Логотип Казан Утлары
Роман

Ямашев

Роман

Җәгъфәр әгъфәр, аякларын чалган килеш, йомшак кәнәфидә утыра иде. Ул. гасабиланып, кулындагы газетаның соңгы битен ачты да көзге алдында көязләнеп торган Гөлҗиһанга төксе йөз белән текәлде. — Буласыңмы инде син. тәмам алҗыттың! Гөлҗиһан күпермә иңбашлы, тар билле, киң итәкле алсу асыл күлмәктән һәм яшел хәтфә камзулдан иде. Аның матур тулы йөзе дә алсуланып тора, күзләре уттай; бүлтәебрәк торган иреннәрендә үз-үзен- нән канәгать булу, шатлыклы һәм сөйкемле бер елмаю балкый иде. Гөлҗиһанның елкылдап торган куе маңгай чәчләре өстендә генә — энҗеле хәтфә калфак. Барысы-барысы да бик матур һәм бик килешле. Хәтта биек үкчәле*читеге дә, итәк аша тоелып торган тыгыз балтырлы аяклары да... Җәгъфәрнең җыерылган кашлары ихтыярсыздан язылып китте һәм иреннәренә саран гына булса да елмаю билгесе чыкты. Гөлҗиһан, ниһаять. керфек өстенэ, күз кабагына хаҗ сөрмәсе сөртте. Ул. көзгегә якын ук килеп йөзен җентекләп тикшергәннән соң, түшәмгә тия язган трюмо тартмасыннан гатырша мае аллы һәм энҗе муенса таккан ак муенына шуны сөртә башлады Инде барысы да бетәргә тиеш иде. Йөзгә кершән сөртелде, иреннәргә, бит алмаларына чамасын белеп кенә иннек тә ягылды, кашлар каралтылды, үзенең хуш исе белән бөтен өй эчен аңкыткан гатырша мае да эшкә китте —барысы да булды Ләкин. Җәгъфәрнең шулай уйлап өлгерүе һәм урыныннан кузгала башлавы булды. Гөлҗиһан: — Шырпы бирче. — диде. Җәгъфәр кесәсеннән шырпы чыгарды, аның ни өчен икәнлеген белеп, яндыра башлады. 1 Ахыры Башы 9—II саннарда. Җ -4 Үзем. үзем.— диде Гөлжиһан, кабаланып.—Үткән юлы да син яндырып мнн сүндергән нем, талашуга булды. Хатын, йөзек, балдаклар белән бизәлгән ап-ак тулы бармакларына кыстырып, чәнти бармагын тырпайткан килеш, ничектер игътибарсыз гына, шул ук вакытта бик нәзакәтле рәвештә шырпы кабыза башлады. Шырпы көеге белән уң як яңагына кечкенә генә кара миң ясап кунды. Гөлжиһан авызын очлайтып шырпы сүндергәндә Җәгъфәрнең бөтенләй диярлек хатынына ачуы сүрелгән иде инде, чөнки шулкадәр сөйкемле иде ул җен! Хәлбуки, кәеф кырылырлык сәбәп бар иде. Бүген урамда очрап, Хөсәен Җәгъфәрне «Кәрвансарай» чәйханәсенә алып керде Элекке дуслар арасында җитди сөйләшү булды. Хөсәеннең Җәгъфәргә бу кадәр каты бәрелгәне юк иде әле. Гомумән сабыр табигатьле, беркайчан да күтәрелеп бәрелми торган Хөсәенне мондый кискен сүзләр әйтә алыр дип уйламый иде Җәгъфәр. Чәй китерттеләр, ләкин чынаякка кул да тидермәделәр, бары бәхәсләштеләр генә. Җәгъфәр үзен хаклы дип санады. Хөсәен нинди генә дәлилләр китермәсен, нинди генә авыр сүзләр әйтмәсен, барыбер Җәгъфәрне ышандыра алмады. Шулай да Җәгъфәрнең күңел төбендә ниндидер бер юшкын калды. Тоткан юлыңның дөреслегенә шикләнү иде бу. Акыл белән түгел, ә тойгы-хис белән үзенең начар, әшәке эшкә керешүен сизенде Җәгъфәр. Шулай ук, Хөсәен әйткәнчә, ул сатлык җан микәнни? Юк, юк, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Ахыр чиктә кеше үзенә теләсә нинди юл сайларга хаклы. Ничек инде ул, Җәгъфәр, иптәшләрен сатучы булсын? һич алай түгел! Киресенчә әле; Хөсәен үзе — ирек буучы, көчләп үз идеяләрен башкаларга тагучы. Ә бәлки, түгелдер? Җәгъфәрнең миен әнә шундый сораулар бораулый иде. Ул, түгел, түгел, дип кабатлады. Ләкин ничектер бу җавап нигезсез тоела, аны канәгатьләндерми иде. Әле менә алар кунакка җыеналар. Казанның зур сәүдәгәрләреннән берсенә — Гөлҗиһанның ерак кардәшләренә. Гөлҗиһан диген, ә? Хөсәен аны да телгә алды бит. Имеш, Җәгъфәр халык чиккән нсжапы чигәргә теләми, шуңа күрә, яратмаса да, бай тол хатынның аягына барып егылган. Монысы инде чеп-чи ялган. Бәлки, мин аны чын күңелемнән ярата торганмындыр?! Ләкин бу очракта да эчке бер тавыш Җәгъфәргә, алай түгел бит, дип әйтеп тора иде. «Ә Рабига, Рабига соң?»—дип сорый иде. Авыр иде аңа. Кечкенә генә сәбәп тә аны ярсыта, ачуын китс-рә иде. Шуңа күрә Гөлҗиһанның артык озак маташуына җенләнеп, карасына бетеп утырды ул. Ул шулай байтак вакыт, үзе киенгән-ясанган хәлдә, аяк чалып, «Голос» газетасын кыштырдатып, хатынының бизәнеп беткәнен көтеп утырды. Ләкин катырак и.еп Гөлҗиһанга сүз әйтә алмады. Чөнки күзләре өй эчендәге нинди әйбергә генә төшмәсен, барысы да хатынныкы иде, хәтта Җәгъфәрнең өстендәге киемнәрен дә шушы бай хатын алып бирде бит. Барыннан да бигрәк гарьләндергәне шул иде Гөлжиһан аны үзенең сәүдә эшенә якын җибәрми, эшне үз кулыннан ычкындырмый. Әлбәттә, ул вәгъдә итә, барысы да синеке булачак, ди. Тик кайчан булыр әле ул? Җәгъфәр кайчан шул капиталдан бөек максатлары өчен файдалана алыр соң? Әле генә Җәгъфәр хатынының матурлыгы белән мавыгып, күңел газапларыннан котылып торган иде. Ләкин Гөлҗиһан әйткән берничә сүз җитә калды. Хатыны бармагы белән ымлап кына Җәгъфәрне үз янына чакырды. — Кил әле, тәти егеткәем! — диде. Җәгъфәр җенләнеп урыныннан торды. Гөлжиһан исә, берни булма гандай, үз янына эленке-салынкы гына килгән Җәгъфәрнең яка асларына гатырша мае сөртте, бик җитди бер төс белән Җәгъфәрнең ак якасындагы бантигын төзәтеп куйды, ул да булмады, энҗеле хәтфә түбәтәен кырынрак итеп кидерде. — Асыл кошым, менә шулай кияләр аны — кыйммәтле түбәтәйне! Аллакай гынам! Әйтерсең лә, Җәгъфәр бер курчак инде! Әйтерсең лә, аның үзенең әз генә дә иреге юк. Түбәтәй, имеш Җәгъфәрнең ачудан битләре агарынып кигте. Ул, сулышына буылып: — Беләсеңме, Гөлҗиһан, безгә ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк,— диде. Хатынның күңеле күтәренке иде, ул матур кашларын уйнатып. — Я, әйтеп бак, чибәрем, — диде. . — Мин артык булдыра алмыйм, юк, юк!—диде Җәгъфәр, хәлсезләнеп. Гөлҗиһан, асыл күлмәк итәкләрен чеметеп тоткан килеш, киң, иркен кәнәфигә барып утырды. Биредә хаким кеше үзе икәнлеген онытмыйча, җитдиләнеп. — Кил, утыр, сөйлә. Син өйгә кайтып кергәннән бирле нидер әйтергә кыҗрыйсың, — диде. Җәгъфәр дә кәнәфигә утырды. — Безгә ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк... — Сөйлә, сөйлә. Әллә, бәлкем, син җиңгәчәйләр кочагыннан туп- туры өтермәгә эләгүең турында сөйләмәкче буласыңдыр? — Сип борма сүзне, Гөлҗиһан! Ул турыда без бик күптән сөйләштек вә аңлаштык. . — Вә, вә, вә! Оятсыз кеше син! Мин сине кеше иттем, мин сине киендердем, рәтле адәм арасына керттем Әгәр син намуслы булсаң, минем яхшылыкларымны аңлар идең, чукынмыш тәре! — Мин анысын онытмыйм. Ләкин син лә мине аңларга тиеш, Гөлҗиһан. Мин бит курчак түгел. Минем дә бит горурлыгым бар. Нигә син мине шулкадәр рәнҗетәсең, мине бала сымак күреп сөйләшәсең? Җәгъфәр урыныннан торды. — Мин иренме синең, түгелме? Күрәсең, Җәгъфәрнең дулап, сикереп аякка басуы һәм күзләрен беткәнче ачып карап торуы хатынга бик мәзәк тоелгандыр. Гөлҗиһан өй эчен яңгыратып көлеп җибәрде. Бу хатын алдында Җәгъфәр үзенең көчсез икәнлеген бик ачык тойды. Ул инде аның канат астына шулкадәр тирән кереп сыенган, хәтта бу минутта аннан котыла алуына ышанычы да беткән иде Гөлҗиһан сүз башлады. — Сиңа нәрсә кирәк, карткаем? Өстең бөтен, ашыйм дисәң, алдыңда гәмле ашлар, инде иркәләним дисәк. куеныңда хур кызыдай яшь, чибәр хатын. Сиңа пи кирәк тагы? Син, бәлкем, сәүдә эшләренә идарә итәргә телисеңдер? Алла боерса, анысы да булыр. Теге чакны мин сина барысын да тапшырмак булган идем дә, үзең ич... Җәгъфәр «һем» дип ачынып елмаеп куйды, ләкин җавап кайтармады — Бер дә «һем» түгел, —диде Гөлҗиһан. — син минем бөтен өметемне юкка чыгардың, малай. Ничек инде сөйгән кешең әллә нинди бозык хатыннар белән чуалсын да. син тагы шуна яшьлек исәбенә алынган мирасыңны бир?! Тот капчыгыңны, җәме? — Мин бит сина моның сәбәбен аңлаттым! Анда бары музыка тыңлар өчен генә кердем, дидем. Милләтебез шундый хәлгә куелган, музыкабызны тыңларлык рәтле урын да юк бит, ичмаса . Син... — Туктасана, кеше сөйләгәндә бүлдермә, ичмасам, ачу китереп! Инде менә туган әтиең дә үзеңне кабул итмәгәч, забутта малайлыкта йөрү тешеңә тигәч, минем катыма килеп, аягыма ятып җыладыңмы, әйт син шуны? — Алла хакына андый фаҗигале минутларны исемә төшермә! Алла хакына, дим!.. — Туктале, җанашым, жавап бир син миңа. Шул чак ниләр вәгъдә иттең, әэ Моннан ары сүзеңә бер дә каршы килмәм, ни әйтсәң, шуңа күнәрмен, димәдеңме? — Гөлҗиһан!.. — Юк, юк, әйт, шулай димәдеңме? — Әгәр минем шушы минутта ук өеңнән чыгып китүемне теләмәсәң, актарма минем йөрәк яраларымны!.. Хатын тагы да катырак тавыш белән көлеп җибәрде. — Китсәң тагы! Әйләнеп кайтырсың әле. Әбәү, ходаем, куркыткан була!.. — Билләһи, китәм, — диде Җәгъфәр, үз-үзен тота алмыйча, тешләрен каты кысып. — Әйдә, җүләрләнмә, — диде Гөлҗиһан, кинәт дустанә тонга күчеп, — безне көтә торганнардыр. Хатын торды да назлы гына итеп Җәгъфәрне кочаклап алды. Җәгъфәр хәзер үк аны үбәргә тотыныр дип уйлады, ахры, Гөлҗиһан шунда ук кисәтеп куйды: — Тик хәрәмләшүдән түгел, битемә кагыласы булма! Муенымнан гына... Шулай дигәч, үзе көткәнчә булмавына аптырый төшеп, Җәгъфәрнең йөзенә текәлде. . Таштай катып калган иде Җәгъфәрнең матур кара тутлы йөзе. Бу секундта ул үзенең бәхетсезлеге турында. Хөсәеннең ни дәрәҗәдә хаклы булуы турында уйлана иде. Гөлҗиһан белән аның арасында пәрәвез җебе чаклы гына бәйләнеш калган иде. Әгәр шул да өзелсә, тәгаен, Җәгъфәр, батырчылык итеп, бу, күзлекле еландай, үзен гипнозлап йотарга җыенган хатыннан китәчәк иде. һәм бу хәл булды да. Гөлҗиһан, дорфалык күрсәтеп — Я, нәрсә, уклау йоткан кебек катып калдың? — дип әйтергә өлгермәде, Җәгъфәр әлеге җепнең өзелеп китүен тойды. Хатын: — Әйт асрауга, Гомәр атны парадный турысына тарттырсын,—• диде. — Хәзер, хәзер. Кучерга үзем әйтәм, — диде Җәгъфәр. Узышлый гына пальтосын, сай каракүл бүреген эләктерде, йөгерә- атлый баскычтан төшеп китте. Бераздан ул, пальтосын төймәли-төймә- ли, урам буйлап йөгерә иде инде. Җәгъфәр, чаттан борылып, беренче очраган капка алдындагы эскәмиягә утырды, яулыгын чыгарып, маңгаендагы тирләрен сөртте. Иреккә чыгу куанычы аның бөтен барлыгын чолгап алган кебек иде Беравык бик рәхәт булып торды. Озак вакытлар урманда адашып йөргәннән соң бик таныш юлга килеп чыккандай тойды ул үзен. Ул Хөсәен белән булган бәхәсен, бу бәхәснең зур низаг, мәңгелеккә аерылышу белән беткәнлеген хәтерләде. Ләкин ходага мең-мең шөкер, бу аерылышу мәңгегә түгел икән! Җәгъфәр үзендә җитәрлек көч тапты һәм хәзер ул күңелен әрнетеп торган зур хатасын төзәтәчәк. Ул Хөсәенне эзләп табачак, сүзсез генә аның кулын кысачак. Дустының күзләренә карап торачак. «Рәхмәт, Хөсәен дус, — диячәк. — Рәхмәт, мине җәһәннәмнән йолып алуың өчен рәхмәт. Синең белән сөйләшкәннән соң мин барысын да аңладым. Мин яңадан сезнең янда, мин инде бу юлы гомерлеккә кайттым», — диячәк. Җәгъфәр, шул хозур күренешне күз алдына китереп, эченнән елмаеп куйды. Чыннан да, нигә ул шушы тәрбиясез һәм комсыз хатынның кочагына алданып, бетен яшьлеген бизәгән, аны канатландырган, йөрәк- сендергәи идеалларын югалтсын! Юк, барысы да хәл ителде хәзер, ходага мең шөкер! Ул үзе утырган эскәмия тактасына кулын йодрыклап бер сукты да, торып, тәвәккәл адымнар белән атлап китте. Байтак вакыт ярсып, каударланып, ару-талуны тоймыйча барды ул. Тик юл шактый ерак иде әле. Ни әйтсәң дә, Хөсәеннәргә извозчикта гына тиз барып житеп була. Җәгъфәр тукталып тирә-ягына каранды. Бәхеткә каршы, чатлыкта торган извозчикны шәйләде. Кесәсен капшап карады, кинәт корт чаккандай булды аны. Каһәр суккан икән! Кунакка барам дип кием алыштырганда, бумажник казаки кесәсендә калган. Җәгъфәр, ашыгып, чалбар кесәләрен актаргалады һәм, вак төяк бакыр-көмеш тапкач, бераз тынычлана төште. Ләкин ул, Хөсәеннәргә җитеп, хуҗаның өйдә юклыгын белгәч кенә, үзенең нинди ахмак бер хәлдә калганлыгын аңлады. Чалбар кесәсендәге акча бик аз иде. Ә бит алда яшисе бар әле. Хәерсез икән! Җәгъфәр иң беренче чиратта шул бумажнигына таянган иде бит. Инде син кем генә булма, барыбер ашамый-эчми яши алмыйсың. Җәгъфәр ул акчаны тиенләп җыйды, бумажнигын бер генә минутка да калдырмыйча әҗәл даруыдай саклап йөртте. Инде менә сиңа кирәк булса! Нишләргә?! Шулай да ул Хөсәенне эзләргә карар кылды. Ни генә булмасын, хәзер чигенер урын юк. «Дусны күреп, әлеге теләгемне гамәлгә ашырыйм башта, аннары күз күрер», — дип уйлады. Ләкин шулай да күңелендә гаҗәп бер үзгәреш, ниндидер суыклык тойды Хәзер Хөсәенне күреп сөйләшү иң әүвәл әлеге каһәр бумажник кайгысын онытыр өчен • иде. Җәгъфәр Хәдичәдән Хөсәеннең кайда булу ихтималын сорашты. Әлбәттә, туры гына әйтә алмады Хәдичә. Моны инде Җәгъфәр үзе дә аңлый. Шулай да ул юрап сорашырга тотынды Бәлки, берәр танышындадыр. бәлки, «Кәрвансарай»дадыр? Бәлки... Ләкин, ни сәбәптәндер, бу төпченү Хәдичәгә бер дә ошамады. Җәгъфәрнең Хөсәен белән араны өзгәнен, башка лагерьга күчкәнен тәгаен белә иде ул. Ходай сакласын, шымчылык кылырга килгән дип уйламасын тагы! Моңа Җәгъфәрнең кәефе тагы да кырыла төште. Хәлбуки, Җәгъфәр белән сөйләшүдән соң Хөсәен чыгырыннан чыккан, өенә кайтып, Хәдичәгә: «Подлец, сатлык җан икән ул!» дигән иде. Җәгъфәр, әлбәттә, моны белмәде, ләкин Хәдичәнең күз карашыннан бәгырьне өшетә торган нәфрәт тонды. Шулай да ул баштагы уйларыннан чигенмәде, болар барысы да. хәзер булмаса, бераздан ачыкланачак нәрсәләр дигән өмет белән Хөсәенне эзләп китте. Кайларда гына булмады ул! Яушев, Рамазанов. Ибнеәмннев, Биктимиров мосафирханәләрендә. «Кәрваисарай»да. Җамалын хәрчәүнәсендә. Әмма беркайда да Хөсәенне очрата алмады. Ниһаять, аны трамвай Бакыр бабай бакчасы тирәсенә илтеп ташлады. Күңелне үзенә тартып симфоник оркестр уйнаган музыка яңгырый иде. Биредә Казан буржуасы ял итә. кәеф-сафа чигә. «Туктале, — дип уйланды Җәгъфәр. — соңгы тапкыр булса да калган акчага шунда кереп, кымыз эчеп чыгыйм». Ул акчасын санап карады. Кымызлык кына бар иде әле. Җәгъфәр музыка тавышлары ишетелгән якка юнәлде. Менә ул рәхәтлекләр кайда! Берсеннән-берсе матуррак киенгән дамалар, туташлар, берсеннән берсе баерак, елкылдап торган крагалардан, котелок я цилиндрлы, а-ля франк киенгән, өфелдәтеп кенә үстерелгән купшы сакал- мыеклы фырт кавалерлар бакча аллеяларын тутырып гөр килеп йөриләр Читтәге павильоннарда сыра, кымыз саталар. Урталыкта — пыяла гөмбәзле ачык ресторан. Музыка тавышы шуннап килә, шуңа кушылып эчтән хатын-кыз көлүе, җыр авазлары ишетелеп китә. Фонтан сиптергән сулар электр утларында җемелдәп уйнаклыйлар. Җәгъфәр бакчаның зиннәтле капкасыннан эчкә узды да халык агымына таба юнәлде. Кемдер берәү, төркемнән аерылып, кискен адымнар белән Җәгъфәргә таба килә башлады. Башында котелок, аягында елтыр итек, кулында кыска гына жокейлар чыбыгы иде аның. — Әй син. теплашка! Яле моннан ычкын! — дип кычкырды ул. Җәгъфәр бу сүзләрнең үзенә әйтелгәнлеген әлеге кеше тәмам якынлашкач кына аңлады. Ә аңлагач, күз аллары караңгыланып китте. Гөлҗиһан. гөнаһ шомлыгына каршы, көчләп-көчләп, олы кешеләр алдында яхшы түгел дип. сай каракул бүрек кидерткән иде шул. Юкса, кермәгән урынымы соң инде бу бакча! Җәгъфәр капкага язылган язуны хәтерләде. Анда: «Бу бакчага этләргә һәм татарларга керергә рөхсәт юк», — диелгән иде. Җәгьфәрнең йөзенә кан йөгерде, ләкин ул кул күтәрергә батырчылык итмәде. Тиз генә борылды да йөгерә-атлый бакчадан чыгып китте. Бераздан ул, гарьлегенә түзә алмыйча. Балык базары ягына таба атлый иде инде. Күңеле асты өскә килеп айкала иде. Ул бары әле генә үз алдына килеп баскан гаделсезлекнең дәһшәтен тойгандай булды. Болан да теткәләнгән нервылары өчен күтәрә алмаслык өстәмә авыр җәрәхәт иде бу. Җәгъфәр үзенең хәерчеләре белән дан тоткан Марусовка янына җиткәнче минрәүләнеп барды. Бары кыйшайган капка янында торган ниндидер бер марҗа эндәшкәч кенә айнып китте ул. Көя төшкән төлке гаржетлы, ябык, котсыз шул фәхишә: — О. гүзәл егет. о, арслан! Әгәр бер сум акча бирсәң .. басурман булсаң да риза, — дия иде. Бер кулына тузып беткән ридикюль, икенчесенә көйрәп торган арзанлы папирос тоткан хатынны Җәгъфәр терсәге белән авырттырырлык итеп этел җибәрде. — Кит чукынган марҗа! Оятсыз, хәшәрәт!.. Хатынның «басурман булсаң да» диюе уй-фикерләрнең ургылып, ярсып ага башлавына сәбәп булды. Җәгъфәрчә, хәзер бары рус кына иң зур түбәнлекләрне эшли ала торган халык иде. Ул барлык күрше тирәсендәге халыкларның җирләрен, суларын басып алган, ул аларны бетерү өчен барысын да эшли. Үз ата-бабаларың гомер сөргән җирдә дә бакчага кереп йөрерлек хокукың юк икән, — бу ни дигән сүз була инде?! «Мине бит фәкыйрь чагымда да татар бае бакчасыннан мәхрүм иткәне булмады». — дип уйланды ул. Инде уй тезмәләрен тезеп, берәм-берәм, бер баскычыннан икенче баскычына атларга юл ачылды. Дөньядагы дөреслекнең очы тотылгандай булды. Бөтен бәла-каза руслардан. Ул үзенең әле менә бүген нртәнчәк шул турыда Хөсәен белән бәхәс алып барганлыгын хәтерләде. Хөсәен, рус халкы гаепле түгел, дип бара, рус халкының үзенең дә пролетариаты газап чигеп яши. ди. хикмәт, ди. байларда, эксплуататор сыйныфларда, ди. Ләкин бит безнең башыбызга төшкән иң зур бәла ул безнең байларыбыз түгел, ә рус игосы. Без аның табан астында инде өч йөз илле елдан артык вакыт җәфа чигәбез. Безне һәлакәттән саклап килгән нәрсә — ул да булса дин генә, диннең башка булуы гына. Халкыбызны диндар, диләр. Ни сәбәптән соң ул? Ул бит бары шул бетү, юкка чыгуга каршы ниндидер калкан эзләү аркасында. Ә Хөсәен, иң элек социализм, ди. Шуннан соң милләтләр чәчәк атачак, ди. Ул шулай ди, ләкин мин мона ышанмыйм. Чөнки мин русларга ышанмыйм. Алар бик ишле, алар көчле, алар халыкларның тигезлегенә берничек тә юл куймаячаклар. Чөнки мин әле тарихта русның ниндидер башка, үз аяк астында калган берәр халыкка хәерхаһлык кылганын белмим. Барысы да үзе өчен генә, барысы да Баксаң-күрсәң. бу социал-демократларның социализм теорияләрен күкләргә ашырып йөрүләре дә барысы рус халкы файдасын күздә тотып кынадыр әле! Җәгъфәр, шулай уйланып, юлын дәвам иттерде. Ул, үзе дә сизмәс тән, күңеленнән Хөсәен белән бәхәсләшеп барды. Хөсәен аны татар буржуазиясе лагерена күчүдә гаепли, аны сатылган бер кеше дип исәпли, һа, алай әйтүе генә ансат ул! Җәгъфәр, теләсә, хәзер үк Хөсәеннең логик корылмаларын җимереп ташлый ала. Менә сина дәлил! Җәгъфәр үзенең жәберләнгән, изелгән халкына ярдәм күрсәтергә тели. Апа ничек итеп нәтиҗәлерәк ярдәм күрсәтергә мөмкин соң? Әлбәттә инде, беренче чиратта, халыкны рус баскакларыннан азат итеп. Шул платформада торган хәлдә, патша самодержавиесе белән көрәшеп. Шуңа күрә татар буржуазиясе дип һич табаларга урын юк. Буржуазия дигәнең әле ул, чынлабрак карасаң, халкыбызның алдынгы зыялыларыдыр. Кем әйтә ала инде Рәшит казыйны буржуй дип?! Ул халыкны азат итү өчен чыңлап торган кыңгырау, дөньяның бер почмагыннан икенче почмагына очып йөрүче батыр йөрәкле фидакарь кеше Мин һич буржуазия ягында түгел, мин халкыма бәхет теләүчеләр ягында. Хәзер Хөсәен өеп киткән авыр йөк берәм-берәм Җәгъфәрнең өстеннән коела башлаган кебек иде. Җәгъфәр хәзер үзен бик-бнк хаклы тоя иде. Юкка гына ул, Хөсәен белән сөйләшкәннән соң, ут йотып, газапланып йөргән икән. Аның күңеле тынычланып китте. «Әйе, Хөсәеннең үз юлы бар, ә минем дә үз юлым», — дип уйланды ул. Хөсәен аны идеалларын аяк астына таптап, бай хатынга кол булып сатылуда гаепләгән иде. Җәгъфәрне хәзер бу нәрсә дә артык өркетми. «Туган халкым өчен көрәшәм. — дип уйланды ул. — Ләкин ул көрәш өчен миңа матди мөмкинлекләр кирәк. Туктале, ә бит социалистлар да, булсын эсеры, булсын социал-демократы, матди имканиятсез берни дә эшли алмыйлар. Алар да бит акча кирәгендә экспроприациядән баш тартмыйлар. Җәгъфәр дә, әгәр беләсегез килсә. Гөлҗиһанга кереп, үзенә күрә экспроприация эшли. Әлбәттә, аерма бар. Аерма шунда — социал демократлар моны рәхимсез бер юл белән башкарсалар, Җәгъфәр бу эшне иц кешелекле бер ысул белән башкара. Бары шул гына!» Җәгъфәргә хәзер бөтенләй җиңел булып китте Юк, юк, ул әз генә дә ялгышмаган иде. Ул дөрес, хаклы юлдан бара. Хәзер апа Гөлҗиһан яныннан дуамалланып чыгып качуы да ахмак бер эш булып тоела башлады. Бары бер нәрсә генә күңелне юата иде,— моны беркем дә белми иде бит әле. Җәгъфәр янадан Гөлҗиһан янына кайтып кергәч нинди сылтау табын акланырга тиешлеге турында уйлана башлады. Челлә якынлаша Якынлашып килгән челлә һавасыннан калышмаска теләгәндәй. Казандагы революция хәрәкәте дә көннән-кян кыза барды. Иваново Воз- несеиск тукучыларының стачкасы үзенең йогынтысын ясаты Казан заводфабрикаларындагы эшчеләр бер-бер артлы эш ташлый башлады. РСДРП комитеты канлы якшәмбенең ярты еллыгына аерата зур тырышлык белән әзерләнде. Утырышта күпчелек тавыш белән Алафу- зов предприятиеләрендә 9 нчы июльдә гомуми завод стачкасы башларга булдылар. Шуннан соң һәр көнне диярлек завод капка төбендә митинглар уздырыла торган булып китте. Йөрәкләрдә якты өметләр ялкыны кабызган ашкынулы, дәртле көннәр иде бу. Хөсәен урамга чыкты. Юлында очраган беренче извозчик арбасында пассажга китте. Анда «Волжский листок» редакциясендә иптәшләре белән очрашып сөйләшкәннән соң, алар Кулеша белән Алафузов фабрикасына юнәлделәр. Митингны оештырырга тиешле Лозовскийның анда киткәнлеген белгәннәр иде инде. Алар патша һәйкәлен узып. Ташаяк ярминкәсе мәйданына төшкәндә, фабрикадагы вакыйгалар катлауланганнан катлаулана бара иде. Сәгать кичке алтыны сугу белән колакларны тондырып свисток кычкыртты. Фабрика ишек алды тиз арада хәрәкәткә килде. Көне буе тынчу һәм шау-шулы цехларда эшләп алҗыган эшчеләр, станокларны туктатып. фабрика капкасына таба ашыктылар. Ишек алды кешеләр белән тулып китте. Садыйк та халык арасында. Тәгаен, Алексей килгән иде инде. Ашыгырга кирәк иде. Садыйк контроль ишек аркылы узганда капка төбендә торган салам эшләпәле кешегә игътибар итми кала алмады. Сакчы үзен тентегәндә ул, тәрәзә аша күреп, салам эшләпәле кешенең комитет җибәргән Алексей икәнлеген аңлады. Атылып урамга чыкты һәм шунда таба китте. Бу вакытны Лозовскийны эшчеләр әйләндереп алган иде инде. Алексейга кемдер такта әрҗәгә менәргә ярдәм итте. Лозовский яңгыравык тавыш блән кычкырып үз янына эшчеләрне чакыра башлады. Халык шактый җыелгач, ул сүз башлады. Аның җирән чәче тузган, йөзе апак иде. — Иптәшләр!—диде ул. — Безгә бөтен аһ-зарларыбызны уртага салып сөйләшергә кирәк. Без, Алафузов заводының барлык бүлекләрендәге эшчеләр, хуҗаның һәм завод администрациясенең изүенә артык түзеп торырга тиеш түгел. Без мохтаҗлыкның ахыргы чигенә җиткерелгәнбез. иптәшләр! Без дәшмичә калырга тиеш түгел. Бөтен Россия пролетариаты үзенең мәнфәгатьләре өчен көрәшкә күтәрелә. Без читтә калырга тиеш түгел, иптәшләр! Әйдәгез, җыелыгыз! Без хәзер шунын турында митинг ачыйк! Садыйк барлык көченә: «Дөрес, дөрес!» — дип кычкырды. Губанов аның уң ягында тора иде. Ләкин ул ораторны тыңлау белән генә мавыкмый. үзенә тапшырылган эшне дә әйбәт үти. Кинәт Губановның күзләрендәге яктылык сүрелде. Ул Садыйкның янтыгына каты итеп терсәге белән төртеп куйды. — Теге бәндәгә кара! Ниндидер ят бер кеше тыңлау белән мавыккан эшчеләрне этә-төртә Алексей янына керергә маташа иде. — Җибәрмә! Филер. — диде Губанов. Тирә-юньне халык сарып алган, хәзер башка урынга күчү җиңел түгел. Шулай да Садыйк җилкәсе белән юл ярып теге кешегә таба китте. Ул аның янына барып чыккач тукталып торды, бөтенләй күрмәмешкә салышты. Мәгәр күз төшерү белән Губановның хаклы икәнлеген аңлады. Җүнсез шымчы, никадәр генә гади эшчегә охшарга теләсә дә. Садыйкны алдый алмас! Сәгыев аның янына ук килде дә алга үтәргә теләгән булып терсәге белән тегенең күкрәгенә китереп төртте. Күрәсең, филер юкарак нәрсә иде. Ул агарынып өнсез калды. — Што ты. господь с тобой, — дип мыгырданды ул. Садыйк аны, ай-ваена карамастан, артка этеп җибәрде, үзе аның алдына ук килеп басты. Инде тыгылып карасын! Алексей һаман сөйли иде әле. Ул завод эшчеләренең хәлен, аларның адәм түзмәслек шартларда яшәвен, ачлык, наданлык аркасында бөтенләй кешелек сыйфатларын югалту мөмкинлекләрен, нигезләп, кызып аңлата иде. — Ләкин бу хәлне төзәтү мөмкинлеге безнең үз кулыбызда. Безнең мондый эшкә кодрәтебез җитәрлек. Чөнки без — эшче сыйныфы, оешкан сыйныф. — диде Лозовский. Ул тугызынчы июльдә, канлы якшәмбе истәлеге итеп, Алафузов эшчеләрен гомуми стачка ясарга өнди башлады. Урам хәзер эшчеләр белән тулган иде. Алар ораторны әле хуплап, әле анардан шикләнеп гүли, мәйдан шау-гөр килә иде. Ләкин Алексей хуҗалар алдына нинди шартлар куярга кирәклеген әйтеп бетермәде, каяндыр килеп чыккан атлы полиция стражниклары, камчыларын селти-селти. атлары белән халыкны таптатырга тотынды- лар. Кемдер ачы кычкырып сүгенеп жибәрде, хатын-кыз чәрелдәгәне ишетелде. Садыйк хәзер аерата сизгерлек белән үз артында торган филерны сагалый иде. Ниһаять, ул түзмәде, шымчы Алексей янына үтәргә теләп тагы кыбырсый башлагач, аның җиңеннән эләктереп алып, үзе белән артка таба өстерәде. Бу минутта урамның икенче ягыннан җәяүле городовойларның свисток сызгыртып йөгерешкәне күренде. Эшчеләр хәзер һәр яктан камалып алынган иде. Ләкин алар бирешергә җыенмадылар. Атлылар һәм жәяүле городовойлар никадәр генә халыкны куркытып, таралырга әмер итмәсеннәр, эшчеләр кузгатмадылар. Төркемнең үзәге, бернигә бирешмичә, әле һаман ораторны куәтли, әле һаман аның сөйләвем сорый иде. Әмма халык төркеменең читләрендә хәзер чын мәгънәсендә сугышалар иде инде. Садыйк әлеге шымчыны өстерәп чыгарам дип чак кына ат астына барып кермәде. Башын югары күтәргән кара ат, күзләрен акайтып, авызыннан күбекләр чәчә-чәчә, күкрәге белән Садыйкка килеп бәрелде. Садыйк филерны кулыннан ычкындырды, көчкә читкә тайпылып өлгерде. Ләкин шулай да атлы полицейскийның нагайкасы аның сул як иңбашын утта көйдергәндәй ачыттырып алды. Ачуыннан тынына буыла башлаган Садыйк түзмәде, иелде дә аяк астында яткан ташны алып полицейскийга жибәрде. Читкә шылып, аңа күз ташлаганда полицейский атының муенына иелеп төшкән, кемдер теге яктан аның аягыннан сөйри иде. Садыйкның таш ат\ы үзенә күрә бер сигнал кебек килеп чыкты. Чөнки тиздән халык полицейскийларга таш яудыра башлады. Заводның өлкән городовое зур корсаклы, акайган күзле Клементьев кынысыннан кылыч суырып чыгарды. Садыйкның күзләренә аның, кылыч белән селтәнеп. уртага юл ярып баруы чагылып калды. Садыйк үз янында торган эшченең ачынып: «Ах, җен!» — дип кычкыруына сискәнеп китте. Ни арада булды соң бу хәл, Садыйк аңгарып та өлгермәде Ләкин ул урталыкка күз салганда, анда Алексей юк иде инде. Формалы һәм гражданский киемле кешеләр аны, кулларын каерып тоткан килеш, завод капкасына таба сөйрәп баралар иде. Аларга ташланган Миңнулла белән Губанов- ны шундагы кешеләр бәреп аяктан ектылар. Садыйк аяк астына туры килгән әлеге әрҗәнең өстенә менеп басты. — Иптәшләр! — дип кычкырды ул барлык көченә. — Күрмисезмени: безнең иптәшне алып киттеләр бит. Без барыбыз да бер булып... Ул сүзен әйтеп бетермәде, халык, болай да эшне аңлап, бердән үкерә башлады. Бөтен урам хәрәкәткә килде. Барлык кеше, бер көчкә буйсынгандай, завод капкасына таба ташланды. Юлда очраган полицейскийларны хәзер ул сытып-таптап кына узды. Бер-ике этү белән капка каерылып авып төште. Шашкын халык төркеме кулга алынган Лозовский артыннан аны коткару өчен һөҗүм башлады. Садыйкның күзенә үзенең цехташ иптәшләре очрап очрап китте. Алга ыргылган халык арасында Шәрифулла абзыйның ачулы йөзе чагылып калды Аңның бер почмагына күзләрен зур итеп ачкан Тагъзимә дә эләкте. Ниһаять, Садыйкка Фәрхетдин лә очрады. Егетнең авызы ачылган, күзләре түгәрәкләнгән. Ул, нидер әйтергә теләп, түбәтәен һавада селки нде. Халык ташкыны завод ишек алдын тутырды. Хөсәеннәр завод капкасы төбенә җиткәндә, ишек аллыинан бик каты гүләү авазлары ишетелде. Ул хәлне аңлап өлгермәде, бер заман халык ябырылып кире урамга чыга башлады. Тирә-юньне меңләгән кешеләр тутырды. Кемнәрдер Лозовскийны өскә күтәргәннәр, каты кычкырып, урам уртасына киләләр. Хөсәен ачыграк күрү өчен тротуар читендә яткан ташка менеп басты Эшчеләр: «Болынга, болынга!»—дип кычкырыша башладылар. Кемдер. «Иптәшләр, бүген үк стачка башларга! Бүген үк стачка, бүген үк стачка!» — дип акырды. Аның сүзләрен, элеп алып, кабатларга керештеләр Хөсәен хәлне аллап тынычланып киткәндәй булды Ул халык ташкынына иярде. Садыйкны очратып, аның чабуыннан эләктерде. — Ни булды? — диде, тотлыга төшеп. — Ябып куйганнар ие. — диде Садыйк, ачулы елмаеп. — Аналарын саткырылардан йолып алдык! Халык үзенең барысыннан да көчле икәнлеген тонган хәлдә, урам тутырып, тантаналы рәвештә алга агыла башлады. Хөсәен, куанып, кызу-кызу адымнар белән аларга иярде. Ока елгасында «Густав Струве» пароходының салоны халык белән шыгрым тулган иде. «Ниһаять, миңа да тарихи бер вакыйганың шаһите булырга насыйп икән». — дип уйланды Җәгъфәр. Ул арткы рәтләрнең берсендә тәрәзә янында урнашкан иде. Зур ачык тәрәзәдәге ефәк пәрдәләрне жилбер- дәтеп Ока суының сәрин сулышы шаяра. Вак дулкыннар өстендә кояш нурлары җемелди. Акчарлаклар, кычкыра-кычкыра, пароходны озата баралар. Җәгъфәрнең шатлыктан йөрәге урыныннан кубардай булып тибә иде. Күп өметләр баглый иде Җәгъфәр шушы съездга. Әйтүе генә ансат: бөтен дөнья тарихында беренче тапкыр Россиядәге мөселман халыкларының съезды. Ниһаять, татар халкын колониаль изелүдән, түбәп- лек-х^рлыклардан азат итү өчен оешкан бер җирлек булачак. Ул барлык төеннәрне чишәчәк, барлык бәхәсләргә чик куячак «Иттифакы мөслимин»нең беренче съезды Нижний Новгород каласында узарга тиеш иде. Ләкин, шәһәребез болан да хәрби хәлдә, дигән сылтау табып, губернатор моңа рөхсәт бирмәде. Мәгәр оештыручы кешеләр аптырап калмадылар, өч йөз сумга шушы пароходны ялладылар да Ока суында ял итеп йөрү исеме астында съездны уздырырга карар кылдылар Берничә минуттан соң шул тарихи съезд башланырга тиеш иде. Алгы рәтләрдәге хәрәкәткә карап, озакламый нидер буласын сизенгән Җәгъфәр башын күтәрде, игътибарын җикте. Төрле кәсеп иясе һәм төрле катлаулардан чыккан кешеләр утыра иде салонда. Арада европача киенгән җитү чәчле интеллигентлар да, зур корсаклы, кәләпүшле, казакиле сәүдәгәрләр дә. фәсле, чалмалы, чапанлы дин әһелләре дә — барысы да бар. Биредә Җәгъфәрнең йөрешә торган таныш-белешләре дә, бөтенләй күз күрмәгән чит як кешеләре дә. Алда ап-ак сәлләләр, кызыл, яшел фәсләр, кара, я төсле, хәтта энҗеле түбәтәйләр тезелеп киткән. Кинәт алгы сафтагы кешеләр хәрәкәтләнә башлады. Җәгъфәр тынын кысты, әсәренеп күзләрен алга төбәде. Хәрәкәт тагы кабатланды. Пенсне күзлек кигән җитү чәчле, бәләкәй сакаллы юантык кеше сафның уртасына утырган киң җилкәле, пеләш башлы таза кеше белән сөйләшеп алды. Пеләшнең аркасы һәм кызыл зур колаклары гына күренә. Пенснеле читкә китеп югалу белән, ул торды да өстенә яшел постау ябылган зал алдындагы өстәлгә таба китте. Бераздан ул халыкка йөз белән торып, таянган килеш, өстәл артына басты. Тәгаен. бу буйчан таза кеше Кавказ халыкларыннан иде. Аның карчыга борыны, зур кара күзләре шулай уйларга мәҗбүр итә иде. — Үзебезнең бик могтәбәр мөселман әһелләреннән инде. — дип пышылдады Җәгъфәрнең күршесе. — Фрафисыр Әхмәтгәрәй әфәнде Төпчибашов Бакудан. Белдекле күрше әкрен генә әйтсә дә. алда утыручы шадра абзый, борылып. Җәгъфәрләргә кырыс бер караш ташлады. Янәсе, комачау- лыйсыз. Төпчибашов залга текәлү белән моңарчы гөжләп торган халык бөтенләй тынып калды. Әгәр ун якта утыручылардан берәү гөлдерәтеп кикереп җибәрмәсә, бу тынлык аерата зур тантана төсен алачак иде. — Кардәшләр, — диде Төпчибашов, — без бирегә егерме биш миллионнан артык булган Россия мөселманнарының вәкаләте белән җыелганбыз. Ул «Иттифакы мөслимин»нең мөселманнар өчен әһәмияте турында сөйли башлады. Оратор әзербәйжанча сөйли иде. Әлбәттә, халык, нотыкның нечкәлекләренә кермәстән, сүзнең гомумән ни турында барганлыгын төшенде. Шулай да Җәгъфәр бер нәрсәгә игътибар итмичә булдыра алмады. Үзеңә аңлашылмаган телдәге сүз нинди мөкатдәс нәрсә турында бармасын, күңелгә үтеп керә алмый икән. Ул мәҗбүри рәвештә бу беренче тойгының ачысын йомшартырга тырышты. Әлбәттә инде, татар халкы җитәкче ролен башкарырга тиеш. Ләкин бит аңа карап башка милләтләрдән галимнәр бар икән, алардан файдаланмыйча булмый, дип үзен тынычландырды Ә инде президиум сайланып, съездга рәис итеп Исмәгыйл бәк Гаспринский, сәркатиб итеп Муса Бигиев сайлангач, ул бөтенләй кәефләнеп үк китте Күршедәге бик белдекле, симез битле, елкылдап торган кара мыеклы кеше өстәл артына урнашкан һәрбер президиум члены белән Җәгъфәрне таныштыра барды «Әнә күрдеңме, бу күзлеклесе — Йосыф Акчурин инде», я булмаса: «Игътибар белән карап кал. егет, әнә теге яшел фәс кигәне — Рәшит казый булыр, аның «Миръатэын укыгансың булыр»,— диде ул. Өстәл артындагы Садрый Максудыйны, Гаяз Исха- кыйны, Фуат Туктаровны Җәгъфәр болан да таный иде инде. Президиумны зал алкышлап каршы алды. Ораторлар берәм-берәм чыгып сөйли башладылар. Аларнын кайберсе артык госманлы төрек телендә, я булмаса гарәп сүзләрен кыстырып, ислам тарихыннан, Мөхәммәт пәйгамбәр сүзләреннән үрнәкләр китереп, я кайберсе исә мишәр шивәсендә кирәккә дә, кирәкмәскә дә рус сүзләре кушып сөйли иде. Ләкин барысы да бер зарны куәтли. Сүз татар халкына тәрәкъкый итәргә ирек булмавы турында. Кадимче дин әһелләренә карата да каты-каты гына тел тилереп китүчеләр аз түгел. Дөньяви белемнәр бирә торган мәктәпләр кирәк. Алар яшьләргә Европа белемнәрен бирергә тиеш. Әлбәттә, динне дә онытырга ярамый, ләкин шулай да яшәү, тормыш итү, милләтне тәрәкъкый иттерү өчен заман кушканны өйрәнергә кирәк. Мәктәп бетергән кеше мөселман дөньясында гына түгел, гомумән Европа күләмендә алдынгы кеше булырга тиеш. Бик күп тапкырлар уйланган һәм дөрес дип тапкан Җәгъфәр фикерләрен кабатлыйлар иде болар. Юк, Җәгъфәрнең булган хәлне күр,- белән генә чикләнәсе килми иде шул. Аның ниндидер бер тәвәккәл чаралар тәкъдим иткәнне ишетәсе килә. Хәлбуки, чыгып сөйләүчеләрнең тел төбе һаман патшаһы әгьзә.м хәзрәтләренә өмет баглауга кайтып кала иде. Янәсе, алтынчы августта игълан ителгән дума турындагы проект милләт өчен бик матур юллар ача. Җәгъфәр күңеленнән: «Ачар, көт»,— дип куйды Аның тизрәк Гаспринскийны тыңлыйсы килә иде. Ниләр әйтер икән хәрәкәтнең башында торучы, остаз, мөхәррир, аксакал? Шул бит инде милләтне тәрәкъкый иттерү өчен беренче байрак күтәрүче. Җәгъфәр «Тәрҗеман» газетасын башыннан ахырына кадәр укып бара иде. Әле шәкерт чакны, күп нәрсәләрне белмәгән хәлдә дә. «Тәрҗеман»нын телен юньләп аңламаган килеш тә куанып, аны башыннан ахырынача укый иде. Кырым морзасы Исмәгыйл бәк Гаспринский, аның ышануынча. халык иярергә тиешле бердәнбер лаеклы юлбашчы иде. «Нәрсә ул әлегәчә чыгып сөйләүчеләр, — дип уйланды Җәгъфәр эченнән генә,— бу либераллар белән эсерларның бәхәсен ишетеп туйган инде. Уң канат белән сул канат бәхәскә керә, тик алар икесе дә бер үк нәрсәне алга сөрәләр бит. Чөнки тел төпләре бары бер үк көйне көйли, ниндидер могҗизага ышаналар, ниндидер ислах ясап максатка ирешергә телиләр. Әлбәттә, Гаспринский әфәнде үзенен тирән фикерле, барысын да ачыклый торган нотыгы белән изелгән төрки халыклар өчен файдалы, бәхет-сәгадәткә илтә торган юл күрсәтәчәк». Әйе. әйе, Җәгъфәр барысына да баштан ук риза. Ул, әгәр кирәк икән, үзенең туган халкы өчен утка-суга керергә дә әзер. Ниһаять, рәис белән янәшә утыручы Йосыф Акчурин сүзнең Исмә- гыйл бәк Гаспринскийга бирелүен әйтте. Бу минутларда Җәгъфәр киеренке бер эчке халәт кичерә, күңеле коштай ашкына, җилпенә иде. Ул ике күзен дүрт итеп морзага текәлде. Калку җилкәле, буйчан Гаспринский, өстәл кырыендагы трибуна артына чыгып баскач, бераз тынып торырга мәҗбүр булды. Чөнки халык, аны алкышлап, гөж килеп кул чаба иде. Җәгъфәрдән дә катырак кул чабучы булмагандыр! Гаспринский җыерчык баскан озынча соргылт йөзле кеше иде. Күрәсең, аның бүген кәефе хуш түгел — чырае артык төксе. Шулай да Җәгъфәргә бик ягымлы булып тоелды ул. Җәгъфәр хәтта Гаспринский- ның күлмәк якасының аклыгына, соры костюмының өстендә килешле утыруына да сокланды. Менә морза, ашыкмыйча гына, үзенең йомшак калын тавышы белән сүз башлады. Оратор ярым кырымча, ярым төркичә сөйли иде. Җәгъфәр башта сүзнең эчтәлеген аңламыйча азапланды. Җаена төшенеп җиткәндә шактый күп фикерләр әйтелгән иде инде. Ләкин Җәгъфәр ораторны тыңлаган саен ничектер үзе көткәннәрдән ераклаша баргандай булды. Гаспринский: — Тарихи зарурияттә үсеп килгән Русиягә Рязань. Казан. Астерхан. Сембер, Кырым патшалыклары, хәтта Кавказ арты ханлыклары, соңгы вакытта кайбер Урта Азия ханлыклары керде, — дигән фикерне әйтә иде. — Ләкин Русия. безнеңчә, үзенең тарихи, табигый чикләренә барып җитмәде әле. Иртәме, соңмы. Русия чикләре уз эчләренә барлык төрек-татар кабиләләрен кертеп бетерәчәк дип уйлыйбыз без. «Тукта, ничек инде болай», — дип уйланды Җәгъфәр. Ораторның бу сүзләрне тыныч кына әйтүе һәм тыңлап утыручыларның да әз генә дә борчылмыйча тыңлавы гаҗәпләндерде аны. Ул. кашларын җыерып, һәрбер сүзне аңларга тырышты. — Якын киләчәктә Русиягә, үзенең христиан державасы булу әһәмиятен киметмәгән хәлдә, иң зур мөселман дәүләтләренең берсе булырга язган. — диде оратор. Җәгъфәр хәйран калып, әллә миңа гына шулай ишетеләме дигәндәй. маңгаен уа башлады. Ләкин ишеткәннәре нәкъ Гаспринский авызыннан чыккан сүзләр иде. Тукта, ничек инде? Моңарчы Җәгъфәр алладай күргән Гаспринский шулай сөйлиме? Димәк, ул Россиянең колониаль политикасын хуплый, димәк, «милләт, милләт» дип йөрүләр ул коры сүз генә. Я хода, бу нинди эш тагы?! Җәгъфәр тагы игътибарын ныграк җигеп нидер анларга тырышты. — Тәкъдир кушуы буенча Русия кул астына, аның хакимиятенә һәм канат астына үзләренең бай җирләре белән күпләгән мөселман халыклары тапшырыла. Русия —Европа белән Азия, фән белән белемсезлек. хәрәкәт белән торгынлык арасындагы табигый арадаш. Җәгъфәрнең артык тыңларлык та. аңларлык та көче калмаган иде. Ходавәндә! Мондый сүзләр көткән идеме соң ул Гаспринскийдан?! Ул үзенең тетрәнүен, эчендә утлар кайнаганлыгын сиздермәс өчен кулларын каты кысып йодрыклады, иренен тешләде. Күңел түрендә нәрсәдер гөрселдәп ишелгәндәй булды. Бу. тәгаен, аның салон башында кулларын кушырып тыныч кына сөйләп торган, озынча соры йөзле кешегә булган иманы, ышанычы иде. Җәгъфәр, артык берни дә ишетмәскә тырышып, ачык тәрәзә аша Ока елгасына карады. Пароход ямь-яшел үлән белән өртелгән сөзәк яр буеннан бара иде. Яр өстендә киндер күлмәк-ыштанлы, ялан аяклы бер рус егете кулындагы картузын пароходка болгый. Бераз барганнан соң елгага су эчәргә төшкән сыерлар очрады. Алар корсак тиңентен суда койрыкларын селкеп рәхәтләнеп оеп торалар иде. Кояшта бик эссе булса кирәк. Җәгъфәрнең шушы минутта ук салоннан палубага чыгып, суга сикерәсе килде. Юк, эсселектән качып түгел, ә менә алдакчы, кабахәт дөньядан качып! Ул су астына төшеп ятар иде дә бер дә чыкмас иде. Җәгъфәр уй-хыяллдры аша су асты патшалыгында байтак вакыт гизгәннән сон, уянып, тирә-юнендәге реаль тормышка кайтырга мәжбүр булды. Бу вакытны оратор ниндидер халыкара мөнәсәбәтләр турында сөйли иде инде. Җәгъфәрнең колагына «Төркия, Иран» дигән сүзләр кагылып китте. Хәзер инде оратор нинди сүз әйтсә дә аны аптырашка төшермәячәк. Ул каты тетрәнүдән соң туган йокымсырау халәтендә, төшендә күргәндәй, Гаспринскийга текәлде. — Төркия һәм Иранны кулында тоткан хәлдә, Русия барлык мөселман шәрыгының кардәшенә әвереләчәк һәм. мөселман халыкларының башында торып, аның мәдәниятын житәкләячәк. Ак патшаның мөселман хәлифәсенә карата булган әйбәт мөнәсәбәте һиндстан мөселманнарының фикерләрен тамырыннан үзгәртәчәк. Шуннан соң инде инглизләргә «урыс казагы мөселманнарны юк итәчәк» дигән әкиятне исбатлау Жинел булмас! «Кызык бу,— дип уйланды Җәгъфәр, эченнән ачынып, — димәк, бу Кырым морзасы безнең белән генә чикләнми, әле тагы бик күп мөселман халыкларын ак патша жәберенә тапшырырга жыена Тукта, бу бит, төптәнрәк уйласаң, бөтенләй сатлык жан. Бу бит рус патшасының көен көйли». Җәгъфәр кинәт урыныннан торды да. янындагы әлеге белдекле мыекны этеп, рәт арасыннан чыга башлады. Ул ишеккә таба юнәлгәндә үзенә текәлгән усал карашларны тойды. Ләкин тукталмады, салон ишеге янында өелешеп торган кешеләрне әткәләп палубага чыкты. Монда һава саф. тын алулары иркен иде. Хәзер ораторның әйткәннәре бик ерактан гына ишетелә иде — Мөселман галәме белергә һәм ышанырга тиеш, — дия иде Гаспринский. — Русия ислам диненә һәм шул диндәге кешеләргә бернинди дә дошманлык касты белән янмый. Русиядә мөселманнар, күчмә кыргызларны исәпкә алмаганда, көннән-көн байыйлар. Минем күзәтүләрем, сәяхәтләрем миндә ышаныч тудыра: бер генә халык та җиңелгән һәм гомумән ят кабиләләргә безнең олы таганыбыз рус халкыдай шәфкать һәм кешелеклелек белән карамый. Җәгъфәр түзмәде, палуба буйлап койрыкка таба китте. Монда шапыршопыр су ишеп пароход көпчәкләре әйләнә, машина залының гөрелтесе палубаны калтырата иде. Җәгъфәр байтак вакыт көпчәк калаклары астындагы суның ургылып-дулап күбекләнүенә карап торды. Аның алдында хәзер төпсез бушлык иде. «Менә сиңа милләткә хезмәт! Менә сиңа гасырлар буе җәберләнгән һәм бетүгә юл тоткан халкыңа ярдәм итәргә теләвеңнең нәтиҗәсе». Ул берни дә күрмәгән караш белән һаман су өермәсен күзәтте. Өстә акчарлаклар ачы чыелдап ашарга сорыйлар, яр буенда бөдрә куаклыклар. балыкчы алачыклары, ерактарак чиркәүле авыллар кала иде. Җәгъфәр, тәнәфес булып, халык шау-шуы палубаларны басып киткәнгә кадәр, урыныннан кузгала алмыйча торды. Кинәт ул янында гына таныш тавыш ишетте Салонда әлеге белдеклеләнеп утыручы кара мыеклы кеше иде бу Әле яна гына Җәгъфәр ана игътибар белән- рәк күз салды. Карасана! Пөзе бик таныш лабаса! Кайда күрде соң әле ул? Әйе, Печән базарында кызыл мал белән сату итә ич ул! — Нигә чыгып киттен, агайне?—диде сәүдәгәр. — Коньяк-мазар эчеп харап булмагансындыр ич? — Нинди коньяк? — диде Җәгъфәр, аптырап. — Буфеттагыны әйтәм, — диде мыек, елмая төшеп,— мин дә, малай, бер бәләкәйне капкан ием, син чыгып киткәч, күңелне бөтенләй айкый башлады... — Әйтә алмассыз микән,— диде Җәгъфәр, белдеклене» сүзен бүлеп,— күреп булыр микән хәзер Исмәгыйл бәк Гаспринскинны? — һа, —дип куйды теге, мыегын бөтерә төшеп, — йомыш төште диген, ә? — Миңа аны мотлак күреп сөйләшергә кирәк. — Әнә ич, бар да сөйләш, — диде пароходның борын ягына таба борылып, — әле шунда күргән идем үзләрен. Җәгъфәр палубадагы халык арасыннан пароходның алдына таба китте Делегатларның рухы күтәренке, һәр төркемдә җанлылык сизелә иде Алар әле генә булган чыгышлар турында үзара сүз алып баралар, тойгыларын уртаклашалар, артык кызмыйча бәхәсләшәләр. Күрәсең, канәгать хасил иткәннәр. Чапанлы, җөббәле, камзуллы һәм тройкалы юан-юан кешеләрне узып. Җәгъфәр алга таба баруында булды. Ниһаять, менә пароходның борыны. Алда Ока елгасы җәйрәп ята, өстә аяз күк йөзе, тирә-якта яшеллеккә өртелгән сөзәк ярлар Гаспринский иркен камыш кәнәфидә утыра иде. Аның тирәсендә президиумда утырганнарның күпчелеге күренә. Ләкин алар гына да түгел, тагы алгы сафларда күренгән кешеләр дә бар. Җәгъфәр беравык кыймыйча читтән генә карап торды. Ниһаять, батырчылык итеп, кешеләр арасыннан эчкәрәк узды һәм Исмәгыйл бәкнең бәләкәй пауза ясавыннан файдаланып: — Гафу итегез, Исмәгыйл әфәнде, — диде. Ничектер артык каты кычкырды, ахры. Барлык кеше, шул исәптән Гаспринский да, сискәнеп башларын Җәгъфәргә таба бордылар. — Минем сезгә, әфәндем, әйтәсе сүзләрем бар, — диде Җәгъфәр,— сезнең сүзләрегезне тыңлаганнан соң туган фикерләрне әйтәсем бар. Минем мәзкүр җыелыш алдында чыгып сөйләрлек хәзерлегем юк, шуңа күрә кайбер фикерләрне сезгә монда әйтергә рөхсәт итегез. — Мәрхәба, әйтеп ебәрең, егетем.—диде Исмәгыйл бәк. — Сез, әфәндем, минем өметләремне акламадыгыз! Исмәгыйл бәкнең сул як бите тартышып куйды, ләкин шулай да ул һаман елмая иде әле. — Мин сезнең Гаррибальди булуыгызны теләгән идем. Мин шулай итеп сезне күз алдыма китергән идем. Ләкин .. Җәгъфәр тукталып калды. «Әйтергәме, юкмы?» дип икеләнеп торды. — Сез минем яу торгызып мәмләкәткә каршы орышка чыгуымны теләдегезме? — дип сорады Гаспринский. — Менә, менә, нәкъ шулай!—диде Җәгъфәр, җанлана төшеп. — Пәс адам икәнсез! — диде Гаспринский, ниндидер әшәке елмаю белән. Тирә-юньдәге кешеләр. Җәгъфәрнең оятсызлыгына хәйран калып, тәнбиһ белән баш чайкап куйдылар — Без ак патша мәмләкәтеннән разый-бәхил. Безгә әйбәт законнар гына кирәк. Ә кемнәрдер дөньяны бутый икән, анда катнашыбыз юк,— диде берәү. — Аллага мең шөкерана ит, егет, — диде икенче бер әфәнде, — без патшаһы әгъзәм хәзрәтләренең итагатьле мөселманнары, ул. алла боерса, тәгаен, безнең тавышыбызны ишетер. Җәгъфәр артык берни дә әйтә алмады, башын иеп. тагы көпчәк шаулаган тхрыга китте. Теге белдекле сәүдәгәр һаман шунда тора иде әле. — Я, сөйләштеңме? — диде ул. — Сөйләштем. — диде Җәгъфәр. Аның хәзер кемгә булса да ачыласы килә, кемнең дә булса үзен хуплавын тели иде. — Нәрсә әйтте соң? Син инде шул театр турындадыр? — Нишләп театр булсын. — диде Җәгъфәр, ачулана төшеп. — мин яшәү, үзебезнең урыс патшасы аягы астында эт көнендә яшәвебез турында сөйләшмәкче идем. — Нәрсә, сөйләшмиме, вакыт юк, диме? Олы кешене бимазалап йөрергә кирәкми шул. Җәгъфәр өмет белән сәүдәгәргә текәлде. — Абзый, сезнеңчә, ул олы кешеме? Ләкин дөресен генә әйтегез — Менә тагы! Нинди сорау инде бу! Гаспринский хәзрәтләре — бик олы кеше. — Мин дә шулай дип уйлаган идем, — диде Җәгъфәр, — ләкин минем өметләрем акланмады. Мыеклы һич көтелмәгәндә, мыегын бөтерә төшеп, кеткелдәп көлеп куйды Җәгъфәр, карамаса да, күңеле белән аның әшәке итеп көлүен гоя иде. — Сизәм мин синең эшеңне, егет, — диде сәүдәгәр, — синең күңелеңә жәбриләр вәсвәсәсе кергән. Шулар аркасында бит инде дөньяның асты өскә килә. «Князь Потемкин Таврический» матросларының тинтәклеген ишеткәнсеңдер? Инде килеп Иваново-Вознесенск тукучыларының кыланышына ни әйтәсең? Барысы да шул аты коргыры жәбриләр .. Агай сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде, арттан хатын-кыз тавышыдай нәзек бер тавыш ишетелде: — Сез алай дисез дә, Шәмсетдин абзый, болар бит барысы да әллә кайдагы жиде диңгез артындагы случайлар. Менә үзегездәге хәлләргә, сезнең Казан хәлләренә күз салыгыз. Җәгъфәр дә, Шәмсетдин дә теге нәзек тавышлы мишәргә борылдылар. Боларның сүзләрен ишетеп торган булса кирәк, фырт киемле, түгәрәк битле бу яшь кеше Алафузов заводындагы стачка, Казан тирәсендәге заводларда эш ташлаулар, крестьянның баш күтәрүе, имениеләр яндыруы турында сөйләп китте. — Барысы да шул жәбриләр эше, — дип кабатлады Шәмсетдин,— барысы да. Җәгъфәр эченнән генә: «Беләсең син пычагымны», — дип уйлады. Әле үзенең катыргы ак якасы, манжетлары белән кайдандыр ялтырап килеп чыккан нәзек тавышлы мишәр лә аның ачуын китерә иде. Bepaj- дан соң ул Җәгъфәргә үзе артыннан барырга ымлады Җәгъфәрнең теләр-теләмәс таптанып торуын күргәч: — Мин сезне буфетка чакырырга телим, өлгерербез дип уйлыйм,— диде. Җәгъфәр эзләгәнен тапкандай булды. «Чыннан да», — дип уйланды ул. Буфет юатачак бит аны. Таныш булыйк. Ришат,— диде теге, кузгалып киткәч — Мин сезне, туганым, аңлыйм, -дни өстәде ул. — Нәрсә аңлыйсыз? — Мин бит сезнең Гаспринский әфәндегә әйткәннәрегезне ишетеп тордым. Алар баскычтан аска таба төшә башладылар Трюмдагы буфет янында ыгызыгы иде. Кечкенә генә зал сыман урында буш өстәлләрнең берсе тирәсенә урнаштылар Җитез половой заказны үтәп китеп баргач. Ришат бокалларга салкын сыра коя-коя сүзгә кереште: — Сез, Җәгъфәр әфәнде, юкка Гаспринскийның сүзләрен ахырына- ча тыңламадыгыз. Ул бит мәсьәләнең бер ягын гына сөйләргә өлгерле... — Сүз бары милләтнең азатлыгы турында гына бара ала' — Мин дә нәкъ сезнең кебек үк караштагы кеше Ләкин мин сезгә бер кыйммәтле сүз әйтим: инде без халкыбыз өчен янып-көеп йөрибез икән, бераз алдын-артын уйлап эш итәргә дә тиеш булабыз... — Сез нәрсә әйтмәкче буласыз? — Менә нәрсә,— диде Ришат, официант житезлеге белән сыраны яңадан бокалларга коеп, —без сакланып эш итүебез өстенә, һәрбер мөмкинлектән файдаланырга тиешбез, әфәндем. Бу безнең тактик алымыбыз булырга тиеш. Алар сыраны чөмереп куйдылар да, Җәгъфәр Ришатка каршы килеп: — Әгәр инде без алай дип фикер йөртәбез икән, безгә, туган, иң кулае социал-демократларга иярү. — диде. — Чөнки аларда да милли мәсьәлә куела, алар хәтта милли автономия дип үк куялар. Ришатның йөзе чытылып китте, кечкенә генә борыны бөтенләй җыерчыклар белән капланды. — Алла сакласын, — диде ул, ниһаять, — большевиклар түгелме тагын! Җәгъфәр Хөсәенне хәтерләде, аның милли мәсьәлә турындагы сүзләре ничектер колак төбендә яңгырап киткәндәй булды. — Я, шулай булсын, ди, большевиклар, ди. Аларның да, минемчә, безгә уртак яклары бар. — Аллам сакласын,—диде Ришат. Кинәт өстә кыңгырау чылтырады, кемдер муенын сузып: — Әфәнделәр, керүегезне үтенәләр. Башлана, — дип кычкырды. — Әйдә, булмаса, кермичә торыйк хәзергә, — диде Ришат, — бераз соңгарсак та зарар итмәс. — Ул кулын селтәп куйды. — Ни сөйләячәкләре билгеле инде, сыра да бетмәде. Җәгъфәр дә моңа каршы түгел иде. Аңа хәзер җиңелрәк тә булып китте. Сөйләшерлек кеше бар иде, ичмаса Буфет залы бушап, алар икәүдән икәү генә калгач, ул. ачылып, үзенең элекке дусты, ә хәзер бөтенләй дошманына әверелгән Хөсәен турында сөйли башлады. Ришат игътибар белән тыңлый иде. Җәгъфәр тынгач: — Мин сезгә якын дустым итеп әйтим, — диде ул, — әгәр сезнең күзләрегез караңгы пәрдә белән томаланган икән, мин аларны ачарга ярдәм итим, бәлки, сез соңыннан миңа рәхмәт укырсыз. — Я, әйтеп карагыз. Ришат сырасына чеметеп кенә тоз салды да тагы борынын җыерып читкә карап торды. — Менә нәрсә, әфәндем, безнең иң явыз дошманыбыз, әгәр беләсегез килсә, шул большевиклар. — Ни өчен алай? — Туктагыз, сабыр итегез, әйтермен. Безнең иң явыз дошманыбыз— әнә сез сөйләгән Хөсәеннәр. Уһ. мин ул кешене күрсә идем! Беләсезме, мин махсус шул явызны күрү өчен Казанга барып кайтырга әзер. Билләһи! Ришатның яңак мускуллары калкып чыкты. Җәгъфәр тыела алмыйча көлеп җибәрде. — Белмим, ни өчен сез большевикларга шулкадәр үчлек тотасыздыр?! — Ни өченме? Сез шуны да аңламыйсызмы? Менә мин сезгә аңлатыйм алайса, туган. Әле генә югарыда Шәмсетдин абзый сөйләп тордымы? — Сөйләп торды. — Нәрсә диде ул, туганым? Тукта, тукта, үзем әйтәм. Ул бөтен гаепне еврейләргә сылтады. Җүләр ул! Чөнки кара надан ул, белми ул. Әгәр беләсегез килсә, дөньяны еврейлар бутамый, нәкъ менә социал- демократлар, аның да большевик фракциясендәгеләре бутый. Белдегезме? — Белдем, тик бу бит безнең файдага. •— һа-а, әйттегез, безнең файдага' Безнең файдага түгел ул. Безнең файдага булыр иде, әгәр аларга эшчеләр иярмәсә, безнең файдага булыр иде. әгәр авылдагы жыен йолкыш, бәдбәхет хәерче иярмәсә. Эшнең хәзер ничек торганын белдегезме? Инде ул большевикларның безнең татар арасындагыларына килик, алар бит халкыбызны менә безнең авызыбыздан ризыгыбызны алгандай өзеп алалар. Алар безгә юлны кисәләр, туганым. Патшасы белән дә чорт с ним, без вакытлыча килешә алабыз, кадеты, радикалы белән дә, тик менә большевигы белән тю-тю! Ах, мин ул сез сөйләгән кешене күрсәм! Ришат йодрыкларын йомарлап күрсәтте, һәм Җәгъфәр тагы көләргә мәҗбүр булды. Хәлбуки, көлүен көлСә дә, аныңча бу бәләкәй борынлы Ришатның сүзләрендә дә дөреслек бар иде. Моңа Җәгъфәр аның озакка сузылган аңлатуыннан сон ышанмый булдыра алмады. Әйе, чыннан да халыкның, татар халкының материаль байлыклар тудыруда хәлиткеч кешеләрен шул Хөсәеннәр аздыралар, шул Хөсәеннәр төрле хәйлә-мәкерләр корып Җәгъфәрләрдән аералар, уз мәсләктәшләре иттерәләр. Бик озак тыңлап утырганнан соң, ул Ришатның сүзләрен бүлдерде. — Нәрсә әйтмәкче буласыз инде? Бәлки, сез, әфәндем, миңа Хөсәен Ямашевны үтерергә боерасыздыр, ә? Моңарчы җитдилекнең теге ягында булган Ришат кинәт пырхылдап көлеп җибәрде. — Нинди сабыйдай беркатлы кеше соң сез, туганым?! — диде ул.— Әгәр мин аларны юк итәргә кирәк, алар безнең кан дошманыбыз дип әйтәм икән, моны туры мәгънәсендә аңларга ярамый. Без — гуманистлар. Ничек инде көпәкөндез үзеңнең милләттәшеңне... Мин аңламыйм. — Ә ничек соң? — Аларны морально үтерергә кирәк. Син, туганым, аңларга тиеш, алар белән көрәш, урыс әйтмешли, «не на жизнь, а на смертьэ булырга тиеш! — Тукта, ничек инде ул морально үтерергә? Мин бит сезнең кебек русча алай әйбәт сөйләшә белмим. — Ну, рухи үтерергә. Аңлашылдымы? — Ә, алай дисәгез. Ә нишләтергә соң? Ришат башта ук эчкән булган, ахры, башын артка ташлап, исерекләрчә ялкау гына хахылдап куйды. — Ә анысын мин белмим, Казаныгызга кайткач, мәсләктәшләрегез белән анысын аныкларсыз. Югарыдан кемдер иелеп: — Ришат әфәнде!—дип кычкырды. — Кем тия? — диде Ришат. — Ришат әфәнде, сезне Сәйдәшев әфәнде чакыра. Ришат урыныннан кузгалды. — Күрешербез, — диде. — мин тагы төшәрмен әле. Ул, чайкалмыйча, туп-туры өскә менеп китте. Җәгъфәр тулы бокалына текәлде дә уйга калды. Кара әле, чыннан да бик тәвәккәл, бик батыр кешеләребез бар икән ләбаса! Ә бит дөрес сөйли. Кем дөньяны болгата? Кем безнең милләттәшләребезне икегә аерып, аларны иң изге юлдан тайпылдыра? Әлбәттә, шул Хөсәеннәр! Бокалдагы сыра өстендә кызыл, күгелҗем төсләргә кереп бер күбек йөзеп йөри иле. Җәгъфәр: «Әгәр шул күбек бокалның теге ягына барып җитсә, Хөсәен исән кала, юкса мин аны рухи үтерәм», — дип уйланды. Күбек һаман төрле төсләргә кереп әкрен генә бокалның каршы стенасына таба шуыша иде. Күңел күзе күрә Хөсәен өч көн буена өенә кайта алмады. Ниһаять, бер буш ара табып, өйдәгеләрне күрү өчен генә, өенә кереп чыга алды Әнисе дә. Хәдичә дә. Нәкыя дә бик-бик шат иделәр. Мондый хәтәр көннәрдә хәвефнең нәкъ уртасында гизгән Хөсәеннең исән-сау кайтып керүе, җитмәсә әле. ак тешләрен ялтыратып елмаеп куйгалавы, берни дә булмагандай тыныч сөйләшүе, хәтта мәзәк сүзләр әйтеп көлдерергә тырышуы. — үзенә бер могҗиза кебек иде. Хөсәеннең өс-башы таушалган, күлмәкләре керләнгән, яңакларын куе кара сакал баскан. Нәкыя. Бибифатыйманың ымлавыннан ук аңлап, ишек алдындагы мунчага су ташый башлады. Бибифатыйма үзе. тизрәк аш өлгертү өчен, исән-саулык сорашылгач та. кухня якка чыгып китте. Хәдичә, аулактан файдаланып. иренең муенына сарылды. Алар бер-берсен бик сагынганнар иде. Ләкин менә вакыт кына бик тар. аннары Хөсәен бик алҗыган, өстәвенә. аның Хәдичәгә дөнья кадәр яңалыклар сөйлисе бар. Хөсәен хатынын үпте дә сак кына, иркәләп кенә кулларын ычкындырды. Урындыкка утырып сөйли башлады. Казанда Идел буе һәм Урал большевикларының аграр конференциясе булып узган иде. Анда эшчеләр саны йөзәр меңләп исәпләнгән, революциянең алдынгы сафларында барган Мәскәү һәм Иваново-Воз- несенскидан. ниһаять, үзәк комитетның үзеннән килгән вәкилләр белән күреште Хөсәен. Менә ул шуларның берсе турында сөйли башлады. — Арсенийны күрдем. — диде —Япь-яшь егет үзе. — Кем соң ул Арсений? Мин аны белмим бит. — Ничек инде?! Мин бит сиңа Иваново-Вознесенск тукучыларының стачкасы турында сөйләгән идем. Теге, Талка елгасы буендагы вакыйгалар... Хәтерләдеңме? — Ә. әйе. әйе, хәтерләдем. Шуннан? — Мин аңардан Иваново-Вознесенскндагы вакыйгалар турында сораштым. Сөйләде. Афанасьев, Дунаевлар турында сөйләде. Ә үзе шундый ачык күңелле, сабыр табигатьле кеше икән ул Арсений. Политехника институтында укый. Мәскәүдә. Хөсәен кинәт тынып күңелсезләнеп калды. Хәдичә моның сәбәбен ачык аңлый иде. Ул Хөсәеннең бик тә укыйсы килгәнлеген белә. Менә ничә тапкыр инде ул университетка керү өчен әзерләнә башлады. Кемнәр белән генә киңәшмәде. Ләкин бу бик җиңел эш түгел иде шул. — Ярар, тагы ниләр бар? — диде Хәдичә. — Син безнең ут йотып яшәгәнлегебезне. шәт. беләсеңдер. Ичмаса, әйтеп китәргә ярамыймыни? Мөмкин булмадымыни? Хөсәен башын селкеп кенә куйды — һай. шулай булсачы, Хәдичә! Хәдичә урыныннан торды да: — Ярый алайса, мин дә сиңа яңалыклар сөйлим, — дип кечкенә бүлмәгә кереп китте. Хөсәенгә ачык ишектән бүлмә эче күренеп тора иде. Хәдичә комод тартмасыннан нидер эзләп тапты. Хөсәен янына чыкканда аның йөзе борчулы иде. — Нәрсә, әллә бер-бер күңелсезлекме? — диде Хөсәен, сагаеп. Хәдичә кулындагы ике хатның берсен иренә сузды. — Чистайдан. Мин юл араларындагыны үтүкләп чыгардым. Хөсәен өчен бик көтелгән бер хат иде бу. Татарча текст арасына русча язылган сүзләрне җыеп укый башлады ул. Аның күңеле күтәрелгәннән күтәрелә, таныш рәхәт кичереш бөтен барлыгын били бара иде. Әйе. Хөсәеннәр кузгатып йөргән эш алга үрли. Тукта, тукта, монысы ни тагы? Талкышта яткан Трофим турында язылган. Конычев хатында (ә хатның татарчасын әнисе исеменнән Хәдичә билгеләгән чигүче кыз язган иде): «Сезнең остазыгыз белән соңгы бер атна эчендә бәйләнеш булмыйча торган иде. Әле кичә генә мәгълүм булды: ул үзе кунак булып яткан танышыгыздан киткән. Ничек киткән, кай тарафка киткән. — билгеле түгел. Ихтимал, аның эзенә төшкәннәрдер, бәлки, башка берәр хәл булгандыр. Ни булса шул. ләкин ул анда юк хәзер. Соңгы вакытларда остазыгызның кәефе чагыштырмача яхшырган иде. Үзе йөри башлаган иде. Ләкин менә бер атна күрешмичә тору сәбәпле минаның турында берни дә әйтә алмыйм. Хуҗаның әйтүенә караганда, ул подвода яллап Чистайга киткән, ләкин хәзер канда икәнлеге билгеле түгел» — диелгән иде. Хөсәен, бу юлларны укыгач, хафага калды. Уен түгел бу. Революционер иптәше өчен җаваплылык аның өстендә. Комитетта да Завадский белән Хөсәен аркылы гына бәйләнеш тотыла. Ниләр булмас! Әллә берәр ашыгыч эш килеп чыгып... Юк. алай дисәң, Трофим бала түгел, үзенең югалуы белән иптәшләрен борчуга салмас иде ул. — Хәдичә, бүген Чистайга хат язарга кирәк. Татарчасын язып куй. миңа, зинһар, кирәкле дәваларын да әзерлә, бүген үк, мөмкин булса хәтта хәзер үк, — диде Хөсәен. Ул гасабиланып кесәсеннән сәгатен чыгарды, йөзен чытты, аннары кулын селтәп, урыныннан купты. Ул әнисеннән, ашарга юкмы? дип сорамакчы иде, ләкин аңа Хәдичә ирек бирмәде. — Тукта әле. тагы берсе бар. — диде ул, икенче пакетны күрсәтеп. — Анысы нәрсә тагы?—диде Хөсәен, аптырый төшеп. — Монысын кайнар үтүк астында тотарга кирәкмәде, бу миңа гына атап язылган, хосусый хат. Хөсәен җилкәләрен җыерып куйды. — Алайса мина бирмә, үзең укы. — Ләкин бу хатта сүз синең турыда бара. Хөсәен. — Минем турыда? — Хөсәен ихтыярсыздан хатка үрелде. Ләкин Хәдичә алай ашыгырга бик теләми иде. — Үзем укыйм, сабыр гына тыңлап утыр. — Я. укы. — диде Хөсәен. — «Мөхтәрәмә Хәдичә ханым. Бу әманәтне сезгә яхшылык теләүче, сез белмәгән сезнең бер дустыгыз яза. Бу эшкә барырга миңа вөҗданым куша. Чөнки мин сезгә яхшылык вә бәхет теләп хәер догада калам. Ниһаять, мин сезнең дөреслеккә күзегез ачылуын телим. Белегез, ханым. сүз сезнең ышанычыгызга кереп, сезнең әти-әниегезнең байлыгын вә дә сезнең үзегезнең инсаниятегезне юкка чыгарып ятучы әдәм актыгы турында барачак. Ул сезнең яныгызда. Ул — сезнең ирегез Хөсәен Ямашсвдыр. Нидән чыгып мин шундый, йөрәкләрегезне парә-парә иттерәчәк хөкемнәр чыгарам соң? Моның сәбәбе Хөсәеннең фахншлегеннән. Ул сезгә өйләнгәннән бирле хыянәт кылып яши». — Җитте,— диде Хөсәен артык түзә алмыйча. — бир әле! Аның йөзе кәгазьдәй агарган, күзләре ачудан ялтырыйлар иде. Ул хатка текәлде Яла ягучы оятсыз рәвештә үзе уйлап чыгарган уйдырмалар язган иде. Хөсәен фәлән көнне фәлән җирдә булган, фәлән ханым белән очрашкан, фәлән көнне фәлән әфәнденең хатыны белән вакыт уздырган.. Хатның ахырында имза урынына «Сезнең дустыгыз» дип кенә куелган. Хөсәен укып чыкты да сорау белән Хәдичәгә карады Хәдичә исә хәзер утыргыч аркасына уң кулын салып, сул учы белән маңгаен каплаган хәлдә, Хөсәенгә ярым борылган килеш күзләрен йомыбрак утыра иде. Шулай да ул Хөсәеннең каравын тойды һәм кузгалмыйча гына — Башыннан ахырынача ялган икәнлеген беләм, Хөсәен, ләкин шулай да миңа бик авыр, — диде. — Авыр, чөнки кем язганы мәгълүм түгел. — Әйе, кем язганын белмим. Ә кем язса да барыбер түгелмени? — Юк, түгел. Хәдичә һаман үзгәрешсез калды. — Кем язса да барыбер.—диде ул. — Әгәр синең йөрәгеңне утта кыздыралар икән, кем кыздырса да. барыбер авырта. Хөсәен җәһәт кенә урыныннан торды да хатны Хәдичәгә сузды: — Мә. теләсәң нишләт, ул синеке! Хәдичә хатны өстәлгә ташлап. Хөсәенгә сорау белән текәлде. — Хәзер андый эшләр белән шөгыльләнергә вакыт юк, — диде Хөсәен. Хәдичә барысын да аңлый иде. Тик шулай да аның күңеле сулкылдап сыкрана. Чөнки хат башыннан ахырынача ялганнан торса да. моңарчы үзен артык сиздермичә, чак кына күңелне уңайсызлап торган сырхауларны да өскә калкытып чыгарды. Аны укыгач, хатын кинәт үзенең Хөсәеннән яшькә олырак булуын да. менә ничә елдан бирле көтсәләр дә һаман бәбиләре булмавын да хәтеренә төшерде. Ходаем, нинди җәфалар чигәргә язган тагы! Хәлбуки, бишенче елгы көз Казан урамнарына канлы бәрелешләр алып килде. Хөсәен шул вакыйгаларның уртасында кайный иде. һәр- кайда аның тыныч, ләкин ышанычлы тавышы ишетелә иде. 7 нче октябрьдә Мәскәү — Казан тимер юлчылары политик стачкага күтәрелде. Тиз арада бөтен Россиягә таралды бу. Бер-бер артлы илнең ундүрт тимер юлы эш ташлады. Тимер юлчылар артыннан ук тагы завод-фабрикалар күтәрелде, ул арада телеграф, телефон, почта эшчеләре кузгалды Ниһаять, басмаханә эшчеләре, кием тегүчеләр, приказчиклар аякка бастылар Казан РСДРП комитеты үзенең «Барлык кешегә» дип исемләнгән прокламациясендә Казан хезмәт ияләрен бөтен Россия политик стачкасына кайнашырга, коралланырга, патша самодержавиесенә каршы сугышка чакырды. Уналтынчы октябрьда көн җиләс, салкынча иде. Сәгать көндезге бер. Хөсәен, җирдәге сары яфракларны тузгытып, ашыга-ашыга университетка таба юнәлде. Чаттан бик кызып сөйләшә-сөйләшә бер төркем яшь-җилкенчәк күренде. Шәкертләр, вак һөнәрчеләр, приказчиклар. Алар Хөсәенне күрү белән таныдылар. Университетта булачак халык митингысына ашыгалар икән. Ул да булмады. Печән базары тарысында Хөсәеннәрне Крестовников эшчеләреннән бер төркем куып җитте. Күпчелеге рус эшчеләре иде болар. Алар арасында мыекларын бөтереп җибәргән Гыйльфан (ул хәзер мыек җибәргән иде) белән маевкада ораторлык иткән Мифтахетдин бабай да бар иде. Руслар да. татар егетләре дә шулай ук Хөсәенне күрү белән таныдылар. Чөнки Крестовников заводындагы эш ташлау вакыйгасы әле онытылмаган. Анда башлап йөрүче Тюнегин артында торган комитетчыларны, шул җөмләдән Хөсәенне, эшчеләр белми түгел иде. Сүздән сүз чыгып, эшчеләр һәм яшьләр үзләренең бу митингка өмет баглауларын, анда бүген кызыклы сүз булырга тиешлеген әйттеләр. Хөсәен үзе дә шулай уйлый иде. Айга якын ябылып торганнан сон. университетта бертуктаусыз халык митинглары җыела башлады. Моның нәтиҗәсе, әлбәттә, бүген күренер. Кораллы восстаниегә хәзерлек... Ләкин бу ни хәл бу тагы? Хөсәеннәр төркеме, университет алдына килеп чыгу белән, тукталып калырга мәҗбүр булды. Бу бердәнбер тыныч урынны бүген көчәйтелгән полиция наряды камап алган иде. Университет алды халык белән тулган. Хөсәен юлдашларыннан аерылды да халык арасына кереп китте. Аның исәбе, ничек булса да. капкага якынлашу. Комитетчылар шунда булырга тиеш. Хөсәен капкага якынлаша торгач, нәкъ Саммерның янына ук барып чыкты. «Сакалбай», аны күрү белән, Лозовский турында сорады. Саммерның йөзе үтә житди, үзе әсәренгән бер хәлдә иде. — Кертмиләрме? — диде Хөсәен. Саммер дәшмәде, бары йотлыгып капка ягына карап куйды. Анда юан полицейскийлар кылычларын кы- ныларыннан чыгарып селтәнәләр, капкага якын җибәрмиләр иде. Шулай да ишек алдында да халык юк түгел. Күрәсен. алар иртәдән үк кереп калганнар. «Менә сиңа университет автономиясе», — дип уйланды Хөсәен, ачынып. Халык һаман гүли, сукрана, полицейскийларга хурлау сүзләре әйтә, капкага ташлана. Ләкин полиция аның саен кылыч елкылдатып халыкны чигенергә мәжбүр итә. Халык дәрьясы ничектер уң якка таба чайкала башлады. Кемнәрдер МалоПроломный ягына йөгерештеләр. Хөсәен халык арасыннан Нако- ряковны, аның күзлек пыялалары ялтыравын күреп катды. — Мин киттем, — диде ул Саммерга, — тегендә юл тапкан булсалар кирәк. Алар икесе дә, терсәкләрен кызу-кызу эшләтеп. Накоряков барган якка юнәлделәр. Мало-Проломный тыкрыгында университет ишек алды стенасына егетләр баскыч китереп куйганнар иде. Хәзер жәһәт-жәһәт койма башына менеп, теге якка сикерәләр. Кара сакаллы бер сузан студент баскыч төбендә, шаярып, «ожмахка» кергәндә тәртип кирәклеген әйтә иде. Хөсәен үз нәүбәтендә сыгылып торган баскычтай йөгереп өскә менеп китте. Ул ишек алдына төшкәндә халык анда шактый иде инде. Русы да. татары да, студенты да. эшчесе дә җыелган иде. Хөсәен хәтта үзенең берничә таныш шимбәчеләрен дә күрде Ләкин урамдагы ыгы-зыгы һәм аерата полициянең бинаны камап торуы халык арасында куркыныч һәм киеренкелек тудыра иде. Ул да булмады, кинәт баскыч куелган койма турысыннан бик каты кычкырышу һәм команда тавышлары ишетелде. Накоряков; — Полиция!—диде. Җыйнаулашып, әле койма башыннан төшә алмый маташкан кешеләргә ярдәмгә йөгерделәр. Койма башындагылар жиргә сикерде. Ләкин теге якта калганнарны, күрәсең, полицейскийлар өстерәп төшерә иде. Койма башында торучы бер яшь студент нечкә ачы тавыш белән: «Казаклар, казаклар!» — дип кычкыра башлады. Урам яктан килгән гүләү авазы тагы да көчәйде. Ишек алдындагы халык, бердән кубып, университет капкасына баррикада кору өчен, күзенә ни күренсә, шуны ташырга тотынды. Атлы казакларның университет ишек алдына керүләре бар иде һәм. чыннан да, күп тә үтмәде, полицейскийлар капканың йозагын ачтылар. Ишек алдындагы халык бу вакытны туздырылган кырмыска оясыдай мәш килә, тизрәк юлны капларга ашкына, капканы ачтырмаска тырыша иде. Ләкин соң иде инде. Капка каерылып ачылды, юлдагы әрҗәләрне, мичкәләрне туздырып, полицейскийлар ишек алдына ташландылар. Хөсәен капка янындагы коймага сыенды. Кылычларын уйнатып, котырынып халыкка һөжүм иткән полиция алдында, әлбәттә, коралсыз кешеләр берни дә эшли алмыйлар иде. Әйе. оешмаган коралсыз кешеләр белән аларга эш итү ансат. Кылыч уйнатып эшчеләр төркеменә ташланган бер полицейский Хөсәеннең күзенә чалынды. Әйе. бу әлеге «бутышннк» Гайнулла абзый иде. Ул да Хөсәенне күреп калды Полицейскийның йөзе үзгәрмәде, ләкин шулай да: — Кит, Хөсәен, чуалма монда! Хәзер атлы казаклар кереп турап ташлыйлар үзегезне. — диде. Хөсәенне этеп җибәрде дә үзе кылыч бе- ләп селтәнеп алга бара бирде. Халык ташкыны Хөсәенне бөтереп алып, капкадан урамга чыгарып ташлады. Бу вакытта халык үкерешеп тарала. ун яктан атлы казаклар, сөңге һәм камчылар белән кешеләрне куркытып, капкага якынлашалар иде. Кинәт Хөсәеннең колак төбендә каты шартлау тавышы ишетелде. Бер студент үзе ясаган самопалдан аткан икән. Әйе, нәкъ шул гына кирәк тә иде казакларга! Әйтерсең, бу шартлау сигнал булып яңгырады. Казаклар аркаларындагы мылтыкларын кулларына алдылар, дәһшәт эчендә төрле якка сибелгән халыкка ата башладылар. Тиз арада ишек алдындагы кешеләр чәбәләнә-чәбәләнә йөгерешергә тотынды. Үкерү, чәрелдәү авазларына кушылып, мылтыктан аткан тавышлар һәм тәрәзә пыялалары чылтырап ватылганы ишетелде. Каяндыр килеп эләккән бер бала акырып елый иде. Кешеләр үлем дәһшәтеннән качып ышыграк урыннарга йөгерәләр, баш түбәсеннән сызгырып пулялар оча, каядыр якында гына ат тоягы тупырдавы, казакның һай-һулап һәм сызгырып җибәрүе ишетелә иде. Хөсәен, халыкка ияреп бераз чапканнан соң. университетка чатлаш торган шахмат клубының парадныена керде. Биредә Хөсәен кебекләр байтак иде. Башта караңгыда йөзләр ачык күренмәде. Бары кемнәрнеңдер сукрануы, ачы нәфрәтләрен кычкырып изһар итүе генә яңгырап торды. Әкренләп күзе ияләшә төшкәч. Хөсәен үзе янында ук басып торган Җәгъфәрне күрде, һай, югалган иске дус! Хөсәенгә әле генә кичерелгән фаҗигадән соң ничектер җиңелрәк булып китте. Ул Җәгъфәрнең йөзенә игътибар белән кабат-кабат карады. Ләкин теге күрмәмешкә салыша иде. Кем белә, бәлки ул түгелдер, ярым караңгыда аермавың да мөмкин. — дип уйлады Хөсәен. Җәгъфәр дисәң, бу кеше ничектер артык шома. тулы, өс-башы да бик фәләнски. Тукта. Җәгъфәрме соң бу? Кара! Шул үзе ич! Ләкин ни өчен дәшми ул? Ул. шиксез. бирегә Хөсәеннән алда кергән, тәгаен, ул Хөсәенне күптән, килеп керү белән үк абайлагандыр. Ләкин ни өчен дәшми ул? Хөсәен, күзләрен алмыйча, һаман идәнгә карап торган Җәгъфәрне күзәтте Ләкин элекке дус, «Җәгъфәр!» диюгә, сискәнеп, ерткыч тизлеге белән Хөсәенгә карап алды да һич уйламаганда, көтмәгәндә ишеккә ташланды. Кемдер ана: «Сез кая. нишлисез?» — диде. Ләкин Җәгъфәрдән җилләр искән иде инде. Атышлар тынгач, яшеренергә өлгергән кешеләр урамга чыктылар. Урамнарда дары исе аңкый. Тротуарларда һәм мостовойларда кан, үлгән һәм яраланган кешеләр ята. Хатын-кыз елавы, ирләр сыкрануы... «Хәзер инде сезгә, патша ялчылары, халык тарафыннан мәрхәмәт, шәфкать булмаячак. — дип уйланды Хөсәен. — бу кадәр үк теш-тыр- накларыгызның ялангач чагын Казан халкының әле күргәне юк иде». Хөсәен тиздән кораллы кузгалыш булачагы турында уйланды. Әйе, бик җитди рәвештә, чын-чынлап кораллы сугышка хәзерләнергә кушып чаң сугылды. Казан кузгалачак, мотлакан кузгалачак! Ул шулай уйланды. ләкин ара-тирә ни өчендер зур уйлар-ашкынулар арасына Җәгъфәр турындагы фикерләр дә килеп кысыла иде. «Ни өчен ул миңа күтәрелеп карамады?» Шул чак Хәдичәгә килгән хат исенә төште. Гажәп бер гойгы кичерде Хөсәен. Күңеле аңа: «Ул хатны язучы кеше — шул Җәгъфәр, — дия иде, — шул, шул! Гажәп. — дип куйды Хөсәен, — нинди генә изге максатлар белән янма, әгәр син шул максатларны үтәү өчен ялгыш юлларга кереп китсәң, кабахәтлек баткагына кереп чумасың икән. Гаҗәп, гажәп!» Хөсәен, үзенең иптәшләре белән берлектә, яралы кешеләргә ярдәм итәргә ашыкты. Давыллы көннәр турында Завадскийдан хат килде. Хат Степановка дип язылган иде. Хөсәеннең аптыравына каршы, карт шул хатны күтәреп Чистайдан үзе килеп төште. Хөсәенгә адресланмаган булса да, Степанов хатны ана да укытты, чөнки аның Ямашевка турыдан-туры бәйләнеше бар иде. Трофим үзенең кыска гына хатында, сәламәтлеге бераз яхшыргач, үзенең, түзә алмыйча, Самарага китеп баруын хәбәр иткән. Ул Казандагы иптәшләрнең үзе өчен борчылганлыкларын белә, шуңа күрә тиз генә хәбәр итә алмавына бик үкенә, гафу үтенә. Инде бу хат аша ул Хөсәен дуска кайнар дуслык сәламе һәм рәхмәтен күндерә. Инде тагы бу хатны алу белән Степанов Хөсәен аша Казан РСДРП комитеты белән бәйләнешкә керергә тиеш икәнлеген әйтә, гомумән Самара белән Казан арасында элемтә урнаштыруда ярдәм кирәк, ди. Трофим Казан хәлләре турында хат көтә. Хатта әнә шулар язылган иде. Степанов хатны укытты да. иртәгә иртәнге алтыга сугылырмын, жавап әзер булсын дип, китеп барды. Менә сәгать төнге бер, инде өйдәгеләр барысы да йоклый, ә Хөсәен үзенең бүлмәсендә хат язып утыра. Шәм уты әкрен генә тибрәнә, кәгазьгә төшкән каләм күләгәсе бер уңга, бер сулга шуыша «Кадерле дус, синең хатына жавап итеп, комитет кушуы буенча, түбәндәге юлларны язам. Без бик кайнар вакыйгалар эчендә яшибез. Синең өчен Казанның ни дәрәжәдә кадерле, якын икәнлеген аңлыйм, шуңа күрә, бу хатның фиргавеннәргә эләкмәячәгенә тәмам ышанган хәлдә. мөмкин кадәр тулы итеп язарга тырышачакмын. Безнең көннәр...» Хөсәен, шушы җирдә тукталып, фикерен туплап торды. Аның күз алдыннан бер-бер артлы булып узган вакыйгалар үтте. Уналтынчы, аннары унжнденче октябрь көннәре. Әйе. аларнын барын да хатка язып бетерү мөмкин эш түгел, саилан-сайлап кына, кирәген генә язарга була. ...Халык уналтысы көненнән айнып өлгерми, менә анысыннан да рәхимсезрәк унжнденче октябрь көне килә. Кан өшеткеч, бәгыреңне өзгеч ерткычлык тагы кабатлана. Бернинди коралсыз халыкны кыйныйлар, кылыч белән чабалар, аңа мылтыктан аталар. Күзләрдә дәһшәт һәм ләгънәт. Хәзер инде ул көнге вәхшилекләрнең вак-төяге дә мәгълүм. Унжнденче октябрь көнне иртәнге якта ук халыктан үч алуны максат итеп куйган атлы һәм жәяүле городовойлар университет тирәсендә чуала башлаганнар. Алар шунда ук юлларына туры килгән студентларны һәм эшчеләрне камчылар белән ярганнар Халык шулай да митингка җыелды. Ул Воскресенская урамын тутырып «Марсельеза»- лар җырлый, патшага каршы төрле лозунглар кычкыра, мәгәр үзен һич сугышчан тотмый. Ә полициягә үч алу өчен нинди дә булса берәр сылтау гына кирәк. Сылтау тиз табыла. Бер студент, — Хөсәен аның эсер икәнен белә,— атлы полициягә ясалма бомба ыргыта. Бомба шартлый. ләкин беркемгә дә зыян китерми. Шуннан соң моңарчы качып торган атлы казаклар халык өстенә ташланалар, городовойлар һөҗүмгә күчә Семинария бинасыннан, университеттан кемнәрнеңдер аларга револьвердан атканы ишетелә. Ләкин халыкның төп коралы—таш. Ә исерек казаклар һәм городовойлар исә винтовкалардан аталар. Ату тавышлары төнге унбердә дә ишетелә. Пассажның ватылмаган бер генә тәрәзәсе дә калмый. Окружной суд. шахмат клубының тәрәзәләре чәрдәкләнеп бетә. «Франция» номеры утка тотыла. Исерек казаклар халыкны үтереп кенә калмыйлар, магазиннарны таларга керешәләр. Соңыннан алар, урамда очраган һәр кешегә ташланып, камчы белән ярып йөриләр Хәзергә мәгълүм нәтиҗә шул: земский больницада биш үле. егерме өче яралы килеш ята; Александровский больницада күкрәгенә үтәли штык кадалган татар егетенең мәете һәм яралы биш кеше ята; семинария больницасында ике үле. бер яралы; университет клиникасында унөч яшьлек гимназист мәете һәм яралы биш кеше ята... Хөсәен каләмен карага манып алды да: «16 нчы һәм 17 нче октябрь көнне» дип яза башлады. Әйе. ул унҗиденче октябрь төнендә эшчеләр арасында булды. Хәзер алар ныклап коралланмыйча торып эш барып чыкмасын яхшы аңлыйлар иде. Корал табарга кирәк, корал белән эш итәргә өйрәнергә кирәк. Комитетта да төне буе шуның турында сүз барды. Иптәшләр агарып, суырылып калганнар Ләкин хәзер инде алар барысына да әзер иде, хәлиткеч канлы көрәшнең бик якын икәнлеген ачык аңлыйлар иде. Хөсәеннең күз алдыннан бер-бер артлы комитеттагы дуслары үтте. Әнә мәһабәт гәүдәле, ак чырайлы, ачык йөзле Саммер. Ул үзенең матур көрән сакалын һәрвакыт әйбәтләп тарап йөрүчән иде. Ә бүген аның сакалы учында йомарланып, киезләнеп беткән. Ул. кызып, ниндирәк ысуллар белән Казан гарнизонындагы батальоннарны большевиклар ягына тартырга кирәклеген сөйли. Лозовскийның зур зәңгәр күзләре йокысызлыктаи. алҗудан тоныкланган, ялтыратылган бакырдай җирән чәче маңгаена төшкән. Ләкин ул үзе тыныч, һәрбер сүзен гадәтенчә үлчәп сөйли. Аның хәзер эше күп: пропаганда активлыгы югары ноктасына җиткерелергә тиеш, шуның өчен ул партия каршында җаваплы. Әнә комитетның секретаре Дамперов. болай да ябык, сузан кеше, ул хәзер бөтенләй юкарып калган, болай да озын борыны бөтенләй зур булып күзгә ташлана. Накоряков күзлеген теге көнне ваткан иде. Ансыз ул бөтенләй үзенә охшамый. Арада бары Кулеша гына үзен тәртипкә китерергә өлгергән. Хәер, моның сәбәбе дә бар: Кулешаның күлмәген ертканнар, шуңа күрә ул күлмәген алыштырырга мәҗбүр булган иде. Хәзер ул. бер үзе аерылып. якасы чигүле апак күлмәктән бәйрәмдәгечә көяз булып, чәчсез чиста башын ялтыратып утыра иде. Хөсәен язуын дәвам иттерде: «Комитет членнарыннан син белгән иптәшләр барысы да диярлек исән. «Әткәй»дән хәбәр килеп тора. Соңгы вакытта хәрбиләр белән эшне көчәйтергә тырышабыз. Андрей бездә чакны күп ярдәм күрсәткән иде. Ләкин син болай да аңлыйсың инде, без ат кебек эшләсәк тә. әле эшнең очы-кырые күренми. Безгә бик күп кеше кирәк. Бик күп... Син һәрвакыт минем үз халкым арасындагы эшнең барышы белән кызыксына идең. Мин һаман татар телендә большевистик газета чыгару дәрте белән янып йөрим». Хөсәен тагы уйланып утырды. Вакыйгалар артык күп. тойгылар көчле иде. Ул сайлап-сайлап, иң кирәк дигәннәрен генә кәгазьгә төшерә башлады. Хөсәеннең күз алдында шәһәр думасы алдындагы халык диңгезе җанланды. Хәзер инде халык акны карадан аерырга өйрәнгән иде. Шуңа күрә патша манифесты аркасында теләкләренә ирешкән кешеләр дәшмичә. посыбрак торуны артык таптылар. Соңыннан зур бер төркем дума гласныйлары янына юнәлде. Гласныйларның думада утырышлары иде. Алар, күрәсең, үзләре дә бу хәлне — халыкның манифестны болай өнәмичә каршылавын көтмәгәннәр, хәзер югала төшкәннәр. Башлыча большевиклардан торган делегация гласныйлардан унҗидесендәге вәхшилек өчен гаепле кешеләргә җәза таләп итте. Полиция коралсызландырылырга тиеш, хәрби көчләр казармаларыннан чыгарылмасын! Хөсәен каләмен тагы карага манып алды. «Митингтан соң без. комитетчылар. һәм бер төркем халык вәкилләре шәһәр думасына кердек,— дип язды ул. — Алар алдына таләпләр куйдык. Мин дә делегациядә идем. Гласныйлар безнең таләпләрдән баш тарта алмадылар. Менә шуннан соң инде Казанда чын мәгънәсендә революциянең тантанасы башланды. Минем мондый шатлыклы минутларны үз гомеремдә күргәнем юк иде әле». Хөсәен комитет кушуы буенча Печән базарында уздырылган митинг турында уйланды. Митинг хас татар халкы өчен, татар телендә алып барылды. Анда да бөтен мәйдан шыгрым тулган иде. Хөсәен баштарак борчылган иде. Большевиклар куйган мәсьәләләр халыкка ят тоелыр кебек иде. Өстәвенә әле, кайбер катлауларга эсер һәм меньшевиклар йогынтысы да көчле. Тик әйбәтләп аңлату, ораторларның бер-бер артлы төшендерүе бушка китмәде Митингка катнашучылар бер тавыштан сугышчан карар кабул иттеләр һәм кызыл әләмнәр күтәреп, революцион жырлар белән Екатеринская урамы буйлап Крестовников заводына таба юнәлделәр. Юлда халыкка завод эшчеләре дә кушылды. Завод капкасы төбендә митинг дәвам итте. Сүз ике телдә; русча һәм татарча барды. Митингтан соң Пләтән урамындагы 5 нче полиция участогына киттеләр. Приставтан корал таләп иттеләр. Башка вакыт булса, Хөсәеннең өендә тентү ясаган тәкәббер чиновник бик исәпләшеп тормас иде. Ләкин хәзер көч Хөсәен ягында иде. Әнә алар урамда, алар меңләгән. Приставның бармаклары чак сизелерлек булып дерелди башлады. Ул никадәр үзен батыр тотарга тырышмасын, коелып төште, буйсынды. Полицейскийларның револьвер, кылычларын салдырып алдылар. Бутышник Гайнулла хәзер Хөсәеннең күзләренә туры карамын иде. Полиция бүлекләреннән җыелган кораллар ул көнне университет клиникасы ишек алдына олаулап ташылды. Аннан соң халык милициясе һәм дружиналар оештырылды. Садыйклар, Миңнуллалар беренче булып дружинага керделәр. Язучы Галиәсгар Камал шәкертләрдән оешкан милиция отрядына үзе җитәкчелек итеп йөрде. Гаҗәп хәлләр булды!.. Хөсәеннең каләме тагы хәрәкәтләнә башлады. «Бездә хәзер тәртипне халык милициясе саклый. Хәзергә барысы да әйбәт кенә бара. Әле өченче көн генә туздырылган корт иледәй Казанда хәзер үрнәк булырдай тәртип». Бүген, ягъни егерменче октябрьда, тагы бик зур митинг уздырылды, ә аннан алдагы төндә киңәйтелгән экстренный комитет утырышы булды. Башка революцион партияләр белән берлектә шәһәр коммунасы оештырырга карар кылынды. «Трофим дус,— дип язды Хөсәен,— власть хәзер революцион көчләр кулында. Мин шушы урында хатымны туктатырга мәҗбүр. Үзен аңлыйсың инде, бик катлаулы һәм тыгын чак. Барлык комитет исеменнән кайнар сәлам. Хатларыңны хәзергә иптәш Степанов аша җибәрә тор. Кайнар революцион сәлам белән: Хөсәен. Р. S. Син үзеңнең сәламәтлегең турында берни дә язмыйсың диярлек. Бу хәл безне борчый. Яз. Аннан, үз тирәңдәге иптәшләргә бездән кайнар сәлам тапшыр. X.» Хөсәен каләмен карага манып алды да, языйммы, юкмы, дигәндәй икеләнеп торды. Ленин чыгара дигән «Пролетарий» газетасындагы мәкалә исенә төште. Аның 22 нче санында сүз Казан комитетының татарлар арасындагы эше турында әйтелгән иде. Хөсәен турында «бернинди дә милләтчелек чире белән азап чикмәүче ортодоксаль» диелгән иде. Хөсәен бер мәл уйланып утырды. Аннары моның турында язмаска булды. «Яхшы түгел, тыйнаксызлык», дип уйланды Ул хатны конвертка тыкты да. күзләрен йомып, беләгенә башын салды. Артык арылган иде. Ләкин хат турында да уйланмый булмый. Дөнья кадәр яңалык әйтелмичә калды. Хөсәен, барлык көчен куеп, үзен тәмам оета башлаган йокы исереклеген куарга тырышты. Ниһаять, хатның дәвамын бераз черем итеп алганнан соң язарга булып, ул шәмдәлне күтәргән хәлдә Хәдичә янына керде. Хәдичә йоклый иде. Әнә ул нәни балалар кебек авызын чапылдатып куйды Хөсәен хатыны янына килде. Менә ничә көн инде аның Хәдичәсе белән рәтләп, иркенләп сөйләшә алганы да юк. Тик. зарар юк. кул калмады инде. Инде төеннәр чишелүгә таба бара. Күп калмады, күп калмады. Менә-менә кораллы восстание күтәреләчәк. Бөтен Россия империясендә зур үзгәрешләр булачак! Хөсәен, тыныч кына йоклаган хатынын яратып, үз алдына елмаеп куйды. Чыннан да. кайчаннан бирле инде иркенләп сөйләшкәне юк аның «Ничек, теге ләгънәт хаин ясап кигкән яралары төзәлгәнме икән? Зарар юк, зарар юк. — диде Хөсәен, үзен тынычландырып, — барысы да уңай хәл кылыныр. Иң олысы, иң бөеге хәл кылынсын, калганнары булыр». Ул аяк очларына гына басып читкә китте, шәмне өстәлгә куеп, сүндерде, ярым чишенгән килеш урынга авып, шунда ук йокыга талды. Камалуда Гафурның йөрәге ашкынып тибә, күңеле шатлык нурларында балкый иде. Ул эчтән генә үзенә әйтеп барды: шундый көннәрдә өеңдә сыр- хауланып ятма, туган! Бу бит инде адәм көлкесе, валлаһи. Башыңны югары күтәр, булдыра алганча кагы басып шәһәр ягына таба юнәл. Ә бит ярыйсы чыга иде. Гафур ашыгып алга атлады Ак кар белән капланган урам якты, буп-буш иде. Чаттан борылуга, биткә ургылып искән ачы октябрь жиле килеп бәрелде. Гафур пальто якасын күтәреп, муенындагы шарфы белән ипләп күкрәген каплады. Аны хәзер өметләре һәм уйлары гына җылыта иде. Нинди генә хыяллар тумады, гажәп иде; менә, ниһаять, шул зарыгып көткән көннәр дә житте. Тимер казык йолдызыдай янып, үзенә чакырып торган революция көннәре килеп житте диген, ә! Казан халык кулында. Казанның хужасы хәзер — эшчеләр, хезмәт ияләре. Шәһәр коммунасы диген, ә? Әйтүе генә ансат, билләһи. Париж Коммунасы турында укып хәйран калабыз, соң бит хәзер шундый зур вакыйгалар үзебезнең шәһәребездә. Казаныбызда! Егерме беренче Октябрьның иртәсе иде. Шәһәрдә тәртип менә өченче көн инде халык милициясе тарафыннан саклана. Шылт та иткән тавыш юк. бөтен жирдә тынлык. Әйтерсең лә. бернинди митинг та. стачкалар да булмаган. Кинәт каршыга өч кеше килеп чыкты. Карасана, менә шулар түгелме соң милиция вәкилләре?! Җиңнәрендә кызыл тасма, бил каешларына револьвер кыстырылган, ә өс-башлары гади, гражданский. Алар бик житдн генә ни тарындадыр сөйләшеп Гафур яныннан узып киттеләр. Әйе. болар бит Алафузов эшчеләре. Берсе татар әле аның, пичектер, кайчандыр Гафур аны очратмады микән әле. Гафур кызыксынып артларыннан карап калды. Тегеләр исә. Гафурга игътибар да итмәстән, һаман ни турындадыр кызып сөйләшәләр иде. Күрәсең, сүз артык житдн. мәсьәлә артык мөһимдер. Гафур кәефләнеп үз алдына елмаеп торды. «Ә Суфия мине чыгармаска маташты тагы. Мондый көннәрне бары шул кулына корал алган халык вәкилен күрү өчен генә дә ләхетеңнән сикереп торырсың». Көзге жил усак яфракларын урам буенча бөтерә-бөтерә очыра иде. Арттан ат юрткан, арба тәгәрмәчләре дөбердәгән тавыш ишетелде. Кемнәрдер арбага төялеп киләләр. Гафур юл биреп читкәрәк чыкты. Ләкин арбадагылар, Гафур белән тигезләнгәч, атны каты тавышланып туктаттылар да: — Гафур туган, учитель иптәш, әйдәгез арбага утырыгыз, — дип кычкырдылар. Атта килүчеләр барысы да диярлек Гафурның танышлары булып чыкты Шәрифулла абзый, аның кече улы Гыйззәтулла, аннан Садыйк. Садыйкның энеләре Зариф белән Гали. Гафур алтынчы кешене генә танымады, анысы яшь чырайлы, коңгырт күзле, авылча киенгән бер егет иде. Атка болан да җиңел түгел, тик үзләре кысрыкланып булса да Гафурга да үрын бирделәр. Гафур ат тотып барган Гыйззәтулла янына утырды. Болай иргә таңнан кая баруларын сорау кирәксез иде. Сүзне Шәрифулла үзе башлады. — Алай да үзең тынгысыз жан икәнсең, Гафур, — диде ул, — сине сырхауланып ята дип ишеткән идек.. Түзмәгәнсең, мин әйтәм, чыгып киткәнсең. — Мондый көннәрдә өйдә ятлары бик читен шул,— диде Гафур.— Ягез әле, сөйләп җибәрегез әле, ниләр бар дөньяда? Мин тәмам тормыштан артта калдым. Җавапны Садыйк бирде, чөнки ул арбадагыларның барысыннан да күбрәк хәбәрдар иде. Ул шәһәрнең хәзер коммуна кулында икәнлеген, ләкин шул ук вакытта губернаторның да үз резиденциясендә яшәвен, инде хәзер заводларда дружиналар төзелүен, шәһәрдә халык милициясенең тәртипне тиешенчә урнаштырганлыгын сөйләде. Ләкин гарнизондагы хәрби көчләрнең әле һаман коммуна ягына күчмәгәнлеген, анда бик ышанычлы иптәшләр эш алып барса да, нәтиҗә ачык булмаганлыгын әйтте. — Бер сүтелә башлагач, сүтелә инде ул, аллаһы боерса, — диде Шәрифулла, дилбегә кагып, — әллә кая китә алмас, салдагы да бит аның безнең ише кеше. Аны япон сугышы туйдырмаган дисеңмени?! — Шулаен шулай да, — диде Садыйк. Тик әйтеп бетермәде, үзенең артык бәхәсләшергә теләмәгәнлеген сиздереп, елмаеп кына куйды. — Шулай да,—диде Гафур, — хафаланырга урын бармыни әле? — Хафаланмыйча да булмый шул, — диде Садыйк. — Менә кемнәрдән тора бит ул армия. Садыйк үз янында утырып баручы әлеге авыл егетенә төртеп күрсәтте. — Кем соң ул? —диде Гафур, Садыйкның шулай дорфа кылануына сәерсенеп. — Бумы? Бу—авыл гыйбаты, Фәрхетдин дигән егет була. Хәзер безнең тимерчелектә чүкеч сугучы булып эшли. Эшче дип аталуы корысын! Мең бәла белән сәндерәсеннән өстерәп төшердек. Мондый ачы көлүдән соң егет, әлбәттә, ни булса да әйтергә тиеш иде. Ләкин ул, Гафурның гаҗәпләнүенә каршы, дәшми-тынмый утыруында булды. — Я, менә Гафур учитель алдында акланып бак инде, нигә авызыңны йомып утырасың? — диде Садыйк һаман дорфарак бер тон белән. Фәрхетдин дәшмәде. — Пичек соң, Фәрхетдин абый, — диде Садыйкның кече энесе Гали, шаян күзләрен уйнатып, — сыерга җитәрлек кенә булса да җыелдымы әле? — Җыелды, —дип куйды Фәрхетдин. — Сыерлык та булды, атның өч аягы да булды. — Менә күрдеңме, Гафур, —диде Садыйк, үз сүзе дөрескә чыгуына куанып. — Ничек итеп шундый кешеләргә ышанырга була? — Син, абый, арттырасың бераз.— диде Садыйкның уртанчы энесе Зариф —Әллә Фәрхетдиннәрдә:! инә торамы авыл?! Авылларда алпут нмениеләре янмыймыни хәзер? Кем эшли соң аны? — Юк, әле Фәрхетдин барысын да күреп бетермәгән. Шуннан килә ул. Юкса без дә авылдан чыккан кемсәләр, — диде Шәрифулла. Ул, бәхәсне куертмас өчен булса кирәк, үзенең башыннан кичкәннәрне сөйләргә кереште Сөйләшеп бара торгач, юл кыскара төште. Тиздән Ташаяк ярминкәсенә дә килеп җиттеләр. Гафур, рәхмәт әйтеп, арбадан төште, ә атлылар исә юлларын Проломный буйлап дәвам иттерделәр. Иртә булуына карамастан, бу тирәдә халык ешрак күренә иде. Гафур, арбада килеп ойый төшкән ботларын бераз угалап, Иванов мәйданына менеп китте. Анда ялан башлы чуен патша, кремльгә мәгърур текәлгән килеш, һаман хакимлек итә иде әле. Дума ишеге төбенә кадәр ачык иде. Гади киемле кешеләр чыгып-кереп торалар. Барысының да кыяфәте җитди һәм эшчән. Кайберләрнең билендә револьвер, кайберләре хәтта мылтык белән коралланганнар. Гафур сакта торучы кешеләргә күз атты. Араларында Мөхәммәдия мәдрәсәсенең шәкерте Мостафинны таныды. Егет шәкерт җөббәсе өстеннән каеш буып, кылыч аскан, револьвер таккан иде. — Киләсезме, Гафур әфәнде? — диде Мостафин. Аннары: — Бик шәп, хәерле сәгатьтә! — дип өстәде. Башка сакчылар руслар иде, алар сүз дәшмәделәр. Гафур тимер баскычларны яңгыратып өскә менде, парадный ишегендәге язуны укырга тукталды. «Теләүчеләр халык милициясенә биредә языла алалар», — диелгән иде анда. Әйе, Гафурга менә шул кирәк тә инде. Ул дулкынлана төшеп эчкә узды. Күңеле шатлык хисләре белән тулган иде аның. Үзенең эчке омтылышларына, гомер буе ашкынган максатына ирешкәндәй булды ул. Тимер баскычны дөбер-шатыр китереп өстән бер төркем кеше төшә башлады. Гади халык вәкилләре. Шушы шәһәр думасы урнашкан чит-ят өй ике көн эчендә хезмәт халкының үз йортына әйләнде. Кара син ул кешеләрне! Үзләрен тулы хокуклы хуҗа итеп тоялар, рәхәтләнеп күкрәк киереп сөйләшеп төшеп киләләр. Гафур аларның үзе яныннан ук узып баручы берәүсенә мөрәҗәгать итте. — Иптәш, кайсы бүлмәдә милициягә язылырга була? Кыска пальто кигән картузлы эшче Гафурга күз ташлады. Аның аптырабрак калуы чагылып китте. Ләкин шулай да сорауга җавап бирде, өстә уң кул яктагы беренче бүлмәдә икәнлеген әйтте. Гафур баскычның борылышына кадәр менгән иде инде, кинәт аста ниндидер ят тавышлар ишетеп тукталып калды. Әле генә баскычтан төшкән һәм Гафурга ничәнче бүлмәдә милициягә язылырга мөмкин икәнлеген аңлаткан кешенең иптәшләре хәзер ишек янында тавышланалар иде. Гафур тыңлап торды, әмма сүзнең ни турыда барганын кинәт кенә аңламады. Урам яктан тагы ниндидер кешеләр килеп кушылды. Ярым ачык ишек аша халык тынып торган араларда ерактан, бик ерактан ниндидер гүләү тавышлары ишетелеп китә иде. Гафур бөтен игътибарын җигеп ишетергә тырышты, ләкин барыбер берни аңламады. Ул соңыннан артык тукталып торуны кирәк дип санамады. Нинди кызыклар булмас мондый көннәрдә! Ул берничә баскычка менү белән тагы тукталырга мәҗбүр булды. Аста халык ишәйгәннән-ишәя бара иде, тик хәзер аларның ярсып тавышланулары кырт киселде. Араларыннан, Гафурның аптыравына каршы, өч кеше ухылдап йөгерәйөгерә өскә менә башладылар. Юк, болар әле генә төшеп килүче кешеләр түгел иде. Болар Гафур урамда күргән, җиңнәренә кызыл тасма таккан сакчылар иде. Менә алар Гафурны куып җиттеләр һәм тимер баскычларны дөбер-шатыр яңгыратып узып киттеләр. Гафур Мостафинны чабуыннан диярлек эләктереп алды. — Ни булды? — диде ул, тәмам хәйран калып. — Манифестация!—диде сулышы капкан Мостафин. Ике-өч баскыч өскә менгәч кенә: — Чыгып карагыз! Бик сәер киләләр кара йөрәкләр!— дип өстәде. Ул китеп күздән югалды. Ләкин Гафур әле дә берни аңламады. Бераз вакыт баскычта икеләнеп торганнан соң, аска төшеп китте. Чыннан да, урамда манифестация иде. Тик бу манифестациянең башында алтынланган атлас ризалар кигән озын чәчле поплар килә иде. Аларга ияргән халык исә башлыча рус сәүдәгәрләре, итчеләр, маклерлар иде. Алда килүче ике егет алтынланган рамлы патша сурәте күтәргән. Өч япьле флаглар җилферди, чиркәүләрне генә бизи торган канатлы алтын фәрештәләр өстә чайкала. Колонна кремль эченнән чыгып әкрен генә, салмак кына дума өенә якынлашып килә. Бая тонык гөрелте булып ишетелгән тавышның җыр икәнлеген Гафур әле генә аклады. Килүчеләр: «Боже, царя храни», дип патшага озын гомер теләп, гимн җырлыйлар иде. Менә алар бөтенләй якынлаштылар инде. Арканы чымырдата торган ниндидер дәһшәтле күренеш иде бу. Дума алдындагы милиционерлар тирән тынлыкта манифестация колоннасындагы һәрбер хәрәкәтне сагаеп күзәтәләр. Милиционерлар турысыннан алгы сафлар тыныч кына узды. Менә колоннаның уртасы якынлашты. Кинәт исерек авазлар ишетелеп китте. Ниндидер кешеләр җикеренә, сызгырына башладылар. Болары исерекләр, йолкыш сукбайлар. Колонна алай зур түгел. Әлбәттә, милиция, чынлабрак керешсә, аларны авызлыклый да алыр иде. Гафур шуны көтте дә. Ләкин исерекләр төркеме дума каршында тәртип боза башлау белән, кремль капкасыннан гөрес-гөрес басып юнкерлар ротасы күренде. Өстән тимер баскычларны яңгыратып йөгерә-йөгерә тагы бер төркем кеше төште. Алар арасыннан Гафур таза гәүдәле Саммерны, җирән сакаллы Лозовскийны һәм сузан Дамперовны күрде. Алардан бераз соңгарак калып Хөсәен белән ниндидер күзлекле студент егет төште. Милициягә җитәкчелек итү Дам- перовка йөкләтелгән иде. Ул юнкерларны күрү белән алгарак чыкты һәм револьверларын кулларына алган ачулы йөзле милиционерларга кычкырды: — Иптәшләр, тыныч кына. Провокациягә бирелмик! Ул арада урамны буып алган манифестчылар тагы да катырак кычкырырга, сызгырынырга тотындылар. Араларыннан берсе ямьсез ачы тавыш белән: — Долой җидов!—дип кычкырды. — Яхшы чакта ташлагыз коралларыгызны! Милиционерлар өстенә кар кисәкләре, буш шешәләр, таяклар, ташлар ява башлады — Тыныч булыгыз! — дип кабатлады Дамперов, йөзен кулы белән саклап. Ләкин коммуна сакчыларының нервылары җитәрлек киеренке иде инде. Гафур күңеле белән сизенеп торды: әгәр дә тегеләр тарафыннан тагы бер хәрәкәт ясалса, тәгаен револьверлар төзәләчәк иде. Халык төркеме милиционерлар каршында ишәйгәннән-ишәя барды. Милиция һәм коммуна яклылар исә берберенә тагы да ныграк сыендылар. Гафурның да бу минутта куллары йомарланган, тешләре кысылган, әгәр ул-бу була калса, ул да читтә калмаячак иде. Ләкин эш аңа барып җитмәде. Кинәт манифестчылар арасыннан алга бөтеренке мыеклы пристав чыкты. — Әфәнделәр! — дип кычкырды ул карлыккан тавыш белән. — Мин сезнең хәзер үк милицияне таратып, коралны полиция кулына кайтаруыгызны таләп итәм! ' — Кем соң син? — диде бер карт эшче. — Мин алтынчы частьның приставы! Мин — вакытлыча полицмейстер вазифасын башкаручы. Аның артында ук, җир астыннан калкып чыккандай, биш-алты полиция чины пәйда булды. — Сезгә уйлану өчен биш минут вакыт, әфәнделәр, — дип кычкырды пристав. — Үкчәгезне күтәрегез, ваше благородие, — диде Гафур янында торган яшь бер милиционер. Пристав янап йодрык селкеде дә, барыбер үзенекен итәчәген кабатлап. манифестчылар арасына кереп югалды. Тагы ачы сызгыру, сүгенү авазлары ишетелде, тагы ниндидер хулиганнар таш, балчык, буш шешәләр ата башладылар. Ләкин Гафур сизеп торды: карагруһларның ниндидер кискен бәрелешкә барырга кулларыннан килми иде. Алар бераз котырынганнан сон тындылар, тукталган колонна тагы кузгалды һәм яңадан «Боже, царя храни» гимны ишетелде. — Әйдә, алдыгыздан артыгыз яхшы, үкчәгезне күтәрегез! — диде кемдер. Милиция вәкилләре ачу аша көлешеп калдылар. Тынычлык урнашты. Колонна университет ягында күздән югалып, урам бушап калгач, Гафур яңадан ишеккә таба юнәлде һәм шул чак Хөсәенне күрде. Хөсәен эчтә баскыч алдында Дамперов белән сөйләшеп тора иде. Милиция житәкчесе ана ниндидер йомыш кушты булса кирәк. Хөсәен аңа: «Хәзер», — диде һәм борылганда Гафурны күрел аптырап китте. — Бу нинди эш бу. Гафур? Кайдан ни арада килеп чыктың әле син? — Бик табигый. — диде Гафур, Хөсәеннең кулын кысып. — Соң бит сине авырый диделәр. — Авыртмас сөяк булмас, Хөсәен. Хөсәен Гафурның ябыгып каралган йөзенә, хәлсез моңсу күзләренә карап торды. — Юк, син китәргә тиеш моннан, Гафур! Күргәнсеңдер бит. Кабахәтләр яңадан котырына башладылар. Гафур башын чайкады. — Юк, мин бер кая да китмим. Мин китәр өчен килмәдем бирегә. Хөсәен тагы Гафурның зур кара күзләренә карап торды. Бу юлы дусты өчен горурлык чагыла иде аның карашында. Ләкин ул тагы борчылып кашларын жыерды. Китәргә тиеш идеме соң Гафур? Бәлки, ул киткән дә булыр иде, тик эшләр мондый төс алгач, ул китә алмый. Мондый хәлдә иптәшләреңне ташлап китү коточкыч хыянәт. Әлбәттә, ул рәсми рәвештә партиядә тормый. Ләкин эш андамыни? Гомере буе гаделлек өчен көрәшеп тә, эшчеләргә ирек яулау турында хыялланып та шул эш инде хәвеф астында калганда, качса, кем булырга тиеш ул Гафур! Юк, андый нәрсә гомердә булмас, үләр, бетәр Гафур, мәгәр андый хыянәт ясамас! — Син тегеләрнең янавын ишеттеңме?—диде Хөсәен. — Ишеттем. — Алар бит кире киләчәк, һәрхәлдә, алар кабахәтлек ясарга тырышачаклар. Гафур. Авыру килеш... Кинәт Гафурның йөзе гарьләнүдән алсуланып китте. — Син мине, Хөсәен, алла хакына, куркытма. — диде ул, текәлеп карап. — әгәр син минем дустым икәнсең, әйт. ничек итеп мина милиция сафына язылырга да ничек итеп корал алырга? — Корал юк. бөтен бәла дә шунда, —диде Хөсәен, күңелсезләнеп.— Ә син коралдан файдалана беләсеңме соң? — Беләм, — диде Гафур. Алар икесе дә тынып калдылар Баскыч өстендә торган Саммерның тавышы ишетелде. Ул ни өчендер Хөсәенгә тиз генә өскә менәргә куша иде. Киңәшәләр, ахры, дип уйланды Гафур. Аның хәлсезлектәп тез буыннары калтырый, тыны кысыла иде. Башка утырыр урын булмагач, тимер баскычка барып чүкте. Әйе. соңгарак калынган. Ни пычагыма шулай иркәләнеп, авырыйм-фәлән дип ягарга инде ана. Барысы да әйбәт булган булыр иде. Гафур байтак вакыт салкын баскычта үз-үзен табалап утырды. Кешеләр әле төшәләр, әле менәләр, бик кызып-кызып үзара сөйләшәләр, барысы да ашыгалар иде. Гафур үзенең иңбашында кемнеңдер кулын тойды. Хөсәен ике иптәше белән төшеп килә икән. Тукталып: — Әйдә тышка чыгыйк әле, — диде ул Гафурга. Гафур ихтыярсыз- дан аңа буйсынды. Ләкин алар, урамга чыккач, берни дә сөйләшә алмадылар диярлек. Чөнки әлеге көтелгән хәл якынлаша. Гостинодворская урамы буйлап Проломныйдан баягы манифестчылар күтәрелеп киләләр иде. Алар күренү белән, өстән, йөгерешеп, Дамперов һәм башка коммуна членнары төште. — Тиз булыгыз!—диде Дамперов, гасабиланып. — Әйдәгез теге яктан, — диде Хөсәеннең рус иптәше. Мөгаен, аларга коммуна ниндидер йомыш кушкан иде. Гафур шулай уйлады. Хөсәен Гафурга бары: — Кара аны, Гафур, үзеңне сакла!—дип әйтергә генә өлгерде. Өченче юлдашы аны. ачулана төшеп, Гафурдан аерды. Тиздән алар өчәүләшеп, бинага ышыкланган хәлдә, дума өенең артына китеп күздән югалдылар. Бу арада инде манифестчылар дума йортына бөтенләй якынлашканнар, үзләренең гимннарын җырлап, әләмнәрен һәм фәрештәләрен өстә бер көйгә тибрәндерә-тибрәндерә кремльгә таба атлыйлар иде. Колоннаның урта өлеше бина турысына җиткәч, тагы туктадылар Кая киткән теге атлас ризалы, озын яллы, ямьсез сакаллы поплар? Гафур төшенеп бетермәде, ләкин бөтен урамны тутырган халык арасында алар юк иде инде. Биредә бары баягы исерек сәүдәгәрләр һәм хулиганнар гына иде. Гафур аптыравына каршы, әле бая күзгә чалынмаган татар карагруһчыларын да хәзер абайлады. Алар колоннаның азагына кушылганнар. Барысы диярлек Печән базары әһелләре, араларында мәгълүм Галимҗан Баруди хәзрәт һәм каты реакционер Сәйдәшев бай да күренә иде. Гафурның тагы ачудан куллары кысылып йомарланды, йөзе ут булып яна башлады. Шәһәр думасы йортында коммуна белән берлектә милициянең беренче бүлекчәсе дә урнашкан иде. Манифестчылар күренгәнгә кадәр үк инде милиционерлар барлык коралларын үзләре белән алып, барысы да ишек төбенә чыгып басканнар иде. Хәзер исә алар тыгыз койма ясап, колонналы дума йортын читләтеп узарга мәҗбүр иттеләр. Манифестчылар баягыдан да ныграк акыра башладылар. Аларның күзләре тонган, ярсулары тәмам чигенә җиткән иде. Араларыннан бер- ничәсе хәзер үк халык милициясенең корал ташлап таралуын таләп итә башлады. Ул да булмады, баягыдан да катырак итеп бу якка таш һәм каткан балчык кисәкләре атарга тотындылар. Дамперов милиционерлардан алгарак чыгып, кулын күгәрде. — Гражданнар, гражданнар!.. Әгәр сез хулиганлануыгызны туктатмасагыз, халык милициясе тиешле чарасын күрергә тиеш булачак. Сез яхшы беләсез, полиция дума гласныйларының рөхсәте буенча коралсызландырылды. Шулай ук халык милициясе дә гласныйлар ризалыгы белән төзелде. Ләкин Дамперовның сүзләренә манифестчылар колак салмадылар, аларның үкерүе тоташ бер гүләүгә әйләнде, коммунарлар ягына ташлар һәм башка нәрсәләр яңгыр кебек ява иде хәзер. — Әйдәгез, һавага залп бирегез!—диде Дамперов. Милиционерлар бердән револьверлардан һавага атып җибәрделәр. Моңарчы күкрәкләрен киереп җикеренгән манифестчылар тынып калдылар, аннан җан-фәрманга йөгерешеп таралыштылар. Мәйдан тиз арада бушады, анда бары чуен патша һәйкәле генә һаваланып, ә «мин курыкмыйм» дигәндәй, торып калды. ' — Бик батырлардан түгел икән үзләре,—диде Дамперов, ачы көлемсерәп. & „к. У.* X» IX Ләкин моның белән генә бетәргә тиеш түгел иде әле бу бәрелеш, һәм чыннан да, монастырь ягыннан берәм-берәм солдатларның йөгерешүе күренде. Ул да булмады, чылтырап дума өенең өске каттагы бер тәрәзәсе коелып төште. Колак очыннан сызгырып пулялар оча башлады. — Бинага! —дип кычкырды Дамперов. Булган барлык кеше бина эченә ташланды. Ишеккә терәк куйдылар, тиз арада шкафлардан, өстәлләрдән баррикада ясадылар. Ул да булмады, барысы дәррәү кузгалып өске катка менделәр, тәрәзә яннарына урнаштылар. Бу вакыт тәрәзәләрнең барысы да диярлек ватылган иде инде. Гафур өскә менгәндә андагы салкын һава аның кызышкан битен сыйпап рәхәтләндереп җибәргәндәй булды. Ул бер бүлмәдән икенчесенә ташланды, үзен кирәксез һәм файдасыз кеше итеп сизде. Чөнки кая кермәсен, барлык тәрәзәләр турысында кешеләр урнашкан, барысының да кулларында корал иде. Алар җайлы вакыт сагалап торалар, аннан ара-тирә кулларын сузып револьвердан аска, мәйданга, аталар. Гафур, зур бүлмәдә бер тәрәзәдән икенчесенә күчеп йөри торгач, Дамперов янына барып чыкты. Сузан студент хәзер ялан баш, аның чәчләре тузган, йөзендә ниндидер кырыс тәвәккәллек чагыла иде. — Револьвер бирегез миңа, —диде Гафур. Урамнан кергән пуля сызгырып баш очыннан үтте. Икесе дә бердән стенага ышыкландылар, Дамперов ялт итеп Гафурга карап алды. — Корал юк, иптәш. Дамперов җәһәт кенә кулын урам якка сузды да, йөзен ямьсез чытып. револьверыннан атып җибәрде. — Әнә, иптәшләр яралансалар, ярдәм күрсәтегез! — диде ул Гафурга. Гафур башта яктырып китте. «Чыннан да», — дип уйланды. Ләкин тора-бара аның бу юанычы да кимеде. Нәрсә эшли ала соң ул? һич бул- маса, чиста марлясы да юк бит. Дамперов Гафур танымаган ак мыеклы бер эшчегә: — Белмим инде, булдырсалар ярый, — дип куйды, сукранып. Мыеклы җавап кайтармады, аның бары зур тамак төере генә күтәрелеп төште. Якынча гына булса да Гафур төшенде, болар кемнәндер ярдәм көтәләр, нәрсәгәдер ышаналар иде. Ул теге каршы як стена янында хәвефсезрәк икәнлеген, чөнки пуляларның түшәмгә тиюен чамалап алды. Аннары ул яктан бөтен зал эче дә ачык күренә, өстәвенә, ишек тә якын, башка бүлмәләргә кереп йөрергә дә була иде. Ләкин Гафурга бу бүлмәдән чыгарга туры килмәде. Уң як кырын тәрәзә янында тезләнеп утырган гимназист егет йөрәк өзгеч тавыш белән кычкырып җибәрде. Аның кулыннан револьверы төшеп китте, сул кулы белән ул яралы беләген тотты. Гафур егет янына ташланды. Бала гына иде әле ул. Аның борын астында да мыек урынына бала йоннар, йөзе дә алсу, түгәрәк. Егет кулын тоткан килеш чайкала-чайкала ыңгыраша башлады. Гафур кесәсеннән чиста яулыгын чыгарды да ашыгып яраны бәйләргә кереште. Ләкин кыпкызыл кан һаман ага, егетнең өс- башын һәм идәнне чылата иде. Гафур, нишләргә белмичә, муенындагы галстугын да салды, каты иттереп ярадан өстәрәк егетнең беләген бәйли башлады. Кан ургылып агуыннан туктады. — Әнә теге якка чыгыгыз, — диде Гафур егеткә, — тик пуляларыгызны, зинһар, миңа калдырыгыз. Егет һаман әле ыңгырашып коридорга чыгып киткәч, Гафур кулына канлы револьверны алды. Кинәт аның күңеле чиксез горурлык белән тулды. Ул бирегә менә шуның өчен, кулына корал тотып дошманнарга каршы көрәшү өчен, аның якын дуслары, иптәшләре яулап алган ирекне яклар өчен килмәгән идемени? Менә ул, ниһаять, теләгенә иреште. Көпчәк күчәреннән чыкты Чатлыкка җиткәч, Садыйк Гыйззәтуллага атны туктатырга кушты. — Шундамыни? —диде Шәрифулла. — Шунда, — диде Садыйк, җиргә сикереп. Фәрхетдин белән Гыйззәтулладан башкалары барысы да арбадан төштеләр. Шәрифулла улы янына килде. — Улым, Гыйззәтулла, син бая сөйләшкәнчә, атны Сабиржан абыйларыңа куй инде. Үзең берүк чыгып китәсе булма, берәребезнен килгәнен көт. Гыйззәтулла борынын тартып кына куйды. — Бар ышаныч синдә инде. — диде Шәрифулла. Фәрхетдингә борылып.— син. Фәрхетдин, берүк күз-колак була күр. Бала бит... Күрәсең, Гыйззәтуллага үзе турында шулай кечерәйтеп сөйләү бөтенләй ошамый иде, ул, юрамалый ишетмәмешкә салышып, бик олы сы- макланып, тик тормаган атына җикеренеп куйды. — Борчылма, Шәрифулла абый, борчылма, әйткәнегезнең барысын да үтәрбез, алла боерса. — диде Фәрхетдин. Садыйк та сүзгә кушылды: — Фәрхетдин! Ат любой минутта җигеп чыгып китәргә әзер торсын. Арбаны да. сбруйны да ныклап тикшереп куй, төзәтәсе җирен төзәт, алай-болай ватылып, өзелеп калырлык булмасын. — Була, була, ут йотма, Садыйк абый, барын да җайларбыз, алла боерса. Ниһаять, әйтеләсе сүзләр әйтелеп, киңәшләр бирелеп бетте. Садыйк Шәрифулланы һәм үзенең энеләрен ияртеп вокзал ягына таба китеп барды. Гыйззәтулла атны кузгатты. Иж заводыннан Алафузов фабрикасы өчен бер олау ниндидер йөк җибәргәннәр. Әле менә Шәрифуллаларның бистәдән калага килүләре шул әманәтне алып кайту өчен иде. Фәрхетдин күңеле белән үк Иж заводыннан киләчәк әйберләрнең фабрикага һич кирәкле нәрсә булма- ганлыгын сизенә иде. Фабрика эшләми, аннан Садыйк үзенең энеләре белән ниемә дип бай малы өчен өтәләнеп йөрсен, ди. Ләкин шулай да Фәрхетдин бу юлы артык курыкмады. Чөнки ул хәзер вакыйгаларның ни рәвештә киткәнлеген бик ачык күрә, аннан башка чарасы да юк бит аның. Ат Проломный урамының нәкъ уртасыннан бара иде. йомры мостовой ташлары арбаны дыңгырдатып, барлык буын-сөякләреңне уйната. Ат бераз юыртып барды исә, эчеңә кату чыга. Нәгаләт кенә суксын инде бу кала җирен! Кайда ул гүзәл Зәй буйлары, андагы болыннар, үзәннәр! Кайда ул кошлар сайравы белән тулган чикләвекле куе урманнар! Монда барысы да ямьсез, барысы да котсыз булып күренә иде Фәрхетдингә. Аны бары бер генә нәрсә юатып, шушы чит җирдә яшәтә. Фәрхетдин кайтакайта шуның турында уйлый. Ул хәтта сыерның ниндирәк булуын да. аның төсен, мөгезләрен, зурлыгын, көрлеген дә күз алдына ап-ачык итеп кигерә ала. Башта ул ат иде, яшь кенә, нык кына туры байтал иде, аннан сон, акча аттан артып киткәч, ни өчендер, үзе дә белмәстән, Фәрхетдин гел сыер турында уйлана башлады. Ахры, Хафазаны артык нык сагынудандыр. Аның һәр көнне таң беленгәч сыер Могрәү белән абзарга чыгуын күрәсе килә бит. Менә ул кызыл сыер мөгри башлады. Фәрхетдиннең Хафазасы иренең куеныннан шуып кына чыга да киенә башлый. Ул инде Фәрхетдинне йоклый дип белә, йоклар сина Фәрхетдин' Ул барысын да тыңлап, хәтта керфекләре аша күзәтеп тә ята әле. Менә аның җанашы сыеры белән сөйләшә «И бәгырькәем, и сөтлекәчем, кая. җиленнәреңне әйбәт иттереп җылы су белән җуыйм әле», — ди. Бераздан Хафаза чыжылдатып саварга тотына. Иртәнге чәйгә ярып пешерелгән кайнар бәрәңге, аннан китереп, жылы куе сөт. Бик тәнгә сихәтле нәмәрсә инде шул яңа сауган сөт! Инде тәмләп бөтен өй эчләре белән сәке йөзенә утырып чәй эчкәннән соң (ә чәй вакытында, әлбәттә, хуҗа буларак түрдә Фәрхетдин үзе утыра инде), ул туры атын җигеп чыгып китә Нәдер белән Әлмәт арасындагы юл мондыймы соң, җүләр! Менә ул Фәрхетдинең үзенең туры байталында элдертеп кенә Әлмәт ягына таба бара. Син күр дә мин күр! Урамда кеше бик сирәк күренә иде. Фәрхетдин белән Гыйззәтулла утырып барган атлы арба гына бөтен урамны яңгырата. — Туктасана, Гыйззәтулла энем, атыңны кума, нәнәм, безнең алай ашыгыч эш юк ич, — диде Фәрхетдин. Гыйззәтулла, һаман әле олы кеше булырга тырышып, тамак төбе беләнрәк атына бер кычкыргач, Фәрхетдин тагы үзенең татлы уйларына бирелде. Хәзер алар, бер җайга тир- бәлә-тирбәлә, атның дагалы тояклары чыгарган чалт-чолтны тыңлап, сүзсез генә баралар. «Рәхмәт инде әйбәт кешеләргә, — дип уйлады Фәрхетдин нечкә күңеллеләнеп китеп, — эшкә урнаштырдылар, ярдәм иттеләр». Әйе, әгәр шулай аңа яхшылык итмәгән булсалар, ул бу бәхетле минутларга ирешә алмас иде Ләкин, ни әйтсәң дә. аның үзенең дә тырышлыгы булмады түгел. Ул останың бер артына, биш алдына төште бит. Күзләренә генә карап торды, барлык теләген, әле теләк телгә күчкәнче үк, үтәде: эшкә алданрак килде, соңрак китте. Инде акча бетермәс өчен ул башта ипи, бәрәңге ашап кына җан асрады. Ләкин ярты потлы чүкеч белән унике сәгать кызган тимер табалау Фәрхетдиннең бугазын буып ит сорый иде. Башта акча кызганып. Фәрхетдин тартышып карады, тик чүкеченең тиешеннән йомшак бәрелүен останың күзләренә карау белән үк тойгач, чигенергә мәҗбүр булды. Алай да хәйләсен тапты, итнең иң арзанлы сортларын, үпкә, бавыр, эчәк, баш-аяк, койрык, шуның ишесен алып туена башлады. Болай ярыйсы, һәрхәлдә, түзәрлек иде. Инде килеп, Фәрхетдин өс-башына да акча тотмады диярлек. Эш вакытында күлмәк кимәде; бердәнбер киндер ыштанга кызган тимер чаткысы тиеп көймәсен өчен, авыр күн алъяпкычны биленнән төшермәде. Барысын эшләде, күлмәк-ыштанын ямау өстенә ямау салып тутырды, тик чыгарып ташламады, чәй-шикәрне әҗәл даруы урынына чеметеп-чеметеп кенә тотты, һәрбер шырпыны икегә, хәтта өчкә телде. Әйе. ул үзенең бөек максатына ирешү өчен ниләр эшләмәде! Барысына барды, мәгәр ходай кушып, инде бер үрелсә, бәхет ишегенең бавыннан эләктереп алачак. Хәзер көз ае, инде бәрәңгеләр дә казылган, авылда пычагым да эш калмады. Әти карт иртәдән кичкә хәтле чабата тукыр, чыпта ясар, я мич башына менеп кунаклар Инде озакламый Хафаза белән әни төн ката жеп эрләп утырырлар. Ә миңа нинди эш булсын анда хәзер, шул атнасына бер урманга барып кайту да утын турап кертү. Әйдә, бул- маса, бу кышны да Казанда уздырыйк, белмәссең, әллә, бәлкем, тагы берәр сыерлык... Фәрхетдин, кечкенә коңгырт күзләрен кыса төшеп, сәер татлы хыялларга бирелеп барды. Кинәт арба янтайды, ат туктады. Фәрхетдин чак тотынып өлгерде, юкса мәтәләчәк икән. Арбаның арткы уң як тәгәрмәче күчәреннән чыккан иде. Икесе дә ашыгып арбадан төштеләр. Тәгәрәп китеп, читтә ауган көпчәкне Фәрхетдин алып килде. Тимер күчәрнең чәкүшкәсе сынып төшеп калган икән. — Нишлибез инде, Фәрхетдин абый?—диде Гыйззәтулла, аптырап. Фәрхетдин, бөеренә таянган хәлдә, башын чайкап сызгырып торды. — Берәр тимер кисәге тапмый булмый инде, малай — Мәле, дилбегәне тот алайса, — диде җитез малай һәм чатыр чабып каршыдагы таш капкадан кереп тә китте. — Зуррак кадак булса да ярый. — дип кычкырып калды Фәрхетдин. Гыйззәтулла ишек алдындагы чүплектә тимер кисәге эзләгән арада Фәрхетдин рәхәт гамьсезлектә авыз эченнән генә көй шыңшып, урам күзәтеп торды. Ул шул арада тагы бер Нәдергә кайтып килергә өлгерде, тагы үзенең атын, сыерын күз алдына китерде, үзе белән атка төялеп килгән өч агай-эне Сәгыевләр турында уйланды, инде юлда очрап арбага утырган Гафур белән дә булды, тагы кайтып чәкүшкә турында һәм инде көзнең тәмам килеп җитүе, быел беренче карның аерата иртә явуы, авылдагы утын хәлләре турында уйланды, әтисен, әнисен, Хафазасын исенә төшерде... Ләкин Гыйззәтулла һаман кире кайтмый иде әле. Китте дә батты ут борчасы. Инде булмаса, атны берәр яры бәйләп, тегенең артыннан керергә кирәк дигәндә, Гыйззәтулла ачык таш капкадан килеп чыкты. Ул бер кесә күгәргән тимер-томыр җыйган иде. Нәкъ шул вакытны бик ерактан шыңшуга охшаш сәер бер аваз ишетелде. Дикъкатьләрен җигеп озак кына вакыт тыңлап тордылар. Бик күп кеше җырлый идеме, әллә елый идеме, шайтан белсен! Мәгәр тавыш көчәйгәннән көчәя, димәк, бу якка таба киләләр Бераздан инде Фәрхетдин ул тавышның җыр икәнлеген дә аңлады. Ниһаять, кызыксыну барын да җиңде. Фәрхетдин дә, Гыйззәтулла да күчәр кайгысын оныттылар. Манифестчылар хәйран бер тамаша булып күренде аларга. Әнә алар Проломный буйлап урам тутырып бу якка таба киләләр. Гыйззәтулла исеакылы китеп, арбага менеп басты. — Нәрсә икән ул, Фәрхетдин абый? — Шту-ты бик хикмәтле нәмәрсә бу, Гыйззәтулла, — диде Фәрхетдин. — Карале, карале, теге өйнең тәрәзәләренә таш җибәрәләр. — Таш? — Әйе, таш. күреп торам ич. Фәрхетдин ат алдына чыгып басты Җыр шыңшуын ара-тирә ямьсез тавышлар, ачы итеп сызгырып җибәрүләр бүлгәли иде. Нидер сизенгәндәй, ат пошкырып куйды. — Нәрсә икән бу? — диде Гыйззәтулла, тагы кабатлап. Аның кызыксынудан күзләре очкынлана, йөзе алсуланып киткән иде. — Барып карап килимме, Фәрхетдин абый? — диде ул. — Юк, — диде Фәрхетдин, — үзләре киләләр бит, күрербез. Бу эрвәлүтсияне шулай ясамый торганнардыр ич. — Тукта, поплар да бар түгелме соң? Кара, Фәрхетдин абый дим, алар бит патша сурәте күтәргәннәр. Карале, карале, анда мулла абзый да бар. Бераз шомлы, ләкин шулай да бик сәер иде. Фәрхетдин никадәр Генә шүрләмәсен, кызыксыну аңа барыбер урыныннан кузгалырга ирек бирмәде. Кинәт манифестчыларның берсе шартлатып һавага револьвердан атып җибәрде. Сискәнеп киттеләр. Ат колакларын шәмрәйтте, тагы да .хәтәррәк итеп пошкырып куйды. Бу арада манифестчылар ташкыны бөтенләй аерым йөзләрне дә танырлык булып якынлашты. Хәзер акырыну, сызгыру тавышлары алда баручыларның «Боже, царя хранижы җырлауларын бөтенләй күмеп киткән иде. Колонна сул кул яктагы ике катлы таш йорт янына килеп җитте дә тукталып калды. Араларыннан кемнәрдер тамак ертылырлык тавыш белән; «Бей жидов! Бей студентов!» — дип кычкырып җибәрде. Фәрхетдин белә иде: бу ике катлы таш өйнең астында ап ак сакаллы карт яһүд сәүдә итә. Фәрхетдиннең шул кибеткә кереп, андагы искиткеч хикмәтле пирожныйларга, тортларга, аннан тагы әллә нинди тәмле сый- ннгъмәтләргә текәлеп, авызына сулар килгәнче йөргәне бар иде. Хәзер теге халык менә шул кибет янына тукталды Ул да булмады, кибетнең ишектән дә зуррак тәрәзәләре чалтырап ватыла башлады. Бер төркем кеше тәрәзә аша эчкә ташланды. Фәрхетдин тышка бәреп чыгардай итеп йөрәге тибүен тойды. Нишлиләр болар, нигә шулай итәләр? Бераз- дан тәрәзә уентысыннан кешеләр төянеп урамга чыга башладылар. Аларның кулында ниндидер төргәкләр, тартмалар, кесәләрендә шешәләр иде. «Әллә мина да...»— дип уйланды Фәрхетдин. Ләкин теләген күңеленнән әйтеп бетерергә дә өлгермәде, кинәт тагы каты тавышлану башланды. Өске катның тәрәзәсенә таш җибәрде берсе. Котырынган кешеләр, йөгерешеп, ишек алдына ташландылар. Тәгаен, хәзер алар өске катка менәләр иде. Чөнки ватык тәрәзә аша хатын-кыз чәрелдәве, үлем ачысы белән акырган бала тавышы ишетелде. Гыйззәтулла, куркуыннан нишләргә белмичә, арбадан төшеп, Фәрхетдингә сыенды. Хәзер урамга теге ватык тәрәзәдән актарылып ташланган мендәр мамыгы оча иде. Өйгә кергән кешеләрнең анда ниләрдер җимерүе, кемнәрнедер кыйнавы, көчләве ачык иде. Ниһаять, аларның каты тавышланып чыгып килгәне күренде. Ап-ак сакаллы картны өстериләр иде алар. Фәрхетдин таныды. Кондитер магазинының хуҗасы карт яһүд үзе иде бу. Фәрхетдин аның кибет кассасында утырганын күргән иде. Ул бик мәһабәт, сакалны матур итеп икегә тарап җибәргән, алтын күзлек кигән һәм күргәч истә калырлык бер кыяфәттәге кеше иде. Хәзер ул эчке күлмәктән һәм ялан аяк. Фәрхетдин дә, Гыйззәтулла да берберсенә карашып алдылар Гыйззетулланың зур кара күзләренә әйтеп бетергесез дәһшәт тулды. Тынычландырырга теләгәндәй, Фәрхетдин малайны кочаклап алды. Яһүд картын халык арасына этеп кертеп җибәрделәр, хәзер ул күренми иде. Аның тавышы да ишетелмәде. Бары кыргыйларча аңа сугу, типкәләү һәм ухылдау тавышлары гына бирегә килеп җитә иде. Әйе, ул һушыннан язды булса кирәк. Бер мәл тукталып тордылар. Аннары колонна кузгалып бу якка килә башлады. Ат куркып чигенде. Ул, юл бирергә теләгәндәй, кинәт арбаны сөйрәп тротуарга ук чыкты. Тәгәрмәч тагы күчәреннән ычкынып җиргә ауды, ат тукталып тагы пошкыра башлады. Ә колонна бөтенләй якынлашкан иде инде. Менә ул атлас ризалар кигән кара сакаллы поплар, пенснелы. котелоклы, затлы киенгән ниндидер әфәнделәр. Алар артыннан картузлы, бөрмә билле бишмәт кигән көрәк сакаллы сәүдәгәрләр, итчеләр, тиречеләр. Ә тагы да арттарак исерекләр. Менә шулар инде теге яһүд бабайны бернинди гаепсезгә изеп, үтереп киттеләр. Әнә алар баралар Аларның атлаулары күңелгә шом сала. Әйтерсең лә. алар синең йөрәгеңне таптап узалар. Фәрхетдин никадәр батырланырга тырышмасын, тез буыннарының калтырануын тойды. Бик куркыныч иде. Кинәт Гыйззәтулла Фәрхетдиннән ычкынды да арба артына барып посты. — Әй, татарчонок, нигә качасың? — диде якыннан узучы бер кеше. Икенчесе, ат турысына җиткәч: — Җәмәгать! Карагыз әле, карагыз! — дип кычкырды. Ул кып-кы- зыл битле, тәгаен кызмача иде.— Бу бит миңа таныш! Менә ант итеп әйтәм, ялгышсам, кулым корысын! Менә шушы ат белән инде теге көнне полиция коралларын ташыдылар алар. — Кем. кем ташыды? — диде берсе. — Менә шушы малай, татарчонок ташыды. Шул ат, валлаһи газим, шул ат. Мин аның атасын да беләм әле.. ’ Кешеләр, колоннадан чыгып, кычкырына-кычкырына атка таба килә башладылар. Күзләрен кан баскан иде аларның. Алар хәзер теләсә нинди ерткычлык ясарга әзер торалар иде. — Ул берни дә эшләмәде, ул әле малинки, — диде Фәрхетдин. Ул туктатырга теләп төркемнең каршысына чыкты. Ләкин тротуар буйлап чаба башлаган Гыйззәтулланы котырынган кешеләр куып җиттеләр дә күз ачып йомганчы урам ташына атып бәрделәр. Гыйззәтулланың кара матур күзләрендә хәзер үлем дәһшәте, ә йөзе кәгазьдәй агарган иде. Фәрхетдин аны коткару өчен тагы төркем өстенә ташланды. Ләкин өлгермәде, ниндидер явыз, рәхимсез кеше жирдә яткан Гыйззәтулланың битенә тибеп җибәрде. Фәрхетдиннең шашынган күзләренә чагылып калды: Гыйззәтулланың төмрәеп торган тулы матур бите ертылып китте, шарлап кыпкызыл кан ага башлады. Фәрхетдин, үз-үзен белмәстән, жирдә аунап яткан көпчәккә иелде, аны алып төркем өстенә атты. Акырышып тирә-юньгә ташландылар. Ләкин тиз айныдылар. Кайсысыдыр арттан килеп Фәрхетдиннең башына таяк белән сукты. Фәрхетдин күзләрен йомды һәм хәлсезләнеп жиргә ауды. Ләкин ул һушыннан язмаган иде. Үз өстенә ябырылып ташланган кешеләрне ачык күрә иде. Алар хәзер Фәрхетдиннән үчләрен алалар, аның эчләренә, аякларына, күкрәгенә тибәләр иде. Фәрхетдин күреп ятты: аның тирәсендә халык ишәйгәннән ишәя барды. Гыйззәтулла хәзер кемнәрнеңдер аяк астында тапталып. изелеп ята иде. Фәрхетдин куллары белән йөзен капларга тырышты. Ләкин ирек бирмәделәр. «Чү, бу ни бу?! Әллә күземә күренәме?»— дип уйлады Фәрхетдин. Халык арасыннан аңа таныш йөз чагылып китте. Бу йөзне ул бик яхшы хәтерли ич. Бу бит теге. Фәрхетдин әле жиңгәчиләрдә бер тинтәк исерекне кыйнаганда афәрин дип үзен мактаган, аннан бергәләп полициягә эләккән кеше. Ялт итеп өмет чаткысы туды Фәрхетдин, булган көчен җыеп, ялварып аңа кычкырды. — Абый җаным, коткар безне, зинһар, алла хакы өчен коткар, син дә бит мөселман баласы! Фәрхетдиннең таныган кешесе Җәгъфәр иде. Тиздән Фәрхетдин аңын җуйды. Фәрхетдин больницада гына күзләрен ачты. Башта ни булганны, үзенең монда нинди сәбәпләр аркасында килеп эләккәнлеген аңламыйча ятты. Ләкин зиһене яктыргач, ул булган хәлләрнең барысын инәсеннән-җебенә кадәр хәтерләде. «Гыйззәтулла!» — дигән сүз аның башына китереп суккандай булды. Ул кемне булса да күрергә һәм сорарга теләп башын борырга тырышты, ләкин бу мөмкин түгел иде, аның аяк-кул һәм башы бәйләүле иде. Ул үзен калып эченә тыгылып куелгандай сизә иде Фәрхетдин күк гөмбәзе кебек биек түшәмгә күзләрен текәп кычкырырга тотынды. Әмма бусы да барып чыкмады. Кычкыру түгел, ә ниндидер ыңгырашу гына ишетелде. — Абыйлар, апалар, әйтегезче, зинһар өчен,— диде Фәрхетдин, барлык көчен җыеп. — әйтегезче... Ул җөмләсен төгәлләп бетерә алмады, аның янына ак халатлы бер рус хатыны килде. — Нихәл, нәрсә кирәк? Фәрхетдин русча аңлатырга сүзләр эзләп ятты. — Әйт, — диде ул, ниһаять, — малай, бәләкәй малай... Гыйззәтулла кая? Исәнме ул? Ул арада теге санитарка янына икенчесе килеп җитте. Алар үзара нидер бик кызу-кызу сөйләшеп алдылар. Бераздан Фәрхетдин башта килгән хатынның сүзләрен ишетте. — Малай үлгән, — диде хатын, — җанын ходайга биргән, теге дөньяга киткән. Фәрхетдин кычкырып елап җибәрде. Аның бөтен битен яшь тутырды. күз яше авызына керә, марля астына үтә. биттәге, баштагы яраларны әчеттерә иде. Марҗа байтак кына вакыт башын чайкап Фәрхетдингә карап торды Ә Фәрхетдиннең күз алдыннан Гыйззәтулла һаман китмәде. Шомырт күзле, җитез, уңган, төмрәеп тора торган малай иде ул. Фәрхетдин баланын үлем алдыннан кичергән азапларын тойды, йөрәге телгәләнде. тагы үксеп, тагы битендәге яраларын әчеттереп еларга тотынды. Әйе, ниндидер кабахәт кешеләр һич сәбәпсез-нпсез Гыйззәтулланы үтерделәр. Ул жәл, ләкин аның атасы Шәрифулла да жәл. Фәрхетдин бит картның төпчеген ничек яратканын белә иде. Хәзер Шәрифулла абзый да. аның хатыны Маһитап апа да, тагы Гыйззетулланың башка чыккан абыйлары да үксеп-үксеп елыйлардыр Фәрхетдиннең күңеле тагы ташып китте, ул. тагы тыела алмыйча, бу юлы инде тавышсыз гына үксергә тотынды Я хода, ни арада булды соң әле бу эш. төш кебек бит. төш кебек, һай. Фәрхетдин хәзер үк үзенең Нәдеренә кайтып китәр иде. Бер генә минут та бу бәхетсез урында яшәмәс иде. Бер генә минут та мондагы гарьлекләргә түзеп тормас иде. Ләкин хәзергә мондый мөмкинлек юк иде. Фәрхетдин, биләүдәге бала кебек, хәрәкәтсез ята иде. «Бер булмаса бер. ходай насыйп итсә, терелермен әле», дип юанды ул. Шушы минутта аның кинәт күкрәген капшап карыйсы килде. Бөти кебек итеп беркайчан да үзеннән калдырмыйча муенына асып йөри торган акчаларын барлыйсы килде. Сул кулы аның авыр яралы, әмма сынмаган иде. Фәрхетдин, авыртуына йөзен чытып, марлялар арасыннан чыгып торган тупас бармакларын күкрәгенә якынлаштырды. Ул ыңгыраша-ыңгыраша бармакларын хәрәкәтләндереп, күкрәк турысын кармалый башлады. Ләкин анда авыртудан башка берни дә юк иде. Кинәт аның исенә акча тегелгән чүпрәкнең муенга асылынган икәнлеге төште. Тик бинт араларына бармак кертеп, никадәр эзләнмәсен, берни дә тапмады. Әле дәһшәт якынлашса да. өмет Фәрхетдинне алай ташлап ук бетермәгән иде. Аны чишендергәннәр бит. шул чагында акчасын да алып жыеп куйганнардыр. Фәрхетдин кычкырып тагы теге санитарканы чакыра башлады. Санитарка килгәч, ашыга-ашыга үзенең акчасы турында аңлата башлады. Үзе сөйләде, үзе марҗаның күзләренә карап, өметләнеп ятты. Бая хәвефкә төшергән дәһшәт хәзер котырып килгән паровоздай кызу якынлаша иде. Юантык, түм-түгәрәк битле санитарка кинәт катгый рәвештә башын селкеде дә: — Юк. бернинди акчаң юк иде синең, — диде. — Сине арба белән китерделәр. Сине чишендереп, юындырып, операция өстәленә салганда мин дә бар идем. Тик, алла шаһит, синең бернинди акчаң юк иде. — Кемнәр китерде соң мине? —диде Фәрхетдин, өметнең соңгы җепләренә ябышып. — Полицейский чиннәр, — диде хатын. Фәрхетдин күкрәгеннән ургылып чыккан сулышка «Аһ» дип куйды. Менә кайчан ул дәһшәт Фәрхетдинне шытырдатып изеп киткән иде! Егет бер мәл аңын югалтып өнсез ятты. Аның алдында хәзер төпсез бушлыктан башка берни дә юк иде. Юк, бетмәде әле Төнге уннарда буран тына төште. Хөсәеннәр атка утырып Балык базарына таба юнәлгәндә тирә-яКТа гаҗәп тирән тынлык урнашкан, шәһәр тулган ай нурларында коена иде. Хөсәен сагаеп, дикъкать белән урамнарны күзәтеп барды. Кучерда утыручы Гыйльфан исә әледән-әле дилбегә кагып, я чөңгереп атны ашыктыра. Ул. чын извозчик кебек, башына зур кучер бүреге, өстенә кы (ыл кушаклы тун кигән. Хөсәен белән янәшә арка терәп утырган күзлекле рус студенты дәшми-тынмый нидер уйланып бара Көн салкын булуга карамастан, ул бик җиңел киенгән. Ахры, җылырак киеме юктыр. Менә алар Николаевский бакча яныннан да уздылар. Бакыр бабай бакчасына җитеп. Арча кырына таба борылу белән, каршыга искән ачы жил битләрне өшетеп җибәрде. Хөсәен яка ярыгыннан гына абайлады: яннан алты олау печән йөге узды. Берәр алпавытныкы микән, әллә сатар өчен китерәләрме? Хөсәен якасын ача төшеп, күз салды. Татарлар икән. Алгы ат янында икәвесе бара. Колак чите белән генә Хөсәен: — Безне кундырыр микән... үләт кыргыры,— дигән сүзләрен ишетеп калды. Ат зур печән олауларының күләгәләреннән өркә төште, ахры, озын аякларын еш-еш алга ташлап, бик кызу юырта башлады. Хөсәен, ат тоягыннан очкан кардан сакланып, тагы якасын күтәрде. Башкарылачак эш турында уйланып барды. Үтә мөһим бер эш иде бу. Әле узган айның ахырында — 30 нчы ноябрьда — жандармнар РСДРПның Попова гора урамындагы типографиясен тар-мар иттеләр. Хәзер исә тиз генә ашыгыч чаралар күреп, аның урынына икенчесен оештырырга кирәк иде. Берничә төркем хәрәкәт итә, шуларнын берсе Хөсәен төркеме. Типография эшчеләре белән күптән сөйләшенгән, шрифтлар алып чыгу мәсьәләсе күптән барлык ваклыкларына кадәр уйланылган иде инде. Бүген исә хәлиткеч көн, атна буена җыелган шрифтны бүген Хөсәен алып кайтырга тиеш. — Полиция, — диде Гыйльфан, дилбегәне ипләбрәк тотып. Хөсәен игътибарын җигә төште. Атлы өч полицейский, аргамакларын юрттырып, яннан уздылар. Алар Хөсәен янындагы студентка күзләрен акайтып карадылар. Ләкин бик бай сыман киемле Хөсәен һәм җиренә җиткереп, формасын китереп барган кучер шик кузгатмады булса кирәк. — Патруль, — диде студент, алар узгач. — Нәгаләтләр, — дип куйды Гыйльфан. Бераз тынып барганнан соң Гыйльфан тагы сүзгә килде: — Кичә көй озын завод тирәсендә буталдылар. — Боларымы, жандармнармы? — дип сорады студент. — Шул охранкадан инде. Барысы да бер чыбыктан сөрелгән. Киемнәрне гражданскийны кигәннәр дә, танымыйлар дип уйлыйлар, ахры, сафсаталар! Атны сулга борырга кушты студент. — Туры барыргамы?—дип сорады Гыйльфан, борылгач. — Туп-туры, — диде теге, — борыласы булса әйтермен. Хөсәен бу яшь егетне якыннан белми иде. Алариы әле бүген генә Саммер таныштырды. Егет Хөсәенгә явка урынын күрсәтергә тиеш. Хөсәен белән Гыйльфанның бурычы — шрифтларны алып яшереп кую. Ат тая-тая Казан елгасына таба үрдән түбән төшә башлады, бер урында чак кына егылып китмәде. — Дагасызмы әллә? — диде Хөсәен. — Дагалы да, муены астына килгере, күрәсең, шомаргандыр,— дип куйды Гыйльфан. Алан да үрдән исән-сау төшеп җиттеләр. Әле бит шуннан җан- фәрманга чаптырып менәсе дә бар. — Уңга, — диде студент. — Менә шушы капка төбенә туктагыз. Ул, ат туктар-туктамас, чанадан балалар җитезлеге белән сикереп төште дә, туңган җилкәләрен сикертә-сикертә, ике катлы иске агач өйнең кече капкасыннан кереп югалды. Бер минут вакыт узмагандыр, өйнең өске катыннан каударланып ике кеше төште. Аларның аркаларында авыр әйбер салынган капчыклар — шрифтлар иде. Алар, ни Хөсәенгә, ни Гыйльфанга юньләп карамастан, йөкләрен чанага ташладылар. Хөсәен чак шәйләп өлгерде: чыккан кешеләрнең берсе олы яшьтә, төптәй юан, нык, таза һәм кыяфәте белән эшчегә охшаган бер агай иде. Йөген чанага салу белән ул тезгенне тотып торучы Хөсәенгә якынлашты. Кулын кысты да, бераз серлерәк тон белән: — Бер генә минут та тоткарланмыйча, хәзер ук ычкыныгыз,— диде. — Берничә минуттан килеп җитәчәкләр. — Шулаймы? — диде Хөсәен, тезгенне ычкындырып. Ат урынында тыныч кына тора торган хайван түгел иде. Ул шул ук минутта кузгалып та китте. — Карагыз, тегендә дә сак булыгыз. — дип калды эшче. Хөсәен барысын да аңлады. «Рәхмәт», диде, чанага ташланып. Димәк, хәвеф-хәтәр борын төбендә генә. — Кайсы яктан, килгән юлданмы? — дип сорады Гыйльфан. — Казанкага таба, Казанкага габа, — диде Хөсәен, шрифтларны козла астына яшереп. Ат та, сизенгән кебек, барлык көченә элдертеп үрдән аска төшеп китте. Колакка арттан кинәт ниндидер ят тавышлар ишетелә башлады. — Кызулата төш, — диде Хөсәен. Гыйльфан ачу белән атка сукты. Ату тавышы ишетелде. Хөсәеннәр кузгалып китү белән үк полиция килеп җиткәнлеге ачык иде. Ачы жил колакларны әчеттерә, изүгә, яка асларына кар керә. Хөсәен Гыйльфанның: — Тот менә капчыгыңны! — дигән сүзләрен ишетеп калды. Иелгән килеш артына борылып карады. Алар инде хәзер Казан елгасы буйлап Арча кырына таба очалар иде. Тирә-юньдә күгелжем-кара бушлыктан башка берни дә күренми, йөрәк дөп-дөп тибә. Шулай да Хөсәен эшнең уңышлы чыгуына бик шат. Ул үзенә юл күрсәткән студент турында уйлап алды. Кулга эләкмәделәр микән? Хәер, эләкмәсләр, җинаятьне исбат итәрлек әйбер китте бит инде. Ул якаларын торгызып, тагы тирә- юньне яка ярыгыннан күзәтә башлады. Алар юл буенча үзара сөйләшмәделәр диярлек. Болан да каршы искән ачы җил бит очларын, борынны әчеттерә иде. Гыйльфан кибәндәй зур бүреген батырып кигән, якасын күтәреп козлада яны белән утырган. Хөсәен дә кырын яткан. Алар, семинария турысында атны борып, шәһәргә күтәрелә башладылар. Хөсәен кая барасын Гыйльфанга аңлатырга кереште. Тиздән алар ике катлы зур таш пулат янына җиттеләр. Хөсәен шунда атны туктатырга кушты. — Тукта, бу генерал өе түгелме соң? — диде Гыйльфан, аптырый төшеп. — Шаулама. — диде Хөсәен, мыек астыннан гына көлемсерәп,— атыңны парадный турысына тарттыр. Хөсәен, төшеп, парадный звоногын шалтыратты. Күрәсең, аларның алдан ук сөйләшенгән билгеләре бар иде. Тиз арада парадный ишеге ачылып китте. — Булыш.— диде Хөсәен, бер капчыкны үзе күтәреп. Капчыкның икенчесен Гыйльфан алды. Алар ашыгып ишектән керделәр. Капчыкларны баскыч алдына куйгач, Хөсәен: — Хәзер үк кайт инде син,— диде. — Хәерле юл! Гыйльфан чыгып атына утырды. Ишек тагы ябылды Болар шулкадәр тиз башкарылды, берничә секундтан соң зур таш йорт алды тагы тирән тынлыкта иде инде. Хөсәен баскыч өстендә мех киемен җилкәсенә генә салган бер рус кызын очратты. Кызның кулында фонарь, ул Хөсәенне каршыларга чыккан иде. Хөсәен бу чибәр блондинка белән исәнләшеп аның кулын кысты. Әйе, бу отставкадагы генералның кече кызы Елизавета Ивановнаны Хөсәен күптән белә. Генерал хатыны белән Казанның салкын кышы узганны Италиядә көткән арада аларның кызлары шулай хәтәр эшләр белән шөгыльләнә иде. Хөсәен: — Кая куябыз? — дип сорады Тиздән ул кургашын шрифтлар тутырылган капчыкларны өскә ташый башлады. Борылмалы баскыч тар һәм, әле житмәсә, үтә вак иде. Елизавета Ивановнаның кулындагы фонаре юлны яктыртмаса, сөртенмичә менеп тә булмас иде. Шулай да алар өстәге өй алды сыман мәйданчыкка менеп җиттеләр һәм кыз стена буендагы сандыкны күрсәтте. — Шушында салыгыз. Хөсәен икенче капчыкны да алып менде, анысын да әйбәтләп сандыкка салды. Өстенә ниндидер иске киемнәр, тетелеп беткән китаплар салдылар. Хөсәен, тирән көрсенеп, өс-башын рәткә кертә башлады. Ул эшнең уңышлы төгәлләнүенә чиксез шат иде. Киемнәрен каккалагач: — Миңа китәргә дә була инде, эш башкарылды, — диде ул. — Туктагыз, — диде Елизавета Ивановна, җитдиләнеп, — минем сезгә әйтәсе бик мөһим сүзем бар әле. Хөсәен, аптырый төшеп, кызның соры күзләренә, ак ябык йөзенә текәлде. — Әле генә билгеле булды, Хөсәен иптәш, — диде Елизавета Ивановна,— барлык комитет членнарының өендә тентү бара. Хөсәен кинәт җитдиләнеп башын күтәрде. — Ничек тентү? Димәк, барысы да җимерелде дигән сүз? Кыз җавап кайтармады, бары әйтелгәннәрне икърар иткәндәй, күзләрен генә аска төбәде. — Фу, шайтан алгыры,— диде Хөсәен, борчылып, — менә-менә кораллы восстание башланырга тиеш иде бит... — Шулай шул! — кыз тагы бераз тынып торды,— менә нәрсә, Хөсәен иптәш, сезгә өегезгә кайтырга ярамый. Барлык комитет членнарында тентү. Димәк, сездә дә... — Шулайдыр инде, — диде Хөсәен. Аның күз алдына өендәге ишерелмичә калдырылган китаплары килде. Әйе, әнисе һәм Хәдичә өчен авыр иде тагы. Хөсәен полиция чиннарының өйне астын өскә китерәчәкләрен, тупас мөгамәлә кылачакларын, әнисенең һичшиксез авыруга сабышачагын башыннан кичерде. Кабахәтләр, ничек көтмәгәндә... Менә ул хаин ак патшаның күз 6}яу өчен чыгарган манифестлары, матбугат иреге турындагы буш сүзләре. Хөсәен кызга карап алды. Кыз исә тәмам туңып беткән иде. Хөсәенне бу хәл уятып җибәргәндәй булды. — Әйе, әйе, мин аңлыйм. Бу сатлык җаннарның эше булса кирәк. Ә бәлки, үзебезнең дә җитәрлек сабак алмавыбыздандыр, — диде ул. — Сез бүген төнегезне биредә уздыра аласыз, — диде кыз. — Юк, рәхмәт, — диде Хөсәен, — мин кунар җир табармын. Хөсәен саубуллашырга җыенып кулын сузды. Ихтимал, бик озаккадыр. Ләкин кызның әйтәсе сүзләре бетмәгән иде әле. Ул Хөсәен белән с а у б у л л а ш ы р г а ашыкмады. — Керик әле,— диде, елмая төшеп, — сезне минем бер кунагым күрергә тели. Хөсәен сәерсенеп кыз артыннан өйгә керде. Колонналар һәм һәйкәлчекләр белән бизәлгән җиһазлы иркен бүлмәдә аны агара башлаган бөдрә чәчле, күкрәк авызына җиткән куе сакаллы, кара сюртуклы таза бер кеше каршылады. Хөсәен аны күрү белән яктырып китте. Елизавета Ивановнаның кунак дигәне тукучы революционер Ефим Панкратьсвнч Табейкнн булып чыкты. Аның Вологда якларында сөргендә икәнлеген Хөсәен яхшы белә иде. «Качып кайткан» дигән фикер башыннан узды. — Кайттыңмы, «әткәй»? — диде ул. аңа таба атлап. — Менә күргәнеңчә, — диде Табейкнн, Хөсәенне кочып. Алар икесе дә елмаешып бер-беренә карап тордылар. — Ах, сез таныш та икәнсез. — диде туташ. — О, без күптәнге дуслар, — диде Табейкнн. — Хөсәен Алафузов заводының үз кешесе бит инде дигәндәй.... Хөсәеннең Ефимны күрмәгәненә елдан ашкан иде инде. Ябыга төшкән. бөдрә куе чәчендә чал төкләре тагы да күбәйгән. — Ничек соң, «әткәй», ни рәвештә? — дип сорады Хөсәен. — Амнистия буенча. — диде Ефим. — Галиҗәнап патша хәзрәтләренең шәфкате аркасында. Ефим яңгыратып көлеп җибәрде. — Шәфкатьле булып кылануы да ярап куя икән, ә? — диде Хөсәен. Табейкин җитдиләнеп: — Мин кайттым, ә Василий белән Иванны алып киткәннәр, — диде. Сүз Табеикинның уллары турында барганлыгын Хөсәен яхшы аңлый иде. Алар да әтиләре эзеннән баралар иде. Алар да тик ятмыйлар иде. Аларның шушы көннәрдә кулга алынуын ишеткән иде шул Хөсәен. — Шулай шул,—диде ул, күңелсезләнеп, — кабахәтләр тагы котырына башладылар. Безнең Садыйк та, аның ике энесе дә кулда бит. Алар йомшак кәнәфиләргә утырыштылар. — Мин әле бүген генә иртәнге якта кайтып төштем. — диде Ефим,— әле менә Елизавета Ивановнага бәйләнешләр яңарту өчен килешем. «Алай да, тынгысыз җан», — дип уйлап куйды Хөсәен. — Әйдә, сөйлә, — диде Табейкин, — соңгы айларда булган хәлне мин белмим. Хөсәен Казан партия оешмасының соңгы вакытларда нинди эшләр белән шөгыльләнүен, гомумән Казанның үзендәге һәм аның тирә- ягындагы вакыйгалар турында сөйли башлады. Унҗиденче октябрь манифестыннан соң либералларның, алар арасыннан аерым кешеләрнең. нишләвен, меньшевикларның төрлечә аяк чалуларын, алар арасыннан шәхсән кемнәрнең ниләр эшләгәнен Хөсәен тезеп китте. Табейкин белергә тиеш иде. Аның шушындый авыр көннәрдә мөмкин кадәр тизрәк эшкә җигелүе бик мөһим иде. Хөсәен, ниһаять. «Черная сотня»нең инде менә егерме беренче октябрьдан бирле патша сатраплары белән берлектә котырынуын сөйләргә кереште. Егерме беренче октябрь вакыйгалары, дума бинасында коммунарларның патроннары беткәнче гаскәр белән атышуы, губернаторның, әгәр бирелмәсәләр. туплар белән янавы, инде берничә комитет членының, шул җөмләдән Хөсәеннең. Иж заводыннан килергә тиешле корал алырга баруы, ләкин ул коралның меньшевиклар коткысы аркасында килмәве, Казан гарнизонындагы бер генә батальонны да коммунарлар ягына аударып булмавы күз алдыннан узды. — Соң нишләделәр инде безнекеләр? — диде Ёфим. — Нишләсеннәр, бирелергә мәҗбүр булдылар, — диде Хөсәен, күңелсезләнеп. — һәм аларны... — Дума бинасында комитетның күпчелек члены, бик күп милиция вәкилләре, аерым интеллигентлар, студентлар, эшчеләр булды. Аларның барысын да кулга алдылар. Тик бу вакыйга аркасында губернаторның адәм көлкесенә калуы артык ачык булды, күрәсең, аларның барысын да бер ай эчендә төрмәдән чыгарырга мәҗбүр булдылар. Хөсәен шушы урында дусты Гафур Коләхметовны хәтерләде. Аның күз алдыннан аларның Гафур котылып чыккач очрашулары узды. Төрмә, ихтимал, Гафурның сәламәтлеген тагы да какшата төшкәндер. Ләкин аның каравы Коләхметовның революциягә хиреслеген ул тагы да арттырган иде. Гафур хәзер ныклап язу эшенә керешәчәк. Хөсәен Ефимга егерме беренче октябрь вакыйгаларыннан соң комитетның кораллы күтәрелешкә әзерләнүен, эшче дружиналары коралландыруын, мастерскойларда, заводларда корал ясатуын сөйли башлады. Казармаларда солдат арасында эшләүгә аерата күп көч куелган иде. — Мәскәү комитетыннан корал килде, алар эшчеләргә өләшенде" Инде менә без барысын да шушы көннәрдә төгәлләп, хәлиткеч һөжүмгә күчәргә тиеш идек. Менә, менә шушы көннәрдә, — диде Хөсәен, әрнеп. Аның йөзенә гарьләнү, чиксез ачыну билгеләре чыкты. Ефим, һичбер сүз дәшмәстән, борчылып, сакалын сыпырырга кереште. Әйе, хәл бик-бик авыр икән шул. Әгәр дә полициянең бүгенге һөҗүме җитәкче көчләрнең башына җитсә, тагы чигенергә, тагы хәзерлекне өр-яңадан башларга туры киләчәк. Хөсәен, вакыйгаларны берәм-берәм тезгән хәлдә, кайта-кайта карагруһларның ерткычлыгын сөйләп утырды Алар һичбер гаепсез кешеләрнең канын койдылар. Вәхшилекнең чиге булмады. Татар белән русны талаштыру дисеңме, яһүд өйләренә погромнар оештырумы, интеллигенциягә каршы дошманлык тудырырга тырышу дисеңме — берсе дә калмады. Рус карагруһларына татар карагруһ вәкилләре иярде. Гөнаһсыз сабый балаларны үтерүгә барып җиттеләр бит. Балык базарында бер студентның эчен ярып, эчәгеләрен таякка чорнап селтәнеп йөрделәр. Тагы бик күп, бик күп кабахәтлекләр ясалды. Хөсәен шулармы хәтерләде. Ниһаять, ул аякка басты, биредә хәвефсез булса да, аның күңеле ашкына, ниндидер яңалык ишетәсе килә, өйдәгеләрнең хәлен тизрәк беләсе килә иде. Алар Ефим белән очрашу урыны билгеләделәр дә Хөсәен китәргә җыенды. Табейкинның халәте шомлы, киеренке иде. Бик ихтимал, әгәр бүгенге һөҗүм комитетны таркатып ташлый калса, Табейкиннарга, Хөсәеннәргә үзәкне яңадан торгызырга туры киләчәк. Әлбәттә, көрәш никадәр авыр булмасын, бер генә минутка да тукталмаячак. Ефим Хөсәеннең кулын кысты, сак булырга кушты. Хөсәен үз чиратында аңа уңыш теләде. Төнге кунаклар хуҗа кыз белән саубуллаштылар. Хөсәен ул төнне өенә кайтмады Яна бистәдәге таныш приказчикларында кунды. Ә иртәгесен кораллы һөҗүмгә хәзерлек башында торган кешеләрнең барысының да диярлек кулга алынганлыгы мәгълүм булды. Хәзер Хөсәеннәр капкасы яшерен сак астында. Көнен-төнен аны сагалыйлар. Ничәмә агент Хөсәенне эзли. Хөсәен, бер урыннан икенче урынга күчеп, Казанда һәм Казан тирәсендә көннәрен уздыра башлады. Күп тә узмады, РСДРПның кооптацияләү юлы белән торгызылган һәм тулыландырылган яңа комитеты эшли башлады. Монда инде барысы да яна кешеләр иде. Комитет үзенең беренче яшерен утырышында ук Хөсәен Казаннан китәргә тиеш дигән карар чыгарды. Чөнки артык нык иснәнәләр иде. Жандарм идарәсе һәм полиция Хөсәенне кулга төшерү өчен иң тәҗрибәле кешеләрен җиккән иде. Көннән-көн мәйдан тарайганнан тарая бара иде, башка мөмкинлек калмады. ...Декабрьпың егерме тугызында Хәдичә ишек алдында япа-ялгызы яңа юылган керләр элеп йөри иде. Кичкырын чак иде. Капка төбенә пар ат җигелгән артлы чанада ниндидер кешеләр килеп туктады. Ул да булмады, чанадан бер рус төшеп, ишек алдына керде дә туп-туры Хәдичәгә таба килә башлады. Караңгы төшкән булса да, Хәдичә бу кешенең сакаллы бер рус карты икәнлеген абайлады. Аның өстендә иске кара толып, башында колакчынлы йонлач бүрек. Хәдичә кешенең шулай үзенә таба бик кыю якынлашуына аптырап, сагаеп торды. «.Әллә Хөсәенемнән бербер хәбәр китерәме бу?»—дип уйланды. Тик әлеге кеше тәмам якынлашкач, Хәдичә хәйран калып, өнсез булды. Бу рус карты дип уйлаганы Хөсәен үзе иде. Ул сакал мыек ябыштырган, парик кигән. Ниһаять, үзен кулга алып, хәзер шатлыгыннан Хөсәеннең муенына ташланырга җыенган Хәдичәгә ул күзләре белән генә елмаеп кисәтүле ишарә ясады. — Сабыр, сабыр, Хәдичә, — диде әкрен генә.— Безнең күзәтү аегында икәнлегебезне онытма. Хәдичә көчкә тыелып калды. Хөсәенне карашы белән генә сөеп һәм иркәләп тыңлый башлады. — Барыгыз да исән-саумы, әни исәнме? — дип сорады Хөсәен. Хәдичә «исән» дигәнне аңлатып баш иде. Кинәт хәтерләп: — Нәкыя китте, — диде. — Кая китте? — Аның егете бар иде бит. Шуның белән китте. — Тегеләй әйбәт кенә аерылышкансыздыр ич? — Әлбәттә, үз кызыбыз кебек озаттык. — Теге көнне бик авыр булмадымы? Хәдичә тирән итеп көрсенде дә: — Әнинең йөрәге бик каты авыртты, — диде. Хөсәен көрсенеп аскы иренен тешләде. — Сәлам әйт аңа, —диде ул. башын күтәреп. — Аңлат. Ул бит барысын да төшенә. Ә мин китәргә мәҗбүр. Хәдичә. Эшләр шулайдан китте. Комитетны тар-мар иттеләр, кабахәтләр! — Кая китәсең соң син, Хөсәен? — Әле хәзергә Әлмәт ягына. Аннан күз күрер. Хәдичәнең аскы ирене дерелдәп куйды. — Ә озаккамы? — Ничек әйтим, — Хөсәен уйланып торды, — һавалар ничегрәк булыр бит. — Хөсәен,— диде Хәдичә, ялвару тоны белән, — зинһар дим, үзеңне сакла! Хөсәен аның сүзен бүлде. — Менә мин ни турында сөйләшмәкче идем. Хәдичә, — диде ул — Әгәр миңа читтә озак торырга туры килсә, сип яныма килерсеңме? — Бу нинди сорау инде, Хөсәен! — Юк. син уйлап әйт, кадерлем. Безнең тормыш бөтенләй башка рәвештә булачак анда. Без. бәлки, бик авыр шартларда яшәрбез. Мич моны сорамый китә алмыйм. Хәдичәнең аскы ирене ныграк дерелди башлады. — Ни сөйлисең, Хөсәен?! Мин, синең белән булсам, барысына да риза. — Рәхмәт, Хәдичә. Мин шулай әйтерсең дип уйлаган да идем. Хөсәен урыныннан кузгалды. Хәдичә: — Хуш. җаным. — дип пышылдады. — Тукта, оныта язганмын, — диде Хөсәен, яңадан борылып,— син Фәрхетдинне беләсеңме? — Нинди Фәрхетдин? Хөсәен саран гына елмаеп куйды. — Әнә теге вакытны безгә керләр чәлдерергә кергән егет. — Әйе. хәтерлим. Шуннан? — Ул университет клиникасында ята. Зинһар, шуның хәлен белешсәнә. Әгәр мөмкинлегегез булса, ара-тирә ризык та илтер идең. — Ярый, Хөсәен. — Инде тагы бер сүз. Зинһар, сак бул. Аерата Җәгъфәрдән саклан. Ул әле хәзер кайдадыр юкка чыккан. — Ярый. Хөсәен. — Безнең бәйләнеш Гыйльфан аша булыр. Аңладыңмы? Син бит аны беләсең. Ул үзе сине очратыр. Хәдичә баш иде. — Менә алайса барысы да булды шикелле, — диде Хөсәен, иркен сулап.— Мине озата чыкма. Безне сагалыйлар. Хуш, кадерлем. Сәлам әйт. Ул кискен рәвештә борылды да капкага юнәлде. Ә берничә минуттан соң аны кучер Лаеш тракты буйлап михнәтләр һәм хәвефләр тулып яткан, ләкин изге озын юлга алып чыгып китте. Беренче китап бетте