Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУСА ҖӘЛИЛ БИОГРАФИЯСЕНӘ ЯҢА ДОКУМЕНТЛАР

Атаклы шагыйребез Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗат эшчәнлегенә бәйләнешле һәр документ халык өчен дә. фән өчен дә зур кыйммәткә ия. КПССның Татарстан өлкә комитеты партия архивында шагыйрьнең иҗади биографиясен һәм җәмәгатьчелек эшчәнлеген ачыкларга ярдәм итәрдәй төрле характердагы күп кенә документлар саклана. Ул материаллар бөек Ленин партиясендә тәрбияләнгән шагыйрьнең Ватан сугышы алды елларында ук чыныккан көрәшче булып җитлегүе, зур һәм күп төрле иҗтимагый-политик эш алып баруы турында сөйлиләр. Журналның бу санында әнә шул документларның берничәсен укучы юрга тәкъдим итәбез. А. П. Золина, КПССның Татарстан елкә комитеты партия архивы инструкторы. Т. М. Насынров, тарих фәннәре кандидаты. ТАТАР ХАЛЫК ШАГЫЙРЕ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ИСТӘЛЕГЕН МӘҢГЕЛӘШТЕРҮ ЧАРАЛАРЫ ТУРЫНДА ТАССР СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ИДАРӘСЕНЕҢ ҖАВАПЛЫ СЕКРЕТАРЕ М. ҖӘЛИЛОВНЫҢ ЯЗМА ДОКЛАДЫ // август, 1939 ел ВКП(б) елкә комитеты секретаре ип. Долотказинга ТАССР Халык Комиссарлары Советы председателе урынбасары ип. С ө л ә й м а н о в к а Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның 25 еллык юбилеен бәйрәм игү уңае белән. 1938 елның апрелендә Татарстан хөкүмәте Г. Тукайның академик җыентыгын бастыру һәм шагыйрь истәлеген мәңгеләштерү турында карар чыгарган иде. Ул карарны тормышка ашыру максаты белән, Язучылар идарәсе байтак конкрет чаралар билгеләде, шул чараларны тикшерүегезне һәм раславыгызны үтенәбез. Алар түбәндәгеләрдән гыйбарәт: I. Г. Тукайның академик җыентыгын бастырып чыгару буенча I. Г. Тукайның академик җыентыгын әзерләү өчен. ТАССР Халык Комиссарлары Советы председателе урынбасары иптәш Сөләйманов председательлегендә хөкүмәт комиссиясе төзергә, аның составына Сөләйманов (ХКС), Тннчурин (Татгосиздат, ко- s. „К. > • м « миссия председателе урынбасары). Рамазанов Ш. (фәнни хезмәткәр). М. Җәлил (Язучылар союзы), Ш. Маннур (орденлы шагыйрь). Г. Кашшаф (тәнкыйтьче). Хисмәтул- лии (Тукай иҗатын тикшерүче) иптәшләрне кертергә. (Комиссиянең бурычлары һәм функциясе академик басма план проектында әйтелгән.) 2. Басманы әзерләү өчен кирәк булачак чыгымнар! а без тәкъдим иткән 38700 сумлык сметаны расларга һәм аны Татгосиздат карамагына бирергә. 3. Г. Тукай әсәрләре академик басмасы планы проектын тикшерергә һәм расларга (проект теркәлә). 4. Оештыру эшләре өчен, комиссияне тиешле штат һәм техник аппарат (әдәби сотрудник, секретарь, машинистка, кулъязмаларны әзерләү һәм бастыру һ. б.) белән тәэмин итүне Таггосиздаг идарәсенә йөкләргә. 5. Комиссиянең Г. Тукай материалларын әзерләү буенча фәнни-консультатив эшен яңадан оештырыла торган Тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтына тупларга. II. Г. Тукай музеен оештыру буенча Г. Тукайның 25 еллык юбилеен үткәрү буенча Хөкүмәт комиссиясе 1938 елның мартында «Болгар» номерларында Г. Тукай торган квартираны реставрацияләү һәм ул булм.әдә. Г. Тукай музее оештыоу туоында карар чыгарган иде. Әмма Хөкүмәт комиссиясенең бу карары тормышка ашырылмаган. Төп кыенлык музей оештырырга средство булмауга бәйләнгән. Шул ук вакытта Г. Тукай тормышына һәм иҗатына бәйле күп кенә кыйммәтле материаллар, билгеле бер саклау урыны булмаганлыктан, акрынлап югала бара. Г. Тукан тормышын һәм иҗатын характерлый торган экспонатларны (кыйммәтле кулъязмалар, хатлар, көндәлекләр, әһәмиятле басмалар һ. б.) эзләү һәм җыю буенча бернинди дә эш алып барылмый. Менә шушы күңелсез фактлар безнең алга, һич кичектермичә, тизрәк Г. Тукай музеен оештыру бурычын куя. Г. Тукай музее оештырылса, анда әдәби мирасны җыю һәм өйрәнү эшен тупларга һәм әдәби архивны тәртипкә китерергә мөмкинлек булыр иде. Шунлыктан үтенәбез: а) Шәһәр советына элекке Г. Тукай бүлмәсен реставрацияләүне, шулай ук күрше бүлмәләрне бушатуны һәм «Болгар» номерларында Г. Тукай әдәби музеен оештыруны йөкләргә. б) Казан крайны өйрәнү музее җитәкчелегенә әдәби музейны үз аппаратына кушуны һәм, Г. Тукай музеен җитәкләү өчен, махсус штат билгеләүне йөкләргә. Крайны өйрәнү музее дирекциясенә Язучылар союзыннан һәм барлык башка оешмалардан Г. Тукай тормышына һәм иҗатына караган матернал-экспонатларны һәм башка әдәби архив һәм әдәби мирас материалларын кабул итеп алырга һәм Г. Тукай музеен оештырырга тәкъдим игәргә. в) Шул максат белән, музей сметасы нигезендә, крайны өйрәнү музее карамагына средстволар бирергә. III. Г. Тукай истәлеген мәңгеләштерү буенча Г. Туканның 25 еллык юбилее уңае белән, Татарстан хөкүмәте шагыйрьгә, үлүенә 30 ел тулу көненә, һәйкәл куярга карар чыгарган иде. Әмма ул карарны җиренә җиткерү буенча да бернинди конкрет эш эшләнми. Без үтенәбез: 1) Иң яхшы һәйкәл проектына (эскиз) хөкүмәт конкурсы игълан итәргә. 2) ТАССР Халык Комиссарлары Советы каршыңдагы Сәнгать эшләре идарәсенә конкурс проектын, аның вакытын һәм шартларын әзерләүне тапшырырга. 3) Аннары Сәнгать эшләре идарәсенә һәйкәлне булдыруга бәйләнгән бөтен конкрет чараларны билгеләүне һәм аларны тормышка ашыруны тәэмнн итүне йөкләргә. 4) Хөкүмәт юбилей комиссиясенең ТАССРның Әтнә районына һәм «Болгар» номерларына халык шагыйре Г. Тукай исемен бирү турындагы 1938 ел 29 март карарын гамәлгә ашырырга. 5) Г. Тукай юбилеен үткәрү буенча Хөкүмәт комиссиясенең Казан дәүләт педагогия институтының әдәби факультетында укучы отличниклары өчен Г. Тукай исемендәге даими стипендия булдыру турындагы 1938 ел 29 март карарын үтәүгә ирешергә. 6) Сталии райо.. соеттнна шагыйрь Г. Тукай каберен тартиика китерергә һәм ут- I гәртеп корырга тәкъдим итәргә. I Без ТАССР Халык Комиссарлары Советына шушы бетен конкрет тәкъдимнәрне тикшерүне һәм. шулай итеп, хөкүмәтебезнең бөек шагыйрь Г. Тукай истәлеген мәңгеләштерү турындагы политик яктан бик мөһим карарын тормышка ашыруны тәэмин итүне үтенеп мөрәҗәгать итәбез ТАССР совет язучылары союзы идарәсенең җаваплы секретаре — М. Җәлилов2 . ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ИДАРӘСЕНЕҢ ЖАВАПЛЫ СЕКРЕТАРЕ М. ҖӘЛИЛОВНЫҢ МАТУР ӘДӘБИЯТ ӨЧЕН КӘГАЗЬ ФОНДЫ БИРҮ ТУРЫНДА ҮТЕНЕЧ ЯЗУЫ 19 декабрь. 1939 ел СССР СЯС идарәсенә. Президиумның җаваплы секретаре ип. Фадеевка Күчермәсе; ВКП(б)нын Тат. өлкә комитетына ип. А л е м а с о в к а ип. Мөхәмәтовка Хөрмәтле ип. Фадеев! „• 1940 елда Татарстан хезмәт ияләре үз мнллн республикасының XX еллыгын бәйрәм итәчәкләр. Хәзер барлык Татарстан язучылары, шул шатлыклы юбилейга багышлап. җитди һәм зур әсәрләр язу өстендә эшлиләр. Татарстанның XX еллыгына әзерлек уңае белән, ТАССР СЯС идарәсе язучылар арасында зур иҗади-оештыру эше башлап җибәрде: язучыларга иҗади ял һәм командировкалар бирде, тематик план төзеде һәм аны тикшерде, аерым китапларны уку һәм алар турында фикер алышулар оештырды һ. б. Шунлыктан татар язучылары иҗатында зур күтәрелеш һәм күп кенә яна җитди китаплар дөньяга чыгуы көтелә. Әмма әгәр кәгазь юклык аркасында хезмәтләре басыла алмый калса, язучыларның хәле ничек булачагын аңлау читен түгел. „.1940 елда Татреспублика тулысынча рус графикасы нигезендә яңа алфавитка күчәчәк. Димәк, 1940 елда нәшрият алдына татар классикларының һәм дөнья әдәбияты классикларының, шулай ук совет язучыларынын ин әйбәт әсәрләрен кабат бастыру мәсьәләсе дә килеп басачак. Яна алфавитка күчү безнең китапханәләрне һәм укучыларны классик һәм хәзерге заман әдәбиятының иң яхшы әсәрләреннән мәхрүм итәргә тиеш түгел. ~ „.Соңгы вакытта Татарстан язучыларынын иҗади активлыгы һәм татар матур әдәбиятының бик нык күтәрелеше сизелә. Моның шулай икәнлеге Татарстан язучылар союзы членнары артудан да күренә: 1938 елда 25 булса, 1939 елда аларның саны 45 җитте. ...Бу фактларның барысы да нәшрият эшен киңәйтү кирәклеге турында сөйлиләр. 1940 елның тематик планына караганда. Татгосиздат матур әдәбият секторы буенча 775 басма табак күләмендә..Ш..Л«.мд». ...яшьләр-балалар әдәбияты секторы буенча 278.5 басма табак күләмендә 58 исемдә китап чыгарырга ниятли. Гадәттәге планнан тыш. Татарстанның XX еллыгына юбилей басмалары чыгару өчен, 182 басма табак күләмле 35 исемне эченә алган аерым план төзелгән. ' М Жәлилнеп бу язмасына түбәндәге резолюция салынган: «Архивка Г. Тукай әсәрләренең академик басмасы тел һәм әдәбият фәнни-тикшеренү институтына тапшы- пылды һәм бетен материал шунда эшкәртелә Зимуров 10 февраль. 1940 ел». 3 Рус телендә язылган 6v докладның төп нөсхәсе КПССнын Татарстан өлкә комитеты партия архивында (15 фонд. 20 опись. 575 эш. 81-84 битләр) саклана. Доклад язмасына Г Тукай материалларын җыю өчен тотылыр: а тиешле чыгымнар сметасы Һәм шагыйрь әсәрләре академик басмасының план проекты да теркәлгән (85-90 битләр). Менә шушыларны искә алып, югарыда күрсәтелгән тематик планны гамәлгә ашыру өчен. ип. Фадеев, Татгосиздатка, махсус рәвештә матур әдәбиятка дип. кирәк кадәрле кәгазь фонды бирүләрен сорап, ВКП(б) Үзәк Комитетына һәм РСФСР дәүләт планына ходатайство белән керүегезне үтенәбез *. Сәлам беләп, Татарстан СЯС идарәсенең жаваплы секретаре —М. Жәлнлов. МӘСКӘҮДӘ БУЛАЧАК ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ СӘНГАТЕ ДЕКАДАСЫНА ӘЗЕРЛЕК ЧАРАЛАРЫ ТУРЫНДА ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ ИДАРӘСЕНЕҢ ҖАВАПЛЫ СЕКРЕТАРЕ М. ҖӘЛИЛОВНЫҢ ЯЗМА ДОКЛАДЫ 19 декабрь. 1939 ел ВКП(б) елкә комитетына ип. Мөхәмәтовка ТАССР Халык Комиссарлары Советына ип. Тынчеровка ип. Сөләймановка СССР совет язучылары союзы идарәсе һәм Мәскәү язучылар йорты ел саен Мәс- кәүдә милли әдәбият һәм фольклор декадалары үткәреп киләләр. Милли әдәбиятлар ирешкән уңышлар белән СССРның киң катлам хезмәт ияләрен таныштыру, аларны популярлаштыру эшендә, милли республикаларның язучылары һәм сәнгать эшлекле- ләре белән башкала язучылары һәм сәнгать эшчеләре арасындагы элемтәне ныгытуда һәм мнлли әдәбиятларны тагын да үстерүдә бу декадалар бнк зур культура-политик әһәмияткә ия булып тора. Безнең үтенечебезне канәгатьләндереп. СССР совет язучылары идарәсе һәм Мәскәү язучылары йорты 1940 елның февраль ахырларында Мәскәүдә татар совет әдәбияты һәм сәнгате декадасы үткәрергә карар кылдылар һәм безгә ул декаданы үткәрү өчен әзерләнергә тәкъдим иттеләр. СССР язучылар союзы идарәсе һәм Мәскәү язучылар йорты декада мәсьәләсен уңай хәл итүгә канәгатьләнеп һәм канатланып, без. Татарстан язучылары, үзебездә декадага әзерлек эшен киң итеп башлап җибәрдек. Татарстан СЯС идарәсе тарафыннан Җәлил (Жәлнлов)—председатель, Таҗи Гыйззәт (орденлы драматург), Ш. Маннур (орденлы ша(ыйрь) иптәшләрдән декадага әзерләнү буенча комиссия төзелде. Хәзерге вакытта бу эшнең конкрет планы төзелә. Без декадага 1940 елның март башында, Казан шәһәрендә язучы Шәриф Камалның 30 еллык юбилей тантанасы тәмамланганнан сон, китәргә ниятләп торабыз. Ш. Камал юбилеен үткәрү буенча хөкүмәт комиссиясе планына караганда, Язучылар союзының юбилей пленумының йомгаклау утырышы һәм кичәсе 1940 елның 28 февралендә булырга тиеш. Беренче мартта без Мәскәүгә чыгып китә һәм Мәскәүдә декаданың беренче көннәрен Ш. Камал юбилеена багышлый алабыз. СССР совет язучылары союзы идарәсе президиумы ул көнне, Ш. Камал юбилеена багышлап, үзенең киңәйтелгән тантаналы утырышын үткәрергә уйлый. Декаданы үткәрү планы якынча түбәндәгеләрдән гыйбарәт булачак: а) Танылган шагыйрьләребезнең үз әсәрләрен укуы. Аларның ул шигырьләре алдан ук танылган Мәскәү шагыйрьләре тарафыннан русчага тәрҗемә ителәчәк һәм декада вакытында укылачак. б) Танылган артистларның һәм суз осталарының татарча һәм рус телендә әйбәт хикәяләр һәм проза әсәрләреннән өзекләр укуы. в) Татар дәүләт академия театры артистлары һәм Мәскәү театрлары артистлары башкаруында татар драматурглары пьесаларыннан татарча һәм русчага тәрҗемә итеп, аерым актлар, өзекләр һәм сценалар күрсәтү. 1 Төп нөсхәсе КПССның Татарстан өлкә комитеты партия архивында (15 фонд. 20 опись. 575 эш. 338—342 битләр) саклана. г) Җырчыларны,< татар композиторларының татар шагыйрь.,=р, тткттыиа аттан массовый һәм лирик җырларын башкаруы. д) Халык җырчылары, биючеләре, суз осталары чыгышы. е) Татар художниклары, скульпторлары әсәрләреннән һәм халык талантлары чиккән әйберләрдән күргәзмә оештыру. Бу чыгышлар алты көн дәвамында Мәскәү язучылар йортында. Союзлар йорты- нын колонналы залында, зур предприятиеләрнең клубларында һ. б. урыннарда күрсәтеләчәк. Мәскәүдә үткәрелгән казакъ, үзбәк, калмык, каракалпак әдәбияты һәм сәнгате декадалары тәҗрибәсе шуны күрсәтте: декаданың уңышы нигездә чыгышларның бик ныклап әзерләнгән булуы, тема һәм жанрлар төрлелеге белән тәэмин ителә. Моңарчы үткәрелгән декадалар бик иркен оештырылган һәм киң масштабта куелган иделәр. Бу эштә ул республикаларның хөкүмәтләре аларга зур ярдәм күрсәтте. Мәсәлән, кайбер республикалар декадага халык инструментлары ансамбльләрен, бөтен бер артистлар группаларын һәм 100 кешелек хорлар җибәрделәр. Без дә Мәскәүдә татар әдәбиятын, фольклорын һәм сәнгатен анын бөтен байлыгы белән һәм төрле формаларында күрсәтергә теләр идек. Моның өчен, әлбәттә, материаллар әзерләүгә дә, декадада катнашачак коллективны Мәскәүгә алып барырга да шактый күп средство кирәк булачак. Әзерлек буенча эшлисе эшләр: әсәрләрне русчага тәрҗемә итү, машинкада бастыру, декорацияләр әзерләү, постановкаларга репетицияләр ясау, музыкаль әсәрләр әзерләү, художество күргәзмәсе өчен материаллар җыйнау, фольклор материаллары җыю һәм сүз осталарын чыгышларга әзерләү. Катнашучыларны Мәскәүгә алып баруны оештыру буенча эшлисе эшләр: 50 кешене 6 көн буена тәэмин итү (15 шагыйрь һәм драматург, 15 артист-башкаручы, 5 җырчы, 8 сүз остасы, халык җырчылары һәм фольклорчылары, 2 концертмейстер. 2 композитор, 2 художник, 1 скульптор). Ике генә көнгә булса да, фольклор репертуары белән Казан дәүләт филармониясе ансамблен Мәскәүгә алып килүне теләр идек. Шушы эшләрне башкару өчен кимендә 25000—30000 сумлык средство кирәк булачак (смета СССР совет язучылары идарәсе белән килешенгәннән соң китереләчәк). Декаданы уздыру мәсьәләсен тикшерүне һәм аны оештыруны принципиаль хәл итүне үтенәбез ТАССР совет язучылары союзының җаваплы секретаре —М. Җәлнлов. ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНЫҢ ТОРЫШЫ ҺӘМ АНЫ КИЛӘЧӘКТӘ ҮСТЕРҮ ЧАРАЛАРЫ ТУРЫНДА ТАТАРСТАН СОВЕТ ЯЗУЧЫЛАРЫ СОЮЗЫ ҖАВАПЛЫ СЕКРЕТАРЕ М. ҖӘЛИЛНЕҢ ЯЗМА ДОКЛАДЫ 4 февраль, 1941 ел ВКП(б) өлкә комитетына ип. Алемасовка ип. Мөхәмәтовка ТАССР Халык Комиссарлары Советына ип. Т ы и ч е р о в к а Соңгы еллар татар совет әдәбияты Татарстан азучыларының иҗат активлы) ы шактый күтәрелүе һәм матур әдәбият продукциясенең үсүе белән характерлы. Матбугатта һәм театр сәхнәләрендә күп кенә әһәмиятле сәнгать әсәрләре барлыкка килде («Снваш», «Тукай», «Гөләндәм». «Хуҗа Насретдин», «Кыю кызлар». «Матур туганда», «Агыйдсл», «Ныклы адымнар», «Хат ташучы», «Ялкынлы яшьлек» һ. б.). Талантлы яшь язучылар һәм активлашып килүче «картлар» хисабына Язучылар союзы членнарының саны да артты (Язучылар союзы составы 46 кешегә җитте). Зур әдәби стажлары булган, әмма шактый вакыт әдәби эштән читләштерелеп торган язучылар актив иҗат эшенә һәм Совет язучылары союзының җәмәгать эшенә тартылдылар (Н. Исән1 Төп нөсхәсе КПСС Татарстан өлкә комитеты партия архивында (15 фонд. 20 опись. 575 эш. 335—337 битләр) саклана. бэт. Г- Кутуй, М. Гали Һ. б.). Классикларга һәм. гомумән, революциягә кадәрге татар әдәбияты вәкилләренә тарихи һәм фәнни яктан дврес караш булдырылды; нәкъ менә соңгы ике ел эчендә аларнын иҗатлары аеруча тулы һәм тирән тикшерелде. Әдәбият тарихын һәм борынгы әдәби мирасны өйрәнү мәсьәләсендә җитди борылыш ясалды; тугандаш республикалар ятучылары белән бәйләнеш ныгыды һәм. ул халыклармын классиклары, бүгенге язучылары юбилейларын үткәрүдә катнашу, иң яхшы әсәрләрне үзара тәрҗемә итешү юлы белән, туганлык тагын да киңәя төште (Руставели, Шевченко. Хетагуров. Рыльский. Ды: Ш. Маннур