли культураларның бер-беренә даими уңай йогынтысы, төрле милләт интеллигенция кадрларының кулга-кул тотынып эшләүләре аркасында гына мөмкин иде. Партия иҗат работникларының игътибарын шуна юнәлтте, аларны шул рухта тәрбияләде.
Татар культура эшчәннәренең төп күп-челеге Совет властеның беренче елларында ук интернациональ бурычларны дөрес аклады, милли чикләнүгә каршы булды, башка милләт культуралары белән багланышны ныгытты. «Җир йөзен дуслык, туганлык гөлләре белән тутыру өчен, мә- дәниятны, хәятны якты, матур, азат нигезләргә корыр өчен»1 көрәшкә чыккан революцион интеллигенция яңа культураның «милләтчелекләр, дннчелекләргә каршы» эчтәлеген һәм көчен «динамика, көрәш, сыйныфчылык, коллективизм, хезмәт пам интернационализм»10 11 12 13да күрде
Культураның, сәнгатьнең иҗтимагый роле — ачыктан-ачык халык интересларын яклауда, партияле, сыйнфый булуда Шуна күрә партиясез, битараф, «объектив» әдәбият һәм сәнгать турында сөйләнеп. Советлар белән аның дошманнары, интернационалистлар белән милләтчеләр арасында буталып йөрүчеләр партияле интеллигенция тарафыннан тәнкыйть утына алынды. «Кемне кем?» дигән лозунг астында кискен көрәш шартлары, дип язды Г. Ибраһимов, «әдәбиятның, фәлсәфәнең, сәнаиг нәфи- сәнең сыйнфый көрәштә битарафлыгы, саф-лыгы хакындагы сүзләргә урын калдыр-мыйлар» 14
10 Г. Ибраһимов. Бөек бәйрәм. «Мәгариф» журналы 1918 ел, 1 сан, 2 бнт.
1 Шунда ук, 313 бит
« «Ил» газагасы 1®Н м. 32 сан. 3 «Эш» газетасы. 1920 ел, 7 ноябрь.
< Һади Такташ. Әсәрләр. Казан, 1942 ел. 216 бит.
14 Шунда ук, 321 бнт.
Битарафлык пәрдәсе артына буржуаз милләтчеләр яшеренергә яраталар. Эшче- крестьян массалары белән тыгыз бәйләнгән, Коммунистлар партиясе политикасының хаклыгына чын күңелдән ышанган язучылар милләтчеләрнең мәкерле демагогиясен фаш иттеләр, нжат эшен эзлекле сыйнфый позициядә торып алып бардылар. «Сезнең... татар татарны күралмый, дигән сүзегез —солтангалневчеләр сүзе. Татарның кулагы, эшчесе барны хәтерегездән чыгармагыз! Татар эшчесе татар буржуасын куралмаска тиешле»4, дип, Һади Такташ «милләт татулыгы» хакына контрреволюцион юлга басучыларга «Камил» драмасында үзенең ачы нәфрәтен, аларга каршы сугышка чыгуын белдерде.
Үзе әйткәнчә, «вак буржуаз арасыннан чыгып. Коммунистлар партиясенең юлбаш-чылыгы астында тәрбияләнеп. пролетариат идеологиясен үзләштерүдә зур эволюция ясаган» Такташ, башка алдынгы язучылар кебек, әдәбиятның бурычын социализм төзелеше чорында сыйнфый көрәштә туган яңа хисләрне, яңа уйларны оештыруда, яңа кеше тәрбияләүдә, КОММУНИЗМ идеяләрен массаның йөрәгенә сеңдерүдә күрде Моның өчен язучы, шагыйрь, драматург «пролетариат сыйныфының иң югары идеяләре белән сугарылган, пролетариат сыйныфының авангарды торган идея югарылыгында торырга, диалектический материализм белән нык коралланган булырга тиешле, шулай булганда гына ул бүгенге бөек төзелешнең иртәсе алып килгән җиңүләрне күрә ала һәм шул жи- нүләр өчен булган көрәштә туган актуаль мәсьәләләрне вакытында күр'еп, массага юнәлеш бирерлек бер фикер-теләк белән чыга ала» 5.
Һәм бу эшне шагыйрь тар милли рамкалар белән чикләмәде, культурала, әдәбиятта пролетар интернационализм принцибын яклады 1929 елла эшче районнарында. Баку да булып кайткач. Такташ һәрбер милли әдәбиятның халыкара әһә миятеи һәм бигрәк тә социалистик әдәбиятның укышлары бары тик интернациональ нигездә генә мөмкин икәнлеген тагы да яхшырак аклады. «Без,—лиле ул,—безнең әсәрләребез белән кызыккан унлап милләтнең меңнәрчә эшчеләрен күрдек Алар безгә милләт, гел аермалыгына карамый сыйнфый күзлектән карап, интернациональ әдәбият тудырырга социаль заказ бирделәр әсәрләребезне тудырганда СССРда яшәгән бөтен эшчеләр сыйныфы өчен тудыру юлы белән баруны күрсәттеләр» '.
Социалистик эчтәлекле милли культураны милләтчеләр барлык чаралар белән утка тотарга тырыштылар Буржуазиягә халыкларны бер-береннән аеручы. алар арасында бер-берсен күрәлмаучылык һәм дошманлык тудыручы. массаларны төп социаль мәсьәләләрдән, сыйнфый көрәш тән читләтүче «культура» кирәк. Төрле милләтләрнең иң яхшы традицияләрен эченә алган, азатлык өчен революцион көрәш идеяләре һәм интернационализм рухы белән сугарылган культураны ул күралмый Бу. барыннан да элек, татар буржуазиясе идеологларының демократик культурага, бөтен дөнья культурасының иң югары казанышы булган марксизмга нәфрәтендә, аны инкарь итеп, дини «культура»иы алга сөрүендә чагылды.
Буржуаз милләтчеләр татар халкын рус-ны.i һәм Европа илләренең прогрессив культурасыннан читтә, ислам дине йогын тысы астында тотарга теләделәр Үзләре өчен, капиталистик дөньяда бөтенләй үк «югалып калмас өчен» Европаның бур жуаз культурасын кабул итәргә риза булганда да. алар төп ориентацияне «ислам культурасы»иа юнәлттеләр, массалар өчен шуннан ары узуны харам дип санадылар. «Исламның бөтен матур тугры тәрбияләре беззә калырга тиешдер Европалашуны да без үзебезнең әлеге төрек табигате, исламның матур әхлагы аша сузып алырга теләгәнгә, без киләчәктә төрек, мөсел-ман халкының мәдәни бер ботагы булырга омтылабыз»а.—Гаяз Исхаков бу сүзләрне Октябрь революциясенә кадәр я’^ан иде. Революциядән сон да шундый ук фикерне. икенче төрлерәк формала, алга сөрүдән милләтчеләр баш тартмадылар Г. Газиз тарафыннан 1923 елда программа төсендә алга куелган «төрек культурасы»— иске «иттифакчылар» линиясенең дәвамыннан башка нәрсә түгел иде «Чыңгызның басмасы, уйгурларның хәрефләре, әлифбалары. чыгтай балаларының дәүләтендә туган бөек әдәбият, мыгмырчылык сәнгате яә аның хәзерге калдыклары һәммәсе дә безне бер жепкә тезә торган нәрсәләрдер» 3. дип язды ул.
«Төрек милләте культурасы» менә шул икән! Биредә без төрки халыкларның культурасын билгели торган төп элемент-ларны, аларга хас культура үзенчәлекләре.!, социаль һәм милли азатлык өчен көрәшкә туплый, иҗтимагый тормышны алга этәрә торган факторларны күрмибез. Киресенчә, «бердәм милли культура» дигән булып, милләтчеләр һәммә иске-москыны, консерватив күренешләрне якладылар, ха-лыкларны берләштерүче түгел, бәлки бер- берсенә каршы куючы мотивларны .күтәреп чыктылар, халыклар тормышында үсә горган прогрессив, интернациональ күренешләрне инкарь иттеләр.
Бу — очраклы нәрсә түгел. Рус һәм Европа культурасына татар буржуазиясенең нәфрәте Октябрьдан соң бигрәк тә көчәйде, чөнки социалистик революция шул культура үсешендә туган маркензм-ленн- низмнын [үзәл тантанасы булды. Халык интересларына хезмәт итүче культураның чәчәк атуы буржуаз идеология белән араны тәмам өзеп, марксизм ленинизм байрагы астында гына мөмкин икәнлекне интеллигенция яхшы аңлый иде инде. Культураның һәр тармагы, әдәбият, сәнгать коммунизм идеясенә хезмәт итсә генә «үзен социализм төзелеше практикасы белән, пар тия җитәкчелеге астында, массаның шул эштәге көрәше белән ип актив рәвештә багласа гына үсә ала» 4, дип язды Гомәр Гали. Бу фикер ижат эшчәннәренең күпчелеге өчен уртак иде.
Интеллигенция кадрларының ачыктан- ачы; партия артыннан баруы. Галимҗан Ибраһимов. Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал. Шәриф Камал. Мәжит Гафури, Мирхәйдәр Фәйзи. Кәрим Тннчурнн кебек олы буын әдипләренең пролетар интернационализм һәм фәнни коммунизм позицияләренә басуы, табигый рәвештә, халык дошманнарының марксизм-ленинизмга атакасын көчәйтте һәм бу «поход»ның башында әлеге дә баягы Гаяз Исхаков, Муса Бнгневлар торды.
Ак эмигрантлар органы «Азат шәрык» журналында Гаяз Исхаков марксизмны тудырган Көнбагыш культурасын сүгеп, аңа, янәсе, «ислам дине бишеге» генә булган Көнчыгыш культурасын каршы куел чыкты «Шәрык мәдәнияты.— ди ул. — исламият кебек бөек днни тәгълимат мәйданга китерде, адәмнәрнең рухи, мәгънәви тәрбияләренә олы тәэсир ясады Гареп мәдәииятының мәгънәви кыйммәт уларак мәйданга китергән тормыш фәлсәфәсе — материализмдыр Мальту зиаиизм һәм марксизм назарияләре белән Гареп мәдәннчты әхлакый, дини нигезләрне хәяттан бөтенләй чыгарып ташларга теләде, мәсләк у..арак болар!а һичбер кыйммәт куймады».
Марксизмны ниглнз побы Мальту сның резкцич! теориясе белән тиНЛавен Г. Ис-
э Г. Газнз. Милләтчелекнең бәгъзы әсаслары. Казан. 1923 ел. 16 бит.
• Гомәр Гали. Сайланма әсәрләр. Ка- хан. 195з ел. 201 Сит.
каковның наданлыгы белән генә аңлату аз булыр иде Биредә буржуаз милләтченең турыдан-туры намуссызлыгы, эзлекле революцион тәгълиматны ничек кенә булса да каралтырга, иң әшәке, иң кешелексез теория дәрәжәсенә куярга теләве ачык чагыла. Материализмның дошманы аны тудырган Европа культурасын тирги. Көнчыгыш культурасы исә аңа исламны тудыру һәм «олылавы» белән кадерле һәм «изге». Көнбатыш һәм Көнчыгыш культуралары турында сүз йөрткәндә буржуаз автор хакыйкать белән хисаплашырга теләми, чөнки дини фәлсәфә Көнчыгышта гына тумаган кебек, материализм да Көнбатыш жимеше генә түгел Г. Исхаковлар «үзебезнең диннәребезне Гарепнең һөжү- меннән сакларга» дип ничек кенә кычкырсалар да, материализмның, марксизмның Көнчыгышка да атлаган жиңүле адымнарын туктата алачак түгел иде инде.
Милләтче донкихотларның дәгъваларына беренче лаеклы отпор бирүче Галимҗан Ибраһимов булды. «Бичаралар. — дип язды ул, — матди мәдәният, техника, сә- нагат сезнең кул күтәреп дога кылуыгызны, ялваруыгызны көтми, ул. сез алырга теләсәгез, теләмәсәгез дә, Шәрыкка күптән кереп бара. Киләчәктә бу, әлбәттә, көчәячәк Сезнең котыгызны очырган материализм, шул «каһәр» марксизм, иске караңгылык богауларын, иске мөкатдәс диннәрне җимереп, адәмнәргә якты юл күрсәтә, коммунизм азатлыгына таба көрәш башлый»1.
Социалистик революция нәтиҗәсендә. Коммунистлар партиясе җитәкчелеге астында Россия халыклары бертигез милли азатлыкка ирештеләр, аларның үзара дуслык, туганлык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләре ныгыды, милли һәм дини низагларга урып калмады Бу хәл капитал агентларын халык арасында милләтчелек һәм динчелек агуын элеккечә иркенләп тарату мөмкинлегеннән мәхрүм итте. Шуңа күрә алар Коммунистлар партиясе башкарган бөек тарихи хезмәтне инкарь итәргә, ленинчыл милли политиканы ничек кенә булса да пычратырга маташтылар
Муса Бпгиев. Зәки Вәлиди, Гаяз Исхаков ише «милли каһарманнар» пролетариат диктатурасы милләтләрне, аларның гореф-гадәтләрен, диннәрен, телләрен, куль-тураларын бетерә дип күрсәтмәк булдылар
«Милли ирек юк», «миллнят фикере үлә» дигән уйдырмалар ярдәмендә буржуаз милләтчеләр татар интеллигенциясенең башын әйләндереп. татар культурасын халыкларның марксизм-ленинизм тарафыннан яктыртылган олы юлыннан, бердәнбер дөрес һәм туры интернациональ магистральдән читкә сөйрәмәкчеләр иде. Әмма аларның бу эше барып чыкмады, бу провокациягә эләгүчеләр дә бармак белән санарлык кына булды Дошманнарга вакытында тиешле отпор бирелде. Г. Ибраһимов.
Г. Ибраһимов. Кара маяклар яки ак
• 1омәр Гали Пролетариат әдәбияты өчен көрәш гә. Казан. 1931 ел, 29 биг. Г Ибраһимов. Таiap мәдәнияты нинди
юл белән барачак. Казан. 1927 ел. 20 биг. 18 «Татарстан» газетасы. 192? ел, 1 ок-
әдәбиятлар Мәскәү. 1924 ел, 58—59 битләр. һ. Такташ һ б. фикерен дәвам итеп, Го- мәр Гали болай язды:
«Пролетариат революциясе, пролетариат диктатурасы чорында иҗтимагый шартлар пролетариат идеологиясе нигезендә культураларны, милли әдәбият, милли сән-гатьләрне бетерүгә таба түгел, көчәйтүгә, үстерүгә таба алып баралар; ул шартлар шул культураның, әдәбиятларның үсүләренә, ныгуларына ярдәм итәләр»15 16 17.
Хакыйкатьнең терәге — реаль фактларда. Үзләренең Демагогиясен буржуа ялчылары бернинди факт белән дә раслый алмадылар Коммунист язучылар исә провокаторлар ялганына каршы конкрет тормыш фактларын куйдылар «Адәм дөньясының иң тирән яткан түбәнге катлауларын кузгату, боларны сәяси мәйданга күтәрү' сәбәпле, социализм революциясе аңа кадәрле бөтенләй мәгълүм булмаган яки аз мәгълүм булган милләтләрне яңа тормышка уятып чыгарадыр,—дип язды I Ибраһимов. — Иске патшалык заманында Россиядә илледән артык милләтләр һәм этнографик группалар бар дип кем уйлар иде? Октябрь революциясе богауларны өзде, мәйданга бик күп онытылган халыкларны чыгарды. Шуның белән аларга яңа тормыш, яңа хәрәкәт бирде» . Әгәр патшалар Россиясендә үзләренең әлифбалары да булмаган һәм караңгылык наданлык базында интеккән бик күп милләтләр хәзер культураның киң һәм якты юлына аяк басканнар икән, үз телләрендә сөйләргә, укырга, язарга, идарә итәргә, әдәбиятларын һәм сәнгатьләрен үстерергә хокук алганнар икән, бу инде сүздә түгел, прак-тикада милләтләрнең азатлыгына һәм рухи күтәрелешенә ирешү дигән сүз.
Татар культурасының һәр тармагында Октябрьдан соң нрешелгән уңышлар буржуаз фальсификаторлар уйдырмаларының көлен күккә очырды, пролетар интернационализм рухында үсүче яңа культураның көчен һәм тормышчанлыгын раслады. «Революциянең мәдәни төзелеш бабындагы адымнары хәзер инде гаять киң. гаять кызу атланалар»18, дип. Фатих Әмирхан 1922 елда ук Советларга каршы элементларның ялганын кире какты.
Социалистик революция әдәбиятның үсеш юлын, ижтнмагый-тәрбнявн функциясен өр-яңа нигезгә куйды. Интернациональ бөек максат өчен көрәшче халыкның тормышын интернационализм рухында чагылдыру анык төп эчтәлегенә әйләнде Октябрь революциясе нәтиҗәсендә авыл һәм шәһәр хезмәт ияләре көнкүрешендә һәм аңында туган зур үзгәрешләрнең, йөрәкләрендәге яңа хисләрнең әдәбиятта
ачык һәм көчле чагылуы —боек борылышның гүзәл гәүдәләнеше иде.
Октябрьда туган яна стройның милли культуралар үсүенә һәм чәчәк атхына тарихта тнне булмаган куәтле этәргеч бирүен хезмәт халкы эченнән, заводтан, фабрикадан. шахтадан, авылдан әдәбият мәйданына II Исәнбәт. М Крымов. X Туфан. К. Нәҗми, Ш Усманов. М Максуд, һ. Такташ. Г. Кутуй, А Шамов. М. Ж.ә- in i. ■) Ерикәй. Г Минский, Г Иделле. М. Әмир. С. Баттал кебек яшь кадрлар килүендә бик ачык күренә. «Мондый бер хәрәкәтне тик пролетариат революциясенең бөек масса кузгалышы гына тудыра алды. . Коммунистлар партиясенең тугры юлбашчылык тәэсире генә мондый зур насади кайнашны күрергә насыйп итте»1 Яшь каләм осталарының кече — эшче-крестьян интересларын ачыктан ачык яклауда, капитализмнан социализмга күчү чорындагы сыйнфый көрәштә халык ягында торып актив катнашуында, идеализмнан, милләтчелектән ваз кичеп, марксизм идеологиясен үзләштерүендә, пролетар интернационализм рухында тәрбияләнүендә иде.
Тагар милләтчеләре һәм руханилары, гади халык «диннән язып» сәнгать югарылыгына күтәрелә алмасын өчен, кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр. массаларның талантларын буып тордылар. Шуна күрә царизм вакытында татарлар арасында: «Кайчан чыгар бездән рәссамнар, кайчан тыңларбыз татар композиторларын •‘ә дигән хәсрәтле өмет кенә бар иде Ә инде 1922 елда Г. Ибраһнмов: «Революция дулкыннары татар эшче крестьян тормышы диңгезенең төбендәге җәүһәрләрне кузгата, аларның якты дөньяга чыгуларына ярдәм итә тора», днп. сәнгатьнең төрле тармакларында — әдәбиятта, музыкада, сынлы сәнгатьтә, те атрда халык эченнән чыккан яшь кадрларның иҗат эшенә керешүе турында шатланып язды
1918—1920 елларда ук инде, дәүләт театрына әверелгән «Сәйяр» труппасыннан башка, Казанда уннан артык рәсми татар театр труппалары һәм кырыкка якын һәвәскәр коллектив эшли, кантоннарда, во- .Кн ч. гтрта. мәктәпле авылларның бары ci.inT.1 диярлек спектакльләр куела Шулай итен, татар театры тулы гражданлык хокукына ирешә, массаларның культура дәрәҗәләрен күтәрү, коммунистик тәрбия бирүнең көчле чарасы булып мәйданга баса. «Татар театрының аз бер зыялы катлау арасыннан миллионлы эшче кре-стьян арасына чыгуы Октябрь революц race аркасында ясалган казанышларның нц зурларыннан саналырга тиешдер»2, дип язды Фәтхи Бурнаш
Театр сәнгате үсешендәге нп әһәмиятле нәрсә — аның эчтәлеге, репертуар юнәлеше Октябрь революциясен Горький
1 Г. Ибраһнмов. Әдәбият мәсьәләләре. Казан. I960 ел. 212 биг
Ф. Бурнаш. Ун ел эчендә тагар театры. «Безнең юл» журналы. 1927 ел. 10 сап. 44 биг
7. ,К. У.' М3 . пьесасын сәхнәгә куеп каршы алган 3 К Тинчурин Тагар музыкасы тирәсен™ «Безнең юл» журналы. 1928 ел,
20 — 12 саннар, 33 бит.
татар театры, милләтчеләрнең каршылыгын сындырып. халыклар дуслыгы идеясен көчле-рәк пропагандалый башлады, тамашачыларны нң яхшы милли драматургиядә генә түгел, рус һәм бөтендөнья драматургиясе үрнәкләрендә дә тәрбияләде. Гом\ - мән театр чын мәгънәсендә тормышчан һәм халыкчан сәнгатькә әйләнде.
Татар музыка культурасы үсешендә дә шундый ук алга сикереш ясалды, һәм бу күренешне социалистик җәмгыятьтә туган яңа шартлардан, дуслыкка, хезмәттәшлеккә корылган милли мөнәсәбәтләрдән башка анлату мөмкин түгел. Эксплуатациядән азат кеше инде нскечә үз өенә, үз ихатасына бикләнеп яши алмый, аның тормышка карашы кннәя. рухи ихтыяҗлары үсә. ул гомер гомергә күнегеп килгән нәрсәләр белән генә канәгатьләнә алмый.
Яна тормыш, яна уй-хнеләр, социалистик төзелештәге хезмәт пафосы сәнгатьнең иске чикләрен вата, аның каршына яна бурычлар куя, музыканың яңгыраш мәйданын киңәйтә, яңа җәмгыять кешеләренең зәвыгын канәгатьләндерерлек рәвештә үсә баруын таләп итә. Бу хакта Кәрим Тинчурин 1928 елдагы мәкаләләренең берсендә болан яза. «Татар халык музыкасының диапазоны, ул замандагы җәмгыять тормышының шартлары эчендә, бүлмә, табын тирәсеннән еракка китә алмаган... Культурага нигезләнгән җәмгыять тормышының кануннары бүлмә эчендә, табын әйләнәсендә туган шул көйләрне меңәр кеше тулган зур залларның, театрларның сәхнәләреннән тыңларга куша»3
Профессиональ татар музыка сәнгате шушы җирлектә үсте Татарстанның 5 еллык юбилее көненә җитешкән беренче «Сания» операсыннан башлап, бүген инде бөтен илебездә генә түгел, дөньяга таралган опера, балет, музыкаль комедия, симфония, сюиталар һәм бик күп сандагы җырларның тууы, шу ларны халыкка җиткерүче махсус опера һәм балет театры. Дәүләт филармониясе, музыкантлар, җырчылар. биючеләрнең гаять зур армиясе барлыкка килү*. — болар халык рухи тормышының сокландыргыч югары баскычка күтәрелүе, иң алдынгы кешелек культурасына кушылуы турында сөйлиләр
Му.зыканын әнә шул интернационалистик юнәлештә үсүе җиңел генә булмады, әлбәттә Бу өлкәдә көрәшнең никадәр кискен булуын Кәрим Тннчурннның югарыда телгә алынган мәкаләсеннән ачык күрергә мөмкин С Сәйдәшев белән бергә иҗат иткән күренекле драматург халык көйләрен эшкәртү, оркестргз салу, пентатоника (биш тавыш) белән генә чикләнмичә, ярты тавышлар кулланып музыка язу эшенә динче, милләтче мещаннарча иске карашны менә ничек тасвирлый «I) Берәр халык көе гармонизировать ителсә — көй акланмый, кое бозылган, днләр; 2) Берәр көй тавышларга куелып дуэт, трио, квартет яки 19 20
хор тарафыннан жырланса — чиркәү жыры тавышы килә, диләр. 3) Халык көе куелган, эшләнгән тавыш белән жырланса — рус тавышы, рус бугазы, диләр»
Шулай итеп, сәнгатьнең зур эшчәннәре милли чикләнүнең зарарын моннан 35— 40 ел элек үк бик аңлашырлык итеп күрсәткәннәр. яшь композиторлар белән бер сафта бу чиргә каршы көрәшкәннәр Шуның белән бергә, алар милли культуралармын ярдәмләшүен аларны бутау, милли үзенчәлекне югалту дип тә аңламаганнар, мондый хатадан сак булырга чакырганнар «Бездә халык көйләре турында кәләпүштән картуз ясап булмый дигән фи-кердәге кешеләр бар. — ди К Тннчурпн — Мондый кешеләрнең фикереичә. халык көйләрен культуралаштыру — аның аһәңен бозып руслаштыру була. имеш. Дөрес, рус культурасының татар культурасы үсешендә ярдәме, тәэсире бик зур. Ләкин культураны ала белүдә, аны массага сеңдерә белүдә һәм аның өстендә эшли белүдә хикмәт Формасы, настроениесе белән татар күңеленә ят булган бар нәрсәгә уйламыйча, тикшермичә кәләпүш киертү белән генә культуралашу булмый, әлбәттә».
Билгеле булганча, татарлар арасында рәсем сәнгате үсеше аеруча зур каршы-лыкларга очрады Динчеләр һәм фанатик милләтчеләр культураның бу тармагына юл бирмәделәр, катгый рәвештә тыеп килделәр Шәригать кануннары буенча җанлы нәрсәләрне рәсемгә төшерү «кяферлек». га ф' ителмәслек гөнаһ саналды Татар өйлә рен бизәгән «художество әсәрләре» — коръән сүзләрен язган яки «пәйгамбәр» комганы төшерелгән шәмаилләр, «җәннәт бакчасы», тәмуг утлары. Мәккә. Стамбул. Бохара күренешләре, «аллага мәхәббәт» хисе белән тулы күзләрдән аккан яшь дәрьясы, хан мәчетләре, солтан сарайлары. «Нух» көймәләре һ б иде Боларны та ратудаи максат — «мөселман» кешесенең игътибарын реаль тормыштан читлә1еп. бөтен күңелен «бер аллага», өметен төрек солтанына, ышанычын милли байларга һәм руханиларга юнәлтү булды Портрет, тематик картина, скульптура турында сүз йөртү дә мөмкин түгел иде.
Рәссамчылыкка киң юлны Совет власте гына ачты Казан художество мәктәбенә татарлардан беренче булып 1919 елда Бакый Урманчы алына, биш атты елдан анда укучылар саны 20 гә житә. Рус ху-дожникларының турыдан-туры ярдәме белән татарлар арасыннан Б Урманчы. У. Арсланов. Н Вәлнуллин. С. Ахун. Б Альменов кебек талантлы рәсемчеләр үсеп чыга. Ә соңрак совет художниклары составына татарлардан яңа зур отряд килеп кушыла
«Революция дәвере татарларның яшь буынын бөтенләй яна рух белән тәрбия-ләгәннән сон. алар рәссамчылык сәнгатенә ачык күнел белән карый башладылар һәм бу турыдагы иске фикерләрдән бөтенләйгә ваз кичтеләр Алар матур сәнгатьтә һичбер төрле динн тәгассебнен һәм башка шундый шартларның юклыгын хә1ерләрей- дә тотып, тормышның барлык теләкләренә хезмәт итә торган матур сәнгатькә якын килеп, рәссамлык сәнгатенә, сурәткә кызыга һәм шул юлда күп кенә эшли дә башладылар» ‘. Рәссамчылык бөтенләй яна нигездә туды. Социалистик төзелеш героикасын. хезмәт кешеләрен, күп милләтле совет семьясын, сөекле Ватанның гүзәл күренешләрен сурәтләгән әсәрләр ярдә-мендә художниклар халыкның эстетик тойгыларын, дөньяга карашларын киңәйтү, патриотизм һәм интернационализм рухында тәрбияләү буенча зур эш башкардылар.
Милли культура үсеше юлын та ачыктан- ачык контрреволюцион чыгышларга отпор бирү белән бергә, интеллигенция арасындагы буталчык һәм ялгыш карашларга каршы да көрәшергә туры килде. Буржуаз һәм вак буржуаз иллюзияләрдән арынып бетмәгән интеллигентлар гына түгел, партия һәм совет кадрларының да кайберләре социалистик җәмгыятькә хас булган диалектик процессны; бер яктан, милләтләрнең күтәрелүен һәм милли культураларның үсүен, икенче яктан, милләтләрнең якынлашуын һәм культураның интернаино- нальләшүеи аңлап җиткермиләр иде. «Без интернациональ максатлар өчен көрәшәбез һәм бер үк вакытта милли культураларны үстерүгә дә ярдәм итәбез. Монда каршылык юкмы? Беренче бурыч икенчесе белән сыешамы?» Мондый сорауны шактый еш ишетергә туры килә иде.
Милли культура үсеше һәм аның эчтәлеге мәсьәләләрен партия әледән-әле тикшереп, интеллигенция кадрларына марксистик-ленинчыл юнәлеш биреп торды. Әлбәттә, ул аерым з^р дискуссияләр таләп итүче мөстәкыйль мәсьәлә түгел һәм социалистик үзгәртеп кору процессында унышлы хәл ителә бара иде «Милли җөмһүриятләрдә милли мәтәниятның үсеше турында сөйлибез икән. —дип язды партия Өлкә Комитетының беренче секретаре М Хатаевич,— монда без ип элек һәм иц башта күпчелеккә мәдәни тәрбия би-рүне. аларны иҗтимагый төзелешкә һәм социализм төзелешенә тартуны күздә тотабыз Бу — хезмәт ияләре к^ нчелеген пролетариатның интернациональ идеология-сен һәм мәдәннятын үзләштерүгә илтү өчен иң яхшы юл»2.
1927 елда (январь — февраль) партиянең Татарстан Өлкә Комитеты культура хезмәтчеләренең махсус киңәшмәсен жый- ды Анда төп доклад белән Галимжая Ибраһимов чыкты һәм аның тезисларын кинәшмәдә катнашучыларның күпчелеге нигезлә хуплады Аерым китап итеп басылган бу докладында («Татар мәдәнияты нинди юл белой барачак3») марксист галим пролетариат диктатурасы чорында
1 П. Дульский. Татар рәссамнары тирә-сендә. «Безнең юл» журналы. 1926 ел. 4 сан. 39 бит.
2 М Хатаевич. Милли мәдәниятның китеш юллары. «Кызыл Татарстан» газетасы. 1S27 ел, 24 май.
милли культураларның язмышы, Комму-нистлар партиясенең бу өлкәдә тоткан политикасы һәм аеруча татар культурасының алга үсеше мәсьәләләренә анализ ясады Дөрес, бу доклад кимчелекләрдән һәм хаталардан азат түгел. Автор кайбер кү-пертүләргә юл куя, культураның милли характерына артык дәрәҗәдә басым ясап һәм «руслашучыларга» һөҗүм итеп, куль-тураларның үзара бәйләнеше мәсьәләсенә аз туктала, «мәдәниятиын милли формаларының үз алдына аерым торуларын Һәрвакыт әйтеп килә, әмма аңар пролетар ывидәрнҗә бирү ягыннан тиешенчә игътибар итми» 1
Моннан Г. Ибраһимов мәсьәләнең бу ягын аңламаган яки инкарь иткән дигән нәтиҗә ясау дөрес булмас иде. чөнки мона кадәрге һәм соңгы хезмәтләрендә ул бу мәсьәләләрне киң һәм дөрес яктыртты. Гомумән, Г. Ибраһимовның бу әсәрен татар культурасын марксистик-ленинчыл позицияләрдән торып тикшерүче беренче җитди хезмәтләрдән санарга, ә Ш. Типеев һәм Г. Толымбайскин тарафыннан аны буржуаз милләтчелектә гаепләүнең урынсыз икәнлегей әйтергә кирәк Ш Типеев. мәсәлән, Ибраһимовның «социализм чорында милли мәдәниятләр бетмәячәкләр, баеп, зураеп күтәреләчәкләр» дигән сүзләрен «вак буржуа милләтчелеге» дип ата ды һәм үзе үк яклаган фикерләренә каршы килде21 22 Толымбайскин исә Ибраһимов- ның «татар культурасы», «татар интеллигенциясе». «татар крестьяны» кебек атамаларын «сыйнфый каршылыкларны күрмәү», «безгә чит караш үткәрү» дип, дөрес аңлатмады23, чөнки Г Ибраһимов хезмәтләрендә милләт эчендәге социаль каршылыклар турында һәрвакыт басым ясап әйтелде.
Партия Өлкә Комитеты 1927 елның язында Г. Ибраһимов китабын махсус тикшереп, аңа объектив бәя бирде, булган кимчелекләрен күрсәтү белән беррәттән. аны «партия фикеренә якын» дип тапты Үз вакытында бу әсәрнең шактый зүр уңай роль уйнавында шик булуы мөмкин түгел. Анда күтәрелгән мәсьәләләрнең бер яклырак яктыртылуы да аның максаты башлыча милли нигилизмны тәнкыйтькә алу, интернациональ социалистик культураны» төрле милли төсләрдә үсүен аңлату ихтыяҗыннан килә булса кирәк
Вульгар социологизм чире белән аны- ручы кайбер пролеткультчылар социалистик культураның мнллн формасын гомумән инкарь итеп чыктылар 1927 ел та партия Өлкә Комитеты җыйган киңәшмәдә Г Ибраһимов докладына каршы Сәлах Атнап-лов үзенең тезисларын куйды, «культураның милли дип йөртелүе -калита- лизм җимеше» дип чыкты. С. Атнагулов тезислары кинәшмә тарафыннан кире кагылды, чөнки алар социализм шартларын- ia культура үсеше перспективаларын бозып күрсәтәләр иде. Бу хакта М. Хатаевич: «Минемчә, әгәр дә иптәш Ибраһимовның китабын Атнагулов тезислары
21 М. Хатаевич. Милли мәдәниптнын китеш юллары. «Кызыл Татарстан» газетасы. 1927 ел, 24 май.
22 Ш. Типеев. Милләт, милли культура. Мәскәү. 1929 ел, 76 бнт.
1 Б. Ильясова. «Казакъ кызы» «Кызыл Татарстан» газетасы. 1925 ел. 9 январь саны; Г. Рәхим. «Казакъ кызы». «Безнең юл» журналы. 1925 ел 5 сан: Җосыпбәк. Китаб сини. «Ак жул». 1925 ел. 23 апрель; Г Губайдуллин. Новые произведения Г. Ибрагимова Вестник Научного общества тата- роаедення. 1925. Казань Рус телендә. 1-2 саннар; 3. Бәшири. Г. Ибраһнмовны айрәнү
белән чагыштырып карасаң, төбендә Ибраһимовның китабы партиянең карашына якынрак булыр. Чөнки иптәш Атнагулов үз те-зисларында мәсьәләгә бик җинелчә, асси-миляция карашы буенча якын килә**, дип язды.
Милли культура турында үтә сул фикерләр авторларын аңлы рәвештә бөек держава шовинизмын яклауда гаепләү дөрес Tyie.i иде, әлбәттә Дискуссия вакытында I. Ибраһимовның аларга шундый гаеп г шлавы, руслашкан «яна тип морзалар» дип атавы урынсыз Мәсьәлә чыннан да катлаулы һәм. революцион лозунгларны белеп тә, марксистик-ленинчыл хәзерлеге житмәгән кадрларның күбесе өчен ачык түгел иде әле Октябрьдан сон искиткеч тизлек белән үсә башлаган милли культу-раларны күз алдына китергәндә кййбер кү-ңелләрдә: «Интернациональ максатлар өчен туган революция милли теләкләргә генә кайтып калмыймы?» дигән шөбһә тууы гаҗәп түгел иде.
һәм партия оешмасы тапшырсын үтәп, марксист публицистлар бу мәсьәләне җен-текләп тикшерделәр, социализм шартларында культураларның милли үзенчәлекләрен инкарь итүнең марксизм-леиннизм белән сыеша алмавын аңлаттылар
Элек изелгән һәм артта калган милләт-ләрне социализм рельсларына бастыру, рухи караңгылыктан әле генә азат ителгән киң масса хезмәт ияләрен укыту, социалистик культурага тарту. коммунистик идеология белән сугару, политик, мораль һәм эстетик тәрбия бирү, һәрбер милләтнең үз эченнән оештыручы һәм җитәкче кадрларны тәрбияләү эше ана телендә, интернациональ рухтагы мнллн мәктәпләр, милли культура җирлегендә барганда максатка ирешү җиңелрәк, дигән положение якланды һәм моңа каршы чыгучы-лар тәнкыйтьләнде «Хәзерге көнлә, күчү дәверендә дә бар булган милли мәдәни»г- ны юк дип әйтү суллык авыруыннан һәм мәгънәсез сул фразалар ташлаудан башка бер нәрсә лә түгел» s. дип язды Ш. Типеев. Милли культура, мнллн әдәбият, милли сәнгать дип баш катырып торасы юк. алар турында сөйләүнең мәгънәсе, Kiipare юк. дигән фикерләргә карата Г. Гали дә: «Милли культура, мнллн әдәбият сүзләреннән курыкмаска, туларны үстерү юлында жни сызганып эшләргә кирәк . Ләкин мондагы һәрбер эштә эчтәлекнең интернациональ булуы беренче шарт»*, дип җавап бирде.
« «Кызыл Татарстан» газетасы. 1927 ел, 24 май. 5 Ш. Типеев. Милләт, мнллн культура. 82 бит.
« Г. Гали. Пролетариат әдәбияты өчен көрәштә. Казан. 1931 ел, 29 бит.
Милли культура лозунгысы—ниндидер аерым шәхесләрнең яки группаларның капризы түгел, бәлки социалистик җәмгыять тезү, күп милләтле халыкларны яңа тормышка тарту бурычларыннан килеп чыга. Аның нигезендә социаль экономик сәбәпләр ята. Милли культура лозунгысынын эчтәлеге инде хәзер тамырдан үзгәрә, чөнки эксплуататор сыйныфлар юкка чыгарылу белән милләт эчендә социаль тигезлек урнаша. эшчеләр сыйныфы милләтнең җитәкче көченә әйләнә. Димәк, милли культура капиталистик җәмгыятьтәгечә буржуазия коралы түгел, бәлки хезмәт халкының хәзинәсе сыйфатында, эшчеләр сыйныфы һәм аның марксистик партиясе җитәкчелегендә үсә. Ул инде пролетар интернационализмга каршы килми генә түгел, бәлки массаларны шул рухта тәрбияләү өчен уңай форма һәм чара булып хезмәт игә. Шулай итеп, социализм шартларында гына милли культура тулы мәгънәсендә хокук ала.
Октябрь революциясеннән соңгы дәвер милли культураларның халыклар язмышында. социализм өчен көрәштә тоткан ролен һәм әһәмиятен бик ачык танытты «Революциянең алдында торган интернациональ максатлар белән бу аерым халыклар мә- дәннятларының милли булулары арасында каршылык юк, — диде Г. 'Ибраһимов үзенең докладында. — Социализм эчендә куәтләнеп барган бу аерым мәдәннятлар үзләренең формалары буенча милли булсалар. мөндәриҗә белән пролетариатча булачаклар һәм бу мәдәннятлар, пролетариатның юлбашчылыгы астында, гомум адәмнең киләчәк якты тормышка баруына хезмәт кылачаклар» Социализм төзүче башка халыклар белән бергә, татар халкы да дөнья культурасына милли культурасын үстерү- аша ирешәчәк Аның максаты — халыкара хәзинәдән алынган аңбелем һәм сәнгать ярдәмендә ана телен, оригинал культурасын баету, аны социализм төзелешендә рухи корал булырлык дәрәҗәгә күтәрү, коммунизмга башка халыклар белән бергә, югары цивилизацияле бер отряд булып бара алырлык хәлгә жптү.
Шулай птеп. милли культура үсеше ту-рында сөйләгәндә марксист теоретиклар аны гомумкешелек культурасыннан, башка социалистик милләтләр культураларыннан аеруга юл куймадылар, аны интернациональ культура отрядының бер кисәге дип карадылар «Татарның мәдәни хәрәкәте, мәдәни үсеше бөтен кешелек мәләнняты- нын. кечкенә булса да. бер ботагы бит ул»дип язды Габдрахман Сәгъди. Ләкин әнә шул ботак гомумкешелек хәзинәсенә яхшы җимешләр бирсен өчен төп шарт —аны дөрес үстерүдә, бакчачының эшчеләр сыйныфы, Коммунистлар партиясе булуында.
Социалистик культураның эчтәлеген милләтчелек һәм дини идеология түгел, бәлки интернациональ элементлар тәшкил итәләр, аның максаты халыкларны аеру. читләштерү’ һәм сугыштыру түгел, бәлки якынлаштыру һәм берләштерү, туганлаш- тыру һәм татулаштыру, гомуми культу- ра-ан дәрәҗәләрен күтәрү. Буржуаз милләтчеләр халыкларның милли культураларын бер-берсенә каршы куеп, чит итеп күрсәтәләр, Коммунистлар партиясе милли культуралар арасындагы бу «кытай сте-насын» танымый, аларның уңышлы үсүен, киләчәктә бергә кушылуын үзара якынлашу һәм ярдәмләшү юлы белән генә мөмкин дип саный. Марксистлар бу положениене кин рәвештә яктырттылар һәм якладылар. «Барлык кешелек дөньясы. — дип язды Ш. Тнпеев. — икътисади яктан берләшеп һәм кешеләрнең тормышларындагы, үсешләрендәге тарихи аермалыклар бетеп, шулардан килеп чыккан гадәт-йолалардагы башкалыклар җуелып, кешеләрнең киңрәк туфракларда берләшүләре белән милләтләр, милли мәдәннятлар тәмам бергә кушылырлар» 2.
Бу мәсьәләгә караган кыйммәтле, мас-саларны пролетар интернационализм рухында тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия булган фикерләрне без Г Ибраһимов хезмәтләрендә тагы да ачыграк күрәбез. «Татар мәдәнняты нинди юл белән барачак?» дигән китабында ул шундый нәтиҗәләр ясый: халыклар үзләренең телләре, гореф- гадәтләре. көнкүреш үзенчәлекләре, тарихи язмышлары буенча бер-берләреннән аерылалар. аерым милләтләр тәшкил итәләр икән, бу объектив факт икән, димәк, шуңа карап, аларның культуралары да үзенчәлекле була, билгеле бер формада гәүдәләнә Руе, үзбәк, казакъ, әрмән, татар, гру-зин, башкорт, әзербәйжаи һәм башка ха-лыкларның культуралары үзләренең милли нигезләрендә.’ үз телләрендә үсә, үз тор-мышларының хасиятләре белән сугарыла. Ләкин социал-экономик тормышның гому- мнлеге. халыкларның социализм юлында берләшүе нәтиҗәсендә бу төрле телдә, төрле төстә, төрле калыпта булган культуралар идея эчтәлекләре, төп принциплары. максатлары ягыннан гомуми нигездә берләшәләр. Пролетариат революциясе аркылы коммунизмга бару интернациональ байрак астында гына мөмкин. Шуңа күрә барлык _ хезмәт ияләре, тел аермаларына карамыйча, бердәм коллектив булып, капитализмга каршы көрәшәләр. Социализм төзү юлында уңышлы эшләү өчен культураны. аң-белемне. сәнгатьне марксизм- ленинизм нигезендә үстерергә, яшь буыннарны гомуми интернациональ максатлар рухында тәрбияләргә, мәктәпләргә, семья тормышына, гомумән бөтен көнкүрешкә һәммә телдәге хезмәт халыкларының якты киләчәкләре өчен уртак булган мәнфәгать-ләрдән карап юлбашчылык итәргә, һәрбер милли культураның бөтен халык әчеп уртак булуына ирешергә кирәк. Иҗтимагый тормышның тимер кануннары шуны таләп итә Телләре теләсә нинди генә булса да. барлык хезмәт халыкларының максатлары бер, тыгыз берләшеп хәрәкәтләнгәндә генә 89 Филеев. Милләт, милли культура. алар якты идеалларының тантанасына ирешерләр
Г. ИбраһиМОвның бу фикерләре Ком-мунистлар партиясенең милли культураларга карата ленинчыл политикасына, анын Программасының төп положениеләренә туры килә, һәм күренекле татар галименең 20 иче елларда бу катлаулы мәсьәләне дөрес аңлавын һәм анлатуын әйтеп үтү күңелле Г. Ибраһнмов культураның милли үзенчәлеген һәм гомуми интерна циональ эчтәлеген, милли культураларның чәчәк атуы һәм шул ук вакытта бер-бере нә якынлашуы диалектикасын нигездә дөрес яктыртты, шуның белән, бердән, буржуаз милләтчелек идеологиясенә, икенче-дән. милли нигилизмга каршы көрәшкә лаеклы өлеш кертте.
Коммунистлар партиясе. В И Ленин өйрәтүләренә турылыклы рәвештә, интер-националь культура өчен эзлекле көрәш алып барды һәм бара. Буржуаз милләтчеләр алга сөргән «милли культуралар көрәше» теориясен тар-мар итү һәм кайсы да булса бер милли культураның башка ларны йотарга маташуына юл куймау' турында партия һәрвакыт кисәтеп килде, социалистик эчтәлекле милли культуралар ның үзара йогынты ясап чәчәк атуына җитәкчелек итте.
Әйе, барлык социалистик милләтләрнең культуралары — бертигез хокукта, бертигез ихтирам ителәләр. Әмма бу — та рихиың иҗтимагый-экономик шартларына бәйле рәвештә үз үсешендә алгарак кит кән, көчле демократик традицияләргә бай булган, башка культураларга тнрәнтен уңай йогынты ясап, гомум социалистик культура үсешен әйдәп баручы культурага "хтирамныц зуррак булу мөмкинлеген һич тә инкарь итми Илебезнең күп милләтле культурасында шундый күркәм урынны бөек рус культурасы били Башка милләт кешеләренең аңа Октябрь революциясенә кадәр үк туган мәхәббәте совет чорында тагы да тирәнәйде һәм көчәйде Чөнки, беренчедән, аңа якын килү юлларындагы киртәләр алып ташланчы, икенчедән, аны хаким һәм изүче милләт культурасы дип күрсәтергә урын калмады; өченчедән, аның үз эчтәлеге дә. башка милли культуралар кебек үк. үзгәрде, эксплуататорлар керткән реакцион элементлардан арынды, револю цион-демократик традицияләренең үсүе һәм социалистик идеология белән сугарылу хи-сабына тагы да баеп, кешелек культурасының иң алдынгы казанышы булган ленинизмның символы сыйфатында балкыды.
Халыкларның интернациональ бердәмле ген ныгытуда рус халкының һәм культурасының роле бәя биреп бетергесез Ут социалистик милләтләрне берләштерүче көч булды. Шуңа күрә татар хезмәт ияләренең һәм интеллигенциясенең бөек рус халкына, анын революцион традицияләренә, теленә, культурасына мәхәббәте аеруча зур. Г. Ибраһнмов 1927 елда әйткән түбәндәге сүзләр татар хезмәт ияләренең рус туганнарына карата булган нң ягымлы, иң җылы хисләрен чагылдыра.
«Русның теле бик бай. әдәби, гыйльми теле бөтенләй эшләнгән һәм матур Рус әдәбияты дөньяның иң алдынгы әдәбият-ларыннан санала Рус мәдәнияты безгә ка* раганда бик күп. бик күп дәрәҗәлә югары. Соңгы ун ел исә рус әдәбиятына, рус гыйлеменә, рус мәдәниятына бик көчле рәвештә пролетариат элементы кертеп, аеруча зур яна кыйммәтләр арттырды Бу югары (гали) мәдәният безгә якын булу гына түгел, һәммә яктан безне чолгап алган. Мең еллар буенча без бу мәдәнияткә күрше яшәдек. 3—4 йөз ел инде бөтенләй моның уртасында калдык Бу мәдәният бик күп яктан безгә остаз була килде. Безнен яңаруыбыз, безнең әдәбиятыбыз, безнең гыйлемнәребез, безнең революция хәрәкәтләребез һәммәсе бу рус мәдәнняты- нын бик нык тәэсире һәм мөгаллимлеге астында үстеләр Икътисади, сәяси яктан без бөтенләй диярлек береккәнбез Хәзер безне» тормышыбызның һәммә ягында бу югары рус мәдәниятының элементлары туктаусыз арта баралар, рус мәдәнияты туктаусыз дулкыннар белән безгә керә, тула бара» -.
Татар культурасы эшчәннәренең рус совет культурасына тирән мәхәббәтен чиксез күп мисалларда күрергә мөмкин. Социалистик культураны, әдәбиятны һәм сәнгатьне алга үстергәндә безнең интеллигенциябез. бер яктан, үз халкының үткән заман культурасындагы нң яхшы традицияләргә. икенче яктан, башка халыкларның, беренче чиратта рус халкының культурасында булган югары үрнәкләргә таянып эш итте Бу — татар хезмәт ияләренең интернациональ теләкләренә, руслар белән тарихи дуслыгына, рус культурасын үстерүгә даими омтылышына җавап бнрә иде 1927 елда басылып чыккан «Көрәш еллары» исемле әдәби җыентыкка Мәхмүт Максуд. Муса Җәлил, Афзал Таһнров. Мансур Крымов. Афзал Шамов һ б тарафыннан язылган сүз башында бу хакта матур әйтелгән «Канлы фронтта бергә. төзү фронтында бергә, культура фронтында бергә’ Төрле теллә сөйләшүче пролетариатның һәм пролетариат партиясе җитәкчелегендә баручы крестьяннарның тоткан юллары әнә шул булганга күрә, электә охшашы күрелмәгән бердәмлек тормышка үткәрелде Бер оешмада күмәк көч белән эшләү, белем һәм тәҗрибәләрне уртаклашу кнн мәгънәсе белән юлга куелды3.
Интернациональ эчтәлекле, пролетариат-ның һәм аңа ияргән крестьян массасының сыйнфый теләкләре белән сугарылган, мил-ләтче буржуаз әдәбиртына капма каршы әдәбиятны үстерү юлында күрше милләт
- Г Ибраһнмов Кара маяклар яки ак әдәбиятлар 24 бит
ә Көрәш еллары. Мәскәу 1927 ел. 3 биг. халыкларының ижат көчләре белән бер сафта бару кирәклегенә Һади Такташ зур игътибар бирде 1930 елның 20 июлендә чуваш язучылары белән очрашканда ул төрле милләтләрнең культура эшчәннэрен берләштергән «иңелмәслек армия төзү ту-рында сөйләде, аларны бер үк фронтнын солдатлары итеп атады. «Безне аерган нәрсә— телләр аерымлыгы. — диде Такташ. — ләкин бу аерымлык безгә бөек пролетариат культурасын тудыруга комачауламый Шулай’ ук аерым' милләтләрнең культура эшчеләре тудырган уңышлыклар белән файдаланырга да киртә була алмый.
Чуваш язучылары тудырган, пролетариат өчен кыйммәтле булган әсәрләр татар пролетариатына рухи азык булган кебек, татар пролетариат язучылары тудырган әсәрләр дә чуваш пролетариатының социализм өчен булган көрәшендә көчле корал булып хезмәт итә ала...»1
Культура, сәнгать һәм әдәбият — ха-лыкларны бер-беренә якынайта, яхшырак аңлаштыра һәм берләштерә торган көчле чаралар. Шуңа күрә совет культурасын төзүдә актив катнашкан алдынгы язучылар. тәнкыйтьчеләр, галимнәр милли культураның интернациональ эчтәлеген баету өчен көрәштеләр, бу принципны теоретик яктан нигезләделәр һәм практик рәаештә тормышка үткәрделәр.
«Без формасы белән татарча, мәгънәсе белән пролетариатча булган культурабызны алга әйдәгәндә үз күлебездә генә йөзеп калмаска тиешбез, — диде Гомәр Толым- байский — Кирәк театрда, кирәк әдәбиятта. кыскасы, культураның бөтен тармакларында да милли чикләнүчәнлек булырга тиеш түгел.. Үзебезнең ярлы булган культура дөньябызга культураның СССРдагы халыклар арасындагы байлыкларын (шулай ук читтәге кирәклеләрен дә) тәртипле һәм хәзергегә караганда зуррак бер темп белән кертергә тиешбез»2.
Даими аралашу, тәжрибә алмашу, үзара ярдәмләшү социалистик культура үсешенең төп законына әйләнде Милли культура. әдәбият, сәнотьнең мәйданы киңәйде, аһәңе моңарчы һичкайчан күрелмәгәнчә көчле яңгырады, эстетик һәм ижтимагый- политик кыйммәте үсте
Коммунистлар партиясенең ленинчыл милли политикасын тормышка ашыру нә-тиҗәсендә социалистик эчтәлек белән суга-рылган интернациональ культура мәйданга килде. Иске җәмгыятьтә үк шытып, тиран тамырлар җибәргән демократик культура бөек Октябрьдан соң гаять уңдырышлы яңа туфракта матур чәчәк атты, социалистик милләтләрне тагы да ныграк берләштерүче көчле чарага әйләнде.