Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Чәчәкле этюд Таң калдым мин урман юлында Май башының якты кичендә: Яз кабынды минем купымда Нәп-нәни бер бере эчендә. Мин елмаеп куйдым күрүгә: Күз алдымда туды бер чәчәк! Әйттем: чыктың тере бөредән. Күңелләргә инде кер, чәчәк! ...Зур яз туа нәни бөредән, Язның аның җиңеп йөреше. Талма, аяк, туйма йөрүдән, Син яз тудыр, күңел бөресе. Белсәм әгәр С*ызыпыр идем күктә якты яшен булып, Шаулар идем булып диңгез дулкыннары, Ятар идем олы юллар ташы булып, Белсәм әгәр ул күресөн, ул тыңларын! Гыйшык уты Сөйләмиләр утны яманлап! Мин дә янам .. Аңа синдер сәбәп!.. Кәләпүш Т ашкентка баргач бер егет Тапшырды миңа аны. Бизәкләре — тамыр кебек, Тамырда — дуслык каны. Тоннәрен салмыйча хәтта, Кон дә киясем кило. кандырса да, күмер-көл итсә дә. һәм аңлатып булмый, һәм аңлап. Бигрәк матур, бигрәк кәттә Бүләк! — диясем килә. Хәтерлим аны кигәндә Берәүнең кара күзен: Әллә шул чикте микән дә Шул текте микән үзен?! Мин аны «Кәләпүш» дидем, «Тәлпәк» дисәң дә матур. Мин шундый бер бүләк кидем — Кайчан кисәң дә матур! Ике башак Син ник туксың — әйтче сәбәбен? Ник бөртек юк миндә һаман да? — «Үс, башак!» ди минем сабагым, Ә синеке үсә саламга. Бер кәрләгә Бүлглас үсү, булмас артуың.. Син үзеңне зурдан үлчәмә. Кемнең, кайчан, күпме тартуы Сүздә түгел, эштә үлчәнә. Ашыгуга каршы «Яратырмын һәм тиз ташламамын, Ташлар булма син дә тиз», — дисең, Мин гыйшкымны әле башламадым, Син ' азагын аның эзлисең. Сүздә һәм эштә Л*елт-келт кенә итеп сөрән салды: Мин сәгать! Ә гер ул — гер түгел!.. Күтәрмәгәч герен туктап калды... Сүзе белән эше бер түгел! Оптимист ялкау Л*уллар таза-сау. Башкаем уйлый. Тотынсам эшкә—башкарып булмый... Йомырка атып таш ярыл булмый, Тац1 ярам диеп баш бәреп булмый. Борчак белән ногыт ү л з-үзләрен шашып мактыйлар — Ике сүзнең бере: «Мин» дә «Мин»... Суга салсаң бүртеп шартлыйлар — Икесен дә яхшы беләм мин! Актарыла урам... Л*азыдылар: «Монысы газ!»—диделәр,— «Ә бу юлдан менә су килә!» Кабельчеләр хәзер казый диләр... Актарыла урам, ду килә... Шагыйрь шунда иде ULI агыйрь еенә бер тәнне Тәнкыйть килеп керде. Эзләнде дә: «Күрмим, тапмыйм. Юк бит монда», диде. Эзләде. Талант тапмады... Чыкканда ишек япмады... Шагыйрь шунда иде. Авызын бикләде Уйлый йозак: — И, мескен ачкыч! Бәп-бәләкәй... Ә мин, ичмасам... Әйтә ачкыч: — Андамыни эш? Мин биклим бит сине, мин ачам! Эре белән вак Фил сыртына нәни Черки килеп куна, һәм куана, һәм аптырый үзе шуңа. Уйлый: мин бик авыр түгел микән? диеп, Авыр булсам, әйт. Фил, очып китәм! диеп. Хыяллана Черки шулай бик биектә. Ө Фил аны белми хәтта бар диеп тә. ...Вак кешеләр бездә әле булгалыйлар. Киң җилкәгә шулай менеп кунгалыйлар. Масаю борынын чейде Итек юештә? «Күтәреләм! Ярыйм зур эшкә!» Хуҗа әйтте: «Ташлыйм утка!» диде. Бу масаю, димәк, юкка иде. Сүз остасы Сүз сораган. Һәм сүз биргәннәр. Шулай булган ләкин күп вакыт: Инде нәрсә бирик, дигәннәр, Булсын өчен сүздән туктатып?! Уңай тип Э штә утыра, җыелышка килә, Эчсә — күрсәтми, тартса — ешламый, Кирәк санаса — елмая белә... Ә җыеп әйтсәң —берни эшләми. Яла ягучы Бик күп эшли. Тырышлыгы өчен Заман аңа һәйкәл куяр микән? Кешеләргә эур-зур баз казыды, Үз базына үзе сыяр микән? Тасма тел Ң кк соң сиңа ярап булмый? Нинди соң синең күңел? — Әйләндереп карап булмый, Күңел тун җиңе түгел!.. АКЫЛЛЫ зат ^/Җыелышларда дәшми — имеш, тыңлый, Сөйләшергә эштә иренә. Мәҗлесләрдә утыра дәшми-тынмый... һәм... акыллы булып күренә.