АНА
Драма 1 пәрдәдә
КАТНАШАЛАР:
Сөембикә — ана
СӘЛИМГӘРӘЙ Ш а м и л о в — анын улы. колхоз председателе.
С а н и я — Шамиловиын хатыны.
Харис—Шамиловиын шоферы.
Фәридә.
Рафикъ.
Шамиловиын өе Зал. Шәһәрчә жиһазляндырылгаи. Полированный мебельләр, келәмнәр. телевизор, радиоалгыч, пианино һәм шәһәр укымышлылары квартирасында нәрсәләр булырга мөмкин булса, бар да бар Бар нәрсә уз урынында пнхт^. чиста һәм зәвык белән урнаштырылган. Пәрдә ачылганга, сәхнәдә берәү лә юк Степада сәгать суга Бераздан — ишектә заонок. Эчке бүлмәлэрнен берсеннән ашы-ып Сания чыга
Сания. Кайттылар бугай. (Зал аша ашыгып үтешли, трюмо янында туктап кыяфәтен. чәчләрен төзәтеп ала.) Ниһаять! (Ашыгып ишекне ача. аннан атылып Ш амилов килеп керә.)
Ш а м н л о в. Кайттылармы?
Сания. Акламыйм.
Ш амилов (ян як бүлмә ишекләрен берәм-берәм ачып карап чыга). Алып кайтмадылармсни әле?
Сания. Кемнәр? Кемне?
Ш а м и л о в. Әнкәйне.
С а ния. Сон бит син үзен аны каршыларга киткән кеше.
Ш амилов. Киткән идем дә... бара алмыйча калдым бит менә. Харисның үзен генә җибәрдем.
Сания (шелтә белән). Бу ни дигән сүз?
Ш а м и л о в. Шулай килеп чыкты бит менә. Идарәдән кузгалып кына китәбез дигәндә, теге корреспондентлар тагы килеп чыктылар
С а н и я. Корреспондентлар алар һаман килеп торалар. Үзләренә кирәк азыкны алар синнән башка да эзләп табарлар. Аларга синең тагылып йөрүеңнең кирәге юк.
Ш а м и л о в. 1 агы шул Фәхрия карчык жалобасы буенча килгәннәр. Сигез авылның сигезен дә йөреп чыгарга туры килде.
Са н и я. Булмаса, үзем генә барыйм, дидем... Ана бит ул!
Шамилов. Шушы кыяфәтеңдә сине ничек станциягә кадәр машинага утыртып җибәрергә кирәк.
Сания. Аңламыйм мин сине, Сәлимгәрәй. Бердәнбер әниең, ун мең километр җирдән, дөньяның икенче читеннән, сагынып, улын күрергә, аның семьясын, тормышын күрергә... Ниһаять, туган илен, колхозын... Әйе. әйе. үзе беренче булып, беренче нигез ташын салган колхозын күрергә. җитмеш яшенә җитүенә карамастан, бөтен юл газапларын үз җилкәсенә алып ...
Ш а м и л о в. Соң бит мин яздым аңа... үзем барып алам, дидем... Теләмәде. Җитәкче кеше, колхозда кызу эш вакыты, эшеннән бүленмә, диде.
Сания, һич югында каршы алуны оештырырга кирәк иде. Ялгыз машинада түгел, биш-алты машина белән, картларны, замандашларын җыеп, чәчәкләр белән . Әгәр оештырсаң, алар бармаслар идемени?
Ш амилов. Исләре китә... шул замандашлары бит инде аларны.»
Сания. Үзең белмәгән нәрсәләр турында сөйләмә, зинһар.
Ша милов. Әнә бит. Фәхрия карчык. Заманында әткәйләрне һәлак иткән, ә хәзер минем өстән..
Сания. Зинһар, җитәр. Инде станциядән биш әйләнеп кайтыр вакыт үтте. Берәр чарасын күр.
Ша милов (телефон трубкасын алып) Гаражны бирегез Гараж’ Рәхим, синме бу? Харис нишләптер озаклады. Станция юлында ваты лып ятмый микән? «Газик» кая анда? Ә шоферы- Алайса, үзен генә утырып станциягә каршы бар әле.
Сания. Нишләп ул?
Ш а м и л о в. Юк. үзем, үзем барам. Тиз генә «газикжы монда китер. (Трубканы куя.)
С а н и я. Мин дә барам.
Ш а м ил о в. «Газик» беләнме?
Сания. Я тагын берәр корреспондент очрар.,
Ша милов. Җүләрләимә. Поезд соңлагандыр Хәзер барып җитәрбез. Мин анда «Волга»га чәчәкләр дә салып җибәргән идем.
Сания (ирония белән көйгә салып).
Чәчәкләр сез ана сөйләгез...
Чәчәкләр, чәчәкләр..
Хәзер ул станциянең сикәлтәле юлында, ялгыз машинада, улы урынына җансыз чәчәкләр кочаклап, чәчәкләр белән сөйләшеп кайтадыр инде... Эх. аналар, аналар! Без дә тиздән ана буласы кеше бит!.. (Тиз генә киенә башлый.) .
Ша милов. Сания! (Тышта звонок.) Кайттылар.
Икесе дә ишеккә ташланалар. Ишек ачыла
Аннан ике кулына ике зур чемодан күтәреп Харис керә.
Сания. Ә әнкәй? Әнкәй кайда?
Шамилов. Машинадамы?
Харис. Ул әле кайтып җитмәдемени?
Ш а милов. Ни сөйлисең син? Машинадан узып ничек кайтып җитсен ул?
Харис. Мин аны...
Шамило в. Кая куйдың?
Харис. Куймадым. Ул үзе мине кире борды.
Ш а м и л о в. Кая?
Харис. Кире станциягә, районга.
Шамило в. Нәрсәгә?
Харис. Без инде авылга кайтып җиткән идек. Чуен күперен чыкканда, каршыга Фәхрия карчык очрады. Ул аны танып алды да машинаны туктатты.
Ш амилов. Кем? Фәхрия карчыкмы?
Харис. Юк. әниегез. Тегесе башта таный алмыйча торды. Аннары бер-берсен танып алгач, кочаклашып елашырга тотындылар. Алар элек дуслар булганнар икән.
Шамилов (ирония белән). Әйе, дуслар... Шәп дуслар!
Сания. Шуннан, шуннан?
Харис. Шул. Фәхрия карчык районга, райсобеска бара икән. Өен салырга ярдәм сорап. Әниегез сүз әйтергә дә ирек бирми... «Бу нинди оятсызлык, карчык кешене таякка таяндырып, район кадәр җиргә җәяү йөртү», ди. Тегесе утырмый машинага... тәки утыртты. Әниегезне әйтәм, ай-яй-яй! «Хәзер бу әбиеңне районга утыртып алып барасың, анда аның эшләре беткәнче көтәсең, аннан утыртып өенә, ишек алдына кадәр кайтарып куясың», диде дә китеп тә барды.
Шамилов. Кая?
Харис. Кая булсын, авылга, монда, өегезгә. Без бит инде кайтып җиткән идек... Ике йөз метр гына калган иде...
Шамилов. Эх, син! Сиңа рульгә утырырга түгел. Алашага утырып су ташырга гына. Мичкә өстендә.
Харис. Бар. тыңламый кара аның сүзен... Эссе табага бастыра!..
Шамило в. һәм утырырсың да син алашага. Иртәгә үк, белеп тор. (Кычкырып.) Канда соң ул?
Харис. Белмим. Мин районда Фәхрия карчыкны көтеп ике сәгать тордым.
С а н и я. Бәлки, юлда берәр иске танышы очрап, шунда кереп утырмый микән?..
Шамилов. Эзләргә, табарга, йорт саен кереп йөрергә. Мин бу урамнан, ә син югары урамнан... Только кара аны: тавышсызтынсыз гына. Кемне эзләгәнеңне берәүгә дә әйтмә. Аңладыңмы? Нәрсә торасың? Марш! (Харис чыга. Саниягә.) Ә син кая? Өйдә генә тор. Икенче урамнан кайтып төшүе бар.
Чыгып КНТӘ.
Сания (ялгыз). Адәм мәсхәрәсе!.. Эш дип, килгән кешеләр дип, әниеңә шундый игътибарсызлык күрсәт әле син, ә? Башыма сыйдыра алмыйм. Хәзер ул ананың йөзенә ничек күренергә кирәк? Канда йөри икән инде, мескенем? Әни әйтә торган иде, картайган саен кешегә балалар акылы керә, дип. Шулай балалар шикелле үпкәләп йөрүеме? Үпкәләсә дә урыны бар мондый игътибарсызлыкка. Игътибарсызлык кынамы соң бу? Ваемсызлык кынамы? Үзенә килгәндә, бер дә игътибарсызлык күрсәтми бит ул. Бик сизгер, хәтта кирәгеннән артык. Торган саен аңлашылмаган яклары ачыла бара бу Сәлимгәрәйнең- (Телефон трубкасын ала.) Миңа мәктәп директоры Исламовны бирегез әле, зинһар! Исмә- гыпл ага. исәнмесез! Өйдә үзегез генәме сон? Юк. берәр килгән кеше булып әңгәмәгездән бүлмәдемме дип соравым. Карагыз әле, Исмәгыйл
ага. сез бу авылда күптән укытасызмы? У-у-у, 35 иче елдан бирле! Дн- мәк, сез Сәлимгәрәйнең әнисен беләсез. Кайтырга тиеш иде шул. Көтәбез. Рәхмәт, рәхмәт. Ярый. Исмәгыйл ага, гафу итегез, алайса әнкәй кайткач, безгә иркенләп килеп утырырсыз. Әйе, шул заманнарны искә төшереп, сөйләшеп, дим. Ярый, рәхмәт. Хушыгыз. (Трубканы куя.) Бо- ларда да юк дигән сүз... Машина белән йөреп тапмаганны, телефон бе-< лән генә табып буламы сок? (Кинәт ишек алдында кабаланып эт өрә башлый.) Кайттылар бугай. (Чыгып йөгерә, тавышы тыштан ишетелә ) Шарик, Шарик, тик тор. Кемнәр ул? Курыкмагыз. бәйдә ул' Әйдәгез, әйдә, менә коридорда ут яндырдым, кем бу? Әнкәйме? Әнкәй бәгырем! (Тавыш: «балам» )
Сания. Әйдә, әнкәй бәгырем, әйдә, түрдән уз. Бу якка, залга. (Сөембикәне җитәкләп алып керә. Ул аппак чәчле, арыган, йончылган карчык.) Кая. чишендерим.
Сөембикә. Бер генә минут. Башта утырып тын алыйм, кызым. (Сания урындык бирә.) Чакыр, зинһар... анда, коридорда... мине озата килгәннәр иде...
Сания. Кемнәр ул? Керегез монда! (Фәридә белән Рафикъ керәләр ) Фәридә. Без ул, Сания апа, исәнмесез! Без китәбез. Менә әбине генә озата килгән идек. Рафикъ белән.
Рафикъ. Өегезне белмим, ди. Аннан караңгы. Ишек алдында эт тә бар.
Сөембикә. Утырыгыз, балалар.. Бер генә минут... тынлык...
Озак пауза.
Шулай... Шулай... Бабагыз, мәрхүм.. ерак юлдан кайткач... яки ерак сәфәргә чыкканда, утырып ала иде... Бу дини гадәт түгел. Болай, фикер туплау өчен... Я. ярый.. Менә хәзер торсак та. чишенсәк тә була. (Тора. Сания аны чишендерә башлый.) О . кызым! Синең хәлләр бу чиккә килеп житкән икән!.. Син хафаланма инде. Мин үзем, үзем чншенәм.
Сания. Зарар юк, әнкәй.
Фәридә. Ярый, әбекәй, Сания апа. без китик инде.
Сөембикә. Ничек китәсез, ди? Сез бит әле йомышыгызны йомыш-ламадыгыз, балам.
Р а ф и к ъ. Калсын инде, әбекәй, иптәш Шамилов та өйдә юк...
Фәридә. Без. Сәлимгәрәй Гумировичтаи..
Сөембикә. Иптәш Шамилов та түгел, Гумирович та түгел... Мип ничек дип әйткән идем әле?
Фәридә. Сәлимгәрәй абый.
Сөембикә. Сәлимгәрәй абыйлары шул... Әйе, Сәлимгәрәй абыйлары Кайтмадымени әле?..
Сания. Сезне эзләп чыгып киткәннәр иде, әнкәй.
Сөембикә. Мине эзләүнең кирәге юк. кызым. Еллар буе күз алдымнан китмәгән авылымның урамына кайтып кергәч кенә югалмам инде мнн. Я, ярый, кайтыр әле. Бу балаларга ни дип жавап бирәбез соң, кызым?
Р а ф и к ъ. Юк инде, әбекәй, кирәкми.
Сөембикә. Кирәк инде ул. балалар, кирәк. Кайтышлый мин клубка, уку йортына кергән идем. Анда аларның телевизорлары юк икән.
Фәридә. Юк инде. Сания апа. без... ни...
Сөембикә Сәлимгәрәй абыегыз кайткач килерсезме? Я. ярый алайса. Анысы да әйбәт, без Сания апагыз белән аның исенә төшереп куярбыз бу турыда. Сания кызым, син ишекләрдән, капкадан озатып чыгарып жибәр инде балаларны. Аида ишек алдыгызда этегез ябышма сын Бигрәк усал нәрсә күренә. Бер очтан аны да саранга бикләп керә күр Төнлә өрсә, мин йоклый атмамдыр төсле. Әйдәгез, балалар, мнн сезгә бераз көнчыгыш күчтәнәче бирим. Минем анда улым да. киленем
дә геологлар Тайгага барган саен эрбет чикләвеге алып кайталар. Әйдәгез.
Сания белән бергә балаларны озата чыга һәм алгы бүлмәдән кире әйләнеп керә.
Сөембикә (ялгыз. Тәрәзә яңагына килеп сөялә. Ишек алдын, бакчаны күзәтә.) Менә кайтып та життен, карчык. Үз авылың шушы була инде синең. Төп йортың. Тик нигезе генә үз урынында түгел... корылмалары да.
Ишектән атылып Ш а м нлов кайтып керә. Анын артыннан Сания керә.
Ш а м и л о в. Әнкәй!
Сөембикә. Балам! (Кочагын җәеп аңа килә.) Балакаем!
Ш а м и л о в. Әнкәй, зинһар, гафу иг. Каршыларга дип барырга чыккач...
Сөембикә. Утыр, утыр, улым. Менә каршыма .. Кызым, син дә утыр. Менә шулай... Кая чәчләреңнән сыйпыйм әле, ичмасам...
Шамиле в. Әнкәй!..
Сөембикә. Чәчләрең каты икән синең, улым. Әтиең чәчләренә охшаган... Син ничә яшьтә әле.
Ш а м и л о в. Егерме сигездә.
Сөембикә. Әйе. Егерме сигез ел. Син жиде айлык бала булып калган идең... Тәпи дә йөрми идең әле ул вакытта...
Озын пауза. Саниягә,
О... кызым күрәм, синдә күз яшьләре арзан икән. Укытучы кызы, интеллигент. Аклыйм. Үзең дә укытучы бугай... Ләкин бит күз яшьләре белән балалар тәрбияләп булмый. Кая булмаса... өстәлең дә әзер икән, самоварың да кайнагандыр. Табын янына утырышыйк. Мин юлдан кайткан кеше, чәйгә сусадым.
Ш а м и л о в. Менә әнкәй, түр башына утыр.
Сания самовар чыгара.
Сөембикә. Бик куесын гына ясагыз әле миңа, балалар.
Ш а м и л о в. Менә әнкәй, варенье белән эч.
С ө е м б и к ә. Варенье яратам мин, улым, бик яратам. Үз бакчагыз вареньесымы? Әллә кибеттән алдыгызмы?
Ш а м и л о в. Юк. әнкәй, үз бакчабыз вареньесы.
Сөембикә. Әйбәт. Караңгыда гына булса да бакчагызга күз салдым. Коймаларыгыз бик биек күренә. Этегез дә бик усал икән. Бала-чага кереп йөри алмый торгандыр бакчагызга.
Ш а м и л о в. Анын бала-чагасы гынамы соң. Яшьләре дә сорап тор-мыйлар... Менә, эт тотарга туры килә. Абыйлар исән-саулармы соң?
Сөембикә. Бик исән-саулар. Күп итеп сәлам тапшырдылар. Кая, кызым, тагы бер чннаяк яса инде. Тәмле булып китте әле бу чәй. үз бакчагыз вареньесы белән. Бакча дигәннән, улым, клубыгыз бик күңелсез күренә. Шуңа бакча тирәсенә тартыладыр инде яшь күңел. Телевизорыгыз да юк икән клубта. Бүген Казаннан спектакль тапшыралар, ди. Драмтүгәрәк членнары кемгә барып карарга белмичә аптырап йөриләр икән.
Ш а м илов. Һаман кул тими шул клубка телевизор кайтарырга.
С өе м б и к ә. Күңел салсаң, кул тия улым, күңел салырга кирәк. (Телевизорга күрсәтеп.) Әнә үзеңә тигән бит. күңел салгач, утыр, утыр, кузгалма. Аны мин түгел, яшьләр әйтәләр. Май бәйрәмендә үк кайтартам дигән иде иптәш Шамилов, диләр.
Ш а м и л о в. Шулай иде шул.
Сөембикә. Октябрь бәйрәме дә узып киттеме? (Пауза.) Бүген әниегез кайткан кичне, клубтан яшьләр китертеп, телевизор карыйбыз булып чыгамени инде биредә?
Ш а м и л о в, Нишләп биредә? Телевизор бер бездә генә түгел бит
Сөем би кә. Алар шулай әз-әзләп йорт саен бүленеп карамакчы булалар икән Күмәк карау булмый инде ул. йорт саен бүленеп карагач. ӘПе а н и я- «завхоз кебекләре аның бөтенләй үк өенә дә якын җибәрми
Сөембикә. Аның теге, радиоузелда эшләүче Рафикъ дигәннәре антеннасын да күптән үткәреп куйган икән клубка.
Ш а м и л о в. Шул арада каян барысын да белеп өлгердең әле, әнкәй? Рафикъларына кадәр...
Сөембикә. Мин туры шул урамга кайттым бит. Клуб урынында элек әтиеңнәр укыган мәдрәсә—соңыннан мин укыткан мәктәп иде. Ә мәктәп янәшәсендә безнең йортыбыз иде. Хәзер аның нигез урыны гына калган.
Ш а м и л о в. Ул урында көнкүреш йорты салачакбыз, әнкәй.
Сөем би к ә. Төп нигеземдә озак итеп хәл жыеп утырдым да клубка кердем. Шунда мина синең бу урамга йорт салуыңны әйттеләр һәм менә китереп тә куйдылар. Элек бит бу урам юк иде. Яса әле, кызым, тагын берне. Куерак итеп. Менә шулай, улым, мин бүген кич. үзебез генә сөй* ләшеп утырырбыз дигән идем. Киленне бит әле минем беренче күрүем. Сиңа ла сүзләрем бик күп. (Пауза.)
Ш амилов (урыныннан тора, ишекле-түрле бераз йөренә, аннан телефон трубкасын ала). Клубны бирегез. Фәридәме5 Хәзер үк Рафикъ белән килеп минем телевизорны алып китеп торыгыз бүген клубка. Юк. алай йорт саен йөрмәгез инде. Райсоюзга без мебель өчен акча күчергән идек, иртәгә шул акчага клубка телевизор алып кайтыр завхоз. Әйе, хәзер үк. (Трубканы куя )
Сөембикә. Син басып торма, кызым, утыр. Килен дигәч тә син теге... Үзенә дә яса чәй. О... менә, тозлаган помидорларыгызга кадәр бар икән. Кая. улым, абыең сина күчтәнәч тыккан иде. Геге якта сары чемодан төбендә булыр. Андагы бүләкләрне иртәгә, яктыргач тапшырырмын инде үзегезгә. Ә менә шул шешә янында пергаментка төргән балыгын ал. Владивосток балыгы, кета. Спзәм. кызым, авыз суларын килеп китте. Мондый вакытта нәфес тарта торган ризык. Бир киленгә, турасын.
Ша милов. Ә менә монысы әнкәй, синең алда бик килешеп бетмәс инде.
Сөембикә. Минем алда, мине үз гомерендә икенче генә мәртәбә күрү хөрмәтенә килешер. Абыең күчтәнәче. Биш полдызлысы. Синец анда, әнә теге почмакта, өч йолдызлылары да байтак жыелган икән.
Ш амилов. Бушлар алар. Диссертация өстендә утырганнан сон, аз-аз чәйгә салып... Кая инде алайса, абый кадәр абын хөрмәт итеп жн* бәргән икән!.. (Сала, эче.)
Сөембикә, һаман язабызмы әле?
Ша милов. Нәрсәне?
Сөембикә. Диссертацияне дим?
Ш а м и л о в. Язабыз, ипле, язмый нишлисен? Акыл сатучылар күп булды бит. Кинәш бирүчеләр.
Сөембикә Шул ЖАМЛӘЛӘН әниен ләме5
Ша милов. Әнине әйтмим. Абый хатларын. Имеш, диссертация ул. буразнала туа. (Коньяк сала, эчә ) ТҮДЫ мен», шәп! Аспирантурада калган булсам, әллә кайчан төгәлли идем инде мин ул диссертацияне.
Сөембикә. Шәһәрдә торып авыл хужалыгы темасына диссертация?!.. ,
Ш а м и л о в. Таңнан торып, кара төнгә кадәр басу инзәп. диссертация тудырып булмый, әнкәй!
Сөембикә. Бу корылмалар аша басу жиле үтеп керә алмындыр шул.
Ш а милов. Корылмаларның ни катнашы бар?
Сөембикә. Корылмалар аша кешеләр күренми. Син кешеләрнең, кешеләр синең йөрәгеңә үтеп керә алмаса. үзеңнең белеменме кешеләрнең буразнада җыйган тәҗрибәсе белән уртаклаша алмасан, нинди диссертация турында сөйләргә мөмкин?
Шамил ов. Тагы шул хаттагы сүзләр...
Сөембикә. Абыең .хатындагы сүзләр, минем дә сүз тәрем иде ул. балам! Бәлки моңа кадәр, фәкать хатлар аша гына сөйләшә алуыбыз күп нәрсәгә сәбәпче булгандыр да.
Ш а м и л о в. Нинди нәрсәгә?
Сөембикә. Булмаса... тагы берне яса инде, кызым. Бу йортка килен булып төшүеңә бер ел тулдымы әле синең? Димәк, безнең семья тарихы сиңа билгеле инде?
С а н и я. Ничек дип әйтергә...
Сөембикә. Алай ничек дип әйтергә белмәгәч, белү түгел инде бу. Кимендә жиде бабаңның тарихын белергә тиеш син, дия иде мина кайнатам. Хәер, бу мәсьәләдә сиңа шелтә ташлап булмый, кызым. Аның егерме елын мин үзем дә искә алырга яратмыйм. Ә менә аннан соңгысы өчен миңа көенергә туры килмәгәе...
Сания. Ни өчен, әнкәй?
Сөембикә. Иреккә чыгу белән үк, монда кайтмавым өчен.
Ш а м и л о в. Аңламыйм?!
Сөембикә. Мин үзем дә бернәрсә дә аңламыйм хәзергә. Яшәп карыйк — күрербез. Бәлки, бу ана йөрәгенең кирәгеннән артык шикләнү* чән булуыннандыр, һәрхәлдә, беренче тәэсир мине бик үк шатландыра алмады.
Ш амилов (урыныннан тора. Тәмәке кабыза. Йөренә). Ачыграк мөмкин түгелме, әнкәй?
Сөембикә. Ачыкка, ачык итеп җавап та бир инде син алайса, улым, ни өчен син югары белемле агроном, белгеч, үзеңнең бөтен гомереңне фәнни эшкә багышларга хыялланган кеше, колхозга агроном булып түгел, ә колхоз председателе булып, җитмәсә әтиең авылына, әтиең төзеп, 37 нче елга кадәр әтиең җитәкләп алып килгән колхозга килдең?
Ша милов. Мин бу турыда сезгә яздым шикелле.
Сөембикә. Язуга килгәндә, беребез дә бурычлы булып калмадык.
Ш а м ил ов. Эшкә килгәндә дә мин бурычлы булып калмадым һәм калмам да. Моннан өч ел элек кенә безнең колхоз районда иң артта калган колхозларның берсе иде. Ә хәзер районда гына түгел, республикада беренче урынны алып тора. Өлкә газеталарында гына түгел, үзәк газеталарда да...
Сөембикә. Укыдым, чыгарма газеталарыңны. Владивостокта торсак та, без. абыең, җиңгән белән Казанда чыга торган барлык га- зета-журналларны укып барабыз. «Колхоз председателе иптәш Шами- ловка Өлкә Комитетының да. Үзәк Комитетның да котлау телеграммаларын укыдык. Тиздән герой исеме бирүләре ихтималына да шикләнмибез.
Ш а м и л о в. Соң, шулай булгач?!
Сөембикә. Дәүләткә планнан тыш ничәдер мең пот икмәк ит май артык сату белән генә, барлык сводкаларда беренче урында бару белән генә колхоз председателенең бурычы үтәлми бит әле улым Колхозчыларын ничек яши дип тә сорыйлар. Син миңа, бирегә председатеть булып килер алдыннан, сез төзегән колхозга, әтиемнең эшен дәвам итәр
гә барам, дип яздың. Бер ел да үтмәде, мин авылдан менә мондый хат алдым.
Ш а м и л о в. Нинди хат?
Сөембикә. Укып бир әле. кызым, үзенә. (Хат бира.)
Сания (укый). «Без сезне һәрвакыт сагынып искә алабыз. Сезнең безгә, авыл
халкына, колхозның беренче төзелгән авыр елларында күрсәткән хезмәтегезне,
изгелегегезне һич онытмыйбыз. Районыбызга яна килгән агроном иптәш
Шамиловнын сезнең улыгыз икәнен белгәч, без район оешмаларыннан аны
үзебез сорап аллык. Сезнен кебек, әтисе Го- мәр агабыз кебек булыр дип
уйладык. Ләкин ялгыштык. Ул артык рәхимсез, усал...
Сөембикә. Җитәр, кызым, аңлашылды булса кирәк.
Ш а м и л о в. Укы, укы!
Сөембикә. Нәрсәсен укыйсың инде аның? Синең йорт саен кереп,
колхозчыларның сукаланмый калган җирләрдән төн йокламыйча кача- поса
җыйган күз яшедәй актык печәннәрен алып чыгып китүен, эштән
кайтучыларның кукуруз җирен утап, култык астына кыстырган үләннәрен алып
калуың, нәтиҗәдә бер ел эчендә өч йөз хуҗалыкның йөз иллесе сыерсыз калу
турында калганнары.
Ша милов. Ләкин бит ул елны район оешмаларыннан күрсәтмә шундый
иде. Быел менә печәнне хезмәт көненә бүлеп бирәбез.
Сөембикә. Пленум карарыннан соңмы? Карарсыз, күрсәтмәсез син үзең
кешегә нәрсә кирәген күрә белмисеңмени? Күрергә тиеш түгелмени? Ләкин бит
үзеңә кирәген күрсәтмәсез дә күргәнсең. Ел да үтмәс борын Җидегән урамына
җиденче председательнең җиденче йорты итеп, хәтта барысыннан да уздырып,
менә нинди сарай салдырып куйгансың. Колхозга гомере буе тир түккән
Фәхрия карчык җитмеш терәүле җимерек йортта тора.
Ш а мило в Ах, менә эш нәрсәдә икән? Тагын шул Фәхрия карчык! Ләкин
күрәм, синең әнкәй, хәтерең югалып бара икән хәзер. Әткәй белән сине
гөиаһсызга гаепләп, төрмәгә утыртучы тарның, шунда әткәйнең үлеп калуына,
синең 20 ел буе газап чигүеңә сәбәпчеләрнең берсе шул Фәхрия карчык түгел
идемешР
Сөембикә (өстәл сугып). Җитәр, тукта! (Кинәт йөрәген тотып тынып
кала.)
Сания. Әнкәй, бәгырем! Әнкәй, ни булды?
Сөембикә (үзен кулга алып). Гафу ит. кызым, әдәпсезлек күрсәттем.
Чыгырымнан чыктым Гомеремдә беренче мәртәбә!
С а н и я. Әнкәй, тынычлан. Сәлимгәрәй, су!..
Ш а м и л о в. Валидол бир.
Сөембикә. Кирәкми, улым. Андый нәрсәләр белән узындырмадым инде
мин үземне. Ә менә тәмәке төтенен..
Ш а мило в. Гафу ит. әнкәй. (Форточканы ача )
Сөембикә. Абыең беркайчан да минем алда тартмады Чыгып тарта иде.
Әнә. этен дә чиный сарайда... Ашарына биреп кер
Ш а м и л о в. (Форточканы яба. эт тавышы акрынаймый, ишеккә бара.
Кире борыла. Телефон трубкасын ала ) Хәлимә, амбарны бир әле. Аю . Бу
Шәйхиме? Кем анда синең бүген каравылда? Шулаймени? Алайса карт кешегә
иптәш тә булыр, син хәзер үк төшеп минем этне, шунда амбарлар янына алып
менеп бәйлә әле. Әйе, хәзер үк! (Трубканы куя. Тышта эт өрә. Ишектә звонок.)
.
Саин я. Фәридәләр килде бугай.
Шамилов телевизор күтәреп чыгып китә.
Сөембикә. Я. алла, миннән туган бала сөйлиме сон бу сүзләрне?' Фәхрия
карчыкмени сон, кызым, чоры шул иде бит. чоры' \л вакытта
әле бөтенләй надан бер авыл хатыны, өстәл сугып кычкыру, янауларга түзә
алмыйча, үзе дә асылын аңламаган килеш, ялган бер ялага куркып кул куйган
икән, шуның өчен мин аңа шушы көнгә кадәр үпкә яки ачу сакларга тиешмени?
Еллар буе аның үзенең вөҗдан газабы кичерүе генә аз булды микәнни? Юк...
бу мин дә. әтисе дә түгел. Гел түгел!
Сания. Ул бит сезнең тәрбияне күрмәгән, әнкәй.
С өем бикә. Бу хәл мине вөҗданым каршында акламый. Аның өчен минем
җаваплылыгымны киметми. Дөрес, мине әтисен эзли барган җиремнән
Казанда, апам квартирасында кулга алдылар. Ул — җиде айлык бала —апам
кулында калды. Шул чак җиде яшьлек абыйсын балалар йортына
урнаштырганнар. Дөрес, апам үзенә-үзе гашыйк иде. Ләкин мәктәп, комсомол,
институт, ниһаять, аспирантура кайда? Алар да аның зирәклегенә сокланып, үз-
үзен яратуына юл куйганнармы? Ә мин сон, һәр хатында апың мин-минлеген
сизмәдеммени? Хатлар аша, абыйсы аша мин аның мәктәбен, институтын
кисәтеп тора алмый идеммени? Ниһаять, мин котылу белән үк, ул минем яныма
килде. Нигә миңа шунда ук аның белән кайтмаска иде. Нигә миңа абыйсы
янында калырга иде? Нигә, ни өчен? Менә син әйт әле миңа, яратасыңмы аны?
Яратып чыктыңмы ана?
С а н и я. Яратып.
Сөембикә. Ә ул сине?
Сания (дәшми).
Сөембикә. Яратамы ул сине?
Сания (авыр сулап)- Белмим. Минемчә, аның мона вакыты калмый.
Сөембикә. Менә күрдеңме? Хатынына илтифат итәргә, аның турында
уйларга аның вакыты җитми. Дан, шөһрәт артыннан куа. Шулаймы?
Сания Белмим, белмим. (Күзенә тулган яшьләрен яшерү эчен алъяпкычы
белән йөзен каплый, башын аска ия.)
Сөембикә. Болай булгач, соң булса да бик вакытлы кайтканмын икән әле
мин, кызым! Болай булгач, сезнең семьяга кирәкле кеше икән әле мин, кызым!
Ц! а м н л о в керә. Күнелсез хәлне күреп туктап кала. Аннан килеп форточканы
яба. Нәрсә? Бу инде синең, үзенчә, әтиен, әниең үчен алу булып чыгамени шул
җитмеш яшьлек карчыктан? Шуның өчен аны таякка таяндырып район юлын
таптатуың булып чыгамени?
Ш амилов. Нишләп алай булсын? Ул үзе әйтмәгәч, мин аның районга
барасы барын каян белим?
Сөембикә, йорты җимерелергә торганын белмисеңмени? Сиңа шушы өч ел
эчендә ул тирәдән үтәргә туры килмәдемени бер дә? Ялгыз, ятим карчыкның
кереп хәлен белеп чыгарга, аның ихтыяҗлары белән кызыксынырга син тиеш
түгелмени?
Ш а м и л о в. Ул бернәрсәгә дә мохтаҗ түгел, дәүләттән пенсия ала...
Сөембикә, йортын да дәүләт салып бирсенме? Картайса — дәүләт, инвалид
булып эшкә ярамаса — дәүләт, йорты янса —дәүләт, сыеры үлсә —дәүләт,
атасыз бала туса — дәүләт... Синеңчә, савым сыер түгелдер ич ул дәүләт?
Дәүләт ул шул ук халык, шул ук колхоз, шул ук колхозчылар түгелмени?
Районда гына түгел, республика күләмендә беренче урында бара торган
миллионер колхоз үз картларының үл ятимнәренең, инвалидларының
ихтыяҗын үз өстенә ала алмыймени? Миллионер колхозның мона хәле
җитмимени? Яки, хәле җитеп тә югарыдан күрсәтмә, карар, указ көтәме?
Ш а м и л о в. Коточкыч нәрсә сөйлисең син. әнкәй. Мин бит хөкүмәт
карарларын үзгәртә дә, яңарта да алмыйм.
Сөембикә. Ни өчен сайлап куйды соң сине халык? Үз фикерен хө
күмәткә җиткерү, авын исеменнән уңайлы тәкъдимнәр кертү, үз җирлегендә
өлгергән мәсьәләләрне эштә сынап исбат итү өчен түгелмени? Такыр юлдан
такылдап баручы җитәкченең кемгә кирәге бар? Иртә.ме. соңмы, халык аны
барыбер ул юлдан алып ташлый. Җидегән урамында сигезенче корылмага да
урын барлыгын онытма.
Ш а м и л о в. Урамына да. корылмасына да мохтаҗ түгел мин. әнкәй. Мин
агроном һәм бүген үк...
Сөембикә. Гаризамны өстәлгә китереп салам! Шулаймы? Юк инде.
Җидегән урамын артык сузуның кирәге юктыр хәзер. Халык сайлаган икән,
аның ышанычын акларга кирәк. Халык белән килде-китте уйнамыйлар.
Башлаган эшне ахырына кадәр очлап чыгарга кирәк. Әтл- ен нигезендә
көнкүреш йортын торгызырга кирәк Фәхрия карчыкның да, башкаларның да
йортларын менә үзеңнеке кебек, авылның бөтен урамнарын менә Җидегән
урамы кебек итәргә кирәк. Киткән тәкъдирдә дә, халык сине сагынып искә
алырлык итеп китәргә кирәк. Әтиең кебек’ Син мине аңладың булса кирәк?
Ш а м и л о в. (Беренче мәртәбә йомшак итеп, елы итеп, бәхетле итеп
балаларча елмая).
Сөембикә. Аңласаң бик яхшы . Бик рәхмәт. Мин дә җиңеләеп калдым.
Өстемнән тау төшкәндәй булды. Соң. җүләрем минем! Башта ук шулай елмаеп
каршылаган булсаң, кесәмдә бу җан өшеткеч хатлар, кайтыр юлымда Фәхрия
карчыкларның зары тормаса, мин сиңа кайтып керү белән үк шулай дорфа
бәрелер идеммени? Балам минем! (Шами- ловның чәчләреннән сыпырып
маңгаеннан үбә һәм күзендәге яшьләрен күрсәтергә теләмичә, ишеккә бара.)
С а н и я. Әнкәй, син кая?
С ө с м б и к ә. Мин, кызым, Фәхрия карчыкка барып утырыйм әле. Ана
күчтәнәч, бүләкләр дә тапшырасым бар Портын сипләү турында да әйтеп
шатландырыйм үзен. Син киенмә, кызым, киенмә Озатма мине. Мин шулай,
ялгызым гына бер урам әйләним әле...
Сания. Караңгы бит.
Сөембикә. Мин үз авылымда күземне йомып та йөри алам
Китә. Самия аны озата чыга Шачнлов тирән >йта Тәмәке кабыза Та-ын
ферточканы барын ача. Сания керә. Ишек яңагына свялеп. хәрәкәтсез кала Азыр
тынлык.
Сания (озак паузадан соң). Я, нәрсә дисең?
Ill амилов. Диярлек нәрсә калдымы сон?
Сания. Менә нинди аналар да була икән!
Шами л о в. Әйе. Бу —— ана! Барыбыз өчен дә ана! (И ркәләп Санияне
үзенең тезләренә утырта.) Ярый әле улыбыз дөнья күреп өлгермәгән иде.
Әтисе турында нинди хатирә калган булыр иде бала күңе лендә.
Са н и я. Ниһаять, аңладың Безнең утыбыз хәзер беркайчан ла мондый
күңелсез әңгәмәнең шаһите булмас. Бер кайчан да! Шу iaii бит?
Ш а м и л о в Шулай.
Сания. Рәхмәт. (Үбә.)