Шигърият
Булган икән көч тә үзеңдә
/булган икән кеч тә үзеңдә. Бергә йөргән чакта Казанда, Төзелешкә һәм цехка барганда, Васильевода шигырь язганда,
Гади җырчы, әйбәт дус идең. Бик чамалы идең буйга да.
Шундый батыр булырсың дип, Муса, Кермәгән син ул чак уйга да.
Яшьләр белән — комсомолец идең. Бала белән — бала җанлы син, Эшче белән — эшче һәм киңәшче, Шагыйрь белән — кайнар канлы син.
Әсирлектә син кол булып тугел, Данко булып алга баргансың. Богауланган аяк-кулың белән Фашистларга дәһшәт салгансың.
Син кояш та, ай да түгел идең. Ут чәчмәде көләч йөзең дә; һәммәбез күк гади кеше идең. Булган икән коч тә үзеңдә.