ТӘМӘКЕНЕ НИЧЕК ТАШЛАРГА?
ин элегрәк хатын-кыз туганнарыбызга «Файдалы киңәшләр» биргән идем һәм анда, ни
өчендер киң күңеллеләнеп, ир затлары өчен дә берәр киңәш язу уе бар, дип ычкындырган
идем. Сүземдә тора торган егет буларак, мин ул вәгъдәмне үтәдем.
Менә ул киңәш:
Тәмәкене ничек ташларга?
Бу сорау белән бигрәк хатыннар һәм тәүлегенә егерме дүрт сәгать йөткерә башлаган стажлы
тартучылар кызыксына.
Тәмәке белгечләре, бер пачка папиросның никотины атны үтерә, диләр. Ләкин мин моңа кадәр
тәмәке тартучы атны очратмадым. Шунлыктан тәгаен генә әйтә алмыйм. Әмма яшь һәм башлап
тартучыларга моны белеп торуның зыяны тимәс дип уйлыйм.
Иң элек тәмәкене кемнәр тартуын ачыкларга кирәк. Үземнең бу өлкәдәге күп еллык тәҗрибәмә һәм
шактый олы галимнәрнең шактый калын хезмәтләренә караганда, тәмәкене:
1) иптәшләре алдында мактанасы, тизрәк егет исеме күтәрәсе килгән тәмәке буе акылсыз
малайлар тарта;
2) сөйгән кызы белән күрешергә баргач, сөйләшергә сүз тапмаган, кулын кая куярга белмәгән,
мәхәббәт өлкәсендә тәҗрибәсе чамалырак егетләр тарта;
3) авыруларга, тартуны бүген үк ташлагыз, дип үгет-нәсихәт бирүче врачлар һәм тәмәкенең
зарары хакында гомере буе лекция укып йөрүче лекторлар тарта;
4) өч минут эшләгән саен биш минут перекур ясарга яраткан «сыек бавырлы» кешеләр тарта
һәм
5) болар графасына эләкмәгән башка күп миллионлы гади тартучылар тарта.
Тәмәке «кортларының» тегәл саны әлегә билгесез. Аны чутлау өчен электрон-хисаплау машинасы
кирәк. Ә тәмәке белән арасын өзгән чакма ташыдай каты бәгырьле ирләрне санарга кул бармаклары
да җитә. Әмма бу батырларның баш санын арттыру — һәр тәмәкеченең изге бурычы.
Моның өчен нишләргә кирәк? Ир-егетнең юлдашы — тәвәккәллек. Беткән баш беткән, дияргә дә
тәвәккәлләп тәмәкене ташларга кирәк. Ә бу процесс һәр вакытта да дип әйтерлек түбәндәгечә була:
Иң алдан, тартуны ташлаудан бер ай элек, тәмәкедән бизүегез турында бөтен дөньяга хәбәр
таратыгыз. Иптәшләрегезнең башына күсәк белән тондырган шикелле булсын, күзләре акайсын.
Шуннан соң: «Кешенекен тартып ардым — син бир әле, суырып карыйм әле! Хәзер тәмәкедән нинди
тәм килә икән!» дип, бөтен җирдә, бөтен кешедән «атуга» кү
М
чегез. Моның сезгә ике төрле файдасы тиячәк. Беренчедән, таныш-бе- лешләрегез алдында серле һәм
көчле бер геройга әйләнерсез. Алар гел сезнең хакта гына сөйләшерләр, үзенең фәкыйрь башына үзе
теләп алган газап утында газаплана, тимер ихтыярлы егет икән, дип сезне кызганырлар һәм, астыртын
гына көнләшеп, эчтән сызып яшәрләр. Икенчедән, дөнья кадәр акчагыз янга калыр. Көненә егерме өч
тиеннән (бер пачка «Беломор», бер кап шырпы) чутлаганда, ай саен 6 сум 90 тиен ак чагыз үз кесәгездә
кала. Ә ул елына 83 сум 95 тиен, ун елга 839 сум 50 тиен, йөз елга 8395 сум (яңа акча белән!) җыела.
Дөнья җанлы акыллы адәмнәр бу хәзинәгә Идел ярыннан дача һәм, өстәвенә, ялтыр лаклы
«Волга» машинасы алалар. Ә тәмәкече-бөкече — иске сандал чүкече дип атказанган җүләр башлар
кулларына үзе килеп кергән бу мескен дача белән мескен автомобильне авызларыннан һәм борын
тишекләреннән төтен итеп өреп бетерәләр...
Шуларны искә алып, тагын берәр ай «КТФ» (Кешенекен Тарту Файдалы) суырып, иптәшләрегезне
саламга сөяп йөрегез дә, инде аларның баш Шәрифләрендә икеле-микеле уй кузгатмас өчен, атудан
шып туктагыз. Хәзер инде үлем белән бер момент — юри-мырый түгел, чынлап ташлау моменты килеп
җитә. Ләкин ахылдарга-вахылдарга, җиде катлы дөньяның җиде катын да берәмтекләп сүгеп чыгарга
ашыкмагыз. Тәмәке ташлау бик җиңел. Марк Твен әйтүенчә, кайбер көчле ихтыярлы кешеләр аны үз
гомерләрендә унсигезәр тапкыр ташлыйлар икән.
Ху-уш!.. Беренче көнне барлык дусларыгызны (әгәр булсалар!) һәм таныш-белешләрегезне күреп
чыгыгыз: кирәк урында ялагайланып һәм хәйләләп, куркытып һәм янап бик каты кисәтегез.
— Бүгеннән минем алда көйрәтмәгез, тәмәке хакында лыгырдамагыз!...
— Елый-елый сорасам да, тезләнеп ялынсам да, пычак чыгарып һөҗүм итсәм дә, бер чеметем
тәмәке бирмәгез, төпчек калдырмагыз! Акы- рып-бакырып үләргә ятсам да кызганмагыз!
— Мин сорый дип тәмәке сузган кеше белән гомергә исәнләшмим. Ул минем кан дошманыма
әйләнәчәк! — диегез.
Мәҗлесләрдә кәефләнеп утырганда харап итмәсеннәр. Сак булыгыз, моны исегездән чыгармагыз.
Чөнки бер-ике рюмка тондыргач, тамак төбе юхаланып кымырҗый башлый. «Давай, булмаса кабызып
җибәр, син кемнән ким! Бүтәннәр әнә уйлап та бирмиләр — рәхәтләнеп тарталар!»— ди. Алкоголь белән
никотин — мур кырган нәрсәләр — бик дус, бергәрәк йөрүне яраталар. Арслан йөрәкле, тимер күкрәкле
күп ирләр, шушы ике тәмуг кисәвен җиңә алмыйча, рюмка каплый-каплый үзләре капланалар. Шуңа
күрә бу мәсьәләдә иптәшләрегезнең колагына кайта- кайта кирт киртегез.
Кисәтеп, кирт киртләп чыккач ярты мәшәкать бетте, дип исәпләгез Өегезгә кайтыгыз да бар булган
трубкаларыгызны, мөштекләрегезне, көл савытларын, Кара диңгездән алып кайткан
кабырчыкларыгызны һәм тимер каплы шырпыларыгызны үзегез яратмаган, дошманрак күргән
кешелә- резгә өләшеп, бүләк итеп бетерегез. Аннан соң бөтен папиросларыгызны чүп савытына
чыгарып салыгыз. (Ләкин алдагысын алла белә: чүп савытының корырак урынын сайлагыз...)
Ярый, ху-уш! Инде бу мәшәкатьләр белән дә исәпне өзгәч, эшләгән җирегездән, берәр хәйлә
табып, үз исәбегезгә ял алыгыз. Дөньяда нин- ни хәйләләр барлыгын бөртекләп язып тормыйм. Чөнки
өйләнеп бер- ике ел яшәгән ирләрне хәйләгә өйрәтеп торасы юк.
Ял вакытында өегездән чыкмагыз. Телегезне аркылы тешләп булса да түзегез. Түзгән — тимерне
дә өзгән, ди. Көнбагыш, кабак тоше эрбет чикләвеге чиртегез, монпаси суырыгыз, чөгендер, шалкан
кәбестә һәм кабак ише нәрсәләр кимерегез. Чи чөгендер кимерү, гадәттә, тамаксау кешеләрне дә бик
тиз ялкыта. Алар нервланалар һөм хатыннарыннан,
чуерташ шикелле каты монпаси урынына, хуш исле йомшак шоколад даулый башлыйлар. Сез дә
озакламый лач-лоч шоколад ашарга тотынырсыз. Ләкин, йөзләрчә тәҗрибәләргә күз салсак, бу метод
бик үк ышанычлыдан саналмый. Кеше акылы ирешмәслек коточкыч газапларыгыз инде ахырына
якынлашып килгәндә, сөекле хатыныгыз бер пачка сигарет бәясе белән сез унарлап-унарлап умырган
шоколад акчасын чагыштырып карый да, семья бюджетына катастрофа янавын сизенеп, җаны көеп
кибеткә йөгерә. Соңыннан... ну, соңыннан еллар буе: «Тартуыңны ташла, тартуыңны таш-ла», дип колак
итегезне чәйнәгән хатыныгыз үзе кайтарып тоттыргач... һм, гомеренә бер мәртәбә хатын сүзен дә
тыңларга кирәктер ләбаса...
Әгәр бу юл сезгә авыр тоелса, яки аның алдан ук уңышсыз бетәчәген сизеп торсагыз,
гарантиялерәк икенде чара да бар. Тын океан уртасындагы кечкенә генә комлы утрауга башыгызны
алып олагыгыз һәм анда Робинзон Крузо шикелле яшәп карагыз. Үләнле утрауда үлән яфрагы көйрәтү
куркынычы бар. Дәрес, комлы утрауда да сигезаяк тотып, шуның аягын киптереп һәм балык саңагы
уып тартырга маташу фактлары булды. Ләкин, бәхеткә каршы, киң катлау пыскытучылар арасында бу
ачыш ни өчендер яклау тапмады.
Утраудан кайтып эшегезгә чыккач, авызыгызда папирос күреп, ип тәшләрегез бик нык
гаҗәпләнерләр. Тик каушап калмагыз. «Докторлар үзләре көчләп куштЬс йөрәгемне май басу
куркынычы бар», дип, җәелгән авызларын җыелырга мәҗбүр итегез. Бераздан тагын: «Тәмәкене
яңадан ташлыйм!» дип хәбәр таратыгыз. Тагын төпчек атуга күчегез. Шулай иткәндә, исемегез халык
теленнән төшеп тормас, сезгә гел кызыгып яшәрләр...
Менә, ирләр һәм егетләр, киңәшем шушы урында тәмам. Бүтән киңәш бирә алмыйм. Чөнки мин
гомер буе үзем күргән, үзем белгән нәрсәләр турында гына язам. Белмәгән әйберләр хакында ничек
итеп башкаларга акыл өйрәтмәк кирәк!..
Аннан соң, кызганычка каршы, менә хәзер генә тәмәкем бетеп китте. Бер олы язучының, тәмәке
тартсаң, әйбәт языла, дигән киңәшен тотып тартырга өйрәнгән идем, хәзер шул хәтле гадәтләндем —
авызымда папирос көйрәп тормаса, бер сүз дә яза алмыйм...