Логотип Казан Утлары
Публицистика

МАЛАЙЛЫКТА КУНАКТА


. Саламнан тәртә каерып. Чикерткә Җиккән чаклар...
ин әкрен генә авыл урамыннан барам. Бу минем туган авылым — Карамал. Исәнме. Карамал. исән генә тордыңмы! Исәнмесез, кәжәле. казлы, бозаулы урамнар! Сөяккә эләгеп торасы килмәгән ыштанны күгәрә-күтәрә кайчандыр мин чабып йөргән урамнар, исәнмесез! Исәнмесез, тау башлары, иген кырлары! Кайда сон сез, яшьлегемнең күңелле иптәшләре, җил тегермәннәре’ Тау башында ииктер мин сезне күрмим? Сез инде юк .
яраларыннан үлделәр
Минем каршымда яна кешеләр. Машиналы, мотоцикллы, ун еллык белемле яшь кешеләр. Югары уку портын тәмамлаган кешеләр...
Мин аллага ышана идем Сез ышанмыйсыз. Мин бичурага, җенгә- пәрнгә. су анасына ышана идем Сез. каһәрләр, ышанмыйсыз. Олы күлдә су анасының, басмага чыгып, ай яктысында чәч тарап утыруын күреп кайттым дип. Закир сукыр ялганлагач, без шуңа тәмам ышанган идек. Сукыр башы белән су анасын ул ничек күргән, шуны уйлап карамаганбыз. Ә сезне бар ышандырып кара Без бүтәнрәк кешеләр идек шул. Сезнең әнә чатыр-чотыр мотоциклыгыз гына да биш су анасын. алты албастыны, җиде шүрәлене өркетеп качырырлык!
Хәер, без лә үзебезчә бәхетле идек. Баш очыбызда әйләндереп-әй- ләндерсп торганнан сон. шарт иттереп чыбыркы шартлату рәхәте үзе генә дә ни тора! Андый чыбыркы эләкми әле ул сезгә. Аждаһа юан- льны (тфү. тфү. хәзергеләр аждаһага ышанмыйлар, ә без ышана идек), аждаһа озынлыгы, дегетле, кыл очлы авыр чыбыркыны шартлатып карау бәхетенә ирешү өчен, башлап торып без көтүче лгайнын көтүдән качып игенгә кергән сыерларын борып алып кайтып бирә идек. Шуннан соң гына чыбыркы безнең кулга керә me. Анда да әле көтуче агайның кәефе яхшы чак булса гына, бүген иртән фәлән абыстай аны итле токмач белән сыйлаган булса гына, янчыгы тулы махоркасы булса гына...
М
Сез череп ауган? Сезне тотып утынга якканнар? Шулайдыр. Колхоз хәзер онны электр белән тарттыра шул инде
Әйе. мин малай чактагы тормышны тотып яктылар. Мин үзем дә кисәү белән болгатып гордым... Минем заманның кешеләре авылда инде бик сирәк. Кайда син, Хәмидулла абзый? Зәкәрия абзый’ Минем күршем. Жалил агай, син дә күптән юк инде. Мине күлдә батып барган җирдән тартып чыгаручы адашым. Га- ләү абзый Ибраһимы, сине дә күптән күрмим мин. Кайда минем иптәшләрем? Хәбир? Касыйм? Шакир’ (Синең кушаматың Челән Шакир иде бит. син буйга бик озын идең.) Сезне соңгы сугыш ялман йотты. Исән-сау әйләнеп кайтучылар
Әйе, без дә үзебезчә бәхетле идек. Авылга тәрәзә куючы килгәч, аның артыннан көнозын ияреп чабып йөрү бәхет түгелмени? Пыяла куючы җәяү килмәгән, ат җигеп тә килмәгән, калайлары елтыр-елтыр итеп тора торган ак велосипедка атланып килгән! Ә велосипедны безнең беренче күрүебез. Велосипедка безнең бармак белән орынып карыйсыбыз килә. Атланып карыйсыбыз, егылып карыйсыбыз килә Пыялачы агай безгә ерактан гына карарга рөхсәт итә. Кыңгыравына басарга теләсәк, әрләп куып җибәрә..
Минем әни дә тәрәзәнең ватык күзенә (мин ватканмындыр, минем терсәк бик тик тормас терсәк иде) пыяла кундырды. Мин карап-карап тордым да бу пыяланы яңадан алып, яңадан куеп карамакчы булдым. Пычак тотып чыгып, замазкасын әйбәтләп кырып алдым да пыяланы куптарып нигезгә сөядем. Шул вакыт әни күрмәгән булса, күреп җилкә тамырына йодрык белән берне кундырмаган булса, мин ул пыяланы яңадан куймас идеммени? Замазкасын элеккедәй дә яхшырак итеп яңадан сыламас идеммени? Әле ничек кенә сылаган булыр идем.
Минем бу эшемне малайлар карап тордылар. Карап кына түгел, котыртып, көч биреп тордылар (янәсе, булдыра, булдыра, пыяланы дүрткә ватарга өлгермәсә куячак!). Әнинең минем җилкәгә тамызганын күргәч, рәхәтләнеп шырык-шырык көлештеләр. Ә мин, юләр, аларны дуска санап, замазканың бер кисәген тотып карарга биргән идем. Биргәндә үзем генә бирдем, сораганда әни белән сорадык, шулай да кайтарып ала алмадык. Янәсе, нинди замазка ул, күргәнебез дә юк. Ул көнне мина әнидән, ай-яй, эләккән иде. Әле дә булса кабыргалар чымырдап тора — шул вакытныкы...
Бүрәнә өстендә әкият сөйләшүләр, яңгыр боткасы пешерүләр, кызлар белән әйлән-бәйлән, сукыр бүкән, таккаравыл, биш таш уеннары уйнаулар, атка атланып болында җилдәй чабып йөрүләр, иреннәребез күгәргәнче су коенулар, кышларын мәдрәсәдә мендәр белән сугышулар — болар үзенә күрә малайлар өчен зур рәхәт түгелмени?..
Аннары беренче тапкыр китап тоту рәхәте. Хәзерге заманда гына ул китап күп. Авыл саен китапханә, мәктәпләрдә дә китапханә... Без малай чакта алай түгел иде. Китап бик кадерле иде. Әти, базарга чыгып киткәндә, «Китап алып кайтырмын» дисә, ул көнне җанга тынычлык бетә иде инде. Кайчан кайта дип, алып кайтамы дип, әллә таба алмыйча буш кул белән кайтып керәме дип, көн буе ут йотып тора идем. Юлга әтинең каршысына чыгып торулар, кулга китап эләккәч, куанычтан снкеренүләр, китапны тышлаулар, кадерләп кенә укулар... Хәзерге яшьләр андый рәхәтне беләләрме икән?
Безнең авылда русча-татарча мәктәп ачылды. Әле революциягә хәтле үк. Карт мулла дип йөртелгән Садыйк мулла (Садыйк Галимов) бу мәктәп өчен бинаны үз йорты янына салдырткан иде. Башлап мәктәптә мулланың Әхәт исемле улы укытты (Әхәт абый дип йөрттек). Бер кыш рус телен Аркадий атлы рус укытты (безнең телдә аның исеме Әркәди иде). Алардан соң Кадыйр Халитов исемле шушы Карамал авылы кешесе укыта башлады. Шушы мәктәптә укып чыккан безнең авыл егетләре революциянең беренче елларында зур урыннарда эшләделәр. Абыегыз да шул мәктәптә белемнән беренче тапкыр авыз итте.
Революциядән соң авылда урта мәктәп ачылгач, Кадыйр Халигов, урта мәктәпкә күчеп, ничәмә-ничә буын балаларын (үзебезнең авылныкын да, күрше авылларныкын да) тәрбияләп чыгарды. Аның шәкерт* ләреннән чыкты врачлар, чыкты инженерлар, чыкты геологлар, чыкты... Кыскасы, дөньяда нинди профессия кешеләре бар, бар да’ чыкты. Халитов Ленин ордены белән бүләкләнде, атказанган укытучы исемен алды. Хәзерге көндә ул инде вафат.
Мин әкрен генә авыл урамыннан барам. Бу минем туган авылым Карамал. Миңа инде алтмыш яшь. Мин үземнең малай чагымны эзләп
кайттым. Күземне йомсам, күз алдыма тузанлы урамнан чабып баручы чандыр гына бер малай килә... Өстендә әнисе суккан күк күлмәк, ботында алача ыштан. Аяклары чебиләгән. Бу мин шулай үз хыялымда чабып йөрим. Чабарга дигәндә мин бик оста идем ш>. л Исәнме, тузан туздырып чабып йөрүче түбәтәйле яшьлегем? Исәнмесез, тал агачлары' Кызыл авызлы тирән ермаклар, исәнмесез'
— Исәп әле. бик исән, — диләр кебек тагын да тирәнәя төшкән кызыл ермаклар. — Үзен исәнме! Без сине бик хәтерлибез. Язгы ташу кайткач, ермак төпләреннән шома ташлар җыеп, аларны уенчык итеп (кайсын коймак, кайсын кабартма итеп) уйнап йөри идең син. шук малай!
— Исән әле. бик исән. — диләр кебек яр буендагы карт өянкеләр.— Без дә сине онытмадык, безнең ботаклардагы карга ояларына көн кур- сәтми торган идең син!
— Исән әле. — диләр кебек мина тузанлы юллар. — Карамал юлларын онытмагансың, кайткансың. Син киткәннән соң бу юллардан күпме кеше китте, күпмесе кире кайтмады...
— Ә менә мин кайттым... Карамал юлларын бик яхшы белом. Шушы юллар бит инде минем әтине шахталарга алып киткән, алып кайткан. Шушы юллар минем әнине алып китте дә кайтарып куймады. Шушы юллар үземне дә алып китеп балалар йортына илтеп бирде.
— Әйтегез әле. ни өчен соң каберстанда каберләр ул тикле күбәеп китте? Ә? Вакытлар бик күп үткәнгә лисезме? Синең үзенә лә инде алтмыш тулды, дисезме’ Шулай шул. Вакыт аккан су кебек үтте дә китте. Алтмыш.
Клуб каршында кино көтүче әнә теге яшьләр өчен бүгенге машиналы. кинолы, телевизорлы Карамалдан башка, бүтән Карамал юк бит инде. Аларга Карамал гел шушындый булгандыр да гел шушындый булыр кебектер. Мина да кайчандыр Карамал баш өстендәге якты кояшы. тулган ае. чекерәешкән йолдызлары белән, авыл уртасындагы зәңгәр манаралы мәчете белән, малайларны лапыр-лопыр куып килә торган усал ата казлары, ыржаеп капка астыннан өреп чыга торган усалдан усал бурзайлары, актырнаклары, сарыколаклары белән, албастылары. бичуралары, убырлары белән мәңге булгандыр һәм мәнге булачак кебек тоела иде. Сука белән җир сөрүче, чана белән печән ташучы. тегермәндә дөнья хәлләрен сөйләшеп утыручы Җәлил абзыйлар да. Гапсаттар агайлар да мәңге булган, мәнге булачак кебек иде
Менә бүген дә... һаман шул ук кояш Ай да шул ук. Йолдызлар да. Ике тау арасындагы чишмәләр дә... Агайлардан тау башында каберләр генә калган. Ул каберләрне дә инде эзләп табып булмый, чөнки авыл башлыклары үзләренең әти-әниләре яткан каберлекне койма белән әйләндереп алуны кирәк тапмыйлар. Олы күлдәге су анасы да күптән вафат, шүрәлеләр дә. бичуралар да вафат Чыпчыклар да бүтән— яшь чыпчыклар, каргалар да... Тормыш бүтән. Кырык-нлле ел эчендә шунды? мәңге үзгәрмәс шикелле тоелган авыл танымаслык булып үзгәрде.
Үзгәрде. Ләкин мин иске Карамалны, яшь чагымдагы ал истәлекләргә төренгән карт Карамалны. бөтен иске матурлыклары белән һаман күреп торам Җәлил абзый да исән. Гапсаттар абзый да.. Tav башындагы җил тегермәннәре лә... Минем нигез күршем Галиәскәр абзый әнә урамдагы биек кузла башына менеп баскан ла. буй пычкының югары башыннан тотып, кулларын канат шикелле җилпи лилпи. үзенең олы улы Габделбарый абый белән такта яра Габделбарый абый пычкыны аскы башыннан тоткан, түбәтәенә, иңбашларына, кашларына сап-сары булып пычкы чүбе кунган, аяклары тубыктан агач ярмасына баткан . Алар йорт салалар.
Габделбарый абын дигәч искә төште: әни анардан гел зарлана.
Ул безнең читәнне таптый икән. Караңгы төшкәч, безнең бакча читәне аркылы Әсма апаларга кереп китә икән. Мин дә керәм Әсма апа янына. Төнлә кермим, көндез керәм. Читән аркылы кермим, капкадан керәм. Мин аның уенчыклары белән уйныйм. Ул үзе инде уйнамый, ул үскән, мин уйныйм аның тәти чынаяклары белән... Габделбарый абый бит инде чынаяк уйнамый. Нигә дип төнлә безнең читәнне таптый икән? Шуны һич аңлый алмыйм.
Җәлил абзый, мәрхүм, бик үк ярлы хужа булмаса да. камыт бавын ни өчендер гел юкәдән генә ясый иде. Ә тау башындагы җил тегермәне, мулла тегермәне дип йөртелгән тәбәнәк буйлы базык тегермән, бик тә холыксыз нәрсә иде. бичара. Катырак җил чыкса, канатларын тотып* тотып җиргә ата иде. Гүя ярминкәдән исереп кайтып килүче Шәйхаттар агай: ул да бит тиктомалга без малайлар алдында үзенең бүреген җиргә күтәреп бәрә иде. Ә икенче берсе, тегермәнне әйтәм, бик авыр сөякле иде. көчкә кыймылдый иде. Аның каравы онны мамык иттереп тартып бирә торган иде. Дөрес булса, андый мамык оннан пешкән кайнар кабартма бик тәмле була иде дип сөйлиләр. Хәер, минем андый оннан пешкән кабартманы ашап караганым булмады.
Ә бүгенге яшьләр колхозның электр тегермәнен генә беләләр, анда да әле Диллус абыйлары тегермәнгә кертәме икән аларны? Ә без бит тегермәндә куна-төнә ята идек. Тегермәнчедән яшереп, аның салат онын ашый идек. Тәмәке тартырга да шушы тегермәндә өйрәндек. Төрле кызыклы әкиятләрне дә шушы тегермәндә ишеттек, дөнья хәлләрен дә тегермәннән белеп кайта идек. Тегермән безгә клуб иде, мәктәп иде.
Әйе, барысы да күз алдымда... Күпер башы Хөснулла абзыйларның бакчаларындагы киң авызлы кызыл ярлар, андагы бака яфраклары, балтырган үләне... Балтырган җыеп кайтырга дип килгән мин үзем, ябык, чандыр малай (шундый ябык, сөяккә тире генә тартып куйган, кабыргаларны бармак төртеп санап чыгарга була!).
Балтырган җыярга мине әни җибәрде. Балтырганнан ул аш пе- шермәкче була. Булуын була да, үлән ашына йомырка сытарга кирәк, ман салырга... Ә безнең маебез юк, чөнки сыер асрый алмыйбыз, чөнки без ярлы, чөнки әтиебез үлде. Балтырган җыеп кайтып биргәч, әни мине Җәлил абзый хатыны Гаҗилә апа янына сөт сорарга, май сорарга кертәчәк, ә минем һич тә керәсем килми, аларның ата казлары бик усал...
Тирән яр эченнән миңа күк йөзенең бер кыйпылчыгы зәп-зәнгәр булып күренеп кала. Мин. туктап, гаҗәпләнеп карап торам: нинди нәрсә ул зәп-зәңгәр күк йөзе, ак болытлар, кояш, йолдызлар? Очып барган ап-ак болыт кисәгенә минем бармак белән төртеп карыйсым килә...
Ә кошлар? Бер генә көнгә кош булып торсаң иде, бер генә көнгә, бер генә сәгатькә... Әнә теге тилгән кебек, канат какмыйча, көн буе һавада әйләнеп йөрсәң иде. Бик рәхәттер югарыдан авылда ниләр барын. кемнәрнең нишләвен карап йөрү Кошларга мин бик сокланам. Кош теләсә кая таба оча ала. Теләсә Олы күл өстенә барып чыга, теләсә мәчет манарасына куна, теләсә Иделдәге пароходларны барып күрә ала... Ә мин бик теләсәм дә Олы күлдән ары бер яры бара алганым юк. анда да әле әни җибәрсә генә. Әни әйтә, су анасы алыр үзең-не. йөрисе булма күлгә, ди.
Инде самолетларда да күп очылган, тик шулай да малай чактагы кош булып очып карарга теләү һаман күңелдә яши. Самолетта очканда очу рәхәтен сизмисең, киресенчә, кыймылдамыйча, бер урында утырып тору авыр. Бәлки, очу рәхәтен пилотлар беләдер, бигрәк тә аваз тизлегеннән дә тизрәк оча торган самолетларны йөртүче пилотлар... Ә без, гади пассажирлар, самолет тәрәзәсеннән карап, шырпы тартмаларыннан торган шәһәрләрне, шәһәр урамындагы кырмыскаларны, атлап чы
гарлык сары елгаларны, теш казыгычына гына сындырып алырлык агачларны йөз дә беренче кат күреп баручы пассажирлар, очу рәхәтен татымыйбыз...
Балтырганны алып кайтып бирдем. Әйттем бит: әни Җәлил абзыйларга сөт сорарга кертә дип.. Казлары өндә юк, күлдә, ди әни әйтә, курыкма бар кер. ди. Кулыма табак тоттырып, аркамнан этә . Әй. яратмыйм да соң кешегә әйбер сорарга керүне’ Ата казны да кермәс өчен генә сылтау итәм. Бик куркып тормыйм ата казларыннан...
Илле еллап элек йөргән эзләремә басып йөрим. Таулар шул ук та. түгел дә... Урамнар да шул ук, ләкин шул үк түгел дә... Әнә колхоз председателе Габбас Кәримуллин. үзенең «Победа»сына утырып, кырлар йөреп кантын килә... Урак өсте якыная. Балта осталары ябык ындырны киңәйтәләр.. Аларның балталары кояшта ялтыр-йолтыр итеп китә... Озакламый комбайннар борчак ура башлаячак .
Авылда комбайн, радио, телевизор, урта белем, югары белем . Шулай да авылга күп нәрсә җитми әле: башлап төзеклек житми Яна йортлар аз. Коймалар юк. читәннәр ауган. Шул ук радио авыл радиолашкан. дибез. Ләкин радио теләсә сөйли, теләмәсә юк. Теләсә кычкырып җибәрә, теләсә чыштын-пыштынга күчә. Шул инде радиолашкан санала. Сводкаларда, отчетларда радиолашкан, тормышта, практикада радиолашып җитмәгән.
Суны алыйк: авыл уртасында инеш. Суы чиста, салкын. Ләкин бит ул авыл уртасында, ә югары очларга су ташу кыен, бигрәк тә кышкы бураннарда, бигрәк тә мунча яккан көнне. «Нишләп бакчагызга яшелчә утыртмыйсыз?» дисәң. «Су юк!» диләр. Чынлап та. көянтәләп ташып, күпме генә кәбестә, кыяр, помидор, кишер үстерергә мөмкин? Әгәр берәр агай алма бакчасы үрчетергә теләсә? Элек бит Карамал алма бакчалары белән дан тота иде. Авылга килеп кермәс борын ук көз көннәрендә алма исе килеп бәрелә иде. Элек заманда хуҗа бакчага суны мичкә белән ташып сибә иде шул. хәзер хуҗалыкларда атлар юк. Димәк, балаларга кара карлыган да юк. виктория җиләге дә. помидор да. кишер дә юк. Колхоз бакчасыннан җиләк-җимеш алып булмый, чөнки колхоз өләшми, илтеп сата.
Көнкүреш ягы Карамалда (бер Карамалда гынамы?) шактый уңайсыз. Гомуми мунча кирәк, пекарня кирәк Аяк киемнәре төзәтә, иләк- чиләк төзәтә торган мастерской кирәк. Магазин кирәк. Хәзерге кибет кысан, караңгы. Яхшы клуб кирәк. Китапханә кнрәк. Канчандыр искене бозып салган клуб та яраган. Хәзер инде ярамын Казаннан артистлар килсә, клуб кечкенә, клуб иске. Китапханә дә бозып салган гына. Кечкенә. Китаплары аз. Кайчандыр бөтен Тәтеш кантонында культура ягыннан данлыклы Карамал бүген мескенләнеп калган
Кешеләр, барлык җирдә дә авырган кебек. Карамалда да авыргалыйлар Фельдшер бар. Пункт бар Тик бинасы кышын шундый суык була дип сөйлиләр, мичендәге утлы күмер суыктан дер-дер калтырый, имеш. Бинаны тышлау, җылыту — әллә кем эше. Колхозныкы да түгел, авыл Советыныкы да түгел Авырырга осталык зур. авырырга өйрәнеп җиттек. Берни булса, уколга йөгереп киләбез. Юк. эчә торган дару кирәкми. укол булсын, укол бик шифалы. Анысына өйрәндек. Ә менә медпунктны җылытырга, анда эшләүчеләр өчен адәм рәтле эш шартлары булдырырга өйрәнеп җитә алмыйбыз Гүя пункт авыл өчен, колхозчылар өчен эшләми, ә урмандагы шүрәле өчен эшли.
Пункттагы фельдшер күрше авылларга ла йөри. Әлбәттә, җәяү йөри. Кышын да, җәен дә... Әгәр авырган авыл ат җибәрә икән, алып килү өчен генә җибәрә, кайтып китү фельдшерның үз эше Авылда белемнең һәм белем ияләренең кадере киткән. Янәсе, урта белемсез дә сөт савучы булып була. Янәсе, үзегезгә зур хезмәт хакы алу өчен к.пә безнең балаларны укыттырасыз. Шуннан китә инде медпунктта
туң, авыллар арасында җәяү чап, син бит акча аласың. Янәсе, миңа рәхмәт әйт, минем баламны укытып акча көрисең!
Туктагыз әле, сүз башым бит шүрәле дигәндәй, сүз малай чагым турында иде түгелме? Әти үлде, дигән идем. Ә минем өчен әти исән, әни дә исән, алмагач кимерергә бик ярата торган азгын кәҗәбез дә исән... Кәжәбез безнең гел бер урында әйләнеп торырга ярата. Әни әйтә, аңа әйләнчек булган, ди. Шундый авыру бар икән. Авыргач нишләп сон аның күзләре шундый матур? Гыймадый абзый кибетендә сатыла торган кара жимеш төсле... Мин аның күзләренә бармагым белән орынам, ә кәҗә... Әни әйтә, ул күрми, ди, сукырайган, ди. Кызык, шундый матур күзләр күрмиләр...
Бер көнне ишек алдына чыксак, кәжәбез үлгән Кәҗәдән сон чебеш әнкәбез тәгәрәп үлде. Әллә ничә еллар буе чебеш чыгара-чыгара остарып беткән чебеш әнкәсе иде. Чебиләр чи-чи килеп йөгерешеп йөриләр, әнкәләре читән буенда аунап ята...
Әти исән чакта сыерыбыз да бар иде, атыбыз да... Кешегә сөткә керми идек. Атны инешкә сугарырга барганда, әти мине атландырып бара иде. Ул вакытта миңа ничә яшь булды икән, бер биш яшьтән артык булмагандыр. Атның ялына чытырдап ябышам, ботларым белән сыртын кысам. Ат куркыпмы, я ничекме анда катырак чабып китсә, биянең сыртыннан очып төшеп калган чакларым да була иде. Андый вакытта әти миңа: «Егылмадың, юк, сикердең генә», ди торган иде дә, мин үземнең егылмаган, ә сикергән генә булуыма тәмам ышана башлый идем.
Хәтеремдә, җәй көне кичләрен олылар Галиәскәр абзыйларның өй каршыларындагы бүрәнәләренә чыгып утырырга яраталар иде. Әтинең чабуына тагылып, мин дә бүрәнәгә чыга идем. Бер тапкыр... Ялган булмасын, эңгер-меңгер төшкән чак иде бугай. Әти әйтә, бар кер дә ятып йокла инде син, ди, мич артындагы чикерткә сине юксынып беткәндер, ди. Мин әйтәм, юк, мин синең белән бүрәнә өстендә утырам. Галиәскәр абзыйның мунча пәрие турындагы беркөн сөйләп бетермәгән әкиятен тыңлыйм. Бәйләнеп булса да утырып калдым.
Баш өстендә кыеклап-кыеклап ярканатлар очалар, һава тәмле төтен исләре белән тулган. Әти шунда әйтте, бар әле, улым, диде, Җәлил абзаннын яшь үгезе урамда калган икән, куып керт шуны, бер яхшылыгың булсын, диде. Карасам, урам уртасында караңгыда чынлап та үгез басып тора, йөгердем. Кычкырам — үгез кыймылдамый да. кизәнәм — үгез бар дип тә белми. Таяк алып тегенең бот башына шарт! Үгез борылды да минем өскә! Мин куркып бер читкә... Бүрәнәдәгеләр шырык-шырык көлешәләр... Аларга көлке, ә мине үгез үзенең мөгезенә элмәкче... Тик соңыннан гына әйттеләр, үгез бөтенләй үгез булмаган, Галиәскәр абзыйның олы улы Габделбарый абый, тунын эчке ягы белән бөркәнеп, урам уртасында дүрт аякланып басып торган, әти мине юри үгез куарга дип җибәргән. Мәрхүмнең шулай шаяргалый торган гадәтләре бар иде.
Безне атсыз да, сыерсыз да, сөтсез дә, майсыз да калдырып, үзе үлде дә китте. Рәхмәт I ажилә апага, сөтне күп итеп биреп чыгарды, өсте алынган сөт булса да бик әйбәт сөт. Әни балтырганнан аш әмәлли, үлән ашына сөт катып ашап җибәргәннән соң абыегызга көч кереп китәргә тиеш, ә көч кергәч мин инде бер урында гына басып тора алмыйм, тагын урамгамы, бакчагамы йөгереп чыгып кИтәм...
Әни кызык кеше:
— Агачларны сындырма, үләннәрне, чәчәкләрне өзмә, алар барысы да аллага зекер әйтеп, дөньяда яшәүләре өчен куанышып утыралар, үсә бирсеннәр,— ди.
Ә балтырган аллага зекер әйтмимени? Балтырганны ни өчен өзәргә ярый?
Сораулар белән бик йөдәтә башласам, жавап таба алмаса, әни:
— Бар, тамагын туйды инде, бакчадан әрекмән жыеп кайт, төеп тавыкларга бирербез, — дип. миннән котылырга тырыша.
— Әрекмән дә үлән бит, аны өзәргә ярый. Кычытканны да ярый, эт эчәгесен дә, сөтле үләнне дә... Гаҗәп бу дөнья. Кайсын ярый, кайсын ярамый.
— Ә баканы үтерергә ярыймы? — дип сорыйм мин әнидән.— Бака да аллага зекер әйтәме? Шундый ямьсез нәрсә?
— Бакага да тияргә ярамый. Бака яңгыр тели, идән астында чөл- деррр итеп бака кычкырганны ишеткәнең бардыр ич, чәлдер дигәне яшыр теләве инде аның...
Үләнне, чәчәкне өзәргә ярамау белән килешәм. Үлән матур, чәчәк матур. Ә менә таш астында ята торган чабата-чабата бакага ник тияргә ярамый, һич аңламыйм. Яңгыр ул бака теләмичә дә ява. Ә бака ямьсез, бака мут, бака хәйләкәр, ташны күтәргәч, башын төртеп, үлгәнгә салышып ята. Өстенә баса башласаң, сикерә дә китә. Шундый котсыз тагы үзләре .. Әни ярамый дигәч, ярамый инде, үтермим мин алариы, ә үзләрен бер дә яратмыйм
Баланың шушындый наив тикшеренүләреннән башланып киткән бит инде бүгенге фән, бүгенге философия. Бик борынгы кешеләр белем ягыннан бала булганнар. Бүгенге әти-әниләр баланың төпченеп сорашуларына түземлек белән дөрес жавап бирә барсалар, бәлкем, балага ун ел буе мәктәпкә йөрүнең кирәге дә булмас иде. Профессия сайлаганда да аптырамас иде. Белергә тиешле гыйлем күләме елдан-ел арта. Укыту хәзергечә барса, урта белем алу өчен генә дә кешегә унбиш еллар мәктәп эскәмиясендә утырырга кирәк булмагае. Ә кайчан яшәргә? Кайчан эшләргә? Гомер артмый бит.
Начар ашаганнандыр инде, тавык күзе каныкты. Кич булды исә, берни күрмим. Яктыда чыгып китеп, караңгыга калсам, өйгә кайтып керә алмыйм. Андый чакта иптәш малайлар сизеп алсалармы, беттең диген. Аларга уен. йөгерешеп сине ташлап китәләр дә, тыннарын да чыгармыйча, берәр җирлә посып торалар Син, күзе ачылып җитмәгән мәче баласы кебек, ары-бире төртелеп, кая таба барырга, ничек кайтырга белми аптырыйсын. Менә бервакыт әллә кайдан ерактан сиңа кычкыралар:
— Без монда! Кил бире! — Син абына-сөртенә тизрәк тавыш килгән якка йөгерәсең, ә тавыш ул арада бөтенләй икенче яктан ишетелә башлый.
Инде үскәч, һәвәскәр артистлар белән Тәтештә спектакльләр уйнап йөргән чак га (абзагыз артист та булып йөрде бит!), тагын шулай тавык күзе авыруы белән җәфаландым. Ярый әле — уйный торган ролем комический иде: абынып егылсам да көләләр, килеп бәрелсәм дә көләләр. Ә миңа бер дә генә көлке түгел, электр яктысында да күрмим.
Канткомның агитпроп башлыгы шулай бер тапкыр олылар спектаклендә уйнарга кыстый башлагач, тегенә серне ачтым. Ышанмый, врачтан язу китер, ли. (Ышанмау элек-электән килгән авыруыбыз) Тәтештә Соколов дигән күз врачы бар иде. Киттем аның янына Соколов әйтә, тавык күзен белеп булмый аны. ди. шулай да справка бирде. Справкага өстәп, тимер тамчысына рецепт биреп җибәрде. Янәсе, миндә малокровие икән дә шушы тимер тамчыларын эчсәм, полнокровие булачак.
Тәтештә тагын бер врач бар иде. Аркадий Боголюбов Минем хәтергә \л сарырак сакал-мыеклы. базык гәүдәле булып кереп калган. Ул больницада эшләүдән тыш \з өендә барлык кешене акчасыз кабул игә иде. Без, приют малайлары, авырып китсәк, анын өенә йөгерә торган идек. Ул карый да 4 зе даруын да биреп җибәрә иде. Унту-
гызынчы, егерменче елларда шәһәр клубында лекцияләр укыганы исемдә. Боголюбов гомер буе Тәтештә яшәде, атказанган врач исемен алды. Ватан сугышыннан соң, үземнең бала чакларымны искә төшереп, Тәтешкә барып чыккач, мин доктор Боголюбов янына кердем. Сөйләшеп утырдык. Ул үзенең яшь чакларын, холера белән, трахома белән көрәшеп йөргән заманнарын хәтерләп, Тәтештә үткән беренче елларын мина сөйләп бирде. Картайган иде инде. Соңгы елларда ул үлеп китте. Аны Тәтештә генә түгел, Тәтеш тирәсендәге авылларда да бик яхшы беләләр иде.
Менә шушы әйбәт кешенең, бөтен гомерен халык бәхете өчен куйган олы җанлы кешенеи, яхшы врачның истәлеге яшь буыннар күңелендә саклансын дип, тәтешлеләр бер урамга Боголюбов исемен кушканнар.
Бүгенге Карамал яшьләре авылдагы үзләре укый торган зур тәрәзәле. якты бүлмәле урта мәктәпне генә беләләр, кайчандыр мин укып йөргән сукыр тәрәзәле, тәбәнәк түшәмле караңгы мәдрәсәне белмиләр. Юк, мәдрәсә турында язарга җыенмыйм. Язылырлыгын инде яздылар, аннары безнең авыл мәдрәсәсе типик мәдрәсә түгел иде. Алай да мәдрәсә шуклыклары бар иде. Мендәр белән сугышу, чиртмеш уйнау, каләм уйнау... Эчә торган чәйнеккә бәвел итү... Әйттем бит, язмыйм мәдрәсә турында, тик үземнең беренче тапкыр укырга баруымны гына язып үтәм. Әти җитәкләде дә алып китте. Миңа алты яшь. Равил абый, безнең мөгаллим,— гомере озын булсын, амин! — мина беренче көнне Са хәрефе яздырды. Әле дә хәтеремдә, язган юлым кыегаеп-кые- гаеп аска таба төшеп киткән иде. Сез әйтерсез инде, төшеп китмәгәе, анда безнең ни эшебез бар, диярсез. Дөрес, сезнең эшегез юк. Ләкин миңа, беренче тапкыр укырга барган көнемне исемә төшереп, бер рәхәтләнергә ирек бирегез инде. Ул көн бит миңа бик кадерле. Тик менә ни әчеп беренче көнне үк Равил абый, әлифбаның уртасыннан тотып, Са хәрефен яздырган, ә бүтән берәр хәрефне яздырмаган? Әйтик, нигә Ты хәрефе түгел, я нишләп А түгел? Бусын инде мин Равил абыйдан сораганым юк.
Бик кызу кеше иде, Равил абыйны әйтәм. Берни булса, чалт яңакка! Яисә утырган җиреннән өстеңә коръән белән шалт! Тондыра. Идәнгә егып, тимерле каеш белән суктыра торган иде. Сабакларын белмәүче малайлар, кыйналудан куркып, мәдрәсәгә килми качып йөриләр иде. Шулай да рәхмәт Равил абыйга, укырга-язарга өйрәтеп чыгарды.
Бик күп еллар читтә йөреп авылга кайткач һәм Даныш урманындагы колхоз умарталыгына Равил абый янына баргач, әйттем тегенәргә:
— Әй-яй, Равил абый, яшь чакта син яман кызу канлы идең,— дидем.
— Мин хәзер дә кызу канлы, — диде бу.
Мәдрәсә турында язмыйм дисәм дә, үзем дә сизмәстән әллә нихәтле язып ташлаганмын. Гагын бер-нке генә сүз. Сыйныфта (хәзергечә әйтсәк, класста) Гарифулла тана исемле егет бар иде. Үзенә инде каралып мыек чыккан, гәүдәсе белән тана гына түгел—үгез! Әнә шул мыекбай дәресен тыңлата алмагач, мөгаллим, әлеге яман кызу канлы Равил абый, безгә — алты-җиде яшьлек малайларга — әйтә: өйрәтегез сабагын шул күсәкнең, ди. Яңаклагыз үзен! Гарифулла абый (әйтәм бит, инде мыеклы, өйләндерергә вакыт) ничә еллар мәдрәсәдә утырып та әлифне таяктан аера алмый, без аның сабагын өйрәтәбез. Мөгаллим моның яңагына чабарга куша, ә без чабарга куркабыз: үзеңә кире берне салып торып җибәрсә, без бит инде әллә канларга чәчрәп ба-рып төшәчәк. Шулай да мөгаллим чабарга кушкач чаптык. Чаптык дип, уч белән битенә орындык. Менә мөгаллим абзый җилләнеп килеп җитте.
— Алай чабалармыни! Менә болай чабалар аны! — дип, башта минем яңакка салып җибәрде, күзләремнән утлар күренде, аннары Га
рифулла тана яңагына! Ул кымшанмый да. тана кебек мышный гына. Кыйнала-кыйнала өйрәнеп беткән инде. Ә минем янак. кыйналырга өйрәнмәгән янак. көн буе янып йөрде.
Әти. үләрепә берме-икеме көн калгач, мине урамнан чакырып кертеп сөйләште. «Әниеңнең сүзен тында!» дип әйтеп калдырды. Бик тыңлыйсы иде дә бит, әни эшне уенның нәкъ кызган чагында китереп куша Ничек инде шундый тәмле уенны ташлап, эшкэ тотынмак кирәк! Бүтән малайлар әнә эшләмиләр, рәхәтләнеп уйнап йөриләр. «Аларнын әтиләре, абыйлары бар, ә син үзең әти урынында калдың» — Бу мина әнинең жавабы. Ай. уеннан аерылып эшкә тотынулары... Уйнарга бик яратам шул мин. Шар сугулар... Качышлы уйнаулар.. Аннары биш таш уенын бик яратам. Кызлар уены булмагае... Мин аны кызлар белән уйныйм да... Гөлниса, Галиәскәр абзый кызы, ота да ота мине. Отып кына калса ярар иде. отканнан соң котырта. — Бетләдең, ди, бетле чумар ашадың, ди... Биш ташны тегенең битенә атарлык булам, йодрыкларымны йомарлап, кызның өстенә ташланам. Гөлниса капкаларыннан кереп кача да ярыктан миңа телен күрсәтә .
Икенче көнне, берни булмаган кебек, без янә бергә Бүрәнәгә аркылы такта куеп, таган атынабыз... Әллә нәрсә шунда, гел шушы Гөлниса белән уйныйсым килә. Юкса инде бүтән кызлар да бетмәгән ич.. Бер тапкыр Гөлниса үзләренең тәрәзәләреннән елмаеп мина карап торганда, такта яра торган кузла башына мендем дә агач ярмасына сикердем дә төштем Шундый биектән бит! Гөлниса- «Юләр!» дип кычкырды. Көлде. Аннары икенче бер тапкыр, Гөлниса кечкенә чиләкләр белән инештән тыпыр-тыпыр су алып кайтып килә иде. Җәлил абзый-ларның ата казы муенын сузып, гыжылдап, моның өстенә томырылып килә башлады. Мин йөгереп барып, ата казның түшенә тибеп торып жпбәрдем! Каян килгәндер миңа шундый батырлык. Бүтән чакта ата каз күрсәм, үзем дә биш чакрымнан әйләнеп үтәм.
Кайвакыт мин читән тишегеннән Галиәскәр абзыйларның ишек алларына карап торам. Гөлниса чебешләр туйдыра.. чикерткә сыйрагы кебек озындыр сыйраклары, ә куллары Кояшта янган кара куллары неп-нечкә... Икмәк катысын чәйни лә чебешләргә ата. Чебешләр талаша- талаша ашыйлар да. ашап бетергәч. Гөлнисаның артыннан өялды баскычына менеп китәләр. Гөлниса, күлмәк итәген җилпеп, аларны өялдыинан куып төшерә..
Ә бер тапкыр сукыр тәкә уены уйнаганда. Челән Шакир Гөлнисаның әлеге неп-нечкә кулларыннан тотты Шундый ачуым чыкты, әтәч кебек өстенә барып кунасым килде Анын ни хакы бар Гөлнисаның кулыннан тотарга? Гөлниса Челәй Шакир күршесе түгел, минем күршем! Гөлнисасын әйтер идем, шул Челән пәридән кулын тоттырып тора ..
Юк. мИнем үпкә бик тиз бетә... Гөлнисага һич ачу саклый алмыйм. Тик менә көнозын минем белән уйнасын икән ул. ә ул керә дә китә. Мин өй нигезендә утырып калам. Чыгар әле дим. көтә башлыйм. Аптырагач, тәрәзә яңагына ябышып, өй эчләренә карыйм. Гөлниса мәче баласын тоткан да утыра. Юк. мәче баласы түгел, йомгак, йон йомгагы тотка ... Тәрәзәдә мине күрде дә. кашларын җыерыл, кечкенә генә йодрыгын күрсәтте. Казан тирәсендә кайнашкан әнкәсенә таба ымлый: кит тәрәзәдән, әни күрер, дип әйтүе .. Мин китмим, борынымны пыялада ямьшәйтеп, һаман тәрәзәдән карап торам. «Чык!» дип. кул изим. Ул йомгагына күрсәтә, йон катасым бар, ди.
Бер көнне Гөлнисаны алдап җнтәккә алып киттем Ип өчен алдап? Барырга теләмәгәнгә. Зират елгасында җиләк күп. әйдә! — мин әнтәм.
— Тукта, савыт алып чыгам, —дип. өйләренә кереп китте.
Качты дип курыккан идем. Чыкты тагы Киттек. \нда бер җиләк, м- м бер .ки I ж \ i.ipm.i а нан каптык Җыеп бетер! шнәр икән шм. әйдә Ике тау арасына, анда шундый күп. хст утырып җый
Ярны чыкканда кулыннан тотып чыгардым. Терсәге чат сөяк... Әни әйтмешли, ит кунмаса да кунмас икән кешегә. Ә бит минем ише түгел, көн саен сөт ашый: сыерлары бар. таналары... Атлары хәтта икәү... Ә үзенең кулын тотарга куркыныч, өзелеп төшәргә тора... Куркыныч дин тормыйм тагы, тотам. Тотышабыз да чәчәкле үләннәр эченнән йөгерешеп китәбез...
Ике тау арасында җиләк табылмагач, Ташлы елгага барырга кыстый башладым. Гөлниса кайтам дип чәбәләнә. Ә минем җибәрәсем килми, көн буе үз янымда йөртәсем килә...
Алып киттем бит ахырда... Барган өчен чынаяк уенчыкларымны бирергә вәгъдә иттем. Минем чынаяк уенчыкларым бизәкле-бизәкле. Мин аларны малайлардан отып алган идем. Әйдә, әллә кемгә китми әле, Гөлнисага китә...
Ташлы елгада үлән билдән икән... Еланнан куркам дип, Гөлниса чәрелди башлагач, алдан үзем ерып кереп киттем.
— Әйдә минем арттан! Безелдек!
Мин салган эздән дә барырга курка. Тагын кулыннан җитәкләргә туры килде.
Умарта корты да белә кемне чагарга! Мине чакмады, Гөлнисаны чакты. Үрсәләнеп кычкырып җибәрде кызыгыз. Умартаның өзелеп калган угын тартып алдым да чаккан җирен төкерегем белән ышкыдым.
Бара-бара су очрады Күтәреп чыгардым. Каурый! Ничек ике чиләкләп инештән су ташый икән бу каурый кисәге? Су очрый, җиләк очрамый, бака очрый, җиләк очрамый. Ә миңа җиләкнең кирәге дә шул хәтле. Минем янымда чикерткә сыйраклы Гөлниса барамы? Бара. Мина шул җиткән.
Ташлы елгадан инде урманга да ерак калмады.
— Беткән баш беткән. Киттекме, Гөлниса, Тенеш урманына?
Гөлнисам авызын ямьшәйтеп елый ук башлады. Ике күзендә ике тамчы яшь... Өйгә кайтасым килә, ди. әни ачуланыр, ди...
— Синдә бар әни миндә юкмени? Ачуланса асып куймас әле. Киттекме. күрше?
Әйдә, мин гел алдан барам. Умарта чакканнан кеше үлми ул. Үлмәдең ич әле. Менә мин юри дә чактырам умарта кортыннан. Карап тор. менә. Чәчәккә кереп баткан умартаны тотып, кулымны чактыртып күрсәттем.
— Менә, тамчы да авыртмый!
Гөлниса күзләрен зурайтып карап торды. Мин, чыраемны да сытмыйча. тагын берсеннән кул аркамны чактырдым.
— Урманда булырга тиеш инде ул җиләкнең оясы! — дим.
Гөлниса җиләк савытын үлән арасына төшереп калдырган. Киттек килгән эз белән аны эзләргә. Таптык. Савытны үз кулыма алдым.
— Я тагын төшереп калдырырсың, кит!
Урманда ничек җиләк җыюыбызны, тузбаш елан тотуыбызны (мин тоттым. Гөлниса читтән муенын сузып карап торды) сөйләсәм, озакка китәр Арып, ачыгып, авылга кичкырын гына кайтып кердек. Бакча башына җиткәч, аерылыштык. Гөлниса үзләре бакчасына, мин үзебезнең бакчага кердем. Алмагачлар арасыннан бер-беребезне күрә- күрә кайтып киләбез.
Курыкма, асып куймаслар! — дип. мин Гөлнисаны һаман юатам, ә үземнең күңелдә таракан... Эләгә инде әнидән.
Мин буш кулымны селкеп кайтам, Гөлниса буш савытын селкеп кайта.
Әйтергә онытып торам икән, бакча башына кайтып җиткәч, табак төбендәге ике-өч җиләкне сытып иреннәребезгә буяган идек. Мин курка- курка гына үзебезнең өй бусагасыннан атладым да бөтенләй гөнаһсыз төс белән (гүя көн буе югалып тормаган):
— Әни. күрәсеңме минем иреннәрне, кып-кызыл! —дидем. Ничек тә сүз башларга кирәк иде ләбаса!
Аннары:
— Әни. мин җылан тоттым! Монавын хәтле! —дип. колачымны җәеп. еланның зурлыгын бер биш тапкырга арттырып күрсәттем
— Тотармын әле мин сиңа җылан!— диде әни коры гына. — Канда соң җыйган җиләгең? Ашап бетереп бармагансың ич?
— Бетердем. — дидем мин. — Кара иреннәремне... Кызылмы?
Гөлнисага өйдәгеләр ни әйткәндер, беренче сораулары нинди булгандыр? Бик озак югалып торганнан соң сораулар булмыйча булмый инде. Мин әле сезгә бөтенесен дә әйтмәдем Әнинең беренче соравы миңа мондый булды:
— Кырык эш кырык җирдә кырылып ятканда кайда олагып йөрден көнозын, эт көтүчесе? — Шундый булды мина беренче сорау.
Авылның мең дә бер күзе бар. Безнең киткәнне күрүчеләр булган. Зират елгасында йөргәнебезне дә күргәннәр. Ташлы елгадагысыи да.. Әни бик борчылмаган. Әллә ни каты эләкмәде. Әни. тавышланган булып. кулына уклау алган иде дә. мин. куркытыр өчен генә алганын күреп, качмадым. Уклау күтәреп килен:
— Качмый да ичмаса.. - - дип, әни уклавын баш очымда бср-икс уйнатып алды да кире тараканнарга кимерергә куйды.
Инде күп еллар үткәч, мыек-сакал үстереп йөри башлагач, бер шулай авылга кайттым да Галиәскәр абзыйларның хәлен белергә кердем. Галиәскәр абзый инде вафат. Әнкәләре Фатыйма апа өндә. Бик картайган. Гөлниса да шунда Әнкәсе янына килгән чагы икән. Кая киткән өзелергә торган нәзек куллары, чикерткә сыйраклары... Алдымда тулы тәнле матур бер хатын. Олы хатын инде. Балалары җитеп килә. Сөйләшеп киттек.
— Кайттың алайса? — ди.
— Кайттым. — мин әй гәм. - Чыпчык та бит үз чытырманым дип әйтер ли, үз авылым, туган җир...
— Исеңдәме, — ди Гөлниса тәмам балкып китеп. — без синең белән бакчадагы үлән эчендә качып ятканда әллә ни хәтле тавык йомыркасы тапкан идек.
Үз чиратымда мин:
— Ә синең исеңдәме?—дип тотындым. — Исеңдәме, сине шакка- тырмакчы булып, мин ыштан балагын сызганып, урмандай кычытканлык арасына кереп киткән идем?
Исендәме дә исендәме... Сөйләшәбез, көлешәбез. Гөлниса кинәт кенә миңа әйтә куя:
— Тирестән көрәк булдың бит син, Ибраһим, — ди. (Бездә аны катырак итеп тә әйтә беләләр.)
Бу аның үзенчә мине мактап әйтүе. Дөрес әйтә ул. Иске Россияне яна Россия сугып екмаган булса, мин көрәк буласы кеше түгел идем. Яна Россия генә мине тирестән көрәк итте
Кичә әнидән: «Эт көтүчесе!» дигән сүз ишеттем бит инде, аның алдында гаепле булдым. Бүген инде бу гаепне ничектер юарга кирәк. Әнинең кушкан йомышларын гел үтәп кенә торам...
— Әни. миңа тагын нинди эшләрең бар? — дип. әнидән тагын эш кушуын сорадым.
Ни гаҗәп, эш кушмады. — Ерак китмә, йорт тирәсендә генә айкал, кирәккәч дәшәрмен, — дип, ишек алдына чыгарып җибәрде. Ишек алдына ярагач, урамга чыгарга да ярын торгандыр дип уйладым Урамга чыктым. Галиәскәр абзыйларның каз бәбкәләре өстендә карчыга әйләнә нде. кычкырып, аны куып җибәрдем Мәче үтеп бара иде, ана таш аттым. Мәчет каргы очрады — аңа кычкырып сәлам бирдем Гөлнисаны күрәсем ки лә. Гөлниса юк. Ары сугылдым, бире сугылдым.
Өянке башына менеп, карга ояларын тикшереп төшәргә булдым. Беләм, оялар буш, карга балалары күптән канатта, әнкәләре белән басуларда очып йөриләр. Шулай да менеп карап төшүдән ни зыян...
Соң бит мин инде күлмәк агач ботагына эләксен дә ертылсын дип менмәгән идем, ә ул эләкте дә ертылды. Ертылды гынамы соң әле — яртылаш аерылып чыкты.
— Үләм инде ШУШЫ малай белән! — ди өйгә кайткач әни. — Сиңа ничек өс-баш төткәзим, көн дә генә саен ертып торгач... Чуен күлмәк кирәк сиңа, — ди...
Әнине бер дә ачуландырасым килми дә бит, гел нинди дә булса бер начарлык эшләп куям.
— Өйдә генә уйна, йөрмә урамда чабып...
Шулай диде дә әни. капчык төбенә ясмык салып, тегермәнгә менеп китте. Өйдән чыкмый гына уйнадым. Урамда Гөлниса күренмәгән булса, мин аны тәрәзә каршына чакырып китермәгән булсам, нәзек-өзек кулларыннан тартып, тәрәзәдән өй эченә кертмәгән булсам... Эне, булсам... Ә мин керттем... Гөлниса тәрәзә кысасына сыдырылган беләгенә төкерек сылады да аякларын бөкләп сәкегә утырды... Чәчләрен маңгаеннан сыпырып җибәреп, каен күмередәй кара күзләрен миңа төбәде:
— Нинди уен уйныйбыз? — диде.
Өй эчендә биш таш уйнап утырмассың бит инде. Май атлау уйнарга булдык. Сәкедәге түгәрәк тишекләргә таяк тыгып, атлый да башладык.
Каян килгән сәкедә бу тишекләр? Әни киндер тукыганда, шушы тишекләргә чөй тыгып, шул чөйләргә буй җепләрен бәйләп куя иде. Менә каян килгән сәкегә ул тишекләр.
Май атламак — җан чыкмак бит инде. Гөлниса, әнкәсеннән күрмә- ле: «Ай. кулбашларым! Ай. өзелеп чыга!» дигән булып, аргандай итенеп атлый. Мин дә иңбашларымны тотам... Куера башлаганмы дип, пешкәкләребезне (таякларыбызны инде, билгеле) тартып чыгарып карыйбыз. Бармакларыбыз белән сыпырып. «каймак»ны ялап та куйга- лыйбыз. Китерәбез инде, бик китереп уйныйбыз.
Уйиый-уйный май атлаудан арыдык. Тәрәзәдән төшеп, эт борчагы җыеп ашарга тотындык.
Кичен әни. сәке астыннан нидер ал м акчы булып, сәкене ачты да:
— Бетергән! Йомыркаларымны бетергән! — дип кычкырып җибәрде.
Гөлниса белән без әнинең сәке астына җыеп куйган йомыркаларын ботка иткәнбез.
Туздырды әни. Нишләргә инде миңа? Җиләккә барырга ярамый — көнозын югалып торам. Өянке башына менәргә ярамый — күлмәгемне аерып төшәм. Май атларга тагын ярамын — йомыркаларны ватам. Нишләргә генә ярый соң миңа? Сикерергә ярыймы икән? Күпер башы Хөснулла абзыйның улы Касыйм белән аларның чормасыннан сикереп уйнарга булдык. Өйләре тәбәнәк, яртылаш җиргә чумган. Йомшак булсын дип. чолан идәненә мендәр салдык. Касыйм әйтә, башлап син сикер. ди. Әйтмәсәң дә беренче сикерәм инде мин. Тоттым да сикереп төштем. Мендәр дә салган бит инде, шулай да аягым бик авыртты. Баса алмыйм, егылып-егылып китәм. Өйгә кайтсам, әни тагын тузды-рачак. Касыймнарда гына ятып тордым. Аягым гөбе кебек шешеп чыкты. Ертылган күлмәк итәген әле яшереп була иде, чатан аякны ничек яшерәсең! Ике атна буе аягыма баса алмадым. Баса алмауга карап, йөрмәгән икән дип уйламагыз. Икенче аяк бар ич әле минем. Яшен ташы кебек атылып, кая карама анда мин сыңар аякта чабып йөрим.
Әни ураза тота башлады. Мин кичен азан әйткәнне тыңларга мәчет катына барам, һаман шул сыңар аяк белән тыраклап йөрим бит. Мәзиннең чалмалы ак башы манара тәрәзәсендә күренү белән, авыл өстендә «аллаһ әкбәр!» сүзе яңгырау белән, без, түбән очтан килгән бер көтү малай:
— Азан әйтә, базар кайта, әти күмәч апкайта! — дип такмаклап, өйләребезгә таба чабышабыз. Мин дә сыңар аякта сикерә-сикерә кайтып керәм дә:
— Әни, әйтте!—дип кычкырам Әни, бисмилласын укып, авызына бер чеметем тоз каба...
Әти күмәч апкайта дигәннән, авылда чагымда мина күмәч эләкмәде. Тик бер тапкыр... Кич булган иде инде: кояш баешында карбыз телеме төсле кып-кызыл болыт кисәге эленеп тора иде. Мин басу капкасы тирәсендә айкалам — базардан кайтучы атлы кешеләргә капка ачам. Күреп алдым, кыр юлыннан арбалы кеше килә, дугасындагы кыңгыравының чынгыл-чынгыл итүе мина бик ачык ишетелә... Йөгереп бардым да басу капкасын ача башладым. Яман авыр капка. Аскы иренемне тешләп, көчәнә-көчәнә ачам. Ачып кына бетердем, үзебезнең оч малайлары тасырдашып килеп җиттеләр:
— Яп! Урыс ич. күрмисеңмени! — ди-ди. урыска капка ачарга ярамауны әйтеп, мине ачуланырга керештеләр. Ачуын ачтым, ябарга көчем җитмәде. Базарчы урыс мин ачкан капкадан узышлый миңа бер сынык ап-ак күмәч тоттырды. Иптәш малайлар миңа:
— Ташла! Дуңгыз маенда пешкән! — дип. күмәчемне ташлатырга азаплансалар да. мин күмәч сыныгын кысып тоттым да өйгә таба сыпырттым.
Әни әйтә:
— Бисмиллаңны әйт тә аша. бернәрсә дә булмас. — ди Бисмилла- ны әйттем дә ашадым да куйдым күмәчне... Бүгенгә хәтле берни булганы юк.
Әлегә тикле мин бер аякта гына чапсам, аягым төзәлгәч, тагы ике аякта чаба башладым. Бу малайдан беразга котылып торыйм диптер инде, әни мине, әтинең энеләренә тагып, болынга чыгарып җибәрде.
Безнең болын ерак. Идел кичәсе бар. Паром сүзен беренче шунда ишеттем. Паромның үзен беренче шунда күрдем. Урам киңлеге зур бер көймә икән. Атлар, арбалар, кешеләр кереп төялгәннән сон да. мин. шук малай, йөгереп йөрерлек урын калды әле. Әтинең энесе Миңлевәли абый миңа бармак яный:
— Суга егылырсың, сикерепсп йөрмә,— ди. Аның сүзен тынлап торырга, минем әтинең энесе ич ул бары.
Шушы хәтле су Иделгә каян җыелган? Безнең авызның хатыннары, кызлары, барысы бергә чиләк тотып килеп, бер ай буе. юк. бер ел буе ташысалар ла бу тикле суны ташып бетерә алмаслар иде. Бу суны эчеп бетерү өчен ничә мең ат кирәк булыр иде икән?
Инде паром Идслнен уртасына җитте. Килгән яктагы ташлы текә яр кеп-кечкенә булып артта калды. Алда вак куаклык, яшел болын .
Менә бервакыт паромда атлар тибешә башлады: гөрс тә гөрс тибешәләр. Күрми калам дип йөгереп барсам, агайлар сикерешеп торганнар. атларга «Тпру!» дип кычкыралар, тезгеннәреннән тарталар. . Бер ат чупырт итеп суга барып төшмәсенме' Пошкыра-пошкыра йөзгән, күзләре акайган атның су эченнән колаклары гына күренеп бара . Ишкәкчеләр иркенләп ишә алмыйлар, судагы ат комачаулый
Ахырда куып җибәрделәр. Ат паромны узып китте лә бездән алда ярга барып чыкты. Рәхәтләнеп бер кагынды, авызын яшел үзәнгә төртте... Бу атта чынлап та ат көче бар икән, тамчы да арымаган...
Миңлевәли абый арбага яткызып дилбегә белән бәйләп куйган җирдән мине чишеп җибәрде (аяк астында бик чуалгач, ул мине, мәче баласыдай күтәреп китеп, дилбегә белән аркылы-торкылы арбага бәйләп ташлаган иде). Мин күз яшьләремне сөрттем дә сикерә-сикерә паромнан чыгып киттем.
Болында мин инде уйнап йөри алмадым Атларны эчердем Бәрәңге
әрчедем, аш пешердем. Печән пакосларын әйләндереп киптердем. Атка атланып чүмәлә тарттырдым. Бер иманага эш җитәрлек булды.
Абыйның аты бик усал, хәзерге тел белән әйтсәк, хулиган ат. Теге атны суга тибеп төшерүче шул абын аты булды бит. Готам дигәндә һич тоттырмый, тоткач атландырмый, аяктан тешли... Минем бит инде аяк болан да имгәнгән, ат та тешли башласа, аннары кая китә ул. Юк. аякны тешләтеп тормам мин синнән.
Абыйлар ашадылар да. чалгыларын иңбашларына күтәреп, иртәнге чыкта печән чабарга киттеләр. Мин куыш янында калдым. Башлап Түгәрәк күлдән ашлык-чәйлек су алып кайттым. Бәрәнге кырдым. Атны да эчереп кайтасым бар Шул чукынмыш усал атның янына барырга кан калтырап торам, һаман сузам. Ут яктым. Казан астым. Суга бәрәңгене салдым. Атка чират җитә бит каһәрең!
йөгәнне тотып ат янына киттем. Икмәк катысын сузам да. баһ! баһ! дип. үземчә бчк ягымлы гына итеп дәшеп карыйм. Юк. Мин якынлашканны күрүгә башын чөя дә китеп бара. Мин аның артыннан ияреп барам. Баһ! Баһ! дим. мә икмәк бирәм, тиле! дим. Куып йөри-йөри тәмам арып беттем. Атның да ачуы чыкты, минем дә... Кычкырып елыйсыларым килә. Нишләтергә соң бу разбойникны? Бик якын барсам, колакларын шомартып, өстемә килә башлый. Йөгән белән кизәнеп кенә туктатып калам. Аптырагач, аунап яткан озын таякны алдым да ки- зәнә-кизәнә тегенең өстенә бара башладым. Ат миңа таба борылды да, арт аякларына күтәрелеп, башын чайкый-чайкый минем өскә ташланды... Бетсәм бетәрмен, акылга утыртырмын мин сине дип, таяк бе-лән тегенәргә сыптырырга тотындым — аякларына, муенына, кабыргаларына. кай төшенә туры килә... Атым чигенә башламасынмы! Мин. батыраеп китеп, һөҗүмгә күчтем. Атны, куып барып, гөлҗимеш чытырманлыгына кысрыкладым да. күпме кирәк, күпме кирәк! Менә сиңа разбойникка! Хулиганга! Шул көннән башлап атым май булды, йөгәнгә үзе үк башын тыгып тора. Абый сорый, ничек ияләштердең син аны? ди. Кыйнадым димим, таптым инде рәтен, дим. Атын кыйнаганны белсә. абый үземне дилбегә белән тотып ярачак...
Терлекне шунда беренче һәм соңгы тапкыр кыйнадым.
Болында бик озак торылды. Ун көнләп. Яңгырлар яуганда куышта тик утырулар бик ямансылатты. Җитмәсә, куыш эченә тач-тач тамчы тамып тора. Өйне үлеп сагына башладым Бер тапкыр абыйлар алдында еладым да җибәрдем.
— Ни булды сиңа? — ди Миңлевәли абый.
— Әнине сагындым. — дим.
— Карагыз әле бу күсәкне, — дип абый көлә башлады. — Әнисен сагынган...
Сагынгач нишләтим. Сагынам. Хәзер инде абыйларга әйтми генә сагынам Күңелем бик сыза башласа, атка атланам да китәм чабып... Колак төбемдә җил бөтерелеп бара Чабылмаган үләннәр өстеннән, күлләр яныннан, печән чүмәләләре арасыннан чаба-чаба әллә канларга, Идел буйларына тикле барып чыгам да аргы яктагы ак ташты текә ярларга монаеп карап торам. Шунда бит инде безнең кайтасы юлыбыз. Аннары кире борылам да. кушаякланып. тагын болынга җилдертәм. Ун көн эчендә атта чабарга мин бик каты остарып җиткән идем.
Байтак еллар узганнан соң. А. К- Толстойның бер шигыренә тап булдым. Бу шигырьдә ат атланып кыңгырау чәчәкләре арасыннан чабып үтү турында языла.
Колокольчики мои. Цветики степные. Что глядите на меня. Темноголубые?
Я бы рал вас не топтать. Рад промчаться мимо, Но уздой не удержать Бег не укротимый,—
дигән юлларны укыганда, үземнең канчандыр болында абыйның усал атына атланып чабып йөрүләрем исемә төште. Радиодан шушы романсны ишетсәм, бүген дә шул чаклар бөтен матурлыгы белән күз алдыма килә, кыңгырау чәчәкләре арасында атта җилдереп йөрүче кеше мин үземдер кебек тоела..
Болыннан кайткач, әни мина әйтте:
— Улым, син анда чыгып әйбәт иттең, абыйларың кышка бер йөк печән бирәчәкләр. — диде.
Минем күңел сикереп куйды: эшкә ярый башладым бит! Әнигә болын хәлләрен сөйләгәндә, и мактадым, и мактандым! Әни көлә.
— Ялганлыйсындыр инде бераз, — ди.
Ялганлыйм, үзем дә ензәм, — ялганлыйм, ләкин ялганлау нияте белән ялганламыйм. Мин бит булганны арттырып кына сөйлим... Идел аркылы кичтекме? Кичтек. Ак яллы дулкыннар көймә нстенә. минем баш очыма сикерешеп менделәрме? Юк, менмәделәр. Ә мин менделәр дип сөйлим. Шулай күңеллерәк, шулай кызыграк... Каты җил дә юк иде, ә мин, көймә Идел уртасына җиткәч, бик каты җил чыгып, паромны агызып китә язды, ишкәкчеләр ишә-ишә тәмам хәлдән тайдылар, агайлар белгән догаларын укырга тотындылар дип, чамасыз арттырып, гаҗәп куертып сөйлим. Ә үзем бер дә курыкмаган булып чыгам 1а- гып шунысы да гаҗәп: әнигә сөйләгәннәр барысы да булган, барысы да чын кебек тоела башлады хәзер минем үземә дә... Күз алдымда таудай дулкыннар сикерешә, агайлар тезләнешеп дога кылалар: коткара күр. ходаем!
Икенче көнне тагын да арттырыбрак сөйләдем: янәсе, болындагы бүленеп калган суда балык шундый күп җыелган иде, су өстендә елтыр- елтыр май тәнкәләре йөзеп йөри иде. Ал кашык та ашый башла, майлы балык шулпасы синең алдында...
Соңыннан, балалар йортында яшәгәндә, минем коточкыч кабартып сөйләвемне тыңлагач:
-Сип фантазер! —ди торганнар иде.
Миңа инде ун яшь тулды. Уйнап йөрүләр бетте: мин хәзер эш кешесенә әйләнеп барам. Икенче елны язын Җәлил абзыйга тырма тырмаларга ялландым.
Әйткән идем буган, без Җәлил абзыйлар белән элек-электән йөре- шәбез. Дөресрәге, без аларга йөрибез: катыгын сорыйбыз, мунчаларына ягабыз, иләк-чиләккә дә мине әни аларга кертә... Җәлил абзыйның җиткән кызы бар. Фәгыйлә. Фәгыйлә апа миңа чия ашата, кысып-кысып кочаклый, битемнән үбә Мин аның үбүен бер дә яратмыйм, үпкәч ук җиңем белән сөртеп ташлыйм, йомшак кочагыннан тизрәк ычкынырга тырышам. Менә шушы Фәгыйлә апаның әтисе Җәлил абзыйга мин тырма тырмалашырга ялландым. Әни әйтә, тамагың гына булса да алар өстеннән үтәр, ди.
Җәлил абый үзе сүз сөймәс кеше. Агайлар белән бүрәнә өстендә утырганда да, ул сүзгә катышмый, тыңлап кына тора. Бик көлке җирдә генә, күп булса, шул тамагын кырып кунгалый Авылда аны астыртын кеше итеп саныйлар. Кушаматы да Мыштым Җәлил. Икенче кушаматы Юкә камытбау Җәлил Аның тырма тырмаларлык малае юк. гел кызлар гына...
Яшь айгыр, бия күрсә дөньяны яңгыратып кешнәп җибәрә торган гадәтле дуамал айгыр — шул алгырны Җәлил абзый миңа тоттырды. Ә ул мине бөтенләй санга сукмый Күршедә сукалый торган бия юрга
күзләрен челәйтеп, кешнәп торып жибәрә дә китә ашкынып, китә очынып, башын чөеп, башын чайкап... Тырма сикеренә. тешләре тигән җиргә тия. тимәгән җиргә тими кала. Мин дилбегәне кулларыма чорнап тоткан, йөгерә-йөгерә көчкә генә айгыр артыннан өлгерәм. Инде һич җиңә алмагач, тырма өстенә сикереп менеп басам. Айгырга минем авырлык нәрсә ул. Тырма үрле-кырлы сикеренә башлагач, куркып, мин кире сикереп төшәм дә аякларымны тери-тери тырма яныннан йөгерә башлыйм.
Җәлил абзый сука тоткаларына ябышып, бөкрәеп, үзенең сукалавын белә, минем якка к\з дә төшерми.
Сизми дә калдым, айгырым урманны яңгыратып (җиребез урман буенда иде), бик дәртле, бик моңлы итеп кешнәп торып җибәрде лә китте чабып, китте уйнаклап. Тырма артыннан буран уйнап бара... Мин, гәүдәмне артка ташлап, киерелеп, бөтен көчкә айгырның авызлыгын тартам. Инде өстерәлеп диярлек барам, чөнки аякларымны атларга өлгерә алмыйм. Җир башына барып җиттек, җир башын узып киттек, әллә кемнәр җиренә барып кердек... Тузан оча. кантар оча... Тырма һавага сикерә.. Мин. дилбегәне кулдан ычкындырмаска тырышып, елый-елый тырма артыннан чабам.
Булмады. Мәтәлеп җир өстенә егылып калдым. Китте айгыр. Чапты айгыр. Юкә баулар өзелеп калды, тырма капланып калды. Җәлил абзый, сукасын ташлап, айгыр артыннан чапты. Кешеләр ана ярдәмгә ташландылар. Айгырны урманга кысрыклап тоттылар.
Авыл агайлары Җәлил абыйны сүгәләр: бала кулына шундый айгырны тоттыргансың, диләр. Җәлил абзагыз бер сүз дәшми, тамагын гына кыра...
Икенче көнне айгырны сукага җигеп, карт бияне тырмага җиктек. Бу юлы инде мин түгел. Җәлил абзый үзе мәтәлеп калды Айгыр, кырын егылган суканы өстерәп, китте басу буйлап чабып...
Көз көне Җәлил абый мине тагын эшкә алды. Эшкә алды дип бик зур итеп әйтеп ташладым. Эшкә түгел — алма сатышырга.
Безнең авылда бакчасыз кеше юк иде. Җәй көннәрендә барлык бакчаларда кызарып алма пешә. Мулла тыкрыгында ике як бакчаның ботаклары килеп кушылу сәбәпле, тыкрыкка һәрвакыт алма коела . Малайлар аларны җыеп ашыйлар (һәр йортның үз бакчасы булса да, кеше алмасы тәмлерәк). Көз көннәрендә авылга алма байлары киләләр. Бакчасы белән сатып алып, үз каравылчыларын куялар да хуҗаны бакчага кертмиләр.
Җәлил абзый үзе акча танымый. Алма сатканда алданудан куркып, ул мине ияртеп барырга булды, чөнки мин акча таныйм. Тәнкә башына бер тиен — Җәлил абзый миңа шундый хак куйды. Бер тәнкәлек алма саткан саен, бер тиен минем кесәгә тамачак. Алманың бәясе кадак башына өч тиеп, биш тиен. Биш тиеннән сатканда, миңа бер тиен тамсын өчен, егерме кадак сатарга кирәк.
Юк, мин акча өчен ялланмадым. Авылда Равил абыйның бәрәңге бакчасында чүп үләне утап та, мин көненә 15—20 тиен эшли алам. Шул ук акчаны тирестән кирпеч сугып та ала алам. Ә сезнең тирестән кирпеч сукканыгыз бармы? Башта су сибә-сибә тиресне аттан таптаталар. Килеп чыга тирес боткасы. Аннары малайлар (анысы без инде) тактадан куш кирпеч формасында ясаган нәрсәгә төя-төя ШУШЫ ботканы тутыралар да жиргә илтеп каплыйлар. Кирпеч кибә. Ягуга китә— Билгә алъяпкыч бәйләп, терсәк тиңентен шушы тирес боткасына буялып, мин шундый кирпечләрне үз гомеремдә бик күп суктым, йөзе бер тиен... Кирәксә сугып бирәм!
Ат Җәлил абзыйныкы, арба Җәлил абзыйныкы, ашыйм дисәм, алма да Җәлил абзыйныкы . Авыз минеке. Күзләр дә. колаклар да минеке... Мин дөнья күрергә чыктым, акча эшләргә чыкмадым. Минем бит әле
авылдан ары беркайда ла булганым юк. Әнә теге жир белән күк тоташкан урынны күрәсезме? Шуннан ары китсәң дөнья бармы икән? Минем әле шул күк белән жирне тоташтырган зәңгәр сызыкка барып җитәсем килә.. Барып җитеп, билгә таянып, карап торасым килә...
Җәлил абый әйтә:
— Син алманың кортлысын гына сайлап алып аша. —ди...
Мин зур ак алмамы кире куям да. кортлы кызыл алма алып, ат койрыгына карап ашыйм. Кортлы алма тәмлерәк тә була ул әле. беләсегез килсә...
Кич белән зур яшел мәчетле бер авылда кунарга туктаган чакта, без инде кырык кадактан артык алманы саткан идек Минем кесәмә икс тиен акча тамган иде.
Икенче көнне без атны җиктек тә чыгып киттек. Авылдан авылга йөрибез. Басу капкасыннан килеп керүгә Җәлил абый
— Алма сатам, алма! — дип кычкырып җибәрә
Башлап торып малайлар йөгерешеп килеп җитәләр Аннары олылар ашыкмый гына, бик исләре китми генә кабык әрҗәле, малайлы, алмалы арба катына якынаялар. Җәлил абзый үлчәп сатып тора, акчаны мин алам:
— Ун тиен, унбиш тиен, — дип. акчаларны танып. Җәлил абзыйга биреп торам.
Бер авызда без бәлагә тап булдык. Кунарга кергән җирдә безнең әрҗәдәге алмабызны сыер ашады. Дөрес, сыердан калган алмаларны да без кадагы өчәр тиеннән байтак саттык, ләкин сыер ашаган хәтле- сен сатып булмады шул инде. Сыер дигәнең алманы бик ярата икән, әрҗәнең төбендә генә калдырган иде. Минем кесәгә әллә ничә тиен зыян килде.
Җир белән күкне тоташтырган зәңгәр сызыкка мин нихәтле генә барып җитәргә тырышмыйм, барып җитә алмыйча кире борылдык. Инде соныннан, үсеп сакал-мыек җиткергәч. Ватан сугышы вакытында мин Варшаваларны. Берлиннарны узып киттем. Китсәм киттем, ә күкне җиргә тоташтырган әлеге серле сызыкны барыбер куып җитә алмадым.
Әлегә... Әлегә арбада селкенә-селкенә без кайтып барабыз. Мин кайтам. Минем күзләр, колаклар кайта. Җәлил абзагызның сары сакалы кайта. Аннары минем кесәмдә... туктагыз әле. санап багыйм, минем кесәмдә... биш тиен акча кайта.
Биш тиеп акчаны алып кайтып тоттыргач, әни күңелсез генә көлеп җибәрде.
— йөрисен шунда көн уздырып, көл туздырып. — диде, бакырларны мич сырына куйды да. ашарга утырырга кушты Ярмалы кайнар бәрәңге бик тәмле иде. Алмадан соң бигрәк тә...
Авылдагы революция елларын язмыйм. «Онытылмас еллар» романында ул заман бик нечкәләп тасвир ителгән. Кабатлау кирәксез хезмәт.
Тик шулап да әйтеп үтим. Без кызыллар, аклар булып сугыша башладык Зират елгасыннан таш җыябыз да чынлап торып сугышабыз. Канга буялый кайткан чакларыбыз була. Гөлниса тәрәзәсе каршыннан узган чагымда, мин канлы яраларымны юри күрсәтеп үтәм янәсе, аның күршесе канга батканчы кызыллар ягыннан сугышкан
Сатлыган авылы янына аэроплан егылып төшкәнне дә язмыйм Аны карарга дип, көтүебез белән шунда таба чабышуыбызны да язмыйм. Безнең авыл аркылы кызыл гаскәр узды, кесә тутырып патрон урлап калдык. Күмер кыскычы белән тотып, учак утында пуля эреткән чакта аягыма кайнар кургашын тамды — анысын да язмыйм. Алпавыт урманын кисеп, көне-төне бүрәнә ташыганны ла язмыйм. Мин ташымадым, әлбәттә. Минем атым юк. Галиәскәр абзыйлар ташыды. Җәлил абзый ташыды (Юкә баулары ничек чыдады икән!)
Революциянең мин капкан беренче җимеше шул булды — бездән
4. ,К. У.’ .4 2.
налог түләтми башладылар. Юкса налог түли алмаган өчен дип. староста самоварны, түшәкне алып чыга торган иде дә. без чәйне казанда кайнатып, йокыны каты сәкедә йоклый идек. Икенче жимеш— укыган өчен акча алудан туктадылар. Мин хәзер үзебезнең авылдагы русча- татарча укыта торган мәктәпкә йөрим. Сидеть белән седеть сүзләрен аера алмыйм. Пыль белән пыл сүзен дөрес итеп әйтеп бирә алмыйм. Воз, на воз. навоз сүзләрен бутыйм, кайсы йөк. кайсы тирес — белмим. Язын гадәтемчә сыерчыкларга оя куям. Җәйләрен ашка тагын балтырган җыям.
Әни белән без бөлүнең соңгы чигенә җиттек бугай инде. Терлек- туардан карап торган бер чуар тавыгыбыз гына калды. Арышны яшел килеш урып, яшел арыштан яшел ботка пешереп ашыйбыз. Нәкъ менә шушы көннәрдә инде миңа бераз соранып йөрергә дә туры килде. Эттән куркуым шул заманнан калган инде минем. Теләнчене беренче башлап эт каршылый бит. Эт тавышын ишеткәч кенә, хуҗа башын тәрәзәгә тыга. Сакаллы баш булса өмет итмә инде, яулык бәйләгән баш булса, өмет бар. Сакаллылар хәерчене борып чыгарырга яратучан: «Гаеп итмә, наным, үзебезнең дә такы-токы». Менә шул вакытта инде этнең иң усал чагы. Чатка тикле артыңнан ырылдап килә. Хатын-кыз кызганучан. буш кул белән борып чыгармын.
Соранып кына тамак туйдырып булмый инде. Әтинең энеләре минем теләнеп йөрүемнән хурландылар булса кирәк. Әни янына килеп, нидер сөйләшеп киттеләр. «Бар. син уйна», дип. мине өйдән чыгарып җибәреп сөйләштеләр. Безгә бераз ашарга бирергә җыеналар, ахры.
Мин шулай дип уйлаган идем. Әнине кияүгә китәргә димлиләр булып чыкты. Мин моны, әлбәттә, соңыннан белдем.
Әнннен кышлый эрләп куйган җепләре булган икән. Ул аларны кар өстенә җәеп агарткан булган. Ә менә хәзер, мина күлмәк-ыштан тегеп калдырырга дип, киндер сугарга утырды. Әйтә.м бит, мин әле берни сизмим, киндер сугуга да игътибар итмим. Ел да эшләнә торган эш.
Әни мине дә эшкә утыртты. Мин көре аркылы әнигә җеп биреп торам Уенга чыгып чабасым бик килә. юк. ярамый. Иелеп (гел иелеп'). әнинең сузылган бармакларына җеп бирәм. Җилкәм өзелеп төшәрлек булып сызлый. Безнең өй турысында малайлар шаулашып уйныйлар. Ә мин җеп бирәм. Безнең өй турысыннан малайлар Олы күлгә чабалар. Ә мин һаман җеп бирәм. Сезнең көн буе иелеп җеп биргәнегез юктыр, шуңа күрә җилкә сызлавының «тәмен» белмисез.
Әни янына Җәлил абзый хатыны кереп, ни турындадыр сүз чыгара гына башлаган иде, әни шундук аңа:
— Тешеңне бик агартма! —дип әйтеп куйды.
Минем алда сөйләшергә ярамый торган сүз икән дип уйладым. Шулай да бернәрсә дә сизмим әле.
Беркөнне әни өйдән чыгып китте дә юк булды. Инде караңгы да төште. Өнгә керергә куркам — почмакларда әллә кем посып тора кебек Аннары өндә бичуралар, пәриләр дә бар бит әле. Революция алпавытны качырса да. бичураларны качыра алмады. Әни кайтканчы ишек алдында гына йөреп торырга булдым. Менә бакча ягында аяк тавышы ишетелде.
— Әни!
Бакча капкасына ташландым. Кая барганын әйтми. Бер сүз сөйләшмичә йокларга яттык. Инде соңыннан гына белдем, ул кичне әни әтинең энеләрендә утырган булган. Күңелем сыза! Әнинең әйткәне бар:
«Сүз тыңламыйча уйнап кына йөрсәң, ташладым киттем булыр үзеңне!»
Әллә китәргә иөриме? Шушы көннән башлап, мин әнинең һәр адымын тикшереп кенә тора башладым. Бала күңеле сизә икән. Ничек кенә яшерергә тырышса да, сиздем: әни китәргә җыена... Әти үлгәннән
сон иң яраткан кешем әни булганга, әнисез тормышны күз алдыма китерә алмаганга, мин бакчага яшеренеп елын башладым. Иөрәгем көннәр буе сызлый, йоклаган чагымда да йөрәгем сызлауга уянып китәм.
Меңә әни яна күлмәк тегеп бирде. Кидергәндә:
— Янадан-янаны кияргә насыйп булсын! — дигән була. Таштап киткәч, мин моннан ары ничек янадан-янаны кия алам ди инде! Күзләремне мөлдерәтеп әнигә карыйм. Чыраеннан берни анлап булмый.
Июнь урталары идеме икән, иртүк әни миңа ребезнең бердәнбер чуар тавыгыбызны тотарга кушты. Куып йөри-йөри тавыкны мин тәмам әлсерәттем дә абзар почмагына кысрыклап тоттым. Аш пешә.. Ташлап китмәсен дип. мин әнинең барлык йомышына атлыгып торам. Каршы бер сүз дә әйтмим. Күзем гел әнидә генә... Юк. әни соңгы көннәрдә тынычланды Ләкин дөбердәтеп йомырка сала торган актык тавыгыбызны пик суйдырды соң әле ул?
Ишек алдыбызга арбалы ат килеп керде. Арбага ак сакаллы бабай утырган. Күз күрмәгән кем сон бу? Әтинең бер энесе бабай белән янәшә... Менә әни йөгереп килеп чыкты. Шушы ак сакаллы бабайга әнине кияүгә бирәләрдер дә, бабай әнине алып китәргә килгәндер дип һич башыма китермим бит әле. Белгәч, кычкырып елап җибәрдем, әнинең кулына барып ябыштым. Китмә! дим. үкереп елыйм. Берсе дә минем елавыма игътибар итми, гүя мин бөтенләй юк. Бабай өйгә керде. Утырышып дога кылдылар. Миңа да кылырга кушалар. Мин һаман елыйм.
— Әниеңне бәхетсез итәсең, елама! — ди мина әтинең энесе Миңлевәли абый. Утыз сигез яшьтә алтмыштан узган картка кияүгә чык, шуннан ла зуррак тагын нинди бәхетсезлек булырга мөмкин! Бусын инде мин бүгенге акыл белән әйтәм. Әнигә асылындым, берәүгә дә бирмим. дим. елыйм да елым. Әни бит минеке!
Колагыма ягылып калган: әтинең энеләре, бабай инде карт, озак яшәмәс дип, мине юатырга азапландылар. Әнине дә. күрәсең, шулай дип юатканнардыр. Янәсе, бабай үлә дә малы безгә кала. Ачлык елны чынлап та башлап бабай үлгән. Яклаучысыз калган минем әнигә бабайның олы яшьләрдәге улы ашарына бирми башлагач (дип сөйләделәр миңа), әни, күрәсең, теләнергә чыгыпмы, әллә туган авылы Да- нышка барыпмы, кышкы буранда адашып катып үлгән.
Бу инде сонрак. егерме беренче елгы ачлыкта булган хәл. Әлегә бабай безнең өндә утыра. Әни кабаланып аш урыны әзерләп йөри. Бабай, ашап тормабыз ахры, ди башлады Баласы әнкәсенең муенына асылынып, елап торганда нинди ашап утыру инде ул. Әйберләрне арбага төни башладылар. Аннары әни:
— Ягез. бер дога! —дип. йөзлеккә килеп сөялде дә үзе дә үксеп елап җибәрде. Бабай кулларын күтәреп, битен сыпырды да урыныннан кузгалды. Мин артларыннан ишек алдына йөгереп чыктым Арбага барып ябыштым. Мине арбага утыртмыйлар. Мине арбадан куалар. Кычкырып елыйм. Арбага әни янына менәргә тырышам .. Миңлевәли абый мине чытырдап ябышкан .киремнән куптарып ала да. ычкындырмыйча тотып тора.
Утырыштылар да капкадай чыгып киттеләр. Мин дә урамга йөгереп чыктым. Әни утырган арба артыннан барам. Әни борылып кара 1Ы. шуны гына көткән кебек, мин арбага таба ташландым. Бабай атка сукты Ат чаба, мин йөгерим. Ат чаба, мин йөгерәм. Купергә тикле йөгердем. артык йөгерә алмадым. Туктадым. Китеп барган арба артыннан шашып карап торам...
Ул төнне минем белән Гөлниса кунды. Әтинең энеләре мине үзләренә алып китмәнчеләр иде, бармадым. Гөлниса минем әнинең киткәнен читән ярыгыннан карап торган, минем елаганны да күргән мин тамчы да куз яшьләремнән оялмыйм. Әнисе шулай китеп барса. Гөлниса \зе
еламас идемени! Олылар кебек, ул минем аркамнан сыйпый, башым* нан сыйпый. Ашарга өйләреннән икмәк алып керде. Минем бит инде чын икмәк ашамаганыма ни гомер... Ашаганым гел яшел арыш боткасы—
Икенче көнне уяным китсәм, янымда Гөлниса юк. Ул инде торып чыгып киткәм. Мин ялгыз. Бу дөньяда мин япа-ялгыз калдым бит инде. Әти үлгән чагында: «Минем каберемә баргала-», дигән иде. Бүген әти каберенә барып кайтырмын.. Күптән барганым юк. Әтине онытканмын.
Мәчебез аягыма сырпалана... Бакчага алмагачлар янына чыгам. Кайчандыр әти яраткан алмагач төбенә килеп егылам. Битем белән үләнгә капланам да сулкылдый башлыйм. Бөтен күңелем белән мин әти янында... Бераз тынычланам... Кемдер мине дәшә... Исемем белән эндәшә. Колагыма гына ишетеләдер дип уйлыйм. Гөлнисаның әнисе Фатыйма нәнәй икән.
— Әйдә безгә, ди, чәй, эчәрсең, ди.
Гөлниса да аның янында кашын җыерып басып тора... Мин алмагач төбеннән көчкә кузгалам.
Минем икенче як күршем дә бар бит әле—анысы Таифә нәнәй. Әни барда ул безгә гел кереп йөри торган иде. Керә дә елый. Аның бердәнбер улы Фәйзерахман абый сугыштан кайтмады. Күзләрен башындагы яулык очы белән сөртә-сөртә:
— И. наным, —ди торган иде Таифә нәнәй миңа. — күз яшьләрем коргаксыды инде елый-елый. рәхәтләнеп елый да алмыйм хәзер...
Мин аны кызгана идем. Кызгана торгач, улына атап бәет чыгардым. Үзем белгән авыл җырларыннан оештырып. Фәйзерахман абыйның исемен китереп кушып. Таифә нәнәйпең үз исемен дә кертеп, Фәйзерахман абыйны бик батыр кеше итеп чыгарып язган идем мин ул бәетне. Таифә нәнәй бәетне бик яраткан иде. кызарып беткән күзләрен сөртә-сөртә тыңлаган иде. Унбиш тиен акча да биргән иде. Әдәби хезмәтем өчен беренче гонорарны мин. шулай итеп. Таифә нәнәй кулыннан алган идем.
Таифә нәнәй әнине озатырга керде. Ул да мине, үз өйләренә чакырып. чәйләр эчереп чыгарды.
Казанда тавык ашы барлыгы кайгы белән онытылган. Өченчеме көн дигәндә казаннан тәмсез нс килә башлагач. Гөлниса белән ачып карасак, бер казан аш әрәм булган... Нинди аш бит әле. тавык ашы...
Бер көнне әтинең энесе төште. Тәрәзәләрне сәке такталары белән кадаклады да мине үзе белән алып китте. Артка борылып карадым: тәрәзәләре кадаклангач, өебез сукыр кеше шикелле...
Малайлыгым сынды. Көлә белмәс, уйный белмәс кешегә әйләндем. Инде соңрак сынган урын ялганса да, сынган күңел сынган күңел була икән инде ул. Холкым ук үзгәрде: сабырландым, олыгайдым. Элекке шикелле, чабып, сикереп йөрмәс булдым. Башны түбән салып, әкрен генә йөрим. Каршыма очраган кешеләр хәлемне сорашалар. Кайсылары башымнан сыйпый, киңәшләр бирә...
Олыгайгач акладым: әни башкача итә алмаган. Әтинең энеләренә салынып гомер яшәп булмый, үзе генә хуҗалыкны алып бара алмый, ә мин әле бик кечкенә... Әтинең: балаларны калкытканчы кияүгә чыкмын тор. дигән сүзен тыңлап, ул болай да инде берничә ел ялгыз башы тырышып каралы, ләкин еллар авыр иде. атсыз, сыерсыз, ярдәмчесез хатын-кыз нишли алсын’ Барып егылырга колхоз юк бит ул заманда...
Шулай итеп мин абыйларда тора башладым. Көн саен диярлек үзебезнең өнгә төшәм. Баштарак мәчебез мине таный, миңа иркәләнә иде, соңрак мине күргәч кача башлады. Мәче дә хәзер мине ташлады. Күнел талана... Ятимлеккә бик кыенлык белән генә ияләштем.
Абыйның өлкән кызы миңа шакмак күз дигән кушамат бирде. Шайтандай арык малайның, бигрәк тә кеше кулында яши торган үксе?
малайның күзләре шакмак, үзе жен булып күренүе бер дә гажәп түгел. Ә менә «күп ашын'» дигән сүзләренә аптырыйм. Мин берәүдән дә артык ашамыйм кебек. Сүз дә ишеттереп торгач, ипи сыныгына курка- курка гына сузылам, табыннан туяр-туймас кузгалам. Ашамый гына яшәргә мөмкин булса, бер лә ашамас идем дә бит. ашыйсым килеп аптырата шул... Аннары бит мин эшлим. Эшләгән кешенең ашыйсы килми булмый ич инде.
Бер тапкыр абый мине ишек алдына дәшеп чыгарды да:
— Мә. җиңгәчәңә күрсәтми генә ашап җибәр. — дип. пешкән йомырка бирде. Мин. абзарга кереп, йомырканы ялт иттереп ашап куйдым. Җиңгәчи минем ашаганны яратмыймы икәнни? Ә бит ул миңа: «Наным» дип кенә эндәшә, ашыйсың килгән чакта кер дә ипи кисеп алып аша. ди. Аңламассың: боларнын кайсы миннән ашау кызгана торгандыр? Әллә чынлап та үзем күбрәк ашап ташлыйммы икән? Алар да бай тормыйлар бит, икмәкләре яңага әллә җитә, әллә юк. Абый шулай дибрәк сөйләнеп торды.
Приютка илтәбез, диләр. Анда, янәсе, бик әйбәт икән. Әниемнән аерылдым, инде туган авылымнан да аерылам Арышны урып бетергәч, кулыма бер бөтен икмәк тоттырдылар да, Хафиз дигән олырак бер малай белән Тәтешкә приютка җибәрделәр. Хафиз шәһәрдә укырга керәчәк, мин — приютка... Соңыннан Хафиз үзе дә балалар йортына эләгеп, мин аның белән бик дуслаштым. Хафизсыз бер минут тора алмый башладым. Ул бит үзебезнең авыл валчыгы Хафизны бүтән малайлардан көнләшә идем. Бу әле соңрак, хәзергә мин — приютка, ул — укырга...
Приют дигәннәре миңа бер дә генә ошамады Рус малайлары башымдагы кәләпүшемне алып атып бәрәләр йөгереп барып алам да яңадан киеп куям. Тегеләр тагын тотып аталар. Сугышырга куркам: алар күп. алар көчле .. Коры идәндә өстәл астында йоклыйм, минем бүтән урыным юк. Кием дә бирмиләр. Ашаганым әчегән кәбестә, гомер ашап караган нәрсәм түгел. Малайлар төнге йомышлары белән ишек алдына чыгып тормыйлар, баскыч алдына гына туктыйлар. Ә мин авылда сасыга ияләшмәгән. Кичеп бүлмәләрдә ут булмый. Караңгыда олы малайлар тотып «масло» бирәләр, ягъни баш бармаклары белән чәчемне каршыга сыдыралар. Авыртуын әллә ни авыртмый, ләкин бик хурланам ..
Юк. мин мондый җирдә яши алмыйм Яши алган яшәсен, мин качарга ниятләдем. Өстәл аслары белән әчегән кәбестә ашлары үзләрен.» булсын. Иртән кухняга кереп, бер телем икмәк кисел аллым (Авылдан абыйлар биреп җибәргән икмәкне кухаркага кертеп куйган идем.) Бөтенләй алсам, качарга җыенганны сизәрләр дип курыктым, гүя мнн качканга кемнең дә булса исе китә. Икмәкне ыштан кесәсенә тыктым да койма аркылы сикердем (капкадан чыгып качу —качу буламыни ул!).
Кырык чакрым җирне бер елап, бер җырлап, йөгерә-йөгерә кайттым Иртән чыккан кеше, көндез мин инде авылда идем Шул арада авыл бик сагындырган. Үз авылыңның читәнгә кунган чыпчыкларына, тал ботагында тибрәнгән каргаларына хәтле күңелгә якын Абын ларга ялганладым: янәсе, мине кайтарып җибәрделәр. Ышапмаганнардыр. әлбәттә. Ышану алар эше, ялганлау минем эш...
Икенче көнне иртән әни янына барып кайтырга ниятләдем Салтык авылы безнең авылга ерак түгел — минем әни Салтыкта бит инде.
Әни аркамнан какты, икс кулбашымнан тотып, күзләремә бик озак карап торды Бабай каршында күз яше күрсәтмәде. Мнн дә тешемне кысып чыдадым.
Чәй эчкәндәй иттек. Аннары бакчага чыгып, сөйләшми генә әни белән басып тордык.
— Тары урырга барасым бар. — дип, әни озакламый җыена башлады. Безнең юллар бер якка икән. Әни иңбашына урагын салды. Без киттек.
Юлда әни белән ни сөйләшкәнбез — хәтерләмим. Тик шунысы хәтердә:
— Әни.— дидем мин аңарга,— тарыны син ялгыз башың гына ура-сыңмыни?
— Бабаң карт, ура алмый, улының уракка йөрисе килми, урак хатын-кыз эше дип әйтә, — диде миңа әни.
Әни белән минем шушы актыккы күрешүем, актыккы сөйләшүем булды. Әнине артык күрә алмадым. Авылны чыккач, әни үз юлы белән китте, мин — үз юлым белән. Әле дә күз алдымда: иңбашына урагын салган, беләкләрендә ак җиңсә... Китте әкрен генә тары җиренә таба... Бабай йортында да ул бәхет таба алмаган икән. Хезмәтче булып кына йөри.
Бәрәңгеләр алып бетергәнче авылда тордым. Абыйларга бәрәңгеләрне алыштым, бүтән кыр эшләрендә булыштым. Аннары бер көнне абый атын җикте, арбасына тимер сәнәк салды (бүре очраса-ннсә дигән була. Ул заманда бүреләрнең ике аяклысы да очраштыргалый иде). Мине яңадан Тәтешкә балалар йортына илтеп ташлады.
Шушы урында туктап торып, үземнең беренче ботинкам турында языймсана. Миңа ботинка бирделәр! Әле нинди ботинка! Асты күн (һәрхәлдә, мин күн дип уйлыйм). Өсте яшел постау (хәзерге тел белән әйтсәк, яшел сукно була инде). Минем чабатадан узмаган аягымда (анда да кыш көне генә, язын-көзен ялан аяк!), әйе. минем туйганчы чабата да күрмәгән аягымда күн ботинка! И, кадерләп кидем дә соң мин ул ботинканы! Ул заманнан бирле минем аякта нинди генә ботинкалар булмагандыр (мин хәтта төймәле хатын-кыз ботинкасы да киеп йөрдем, бик яратып кидем), барысы да онытылган, ә өсте яшел постау ботинкам, җан кисәгем, һаман да күз алдымда...
Аннары тагын шуны әйтәсе бар икән әле: ботинка минем аякта гына бит, аннары Анатолий Браун исемле малайда бар. Чөнки без икәү шәһәр мәктәбенә йөреп укыйбыз. Бөтен балалар йортыннан йөреп укучы без икәү генә... Анатолий миннән зуррак. Ул кечкенә яшьтән үк приютта үскән. Аны «койма яныннан табылган малай» дип котырталар. Янәсе, бәби чагында койма янына ташлап киткән булганнар. Ул инде зур, укый. Шулай да кайвакыт минем белән сөйләшә. Сөйләшүе шул, миннән үзенең исемен әйттереп карый:
— Ну-ка, «Толя!» дип әйтеп бак, — ди. Мин. иреннәремне очлайтып, «Түлә» дигәч, кычкырып көлеп җибәрә. Аның күзләре зәңгәр, алгы тешләре сырлы-сырлы иде—шул күңелдә калган. Озакламый мин аның исемен дөрес итеп әйтә башладым бит әй!
— Молодец! — диде бу миңа, мактады.
Ул буяу белән яхшы гына рәсем төшерә иде. Минем сызды-бызды рәсемнәремне тикшереп, киңәш бирә иде.
'V нә шулай. Толя белән икебездә генә ботинка. Аннары арты ерык кара шинель дә бездә генә Ул кара шинель миннән күргән кадерне берәүдән дә күрмәгәндер. Ыспайлап, сыйпап кына тотам. Ә ботинкамны. ул чактагы Тәтешнең пычрагын ярып мәктәптән кайткач, юып, әйбәтләп сөртеп куям. Ул ботинка, мескен, асты каты кәгазь булганга түгел, ә мин өзлексез юып торганга шулай тнз тузды булса кирәк.
Кышын киез итек бирделәр. Шундый зур, ике аягым белән керсәм дә, тагып бер аяклык урып калачак. Аның каравы искитмәле җылы! Кислота белән генә катырып куйган итек түгел инде, чын итек. Янгын каланчасына кызыл әләм чыгарып элгән көннәрдә дә (бик суык көн), мәктәпкә бер дә туймыйча барып җитәм.
Минем балалар йортындагы тормышым әнә шулай башланды. Озак
ламый зәңгәргә буялган зур йорт минем өчен төп йортка әйләнеп китте. Әти дә. әни дә шунда... Авылны әкренләп сагынмый башладым.
Студент булып Казанда укып йөргән чакларда каникулга авылга кайткач, абый мина әйтә иде:
— Теге вакытта авылдан приютка китү ансат булмагандыр, анын каравы хәзер син әнә нинди.. Өс-башың гына ни тора.. Авылдан кит- мәсәң. минем кебек надан мужик булып калган булыр идеи...
Анын миңа болай дип әйтүендә акланырга тырышу сизелә иде: әнидән соң ике ай да узмады, мине приютка илтеп бирде бит.
Приютта мин тиф белән авырдым. Сәмыйк исемле малай белән бер караватта ятып авырдык. Сәмыйк саташып урыныннан сикереп тора иде. Андый чакта мин Сәмыйктан бик курка идем. Күзләре тиле кешенеке төсле була иде Сәмыйкпың.
Мин инде терелеп киләм. Бер көнне иртән уяндым да карыйм. Сәмыйк. күзләрен яртылаш кына ачып, мин курыксын дип. суламыйча ята. Мин чынлап та шүрли калдым.
— Шаярма, Сәмыйк! —дип. тегеләргә терсәгем белән берне кададым. Сәмыйкпың авызы ачылып, ияге салынып төште .. Мин карава>- тап мәтәлә-кадала идәнгә егылдым. Сәмыйкны озакламый алып чыгып киттеләр. Карават шуннан соң гел буш калды. Мин идәндә генә йокладым, карават янына барырга курыктым.
Балалар йортына килгән чагымда, мнп русча берничә сүз белә идем. Шулар арасында «яблоко» сүзе. Мнп аны «яулык» сүзенә охшатып отып калган идем. Приютта «гололобый татарин», сүзен, «свинью ашал, ухо куда девал» кебек сүзләрне һәм бер-ике сүгенү сүзе оттым. Бу унтугызынчы ел. Егерменче ел кышлый мин инде русча китаплар укын башладым. Ә егерме беренче елда. Идел буендагы ачлыктан качып, приют Белоруссиягә барып чыккач, андагы поляк, яһүд. белорус малайлары һәм кызлары белән бергә рус мәктәбендә укып йөрдем. Нужа печән ашата, дигәннәр. Башына төшкәч, абыегыз русчаны нинди тиз өйрәнде! Ә чит телне, немец телен, урта мәктәптә дә укыган, югары мәктәптә дә укыган, шулай да ни укын, ни яза белмим диярлек.
Чит телне балага мәктәпкә хәтле үк инде өйрәтергә кирәк. Элек дворяннар үзләренең балаларына бонналар яллаганнар, без яллый алмыйбыз. Ә ник яллый алмыйбыз?
Радиоприемник, кер юу машиналарын төзәтеп (бозып!) бирү өчен «Бюро добрых услуг» яшәп килә. Теләгән кешеләргә балаларына чит телләр өйрәтү өчен совет бонналары табып бирүче «Бюро добрых услуг» ник булмаска тиеш? Килепме йөри, семьядамы тора. «Добрые услуги» боннасы бала белән чит телдә сөйләшә, кирәксә укыта да... Моны эшләргә мөмкин ич. Мөмкин генә түгел, кирәк! Юкса кайчандыр французча, немецча, инглизчә бик яхшы белгән рус иле (чит гел белүчеләр татарлар арасында да булган) хәзер үз теленнән башка бүтән бер телне белми, чит илгә барса, сөйләшә алмый, рус китабыннан башка китапны укый алмый. Коммунизм төзүче алдынгы ил өчен бу бөтенләй дә килешми бит инде.
Белоруссия безнең приютны саламлы чана, жыты тун. йомшак киез итек һәм якты чырай белән каршы аллы. Казаннан көзли чыгып киткән балалар йорты. Витебск губернасында!ы Сенно исемле «ят шәһәренә кар яугач кына барып керде.
Тәтештән безне көтмәгәндә алып чыгып киткәннәр иде. Пароход белән Казанның Ерак Усиясенә килеп төшкәч, йөк машинасына төя-, көпе пычрак юллан шәһәргә алып килделәр Машина безне Кабай күле каршындагы ниндидер мәктәп бинасына китереп аударырга тиеш иде. Ләкин килеп житәрәк чнх-пих итеп тукта ты та. шофер «Артык бармый!» дип. безне урам уртасында машинасыннан төшерде Минем инкларымда үзем генә әмәлләгән чүпрәк тапочка иле Шу т тапочка ларым
белән пычрак юлга сикереп төштем дә. җыелып торган суларны аркылы сикерә-сикерә. Кабан күле каршындагы мәктәпкә йөгердем.
Ул төнне без, парта араларына утырып, башыбызны парта тактасына салып йокладык. Иртән кукуруз оныннан кайнар боламык ашаттылар да җыенырга куштылар. Башка бинага күчерәләр, имеш. Аяк киемнәребез аз булу сәбәпле, партияләп-партияләп күчәбез икән. Мин соңгы партияләрнең берсенә туры килдем. Тапочкамның киярлек җире калмаган иде. миңа артсыз агач башмак бирделәр. Оегым юк иде. ялан тәпигә шул артсыз юкә башмакны элдем дә урамга чыктым.
Минем алдан бер кыз бала атлый. Безнең приют кызы. Аның аягында киез итек. Итегенең үкчәләре, юри уеп алган шикелле, түгәрәкләнеп тишелеп чыккан. Әле дә күз алдымда: ул, шушы тишек киез итекләре белән урам пычрагын ярып, минем алдан бара, мин. аның ялтыраган аяк үкчәләренә карап, арттан барам һәм кыз баланың октябрь пычрагында киез итектән йөрүенә дә, үкчәләре яттырап күренүгә дә гаҗәпләнмим. Казан урамыннан үземнең ялан тәпигә артсыз башмак киеп, пычрак сөреп баруыма да аптырамыйм.
Каршысында Лобачевский һәйкәле басып тора торган, хәзер үзебезнең тел-әдәбият. тарих институты урнашкан бинага теге кыз белән шулай аллы-артлы барып кердек. Баскычтан югары катка күтәрел тек. Юынып чыгарга душка керегез, диделәр. Кайнар сулары беткән. Салкыны да тамгалап кына тора. Бирә торган киемнәре миңа кендектән генә. Өстемдәге киемнәрем яхшы дип. алар биргәнне алмадым. Душларына кермәдем. Кергән кешеләр соңыннан авырып яттылар.
Шушы бинаның Лобачевский урамына караган зур бер бүлмәсендә атна буе поезд көтеп яттык. Безне төяп каядыр озатырга тиешләр, ләкин кая’ Берәүләр әйтә, Америкага озатачаклар икән, диләр. Ышанмыйбыз. Шулай да Америка картасын карыйбыз, океан өстеннән юл сызабыз. Ашарга кукуруз оныннан пешергән ап-ак күмәч бирәләр. Сыныгы кәгазьдән бераз гына... юкарак. Кулга тотсаң урталай сынып төшә. Ашны консерва тартмасына салып өләшәләр. Бик сыек булганга күтәреп кенә эчәбез. Икенчегә — ботка. Анысы маистан (кукуруз ярмасыннан). Ботканы консерва тартмасына салдырып тормыйбыз, чөнки шундый аз, ягылып кына бетәчәк, учка гына салдырып алабыз (һич ялган түгел). Агач калак белән ләч иттереп салалар. Карават башыннан кечкенә генә калак телеп алабыз да (караватлары агач иде, без бер караватны телеп бетерә яздык бугай), учтагы ак ботканы шул калак белән чемченеп, бик озакка сузарга тырышып ашыйбыз. Тамак кына котырынып кала.
Эш булмаганлыктан. бөтен уйлаганыбыз ашау. Көндезгесен ашап бетерүгә, кайчан кичкесе җитәр икән дип. зарыга башлыйбыз. Кичен шул ук ботканы учка ләч! Аннары кишер чәе — консерва тартмаларына салып... Аннары ач карынга йокы.
Ул елларда ата-анасыз. йортсыз-җирсез калган балалар иксез-чиксез булганлыктан, республика өстенә килгән ач үлемнән ул балаларны ничек тә коткарырга тырышканлыктай, Казанда һәм өязләрдә балалар йортлары бик күп ачылган иде. Шул хәтле баланың ничек тамакларын туйдырып бетерергә дә ничек өс-башларын карап җиткерергә... Гражданнар сугышы яңа гына беткән. Шуның өстенә ике ел рәттән корылык... Идел булып Идел кипте, җәяүләп аркылы чык, шундый сай урыннары бар. Пароходлар йөри алмый. Ачка үтерүдән куркып, хөкүмәт бала тарны икмәкле якларга озатырга кереште. Без дә озатуны көтеп, агач караватлы таш бүлмәдә каңгырып ятабыз.
Менә бер көнне консерва савытларын ялап, коелган валчыкларны җыеп ашап бетергәч, куанычлы хәбәр алдык: иртәгә китәбез! «Иртәгә китәбезләр» инде булгалагаи иде. Шуңа күрә ышанып та бетмибез. Юк. бу юты чынлап китәбез ахры. Лобачевский һәйкәле каршына трам
вай килеп туктаган (ул елларда трамвайлар. Кремль турысыннан борылып, вокзалга төшеп китәләр иде). Балаларның күбесе ялан өс. ялан аяк. Каршыга килеп туктаган трамвайга чыгып утырырлык та рәтләре юк. Без, зуррак малайлар, кечкенәләрне җилкәләребезгә атландырып ташый башладык. Ике баланы култык астына кыстырам да, артсыз башмак белән ялангач үкчәмне шап-шоп кыйный-кыйный, бакча аркылы трамвайга таба йөгерәм...
Кич белән санитарный вагоннарга төялеп бетеп, әкрен генә кузгалып киттек. Поездга беренче утыруым. Тәрәзәдән көзге пейзажны карап барам. Авыллар кала. Морҗадан чыккан төтеннәр кала. Үлән ашап йөрүче сыерлар кала. Агачлар артка таба чабыша, ерактагы урман, поезд белән узышып, алга таба чаба. Аннары бер зур күл калды. Күлдә казлар калды Барысы да калды, без киттек тә киттек.
Бер көн бардык, бер агна бардык, бер ан бардык Паровозның ягарына беткән чакларда, вагоннан гөшеп, урманда утын кисештек. Утынны паровоз тендеренә ташыштык Казаннан октябрьда чыгып киткән идек, Белоруссиягә кышлый гына барып кердек
Чаналарга төяп, безне алып киттеләр. Америкага барасы кешеләр Сенно шәһәренә барып егылдык. Салам җәелгән идәнгә түшәлеп йокыга киттек.
Җирле халык, белорус хатыннары, Идел буеннан ач татарлар килде дигән хәбәрне ишеткәч, култык асларына икмәк кыстырып, безнең янга килә башладылар. Шулай бер көнне бер бөтен икмәк тоткан белорус хатыны ишекне ачты да миннән сорый.
— Кайда монда Поволожьедан килгән ач тагарлар? — ди. (Анда Поволжье димиләр. Поволожье диләр.)
— Менә, мин әйтәм, мин булам инде ул ач татар, Идел буеннан килдем.
— Алдама, — ди бу миңа, — син татар түгел, — ди, кулындагы икмәген бирәсе килми. Күрәсең, татар булгач, ач та булгач, ниндидер коточкыч кешеләр, тарих китабы битләренә төшерелгән тере ерткыч монгол-татарларга охшаган булырга тиешләр дип уйладылар бугай.
Хәйләсез — дөнья файдасыз, дигәннәр. Безнең арада бишектә чакта ук «пәри алмаштырып киткән» бер бик ямьсез малай бар иде. Арыклыкка ач шайтаннан да арыграк. Белорус хатыннары икмәк күтәреп килсәләр, шушы малайны чыгарабыз. Ул: «Мин ач татар, Поволжьедан килдем» дип, хатыннардан үзен кызгандырып, икмәкләрен алып керә иде. Инде соңрак, мәктәптә укып йөргән чакта, белорус, яһүд, поляк малайлары, кызлары да мине «Син татар түгел» дип йөдәтәләр иде.
— Я алайса, әйт берәр сүз татарча. — диләр.
Мин әйтәм. Юк, диләр, син татарча әйтмәдең, син татар түгел, беләбез инде без татарларны, укыганыбыз бар . Татарлар корявый була, ә мин, янәсе, корявый түгел. Ни булса булды, белорус, яһүд кызлары үзләренең балалык мәхәббәтеннән мине дә мәхрүм итмәделәр. Рәхмәт аларга. Мин нәкъ менә шулар арасында үземне башка милләт кешеләре белән бертигез итеп сизә башладым. «Гололобый татарин» сүзен алардан ишетмәдем Белорус кызы Таня мина үз өйләреннән укырга китаплар ташый иде. Мин аның матур кулларыннан Гогольке, Пушкинны, Крыловны алып укыдым. Рәхмәт йөзеннән мин ана китапларын төпләп бирә идем. Таияны минем белән бер партада утыручы белорус егете Недосеко (егете дип, ундүрт яшьлек малай) ярата иде Ул Таняга багышлап шигырьләр язды, Таня өчен атылырга йөрде. Минем янга балалар йортына килә иде дә, револьверын өстәлгә чыгарып куеп, Таняга язган шигырьләрен миңа кычкырып укый иде.
Белоруссиядә икенче кышны кышлаганда, мин бик күп рус классик-ларыннан авыз иттем. «Евгений Онегин»ның. «Медный всадник»нын, «Полтаважын аерым бүлекләрен. Крылов мәсәлләрен күңелдән биклә-
дем. Хәтта Гогольнең (проза бит ипле!) «Старосветские помещики» дигән хикәясен, аннары «Страшная месть»ны («Чуден Днепр при тихой погоде» дип башлана торган кисәген) күрми укырга өйрәндем. Рус әдәбиятына мәхәббәтем шушы елларда туды булса кирәк. Татар малае булсам да. русча сочинениеләрдә алда бара идем, минем язганнарымны класста кычкырып укыган чаклар да булгалый иде.
Шәһәр мәктәбенә йөреп укучылар монда да без тагын икәү генә булып чыктык. Шуңа күрә безнең пальтоларыбыз бар иде. Калган балалар кышның кыш буе пальтосыз, аяк киемсез, башларыннан юрган бөркәнеп (ике малайга бер юрган), өйдә утырып чыктылар. Кайчан гына кайтып кермим (мәктәптән, китапханәдән, утын турарга барган җирдән), идәндә кара юрган бөркәнгән чүмәлә-чүмәлә малайлар утырып тора. Әгәр берәр малайны кая да булса җибәреп кайтарасы булса. башлыклар кычкыртып минем пальтомны салдырып алалар иде (мәктәп урам аркылы гына, пальтосыз да йөгереп керә алам, янәсе). Белорус малайлары, кызлары мина, әлбәттә, кием бирә алмадылар, ә ашарга ташыдылар, якшәмбегә үзләренә кунакка алып киткәләделәр.
Балалар йортында дежур тору минем ише зуррак малайлар җилкәсенә төшә иде. Дежур малай төнлә ат сакларга бара, иртән мичкә белән су китерә, икмәк турый, шикәр комы бүлә һәм башка эшләр эшли.
Мин дежур торган көн иде бу. Заведующиебыз ат җигеп каядыр китте. Мин инде мәктәптән кайттым, ә ул әле кайтмаган. Идәннәрне себердем дә дәрес әзерләргә утырдым. (Якты күздә әзерләп кал масаи, ут әллә була, әллә юк.) Кич җитте, тәрәзәләр караңгыланды. Инде оүген кайтмый ахры, минем дежурлык ат сакламый гына үтеп китә икән дип. сөенеп торганда, ишек алдында арба тавышы ишетелде. Кадалып кына китсен! Кайтты бит. Кулындагы чыбыркысын да куймаган, минем янга кергән, гүя мине чыбыркы белән куасы.
— Бар ат сакларга, — диде бу миңа.
Ат саклау малайлар күп булганда гына күңелле, бәрәнге пешереп, әкият сөйләшеп ятканда гына... Ә мин бит бер ялгызым барасы. Дөрес, аг белән икәү, бөтенләй \к ялгыз түгел. Шулай да көзге төндә, өйдән тышка, караңгыга, салкынга чыгып китүләре...
Шунда әйттем заведующийга:
— Бик соң бит. сәгать уйнар бардыр инде...
— Иди и больше никаких! (Безнең заведующийның яратып әйтә торган сүзләре.)
Янгыр булса-нитсә. дип. кожан кидем дә атланып чыгып киттем. Шәһәрдә электр утлары сүнмәгән, сәгать унбер юк. Якты тәрәзәләргә карыйм: анда кеше күләгәләре... Бар бит бәхетле җаннар, дип уйлыйм: өйдә, җылыда... Ашыйсылары килсә, алып ашыйлар. Ә мин бер телем икмәксез төнгә каршы шәһәрдән чыгып китеп барам. Бердәнбер иптәшем ат... Мин аңа кешегә дәшкән кебек дәшәм:
— Менә шулай инде ул дөнья... — дим. Тик җавап кына ала алмыйм . Ат көнозын юлда булды, арыгандыр, ашыйсы килгәндер.
Уйланып барам. Кайда ашатырмын соң мин сине? Шәһәрдән өч-дүрт километрларда урман янында үзәнлек бар. шунда тышаулап җибәрсәм? Үзем берәр агач төбенә бөгәрләнеп ятармын Безнең имгәнеп беткән атыбыз бандитларга кирәкми, урманнан бүре-мазар гына чык- маса... Бүре турында алай әллә ни ишетелгәне юк шикелле.
Япан кырга килеп чыккач, каерылып артка таба карадым. Җем- җем иткән утлары белән шәһәр шактый артта калган, алда кап-каран- гы бушлык . Икенче тапкыр борылып караганда, шәһәр ягы инде дөм- караңгы иде. Утлар сүнгән. Димәк, унбер тулып узган. Атны кызулый башладым, тырык-тырык чабам. Минем мәктәп иптәшләрем инде рәхәтләнеп йоклыйлардыр. Таня да йоклый булыр, ә мин. татар .малае, белорус җире буйлап төп уртасында атта чабып барам.
Баядан бирле инде, офыктагы багана-багана кызыллык минем игътибарны үзенә тарта. Кояш күптән баеган, таң атарга бик ерак. Каян килгән бу кызыл баганалар? Шулай дип уйлыйм, үзем чабам да чабам .
Байтак чапканнан соң. алда кап-кара тау күренде. Бу — урман. Тзәнлек уңдарак булырга тиеш. Атны шул яккарак бордым. Караңгыда чамалап бетереп булмый — кайда килеп туктаганмын, белмим. Шулай да ат сыртыннан сикереп төштем, атны тышауладым да жибәрдем. Бик ачыгып кайткан икән хайван, кытырт-кытырт ашарга да тотынды.
Мин кожанга төрендем дә агач төбенә барып егылдым Атның якын гына ашап йөрүе, пошкыргалап куюы жаиг^ тынычлык бирә. Бердәнбер иптәшем ат бит минем монда... Теге ут баганалары башымнан чыкмый: нәрсә булды икән соң алар?..
Бөгәрләмәм, йокламакчы булам. Кая... Башыма әллә нинди уйлар килә. Үзем Белоруссия җирендә ятсам да. күңелем үзебезнең якларда йөри. Авылны. I «лнисаны искә төшердем Унбиш яшьләрдәге кыз бит инде ул. Ачлык ботарлап ташламаса ярый инде үзен, минем кара чикерткәмне. дип уйлыйм. Абыйны да искә төшердем, әнине дә. Исәннәрме икән? Ачтан үлмәделәрме икән?
Нәкъ шушы кышта минем әни юлда катып үлгән, ә мин. аның улы. әнисе буранда адашып йөргән чакта, берни белми тыныч кына йоклап ятканмын...
Аннары кызыл баганалар турында уйлыйм, бүреләр, бандитлар турында...
Байтак вакытлар үткәч, янучылар файдасына дип. калай савытлар асып, безнең шәһәрдә акча жыеп йөрделәр. Ниндидер шәһәр янган. Мине шомландырган ут баганалары шул янгын шәүләсе булган икән.
Атым читкәрәк китте, ахры: ашавы ишетелми башлады. Калкынып тыңлап торам. Гөп-гөп сикерүен ишетәм Бүре куып йөрмидер бит’ Шырпы да алмый чыкканмын. Бүре уттан курка дип сөйлиләр. Менә тагы кырт-кырт ашаганы ишетелә башлый. Тынычланам Күзләремне йомам. Уйланам.
Бер тапкыр мин Гөлнисага үзебезнең бакчадан чия жыеп биргән идем Кара янып пешкән чияләр. Аннары без чия төше белән атышып уйнаган идек. Елаткан идем мин аны шунда. Анысы Гөлнисаны елату өчен күпме кирәк... Елый ла. шундук көлә дә... Елавы дз матур иде аның... Мин аны шуныи өчен елата идем дә...
Ат минем яныма ук килеп житкән. Аяк очымда ашап йөри Мин апа дәшәм. Ул. жирдән башын күтәреп, бераз тынлап тора да. янә кырт- кырт ашарга керешә... Шушындый караңгыда япа-ялгыз ул бер дә ку- рыкмыймы нкәннн? Әллә ул да. минем янәшә ятуымны белеп, шулай иркенләп курыкмыйча йөриме?
Тынычлангач йоклап киткәнмен. Аягыма орынганга сискәнеп уянып киттем. Күзләремне ачып жибәрсәм. янымда мунча хәт е бер ка,»л нәрсә тора... Куркырга өлгермәдем, «кара нәрсә» мыш! иттереп бик каты сулап куйды. Эчәсе килгән хайванның.
Инде яктыра. Күк йөзе приют юрганы төсле соры, күңелсез...
Туңганмын. Калтыранам, иңбашларымны жысрам Атның тышавын чиштем. Атландым да эчерергә алып киттем
...Ул елларда балалар йортларында бертөрле дә тәрбия эше алып барылмый иде. Ачтан үлмәсәләр — шул житкән
Политика турында безгә берәү дә бер сүз сөйләми. Дөньяда нинди хәлләр — без берни белмибез. Балалар йортына газета-журнал алдырмыйлар. 1922 нче елда Ленинның сәламәтлеге хакында чат саен бюллетеньнәр чыгарып ябыштырдылар. Без туктап-туктап укын идек.
Урамда политика кайнап тора иде. Налог инспекторының йортын шәһәр сәүдәгәрләре төн уртасында ут төртеп яндырды тар Без. чаң тавышын ишетеп, янгынны карарга чаптык. Тирә-күрше йортларны кар
белән күмеп, инспекторның йортын карап торып яндырдылар. Инспектор үзе ялан өс тәрәзәдән сикереп чыгып котылды, дип сөйләделәр.
Урам җырчылары җирле совет башлыкларын мыскыл итеп җырлап йөриләр иде. Аларнын җырлаганын мин хәтта бүген дә кәгазь битенә яза алмыйм. Комсомоллар турындагы җыр болай иде:
— Пароход идет, вода кольцами. Будем рыбу кормить комсомольцами.
Шәһәргә йөреп укучы без икәү генә дидем (икенчесе Володя Сироткин). Без аның белән икебез мәктәп кичәләрендә катнашабыз, шәһәрдәге спектакльләрдә уйнаштырабыз. Бер тапкыр мина исерек офицерны уйнарга туры килде. (Бу турыда «Онытылмас еллар»да язылган.) Гомер офицер булып карамаган, исереп тә карамаган. Уйнадым. Офицерны дөрес уйнамыйсың диюче булмады, ә менә дөрес исермисең дип, төзәтүче табылды.
— Ике якка да исерергә кирәк, ә син бер якка гына исерәсең,— дип, залдан кереп төзәттеләр. Мин бер якка гына авам икән. Тәҗрибәле кешенең киңәшен искә алып, икенче пәрдәдә «ике якка да исерә» башладым.
Бер тапкыр спектакль алдыннан сәхнә артына ялтырап торган зур маңгайлы утызлар тирәсендәге таза гына бер кеше килеп керде дә, үрә катып, барыбызга да честь бирде:
— Здравия желаю!—дип. үкчәсен үкчәгә шалт иттереп бәрде. Аннары бик җитди кыяфәт белән:
— Минсез башламый торыгыз, мин бик тиз килеп җитәрмен! — диде дә үзе чыгып китте. Без елмаешып артыннан карап калдык. Бу кешене без беләбез. Без генә түгел, аны бөтен шәһәр белә. Ул Сенно шәһәренең мәшһүр тилесе.
Урамда йөр! эндә, ул. кинәт кенә туктап, кояшка честь бирә иде дә: «Ваше величество, я к вам!» дип, кояш белән сөйләшә башлый иде. Яисә шәһәр электростанциясенә килеп керә дә: «Минем рөхсәттән башка җибәрмәгез, мин озакламам, килеп җитәрмен!» ди дә чыгып китә. Пасхада шушы кеше чиркәү манарасына чаң сугарга менгән малайларның берсен тотып манарадан җиргә атты . Аннары пичектер ул безнең шәһәрдән югалды. Аны шпион булган икән дип сөйләделәр.
Белоруссиядән безнең китү көтмәгәндә булды. Июнь ае иде. Яһүд- ләрнен ниндидер бәйрәмнәре. Шуңа күрә мәктәптә укулар юк. Балалар йорты иртәгә китәчәк, диләр. Үз гомеремдә минем бу тикле кабалан җыенуны, кабалан ки ген баруны бервакытта да күргәнем булмады. Бер көнне хәбәр алынды, икенче көнне арбаларга төялдек тә сау бул. Белоруссия' Китапханәгә кайтарасы китабымны да кешегә генә биреп калдырдым. Мәктәптәге иптәшләрем белән дә саубуллаша алмадым. Мәктәп бикле. Тәрәзәдәй кереп, парталарга үземнең китүем турында язулар язып калдырдым. Таня утыра торган партага укырга биреп торган китабын куйдым.
Казанга кайтып төшкәндә, Казан тирәләрен бөтенләй су баскан иде. Пароход белән Тәтешкә төшеп киттек Идел әллә кайларга җәелгән. Болын яктагы агачлар муеннарыннан су эчендә утыралар.
Бу юлы инде Тәтешкә үз өемә кайткан кебек кайтып кердем. Шәһәр клубына йөрибез. Яшьләрнең драмтүгәрәкләрендә уйныйбыз. Мин Лев Толстойның «Воскресенье»сын укып йөрим. Белоруссиядә чакта мина бу китапны, «балаларга укырга ярамый» дип, китапханәдән бирмәгәннәр иде. Таня да табып бирә алмаган иде. Тыелган китап хакында ишетсәк, аны табып укырга тырышабыз инде. А. Купринның «Яма»сы тыелган китап иде, шуңа күрә мин аны Белоруссиядә чакта ук укып чыктым. Генрих Сенкевичның «Ганя»сы тыелуын тыелмаган, әмма мәхәббәт турында. Аны йотлыгып укып чыктык. Мәхәббәт турында булса безгә генә бир инде. Ә драмтүгәрәктә гашыйклар ролен уйный алмыйм. Оялам.
Мин хәзер инде комсомол члены. Биографиямне сөйләгәндә тамагымда спазма, тавышым бетте... Бик каты дулкынланганмын. Комсомолга кергәч, политикага чумдым. Укыганым гел политик китап. Капиталның нәрсә икәнен беләсезме? Капитал — это стоимость, приносящий прибавочную стоимость, путем эксплуатации. Шулай иде бугай. Инде онытыла башлаган.
Кулда винтовка. ЧОНга (часть особого назначения) йөрим. Төннәрен складлар сакларга барабыз. Винтовка корылган, шулай да төнлә ялгыз басып торган чакта күңел шүрли. Урманда бандитлар күп дигән хәбәрләр бар.
Үземнең туган авылыма кайтып абыйларны күреп килергә, аннан Салтыкка әни янына сугылырга булдым. (Аның үлүен белмим бит әле.)
Тегермән тавына җитеп, аска авыл өстенә карагач, морҗалардан күтәрелгән төтеннәрне, урамда йөргән кешеләрне күргәч, күңелем әллә нишләп китте дә, тез буыным йомшарып, тизрәк утырдым. Шул утырудан бик озак кузгалмыйча авылга карап тордым. Үзем туган йортны күзләрем белән бик озак эзләсәм дә таба алмадым. Ачлык елда, күрәсең, аны сүтеп якканнардыр. Урыны бар. порты юк. Бакчабыз күренә. Бакча—зур истәлек. Анда әтинең яраткан алмагачы бар. Бүген барысын да карап йөрермен.
Тегермән тавыннан йөгерә-йөгерә авылга таба төшеп киттем. Очраган кешеләргә сәлам бирәм. Сәламемне алалар да артымнан карап калалар. Танымыйлар. Мин бит инде хәзер ботымда ыштан тормый торган арык малай түгел, ә җитеп килә торган егет. Ятим дип, тавык күз дип тормыйсың икән, үсәсең икән... Күләгәдәге агач та үсә, чандыр була, нәзек була, шулай да еллар үтә-үтә зур агачка әйләнә. Өс-баш та шәһәрчә — костюм, ботинка... Галстук та тагып җибәргән .. Капчыгымда җитди китаплар... Мин Казанга укырга китәргә әзерләнеп йөрим. Авыл кешеләре танымыйлар хәзер инде мине.
— Кем сон син?—дип сораучыларга: — Түбән очның Зарифулла малае. — дип җавап бирәм.
— II, Ибраһим, синмени? Әле син исәнмени? Сине үлгән дип сөйләгәннәр иде бит... — дип, ике кулларын берьюлы биреп күрешәләр.
Кичен үзебезнең очка төшеп киттем. Гөлнисаны күрәсем килә. Зур кыз булгандыр инде ул. Бүрәнәдә кызларның моңлы гына итеп киндер тукмаклаулары ишетелә. Мин шул якка таба борылам.
Кояш баешы чия төсле кып-кызыл. Шәфәкъ ялкыны ярты күкне элеп алган. Тагын да өстәрәк. лимон сарысы төсле сары яктылык эчендә, йодрык зурлыгында Зөһрә йолдыз чекерәеп янып тора...
Тузаны басылган, кичке дым төшкән урам буйлап салмак кына атлыйм. Баш очымда, малай чактагы кебек, ярканатлар айкала. Мин кызлар киндер тукмаклаган тавышка турылап барам. Гөлниса, минем яшьлек дустым, шундадыр кебек тоела мина...
Көзли Казанга укырга киттем.
...Үтте күп еллар... Гөлнисаның инде әллә ничә баласы бар Җиткән кызлары, малайлары. Менә мин тагын авыл урамында йөрим. Бу минем туган авылым Карамал. Кулларымны картларча артка куеп, әкрен генә барам. Җәйге матур кич. Багана башларында электр лампалары кабынды. Кино башлана. Баядан бирле клуб алдында кайнашкан яшьләр кинога кереп киттеләр.
Каршымда әлеге мин яшь чакта кабына торган йодрык хәтле якты йолдыз тагып чәчрәп кабынды. Бу матур йолдызга кайчандыр минем әти дә. мөгаен, карап торгандыр, әни дә, күрше Җәлил абзый да .. Менә хәзер мин дә, нәкъ безнең авыл өстендә кабына торган шушы якты йолдызга карый-карый, югары очка таба әкрен генә менеп барам. Миннән сон да бу күркәм йолдызга сокланып карап торучылар күп булыр әле...