Логотип Казан Утлары
Публицистика

УКУЧЫЛАР СҮЗЕ

ермәтле редакция!
Журналның 9 санында басылган «Зобайдә — адәм баласы» — Шәриф Хесәеное әсәре бик
ошады миңа.
Безнеңчә, әсәр бии гыйбрәтле. Беренчедән, ул ата -аналар алдында бала тәрбияләү
мәсьәләсен күтәрә: адәм баласын ашату-киендерү генә тәрбия була алмый әле, димәк.
Икенчедән, яшьләр очен мәхәббәтне аңларга ярдәме зур: тышкы матурлык кына түгел, рухи
доньяның да тормышта зур роль уйнавын аңларлар алар.
Шундый әсәрләрне журнал күбрәк бастырып чыгарса икән.
ТӘЗКИРӘ ГОМӘРОВА, Балтач районы,
Түбән Кенә авылы.

Мин журналның «яшь» укучысы әле. Мин рус мәктәбендә укыдым, шуңа күрә, моннан 6—7 ел
элек үз әдәбиятыбыз турында бик аз белә идем, яшермим.
Берничә ел элек журналны укый башладым мин. хәзер исә аның даими укучы сына да
әверелдем инде: бик ошый ул миңа!
Журналдан алган тәэсирләрне башкалар белән бүлешмәү бик кыен булыр иде! Шуңа да мин
журналны — инде үземнең журналны — пропагандалаучыларның берсенә әверелдем бугай.
Журналны үземә мин «ачкан» кебек, яңа гына ала башлаган танышларым да аны яратып укый
хәзер.
Журналда басылган әсәрләр арасында үзеңә ошаганнарны саный китсәң, алар бик күп:
Әпсәләмовның «Ак чәчәкләрне. Аяз Гыйләжевнең «Берәү» повесте, Р. Мостафин мәкаләләре,
яшь, кызыклы шагыйрь Равил Фәнзуллин шигырьләре...
Әдәбият һәм сәнгать тарихына караган материалларның күплеге сеснсчле хәл.
Берничә тәкъдимем:
Артистлар, спортсменнар турындагы очерклар булу белән бергә, милли галимнәребез:
физиклар, химиклар, математиклар турында да материаллар булса икән.
Ноталары белән бирелгән яңа жырларны күбрәк күрәсе килә.
«Сүзләр биографиясе» бүлеге дә кирәктер журналыбызга.
һәм, аннары, теп теләгем: редакция елга 1—2 мәртәбә булса да. үзенең укучылары белән
очрашу, фикер уртаклашу, журнал турында сәиләшү оештырса, ул аның тагын да матуррак
балкуына, һичшиксез, ярдәм итәр иде.
РӘШИТ СӘИФУЛЛИН.
инженер
о
«Казан утлары» журналын түземсезлек белән көтеп алам мин.
Мин язучы яки тәнкыйтьче түгел, меңәрләгән әдәбият сөючеләрдән берсе генә. Шунлыктан
журналда басылган барлык әсәрләргә анализ ясауны максат итеп куймыйм. Бары тик үземнең
дөньяга карашыма, хыялыма җавап биргән Фаик һәм Җәмил Мостафиннарның «Бәхетле кеше»,
«Кечкенә булса да» исемле очеркларына, Фаяз Дунайның «Экранда күрсәк икән» исемле
публицистик мәкаләсенә карата берике сүз әйтеп китмәкче булам.
«Замандашларыбыз» рубрикасын ачуга, тормышны бетен нечкәлеге белән белер гә
омтылучы, җиңүгә ышаныч белән караучы замандашыбызның фоторәсеме үзенә җәлеп итә. Ул —
«Эзләнү бетмәде, киресенчә, башлана гына»... дигән тирән философик фикернең авторы —
«киләчәктә салыначак мәгьрур бинаның нигез ташларын» салучы, кешенең сәламәтлеге ечен
фидакарь кәрәшче, медицина өлкәсендә эшләүче бетен Җир шары галимнәрен, кешелекне таң
калдыручы медицина фәннәре докторы, татар егете Диләвер Зөбәеров икән.
Ә менә икенче замандашыбыз — Галимҗан Хөсәенов.
Лондонда барган донья чемпионатын телевизордан караганда, бу турыда үзәк һәм елкә
газеталарында басылган отчетларны укыганда, ничек күбрәк беләсе килгән иде ул Галимҗан
турында!
«Кечкенә булса да...» дигән очеркны укыгач, туган илебезнең даны ечен көрәшүче, олы
ихтыярлы егетнең Татарстаннан, Октябрь районы, Яңа Игълай авылыннан булуына чын-чыннан
горурландым.
Киләчәктә шундый замандашларыбыз турында күбрәк язылсын һәм күбрәк мате риаллар
басылсын иде «Казан утлары»нда.
«Экранда күрсәк иде» исемле мәкалә дә мине беренче юлларыннан ук үз эченә алып кереп
китте. Бу гади мәкалә генә түгел, ә бәлки заманыбызның таләбе.
Татар кино сәнгатенең киләчәге турында чын йөрәге белән әрнеп әйткән фикере е«ен Фаяз
Дунайга бетен күңелем белән рәхмәт әйтәм һәм журналны укучылар минем фикерем белән
кушылырлар дип ышанам.
ӘНВӘР МӘҮЛИХАНОВ,
Башкортстан АССР,
Нефтекамск шәһәре.
Мин журналны беренче ел алдырам. Әмма анда басылган әсәрләрнең күбесе охшагангамы,
әллә киләчәктә аннан кирәкле җимешләр алу омете беләнме, быел подписка башлангач, «Казан
утларыпна сентябрь туу белән үк барып язылдым.
Көндез Орско-Халиловский металлургия комбинатында электрик булып эшлим. Кичләрен
металлурглар культура сараенда татар үзешчән сәнгать түгәрәгенә җитәкчелек итәм. Соңгы
вакытларда журналда сатирик һәм юмористик шигырьләр, интермедияләр яки бер һәм куп
пәрдәле комедияләр басу бик нык кимеде. Бәлки шуңа күрәдер, сәнгать өлкәсендә эшләве дә бик
авыр. Ә менә журналның 9 санында басылган «Зөбәйдә — адәм баласы» исемле сәхнә әсәре
басылуын без хуплап каршы алдык. Ике занятиедә без аны укып бетердек. Өченче занятиедә
рольләрне бүлеп, кышкы сезонны ачу йөзеннән, әзерли дә башладык. Бу яңа эшебез белән Ново -
Троицк. Орск. Медногорск, Оренбург, Соль -Илецк һәм өлкәбезнең бүтән күп кенә шәһәрләре
тамашачыларын шатландырырбыз дип уйлыйбыз.
Аннары журналның оч санында басылган Локман Аитовның «Артистның тормыш юлы» да
сәнгать кешеләре ечен искиткеч зур яңалык. Без аны һәр репетиция алдын нан коллективта
укыдык.
Менә шулай «Казан утлары» киләчәктә дә сәнгать соючеләргә ярдәмгә килер, дип зур смет
белән илһамланып яшибез без.
МИДХӘТ МУЛЮКОВ,
Оренбург өлкәсе,
Новотроицк шәһәре.