Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе

Кадерле редакция! Мин «Казан утлары» журналын бик куп еллардан бирле алам, һәр санын игътибар белән укып барам. Шулай итми мемкин дә түгел, чөнки безгә, әдәбият укытучыларына, әдәбияттагы яңалыклар белән танышу ечен журнал бердәнбер чыганак дияргә мемкин. Журналның күләме дә шактый зур. төрле материаллар да күп басыла. Монысы яхшы. Ләкин, минем фикеремчә, журналда проза әсәрләренә урын аз бирелә. Ничек дисәң дә, бу бит татар телендә бердәнбер әдәби журнал, язучыларның яңа әсәрләрен без шушы журнал аша беләбез. Менә соңгы 8 нче санны алыйк. 158 биттән торган әдәби журналда проза әсәрләренә нибары 35 бит урын бирелгән, ә поэзиягә тагын да азрак. Бу бүлекләргә урын күбрәк бирелсә, яхшырак булыр иде. 8 нче санда басылган материаллардан миңа «Журнал турында сөйләшү» бик ошады. Язучыларның бер-берсен исемнәре белән атап, чын күңелдән сөйләшүләре, без укыган әсәрләр турында ачыктан-ачык үз фикерләрен әйтүләре безнең өчен дә бик кирәк. Журналдагы әсәрләр турында бездә дә күп төрле фикерләр туа бит. Әхсән Баяновның «Яшьлегемне эзлим» исемле повестен нык кына тәнкыйть астына алганнар анда. Бәлки, язучылар күзе белән караганда уңышсыз яклары күптер. Ләкин, минем фикеремчә, ул тормыш дөреслегенә бик якын килгән. Фатих Хөсни иптәш авторны «кызларны йөгәнсез итеп бирүдә» гаепли. Ләкин азмыни әле бездә андый кызлар! Андый кызларны да, гыйбрәт өчен, сәхнә түренә менгереп утыртырга кирәк. Журналда драма әсәрләренә дә урын күбрәк бирелсә яхшы булыр иде. Драматургларга да үпкәбез зур. Укырга ярарлык, ләкин сәхнәдә куярга ярамаслык пьесаларны күбрәк язалар. Халык, сәхнәдә пьесаның яртысы уйналгач та, ахыры нәрсә белән бетәсен белеп, кайта башлый. Тирән эчтәлекле, яхшы пьесалар кирәк. Яшь шагыйрьләр турнирында Фәнис Яруллинның беренче урынны алуына бик шатмын. Без аның шигырьләрен бик яратып укыйбыз. Тагын бер сорау. Укучылар бик яратып укый торган язучыбыз Габдрахман Әпсәләмооның исеме әдәбият битләрендә бер дә күренми башлады. Аның сәламәтлеге ничек! Яңа әсәрләр өстендә эшли аламы! Укучылар бездән моны сорыйлар. ЗӘЙТҮНӘ ӘХМЕРОВА, Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет урта мәктәбе тел һәм әдәбият укытучысы. РЕДАКЦИЯДӘН: Габдрахман Әпсәләмовның сәламәтлеге һәм иҗаты белән бер 3. Әхме- рова гына түгел. башка күп кенә журнал укучылары да кызыксына. Шуны искә алып, редакция язучыдан укучыларга җавап бирүен үтенгән иде. Түбәндә Габдрахман Әпсәләмовның җавабын урнаштырабыз. Укучылардан килгән кечкенә генә сәлам-хат та язучының күңелен дулкынландырырга җитә кала. Бу — язучы бик беркатлы икән, ул җылы сүзләргә эри дә тешә икән дигән суз түгел. Кайчак бик бизәкләп язган зур-зур хатлар да сине тыныч калдыруы мемкин, киресенчә, кайчак берничә юллык хат та синең тен йокыларыңны качыруы мемкин. Хикмәт ул юллардагы эчкерсезлектә, сафлыкта, тойгылар тирәнлегендә. J51 Укучылар журнал битләрендә минем байтак вакыт тавышым-тыиым ишетелмәүгә борчылалар икән. Бу хәл минем үземне дә бик газаплый. Ләкин ни хәл итәсең, түзмәс җирдән түзәсең. Менә бу юлларны да больница палатасында язам. Больница — иҗат урыны түгел, моны һәркем белә. Без барыбыз киләчәккә әмет белән яшибез, бу авыру бер үтеп китәр әпе, дип ышанасы килә. Минем укытучылар тормышыннан уйлаган бер әсәрем бар иде. Шуның караламасын яздым да, тәмамлауны киләчәккә калдырып, читкә куйдым. Инде нишләргә! Тик тормассың бит. Сугыш елларында фронтта язган кондәлекләрем бар иде. Шуларны кулыма алдым. Торле шартларда, терле урыннарда карандаш белән генә сызгалан- ган язулар. Үземнән башка аларда казынырга теләүче дә табылмас бугай. Кендәлек- ләрнең кечкенә бер элеше «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналында моннан нәкь 25 ел »лек, 1942 елда, басылган. Чиксез шатландым. Бу — Беек Ватан сугышында катнашкан бер совет солдатының уйлары, тойгылары. Еллар аларга үзенә күрә бер объектив документ тәсен биргән. Теләсә кем аларны укый, чагыштыра, нәтиҗә ясый ала. Тагын бер меһим ягы шунда: Ватан сугышы тәмамлануга чирек гасыр үтте инде, ә кайберәүләр бу сугышның донья күләм нәтиҗәсен күрмәмешкә тырышалар, янәсе, совет халкы, шул халыкның аерылмас бер елеше — татар халкы конбатышка бары тик дәһшәт кенә илткәннәр, алар — кенбатыш цивилизациясен җимерүче варварлар гына булганнар. Менә шундый коточкыч яла ягучыларга да җавап бирәсем килде. Менә күрсеннәр: нинди уйлар белән гади бер совет солдаты сугыш утларына кергән, ничек сугышкан, нинди тойгылар белән сугыштан чыккан. Әлбәттә, яза торгач, кәндәлекләр белән генә чикләнмәдем. Аларга ниндидер бер тозек форма бирер очен гамьсез бала чакларыма да, яшьлек елларыма да тукталырга кирәк булды. Бигрәк тә әдәбиятка килү юлларымны яктыртасым килде. Бу турыда материаллар юк диярлек, аннары укучылардан да бик күп сораулар бар иде. Ватан сугышы тәмамлану белән минем язмалар да бетә. Нәрсә килеп чыккандыр — әйтә алмыйм. Язмаларның исемен «Гомер сәхифәләрен ачканда» дип куйдым. Менә нибары шул. Кулымнан килгән кадәрле вакытлы матбугатта да катнашырга тырышкан булам. Хатында минем хәлне сораган Зәйтүнә Әхмсрова һәм башка бик күп иптәшләргә чын күңелдән рәхмәт. 17. X. 1967 ГАБ ДРАХМ АН ӘПСӘЛӘМОВ,