Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЗАЛАР ТУГАНЛЫГЫ

II. Әдипнең эрудициясе һәм сәер остазлары Слдәбиятның үсүе, баюы, беренче ’- ^чиратта, аның иҗатчылары — язучыларга бәйле. Язучының халык тормышы белән бәйләнеше, заман һәм укучылар таләбен тоюы, таланты, культура дәрәҗәсе, эрудициясе — болар барысы да әдәбиятның хәрәкәт итү тизлеген, аның эстетик сыйфатын билгелиләр. Әдипнең уй-хисләр дөньясын, сурәтләр палитрасын баету юллары гадәттән тыш күп. Шул мөмкинлекләрнең берсе — үзенә чиктәш сәнгать төрләрен яхшы белү, анарның казанышларын өйрәнү. Татар язучыларының эстетик карашларын тикшергәндә дә аларның матурлык тойгыларын тәрбияләүдә башка сәнгать төрләренең әһәмиятле роль уйнавы ачык күренә. «Музыканы мин иҗатымны баетырга, тирәнәйтергә ярдәм итә торган бер эзләнү алымы, үземне тәрбияләү чарасы итеп карыйм», — дип сөйли Сибгат Хәким. Язучыларның иҗтимагый һәм тәнкыйть эшчән- лекләренә дә шушы бердәмлек тирән эз салган. Мәсәлән, Г. Ибраһимов үзенең әдәбият теориясенә караган хезмәтләрен яки шул чордагы татар әдәбияты турындагы мәкаләләрен язганда бетен дөнья сәнгать тарихы казаиышларыннан мул файдалана, театр һәм музыка тарихына да, рәсем һәм һәйкәлчелек өлкәләрендәге ачышларга да таяна. Ул әдәбиятның үз кануннарын гына түгел, әдәбият һәм сәнгать арасындагы уртаклыкларны да ачарга омтыла. Г. Тукай, Г. Камал, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов. М. Гафури кебек язучылар сәнгатьнең башка торләрен пропагандалауда, аларга нигез салуда якыннан торып катнаштылар. Алар артистларның, җырчыларның, яңа туып, күтәрелеп килгән театрның иң якын дуслары, булышчылары, таянычлары булдылар. Г. Камалның, тормыш соравына буйсынып, үзенең үк драматург, артист, рәссам булу факты да күп нәрсә сөйли. Халыкны уятуда, аны тәрбияләүдә сәнгатьнең гаять зур көчкә ия булуын алар ачык төшенделәр. Тукай милләтне уятыр өчен «җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын», дип язды. (Тукай. Әсәрләр. 4 томда. 3 том. 13 бит.) Сәнгать өлкәсендә киң эрудицияле булу аларга әдәбият кануннарына тирәнрәк төшенергә ярдәм иткән. Милли сәнгать төрләренең башка ипләр белән чагыштырганда артталыгын күрү аларда көрәшче-три- бун сыйфатларын үстергән. Г. Ибраһимов та татарда рәссамлык сәнгатенең юклыгына пошынып, «тәрсим вә тасвир сәнгатен» үстерергә чакырды, «Рәсемнәрнең махсус бер мәсләк вә бер идеягә хезмәт җәһәте дә бардыр» дип, рәсем сәнгатен дә «халык ихтыяҗына хезмәт» итәргә өндәде. Бу уңайдан Л. Толстойның «фәкыйрь вә ач булган авыл крестьяннарының аяныч хәлен тәрсим кыйлырга» өндәвенә тулысынча кушылып, рәссамнарның халык алдындагы югары миссиясен дә билгеләде. (Г. Ибраһимов. Әдәбият мәсьәләләре. 1960 ел. 29 бит.) XX йөздә татарның милли сәнгать төрләре баеп китүе әдәбиятның сәнгать белән тагы да тыгызрак бәйләнеше тууга сәбәп булуын алда язып үткән идек. Шунысын да әйтергә кирәк, бу дәвердә татар әдәбиятына рәсем яки музыка сәнгате йогынты ясауга караганда, сәнгатьнең ул төрләренә әдәбиятның йогынтысы күп көчлерәк булды. Татар профессиональ музыкасы, мәсәлән, бер яктан халык моңына һәм классик рус, көнбатыш Европа музыкаларына нигезләнеп туса, икенчедән, татар шигъриятенә, иң беренче чиратта Г. Тукай поэзиясенә, халык күңелендә ул ачкан рухи байлыкка һәм шул байлыкны сурәтләү алымнарына таянып туды, һәвәскәр композитор Заһидулла Яруллинның Тукай вафаты уңае белән язылган «Тукай маршы» бу яктан бик тә мәгънәле ишарә. Бу әсәр Тукайның бөеклеген һәм халыкка якынлыгын музыка теле белән әйтеп бирергә омтылуның беренче тәҗрибәсе иде. Тукай шигърияте үзе бер дөнья, халык күңеленә гаять тирән үтеп кергән, халык белән шагыйрь арасында аерылгысыз бердәмлек урнаштырган, шуның белән халык ның эстетик фикерләвенең яңа югары баскычын тезегән тылсымлы сәнгать дөньясы иде. Менә шунда без сәнгать төрләре һәм аерым жанрларның кушылырга омтылуы һәм үзара тәэсир итешүләре нигезендә яткан кайбер сәбәпләр белән очрашабыз. Бу —сәнгать төрләре һәм формаларының үзенчәлеге, иҗтимагый тормышта башкарган вазифалары белән аңлатыла. Дларның (сәнгать формаларының) закончалыкларында бердәмлек бар. Төрле форма, жанрларны берләштерә торган уртак законнарның яшәве бу туганлыкның нигезендә ята. Кино гына түгел, әдәбият та, хәтта музыка үзе дә өлешчә синтетик сәнгать. Г. Ибраһимов язганча, «сәнгатькәрнең — теләсә шагыйрь вә әдип булсын, теләсә рәссам вә композитор булсын — халыкка мөнәсәбәтенең, халыкның аны үз итүенең, йөрәгенә якын алуының сере иштә шул ике йөрәк арасындагы уртак тәэсирнең шул әсәрдә, шул рәсемдә, шул көйдә табигыи вә ачык рәвештә тәҗәссем итүендә, — сүз беләнме, рәсем беләнме, — шуның гәүдәләнә алуында, тагы ачыграк әйткәндә, сән- гатькәр йөрәгеннән халык йөрәгенә туры- дан-туры юл салынуындадыр» (Альбом. Казан. 1915. 13 бит). Г. Тукайның да халык титаны булып күтәрелүе, шагыйрьләргә генә түгеп, ә гомумән рәссам, композитор, драматург — һәр өлкәдәге сәнгатькәрләргә юл күрсәтүче йолдыз буларак мәгърифәт дөньясында балкуы әнә шул ике йөрәк арасында уртак тәэсирнең урнашуында, шагыйрьнең халык йөрәгенә турыдан-туры иң кыска юлны таба алуында. Менә шул юлны табуы һәм шул юлдан тайпылмыйча атларга өйрәтүе белән Тукай шагыйрьгә дә, композиторга да, драматургка да кадерле, якын. Тукайның дөнья әдәбияты һәм сәнгате казанышларының байлыгын үзләштерү нигезендә формалашкан реалистик сурәтле фикерләве татар композиторларына гаять дәрәҗәдә нык йогынты ясады. Тагын шунысы әһәмиятле һәм кызык: бу йогынты татар музыкасы үскән саен тирәнәя һәм катлаулырак төс ала бара. Тукай бүгенге көндә дә композиторларга остаз, укытучы булып кала. Бугенге композиторлар да Тукай шигърияте белән рухланалар, Тукайның халыкчанлыгыннан, халык һәм кеше йөрәгенә иң туры юлны табу осталыгыннан өйрәнәләр. Тукан иҗаты үзенең темалары, образлары белән дә композиторлар өчен бетмәс- токәнгләс чишмә булды. Тукай авырлык кичермичә, бик табигый гына поэзиядән музыкага күчте. Тукайның музыка дөньясына күчүе Тукай заманында ук башланды, аеруча совет чорында киң колач җәйде. Татар композиторларының шагыйрь сүзләренә 60 лап җыр, романс иҗат итүләре дә күп нәрсә сөйли. Тукай композиторларга җыр музыкасын, татар романсын үстерергә ничек булышса, аның башка жанрларга да шундый ук ярдәме тиде. Беренче татар балеты — Ф. Яруллинның «Шүрәле»се Тукайның «Шүреле» балладасына нигезләнеп туды һам бетен дөньяны диярлек әйләнеп чыкты. 3. Хәбибуллинның «Раушан», Ә. Бакиров- ның «Алтын тарак», Р. Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балетларында, Н. Җиһановның «Кырлай» поэмасында да Тукай иҗат иткән образлар белән очрашабыз, аның фикерләвен, дөньяны кабул итүен тоябыз. Шагыйрь хыялы белән туган образлар, җанлы күренешләр, музыка дөньясына күчеп, яшәүләрен яңача дәвам иттерәләр, яңа эмоцияләр, буяулар белән баетылалар. Салих Сәйдәшевның композитор буларак формалашуында Тукайның роле, шөбһәсез, зур. Г. Тукайның шигъри фикерләве һәм С. Сәйдәшевның музыкаль фикерләве арасында гаҗәп тирән охшашлык һәм уртаклык бар. Һәр икесенең иҗаты халык рухы белән, халык моңы белән тирән сугарылган, һәр икесенең иҗаты халык йөрәгенә күзгә күрен мәстәй меңләгән нечкә җепләр белән тоташкан. Тукайның поэзия күгендә балкуы музыкада Сәйдәшев кебек гаҗәп халыкчан композиторның тууына этәрүче күп сәбәпләрнең берсе булды. Тукайның татар музыкасын үстерүдәге күп яклы хезмәтен өйрәнүне музыка белгечләренә калдырып, тик шуны гына әйтәсе килә: рус музыкасын үстерүдә Пушкинның роле ничек булса, Тукайның да татар музыкасын үстерүдәге хезмәте, урыны шулай. Тукайны тик гел үзеннән генә нур чәчүче шигърият кояшы итеп күзалларга күнеккәнбез. Такташны да, Җәлилне дә, Ибра- һимовны да. Хакыйкатән ул шулай. Ләкии ул нурлар бит юктан бар булмыйлар. Төрле атомнарның кушылулары нәтиҗәсендә әнә шундый энергия, көчле нурлар туа. Тукай да. Такташ та, Ибраһимовлар да әдәбият һәм сәнгатьнең башка төрләре, жанрлары чәчкән нурларны, байлыкны үзләренә җыйнадылар. Шушы уңайдан америка язучысы Эрнест Хемингуэйга хәбәрчеләр биргән бер сорауны китереп үтәсе килә. «Сезнең укыту- чыларыгыз кемнәр!» дигән сорау белән мөрәҗәгать иткәч, ул болай дип җавап бирә. «Марк Твен, Флобер, Стендаль, Бах, Тургенев. Толстой. Достоевский. Чехов, Эндрю Марвелл. Джон Донн. Мопассан, Киплинг, Торо, капитан Марриэт, Шекспир, Моцарт, Кеведо. Данте, Вергилий, Тинторетто, Иероним Босх, Брейгель, Патенье, Гойя, Джотто. Сезанн, ВанГог, Гоген. Сан Хуан де ла Крус, Гонгора. Берсен дә онытыл калдырмыйча санар өчен миңа тулы бер көн кирәк булыр иде. Ә аннан соң бу минем тормышка һәм иҗатка йогынты ясаганнарның барысын да искә төшерергә тырышуга караганда үземнең юк эрудициям белән мактану кебек нәрсә килеп чыгар иде» (Э. Хемингуэй әдәби осталык турында. «Иностранная литература» журналы. 1962 ел. 1 сан). Хемингуэйның үз элгәрләре һәм остазлары итеп бетен дөньяга танылган проза осталарын атавы бик тә табигый. Әмма шушы ук җавапта беренче карашка сәер тоелган исемнәр дә очрый. Шекспир — прозаик түгел, драматург. Эндрю Мерволл, Джон Донн. Кеведо. Вергилий, Гонгора — болары герле заманның, герле илләрнең шагыйрьләре. Әдәбият вәкилләреннән тыш бу исемлектә Бах, Моцарт кебек атаклы композиторларның исемнәре бар. Ул гына түгеп, Хемингуэйның укытучылары исемлегендә атаклы испан художнигы Франсиско Хосе де Гоияны, боек итальян рәссамнары Джотто һәм Тинтореттоны, атаклы нидерланд художниклары Иероним Босх Ван Акенны һәм Брейгель Старшийны, француз рәссамы Поль Гогенны очратабыз. Композитор, әдип яки рәссамнарның шундый «сәер» укытучылары булуы беренче карашка гаҗәбрәк тоелса да — табигый күренеш. Аерым шагыйрьләр Салих Сәйдә- шевны Тукан белән янәшә куеп, аңа багышлап шигырьләр язалар икән, Сәидәшевны да үзләренең укытучылары саныйлар икән — бу гадәти хәл. Һәйкәлче Урманчега Кол Гали, Тукай, Дәрдмәнд, Җәлил сыннарын оста башкарырга рәссамнар гына түгел, үзләренең шигырьләре белән шул ук шагыйрьләр дә ярдәм иткәннәр, ойрәткәннәр. Бакый аганың Тукай яки Дәрдмәнд шигырьләрен яттан белүе, фарсы, терек яки инглиз шагыйрьләрен оригиналда укуы очраклы түгелдер. Аның мастерской стеналарын да Сәгьди шигырьләре бизәгән. Г. Ибраһимовның остазлары итеп без гадәттә Горький, Толстой шикелле прозаикларны атыйбыз. Минемчә, аның укытучылары күбрәк һәм герлерәктер. Укытучылары Пушкин, Лермонтов, Байрон кебек шагыйрьләр арасында да, Шекспир, Островский кебек драматурглар арасында да булгандыр. Хемингуэйга биргән сорауны Ибраһимовка биргәндә, ихтимал, ул укытучылары арасында Репинны да, Верещагинны да, Шишкинны да, антик сәнгать осталарын да атар иде. Гелсем Мехәммә- дева үзенең истәлекләрендә Ибраһимовның сынлы сәнгатьне гаҗәп тирән аңлавын, мәшһүр сурәтчеләрнең иҗатын яхшы белүен язып үтә. Тукайны күп татар прозаиклары үзләренең укытучылары итеп саныйлар. Гомәр ага Бәширов университет студентларына сөйләгән бер лекциясендә үз иҗатына Тукайның көчле йогынты ясавын, сүзне урынлы кул- лаку. фразаның аһәңен табу буенча шагыйрьдән күп өйрәнүен әйтеп үткән иде. Шулай ук Тукайның остазлары да без уйлаганга караганда күбрәктер. Тукай поэзиясенең татар әдәбиятында яңа дәвер ачуын, гаҗәп күп төрле интонацияләрдә яңгыравын, искиткеч сыгылмалы формаларга, күп төрле жанр үзенчәлекләренә ия булуын аның тик халык авыз иҗатыннан, рус һәм бөтен дөнья поэзиясе казанышла- рыннан өйрәнүенә генә кайтарып калдыру тулы һәм төгәл булмас иде. Аның остазлары — шагыйрьләр генә түгел. Без еш кына «Тукай Пушкиннан өйрәнгән» дибез. Пушкин дигәннән аны шагыйрь буларак кына күз алдында тотабыз. Тукай исә Пушкин-шагыйрь белән Пушкин-проза- икны аерылгысыз шәхес итеп караган, бөек шагыйрьнең проза әсәрләреннән дә өйрәнгән. «Пушкинә» шигырендә ул үзе бу турыда ачык итеп әйтә; «Мәрамым — матлабым анчак сәнең мәнзум вә мәнсүрең» (ягъни «Минем бар теләгем, максатым — синең тезмә һәм чәчмәләрең», ди). Шагыйрь үзе әйтмешли: «бөтен җаннарның җаны вә бөтен инсаннар вөҗданы кадерле вә бәһалы Толстой җәнапларыннан» һәм башка атаклы прозаиклардан (шул исәптән 3. Бигиев, Ф. Әмирханнар иҗатыннан) Тукай шигьрияте күп нәрсәләр белән тукланган. Реалистик прозаның казанышларын өйрәнү һәм файдалану Тукайга үз чорын тарихи, милли, социаль, политик сыйфатлары белән конкрет һәм тирән итеп ачарга ярдәм иткән. Шагыйрь үзенең игьтибарын хикәя яки повесть кануннарына түгел, ә прозаның кешене һәм җәмгыятьне тикшерү буенча ачкан яңа сыйфатларына юнәлтә. Ул сәнгатьнең һәм әдәбиятның үсешен билгели торган, поэзиянең дә казанышы булып әверелердәй әнә шул гомуми сыйфатларны өйрәнә. Тукайга XX гасыр проза казанышлары гына түгел, театр, драматургия, музыка да тәэсир иткән. Тукай дәверендә аеруча театр аякка баса, зур казанышларга ирешә. Шуңа да Тукайга театрның көчле йогынты ясавы бик тә табигый. Г. Тукайның 1907 елны «Әльнслах»та басылган «Театр» шигыре шагыйрьнең театр сәнгатенә көчле мәхәббәте турында, бу сәнгать теренең кече турында сөйләде. Әмма шигырьнең әһәмияте моның белән генә чикләнми, ул татар театрының, артистларының тууына да тәэсир иткән. Сәхнә ветераны Касыйм Шамил: «...иске мәдрәсәне ташлап чыккан Кулалайларның, чапан- чадрасын ташлаган Сәхипҗамалларның һәм шулар кебек башка бик күпләрнең артист вә артистка булып китүләренә бу шигырьнең тәэсире бик зур булды», — дип күрсәтә. («Совет әдәбияты» журналы. 1946. 4 сан. 124 бит.) Г. Тукай атаклы артист Габдулла Кариев белән дә якын дус булган. Хәтта аның сәхнәгә менүендә дә Тукайның билгеле бер роле барлыгын сөйлиләр. Г. Тукай 1907 елны Уральскидагы әдәби кичәдә үзенең «Теләнче» шигырен, бер шәкерт белән бергә, сәхнәдә инсценировка итеп уйнаган. Менә шушы уенны күрү яшь Иариевтә сәхнәгә менү теләге уяткан. Артист булгач та ул Тукай белән дуслыгын дәвам итә, «шагыйрьнең киңәшләрен тыңлау белән үзенең уенын үстерә». («Совет әдәбияты» журналы. 1946 ел. 4 сан. 124 бит.) Тукайның сәхнә һәм театр белән дуслыгы аның поэзиясенә дә билгеле бер тәэсир ясаган. Моңа бер яктан, диалог формасында язылган шигырьләрнең Тукай поэзиясендә активлашып китүе дә мисал була ала. Тукайның «Бәла белән күбәләк», «Яңгыр илә кояш». «Казан мулласы һәм булачак депутат», «Өйләнү — түгел сөйләнү», «Ике иптәш арасында», «Ник! Нигә!», «Шайтанның муенына» кебек шигырьләре диалогка нигезләнеп тезелгәннәр. Кемгә дә яки нәрсәгә да булса атап эндәшүнең, кем белән- дер сөйләшү, монолог рәвешендә язылган шигырьләрнең Тукай поззиясендә гаҗәп зур урын алуын искәртмичә булмый. Поэзия ечен бик табигый булган мондый форманың активлашуында да театрның йогынтысы булмый калмаган. Театр поэзиянең элек-электән хас үзгәлекләрен тирәнрәк тоярга, яшәп килгән сәнгать алымнарының рольләрен ачыграк сиземләргә, шигырьнең үз функциясен ныграк аңларга ярдәм иткән. Сейләү, хәрәкәт, драматизм, картиналылык— театрның бу сыйфатлары элекке чор поэзиягә караганда Тукай шигыренә дә үзгәрәк бер твс бирә, Тукай шигыренә дә үзенә күрә сыйфат яңалыгы ести. Менә, мәсәлән, «Китмибез» шигыре: Кара йезләр безне булмас эшкә тәклнф иттеләр: — Сезгә монда юк ирек, солтан җиренә кит! — диләр Китмибез без. безгә анда мондагыдан эш кыен. Мондагы ун урнына ул җирдә унбиш шпион. Күрәсез, шигырь койләүгә түгел, ә сои- ләүгә корылган. Бу үз чиратында ботенләй яңа интонацион-ритмик твсмерләр тууга сәбәпче булган. Хис-фикер драматизмы ягыннан караганда да шигырь үзенчәлекле: киеренке фикер, фикернең энергияле агышы... Шигырь үзе бер драматик театраль күренешне хәтерләтә. «Эштән чыгарылган татар кызына» җырында да без шушы драматик киеренкелекне ачык тоябыз. «Шүрәле», «Таз», «Эш беткәч уйнарга ярый». «Теләнче», «Печән базары яхут яңа Кисекбаш», «Су анасы», «Япон хикәясе», «Кәҗә белән сарык әкияте» әсәрләрендә исә нинди бай театраль картиналылык! Хәрәкәт аларда шулкадәр оста оештырылган — үзләре үк инсценировкага, сәхнәгә, тамашага сорап торалар. Тукай әсәрләренең балалар бакчасында, мәктәпләрдә театраль күренеш буларак куелып, уйналып йерүләре, «Таз» сюжетына балетмейстерларның бию куюлары һчч тә очраклы түгел. Болар берыеы да татар поэзиясендә, шигырь поэтикасында туган яңа үзгәрешләр турында, Тукайның укуга гына түгел, ә тыңлауга, күрүгә дә нигезләп иҗат итүе, музыкаль шагыйрь генә түгел, театраль һәм драматик шагыйрь дә булуы турында сейлиләр. Тамашага корылган шигъри әсәрләр, билгеле, халык авыз иҗатында татар театры туганчы ук яши иде |Н. Исәнбәт. «Балалар фольклоры». K_ 1940). Диалог формасы шулай ук үткән чор әдәбиятының аерым әсәрләрендә очрый иде. Әмма театр тууы халык иҗатында һәм язма поэзиядә яшәп килгән яралгыларны тагы да ныграк үстерел җибәрде, ул формаларны активлаштырды, апарның шигъри тезелешендә яңарак эстетик функцияләрен ачты. Менә шуңа Тукайда бу алымнар халыкның сурәтле фикерләвенә шулкадәр якын да, шул ук вакытта яңа эчтәлекне ачарга җайлашкан сәнгатьчә табигыйлекләре һәм яңалыклары белән үткән чорлардан аерылып та торалар. Сәнгать герләренең йогынтысы башка әдипләрдә дә чагылмый калмеды |М, Гафу- ри, С. Рәмиев. Ш. Бабич, Дәрдмәнд, С. Сүнчәләй һ. б-|. Әмма Тукайда бу «керешү» кечлерәк, тирәнрәк булды һәм уңышлырак нәтиҗәләргә китерде. Тукайның бу яктан да олы таланты, гаҗәп сизгер шигъри ин’уициясе күзгә ташлана. Ул поэзияне тагы да киңрәк, олырак мәйданга алып чыкты, аның үсеше ечен күл торле юллар күрсәтте. Сурәтле фикерләүдә Тукай ачкан яңалыкларны, шул исәптән сәнгатьнең терле торләре. жанрлары арасындагы тыгыз бәйләнеш традициясе татар совет поэзиясендә тагы да үстерелде. 20 елларның ахырында, 30 елларда поэзиянең театр белән бәйләнешендә яңа күренешләр, яңа процесслар туа. Татар совет культурасының киң колач белән үсүе арадашлыкны, иҗади бәйләнешләрне тагы да кечәйтте, театр һәм музыкага бәйләнешле, яңа жанр үзенчәлекләренә ия булган әсәрләрнең тууына сәбәпче булды. Язучы һәм сәнгатькәрләриең иҗади дуслыгын, бергә, кулга-кул тотынышып иҗат итүләрен тормыш үзе кон тәртибенә куйды. Монументаль, синтезлы сәнгать герләрен тудыру шагыйрь, композитор, рәссамнарның уртак иҗатыннан башка момкин түгел иде инде. Опера, балет, кино кебек сәнгать терләренең тууы шушы иҗади бергәлек, арадашлык бурычын да куйды. Шагыйрьләр дә, композиторлар да, рәссамнар да тар «үз цех»ларыннан чыгып, әмма шул цехларындагы байлыкка, тәҗрибәгә таянып, татар сәнгате очен ботенләи яңа күренеш булган әсәрләр иҗат иттеләр. Балет һәм опера татар сәнгатендә менә шундый зур яңалык һәм үзгәреш тудырган күренеш иде. Шагыйрьләрнең операбалет- на тартылулары поэзиядә дә, шагыйрьләрнең үз иҗатларында да яңа традицияләр ачты. Опера драматургиясен аякка бастыру очен М. Гафури «Эшче» драматик поэмасын яза, С. Габәши, В. Виноградов кебек композиторлар, Г. Әлмохәммәдев кебек җырчылар белән дуслаша, классик музыканы, опера жанрын оирәнә. Туиай чоры белән чагыштырганда. 30 елларда сәнгать терләренең синтезы, шул рәвешчә, үзгәрәк күренеш буларак аерылып тора. 20—30 елларда шигырьнең музыка, кино, театр белән якынаюы поэзияне яңа ачышлар белән баета. Бу синтезның үрнәге аеруча Такташ иҗатында чагылды. Татар поэзиясендә симфонизм күренеше белән без Такташ иҗатында очраштык. Такташ «шагыйрь композитор булырга тиеш» дип санады һәм, шигырьнең ботен искергән кануннарын җимереп, хиснең табигыи. иркен, күп тавышлы яңгыравына иреште. Аның театр, кинодан оирәнүе татар шигырен драматизм белән баетты, шагыйрь күзенең кинематограф күзе кебек хәрәкәтчән булуына китердо. 30 елларда бу традиция үстерелде, Ә. Фәйзинең «Качкын», «Золхәби- рә», М. Җәлилнең «Алтынчәч». М. Максудның «Кара нозләр» кебек, яңа жанр үзенчәлекләренә (либретто) ия булган уңышлы әсәрләр иҗат ителде. Үзара тәэсир һәм йогынтыларны билгеле бер калыпка салып күрсәтүе ифрат авыр. Алар төрле язучыда, төрле сәнгать төрендә, хәтта сәнгатькәрнең төрле әсәрләрендә төрлечә чагылалар. Сәнгатьнең аерым төрләренә мәхәббәт, шул өлкәдә кайнау, шул өлкә кешеләренең тормышларын өйрәнү әдипнең тормыш Тәҗрибәсен тулыландыра, әдәбиятны теме һәм образлар ягыннан да баета. Сәнгать дөньясында кайнаган Г. Кутуйның повесть, хикәя, пьесаларына артист образларының килеп керүе һәм аларның җанлы сыйфатларында ачылуы һич тә очраклы түгел. Н. Исәнбәтнең беренче татар артистлары тормышыннан алып язылган «Гөлҗамал» драмасының тууы шулай ук Нәкый аганың театр белән озак еллар дәвамлы дуслыгының бер нәтиҗәсе ул. Нинди дә булса композиторга, рәссамга яки артисткага багышлап язылган әсәрләр турында да сүз алып барырга мөмкин булыр иде. Поэзиядә андый шигырьләр дә (С. Сәйдәшев, Ф. Кудашева, Ф. Ильская, Ә. Афзалова, И. Шакиров һ. б. турында) бик табигый рәвештә туа торалар һәм, алар да әдәбият һәм сәнгать кешеләре арасындагы дуслык җепләре турында сөйли торган фактлар буларак карала ала. Фәридә Кудашеваның халык моңы белән сугарылган җырларын тыңлау Хәсән Туфанны «Башкортстан сандугачына» багышлап махсус шигырь иҗат итәргә этәргән. Аккош күлендә үткәрелгән бер әдәби җомгага һәвәскәр композитор Фәтхерахман Әх- мәдиев тә килгән иде. Хәсән ага аның баянда уйнавын сокланып тыңлап утырды да, бер мәлне югалып торды. Бу арада ул музыкадан тәэсирләнеп шигырь язган икән, шул кәгазьне алып килеп, ул аны мәҗлес- тәгеләргә укып та чыкты... 1938 елны Сибгат Хәким Мәскәүдә шагыйрьләрнең бер айлык семинарында укыган вакытта Третьяков галлереясендә була һәм Венера Милосская сынын карау тәэсирендә соңыннан «Теләк» шигыре языла. Шул ук елны ул Мәскәүдә атаклы һәйкәлче Меркуров мастерскоен карый, художник һәм аның бай иҗаты белән таныша. Бу кызыклы очрашу истәлеге буларак «Скульптор мастерскоенда» шигыре туа. С. Хәким һәйкәлче Бакый Урманченың мастерскоенда хәзер дә шактый еш була. Бакый аганың һәр яңа эше белән беренче- ләрдән булып танышып бара. Шагыйрьнең Урманчега багышлап язылган махсус шигыре дә бар икән. Шагыйрьләрнең опера театры һәм музыка белән тыгыз контактка керүләре яңа жанр — либреттолар тууына сәбәпче булуы турында язып үткән идек. Биредә сәнгать төрләренең «керешүпләре, йогынтылары артык дәлил сорамый, үз алдына сөйләп тора. Әмма турыдан-туры икенче сәнгать төренә күчми торган, шулай ук әдәбиятны баета торган йогынты-тәэсирләр дә яши. Андый тәэсирләр үзләре күп төрле характерда булырга мөмкин. Боларын дәлилләве һәм аерып алуы күп кыенрак. Ярый ла, язучы үзе исән чакта ул турыда язып калдырса! Ләкин татар әдәбиятында иҗат психологиясен һәм иҗат процессын ачуга, тикшерүгә тиешле әһәмият булмаганга, язучыларның истәлекләрендә ул күтәрелмәгән чирәм булып калуында дәвам итә. Кайвакытта хәтта исән язучылар да башка сәнгать төрләре тәэсиренең ничек булуын билгеләргә кыенсыналар. Мәсәлән, Анта- нас Венцлова (Вильнюс) үзенә киноның тәэсир ясавын кире кага. Ә менә художАрадашлыкның көчәюе укытучы-остаз- ларның да санын бермә-бер арттырды. Җәлилнең остазларын Дәрдмәнд, Тукай, Такташ. Шевченко, Гейне, Шиллерлар белән генә чикләү тулы булмас иде. Б. Асафьев, С. Сәйдәшев, Н. Җиһанов, Җ. Фәйзи, Л. Хәмиди кебек композиторлар аның якын дуслары да, музыка өлкәсендәге укытучылары да булдылар. Бу исемлекне Җәлил, бәлки. Бах, Моцарт, Бетховен, Брамс, Гендель исемнәре белән дә тулыландырыр иде. Әминә ханым үзенең истәлекләрендә Мусаның бу композиторларны нык яратуын һәм аларның әсәрләрен яхшы белүен яза. Бездә язучыларның публицистик мирасы тиешенчә өйрәнелмәгән. Әгәр, мәсәлән, Г. Кутуй, М. Җәлил, Ә. Фәйзиләрнең сәнгать турындагы мәкаләләрен тулы итеп туплап чыгарсак, аларның татар сәнгатен үстерү өчен гаҗәп күп көч куйганлыкларын, театрны да, музыканы да, рәсем сәнгатен дә тирән аңлап эш итүләрен, киң культуралы, тирән эрудицияле әдип булуларын күреп тагын бер кат сокланыр идек. Алар яңа туып килә торган опера һәм балет театрына әсәрләре белән дә ярдәм итәләр, мәкалә-рецензияләр аша да җәмәгатьчелекнең игътибарын туплыйлар. Рәсем күргәзмәләре, җырчыларның яңа концерт программалары турында да язарга вакыт табалар. Алар сәнгатьнең әдәбият белән чиктәш өлкәләрендәге закончалыкларын зур тырышлык һәм комсызлык белән өйрәнергә тырышалар. Шушы уңайдан академик Б. В. Асафьевның «Алтынчәч» операсы уңае белән Җәлилгә язган түбәндәге хатыннан бер өзек китереп үтәсе килә: «Бөтен йөрәктән Сезгә тагын бер тапкыр либреттогыз өчен, булган бөтен игътибарыгыз өчен, минем белән сизгер эшегез өчен, безнең бөтен иҗат эшенә — сәнгатьчә принципиаль мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт укыйм... һәм мин бу иҗат дуслыгыбызның дәвам итүен генә теләр идем, чөнки мин Сездә культурагыз белән миңа якын булган сизгер либ- реттист-шагыйрьне таптым». Шундый атаклы композитор, академик татар шагыйре белән, аның таланты, кеше- леклелеге, культурасы белән сокланган икән — бу инде бер дә юктан гына түгел! Әхмәт Фәйзине якыннан белгән язучылар, композиторлар, артистлар һәм художниклар шулай ук шагыйрьнең сәнгатьнең башка тармакларын гаҗәп тирән белүе, аңлавы, төшенүе, киң культуралы, эрудицияле булуы турында сөйлиләр. Ә. Фәйзинең архивтагы әлегәчә басылмаган бай публицистикасы да шушы фикерне тулы- сынча раслап тора. пикларның — француз импрессионистларының һәм Чюрленис, Шклерюс, Сарьян кебек рәссамнарның үзенә кечле тәэсир итүләрен ачыктан-ачык әйтә. «Ләкин миңа язучы буларак алар нинди тәэсир ясыйлар — әйтергә кыенсынам»,—ди ул үзе дә. Сынлы сәнгатькә карата шушыңа охшаш фикерне миңа С. Хәкимнән дә ишетергә туры килде. Үзара тәэсирләрнең кочен, чикләрен билгеләү, әлбәттә, гаять авыр эш һәм аерым очракларда булган тәэсирне дә аерып алып күрсәтүе кыендыр, хәтта мөмкин дә түгелдер. Чөнки иҗат процессында сәнгать төрләре арасындагы көчләр генә хәрәкәт итмиләр, бу көчләр әдәби традицияләр, халык иҗаты традицияләре белән кушылып, тагы да катлаулы «капма-каршы көчләр хәрәкәте» тудыралар. Шулай да сәнгать төрләре һәм жанрларның үзара тәэсирләрен бөтенләй танып һәм билгеләп булмый торган бер нәрсә итеп карау да дөрес булмас иде. Әсгат Мохтар үзенә үзбәк рәсем сәнгатенең, бигрәк тә Үзбәкстанның халык художнигы Урап Тапсыкбаевның тәэсир итүе турында сөили: «Урал Тансык- баевның Үзбәкстан табигате турында зур сериясе бар. Ул картиналарда — Үзбәкстан нәкъ үзе... Бөтен тулылыгы, байлыгы белән ачыла. Рәссам аерым оста детальләр аша башкалар күрә алмаган матурлыкны, үзгәлекне сурәтләп бирә, күзгә якын ияләшкән нәрсәләрнең дә яңалыгын, тирән мәгънәлеген ача. Миңа шигырьдә пейзаж лирикасын язганда Тансыкбаев кайсы яклары белендер ярдәм итте. Аеруча аның ярдәмен мин прозада |«Дәвер минем тәкъдиремдә» романын язганда) табигатьне сурәтләгән чакта тойдым». (Малеевкада 25 январь, 1967 елдагы сөйләшүдән.) Әхмәт Фәйзинең дә атаклы донья рәссамнарыннан күп нәрсәләргә өйрәнүе турында сөйләргә мөмкин булыр иде («Кара таш ник дәшми»). Бу юлы тик аның бер драмасын антик сәнгатьнең атаклы әсәре исеме белән — «Лаокоон» дип атавы белән чикләнәбез. (Бу әсәр шагыйрь архивында саклана.) 1942 елгы Ватан сугышы вакыйгаларын, Ленинград оборонасы вакыйгаларын сурәтләгән бу әсәрендә совет кешеләренең каһарманлыкларын ачуда борынгы грек скульптурасы да ярдәмгә килә. Әсәрнең идея эчтәлеген ачуда Лаокооиның билгеле бер әһәмияте бар ирекле кешеләрне буарга омтылган кара еланнар фашистлар белән эчке бер тыгыз бәйләнеш уята. Җәлилнең 30 елларда музыканы өйрәнүе аның бөтен иҗатына — жанрлар төрлелегенә дә. шигырьләрнең аһәңлегенә дә тирән тәэсир ясады. Мәсәлән, «Хат ташучы» поэмасының музыкаль, эмоциональ, лирик стилен тудыруда шагыйрьнең үзенең җырлар һәм романслар язу буенча туплаган бай тәҗрибәсе дә. рус һәм көнбатыш шагыйрьләренең җырларын, либреттоларын тәрҗемә итүе дә нык кына ярдәм иткән. Мәскәу консерваториясе янындагы татар студиясендә эшләгән чагында 1935 елның апрель-май аенда гына да ул 19 җыр һәм романс тәрҗемә ит». 1937 елны татар теленә Пушкинның 20 җыры һәм романсы күчерелсә, шуның яртысын Җәлил үзе эшли. Шушы ук елны ул русча 10 операдан өзекләр тәрҗемә итә. Болар барысы да аңа классик җыр һәм романслар поэтикасы белән якыннан танышырга, алардан өйрәнергә мөмкинлек биргән. Чыннан да. шушы елларда Җәлил иҗатында лирик тирәнлеккә, эмоциональ тулылыкка, гармониягә омтылыш көчәя. Музыка белән шигырь бәйләнешен тикшергәндә. эерым язучыларда музыканың әсәр структурасына, сюжет-компоэициясснә дә нык кына йогынты ясавын күрергә мөмкин булыр иде. Бер төр поэмаларны хәтта музыкаль поэмалар дип атарга мөмкин. Андый әсәрләрдә җыр, көй, моң әсәрнең төзелешендә, сюжетында әһәмиятле рспь уйнаган күренешкә әверелеп китә. Фәрит Ибраһимовның «Гармонь тавышы» — әнә шундый поэмаларның беренчеләреннән берсе. Әсәрнең идея-художество системасында гармонь тавышы зур роль уйный. Ул әсәрнең бөтенлеген тудырырга ярдәм итә, авторның фикерен үстерүче, аны ачучы топ чарага әверелеп китә. Гармонь моңы шагыйрьдә лирик ассоциацияләр уята, аның уен төрле тормыш күренешләре белән бәйли. Шушындый ук күренеш белән Ә. Фәйзинең « Флейталар» һәм Ф. Кәримнең «Кыңгырау лы яшел гармонь» поэмаларында да очрашабыз. Биредә дә музыкаль төшенчәләр — флейталар иңрәве, саратский кыңгырауны яшел гармонь моңы образларны ачудагы әһәмиятле чараларга әверелеп китәләр. Менә «Флейталар». Башта флейталар сурәте нигездә музыкаль пландарак кабул ителә: флейталар уйный. Әмма тиз арада автор флейталарны җанландырып җибәрә: алар сорый яшьлек хикәямне— Флейталарның көйләвенә кушылып әсәрнең лирик герое үзенең үткәнен сөйли башлый. Геройның үткәне һәм флейталар көйләве... Хикәяләү барышында бу ике пландагы күренешләр бер-берсенә якыная бара. Флейталар беэгә геройның үткән тормышы турында көйлиләр, геройның «йөрәк грузовигын иерек шофер шикелле кууын», «ялгыз бунтарьлыгы диңгезне түгел, ә үзен яндыруын» сенлиләр. Абыйсының гражданнар сугышында батырларча үлүе, абыйсы кулыннан төшкән байракны эстафета итеп алып киткән сугышчан дусларының хатлары — барысы да егеткә көрәш логикасын һәм революция романтикасын тирәнрәк аңларга ярдәм итәләр. Яшь егеттә яңа тойгылар уяна, ул үзенең «яңа нәсел эчендә тутык» икәнен, ниһаять, аңлый. Мин шат- Бүген үлүемне түгел, Тууымны җырлыйм. Флейталар иңрәвен флейталар гүләво алыштыра. Алар егетнең авыр бала чагын, әтисен, әнисен күз алдына бастыра. Әмма егет өчен беренче тапкыр тууы түгел, ә икенче тапчыр — гражданинкөрәшче буларак тууы әһәмиятле. Бу турыда язганда инде флейталарның моңлы тавышы ишетелми, ул — югала, киң күкрәк тавышы белән җырлаучы солистҗырчы образы килеп баса: Бөек кеше түгел мин, шулай да Бөек чор кешесе! Мин масаям, «бүген» һавасында Чыңлый йинем җырлар. Шундый даулы йөрәк хисләрен флейта тавышы яки ялгыз җырчы гына ишеттерә аламы соң! Флейталар иңрәп тына, узган Гомер кебек чынлап, Алар тына минем даулы йөрәгем Симфониясен тынлап. Йөрәгендә туган хисләр ялкынын шагыйрь инде симфония образында сурәтли. Симфониянең соңгы өлеше яшьлеккә дан җырлаган көчле аккорд белән тәмамлана. Симфония образы белән Такташның «Давылдан соң» шигырендә дә очрашкан идек. Шагыйрь бу образны Октябрьдан соң булган чынбарлыкны — тормыш катлаулыгын, каршылыгын, яңа тормыш идеяләренең кочеи сурәтләр ечен куллана. Бу әсәр хәтта узенең интонацион-ритмик рәсеменең катлаулыгы белән музыкаль фикерләүгә аналогия рәвешендәрәк тезелгән. Симфо- низмның тәэсире әсәрнең ботен тукымасында сизелеп тора. Музыкаль фикерләү тәэсире башка шагыйрьләрдә дә бар. Ш. Мөдәррис «Үлемсезлек» әсәренең жанрын симфония дип билгеләгән. Д. Фәтхинең «Алтын тайга трагедиясеннән» поэмасында композиция сонатаның циклик формасы белән охшаш. И. Юзееанең «Таныш моңнар», «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмаларында шагыйрь фикерен ачуда музыкакың роле шулай ук кечкенә түгел. «Таныш моңнар»дагы аерым шигырьләргә җыр язылып, поэманың музыкаль радиопоэма булып китүе һич тә очраклы түгел. «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасында музыкаль фикерләүнең тәэсире тагы да кәчлерәк. Биредә файдаланылган аерым халык кәйләре поэманың идеясенә, андагы обрезларның язмышларына барып тоташалар. Кәй, җыр, моң үзе эчке мәгънәгә ия булган образлы бер системаны този. Икенче яктан, шигырь тезелешендә дә, интонациядә дә халык җырларының төрле һәм бай ритмикасын хәтерләтә торган яңгыраш бар. Хис, фикер үзгәрешенә мөнәсәбәттә ритмика да, интонация дә җәһәт кенә үзгәрә тора. Әлеге үзгәреш интонациянең музыкаль әсәрдәге сымак кабатланмас төрлелеген китереп чыгара, катлаулы, төзек гармониясен тудыра. «Өчәү чыктык ерак юлга» поэмасын язарга Илдарга халык судында утырышчы булып эшләү практикасы оеткы салды. Бу юлы шагыйрьнең поэма өстендә ничек эшләве турында сөйләве кызык. «Баяным булмаса, поэманы бәлки яза алмас идем,— дип сөйләде ул миңа бер вакытны, — әсәр язылмый башласа, тотам да уйный башлыйм. «Кәккүк» тә уйнала, «Кара урман» да уйнала, тагын куп-күп көйләрне уйныйм. Музыка сихерле бер көч сыман, язарга ярдәм итә. Әле генә яза алмый утырган өлеш я җиңел генә язылып китә, яки киресенчә, ничә көннәр буе язган өлеш юкка чыга, бөтенләй үзгәрә, башка мәгънә ала, башка интонацияләрдә яңгырый башлый. Шуңа да «Өчәү чыктык ерак юлга»ны мин ручка белән язуга караганда гармонем белән яздым дип әйтә алам...» Көй, музыка шагыйрьдә төрле ассоциацияләр уята, ул шагыйрьнең хыялын хәрәкәткә китерә, я сүзнең үз яңгырашын, үз гармониясен табарга булыша. Композитор Заһид Хәбибуллинның өендә була бу хәл. Хуҗа үзенең дус шагыйре Сибгат Хәкимне яңа иҗат иткән көе белән таныштыра һәм «көе бар, сүзе юк бит, Сибгат», — дип тә өсти. Казакъларга багышлап язган бу көй кайсы яклары беләндер шагыйрьгә охшый һәм ул, көй белән кызыксынып, аның моңы белән тәэсирләнеп, шунда ук бер строфа язып та ташлый. Сүзләрне композитор да ярата. Әмма «Казакъ дусларга» җыр текстының тулыеын- ча язылып бетүе күп соңрак. Шагыйрь көйнең эчке рухына тирәнрәк төшенергә тырышып, музыка белән аерылгысыз ботен төзегән сүзләр ззләп шактый баш вата. Монысы — композитор көе тәэсирендә язылган әсәргә бер мисал. Халык музыкасы да шагыйрьне яңа әсәрләр иҗэт итәргә рухландыра, бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы булып хезмәт итә. Мәсәлән, С. Хәкимнең «Таң атканда», «Фазыл чишмәсе» шигырьләре халык музыкасына нигезләнеп, шул исемдәге халык койләрен тыңлау тәэсирендә язылалар. Ул көйләрне 1947 елны артистка Оркыя Ибраһимовә гастрольдә йөргәндә өйрәнеп, отып кайткан була. Шагыйрь, кәйләрнең эчке агышына тирәнрәк төшенер өчен, аларны кат-нат тыңлый. «Фазыл чишмәсе», ки сәбәптәндер, җиңел языла, ә «Таң атканда» җыры авырдан бирелә. Бу җырны автор сигез вариантта эшли. Көйне тыңлаган саен нинди дә булса сүз, деталь үзгәрмичә калмый. Шагыйрь эшләгән саен көйнең рухын ныграк үзләштерә бара... Музыка тәэсирендә язылган шигырьләргә татар поэзиясеннән тагын байтак мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. С. Хәким үзенә классик музыкадан опера сәнгатенең бик тә якын икәнлеген сөйли: «Миңа аеруча операларның «Борис Годунов» тибындагылары — халык язмышы турында уйландыра торган, халыкның зур тарихын ачкан әсәрләр охшый. Шундый операларны тыңлау үземдә дә зур сулышлы әсәрләр язарга дәрт уята. Опера сәнгатен өйрәнү тәҗрибәсе поэмаларымны иҗат иткәндә аларда ниндидер ассоциацияләр рәвешендә чагылмый калмаганнардыр». Йогынтыны турыдан-туры гына түгел, ә аның катлаулы ассоциацияләр бәйләнешендә дә карау, хәтта төрле сәнгать төрләренең кануннарын үзара чагыштыру иҗат практикасы өчен әһәмиятле һәм кызыклы күп нәрсәләр ачар иде. Хемингуэйның композитордан гармония һәм контрапункт- ны өйрәнүе, композиторның прозаикны баетуы турында язуы —ул бит шаяру түгел. Төрле сәнгать төрләренең үзенчәлекләрен кыю рәвештә чагыштырып карау жанр чикләрен югалтуга китермәс, ә жанр осталыгын ныграк күтәрергә ярдәм итәр иде. Ә. Фәизи әдипкә архитектура, скульптура кебек сәнгать төрләрен өйрәнүнең композицион осталыкка ирешүнең күп юлларын күрсәтүен әйтә. Чөнки сәнгатьнең ул төрләрендә композиция әдәбиятка караганда күзгә ныграк ташлана, әһәмияте ныграк сизелә: «Мин осталарыбыздан берсенең скульптурада композиция турындагы ун кагыйдәсен укып чыктым. Ул кагыйдәләр иҗат практикасыннан чыгып тезелгәннәр һәм шуңа күрә бик кыйммәтлеләр. Язучы ул кагыйдәләрдә үзенең сәнгате өчен сабак булырлык бик күп нәрсәне, чынлап уйлану бик файдалы булган бик күп нәрсәне күрер. Композицион үзәк, икенче нәрсәләрнең төп нәрсәгә буйсынуы, күләм, ритм, контрастның ярашулары, туры килүләрнең очраклылыгы һәм закончалыгы (ә без бу өлкәдә әле гаҗәп күп ялгышабыз бит!), масштабны билгели белү—менә болар барсы да билгеле дәрәҗәдә әдәбият әсәрләренә дә хас бит». («Совет әдәбияты» журналы. 1963 ел. 3 сан. 109 бит]. Әйтик, шушы ук композицион бөтенлеккә ирешү безнең язучыларны, романистларны бүген дә нык борчыган актуаль мәсьәләләрнең берсе түгелмени!! Драма законнарын, драматургии хәрәкәтне үстерүне өйрәнү безнең шагыйрьләргә дә, прозаикларга да эпик әсәрләр иҗат иткәндә көпшәклектән, буш һава чоңгылларыннан котылырга никадәр ярдәм итәр иде! Югыйсә, безнең бай-ак әсәрләргә конфликтның дәвамлы үстерелүе җитми, конфликт әсәрнең ярты өлешендә чишелеп бетә. Проза, бер караганда, музыкадан әллә кайда, еракта ята. Ә баксаң, аларның да туганлыклары бар. Аларның үзенчәлекләрен чагыштырып карарга мөмкин. Г. Баширов, Ф. Хөсни, Ә. Еники, М. Әмир. И. Гази хикәяләрен укыганда алардагы фразаларның музыкаль яңгырашына игътибар итегез. Интонация я түбән тешә, я күтәрелә. Эчтәлеккә бәйле туктаусыз хәрәкәт итә. Фразалардан катлаулы музыкаль бетен бер аһәң туа. Шунда бер генә сүз, җемлә урынында булмаса да фальшь туа, музыкальлек юкка чыга. Шуңа да Г. Баширов, И. Гази, Ф. Хөсниләрнең сүзне урынлы куллану турында матбугатта сш кына сүз күтәрүләре, әсәрләрнең һәм сүзләрнең аһәңнәре турында туктаусыз кайгыртулары бик тә табигый. Г. Ибраһимоаның «Казань кызы» романы яки аның «Алмачуар» хикәясе никадәр шигъриятле, музыкаль! Сүзләр ярдәмендә никди катлаулы гармоиия хасыйл була! Яисә Г. Кутуиның «Сагыну» нәсерен хәтерләгез — хискә нинди баи, аһәңле ул! Ә. Еникинең һәр сүз өстендә ныклап уйлавы, хәтта етер-ноктаны да бик озак вакытлар уйланганнан соң гына куюы оста стилист булуы турында гына сөиләми торгандыр. Ул сүз белән бергә җөмлә, фразаның музыкасын эзли, әсәрнең бердәнбер төгәл аһәңле яңгырашына ирешергә омтыла. Прозаның да үз гармониясе, үз музыкасы бар. Чайковскийның Чехов хикәяләрендә үзенә — композиторга якын аһәңлелек ишетүе нәрсә турында булса да сөйли торгандыр. Әдәбиятчыга һәм тәнкыйтьчегә, нинди дә булса язучының иҗатын өйрәнгәндә, «саф» әдәби жанрлар белән генә »ш итәргә туры килми. Күп очракта без аны үзебез шулай тар әдәби кануннар рамкасында карыйбыз. Шуңа күнеккәнбез. Шулай җиңелрәк. Комедия икән, аның сәхнәдә яңгыраганда гына бөтен образ тудыруын искә алып бетермибез. Интонацион шигырь икән, аның ритмик-интонацион бизәкләре, рифмасы тик яңгыраган, сөйләгән вакытта гына хәрәкәткә килүен, беренче карашка график язмада вакытында кьгыршырак, төзексезрәк булып күренгән нәрсәләрнең бөтенләй юкка чыгуын хәтергә алмыйбыз. Әгәр шигырьнең уку өчен генә түгел, сөйләүне дә күздә тотып язылуын искә алсак, мәсәлән, X. Туфанның каиберәүләргә сәеррәк тоелган рифмалары һич тә шулай сәер яңгырамас иде. Әнвәр Давыдовның да язмада аерым төзексез текләре яхшылап укыганда, күпчелек очракта, төзек булып ишетелүләрен икърар игәргә туры килер иде. С. Хәкимне югарыда без «саф» лирик дип атаган идек. Ә бит ул җырчы шагыйрь дә. Ә көйне дә искә алып язу ул инде шагыйрьнең нҗат процессында да эзсез калмый, шигырь структурасына да нинди дә булса үзгәрешләр кертә. Сибгат аганың студентлар белән бер очрашуда «җыр язганда минем күңелемдә шигырь белән бергә җырның үз кое дә туа»,—дип сөйләгәне хәтердә калган. Әдәбият практикасында исә еш кына без җырның көй белән генә бер бетен образ тезүен искә алып бетермибех Җырны шигырь кагыйдәләре белән генә тикшерәбез. Ә музыка белгечләре исә еш кына үз якларыннан шундый берьяклылык күрсәтәләр. музыкаль образ хәрәкәте турында гына сүз алып баралар. Әгәр шулай булмаганда, бездә байтак җырларда очрый торган сүз һәм көй аерымлыгы күптән ачылмас идеме икән!! Тәнкыйть ителә торган җырлар азаймас идеме икән! Әлбәттә, әдәби материалның үз мөстәкыйльлеген дә онытырга һәм инкарь итәргә ярамый. Җыр шигыренең уз кануннары бар, аларны да игътибар белән өйрәнергә кирәк. Тикшеренүчеләр алдына җыр чишелергә тиешле байтак кызыклы мәсьәләләр куя. Әйтик, сүз һәм кой ул кадәр үк аерылмас бердәмлек төзиләрме! Аларның мөстәкыйльлекләре ни дәрәҗәдә! Ни өчен кайчандыр бер бөтен образ төзегән җыр оэкытлар үтү белән бу ботенлеген югалта, я сүзе, я кое тарих киштәсенә менә! Кайчандыр эчтәлек һәм форма тәңгәллегенә ирешкән образ, бетемлеген югалтып, ни ечен яңа бәйләнешләргә керә, яңа бөтенлек төзи (мәсәлән. Тукайның «Зиләйлүк» көенә җырлана торган «Милли моңнар» шигыре. Ж. Фәйзинең «Умырзая» нее һ. б.). Квине һәм сүзне берләштерә торган нинди уртак законнар бар! Композиторлар җыр вчен нинди шигырьләрне һәм шагыйрьләрне сайлыйлар! Бу сайлау нәрсәгә нигезләнә! Ни ечен композиторлар талантлы һәр шагыйрьгә көй яза алмыйлар! Исәпләсәң, һ. Такташ яки Ә. Давыдовлар шигыре музыкада иң аз яңгыраганы түгелме соң! Русларда — Маяковский, Кирсанов шулай. Күрәсең, интонацияне күздә тотып язган әсәрне музыкага күчерүнең үз авырлыклары бардыр. Ә Роберт Рождественскийның «Реквием»е! Ул да бит декламация!! Маяковскийның аерым әсәрләре соңгы елларда музыкага уңышлы гына күчте түгелме соң!! Бәлки ирекле шигырь музыка өчен ул кадәр кыен барьер да түгелдер!! Бәлки ул композиторлар өчен күтәрелмәгән уңдырышлы чирәм булып ята торгандыр!! X. Туфанның байтак шигырьләре нәкь менә композиторлар яраткан классик шигырь үлчәмендә иҗат ителгән, күп кенә шигырьләре җыр үлчәмендә язылган. Соңгы елларда Хәсән аганың нибары берничә шигыре көйгә салынды. Ә шул ук вакытта поэтик зәгыйфь җырлар эфирда күпме яңгырый! Нәрсә белән аңлатырга! һәр яклап тикшерү, анализлау кирәк. Күрәсез, җыр турында уйлану гына да практик яктан әһәмиятле никадәр күп сораулар һәм мәсьәләләр кузгата. Әгәр опера шикелле катлаулырак структуралы формага игътибар итсәк, анда да хәзерге практика куйган сораулар аз булмас иде. Бер жанрдагы образны икенче жанрга күчерү кайвакытта уңыш китерә. Шекспирның «Гамлет» трагедиясе кинода үз көчен югалтмады, заманча яңгыраш алды, эстетик байлыгы кино сәнгатендә дә тулы ачылды. Г. Тукай халык авыз иҗатында гасырлар буе килгән Шүрәле образына яңа әдәби гомер бирде. Шүрәле поэма-баллада белән генә чикләнмәде, музыкага күчте (Н. Җиһа- нов поэмасы), сәхнәгә менде (Ф. Яруллин балеты). Рәсем һәм һәйкәлчелек дөньясына да барып керде. Күрәсез, бер ук образ сәнгатьнең, әдәбиятның төрле формаларында яши ала икән. Ләкин Тукайның «Шүрә- ле»се ниндидер яклары белән Н. Җиһанов, Ф. Яруллин, Б. Альменов шүрәлеләреннән аерыла. М. Гафуриның «Кара йөзләр» повесте сәхнәдә җанланганда да уз көчен югалтмады. Һәр сәнгать тере образны үз материалыннан, хасиятеннән һәм мөмкинлекләреннән чыгып тудыра. Бер очракта образның мәгънәсе адекват рәвештәрәк яңгыраса, икенче очракта әсәрнең дэ, образның да тулылыгы төрле дәрәҗәда, хәтта төрле интерпретациядә ачылырга мөмкин. Ләкин иҗат практикасында образның бер төрдән икенче төргә, башка жанрга сәяхәте уңышка очрамау мисаллары да аз түгеп. Г. Бәшировның «Намус» романы хаклы рәвештә дан казанды. Ә менә романдагы образларны операга күчерү уңышлы ук барып чыкмады. Ни өчен! Ә бит опера тәҗрибәле композитор Н. Җиһанов тарафыннан язылган иде. Либреттисты да тәҗрибәле шагыйрь — Ә. Исхак иде. Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повесте — шулай ук татар совет классикасына кергән әсәрләрдән. Талантлы композиторыбыз Җәүдәт Фәйзи бу әсәрне изге теләктән чыгып музыка теленә күчерде — опера иҗат итте. Г. Минский шул ук әсәргә таянып пьеса язды. Әмма инде бу әсәрләр Г. Кутуй әсәре шикелле көч белән яңгырый алмадылар. Сәбәпләре нәрсәдә! Һәр образ, һәр талантлы әсәрне икенче жанрга күчерергә омтылу кирәкме икән! Үз жанрыннан күчәргә теләмәгән образлар да бар түгелме соң! Чайковский, мәсәлән, «Гам- летнны музыкада биреп булмас иде дип юкка гына әйтмәгәндер. Димәк, бу мәсьәләне дә көн тәртибенә тормыш үзе куя. Образның бер жанрдан икенче жанрга сәяхәтен тикшерү (тарихи һәм теоретик планда да) һәр сәнгать төренең кабатланмас хасиятен һәм жанр төрләренең диалектик мөнәсәбәтен ачуны сорый. Мондый катлаулы мәсьәләләрне чишүне, әлбәттә, әдәбият һәм сәнгать белгечләренең бердәм тырышлыклары белән генә җиңеп чыгарга мөмкин. Әдәбият һәм сәнгатьнең баюы нигезендә кешенең рухи баюы ята. Сәнгать җәмгыять белән бергә үсә, байый. Халыкның рухи тормышы туктаусыз хәрәкәттә булуы, гади хезмәт кешесенең интеллекты үткән чорлар белән чагыштырганда нык үсүе, укучының матурлык хисләрен тәрбияләүдә бөтен сәнгать төрләренең актив катнашуы язучының шәхес буларак интеллектуаль югарылыгын, киң карашлы һәм культуралы булуын сорый. Бай рухи дөньялы бүгенге кешеләрне тирән тасвирлау үзеннән-үзе язучының да эрудициясен күтәрүне бөтен кискенлеге белән кон тәртибенә куя. Язучының эрудициясе мәсьәләсе шуңа күрә дә бүгенге чорның югары культуралы сәнгатен иҗат итү белән турыдан-туры бәйләнә. Язучы хәзерге заманның һәм үткәннең сәнгать казанышларын никадәр яхшы һәм тирән белсә, сәнгать төрләре белән дуслыгы нык булса, бу дуслык аның иҗатында, һичшиксез, уңай яктан күрсәтәчәк, аның фикер һәм хисләр дөньясын, сурәтләр палитрасын баетачак.