Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛ ЗУР ҖӘМӘГАТЬ ЭШЛЕКЛЕСЕ ИДЕ


| QI Q елның ахырыннан алып 1927 елның апрель аена кадәр Галнмжан Ибра- ■^•^Һимов Казанда төрле жаваплы эшләрдә эшләде. Партия мәктәбендә, командирлар курсларында, тагар коммунистлар университетында укытучылык итте. Мәгариф комиссариаты коллегиясе члены һәм Гыйльми үзәк председателе булып эшләде: «Безнең юл» журналы редколлегиясе председателе. «Мәгариф» журналы редколлегиясе члены. Крайны өйрәнү бюросы председателе вазифаларын үтәде Шулардай тыш. партиянең Өлкә Комитеты карары буенча, башка төрле комиссияләргә дә тартыла иде ул.
Минул вакытта партиянең Татарстан Өлкә Комитетында матбугат бүлеге мөдире булып эшли идем Эш буенча рәсми очрашулар белән бергә, мина Галнмжан Ибраһимов белән Ленин әсәрләрен татар теленә тәржемә итеп чыгару комиссиясендә эшләргә дә туры килде.
Ул елларда Г. Ибраһимов бик зур дәрт белән эшләде. 1924 елдагы бер очрашу минем хәтердә тирән эз калдырган. Бер көнне ул үзенен Өлкә Комитеты матбугат бүлегенә килүе турында телефоннан шалтыратты һәм. озак көттермичә, килеп гә керде. Бүлмәгә кереп, кул биреп исәнләшкәч, эшләпәсен, жәйге пальтосын салды да чәчләрен тарап алды Күңеле бик күтәренке иде. Хәл-әхвәл сорашкач, эшкә керешкәнче. ничектер үзе турында сөйләп китте Яшь вакытларында, дәртле, жегәрле булуына карамастан, канат жәеп эшләргә мөмкинлек булмаганын әйтге Мәдрәсәдән куылуын. Киен төрмәсендә ятуын исенә төшереп, анда булган вакыйгаларны сөйлән алды. Революциядән сон төрле агымнар һәм төрле партияләр арасында үзенең дөрес юлны ничек эзләвен. аны бары большевиклар партиясендә, анын программасын та һәм тактикасында гына тапканлыгын әйтте:
— Беләсезме. — диде ул, — минем большевйклар партиясенә рәсми пәвештә керүемә, аның сафында торып эшли башлавыма Владимир Ильич Ленинның тәэсире бик зур булды 1918 елда. Мулланур Вахитов Кызыл Армия батальоны белән Казанга, ак чехларга каршы сугышка киткәч, мин Ленинда приемда булдым Апа үземнең үткән юлымны һәм политик карашларымны сөйләп бирдем. Владимир Ильич мине бик игътибар белән тынлады да: «Эшләгез», диде. Беләсезме. Латыйф иптәш, менә бу бер сүз. беренче карашта бик гади генә булып күренсә дә. бөтен язмышымны хәл итте. Димәк. Владимир Ильич мина ышана, мин үземнең практик эшемдә агың политикасын. ул төзегән партия политикасын дәвам нттерәм, дип уйладым. Аның яныннан канатланып чыгып киттем. Менә бит ул бер сүз1...
Аннары без Ленин әсәрләрен татарчага тәржемә итү планы турында сөйләшүгә күчтек. Бу комиссиядә Галнмжан ага бик тырышып эшләде. Ул эшне укышлы рәзештә башкарып чыгу өчен. Ленин әсәрләренең эчтәлеген яхшы белергә кирәк иде. Галнмжан ага аларны үз вакытында басылып чыккан берен укып барган булса кирәк, яхшы белә. Ленинның кайсы әсәрләрендә нинди мәсьәлә турында сүз баруын да хәтерли иде Кыскасы, комиссиянең бик лаеклы председатсте булды ул_
Билгеле булганча, хәзерге «Казан утлары» журналы элек «Безнең юл» исеме белән чыга иде. Анын жаваилы редакторы Галнмжан Ибраһимов булды Бер көнне (192G елның башында булыр:а кирәк) Галнмжан ага. партия Өлкә Комитетының матбугат бүлегенә килеп, журналның эчтәлегеннән канәгать булмавы һәм анын тиражының кечкенәлеге турында свйладс:
— Язучылар һәм бер төркем журналистлар журналы гына түгел бит ул. бөтен республика журналы, партия журналы! Алай гына да түгел, бөтен Советлар Союзындагы татарлар өчен чыгарыла торган бердәнбер әдәби, иҗтимагый Һәм полнтлк журнал Ана бик нык шътибар итәргә кирәк. Партия Өлкә Комитетының журналга игътибары җитәрлек түгел, партия оешмалары төрле журналларны алдыралар, әмма алар арасында «Безнең юл» юк, — диде ул.
Бу турыда ул борчылып сөйләде, хәтта ачулана язды Аннары бу мәсьәлә 1926 елның 25 январенда матбугат бүлеге коллегиясендә каралды. Анда Галимҗан ага «Безнең юл» турында доклад ясады, аның эчтәлеген яхшырту, материаль хәлең ныгыту. журналны партия членнары арасында күбрәк тарату мәсьәләләрен алга куйды. Утырышка чакырылган иптәшләр дә (Го.мәр Галиен, Фатих Сәйфи. Шәрәф Фәхретдннов. Сәлах Атнагулов, Фәтхи Бурнаш һ. б.) Г. Ибраһимов фикерләрен якладылар, куп кенә яхшы тәкъдимнәр керттеләр. Соңыннан карар кабул ителде, партиянең район оешмаларына журналга игътибарны көчәйтү турында Өлкә Комитетының беренче секретаре иптәш Морозов имзасы белән хат җибәрелде һәм башка чаралар күрелде. Журналның яңа редколлегиясе билгеләнде, аның составына Галимҗан Ибраһимов, Гомәр Галиев һәм Гаяз Максудов кертелде (Партархив, ф. 15. д. 459, л. 79).
Галимҗан Ибраһимов һәрвакыт яшь язучылар, яшь әдипләр әзерләүгә, аларны оештыруга, пролетариат идеологиясе рухында тәрбия итүгә зур әһәмият бирә иде. Ул елларда яшь язучылар арасындагы «футуризм», «имажинизм», «символизм» кебек әдәби агымнарның булуына, «Сулф», «Октябрь» исемнәрендә йөри торган төркемнәрнең килеп чыгуына бик нык борчыла һәм шул уңай белән партиянең Өлкә Комитеты матбугат бүлегендә үткәрелә торган киңәшмәләрдә актив катнаша, зарарлы агымнарга каршы кискен чыгышлар ясый иде. 1927 ел башларында ул Өлкә Комитетының матбугат бүлегенә түбәндәге язуны җибәрде:
«ӨЛКӘ КОМИТЕТЫНЫҢ МАТБУГАТ БҮЛЕГЕНӘ
«Татар әдәбияты җәмгыяте» турында
Бу хактагы заявлением буенча, мәсьәлә 1927 елның 25 гыйнварда үткән җыелышта каралырга тиеш булса да. кичеккән иде. Үтенәмен якын арада каравыгызны. Чөнки эшкә башларга кирәк. Бу хакта минем әзерләгән докладым һәм җәмгыятьнең нигез моментлары турында язылган уставым тәкъдим кылынадыр.
Гыйнвар. 26». Галимҗан Ибраһимов.
(Партархив, ф. 15, д. -165. л. 55.)
Г Ибраһимовның шушы язуы уңае белән 1927 елның 9 февралендә матбугат бүлегендә махсус киңәшмә үткәрелде. Бу киңәшмәдә Г. Ибраһимов. Фәтхи Бурнаш. Галимҗан Нәгъмәти һәм башкалар катнаштылар. Г. Ибраһимов рус телендә «Об ассоциации татарских литераторов» («Татар әдипләренең ассоциациясе турында») дигән доклад ясады. Докладында ул татар азучыларының иҗатлары, аларның политик карашлары, әдәбиятта тоткан урыннары турында сөйләде. Соңгы елларда яшь һәм карт язучылар арасында төрле агымнарның көчәюен, бу мәсьәләдә әлегә чаклы бер ныклы оешманың булмавын, «Октябрь», «Сулф» һәм башка шундый түгәрәкләрнең килеп чыгуын, ләкин аларның озак яши алмауларын күрсәтеп үтте. Иҗатлары белән Совет властена хезмәт итүче барлык карт һәм яшь язучыларны, нинди формаль төркемгә керүләренә карамастан, барысын бер әдәби оешмага туплап, бу оешмага Һәм матди һәм мәгънәви ярдәм итәргә кирәклекне әйтте. Аның фикереңчә, бу оешмага бер Татарстан язучылары гына түгел, бәлки Советлар Россиясендәге барлык татар язучылары керергә тиеш иде.
— Бу оешма. — диде Г. Ибраһимов, — төрле әдәбиятларны һәм әдәбияттагы төрле агымнарны өйрәнергә, башка оешмалар белән багланышта булырга, юридик шәхес буларак, әдәби әсәрләр бастырып чыгару хокукы белән файдаланырга, ләкин пролетариат идеологиясе нигезеннән чыкмаска тиеш.
Бу турыда озак фикер алышканнан соң, тиешле карар әзерләү өчен, комиссия төзелде һәм аны җыю эше Галимҗан агага тапшырылды.
Әдипнең тырышлыгы нәтиҗәсез калмады. Соныннан, ул авырып Кырымга киткәч, татар совет Язучылары оешмасы төзелде һәм 1932 елның маенача. ягъни партия Үзәк Комитетының әдәби оешмалар турындагы карары чыкканчыга кадәр яшәде.