Моңсар
(Җыр турында легенда)
й. халык, манданта бар! Ж.ыр алып кайткан Монсар. Ул кичкән илләр аша.
Бездә бүген тамаша!»
Шау-гөр килде зур базар. Мәйданга чыкты Монсар.
Бу ни?! Кинәт шул чакта. Юл ярып ике якка.
Чабып килделәр агта.^. Кубызын тартып алдылар. Жырчыга богау салдылар. Кылычлар таккан ирләр:
— Ханнан килдек. — диделәр.
Гөж итеп алды халык. Монсар әйтте уйланып:
— Киек-жанвар беткәнме. Нигә кеше аулыйсыз?
Гадел тормыш иткәнне Нигә ханга каулыйсыз? Явызлык кылмышым юк. Ханда бер йомышым юк. Минем юлым — далада.
Авылларда, калада: Халык кайда — мин анда. Кирәк түгел мин ханга! Кубызым биреп кулыма. Җибәрегез юлыма...
Сүзен сүзгә санамый. Ан-ваена карамый.
Колак салмый Монсарга. Алып кайттылар ханга.
— Ә-ә-ә. синме ул жыручы. Мине хурлап йөрүче?
Асарга иде сине.
Уемнан кайттым кире: Шәфкатемне бел минем. Күп яманлаган иден. Инде, үзснне аклап.
Җырла ханыңны мактап!
Чапан булыр иңеңдә
Олы җанлы ханыннан. Җырны тарат илемә — Өлеш тияр малымнан.
Моңсар берни дәшмәде. Богаудан азат булды да, Кубызын алды кулына. Аннан җырлый башлады:
— Батыр кемен көрәштә Сынар өчен яралган. Ярлы, толлар, үксезләр Елар өчен яралган...
Ханнар, биләр халыкны Буар өчен яралган. Минем кебек акыннар Җырлар өчен яралган.
Хан күтәрсә — би була. Ил күтәрсә — ир була. Бинең гомере — оч көнлек, Ирнең даны — гомерлек!
Ат—атмыни, юл кичеп, Тоягын ташка ормаса?!
Җил — җилмени, нык исеп, Болытларны кумаса?!
Ир — ирмени, ил яклап, Явызга каршы тормаса?! Җыр — җырмыни, хан мактал, Сарай мактап җырласа?!
Тәхет биек, таҗ биек;
Тик җыр килмәс баш иеп, Тотам дисәң — ул киек, Аны җитәр толпар юк. Аңа җирдә тоткар юк. Ул — йөрәктән аткан ук: Ул тисә кан чыгармый, Ләкин аның ярасы Мәңгелеккә каласы — Ханның җаны чыдармы?!
Үлән үсмәс кыр булмый, Диңгез җилдә тын булмый. Ялагай сүзе чын булмый. Ясалма җыр — җыр булмый. Чын җыр ил белән бергә Яши гомер-гомергә.
Җыр кәефкә корылмый, Җырның ертыгы булмый. Бер кабынса — җыр сүнми. Җырчы үлә. җыр үлми!
Бик теләсәң, Карунхан. Сиңа җырлап карыйм, хан.
Җанын — таш, кулларын кан! Яман синең хәлләрен: Көтү-көту малларың, Алтын тажың. тәхетен, Кәеф-сафа рәхәтен... Бары да димсен синеке? Синеке түгел, илнеке!
Хан түзмәде, кычкырды:
— Туктатыгыз жырчыны!
— Ашыкма. — диде Моцсар, — Синен кулында көч бар! Тик ул файда итәрме. Җырга көчен житәрме? Бүген жыр монда керле, Синең кәефне кырлы.
Ә иртәгә — далада, Авылларда, калада... Ул гизеп китәр илне. Я. тотып кара жилне! Җыр туган син туганчы, Җыр яшәр сии үлгәч тә. Җыр — өндәүче, жыр — ярчы: Тәне гүргә кергәч тә Телгә алыр яманны, Телгә алыр яхшыны ..
Җыр — хакиме шаһларның. Бик белеп тор, хан, шуны!
Хан карады жәлләткә, Җәлләт карады хднга. Биләр, вәзирләр хәтта Шаккаттылар Моңсарга.
Хан кинәт сикереп торды:
— Балтага! — дип кычкырды.
— Чыдамадың, хан. тордың, Баш кисәргә боердың. Җыр агачы тармаклы:
һәр тармагы үзенчә. Бер ботагын чапканнан Ул корырмы сезнеңчә? Җыр агачы бнек ул. Башы аның болытта, Ана буе житалмый Бәндәнең хан булып та. Җыр агачы сөңгедәй — Очын күккә ашырган, Хан очына караса — Тажы төшәр башыннан! Масайма син көченә.
Кисеп булмый жыр башын! һәр жирдә, һәр кешедә Җыр таба үз юлдашын.
Мин оныткан җырлар да Яши халык исендә.
«Жыр бетсен!» дисән — кирәк Халык башын кисәргә!
Ә халык ул — үлемсез!
Юк сөйләп ни файда бар?!
Халкы юкнын — иле юк. Халыксыз хан кайда бар?
Башыма таж кидем, дип. Җырдан да зур күренмә, Пол.тыз биек — үрелмә! Бүген синен түрендә Жыр кунакмы? — Янгырасын! Син таянма үлемгә. Калдырып тор бүгенгә Газраилен. алласын... Тыңла җырын Монсарнын — Тыңла халык мон-зарын.
Җырны чабар балта юк Бөтен дөнья йөзендә. Хакыйкать бар. хата юк Минем шушы сүземдә. Җырның кисәр тәне юк — Үлемдә бер гаме юк. Жыр яши җанга кереп. Жыр үлемсез, мәнгелек!
Жыр минем милкем түгел, Җырламый иркем түгел. Җыр ил җанында туа. Аннан кылларга куна: Чынлый-чынлый гарала. Моннан җырлар ярала, Күчә телдән-телләргл. Үтә килер көннәргә. Карамый ул ханнарга. Түрәләргә, байларга. Дөресне ярып сала. Тел тидермә син ана! Җыр азык ул кешегә. Килсәк минем эшемә: Мин чнртәм кыллар гына. Мин — җырчы Моңсар гына.
«Җыр — йөрәктән аткан ук. Кансыз. — дидек. — ярасы». Гадел хөкем ит җырга,— Кансыз булсын җәзасы. Гаеп шушы кубызда! Әйдә. хан. әмерен бозма. Рәхим итеп суй. менә, Тапшырам җәлләтеңә.
Шулай диеп җәлләткә Л1он.сар кубызны сузды.
Ә тышта бу сәгатьтә Халык нәфрәте кызды. Монсарны — моң-зарчысын Якларга килгән халык. Үлемнән уз жырчысын Сакларга килгән халык.
Пышылдаштылар биләр, Каушап калды вәзирләр... Жәлләт карады ханга, Хан карады диванга:
Диван әһле — тарханнар Апгырашга калганнар...
Хан берни эшли алмый — Халык Монсарны даулый!..
Әйтте хан жәлләтенә:
— Чап башын шул явызнык! Көттермәде теге дә — Чапты башын... кубызнын. Өзелгәндә кыллары
Ул тагын бер чынлады...
Диван киң сулыш алды: Җибәрделәр Монсарны. Шатланып ул чыгуга Халык гөж килде шунда, Күгәреп алды жырны. Җырлаган өчен чынны.
Ак чапан кидерделәр. Яна кубыз бирделәр:
— Уйна. Монсар! — диделәр. — Җырсыз — жнрнен яме юк. Җырсыз — тормыш тәме юк. Җыр — сулар һава кебек. Җыр яши, жыр — мәнгелек!
1866