Логотип Казан Утлары
Поэма

Тәрәзәләр таңга карый

Зәй өстендә салават күпере Л/ерәгемнән китми поход юлы. Утлы кыры узган сугышның. Онытмаска куша вөҗдан моны, Иминлеге өчен тормышның. Без — кичәге фронт кешеләре. Ир башыннан ниләр кичмәгән... Имәннәрнең нинди ишләре соң Җил-давыллар күреп үсмәгән?! Кемне чын дус итсәң ут астында, Ул аерылмас якын дус һаман. Эссе елны, җәйнең уртасында, Янгыр юктан янып сусаган Җирдәй сусый Күңеле чын дустыңның Синең олы күңел хисеңә. Ерак юлда очар кошчык та бит Мохтаҗ була үзенең ишенә. Оча вакыт — сизеп булмаслык, Яктылыкка итеп юлдашлык. Сугыш белән бу көн аралары Ерак инде... Мен.» әле дә Дусларымның авыр яралары Сызлый, гүя, күчеп тәнемә. Узам менә язгы Зәй буеннан, Бергә атлый солдат танышым. Аз сүзле ул... Белмим, ни уенда. Аңлаткандай вөҗдан тавышын, — Шыгырдавы Протез аягынын Кабатлана мннем йөрәктә: «Бутама син кабат дөньяларны. Сугыш, утың тагын көйрәтмә...> Зәй өстендә яна нур дугасы, Сузылгандай ерак Иделдән. «Бу — үзе бер яэ һәм җыр дөньясы, Нур алган ул күпме күңелдән, — Дн Рахманов, җиргә ныграк басып, Ой, үткәннәр кире кайтмасын. Гел салават күпере торсын ачып Киләчәккә тормыш капкасын!» Тоташкандай кырлар офыкларга. Язгы җилләр ннләп киләләр: Әйтерсең лә, җирдән орлыклар да Болай диеп шытым бирәләр: «Теләмибез, без дә теләмибез Яшәү белән үлем тартышын. Өстебездә һәрчак имин кояш Сибеп торсын Тормыш яктысын!» Оча вакыт — сизеп булмаслык, Яктылыкка итеп юлдашлык— Болай интегү үлемнән авыр... Л*итмәс күңелдән, китмәс беркайчан Утларга керткән ул авыр юллар. Һәркем йөрәген көйдереп үткән, Яндырып үткән ул авыр еллар: Фронтның әле иң кызган чагы, йөрәкләр аша гел узган чагы. Юл ерак әле — Тынарга түгел... Кылычлар әле Кыннарда түгел, Волоколамск юллары буйлап Чигенә дошман, зәһәр карышып. Камалган утка туган туфракның Һәрбер адымы, һәрбер карышы. Январь иртәсе салкын томанлы. Өермәле ут — тоташ ут ява. Мина, снаряд кыра урманны. Урталай сынып, наратлар ава. Урман буенда егылган солдат. Таңда һөҗүмгә барганда ярсып. Яралы аның ике бот башы: Берсендә — пуля. Берсендә — ярчык. Ин гадел юлдаш сугыш кырында — Партбилет — аның йөрәк турында. Җәелгән каны тирә-ягына, Дәшә Рахманов, килеп аңына: «Солдат дусларым, полкташларым. Сезнең арада шәфкатьле кем бар? Котылыйм тизрәк шушы бәладән, Атыгыз мине, атыгыз, зинһар!.. Әйтсә берәрсе: «Юкка сыкрый». — дип, Җанымны минем карасын ярып. Яки булмаса. атакага ул Бер генә тапкыр карасын барып...» Узды ротасы, калды командир: «Сезнең арада шәфкатьле кем бар? Болай интегү Үлемнән авыр. Атыгыз мине, Атыгыз, зинһар!» Агымың тирән, тынгысыз агым... Уоспитальдә ул күзләрен ача. Хәйранга калып, нәкъ сабыйларча: — Ялгышам бугай, төштер бу.— дисәм, Шунысы гаҗәп: мин ничек исән? Түзсә дә кеше түзә икән бит. Калганмы тәндә канның яртысы? Моннан соң инде кеше буламмы? Бу — тормыш белән үлем тартышы. Әйтә вөҗданым: «Кызганып җаның, Калма атылып тормыштан читтә, Иңгә-иң атла ишләрең белән. Өзелсә әгәр аяк-кулларың. Ябыш аңарга тешләрең белән. Ябыш анарга тешләрең белән; — Мине тагын бер сынап бак, — диген. Агымын — тирән, Тынгысыз агым; Мине дә бергә Алып ак, — диген. Очрасын юлда мең төрле ташың, Чоңгылларыңда әйләнмәс башым...» Башаклар шавы уята аны Борчыла солдат, дусларын уйлап; Узгандай үзе окоплар буйлап, Тоя ул. гүя, дары исләрен. Утлы җилләрнең ничек искәнен. Көтәдер аны һәр полкташы. Кергәндә тагын һөҗүмгә ярсып. Яралы аның икс бот башы: Берсендә — пуля. Берсендә — ярчык. Төшә исенә һәлак булганнар. Чыккандай йөреп бөтен җир йөзен. «Үлеләр күзен терелер йома, Үлеләр ача тереләр күзен—» Тирән су асты чоңгылы аша Узган агымдай, үтәләр көннәр. Чыккандай агым өскә ургылып. Тыелу белмәс тирән моң булып. Солдат башларын уйга күмеп тә. Моңга күмеп тә китәләр көннәр. Хәтерли Һади туган якларын, Язгы Зәенең тулып акканын. Башаклар шавы керә төшенә, Моң-ялкын өстәп сагыну хисенә. Ачып жнһанга тормыш капкасын. Сызылып туа яна көн таны, һәр туган танда, тизрәк савык, дип, Башаклар шавы Уята аны. Уята аны башаклар шавы. Һәм күкеле анын яктырып китә. Көтә еракта газиз уллары. Еракта аны сөйгәне көтә. Алты күз көтә... Яшьле алты күз, Әнтерсен. һәр көн төбәлә ана. Очрашсын алар миндә дигәндәй. Ерак офыкта тан чулпан яна... Савыга солдат, баса аякка; Оча хыялы сраксракка. Күнел күзләрен имин тормышка Беренче тапкыр ача кебек ул. Туган җиренә. сабый баладай, Беренче тапкыр баса кебек ул; Беренче тапкыр баса кебек ул. Ике күзенә яшьләре тулып: «Их, тама алсам туган җиремә Язгы болыттан бер тамчы булып...» Геркулес кебек Янде ул менә Әлмәт ягында; Кушылды тагын тынмас агымга. Аяк астында — туган туфрагы; «Калсын янадан уелып эзен», һәм ул бүген дә җирлән аерылмас Геркулес кебек хис итә үзен. Авылдашлары әйтәләр ана: «Күрәсен, хәлләр җиңелдән түгел. Тормыш арбасын тартыйк бергәләп. Син, Һади туган, иң төпкә җигел!» Таныш алар) а кыен юл башы: Яшь егет Һади — заман юлдашы Авылның кая борылуын бел1ән; Чабата сатып алган колынын Колхозга башлап җитәкләп килгән. Җаныдай күреп туган туфра!ын. Сөргән ул, чәчкән, урган ура1ын... «Мин хәзер, дуслар, тик ярты кеше. Бирегез эшне хәлемә карап. Колхоз, туганнар, тик арба түгел, Колхоз, туганнар, ул—олы кораб». «Шуның өчен дә сорыйбыз синнән. Авыр елларда бергә юл ярыйк». «Халык ышангач, райком да әйткәч. Ярый алайса, тырышып карыйк», Миңа кыен эш бирегез ^Ауыена авыл кырга чыгарга. Уртак ышаныч һәм өмет белән. Теләмим, диеп, мин дә соңларга. Агач аяклы яшь егет килә. Сугышта инде канын коеп та. Чыкмаган юньләп әле мыек та. Рәис ана ачык йөзле: — Йомышын, туган, нидә? — Һади абый, һич кенә дә Ятасы килми өйдә. Мина кыен эш бирегез. Мина кыен эш кирәк. Фронтта йөргән чактагыдай, Тынгы белмәсен йөрәк. Әйтә рәис, көлемсерәп: — Бик әйбәт синен уйлар. Болай булгач, синнән, энем, Шагыйрь дә чыгып куяр— Егет ана тапмый жавап, Оялып аска карый. — Һади абый, шаяртмагыз!.. — Алайса — бетте, ярый... Эш дигәндә — була анысы; Хәзер бнт авыр чаклар. Солдат ирләр урынын алып. Карарсың, туган, атлар— Кырларда булса— илдә дә булыр Лолхоэ ха.тенә керле h.pfiep йорт, Орлыкка диеп бирде һәрбер йорт. Үзе капмыйча, соңгы бөртеген. «Ел тукландыра язнын бер көне». Башланды яздан чын урак өсте, — Бөтен зур авыл басуга күчте. Тәүге буразна, тәүге гектарлар... Тукта, кем башлап буразна яра? Рәис үзс ул- Протез аягы: — Түз. түз! — дигәндәй, Шыгырдап бара. Тәүлекләр буе кайтмый ул кырдан: «Үсмәсә кабаг әрем дә кылган. Тиздән башаклар шау килеп торыр; Кырларда булса — Илдә дә булыр». /Тарый яшь егет колхоз атларын. (Һәркөнне шулай көч түгеп кара.) Төннән үк — эшкә... Агач аягы. — Түз, түз! — дигәндәй, шыгырдап бара. Лапас башыннан төшкән салам да Бетте тотылып... Инде сабанда Атларга азык ннчск табасы? һәр көн олаулап үлән чабасы. Интегә егет... Ләкин җыенмый Куак артында калырга посыл. «Күрдек сугышта моннан кыенны. Сык кара тирен, түз тешең кысып. Кара кан белән тулса да авызын, Дошман сизмәсен, төкермә җиргә. Белгәндәй кадерен икмәкнең-тозның, Төкерегең белән йот аны бергә. Эшем эш булсын: төпкә җигелеп. Тартсын атларым бу еллар йөген. Кырларда булса — илдә дә булыр, Каерылып уңсын кырларда иген». Ил тотынса— тау күчерер «Эшли авыл кырда кунып, Рәис тә буразнада. «Мондый чакта булмас тынгы, Булмас ул беразга да». Мәйдан тоткан көрәшчегә Җиткәндәй сабан туе. Кырлардан һәм җәйләүләрдән Кайтмый ул көннәр буе; Җыя авыл өлкәннәрен, Яңа эш барлаганда. Ике баш бит яхшырак, дип. Бер башка караганда. Шунда Зөһрә апа әйтә: — Гозерем бар. — дип, — сезгә. Һади туган, безнең хәлне Беләсез үзегез дә. Нәләт сугыш мине дә бит Дөрләгән утка салды: Фронтта калды газиз ирем, һәм ике балам калды. Күрәсез бит. йортым иске. Ишелә торган саен. — Чәчү бетсен, Зөһрә апа. Табарбыз берәр җаен. Хәзер фронт эшеннән дә Изгерәк эш юк сыман. Ләкин һнчкем калмас бездә Оясыз кошчык сыман... «Ил тотынса —тау күчерер». Һәм шулай булды да бу. Сөенә ана: «Унды эшем, Бигрәк тә уңды ла бу». Зөһрә апа йорт ишеген Киң итеп ачып керә. Әйтерсең лә, ил үзенең Күңелендә урын бирә. «Ил күңеле киң: Юмарт бүлеп Мәрхәмәтшәфкать нурын. Барлык ятим һәм толларга Бертигез бирә урын». Аналар сабан сөрә 3 өһрә апа кырда һәр көн, Кузгала таңнан. Йөзе аның җил-кояшта Бронзадай янган. Сабан сөрә атлар белән; Һәр буразнада йөзе буйлап, тамырланып, Тозлы тир ага.» Күбәү алар — тол аналар; Кырда башлап юл яралар. «Ил кадерен белмәгән, ди, Югалткан башын. Җир кадерен белмәгән, ди, Югалткан ашын». Сусап-көеп янганда да. Арып хәлдән тайганда да. Сыза торган буразнада Егылмый алар. «Фронт көтә... Уңсын иген...» Тормыш йөге, кайгы йөге Басканда да таудай булып, Сыгылмый алар. «Мондый авыр, кырыс көннәрдә Ил иңе бит безнең иңнәрдә». Орлыклар шытканда Т ынганнар инде язгы ташкыннар; Күп сулы әле. — Зәй ага тулып, Аяз төндәге йолдызлар юлы — Киек каз юлы шикелле булып. Таулары Зәйнең охшый Памирга, Алар өстендә ак болыт йөзә, — Сулышы җирнең дөньяны гизә. Таулар өстендә йөзә ак болыт, Аккош төркеме шикелле булып. Кила Зәй буйлап, ниләрдер уйлап, Һади Рахманов, ул — рәис кеше. Иртә тан белән кая юл тоткан, Кемгә дә булса төшкәнме эше? Чыгарга теләп уйлар очына. Дымлы туфракны ала учына: <Орлыклар нинди тигез шытканнар, Бу әйбәт инде, бу гаҗәеп шәп». Бөтен авылның бөтен бер еллык Ризыгын, гуя, карый ул үлчәп. Аксый ул бераз; протез аягы, — Түз, түз! — дигәндәй, Шыгырдап бара. Бердәй кыен эш: әйтерсең, солдат Амбразурага Башлап юл яра... Укырга китә егет у4лда якадан юллар да юллар, Туган авылы кала янадан. Бер узар, днеп, бу авыр еллар, Ал-ял белмичә атлар караган Агач аяклы таныш яшь егет Казан вузына укырга китә. Авыл анардан яңа белгечен. Үзенең яна җырчысын көтә. Кала озатып Чияле тавы. Шау чәчәк атып, күренеп ерактан. Кала озатып башаклар шавы, Шыттың, дип, син дә Безнең туфрактан... Фән Һәм күңелләр кырларга күчкән //ртэ торганнар үкенмәс, диеп, Соңлаган рәтле көн күрмәс, диеп. Биредә бигрәк дөрес әйткәннәр һәм, раслап шуны, эш күрсәткәннәр: Орлыклар башлап игенчеләрнең Күңелендә шыткан; Беренче яңа икмәкнең исе Биредә чыккан. Элеваторга тәүге олаулар Кузгалган моннан. Һәм бөтен авыл яңа үрләргә Күз салган моннан. Яна үрләргә... Әйткән өлкәннәр — Гашыйклар җиргә: «Кысмастыр безне тормыш камыты. Тартсак гел бергә». Фән һәм күнелләр кырларга күчкән. Бер уч орлыктан ничә уч үскән! Инде һәр елны авыл өстендә Райком байрагы тора җилфердәп, — Намусы булып Бөтен авылнын. Тирә-якларны хезмәткә өндәп. Тора җилфердәп райком байрагы. Еракка очкан Ут кошы сыман. Бөтен авылны иртә уятып. Язгы таңнарның балкышы сыман— Зөһрә апа сөйли... Ю*, юк. онытмыйм... Ул көн янадан Алдыма баса: Дуслык кулларын суздык Вьетнамга Кыйтгалар аша. Кысылды тешләр- Зал калды тынып. Чал Зөһрә апа сүз алды торып: — Андагы тол аналарның һәм меңнәрчә балаларның Җаны бүген ничек әрнеп Тетрәвек беләм. Ә булдыра алсам бүген. Каплар идем Вьетнам күген Күкрәгем белән. Анда искән утлы җилләр Туган нлем өстенә дә Искәндәй була. Анда төшкән һәрбер бомба Монда минем өстемә дә Төшкәндәй була. Чөнки миллион йөрәкләрнең Тетрәвен беләм. Ә булдыра алсам бүген. Каплар идем Вьетнам күген Күкрәгем белән. һәм яктыртыр идем аны Күңелебез кебек. Гел кояшлы һәм гел зәңгәр Күгебез кебек— Корый имән тамыры да туфрагыннан аерылса... Әйттеләр ана янча тапкырлар: — Колхозың инде гел үргә бара. Инде бул, әйдә, райком кеШесе. Секретарь булып бер вшләп кара. — Ә халык, белмим, нәрсә дияр бит, Ярый, әйтсә ул: «Уйла һәр ягын,— Партия кушкач, бар, эшләп кара, Кайтырлык булсаң Нәдергә тагын. Ул — синең газиз ояң бит, туган, Канатлар ярдың аңарда башлап. Инде зур кеше булам, дип, туган, Китмә син аны озакка ташлап. Буразналар) а кире кайт тагын, Җылын аларнын җылысы белән. Сула, яшә сан гомерең буена Туган туфрагың Сулышы белән». «Сизәм, халык шулай дияр, Борчый мине шушы тойгы, Әйтерсең лә, бирми тынгы Үз тәнемдә йөргән ярчык. Авылдашлар белеп торсын, Җавабым минем ачык: Акласам бу ышанычны, Тиз кайтырмын, җае булса. Корый нмән тамыры да Туфрагыннан аерылса...» Гомер-гомергә калсын ул бездә /4 вмллаш.пары әйтте райкомга: «Колак салыгыз безнең хак сүзгә: Күңеле бит аның безнең туфракта, Гомер-гомергә калсын ул бездә», һәм калды Һади; узар юлында Иркен офыклар ачылды аңа. һәм менә тагын Державабызның Парламентыннан кайтты ул яңа. Ул бит колхозның илчесе анда, Халык илчесе — депутат кеше. Давыл күрсәткән Барометрдай, Тынгысыз жаны, Тынгысыз эше. Тормыш чыгыры кирели кайчак, Эштә мәшәкать гел чыгып юра: Җитешми анысы, җитешми монысы; Эш днсән, кемдер йөз чытып тора. Таңнан кузгал да — кырга юл ал син. Поход тормышын кабатла һәр көн. Ирнең сүзе бер: таш яр — кирәксә, Әйтсә — эшли, — дип, инансын һәркем, Шушы ышаныч гомер юлынның Маякларыдай яктырып янса, Шушы маяклар, күңелләр аша, Үрдән-үрләргә чакырып янса, Тик шунда гына җиңел үтелә Ташлы сукмаклар, бормалы юллар. Әмма шунысы бар: чәчкә чал өсти Тынгысыз эшләр, тынгысыз еллар. Кара бөдрәләр чаллана һаман, — Сала аларга эзләрен заман. Хәер, монардан зарар юк бер дә, — Бирешмәм, — дисәң, — әле тиз генә. Чәчтә чал булу — берни дә түгел, һәрвакыт чал бит Диңгез үзе дә... Күрше-күләндә шундый сүз йөри: «Кайгыртмый рәтләп Һади үз йортын,— Булмый күп вакыт ишек алдында Терлеккә азык, ягарга утын». Чияле тау аны сагына /1 илдем тагын Нәдер якларына, Шагыйрь дусның туган ягына. Шау чәчәккә тоташ капланган да, Чияле тау аны сагына. Колхозында атлар карап үскән, Канын коеп, утны-суны кичкән Үз җырчысын авылы көтә һаман. Сызлаулары кискән аягының, Шыгырдавы култык таягының Йөрәгемдә тынмый кабатланган Шагыйрь дуска күңелем гашыйк һаман, Уртак гүя сулар сулышым. Баскан саен туган туфрагына Тоям кебек күңеле җылысын. Әйе, бигрәк тәмле була икән Җирдән күтәрелгән язгы пар, Гүя, анда аның тормышының, Яшәвенең җылы тыны бар_. Тыкрыклар тар, урамнар тар... «Ж-Р кадере игендә, ди, Ир кадере белемдә, ди. Игә белсәң — мул бирә җир, Иген уңа кырыбызда. Кешеләрчә көн күрәбез, Туклык бездә икмәк-тозга». Баш-күз ала Нәдер халкы; Яңа йортлар тора артып, Күз карашын тирә-якның Торган саен күбрәк тартып. «Икмәк-гозга муллык бездә, Болай булгач — тормыш ярый. Якты булып күңелебездәй, Тәрәзәләр танга карый— » Кырга күчә бетен авыл. Җәйге эшләр кызган чакта. Тыкрыклар тар, урамнар тар, Машиналар узган чакта. Яши авыл алга карап: «Яна үрләр үтәсе бар. Бүгенгенең — иртәгесе. Иртәгенең иртәсе бар». Кырларда һәм җәйләүләрдә Ишетәсең бер үк җырны. Кышларын да, җәйләрен дә йөрәкләрдә аның урыны. Инде сүзне җырга бирик, Йорттан йортка бергә керик: «Безнең авыл Зәй буенда. Исемен Нәдср. лиләр. Эштә алтын куллыларга Хөрмәт һәм кадер, — диләр. Игенчеләр — җирнең гашыйк Кызлары, уллары без. Гел кояшлы үрләр аша Узачак юлларыбыз. Колхоз эше гөрләп барса, Ял бирә җаннарыңа. Тәрәзәләр таңга карый. Тормышның таңнарына». Ә иң биек тәрәзәләр — Кешеләр күңелләре. Яктыралар алар аша Алдагы гомерләре. Аңлый дустым шавыи башакларның ЛЪ азагы бнк эссе булды, Тора кояш күктән яндырып. Иген коя кырда, җир яна. Рәнс ут йоткан төсле булды: Ул йокыга китә «нх, яңгыр—» дип, Шул ук хисләр белән уяна. Һәм күз төби аяз күк йөзенә: «Нигә яумый, шайтан алгыры. Алыр идең тартып сулышың белән, Килсә язның җылы яңгыры...» Бу — яшәве аның: Игеннәре Тамыр җәйгән гүя күңеленә «Кырларында әгәр булмый икән. Ни бирерсен быел илеңә!» Зәй өстендә бүген нур дугасы Сузылгандай ерак Иделдән. «Бу—үзе бер яз һәм җыр дөньясы. Нур алган ул күпме күңелдән. — Ди Рахманов, дымлы җнртә басып, — Он, үткәннәр кире кайтмасын. Гел салават күпере торсын ачып. Меңнәр күңеле аша торсын ачып Киләчәккә тормыш капкасын!» Риза күнел; «Алай булса — ярый»; Әйтерсең лә. күңел — Яз кошы. Тәрәзәләр якты тайга карый. Чагылгандай ил-көн язмышы. Аңлый дустым шавын башакларның, — Барысы таныш гомер-гомергә. Иминлеге өчен башкаларның Риза тагын утка керергә. «Бутама енн кабат заманнарны, Сугыш, утың тагын көйрәтмә. Планетаның азмы яралары болай да бит сызлый йөрәктә, Болай да бит сызлый йөрәктә...» Әлмәт районының *3гй» колхозы. 1966