Логотип Казан Утлары
Парча

ПАРЧАЛАР


Пыяла ватыгы һәм асылташ
иек бер тау сыртында, бик күренекле урында, ниндидер пыяла ватыгы ята, ә арырак, ком-балчык арасында, затлы асылташ ята икән.
Шулай туры килгән ки, пыяла ватыгына көнозын кояш карый, кояш нуры төшә дә, пыяла ватыгыбыз күзләрне камаштырып ялтырый, кешеләр аңа һәрвакыт сокланып карап үтәләр икән.
Ә асылташ ком-балчык арасында ята, аның затлы нурлары берәүнең дә күзенә чагылмый.
Мактанмаган көне юк икән пыяла ватыгының:
— Бигрәк мескен син, асылташ. Кеше күзенә күренердәй нурың да юк, бу дөньяда җүнле генә урының да юк. Ятасың шунда ком астында мүкләнеп. Ә мине, күр, ничек нур чәчәм! Бу дөньядагы урыным да иң күренекле төштә минем!
— һмм... Үз урының микән соң ул? — ди асылташ. — Үзең түгел, шул урының гына балкый түгел микән соң?
— Чү-чү! Син минем урынга өметеңне сузма!—ди пыяла ватыгы.— Мине бу урынымда берәү дә алыштыра алмый.
— Мин дә хәзергә нәкъ үз урынымда, — ди асылташ.—Биредә мин кояштан һәм олы тау күкрәгеннән үземә чын нурлар җыям. Килер вакыты, мин дә балкырмын.
һәм ул вакыт җиткән.
Көннәрдән бер көнне, кеше бу биек тау сыртына да менеп җиткән. Менеп җитүгә, әлбәттә, иң элек пыяла ватыгына үрелгән. Аннары, чын- чынлап эзли торгач, асылташны да табып алган.
Кеше асылташтан искиткеч гүзәл нурлар чәчүче йолдыз ясаган. Бу йолдыз хәзер дә иң зур мәйданнарның берсендә, иң биек манарада, кешеләрне сокландырып балкып тора.
Ә пыяла ватыгын кеше ваклап төйгән дә, тагын ниндидер ком-ташлар кушып, үзенең коралларын үткерли торган кайрак ясаган.
Асылташ белән пыяла ватыгы, әнә шулай, үзләренең чын урыннарына утырганнар.
Ике көймә
Ике көймә, инешләр-елгалар буйлап, олы диңгезгә җитү өчен, юлга җыенганнар.
__ Юк, мин үзем генә юлга чыкмыйм, мин үземә иптәшкә ишкәкләр дә алам, — дигән көймәләрнең берсе
__ һи, кирәге бар иде,—дигән икенче көймә. — Мин агым уңаена рәхәтләнеп үзем генә йөзәчәкмен. Ишкәкләр мине, үгетли-өйрәтә, гел алга куаламый торсыннар әле Ялгыз башым — тыныч күңелем.
Б
Шулай итеп, юлга чыкканнар болар — ишкәкле көймә һәм ишкәксез көймә. Шуннан соң...
Хәер, шуннан соң ни булганы болай да сизелә бугай. Агым уңае белән генә агып барып олы диңгезгә җитүчеләрне минем дә һичвакыт кергәнем юк.
Яшьлек сере
Ике кыз туган, үсеп буйга җиткәч, укып чыгып кулларына дипломнар алгач, икесе илнең ике ягына эшкә киткәннәр. Аралар ерак булгангамы, әллә эшләре-мәшәкатьләре күп булгангамыдыр, бик озак очрашмый торганнар болар.
Бервакыт, очрашсалар, икесенең дә күзләренә, иң беренче, менә нәрсә ташланган: сеңелесе һаман да яшь, һаман да чибәр, ә апасы шактый картая төшкән.
Күпмедер еллардан соң, тагын очрашканнар алар, һәм гагын шул ук хәл: сеңелесе һаман да яшь, һаман да чибәр, ә апасы тагы да картаебрак киткән.
— һич картая белмисең син, сеңелем, — дигән апасы, сокланып. — Гел яшәрә, тагы да чибәрләнә генә барасың.
Моны ишетүгә, сеңелесе, бик шатланып, апасын кочаклап алган.
— Апа, бу сүзләрең белән син миңа бер серне әйтеп бирдең бит. Моңарчы мин үзем дә аңламый йөргән серне әйттең дә бирдең.
— Нинди сер ул, сеңелем? Бәлки, миңа да ачарсың*
— Ачам, апа, ачам. Ачмыйммы соң!.. Әйт әле, апа, эшкә килгәч яки дусларың-танышларың очраганда, сиңа, иң беренче, нәрсә диләр?
— Нәрсә дисеннәр... «Картаебрак киткәнсең әле», диләр, «ябыга төшкәнсең, әллә авырыйсыңмы?», диләр
— Менә шул шул, апа. Ә миңа эшкә килсәм дә, дусларым-таныш- ларым очраса да гел: «Яшәреп киткәнсең әле син», диләр, «көннән-көн чибәрләнә барасың», диләр. Шуңа күрә картлык минем күңелемә якын да килә алмый. Кешеләрнең шул яхшы сүзләре саклый икән ич мине картаюдан. Их, апа, яшьлекнең бу гап-гади серен дөньядагы барлык, барлык кешеләр дә тизрәк кенә белсеннәр иде!