Логотип Казан Утлары
Повесть

ЯШЬЛЕГЕМНЕ ЭЗЛИМ

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК
л елны мәктәпләрдә, техникумнарда. Парлык югары уку кортларында укулар беренче Октябрьдан башланды. Укытучылар һәм студентлар авылда эшләсен, колхозчыларга ярдәм итсен очен бугай. Комбайннар кырда ура алмын башлаганчы үз вазифамны үти биргәнгә күрә, мин укырга китәргә соңга калган идем. Без Уфага килеп төшкәндә октябрьнын яртысы җиткән иде инде. Хәзер мина шундук Свердловскига китәргә кирәк. Бер үзем. Күнегелмәгән юл. чит шәһәр... Мине билгесезлек куркыта. Моннан ике ай элек бары хыял белән генә эш ителгән, конкрет яклары, мөмкинлекләр уйлап җиткерелмәгән икән. Хәзер мәсьәлә реаль куела, укырга керү генә түгел, яшисе бар. Стипендия — 125 сум. ул еллар акчасы белән бер капчык бәрәңге дигә i сүз. Шул акчага бер ай буе торып кара син! Уфада гына булса кон-серваториясе, ул вакытта азмы-күпме азык-төлек авылдан да җибәргә- ләрләр иде... һич булмаса, үзенә дә кайтып килергә була, ара ерак түгел. Ә тегеннән. Свердловскидан... Менә сина хыял һәм менә сиңа чынбарлык... Менә бит. алдагыны ни дәрәҗәдә күрә алганбыз! Аз гына булса да алга карау өчен дә күпмедер яшәргә кирәк икән ләбаса Бу «ачышымны» Ленага да әйттем. Аның исә, киресенчә, күңеле күтәрелеп кенә китте.
— Ә ник? Сина именно консерватория дигәнмени? Кер геолого-ра;- всдочиыйга! Ей-богу. начар түгел. Күз алдыңа китер таулар, урманнар. елгалар кичеп, без синең белән җирнең миллион еллар яшереп яткырган серләрен ачабыз, сәяхәт итәбез .. Бу — үзе музыка! Без синен белән бергә булабыз. Хәзер дә минем белән каласын . Мин шулай телим... Күр дә тор, бергәләп бөтен кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз.
1 Дәвамы Башы I санда.
У
ЯшЬлӨгӨмнӨ
. Еллар аша карыйм.
Иртә.
Станциянең тынычрак почмаклары буйлап ике яшь кеше атлый. Егетнең аркасында — футляр, бер кулында чемодан. Кыз аны икенче буш кулыннан култыклаган:
— Син анда нишләрсең минсез? Бер узен?
— Белмим.
Кон уртасы.
Алар бер үк урында унар тапкыр булганнардыр инде. Ләкин һаман йөриләр. Икесенең дә баш июле.
— Ташлап китмә мине!
Кич. Утлар кабынган инде.
— Мин бит сине шулкадәр яратам.
— Әйе, мин сиңа ышанам.
— Ташлап китмә мәхәббәтеңне!
Каядыр баручы поездларны күзләре белән озатып тордылар-тор- дылар 1а шәһәргә илтә торган трамвай тукталышына киттеләр.
Аларның берсе —мин, икенчесе — Лена.
Үзебезгә ул көнне дә әлегечә читтән карый алган булсам, мин, әлбәттә. поездга утырган булыр идем, теләсә нинди авырлыклар каршы килсә дә. боз яуса да Ләкин мин алай эшли алмадым. Кая таба барганымны да аңламыйча. Лена артыннан иярдем. Үз гомеремдә, иң зур хата, беркайчан да төзәтелә алмаслык хата эшләгәнемне белми идем шул әле мин.
$
• *
Яна көн туды Мина тагын әллә ничек күңелсез булып китте — бер дә каласы килми Уфада... Үземне үзем юатырга керештем:
— Свердловскида яшәп булмаячагы — ап-ачык. Ә монда кечкенә булса да өметең кала; бәлки әле нәрсә дә булса килеп чыгар? Шул соңгы өметне дә югалтып булмый бит.
Ике көннән мин парта арасында утырам геология-разведка техникумында.
Күңел тынычланып, ныклап укый башларга гына калды, дип уйларга мөмкин иде. Юк. Монда «алдан күрү сәләте» белән безнең бернинди мөнәсәбәт юклыгы тагын бер кат ачыкланды. Уку урыны гына түгел, шәһәрдә тору урыны да кирәк икән, тулай торак дигән нәрсә... Бу техникумда ул юк — һәм мин, шундый урыны булган техникум сайлап, бер атна вакыт эчендә, авиация техникумына урнаштым. (Ул елларда техникумнарда һәм вузларда бернинди конкурс юк. һәр җирдә укучылар җитми, шуңа күрә, күченеп йөрү мөмкинлеге зур иде.)
Техникумда уку рус телендә бара, безнең кебек татар мәктәбен бетергән кеше өчен, бигрәк тә ул еллардагы авыл мәктәпләре биргән белим белән, ерак китү кыен иде... Икеле белән өчлеләр тирәсендә буталып барам Укытучылар сөйләгәндә күл нәрсә аңлашылмый, кабатлап аңлатырга, ни өчендер, бик теләмиләр.. Вакыт җиткерә алмыйлардыр инде. Ике-өч ай узгач, өйдән килгәч запас беткәч, экономика дигән аяусыз нәрсә дә кыса башлады. Кыскычның ике җәбе көннән-көн мине һаман катырак эләктерә бара. Ленаның исә укырга сәләте юк икән, бер айдан соң, бер учреждениегә техник секретарь булып эшкә урнашты...
Техникум. Яп-якты зур аудиториядә дәрес бара. Алдагы парталарның берсендә утырам. Укытучы абый тактага мисаллар яза (ул чакта студентларда дәреслекләр юк иде)—«квадрат тамыр алу»... Үземчә тырышып-тырышып «птичка» өстенә тамыр алу сызыгы сузам; хәзер анын астына саннар кирәк...
Шул эш белән мәшгуль булып утырганда җилкәне кытыкладылар. Артыма борылган идем, бер малай кулга язу тоттырды. Укыйм:
«Вы прекрасный молодой человек. Жаль, что я сижу не рядом с Вами. 1
Валя».
Мин башны артка, Валяга таба борган идем, бөтен группа шул якка төбәлде. Сизгәннәр булса кирәк. Укытучы да мин эшләгән арада хат килгәнне өстәл яныннан күзәтеп торган, мөгаен. Ул шунда \к минем фамилияне атагач, торып бастым.
Бүген дәрестән соң завучка керегез. ХА — 13 группасына күчерсен үзегезне.
Кызлар шулай тынгы бирмиләр иде безгә ул елларда, дефицит идек шул...
...Бу көннәр күңелдә иң караңгы һәм салкын, пычрак һәм шыксыз көннәр булып калган... Ябыгуның соңгы дәрәҗәсенә җиткән идем. Ә бармак буыннары, каз аягындагы кызылкучкыл буыннар сыман бу- лып, шешенгәннәр. Кешеләрдән сорашып белдем, .монысы - яшәү урынының һәрвакыт салкын булуыннан килә икән... йоклый торган жир дә. укый торган жир дә салкын, урамга чыксаң —бозлы жил . Ачлык дигән нәрсә үзе өчләтә арттыра суыкны! Күпме түзә алырмын икән мондый хәлдә? Бер семестр үтте, икенчесе башланды. Февраль исә тагын да шәфкатьсезрәк килде..
Дәрестән чыккач та, көн саен диярлек, үземнең бердәнбер яраткан урыныма жәй көне консерваториягә имтихан биргән йорт яны ла ашыгам. Анда балалар өчен музыка мәктәбе, рояль тавышы Мин сәгатьләр буе аның тавышын тыңларга яратам Ул тавышлар миңа таныш булмаган ерак шәһәр, андагы әкияттәге төсле сарай — консерватория хакында сөйлиләр, Агыйдел болыннарын, аннан Фәһимәне күз алдына китерәләр.
Нишлә.1 шулай? Нинди хәлдә мин? - Аңламыйм.
Хәтерлим, тулай торакта авылдан килгән бәрәңгене ашарлык хәлгә китереп булмасмы дип жәфа чиктем. . Юл та килгәндә бәрәңгене туң-дырганнар. Кайсыдыр «салкын суда эретсәң ашарлык була» дигән иде. Шул сүзне тыңлап, бер чиләккә салкын су ала-ала бер капчык бәрәңгене көн буе укырга бармыйча эреттем. Боз булып каткан бәрәңгене салкын суда болгатканда, бармаклар берни тоймас булып күшектеләр: әрнүгә чыдарлык түгел... Соңыннан электр плиткасына куеп пешерен караган идем, дуңгыз каешы кебек. Бүтән нәрсә калмагач, шуны ашыйсын. . әмма барыбер туйдырмый Кул әрни, йөрәк әрни, ашказаны акылны томалар .хәлдә газаплый Тукта, тагын берәр кастрюль пешереп карыйм, монысы рәтлерәк, йомшаграк пешмәсме? Тагын бәрәңге әрчеп (салкын суда тун бәрәңгенең кабыгын кул белән генә төшереп була) плнткага куйган идем, ишектән комендант килеп керде... Исән лек-саулык сорашуы шул булгандыр: туп-туры килеп, плитканы тартып алды да чыгып та китте.
— Техникумда каласың килсә, соңгысы булсын!
Нишләп күрми калдым сон әле, нишләп биктәнеп яндырмадым?
Электр энергиясе житми. шуңа күр.» плитка барын сиздермәскә кирәк иде.. Җитмәсә. у< плиткам түгел, иясенә ничек жавап бирермен! Бөтен юньясына төкерәсе иде шушы минутта... Башым иеп. кастрюль тулы бәрәңгегә карап угырам. Кем гер ишек какгы. Эндәшмим. Ишек ачылды да шикелле, күтәрелеп карамыйм. Мине бернәрсә дә кызыксындырмый бу минутта. Башта тик бер сорау: нишләргә? Аяк тавышлары якынлаша' Карыйм —Лена. Хәлне аңлаудан булса кирәк, күзләрендә ваемсызлык очкыннары юк бүген.
— Хәзер нишлибез инде? — диде ул, тынычландырырга тырышу тоны белән.
— Мин авылга китәргә булдым.
Ләкин бу сүз аца ошамады. Сәбәбен бәлки үзе дә алламыйчадыр көлеп җибәрде:
— Тапкансың выход! Жүләр!
— Нишләргә киңәш итәр идең?
— Әйдә, чыгыйк әле бу төрмәдән. Монда минем башка күңелле идея килми. Урамда йөрик, кинога керик... Берәр нәрсә уйлап чыгарырга кирәк.
/Мина, әлбәттә, барыбер. Чыктык. Кино карадык. Пчде мин аны өенә озатып барам. Безнең яннан гына өр-яңа, озын торыклы җиңел машина узып китте. Мондый машиналар шәһәрдә сирәк очрый.
— Минем абый, өйгә кайта! — диде Лена, мактануын яшермичә.— Мондый машиналар шәһәрдә өчәү генә. Бервакыт син дә шундый машинада йөрерсең әле.
Кайгымны онытып, рәхәтләнеп көлеп җибәрдем.
— Сип дә шундый зур кеше булачаксың. Минем абый кебек.
— Кара, синнән көлкеле сүзләр дә чыга икән!
— Ә мин сиңа чынлап әйтәм. Мин сизеп торам, синдә әллә нәрсә бар.. Нәкъ минем абыйдагыча . әйтеп аңлатып булмый аны. Менә зур кешеләр синең кебек булалар.
— Укуларын ташлыйлармы?
— һаман үз сүзе... мин чынлап сөйләшәм... син укыячаксың...
— Авылда техникум ачсалар.
— Ә син монда укыячаксың... Беләсеңме ничек? Техникумның ике курсын бетерәсең... Аннан җаен табачакбыз, менә күрерсең — институтка Институт бетергәч, сиңа абый помогать итәчәк... Әйтәм бит, зур кеше булачаксың син...
— Жүләр син, Лена.
— Кайсыбыз җүләрдер, карарбыз әле.
— Соң, институт дисең син, техникумнан китәргә торганда.
— Ә син китмисең ич. Юк, китәргә җыенганың да юк синен. Без озакламый синең белән бергә тора башлыйбыз. Мин эшлим, син — укыйсың. Бергә булгач җитә ул, абыйлар да читкә какмас...
Менә нәрсә турында уйлый икән ул! Кич дәвамында беренче тапкыр мин аңа игътибар белән карадым. Башында мех бүрек, кыйммәт якалы пальто... Өстенә ап-ак кар яуган. Чын мәгънәсендәге шәһәр кешесе. Яшь, чибәр... Үземә карыйм: малахай бүрек, кара тышлы гади тун, аякта — пима. Шушы байлыгы, чибәрлеге белән башкаларны да карата алыр иде Лена. Ә ул минем белән, ярлы студент белән тормыш кормакчы! Ник кирәк икән ана болай итү? Моны Ленаның үзенә дә әйтәм. Ә ул һич икеләнмичә болай ди:
— Әгәр мин сиңа ышанмасам, болай эшләмәс идем. Ә мин беләм, синен көченне сизәм... Күрерсең, синнән кеше чыгачак. Нинди генә кеше әле! Син үзең дә шуны телисен ич!
Мин елмаеп кулбашларымны җыерам.
— Белмим. Әйтә алмыйм.
— Жүләр син! Я, килеп җиттек. Бик матур итеп кысып кочакла әле мине. Менә шулай. Хәзер... — Ул кинәт минем баштан кочаклый,— хәзер бик каты суырып үп!..
Кар һаман ява. Безнең яннан гына кемнеңдер аяк тавышлары шыгырдап уза. Узса узсын инде...
— Бар, кит. Смотри, әйтмичә, авылга качасы булма. Шимбә көнне сәгать җидегә почтага кил. Точный решение белән кил. Ишетәсеңме?
Вакыт инде соң булса да, тулай торакка кайтасы килми. Килмнт янына кереп чыгыйм әле, нишләп ята икән. Ул да «студент» — кышкы алты айлык курста. Аны бетереп чыккан кешеләрне МТС директоры итеп куялар. Ләкин Килмитнең уку шулай ук әйбәт бармый. Ана да җиңел түгел, бар булганы — башлангыч белем генә. Ә курсларда фәннәр катлаулы — агротехника, бухгалтерия... конкрет экономика . Ул үзе миңа бу хакта сөйләми, аның белән бер квартирада яшәгән иптәше ычкындыргалый.
Килмит өйдә иде. Лена белән булган сөйләшүне аңа җиткерү' өчен иң җайлы форсат. Телгә сүз килеп, берничә мәртәбә авыз да ачкан идем, тик ничектер тел бәйләнә, уңайсыз. Аның усаллыгын беләм, я эт итеп сүгеп ташлар. Әллә тиргәмәс, киңәш кенә берерме? Юк, тагын тукталам.
-- Ну, апай, укулар шәп барамы?
— Шунда, уртача.
— Аңлыйсынмы соң сөйләгәннәрен.
— Әзрәк.
— Русча кыендыр инде ул. Мә, өйрән, сүзлек сиңа. Истәлек булсын.
Ул мина калын гына китап тоттырды һәм, каядыр ашыга иде бугай, җыена башлады. Бүтән берни әйтмәде, сорашмады. Күңелдәгеме күңелдә бикләп, чыгып киттем.
Киңәшләшерлек бүтән бер кеше юк. Димәк, минем үземә уйларга кирәк, бик нык уйларга.
Миңа унҗиде яшь. Зур кешеләр төсле йөрим. Сугыш чоры безне тиз олыгайтып җибәрде. Ләкин мин чынлыкта һаман сабый, башта бик күп: «Ни өчен?»нәр бутала, һәркайсына җавап табарга кирәк, таба алмыйм. Ах, киңәшерлек зур кеше шулкадәр кирәк иде мина ул вакытларда!
Сорау:
— Сиңа закон белән укырга хокук бирелгән. Син шуннан файдаланып укырга килдең. Ләкин ничек укырга? Стипендия — ун көнгә җитәрлек. Ә калган көннәрне син ничек яшәргә тиеш? Өйдән ярдәм юк, карт әни һәм миннән дә кечкенәрәк балалар, алар үзләре миннән ярдәм көтәләр. Олы туганнар фронтта, алардф синнән зуррак кайгы — ил кайгысы. Син ничек укырга тиеш?
Жавап:
— Сугыш! Хокукыйны ул юкка чыгарды
Бу чыннан да шулай. Аңлыйм. Ләкин миңа анлату кирәкми.
Мин дөньяга килдем: җир —минеке, вакыт — минеке. Ул мина Сер генә тапкыр бирелгән. Ә сез аны ни өч^н миннән тартып алдыгыз? Ни өчен?! Кем китереп чыгарды бу сугышны? Кем? Миңа аерым исемнәр кирәкми. Кешелек, мин синнән сорыйм! Менә мин дөньяга килдем, синнән сорыйм: мина үсү, кеше булу өчен мөмкинлек бир! Кайда ул? Ах, син мина моны бирә алмыйсың, син көчсез, сине әллә нинди исемнәр белән йөртелгән әллә нинди каршылыклар хәлдән тайдырган, мин сине аңлыйм, ләкин барыбер тынычлана алмыйм, чөнки мин җиргә ике тапкыр килә алмаячакмын. Мин туганмын, димәк, минем яшәргә хокукым бар... Бир минем шушы хокукымны! Ә сәдака мина кирәк түгел... Булдыра алмыйсың? Көчең җитми? Ул вакытта ник син мине тудырдык? Ни өчен? Син мина бөтенесен соңыннан, тынычлыкта кайтарып бирермен дисеңме? Ә елларны, югалган елларны, яшьлегемне минем кайта-рып бирә алырсыңмы? Кайтара алсаң, мин сине гафу итәрмен...
Сорау:
— Бу — яраксыз, эгоцентризм фәлсәфәсе дисезме? Ә миңа, шулай да. нишләргә?
Җавап:
Атлыйм. Шәһәр уртасына життем инде. Монда әллә нинди шау-шулар яңгырарга тиеш иде. Ләкин аларның бүген берсе дә ишетелми миңа. Минем колакта — авыл тынлыгы, күзләремдә — авыл табигате. Урлмда яз түгел, көз. томанлы, шомлы көз. .Мина унҗиде яшь түгел, ә ун яшь. Менә бер көн. Мин урманда, әрәмәлекләрдә йөрим. Балан жыеп йөрим. Бер үзем. Базы болынына җиткәч. авылга кайтырга кирәклеген хәтеремә төшердем. Күпмедер баргач, мин елга ярына, биек ярга килеп чыкканмын. Чак кына атласаң... Артыма борылып карыйм, еракта, тагын да биегрәк урынла, карт каен силуэты. Акыл белән уйласаң. авыл шул якта булырга тиеш. Ярдан сикереп булмый, шул каенга табан атлыйм. Мин юнәлешләрне бутадым, каенга таба бару — авылдан тагын ла ераккарак читләшү төсле тоела. Бераз баргач, тагы кире якка борылам. Барам, барам, каршыла — гагы елга, ә аның аръягында Түбән Череккүл авылы. Димәк, мин ялгышканмын икән. Адашканмын. Мин тагы каенга таба, тик тагы кирегә китәм кебек, борылам, тагы елгага таба, тагын чит авыл. Шулай күпмедер буталып йөргәннән соң. бервакыт уй керә: юнәлешләр үзләре буталгандыр... һәм мин бөтенесенә үчләшеп, кире як дип исәпләнгән якка ахыргача барырга хәл итәм. Барам. Каен янына җитәм. Узам. Күрәм. минем алда —үзебезнең авыл. Юнәлеш төшенчәсе кинәт үзгәрде дә китте.
Гаҗәп сәер адашу бу — юнәлеш буталу!
Бүген дә мин үчләшергә, кире якка китәргә тиештер, бәлки... Бәлки, кайдадыр мине туган авылым кебек якын максатым, үз дөньям көтә торгандыр.
*
* «
Берничә көн үткәч. Лена хәбәр китерде: кайсыдыр бер шәһәрдән аның туган тиешле бер апасы кайткан. Элек ире белән торган квартираларында, ике бүлмәле әйбәт квартирада, хәзер башка семья яши, ди. Ниндидер закон нигезендә, ул шушы квартирасын кайтарырга хокуклы. Йөреп-йөреп караган апасы, тик эш чыгара алмаган. Ә Лена тотынса... ул аны башкарып чыга да чыга инде. Ничек итеп эшли торгандыр. мин анысы белән кызыксынмадым; булдыра алгач, карасын инде үзе дидем. Без аның белән кайчан да булса әнә шул квартирада торырга тиеш икән. Өчәүләп була инде, апасы дүрт куллап риза, ди, тик бүлмәләрне генә алырга ярдәм итәсе икән.
Чыннан да. ай чамасы вакыт эчендә Лена бу эшне әйләндереп тә чыгарды. Әмма теге семьяның өйне ташлап чыгасы килми. Аңлашыла, билгеле, кыш өстеннән кем чыгып китсен! Гомумән, кыш көне кешене квартирадан чыгару тәртибе юк бугай, әле март ае гына. Шулай да Лена җаен тапкан! Сере — үзендә. Соңыннан алар апасы белән милициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Милиция катнаша хәзер... Бер көнне мин дә анда булырга, ярдәм итәргә тиеш булып чыктым.
Лена белән икәүләп килеп тә җиттек. Зур гына агач өй. артык күптән дә салынмаган ахрысы, бүрәнәләре иске түгел. Капка төбендә безне бер хатын көтеп тора иде. Кыска гына, сары гына, юан гына хатын.
— Танышыгыз, Сәмига апа.
— Шушы буламыни инде киявебез?
— Булачак киявегез,—дип төзәтергә ашыкты Лена.
— Бик әйбәт, бик шәп. Дөрес эшлисез. Яшь гомер, чәчкә вакыт, әрәм итмәгез, рәхәтен күреп калыгыз. Менә квартирага гына кереп ур-
нашыик әле. Менә дигән итеп тормыш корып жибәрербез. Мин әниегез урынында булырмын. Идәнен юармын, суын ташырмын. Бәбиегез булса, карармын дигәндәй...
— Сәмига апа. син нәрсә? — диде Лена кызарып.
Сәмига апа дигәнебез телгә беткән нәрсә икән. Шундук тагын тезеп китте:
Нинди ояты бар инде аның, менә кызык. Дөнья булгач, бәбие дә булыр инде анын. Сездән генә калмаган.
Тагын нәрсәләр сөйләп ташлаган булыр иде Сәмига апа, белмим, ләкин безгә артык тыңлап торырга туры килмәде, урам почмагыннан милиционер күренгәч, ул үзе тынды Милиционерның шинель каешына таккан пистолеты да бар иде.
Ачык капкадан өйгә уздык Бер ишектән ике семья йөри икән, аны ачып кергәч, тар гына коридорга тагы ике ишек чыга. Берсе уңда, берсе—сулда. Без уң як ишектән кердек.
— Исәнмесез!—дип. башлап милиционер сәлам бирде.
Җавап кайтаручы булмады. Хужа кеше ишек янындагы өстәлдә, бәрәңге ашап утыра торган жиреииән чак кына кузгалып куйды да. безгә усал караш ташлап, орчык төбе хәтле генә бәрәңгеләрен әрчи бирде. Буйга бәләкәй, юантык, киңчә битле, зур гына авызлы ир кеше. Икенче якта алты-жиде яшьләрдәге ике кыз бала, бүредән курыккан колыннар шикелле, әниләре янына сыендылар. Әниләре, идән юган жирсниән туктап, башын күтәрде, аннары бүреләргә шө.мерәеп караган ябык атны хәтерләтеп, арткарак чигенеп куйды. Мунчаласын идәнгә ыргытып, итәкләрен рәтләде, кызларын кочаклап, хәрәкәтсез калды. Аның күзләрендә гажәпләнү катыш тынгысыз сорау, чакырылмаган кунакларның максатын сизү, нәфрәт, ачыну, өзгәләнү — барысы бергә тупланып, әйтерсең, аңа үзен яклау коралы булып әверелгән дә ул безне кисәтә, чигенергә, аннары ишектән үк чыгып китәргә боера. Кызлары ике яктан кысып кочаклаган хәлдә, аналарыннан ялварып сорый, тизрәк бу баскынчыларны куып чыгарырга өнди. Балалар! Балалар да бөтенесен аклый. сизә! Тик алар йөзендә нәфрәт юк. Алар әле кешеләрнең нинди катылыкларга сәләтле икәнлекләрен белмиләр. Аларда безне куып чыгарырга тырышу юк. Алар үзләрендә әле көч сизмиләр Аларда бары бер генә хис — курку.. Ә хужа үзе, безнең кергәнне бөтенләй сизмәгән исәпләргә тырышып, һаман шул орчык төбе хәтле бәрәңгеләрен әрчеп авызына каба. Ах. бу бәрәңгеләр! Учреждениеләрдә, завод-фабрика ларда. уку йортларында ул чакта аларны һәр төргәктә, һәр өстәл астында очратырга мөмкин иде. Әле дә ярын шул бәрәңге бар' Минем тулай Торакта калган бәрәңге.. Юк. минем уй чигкәрәк китте буган Менә абзый тора бит синең каршында. Хәле бәлки синекеннән чак кына яхшырактыр Юк, анын семьясы бар, син бер үзен, мөгаен йнен хәл аныкыннан жиңелрәктер. Бәлки... Ләкин монда мәсьәлә болан куелмаган. хәзер син килдек, теләсәң теләмәсәң дә син — оккупант...
Синнән ризалык, фикер сораучы юк хәзер, алданрак уйларга кирәк иде! Ә хужа. әйтерсең, безне күрми. Гүя шул юл белән — без килгәнне инкарь итү юлы белән — мәсьәлә хәл ителә. Юк. хәл ителми, ул аны мөгаен узе дә сизә, ул өйдә тору вакытын шулай минутларга, секундларга булса да суза, озынайта Тып-тыи.. беркем кыймылдамый. Чү i- мәктән бәрәңге алганда чыккан ишетелер-ишетелмәс чыпылдау, бәрәңге чәйнәгәндәге күңелсез чәпелдәү Тагын күпмегә сузылыр бу шомлы тынлык? Бәлки мина, бөтен дөньясына төкереп чыгып китәргәдер? Юк. бүтән уйланырга вакыт калмады. Тынлыкны Сәмига апа өзде:
— Кара син боларны. әйтерсең ки. безне күрмиләр - Ул бу сүзне милиционерга карап әйтте.
Тегесе, нишлисен, миңа кушылган дигәндәй, теләр-телә.мәс кенә суз башлады:
— Сезгә, гражданин Шаһиәхметов, квартираны бушатырга кушылган идеме?
Ждвап юк. Бәрәнге чәйнәү, чүлмәктән бәрәңге кармалап эзләү...
— Мин сезгә әйтәм, гражданин. . Ничә кән срок бирелгән иде?
Җавап юк. Милиционерның яңгыравыклы тавышы кабатлана:
— Сезгә ике атна срок биргәннәр... Квартира табу өчен. Тыңламагансыз, сез чит кешеләр квартирасында торасыз. Сезгә вакытлыча биреп торганнар, бик рәхмәт әйтеп яшәгәнсез, теге вакытта договорга кул да куйгансыз, ә хәзер, чыгарга кушкач, буйсынмыйсыз. Мин сезгә официаль төстә боерам, хәзер үк бушатыгыз квартираны.
Тагын баягы тынлык, хәвефле, давыл алды тынлыгы. Милиционерның тавышы хәзер кискенләште:
— Ишетәсезме, кемгә әйтәләр? Корал күтәрергәме сезгә? Яхшылык белән тыңлагыз. Ну? Хәзер үк!
Шуны ишеткәч, хатын җан әчесе белән чыелдап җибәрде:
— Кеше талаучылар, көпә-көндез кеше талаучылар! Кая китик! Кая китик без шушы семья белән, кем кертсен безне фатирга? Үзең кертәсеңме? Илтеп куй алайса безне үз өеңә. — Үзе елый, үзе бертуктаусыз сөйли, аңа балалар кушылып, әче тавыш белән кычкырып елый...
— Әни, әни! Әни! — һаман шул бер сүз. Нәкъ теге вакытта, ояларын туздырып, мин күккә чөйгән гаепсез кош балалары төсле...
— Сезгә квартира табып бирергә мин не обязан.
— Син нәрсәгә генә әбәзен? Кеше куарга, кеше кыннаргамы?
Идәндә кинәт нәрсәнеңдер шакылдап түгелү тавышыннан сискәнеп, уйдан айнып китсәм, күрәм: милиционер хуҗа янына килгән, хуҗа хатын иренә суга дип белеп, аңа ярдәмгә ыргылганда ялгыш чиләккә абынган икән. Су шаулап түгелгәч, хатын чак кына егылып китмичә калды. Бөтен әрнүе җыелудан булса кирәк, мунчала белән милиционерга кизәнде. Шунда гына ир кеше торып басты:
— Сәйдә! Нишлисен?.. Туктал!
Хатын ачу белән мунчаласын юеш идәнгә бәрде дә тагын үксеп- үксеп еларга тотынды:
— Кадалып кына китегез, җир йотсын сезне! Иотар да аллаһе боерса... йотмын калмас...
— Гражданин Шаһиәхметов, сонгы тапкыр кисәтәм, хәзер үк бушатыгыз өйне... — милиционер хуҗаның бер кулыннан эләктереп алды, тегесе кычкырырга теләп:
— Кыйный алмассың, мин сиңа хатын-кыз түгел. — Ә үзе, чүлмәген эләктереп ишеккә якынлашты.
— Ярдәм итегез аларга, — диде милиционер Сәмигага, бераз йом-шарган, чыннан да ярдәм итәргә теләгән кеше тоны белән, — әйберләрен чыгарышыгыз. — Ә үзе һаман ир кешене чыгарырга азапланды.
Тегесе башта өстәлгә ябышты, аннары ишек яңагына ябышты, аннан да ычкынырга мәҗбүр булды, коридорга чыккан чакта нәрсәгәдер абынып һаман әле кулында тоткан чүлмәген төшереп җибәрде, бу өйдәге соңгы ризыгы, сонгы өмете коридор идәненә чәчелде.
Буш чиләкне тоткан, ике баласын җитәкләгән хәлдә үкси-үкси хатын да ишеккә юнәлде. Бүлмәдә хәзер без дә милиционер...
— Калганын үзебез карагыз! — диде ул.
Сәмига ханым өй буйлап бөтерелеп йөри. Чыгарып ташларга әйбер эзли, таба алмый, өйдә ана эш күп түгел, чөнки киемнәрне чыгарып ташлагач, өстәлне өстерәп куйгач, вак-вак кына өч дүрт әрҗә кал- I I Анысын да тиз тотты Сәмига ханым. Аннары идән уртасына басты да бөеренә таянды:
— Без монда җан кертербез әле... Торганнар да бит, хәерчеләр —
ел буе торганнар! Рәхмәт сезгә, милиционер иптәш, кунакка килеп чыгыгыз оер-ике көннән. Без чак кына җыештырыйк, урнашыйк та
Үзегез карарсыз. Квартираны сезгә тапшырам! — диде дә милиционер чыгып китте.
— Бар. Лена, син идәннәрне сөртеп җибәр. Күршедән алып тор бид- рә. кичкә үзебезнекеләрне китерербез. Бер дә исегез китмәсен, оҗмах ясыйбыз әле без бу өйдә. Мин утын ягын карап керим әле, берәр нәрсә әмәллик бүгенгә Утынын да кайтартасы булыр. Анысы — ирләр эше инде аның... — ул мина карап куйды да чыгып китте.
Тәрәзә яңагына сөялеп, уйга калдым. Нишләп болай килеп чыкты соң әле? Дөрес, бу йортта элегрәк ире белән Сәмига ханым торган. Ире заводта эшләгән. Йорт — шул заводныкы. Ире армиягә алынгач, хатыны да, аңа ияреп, ул хезмәт иткән шәһәргә күчкән. Вакытлыча, килешү белән, шушы семьяны калдырганнар... Сәмига ханымның, закон буенча, үз квартирасына кайтып урнашырга хакы бар. Ләкин кыш өстеннән ул бу кешеләрне куып чыгара алмый. Чыннан да. куып чыгарырга йөрсә дә. ул аны булдыра алмаган. Ә Лена тотынгач... Лена ничек башкарды икән бу операцияне? Билгеле, аның абыйсы мондый гына эштә ярдәм итә алырлык кеше. Тик ул бит —дәүләт эшлеклесе. Мондый вак интригага ничек катнашсын?! Мөгаен, абыйсының авторитетына таянып. Лена башка кешеләр аркылы оештырган моны... «Гражданин Шаһиәхметов»ның кайбер нәрсәләрне аңлавы да. үзен якларга сәләте дә чамалы, күрәсең. Шуның аркасында... Миңа ул. ничектер куян хәлендә шикелле тоелды. Андый куяннар күбрәк булса, бүрегә — иркенлек...
Куян дигәннән, күз алдына бер вакыйга килеп басты. Безнең авылда тотылган куянны теш белән сую гадәте бар, зур егетлеккә исәпләнә бу. Моңарчы андый батырлыкка минем ирешмәвемне мыскыл итәләр: «Җәлпәйсен син, булмай синнән», дип көләләр, һәм мин anapi a сүз бирдем... Җае да чыкты. Гадәттәгечә мылтык асып, эт ияртеп, көннәрдән бер көнне бер иптәш малай белән куянга чыгып киттек. Җилсез. Йомшак кар явып киткән. Шактый калын яуган, басуда боттан кар. Кыр әйләнәбез. Базы елгасы тирәсенә, болынга киләбез. Анда кар тагын да тирәнрәк, нинди зур чокырлар җир белән тигезләнгән, кер д» чум... Күрәм. минем эт шундый чокырларның берсенә төшеп тә китте, бер куян аның алдыннан өскә таба атылып та чапты. Мин — куян артыннан. Куян, әллә гарип, әллә куркудан, беркая кача алмый, эт куа үзен, мин 'куам һәм... куянны тере килеш тотып та алдык. Хәзер үлгәнче суеп калырга кирәк бит инде. Кесәләрне капшыйм, актарыл карыйм, пәке — юк.
— Ә син теш белән, теш белән! — ди иптәш малай.
Келт итеп искә төште: «Менә сиңа батырлыгыңны, каты күнелле- легенне исбат итәргә җай!» Озак уйлап тормастан
Бераздан үзем үк сискәнеп киттем. Куян бик аз гына селкенеп ятты да тынды... Минем йөрәк өзелеп төшкәндәй булды. Ниндидер тавыш үртәгәндәй тоелды: «Кызганасың, кызганасың! Барыбер батыр түгел син!»
Мин үземне бу юлы да әнә шул хәлдә итеп тойдым.
Әйе. замены шундый, сугыш Хәзер мин дә әйтәм. шәфкатьсез замай... Кемнәрнедер рәнҗетергә туры килә Үзеңне тотып ашамасыннар өчен куяннан, мәчедән генә булса да көчлерәк булырга кирәк. Менә синең кулга тагын бер куян килеп эләкте — гражданин Шаһиәхметов... Син нишләргә тиеш?
Хатын-кыз. икесе ике яктай бөтерелеп, өй эше эшләп йөриләр Лена идәнне әйбәтләп юып чыкты, тегесе мичкә якты.
- Менә өй дә җылына хәзер, —дип сөйләнә Сәмига ханым. — күнел дә күтәрелеп китәр, эчләргә җылы керер Син. Әнис энем, бүген бер
кая ла китмәссең ипле, шушында йокларсың. Югыйсә, теге нәмәрсә куып чыгарыр безне..
— Китмәбез апа. китмәбез, — дип юата аны Лена минем өчен.
Инде миңа да эш кушылды: Сәмига ханым белән икәүләп ерак түгел бер җирдән өстәл һәм урынлыклар, тагын кайбер вак-төяк алып кайтырга тиешбез икән. Бәләкәй чана белән алып та кайттык. Өчебезгә бер кровать табылды. Өлкәнрәк кеше анда үзе ятар инде, безгә идән дә ярар.
Менә өстәлгә кайнар бәрәңге килеп утырды. Юк. бу юлы туң бәрәңге түгел, орчык төбе хәтле лә түгел, күзгә күренерлек, әйбәт бәрәңге — урталай ярып, кешечә, авылдагыча пешерелгән. Парлары чыгып тора... Ашап-эчкәч чыннан да күңел бераз тынычлангандай тоелып китте. Тәрәзә янына килеп, дәреслек укый башладым.
Күпме утырганмындыр, бер мәлне ишек артында кемнеңдер сүгенүе, дөп-дөп баскан аяк тавышлары ишетелде. Китаптан аерылырга, тавышка колак салырга туры килде. Теге абзый бит, Шаһиәхмәтов Озак та көттермәде, ишекне киереп ачты да, кыргыйларча акыра-акыра, кулларын бутарга кереште.
- Кем әле, нинди батырлар мине куып чыгардылар? Хәзер мин сезнең үзегезне адәм көлкесе итеп чыгарам. Марш моннан, хәзер үк үкчә күтәрегез минем өемнән. Кемнәр бар монда? Сыпырыгыз бөтенегез!
Лена куркып минем кулбашка сыенды. Сәмига ханым, чыелдап җибәрде:
— Әнис, үтерә бит. үтерә!
Карыйм, абзый бераз төшереп алган икән. Сизелә, бик күп эләкмәгән. кыюланып алыр өчен генә салган булырга тиеш. Кулында андый- мондый нәрсә күренми Гәүдәгә миннән шактый бәләкәй, көч ягы да, күреп торам, минем белән чагыштырырлык түгел. Шуңа күрә тынычлыгым югалмады һәм кулга нәрсә булса да этәктерер^ә ашыкмадым. Бәлки мин ана бер сүз дә әйтмәгән булыр идем, тузыпыр-тузыныр иде дә чыгып китәр иде. Бәлки үзен квартирада ук калдырып чыгар илем. Ләкин монда — хатын-кыз, монда—Лена Әгәр мин бу исереккә бер сүз дә әйтмәсәм. аларнын миннән кул селтәүләре, булдыксыз, җебегән, куркак бәндә дип нәтиҗә чыгарулары бар. Егетлек дәрәҗәсен сакларга кирәк мондый чакта. Шулай туры килә, һәм мин, йөземә усаллык чыгармыйча гына, тыныч кына ишеккә табарак атлап, әйбәт кенә аң-лата башладым:
— Син, абзый кеше, болан тавыш куптарып йөрмә инде, яхшы түгел.
Минем кызмауны куркудан, көчсезлектән дип белепме, агай тагы да тупасрак акырынды:
— Нәрсә, курыктыңмы? Шулай шул, мин маленький да удаленький.
Миңа үзенең мактануы белән бигрәк тә кызганыч тоелды бу кеше. Көчсез кеше һәрвакыт шулай мактанучан, үзен тел белән юатучан була бит. Ишек янына килдем дә. уң кулыннан тотып (әһә, мускул — шактый нык икән әле, ул хәтле бетереп ташларлык түгел) каердым да читкә этәрдем Ишекне шап итеп ябып бикләп куйдым. Тынычланырга ниятләп Лена янына, кроватька утырдым. Әмма теге яктагы Сәмига ханым тынычлана алмыйча, һаман сөйләнүендә булды:
— Үтерә икән, харап кына итә икән!
Хуҗа кеше тузынуын, ямьсез сүзләр белән сүгенүен ишек артында дәвам иттерде:
— Сез уйлагансыздыр, куып чыгарлык та тыныч гомер итәрбез дип. Ник кергәнегезгә үкенерлек итәм әле мин сезне. Каберегездә дә тыныч ятмаслык итәм.
Әнис, ни карыйсын, ни җанын белән түзәсен! — Бүлмә эчендә шулай чыелдыйлар. Тыштан кеше ишекне тарга... Ныклабрак тарткач иде, ишек бавы шартлап сынды да агай чак артына әйләнеп төшми калды. Инде миндә дә ачу кузгалды, санга сукмавына, куркытырга уйлавына җенем чыкты. Ишектән агылып кергән иде — мин аның муенына салмак кына берне кундырып та алдым «Кунак» «ык» итеп беразга гына тынып торды да. баягыдан да ямап үкереп, туп-туры минем өскә ыргылды. Мин чигенеп куйдым, иелдем, һәм — бар гәүдәм белән ана атылдым Тавыш тынды Күтәрелеп карасам абзый кеше туп-туры басып, шаккаткандай тик тора. Аннары ул бераз гына нәрсә эшләптер маташты да тышкы ишеккә таба ук атлады һәм шуның белән аяк тавышы бөтенләй тынды.
Өстеннән авыр йөк төшкәндәй сулап. Лена мина «молодец!» дигәндәй сокланумы караш төбәде. Тегесе исә, карап кына калмады, мактау сүзләре үк яудырды:
— Менә ичмасам — егет!.. Мондый ир белән яшәү дә рәхәттер... минеке — бер җебегән иде шунда. Чиратсыз эпи генә лә ала белмәс иде. Торыр иде чиратында, торыр ите... Аның алдыннан бер нәмәгә яраксыз .хатыннар чират бозып үзләренә дигәннәрен алып китәләр, ә ул тора да тора. Шундый йомшак адәм иде...
— Сезнең ирегез үлдеме?
— Юк. фронтта.
— «Иде» дип сөйләшәсез...
— Фронттагы» белмисең инде...
Ханымның төсендә үз иренә карата нинди дә булса якынлык, сагыну, һич югында, ихтирам итү галәмәте күрмәгәч, үземә таныш түгел кешегә кызгану хисе тугандай булды. Менә мин, кемнәргәдер үчләшеп, шушы кешеләр тәртибе буенча яшәячәкмен инде Күз алдында әле генә тавышсыз-тынсыз чыгып киткән кеше... аның белән бергә җансыз куян.. Кемдер үзенең кушу-алу кагыйдәсе шикелле үк гади фәлсәфәсен кабатлый: «Көчсезләрне рәнҗетүдән курыкма, үзеңне кимсетерләр». Нинди гади, ләкин аңлау өчен никадәр кыен! Кемнәрнеңдер яшәү принциплары. холыклары, гадәтләре Бәхет турындагы төшенчәләре, өй җиһазлары, ниһаять, белемнәре, культура дәрәҗәләре!.. Коточкыч! Бер кереп чумсаң, әйләнеп чыгармын димә.
Дөнья минем өчен икегә бүленгән: моннан берничә көн элек сызыкның бер ягында торсам, хәзер исә менә икенче ягында \ ер. әле башы гына, күз күрер, бәлки бүген генә ямьсез тоелгандыр Карап карыйк, түзеп карыйк, бүтән җиргә барыбер юл юк ич! Тынычлап, иптәш, һәм сөйгәнең күзләренә кара, алар сине яратып очкынланалар, киләчәк бәхет турында хыялланалар, мөгаен... Сине яраткан күзләр. . Ә сии аны үпкәләтмәкче буласын..
Ике-өч көннән ул иркәләнеп синең муеныңа асылыначак та әйтәчәк:
— Без синең белән шундый әйбәт яши башларбыз! Хәзер туйга әзерләник инде.
— ТУЙ? НИТКӘН туй?
— Без кемнән ким?. — Ул синең икеләнүеңне сизеп, тынычландырырга тотыныр. — Ярый, туй булмас, ну, якын кешеләр белән җыелып танышу... Аларныц сиңа карата фикер rape. синең аларга карата впечатлением нинди булыр Киләчәк турында уйласак, шунсыз булмас бит? Сии үзең ничек уйлыйсың?
Ә син үзең бу хакта башына да китермәгәнсең.
— Туганнар, iyc-ишләр белән. .
__ Әйе, мәҗбүри . боз карак тар түгел ич, в конце-концов. кемчән куркырга?
Эш зурга китүе мөмкин. Ләкин син аннан да курыкмыйсын хәзер. Әмма унайсыз яклар бар. Алдан ук шуны күрмичә мөмкин түгел: кунакка күбесе бай, йогынтылы, культуралы, авылча әйтсәк, затлы киенгән кешеләр җыелачак. Ә син алар арасында якалары ук изелә башлаган, төсе киткән иске гимнастеркадан утырсаң? Кием — кешене публикага тәкъдим итүче реклама... Әгәр рекламасы ук начар булса, сатып алучылар товарный дәрәҗәсе дә шундый гына икәнне билгели ал- мыйлармыни! Хуҗа Насретдин бик бай бер мәҗлескә чакырылгач, шуңа рәхмәт йөзеннән затлы чапан чабуын ашка тыгып: «Аша. чапаным, аша-», дип сынлавын юкка гына сөйләп йөрмиләр ич. Халыкта гомумән киемгә игътибар итмәскә тырышу бар. ләкин тормышта баш- качарак килеп чыга, һәрхәлдә, озатканда акылга карап озатсалар, каршы алганда, киемгә карап каршылыйлар. Бәлки, бераз ямьсездер, килешәсебез килмидер, ләкин бу — хакыйкать һәм мин аны аңлыйм. Минем бу хактагы борчылуны сизгән кебек. Лена бер көнне:
— Иптәш Бадигин, сез ничек уйлыйсыз, костюм сатып алсак...
— Костюм? Минем акчам юк.
— Син һаман үзең турында гына. Монда мин дә бар ич, синең ин якын дустың.
— Сиңа салынырга, мине син кем дип беләсең?
— Ярар алайса, монысын калдырып торабыз. Шулай да син очрашуга готовый тор.
Әзер тор. дигәнне мин үзе.мчә аңладым: келәй табып баянның мехларын рәтләдем. Моңарчы вакыт тими торган иде бит.
Бүлмәдә без икәү. Баян тавышын ишегүгә күршеләр керде. Соклану сүзләре ишетәм. Халыкның үз күңеленнән чыккан, ләкин миндә һәрберсе дистәләп вариант алган мажор ладтагы көйләр, аннары салмак бию көйләре, аннары өермәле ритм, аннары бөтен нечкә ашкынулары белән атаклы «Карабай» . Сонынтын авыр чорның үз тавышы: «Су буйлап»... Нәрсә генә уйнамыйм — күңелдә барыбер ниндидер канәгатьсезлек: сизә.м. төзәлсә дә баян элекке кебек түгел... Шул ачудан шып тукталып, баянны кроватька ыргыттым. Тыңлаучылар, аз гына гаҗәпләнделәр бугай, ләкин күзләрендәге күренер-күренмәс яшьләрне сөртә-сөрт). авыр сулап, таралдылар, бер сүз әйтмәделәр. Минем йөрәкне авырттырган әче канәгатьсезлек хисен, ахры, сизмәделәр.
Әйе, элек күңелне иркәләгән моңнарны мин баян телләреннән тапмадым. Күпме эзләдем, күпме тырыштым — юк алар. Фәһимәгә булган беренче тойгыларым кабынган чакта, Лена белән беренче очрашулар вакытында яңгыраган моңнарны баян чыгара алмын хәзер. Телләрен тикшереп карадым — әйбәг кебек, тынны да күп чыгармый... Ә тавыш... чит тавышлар, чиелдәүләр бөтен системаны үзгәртә әллә...
Ләкин хикмәт баянда түгел, хикмәт үземдә бугай. Шунысы куркынычлы да аның. Яшьлегемне, мәхәббәтемне, киләчәкнең иң якты көннәрен баглаган музыка. Кайчандыр бөтен җанымны үзенеке иткән Бетховен —инде читләште бугай миннән. Читләште. Читләште!
Ленага сөйләп карадым, гаҗәпләнә...
— Элеккедән һич начар яңгырамый, каян уйлап чыгарасын җыен чүп-чарны?..
Ул сизми, ул, димәк, башка кеше, ана барыбер! Димәк, җаннар белән без —чит. Менә нинди ачыш!
__ Шундый уйлар белән атналар уза торды Апрель азаклары җитте. Күнел, ничектер, ныклап авылга каера башлдлы Бәлки, чыннан да, кайтып китәргәдер?
Киңәшләшер өчен тагын Сафуан абзыйга бардым. Бәген икеләнүләремне, шикләнүләремне сөйләп бирдем.
— Өйләпмәгәнсендер бит?—диде ул, шикләнгәндәй итеп.
— Юк та...
— Калганы чепуха. Лена бай ул, файдаланып кал, соңыннан карарсың тагы.
Аптыраудан, бәхәскә көч җитмәүдән бер сүз әйтә атмадым. Ул .миңа тагын нәрсә дә булса әйтер шикелле иде. шуны көттем. Ә ул өстәл тә таралып яткан китапларын җыя. тагын каядыр китәргә әзерләнә. Башында бөтенләй икенче төрле уйлар, ахрысы. Менә ул кровать астыннан чемоданнарын чыгарды:
— Мин озакламый кайтып китәм, бу авыррак әйберләрне озага торырга кирәк, авылдан килгәннәр. — диде.
— Уку беттемени инде сезнең?
— Калды шунда ун-унбиш көн.
— Кайткач кем буласын инде?
— Анысы бездән тормый, кая кирәк — шунда куярлар, заманы шундый. сайлана торган түгел.
— Кая да булса кайтасың ич.
— Шул, үзебезнең колхозга, анда көтәләр, эш шактый таркалган. Чәчүләрен дә рәтләп башлый алмаганнар... Миңа туры килер инде, кем бар тагын
— Озакламый мин дә кайтам.
Кил.мнт кырыс күзләрен миңа төбәде.
— Ә синен өчен кем укыр?
Тагын җавап бирмәдем. Шунда ул үзе өстәде:
— һәркемнең үз эше, укыйсын икән. укы. Лутчы килмәскә иде бөтенләй Мин сине җибәрмәскә дә тырышкан идем. Бер нәрсә уйласаң, сине бит тыя торган түгел.
— Менә хәзер укымам инде, синекечә...
Сафуан абзый бу юлы эшеннән туктап, гаҗәпләнгән күзләрен мин- нан алмыйча, өстәл янына килде. Сүземне аңларга җыена төсле иде ул. Кыш буена беренче кат. Күңелемдә ана карата ниндидер салкынлык укмаша башлаган иде. шул бозлы төенне чишеп ташлар кебек иле ул бу минутта. Югыйсә, алты ай диярлек вакыт эчендә, бор шәһәрдә торган хәлдә, минем ипчек укуым, нинди кыенлыклар кичерүем турында бер генә тапкыр да сорашмады, кызыксынмады бит Сизәм. холкы шундый аңын—бөтен авыл халкы турында берьюлы кайгырта ала. ә бер кешегә игътибары, йөрәк җылысы җитми, хәтта иң якын кешесенә дә. Вакыт җитмәүдән түгел, болан, рллә ничек...
Алдан билгеләп куелган көн беркая да күчә алмый... Син дә чигенә алмыйсын. Күпер шартлатылган. Теләсәң теләмәсәң дә — алга барырга. үзенне анда көткәннәр белән очрашырга тиешсен. Башка юл юк... «Ленаның туганнары, дуслары белән очрашыр көн дә җитте. Лена белән язмыш кушылачагы яки кушылмаячагы, ихтимал, шушы көнгә бәйләнгәндер.
Сәбәбен ачык .хәтерләмим, мина ул көнне нишләптер соңрак килергә туры килде. Мәҗлес тәмам җыелып беткән, «гаепле кешене» юксына башлаганнар иле Ишекне ачуга, Лена каршыга йөгереп килеп, төймәләремне ычкындыра да башлады.
— Кот алынды... Кайда йөрисең шушындый көнне. Менә бу бүлмәгә кереп гиз генә өстенне алыштыр.
— Башта юынырга кирәктер ич...
— Кара инде ансын. пожалуйста, тизрәк... санга санап килгәннәр..
нинди зур кешеләр... - һәм ул ашыгып кунаклар җыелган бүлмәгә китте. , е ,
Мин күршеләргә кереп (бу көн хакына алар безгә бер бүлмәләрен арендага биргәннәр) юынып кына бетергән идем, тагы Лена килеп җитте.
— Хәзер монда кил инде менә. — Шкафтан плечикларга рәтләп куелган күлмәк һәм костюм чыгарды. — Күрәсеңме? .Министрлар гына кия торга и костюм!
— Ух, син...
— Күп сөйләнмә!
Көчләп диярлек күлмәкне салдырды. Майкага текәлеп караты.
— Каралган икән майкаң... Үзеа дә инде, әйтсәң телең каламыни? Юган булыр идек... Ну. ярый, ки шуның өстенә генә.
Шактый каралган майка өстеннән өр-яңа ак күлмәк киеп куйгач, эчтән ни киелгәне беленерлек түгел иде. Иң мөһиме тышкы як! Кап- кара галстук та тагып куйдык. Кызганычка каршы, ул да. мин дә бәйли белмибез икән, аны Лена, залга кереп, кемнәндер төенләтеп чыкты. Аннары чалбар, ялтырап торган яна түфлп. пиджак ., ул аларны бүгенге көн өчен кемнәндер алып торган Лена җилтерәтеп мине көзге янына китереп бастырды:
— Яле. карале, таныйсыңмы үзеңне?
— Юк. танымыйм. Бу — мин түгел...
Ул мине култыклады ла залга алып кереп китте: «Ни булса—шул б\лыр». — йөрәк дөпелдәп тибә, әйтерсең, мәжлескә түгел, суярга алып баралар.
Алдарак утыручылар белән кул биреп исәнләштем. Гаҗәп дәрәҗәдә чибәр һәм солидный кешегә кул бирдем.
— Абый! — дип таныштырды Лена.
Тәннәрем эсселе-суыклы булып китте.
— Апа! — дип таныштырды Лена абыйсы янындагы үзе кебек үк матур, нечкә гәүдәле сары хатын белән. Абыйсының иптәше икән. Нинди культуралы кешеләр! Сөйләшүләре, үзләрен тотулары бөтенләй безнекечә түгел, әллә ничек, тәкәббер дә түгел, үзләре тыйнак, шул ук вакытта, дәрәҗәләрен онытып җибәрмәүләре дә сизелеп тора.
Тагын кемнәрнедер шулай таныштырды Лена. Бераз ераграк утыру-чыларга сузыла башлаган идем, колагыма пышылдады:
— Җитәр! Җыелган мәҗлестә кул биреп күрешмиләр! — дип туктатты.
Безне озынча өстәлнең икенче ягына — абый булачак кешеләр каршына утырттылар. Күкелдәп куркыныч шик узды: әллә туйга әйләндерәләр инде бу очрашуны...
Минем тирәлә генә утырган Хатын ипи үрелеп алган уңайга иренең, колагына пышылдады:
— Нинди яшь малайны харап иткәннәр!
«Яшь малай» дигәнне ошатмыйча, усал карап куйдым. Кыз күзләргә килгән кешегә — малай!.. «Харап иткәннәр?» Ничек? Әллә алар чынлап та туй дип уйлыйлармы?
— Мәҗлесне башлыйбыз, туганнар! — диде авызы колагына җиткән Сәмига апа. — Кем дә булса беренче сүз әйтсә... Мин үзем тел белмим...
Шушындый күп сөйләшә торган апаның тел юклыктан зарлануы мәзәк тоелды да елмаерга мәҗбүр булдым.
— Ата урынындагы кеше сөйләсен!
— Әйе. шуннан башлана инде ул!—диештеләр мәҗлестәгеләр.
— Шулай ул. туганнар, тегендә кешеләр кан түгә, һәлак була...
Ә монда яшьләр.. — дип сүз башлаган иде Ленаның абыйсы, кемдер:
— Гаепләмәгез инде яшьләрне, мондый чакта! — дип каршы төште.
— Юк. яшьләрне тиргәрлек эш күрмим мин. Ал арның намуслары чиста, нидән куркырга? Киресенчә, бик символлы хәл бу. Безнең гаскәрләр тегендә Берлин капкасын дөбердәтәләр. Монда — мәхәббәт. Димәк, тормыш логикасы шундый. Тормыш тукталмый, ул дәвам итә, ул җиңәчәк... Үлемне яшәү җиңәчәк. Беренче тостны менә шул сүз
белән, шуны истә тотып эчәргә теләр идем мин. һәр тере нәрсәнең яшәве, җиңүе өчен!
Гөрләтеп кул чаптылар.
— Әйдәгез, күтәрдек, кунаклар, — диде Сәмига апа да. колагынача елмаеп.
Беренче тосттан соң. гадәттәгечә, ашый-ашый сөйләшү башлана: кайсылары көннәрнең бер дә җылынмавыннан зарлана, кемдер соңгы яңалыкларны хәтерләтеп куя. Шулай бераз утыргач, Ленаның абыйсы белән апасы торып бастылар:
Кунаклар, бик нык гафу үтенәбез, безнең заседание буласы... Бармыйча ярамый, сез күңелсезләнмичә генә дәвам итәрсез инде. Мин ышанам, әйбәт башланган эш —әйбәт бетәр.
Бөтенесе аягүрә басып, аларны озата чыктылар:
Бик вакытсыз булды! Мәҗлесебезнең яме китәр инде! — диештеләр.
— Нишлисең, эш кешесе, казенный кеше... булмыйдыр шул.
— Гаепләштән булмасын, кунаклар, бик матур гына утыра бирегез.
— Бигайбә!
Коридорда тукталган идек, күрше бүлмәдән Шаһиәхмәтов чыкканын күрдем лә тәннәрем чымырдап куйды. Тагын кызмача. Ул һаман шушы күршеләрдә тора икән әле. нке семья күпме балалар белән сыешканнар.. Җитмәсә, мәҗлес ясарга безгә бер бүлмәләрен дә биреп торганнар. Бар бит киң күңелле, яхшы кешеләр. Ә без?.. Әгәр син көчле икән, сиңа киң күнелле булу җиңел. Киң күңеллелек күрсәтү’ көчсезләр өчен кыен. Әгәр көчсез кеше олы җанлылык күрсәтсә, бу—аның өчен батырлык. Ихтирам итәргә кирәк аны. Ә без?..
Шаһиәхмәтов безне генә күргән иде. китәсе җиреннән борылып, тагы акырына башлады:
— Ә-ә! Сезмени әле бу? Безне куып чыгарып, хәзер бәйрәм итәсезме? Молодцы! Кыланып калыгыз, озак бара алмассыз, кеше каны эчен ерак китеп булмый ул. Белеп торыгыз!
Кайберәүләр тынычландырырга тырышса да. бу аны тагын да котыртты гына:
— Сез барыгыз бер яклы конишне. әллә белмә дип беләсезме? Беләбез. бик яхшы белеп торабыз. Бүген ашаганыгызны яңадан чыгартырбыз әле. Канэчкечләр! Ерткычлар!
Менә кешене нинди хәлгә калдырдык. Ә Ленаның абыйсы, безнең намусны «чиста» диде. Хәзер аңлагандыр инде... Шупа күрәдер, чырае караңгыланып, тиз генә ишеккә таба юнәлде. Урамга чыгарга мөмкинлек туудан файдаланып, без дә иярә чыктык. Анда машина көтә икән, тегеләр тиз генә машинага утырдылар да выжлатып китеп тә бардылар. Калдык. Безнең арттан 'Шаһиәхмәтов та чыгып җитте:
— Убырлар, мәгез, үземне дә тотып ашагыз! Жәл түгел! Мәгез!
Ярый әле бер хәерлесе аны култыклап кай яккадыр озата китте. Так ул анда ла күздән югалганчы акыруын белде:
— Ашагыз мине, рәхәтләнегез, туярсыз!
Бу кадәрле лә кыргыйлыкны мин беренче тапкыр күрә илем. Ул мина шулай тәэсир итте: кичәнең бөтен яме (бәлки, ул ямь булмагандыр да)' челпәрәмә килде. Шулай лә өйләгеләрнең моңа бер дә исләре китмәгән икән, алар ашау-эчүләрен беләләр Безне, шатлыклары эчләренә сыймагандай, кочакларын җәеп каршыладылар:
— А-я-а! Яшьләр керде, яшьләр! Штраф' Валлаһи штраф!
Штраф чыннан ла бик кирәк иде. Лена белән рюмкалар чәкештергәч, мин йотлыга-йотлыга эчеп җибәрдем, тиз генә утырдым да. ачуны тыялмыйча, баянны сыздырдым;
— Эх!
0. „К. у.-
Сөйләшүләр җанлана төште, шау-шу, җыр купты.
— Эх, егетебез гармоньчы икән ләбаса! Әйттер әйдә, җәмәгать, ба- лймишкии көенә!.. Безнең болай утыруга бөтен дуслар сөенә.
— Их, безнең болай утырудан дошман гына көенә.
«Сезнең арбага утырылган икән, әйдә, сезнеңчә булсын, мәгез, сезгә «Баламишкин!»— дим эчтән генә.
— Их-ма!
— Әйттереп кал, сиптереп кал... Әйдә!
Күпмедер шулай акырышкач, бию көенә күчтем.
— Әйдә, бас әле!
— И-и.х!..
Кемдер сызгырып куя, кемдер аяк дөпелдәтә, ата улны, ана кызны белми диләр мондый чакта...
— Кунаклар, тагын берәрне рәхим итеп җибәрегез әле!
— Их. безнең Сәмига кодачабыз! Илла уңган да инде.
— Әллә яшь хатынлыкка рәхим иттерәсеңме, кем. Габделбари?
— Әбәү, җир бит, ни сөйлисең, агай-эне башың белән, — дип кычкырды Сә.мнга апа.
«Монда агае-энесе калмады инде, бөтенесе мәтәлде», — диясем килде.
Көй тукталды. Тагын бер-ике терит аракы күтәрделәр. Шуннан соң, сулу алырга, кайсы кая таралышты. Сизә.м, хәмер дигәнең минем дә башка киткән икән, өстәвенә, арылган да бугай. Эчтәге әрнү дә... Мин, башымны баян өстенә салып, оеп киткәндәй булдым. Бүлмә кинәт тынып калды, шылт иткән тавыш та юк. Ишетәм, ике-өч хатын-кыз һәм ир кеше, минем барлыгымны исәпкә алмыйча, Лена белән безнең хак.а сөйләшә башладылар. Мине исерек дип беләләр әллә?!
Хатын-кыз тавышы, гөбедән чыккан төсле калын тавыш:
— Бер-ике көн элек кенә күргән идем бу егетне. Впечатление создавать итмәгән иде. Нинди чибәр егет икән, киенеп җибәргәч!
Ирләр тавышы, тамак кырасыны китерә торган гыжгылдык сопрано:
— Каян алды икән, шундый кыйммәтле костюм?!
Гөбе тавышы:
— Кызык син, каян алсын, абыйлары соң!
Ир кеше тавышы—сопрано:
— Егете табылгач, костюмын гына табарлар...
Гөбе тавышы:
— Егет тә башлы икән чукынган... Нинди нәселне карамакчы бит, бер дә миңа өйләнми...
Ир кеше тавышы:
— Менә күр дә тор, бик зур начальник булачак бу малай, күрерсең... Министр булгач, ишек шакып кына керә башларбыз әле.
— Акыллы егет!
— Акыллы егет!
— «Милый друг!»
Дөресен әйтим. «Милый друг» дигән сүзнең мәгънәсен, Мопассан- нын хатын-кызлар аркылы карьера ясаучы бер герое икәнен мин биш- алты елдан соң, шул әсәрне укыгач кына белдем. Ул вакытта үзем турында нинди кимсеткеч сүзләр әйтелгәнен ныклап сизмәгән идем. Шулай да нәтиҗәгә килә алдым. «Юк. болай ярамый, моңа чик куярга кирәк». Салмак кына башны күтәрдем дә тегеләрнең күзләренә . ipa- дым. тулы гәүдәле ирдәүкә, купец хатыннарына тартым хатын. Ябык кына, озын ир. Шырантай. Мин аларның күзләренә туп-туры карап, өсләренә баргандай, салмак кына атлый бирдем. Алар янында чибәр генә бер кыз да булган икән, ул куркуыннан кычкырып ук җибәрде.
— Он! Ой!
Әйтерсең кемдер кагылган, ялгыш аягына баскан.
Алар бер-берсенә нидер әйтергә телиләр, тик мин бар. тыелып торалар.. тыелмагыз, тыелма! Иң мөһимен, иң тиешлесен, йң дөресен әйттегез! Рәхмәт сезгә! Яшәсен гайбәтчеләр!
Каударланып бая чишенгән бүлмәгә килдем. Лена шул тирәдә — коридорда кемнәрнеңдер күңелен күрергә тырыша: ирле-хатынлы, үп-кәләшкәннәр бугай...
Көзге янына килеп бастым. Анда мина чак кына таныш бер егет басып тора, өстендә бостон костюм, яшь, чибәр... Кемнәрдер бу кешене кич буе минем исем белән атадылар. Ләкин бу — мин түгел. Бу — алдакчы, кара йөз! Ул үзен дә, Ленаны да алдамакчы була... Бу — бөтенләй башка кеше, җир бит!
Нервланып костюмны салып ыргыттым, күлмәкне салдым... Аннары чайкала-чайкала үз киемнәремне кидем дә тагын көзге каршына килдем: менә монысы — мин! Искиткеч шәп йолкыш! Бу — бөтенләй башка!.. һәм мин менә шушысын артыграк күрәм!
Чыгып барганда коридор почмагында торучылар сагаеп, миңа ымлап, нәрсәдер пышылдаштылар. Лена йөгереп килде:
— Әнис, ничек аңларга моны? Син акылдан язгансың!
— Әйе, акылдан... язганмын.
— Катырак эчкән, яткырыгыз урын җәеп! — диде кайсыдыр.
Ул арада бөтен мәҗлес халкы минем янга җыелды. Бая баш өстемдә сөйләшкән ир белән хатын да килеп баскан, үзләренә үзләре ышанмыйча, күзләрен чыт-чыт йомалар: гөш түгелме, янәсе. Юк, төш түгел бу, күрегез, төш түгел!
— Мине исерек дип уйласагыз — ялгышасыз. Мин акылдан да язмаган. Бая сезнең белән утырган кеше мин түгел, ул бөтенләй бүтән иде! Ә мин — бу өйгә ялгыш килеп эләккән кеше. Гафу итегез, тынычлыгыгызны урлап китсәм, ачуланмагыз.
— Әнис!
Өскә үземнең кара телогрейкамны кия башлаган идем, Лена җиңнән эләктереп алды:
— Саташма, монда син генә түгел. Мин дә бар...
Мин айнып киткәндәй булдым. Әллә бая исерек идемме? Юк, исерек түгел, мин бая ярсыган идем, Ленаның бу сүзе минем телогрейканы гына түгел, бөтен шашынуны бер селтәнү белән салдырып ташлады. Ләкин мин үз акылымда, Ленаны рәнҗетергә кирәкмәгәнен аңлыйм. Аның бернинди гаебе юк. Ул бөтенесен яхшы булсын дип, апа ла, мина да киләчәк ясау өчен дип шулай эшләде. 1ик бер нәрсәне генә: минем кем икәнне, мондый нәрсәгә сәләтсез икәнне генә анлап җиткермәде.
— Лена, син миңа ачуланма, — дидем мин тыныч тавыш белән,— тик мин бу йортта бүтән бер минут та кала алмыйм. Калыр идем, булдыра алмыйм, гафу нт мине, мин сине рәнҗетергә теләмәгән идем.
— Исереклеге начар икән шул!
— Нигә эчәргә инде, үзен-үзе тоталмагач!
— Аек бит ул!
— Әнис!
Тышкы ишекне ябып чыгып киткәндә, үз артымда мин әнә шул сүзләрне ишеттем Кинәт күнелне (агын авырттырып әллә нинди ярсыну чолгап алды, бәген дөнья ниндидер ямьсез тавыш белән чыелдаган төсле...
Җитте, шунда тукталсын!
Бүтән бт хакта сүз кузгатасым, искә .атасым килми, бу исгалеыә? мине кимсетәләр. »ше буларак ләрәжәмне тошерәләр.
Менә мин кайчандыр үзем утырткан бакчада... Июль төне, шундый тыныч, рәхәт һәм моңсу июль төне! Монда бөтенесе жанны иркәли, мин тик лирик рәхәтлек эчендә онытылырга телим, аннан аерылырга теләмим.
Алмагачлар... алар инде алма бирәләр. Теләсәң, өлгереп житмәсә дә. барыбер тәм кергән, өз дә кап. әчкелтем, ләкин татлы тәм тел очын кытыклап бөтен тәнгә ләззәт биреп йөгерер. Алмагачлар! Нәрсә ул? Мин күзләремне бер ачам, бер йомам, йоклап китәргә, үткәндәге лабиринттан котылырга, тынычта калырга телим.. Ләкин... Күзләремә шәүлә күренә кебек. Кемдер әнә теге алмагач төбендә басып тора шикелле. Кем ул? Таныйсыңмы, юкмы? Төсмерлә, төсмерлә... Калын чәчләре артка таралган, кара гимнастеркага каеш буылган, аягында итекләр .. Йөзендә генә түгел, гәүдәсенең бөтен торышында һәр минут ташып чыгарга торган, шул ук вакытта яшерен бунтарьлык!.. Таныдыңмы. бу син ич! Юк. түгел, мең кабат түгел, мин аны күрергә теләмим. ул... Кара шәүлә, югал, калдыр мине, син минем өчен чит, мин сине танымыйм... баш тартам, шулай хөкем нтәм! Ишетәсеңме?
Шәүлә якынрак килде, шомырт куаклары башланган төшкә, минем каршыга килеп басты:
Таныйсың, бу — мин. синең шәүләң, үткәнең, синең яшьлегең! Мин утырткан бакчада ял итәсең, ә үземне күрергә теләмисең, тиргисең, хөкем итәсең... Кунак кеше рәхмәт әйтә белергә тиеш. Әйе. мин —бар. Телисеңме, теләмисеңме, барыбер, син мине беркая да куя алмыйсың.
— Ах. әйе, димәк, синең яхшы якларың да булган. Әмма син кит моннан, сине күрсәм, күзләремә яшь килә... Мин сине күрә алмыйм, син мине харап итә яздың, исеңдәме, бөтен язмышымны имгәтә яздың.
— Имгәтә генә язмадым, бөтенләй һәлак итә яздым. Тик син әле исән икән, жирдә яшисең икән, син барыбер кемгәдер бурычлы.
— Бурычлы. Ләкин сиңа түгел.
— Ә мин нишли ала илем соң? Мин кемгә кирәк идем?
Күземне ачам, шәүлә югала, күзләремне йомсам, ул тагын каршыма килеп баса... Сүзләре ишетелә: тыныч төндә йомшак тембрлы тавыш. баш өстемдә, яфрак шавы белән кушылып, салмак кына яңгырый. Күзләремне ачам, күккә, йолдызларга карыйм, һавадагы ин якты йолдыз... ул инде минеке түгел, минем андый йолдызым юк. мин аны югалттым.
Үткәннәр шәүләсе... Ай-яй озак эзәрлекләделәр алар мине! Соңыннан да...
♦ *
1945 елның 9 мае Бу көн соңыннан күпме кинокартиналарда су-рәтләнмәде. күпме китапларда язылмады... Алар барысы да дөрес. Мин бары шуны гына өсти алам:
Базар шаулый. Кулымда ярты килограмм икмәк. Ул кичә кичтән бирле тамакны кытыклап, күңелне күпме генә үртәсә дә, мин ана кагылмадым. сакладым. Әгәр ашасам, туачак көнемне ашап бетерерме!! кебек тоелды. Хәзер аны сатармын да тагын берничә көнгә карточка белән икмәк алырга акчалы булырмын.
Яп-якты иртә. Яны нур ниндидер яңалык вәгъдә иткәндәй, ялыккан тәнгә хәл керткәндәй тоелды. Кайдадыр якында гына инде ничә ел буе көткән сүз ишетелде: «Сугыш беткән!» Безгә таныш кочаклашулар, кычкырышулар! Күңелгә чыкмаслык урнашып калган бер агай.
Белмим, ни өчен килгәндер ул базарга, нишләп йөргәндер. Ике аяксыз. Тәгәрмәчле такта өстендә утырган килеш, куллары белән жирне этеп, үрмәләп йөри. «Сугыш беткән!» дигән сүзне ишетүгә ул шундук кычкыра да башлады Әйләнчек шикелле бөтерелә-бөтерелә кычкыра: «Беткән, сугыш беткән!..А
Бөтен бер базар шаулый, ә мин бернәрсә дә ишетмим, беркемне күрмим. Ьөтен аңым шул кешенең сөенеченә кушылып киткән. Шатлык.' Ай. бу шатлык!
Кемнеңдер эндәшүен сиздем. Янымда математика укытучысы — үземнән дә ябыграк бер абый басып тора иде.
— Күпме сорыйсын ипиенә?—диде ул.
Ипи кайгысы калган идеме соң ул вакытта Схгыш беткән! Хәзео бер нәрсә дә кирәкми.
Акча бирмәгез, абый, болай гына алыгыз. — дидем мин. апа ипине сузып. — сугыш беткән!
Укытучым бу хәбәрне инде ишеткән булган, күрәсең, артык үзгәрмәде. Миңа гына ишетелерлек итеп:
— Юк әле. сугыш бетеп җитмәгән. — диде дә кесәмә күпмедер акча салды. Мин аның артыннан аптырап карап калдым. Баягы аяксыз кешегә карадым. 5л хәзер бөтен базар буйлап тәгәрәп йөри. «Сугыш беткән!» Бөтен шау-шуны аралап күңелгә уй керә: «Юк әле. бетеп җитмәгән».
Ләкин бәйрәм, искиткеч зур бәйрәм. Танышларым атна буе мине көн саен мәҗлескә чакыралар, мин уйнаганга кушылып җырлыйлар, бииләр, күңел ачалар.
Тик шатлыклы минутларда да күз алдына әлеге агай килеп баса, каяндыр таныш сүзләр ишетелә: «Бетеп җитмәгән»..
Станция.
Эшелоннар. Аларда солдатлар, танклар...
«Сугыш бетеп җитмәгән...»
Ә минем килешәсе килми бу сүз белән. Үземне көчләп ышандырам: беткән! Хәзер инде элекке максатларны яңартырга мөмкин, кайбер эшләрне яңадан башларга.
Поездлар, поездлар. Пассажир поездлары. Алар мина кирәкми, аларга түләргә акчам юк минем. Товар йөртә торган — ташкүмер, цемент, агач төялгән вагоннар — минем урыным шуларда. Җаен тап та — хәерле юл!
Төнге поезд мине каядыр очырта. Кая?
Уйлана торгач төшендем: яшерен, үземнән дә яшерен диярлек серем бар икән ләбаса! Консерватория! Әйтерсең, анда мине көтәләр. Әйтерсең, хәзер яз түгел, ә мин юлга чыгарга тиеш булган көз. Әйтерсең. кичәге көнне бүген эзләргә барам, әйтерсең
Әйе. мин ярым шашынган хәлдә узган көнне куып барам... хатамны төзәгмәкче булам.
Бәлки, хәзер мина азы да җитә торгандыр, барлык теләкләрем тупланган шул изге йортны тышкы яктан гына булса ла туйганчы бер карап торасым киләдер. Ишек төбенә барып егылсам да. бәлки, минем ин зур бәхетем шулдыр...
Тан эңгер-менгере. Салкынча җил исә. Станциядә поезд тора. Километрга сузылган озын состав буферлары бер-берсенә бәрелә дә баштан ахырга таба металл тавышлары шыптырдап йөгерә. Браматларга сигнал бу., милиция күргәнче, вагоннарның берсенә сикер... Сигналга буйсынып, буш. ачык вагонга мин дә утырам. Ул арала артымнан чайкала-чайкала ике кеше менде Поезд кузгалуга, алар минем iiHia килеп тә җиттеләр. Поезд барышын тизләтә «Юлдашларым- салып алган икән, телләре көрмәкләнә. Килеп җитүгә, берсе өстемдәге телогрейка итәген капшап карады:
— Ничек уйлыйсын Митя, минем фуфайкамы бу? Әллә ошаган гынамы? , .
— Юк. ошамаган, синен фуфайкаң үзе инде бу! —ди икенче исерек һәм төймәләрне ычкындыра да башлый
Мин аны бөтен гәүдәм белән бәрелеп этеп жнбәрәм дә читкә тайпы-
лам. сикермәкче булам, әмма күрәм: поезд шактый тизләп өлгергән... Уйлап торырга вакыт юк. һәм... юл читенә ыргылам... Бернинди авырту юк, шундук икенче вагонга сикерәм... Монысында тыныч, беркем дә юк, будкага утырып оерга да мөмкин...
Таң атты. Сәфәр тагын дәвам итте: вагон түбәсендә...
Зуррак станцияләрдә эш харап, теләсә кайсы вагоннан, сыбызгыларын чырылдата-чырылдата, минем кебек юлчыларны чүплиләр. Тагын шундыйрак станциягә жителде. Поезд туктау белән, кире якка төшеп, алгарак сыпырдым. Монда эләкмәсәң дә, яңадан утырырга жай табылмаячак, поезд кузгалганчы милиция һәм тимер юл эшчеләре сагалап кына тора. Бераз жәяүләп китүең хәерлерәк... Юлда йөгереп утырасын ... Тәжрибә бар инде: поезд әкренрәк барырга тиешле жирне чамалый алсаң, кыен түгел. Бу юлы миң ике-өч километр ары киттем, поездны яшел үлән арасына утырып көттем. Монда тимер юл тигез жирдә, биек түгел, вагонга ябышу жайлы булырга тиеш. Поездның тизлеге генә ничек туры килер.
Ерактан паровоз дөпелдәве ишетелде, йөрәк үзе дә дөпелдәп куйды «Утырып булса ярар иде», дигән уй ярсытып, ашкындырып тора. Әгәр монда, ачык яланда, төн кунарга калсаң!
Паровоз пошкыра-пошкыра килә... Чын чабуы белән чаба. Кемнәрнедер куркытып, кемнәрнедер кисәтеп, бөтен көченә кычкыртып куя. Бу тизлек белән килгәндә, димәк, утыру хакында хыялланырга да ярамый. Төтеннәрен тузгытып чапкан шул поездга карап, бер секунд эчендә катгый карарга килдем: ничек кенә булса да утырырга! Әйтерсен. каядыр ашыгам, әйтерсең, мине кайдадыр көтәләр, әйтерсен, барыбер түгел, әйтерсең... Күз алдыннан вагоннар жемелдәп уза башлады... Поезд чаба, аның артыннан мин чабам. Мине вагоннар уза тора, жай юк .. Үземне үзем белештермәс дәрәжәдә ярсыйм, һәм чапкан атның ничек ярсыганын анлап алам. Бу вакытта вагонга бәрелеп изелү, тәгәрмәчләр астында өзгәләнеп калу мөмкинлеге дә куркытмый, әйтерсен. курку дигән нәрсә минем өчен бөтенләй юк. һәм . мин ыргылам.. Юк, подножкага эләгә алмадым, тормоз янындагы бер тимергә эләгеп, асылынып калдым... Кул хәзер, менә хәзер ычкыныр да .. бөтенесе бетте. Бармаклар тимергә чытырдап ябышканнар. Мин тагын кеше ышанмас-лык ыргылыш ясап, буферлар өстенә күкрәк белән ятам һәм гәүдә авырлыгының аскы якка тартуын сизеп, бер секундта «беттем» дигән уй белән шашам. Икенче секундта: «Нәкъ үзем теләгәнчә» дигән уй килүен спзәм дә тынычлангандай булам Тагын бер секунд . Нәрсә уйлаганымны инде белмим, хайваный бер талпыныш, теренең үлемнән саклану инстинкты белән, турникта атынган шикелле башны алга, аякларны артка ыргытам, һәм күкрәк буфер өстендә тигез урнаша .Менә инде корсак белән ятам... һәм поездның коточкыч тизлек белән баруын, буферлар кинәт бәрелешсә, тагын тәгәрмәчләр астына очачагымны сизәм. Ләкин бу хәл мине тагын һич тә -куркытмый икән. Башка сәер бер фикер килә: «Батырлык дигәннәре әллә шушымы соң?» Әйе, аны. барыннан да элек, куркудан өстенлек дип исәпләсәң, шушы була торгандыр инде батырлык. Теләсә нинди куркыныч янасын,' мин аңа бирелмим, минем өчен үлем куркыныч түгел, мина барыбер.
Мин тагын бер кат жан әчесе белән талпындым да бер аякны буфер өстенә куя алдым, һәм... үземне ат өстендә итеп хис иттем. Димәк, мина үлем кагылмый узды. Икенче бер секундтта уй тагын искегә кайтты: нәрсә эшләдем, батырлык эшләдемме мин? Әйе. батырлык, ләкин, ләкин... анын эчтәлеге юк... Ул беркемгә кирәкми, чөнки аннан һичнинди файда юк, кешеләргә дә, үзеңә дә. Бу тик гади өметсезлектән туган шашыну... Ә батырлык ул өметсезлектән түгел, өмет зур булудан, шул хәрәкәтнең кешеләргә нәрсәдер китерәчәген сизүдән, алар алдында бурычыңны аңлаудан һәм шуны үтәү омтылышыннан килә. Шуңа күрә
у ә еш хәлендә үк рухи канәгатьләнү китерә, шатлык китерә, бәхет китерә. Синнән оу куркыныч эшне беркем дә сорамады, көтмәде, шуңа күрә беркем дә белми дә калды. Һәм шуңа күрә ул сиңа дан да китермәде, шатлык та. Җанына рәхәтлек түгел, ниндидер бушлык, ризасызлык, әченү генә калдырды...
Поезд пошкыра-пошкыра чаба да чаба. Юлның, әйтерсең, чиге юк. Ул мина көн саен яңа танышлар китерә. Свердловскига якынлашып килгәндә, кечкенә станцияләрнең берсендә, үзем кебек үк яшь егет белән очраштым. ФЗӨ укучысы — кара бушлаты һәм фуражкасы күрсәтеп тора. Авылга -кайтып бара икән.
Без аның белән бик тиз дуслаштык. Аерылышасы килмәгәнгә, аңз үзем белән Свердловскига барырга, соңыннан үзебезнең якка икәүләп кайтырга тәкъдим иттем. Свердловскига ни өчен баруымны әйткәч, дустымның никадәр гаҗәпләнүен күрсәгез иде! Шулай да ул ризалашты, чираттагы поездларның берсенә, вагон түбәсенә утырдык. Иптәшем артта, мин жилкәне алга куеп, ана карап барам, ул — мина. Дөньяда ниндидер урын, үз урыныбызны табу хакында сөйләшәбез. Аркага салкын жил бәрә, муенны бөкшәйтеп, телогрейканы башка ук күтәреп куям. Болан жылырак тоела.
Поезд чаба да чаба. Әйтерсең, ул —тормышның үзе. Кемнәрнеңдер монда үз эшләре, үз вазифалары бар. Машинист поездны алып бара, берәү — паровоз миченә күмер тутыра, ут өсти, кемнәрдер йөкләрне саклый... Ә без... вагон түбәсендә — законсыз йөк... Егылып калсак, безне беркем дә юксынмас, сизмәс иде.
Уйланып барган жирдән, кинәт, юлдашым әче тавыш белән кычкырып, минем өскә ташланды:
— Иел!
Күз ачып йомган арада мине кочаклап яткырды. Кинәт мин үземне төпсез коега төшеп киткәндәй хис иттем, тирә-як дөм-караңгы, борынга төтен кереп тончыктыра: ютәллим, үрсәләнәм. Юлдашым шуны сизеп миңа эндәшә. Аның тавышы жир астыннан килгән кебек:
— Башыңны яшер, куфайкан эченә! Капла!
Бу — тоннель икән, гыйфрит авызы төсле. Моннан өч-дүрт минут кына элек шул авыздагы тимер-бетон ныгытмага бәрелеп, минем баш поезд астына тәгәрәргә тиеш булган, ә очраклы дустым аны саклап калды. Бары бер секунд... Әгәр шул секунд бул.маса.. Кеше гомере! Нинди очраклы гына хәл икәнсең син!
Иртәнге сәгать уннар тирәсендә поезд ниндидер тау тезмәләре итәгенә урнашкан бер станциягә тукталды. Бәлки, безнең файдагадыо. Тамакка капмаганга инде тәүлектән ашкан, якын-тирәдә, бәлки, нәрсә булса да табарбыз. Кесәдәге вак-төяк акчаларны жыйнап, базарга барып килергә булдык. Юлдашымның кулында чемодан, ана күренеп йөрергә ярамый — хәзер эләктерәләр. Ә мине сизмәскә мөмкиннәр — кулда бер әйбер дә юк. Поездның кузгалырга нияте барлыгы сизелми. Киттем базар эзләп. Тимер юл буйлап чакрым чамасы жир атлагач, сулга тайпылдым. Чыннан да базарга охшаган бер урын бар, шунда икебезгә икешәр пәрәмәч, бәрәңге пәрәмәче алдым да иптәшем янына ашыктым. Ул ачыккан, минем килеп жигүне минуты белән көтә. Алда- рак, тимер юл буенда күзгә ике кеше чалынды. Аллы-артлы киләләр. Берсенең кулында чемодан, кечерәк буйлы... Икенчесе милиционер түгелме соң? Якынлаша төшкәч, алдагы кешенең кара бушлаты. ФЗӨ фуражкасы аермачык күренде. Шул бит, минем юлдашым! Эләккән малай!
Ул үзе дә мин килгәнне күреп алды. Артка борылып сыпырсаң, милиционерның игътибарын гына жәлоп итәрсең һәм качып та котыла алмассың Аннары юлдаш егетемнең дә пәрәмәчне бирмәскә теләде дип шикләнүе бар бит. Аларга каршы атлыйм. Кулда пәрәмәчләр... Иптә
шем аларны күреп аллы Тәүлек буе ризык капмаган кешемен күзләре пәрәмәчкә ничек өзелеп каравын кем аңламас! Ничә генә метр—үз пәрәмәчләре, ә ул аларны ашый алмый, ымсынудан бары тик төкерекләрен генә йотып куя һәм муен .мускуллары нәрсәдер ашагандагы кебек хәрәкәтләнә. Бер-ике генә адым... Бу минутта мин: «Мә пәрәмәчләреңне!» дип эндәшергә әзер идем, тик ул. үзе минем белән бөтенләй таныш түгел кеше сыман, карашын читкә борды. Мин. нәрсә эшләргә белми аптырап, адымнарымны акрынайттым Милиционер шикләнмәде, илтифатсыз гына карап узды. Киттеләр. Шул вакыт әле генә аерылышкан юлдашымның тамагын кытыклаган ачлыкны жинеп, иптәшлек тугрылыгына хыянәт итмәвен, ике пәрәмәч өчен очраклы иптәшен дә үз артыннан ияртмәвен уйлап, ин яхшы дусны югалткан төсле, ачынып куйдым. Икенче көнне үзем дә икенче бер милиционер кулына капкач һәм мине каядыр юл тотучы пассажир поездына кертеп бикләгәч кенә, бу ачыну кимегән кебек булды: «Хәзер инде мин үзем дә аннан яхшырак хәлдә түгел». Ләкин без поездда, каядыр барабыз.
Тәүлек ярымнан (ябылучылар егерме-утызлап кеше жыелган иде) кайсыдыр бер шәһәргә китереп төшерделәр. Тимер юл милициясендә допрос алдылар да. икенче болай буталып йөрмәскә киңәш итеп, чыгарып та жибәрделәр. Шәһәргә чыккач карасам, ис китте: мине яңадан Уфага китереп ташлаганнар...
Әйе. узган көнне бер ычкындырсаң, аны яңадан куып житәрмен димә икән. Теләсә нинди тизлекләр дә ярдәм итә алмый мондый чакта.
Консерватория!
Мин анын йортын гына да. тышкы ягын гына да күрә алмадым. Ишек төбенә барып егылырга дигән теләгем генә дә үтәлмәслек зур максат булып калды хәзер. Дөнья! Инде мин нишләргә тиеш? Әйтегез, мин нишләргә тиеш хәзер, кем әйтә ала? Кем?
Адашулар төрлечә була. Мин аларны күп күргәнмен икән. Менә тагын бер очрак күңелгә килде. Мина унсигез түгел, нибары өч яшь!
Кояшлы якты көн. Көянтә-чиләк алып апам суга китте. Мин аның белән барырга телим, көт дип кычкырам, су буен карыйсым, дөнья күрәсем килә. Тик апам мине аңламый, бала адымына барырга, жәфала- нырга теләми. Монда да мин кирелек эшләп ташлаган, күрәсең. Апам китсә, мин дә калмаганмын, саз юлы буйлап, тирес буаны узып, урманга юл тотканмын Чишмә ягына түгел, бөтенләй икенче якка.. Томанлы гына хәтерлим, ул вакытта урманның эчендәрәк ниндидер участок киртәләр белән уратылып алынган иде. мин шуның эчендә булып чыктым. Урап йөрим, ары китәм. бире киләм — кая барсам да шул киртәгә килеп чыгам. Минем башта, ничектер, өйгә кайту омтылышы да юк; каядыр барырга, куркыныч жирдә калмаска тырышу инстинкты буенча гына үрсәләнеп йөгерәм.. Иөгерәм. атлыйм, елыйм... Менә күк күкри, яшен, яңгыр... Урман эче гел су... Ә мин һаман йөрим... Күпме йөрелгәнен соңыннан үземә әйттеләр: төшлектән кояш батканчы. Кояш баткач, өйдә мин юклыгы беленгәч, әни эзли чыккан Бәхетемә каршы, шушы урманга килгән. Ерактан ыңгырашкан, елауга охшаган тавыш ишетеп, минем янга ашыккан. Ә мин киртәгә сөялгән дә. хәлдән таеп, елау тавышын бер көйгә кабатлап тик торам икән. Әни мине кулына алгач, шунда ук йокыга киткәнмен...
Мине анда әнием коткарды. Ә хәзер? Кем эзләр мине?
Атна буе югалып торуымны Сафуан абзый да (ул кайтып китәргә өлгермәгән икән) һәм Лена ла сизмәгәннәр иде.
— Я герой. — диде Сафуан абзый, мине күргәч, — укулар ничек бара?
— Укулар? Әйбәт.
бепән Чынлапмы? Ярый. Югыйсә, мин начар хәбәр ишеткән идем, Лена
— Юк андый нәрсә.
— Паспортыңны пычраттыңмы?
— Юк, намусны гына..
Ул миңа, бу нинди кулга тотып булмый торган әйберләр турында сөилисең дигәндәй, сәерсенеп карады.
Намусны гына булгач, ничево,— диде ул. шаяртып. — намустан чалбар тегеп булмый. — һәм шактый таушалган өс-башыма күз төшерде. Бүтән бернәрсә дә сорамады. ’
— Мин иртәгә авылга китә.м,— диде ул.
Ярый, әйбәт кайтып жит, Сафуан абзый. — Ул мине югалткан идеме бу чакта, мин анымы — белмим.
Ленаны музыка мәктәбе янында очраттым. Дөресрәге, рояль тавышы тыңлап моңаеп тора идем, үзе килеп чыкты. Ул да ямансу иде. Мин гафу үтенгәч кенә йөзе ачылды.
— Безгә туганнар белән очрашу-мазар дип баш катырырга иртә.— дндем мин, — безнең арада нәрсә икән, әйдә, сынап карыйк. Мәхәббәт булса, ул уз юлын табар.
Шулай сүз куештык. Элеккедән сирәгрәк булса да, тагын очраша башладык.
Соңыннан Лена, ни сәбәптәндер, тагын да сирәгрәк күренә башлады. Бер көнне җиткерделәр: ул Зөфәр Миңнеханов дигән баянчы белән чуала, диделәр, bap икән хәлләр, анысы да баянчы... Лена, синең гадәттә бу, ышанам...
Күзәтә башладым — мина моны уз күзем белән күрү кирәк иде
Бер көнне, андый-мондый хәл чыга калса дип. бик әйбәт сугыша белә торган иптәшемне алып. Леналар квартирасы турына килдек. Моннан ярты гына сәгать элек аларга теге Зөфәр дигәннәре кереп киткәнен күргән идем. Ул кире чыкканда, без аларны каршылаячакбыз
Инде караңгы да иде... Ә болар чыкмыйлар да чыкмыйлар. Бер вакыт шул квартира хужасынын кызы узып китте. Ул мине таныды, билгеле... Онытканмын икән, Лена ул вакыт инде башка квартирада яши иде. Сәмига апасы аны куыл чыгарган Без көттек, ярты төнгә хәтле көткәнбездер, ләкин болар чыкмадылар.
Икенче көнне консультациядән сон (хәзер техникумда имтиханнар башлана) туп-туры Леналар квартирасына чаптым Квартира хужа- сы — яшь кенә апа — ялгызы гына иде Аннан кичәге хәлне сораштырам. Өй эчендә менә нәрсә булган. Апаның кызы безнең өн тирәсендә йөрүебезгә бик гажәпләнган. Өйгә кергәч, шундук төшенеп алган анда. Лена белән әңгәмә корып, кылыч борынлы чандыр бер кеше утыра икән! Менә ничек! Хәзер урамга чыксалар, алардан нәрсә каласы би 1- гесез, яшьләрнең (безмен була инде) акыл юк. харап булулары бар. Лена белән бу кешене түгел, безне кызганалар икән, кызып, ялгышы г куюлары бар.’.. Бөтен тормыш юк өчен бозылуы мөмкин. Әнисе белән шулай киңәшеп теге кешегә \з бүлмәләрендә урын жәеп биргәннәр.
Бу көннән соң Лена белән бүтән очрашу, сөйләшү булмас инде дисәм, ул икенче көнне үк техникум капкасы янында мине көтеп тора. Күрмәгәнгә салышып узып китмәнче идем, ул кулымнан эләктерде дә, мине үзенә каты гына тартып, берни булмагандай. назема төбәлде. Мнн кузгалдым, аны калдырып киттем. Ул. куып жител. мине култыклады, селтәп агартамы тигән идем. арттан бергә укыган иптәшләрнең ку Татуен сизеп, тындым һәм... тагын, дус кешеләрчә, тыныч атладык. Шактый вакыт сүзсез барылды.
— Әйдә монда сөйләшик. - диде Лена, бу юлы гаепле тавыш белән, һәм шәһәр бакчасына ымлады
— Нәрсә хакында?
— Бар сөйлиселәр... Керик әле. сонгы тапкыр.
Соңгы тапкыр дигәч, тыңладым. Кердек. Тып-тыныч бер почмакка килдек. Ул утырды, мин басып торам.
— Әйт әле, Әнис, әгәр теге көнне без сезнең каршыга чыксак, син миңа кул күтәрә алыр идеңме?
Мин нәрсә әйтергә белмичә аптырабрак калдым. Чөнки нәрсә килеп чыгасын без алдан ул хәтле конкрет планлаштырмаган идек бит.
— Белмим, — дидем мин, салкын гына.
— Шулай да... тәки кыйнар идеңме?
— Нишләп мин? Анда мин генә түгел ич...
— Ә-әх. менә ничек... синен иптәшең!
— Ул — каты куллы... аның белән сугышып караганым бар.
— Ни сөйлисен син!
— Кала малайлары өйрәтә!..
— Ә теге кешене нишләтер идегез? Анысын син?
— Мөгаен.
— Рәхмәт, дөресен сөйләгән өчен...
— Кеше сугышканда да честный булырга тиеш...
— Анысы сезнең төшенчә.
— Беттеме? Мөмкинме миңа китәргә?
Лена, ничек, килешмәдекмени әле дигәндәй, гаҗәпләнде. Мин анын күзләрендә нәрсәдәндер уңайсызлану, үкенү сизгәндәй булдым. Анын төсе үзгәрде. Мин инде араны өзәргә бик вакыт икәнен, кызыгы китә башлавын аңлатам. Ә ул риза түгел. Мин аңа ачуланмыйча гына әйтәм:
— Тапкансың ич, теге артистны... матур гына итеп йөр инде, миңа комачаулама.
— Мин сиңа комачаулыйм?
— Әйе.
Лена, әрнүен яшермичә, бөтен гәүдәсе белән бөреште, кулларын иреннәренә китерде, баш бармагын үрсәләнеп тешләде. Сүзне озакка сузмас өчен, китә башладым, ә ул кинәт әче итеп кычкырып җибәрде:
— Китмә!
Мин, ни булды икән дип. ана борылгач, ул өстәргә ашыкты:
— Тагын бер минутка!..
һәм ул мине кочаклап алды. Мин анын кулларын ычкындырам, ул тагын кочаклый, мин тагын читкә этәм... Ул кулларын миннән ычкындырмаска тырыша... Менә ул, хәле киткәндәй, алга шуып, жиргә егылды һәм, тезләремне кочаклап, үксергә тотынды. Ни хикмәттер, кеше еласа, кызганудан минем йөрәк сызлый һәм, кем генә булмасын, мин аны юата башлыйм, сүзен тыңларга, теләген үтәргә тырышам. Үземә кыенлык китерә торган эш булса да анынча эшлим. Ә бу юлы аның үксүе кызгану уятмады, ачуны гына китерде. Менә ул, бөтен хатын- кыз затын кимсетеп, минем аяк астында ауный. Бәлки, шунын өчен нәфрәт кузгалгандыр? Кешелек дәрәжәсе т\рында төшенчәсе булмаган кешеләрне гомерем буе күралмадым мин! Минем өчен моннан да зур түбәнлек юк, аидый кешеләрдән һәртөрле әшәкелекне көтәргә мөмкин.,. Эчтә җыелган ачуны тыярга тырышып, кырыс кына әйттем:
— Тор!
— Гафу ит, Әнис!
Менә тагы! Минем гафу итүем ник кирәк инде ана, ул шуңа мохтаҗмы? Чынлыкта ул гаеплеме? Безнең аралар бозылганга шактый инде, мин аны үзем ташлап киттем, моннан сон ни теләсә — шуны эшләргә хакы бар кешенең. Ниһаять, гомумән ирекле.
— Минем сиңа ачуланганым юк.
Ялганлама, күреп торам, син минем белән беркайчан да болай сөйләшкәнең юк иде.
— Тор. сөйләшәсең килсә...
Ул теләр-теләмәс күтәрелде, башы июле, үзе һаман үкси, күзләрен сөртә. Башка ун килә: «Ә Фәһимә болай эшләмәс иде. Ул бөтенләй мона охшамаган!»
Күз яшенен минем алда дәрәжәсе юк. мина кичерешләр кыйммәт. Ышанычлы мәхәббәт яшьләре оялчан була, аларны күрсәтмәскә тырышалар. Күрсәтәләр икән, мин сагаям: монда ниндидер сер. максат яшеренмиме? Әлбәттә инде, кеше үз-үзен белештермәс дәрәжәдә ярсыган булмаса...
— Бу кадәр каты күңелле икәнеңне башыма китерми идем.
— Сина ни кирәк миннән. Лена?
— Син кирәк! Бүтән бернәрсә кирәкми... Син минем янда булсаң, шул житкән... Туйдырсам, атнага, айга бер очрашсак, шул житкән. Мәхәббәт димим, анысын таләп итмим, юкны таләп итеп булмый... Мин очрашу гына таләп итәм. сорыйм.
Ул миннән берни дә таләп итми... монысы яңалык... Моңарчы бөтен нәрсәне тормышларыбызны бәйләүгә корган кеше.. Үзгәреш бар. димәк. Мондый хәлдә мин кешене ихтирам игә алам. Аннары...
— Бүгенгә житәр, иртәгә сөйләшербез, — дидем мин. йомшак тонга күчеп.
Лена үзе генә булдыра ала торганча иркә елмаеп, көзге болыт аша кинәт ай яктырган төсле ачылып, карап куйды. Килешүнең, сүздә бул- маса да. чынлыкта инде хәл ителгәнлеген >л, әлбәттә, сизә иде.
Техникум. Мин бүген аны калдырып, авылга китәргә тиеш. Ишек төбендә, вахтер өстәлендә хатлар. Узып барган һәр кеше шуннан үз фамилиясен эзли. Мин дә шулай эшлим. Хат юк, ләкин записка бар. Почерк буенча шундук таныйм—Лена язуы:
«Әнис!
Минем хәл начар. Бүгеннән сон теләсән дә. бик теләсән лә күрә алмавын ихтимал. Соңыннан үкенерлек булмасын дисәк, бүген кич минем янга килми калма.
Сонгы кабат үтенәм.
Лена».
Бүлмәгә дә кереп тормастан. анын янына чаптым Ул хәзер Тукай урамында үзе генә аерым бер бүлмәдә тора иде. Эшләгән жиреннән биргәннәр. ,
Ишек шакыйм. Эндәшүче юк. Өйдә түгелдер, ахырсы, бераз иртәрәк килгәнмендер. Бераз урамда йөрергә кирәк.
Бер сәгатьтән тагын килдем. Тагын ишек бикле.
Инде кич житте. Караңгыланды. Сәгать уннар булгандыр Тагын килдем. Ишек ачылды.
M'IH’LIW бу кыяфәтендә беренче тапкыр курач! Шундый агарынган, йөзе көт шикелле Сәламәтлек, көрлек, көч сирпелеп торган йөзләре — KVM-KVK булып көйгән. Басып торырлык та хәле булмагандыр, ахырсы. ул бер кулы белән тезләренә таянган, икенчесе белая ишек яңагына тотынган. Идәндә ниндидер чүпрәкләр аунап ята. алар астыннан кан агып чыккан.
— Нишләдек син. Лена?!
- Җаным дим. сорама, чап тизрәк скорый помошька. Тизрәк, зин- Һа₽Монд'ыГ1 чакта бәхәсләшүнең кыйбатка төшүе мөмкин Мен төрле
шиккә төшеп, тышка атылдым. Нәрсә бу? Үзенә-үзе кул салганмы? Нн өчен? Ни өчен?
Ярый әле ашыгыч ярдәм ерак түгел, шул ук урамда. Беренче сүзем:
— Анда... бер хатын-кыз белән бәхетсезлек!
Эшнең нәрсәдә икәнен сораштыралар, мин бернәрсә белмим, шулай да барырга булдылар.
Мин яңадан Лена янына чаптым. Бу юлы ул идәндәге чүп-чарны жыйган. караватында авыртудан газап чигеп утыра.
— Ничек?—диде ул мине күрүгә үк.
Нечкә, жиз тавышы тагын да нечкәрә төшкән, янып торган азгын күзләр тоныкланган, сүрелгән. Алардан хәзер хәлсезлек, курку сирпелә.
— Нәрсә булды? Нишлсдең син? — димен тагын, аптыраудан түзә алмыйча.
— Соңыннан. Әнис!.. Иртәгә син монда килерсең. Ачкыч күршеләрдә булыр. Сорарсың.
— Ник?
— Соңыннан. Аңларсың.
Ул арада ишек шакыдылар: врач һәм сестра — ике хатын-кыз. Алар керүгә Лена тагын миңа эндәште:
— Килми калма, харап итә күрмә. Ишеттеңме? Гомергә онытмам. Ә хәзер чык.
— Ни булды сезгә? — дип сорады врач.
— Хәзер, ул чыгып китсен инде. — диде Лена мине күрсәтеп. Аннары тагын миңа карады. — бар, тизрәк, акыллы бул.
Мин ишекне ябуга, алар нәрсә хакындадыр сөйләшә дә башладылар. Ә мин. акылдан язган кеше шикелле, нәрсә эшләргә түгел, нәрсә уйларга да белмичә, капка төбендә тукталдым. Машина янында.
Өч-дүрт минут та үтмәгәндер. Ленаны җитәкләп алып та чыктылар. Машина янында мине күргәч. Лена куркынып эндәште:
— Син нишлисең монда? Нишләп китмәдең?
— Сине, андый-мондый хәлдә, каян эзләргә? Ничек табарга?
— Мин сине үзем табармын! — диде ул машинага -күтәрелгәндә.
Шап итеп машина ишеге ябылды. Мотор гүләргә тотынды һәм машина күз ачып йомганчы күздән югалды.
Аңлый һәм аңлата алмаслык табышмак чишелмичә, мине төн буе диярлек йоклатмыйча газаплады. Шуңа күрә соң торылды, мин уянганда бүлмәдә беркем дә калмаган иде диярлек: кайсы юынырга, кайсы аска — ашханәгә таралышкан. Тиз-тиз юынып, ипи капкалагач та Лена квартирасына ашыктым.
Сезнең чит кеше өенә үзе юкта кергәнегез бармы? Бик сәер һәм катлаулы хис били анда күңелне. Кеше дөньясына керүең аермачык сизелеп тора. Бөтенесе монда синең иркендә, сиңа кеше үз өен. юк. өен генә түгел, үз тормышын, үз күңелен ышанып калдырган. Син бу дөньяда үзеңне ничек тотарсың? Ышанычны аклый алырсыңмы, әллә бөтен нәрсәне таркатырга, куелган нәрсәләрнең тәртибен бозарлык саксыз кыланырга җөрьәт итәрсеңме? Мин шундыйларны беләм. алар чит бүлмәдә көн-төн эчәргә, урам кунакларын чакырып алар белән кәеф-сафа сөрергә — хужага тиешле ихтирамны таптарга мөмкиннәр. Мин Лена бүлмәсендә, нәрсәгә карарга, нигә тотынырга белмичә, шактый вакыт хәрәкәтсез тордым. Сизәм. бу дөньяга минем ихтирамым бар икән. Чит дөнья, тик ул миңа таныш, якын...
Идән чип-чиста. карават матур, пөхтә җыелган, ике урындык, һәр- кайсы үз урынында... Аларда күбесенчә без икәү утырабыз, бәлки икенче урындык минем өчен генә куелгандыр. Анда миннән башка утыручылар да булды, билгеле. Ниһаять, күзем өстәлгә төште. Анда да бер кәгазь кисәгеннән башка берни юк. Кай арада өлгергән ул болай җыештырырга? Хәлсез килеш...
Кәгазьне карыйм Юк. бу кәгазь генә түгел икән, бу — документ, йөрәк документы... Күрәсең, ул авыру хәлдә түгел, ә элегрәк язылган. Иотлыга-иотлыга укырга керешәм, әйтерсең мин укымыйм, әйтерсең бүлмәдә аның үз тавышы, үлем килүе ихтимал чакта да курыкмаган батыр тавышы ишетелә:
«Кадерле дустым!
Минем өчен синнән дә якын кеше юк икән. Мин шуны бүген генә белдем Гаҗәп. Унлап утырдым; кемгә яза алыр идем мин бу хатны3 Юк. мондый серне синнән башкага әйтерлек түгел, мин аны бары сиңа гына әйтә алам икән.
Әнис!
Мин сине моңарчы борчымам, сиздермәм дигән идем Вакыты җиткәч. бөтенләй икенче төрле хәл ителде. Үзеннән-үзе... Уйлый торгач аңладым, моны синнән яшерү файдасыз. Бигрәк тә — минем исән калмау мөмкинлеген уйласаң. Ниһаять, син үзеңә кагылган нәрсәне, үзең «гаепле» эшне белергә тиештер ләбаса! Сиңа әйтергә батырчылык итми йөргән нәрсә шул — менә өч ай инде мин үз эчемдә синен мәхәббәтеңне, синнән күчкән тере бәхетемне, син бүләк иткән үкенечле бәхетсезлекне күтәреп йөрдем. Синең ул хакта уйламавыңны, уйларга да теләмәвеңне сизгәнгә күрә, син болан да читләшергә, ташларга җан эзләгәнгә күрә генә әйтми түзгәнмендер мин моны Менә хәзер белдең инде. Син нәрсә уйларсың, нәрсәләр кичерерсең? Юк. күз алдына китерерлек хәлдә түгел мин. Син мине тиргәячәксең. .Чин сине бары шул хәлдә күрә.м.
Менә мин вәгъдәмдә торам. Хәтерлисендер: син бернидән курыкма, мин сиңа тагылмам, комачауламам дигән идем. Болай булгач, син мина артык үпкәләмәссең, тиешле бәямне бирерсең, ихтирам итәрсең. Шулап бит? Хәзер инде моңа исәп тотар өчен минем бөтен нигезем бар. Әгәр исән калсам, син мине элеккегә караганда ныграк яратырсың дигән өмет туды миндә.
Күрәсең, мин кечкенә булса да тәвәккәллеккә барам Законга каршы эш. җинаять эшлим — врач икәнлеге дә шик астындагы бер кешегә үземнең гомеремне тапшырам, ул мина ниндидер дару бирергә тиеш... Әгәр файдасы тимәсә, үзе шушы бүлмәдә операция ясарга тиеш.
Миңа бу куркыныч та түгел. Барыбер түгелмени? Бөтенесе мәхәббәт хакына. Таләп итсәң, моннан катлаулырак һәм кыенракларны да кичерә алыр идем.
Хуш. дустым!
Булган начарлыкларымны гафу ит. Синең катылыкларны мин көнендә үк кичерә бардым...
Лена.
21 май. 1945 ел».
Мәхәббәт һәм җинаять.
Анда Лена һәм мин катнашкан.
Бәлки... „ .
Менә бу урындыкта башкаларның да утыруын Лена үзе дә әйтергә мәжбүр булган иде Шулай булгач, әлеге хатның мина язылырга тиеш булганлыгына ничек ышанып бетим? Ничек? Тик кара шикне мин куарга тиеш, куарга, куарга!
Ни бүлса ла' бүген бетне бәйләп торган бетен нәрсә юкка чыкты. Бүтәнчә болай дәвам итә алмый, югыйсә бер фажигв тагын .та вуррак- ларыи китереп чыгарырга мамкин. Үзен терелгәч .мин моны, әлбәттә, әйтәчәкмен сиңа.
Мин бү бүлмәдә хәзер артык тора алмыйм Лена, монда синен тормышын, мин монда бүтәнчә кала алмыйм, ишетәсемме? Бү даны, минем өчен түзү мөмкинлеге калмаган дәрәжәлә тыны кыз. һавасы агулы диясем килми, телем бармый, тик мин сутын торган түгел Монысы -
хакыйкать. Синен дөиьян... Менә мин хәзер йозакны алдым, чылтыратып бикләдем һәм мин аны. бәлки, беркайчан да ачып кермәячәкмен.
Бу ишек. бу йозак минем өчен бикле торсыннар. Килештекме?
Менә шулап.
Ә ачкыч? Кемгә калдырыйм? Аны ташлап китәргә ярамый, һәр хәлдә. мин алай булдыра алмыйм. Аны Ленаның үзенә, үз кулына гына тапшырырга мөмкин. Гомерлек үкенеч булуы бар. Эх. Лена. Лена!
Ачкычны кесәгә салганда кулга ниндидер кәгазь эләкте: пароход билеты икән. Мин китәргә тиеш идем бит. Ерактан гудок тавышлары ишетелә. пароход тавышы...
Мин Ленаны эзлим, таба алмыйм. Кайтса, керә алмыйча тилмермәсен дип. көн саен өенә киләм. Дүртенче көнне ул өйдә иде. Исән! Шушы минутта минем ничек сөенгәнне белсәгез! Бөтенесен онытып, кочаклап алдым һәм берничә минуттан шуңа үзем дә гажәпләндем.
— Син ничек кердек? Ачкыч каян алдың?
— Үзем белән иде берсе.
Кесәдән ачкыч алып ана суздым.
* *
Тулай торакка кайтып әйберләрне алдым да баскычтан йөгерә-ат- лый төшеп киттем. Шәһәр белән бәйләнеш өзелгән. Лена белән соңгы сүзләр сөйләшелгән. Аста, вахтер ишеге янына житәрәк, бер кыз туктатты. Чем-кара чәчләренә модалы прическа ясаткан, озын, төз — гомумән дөрес гәүдәле чибәр генә рус кызы, занятие вакытында язу жибәр- гән кыз. Аннан соң аның белән сөйләшә-сөйләшә чират торганыбыз бар. Тик. елга якын вакыт узса да. аңлашу мөмкинлеге тумады. Сәбәбе ачык — йөрәк буш түгел, анда бүтәннәр. Менә шул кыз туктатты мине чыгып барганда.
— Мөмкинме сине бер минутка?
— Мөмкин. Исәнме. Валя.
— Мин синең белән сөйләшергә теләгән идем.
«Ни хакта?» дигән юләр сорау чак кына ычкынмады. Бу сүз белән мин аны мыскыл итәчәк идем. Ул да. мин дә беләбез нәрсә турында сүз булуы мөмкин икәнлеген. Аңлаганымны, сөйләшергә үземнең дә ихтимал баш тартмаска тиешлегемне, үкенүемне төскә һәм тонга чыгарырга тиеш таптым. Бер дә юкка ник кешене рәнжетергә.
— Валя, бездән берни дә чыкмый.
— Ник соң? — дип эндәште ул һәм кулымдагы чемоданга кагылды.
— Мин китәм. Валя...
— Ә ни өчен?
— Мин монда кала алмыйм.
— Ник?
— Сәбәпләрен болай гына әйтеп бетерерлек түгел. Валя.
— Ә соңыннан?
— Соңыннан консерваториягә. Бүтән шәһәргә.
Аңлыйм, ул мине китмәскә, калырга үгетли, ачык әйтмичә, читләтеп кенә, күзләре белән генә. Ләкин ул минем нинди кыенлык белән яшәвемне башына да китерми. Ул — шәһәр кызы, матур киенә, хәлләре бөтенләй икенче.
— Хуш. Валентина, мин сине онытмам.
■— Я надан килсән. мине күрерсең...
һәм ул саубуллашырга кулын сузды. Кулларының йомшаклыгы мина, ни өчендер. Фәһимәне хәтерләтте.
Техникум, анда узган кыска вакыт шул очраклы кыз кыяфәтендә сзатып калды шикелле.
©ЧЕНЧЕ БҮЛЕК
й ’ ♦
Мин авылга кайтам Әрҗәсенә унлап кеше төягән калтырча-авто- машина шалтырый-шалтырый сикәлтәле юллар буйлап чаба. Авыллар ямансу һәм хәлсез авыллар — артка шуышалар.
Авыллар...
Сугыш вакытында безнен бу авыллар өстенә бомбалар төшмәде, снарядлар яумады. Ә шулай да карагыз сез теге өйләрне: алар нин. .1 кечерәеп калганнар, имгәнешкәннәр, таякка калганнар. Бомбалар, снарядлар., безгә күренмәделәр, аларның күзгә күренми торганнары яулы безнен өскә Фронтта яраланган кешеләр үзләре кебек үк инвалид йортларга кайттылар... Күзләре сүнә барган әниләре, аталары, энеләре. сенелләре янына.
Сугыш бегкән көнне укытучым дөрес әйткән икән: халык монда хәзер дә авыр сугыш кичерә, зур сугыш —ачлык, ялангачлыкка каршы. Бу сугыш бәлки тегесеннән һич ким түгел, ачлык белән сугышудан да кыен сугыш булмый, монда романтика юк. батырларны монда данга күммиләр, эндәшмиләр... ә эндәшмәү — үзе ип каты җәза. Ышанмаса- гыз, әнә тәрәзәләренә, ишекләренә такта кадакланган, түбәләре җимерелгән, түшәм өсләренә үлән үскән теге өйләрдән сорагыз Эндәшмәүнең нинди явыз көчләр белән бәйләнгәнен алар сөйләрләр, бәген дөньяга ишеттерерлек итеп сөйләрләр..
Кичке караңгы төшкәндә грузовик безне таныш авылга алып керде. Кил.мит шушында эшли. Өйләренең дә кайда икәнен чамалыйм. Күнел әллә ничек җилкенеп китте дә канчандыр бу авыл өстендә әйләнеп йөргән көйләрне уйный башладым. Машина тиз бармый, шофер үзе дә тыңлый, ахрысы. Ул чакларда авыл җирендә баян тавышы — әкияттән килгән төслерәк иде шул.
Авыл кешеләре, тәрәзәләрдән карап, безне озатып калалар.
Хәтерлим, ул чакта композитор Заһир Исмәгыйловнын «Көтәм сине» исемле җыры яңа гына чыккан һәм күңелләрдә матур яңгыраш ала башлаган иде. Иске урамнарда шул яна көй яңа өмет шикелле таралып калды. Соңыннан көйнең авыл халкы күңелендә онытылмас хисләр кузгатуы хакында мина кабат-кабат сөйләделәр.
. Ул төнне Сафуан абзый да урыныннан торган:
— Хатын, Әнис уйнавы!..
Ишкар авылы. Миңа бик якын бер кеше... Ул ишетәме икән? Бәлки, ул да шушы авылдадыр, кунакка кайткандыр, бәлки, ул да уянгандыр, мине таныгандыр... Мин бит ул ишетсен өчен дә уйныйм, ул тынласын өчен! Хәтерли торгандыр: үзебез генә белгән, анын өчен туган, ана багышланган көйләр. Мин анын янына кайтам! Фәһимә! Нәрсә әйтер? Мин аның күзләренә ничек карармын?
Ишкар калды. ,
Автомашина бер борылмада тукталды. Мин, аннан төшеп, үзебезнең авылга җәяүләп кайттым. Бер кулда иске такта чемодан, икенчесендә баян салынган футляр иде.
Бүтән вакытта мине Шарик исемле этебез каршылый иде. бу юлы ул ла күренмәде. Беренче булып каршылаячак дустымны бүреләр алып киткән иде.
Мен > шулай мин чак кына биеккэрэк менмәкче идем, әмма беренче югарылыктан ук егылып төштем. .Мондый чакта һәрвакыт туган җиргә егыласын аннан да ышанычлы урын юк. Соңгы чик.. Күккә ашкан таулар арасындагы якты, йомшак үзәнлек төсле. Моннан соң да ничә кабаг кайттым мин б\ җиргә, ничә кабат егылдым... Туган җир!
Иртән иртүк әни минем өчен мунча якты. Былтыргы миллек белән бик каты чабынгач, юынгач, юл тузаны, ел буе жыелган кер өстән төшкән шикелле булды. Кечерәеп калган өй түшәменә баш бәрелмәсен дип. курка-курка гына атлап, хәлдән китеп, кайчандыр үзем йоклый тооган караватка утырып, мендәргә сөялдем. Б\ хәлдә мин үземне инде бөтен чүп-чардан арынган, чистарынган яна кеше төсле хис иттем. Дөресрәге, шундый булуымны теләдем.
Минем хәлне белергә керүче беренче кеше Хәмит булды. Онытмый, ташламый, менә ичмасам дуслык. Шулай булырга тиеш ул...
Ярый, мин аны күрүемә шат. билгеле. Тик мина бүтәннәр дә кирәк. Мина бер кешене тиз арада күрергә кирәк. Ансыз дөнья карангы.
.. Югары Яркәй авылы. Район үзәге.
Ул шушы урамнардан йөри.
Көн кичкә авышкан. Ул хәзер өйдә булырга тиеш. Кечкенә генә өй. Тәбәнәгрәк кенә жилкапка. Якында гына хатын-кызлар сөйләшкәне ишетелә. Кулларны капка өстенә куеп, эчкә карыйм
— Әләй, Әнис!
Фәһимә тавышы! Әнә ул — аксыл-яшькелт күлмәктән, толымнары, чигә чәчләре... Әллә кечерәеп, ябыгып киткән инде. Тик күрә.м: ул тагын да чибәрләнгән, элеккедән дә мен-мен кабат гүзәлрәк... Күзләрендә елмаю, сөенеч очкынлана, тик үзе... карчыгадан куркып әнисенә елышкан чеби төсле, иптәш кызы артына елыша. Ә тегесе ярым пышылдап:
— Синен Әнисме?
— Әйе...
Монда, димәк, минем исемем ят түгел икән әле... Бераз эчкә жылы кергәнен сизеп, мөмкин кадәр ягымлы эндәшергә тырыштым:
— Капка ачмыйсызмыни инде, шулай итеп?
— Ачаргамы, юкмы дип торабыз әле. — дип тиз генә эләктереп алды иптәш кызы һәм Фәһимәгә карады. — Ярар, килгән кунакны кире жи- бәрү килешмәс. Кертәсеңме, Фәһимә?
— Керсен алайса, — диде Фәһимә үзенен көчсез, нәзек тавышы белән һәм елмаеп куйды.
Кул биреп исәнләштек. Күзләр, таныш күзләр элекке мәхәббәт белән карыйлар, тик бу күзләрдә ничектер үз итү юк кебек, ул. никадәр яратса да. мина инде элекке кебек ышанмас... Тел белән әйтә алмаслык тирәндә яшерелгән читсенү... Йөрәгендәге ин изге, иң саф почмагы барыбер минеке түгел хәзер... Мин моны күрми кала алмадым.
Аннан аерылгач булган хәлләрнең барысын да сөйләп бирдем. Алдарга көчем житмәде, намусым жит.мәде. Гафу итсә, чынлап гафу итсен. әмма без: ә ялган катнашмасын. •
(Ахыры бар )