ШИГЫРЬЛӘР
Пәрәмәч...
Б үген минем туган көн. Бәйрәм була торган көн. Сорады әни иртән:
— Нәрсә пешерим икән?
— Пәрәмәч. — диде әти,
— Бәлеш, — диде дәү әни.
Ә мин киттем камырга, Ашханәдән алырга Әнкәй кисәтте мине:
— Кайтканда ашык, — диде, — Чыкмасын ташып! — диде.
Карадым камыр алгач, Сатучы үлчәп салгач — Бидоным тулыр-тулмас, Ташымас, берни булмас!
Гәҗитләр карый-карый, Морожный ялый-ялый, Киттем кайтыр унайга, Утырдым трамвайга.
Шулай кайтып килгәндә, Капкач төште идәнгә. Күрәм шунда: агарып Камыр чыга кабарып! Тиз генә этэм-төртәм, Савыт эченә кертәм. Ә камыр гүя тере — Килә дә чыга кире! Ул үзе шундый үзле, Үзе үзле, үзсүзле, Бик басып тутырсаң да. Өстенә утырсаң да, Мөмкин түгел тыяр:а, Уйламый да сыярга...
Булса да беретым жәл, Калмады бүтән әмәл.— Салдым камырны өзеп... Ул чыга һаман сөзеп!
Пиджакта да . чалбарда Кесәләр тулы бар да... Анда да бит кабара! Мин тотындым чабарга...
Әйтә алмыйча берни
Бот чабып куйды әни.
— Пәрә-мә-әч!.. — диде әти,
— Бә-ә-әлеш!.. — диде дәү әни.
Тилгән килгән шәһәргә /4 вылда очкан тилгән, Басуда очкан тилгән. Оча торгачтын тилгән, Шәһәргә очып килгән. Бик күп йортларны күргән, Түбәсе күккә тигән: — Бәбкәләр күптер, дигән, Чебешләр күптер, дигән.
Оча тилгән эчкәрәк, Күренми бит һич тә рәт — Йортлар йортка тоташкан. Урамнары гел таштан, Юк чирәм үскән төшләр, Бәбкәләр һәм чебешләр. .
Кәеф тәмам кырылып, Китим дисә борылып, Бер бәбкә күрә комда, Агылып төшә шунда, Эләктерә дә ала. Күккә менеп югала. Кешеләр күрми кала...
Тоя ул менгән шәпкә — Бик каты бит бу бәбкә!.. Яхшылабрак караса. Ул алданган лабаса!
Әй. ачуланган тилгән:
— Пластмасса ич бу! — дигән.
Табын янында белән табында Әткәй әйтте тагын да: — Юньләп ашарсын микән. Коймый башларсың микән? Ахры, синен күкләргә Тавык кирәк чүпләргә!
Бар җирдән камыр ташып.
Торам ишектә басып.
Балаларга укыгыз
Ә инде теш чагында
Мактап куйды табында:
— Өстәл янын чиста, ди, Ашарга син оста, ди...
Чак кына көлми калдым — Хәйләмне белми калды, Тавыкны күрми калды!
Хәйләкәр курчак
JT өлкәй белән Гөлбикә Чыршы бәйрәмен кәгә. Гөлкәй зуррак — ул апа. Сенелесенә анлага:
— Чыршыларга эленер Тәмле-тәмле конфет, — ди. — Явып торыр һавадан Төрле-төрле конфетти!
Гөлбикә тыңлап ята, Курчагына аңлата:
— Чыршыларга эленер
Төрле-төрле конфетти. Явып торыр һавадан Тәмле-тәмле конфет' — ди.
Курчагы дәшми, тынлый. Кузгаткан иде — «жылый»
— Нәрсә булган, ник жылый?
— Хәзер үк конфет сорый!
«Сәгать йоткансың!»
А* афия халат кия:
— Мин врач булдым! — дня.
Каршысына бастыра.
Авызынны ачтыра.
Иелә дә чак кына.
Суламасаң, «Сула!» дип.
Суласан, «Сулама!» дип.
Күкрәкне тыңлап тора.
Тукта, ник курыккан сон.
Уенны оныткан сок?
— Тек-тек йөри эчендә. Син,— ди,— сәгать йоткансың!?
101
Кайнар шугалак 7 имераякта шуарга Чыктым мин тротуарга. Кешеләр эссе диләр. Кешеләр әлсериләр, Зонтик тотып йөриләр. Мин барам жил уйнатыл, Кулларны атып-атып. Ялан аяк малайлар Минем белән ярыша Күлмәк салып чапса да. Алар миннән калыша Белом житәлмәсләрен — Җитез тәгәрмәчләрем!
Борау-сорау
Сорамадым соравын. Алдым бабай боравын.
Нинди файда эшләсе. Кайда, нәрсә тишәсе?
...Күреп жнрдә ятканны, Тиштем шома тактаны. Ә аннары — капканы: Кем уйган ишек, диеп, Җайлы сон ничек, диеп, Йөрерләр бал кортлары, Бакчада бит йортлары.
...Җиләс һава керсен дип, Өф-өф итеп өрсен дип. Өчне тиштем бишеккә. Бишне тиштем ишеккә.
Инде тагын нншләсе, Кая тишек тишәсе?
Бигрәк нык икән мичкә.
Көчкә житкерде.м эчкә Сиптереп торгач шулай, Су алырга бик унай.
Борауны борам, борам. Борам, остара барам! Боравымны кулдан алып, Колакны борды бабам .. Сезгә бирәм сорауны — Ник алды ул борауны?