Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Яшьлек кебек •'’•алай чакта ташу карарга дип Жыела идек күпер янына. ...Бозлар акты, елга актарылды, Сулар чыкты сикереп ярына. Алар китте иңләп болыннарны, Үзәннәрне күмде, каплады. Яшьлек кебек ярсып акты алар, Ерак акты, кире кайтмады. Наратлар талпына V * рманның югалган тынлыгы, Гөж килеп талпына наратлар. Әйтерсең, иңенә аларның Элгәннәр баһадир канатлар. Наратлар талпына, шау-шуы Гасырлар буена тыналмый. Тормышның үзе бит ул урман, Шуңадыр шауламый торалмый. Әй, сары яфрагым о й, сары яфрагым, Жәй үтте бит инде. Назлап бер сәйимче Сипкелле битеңне. Сипкелле яфрагым. Сөйкемлем, кадерлем, — Шулай дим, белгәнгә Әнкәмнең кадерен. Йөзендә сагыш-моң Булгандыр аның да, Мин читтә йөргәндә, Еракта чагында. ^^ифа бирә җиргә яңгырлары, Шуңа килә болыт буласы. Килми ләкин аяз күңелләрне Аның кебек каплап торасы. Үз елгам бар ^^ктыр, дустым, синең тыңлаганың Бужай 1 дулкыннары тавышын. Үргә таба һаман омтылам күк, Текә ярларына ябышып. Чабак кебек уйнап йөргән идем, Чумачума дулкын эчендә. Ярларының соры комы гүя Табанымны әле дә пешерә... Юктыр, дустым, синең тыңлаганың Бужай дулкыннары тавышын. Тик һәркемнең була үз елгасы Түгәр ечен шатлык, кайгысын. АЛЫП кайтмас ^"үпме чакрымнарны үттем икән Тәпи басып киткән язымнан? һәр адымнан туган туфрагымда Азмыкүпме эзләр язылган. Эз калмаса? Үткән юлга кире Алып кайтмас нинди еллар да. Кешеләрнең күңелендә генә Мөмкин чөнки кабат туарга. 1 Елга исеме.