БЕРЕНЧЕ ЙОЛДЫЗЛАР
Татар әдәбияты классигы Галимжан Ибраһнмовнын тууына 80 ел тулу мөнәсәбәте белән «Казан утлары» журналы тарафыннан җибәрелгән анкета бик вакыглы. һәм ул олы язучыбызның әдәби эшчәнлегенең яна сыйфатларын ачуда әһәмиятле урын тотар дип уйларга кирәк. Әлеге сораулар, күңелне тирәнтен дулкынландырып, башта күп төр- ле уйлар кузгатты, фикерләр тудырды.
Галимжан Ибраһнмов — бик күптән, мнн әле туган авылымда революциядән соң ачылган беренче баскыч мәктәптә укыганда ук, Габдулла Тукай белән бергә, күңелгә кергән исем. Өстемә киндер күлмәк, киндер ыштан кигән кечкенә малай чагымда, саламнары күренеп торган саргылт кәгазьгә басылган мәшһүр «Алмачуар» хикәясен укуым һәм шуннан алган тәэсирләрем, тойгыларым ташу аркасында, мич башында чабата-оеклар арасында мышык-мышык «балавыз» сыгуым бүгенгедәй хәтеремдә. Соңыннан инде, бераз үсә төшеп. Чаллыдагы Карл Маркс исемен йөртүче икенче баскыч мәктәптә укый башлагач, бу якты, нурлы һәм мәрхәмәтле нссм безнең яшь йөрәкләргә тагын да тирәнрек үтеп керде. Ул вакытларда әле дәреслекләр дә аз басыла, һнч жн- тсшле түгел иде Без әдәбият теориясен Галимжан Ибраһнмовнын революциягә хәтле үк басылып чыккан «Әдәбият кануннары» дигән китабы буенча үттек. Шулай нтеп. хал-кыбызның данлыклы язучысы үзенең әдәби әсәрләре белән безнең күңелләргә кереп канат жәйде, безнең замандашларның уй-фикер һәм белем офыкларын киңәйтүгә үзенең гыйльми хезмәтләре, үткен публицистикасы белән дә ярдәм итте.
Әдипнең күпкырлы эшчәнлеге безнең һәммәбезне дә тирәнтен куандыра, һәм ул татар әдәбиятының горурлыгы булып тора. Алай гына да түгел. Галимжан Ибраһнмов. рус теленә тәржемә ителгән әсәрләре аша. рус һәм башка халыкларга да күптән таныш язучы. Хәзер. Галимжан Ибраһнмов турында суз барганда, аның әсәрләре русчага сонгы елларда гына тәржемә ителде, дип раслау еш очрый. Әмма бу дөреслеккә туры килеп бетми. Чөнки әдип үзе исән чак га. ягъни утыз жидсичс елга кадәр үк, «Татар хатыны ниләр күрми»не, «Безмен көннәр» һәм «Тирән тамырлар» романнарын илебез укучылары рус телендә күрделәр Шул заманнарда ук үзәк матбугат ул әсәрләргә югары бәя бирде.
Әйе, Галимҗан Ибраһнмов әсәрләре безнен күңелләрдә бик тирән эз калдырган, бик жылы урын алган... Табигатьтә елгаларның төрлесе була .. Аларның күбесе язгы ташулар вакытында ярларны тутырып аксалар да, аннары кайталар, саегалар. Жәнге эсселәрдә бөтенләй кибеп беткәннәре дә була, һәркайчан тулып, ташып торган елгаларга салынган сукмаклар беркайчан да өзелми. Андыйлар кешеләрнең йөрәк тибешләренә яиадан-яна куәтләр биреп торалар Галимҗан Ибраһнмов иҗаты да әнә шундый мул сулы елга кебек.
Аның табигать күренешләрен, әдәби каһарманның эчке кичерешләренә бәйләп, гаять үзенчәлекле итеп тасвирлавы, көмештәй чишмә кебек саф тавышлы һәм моңлы, аһәңле, матур, бай теле, әйтерсең лә тылсымлы бер көч белән сине үз артыннан ияртеп бара. Табигатьтәге төрле күренешләрне әсәрнең идея эчтәлегенә тыгыз бәйләп, ннндн генә төсләрдә кулланмый ул! Бу урында «Безнең көннәр» романының беренче рус революциясенә аваздаш булып, диңгезнең ярсып кайнавы, тау-тау дулкыннарның шаулавы белән символик төстә башланып китүен хәтергә төшереп үтү дә житәдер. Аның әсәрләре укыган саен яна яклары белән ачыла баралар. Бөек язучының иҗади эшчәнле- генә чын мәгънәсендә гаң каласын. Ни хәтле җәмәгать эше, берсен икенчесе алмаштырып торган киңәшмәләр, җыелышлар.. Ул һәммәсенә дә җитешкән. Нн хәтле язган! Бу дистәләрчә роман һәм повестьларның авторы, татар әдәбиятының гайрәтле арсланы бүген дә безнен арада тулы тавыш белән җырлый.
Бер унлап карасан, Галимжан Ибраһнмовнын иҗат юлы, ижаг итү гомере әллә ни озын түгел бит. 1928 елда Г. Ибраһнмовнын 20 еллык юбилее уздырылуын өлкән буын кешеләре хәтерлиләр булыр Аның барлык әсәрләре, шул җөмләдән иң соңгы роман-
Беренче йолдызлар
н.рннк.н берсе вулг.и .Тирәк Г1ИЫр.,ар,„и „ „р„„ р „ „свдә
«янар бие. Бөек Леяиинык ,ин „рек. ,«ы„ ™рә„ М1ПМ>„ ,„„ЗШл1рек еыкле.кн уел. өермә, дк.ыл, „Лкь,„лы көрәш, с.өеъ киерек.е тынгысы, «ә«әт ташкынында кайнап уткан ннкеез «атур. чиксез ту,ә., »л бу. хабат.танмае матур гомер бу!
Минем таты шундый чагыштыру ясыйсым килә. Хәзер безиен татар әлаби.тмнын офыклары кин. күге зәңгәр, йолдызлары куп һәм алар якты балкыйлар, нкгы яналар. Алар һаман ишәяләр. Безнең сөекле әдәби агабыз Галимҗан Ибраһимов үзеиен онытылмаслык әсәрләре белән әдәбият күгендә шул якты йолдызларның нн Нурлыларыннан берсе һәм ин беренчеләре рәтендә яктырып тора Аның әсәрләре, ин беренче калыккан йолдызлар кебек, күңел түрендә урын алганнар.
Язучы үзе яшәгән заманның зур һәм катлаулы вакыйгаларын сүз художнигы, сүз остасы буларак ничек сурәтли, ничек кик полотнода яктыртып калдыра — аның үзеннән сон яшәгән буын кешеләре әдип ижатына әнә шул яктан килеп бәя бирәләр Галимҗан Ибраһимов әсәрләре тирәсендә фикер йөртсәң, без анын бу аныр һәм жаваплы бурычны намуслы үтәвен бик ачык күрәбез. Ул киләчәк буыннарга чын мәгънәсендә бик бай һәм тирән эчтәлекле әдәби мирас калдырды Аның әсәрләре, заман сынауларын үтеп, безнең көннәрдә дә тулы тавыш белән яшиләр, һәм ышаныч белән әйтергә була: бездән сон да яшәрләр.
Халкыбызның культура үсеше тарихында Галимҗан Ибраһнмовнын тоткан урыны зур һәм мактаулы, әлбәттә, һичшиксез, язучы һәм галим буларак, ул — татар халкының данлыклы улы. зур шәхес. Әмма, киңрәк мәгънәдә фикер йөрткәндә. Г. Ибраһимов иҗаты бер татар халкы тормышын күрсәтүгә генә дә кайтып калмый Узган җәй Габдулла Тукай юбилее тантанасына безнең кунагыбыз сыйфатында катнашкан атаклы казакъ язучысы Сабит Мукановнын Г Ибраһимов ижатына карага әйткән шундый сүзләре искә төшә:
— Габдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов—минем беренче остазларым.— диде ул.— «Казакъ кызы» романы — безнең казакъ халкының, бигрәк тә аның хатын- кызларының Бөек Октябрьга кадәр газаплы авыр тормышларын тулы һәм дөрес чагылдырган. кин планда язылган әсәр. Ул безнең өчен беренче карлыгач. Ул казакъ әдәбиятының алтын фондына кертелгән әсәр.
Хөрмәтле Сабит ага Мукановнын бу сүзләренә аңлатма биреп торуның кирәге юктыр дип уйлыйм.
Татар әдәбнятынын тамырлары бик борынгы заманнардан башланса да. Галимҗан Ибраһимовка хәтле бездә чын мәгънәсендә тулы канлы, җитлеккән романнар һәм повестьлар юк дәрәҗәсендә аз иде. Бу бушлыкны ул тутырды Үзенең реаль тормыштан алып язылган, чорның катлаулы һәм тарихи вакыйгаларына багышланган әсәрләре белән Галимҗан Ибраһимов — татар прозасын яна үрләргә, яна баскычка күтәрүдә иң зур өлеш керткән әднп.
Тормышта һәр нәрсә үзгәргән, батыр һәм ышанычлы адымнар белән алга барган кебек, татар прозасы да үзенең колачларын кин җәеп җибәрде. Битрәк тә сугыштан сон кин полотнода язылган әсәрләр елдан-сл ишәя, күбәя торды. Хәзер татар әдәбиятында ел саен күп исемдә яңа романнар, повестьлар чыгу гадәгн күренеш булып китте. Аларнын хәтсез өлеше рус теленә тәрҗемә ителеп, әдәбиятның олы юлына чыктылар Бүгенге әдәбият турында сүз барганда, без Галимҗан Ибраһимовны тирән ихтирам белән искә алабыз Шулай булмый мөмкин дә түгел Чөнки хәзерге заман язу- чыларының күпчелеге бик унышлы рәвештә Галимҗан Ибраһимов традицияләрен дәвам иттерәләр. Бу. билгеле, механик рәвештә бармый. Иң кыйммәтлесе, нң әһәмиятле* се—язучыларның дәвергә, чорга хас булган зур вакыйгаларны кнн колачлы әсәрләр аша ачып салырга тырышуларында һәм бу катлаулы авыр бурычны уңышлы башкарып чы-гуларында Гомәр Бәшировнын «Намус». Ибраһим Газиның «Онытылмас еллар». Мирсәй Әмирнең «Саф күңел». Фатих Хөснинең «Утызынчы сл». Габдрахман Әпсәләмовның «Алтын йолдыз». «Мәңгелек кеше». «Сүнмәс утлар». Нурихан Фәттахның «Бала күңеле далада». Атилла Расихның «Язгы авазлар». «Ике буйдак». Шәйхи Маннурның «Муса». Ибраһим Салаховнын «Күкчәтау далаларында». Гариф Ахуновның «Хәзинә», Идрис Туктаровның «Ике егет» романнарың. Әмирхан Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр!». «Саз чәчәге». Габдрахман Мннскнйның «Язның беренче көне». Салих Батталның «Сигезенчесе кем». Рафаил Тохфәтуллиннын «Йолдызым». Аяз I ыйләҗевның «Өч аршын
83
жнр» повестьларын күздән кичерсәк, минемчә, аларнын һәркайсында диярлек бөек әдип башлаган изге юлны дәвам иттерү, ул башлаган традицияләрне үстерү, һәр язучының үзе керткән яналык белән татар әдәбиятын һаман югарыга, алга үстерү омтылышы көн кебек ачык Билгеле, язучыларнын һәркайсы үзенчәлекле, үзләренең индивидуаль алымнары бар. Бу безнең күңелләргә куаныч сала, бу инде татар прозасының ныклы нигезләрдә икәнен күрсәтә. Әйе. бүгенге татар язучылары Галимҗан Ибраһимов традицияләрен. үзләренең иҗат ялкыннарын кушып, көчәйтеп дәвам иттерәләр.
Инде минем үземә калса, һәм укучы, һәм язучы буларак. Галимҗан Ибраһимовны Лев Толстой. Михаил Шолоховны яраткан кебек үк яратам, остазым итеп саныйм. Бодай дөньяда яшәвемә ярты гасырдан артса да. әле минем әдәби иҗат юлым әллә ни озын түгел. Утыз жнденче елга кадәр өч-дүрт еллап каләм тибрәтеп калдым. Аннан соң. ил өстенә килгән авыр афәт буранына юлыгып, егерме ел буе сөйгән эшемнән аерылып торырга туры килде. Хәзер ижат канатларымның ныгый баруын сизәм. Гомәр Бәширов әйтмешли, четерекле бу хезмәт — ижат итү — газаплы да, татлы да. Өстәл артына утырып, кулыма каләм алуга. Галимҗан Ибраһимов, гүя яктырып, каршыма килеп утыра. Барыннан да элек аның әсәрләрендәге самими төгәллек, вакыйгаларның тыгыз үрелүе, аның үзенә генә хас. бай образлы теле, каһарманнарның бер- берсеннән бик нык аерылып торулары, аларның һәр адымда диярлек үз фигыльләре, үз гореф-гадәтләре белән хәрәкәт итүләре тирәнтен таңга калдыра мине. Ниһаять. Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендәге төсләрен билгеләп бетерергә мөмкин булмаган туган як табигатенең күңелләргә якын. тере, җанлы гәүдәләнешенә гомерем буе гашыйк мин. Октябрь кояшы күнелемә салган ут яктысында, мин үз әсәрләремдә телгә алган бу сыйфатларны үстерергә, яңа яктан килеп, үземчә ачарга омтылам.