Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЙ МӘКТӘП


Культура тарихы шундый гүзәл бер фактны — бер милләт язучысын башка тугандаш милләтләр дә үзенеке нтеп тану фактын белә. Моны, минемчә, язучының иҗатындагы гаҗәеп бер хикмәтле көч белән аңлатырга кирәктер. Бу — халыклар дуслыгы көче — заманнар алышу, я үзгәрүгә дә бирешмәгән һәм бер җәмгыять тә айсыз яши алмаган мәңгелек бер көч! Бу яктан безнең татар әдәбияты үзенең ике классигы белән. хаклы рәвештә, горурлана. Аларнын беренчесе Габдулла Тукай, икенчесе Галимҗан Ибраһимов. Шуна күрә дә культурабыз үсеше тарихын халкыбызнын бу ике улыннан башка күзаллау мөмкин түгел Моны исбатлау өчен иҗатларыннан үрнәкләр китерергә ихтыяҗ юк шикелле, чөнки ул үрнәкләр шул хәтле билгеле һәм шул хәтле халыклашкан, бу урында а.тарны тагы бер кат кабатлау, мен дә беренче кабатлау кебегрәк булып чыгар иде.
Галимҗан Ибраһимов культурабыз үсеше тарихында зур эрудицияле галим һәм ялкынлы революционер, җәмәгать эшлеклесе буларак та күренекле урын тота.
Галимжан Ибраһимов иҗатына хас сыйфатларның нң мөһиме — халыклар дуслыгы идеясе — бүгенге әдәбиятыбызда аеруча эур үсеш алды. Бу табигый да, чөнки җәмгыятебезнең нигезе шуна корылган. Халыклар дуслыгы турында көндәлек галеталарда очрап торган хәбәрләр, мәкаләләр, тарихи очерклардан алып фәнни диссертацияләргә кадәр язарга мөмкнн Алар бездә язылалар һәм үзләренә йөкләнгән бурыч-
ны үтиләр дә. Әмма матур әдәбиятта, аеруча анын эпик формасы романда, культура үсеше тарихына казаныш булып керерлек нҗадн укышлыкларга ирешү өчен, язучының дөньяга карашы, эчке культурасы, таланты һәм әдәби осталыгы кирәк Бу мәсьәләдә Галимҗан Ибраһимовнын әдәби осталыгы без язучылар өчен даими үзләштерә барырга тиешле икенче бер сыйфаг. Ә бу сыйфат әдәбиятыбызда сизелерлек үсеш алган роман жанрының камилләшүе өчен бик кирәк булачак. Шушы әйтелгән фикерне атаклы француз язучысы Луи Арагон сүзләре белән түгәрәкләсәк: «Г. Ибраһнмов- ның романнары... Татарстан республикасы совет язучыларына юл әзерләде»
Яшьлегебездә кайсыбыз гына әдәбиятны, аның бай сихри дөньясын Тукай шигырьләре. Ибраһнмов хикәяләре аркылы ачмаган икән! Кайсыбыз гына, кулларыбызга каләм алып, уйларыбызны ак кәгазь битенә күчерә башларлык дәрәҗәгә җиткәч, бу ике әдиптән өйрәнмәгән дә. алар кебек язарга хыялланмаган икән! Минем ише, Казан арты авылларында булу түгел, хәтта күрмәгән, каз өмәләрен белмәгән башлап язучының 1926 елда язган <Яңалыкка таба» хикәясендәге вакыйгалар турыдан-туры Галимҗан Ибраһнмовтан өйрәнеп, аның хикәяләрендә тасвирланган авылларда «йөреп». каз өмәләрен «күреп кайткач» язылган иде.
Аннары, бер-ике елдан соң, Татарстан авылларында йөреп, анын самими күңелле, сабыр табигатьле, хезмәт сөйгән ирләрен, ачык чырайлы, анандай ягымлы кунакчыл әбкәйләрен, апайларын, тел яшергән яшь киленнәрен, алма битле сылу чибәрләрен, базык гәүдәле батыр егетләрен очратканда, мин аларны моңарчы инде бер күргән танышларымдай итеп сиздем. Ә бит мин аларны моңарчы бары тик Галимҗан Ибра- һимов әсәрләрендә генә күрдем. Зур художник буларак, Галимҗан Ибраһимовнын тормышны, табигатьне бар нечкәлекләренә кадәр шул хәтле тәэсирләндерерлек итеп сурәтләү, хикәяләү осталыгы да әнә шунда, минемчә
Шул ук елларда, мин үземә таныш балыкчылар һәм эшчеләр тормышыннан «Балыкчылар», «Давыл алдыннан» кебек зуррак күләмле хикәяләремне яздым. Бу хикәяләремне дә мин Галимҗан Ибраһнмовтан өйрәнеп, аның ничек итеп сурәтләү чараларын вакыйгаларга эчке бәйләнештә, логик мөнәсәбәттә бирү юлларын өйрәнеп яздым. Образларны фотографларча тышкы төсмерләп түгел, ә хәрәкәт, көрәш аркылы күрсәтү, ачу юлларын да аңардан өйрәнергә тырыштым. Тәнкыйть тә, укучы да җылы каршылаган шушы әсәрләрем өчендер инде, ул елларда Галимҗан ага, үзенең бер мәкаләсендә исемемне телгә алып, остазлык фатихасын биргән иде.
Иҗат тәҗрибәмдә Галимҗан Ибраһнмовтан өйрәнгән тагын бер сыйфат, бу — әсәрне башлау (экспозиция) һәм мавыктыргыч бер сюжет кормасында хикәяләп бару (повествование).
Гомумән, әйтергә кирәк, әдәби осталыкка караган бу алымнарның классик үрнәкләре дөнья әдәбиятында гел очрап тора һәм ул үрнәкләрне әдәби осталык теорияләреннән дәрес биргәндә мисалга китерә торалар Мәсәлән, шундый үрнәкләрнең берсе мәшһүр «Ревизор» комедиясенең экспозициясе (башланып китүе). Хәтерлисездер, пәрдә ачыла. Шәһәрнең түрәләре шәһәр башлыгы Городничий кабинетына җыелганнар. Көтәләр. Городничий керә һәм болай ди:
— Мин сезне, әфәнделәр, бер күңелсез хәбәр әйтер өчен дип чакырдым — безгә ревизор килә!
Рус әдәбиятының классигы Гоголь тарафыннан гаҗәп оста эшләнгән экспозиция бер үк вакытта завязка булып та хезмәт итә.
Галимҗан Ибраһнмов иҗатында шуның ише оста эшләнгән экспозицияләр күренекле урынны тоталар һәм алар сине, укучы буларак, әсәрнең беренче юлларыннан ук үзенә алып кереп китәләр Хәтерлисез, әлбәттә! Мәсәлән, «Тирән тамырлар»ның башлануы; «Фәхрине үтереп ташладылар», яисә «Яшь йөрәкләр»нең башланып китүе: «Кояш тотылгандай булды...» Һәм шуннан сон китә вакыйга, башлана язмышлар, куера көрәш һәм бу көрәштә, бу язмышларда кешеләр дә, тереклек тә, табигать тә катнашып кына калмыйча, мәгълүм бер идея функциясен дә үтиләр.
Узган җәй, якшәмбеләрнең берсендә, транзисторлы радиоалгычымны асып, Дер- бышки урманында йөргән чагым иде. Шул чакны Казан радиостудиясе Галимҗан Ибраһимовнын «Алмачуар» хикәясе буенча радиоинсценнровка тапшырды. Шуны тыңлагач... «хәйран калдым!» дисәң бик аз булыр, тетрәндем мин. Әйе, әйе, чын мәгънәсендә рухи бер матурлык көчен сизеп, шул көчнең эчке музыкасын ишетеп, тетрәндем.
• Килер буыннарга ла остаз ул
Бу хикәяне бер укыган идем ләбаса' Дөрес. ул чагында да бу хикәя искитмәле бер куаныч китергән иде мина. Хәтта мин үземне шактый көннәр хнкәянсн герое Закир итеп хыялланып та иярдем. Күптән иде бу хәл. малай чакта. Бу юлы, бик күп еллар узгач, яшьләребез алтынчы дистәгә тулганда, бу хикәя белән мин кабат очраштым. Эфирда. Бу юлы мин Галимҗан Ибраһимов иҗатына хас булган һәм кыйммәтле алмаз ташыдай тирән катламда яшеренеп яткан яна бер сыйфатны... ишеттем. Әйе. әйе. ишеттем! Мнн Галимҗан Ибраһимов әсәрләренен эчке музыкасын ишетеп хәйран калдым, әнә шул тетрәтте мине.
Әлбәттә, мин гади бер язучы гына. Галимҗан Ибраһимов кебек зур әднпнен ижат лабораториясе хәтсез бай да һәм җитәрлек өйрәнелмәгән дә. Моны өйрәнү минем вазифама керми. Бу җитди эш һәм әдәбият белгечләре эше. Тик шуны әйтәсе килә. Галимҗан Ибраһимов кебек зур художник язучыларның әдәби осталыклары безнен өчен тенә түгел, ә бездән соң киләчәк яшь каләмнәр өчен дә бай бер мәктәп булып хезмәт итәчәк..