Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮБИЛЕЙ

Татарстанмын төрле почмакларында — шәһәрләрдә. авылларда, район үзәкләрендә. шулай ук тугандаш республикаларда татар әдәбияты классигы, күренекле галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовнын 80 еллыгын, совет культурасының бәйрәме итеп, тантаналы рәвештә үткәрергә зур әзерлекләр бара Китапханәләрдә, мәктәпләрдә. клубларда анын әсәрләреннән күргәзмәләр оештырыла, ана багышланган кичәләрдә, җыелышларда докладчылар әдипнен тормыш юлы. әдәби-нҗтнмагый эш- чәнлеге турында сөйлиләр, бу зур нҗатнын татар әдәбияты тарихында гына түгел, гомумән, бөтен совет әдәбияты тарихында нинди әһәмиятле урын тотканлыгын мен- нәрчә-меннәрчә кешеләргә аңлатып бирәләр. Әдәбият сөючеләр бу көннәрдә аның әсәрләрен китапханәләрдән, китап магазиннарыннан аеруча ешрак сорыйлар, укыйлар, язучының иҗатын, биографиясен өйрәнәләр. Шул уңай белән, редакциягә һәм нәшриятка. Галимҗан Ибраһимовнын тулырак биографиясен сорап, дистәләрчә хатлар килә. Укучыларның үтенечләрен искә алып, журналыбызның бу санында әдипнен үз кулы белән язылган, моңа чаклы әле матбугатка чыкмаган биографиясен урнаштыра быз.
Автобиографиянең оригиналы КПССның Татарстан Өлкә Комитеты партия архивында саклана. Әдип аны 1929 елда. Ялтада, рус телендә язган һәм. үзенең тормышына. әдәби-иҗтнмагый эшчәнлегенә бәйләнешле булган күп кенә материаллар белән бергә, Казанга, шул вакытта Өлкә Комитетының партия тарихы бүлеге мөдире булып эшләгән карт большевик Снбгат Гафуровка җибәргән.
Текст тулы килеш басыла. Әдипнең автобиографиягә теркәп биргән өстәмә материаллары, документлары журналыбызда басылмаганлыктан. текстта, җәяләр эченә алынып, «карагыз...» дип. аларга ишарә ителгән җөмләләр һәм кайбер очракларда аерым сүзләр генә сызылды һәм андый урыннар күп нокталар белән күрсәтелде. Тулысыңча язылмаган яки төшеп калган исемнәр, сүз кисәкләре, тулыландырылып. текст эчендә квадрат җәяләргә алынды. Оригиналда ялгыш күрсәтелгән даталар. сызык астына төшерелеп, дөресләп язылды. Әдипнең 1929 елдан соңгы биографиясе аның үз заманында төрле кешеләргә язган хатларыннан алынган өзекләр белән тулыландырылды
Автобиографияне рус теленнән язучы Афзал Шамов тәрҗемә итте һәм барлык искәрмәләр. өстәмәләр анын тарафыннан бирелде.