Яңа сәхифәләр ачылганда
Allll Лв,м 1,1 гаять зур вакыйгалар AllIl кичергән. Ул
вакыйгаларда татар халкы да актив катнашкан.
Бу турыда яиадан-яна документлар табыла
Мәсәлән. Мәскәүдәге борынгы актлар үзәк
дәүләт архивы (БЛҮДА) фондларында аеруча
зур байлык саклана Монда татар халкының
соцналь-экономик хәле. көнкү реше. анын
Емельян Пугачев житәкче легендәге крестьян
сугышында катнашуы турында бик кызыклы
документлар. XVIII гасыр татар шагыйрьләре
ижат иткән әсәр ләр. һәртөрле язмалар
тупланган Халык таоихын. анын культурасын,
телен һәм әдәбиятын өйрәнүдә бу
истәлекләрнең әһәмияте әйтеп бетергесез зур.
Без түбәндә ШУНДЫЙ яна ике документ
турында сөйләячәкбез Аларнын берсе —
Каныш Маки угьлынын 1749 елда язылган
васыятьнамәсе, икенчесе — 1763 елда Түрт-
түбә авылы халкыннан Мәскәүдәге якташ-
ларына язылган хатлар '.
XVIII гасырда татарлар ерасында җир биләү
ике төрле хокукка нигезләнгән булган
Йомышлы татарлар уз хезмәтләре өчен
жирне патшадан, поместье милке формасында,
бүләк төсендә алганнар. 1718 елда йомышлы
татарларны, корабльләр төзер өчен, агач
эшенә беркеткәннәр Шуннан соң аларга
поместьелар бирелмәс булган, үзләрен
лашман дип атын башлаганнар. ә элек
бирелгән жнрләрне биләү формасы үзгәрми
сакланып калган.
Татарларның икенче өлеше исә ясаклы
татарлар дип йөртелгән. Алар жирне община.
«мир» белән, ягъни бер авыл крестьяннары
шул авыл тирәсендәге жирләр- не барысы
бергәләп биләгәннәр. Җир бөтен общинаныкы
булганлыктан, ясаклы татарлар аны сата да.
бүләк итеп яки бүлеп тә бирә алмаганнар
Моннан үзгә буларак, йомышлы татарлар үз
жирләре белән иркенрәк эш иткәннәр: сата,
бүләк ию, мирас итеп калдыра һәм башкача
эшли алганнар. Кунгур өязенең Кәбаяәк
авылыннан булган Каныш Маки УЛЫ. йомышлы
татар буларак, үз жире белән үзе әнә шулай
иркен эш итә
йомышлы татарлар XVII—XVIII гасырларда
патша хөкүмәтенә каршы ку тәрел- гән
восстаниеләрне бастыруда катнашалар һәм.
пленга төшкән башкорт. кыргыз- кайсак.
калмыкларны алып кайтып, үз хужалыкларына
чура (крепостной)лар итеп жиргә утырта торган
булганнар
Түбәндә Каныш Маки васыятьнамәсеннән
бер өзек китерелә:
«.. Вә янә Шикәр Актажык угьлы ата-
сындин-анасындин ятим калды Алдар Жанында
Таркаш урустан алып кайтып бактым Бик яшь
угълан ирде Үзем бактым Душын һәм күп
түләдем. Янә ул Шикәрне үземә угълыкка
сүләшеп асрадым: «Бичә алып бирермен, үз
үп»лым кеби ат-сыер бирермен Угълым Банраж
үсеп бичә алганча. үземдә торгыл».— тидем
Янә ана кыз ярәштем, биш сум акча бирдем
Элекке тунны ясадык. Пот бал тотындым. Янә
ул. Шикәр, алганча булмады. кызның йортына
керде Миндә тормады һәм тормаса ла. сүзем
сүз булсын тип. апа бер бия бирдем Андин
тугьды бер яхшы ат. ун сумлык. Әлхаль ул мал-
ларым ул Шикәрдә, вә янә ул Шикәр яшь булса
да. миндә торган вакыт эшләгән эше мәна
булсын Вә янә Калмаш юлда Курмучак елганың
ике яны берлә —мәнем бувнавым, ул ерләрне
бувнаганда Тимбай миндә ирде. аиа мәгълүм,
вә янә Шикәр Актажык угьлы миндә торган
вакыты ирде, аны бсвнаганда яшь угълан ирле.
Шикәр сөреплур алты приез Андин артык
тимәсен Вә янә Салапгы башында був-
навымны һәм сөргән Шикәр ике приез. Андин аз
һәм тимәсен»
Үз васыятендә күрсәткәнчә. Каныш 1735—
40 еллардагы Алдар-Кусюм восстаниесен
бастыруда катнаша һәм Шикәр исемле
малайны, чура нтү әчеп, үзенә алып кайта. Ул
аны үз хуҗалыгында эшләтә, ләкин бөтенләйгә
крепостной итеп калдыра алмый. Шикәр зур
үскәч анардан китә. Бу хәл татарлар арасында
крепостнойлыкның жәелә алмавын ачык
күрсәтә. Ж.әелә алмауның төп ике сәбәбе
булган:
1 Патша хөкүмәте татарлар арасында
экономик көчле бер сыйныф булдырудан
курыккан Мондый сыйныфны үстермәү өчен
чаралар күрюн. Мәсәлән, Негр I
1713 елда: «Пзмышлы татарлар ярты ел эчендә
чукынып бетсеннәр, чукынмасалар, .парның
крестьяннарын җирләре белән тартып алырга»
— дигән указ чыгара. Шуннан сон, йомышлы
татарлардан булган морза-крепостникларнын
с аны бик нык кими.
2 Крепостнойлыкка һәм эре жир биләмгә
каршы татар крестьяннары кискен һәм көчле
кораллы көрәш алып барганнар. Нәтпжәлә,
йомышлы татарлар кулында крепостнойларның
саны XVIII гасыр башында 7692 ир кеше булса,
1781 елга бер меңнән артыграк, ә I860 елга
бары 71 кеше генә калган <
Каныш тарафыннан яздырылган бу ва-
сыять феодаль мөнәсәбәтләрнең үсмәвен
ачыклап кына калмый, ә бәлки яңа. буржуаз
мөнәсәбәтләрнең жәелүен дә күрсәтә. Каныш
Маки улы акча, заклад, процентлар белән дә эш
йөртә, ростовщиклык белән лә шөгыльләнә.
Гомәр Абдулловнын Мәскәүгә Рахман-
колын Канкай улына язган хаты да бик
әһәмиятле.
ГОМӘР ГАБДУЛЛА
УГЪЛЫННАН
МӘСКӘҮГӘ РАХМАНКОЛЫЙ
КАНКАЙ УГЪЛЫНА
Безкн Гомәр Габдулла угълынднн сез- кн
дустымыз ду 3 җиһан нарендәшем мулла
Рахманколый Канкан угьлына кәрарән-
мәрарән4 догалар кыйламыз Гомрейез озын-
озын улсың. дәүдәтеңез артсын йәү- мән-
фнйәүмән'-. Үз хат мезднн сорсаныз. әл-
.хәмлеллнллиһ сап. вә сәламәт дәю беләсез
Вә бәгьдә мәгълүм улына: межевой
капнтанлин хәл сорсаныз, безнең мөселман
җәмәгатьләренә һич тә рәхиме юктыр, бик гаять
тә рәнҗетәдер шул, шул рәвешле кем,
Писцовой кейәгрнсн6 копиясен үзе- мез алдык
—күп хәреҗ тоттык Вә янә мәгълүм улына:
межевой кәмичиәгә Лихачев капралның өен
алдырды — аена берәр сумга — ирексезлик
илә. Янә мәгълүм улына; «Ике елдан бире
килеп торамын ссзләрпең өчен; ашарга эчәргә
һичнәрсә бнргәнснез. юк. үземнең ашаймын. —
ләю мәгълүм кыйладыр. — Шундайларга би-
рәсез, ксмләр эш эшләмәкднн орса, сукса —
айларга бирәсез. Эшенезпе этләймен.
һичнәрсә биргәненез юклыр. Без ор- майбыз
һәм сукмакмы i — шуның өчен безләргә нәрсә
дә бнрмәйсез». — дигәнлеке өчен. Түрттүбә
берлә: «Кырык чнтбрүк' арыш бнрермез», —
дәю мәгълүм кыйл- дык. Шул капитан ул кырык
чнтбрүк ашлыкка хуш булды. Веразынча
базардан сатып алып бирдек. Ул мәзкүр -
ашлыкны безләрдән тарттырадыр тегермәндә
Вә янә мәгълүм улына: «Катарым5 усал. —
дип, — Байчин авылга торырга барырмын», —
дәю. истратит* итте Халык ул сүзне ишедеп:
«Безләргә рәнҗү күп булыр». — дип, Тннинскнй
Матвей попның «ен алдык илле өч сум илле
тиенгә Ул өйгә пич салдырып вә һәм карындык
ясатып. булган бозык ерләрен төзәтеп, чыгыш
булды ете сум Имде мәгълүм кыйламыз. ул
5 Россия империясе законнарының тулы җыентыгы. Рус телендә. 2784 сан.
- Татарстанны өйрәнү буенча материаллар II чыгарылыш. ’Л бит; Казан университеты
каршындагы Археология, тарнх һәм этнография җәмгыяте җыентыгы XVIII чыгарылыш. 4—6
битләр.
Ду — икс.
‘ К ә р a Р ә н-м ә р а р ә н — иксез-чиксез.
- И ә ү м ә н-ф н н ә ү м ә н — көннән- конгә.
"Писцовая к н ә г ә — налш салу өчен халыкны исәпкә алу исемлеге.
капитан «Тора торган өем дә ярай- дыр». — дип
чыкмайдыр ул сатып алган өемезгә. Әмма ул
попның өенә шул мәзкүр ете сумднн башка акча
бирелмәгәндер. Фәһем идәмез*. янаралдан
куркуы бар. дип. Вә һәм ашлыкны ла алмас
булды: «Янарал килгәч килтермәнез.
кирәкмәс». — дидер. Вә янә «печән», «утын»
дип безләр- дин сорайдыр булган нәрсәләрне
Вә янә мәгълүм улына без. Гомәр. Байчин авы-
лымыз берлә бирдек унбиш арба печән к»з көне
былчырак вакытта.
Әмма ләкин алай да булса үзеңез фәһем и
леп эшләнез: капитанның усаллыкларын
мәгълүм кыйламыз. Әмма Лев Казанский- ның
эше рәвешендә булмаган нрде. Әмма куркамыэ
шуның өчен, эш тирәнгә китәр .и п, яна камичия
булыр дип. капитанга бүләк биргәнне мәгълүм
кыйлсак, халыкка авырлык кнтмәгәЛ нрде дәю.
Вә бәгьдә мәгълүм улына: межевой капитан
межа итәр өчен Куйгы Убачнга чыкты Әмма
ләкин ер хакында межа итә башлады.
Усаллыгы мәгълүм дәгелдер. тугърыЙлык илә
эш эшләргә нияте бар. «Убачндан безнең
Байчин авылга барырмын», дәю мәгълүм
кыйладыр Вә дәхн мәгълүм улына син мулла
Рахманколыйга: межевой капитан болын
хакында Посат урыслардан побирнннай 1
сорады лоношения берлә, ө t мәртәбә: «Байчин
татарларның ерен нә рәвешле көтәсез?» — ди.
Әмма айлар побирнннай бнрмәйләр.
грамоталарын ла мәгълүм кыйлмайлар Әмма
син, мулла Рахманколый, язмак илә мәгьлүм
кыйлган ир лең: капитан Травкины һич кеше
яратмай ләю Алай ла булса, усаллыкка таба
нияте юк. в» һәм парутшик * гугърылык илә
межа итәргә нияте бар.
Ушбу юкэрыда язылган капитанның
бозыклыклары илә эш кү рсәтмәйсезләр.
Сабыр итәргә боердылар
Сүземез күп нрде. мөхтәсәр кыйлдык Түртгүба
xa.iaeK.iapN.
1763 сана— елда майның 28 яумендя.
1 Чнтбрүк — четверик. поттан артыграк.
•Катар — тирә-як.
э Истратит — страшить сүзенең бозылып
язылганы.
•Фәһем итү — фикер йортү.
6 Побирнннай (поверенное) — ышанычлык
язуы.
‘ Парутшик— поручик
’Мөхтәсәр кыйлдык — кыска тоттык.
Бу хат татар крестьяннары өстеңнән булган
милли-колон таль изүне ачык тасвирлый.
Крестьяннарның төрле категорияләре бер үк
жнргә төрлесе төрле вакытта, төрле-төрле
авыллар булып килеп утырганга, XVIII йөздә
авыллар арасында жнр низаглары күбәя, бер
авыл жире белән икенче авыл жире
арасындагы межалар билгеләнмәгән була
Хөкүмәт бу низагларны бетерер өчен 1757 елда
межалау инструкциясе чыгара. Межа
комиссияләре тезелә. Аларга баш итеп
межевой к о- миссарлар куялар Башка патша
чиновниклары белән беррәттән. алар да ха-
лыкны теләсә ничек талаганнар. Халык та-
лаучылар өстеннән жалоба бирергә дә ку-
рыккан.
Рахманколый Канкай улы — Кунгур өязе
(хәзерге Пермь өлкәсе) татар крестьяннарының
Мәскәүгә җибәрелгән вәкиле. Русча һәм
татарча грамоталы мондый кешеләрне
крестьяннарның Мәскәүгә һәм Петербургка үз
вәкилләре итеп үтенеч белән 'җибәрүләре
гадәти бер хәл булган.
Архивтагы башка хатлардан Рахманко лый
Канкай улының мөлкәтле кеше булуы
аңлашыла. Семьясы ишле булган, хуҗалы
гында батраклар эшләгән, ә үзе Мәскәүдә
сәүдә белән шөгыльләнгән.
Яна табылган документлар XVIII гасырда
татарлар арасында укымышлылык- нын
торышына да билгеле дәрәҗәдә яктылык
ташлый. Архивтагы документларның барысы
да 1773—1775 еллардагы крестьяннар
сугышын бастыру барышында патша
гаскәрләре кулына эләккән крестьяннардан
алынганнар Монда эш кәгазьләре дә. әдәби
әсәрләр, бәетләр һәм шигырьләр дә. китаплар
да бар Мәсәлән. Якупов дигән кешедән 10
сумлык. Мостаевтан 18 сумлык 12 китап.
Мөсәлимовтан 1 сумлык бер китап алынган Ул
чакта китаплар бик кыйммәт булганнар
(арышның поты 10 тиен булганда, бер китап бер
сум һәм кыйммәтрәк тә торган). Шулап булуга
карамастан, китап сәүдәсе шактый җәелгән.
Киң таралган кульязма китаплар һәм әдәби
әсәрләрдән башка. XVIII гасыр ахырында басма
китаплар да чыга башлаган. 1800—1803
елларда инде Казанда барлыгы 12 300 данә
басма китап чыгарылган ’.
Халыкның күп өлеше грамотасыз булып,
караңгылыкта яшәсә дә. грамоталы кешеләр дә
байтак булган Ул вакыт тарихчысы Рычков
үзенең юл язмаларында һәрбер татар
авылында балалар өчен мәктәпләр
(мәдрәсәләр) бар ди һәм:
«Күп кенә татар мужикларының, бигрәк тә
сәүдә кешеләренең зур булмаган язма әсәр
җыентыклары бар һәм үзләре турында, шулай
ук күрше илләр турында яхшы гына белемнәре,
моңардан башка тагын үзләренең борынгы
тарихлары турында байтак мәгълүматлары
6 Борынгы актлар үзәк дәүләт архивы.
6 фонд. I оп. сак. бер 592. 52—54 битләр.
8 Г. Гобәйдуллнн. Татар тарихы Казан 288—294 битләр.
9 Россия дәүләтендә яшәүче барлык халыкларны тасвирлау Рус телендә. II бүлек. 1792 ел.
II—12 битләр.
10 Татарстан тарихы документларда һәм материалларда Казан. 1937 ел. 353 бит
БАҮДА. 441 фонд. 1 оп сак. бер. 679. 1 бит.
12 Хәрби лингез флоты үзәк дәүләт архивы. 212 фонд. 1 оп., сак. бер. 28, 46—49
битләр.
бар». — дип яза XVIII гасыр рус сәяхәтчеләре:
«Грамотасыз кешеләр татарлар арасында хөр-
мәт һәм нхтнра.м белән файдаланмыйлар» '. —
дип язганнар Хәзерге кайбер авторлар XVIII—
XIX гасырлардагы татар мәдрәсәләре
бернәрсәгә дә өйрәтмәгәннәр дип язалар.
Хәлбуки, яңа табылган материаллар моны
расламый. Мәсәлән. 1820 елга килгәндә
«татарларның аз дип исәпләгәндә һәр
җиденчесе грамоталы» булган а.
Хәлфнн. Алкин, Тәвкилевләр кебек мор-
залардан башка да, русча белүче, рус
грамотасына өйрәнгән кешеләр _ булган. Казан
губернаторы Фон-Брандт 1771 елда. Свпяга
провинциаль канцеляриясенә тылмач итеп.
Хөсәен авылы ясаклы крестьяны Юлдаш
Маметкуловны җибәргән. ФонБрандт
Маметкулов турында болай яза: «Әтисенең
тырышлыгы нәтиҗәсендә, татар һәм рус
грамотасына укый, яза белерлек итеп
өйрәтелгән... Тышкы эшләр дәүләт
коллегиясендә комплекттан тыш студент булып
торган»6 7 8 9 10 11. Якуп Бнметов исемле бе-
рәүнең 1762 елда турыдан-туры патшага
исемләп язган мондый үтенече бар: «Минем
малаем Субханкул Якупов, үземнең
тырышлыгым аркасында, татар һәм рус
грамоталарына укырга һәм язарга, татар
теленнән русчага тәрҗемәләр ясарга өйрәнде
Тылмач булып ул 3 ел эшләгән иде Штат
кыскару нәтиҗәсендә хәзер хезмәттә түгел.
Яналан тылмач итеп урнаштырсагыз иде» 12
Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар
сугышында катнашкан тагарлар арасында да
русча сөйләшә һәм русча укын-яза белгән
татарлар байтак очрый. Крестьян отряды
җитәкчесе Юскәй Кудашев, татарча язылган
Пугачев манифестларын русчага тәрҗемә итеп.
рус. удмурт крестьяннары арасында тираткан
Пугачев полковниклары Каранай Моратов.
Канзафар Усаев. Енгалычев һәм башкалар
Пугачев манифестларын татарча да. русча да
укып йөргәннәр. аларны күчереп таратканнар
Татарның укымышлы кешеләре, әлбәттә.
патша администрациясендә лә эшләгәннәр.
Ләкин эшкә урнаш1, бик кыен булган Бер мисал
китерик Тарихта билгеле булган Сәгыйт
Хәлфиннең туганы Әхмәтгәрәй Хәлфнн бик
яхшы белгеч булган. Моны аның аттестаты ук
раслый. Аттестат үзе Петербургтагы чит ил
эшләре
коллегиясе тарафыннан бирелгән һәм анарда
түбәндәге юллар бар:
«Император хәзрәтләренең указы һәм чит
нл эшләре дәүләт коллегиясе билгеләве
буенча, бу аттестат титуляр советник
Әхмәтгәрәй Смайловка Хәлфин угь- лына
түбәндәгеләр турында бирелде ул император
хәзрәтләре хезмәтенә 1802 елда мартның 2 иче
көнендә татар һәм Россия телләрен
белгәнлектән күрсәтелгән коллегиягә
актуариус итеп алынды; 1804 елда апрельнең
15 ендә Бнйскинга Алтай тауларыннан монда
килгән калмык зайсаны князь Казаковны
свитасы белән озату өчен җибәрелде; 1806 да
гыйнварның 8 ендә шул ук коллегиянең
тәрҗемәчесе итеп күтәрелде; ә 1811 лә
августның 31 көнендәге у leiien үтенече буенча,
авыру сәбәпле хезмәттән азат ителде, ана шул
ук елла, айда һәм көндә, ул Хәлфинны шул ук
1811 елның 9 августында титуляр советник
чипы белән бүләкләүне сорап Идарә итүче
Сенатка тәкъдим ителүе турында һәм коллегия
всдо.мстенла хезмәт иткән вакытта үзен яхшы
тотты, кушылган эшләрне тырышлык белән
үтәде дип коллегия тарафыннан 3554 номерлы
аттестат бирелде»'. Шундый кеше дә эшкә
урнаша алмыйча шактый җәфалар күрә. 1819
елда Казанга килгән Сенат ревизия
комиссиясенә адреслап. ул махсус гариза яза
һәм түбәндәгеләрне белдерә
«1811 елдан бирле эшсез, карт ата-анам
җилкәсендә торуым алар өчен авыр бул-
ганлыктан. 1815 елда губерния правление-
сенә гариза биргән идем, ләкин ана җавап
булмады һәм ул пожар вакытында янлы.
Губерния правленнесе 1818 елда мине,
дворяннар җыелышы яхшы дип тапса да.
Царевокакшайскин земский сулына дворяннар
заседателе итеп билгеләмәде. Үземнең һәм ата
анамның бернинди малы булмаганлыктан һәм
бик ярлы хәлгә калуыбыз нәтиҗәсендә, сездән
мине чиным буенча хезмәткә алуыгызны
сорарга батырчылык итәм» <
Грамоталы татарлар Казач өязеннән
Башкортстан һәм Оренбург якларына китеп тә
«балаларны татар грамотасына» укытканнар
Үрбара авылы ясаклы крестьяны Халит
Хәлимов. Курбашы авылы крестьяны Әбжәлил
Мусалимов һ б авыллардан Җәгъфәр Якупов.
Муса Мостаев. Зәбир Уткулов. Назир
Утямишев. Абдрахман Хөсәеновларны Пугачев
хәрәкәтендә катнашкан дип кулга алгач, алар
1773 елда Башкортстан һәм Оренбург
якларына «балаларны татар грамотасына
укытыр өчен бардык» дип күрсәтәләр. Аларнын
бу күрсәтмәләре архивлардагы документлар
арасында саклана '. Ә Ширдан авылы йомышлы
крестьяны Әмир Ишимев «Твердышев- ның
Уралдагы Воскресенский заводында крестьян
балаларын татар грамотасына өйрәтү өчен 2 ел
торды»13 14 15.— дип сөйли. Бу фактлар,
беренчедән. Башкортстандагы мәктәпләргә
укытучылар Татарстаннан баруын раслый.
Икенчедән, болар ул вакыттагы Урал
заводларында татар крестьяннарыннан булган
эшчеләрнең лә инде байтак эшләвен.
балаларны укытыр өчен махсус укытучылар
яллаганлыкларын күрсәтә.
Ләкин халыкны уку-укыту эшләрен патша
властьлары, ислам дине тоткарлаган.
Бу мәкаләдә китерелгән документларның
әһәмиятләре башка яклардан да юк түгел
Мәсәлән, хатларда китерелгән исемнәрнең чын
төркичә булуы, гарәптән кергән исемнәрнең бик
енрәк очравы Will гасырда татар халкының бу
өлешендә исламның тәэсире әле кимрәк
булуын күрсәтә Документларда тел фәне өчен
дә кызыклы материаллар бар Боларны
киләчәктә җентекләп өйрәнергә кирәк булачак.
С АЛИШЕВ.
СССР Фәннәр академиясенең
Казан тел. әдәбият һәм тарих
институтының фәнни эшчесе.