Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАСКЫЧЛЫ ЮЛ ЮК!


Без түбәннән күтәрелдек
Галимҗан Ибраһимовнын «Кызыл чәчәкләр» повестенда төп лейтмотив әнә шул. Алай гына да түгел. Әсәрнең җәяләр эчендәге икенче исеме дә шул. Хәтта бу мотив, язучының әлеге хикәясенә генә дә сыеп калмый, ул — бөек әдипнең үзе аша. аның тормышы, иҗтимагый эшчәнлеге. бөтен иҗаты аша кызыл җеп булып сузылып үтә. Күз алдыгызга китерегез: гади авыл мулласының баласы, ишле семьяда үскән, татар мәдрәсәләрендә генә укыган, тыйгысызлыгы аркасында «сөйкемсез сөяк»кә әйләнеп, алардаи да яки куылган («Зәки шәкертнен мәдрәсәдән куылуы») яки үзе ташлап чыккан, кыскасы, үсү. дөньяга чыгу юллары чәчәкләр белән бер дә өртелмәгән бу кеше соңыннан татар әдәбиятының «йөзек кашы>на. танылган әднпкә, галимгә, академикка. Хезмәт батырына әйләнә.
Без түбәннән күтәрелдек.
Бу мотив, тагын да киңрәк мәгънәдә алганда, бер Галимҗан Ибраһимов яки аның иҗаты белән генә дә чикләнми Бу — безнең барыбызга да карый, барыбыз өчен дә уртак. Әйе, төрлебез төрле юл белән, төрлебез төрлечә, төрле дәрәҗәдә, әмма без барыбыз да түбәннән күтәрелгән кешеләр.
Нәрсә аркасында? Кем күтәрде?
Барыннан да элек, әлбәттә, революция күтәрде. Ләкин бу гаять дәрәҗәдә гомумн аңлату һәм. күп кенә очракларда, без шунын белән генә чикләнеп калабыз да. Янәсе, революциягә хәтле тоташ грамотасыз булган татар халкы революциядән соң тоташ укый-яза белә торган халыкка, үзенең профессорлары, художниклары, композиторлары, язучылары булган халыкка әйләнде. Яки аерым бер әдипнең, сәнгать кешесенсн әдәби бәйрәмең билгеләгәндә дә без. күбесенчә, әнә шундый гомуми сүзләр белән шуып-узып китәргә яратабыз: . .аның төп иҗаты революциядән соң чәчәк атты һ. б.
Дөресме болай аңла1у? Хезмәт ияләренә һәм материаль һәм мәгънәви яктан иксез- чиксез мөмкинлекләр ачучы бөек тарихи фактор буларак, революциябезнең әһәмиятен басым ясап күрсәтү өчен, әлбәттә, дөрес һәм ул шулай әйтелергә, шулай күрсәтелергә тиеш тә.
Ләкин һәр очракта да бер хакыйкатьне күздән ычкындырмэска кирәк: революция аерым кешеләрне кул очларыннан җитәкләп йвртүче «нянька» түгел, һәм анык һәр очракта алай назлап торырга вакыты да булмавы мөмкин Революция безнен кешеләребезгә үсү. түбәннән күтәрелү мөмкинлекләре ачты, шартлар тудырды Ә бу шартлардан дөрес файдалана белү, бик зур дәрәҗәдә, кешенен үз көченә, үз сәләтенә, үз ихтыярына да бәйләнгән Бу хакыйкатьне дөрес куя һәм анын турында курыкмыйча әйтә белү — революция ачкан кин мөмкинлекләрдән кешенең ничек һәм ни дәрәҗәдә оста файдаланып, шул казанышларны арттыру юлында үзеннән нинди өлеш керткәнлеген билгеләү өчен кирәк.
Әдип Галимҗан Ибраһнмовнын тууына 80 ел тулу көннәрендә башка килгән һәм мине тирәнтен уйландырган бер нәрсә шул: бу әдибебез безнен татар дөньясында революция ачкан мөмкинлекләрдән ин оста файдалана белүчеләрнең берсе булды, бер үк вакытта революцион казанышларны арттыру юлында үзеннән иң күп өлеш кертүчеләрнең дә берсе ул булды. Үзеннән соң калдырган хезмәтләрен алып карагыз: матур әдәбият, тел. тарих, публицистика, мәгърифәт өлкәләрендә һәм татар совет культурасын үстерүдәге практик эшчәнлеге нихәтле!
Шушында аның революцияне аңлавы, кабул итүе, революциягә бирелгәнлеге. Шушында ук аның шәхси тырышлыклары, сәләте, художник буларак, үзенчәлекле таланты. йокысыз төннәре, иртә какшаган сәламәтлеге. Ә кем белә, бәлки, кеше күрмәгәндә генә түккән күз яшьләре дә шушында ук тамып калгандыр...
Пушкин безгә үзе күтәрелгән югарылыкка менү өчен баскыч калдырмады, дигән фикерне әйтә Н В. Гоголь. Тирән мәгънәле һәм әдәбият-сәнгать өлкәсендә эшләүче кешеләрнең барысына да кагыла торган фикер. Әйе, безнең беребезгә дә сәнгатьнен нур сибеп торган биеклекләренә менү өчен әзер баскыч калмады, һәм безнең эштә аның булуы да мөмкин түгел. Әлбәттә. Галимҗан Ибраһнмов та мондый әзер баскычны эзләмәде. Шулай да. үзе кичергән шул кыска һәм мәшәкатьле гомерендә исемен дан белән бизәрлек зур хезмәтләр калдырырга өлгергән икән, моның сере, минемчә, ике чыганакта. Беренчедән, югарыда әйтелгәнчә, әдипнең революцияне «тыңлый», аны ярата һәм үзен аңарга тоташы белән багышлый белүендә. Икенчедән, бусы моның шулай ук бик әһәмиятле, әдипнең, революция куйган интернациональ бурычларны дөрес аңлаганы хәлдә, үз халкына, үз татарына, аның тарихына, анын гасырлар буена җыела килгән борынгы мәдәниятенә, аның теленә, җыры-мутыкасына балаларча би- релгәнлегендә.
Үсеп утырган күп тармаклы агачны күз алдыгызга китерегез. Әлбәттә, ул кояшка, ярылыкка, җылыга омтыла. Ләкин аның үсүе, тармаклана, учарлана баруы өчен бу гына җитми Анын әле җир астына — еракка, еракка киткән калыи-калын яки күзгә күренмәс нечкә тамырлары бар. шул тамырлары аша ул җирдән дым. азык, яшәү көче ала. Сүз унаеннан әйтеп үтик, бездә әле, кызганычка каршы, тормышның өстәге, күзгә ташланып яткан яклары белән генә канәгатьләнеп, үз халкыңның узганына, анын мәгънәви байлыкларына исләре китмичә караучы каткан «агачлар» да юк түгел. Алдан ук ышанып торырга мөмкин: андыйларның гомере озын түгел, һәм ниндидер кодрәт белән, кайдандыр бик озын баскыч табып, артларыннан этәреп торсак та. без андыйларны кеше күнсленә нурлар сибеп торучы сәнгать «гарше-көрсиләренә» менгезә алмаячакбыз.
Ә менә Галимҗан Ибраһнмовка андый ясалма баскычлар кирәк булмады. Ул мен* де. Үз аяклары, үз тырышлыгы, үз таланты белән менде. Ул үзенен яшәвендә дә. көрәшендә дә. иҗатында да. шатлык-хәсрәтләрендә дә үзе булып, нәкъ менә Галимҗан Ибраһнмов булып калды. Минемчә, бу зур әдипнең татар совет әдәбиятында тоткан урыны, бигрәк тә бүгеиге яшь каләмнәр өчен булган бөек әһәмияте — анын, башка берәүне дә кабатламыйча, нәкъ үз дөньясында, үз туфрагында утырып, тамырларны еракка — аска, ботакларны өскә — кояшка сузып күтәрелә белүе белән билгеләнергә тиеш. «Без түбәннән күтәрелдек»нен асыл мәгънәсе дә әнә шунда.
Безнен бүгенге әдәбиятыбызда бу бөек әдипнен кай якларын аеруча сакларга, үс* терергә кирәк дигән сорауга җавап та шушы сөйләнгәннәрдән чыга. Сакларга кирәк бөтен якларын Бүгенге көндәге кайбер таләпләргә бик үк туры килми дигән булып, классик әдипнен аерым әсәрләрен әле теге, әле бу ягыннан кымтырыклый. кискәли башласак, бу сон мәңгелек яшеллегендә шаулап, үсеп утыручы учарлы агачны, ботак
ларын кисеп, кайрысын кубарып, аннан шоп-шома тетеграф баганасы ясау булмасмы? Сон булса да әйтеп китәргә кирәк, мәрхүм әдипнең сонгы еч томлыгын төзүче иптәшләрнең. редакторларның әдиптән шундый телеграф баганасы ясарга омтылу тенденцияләре күренгәләп калды.
Икенче мәсьәлә: кайсы яклары үстерелергә тиеш? Монда да бер селтәнү белән генә өзеп әйтү кыен. Чөнки без бу очракта гаять күп кырлы һәм бөтен кырлары үзенчә җемелдәүче бай ижат белән эш итәбез. Шулай да. мин үзем бу әдипнең ач ягына аеруча әһәмият бирелергә, безнең бүгенге әдәбиятыбызда үстерелергә, тагым да көчәйтелергә тиеш дип табам.
Моның берсе һәм иң изгесе: үз туфрагыңа, үз халкына Галимҗан Ибраһимов кебек бирелгәнлек. Халкыңның тормышын, җырын, гореф-гадәтләрен, үткәнен, хәзергесен һәм киләчәген, шул җирнең законлы баласы буларак, ярату, аның өчен шатлана һәм хәсрәтләнә белү.
Моның икенчесе: үзебездә — олыларыбызда да. яшьләребездә дә — Галимҗан Иб- раһнмовта кайнаган гражданлык активлыгы кебек активлык булдыру. Ой. бик күбебезгә җитми әлегә бу сыйфат.
Моның өченчесе — бусы, бәлки, сәнгатьчә тасвирлаудагы осталык мәсьәләләренә кайтып каладыр: табигать стихиясен, табигатьтәге бертуктаусыз үзгәреп торган чагылышларны эпик тасвир белән, геройларның кылган эшләре, психологик чарпалаш- лары белән органик үрә белү, табигать күренешләрен кешегә, җәмгыятькә хезмәт иттерә белү Г. Ибраһимовтан моның классик үрнәкләрен китерергә мөмкин һәм әдип иҗатының бу ягы. минемчә, аерым тукталып өйрәнүне сорый.
Алынган теманы тарайта барып, ниһаять. Г. Ибраһимов минем үз иҗатыма кайсы ягы белән тәэсир итте, дигән сорауга килсәк, мин монда нәкъ әнә Гоголь телгә алган баскычны искә төшерер идем. Юк. Галимҗан Ибраһимов безнең беребезгә дә ул менгән дәрәҗәгә ансат кына менеп кунакларлык баскыч калдырмады. Безнең һәркай- сыбызның үз биеклекләребез бар, без ул биеклекләргә үз аякларыбыз белән, үз йөгебезне үзебез күтәреп, өмет һәм хыяллар белән канатланган килеш, вакыт-вакыт очып, вакыты белән арып туктала-туктала. үзебез менәбез. Бик үк жинелдән булмаган безнең бу сәфәребездә Галимҗан Ибраһимов безгә, бәлки, үзенең нәкъ халыкча янгырый торган матур теле, ару-талуны оныттыра алырлык бизәкләре, йокыга һәм уй- хәсрәткә бирелмәскә, гел югарыга омтылырга өндәп торучы хәер-догасы беләи ярдәм итә торгандыр. Ахыр чиктә, моның өчен дә без аңарга бик-бик бурычлы.