Логотип Казан Утлары
Повесть

АВТОБИОГРАФИЯ


чыгышым
Мин 1887 елнын 28 февралендә 1 элеккеге Уфа губернасы (хәзер Башкортстан рес-публикасы), Стәрлетамак вязе, Уршакмин волосте, Солтанморат авылында туганмын Әтием авыл мулласы иде. Ләкин гомеренен сонгы елларында, муллалыгын ташлап, бары игенчелек белән генә шөгыльләнде. Крестьян малайларынын күпчелеге кебек үк, мин дә кече яшьтән үк авыл хуҗалыгындагы бөтен эшне эшләп үстем. Укыган чагымда — егерме-егерме ике яшемә кадәр — һәр елны диярлек авылга, җәйге кыр эшләренә кайта идем.
Империалистик сугыш елларунда, абыем белән энем герман фронтына озатылгач, җәйге бөтен эш минем җилкәгә төште. Ул елларда инде әтием исән түгел иде. 1913 елда үлде.
Хәзер абыем да, энем дә авылда яши, игенчелек белән шөгыльләнәләр, икесе дә актив работниклар: берсе укытучы, икенчесе кооперациядә эшли.
УКУ ЕЛЛАРЫ
Укыдым:
1. Авылда — татар мәктәбендә;
2. Авылдагы башлангыч рус мәктәбендә;
3. 11 дән 18 яшемә чаклы Оренбургтагы иске схоластик типтагы мәдрәсәдә; аннан, яна фикерле булуым һәм уку-укыту эшендәге көнчыгыш-схоластнк нигезләргә каршы көрәшкән өчен, куылдым.
4. Оренбургтан Уфага килеп, җәдит мәдрәсәсенә кердем; биредә өч елга якын укыдым, ләкин аннан да куылдым: беренчедән, укыту программасын һәм системасын тәнкыйтьләгән өчен; икенчедән, еш кына мәдрәсә идарәсенә каршы чыгып сөйләүләрем өчен һәм, өченчедән, мәдрәсә шәкерте була торып, <Корьән алладанмы, түгелме?» дигән китап язган өчен. Шәкерт чагымда язган бу хезмәтем (120 бит), билгеле, бастырып чыгарырлык түгел иде. Китапның кулъязмасы — оригиналы әле дә архивымда саклана.
5. Казанга күчеп килеп, университетка яисә педагогия институтына керер өчен әзерләнә башладым (1909—1910). Ләкин мона ике каршылык туды. Беренчедән, махсус программа буенча системалы рәвештә укыр өчен мннем бер төрле дә материаль мөмкинлегем юк иде; икенчедән, бусы нн әһәмиятлесе, мнн политик ышанычсыз кеше булып санала идем Мондый кешеләргә, бигрәк тә рус — христиан булмаганнарга югары мәкгәп ишекләре ябык иде.
Шунын аркасында, мин югары мәктәпкә керү фикереннән кайтырга мәҗбүр булдым һәм. бөтен көчемне биреп, үзлегемнән белемемне арттыру эшенә керештем. Яшәрлек акча табу өчен дәресләр бирдем, газеталарда, журналларда әдәби темаларга язган мәкаләләремне бастырдым. Мәкаләләрем өчен мнца бик аз түлиләр иде (бигрәк тә баштарак, оригинал мәкаләләремнец юлына 1.5 тиен генә бирәләр иде).
Мина озак еллар зур мохтаҗлык кичерергә, ачлы-туклы яшәргә, ялангачлыкны татырга, шул ук вакытта бик тырышып, системалы рәвештә үзлегемнән белемемне күгәрүне дәвам иттерергә туры килде.
Бүгенге туберкулезымнын башлануы нәкъ менә шул шәкерт чагымда һәм яшь, башлап язучы вакыт кичергән авыр, ач, ялангач елларда булды.
Яна стиль белән 12 мартта
HI
ТАТАР ӘДӘБИ ТЕЛЕН, ТАТАР ӘДӘБИЯТЫН ТУДЫРУ ҺӘМ ҮСТЕРҮ ӨСТЕНДӘ ЭШЛӘҮ ЧОРЫ
1. 1907 елда «Зәки шәкертнец мәдрәсәдән куылуы> исемле беренче әсәрем басылып чыкты (Казан. «Әльислах», 1907 ел, октябрь) . Шуннан сон бер-бер артлы башка хикәяләрем, повестьларым, романнарым басылды. Мәсәлән. «Татар хатыны ниләр күрми». «Яшьләр Хәятыннан бер ләүхә» (1909), «Иөз ел элек». «Дингездә», «Карак мулла» (1911), «Сею—сәгадәт». «Табигать балалары» (1914). «Яшь йөрәкләр» (роман). «Көтүчеләр». «Карт ялчы» (1912). «Мәрхүмнец дәфтәреннән» (1914) һәм башкалар.
Матур әдәбиятка, беллетристикага хас алымнар, формалар белән фикер йөртелгән бу әсәрләрнен төп мотивы һәм эчтәлеге башлыча түбәндәгеләрдән гыйбарәт: мәсәлән. яшьләрнең — шәкертләрнең иске көнчыгыш-мөселман схоластикасына каршы көрәше; гаилә тормышындагы, уку йортларындагы, җәмгыятьтәге искелеккә каршы көрәш һәм. ниһаять, патша, самодержавие, капиталистик җәмгыятьнең изүләренә каршы социаль революцион көрәш («Безнең көннәр» романы, 4.56 бит; ул 1914 елның сентябрендә Казанда басыла башлаган иде, ләкин патша цензурасы тарафыннан туктатылды; шуңа күрә бары революциядән соң гына матбугатка чыкты). Романда 1905 елгы революцион, социаль көрәш чагыла һәм бу көрәш артта калган, әзерлекләре җитәрлек булмаган татарлар арасындагы специфик һәм үзенчәлекле формаларда бирелә (...).
2. Әдәби әсәрләр иҗат итү — эшчәилегемнең бер тармагы гына. Татар әдәбиятын тудыру һәм үстерү өлкәсендәге хезмәтләрем белән беррәттән. мин. моннан егерме еллар элек, телебезнең һәм әдәбиятыбызның теориясе буенча, конкрет алганда, түбәндәге юнәлештә гыйльми тикшеренү эше башлап җибәрдем: а) тагар әдәби теле теориясе һәм аны куллану; б) татар теле методикасы; в) татар әдәбияты теориясе һәм принциплары.
Шул заманда чыгып килгән газеталарда һәм журналларда бу мәсьәләләргә багышланган күп кенә мәкаләләр, очерклар бастырдым. Зур хезмәтләрем аерым китап булып чыктылар. Мәсәлән. «Татар сарыфы» (беренче басма. Казан. 1911; бишенче басмасы 1918 елда); «Татар нәхүе»; «Тагар нмлясы»; «Әдәбият кануннары» (беренче басмасы 1916; өченче басмасы 1919 елда); «Татар телен ничек укытырга» һәм башкалар.
Югарыда күрсәтелгән мәкаләләрнең һәм очеркларның кечкенә бер өлеше (1911—< 1924). бергә тупланып, «Имля. тел һәм әдәбият мәсьәләләре» исеме белән Татарстан дәүләт нәшрияты тарафыннан чыгарылды (беренче басмасы 1924; икенче басмасы 1927 елда. 143 бит (...).
3. Бу мәсьәләләрне теоретик яктан эшкәртү һәм хезмәтләремне бастырып чыгару белән бергә, мин урта һәм югары татар мәктәпләрендә тел һәм әдәбият укыттым (1915—1916 елларда - Уфада «Галия» мәдрәсәсендә һәм ике еллык педагогия курсларында).
Аңа чаклы мнн Төньяк Кавказда кара нугайлар арасында (1907). Казагыстанда (1909) һәм Киевтә (1912—1913) укыткан идем.
Искәрмә рәвешендә шуны әйтергә кирәк: «Галия» мәдрәсәсендә укыган чакта мнн. тарихтан «Борынгы ислам мәдәнияте» дигән китап язып. 1909 елда аны Оренбургта бастырган идем. Ләкин бу китапның темасы минем өчен очраклы иде Шуңа күрә, 1911 елда наширләр аны яңадан бастырып чыгарырга рөхсәт сорагач, бастырудан катгый баш тарттым, чөнки анын темасы минем спецнальносгем өчен ят. ә методологиясе хәтта шул замандагы карашымны да һнч канәгатьләндерми иде
Гомумән алганда, февраль революциясенә (1917) кадәрге еллар минем өчен, башлыча. татар әдәби телен һәм тагар әдәбиятын тудыру, үстерү өстендә эшләү чоры булды; билгеле, мнн ул замандагы тормыш шартлары, шәхси әзерлегем, патша жандармериясе һәм цензурасы мөмкинлек биргән дәрәҗәдә генә эшләдем.
1 «Әльнслах» газетасының 1907 һәм 1908 елларда чыккан саннарында басылды.
* 1915—1917 елларда.
IV
ИҖТИМАГЫЙ-ПОЛИТИК ПРОБЛЕМАЛАР
1917 елга кадәрге хезмәтләремнең теп елкәсе теоретик һәм практик характердагы гыйльми-әдәби мәсьәләләр булды. Ләкин иҗтимагый-поли1ик мәсьәләләр белән кызыксынуым түбәндәге формаларда күренде:
1. 1906—1908 елларда, мәдрәсәнең яңа карашлы шәкертләре арасында, политик хәрәкәттә катнашуга охшаган ерак бер омтылыш булды. Бу омтылыш «яшерен түгәрәкләр» оештырудан, шәкертләрнең «яшерен» кулъязма газеталарын, журналларын чыгарудан гыйбарәт иде.
2. 1912—1913 елларда Киевтә укытучы булып эшләгәндә, революцион мөселман студентларның яшерен оешмасында актив катнаштым. Квартирамда тентү булды һәм мине, башка 16 студент белән бергә кулга алып, Киев губерна төрмәсенең ялгыз камерасына яптылар (Заманында бу турыда ул вакыттагы татар һәм кайбер рус газеталарында күп һәм җентекләп яздылар. «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан кечкенә бер хатирә» исемле аерым брошюрам бар; 1922. Казан, Татобкомол.) Төрмәдән чыгарылганнан сок. февраль революциясенә чаклы патша полициясенең ачык күзәтүе астында яшәдем ’.
Дәүләт учреждениеләрендә һәм рәсми-иҗтимагый оешмаларда: земствода булсын, шәһәр управасында, дәүләт думасында, аның мөселман фракциясендә, җәмгыяте хәйрия дип аталып йөртелгән оешмаларда, шәрык клубларында һәм башка шуның кебек оешмаларда булсын, берсендә дә катнашмадым, эшләмәдем.
Гәрчә мин. профессиональ әдип булып, һәрвакыт зур мохтаҗлык күрсәм дә. нәширләрнең һәм редакторларнын күп мәртәбәләр хезмәткә чакыруларына карамастан, аерым бер хәлне исәпкә алмаганда. 1917 елга кадәр аларнын берсендә дә штаттагы сотрудник булып эшләмәдем, тел һәм әдәбият мәсьәләләренә багышланган мәкаләләремне аларда бары читтән торып кына бастырдым. «Аерым бер хәл» дигәнем болай булды: 1914 елда - мине «Аң» журналына (Казан) секретарь итеп чакырдылар, ләкин эш атмосферасының авырлыгы һәм үзем теләгәнчә эшләргә мөмкин булмау сәбәпле, өч айдап соң (1914 елның3 декабрендә) секретарьлыкны ташларга мәҗбүр булдым һәм Кавказга киттем.
Ләкин «Ан» журналында өч ай секретарьлык итүем февраль революциясенә кадәрге вакыт эчендә редакциядә, штаттагы даими сотрудник буларак, бердәнбер хезмәтем булды.
V
ФЕВРАЛЬ РЕВОЛЮЦИЯСЕ ЧОРЫ
1 Февраль революциясенең беренче көннәрендә үк, иптәш Ф Сәйфи-Казанлы белән берлектә. Уфада, киң масса өчен, «Ирек» газетасын оештырырга керештем. Редакторы мин булдым. Гәрчә иптәш Сәйфи, рәсми рәвештә, газе!аның нашире булып саналса да. үзеннән-үзе билгеле, бөтен эшне бердәй башкардык, көрәшне бердәй алып бардык. Бер тиен акчабыз юк иде. ләкин без массанын ярдәменә таяндык. Газетаның беренче саны 1917 елның 30 мартында чыкты Бөтен татар буржуазиясе җәмәгатьчелеге һәм милләтче буржуаз матбугат безгә каршы каты көрәшкә күтәрелде, хәтта кайбер очракларда безгә каршы погром оештырырга чакырдылар Шуңа карамастан, газетабыз шактый уңышлы таралды. Подписчикларның саны җиде меңгә җитте Без- нен «Ирек» исемле народниклык газетабыздан соң, Казанда, иптәш Әхмәдиев редакциясендә, киң масса өчен «Аваз» газетасы, аннары иптәш Мулланур Бахитовның (1918 елда Казанда чехо-словаклар тарафыннан атылды) һәм иптәш Исхак Рәхмәтул-
* Шулай ук жандарм идарәсенен яшерен күзәтүе астында да яши.
2 1913 елда.
2 1913 елның.
линнын турыдан-туры катнашы белән мөселман социалистлары комитеты органы «Кызыл байрак» газетасы чыга башлады. Платформаларыбызда һәм программаларыбызда кайбер фикер башкалыклары булуга карамастан, бу өч газетанын өчесе дә көчле оешкан һәм шактый бай нигезгә корылган татар буржуаз матбугатка һәм бөтен буржуаз милләтчелек хәрәкәтенә каршы бердәм фронт белән көрәш алып бардылар
2. 1917 елнын җәендә, средстволарга һәм әдәби көчләргә экономия ясау теләгеннән чыгып, «Ирек» газетасын революцион мөселман солдатлары оешмасынын органы булган «Солдат теләге» исемле газета белән бергә куштык һәм «Безнен юл» дигән яна гомуми исем белән чыгара башладык. Мин редакторы булдым, иптәш Ф Сәйфи — секретаре Бу газетада Газим Касыймов, Әлмөхәммәдов һәм хәзерге коммунистлардан башка күп иптәшләр катнаштылар.
3. Газетабызның төп лозунглары түбәндәгедән гыйбарәт иде: империалистик сугышка каршы көрәш; җирләрне конфискацияләү өчен көрәш; татар буржуаз милләтчелек оешмаларына каршы, татар буржуазиясенең экстерриториаль-автономияле хәрәкәтенә (Милли идарәгә) каршы көрәш һәм территориаль автономия (Тупраклы мох- тарият) өчен көрәш.
Контрреволюцион Корнилов фетнәсеннән сон, югарыда күрсәтелгән лозунгларга Керенскнйнын Вакытлы хөкүмәтен тәнкыйтьләү һәм массаны «Бөтен власть Советларга» дигән лозунгка катгый әзерлек мәсьәләләре өстәлде.
Бу лозунгларнын соңгысы масса күләмдә үткәрелгән солдатлар демонстрациясендә аеруча ачык чагылды. Большевикларның җирле оешмалары тарафыннан, сул эсерлар белән берлектә, үткәрелгән бу демонстрациядә без актив катнаштык. Без анда жиде-сигез мең солдатның җитәкчеләре булдык. Демонстрация вакытында мин үзем урамнарда, мәйданда һәм шулай ук мөселман солдатлары оешмасы бюросы урнашкан бинаның балконыннан торып: а) бетсен сугыш; б) җирләрне хәзер үк конфискацияләү; в) долой капиталист министрлар; г) милләтләрнең үзбилгеләнүе; д) бөтен власть Советларга һәм башка шунын кебек лозунглар буенча речьләр сөйләдем.
Бу демонстрация Октябрь революциясенә чаклы булды (иске стиль белән 1917 елның 9 октябрендә) Миннән башка анда тагар активистларыннан Утяшев (Деникин- чылар тарафыннан агылды), Баембигов, Галимҗан Әминов, Әлмөхәммәдов һәм башка иптәшләр дә катнаштылар.
4. Безнен февраль революциясе чорында татар буржуаз милләтчеләренә каршы алып барган көрәшебез, шул замандагы гатар тормышы таләп нткәичә, кайбер очракларда үзләренә хас специфик формаларда булды Татар хезмәт массасы культура ягыннан артта калган, аз әзерлекле, үз сыйнфый оешмаларына бөтенләй берләшмәгән иде. Ул дини сөрем эчендә яши. бик күп төрле милләтчелек җепләре белән бәйләнгән, кирәкмәгән юк-барларга ышана иде.
Сыйнфый анын уятып, аны буржуазиядән һәм алпавытлардан, кулаклардан һәм руханилардан аерып алу өчен, безгә «Бөгенроссия». «бөтен төрек-татар» күләмендә дип аталган гомуми мөселман җыелышлары, корылтайлар, съездлар, «милләт мәҗлесе» һәм башка шунын кебек урыннарның әле берсендә, әле икенчесендә катнашырга кирәк булды. Гәрчә болар «сыйныфларга бәйләнмәгән» булып аталсалар да, асылда буржуазия-алпавыт җыелышлары, корылтайлары һәм съездлары иде
Мәсәлән, мин үзем Мәскәүдәге беренче мөселман съездында һәм Казандагы икенче мөселман съездында делегат булып катнаштым Бу съездларда без. үз социалистик фракциябезне оештырып, милли буржуазиягә һәм руханиларга каршы аерым платформа белән чыктык. Бу фракциядә Шәһит Әхмәднев, Ф Сәйфи һәм башка иптәшләр катнаштылар Съезддан сон без. җәмгыятьтә булсын, шулай ук матбугатта булсын, буржуазиянең йөзен фаш итү өчен зур кампания башлап җибәрә идек Буржуазиянең. реакцион руханилар — мөфтиләр һәм муллалар белән берләшү максатыннан чыгып, илне федераль формада идарә итүгә каршы килүен, җирләрне конфискацияләргә һәм социализацияләргә риза булмавын, хатын-кызларга гигез хокук бирергә теләмәвен фаш итә идек (1917 елнын июль, август айларында чыккан «Ирек» һәм ■Аваз» газеталарын карагыз).
Тышкы яктан «гомуми-милли» булып күренгән, асылда исә буржуаз рухта булган башка җыелышларда һәм съездларда да шулай катнаш* идек: мәсәлән, гражданнар
хокукын саклау комитетлары, бюро, мөселман советлары дип аталган оешмаларда һәм башка шуның кебек урыннарда.
Безнең бу эшләребез большевикларның 1912—1914 елларда реакцион дәуләт думасында, контрреволюцион дәүләт киңәшмәсендә (Мәскәү, 1917), парламентка әзерлек алдында һәм Учредительное собраииедә катнашуларына беркадәр охшый төшә. Аларда, асылда, большевиклар уңай иҗади эш өчен түгел, ә бары тик, ул учреждениеләрнең трибуналарыннан файдаланып, киң күләмдә пропаганда һәм фаш итү эше алып бару өчен генә катнаштылар.
Безнең катнашу да шундый характерда булды.
Без һәр урында масса өчен әзерләнгән аерым платформабыз белән, асылда, мил- ли-буржуаз юнәлешкә каршы куелган вак-буржуаз платформа белән, һәм сайлаулар вакытында үзебезнең исемлекләребез белән чыгыш ясамыйча калмый идек. Мондый очракларда көрәш һәрвакыт каты һәм кискен була иде. Бервакыт шундый хәл булды: мөселман Милли советының (Милли шураның) губерна съездында формаль демократик рамкаларда эш алып бару бик авырга туры килгәч, без. үзебезгә ияргән солдат массасына таянып, съездны формаль рәвештә гаратмасак та, фактик тараттык.
Бу шундый уңай белән килеп чыкты: съезд җитәкчеләре, үзләренең формаль яктан күпчелек тәшкил итүләреннән файдаланып, миңа платформа турындагы мәсьәлә буенча өстәмә доклад ясарга сүз бирмәделәр. Шуның аркасында каты бәхәс башланды. Солдат иптәшләр миңа сүз бирүне таләп иттеләр. Бирмәгәч, каты шау-шу күтәрелде. бераз түбәләшеп алдылар һәм съездны тараттылар. Шуннан соң бер ай үткәч, бу съезд якадан җыелды. Ләкин аны Уфада түгел, ә өяз шәһәре булган Бирскида, солдат массасыннан еракта җыйдылар (карагыз: Г. Әминовның <Пролетариат революциясе һәм татар-башкорт солдатлары» исемле китабын, 1929, Казан, Татарстан нәшрияты, 39—40 битләр).
Февраль чорындагы съезд һәм сайлау кампанияләребез һәрвакыт бик шау-шулы уза иде, аларның һәркайсында социалистик платформа белән һәм үз кандидатлары- бызның зур исемлеге белән катнаша идек: шәһәр думасына, земствога һәм, ннһаяҮь, Учредительное собраниегә сайлауларда шулай катнаштык
Учредительное собраниегә сайлаулар вакытында көрәш аеруча каты булды. Без крестьян советы, мөселман советының сул канаты һәм мөселман солдатлары оешмасы белән берләштек. Уфа губернасындагы татарлар арасында ике исемлек көрәште: милли буржуазия тарафыннан куелган 1 нче номерлы исемлек, (бу исемлеккә руханилар һәм кулаклар да кушылды) һәм 3 нче номерлы безнең исемлек. 3 нче номерлы исемлектә минем кандидатурам башта тора иде Берничә айга сузылган каты көрәштән соң. без җиңдек. Безнең исемлек буенча Учредительное собраниегә 5 кеше, ә милли буржуазия исемлеге буенча бары бер кеше сайланды.
«Милләт мәҗлесе» дип аталган нәрсәдә дә без нәкъ шундый ук позициядә тордык (1917 ел. Уфа. ноябрь). Мәҗлес членнары ике лагерьга бүленделәр: 1) татарларга ориентация тотучылар: алар территорияле автономия яклы иделәр (Тупраклы мох- тарият); 2) пантюркизм яклылар (төрекчеләр); алар экстерриториаль автономия ягында булдылар (Мнллн идарә).
Без анда нык берләшкән, бердәй фикердә булган сул социалистик фракция оештыра алмадык. Бары төрле юнәлештәге элементлардан торган бик чуар блок кына төзедек. Анын платформасы: а) пантюркизмга каршы, б) экстерриториаль автономиягә каршы көрәштән һәм а) татарларга ориентация тоту өчен, б) территорияле автономия өчен көрәштән гыйбарәт иде. Блок членнары түбәндәгеләр нде: а) татарлардан кайбер фронтовик большевиклар, б) максималистлар (Ш. Әхмәдиев), в) сул эсерлар (мин, Газим Касыймов, Әлмөхәммәдов һ. б.) һәм г) татар буржуа яшьләренең радикаль өлеше; бу чакта әле алар кызыл платформалар белән мавыгалар һәм вак буржуаз массаның кайбер өлеше белән багланышта торалар иде; ләкин бу яшьләр, бигрәк тә 1918 елдан сон, ачыктан-ачык контрреволюционер булып киттеләр Безгә каршы актив көрәштеләр (мәсәлән, Алкин).
Большевиклар, сул эсерлар һәм максималистлар, кай чакларда бу чуар блоктан аерылып, ачыктан-ачык политик чыгышлар ясыйлар нде
«Милләт мәҗлесе»ндә булган шундый бер хәлне искә алып үтәргә кирәк: Октябрь
революциясе платформасында торучы бер фикердәге иптәшләрнең кушуы буенча, иптәш Ш. Әхмәднев Пегроградка — Смольнынга. яңа оештырылган, башында иптәш Ленин торган Совет хөкүмәтенә котлау телеграммасы жибәрү турында «мәҗлескә» тәкъдим кертте. Мин. иптәш Әхмәдиевнен тәкъдимен яклап, чыгып сөйләдем. Буржуазия ягыннан икс оратор чыкты.
<Фракииябез» (тупракчылар) үзенең социаль чуарлыгын күрсәтте: Ленинга котлау телеграммасы жибәрү турындагы тәкъдимебезне тавышка куйгач, бары 17 тавыш алдык. Блогыбызның калган членнары Совет властена каршы иде. Тәкъдимебез үтмәде. Ләкин бу «мәҗлеснең» утырыш залында гына шулай булды. Астагы катта исә солдат иптәшләр «Милләт мәжлесе»н куарга әзер булып кәгеп торалар иде. Инде бөтен губернада, бигрәк тә эшче-крсстьяннар арасында, урыннарда Совет властен урнаштыру өчен ачыктан-ачык эш алып барыла иде. Без чыгара торган «Безнең юл» газетасы илне советлаштыру линиясен үткәрде. Октябрь платформасында торды.
1917 елның декабрь ахырында мин. Учредительное собрание члены буларак. Пст- роградка киттем һәм анда Совет Хөкүмәте органнарында эшли башладым.
VI
ОКТЯБРЬ I. Ленин декреты. 2. Учредилкада. 3. Өченче съездда. 4. ВЦИК члены. 5. Үзәк Мөселман комиссариатын оештыру. 6. Петроградта «Чулпан» исемле беренче зур. татар совет газетасын оештыру. 7. Хөкүмәтнең Мәскәүгә күчүе. Автономия мәсьәләсен эшкәртү. 8. Чехо-словакларга каршы. 9. Чигенгән вакытта Уфада һәм Казанда. 10. Коммунистик матбугатта эшләү. 11. Дошман тылында разведкада. 12. Татарстан республикасында эшләү.
1. Октябрь революциясеннән сон ике ай вакыт үткәч. Совнарком тарафыннан Үзәк Мөселман комиссариаты оештырылды. Мин председатель урынбасары булып билгеләндем. Төгәл булсын өчен, түбәндә Декрет текстын күчереп үтәм.
Халык Комиссарлары Советы Декреты
96. Мөселман эшләре буенча Комиссариат турында
Милли эшләр буенча Халык Комиссариаты янында Эчке Россия һәм Себер мөселманнары эшләре буенча Комиссариат оештырыла
Мөселман эшләре Комиссары итеп элекке Учредительное собраниенең Казан губер- насыннан сайланган члены Мулланур Вахитов, аның урынбасарлары итеп элеккеге Учредительное собраниенең Ьфа губернасыннан сайланган члены Галимҗан Ибраһи- мов һәм Оренбург губернасыннан сайланган члены Шәриф Манатов билгеләнә.
Халык Комиссарлары Советы Председателе
Вл. Ульянов-Ленин.
Милләтләр эше буенча Халык Комиссары
Джугашвили-Сталин.
Хөкүмәт Эшләре Управляющие
Вл Бонч-Бруевич.
(«Временное Рабочее и Крестьянское Правительство» газетасы. М 12. 1918 ел, 13 январь; «Собрание Узаконений и Распоряжений Рабочего и Крестьянского Правительства». № 17. 918 ел. 23 январь. 243 бит.)
2. Бу беренче татар һәм башкорт («мөселман») Үзәк Совет учреждениесен оештыруның кечкенә генә тарихы бар.
Мин Уфадан Пегроградка 1918 елның 5 январенда Учредительное собраниенең ачылачак көненә барып җиттем: вокзалдан туры Таврический сарайга киттем һәм мәрхүм иптәш Я. М. Свердловның собраннене нәкъ ачкан һәм председатель сайлаткан моментына өлгердем. Үзеннән-үзе билгеле, мин бу мәсьәлә буенча тавышымны, большевиклар һәм сул эсерлар белән берлектә, Чернов кандидатурасына каршы, ягъни сул канат кандидатурасына бирдем
Бу вакыт эчендә инде Учредительное собраниедә башында меньшевик Әхмәт-Бәк Салихов торган, элеккеге ун эсерлардан Шакир Мөхәммәтьяровнын һәм Туктаровнын (хәзер эмигрант) актив катнашулары белән «Мөселман социалистлары фракциясе» дип аталган фракция оешып өлгергән иде. Мин ул фракциягә кермәдем, чөнки сул эсерлар фракциясе члены идем. Мәгълүм булганча, ул вакытта сул эсерлар большевиклар белән тыгыз контактта баралар иде.
Совет Хөкүмәтенең декларациясеннән сон. Учредительное собраниенен күпчелеге бу декларацияне танырга теләмәгәч, большевиклар һәм сул эсерлар фракциясенең рәсми белдерүе булды һәм Учредительное собраниенен бөтен сул канаты шул ук көнне төнге бердә учредилка залын ташлап чыгып китте. Мин шул сул канат составында идем һәм алар белән бергә Учредительное собрание утырышын ташлап чыктым. Мөселман депутатларының башкалары барысы да ун канат белән бергә калдылар һәм учредилка платформасын якладылар.
3—4. Мәгълүм булганча, әлеге әһәмиятле вакыйгалар барган көнне Учредительное собраниенен утырыш залын ташлап чыккан сул канатның барлык членнары. Үзәк Башкарма Комитетының карары белән. Эшче һәм Солдат депутатлары Советларының 3 нче Бөтенроссия съезды составына кертелде. Шул карар нигезендә мин дә, тавыш бирү хокукы белән, съездга мандат алдым. Советларның 3 нче сьездында Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты члены булып сайландым. Түбәндә шул документны күчереп үгәм:
ВЦИК члены билеты № 118
Эшче. Крестьян. Солдат һәм Казачи депутатлары Советларынын Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты
Бу билетны күрсәтүче ип. Ибраһимов Галимҗан Гыйрфан улы Советларның 3 нче Бетенроссия съезды тарафыннан. 1918 елның 15 январеннан 18 апрельгә кадәр срос белән. Эшче. Крестьян. Солдат һәм Казачи депутатлары Советларының Үзәк Башкарми Комитетына член булып сайланды.
Председатель Я. Свердлов.
Секретарь Аванесов.
(ВЦИК печате, Г. Ибраһимовнык фото-рәсеме һәм имзасы)
5. Учредилка куылганнан сон, Казаннан М Вахитов. Оренбургтан Ш. Манатов килде.
Алар килгәнче, мин инде Үзәк Мөселман комиссариаты турында Сталин һәм Лесковский иптәшләр белән беседада булган идем.
Алар ризалыгы белән, мин элеккеге учредилкадагы мөселман социалистлары фракциясе дип аталган төркемнең кайбер вәкилләре белән сөйләшү алып бардым, аларны эшкә чакырырга теләдем Ләкин алар барысы да Совет органнарында һичбер төрле эш эшләргә теләмәделәр, катгый баш тарттылар. Вахитов һәм Манатов иптәшләрнең килүе бик урынлы булды. Берничә көннән сон Комиссариат оештырылды һәм югарыда китерелгән Декрет басылып чыкты.
Иптәш Вахитов председатель булып билгеләнде, мин һәм Манатов аның урынбасарлары булдык. Безнең Камиссариатыбыз шундый бер үзәк булды ки. ул үзәк тирәсенә пролетариат революциясе яклы мөселман хезмәт ияләре тупланды. Аның үрнәге буенча урыннарда: Казанда. Оренбургта. Астраханьда, Архангельскида, Себердә, Донбасста һәм башка урыннарда, жирле Совеглар янында. Мөселман комиссариатлары оештырылды, гөрек-гатар хезмәт халкын советлаштыру эшенә керешелде һәм контрреволюционер төрек-гатар буржуазиясенә, аның «Милли шура». «Милли идарә», «Хәрби шура», Болак арты республикасы һәм башка шуның кебек гөрле оешмаларына каршы каты көрәш башланды.
Жирле Советлар янында Мөселман Комиссариатлары оештыру турында иптәш Ленин имзасы белән РСФСР Халык Комиссарлары Советының махсус карары чыкты. Ул карарда түбәндәге сүзләр бар:
«Мөселман эшче һәм крестьяннарның ихтыяҗларын планлы рәвештә тәэмин итү һәм аларны Совет власте тирәсенә берләштерү өчен, үз территорияләрендә мөселман халыклары булган барлык өяз һәм губерна Советларына хәзер үк Мөселман комиссариатлары оештырырга һәм. җирле шартларның таләбеннән чыгып, аның кирәкле бүлекләрен булдырырга тәкъдим ителә. Комиссариатларны оештыру эшен коммунистлар яки сул социалист революционерлар платформасында торучы мөселман сул революцион оешмаларына тапшырырга.
Советларның башкарма органнарына Комиссариатларны оештыру эшендә бөтен ярдәмне күрсәтергә тәкъдим ителә.
Үзәк Мөселман комиссариаты тарафыннан расланганнан соң. Комиссариатлар юридик яктан танылган булып исәпләнәчәкләр». (ВЦИК «Известия»се, № 134. 30 июнь, 1918 ел.)
6. Үзәк Мөселман комиссариатында административ һәм оештыру эшләре алып бару белән бергә, мин 1918 елның январь урталарында «Чулпан» газетасын оештыру эшенә керештем. Бу бөтен Россиядәге төрек-гагарлар арасында беренче зур, рәсми совет газетасы булды. Ул безнең Комиссариат органы булып чыкты. Мәскәүгә күчкәнче мин аның фактик редакторы булдым. Газетабызда большевиклар катнашкан кебек, сул эсерлар һәм максималистлар да катнаштылар. Шуннан сон урыннарда да татар совет газеталары оештырыла башлады. Татар буржуаз матбугатына каршы мәрхәмәтсез көрәш алып бару белән бергә, алар, башлыча. Совет власте принципларын һәм аның чараларын тормышка ашыру, ныгыту буенча эш алып бардылар, татар эшче- крестьян массасына илне советлаштыру юлларын күрсәттеләр.
7. Германия империалистик хәрби көчләренең Петроградка якынлашу куркынычы һәм башка сәбәпләр аркасында. Үзәк Совет Хөкүмәте органнары, шул исәптән безнең Комиссариат та. Петроградтан Мәскәүгә күчте. Мәскәүдә эш өчен унайрак шартлар тудырылды. Комиссариат янында түбәндәге бүлекләр оештырылды: Хезмәт бүлеге. Мәгариф бүлеге. Жир бүлеге. Матбугат бүлеге. Сонгы бүлек, полиграфия көченнән һәм башка мөмкинлекләрдән киң рәвештә файдаланып, үзенең эшен җәелдереп җибәр.-.е. Комиссариатыбызның Хәрби бүлеге эшен аеруча басым ясап күрсәтеп үтәргә кирәк. Игпәш Вахитов. Үзәк Мөселман комиссариатның бөтен эшендәге кебек үк. Хәрби бүлек эшендә дә бик зур роль уйнады. Гомумән иптәш Мулланур Вахигов бик оста оештыручы, атаклы оратор, эшчеләр массасы белән тыгыз бәйләнештә торган, революция эшенә җаны-тәне белән бирелгән бик тотнаклы кеше иде (...). Владимир Ильич Ленин аца бик зур игътибар күрсәтте, аның революцион эшләренә мөмкин кадәр ярдәм һәм җитәкчелек итәргә тырышты. Гомумән иптәш Вахитовта профессиональ революционер (...) өчен кирәкле бик күп сыйфатлар бар иде. Соңыннан, Реввоенсоветның 1918 елның 20 маенда чыгарган № 286 приказы белән, Комиссариатның Хәрби бүлеге аерым Үзәк Мөселман Хәрби коллегиясе булып үзгәртелде. Председателе иптәш Вахитов булды.
Иптәш Вахитов нсән вакыттагы кебек үк. ул һәлак булганнан сон да хәрбн коллегия аерым татар частьлары оештыруда зур роль уйнады. Роталар, батальоннар, полклар, ниһаять, аерым бригадалар оештырды. Алар күп кенә фронтларда, мәсәлән, чех-словакларга. Колчакка. шулай ук Урта Азиядә басмачыларга каршы сугыштылар.
7-а. Безгә. Мөселман комиссариаты җитәкчеләренә, төп мәсьәләләрнең берсе итеп татар-башкортлар өчен автономияле республика оештыру мәсьәләсе өстендә эшләргә туры килде.
Ул вакытта бу актуаль мәсьәлә иде: Оренбургта. Уфада. Казанда үткәрелгән съездларда, конференцияләрдә бу турыда бәхәсләр, чыгып сөйләүләр белән генә чикләнмәделәр. ә, кулларына корал тотып, канлы бәрелешләргә һәм сугыш хәрәкәтләрен башлап җибәрүгә кадәр барып җиттеләр. Шул сәбәпле безнең Комиссариатта татарлар өчен дә. шулай ук башкортлар өчен дә милли мәсьәләне конкрет формада хәл итү проблемасы җентекле рәвештә эшләнде. Бу мәсьәлә турында иптәш Сталин, Ва- хнгов. Ибраһимов һәм Манатов (башкортлардан) кул кунган беренче положение 1918 елның 22 мартында рәсми рәвештә игълан ителде. Ләкин ул гына җитәрлек түгел иде Тәмам тәртипкә салу һәм формалаштыру өчен. 18 нче елның маенда, безнең Комиссариатта. иптәш Сталин җитәкчелегендә. Оренбургтан. Казаннан, Уфадан, Екатеринбург-
тан. Сембердән һәм чувашлардан, марилардан килгән вәкилләр катнашы белән, киңәшмә үткәрелде (карагыз: <Правда» газетасы, май — июнь. 1918 ел; Касыймов. Татар- башкорт шуралар җөмһүрияте. Мәскәү. 1918 ел). Бу киңәшмәдә татар һәм башкортлар өчен Совет Социалистик Республика оештырырга карар чыгарылды. Оештыру съезды 1918 елның сентябрендә булырга тиеш иде. Моны тормышка ашыру өчен большевик Камил Якубов җитәкчелегендә (Казаннан; 1919 елның җәендә татар батальоны восстаниесе вакытында һәлак булды) оештыру Комиссиясе төзелде. Бу мәсьәләләрне эшкәртүдә мин турыдан-туры катнаштым, беренчедән, аның теоретик ягын, икенчедән, оештыру формаларын эшләштем, өченчедән, бу мәсьәләне массага аңлату өчен маг- бугатта мәкаләләр белән чыктым.
8. Бу мәсьәлә уңае белән мине Уфага һәм Казанга командировкага җибәрделәр. Сәяхәтем чех-словакларның мин командировкага барган районнарга һөҗүм итүләре вакытына туры килде. Милли республика оештыру, анын перспективалары, контрреволюцион «Милли идарә» оешмаларын бетерү (карагыз: <Татар кадетлары милли идарәдә нишләделәр» исемле китап. Мәскәү. 1918), чех-словаклар восстаниесе һәм бу бандага каршы эшче-крестьян массасын оештыру — менә болар барысы да әзерлексез халыкның, хәтта аның интеллигенциясенең дә башында буталышып беткәннәр иде. Миңа, урындагы шартлардан чыгып, югарыда телгә алынган мәсьәләләр буенча төрле формада докладлар ясарга һәм сөйләргә туры килде: а) Уфада — эшчеләр клубында. милли идарәләрне бетерү турында; <Госмання» мәдрәсәсендәге курсларда укучы укытучыларга Совет власте һәм миллн мәсьәлә турында; б) Бирскида — Совет властеның чех-словаклар контрреволюцнясенә каршы көрәше турында; в) Казанда — элеккеге Юнусов, хәзер Вахитов мәйданындагы гомуми митингта (большевик иптәш Сәетгалиев. максималист Ш. Әхмәдиев һәм башкалар белән бергә) һөҗүм итеп килүче чех-словаклар контрреволюцнясенә каршы көрәш оешгыру турында. Шул ук ел- нын җәендә Казанда Үзәк Мөселман Комиссариаты бүлеге Бөтенроссия мөселман учи- тельләре һәм мөгаллимнәренең 3 нче съездын (корылтаен) җыйды. Мнн. җитәкче булып. Мәскәүдән командировка белән килдем, милли мәсьәлә һәм Совет властен тану, аңа кушылу турында доклад ясадым. Унай характердагы резолюция кабул ителде. Съезд бик шау-шулы узды Кайбер буржуаз интеллигентлар оятсыз рәвештә: «Чех-словаклар Самараны алганнар. Совет власте һәлак булырга тора, кәфене муенына уралган». — дигән кебек сүзләр сөйләделәр. Галиулла Касыймов һәм Ш. Әхмәдиев иптәшләр ярдәме белән кайберәүләрне кулга алырга, буржуазия газеталарын яптырырга, репрессив чаралар кулланырга туры килде.
9. Контрреволюция һөҗүм итеп килгән бу көннәрдә мин чын мәгънәсендә куркыныч районнарда булдым, дошманга каршы массаны оештыру өчен, көчемнән һәм мөмкинлегемнән килгән дәрәҗәдә агитатор пропагандист булып та, политработник булып та һәм язучы булып та эшләдем. Совет власте Уфадан чигенгәндә, минем кебек эштәге башка иптәшләр белән бергә, соңгы пароходларның берсендә эвакуацияләндем. Мәскәугә Казан аркылы кайттым. Иптәш Вахитов, чехларга каршы сугышта катнашу өчен. Үзәк Мөселман комиссариаты отряды белән Казанга киткән иде. анда ул контрреволюция кулына эләкте һәм атылды.
Комиссариатның бөтен эше һәм ана җитәкчелек итү башлыча мннем җилкәдә калды. Бу читен иде. чөнки мин гәрчә һәр эштә, һәр мәсьәләдә, һәрвакыт бертөрле дә фикер аермабыз булмаган хәлдә большевик иптәшләр белән бергә барсам да. рәсми яктан сул эсер идем. Шул вакытларда сул эсерлар үзәк комитеты Совет властена каршы восстание күтәрде (Мирбахны үтерү. Сембердә Муравьев фетнәсе, властьнын үзәк аппаратларыннан чыгу). Бу ике төрле хәлдән котылу өчен, мәсьәләне ачыктан- ачык куярга кирәк таптым. Владимир Ильич мине кабул итте, мин ана үземнең чын мәсләгемне сөйләп бирдем. Ул мина бу мәсьәлә турында катгый рәвештә әйтте: «Эш ләгез». — диде. Шул чакта инде, контрреволюцион булып әверелгән сул эсерлар партиясендә рәсми торуыма карамастан, мин, билгеле, большевик иптәшләр белән бергә Үзәк Мөселман комиссариатының башында торып эшләвемдә дәвам иттем. Урыны туры килүдән файдаланып, фактик характердагы бер кечкенә искәрмәне әйтеп үтим: мин сул эсерлар үзәк комитетының контрреволюцион эшчәнлеген яхшы дип тапкан бер генә татар сул эсерын да хәтерләмим. Мәсәлән. Әхмәтҗан Алмаев. Крымов. Әл- мөхәммәдов. Газим Касыймов... Әхмәдиев, Әминов. Утяшев, Рәхимкулов. Ходайбирднн
һәм башка иптәшләрнең барысы да Совет власте аларны кайсы постка куйса, шунда һичбер каршылыксыз, бөтен күңелләрен биреп эшләүләрендә дәвам иттеләр һәм пролетариат революциясенең барлык дошманнарына каршы актив көрәш алып бардылар.
Уралдан һәм Идел буеннан чигенгән күп кенә татар большевиклары һәм сул эсерлар Мәскәүгә, Үзәк Мөселман комиссариатына килделәр һәм шуннан алар я бу эшкә, я теге эшкә җибәрелделәр, фронтларда сугыштылар
Чехлар Идел буеннан чигенгәннән һәм Казанны контрреволюциядән тазартканнан сон, Үзәк Мөселман комиссариаты, Милләтләр Халык комиссариаты белән берлектә, Казанга Мостафа Собхи, Ш Әхмәдиев, Гайнуллин һәм башкалар составында бер зур комиссия җибәрде, ана Казанда яшәүче татарлар арасында совет, матбугат, культура эшләрен юлга салу, Совет органнарына ярдәм итү. беренче чиратта, контрреволюцня- гә каршы көрәш һәм башка шунын кебек эшләрдә булышу бурычы йөкләнде.
10. Минем сәламәтлегем беркайчан да канәгатьләнерлек түгел иде. Февраль чорында артык каты көрәш, шунын өегенә 1918 елны Петроградта ач үткәргән январь — февраль айлары, яз һәм җәй көннәрендә киеренке хезмәт, бик начар ашап торып, бер үземә ун кеше өчен эшләргә туры килгән чаклар — болар барысы да сәламәтлегемне бик какшатты һәм мин, организмымны ныгыту өчен, Мәскәүдән провинциягә — Казанга күчәргә мәҗбүр булдым. Сәламәтлегем беркадәр рәтләнгәннән сон. мин Казандагы большевиклар партиясе органнарында көчемнән килгән кадәр әдәби эшләр белән шөгыльләнә башладым: мәсәлән, <Эш>, «Эшче», «Кызыл Армия» газеталарында һәм «Кызыл Шәрык» журналында (редакторы иптәш Борһан Мансуров). Шулай ук резо- люцион-политик темаларга багышланган аерым китапларымны бастырып чыгарырга әзерли башладым: мәсәлән, «Шәрыкнын бөек революционеры Мулланур Вахитов», «Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы» (соныннан бу китап зур формада, 147 бит булып, Казанда басылды) һәм башка хезмәтләр.
11. Гомумән, мин моңача бүленеп торган гыйльми-әдәби эшләремә бирелгәннән- бирелә бардым. Шулай да 1919 елның язында түзмәдем, фронтка киттем, олаучы ярлы татар булып киенеп, тиешле совет органнары мандаты белән 37 нче укчы полк аша Колчак тылына разведкага юнәлдем. Красноуфимск, Екатеринбург, Камышлов. Төмән, Ишим. Ялуторовск, Петропавловскиларны үтеп. Курган аркылы Н-нчс дивизия штабына әйләнеп кайттым Колчак контрреволюцнясе тылында җыйган мәгълүматлар һәм материаллар турында дивизия полнтотделында, шулай ук ул вакытта Челябинскнда торган 5 нче армиянең тиешле бүлегендә докладлар ясадым Соңыннан бу сәяхәтем турында Уфада клубта киң масса өчен. Казанда тагар хәрби-команда курслары курсантлары өчен ачык докладлар ясадым. Дошман тылындагы бу яшерен эшләрем турында «Дошманнар арасында дүрт ай» исемле зур бер мәкалә яздым. Бу мәкаләм башта «Кызыл юл» газетасында басылды (Уфа. 7 сентябрь. 1919 ел. № 29), соныннан шул замандагы барлык татар газеталарында һәм «Кызыл Армия сафында татар-башкортлар» исемле бер җыентыкта (төзүчесе Кави Нәҗми, Казан, Дәүләт нәшрияты, 88—93 битләр) янадан басылды.
Казанга кайтканнан соң, янадан гыйльмн-әдәбн эшләргә бирелдем. Татарлар арасындагы революцион хәрәкәтне, партия тарихын өйрәнү. В. II. Ленин әсәрләрен тәрҗемә итүне оештыру һәм тәрҗемәләрне редакцияләү төп эшем булды.
Бер үк вакытта педагогик эшчәнлетсмне дә яңадан башлап җибәрдем: хәрби- команда курсларында һәм партия мәктәбендә политик белем укыттым, Казанда Татар Коммунистлар университеты ачылган көннән алып, ике мәсьәлә буенча лекцияләр укыдым: татар әдәбиятында марксизм методын куллану һәм ВКП(б) тарихы. Коммунистлар университетындагы лекцияләрем 1925 елга кадәр, ягъни Гыйльми үзәк председателе булып билгеләнүемә кадәр дәвам итте.
12. Октябрь революциясенең беренче елында миңа Үзәк Мөселман комиссариаты аппаратында администратор булып эшләргә туры килде. Шул вакыттан башлап, мин берничә ел буенча партня-совет аппаратлары белән булган багланышымны даими саклап, башлыча коммунистлар партиясенең матбугат органнарында эшләдем һәм педагогик хезмәтләремне дәвам иттердем, команда курсларында, совет партия мәктәбендә. Татар Коммунистлар университетында түбәндәге фәннәрне укыттым: политик белем, тагар әдәбиятында марксизм методын куллану, татарлар арасында революцион хәрәкәт, ВКП(б) тарихы.
Шуның белән бергә, кечемнән һәм мөмкинлегемнән килгән дәрәҗәдә, мин партия- совет эшләрендә дә катнаштым. Советлар съездларына һәм партия конференцияләренә сайландым.
Шулардан кайберләрен күрсәтеп үтәм:
а) Татарстан республикасы советларының IV съезды члены;
б) 1923 елда [Татарстан] Үзәк Башкарма Комитеты члены булып сайландым;
в) Казан Шәһәр советы члены булып тордым;
г) шулай ук [Татарстан] Советларының V съездында да тавыш бирү хокукы белән катнаштым;
д) бу съездда Үзәк Башкарма Комитеты члены булып сайландым. Аның документын күчереп үтәм:
Членлык билеты № 41
Бу билетны күрсәтүче иптәш Галимҗан Ибраһимов ТССР Советлары съездының V нче чакырылышы тарафыннан Советларның VI съездына кадәрге срок белән Эшче, Крестьян һәм Кызылармеецлар депутатлары Советларының Үзәк Башкарма Комитетына член булып сайланды.
ТССР ҮБК председателе Шаһимәрдәнов.^ ТССР ҮБК секретаре Петров.
Казан. Кремль, 14 январь, 1925 ел.
е) 1925 елның 7 январенда Татарстан Мәгариф Халык комиссариаты коллегиясе члены, Гыйльми үзәк председателе, «Безнең юл» журналы редколлегиясе председателе һәм «Мәгариф» журналы редколлегиясе члены булып билгеләндем. Бу урыннарда 1927 елның мартына чаклы, ягъни авыру сәбәпле (туберкулезның III стадиясе, каверналарым бар, күп кан килә) Кырымга озатылганчы эшләдем (...).
VII
ПАРТИЯДӘ
(Сул народниклыктан революцион марксизм-Ленинизмга)
Татарстан Социалистик Совет Республикасы төзелгән көннән башлап, авырып киткәнче (1927) җиде ел Казанда эшләдем. Түбәндәге ячейкаларда член булып тордым: 1) Болак арты-Пләтән районында, Камил Якубов исемендәге типография эшчеләренең 8 нче номерлы ячейкасында; анда мин ВКП(б) сафына алындым; 2) Татарстан Коммунистлар университетының лекторы, укытучысы булып эшләгәндә, университет янындагы ячейкада; 3) Гыйльми үзәк председателе һәм Татарстан Мәгариф Халык комиссариаты члены булып торганда Татарстан Мәгариф Халык комиссариаты янындагы, шәһәрнең Югары районына кергән II нче номерлы ячейкада. Бу ячейкада мин партия регистрациясен дә үттем, 1927 елда 0979217 нче номерлы яңа партия билеты алдым.
Татарстан республикасының партия оешмасы мине партня-совст эшенең ниндиенә яхшырак әзерлекле итеп тапса, шуңа җибәрде, ягъни гыйльми-әдәбн эш өлкәсенә җибәрде.
Шул эшләрнең иң төп моментларына һәм тармакларына тукталам: 1. Югарыда әйтеп киткәнчә, мин партия мәктәбендә, команда курсларында, Татарстан Коммунистлар университетында эшләдем. Аннары Өлкә Комитеты мине Татарстан Мәгариф Халык комиссариатына эшкә җибәрде. Анда мин Мәгариф Комиссариаты коллегиясе члены, Гыйльми үзәк председателе, Татарстанны өйрәнү Гыйльми җәмгыятенең председатель урынбасары. Крайны өйрәнү бюросы председателе, «Безнең юл» журналы редколлегиясе председателе һәм «Мәгариф» исемле гыйльми-педа- гогик журнал редколлегиясе члены булып эшләдем. Бу учреждениеләрдәге хезмәтләремнең барысын да бик каты авырып киткәнче, ягъни 1927 елның 17 мартына хәтле башкардым. 2. 1922 елның 16 маенда ВКП(б)ның Татарстан Өлкә Комитеты мине, партияле журналист буларак, нҗтимагый-әдәби мәсьәләләр буенча эшләү өчен «Кызыл Татар-
стан» газетасына (ВКП(б) Өлкә Комитеты органы) беркетте Бу эшне мин Кырымга дәваланырга киткәнче өзлексез дәвам иттердем Кайчакларда, теге яки бу очракларда, мәкаләләремне комсомолның Татарстан Өлкә Комитеты органы булган <Кызыл яшьләр» газетасында, «Яшь эшче» журналында (Мәскәү, ВЛКСМ Үзәк Комитеты янындагы Тагбашбюро органы) һәм «Эшче» газетасында (Мәскәу, ВКП(б) Үзәк Комитеты янындаты Тагбашбюро органы) бастыргалый идем. Бу мәкаләләр, башлыча, эшче хәбәрчеләр хәрәкәтенә, яшь революцион язучылар әсәрләренә һәм пролетариат әдәбияты проблемаларына багышланган булалар иде.
3. ВКП(б)ның Татарстан Өлкә Комитеты, партияле әдип дип, мина, иптәш Исхак Рәхмәтуллинга һәм иптәш Латыйф Гомәровка Ленин әсәрләрен тагар теленә тәрҗемә итү эшен оештыруны тапшырды. Өч кешелек бу комиссия ВКП(б) Өлкә Комитетының агитация һәм пропаганда булеге янында эшләде, Владимир Ильичның татар теленә тәрҗемә ителергә тиешле әсәрләренең исемнәрен курсәтеп, бик җентекләп план төзеде. Бу план рус һәм татар телләрендә басылды Шунын нигезендә, төрле мәсьәләләр буенча темаларга буленгән, системалаш тырылган рәвештә барлыгы 300 табак ку ләмендәге әсәр тәрҗемә ителергә тиеш иде. Председателе мин булган бу комиссия елдан артык эшләде (1924—1925) һәм татар коммунист әдипләр җитәкчелегендә берничә тәрҗемә коллективы оештырды. Бу коллективларның эшләре безнең баш редакцион комиссия аркылы уза иде.
Мин үзем, иптәш Рәхмәтуллин белән берлектә. Ленин әсәрләренең татар телендәге берничә җыентыгын һәм күп кенә брошюраларны редакцияләдем. Безнең комиссия төзегән план мин Казаннан киткәннән сон шул комиссиядә эшләүче башка иптәшләр тарафыннан, мәсәлән, иптәш Галимҗан Нигьмәти һәм башкалар тарафыннан әкренләп тормышка ашырылды. 4. Партия тарафыннан үткәрелгән төрле кампанияләр вакытында. ВКП(б) ның Татарстан Өлкә Комитеты кушуы буенча, коммунист язучы буларак, миңа үтәргә туры килгән задалнеләрнен барысын да санап чыгу һич мөмкин түгел. Өлкә Комитеты кушуы буенча үтәгән эшләремнең характерын һәм типларын ачыклар өчен генә түбәндәге өч эшне күрсәтеп үтәм: 1) 1025 елда, «Правда» газетасында басылып чыккан мәкаләләрдән җыеп, тагар телендә «Троцкийның ленинизмга каршы көрәше» дигән җыентык оештырдым һәм редакцияләдем (150 бит, Казан, нәшрият һәм матбугат комбинаты); 2) беренче революциянең 20 еллыгы уңае белән, ВКП(б) Өлкә Комитетының Партия тарихы бүлеге кушуы буенча. «Татарлар арасында революция хәрәкәтлә-ре» исемле гыйльмн-тарихи хезмәт яздым (I92U елда, Казанда, Партия тарихы бүлеге исеменнән, рус һәм татар телләрендә басылды, 235 бит); 3) татар телендә чыккан беренче большевистик «Урал» газетасының (фактик редакторы, оештыручысы һәм җитәкчесе 1912 елда вафат булган большевик Ямашев иде) егерме еллыгы уңае белән. Татарстан Өлкә Комитеты кушуы буенча, «Урал» һәм уралчылар» исемле монография яздым (1927, Казан. Татарстан Дәүләт нәшрия|ы, 44 бит). 5. Оешма тарафыннан гыйльми-әдәби заданиелар йөкләтелгән партия члены һәм язучы буларак, миңа партия оешмасы аппаратында эшләргә туры килмәде, ләкин аның төрле киңәшмәләрендә һәм комиссияләрендә һәр вакыт катнашып килдем, шулай ук Өлкә конференцияләрендә дә катнаштым. Шундый документларның берсен күрсәтеп үтәм;
Мандат
Бу мандатны күрсетче. РКП(б)ның Гомуми шеһэр район оешмасы делегаты ип- теш Г Ибраһимов чыннан да РКП(б)ның Тат. Соц. Сов Республикасы X Өлке конференциясенең члены булып тора.
Мандат комиссиясе; Председатель Г. Касыймое.
Секретарь (Имза).
Печать.
1 январь, 1925 ел.
Бер белешмә
Бу урында фактик характердагы бер белешмә бирергә кирәк табам.
Мин революцион марксизм-ленинизмга вак буржуаз баткаклыгы, сул народниклык аша килдем. Югарыда берничә мәртәбә әйтелеп үтелгәнчә, революинянен беренче елларында мин сул социалист революционерлар интернационалистлар партиясендә член булып тордым. Гәрчә большевик иптәшләр белән һичбер төрле фикер каршылыкларына килмичә эшләсәм лә. шулай да ел ярым чамасы рәсми рәвештә сул эсер булып саналдым. 1918 елнын февраленнән башлап, мин сул эсерлар партиясе үзәк комитеты үткәргән линиядән читләшә башладым. Шуларнын кайберләрен күрсәтеп үтәм:
а) 1918 елнын башында, әле Петроградта чакта. Брест килешүе турында сөйләшүләр барган көннәрдә, мин сул эсерлар фракциясе карарына буйсынмадым. ВЦИК утырышында (ул вакытта мин анын члены идем) Германия белән килешү договорына каршы тавыш бирмәдем, монын өчен мине эсерлар партиясеннән чыгарабыз дип янадылар. Ләкин янауларын тормышка ашырмадылар.
б) Килешүгә кул куелганнан сон, үзегезгә билгеле, сул эсерлар үзәк комитеты үз партиясе членнарын Совет властенын үзәк аппаратларыннан чакырып алырга карар итте. Ләкин мин постымда калдым. Бу постка мин иптәш Ленин... кул куйган декрет белән билгеләнгән идем һәм иптәш Вахитов Казанга киткәннән сон (1918 елнын июль — август айлары), үзем Казанга киткәнче, озак айлар Үзәк Мөселман комнс- сарнатынын башында торып, коммунист иптәшләр белән бергә эшләдем (бу унай белән Владимир Ильич тарафыннан кабул ителүемне югарыда әйтеп үткән идем инде).
в) Шулай ук мин сул эсерларнын Кызыл Армия оештыру, җир политикасы, зур хуҗалыклар һәм башка шунын кебек мәсьәләләр турындагы позицияләре белән дә килешмәдем. Гомумән мина, актив работникка, партиянен үзәк комитеты белән һәрвакыт фнкери каршылыкта булу искиткеч авыр иде.
г) Сул эсерлар партиясе үзәк комитеты 1918 елнын 6 июлендә Мәскәүдә Германия посолы Мнрбахны үтергәннән. Совет властена каршы баш күтәргәннән. Сембердә, Көнчыгыш фронтында Муравьев фетнәсеннән сон. ягъни ул ачыктан-ачык хыянәтче контрреволюцион юлга басканнан сон, инде контрреволюцион партия булып әверелгән сул эсерлар партиясе белән идеологнк һәм организацион багланышларымнын барысын ла өздем.
Бу белешмәгә шулай ук фактик характердагы тагын бер әһәмиятле мәсьәләне* өстәргә кирәк табам:
Сул эсерлар партиясендә член булып торган заманда җыелышларда, митингларда булсын, матбугатта һәм административ эштә булсын, бер урында да революциянен нигез мәсьәләләре турында большевик иптәшләр белән бер тапкыр да җитди фикер каршылыкларына килгәнем, бәхәсләшкәнем һәм полемикага керешкәнем булмады.
Көрәшче, полемист журналист һәм работник буларак, минем бөтен көчем буржуаз хәрәкәткә һәм анын лакей агентларына каршы юнәлдерелгән иде.
1920 елда мин РКП(б) сафына кердем. Минем партия стажымны билгеләгәндә, югарыда күрсәтелгән моментларны исәпкә алдылар. Шуңа нигезләнеп, стажымны 1917 елнын 15 апреленнән санадылар.
Мәгълүм булганча. Коммунистлар партиясенен шул вакыттагы уставы буенча, революцион сул социалистлар партияләренен элеккеге членнарын (шул исәптән сул социалист-интернацноналистларны да) РКП(б) сафына кабул иткәндә, кандидат итеп тотмыйча, элеккеге стажлары белән алырга мөмкин иде.
Татарстан республикасының коммунистлар оешмасы (Казан), минем партиядә тору стажымны билгеләгәндә. РКП(б) нын шул чактагы уставындагы югарыда күрсәтелгән әлеге моментны искә алды. Минем стаж мәсьәләсе 1921 елда партияне чистарткан вакытта. 1927 елда янадан регистрация үткәргәндә һәм партия тормышындагы башка хәлләрдә дә Татарстан Өлкә Комитеты һәм шулай ук ВКП(б) ҮК тарафыннан бер төрле дә каршылыкка очрамады.
Бу кыскача белешмәдә әйтеп китәргә кирәк тапкан гөп мәсьәләләр менә шулар.
Югарыда, шушы VII бүлекнен I. 2. 3. 4 һәм 5 нче абзацларында күрсәтелгән, гыйльми-әдәби квалификацияле коммунист буларак мина башкарырга туры килгән
хезмәтләрнең барысы ла партия оешмасының махсус заданиеләре нәтижәсе булып торалар.
Ләкин коммунист язучынын бурычлары болар белән генә чикләнми. Теге, я бу заданиеләрнс, зурларын да. кечкенәләрен дә утау эше, үзеннән-үзе билгеле, һәрбер дисциплиналы коммунистның бурычы. Мин үземне шундый коммунист итеп исәплим Большевикларның коммунистлар партиясе. Коминтерн секциясе буларак, донья күләмендәге шундый бер революцион коч булып тора ки. бу көч. кешенен кешене эксплуатацияләвең юк итү һәм пролетариат диктатурасының авыр юлы аша ботен дөньяны революцион үзгәртеп кору өчен, эшчеләр сыйныфы тарафыннан алып барылган бөтен дөнья күләмендәге көрәшкә житәкчелек итә.
Коммунист язучынын ижаты һәм анын бөтен гыйльми-Здәби хезмәте менә шул бпек көрәшнең чагылышы һәм коралы булырга, көрәшүче кешелек жәмгыятенен шул төп фикере белән органик рәвештә сугарылырга тиеш.
Төп максат шундый. Барлык коммунист язучылар алдына, тел һәм милләт аерымлыкларына карамастан, шундый гомуми төп бурыч куелган.
Мин үземне бу армиянең солдаты итеп, коммунистлар партиясе житәкчелегендә бара торган гомуми фронтнын татар участогына куелган көрәшчесе итеп саныйм
Язучылар оешмасы мәсьәләсенә килгәндә. ВАПП линиясендә торам (Пролетариат язучыларынын Бөтенсоюз Ассоциациясе). Тик авыру сәбәпле, оешмада торып эшләрлек хәлем юк.
Кырымда дәваланып яткан хәлемдә. ТАПП (Пролетариат язучыларынын Татарстан Ассоциациясе) жнтәкчеләре белән даими бәйләнеш тотарга тырышам
Ижатымдагы кайбер конкрег моментларны ачыклау өчен, гыйльми-әдәби эшләремнең гөп юнәлешләрен күрсәтеп үтүне кирәк табам.
Бу турыда алдагы бүлектә.
VIII
ИДЕОЛОГИЯ ФРОНТЛАРЫНДА
Гәрчә төп специальностей гыйльми-әдәби хезмәт булса да. кайбер чорларда, мәгълүм ижтимагый бурычлар таләбеннән чыгып, мина көрәш мәйданын киңәйтергә һәм көрәшнен үзәк өлешен сәнгать һәм фән өлкәсеннән ижтнмагый-полигик көрәшләр аренасына күчерергә туры килгәли иде. 1917. 1918. 1919 еллар тормышымның нәкъ менә шундый чоры булды.
Бу елларда мин. кин көрәш фронтына ташланып, организатор-администратор булып та. агитатор-пропагандист булып та һәм журналист булып та эшләдем
Бу чорда мин күбрәк иҗтимагый-политик темалар! а мәкаләләр яздым һәм аларны. башлыча, вакытлы матбугатта бастырдым.
Мәкаләләремнең формалары, эчтәлекләре һәм характерлары революциянең гомуми барышы унае белән татар массасы алдында торган бурычлар белән билгеләнде.
Татар массасына, гомумән, татарлар арасындагы сыйнфый көрәш турында иң элементар белем бирергә кирәк иде. аерым алганда, популяр мәкаләләр бирү таләп ителә иде.
Татар буржуазиясе матбугаты социалистик хәрәкәткә каршы мөмкин булган барлык провокацион ялганнарны таратты Буржуаз милләтчелек хәрәкәтенең һәм аның оешмаларының сыйнфый йөзен һәрвакыт фаш итеп торырга кирәк иде.
Матбугат аша татар буржуазиясенә каршы көрәш февраль чорында да шактый каты булды, әмма Октябрь революциясеннән соң ул татар буржуаз матбугат тарафыннан чиктән тыш формада алып барылды.
Октябрь революциясе һәм аның казанышларын ныгыту өчен актив һәм кыю көрәшүче ип күренекле әдипләрнең берсе буларак, минем үземә татар буржуаз милләтче контрреволюцион матбугатның һәм буржуаз жәмәгагьчелекнен явыз бәйләнүләренә һәм көрәшләренә күл мәртәбәләр каршы торырга туры килде.
Ул вакытта безнең өскә ташланган нн көлке һәм провокацион «гаепләрнең», uiv- ныц белән бергә ялганнарның, гайбәтләрнең үзәк моменты шул булды: алар Совет
властен рус булмаган милләтләрне җәберләүдә гаепләделәр. Ул чакта алар бу турыда түбәндәгеләрне яздылар:
«Элек рус самодержавиесе инородецларга карата нинди милли политика алып барган булса, имеш. Совет власте да шул иске политиканы дәвам иттерә».
«Имеш. Совет власте тврек-латар халыкларының бәген милли һәм мәдәни байлыкларын корал көче белән тар-мар итү өчен генә барлыкка килгән».
Безнең өскә бу кара провокацияне Мәскәүдә чыгып килгән «Ил» газетасы ташлады (редакторы хәзер эмигрант, авктивист). Аннары аны бер көтү татар буржуаз газеталар күгәреп алдылар: мәсәлән: Казанда «Кояш». «Корылган». Уфада «Тормыш» (редакторы эмигрант). Сүмбсрдә «Җөмһүрият» һәм башка шуның кебекләр.
Ул чакта бу көрәшнен мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт икәнен кин катлау татар массасы начар төшенә иде әле. Безгә, бик аз санлы совет журналистларына, татар буржуазиясенең бу провокацион чыгышларын күптән түгел генә оештырылган совет газеталары битләрендә фаш итәргә туры килә иде.
Мин хәрби кеше түгел. Шулай да гражданнар сугышы елларында язган ижтнма- гый-политнк мәкаләләремдә Совет илен саклау, контрреволюция™ каршы көрәшкә татар массасын оештыру моментлары төп мәсьәләләр булып тордылар.
Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, тыныч төзелеш чоры башлану уңае белән, пролетариат революциясе алдында торган теоретик проблемаларны тирәнтен өйрәнү, эшкәртү һәм аларны масса өчен татар телендә бастырып чыгару мөмкинлеге туган кебек иде. Ләкин Идел буендагы куркынычлы ачлык кризисы яңадан бөтен көчебезне һәм игътибарыбызны ачлык белән көрәшкә юнәлдерергә мәҗбүр итте.
Ачлыкка каршы көрәш мәсьәләләренә багышланган мәкаләләремне бастыра бару белән бергә, җәмәгатьчелек игътибарын ачлык белән көрәш фронтына юнәлдерер өчен, ач балалар файдасына «Ярдәм» исемле ике җыентык чыгардым (1921 — 1922 еллар).
Тик ачлык куркынычы бетерелгәннән соң гына гыйльми-әдәби фронтларда тирәнтен эшкәртелгән марксистик хезмәтләр булдыру өчен яңадан шартлар туды.
Мәгълүм булганча, культуралары артта калган халыкларның работниклары, әзерлекле көчләрнең сон чиктә азлыгы аркасында, һәрвакыт бик күп төрле эшләрне, вазифаларны берьюлы алып барырга мәҗбүр булалар.
Мин гыйльми-әдәби аренага чыкканда, татар халкының культурасы бик ярлы иле. Шуна күрә мина берьюлы берничә төрле вазифаны үтәргә туры килде.
Октябрь революциясеннән сон минем элеккеге специальностьларыма тагын бер тикшеренү тармагы — революцион хәрәкәтне өйрәнү тармагы өстәлде.
Шулай итеп, минем идеология фронтындагы эшләрем гүбәндәге өч тармакка бүленде:
1) татарлар арасындагы революцион хәрәкәт тарихын өйрәнү; 2) марксистик әдәбият белеме; 3) матур әдәбият. 1. Россиядәге гомуми хәрәкәт белән багланышта татарлар арасындагы революцион хәрәкәт тарихын өйрәнү
(-)
«Вестник научного татароведения»нең 1928 елгы 8 нче санындагы библиографиядә минем бу мәсьәләгә багышланган хезмәтләрем тулысыңча күрсәтелеп бетмәгән булсалар да. аерым хезмәтләремә җентекләп тукталып тормыйм... «Галимҗан Ибраһимов» исемле җыентыкта (Сафа Борһаи, Г. Нигъмәти һәм башка иптәшләр редакциясендә. 170—177 битләр)... минем бу хезмәтләрем беркадәр тикшереп Iузыла]... Монда мин... >ул җыентыкта күрсәтелгән хезмәтләрдән файдаланам (...).
а) Касынмовның «Милли идарәдә кадетлар нишләделәр» исемле җыентыгына суз башы (1918. Мәскәү. 1—20 битләр).
б) «Шәрыкныц бөек революционеры Үхлланур Вахитов» (1922. җыентыкта шул ук исемдәге мәкалә).
в) «Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы» (1920—1922, Казан. 117 бит).
г) «Татар студентлары хәрәкәте тарихыннан кечкенә бер хатирә» («922. Казан).
д) «Кара маяклар яки ак әдәбиятлар» (1924. Мәскәү).
е) «Тагарлар арасында революция хәрәкәтләре» (1926. Казан. 235 бит).
ж) «Урал» һәм уралчылар» (беренче татар эшче газетасынын егерме еллыгы у нае белән. 1927).
Бу мәсьәлә турында аерым китап булып чыккан хезмәтләремнән тыш. материалларга. документларга, шулай ук бу эшнен методына караган күп кенә мәкаләләрем газета һәм журнал битләрендә басылды. Хәзергә кадәр аларны бергә туплый алганым юк.
Авырый башлаганчы. Татарстан Өлкә Комитетынын кушуы буенча, татарлар арасындагы революция хәрәкәтләре турындагы кнтабымнын икенче кисәген «Октябрь революциясендә татарлар» исеме белән язарга керешкән идем. Бу китап Октябрь рево- люциясенен ун еллык бәйрәменә басылып чыгарга тиеш иле. Ләкин кинәт каты авырып китүем башка эшләремә дә һәм мона да комачаулык итте. 2. Марксистик әдәбият белеме 1918. 1919. 1920 һәм 1921 елларда басылган мәкаләләремдә мнн бу темага герле унай белән кагылгалап киткән идем. Ул мәкаләләремдә мин әдәби әсәрләрнен сыйнфый һәм материалистик нигезләрен күрсәтеп үттем яки түбән катлаудан чыккан яшь революцион көчләрнеи ижагларын алга сөрдем, яки. аерым очракларда, эстетикадагы идеализм мәктәбе вәкилләре белән бәхәскә керештем. Ләкин төрле мәкаләләремдә сибелеп яткан бу фикерләремне бер тәртипкә салырга бары 1922 елла, ачлыктан сон гына керештем.
Очраклы сәбәп чыгып. «Татарстан хәбәрләре» газетасында бер реакцион әдәби теоретик белән бәхәс башланып китте (1922 ел. 5—7 март). Ана каршы мин. татар ижтимагый тормышында кулланырга яраклы игеп, әдәбият мәсьәләләре буенча марксизм нигезләрен аңлатып язып чыктым. Шул унай белән татар әдәбияты тарихын түбәндәге өч дәвергә бүлдем: Көнчыгыш реакцион феодализмы дәвере, буржуазия хакимлеге дәвере һәм. ниһаять, бүгенге әдәбият, пролетариат революциясе дәвере. Пролетариат революциясе дәверендәге татар әдәбиятының төп принциплары тагар матбугатында беренче тапкыр бу мәкаләләрдә күрсәтелделәр.
«Иҗтимагый, әдәби хәрәкәтләр тарихын тикшерүдә марксизм ысулы» дип аталган («Безнсн юл» журналы, 1922. № 1 һәм № 2). махсус язылган фәнни-марксистнк мәкаләмдә мин бу фикерләремне тагын да киңрәк жәелдердем. Аннары, 1922—1924 елларда. газета-журнал битләрендә, аерым әдәби әсәрләрне тикшерт әндә бу фикеремне үткәрдем Бу мәкаләләремнен кайберләре «Имля, тел. әдәбият мәсьәләләре» (1911 — 1923) исемле китабымда тупланганнар (Казан. 1924; икенче басмасы. 1927).
1924 елда мин «Пролетариат әдәбияты» исемле аерым китап чыгардым (Мәскәү, Нәшрият кооперативы басмасы). Анда мин. Плеханов һәм башка марксистларның хезмәтләреннән файдаланып һәм рус әдәбиятын тикшерүдә марксизм фәне тарафыннан эшләнгән положениеләргә таянып, бу мәсьәләне татар әдәбиятына карага эшкәрттем.
Бу фронттагы көрәшне көчәйтү өчен. 1924 елда мин «Кара маяклар яки ак әдәбиятлар» исемле китабымны бастырдым (Мәскәү. Нәшрият кооперативы) Анда, төрек- татар эмигрантларының чиг илләрдә бастырган әдәби материалларына нигезләие-т. Казаннан. Кырымнан һәм Бакудан качкан төрек татар ак эмигрантлары идеологиясенең сыйнфый, буржуаз-контрреволюцион асылын фаш иттем. Мннем бу кнгабым. әзербайжан һәм үзбәк телләренә тәржемә ителеп. Баку да. Сәмәркандгә басылып чыкты. Китабымда төрек-татар телләре турында аерым бүлек бар. ул бүлектә мнн пантюркизмга каршы электән килгән көрәшемне янартып җибәрдем (46—56 битләр). 1927 елда тел, әдәбият һәм культура мәсьәләләренә багышланган «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» исемле китабымны яздым (Казан. 40 бит)
Бу өлкәдәге сонгы китабым — «Урал» һәм уралчылар» Тагар телендә беренче большевистик газета булган «Урал»ның егерме еллыгы унае белән язылган бу китабымда бөтен тагар вакытлы матбугатына сыйнфый анализ бирелә һәм беренче татар эшче газетасының туу тарихы, программасы, тактикасы күрсәтелә. Бу кнгабым авырын башлавымнан ай ярым элегрәк дөньяга чыкты.
Тел һәм әдәбият мәсьәләләре өстендә эшләгәндә ясалган бер хатам турында берничә суз әйгеп китүне кирәк табам.
Татарстан Мәгариф Халык Комиссариатында Гыйльми үзәк председателе булып эшләгәндә (1925—1927). тоткан урыным буенча, мина төрле гыйльми җәмгыятьләрнең, әдәби оешмаларның җитәкчелек эшендә катнашырга һәм гыйльми командировкаларда булырга туры килә иде. Мәсәлән. Татарстанны өйрәнү гыйльми Җәмгыятенең президиумында эшләдем. СССР Фәннәр академиясенең ике йөз еллык бәйрәмендә катнашу өчен. Казан галимнәренең җитәкчесе булып. Ленинградка. Мәскәүгә бардым (1925).
Мәгълүм булганча. 1926 елның февраль — март айларында Бакуда беренче Тюркология съезды булып узды. Бу съездга Татарстан Мәгариф Халык комиссариатының гыйльми оешмалары исеменнән Татарстан делегациясе председателе итеп мине командировать иттеләр. Съездның оештыру комиссиясендә эшләдем, президиум члены булып сайландым. Съездның көн тәртибендә торган барлык мәсьәләләрне тикшергәндә, безнең делегациябез актив катнашты, үзенен зур әзерлекле һәм квалификацияле икәнен күрсәтте, әмма бер мәсьәләдә безнең зур хатабыз булды. Бу хатаның җаваплы- лыгы. билгеле, безнең өскә. Татарстан делегациясенең коммунист членнарына төшә. Алар арасында, мәсәлән, миннән башка Сәлах Атнагулов кебек җаваплы работниклар бар иде. Съездда Татарстан делегациясе декларациясе белән мин чыктым. Декларациянең төп фикере түбәндәгедән гыйбарәт иде: ягъни без. әлифбабызны латинлаштыруга принципиаль каршы булмасак та, шулай да Татарстанның бүгенге конкрет шартларында шрифтларны латинлаштыруны тормышка ашыру мөмкин түгел дип саныйбыз (карагыз: «Всесоюзный Тюркологический съезд в Баку», съездның стенографик отчеты, рус телендә, Бакуда басылган. 277—280 битләр).
Съезддан соң Казанда әлифба мәсьәләсе буенча дискуссия ачылды. Башта партияле иптәшләрнең тар даирәсендә, аннары коммунистик матбугатта. Мин «Кызыл Татарстан» газетасы (ВКП(б)нын Татарстан Өлкә Комитеты органы) битләрендә барган бу дискуссиядә актив катнаштым, югарыда әйтелгән төп фикерне кнн итеп язып чыктым.
Дискуссия тәмамланганнан сон бераз вакыт үткәч. Татарстан республикасының югары партия-совет органнары бу мәсьәлә буенча билгеле карар кабул иттеләр. Яна әлифба рәсми танылды.
Кырымда дәваланып ятуыма һәм авыру сәбәпле бер эшкә дә катнаша алмавыма карамастан, шулай да әлифба мәсьәләсендәге хатамны ачыктан-ачык тануны үземнең партия бурычым итеп санадым һәм җәмәгатьчелекне матбугат аша актив эшкә, яңа татар әлифбасын тиз арада зыянсыз рәвештә тормышка ашырырга чакырдым (карагыз: «Кызыл Татарстан». 1928 ел, 13 май, № 109, Казан). 3. Матур әдәбият өлкәсендәге эшләр
1917. 1918 һәм 1919 елларда мин бөтенләй политик көрәш белән мәшгуль булдым, каләмемне, башлыча, политик мәсьәләләрне аңлатып бирүгә һәм пролетариат революциясенә бәйләнешле вакыйгаларны матбугат битләрендә яктыртуга хезмәт иттердем. Билгеле, минем бу хезмәтләрем эченә татарлар арасындагы буржуаз-милләтчелек хәрәкәтен фаш итеп язган полемик мәкаләләрем дә керәләр.
Бу өч ел эчендә мин бер әдәби әсәр дә язмадым. «Безнең көннәр» исемле революцион романымның кулъязмасы барлыгын. 1914 елда язылган бу әсәремнең шул ук елны Казанда басыла башлавын, ләкин патша цензурасы тарафыннан туктатылуын югарыда гелгә алып киткән идем. 1919 елда аны басарга бирдем. Роман 1920 елда матбугатка чыкты (трилогиянең беренче кисәге. 454 бит).
Бу хезмәтем турында бик күп тәнкыйть-рецензия мәкаләләре бар. Шуларның бары өчесен генә күрсәтеп үтәм: «Кызыл Шәрык» журналында (Казан. 1920. № 3—4. 142— 145 битләр) иптәш Фатих Сәйфи-Казанлы тәнкыйте: иптәш Галимҗан Ннгъмәтинең «Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә революция мотивлары» исемле мәкаләсе («Галимҗан Ибраһимов». җыентык. Казан. 1928 ел. 48—68 битләр): проф. Фалевның «Революцион роман» исемле рецензиясе («Фән һәм гәгариф» журналы. Төркстан Мәгариф Халык комиссариаты органы, Ташкент, 1922, № 1).
1920 елда «Яңа кешеләр» исемле драма яздым. Ул Октябрь революциясенең өч
еллыгын тантаналы рәвештә бәйрәм иткән кенне сәхнәгә куелды Драмада, башлыча, татар районнарындагы гражданнар сугышы тасвирлана.
1922 елда <Кызыл чәчәкләр» исемле повестемны тәмамладым. Иҗатымның башлангыч елларында язган әсәрләремдә, мәсәлән. «Карт ялчы» т 1912). «Көтүчеләр» (1914) исемле хикәяләремдә авыл ярлылары тормышы, ә «Безген кеннәр» (1914) романында яна туып килгән татар эшче сыйныфы вәкилләре тасвирланган булса. «Кызыл чәчәкләр» повестенда инде герле катлаулар арасындагы көрәш һәм сыйнфый дифференциация шактый өлгергән каләм белән бирелде. Бу повестьта шулай ук татар массасынын контрреволюниягә каршы көрәш фронтларында катнашы — чехларга. Колчакка. басмачыларга һәм башка шунын кебекләргә каршы көрәше кызылармеец образларында чагылдырылды Идел буендагы ачлык фаҗигаләре «Адәмнәр» исемле хикәямдә чагылыш тапты.
Кулымда 1910—1911 елларда язган романымнын кулъязмасы бар иде. Бу кулъязма Оренбургта һәм Киевтә ике тапкыр жандармерия кулына эләкте Беренче юты кулъязмамны бөтенләй кайтарып бирмәделәр, шуннан сон мин аны үземдә сакланып калган караламадан файдаланып яздым. Икенче юлы анын бер өлешен генә кайтардылар. 1923 елда мин. таркау яткан бу кулъязмамны жыеп. «Казакъ кызы» исеме белән бастырып чыгардым (1924. Мәскәү. 138 бит). Бу романда революциягә кадәрге Казагыстан тормышы картиналары, анын ыруг һәм социаль көрәшләре һәм патша империясенеи колониаль политикасы бирелгән. Минем «Тирән тамырлар» исемле сонгы әсәрем 1928 елда басылып чыкты. Bv романда сонгы ун ел эчендәге вакыйгалар, көрәшләр тасвирлана. Аны мнн 1926 елда язып бетергән идем, ләкин Кырымга дәваланырга китүем һәм бөтенләй эшкә яраксыз хәлгә килүем сәбәпле кулъязманы тәмам эшләп бетерергә һәм типографиягә бирерлек итеп күчерергә хәлем булмады, шуна күрә китап дөньяга ике елга сонга калып чыкты. Иптәшләр тарафыннан мина очраклы рәвешгә жибәрелгән өч тәнкыйть мәкаләсен күрсәтеп үтәм: 1) иптәш А. Федотов мәкаләсе («Кызыл Татарстан». Казан. 1929 ел. 21 фе враль, якшәмбе): 2) иптәш Касыйм Гыйрфанов мәкаләсе («Белем» журналы. Башкортстан Мәгариф Халык комиссариаты органы. Уфа. 1929 ел. 87—98 битләр): 3) Г Нигъмәтинен «Революция елларында әдәбият» исемле китабындагы мәкаләсе (Мәскәү, 1929).
Мин инде күптән «Безнен көннәр» трилогиясенең икенче (реакция чоры) һәм өченче (Октябрь революциясе чоры) кисәкләрен әзерли идем. Ләкин каты авыруым эшемне бүлде, әсәремне төгәлләргә мөмкинлек бирмәде. Бу социаль трилогияне тәмамлау эше тулысынча минем сәламәтләнүемә һәм эшкә яраклы хәлгә килүемә бәйләнгән.
IX
АВЫРУЫМ
Туберкулезымның башлануы күптән; аерым билгеләре әледән-әле сизелгәләп тора иде. Ләкин 1927 елның мартында мин. тәмам аяктан егылып, үлем хәлендә яттым: тамагымнан бик күп кан килде, үпкәләремдә аспираннои пневмония һәм нәтиҗәдә каверналар хасыйл булды, бациллаларның саны бер карау мәйданында 60 ка җитте, кыскасы, актив формадагы туберкулезный өченче стадиясе.
Казан университеты янындагы иске клиникада бер ай яттым 1927 елнын 21 апрелендә профессор Чебоксаров җитәкчелегендәге профессорлар консилиумы тәкъдиме һәм ТАССР Халык Комиссарлары Советынын капары белән мине, юлда хатыным Г. Мөхәммәдова һәм врач Уразов карамагында. Кырымга дәваланырга озаттылар; анда курортлар идарәсе консультанты доктор А. В. Дьяконов карамагына тапшырдылар.
Эшкә яраксыз хәлгә килдем. Ун ай буе түшәктән бөтенләй тормадым 1927 елның декабренда тамагымнан янадан кан китте. 21 көн дәвам итте. Шуна күрә ун үпкәчә пневмоторакс ясый башладылар (доктор Керцман)
• (1913)
1928 елның ноябрь — декабрь айларында тамагымда яңа авыру таптылар —тамак туберкулезы. Аны электричество белән яндырып дәваладылар.
Кырым һавасы, медицина тарафыннан билгеләнгән чараларны куллану һәм каты режим белән дәвалану аркасында (режимны ике елдан бирле үтәп киләм) хәзер инде аягыма бастым, бераз йөри башладым, газеталар, җиңел эчтәлекле әдәби әсәрләр укыйм, хатлар язам.
Врачлар экспертизасының Ялта бюросы минем төп авыруымны туберкулезның өченче стадиясе итеп тапты (шуның өстенә яшерен формадагы малярия һәм колит белән авырыйм) һәм мине 1 нче категория инвалид итеп билгеләде.
Мин. беренче категория инвалид буларак, пенсия алам. Татарстан хөкүмәте, пенсиямә өстәмә итеп, дәваланырга тоту өчен ай саен билгеле күләмдә акча җибәреп тора. Минем электә язылган әсәрләремне яңадан басып чыгарган өчен Татарстан Дәүләт нәшрияты һәм «Яңалиф» [нәшрияты] соңгы вакытларда миңа гонорар җибәр деләр.
Барысын бергә җыйганда, бу акчалар миңа Кырымда каты режим белән дәвалануымны дәвам итәргә, барлык техник чаралардан һәм медицина фәненең казанышла- рыннан файдаланырга мөмкинлек бирә.
Эшкә тәмам яраклы хәлгә килеп, үз вазифаларымны үтәргә канчан керешермен — хәзергә анысын ачык итеп әйтүе читен, һәрхәлдә сәламәтлегем әкренләп яхшыра бара (_.).
X
РӘСМИ ХАРАКТЕРДАГЫ КАЙБЕР БЕЛДЕРҮЛӘР
(-)
1 Ялтага дәваланырга килгәч. 1927 елның җәендә, мин РСФСР Мәгариф Халык комиссариатының протоколга язылган бер карарын алдым; ул карарда мина РСФСР Мәгариф Халык комиссариаты тарафыннан, аның исәбенә, чит илгә гыйльми командировка биреләчәге турында әйтелгән иде. Мәгариф комиссариатының чнг илләргә гыйльми командировкалар бирүче Комиссиясе, өстәмә рәвештә миңа хат язып, командировка документларымны кайчан алырга теләвем турында хәбәр итүемне сорады (беренче документ № 84464, икенче документ № 59940). Ләкин, кызганычка каршы, каты авырып китеп, урын өстендә ягуым сәбәпле РСФСР Мәгариф Халык комиссариатының бу командировкасын файдалана алмадым.
2. Художество Фәннәре [Дәүләт] Академиясенә член булып сайлануым турында 1928 елның 25 январенда Мәскәүдән, Художество Фәннәре [Дәүләт] Академиясенең Гыйльми секретареннан 108 нче номерлы хәбәр алдым.
3. Казанда Татарстан Педагогия җәмгыяте мине үзенең почетный члены итеп сайлаган. Шул турыда 1928 елның 8 апрелендә почта белән хәбәр һәм 128 нче номерлы членлык билетын алдым.
4. Татарстанны өйрәнү Гыйльми Җәмгыятенең председателе профессор Н. Н. Фирсов. мина рәсми хат җибәреп, Җәмгыятьнең гомуми җыелышында мине Татарстанны өйрәнү Гыйльми Җәмгыятенә почетный член итеп сайлаулары турында хәбәр итте. Член булып сайлануым турында рус телендә «Вестник Научного Общества Татаропе- дения»нең 8 нче санында басылган.
5. Казагыстанның Кызыл Орда шәһәреннән дә шундый ук эчтәлекле телеграмма алдым.
6. 1927 елның 10 мартында Татарстанда, партия-совет органнары җитәкчелегендә, шулай ук СССРнын төрек-татар халыклары яши торган башка шәһәрләрендә. Көнчыгышны өйрәнү белән шөгыльләнүче күп кенә гыйльми учреждениеләрдә әдәбн-иҗтя- магый эшчәнлегемнен егерме еллыгы үткәрелде. Бу турыда матбугатта, рус һәм төрек- татар халыклары телләрендә махсус чыгарылган җыентыкларда, шулай ук газета һәм журнал битләрендә бик күп материал бар (...).
7. Татоблпрос һәм Татпрофсовет тәкъдиме белән 1928 елның 13 июлендә ВЦСПС
• 1928 елның.
Президиумы тарафыннан Хезмәт Герое исеме бирелү турында СССР мәгариф эшчеләре профсоюзларының Өлкә Идарәсе мина 1928 елнын 27 августында № 36 (419) 163 ле хат белән Казаннан рәсми рәвештә хәбәр итте.
Август ахырында мин Тагпрофсовег аркылы Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетының 1928 елның 13 августындагы утырышының Л» 70 ле протоколыннан күчермә алдым. Күчермәнең № 56 белән күрсәтелгән пунктында гүбәндәгечә әйтелгән: «Художество Фәннәре Дәүләт Академиясе члены иптәш Г. Г. Ибраһимовка Хезмәт Герое исеме бирергә».
Бу карар «Известия» газетасында (Бөтснроссия һәм СССР Үзәк Башкарма Комитетлары органы, 1928 ел. 16 август, № 189) рәсми рәвештә игълан нтелде һәм аны «Красная Татария» газетасы күчереп басты (Казан, 1928 ел, 16 август. № 189 (3162).
1929 ел.
КПССнын Татарстан Өлкә Комитеты партия архивы. 1378 нче фонд. 1987 нче эш, 110 нчы бәйләм. 99—135 битләр.
...Дөньяның кин форсатлы мөхәррирләре — зурлары, кечеләре үзләренен эшләү характерлары турында күп-күп язганнар, язалар. Мин бу хакта монарчы да яза алмадым. Әле дә авырулыгымнан бер бәген нәрсә язарга хәлемнән килми. Без бит көрәш — иҗтимагый-әдәби көрәш эчендә гомерне үткәрдек. Шуңа күрә элек вакытыбыз булмады. Хәзер, авырып егылгач, инде күп, ләкин хәл юк. кулда, тәндә куәт юк.
Монарчы минем турыда байтак-байтак яздылар. Рус, тагар, башка телләрдә күп кенә нәрсә чыкгы. Күбе үземдә барлар. Боларны сәламәг вакытта актаргалый идем. Җыенысыннан сыгып алганда, арада дөресрәк фикерләре, карашлары, менә шуна кайта иде.
Мин — реалист мөхәррир. Беренче әсәремнән хәзергәчә шул мәсләктә бардым. Арада кайбер әсәрләремдә романтизм элементларының бераз куера гөшкән урыннары булгалады (реакция чорында), ләкин боларда да гөп мөндәриҗә — нигез реализм иде. Беренче әсәрләремнән хәзергәчә мөндәриҗәләрдә гөп характерлар һаман-һаман көрәш вакыйгалары, халыкның хезмәт процесслары тирәсендә, шулар белән сугарылды. Хезмәт—авылда, шәһәрдә төрлечә тасвирга алынган кебек, көрәш гә үзенең тәфсилен үзгәр)те генә түгел, бәлки нык тирәнәйтте дә.
Беренче әсәр—«Зәки шәкерт»тә яна фикер реакциягә каршы көрәшсә, «Татар хатыны ниләр күрмиадә хатын коллыкка каршы көрәшсә, бара торгач, бу инде иҗтн- ма)ый каршылык, иҗтимагый көрәшләргә әйләнә.
Мина бу турыда Киев хәрәкәте. Киев зинданы байтак тәэсир кыйлды. Аннан соңгы «Кәгүчеләр». «Мәрхүмнең дәфтәреннән», 1914 елда язылып тәмам булган һәм [1920 елда] үзгәртми басылган «Безнең көннәр» менә шуна мисал булыр.
Революциягәчә мин ул заманның хәрәкәтенә оппозициядә бардым. Февраль дәвере буржуаю каршы тел, каләм көрәше белән үтте. Анда яза алмадым. 1918 елнын башыннан Пегербургта (Ленинградта) Комиссариаттан башлап гагын Октябрь һәм Совет өчен корәш белән үтеп, әдәбиятка форсаг тимәде. Бөтен үткән хәятым. яшьтән ка)ы эшләп, бөтен 10—15 ел уку һәм яшь язучы заманнарын ачлык, ялангач һәм көрәш белән үткәрүләр мине мәҗбүри рәвештә коммунист-активист булырга әзерләп китерделәр. Минем марксист әдип булуым, пролетариат байрагы астында эшләвемне үземә тормышымның, iәмеремнең гөп максаты игеп куеп, шул юлны алуым бөтен үткәй хәягымның тарихи мәҗбүри нәтиҗәседер.
Әгәр гомер булып та. бу үткән хәятны бер кин рәвешгә яза алсам иде. хәзерге яшьләр өчен үткән безнең буынның нинди кыен, мөшкнл шартлар, киртәләр, көрәшләр соңында киңәеп, пролетариат байрагы астында көрәшергә, шунда эшләргә, каләмне, әдәбияты шуна корал итәргә насыйп булганнарын күрерләр иде...
Ләкин эшләнгәннәрдән эшләнәчәкләрем. яртылай эшләнеп яки аклауны көтеп, дөньяга чыгуны кәгеп ятканнарым—миннән гомер, сәламәтлек көтеп яталар. Ни булыр— боларта каигып, яңадан каләмгә утырыр көн килерме, әллә кабер алырмы?
Г. Толымбайскийга язгян хатыннан. «Кызыл Татарстан» газетасы. 1927 ел. 4 декабрь, № 278.
...Дөнья шулайрак булып китте биг мин. көн-төн туктамыйча, авырумын нәрсә икәнен белмичә, дәртләнеп эшләп йөргән чакта, кинәтрәк аяктан егылдым ла, бетен эшләремне ташлап, үлем белән көрәшү мәҗбүрияте астында калдым. Бу минем өчен көтелмәгәнрәк хәл булды.
Бәлки, газеталарда күргәнсеңдер. 26 нчы елнын сентябрендә, кич. кабинетымда эшләп утырганда, бик аз ютәл сонында күкрәгемнән кан китте (стакан ярым чамасы). Докторлар кнңәшенчә. Кавказга — Сухомга киттем. Анда өч айга якын торып кайткач, Казанда янадан әүвәлгечә иркенлек белән эшкә тотындым. Мәсьәләләр шулай тыгыз килде ки. мина иртәдән сәгать I [кә] кадәрле Гыйльми үзәктә, совет аппаратында эшләү өстенә. ике ай ярым эчендә «Урал» һәм уралчылар» белән «Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?» атлы ике зур мәсьүлиятле әсәр язып чыгарырга туры килде.
Бәлки, шулар нәтиҗәседер инде, март 17 дә. көндез. Татарстанның Советлар съездында утырган чакта, тагын бераз гына ютәл артыннан күкрәктән кан китте. Ике тәүлек эчендә өч мәртәбә күпләп килгән каннын микъдары алты стаканнан артып китте. Нәтиҗәсендә, үпкәне кан басудан аспирационная пневмония булып, минем хәл үлем чигенә килеп җитте Эсселек 40 тан артып китте. Мин бөтен бер ай Казан университетының иске клиникасында яттым. Беренче көннән ү к йөрү, сөйләшү бөтенләй мөмкин булмады Үлем куркынычы әүвәлге атналарда бөтенләй килеп баскан иде.
Докторларның гадәттән тыш зур әһәмият белән карауларының да бер тәэсире булгандыр, мин тәндә жан сүнмәгән хәлдә, апрель 21 ндә Татиаркомздравнын мине озатырга, юлдаш булырга дип биргән докторы һәм үземнен гаиләм белән берлектә, Кырымга киттем. Дөресе—мине күтәреп алып төшеп, поездга күтәреп кертеп. Кырымга алып киттеләр. Әлбәттә, куркыныч зур иде. Кырым шикелле ерак җиргә минем хәлемдә барып җитә алуиын бик мөшкиллеге күз алдында иде. шулай булса да. Казанда калу минем үпкәләрем өчен һичбер төрле ярамаганга, ике куркынычның өметкә якынрагын сайладым. Ни булса — шул дип. Кырым сәфәренә тәвәккәл иттем. Монда килгәндә һәм килгәч, хәлем, рентгеннар аша карап, түбәндәге рәвештә табылды: өченче стадия туберкулез, ун үпкәдә ике каверна (тишек). Боларнын берсе тавык йомыркасы зурлыгы, берсе кечерәк. Тәндә бер потка якын үлчәү җитми — ягъни тик сөяк белән тире калган. Үзем теләгәнчә сөйләшә алмыйм, кроватьтан кузгалырга һич төрле ярамый, бөтен эшем тик шунда үтәлә. Болар өстенә малярия белән колит бар. кыскача. хәл менә шулай иде. Әгәр бервакыт мин, терелеп, янадан хәятка кайта алсам. эшкә готына алсам, син уйларга тиеш булырсың: — Галимҗанның организмысы үткән күп җәфалы тормыш аркасында бик чыныккан икән. дип.
Ләкин хәзергә ачык бер әйбер әйтеп булмый әле: үлем җинәрме. минме?..
...Менә — минем хәл шулай бара. Үлемгә каршы бу көрәш байтак дәвам итәр әле. Докторлар әйтәләр: озак вакыт тынычлык белән, тыныч күнел белән нык дәваланганда. шөбһәсез, янадан тазарырга, һич булмаса. әдәбн-гыйльми эшкә кайтырга мөмкин булачак, диләр. Үзем, менә шул өметләр белән юанып. үлемгә каршы озак, кискен көрәш алып барырга планнар корып ятам.
Һич булмаса. күңелдә эшләнеп беткән, кайбере яртылай кәгазьгә төшкән, яки аклауны гына көтеп яткан әсәрләремне бетерә алырлык куәт кайтсын иде. шул чаклы гына гомер мина янадан килсен иде. «Безнең көннәр»нен II иче. Ill нчеләре. «Тугры сүз» I әдәби хикәясе. «Татарлар арасында революция хәрәкәтләренен октябрь җилде» һәм «Әдәбият кануннары» кебек гыйльми нәрсәләрем ашыгып, мине үзләрен тизрәк эшләп бетерергә чакырып, папкаларда яталар бит. Әгәр кабер бик якын килгән булмаса. бер өмет бар — бәлки, шундый әйберләремне тәмам итәрлек куәг-гомер янадан кайтыр әле. Әгәр кайтмаса, угылым Рөстәм тәмам итәр бәлки, дип юанудам башка чара калмый...
М. Гафурнга язган хатыннан. 1928 ел, 18 январь. Ялта.
...Быел язга таба борчуларым байтак арта төште. Каты түзем, каты чыдам белән барам. Менә бәла бит Кешеләр бер төрле үпкә туберкулезы белән генә еллар буенча авырыйлар. Миндә үпкәгә тамак, ун кабыр:а ягыннан тышкы эренле шешләр чыгын (эчке выкачивание эзләреннән) җәзалыйлар. Бары бергә җыедгач. күпкә китә. Шулай
I «Тирән тамырлар» романы.
' Бу хикәяләрне әдип үзе исән чакта матбугатка бирмәде Кулъязмаларының эле- гә табылганы юк.
да сер бирми, һәммәсенә каршы сугышам. Авыр, җәфалы, җәзалы. газаплы килә, шу лай да сугышам. Бу катлаулы жәфа шул чиккә жигкергән чаклары була ки. әгәр миндә бу дүрт катлаулы авыру урынына тик өченче стадия үпкә туберкулезы гына булса, мин дөньяда иң бәхетле кеше булыр идем дип уйлап куям .
Кави Нәҗмигә язган хатыннан. 1930 ел, 27 май, Ялта.
...Инде акрынлап эшләп тә куйгалыйм. Беләсен, күп еллар буенча «Безнең көннәр» трилогиясе минем алдымда тора. Аның берсе генә чыкты, инде хәзер нәубәг калган ике томга җитте. Шулар өстенә акрынлап эшләштерәм. болардан башка «Ялчылар». «Корбан», «Яз килә» 1 дигән кебек берничә кечерәк хикәяләрем бар. Шулариы да кузгатып куйгалыйм. Гомумән, Ялта мине үлемнән алып калды. Мәскәү, Казан совет хөкүмәтләренең туктаусыз ярдәм һәм пенсияләре — бу озак дәвалана алу эшендә мина нигез шарт булдылар. Соңгы заманда көтелмәгән бер рәвештә Үзбәкстаннын да яхшы катнашы булды. Нәтиҗәдә мин инде, аякка басып, баш очымдагы үлемне күз алдымнан бераз куа алдым. Бу хәлгә килүемә үзем бик шатмын. 50—60 процентка эш көчем кайтачак, элекке кебек тәүлегенә 15—20 сәгать эшләп булмас булуын, шулай да материалы җыелган, планы, фикере төзелгән байтак гыйльми-әдәби нәрсәләрне эшли алырга хәлем җитәр дип өмет итәм. Шул өмет өчен яшим, шуның өчен үлемгә каршы сугышам.
Мохтар Ибраһнмовка язган хатыннан.
1932 ел, 5 октябрь, Ялта.
...Укучылар белән язучы арасында бәйләнеш ничаклы нык барса, һәр ике як өчен ’ шул чаклы файдалы булачак. Шуиа дүрә хатыгыз өчен рәхмәттән башка сүзем юк. Ләкин сез минем турыда зур сүзләр әйтәсез, минем аз. кечкенә хезмәтемне бик артык югары күтәрәсез. Белегез, иптәшләр, мин партиянен әдәби фронтында, кулдан килгәнчә. көч җиткәнчә тырышып, эш-көрәш алып барган бер хеэмәтчесемен. Партиянең әдәби хезмәтчесе дигән сүзне мин — үз совет илебездә дә, бөтен җир йөзендә дә капитализмга каршы социализм өчен. Маркс — Ленин байрагы астында эшләп баручысы дигән мәгънәдә аңлыйм. Сез әдәби сәнгать дисез, әдәби техника дисез, мин боларның һәммәсенә капитал коллыгында изелгән дөньяның хезмәт массасының азатлыгы өчен пролетариат диктатурасы аша коммунизмга бару өчен көрәш фронтының бер коралы, аерымрак бер коралы дип карыйм. Шунлыктан Г алимҗан И[браһимов] дип. әдип дип зурлаулар — минем хәзерге психологиям өчен ничектер бераз ятрак нәрсәләр кебек булып тоелалар...
... Әсәрләрдә партиянен җитәкчелек ролен ничек чагылдыру турында сүзне кирәк җирдән алгансыз. Совет әдәби хәрәкәтен караганда бу момент, әлбәттә, беренче урында торырга тиеш. Ләкин тагарлар да. башкортлар, руслар, башка язучылар да бу зур бурычны тиешенчә үти алганыбыз юк шул әле. Тәҗрибәләр булды, уңышлы чыкканы күп түгел. Русчадан Исбах («Крушение»), Горбатов («Наш город») кебекләр бөтенләй начар, уңышсыз чыкты. Лнбединский да канәгатьләнерлек ача алмады. Олы ата Сера- фимовичның «Железный поток» кебек кыйммәтле әсәрләрендә дә бу момент бөтенләй аз Панферовның «Бруски», Шолоховның «Тихий Дон» кебек кадерле, зур. яхшы совет романнары да партиянең җитәкчелеген укучыга ачуда тулы нәтиҗә бирә алудан ерак торалар. Бу юлда аеруча унышлы әсәрләрдән берсе, бәлки, беренчесе Фадеевның «Разгром» атлы китабы булды. Ләкин бу мөхәррир лә икенче романы «Последний из Удсчэ» исемле әсәрендә партиянең авангардлык моменты тасвирда нык аксын. Гомумән пролетариат революциясе көрәшләрендә партиябезнең юлбашчылык роле, партия оешмаларының эчке тормышлары, зур кыенлыкларга каршы җинү моментлары кебек зур җаваплы тема әле бездә тиешенчә югары дәрәҗәдә бөтен тулылыгы белән тасвир кылынып биреп җигелә алган әсәрләр бик-бнк азлар. Бу момент коммунист язучылар алдында, әлбәттә, төп нигез, зур бурычларның алдынгысы булып тора. Мни үзем бу турыда күп уйлыйм, күп материал җыям, алдынгы темаларның берсе игеп иҗат механизмысы үзәгенә утыртканым. Унбиш ел буенча мина пролетариат революциясе фронтларында өзлексез кайнарга туры килгәнгә. Бөек Октябрьның беренче елларында
революциянең Ленинград, Мәскәү кебек үзәкләрендә, Советның үзәк органнарында, партия совет җитәкчелегенең якын эш системаларында катнашып эшләп үткән бер мөхәррир-коммунист булганга, аннан 1921—1926 елларда Казан, Татарстан активы эчендә хезмәт итеп килгәнгә, бу мәсьәләләргә багланышлы бик кыйммәтле материаллар. вакыйгалар дөньяга чыгарга сорап йөриләр. Болар өчен әзерлек бара. Ләкин болар алдагы көн. киләчәк көн эшләре. Әмма үткән әсәрләрдә бу момент күңелем канәгатьләнә алырлык чагыла алмады. Ләкин бөтенләй юк түгел. Мәсәлән. «Тирән тамырлар»да партия әгъзаларының көрәшләре, партия конференцияләре кебек моментлар бирелде. Шулай да мин үзем болар белән канәгатьләнүдән ерак, күңел тулганчы үтәү алдагы эш планында тора. Мин моны үземә караган дип кенә түгел, бөтен СССРда төрле телләрдә яза торган коммунист язучыларның уртак бурычлары итеп карыйм. Үзем шул зур коллектив эчендә бер хезмәтче булып эшләүне күз алдымда тотам. Өмет шунда...
Башкортстан Педагогия институтында укучы Афзал Кудаш. Ж.. Локманов. 3. Зөбәе- рова иптәшләргә язган хагыннан. 1932 ел, декабрь, Ялта.
ж
♦ ж
Галимҗан Ибраһимов. каты авыру булуына карамастан, «материалы җыелган, планы, фикере төзелгән байтак гыйльми-әдәби» әсәрләр иҗат итеп, аларны халыкка бирү өмете белән яши һәм шул өметне тормышка ашыру өчен дәһшәтле авыру беләи көрәшә, үлемгә каршы сугыша. Бераз сәламәтлеге рәтләнгән кебек булып, кулына каләм тота алырлык хәлгә килү белән үк, әдәби иҗат эшенә керешә, яза. Элек басыт- ган, аерым китап булып чыккан, ләкин әдәби эшләнеше, идея эчтәлеге белән үзен канәгатьләндермәгән «Тагар хатыны ниләр күрми» хикәясен һәм «Безнең көннәр» романын яңа баштан карап, төзәтеп, бөтенләй икенче редакциядә матбугатка бирә. Бу әсәрләрнең беренчесе 1929 елда, икенчесе 1934 елда Казанда басыла.
Шуннан соң әднп озак еллар уйлап, хыялланып йөргән, күңеленә тынычлык бирмә) ән, кәгазь өстенә төшерелүне таләп иткән яңа әсәрләр, яна образлар өстендә эшләргә тотына, сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәр сәгатьтән, һәр минуттан файдалана. 1937 ел урталарында ул, «Солдаттан кайткач» исемле артык зур булмаган хикәясен тәмамлап, Татарстан китап нәшрия)ына җибәрә һәм аны Бөек Октябрь революциясенең егерме еллыгына багышланып чыгачак әдәби альманахка кертүне үтенә. Шул ук хатында ул «Безнең көннәр» романының икенче кисәген язып бетерүен һәм аны, машинкада күчертеп, ел азагында нәшриятка җибәрергә вәгъдә игә Ләкин, кызганычка каршы, бу ике әсәрнең икесе дә дөнья йөзен күрә алмый калды. Галимҗан Ибра- һимовның гомер юлы шәхес культы хөкем сөргән чорда, хаксыз гаепләүләр нәтиҗәсендә, 1938 елның 21 январенда төрмә больницасында өзелде.
Ул вафат булганнан соң. больницадагы авыруларның берсе аның палатасына керә һәм тумбочка тактасына калтыраган хәлсез кул белән язылган түбәндәге сүзләрне укый: «Партия каршында, халык каршында һичбер гаебем юк. Хакыйкать ачылыр, тарих үз сүзен әйтер. Галимҗан Ибраһимов».
Хакыйкать ачылды, тарих чыннан да үз сүзен әйтте. Озак еллар буенча көтелгән, халык күңелендә йөргән бу гадел сүзне бөек Ленин партиясенең XX съезды әйтте. Ватаныбызның нахакка гаепләнгән исемнәре вакытлыча сызылып торган намуслы, тугрылыклы улларының йөзләрен, эшләрен аклады Шулар җөмләсеннән татар әдәбияты классигы, зур галим, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовнын да исеме акланды, иҗаты халыкка кайтарылды. Хәзер аның әсәрләре меңнәрчә тираж белән басыла, миллионнар тарафыннан яратылып укыла, тугандаш халыклар телләренә тәрҗемә ителә, анда яңадан-яңа укучыларын таба. Гәрчә Галимҗан Ибраһимов гумышы белән татар булса да. үзенең әдәби җәүһәрләрен Татарстан җирлегендә иҗат итсә дә. алар аны үз язучылары итеп саныйлар, ихтирам итәләр. Чөнки ул күп милләтле гомуми совет әдәбиятының зур вәкиле, кабатланмас таланты, художнигы.
Коммунист язучы Галимҗан Ибраһимов үзенең бөтен тормышын сонгы сулышына кадәр халык эшенә, бөек Ленин партиясе эшенә бирде. Ватаныбызның даны, тантанасы өчен көрәште, иҗат итте.