Логотип Казан Утлары
Повесть

Мөдир Саҗидә

I Беркөнне мине Куштирәк авылыннан килеп алдылар. Биш- алты яшьләрдәге бер малай чирләгән. Сөйләүләренә караганда. хәле бик яманга охшый. Башы, тәне уттай яна, ди, коса, саташа, ди. Кайчагында аңын югалтып куйгалый, ди. Бардым, карадым. Малай агач сәкедә ята. Нәкъ үлем түшәгендә яткан кебек. Астында иске тун, баш очында кызыл тышлы мендәр. Тирә-ягын чатыр кебек итеп кызыл чаршау белән әйләндереп алганнар, йөзе кыпкызыл, күзләре ярым йомык. Градусник куеп караган идем — температурасы 39 чамасы. — Нәрсә? — ди яшь кенә ана. эчке бер каушау белән. — Хәзергә берни әйтеп булмый, — димен. — Әллә ни куркыныч нәрсә юк. Шулай да баланы өйдә калдырырга ярамый. Янавылга хәбәр итәргә туры килер. Бәлки, больницага салырлар. — Бүлнискә?!—ди хатын, коты алынып. — Юк, туганкаем, теләсән нәрсә әйт — анда илтеп бала үтертер хәлем юк! Үлсә өйдә үләр. — Сезгә кем әйтте үләр дип?! — димен кырыс кына. — Әллә бала чирләми торамы? — Әйтмә! Анда гына бала, ана гына кадерле!—ди абый кеше, хатынына ачуланып. —Әллә мине күрми дисең? — ди хатын, еламсырап. — Бырачның әйтәсе килми. Бирмим баламны, үлсә өйдә үләр. ' Ахыры. Башы 10. 11 саннарда. Нурихан Фәттах Повесть Өченче бул ек Б Белмим, әллә инде аны мин килгәнче берәрсе куркытып куйган, әллә чынлап та ул вакытта минем кыяфәтем бик шикле булган, — апа кеше тикмәгә генә сөйләнми иде, ахрысы. Бәлки, аның күңеле сизенгәндер? ' Мин аны үземчә юатырга тырышам, берни юк, берни булмас димен. Күңелемнән исә һич тә алай уйламыйм. Минемчә, бу полиомиелит дигән авыру булырга тиеш. Полиомиелит йогышлы авыру. Күбесенчә ул яшь балаларда була. Полиомиелит белән авырганда баланың арка мие зарарлана. Еш кына паралич суга. Тап-таза аяклар, куллар җансыз әйбер кебек салынып кала. Кеше гомер буена шулай хәрәкәтләнми торган, үсми торган аяк- куллар белән гарип калырга мөмкин. Ул елларда Янавыл районының кайбер авылларында менә шул куркыныч авыру калыккан иде. Шуңа күрә полиомиелит райондагы медицина халкының котын алган иде. Әгәр дә мәгәр берәр авылда шуңа охшаш берәр авыру булса, шундук районга хәбәр итәргә дип безгә алдан ук кисәтү ясап куелган иде. Мин үземнең дөрес диагноз куюыма әз генә дә шикләнмәдем. Полиомиелит турында мин әле шушы арада гына китаптан укыган идем. Райздрав биргән күрсәтмәләрне истә тотып, мин, Мәсәгуткә кайткач та, Янавылдагы тиешле урыннарга шалтыраттым Икенче көнне төшкә таба, «ашыгыч ярдәм» машинасына төялеп. Яцавылдан биш-алты кеше килеп төште. Алар арасында Соломон Моисеевич та бар иде. II Алар башта безнең пунктка тукталдылар Машинадан төштеләр дә, җыйнаулашып, тәрәзәләргә карана-карана, капкага юнәлделәр, капка алдында бераз җыелып торгач, ишегалга керделәр. Мин әле авыруларны кабул итеп бетермәгән идем. Көтеп тору бүлмәсендә ике-өч кеше бар Минем бүлмәдә, өстәл янында, шулай ук бер авыру утыра. Соломон Моисеевичны күреп алдым да куанычымнан елмаеп җибәрдем. Соңгы атнада бу минем беренче елмаюым булды, ахрысы. Көн ямьсез иде, болытлы иде. Иртәдән башлап яңгыр яварга җыена иде. Миңа кинәт кояш чыгып киткән төсле булды. Авыру янында Зөһрәне генә калдырдым да, ашыгып, ишекләрне орып-бәреп, кунакларны каршыларга чыгып киттем. Мин аларпы кайгырган-борчылган итеп күз алдына китергән идем. Беркемнең йөзендә борчылу билгесе күренми. Барысы да шат, көләч. Бигрәк тә Соломон Моисеевич. Аннары санэпидстанциянең баш врачы Ульяна Архипова. Соломон /Моисеевич, мине күргәч, юлдашларына нәрсәдер әйтеп алды. Барысы да шаркылдап көләргә тотындылар. Миңа карап көләләр. Мыскыл итеп көлмәгәнлекләрен күреп торам. Яратып, шаяртып көләләр Ни өчен көлгәнлекләрен аңламасам да. мин дә көлгән булам, исәнмесез, димен, әйдәгез, түрдән узыгыз, димен. Алар шулай шаулашып, көлешеп баскычтан менделәр, өйгә керделәр. Авырулар яныннан узганда артык шаулашмадылар. Безнең торак бүлмәгә кереп тулдылар да кем каян урын таба, шунда урнаштылар. Мин аларны озата кердем, аннары, гафу үтенгәндәй: — Мине авырулар көтеп тора бит әле, — дидем. — Барыгыз, бар, карагыз,— диде Соломон Моисеевич. Кая басканымны ла белмичә, тулы ай кебек балкып, мин икенче якка килеп чыктым. Нишләптер кисәк кенә зиһенем чуалып китте. Өстәл янына утырдым да карщымдагы бабайга — Исемегез, фамилиягез? — дидем. — Яздың бит инде, кызым, — ди бабай хәлсез генә. — Яздым? Ә, язганмын икән! Кайсы авылдан? — Кызыл Ярдан. Анысын да яздың, кызым. — Язганмын икән шул,— дигән булам мин, тынычланмакчы булып. Үзем һаман теге якка колак салам. Өзек-өзек булып Соломон Моисеевичның сүзләре ишетелеп китә. Аңа каршы тагын тыелып кына көлешеп куялар, пыш-пыш киләләр. Юлда, күрәсең, берәр кызык нәрсә турында сөйләшеп килгәннәр дә әле булса шуның тәэсиреннән котыла алмыйлар. — Кай җирең авырта, бабай? — димен. соравымны дәвам итеп. — Сорадың бит инде, кызым, — ди бабай тагын да, ризасызлык белән. — Сорадыммыни? — дигән булам, исем китеп.— Кайчан сорадым? Сорадым бугай шул. Ничек әле? — Тамактан үтмәй, кызым. Аш үтмәй. Эпине дә сөттә җебетеп кенә ашыйм. Әзрәк сөт эчәм дә чәй эчәм. Тамактан үтмәй. Ашамагач хәл юк. Шушы атна төшендә генә дә күзгә күренеп ябыктым. Куәт юк, кызым. Ул әкрен генә сөйли, хәлсез тавыш белән генә. Мин аның йөзенә игътибар беләнрәк карап алам. Чыннан да, бик ябык. Янак сөякләре, тиресен тишеп чыгардай булып, төртелеп тора. Күзләре эчкә баткан, нурсызланган. Чырае агарып-саргаеп калган. — Җен кору зәхмәте диләр, кызым. Белмәм тагын. Менә сиңа килдем. Син ни әйтерсең. Кортка да, малайлар да сиңа күренеп карарга куштылар. Тамактан үтсә, башкасына кайгырмасыең. Тамактан үтмәй. Ни хикмәттер инде, кызым. Мин бабайны бүлдерми генә тыңлап торам. Бичара, бу минутта ул мине алладан да артык күрәдер, бәлки. Аның ялварулы нурсыз күзләре, ябык чырае — бөтен кыяфәте шул турыда сөйли. Ләкин нишли алам мин? Нәрсә әйтергә аңа? Рентгеннан карамыйча, кирәкле анализлар алмыйча, каян беләсең аның нәрсә икәнлеген?! Минем шунда күңелгә бер уй килде. — Янавылдан әнә олы докторлар килде, — димен бабайга. — Күрсәтеп карыйк әле сине шуларга. — Бик әйбәт булыр, кызым, —ди бабай. — Үзем дә әйтмәкче булганысм, кыймадым. III Кунаклар арасында «олы докторлар»дан ике генә кеше. Беренчесе, билгеле, Соломон Моисеевич. Медицина институтын ул Мәскәүдә бетергән. Моннан ике ел элек. Укуын бетергәч, аны Уфага җибәргәннәр, Уфа безгә җибәргән. Әйтүләренә караганда, укуын ул бик яхшы тәмамлаган. Килгәч тә аны район сәламәтлек саклау бүлеге мөдире итеп билгеләгәннәр Икенче «олы доктор» — Ульяна Архипоңа Институтны ул Казанда бетергән. Кайберәүләр әйтә, имеш, алар Соломон Моисеевич белән йөриләр икән, ди. Ләкин мин моңа ышанмыйм. Тамчы да ышанмыйм. Булуы мөмкин түгел! Ульяна Архипова ямьсез. Үзе сары, үзе килбәтсез. Күзләре зәңгәрме, яшелме—аңламассың. Борыны зур. Бите бит түгел — кытыршы, тупас. Исең китәр, институт бетергән кеше дә шундый ямьсез булыр икән! Югары белемле кешеләрдән бары шулар гына. Алар белән тагын дезинфектор Мәдинә апа килгән. Арада ул иң олысы. Яше белән. Аңа кырык, кырык бишләр чамасы булыр. Ул башкалар кебек юкка-барга көлми дә, шауламый да. Аннары санитария фельдшеры Соня. Япь-яшь. Нечкә билле. Шәһәочә матур. Тик тавышы гына тупасрак. Алардан кала тагын бер фельдшер кыз. Шушы көннәрдә генә Мәсәгут пунктына керә торган авылларны икегә бүлен, яңа пункт ачу турында сүз булган иде Яна пунктка өч авыл керәчәк: Куштирәк, Түбән Чат, Югары Чат. Медпункты Түбән Чатта булачак. Минем карамакта бары дүрт кенә авыл калачак: Мәсәгут, Алдар, Тау-авыл, Кызыл Яр. Мин танымаган кызны менә шул яна оештырылган пунктка мөдир итеп алып килгәннәр икән. Анысын соңыннан белдем. Чыктым теге якка. Туп-туры Соломон Моисеевичка мөрәжәгать итәргә ничектер кыюлык житмәде. Санитария врачына ялынырга туры килде. — Иптәш Архипова, — димен, — анда бер авыру бар. Чыгып кына карамассыз микән? Архипова карышып тормады. Юл чемоданын ачып, чиста ак халатын киде дә минем белән кабул итү бүлмәсенә керде. Мин ана бабай турында белгәннәремне кыскача гына тәрҗемә итеп бирдем «Олы доктор» уйлангандай ител торды да, бабайга, күлмәген салып, сәкегә ятарга кушты. Эчен капшап карады, суккалап карады. Капшаган саен, суккалаган саен, Таня кебегрәк итеп: — Аорта? Аорта? — дип сорады Кай төше турында сорасаң да. бабай: авырта, кызым, авырта, ди. Кай жиренең авыртканын ул үзс дә ныклап аермый, күрәсен — Соломон Моисеевичка әйтеп карарга кирәк, — диде «олы доктор» бераздан. Бабайга без киенми торырга куштык. Архипова теге якка чыгып китте. Койрык булып, аның артыннан мин дә тагылдым Архипова түрдә өстәл янындагы урындыкта кырын-ярын утырып торган Соломон Моисеевич янына барды, бүтәннәр ишетмәсен дигән сыман, ипләп кенә үзенең йомышып әйтте. — Ничего! Үзегез карагыз! — диде Соломон Моисеевич, кычкырып.— Мин сезгә ышанам. Ул моны ничектер жинел генә әйтте, шаярып, көлешеп сөйләшкәндәге кебек кенә итеп әйтте. Аннары, Ульяна Архипова турында да, аның йомышы турында да онытып, Соняга нәрсәдер эндәшеп куйды. Бу мина бераз гына гажәбрәк тоелды. Шулай да күңелемнән сөенеп куйдым. Димәк, Ульяна Архиповаиы ярата икән дигән сүзләр дөрес түгел! Яратса, билгеле, ул аның сүзләрен тыңлаган булыр иде. — Саша, бәлки, карарсың, ә? —диде Архипова тагын да. Монысында ул бик йомшак итеп, үзенчә бик ягымлы итеп эндәште. — Улечка, мин бит сиңа тулысынча ышанам!—диде Соломон Моисеевич, елмаеп. Аның бу елмаюында күрәләтә санга сукмау сизелде. Күңелемнән мин пырхылдап жибәрдем. «Улечка! Шәп булды Улечкага!» дидем. «Улечка»нын кәефе кырылгандай булды. Шулай да ул кеше алдында үзенең кәефсезләнгәнлеген күрсәтмәскә тырышты Ясалма бер елмаю белән елмайгандай итте дә, без тагын кабул итү бүлмәсенә чыктык. Бабайга мин киенергә куштым. Бабай киенде, яңадан үз урынына утырды. Без әкрен генә «Улечка» белән үзара сөйләшеп алдык, бабайга: Яңавылга барырга, рентгенда каралырга, хирургка күренергә кирәк дидек. Аннары, врач әйтүе буенча, мин рецепт яздым, Янавыл поликлиникасына кәгазь яздым. IV Авыруларны карап бетергәч, яңадан үзебезнең бүлмәгә чыктым. Анда инде күптән мине көтеп утыралар. Бүген төнлә яңгыр яуды. Яңгырлар бу арада ешаеп китте. Юллар пычрак, авыр «Ашыгыч ярдәм» машинасы Ямадыдан Мәсәгуткә бик авырлык белән килгән Шофер Куштирәккә барудан баш тарткан. Машинаның болан да рәте юк, батып ятсак, бөтенләй Янавылга кайта алмабыз дигән. Минем анда барганым бар — юл начар дигән. Кунаклар аптырабрак калганнар, нишләргә дә белмиләр. — Тизрәк барып җитәсе иде, — ди Улечка, Соломон Моисеевичка караштырып.— Никтер күңел үз урынында түгел. — Моңарчы нәрсә карадыгыз? Бирермен мин сезгә кирәгегезне! Минем районда — инфекция! — ди Соломон Моисеевич, шаяртып, кыч- кырынгалап. Шуннан сон бу миңа борылды да, елмаеп: — Менә иптәш Фаррахова ни әйтер бит әле! — диде. — Без аның карамагында. Теләсә нишләтсен. Кызлар көлешеп миңа карыйлар. Аларга ияреп мин дә көлгән булам. Үзем келәм, үзем кызарам. — Нишләргә —ат сорарга кирәк!—димен, җиңел генә. — Әлбәттә, ат сорарга! — ди Соломон Моисеевич. — Безнең машинаны тартып алып барырдаен, көчлерәген... — Чынлап та!—ди Улечка, сөенеп. — Акыллым, бар син сора. Тизрәк барып җитәргә кирәк. Ике ат сора. Икене, яхшыны! Улечканың йомыш кушуы миңа бик үк ошап җитмәде. Шулай да ык-мык итеп тормадым — тиз генә икенче якка чыктым. Зөһрә шприцлар сөртеп маташа. — Бар әле колхоз идарәсенә кереп ат сора. Куштирәккә барырга. Ике ат, — димер. Зөһрәнең болан да чытык йөзе тагын да ныграк бозылып китте. — Миңа бирәләрмени алар. Үзең сора! — ди бу. Сатулашып тормадым. Чыннан да, аңа бирмәүләре мөмкин. Тотгым да үзем чыгып йөгердем. Колхоз идарәсендә бухгалтердан башка беркем юк. Ат турында сүз чыгаргач: белмим дип кенә җавап бирде. Күп уйлап тормадым, туры председатель өенә йөгердем. Мин барып кергәндә, председатель яңарак кына басудан кайтып кергән иде, ахрысы. Кәефе юк. Булмас та шул — колхозның эшләре шәптән түгел. Басуда җыелмый калган бик күп ашлык ята. Амбар алдында ашлык кыза. Киптереп өлгерә алмыйлар. Дәүләткә ашлык тапшыру буенча да колхоз артта бара. Колхоз председателе белән без бик үк дус түгел. Ул безне күрми дә, белми дә. Беркадәр дәрәҗәдә ул безне әрәм тамаклар дип, эшлексезләр дип исәпли. Ул болан да тупас, кире кеше. — Мирсәет абый, безгә яхшы гына ике ат бир әле... Тизрәк кирәк,— дидем мин килеп кергәч тә, тыным бетеп. Мирсәет абый, аптырап, кашларын җыерып карады да: — Кыз да булсын, буаз да булсын,— дип куйды. — Нәрсәгә? Кая барасыз? Мин моңа аңлатып бирдем. Тизрәк кирәк димен, райздрав мөдире көтеп тора димен. Мин инде ничек тә Соломон Моисеевич исеме белән алдырмакчы булам. Үземчә бу тиешенчә тәэсир итәр дип уйлыйм, район начальнигы кушкач, берсүзсез ике атны безнең капка төбенә китереп туктатырга кушар дип уйлыйм. Мирсәет абый эндәшмәде, тузгыган каты чәчләрен артка сыпырып куйды да, тәрәзә аша тышка, ялтырап яткан пычрак урамга карады. — Ат юк. Ялга туктатылды барысы да,—диде. — Минем үземә түгел бит, Мирсәет абый!—димен мин, мондый җавапка нәрсә әйтергә дә белмичә. — Минем эшемә йөрмиләр әле, — ди председатель тупас кына. — Әнә Ходайбирдин калхузыннан сорагыз. Ачудан, гарьләнүдән кып-кызыл булдым. Менә сөйләшеп кара син анык белән! Шундый да надан, шундый да аңсыз кеше булыр икән! — Алар да уз эшләре белән йөрмиләр,—димен мин, кыза башлап.— Кеше анда үләргә ята, монда сезгә ике атыгыз да жәл. — Ике? Ике түгел, берсе дә юк, сеңелем. Башымны катырма. Кирәк икән, җәяү барырлар. Тик ятып симереп беткәннәр, дуңгыз кебекләр. Бар, шулай дип әйтте диген. Мин шаккаттым! Минем котым алынды’ Ничек теле бара аның0 Ничек теле әйләнә? Ничек оялмый ул?! Мин апа каршы бер генә сүз дә әйтә алмадым. Авызым йомылды, телем тотлыкты. Кырт кына борылдым да, үземчә бик усал итеп: — Хушыгыз!—дидем. Ишекләрен шапылдатып яптым да, чыктым да киттем. V Авыл Советына киттем. Бәхеткә каршы. Галим абый шунда булып чыкты. Мин аңа үземнең хәлне сөйләп бирдем. Соломон Моисеевич турында тагын начар сүз ишетүдән куркып, монысында аны бөтенләй телгә дә алмадым. Күбрәк авыру балага, инфекция таралу куркынычына басым ясадым. Галим абый сүзсез генә тыңлап торды да, өстәл читенә суккалап алды, беравык уйланып утыргандай итте. — Ярар, минем атны алырсыз, — диде. — Алмаш-тилмәш утырып барырсыз. Сез, яшьләр, җәяү тәпиләсәгез дә таманга килер. — Минем үземә ничек тә ярый, Галим абый! — димен, куанып.— Мин җәяү йөреп өйрәнгән. — Шулайдыр, шулайдыр, — ди Галим абый.—Хәзер җигеп китерерләр. Әзерләнеп торыгыз. Мин йөгереп пунктка кайттым. Кайтсам, чоланда Улечка көтеп тора. — Менә нәрсә, акыллым,— ди бу миңа. — Хәзер төш җитә. Без барыбер төшкә кадәр барып җитә алмыйбыз. Аннан тагын кире әйләнеп тә кайтасы бар. Соломон Моисеевич төшке ашны ашамый булдыра алмый. Мин үзебез белән коры-сары алып чыктым чыгуын. Шулай да Соломон Моисеевич аңа гына канәгать булмас. — Аш пешерербез! — димен мин. — Безнең зур чуен бар. Тутырабыз да шуны, пешерәбез. Итле аш! — Тиз өлгермәс шул инде ул, —ди Улечка, үз-үзенә каршы килеп. — Өлгерә, өлгерә! — димен мин. — Ярар, алайса. Күп булса, ике сәгать көтәргә туры килер. Анда инде көнне дә ачып җибәрер, бәлки,— дн Улечка. Менә бәхет! Мин Соломон Моисеевичны кунак итәм! Дөнья кинәт үзгәреп китте. Ямьсез Улечка искиткеч матур булып күренде. Әлерәк кенә көлке ишетелгән «Улечка» сүзе ягымлы булып тоелды. Шулай да бераздан мине борчу биләп алды. Борчу да түгел инде, болай гына, уйлану гына... Зур чуенда итле аш пешерергә ризалык биргәндә мин кайбер нәрсәләрне >йлап җиткермәгәнмен. Алар б ;т биш- алты кеше. Таня белән мин генә түгел Таня дигәннән, иртүк ул авылларга чыгып киткән иде. Төш вакытларына аның да кайтып җитүе мөмкин. Шулай булгач, ашны бишалты кешегә генә дә түгел, алты- җиде кешегә пешерергә туры киләчәк. Каян җигкермәк кирәк аларга азыкны? Икмәк инде җитәр. Житмәсә. күршеләрдән алып торырга була. Ә ит? Бозыла дин мин итне өйдән күп алып килмәдем. Авылда мал-туар суючы бөтенләй диярлек юк. Суйсалар да авылда сатмыйлар. Янавылга алып китәләр. Анда кыйбатрак. Нишләргә? Тагын колхоз председателенә барыргамыни? Әллә Галим абыйгамы? Улечка шунда миңа күпмедер акча сузды. Мнн, хурланып, акчаны кире кактым. Шушы арада гына айлык эш хакы алган идем. Бу минем үз гомеремдә беренче эш хакым. Мин әле аны тотарга да кызгана идем. Үземә берәр яхшырак күлмәк алырмын дип саклый идем. Бүлмәгә кердем дә чемодан төбеннән шул акчаны алдым. Аннары икенче якка чыктым. Зөһрә әле кайтып китмәгән. Әллә ки эше булмаса да, эшем кешесе булып, һаман шул шприцлары белән, шкаф пыяласының тузанын сөртү белән булаша. — Зөһрә!— димен мин мона. — Хәзер үк безгә биш кило ит табарга кирәк. Хәзер үк! Тегенең ике күзе дүрт булды. — Биш кило! — ди бу, кычкырып. — Кычкырма шулкадәр, — димен. — Хәзер үк аш пешерергә кирәк. Әйт, кемдә ит бар? — Белмим,— ди бу сүлпән генә. — Шулкадәр мәшәкатьләнеп торганчы, чәй генә кайнатырга да бирергә. — Син нәрсә!—димен.— Соломон Моисеевич чәй эчәмени? Ул бит синең белән мин түгел. — Әллә кем дә түгел!—ди бу, кашларын җыерып. — Берәр дистә йомырка пешерергә була... — Ничек инде әллә кем булмасын!—димен мин. — Кыскасы, сатулашып тормыйбыз. Әйт, каян ит табарга? — Каян табасын авылда юк итне? — ди бу. — Ике бәясенә алабыз. Күпмегә булса да алабыз! — димен мин. йодрыктагы акчаны күрсәтеп. — Туктале, алай булгач, — ди бу, уйланып. — Әллә колхоздан сорап карыйсыңмы? Аларның булмый булмас. Тракторчыларга суялар алар. — Юк, булмый! — димен, кырт кисеп. — Әле генә председательдә булдым. Бирмәс. •— Гайшә апаларга кереп карале, ул белми микән, — ди бу. VI Гайшә апалар безгә күрше йортта гына торалар. Без аларга әледән- әле йомыш белән кергәләп йөрибез. Кайчакларда Гайшә апа үзе дә керә. Кулы кнселсә-нитсә, йод сөрттерә, күзем кычыта дип, күзенә дару салдыра. Кердем дә Гайшә апага бер-ике сүз белән үземнең йомышымны сөйләп бирдем. — Ит булмас ул хәзер авылда, —ди Гайшә апа. — йөрүен генә калыр. Үзем берәр тавыгымны суйдырып бирерием дә, барысы да күкәй сала. Жәлрәк шул, апай. Быел тавык утыртмадым. Жәлрәк шул. Биш тавыкның берсен суйсаң, дүрт кала, дүртнең берсен суйсаң, өч кала. — Бер тавык кына җитмәс, — димен мин. — Болан булгач, кимендә ике тавык кирәк. Минем акча бар. Артыгы белән түлим. — Берсе дә җитеп торырые әле аның,—ди Гайшә апа.— Син инде ачуланма. Кара, ник Зөһрәләрнең үзләреннән сорап карамыйсың? Аларның тавыклары күптер. Нык тормышлы кешеләр бит алар. Гайшә апаның сүзләре мина бик дөрес булып тоела. Чыннан да, ник баш ватарга? Күптән шулай итәсе калган! Гайшә апалардан чыктым да, пунктка кереп тә торм астан, чаптым Нәсимә апаларга. Чаптым дигәч тә, кая ул чабу! Аяк асты пычрак. Аякта тишек-мишек танкетка. Әледән-әле таеп китәм, егылмас өчен берәрсенең урам яктагы бакча коймасына тотынып-тотынып алам. Үземнең күзгә ак-кара күренми: кем белән очрашканымны да, кая барганымны да рәтләп белмим. Барам да барам. Нәсимә апаларга барып кердем. Хисам абыйдан, Зөһрә белән сеңелесе Сәлимәдән башкалары барысы да өйдә. Нәрсә булды икән дигән сыман, аптырашып карап торалар мина. Мин еш-еш тын алам, тиз генә аңлатып сөйләп бирергә тырышам Тавык кирәк, Нәсимә апа, — димен.— Итле аш пешерәбез, Нәсимә апа. Күпме сорасагыз да бирәм! Шулай дигән булам да көлеп җибәргән булам, борынны тартып алам, маңгай чәчләрен төзәткәлим. Нинди тавык? — ди Нәсимә апа.— Зөһрә нишләп ята анда? Эшегез беткәндер ич? — Райздрав килде, врачлар килде. Янавылдан, —димен. Аңлап алгач. Нәсимә апа кисәк кенә тынып калды. Күреп торам, бик үк риза буласы кил.мп. — Ярамаган кайнар су!—ди. — Кайнатыгыз да бирегез. Юкка мәшәкатьләнеп... Бетмәс андый килүче-кнтүче... — Начальникка һыу эсерергә ярамас, — дигән була Рафика апа, юаш кына елмаеп. — Үзем өчен түгел бит, Нәсимә апа, — димен, ялварып Минем кинәт үз-үземне кызгандырасым килеп китте, тыным кысылгандай булды. Шул ук вакытта котым алынып >йлап куйдым: «Болар да бирмәсә, кемгә барырмын-’ Берни барып чыкмаса, нинди хурлык!» димен. — Бер тавыктан ни булган да ни калган. — диде шул чакны Фәгыйлә апа, сүзгә катышып. — Суйдырып бирергә кирәк, әнкәй. — Минем тавыкларым симез, — ди Нәсимә апа, мина карамыйча гына. Фәгыйлә апа белән Рафика апа икесе берьюлы көлеп җибәрделәр. Мин, Нәсимә апаның ачуын китерүдән куркып, тыелып калдым. — Күрше тавыгы гына симез була торганые, — ди Фәгыйлә апа, көләкөлә. — Ярар, авызыгызны җырмагыз! — ди Нәсимә апа. ачуланып.— Сезгә көлке. Карарга дигәндә, берсенең дә кузгаласы килми. Теге койрыкның өйгә кайтып кергәне дә юк. Кем турында сүз барганын мин шундук аңлап алдым. Билгеле, Зөһрә турында. Сәлимәне әле телгә алмыйлар. Ул — укучы. — Үзең өйрәтәсең, — ди Фәгыйлә апа. — Ул бит безнең сүзне тыңламый, синең сүзне генә тыңлый. — Тынлайсыз сез!—ди Нәсимә апа, пыраннап. — Минем күзем йомылса, иркенләп калырыегыз да, күзем генә йомылмай. — Мина болай да иркен,— ди Фәгыйлә апа. Ул моны тиргәшмичә генә әйтә. Җпңелчә шаяртып кына. Үзе шунда Рафика апага күз кысыл ала. — Кешене көттермә инде, әсәй, — ди Рафика апа кайнанасына юаш кына. — Үзем өчен булса, мина барыбер дә соң...—дигән булам мин, үз алдыма сөйләнеп. Нәсимә апа кирелеген жинде, өстенә иске бишмәтен киде дә тышка чыгарга җыена башлады. — Аны әле тотасы да бар, — диде, сукранып. — Әйдәгез әле тотып бирик мур кыргырыны! — диде Фәгыйлә апа, күңеллеләнеп. Без шаулашып тавык тотарга чыгып киттек. VII Кычкыртып бер «симез» тавыкны тотып та алдык. Нәсимә апа тавыкның ике канатын каерып кулына тотты да. з\р галошларын өстерәп, күрше картларга кереп китте. Бераздан күрше карты белән аның аллы-артлы лапаска китеп барганнары күренде. Күп тә үтмәде, анда, лапас астында ак тавыкның тамак ярып бар көченә кычкырганы ишетелде. Озак кычкыра алмады — тавышы өзелеп, кисәк кенә тынып калды. Нәсимә апа тавыкны әштер-өштер генә йолкып бирде. Кул очына гына тоттым да чаптым тагын урам буйлап. Мин кайтып кергәндә, сәгать унике тулган, беренче китеп бара. Соломон Моисеевич белән хатын-кызлар һаман безнең бүлмәдә утыралар. Өстәл тирәсен әйләндереп алганнар да, дөньяларын онытып, рәхәтләнеп карта уйныйлар. Минем тавык күтәреп кайтып кергәнне күрделәр дә, дәррәү кубып шауларга, ура кычкырырга тотындылар. — Молодец, Саҗидә!—ди Соломон Моисеевич, барысын да уздырып. Мондый мактау сүзенә минем түбәм күккә тиде. Кыюланып Соломон Моисеевичның матур кара күзләренә карыйм, келәм, елмаям. Чуендагы су инде кайнап чыккан. Тавыкны бер кат пешекләдек тә, шул көе чуенга салдык. Аннары тегесен-монысын әзерләргә тотындык. Бәрәңге әрчедек, Гайшә апалардан куна такта, уклау ише нәрсәләр алып чыгып, камыр җәйдек. Без дигәч тә, Зөһрә белән икәү эшлибез. Кунаклар һаман карта уйныйлар, көлешәләр, шаулашалар. Бары Мәдинә апа гына шауламый, уенга да катышмый. Безнең янга килеп булышкандай итә, тегесен-монысын сораштыра. Шулай әзерләнеп ятканда, минем янга тагын Улечка килеп җиткән. Серле генә итеп бу мине икенче якка чакырып чыгарды да: — Акыллым,— ди. пышылдап,— булгач булсын инде, тавык янына бер ярты куймый ярамас. Соломон Моисеевич кайчагында салырга ярата. Нәрсә әйтәсең инде моңа? Мин бик шат. Соломон Моисеевич өчен булгач, икеләтә, өчләтә шат. Тагын бу миңа акча сузды, бар әле. тиз генә кибеткә барып кил, ди. — Сез минем кунаклар, мин — хуҗа,—димен эре генә, акчаны кире кагып. Онга-камырга буялган кулларымны юдым да. кечкенә сумканы кулга элдереп, чыгып киттем кибеткә. Аракы сорагач, сатучы миңа сәерсенеп карады. — Начальство өчен. Янавылдан килделәр, — дигән булам, никтер акланган сыман. — Ярый торган эш,— ди сатучы.— Алар майлаганны ярата. Ярты литр ак белән ярты литр кызылны алдым да кайтып та киттем. Тиздән аш җитеште. Аш җитешүгә генә диярлек Таня кайтып керде. Аны шаулашып каршы алдык. Шуннан соң Гайшә апалардан барыбызга да җитәрлек табак-савыт алып чыктык, бердәнбер өстәлне җайлап бордык та, кунакларга ике яклап утырырга куштык. Мин Таня белән аш бүлдем, табын әзерләдем, Улечка стаканнарга, йомырыларга аракы агызды. — Хуҗаны түргә! Соломон Моисеевич янына! — диделәр кызлар, чыркылдап. — Кил, кил монда! — ди Соломон Моисеевич, өстәл аша миңа кулын сузып. Шатлыктан, дулкынланудан кисәк кенә башым әйләнеп китте. Үзем карышкан булам, ник карышамдыр — үзем дә аңламыйм. Мин карышкан саен кызлар ныграк кычкыралар, кыстыйлар. Кулдан тарткалап диярлек мине шулай да Соломон Моисеевич янына утырттылар. Улечка һәркемгә үз алдындагы стаканын, йомырысын алырга кушты. Соломон Моисеевич ниндидер тост әйтте, кызлар тагын көлештеләр. Улечка эчәргә кыстады. Соломон Моисеевич яртылаш аракы салынган стаканны җитез генә күтәрде дә авызына каплады. Эчкәндә аның ефәк галстук төене кый- мылдапкыймылдап куйды. Эч, Саҗидә, берни булмас!—диде бу, минем аркадан сөеп.— Мин монда. Үзем рөхсәт итәм. VIII Мәҗлес бик күңелле узды. Барысы да бик канәгать булдылар, көлделәр, шаян сүзләр әйтештеләр. Күбрәк Соломон Моисеевич көлде. Без барыбыз да аның авызына гына карап утырабыз. Берәр сүз әйттеме, аны-моны карамыйча, шыркылдашырга гына торабыз. Мин бөтенләй диярлек эчмәдем. Шулай да нишләптер исергәндәй булдым Мина кинәт бик кызык була башлады. «Соломон Моисеевич мине Улсчкага караганда ныграк ярата», дип уйладым мин күңелемнән. Ул вакытта мин үземне әйтеп бетергесез дәрәҗәдә бәхетле итеп сиздем. Ашап туяр алдыннан гына кемдер шоферны исенә төшерде. — Их, алданрак әйтмәгәнсез! — дидем, өтәләнеп. Плитә өстендә утырган зур чуенны аударып караган идем — ашның тамчысы да калмаган! Миннән шаулашып көләргә тотындылар — Улечка, берәр йөз грамм чыгарып бир. җылынсын, — диде Соломон Моисеевич. Улечка урыныннан торды, стаканга яртыдан күбрәк аракы агызды. Бер кулына бер телем икмәк, икенче кулына стаканын тотып, тышка чыгып китте. Без, тын калып, кызыксынып, Улечканын кергәнен көтә башладык. — йоклап киткән, — диде Улечка, кергәч буш стаканын өстәлгә куеп.— Тагын яварга тора, нишләрбез икән, Саша? — Икенче тавык суярга кушарбыз! — ди Соломон Моисеевич. — Икенче тавык пешкәнче әллә барып кайтабызмы соң? — ди Улечка. — Сәгать өч тула. Бүген өлгермәвебез мөмкин. — Мин һәрвакыт әзер! — ди Соломон Моисеевич. Шулай диде дә бу, миңа карап алды. Мин аның нәрсә әйтергә теләгәнлеген сүзсез дә аңлап алдым. Табак-савытны Зөһрә белән Таняга юарга куштым да, авыл Советына кереп киттем. Ат туарып куелган. Кештерт-кештерт китереп утлыктан печән ашап тора. Авыл Советы дежуры миңа мыгырданып алды: Куштирәккә барасы кеше шушы вакытка каламыни, диде, аннан әле әйләнеп тә кайтасы бар, диде. Шулай да атны җикте, дилбегәне мина тоттырды да, фәлән вакыттан да соңга калмагыз дип, капка төбенә чаклы озата килде. Минем ат тотып кайтканны күреп, пункттан бер-бер артлы кунаклар чыкты. Мин өйгә кереп, аягыма бота, өстемә плащ кидем. Чыксам, тарантасны уратып алганнар да, нәрсә турындадыр сүз көрәштерәләр. Кемнәр иң әүвәл арбага утырып барырга тиеш дигән мәсьәләне хәл итәләр икән. Ат яхшы булса да, тарантас бәләкәй — алты кешене күтәрерлек түгел. Аннары, тарантаска алай төялеп тә йөрмиләр ләбаса. Кызлар үзара сүз озайткан арада, Соломон Моисеевич беренче булып менеп тә утырды. — Ярый, кызлар, сез сатулаша торыгыз, мин китә торыйм, — диде. Дилбегәне алды да, атка кагып та җибәрде. — Кем утырырга тиешлеген килеп әйтерсез! На-а! Ат кузгалып китү белән, Соня бер яктан, Улечка икенче яктан тарантаска килеп утырмакчы булдылар Соломой Моисеевич артына каран бер елмайды, кул болгады. Кызлар беркадәр җир йөгергәндәй иттеләр дә, көлә-көлә артка калдылар. Шулай көлешеп-шаярып без юлга чыктык. Мин утыру турында уйламадым да Җәяүләп мин хәзер әллә кайларга барырга әзер. Тик алдан Соломон Моисеевич кына барсын! Авылны чыккач, ул безне көтеп алды, артына борылды да, елмаеп: — Ягез, кызлар, кем куып җитә? — диде. Соня кыланып йөгереп караган булды. Соломон Моисеевич шундук атын куарга тотынды. Бераз гына чаптырды да тагын атлатып бара башлады. Без, пычрак юлда ләпек ярып, шат, көр күңел белән, батырларча аның артыннан атладык. IX Көн болытлы. Дымсу. Ике якта да сөрелгән кара жирләр җәелеп ята. Тракторлар юлны сөрдереп киткәннәр. Юл әле тиешенчә тапталмаган. Тарантас тәгәрмәченә калын булып ләпек урала, аякларга балчык сылаша. Күгәрерлек тә түгел. Соломон Моисеевич тарантаска кырын-ярын яткан. Әледән-әле безнең якка карап ала, елмаеп берәр нәрсә әйтеп куя. Аның шулай безгә бер елмаеп каравы була, тилеләр кебек без шундук көләргә тотынабыз. Ни өчен көлгәилегебезне үзебез дә аңламыйбыз. Техникумда укыганда безгә бер укытучы әйткән иде; биш минут көлү ике сәгатьлек ялны алыштыра дигән иде. Күрәсең, дөрестер. Мин ул көнне унике чакрым жир барып тамчы да арымадым. Таш юлга чыккач, Соломон Моисеевич безне көтеп алды, Мәдинә апага үзе янына утырырга кушты. Мәдинә апа утырмады: рәхмәт, мин җәяү йөрергә яратам, диде. Соломон Моисеевич тагын берүзе кузгалып китте. Киткәндә артына борылды, уч төбен үпте дә, сау булыгыз дигән сыман, безгә кул болгады. Атка узе генә утырып ул, билгеле, дөрес эшләде. Әгәр дә мәгәр безнең берәребез утырса, икенчебез үпкәләр иде. Үпкәләмәсә дә, хәтере калыр иде. Ул әнә үзенең Улечкасын да утыртмады. Кем белә бит әле — үзенеке микән? Күрәсең, түгелдер Кеше сүзе генәдер. Ул, ахрысы, чынлап та мине ярата Ихластыр менә, шулай, ахрысы! Шулай үз алдыма хыялланып, күзем маңгаема менеп бара идем, көтмәгәндә ниндидер чокырга батып киттем. Бу вакытта инде без, таш юлдан чыгып, ниндидер болынлыкка килеп кергән идек. Безнең юлны аркылы кисеп, ниндидер су агыл ята. Су тирәсе баткак, сазлык. Башкалар җиңел генә чыгып китте, мин ипчектер карамыйчарак калдым. Уң аяктагы бота сазга керде дә калды. Тартам-гартам — һич алып булмый. Үзем көләм, үзем кычкырам. Барысы да мина борылып караганнар. Алар да көләләр, шаярткан булалар. Гөнаһың күп, ахрысы, шуңа күрә баттың, диләр. Җир йота хәзер, васыятьләреңне әйтеп кал, диләр. Үзләре минем янга җыела башладылар. Соломон Моисеевич та атын туктатты, сикереп җиргә төште. Карасам, туп-туры минем янга килә! Аягында яхшы кызыл туфли. Шакмаклы чалбары әйбәт итеп үтүкләнгән. Пычракны уйлап та бирми — килүен белә! Килеп җитте дә, кулын сузып: — Бир кулыңны!—диде. Кулны сузарга да итәм, кыюлык та җитми. Суздым исә, никтер егылып китәрмен төсле. Мин шулай икеләнебрәк торган арада Соломон Моисеевич ике куллап минем билдән кысып тотты да, күз ачып йомганчы күтәреп тә алды. Мин кинәт хәлсезләнеп калдым. Беркайчан да булмаганча хәлсезләнеп, йомшап калдым. Мин аны шулкадәр көчледер, үземне шулкадәр җиңелдер дип һич тә уйламаган идем. Юан дип мин үз-үземне юкка гына кнмсетәм, ахрысы. Чынында мин бик нечкә, бик җиңел бугай. Шулай мине күтәрде дә, бер-ике адым читкәрәк алып куйды. Аягыма басыйм дигән идем, бота ләпектә торып калган! Китте чыр-чу, китте көлеш! Соломон Моисеевич мине инде ычкындырып өлгергән иде. Мин аягымны югары күтәрдем, чайкалып киттем. Ярый әле янда гына Улечка бар иде — аңа тотынып калдым. Ул арада Соломон Моисеевич иелеп ләпектән сынар ботаны тартып алды. — Соломон Моисеевич Саҗидәне кул очында гына йөртә! — Өрмәгән җиргә дә утыртмый! — Тикмәгә генә түгел бу, нидер бар монда!—диештеләр кызлар, шаяртып. Мин аларның уйнап сөйләгәннәрен бик яхшы аңлыйм, шулай да тиле күңел нишләргә белми: үсенә, җилкенә. X Куштирәк — бәләкәй авыл. Бер генә урамлы. Тигез җиргә утырган. Урамында яшел чирәм. Тыныч, күңелле. Килеп төшкәч тә бөтен көтүебез белән авыру бала яткан өйгә китмәдек. Куштирәктә медсестра бар иде. Иң элек без шуларга юнәлдек. Урамнан узганда күреп барабыз: тәрәзәләргә кешеләр капланган. Кайберәүләр тавыш-тынсыз гына киртә-койма аша карап кала. Барысы да безгә исләре китеп карыйлар төсле. Мин шундук көлүдән туктадым, башны югарырак күтәрдем, әле һаман пырх-пырх килеп барган Соняга җиңелчә генә шелтә ясап алдым. Бит монда «минем авырулар» яши! Алар мине күреп торалар, сынап карыйлар. Алар алдында әдәпсезләнеп, авыз ерып бармассың лабаса! Җыйнаулашып барып төштек медсестра тора торган йортка. Өйдән бер агай белән бер-ике хатын-кыз килеп чыкты. Яшьрәге — медсестра. Икенчесе аның әнисе. Килеп чыктылар да, елмаешып капка ачтылар, йөгәненнән тотып атны ишегалга алып керделәр, исәнләштеләр, хәл- әхвәл сораштырырга тотындылар. Без тыныч кына ишегалга уздык, җыйнаулашып өйгә кердек, сәлам бирдек. Хуҗа хатын тыз-быз килеп самавыр куярга тотынды. Өй эче җылы, җыйнак. Идән ап-ак итеп юылган, тәрәзәләргә ап-ак кашагалар, пәрдәләр эленгән. Мендәрләр яхшы итеп кабартылган. Өстәлдә өр-яңа клеенка. Исләре килеп тора. Урындыкларда чуар чүпләмнәр. Мич ап- ак, мич алдына чаршау корылган. Бөтен җирдә чисталык, пөхтәлек. Хуҗалар безгә: чәй өлгергәнче ял итеп алыгыз, диделәр. Без алай кыстатып тормадык, кайда урын бар — шунда утырыштык. Минем утыруым булды, яныма Улечка килеп тә җиткән. — Акыллым, җылы сулары юк микән, сора әле, — ди миңа русча пышылдап. — Соломон Моисеевич юынырга тели. Мин, чаршау артына чыгып, Улечканың теләген белдердем. — Юынгычта су җылы, юыныгыз, юыныгыз! — ди хуҗа хатын. — Сабыны да шундадыр. Халисә, карале, шундамы? — Шунда, шунда! — ди Халисә, юынгач янына барып әйләнгәч. Мин, олы якка чыгып, юынырга мөмкин икәнлеген әйттем. Соломон Моисеевич никтер кәефсез күренә. Ниндидер начар ис сизгән кебек, борынын таргып-тартып ала. Мин дә шикләнеп борынны тартып карадым, юк, андыймондый ис сизелми. Соломон Моисеевич юынган арада без Улечка белән нишләргә кирәклеге турында киңәшеп алдык. Ни элек авыру бала янына барын кайтырга булдык. Шуннан сон, йортлар борынча йөреп, бөтен авылны карап, тикшереп чыгарга кирәк булыр, дидек. Улечка тиз генә Соломон Моисеевич янына барып килде дә: — Акыллым, сора әле, берәр таска су әзерләп бирмәсләрме, — дн миңа. — Соломон Моисеевичның туфлиләрен юарга кирәк. Мин тагын апага моның үтенечен белдердем. Апа, озак көттермичә, эмальле таска казаннан җылымса су салып бирде. Суны Мәдинә апа алды. Тышка чыгып китте. Сизеп торам, Соломон Моисеевичның туфлиләрен юарга аңа Улечка кушкан. Шуннан соң мин ашыгып Мәдинә апа артыннан чыгып киттем. Чыксам, чыннан да Мәдинә апа, сукрана-сукрана, кызыл туфлиләрне юып ята! — Хәшәрәт! — ди үртәлеп. — Барин булган, әрәм тамак! — Мәдинә апа, каяле, үзем юыйм? — дидем мин ипләп кенә. XI Бераз торгач без Улечка белән, Гөлчирә белән авыру баланы карарга киттек. Соломон Моисеевич бармады, тагын да: мин сиңа ышанам. Улечка, диде. Соня белән Мәдинә апа урамның бер ягы буйлап өй борынча йөрергә тиеш булды. Медсестра Халисә безгә иярде. Юлда килгәндә мин никадәр шат, гамьсез булмыйм, шулай да авыру бала янына барганда тынычсызлана башладым. Барыннан да элек мине: диагнозым дөрес микән? дигән сорау борчыды. Мин, билгеле, үзем куйган диагнозның дөрес булуын телим. Калганы турында бик үк кайгырмыйм да. Янында шулкадәр күп медиклар булганда, кайгырасың килсә дә кайгырмассың! Барып життек. Хужалар безне борчулы, куркынган йөз белән каршы алдылар. Аяк киемнәрен чиста итеп юылган баскыч төбендә калдырдык та, өйгә кердек. Авыру бала янына килдек. Баланың баш өстенә аскан кызыл чаршау итәген кайтарып куйдык, һаман шул ук хәл. Күзләре ярым йомык. Тын алуы авыр. Бите кып-кызыл. Тик бүген тәнендә үзгәрешләр күренә. Ясмык зурлыгындагы кызыл тимгелләр калкып чыккан. Температурасы кичәгечә: 39 чамасы. Безнең янга шундук баланың әнисе белән әтисе килеп җитте. Барыбыз да, ни әйтер икән бу дип, Улечканың авызына карап катып калдык. Мин инде аңа авыру бала турында сөйләгән идем. Минем әйткәннәр белән генә канәгатьләнмичә, Улечка яңабаштан төпченеп сораштырырга тотынды. Кайчан авырый башлады, башта ничегрәк булды, диде; нинди балалар белән уйнады, диде; авылда шундый ук чир белән чирләүчеләр юкмы, диде. Хуҗаларның әйтүенә караганда, авылда чирләүче балалар юк икән. Димәк, инфекция таралырга өлгермәгән. Монысы инде куанычлы хәл. Сораштырып бетергәч, Улечка баланың йөрәген, үпкәсен тыңлап карады. — Куркырлык берни юк, — диде, ниһаять, ата белән анага карап.— Кызамык. Полиомиелит түгел. Ата белән ана җиңеләеп көрсенеп куйдылар, бер-берсенә карашып алдылар да, бер-берсен бүлеп, такылдарга да керешеп киттеләр. — Кызамык кына булгач ярый әле ул! — ди абый кеше. — Нәрсә ул кызамык! — Чиратын үткәргәне яхшы инде, — ди хатыны да. — Кызамыктан соң баланын үпкәсе шешәргә мөмкин, — диде Улечка.—Бу чүпрәкләрне алып куегыз. Битен капламагыз Өйдәге һаваны алыштырып торыгыз. Хужалар, рәхмәт әйтә-әйтә, безне озата чыктылар. Аларның хәзер сөйләшүләре дә, үз-үзләрен тотышлары да бөтенләй икенче. Күренеп тора, кисәк кенә күңеллеләнеп киттеләр. Йөзләре ачык, ягымлы. Алар гына түгел, мин дә сөенәм. Чын күңелемнән сөенәм. Сөенмичә, уен эшмени ул сиңа полиомиелит! XII Без, күңелле шаулашып, болардан чыгып киттек тә. күршеләргә юнәлдек. Ул көнне без барлык өйләргә кереп чыктык. Авыруларыгыз юкмы, дибез. Чисталык саклау мәсьәләсендә кайбер киңәшләр бирәбез. Кайсы гына йортка барып кермә, безне ачык йөз белән каршылыйлар. Аннары шунысы куанычлы: һәркемнең ишегалды, абзар-лапас тирәсе чипчиста итеп себерелгән, бернинди чүп-чар. тирес-салам күренми. Урам ягы, капка аллары да шулай ук чип-чиста, ямь-яшел. Баскычлар, өйаллары, идәннәр ап-ак итеп юылган, өйләр җыештырылган — кунак көтәләрмени! Түшәмнәрдә чебеннәргә каршы ябышкак кәгазьләр асылынып тора, тәрәзә төпләренә чебен даруы салынган тәлинкәләр куелган. Минем инде авылларда йөргәнем бар. Авыл өенең ничек булганын беләм. Кешенең төрлесе була. Берсе аның бик чиста торырга ярата, икенчесе гамьсезрәк була яисә чисталык сакларга аның яшәү шартлары җитеп бетми. Шулай ук авылларның да төрлесе була. Мәсәгут ягындагы авыллар болай төзек, чиста. Шул авыллар арасында Куштирәк шулай да яхшы яктан ныграк күзгә ташланып гора шикелле. «Ни булган боларга?» дип уйлыйм мин. Әллә безнең киләсене алдан белеп торганнармы? Менә ничек хөрмәт итәләр безне! Ихтимал, ул көнне Улечка да, Гөлчирә дә, Соня белән Мәдинә апа да — барысы да шундыйрак нәрсә кичергәннәрдер. Өйдән өйгә йөри торгач, көтмәгәндә Гөлчирә сорап куйды: — Нишләп соң боларда бер дә бала-чага күренми? — диде. Шулай диде дә миңа карап алды, әйтерсең, Куштирәк балаларын мин ашап бетергәнмен! Мондый сорау миңа баштарак бик мәгънәсез булып тоелды. Ләкин шул ук вакытта мин Гөлчирәнең хаклы икәнлеген аңлап алдым. Чыннан да, баласыз авыл буламыни? Ә боларда уку яшендәге балалар да юк, яшь балалар да юк. Үзләре дә күренмиләр, тавышлары да ишетелми. Әллә ничек — үлеп беткәннәр диярсең! Кемгә кермә, барысы да олылар, барысы да тап-таза, ягымлы, ачык йөзле. Бераз гына киноны хәтерләтә. Ә бит кичәгенәк болан ук түгел иде шикелле. Бер йортка кергәч, без шул турыда әйттек Безнең үзебезнең балаларыбыз юк, калганнарны белмибез диделәр болар. Без шуның белән канәгать булгандай булдык. Мәсьәләнең сере миңа бары соңыннан гына беленде. Былтыр Куштирәктә скарлатина инфекциясе таралган булган икән. Скарлатина авылдагы барлык балаларга диярлек йоккан. Шул турыда белгәч, Яңавылдан килгәннәр дә. авыру балаларны машинага төяп, больницага алын киткәннәр. Ата-ана моңа каршы килгән, балаларыбызны үтерергә генә алып киттеләр инде дип кайгырышып торганнар. Кичәгенәк мин: Янавылга хәбәр итәргә кирәк булыр дигәч, авыл халкы шаулашып алган. Без килүгә алдан әзерләнеп торганнар һәм, быел да былтыргы кебек хәл кабатланудан куркып, балаларын кайсы кая качырып бетергәннәр. Әйе. барысы да олы яшьтә, барысы да тап-таза... Бөтен авылда без бары бер генә авыру таптык. Безгә килеп әйттеләр, фәлән йортта фәлән кеше авырый, барып карамассыз микән, диделәр. Без, керәсе йортыбызга кереп тормыйча, төркемләшеп шунда юнәлдек. Бу урта яшьләрдәге бер агай булып чыкты. Тимер караватта ята. Баш астында кат-кат мендәр. Аягында иске киез итек. Зур гәүдәле. Сөякчел, ябык. Аяк-куллары йөрми икән. Сул кулы бөтенләй хәрәкәт* ләнми, ун кулын бераз кыймылдаштыра. Шулай ук аякларын да көчкә генә кузгата икән. Яздан бирле ята икән. Улечка бик җентекләп карады, ләкин кистереп кенә бер нәрсә дә әйтә алмады. — Соломон Моисеевичны чакырырга кирәк булыр.—диде бу. те- ләртеләмәс кенә.— Миңа караганда ул нервы авыруларын яхшырак белә. — Үзем генә чакырып килим! —дидем мин. чәчрәп торып. — Сиңа гына килмәс, үзем барырмын. — ди Улечка. Бер биш-алты минуттан ул Соломон Моисеевичны алып та килде. Соломон Моисеевич һаман күңелсез. Мин андагы һәрбер үзгәрешкә игътибар итәм. Минем әле беркайчан да аның болай күңелсез булганын күргәнем юк. Бүген әнә әллә нишләгән. Бүген дә түгел, менә монда гына, авылга килгәч кенә. Авыруны ул теләмичә генә, эре генә, һавалы гына кыланып карады. Күрәсең, райздрав кешегә гади врач ролендә булу чыннан да күңелле эш түгелдер. Авыру агай берәр каты, тупас сүз ычкындырып ташламасын тагын дип мин чын-чынлап куркып куйдым. Ләкин авыруның үз хәле хәл. Соломон Моисеевичның салкынлыгына ул бөтенләй игътибар итмәде. Әллә шулай күренде генә микән? Менә авыруны карау тәмам булды. Без барыбыз да җиңел сулап куйдык. Соломон Моисеевич, авыру кешенең тәненә тигән кулларын, резина чүкеч, энә ише нәрсәләрен спиртлы мамык белән сөртте. Латинча үзенең диагнозын әйтте дә, киләчәктә нишләргә, нинди дарулар кулланырга кирәклеге турында киңәшләр бирде. Мин агайга аның кайбер сүзләрен тәрҗемә итеп тордым. Улечка рецептлар язды. Авыру агайлардан чыгып барганда, мин Соломон Моисеевич белән Улечка арасында шундый сөйләшү ишетеп калдым: — Авыл чиста, Саша, — диде Улечка. — Әйе, идиллия, романтика!—диде Соломон Моисеевич, ирония белән. — Авыл авыл инде ул, нинди генә булмасын... — Мин алай димәс идем, Саша. Әнә нинди күңелле монда: ямь- яшел, бары да төзек, чиста. — Авылның исемен ишетү белән миндә рефлекс эшли башлый. Авыл минем нервы системама начар тәэсир итә. — Ләкин Бүә буена балыкка йөрү синең нервы системаңа уңай тәэсир итә!—диде Улечка, көлеп. — Ул бит балыкка йөрү! — диде Соломон Моисеевич, үртәлеп. Шуннан башкасын мин ишетмәдем. Ишетәсем дә килмәде. Миңа бнк-бик кыен булып китте. Яраткан кешеңнең авызыннан яман сүз ишетү кайчакта бик кискен «рефлекс» тудырырга мөмкин. Ул минутта миндә дә шундыйрак нәрсә булды. XIII Болай да болаңгыр көнне тиз арада караңгылык басты. Портларны караптикшереп бетергәч, бөтенләй диярлек тоткарланмадык. Халисә колхоз утарыннан ат җигеп алып кайтты. Арбасы тарантас кына түгел, зур арба. Күп итеп арыш саламы салынган. Яхшырак урын алып калу өчен без шундук арбаны сарып алдык, чыр-чу килеп, салам кыштырдатып. урнаша да башладык. — Кызлар, кем минем янга утыра? — диде шул чакны Соломон Моисеевич. Аның ягымлы, ачык йөзен күреп, барыбыз да яңадан күңеллеләнеп киттек. Чәүкә балалары кебек: мин дә мин, дип кычкырырга тотындык. Соня хәтта, барысыннан уздырмакчы булып, тарантаска барып ук утырды. — Юк, — диде Соломон Моисеевич,— болай дөрес булмый. Шобага тотыгыз кызлар, шобага! Улечка безнең шау-шуга катышмады, уңайсыз елмаеп, үз-үзен кыен сизеп, бер читтәрәк басып тик торды. Мәдинә апаны әйтеп тә торасы юк. Ул инде күптән арбада саламга чумып утыра. Без өчәү: Соня, Гөлчирә, мин. « Мин утынлыктан озын гына чыбык алып килдем Шуннан сон без көлешәкөлешә шобага тота башладык. Барысы да безгә карап торалар. Соломон Моисеевич елмайган, Халисә елмайган. Мәдинә апа ачулы. Хуҗа абзыйның йөзе берни аңлатмый. Тыныч кына тәмәке пошкырта. Мәсәгуткә чаклы ул ат тотып барачак. Аягына зур күн итек кигән, озын брезент плащ кигән, башында — бүрек, кулында — чыбыркы. Минем өчен искиткеч бәхетле булды ул көн. Шобагада мин өскә чыктым! Кызлар шаулашып көләргә тотындылар. Гамьсез агай елмаеп куйды. Шатлыктан мин уттай кабынып киттем. — Мин бик шат, — диде Соломон Моисеевич, елмаеп. Бөтенесе алдында мине култыклап алды да, киноларда күрсәтелә торган аристократ кызлар кебек итеп, кыландырып мине тарантаска утыртты. Мин йомшак саламга кереп утырдым да аякларны сузып җибәрдем. Хуҗа агай атны авызлыклады, ат өстендәге дилбегәне Соломон Моисеевичка алып бирде, аннары атны чиктерде, капка ягына борды. Агай бер читтәрәк сабыр гына көтеп торган үз аты янына китеп барды. Барса, арбада үзенә урын да калмаган! ’— Әллә берәрегез күчеп утырасызмы, кызлар? — диде безнең якка карай.—Авыррак булмасмы. Бер атка биш кеше, бер атка ике кеше. Тигез түгел. — Нәрсә сөйли ул? —диде Соломон Моисеевич, аның ризасыз тонып сизенеп. Мин аңа агайның сүзләрен тәрҗемә итеп бирдем. — Без икебез биш кешегә торабыз!—дип кычкырды Соломон Моисеевич, алдагыларга ишетелерлек ител. Кызлар көлештеләр. Агай көлмәде. — Миңа ярый. Хайван хакы бар, — диде. Шуннан ул арба кырыена гына урнашты да дилбегәсен кагып җибәрде. Майланган арба җиңел генә кузгалып китте. Соня бер дә юктан чыркылдап җибәргән булды, борылып безнең якка йодрык күрсәтте. Беренче ат артыннан без дә кузгалдык. XIV Авыл бик тиз артта калды. Авылдан чыккач та басу башланды. Тирә-як караңгы. Караңгылык аша якында гына булып болганчык күк йөзе күренә дә, беленер-беленмәс кенә җир өсте күренә. Бар яктан да сине нидер чолгап алган кебек, шулай да монда үзенә бер төрле кин- лек-иркенлек сизелә. Кырларбасулар иркенлеге генә түгел, күңел иркенлеге. Авылдан, шәһәрдән чыккач, мин һәрвакыт шундый күңел иркенлеге тоям. Мин үземне ниндидер тоткынлыктан котылгандай хис итәм. Минем бик борынгы ата-бабаларым бер урыннан икенче урынга күчеп йөргәннәр, бөтен гомерләрен кип далада, кырдабасуда үткәргәннәр. Күрәсең, миндә әле булса шул ата-баба каны кайныйдыр. Куштирәктән чыгып бераз җир киткәнче шулай булды. Ләкин мондый иркенлек тойгысы шулай да озакка бармады. Күп тә үтмәде, мин үземне яңадан тоткынлыкта итеп сизә башладым. Беренче исерткеч шатлыккуаныч тиз арада юкка чыкты. Көтмәгәндә мине тыелгысыз бер каушау-курку тойгысы, ни өчендер тартыну, газаплану тойгысы биләп алды. Мин тынып калдым, бөрешеп, йомылып калдым. Мондый курку-каушаунын ахмаклык икәнлеген мин үзем дә аңлыйм. Чуалган уй-фи керләрем не, таркалган ихтыяр көчен бергә тупларга азапланам. Ләкин берни эшләп булмый. Мин дисәң мин түгел, әллә кем шунда. Куллар да минеке түгел, аяклар да. баш та. йөрәк тә... Кичке һава салкын. Тирә-як тын. Бик тын. Җәйге вакыттагы кебек кошлар чыр-чуы да ишетелми, чикерткәләр сайравы да ишетелми. Юл пычрак, лыстыр-лыстыр ат тарта, тарантас тирбәлә, юлда сыек ләпек пычтырдый, тәгәрмәчләрдән ычкынган балчык кисәкләре шап та шоп артта төшеп калалар. Мин тыңлыйм, юк-бар нәрсәгә колак салам, тояк тавышларына, артта чәчрәп калган балчык тавышларына игътибар иткән булам, ә күңелем бөтенләй икенче нәрсәдә. Минем ун ягымда утырып барган, мине чикләпбогаулап алган, шул ук вакытта мине магнит сыман үзенә тарткан зур. серле нәрсәдә... Нишләргә, үз-үземне ничек тотарга? Нәрсә дияргә? Ничек сүз башларга? Ялгышмадыммы мин аның янына утырып? Менә ул мин теләгән кеше, мин хыялланган кеше. Караңгы басулар буйлап шушылай аның белән икәүдәникәү тарантаста утырып баруны мин хәтта төшемдә дә күрмәдем. Минем өчен моннан да зур бәхетнең булуы мөмкинме? Ләкин нишләп соң куркам, нишләп газапланам, ни өчен мин бернинди шатлык, куаныч тоймыйм? Күнелдә минем шундыйрак уйлар бутала. Мондый уйлар миңа бик катлаулы, бик авыр булып тоела. Күпмедер вакыт мин шундый каршылык эчендә барам. — Карале. Сонечка, нинди гүзәллек! — ди минем уң яктагы кеше, әкрен генә пышылдап. «Сонечка» дигән сүз мине чиркәндереп жибәрә. Саҗидә башым белән нишләп мин «Сонечка» булыйм ди! — Мин бит Сонечка түгел. — димен.— Сонечка алдан бара. — Анысы —алдагы Сонечка, син — арттагы Сонечка. — Мин алдагы Сонечка да түгел, арттагы Сонечка да түгел! — димен мин. — Мин — Саҗидә. — Әлбәттә, Сажидә!—ди Соломон Моисеевич, тиз генә минем белән килешеп. Шулай диде дә бу, ипләп кенә кулын минем иңбашка салды. Миңа бу әллә ничек тәэсир итте. Ямьсез булып, тупас булып тоелды. Иңбаштагы авыр кулны минем читкә этәрәсем килә, ләкин берни эшли алмыйм. Тагын да ныграк тынып-йомылып калам. — Төнлә нинди күңелле. Саҗидә!—ди Соломон Моисеевич, әкрен генә, серле генә. — Менә без синең белән утырып барабыз. Әкияттәге кебек, ә? Шулай сөйләнә-сөйләнә үзе һаман миңа елыша. Хәер, анда инде елышасы да юк. Без болай да бер-беребезгә терәлеп утырабыз. Ул бары башын гына миңа таба ия төшә дә. иңбаштагы кулын аскарак, бил турысынарак шуыштыра. Шуыштырып китерде дә бу, минем билдән кочып алмакчы булды. — Кыен... — дидем мин кыюсыз гына, кымшангандай итеп. — Кыен шул, —ди Соломон Моисеевич, бернинди каршылыксыз. Бераз вакыт без тып-тын гына барабыз. Минем йөрәк дөп-дөп тибә, яңаклар кызыша. Соломон Моисеевич минем белән шундый үз итеп сөйләшә, минем алда үзен шундый ышанычлы итеп тота — аның белән үземнең арада мин кинәт туганнарча бер якынлык тойгандай булам. Куркукаушау юкка чыга, ихтыяр көче кире үземә кайта. XV — Сез Мәскәүнең үзеннәнме, Соломон Моисеевич? — димен, сүз башлап. — Әйе, Саж.идә! — ди Соломон Моисеевич жиңел генә, елмаеп. Мин аның йөзен күрмим, ләкин елмайганлыгын бик яхшы сизәм. Тавышы буенча. — Кайда торасыз соң сез анда? — Кызыл Мәйданда, Кремльгә каршы, — ди Соломон Моисеевич. Миңа ул шаярта шикелле тоела. — Алдыйсыздыр әле,— дигән булам, көлеп. — Нишләп алдыйм ди?! Чынлап, Саҗидә! — ди Соломон Моисеевич. Ул моны ант итеп әйткәндәге кебек әйтә, ләкин бик жиңел генә, көлеп сөйләшкәндәге кебек кенә әйтә. — Кызыл Мәйданда кеше торамыни! — димен мин, аның ялганын тотмакчы булып. — Ник тормасын, тора!—ди бу. — Алдыйсыз ла сез! — димен тагын да. — Анда теге рәсемнәргә төшерелә торган чиркәү белән мавзолей гына түгелмени? — Анда кешеләр яши торган йортлар да бар. Зу-ур йортлар! —ди Соломон Моисеевич, өч яшьлек балалар белән сөйләшкән шикелле. — Их, күңелледер анда!—димен мин, хыялга бирелеп. — Синең Мәскәүне күргәнең юкмыни? — Юк шул, — Телисеңме, мин сине алып кайта алам Мәскәүгә. — Мәскәүгә?!—димен мин, исем китеп. — Әлбәттә, Мәскәүгә! Киләсе елга, жәй көне... отпуска вакытында. Мин тагын тынып калам. Тагын йөрәк ешрак тибәргә тотына. Тагын күңелгә мең төрле уй-хыял килә. Мәскәүгә?! Соломон Моисеевич белән! Белмим... Мөмкин микән ул? — Сез бит болай гына әйтәсез, — димен әкрен генә. — Юк, Сажидә...— ди бу, шулай ук әкрен генә, серле генә пышылдап. Уң кулындагы дилбегәне тарантасның кәкре тимеренә эләктереп куйды да бу, яртылаш мина таба борылып утырды. Бушап калган уң кулы белән минем кулны тотып алды. Караңгыда тагын да нурлырак булып, серлерәк булып күренгән зур кара күзләрен төбәде дә. — Әйе, чынлап әйтә.м, Сажидә,—диде елмаеп, пышылдап. Мин эндәшмим. Эндәшә алмыйм. Телем көрмәлә. Әйтер сүз дә табылмый. Минем ышанасым килә. Мин инде ышандым да кебек. Ләкин аңа ничек әйтәсең шул турыда? Аның мине жиңел акыллы дип, бик тиз ышанучан дип уйлавы мөмкин. Күпмедер вакыт тавыш-тынсыз барганнан соң мин тагын беренче булып сүз башлыйм. — Институтка керү сезгә авыр булдымы, Соломон Моисеевич? — димен. — Юк, — ди Соломон Моисеевич. — Урта мәктәпне мин алтын медаль белән тәмамладым. — Алтын медаль белән?! — Әйе. — Алайса, сез имтихансыз гына кергәнсез. — Әйе. Аттестатны күрсәттем дә, кердем дә киттем... кинога кергән кебек. — Нинди бәхетле кеше сез. Соломон Моисеевич!—димен мин, ихлас бер көйләшү белән. — Юк, бәхетле түгел,— ди Соломон Моисеевич, чак-чак кына уйчанланып. — Бәхетле түгел?! Ник, Соломон Моисеевич? — Институтны бетергәч, мин аспирантурага керергә тиеш идем. Алмадылар. Көчләп менә монда авылга җибәрделәр. — Әллә сезгә чынлап та ошамый бездә? — димен мин. — Юк, ошый, Саҗидә! — ди Соломон Моисеевич, шат күңел белән. — Бездә күңелле! — димен мин, аның шул шаяртып әйткән «ошый» сүзенә дә куанып. — Бүә буе үзе ни тора! Урманнар, болыннар! — Идиллия! Романтика! — Чынлап, Соломон Моисеевич! — Аспирантура тагын да күңеллерәк, Саҗидә. — Институтка керүен керсәм, аспирантуралар турында баш ватып тормасыем әле. . — Бик керәсең киләме институтка? — Бик килә, Соломон Моисеевич. Мин барыбер керәчәкмен. Кайчан да булса керәчәкмен!—димен мин, батыраеп. — Мин сиңа булыша алам, Саҗидә, — ди бу тагын әкрен генә, серле генә пышылдап. — Ничек? Нәрсәгә? — Институтка керергә. Мәскәүдә минем дуслар, танышлар җитәрлек. Аннары әти минем профессор. — Профессор?! Менә белмәгәнием... Борылгандай иттем дә, карап барам күзләремне зур ачып. — Әйе, профессор, — ди Соломон Моисеевич, елмаеп. «Нәрсә, мине сынап карамакчы була микәнни?» дип уйлап алдым шунда үз алдыма. — Юк, мин алай кермәячәкмен, — димен мин нык итеп. — Шәп кыз син, Саҗидә! — ди Соломон Моисеевич, мактап. Шулай диде дә бу, искәрмәстән үпте дә алды. XVI Бу бөтенләй көтмәгәндә булды, кинәт кенә булды. Мин ни әйтергә дә белми калдым. Минем әле моңарчы беркемнән дә үптергәнем булмады. Үбешүне мин, гомумән, начар нәрсә дип исәплим. Минем карашымча, бары киноларда гына, романнарда гына үбешәләр. Аннары аерылышканда вокзалда үбешәләр икән әле. И, яратмыйм да шул картаеп беткән кешеләрнең ярдай халык алдында чут та чут үбешүләрен! Ә тормышта... чын тормышта минем беркайчан да үбешкәнне күргәнем юк. Китапларда язылганча мин бернинди ләззәт тә, рәхәт тә тоймадым. Бу үбешү ничектер чиркәнгеч, җирәнгеч үбешү булды. Янымда утырган кешене олылау, хөрмәтләү хисе кинәт кенә юкка чыкты. Минем күз алдында ул кечерәеп, гадиләнеп калды. Шулай да ул вакытта мин аңа ачулана да алмадым, каршылык та күрсәтмәдем. Ул тагын кочты, тагын үпте. Ат әкрен генә юыртуында булды. Колакка шул чакны алдагы арбада утырып барган кызлар тавышы чалынып калды. «Күрделәр микәнни?» дип уйладым мин, куркып. Таштай катып калган авыр гәүдәмне кузгаткандай иттем дә, чәчне, яулыкны төзәткәләп куйган булдым. Икебез дә тынып калдык. Бер-беребез янында икебезгә дә кыен, уңайсыз кебек. Ләкин беркая бара алмыйбыз. Арба тар, урын тар. Җәяүләп китеп барыр идең, булмый, мөмкин түгел. Телисеңме, теләмисеңме — барырга туры килә шулай парлашып. — Сез бит мине яратмыйсыз, Соломон Моисеевич,—димен мин беркадәр тынычлангандай иткәч, үпкәләп. Соломон Моисеевич эндәшми. Минем моңа хәтер калгандай булды. Минем ничек тә аннан «яратам» сүзен әйттерәсем килә башлады. — Сез бит болай гына .. — димен тагын да. Монысында инде «яратмыйсыз» дигән сүзне әйтергә телем бармый. Шул ук вакытта күңелгә: «Әллә елап җибәрим микән?» дигән бер уй килә. Елап җибәрдем исә, Соломон Моисеевич мине юата башлар, иркәләр, яратам, кадерлем дияр шикелле тоела. Бит театрда һәрвакыт шулай итәләр! Шулай да мин еларга өлгерми калдым. Шып итеп кинәт ат туктады. Кызлар чыр-чуы якында гына ишетелә башлады. Күрәсен, туктаганнар да безнең килеп җиткәнне көтеп торалар. — Соломон Моисеевич, ә, Соломон Моисеевич!—дип кычкыра Улечка. — Түбән Чатка керәбезме, юкмы? Икебез дә, саңгырау кешеләр кебек, берни эндәшмибез. Улечка бераз тынып торгандай итә дә, соравын тагын кабатлый. Аның сүзен бүлеп Соня кычкыра, Гөлчирә кычкыра. Үлеп беттегезме әллә, диләр; арбадан төшеп калдыгызмы әллә, диләр. Үзләре көлгән булалар. — Нәрсә, Улечка? — диде, ниһаять, Соломон Моисеевич, тавыш биреп. Аның шулай «Улечка» дип үз итеп эндәшүе миндә көнләшү шикелле бер нәрсә кузгатып куйды. Атны туктатып, бөтенләй кирәкмәгән нәрсә турында сорашуы өчен Улечкага ачуым килде. — Исәннәр икән, исәннәр! — дип кычкыра Соня, кыланып. — Сажидә андамы, төшеп калмадымы? — дигән була Гөлчирә. — Монда, — димен көттереп кенә. Улечка, караңгыда пычрак ярып, безнең янга килә. — Түбән Чатка кереп торабызмы, Саша? — ди. — Кермәбез, — ди Соломон Моисеевич. — Бу караңгыда нәрсә калган анда! — Ә Гөлчирә нишләр? Сизеп торам: Улечка юри сүз озайтып маташа, безнең янда озаграк торасы киләдер инде. — Нишләсен, менә Саҗидәләрдә кунар да, кирәкле медикаментларын алып, иртәгә үз пунктына китәр, — ди Соломон Моисеевич. — Авыл Советы белән сөйләшенгән, бүлмәсе бар. Кирәк икән, Саҗидә булышыр. Шулай ич, Саҗидә? — Булышырмын, Соломон Моисеевич, — димен мин. — Ярый, киттек,— ди Соломон Моисеевич коры гына.— Вакыт тар. Улечка тавыш-тынсыз гына үз арбасына юнәлде. Без яңадан кузгалып киттек. «Барыбер «яратам» дип әйтмәде!» дип уйлыйм мин, бүленгән уйларыма кире кайтып. Ник әйтми ул? Юри генә әйткәнме, әллә чынлапмы? Ничек әйттерергә аннан ул сүзне? XVII Соломон Моисеевич мин көткән сүзне барыбер әйтмәде Мәсәгуткә кайтып җиткәнче без рәтләп берни сөйләшмәдек. Әллә сөйләштек микән соң? Никтер хәтердә калмаган... Ә Мәсәгуткә без бик тиз кайтып җиттек. Кайтып җиттек тә пункт турысында арбадан төштек. Авыл Советы дежуры көтеп торган икән — атны шундук алып китте. Куштирәк агае да. үз бурычын үтәгәч тә, үзләре ягына борылды. Безнең каршыга йөгереп Таия чыкты. — Чәй кайнаган, эчәсезме? — диде. Соломон Моисеевич тизрәк кайтып китәргә ашыкты. Безне көтә- кнтә ялыгып беткән шофер машинасын кабызды. Соломон Моисеевич, Улечка, Соня, Мәдинә апа безнең белән саубуллаштылар да машинага кереп утырдылар. Таия капка ачты. «Ашыгыч ярдәм» машинасы ипләп кенә капкадан чыкты, юлга борылды, як-якка чанкалгалап, урам буй- лап кнтсп барды. Без өчәүләшеп капка төбендә торып калдык. Озаттык та, капканы ябып, өйгә кердек. Миңа күңелсез. Никтер елыйсы килә. Ләкин Гөлчирә бар —аның алдында еларга ярамый. Минем ни өчен елаганымны сизенүе мөмкин. Болай да әллә нәрсәләр уйлыйдыр әле. — Сиңа хат бар,—диде Таня, өйгә кергәч. Өстәлдә чыннан да хат ята. Кемнән дисәң, Галиядән икән. Ачтым да укый башладым. «Минем, дигән, күптәнге хыялым тормышка ашты, дигән. Мин институтта укый башладым, мин — студент! дигән. Медтехникум укучысы гына түгел, студент, дигән. «Студент» сүзен зур итеп язган. Безнең группада яртысы кызлар, яртысы жегетләр, дигән. Көн дә лекция тыңлыйбыз, анда чабабыз, монда чабабыз — ашарга да вакыт юк, аяк өсте генә ашыйбыз, дигән. Лекцияләрне атаклы профессорлар укый, бер аудиториядә өчәр йөз кеше була», дигән. Шулай үзе турында әз-мәз генә язган да мине тәнкыйтьләргә тотынган. Мин аңа авылга килгәч тә нишләвем, кемнәр белән танышуым, вакытны ничек уздыруым турында язган идем инде. Галиягә минем бер нәрсәм дә ошамаган. «Әһә, дигән, авыл «егетләре белән таныштыңмы, дигән. Хәзер инде авыл хатыннары белән ызгышып йөри башлагансың икән, дигән. Сиңа инде кияүгә генә чыгасы да, бала табасы, мал-туар үрчетәсе генә калган, дигән. Үрчет әйдә, үрчет, мин сине бик яхшы беләм — күрәсең, син инде мәңгегә шунда күмелеп калырсың, дигән. Бака тавышы тыңлап, сыер савып, бала күлмәкләре юып гомерең үтәр», дигән. Шулай да хатының азагында миңа ярдәм кулы сузмакчы булган бу. «Кулыңа китап тотып караганың бармы берәр вакыт, дигән. Искә төшерәсеңме безнең бергә укыган чакларны, искә төшерәсеңме безнең берберебезгә биргән антларны, дигән. Кеше булырга омтылу, дәрт, ялкын бармы әле синдә әз генә булса да», дигән. Хат мине бик нык уйга калдырды. Юлда булган нәрсәләр шундук онытылды. Нишләптер мин хәзер Галиягә сукырларча табына алмадым. Аның сүзләрендә миңа ниндидер хаксызлык бар сыман тоелды. Мин әле аны гаепләргә дә җыенмадым, аннан баш тартырга да уйламадым. Шулай да күңел түрендә ниндидер үзгәреш барлыкка килде. Мин үземнең кайсыдыр мәсьәләдә аннан өстенрәк икәнлегемне аңладым. Бит ул минем мондагы тормышны тулысынча белми. Ул бары хатлар буенча гына фикер йөртә. Ярар, кайбер нәрсәдә ул хаклы да булсын... Ә инде «күмелеп калу» мәсьәләсендә, эш, уку мәсьәләсендә... Юк, анысында ул ялгыша, бик нык ялгыша! Дөрес, минем әле ул әйткән китапларны — физика, химия дәреслекләрен кулыма да алганым юк. Ләкин дөньяда бит андый дәреслекләрдән башка да китаплар «итәрлек! Мин инде аларның күбесен укып та чыктым. Тик әле укып кына бетерә алмадым. Күрәсең, беркайчан да укып та бетерә алмам. Мин монда бөтенләй икенче китаплардан өйрәнәм, тормыш китабын өйрәнәм. Әйе, минем хәзер күзем ачыла башлады кебек. Мин моны бик яхшы сизенәм. Юк, Галия җаным, син хаклы түгел. Мин әле күмелмәгән. Күмелү алай булмый. Киресенчә, күмелүдән азат була бару түгел микән әле бу! XVIII Икенче көнне авыруларны мин аерата игътибар белән карадым. Кичәге уйлардан соң .минем үз-үземә ышанычым арта төшкән кебек булды. Ләкин бу инде элеккечә масаю түгел. Бу — күңелдә җаваплылык хисе арттыра торган ныклы, төпле ышаныч. Төшкә кадәр вакытым шулай авырулар карап үтте. Төштән сон мәктәпкә киттем. Мәктәпкә барганда юл буенча Галия белән сүз көрәштереп бардым. Уйлый торгач, күп кенә нәрсәдә мин тагын да үземнең хаклы икәнлегемне күрдем. Мәктәпкә мин күтәренке күңел белән барып кердем. Мәктәп авылның иң очына урнашкан. Якында гына Гәрә елгасы ага. Елга аръягында әрәмәлек, әрәмәлек артында иркен кырлар-басулар җәелеп ята. Мәктәпкә әле минем беренче килүем. Укытучы халкыннан мин әлегә беркемне белмим. Күрше Кәрим абыйны исәпләмәгәндә, билгеле. Күрше дигәннән, мин хәзер алар белән татулаштым. Заһирә апа элеккечә ал-ял белми эшли дә эшли: мал-туар карый, утын кисә, утын кертә. Кәрим абый көн дә Тауавылга укытырга барып кайта. Алар үзара болай әйбәт кенә яшиләр. Тик менә Кәрим абый салырга ярата, аннары балалары гына чорсызрак: сугышалар, елыйлар, кычкыралар. Хәер, балалар барысы да шулайдыр инде... Менә хәзер дә, мәктәп капкасыннан килеп кергәч тә. иң элек чыр-чу килгән бала-чага тавышы ишетелде. Тәнәфес вакыты бугай. Укытучылар дәрескә кереп киткәнче кирәкле кешеләрне очратырга теләп, кызурак атларга тотындым. Ләкин барыбер өлгерә алмадым. Мин укытучылар бүлмәсенә барып кергәндә звонок булды. Мин бары исәнләшә генә алдым. Укытучылар, кулларына дәфтәр-журнал тотып, урыннарыннан кузгалдылар, бер-бер артлы чыга башладылар Бүлмәдә бер яшь кыз гына утырып калды. Чибәр генә. Түгәрәк битле. Гәүдәгә миннән бәләкәйрәк. Өстенә укучылар кия торган көрән йон күлмәк кигән. Чәче кыска. Укучы дисәң укучы түгел.. Мәсәгуттә җидееллык мәктәп. Андый зур укучылар монда булмас. Мин кыю гына аның янына бардым, исәнләштем, үземнең кем икәнлегемне, ни өчен килүемне әйттем. Мәктәп күлмәге кигән кызый башланмаган дәфтәргә ниндидер исемлек шикелле нәрсә язып утыра иде. Мине күргәч бу эшеннән туктады, оялчан гына елмайды да: — Таныш булыйк алайса, —диде.— Мин монда пионер вожатые булып эшлим. Исемем Лилия. — Шулаймыни? — дигән булдым мин. Без сөйләшеп киттек. Башта бер-беребез турында сораштык: кайсы авылныкы, кайда укыдың, пичәне бетердең, дидек. Лилия Мәсәгутнеке икән. Быел җәй Ямадыда унны бетергән — Нишләптер мин сезне белмим, — дидем мин. Мәсәгутне бик яхшы белгән кеше кебек. — Сез эшли башлаганда мин өйдә булмадым, — диде Лилия. Шулай диде дә никтер кызарынып китте. Мин аның ни өчен кызарганын сизеп алдым. — Уфада булдыңмы? — дидем. — Юк, Казанда, —диде Лилия, тагын да ныграк кызарынып. — Нинди институтка? — Университетка... — «Балл» җитмәдеме' — «Балл» җитмәде. «Менә тагын миңа иптәш артты*, дип уйлап алдым мин. Миңа аның кызарынуы да, оялуы да — барысы да таныш. Мин инде аларны кичергән. Институтка керергә итеп тә керә алмый калган һәркем миңа таныш. һәркем якын. Алай гына да түгел, андый һәрбер кеше минем иң якын сердәшем, иң якын туганым. Без — бер сыйныф кешеләре. Лилия белән якыннан танышкач, мнн аның кебек үк икенче бер «туганымны» исемә төшердем Мина монсу булып китте. Үзем дә сизмәстән. көрсенеп куйдым. Минем көрсенүне Лилия үз кайгысын уртаклашу дип белде, ахрысы. — Мин алай кайгырмыйм! — диде бу, шат күнелле булып күренергә тырышып. — Минем анда бик үк барасым да килмәде. Монда миңа ныграк ошый. Балалар белән күңелле. Берәр ел эшлим дә, пединститутка биреп карыйм. —. Дәрес, — дидем мин олыларча. — Нәрсә әле монда мүкләнеп ятарга! Ләкин «мүкләнеп яту» хәзер минем үзем өчен дә ышандыргысыз булып ишетелде. Галиянең «күмелеп калу»ын хәтерләтте. Мин тынып калдым. Институт турында, «күмелү», «мүкләнү» турында сөйләшү хәзер миңа урынсыз булып, кызыксыз булып тоелды. XIX Лилия яңадан үзенең дәфтәренә иелгәндәй итте дә: — Нишләп син бер дә дөньяга чыкмыйсың? — дип куйды. — Вакыт юк, — дигән булдым мин. — Эш күп. Авылларга йөрергә кирәк. — Шулайдыр инде, — диде Лилия. — Арып-алжып калтасың. Анда сиңа дөнья кайгылары калмый. Буш вакытың калды исә, укырга тотынасың, — дигән булдым мин, зарлангандай итеп. — Медицина бит ул! Анда бөтенесен яттан белергә кирәк. — Шулайдыр инде, — диде Лилия тагын да. Ләкин миңа бүген әллә нәрсә булды. Мин тагын тынып калдым. Зарланасы да килми. Кызыгы юк. Мине бүген бер нәрсә дә тулысынча мавыктыра да, кызыктыра да алмый кебек. Мин үземнең һәрбер сүземдә, һәрбер фикеремдә хата күрәм, мәгънәсезлек күрәм шикелле. Аннары бер генә нәрсә турында уйлап булмый. Әле кичәге кич турында уйлыйм, әле «сыйныфташ туганым» турында уйлыйм. Борчылып, газапланып уйламыйм. Бераз гына олы булып, хәтта бераз гына чит кеше булып уйлыйм. Ник алай икән бу? Нәрсә сәбәпче булды соң моңа? Галия хатымы, әллә Лилияме? Лилия дисәң, сәбәпче булыр нәрсәсе дә юк. Бары тик иске яраны гына кузгатты. Бүлмә уртасында озын, зур өстәл. Өстәлгә кызыл сатин җәелгән. Өстәлнең икенче ягында Лилия. Мин тын гына утырам. Тышта, тәрәзә башында чыпчыклар чыркылдаша. Бүлмәдә салкынча Тәмәке исе, кәгазь, акбур исе килә. — Карәле, Саҗидә. — диде Лилия, башын калкытып. — Октябрь бәйрәменә без пьеса әзерлибез. Кешеләребез җитми. Әллә катнашасыңмы? Мин, урбгндыкны шыгырдатып, аңа табарак борылып утырдым. Ни әйтергә белмичә, беравык тынып тордым да: — Кемнәр әзерли? — дидем. — Мәктәп коллективы. «Зәңгәр шәл»не куймакчы булабыз, — диде Лилия. Мондый тәкъдимгә мин бернинди икеләнүсез риза булырга әзер. Тик шулай да нидер тотып тора шикелле. Нәрсә соң ул «нидер?» Минем авылда клубка йөрмәскә, теләсә кем белән аралашмаска дип үз-үземә биргән сүземме, Галиядән шүрләүме, әллә соң бөтенләй башка нәрсәме? Мин сораштыра башладым: нинди рольләргә кеше җитми, дидем, син үзең уйныйсыңмы, дидем. Минем каршы килмәүне күреп, Лилия елмаеп җибәрде. — Мөслим абыйны куандырыйм әле! — диде бу, иң элек үзе куанып.— Без синең үзеңә дә бармакчы булганыек та... Менә үзең кил* дең. Яхшы булды әле. Кеше белән аралашмый, авыл яшьләрен ярат* мый, диделәр, шуңа да бармадык. Күзгә карап әйтелгән мондый «мактау» сүзләреннән соң мин сизелерлек дәрәҗәдә уңайсызланып киттем. «Минем турыда әнә тагын нәрсәләр сөйлиләр икән әле!» дип уйлап алдым. Моннан соң мин сезгә гел килеп йөрермен әле, — дигән булдым үзем Лил иягә. — Миңа Заһирә ролен бирделәр, — диде Лилия. — Беләсеңме, Булатның сеңелесе? Бер репетиция булды Бүген тагын җыелабыз. Кичке җидегә. — Мина нинди роль бирмәкче буласыз инде?—дидем мин. — Сиңамы?— диде Лилия, тотлыккандай итеп. — Белмим. Анда бераз тавыш булып алды. Мөслим абый әйтер әле. XX Күп тә үтмәде, кыңгырау тавышы ишетелде. Бүлмәгә укытучылар керә башлады. Менә ишектә директор да күренде. Мин аның белән таныш түгел, шулай да аның турында ишеткәнем бар. Кыскарак буйлы, кин җилкәле. Юан, таза бер агай. Зур башлы, зур битле. Салмак кына атлап килде дә түргә, өстәлгә таба узды. Узышлый миңа таба карап алды. Мин урынымнан тордым, беренче булып сәлам бирдем, үземнең кем икәнлегемне әйттем. — Ярый торган эш, — диде Мөслим абый салмак кына, ашыкмыйча гына. — Медиклар белән без моңарчы тату яшәдек. Көз көне, яз көне томау төшүләрне исәпкә алмаганда, авыручыларыбыз булмады. Медицинаның ярдәме гел тиеп тора. — Балалар ничек? — дидем мин җитди генә. Директорны мин чынлап сөйләшә дип уйладым. Йөзенә игътибар беләнрәк караган идем, кысылган күзләрендә елмаю чаткылары күреп алдым. Чыннан да, минем «җитди» сорауга ул җавап биреп тормады, шулай күзләре белән генә елмайгандай итеп, баштагыча салмак кына үз сүзен сөйләвендә булды. — Асыл кошны аягыннан эләгә, диләр, әй! —диде. — Болай булгач, сез асыл кош булып чыктыгыз инде, Саҗидә. — Асыл кош читлектә яши. Иптәш Фәррахованы читлеккә ябып куярга туры килә,— дигән булды шунда кемдер, шаяртып. — Үземнең нинди кош икәнлегемне белсәм, бөтенләй килеп йөрмәгән булырыем, — дидем мин, алардан калышмаска тырышып. — Без аны читлеккә япмабыз.—диде Мөслим абый. — аягына җеп бәйләп җибәрербез дә кирәк чакта тарттырып кына алырбыз. Укытучылар күңелле генә көлешеп алдылар. Мин дә аларга кушылган булдым. Көлешү басылганын көтеп тордым да, үз йомышымны ачыкламакчы булып: — Мөслим абый, мин сезгә эш белән килгәнием, — дидем. — Сөйләп кара, — диде директор. Папирос кабызды да тәрәзә янынарак китеп барды. Ачык форточ- кадан өрә-өрә тартырга тотынды. — Балаларның тазалыгын тикшерергә кирәк, — дидем мин.— Аннан соң минем балалар белән гигиена турында, чисталык турында әңгәмә уздырырга да исәбем бар. Менә шул хакта сөйләшәсе иде. Тәнәфес вакытында эшләрбез микән, дәрестән сонмы? — Ярар, булыр,— диде директор. Аннары, тәрәзә яныннан аерылып, өстәлгә якынрак килде. — Без медикларга каршы килә алмыйбыз. Ләкин бер шарт бар,— диде. — Нинди шарт? — Ул инде белә, Мөслим абый! —диде Лилия. — Белә? Син алып килдеңмени? — диде директор, Лидиягә карап. — Юк, үзе килде. — Ярый торган эш! Кыскасы, Саҗидә сецелкәш. «Зәңгәр шәл»дә уйнарга безнең кешеләребез җитми, — диде директор. — Шунда катнашырга без сине чакырмакчы булганыек. — Шулмы шартыгыз? — дидем мин. — Шул. Ризамы? — Белмим шул,—дигән булдым мин. — Бүрегегез белән киңәшеп карагыз. — Бүрегем юк шул. — Эх, хатын-кызның менә шунысы яман да инде аның! —диде Мөслим абый. — Шәһәрдә әнә бүрек кия башлаганнар бугай, инша алла, дөньялар иминләнер болай барса. Укытучылар тагын көлешеп алдылар. Мин дә көлгән булдым. Тавыш басылганны түземсезлек белән көтеп тордым да: — Нинди рольгә кеше җитми соң? — дидем. — Дипломатик сөйләшүләрне менә шуннан башлыйк та без, — диде директор, елмаеп.—Мәйсәрәгә сез сонга калдыгыз. Мәйсәрә безнен бар. Шулай ук Заһирә дә бар. Безгә хәзер ишан хатыннары җитми. Мин үзем ишан булачакмын Ике хатыным булды, өченчесен менә һич таба алмыйбыз. Коткарыгыз безне, Саҗидә сеңелкәш! Сонгы сүзләрен ул театрдагычарак итеп, ялварып, ике кулын сузып әйтте. Безнең сөйләшүне тыңлап, безгә карап торган укытучылар күңелле генә гөрелдәшеп алдылар. — Ярар, килеп карармын, — дидем мин, риза икәнлегемне белдереп. — Юк, карарга килмәгез, уйнарга килегез, — диде Мөслим абый — Ярар, уйнарга килермен, — дидем мин, сүземне төзәтеп.— Эш мәсьәләсендә ничек? — Эш мәсьәләсендәме? Бүген булмас. Озын тәнәфес үтте. Алдан билгеле булмагач, кыенрак булыр. Иртәгә! Килерсез, җаныгыз ни тели, барысын да эшләрсез. Бүген менә таныштык-белештек, җитеп торыр. Кич тагын килегез. Сәгать төп-төгәл җидедә. — Ул инде белә, Мөслим абый! — диде Лилия. — Беләмени? Ярый торган эш. Алайса, киләсез? — Килермен! — дидем мин. Дүртенче бүлек I Шулай итеп, минем тормыш икенче эзгә кереп китте. Мин репетициягә йөри башладым. Бәйрәмгә инде күп калмады, шуңа күрә без көн дә әзерләнәбез. Үзем белән мин Таняны да алып барам. Ул уенда катнашмый, безнең кыланышларны карап кына утыра, әледән-әле үз алдына елмаеп куйган була. Ялыктыра башлады исә. рәсемле журналлар карарга тотына. Ә без кычкырабыз, җырлыйбыз, чыр-чу киләбез. Безнең «баш режиссер»— Мөслим абый. Үзе уйнамаганда ул безне читтән генә күзәтеп тора, өйрәтә, кабатларга куша, кайчагында әйткәләп тә ала. Аның әйтүе безнең өчен закон. Билгеле, аның бернинди театраль белеме юк. Ләкин ул яшьтән үк спектакльләрдә уйнап йөргән. Аннары, үзе әйтүенә караганда, укытучылар институтында укыганда драмтүгәрәктә катнашкан. Ә ул драмтүгәрәкнең җитәкчесе ниндидер атаклы артист булган, имеш. Үз ролем мина бик ошый. Мин яратып, бирелеп уйныйм. Бер карчыктан миңа борынгы күлмәк табып китерделәр. Күлмәк зур, ләкин мипа таман гына. Шул күлмәкне кидемме, Таня тыела алмыйча көләр гә тотына. Бүтәннәр дә көләләр. Шаярткан булып: Сажидә, сиңа гел ишан хатыны гына буласы калган икән, диләр. Көн дә шулай репетициягә йөрү, балалар белән, укытучылар белән аралашу мине кинәт үзгәртеп жибәрде. Моңсулык, юкка-барга эч пошу, аннан да бигрәк, минем турыда нәрсә сөйлиләр икән, тагын берәр гайбәт таратмадылар микән дип шикләнеп яшәү үзеннән-үзе юкка чыкты. Ул гына да түгел, хәтта Соломон Моисеевич та, аның белән булган оятлы, үкенечле үбешү дә онытылгандай булды. Минем өчен, әйтерсең, икенче дөнья ачылды. Мине бөтенләй яңа дәрт, яңа хис биләп алды. Мин хәзер өмет белән, киләчәктә, бик якын киләчәктә ниндидер яхшы, куанычлы нәрсә булыр дигән бер өмет белән яши башладым. Ул көннәрдә мин очынып кына йөрдем. Нәрсә әйтсәләр, шуңа килешәм, нәрсә кушсалар, ш>ңа риза булам. Ә мина кем куша ала? Я Галим абый, я Вәзир. Алар минем турыдан-туры начальникларым. Ләкин минем бу арада авыл Советына бөтенләй кергәнем юк. Минем өчен хәзергә иң зур начальник — Мөслим абый. Үзеңнән олырак, тәҗрибәлерәк кешегә буйсыну кайчагында куаныч хисе тудыра. Ул вакытта мин дә шундыйрак нәрсә тойдым. Репетиция буенча гына түгел, башка мәсьәләләрдә дә Мөслим абыйның сүзе минем өчен авторитет булып әверелде. II Бер көнне Мөслим абый белән минем арада шундыйрак сөйләшү булып алды. — Карале, Сажидә, сине картайган дигәннәрне, дөрес булып чыкты бит әле бу, әй! — ди Мөслим абый. — Ник? — димен мин. — Карт хатыннарны бик килештереп уйныйсың. Үзе карт булмаган кеше алай бик үк булдыра алмаган булырые димен шул. Мин мона көләргә дә, үпкәләргә дә белмәдем. Көлсәм, үземнән үзем көләрмен шикелле, үпкәләсәм, үпкәләр нәрсәсе дә юк сыман. Аннары, Мөслим абый мыскыллап та әйтми, шаяртып кына әйтә. — Белмим тагын, — димен, тотлыгып. — Картлар роле булгач, картларча кирәктер инде. Шулай да аңламыйм: кем мине картайган, ди? — Егетләр әйтә! —диде Мөслим абый. — Миңа жалоба белән кергәннәр. — Жалоба? Кемнәр? — дидем мин, сискәнеп. Шул чакны Равил белән Тимерханны күз алдына китереп, кызарынып киттем. — Әһә!—ди Мөслим абый, күзләре белән генә елмаеп — Кемнәр икәнлеге кызыксындыра, алайса? Анысын әйтмим. Егетләр булгач егетләр. Син, Мөслим абый, колхозный парторгы буларак, Сажидәгә тәэсир ит әле, диләр, кичләрен уенга чыксын, клубка барсын, безнең белән аралашсын, диләр. Югыйсә, ул чнрлеләрне генә ярата, безне санга сукмый, диләр. Сажидәнең нурлы йөзен күрү өчен генә аяк-кулны имгәтеп булмый лабаса инде, диләр. Чын, әй, шулай диләр! — Сез нәрсә дидегез соң? —дигән була шунда бер укытучы — Нәрсә дисең, әй! Мин яшь кеше түгел, минем сүзне тыңламас ул, дидем. Шулай да сөйләшеп карармын үзе белән, дидем. Мөслим абый әле миңа, әле теге укытучыга карап ала. Укытучыга караганда күз дә кыскалап куя. Мин инде барысын да күреп торам. Мөслим абыйның шаяртып сөйләвен дә аңлыйм. Шулай да оят. Ни өчен оят булуын үзем дә төшенмим. — Вакыт юк бит, Мөслим абый, — дигән булам, акланмакчы булып. — Вакыт ул, сеңелем, безнең һәммәбезгә дә тәүлегенә 24 сәгать бирелгән. Бәлки, синеке 23 кенә сәгатьтер? Укытучылар елмаешып алдылар. — Болай сөйләвем өчен үпкәләмә, сеңелем,—диде Мөслим абый, житди итеп. — Син бит яшь кеше. Яшь чакта яшьләрчә булырга кирәк. Яшьлек кайда да бер — авылда да, шәһәрдә дә. Гел шәһәр турында гына уйлап йөрсәң, бик тиз картаерсың. Чын, әй! Гомер ул искән жил кебек. Уза да китә. — Нишлим мин анда чыгып? — дидем мин, үземнең гадәттәге фәлсәфәмә тотынып. Мөслим абый тынып калды. Аптырагандай итеп беравык карап торды да: — Алай кызык булмагач булмый инде, — диде.— Ә мин сиңа бер нәрсә тәкъдим итмәкче булганыем. — Нәрсә? — Нәрсәме? Халык алдында лекция укырга кирәк. Медицина темасына. Клубта. — Без.ә дә әйтәләр ул турыда, — дидем мин, сер тотмас бала-чага кебек. — Әйткәч, бик яхшы! Тот та әзерлән, һәр айның унында, уникеләрендә кино килә. Кино башланыр алдыннан сөйләргә була. Белдерү язып, аерым жыярга да була халыкны. — Юк, белдерүсез генә!—дидем мин. Мәктәптән кайтканда мин юл буена Мөслим абыйның тәкъдиме турында уйлап кайттым. Нинди темага сөйлим икән дидем. Ул көзне бөтен илдә, хәтта бөтен дөньяда вируслы грипп авыруы таралды. Мәсәгуттә әле ул сизелми иде, ләкин районда инде ишетелә башлаган иде. Мин шул турыда сөйләргә булдым. Кайттым да кул астында булган барлык материалны барлап чыктым, әзерләнергә дә тотындым. Минем өчен бу тагын бер яңалык булды. «Чынлап та, нишләп әле миңа тумас борын картаерга?!» дип уйладым. Техникумда укыганда безгә әйттеләр ич: авылның җәмәгать тормышында актив катнашыгыз, халык арасында аңлату эшләре алып барыгыз, медицина темасына лекцияләр укыгыз, диделәр. Соломон Моисеевич та әйтмәде микән әле? Әллә әйтмәде микән сон? Әйтмәсә, аның әйтүе генә иммени? Үземдәге материал гына миңа әз булып тоелды. Икенче көнне кабул итүдән соң уку өенә кердем. Беренче мәртәбә. Бары урам аша гына чыктым. Бик озак газета-журналлар карап утырдым. Ә кичен тагын мәктәпкә киттем. Әйе, ул көннәрдә мин гел нәрсәдер көтеп яшәдем. Уку өендә утырганда репетиция башланыр сәгатьне көттем. Репетиция беткәч тизрәк икенче көн тууын, тизрәк авырулар белән очрашуны көтә башладым. Икенче көнне тагын шул ук хәл кабатланды. Болай гына әйткәндә, мин тизрәк бәйрәм җитүен, тизрәк спектакль куелуын көттем. Аннары бәйрәмнән соң тизрәк кино килүен, үземнең тизрәк лекция укуымны көттем. Тагын нәрсә көттем икән соң? Тагын мин бәйрәмнәрдән дә, спектакльдән, лекциядән дә зуррак икенче бер нәрсәне көттем. Мин Тимер- җанны сагындым. III Бишенче ноябрь иде. Ул көнне авырулар күп булмады. Кабул итеп бетердем дә үземнең эшемә тотындым. Зөһрә тиз-тнз генә идәнне юып чыкты. Аннары, эш сәгате беткәнне дә көтеп тормастан, өйләренә кайтып китте. Мин каршы килмәдем. Зөһрә дигәннән, аның белән минем арада соңгы көннәрдә сәер мөнәсәбәт урнашты. Без хәзер бер-беребезне элеккегә караганда да ныграк яратмыйбыз. Яратмау гына да түгел — дошман күрәбез! Без инде бер-беребезнең күңелен шактый белеп өлгердек. Шуның өстенә, озын колак аша мин Зөһрә турында кайбер бүтән нәрсәләр дә ишеттем. Аулак өи турындагы, авырулардан май-күкәй алу турындагы гайбәтләрнең барысын да ул тараткан. Элекке фельдшерлар тхрында да ул шулай юк-бар сөйләп йөри торган булган. Гайшә апа: «Сак бул, сеңлем. Астан кисеп, өстән ямай торган кыз ул», диде аның турында. Мин башта ачуымнан, нәфрәтемнән нишләргә дә белмәдем.’ Шундук Галим абыйга барып бөтенесен сөйләп бирергә, Зөһрәне бер көн торгызмый эштән куарга уйладым. Ләкин шулай да вакытында тыелып калдым. Гайбәт сөйли, дип әләкләшүнең үзенең гайбәт булуын чамаларга ничектер баш җитте. Чыннан да, ничек исбат итәсең аның гайбәт сөйләгәнлеген?! Үз эшен ул яхшы башкара. Ничек, кайсы яктан бәйләнәсең ана? Аннан соң, гомумән минем хәзер беркем белән дә тавышланып йөрисем килмәде. Ни генә булмасын, хәзергә мин эчтән тынарга булдым. Ул да, күрәсең, эчтән тына. Ул да минем белән ачыктан-ачык бозылышмаска тырыша. Ул бераз гына койрыгын кысарга мәҗбүр. Мин инде дәрәҗә саклыйм. Билгеле, болай бик кыен. Ләкин берни эшләп булмый. Бер очы чыгар әле кайчан да булса... Зөһрә кайтып киткәч, Таня белән без икәүләп күлмәкләрне үтүкләдек, ашарга пешердек. Ашагач, Таня авылларына, төрле җирләрдәге танышбелешләренә хат язарга утырды. Ул инде көн дә яза. Үзе һаман бәйрәм хаты язам дип сөйләнә. Минем Галиядән башка язар кешем юк. Ләкин минем аңа хәзер берни язасым килми. Чит, ят ул миңа хәзер. Ашадым-эчтем дә китап укырга утырдым. Нишләптер китап та укыйсы килми. Бер нәрсәгә кул бармый. Бит бүген соңгы репетиция. Генераль репетиция. Иртәгә, алтысында, мин сәхнәгә чыгачакмын. Тизрәк вакытны уздырасы килә, тизрәк мәктәпкә китәсе килә. Күңел түзми, җан түзми. Мин инде үземнең сүзләрне күптән ятладым. Биш бармагым кебек беләм. Сүзе аның әллә ни күп тә түгел. Эш юктан тагын шуны кабатларга керештем. Кызларның күмәк җырында җырланачак җырларны җырладым. Кычкырам бөтен бүлмәгә. Үзем төрлечә кыланган булам. Ярый әле Таня ачуланмый. Шулай ничек кирәк алай берничә сәгать узып китте. Иң яхшы дигән киемнәремне кидем дә ашыгып урамга чыктым. Таня кер юарга тотынды, мәктәпкә соңыннан барырмын, диде. Тышта салкын гына, һава коры, тын алуы рәхәт. Аяк асты туңган — баскан саен шакылдап-шакылдап кала. Көзге көн инде кичкә авышкан. Урамда беркем күренми. Барам шулай ашыгып _ йортлар, коймалар буйлап. Алга да карамыйм, артка да карамыйм. Шулай бара торгач, каршымда кемдер барлыгын шәйләп, кинәт туктап калдым. Карасам—Тимержан! Күзләрне зур иттереп ачканмын да торам карап тавыш-тынсыз гына. Ул да миңа караган. Ул да атыра- ган. Торабыз карашып пи алга, ни артка китмичә. — Саҗидә! — диде бу, телгә килеп. — Тимерҗан!— дидем мин дә. — Исәнме,— диде бу. — Исәнме, — дидем мин. Икебез дә бер үк вакытта сөйлибез, шуңа күрә бер-беребезнең сүзен рәтләп аңламыйбыз да шикелле. Мин моңа күтәрелеп карагандай иттем. Өстендә эш киеме түгел. Клубка бара микән, идарәгәме? Ул да минем турыда шулайрак уйлады, ахрысы. — Кая барасың? — диде. — Менә... мәктәпкә, — дидем мин. — Әллә фельдшерлыкны ташладың? — дигән булды бу. о. .к. У.* м 12 — йомыш белән барам, — дидем. , — Анда хәзер нинди йомыш? Балалар кайтып беткәндер. — Балалары булмаса, олылары бардыр, — дигән булдым мин. — Шулай микән... — Шулайрак шул... Шулай дидем дә урынымнан кузгалып куйдым, саубуллашып: — Ярый, хуш...ыгыз, — дидем. — Әгәр мин сине озата барсам? — диде Тимержан. — Рәхмәт, юлны беләм,—дидем, сер сынатасым килмичә. — Беләсеңдер дә, юлыңда бүреләр очравы бар бит әле. — Очраганнары да житәр инде! — Очраганы аның бүре түгелдер. — Бүре булмаса, төлкедер. Мин кузгалып киттем. Тимержан да кире борылды. Минем яннан атлап килә бу. — Безнең халык турында син гел шулай уйлыйсың икән, — ди ясалма бер үпкә белән. — Ничек? — Бүре дә төлке. — Син шаяртканны аңламыйсың икән, — димен мин, жиңелчә шелтә белән. — Анлаштырам. Шулай диде дә бу, күрәсең, бу турыда сөйләшәсе килмичә, тәмәке кабызырга азаплана башлады. IV Без урам уртасына чыктык. Монда иркенрәк булып китте. Ләкин сүз барыбер ялганмады. Мәктәпкә барып җиткәнче берни сөйләшмәдек. Репетиция башланырга әле иртә. Л1әктәпкә беркем килмәгән булырга тиеш, чөнки тәрәзәләрдә ут күренми. — Китереп куюың өчен рәхмәт, — дидем мин, мәктәп капкасы алдына килеп җиткәч. — Сау бул, — диде Тимержан. Мин капканы ачтым, эчкә кердем. Бу да минем арттан иярде. — Ишек төбенә кадәр илтеп куйыйм әле булмаса.—дигән булды. Мин эндәшмәдем. Ишек төбенә җиткәч борылдым да, көлеп: — Життек. Рәхмәт, — дидем. — Ике рәхмәт алдым. Өч булсын инде — әйдә класска кадәр озатып куйыйм, — диде бу. — Юк. житте, — дидем мин. Ә үзем күңелдән: «Китмәсә ярар иде!» дип уйлыйм. Караңгы коридорга килеп кердек икәүләп. Мин үзебезнең репетиция була торган класска барам. Класс ачык. Килеп керү белән борынга бераз тынчурак жылы һава бәрелде. Тәрәзә янына бардым да, партага басып, форточканы ачып җибәрдем. — Кешенең медик икәнлеге әллә каян күренеп тора, — диде Тимержан. Мин жавап кайтармадым. Партадан төшеп, аяк белән баскан жирне сөртеп куйдым, кысылыштырып шундагы парта арасына кереп утырдым. Ник утырганмындыр — үзем дә белмим. Гомумән нишләргә дә, нәрсә уйларга да белмим Икәүдән-икәү генә бер бүлмәдә булу, караңгы бүлмәдә булу шомлы да. сәер дә. Күңелдә шулай ук ниндидер вәсвәсә бар. куаныч-шатлык бар. Тимержан да минем янга утырды. Кесәсеннән папирос чыгарды. — Класста тартырга ярамый, — дидем мин. — Укытучы күрмәгәндә ярый ул, — диде Тимержан. — Фельдшер күргәндә ярамый. — Алар үзләре дә тарта, — диде бу Шулай да папиросын кесәсенә салып куйды. Тик торганда тарту- тартмау мәсьәләсендә ике арада сүз ялганып китте. — Алар фельдшер булганчы тарта башлаганнардыр, — дидем мин, «тартучы» фельдшерларны яклаган булып. — Ничек кенә булмасын, фельдшер халкына барыбер ышанып булмый. — Нишләп алай? — Алар әнә эчмәскә дә кушалар да үзләре эчәләр. Миңа кинәт кайнар булып китте. Ярын әле караңгы — ул минем йөзне күрми. «Димәк, теге көнне кибеттән аракы алып кайтканны күргән», дип уйладым мин. Алып кайтканны гына түгел, Соломон Моисеевич белән эчкәнне дә белә торгандыр әле. Әллә соң болай гына сөйләнәме? Мин, гаепле кеше сыман, тып-тын калдым. — Чынлап та, нигә алай икән ул? — диде Тимерхан, миннән киңәш сораган кебек. — Кеше бер төрле сөйли, икенче төрле эшли. Ул сиңа тәртипле булырга куша, үзе тәртип боза. Тартмаска куша, үзе тарта, эчмәскә куша, үзе эчә. Яхшы булырга куша, үзе начарлык эшли. Нигә алай соң ул? — Каян белим мин аны? — дидем мин. — Син бик тиз ачуланасың икән, Саҗидә,— диде бу. — Әллә тагын, —дидем мин. — Син һаман да миңа ачу саклап йөрисеңме? — Ни өчен? — Теге сүзләр өчен соң... — Кайсы сүзләр өчен? — дидем мин, гаҗәпләнеп. — Ярар инде, белмәмешкә салынма — Юк, чынлап белмим! — дидем мин ихлас күңелдән. Тимерҗан тынып калды. Минем чыннан да ялганламаганны белергә теләгән кебек, сынап, миңа карап тора башлады. — Мин сине ачулангансыңдыр дип уилаганыем, — диде бераздан. — Юк, мин сина ачуланмадым, — дидем мин. — Минем сине гел күрәсем килде,— диде бу әкрен генә. — Шулаймыни? — Әллә ышанмыйсың? — Ышанам, — дидем мин, пышылдап. Нәкъ шул чакта тышкы ишек ачылган тавыш ишетелде Без икебез дә. тынны кысып, көтә башладык. «Безне шушы килеш күрсәләр, нинди оят!» дип уйлап алдым мин шул ук секундта — Репетиция бетүгә мин сине көтеп торырмын, яме? — диде Тимерхан. ашыгып, пышылдап. Мнн эндәшмәдем. — Шушында, мәктәп янында, яме? —диде бу, чыгып китәргә җыенып. — Ярар, — дидем мин, көчкә тын алып. V Ишектән керүче туп-туры безнең класска килде. Тимерҗан чыгып китәргә өлгермәде. Белмим, нәрсә уйлаптыр, класста качып калмакчы булды. Бу тиз генә караңгы почмакка йөгерде. Менә ишек ачылып китте. Ярым караңгыда мнн Таняны танып алдым. — Ә-ә, Та-аня!—дидем, куанып. Мнн моны шундый итеп әйттем, әйтерсең, бер ел күрешми торганбыз. — Син мондамыни? — диде Таня, тыныч кына. — Монда, монда! — дидем мин, тагын да ныграк куанып. — Син, нәрсә, спектакль уйныйсыңмыни монда бер үзең? — Без икәү! —диде Тимерҗан, караңгыдан чыгып. Таня, куркып, «а!» дип кычкырып җибәрде. Өчебез дә көләргә тотындык. — Менә нәрсә икән!—дигән булды Таня. — Качышлы уйныйбыз. Уйныйсыңмы син дә? — диде Тимерҗан татарча. Таня инде татарча ярыйсы гына пупына. Шулай да Тимерҗан әйткәнне тулысынча аңлап җитмәде. — Нәрсә ул «качышлы?» — диде Тимержанга карап. Аннары русча өстәп куйды: — Мин, бәлки, сезгә комачаулаганмындыр? Мин Таняга «качышлы»ны тәрҗемә итеп бирдем. — A-а, шулаймы качышлы уйныйлар?! — дигән булды Таня татарча. — Шулай, шулай! — диде Тимерҗан. — Саҗидә апагыз белән без әнә гел качышлы уйныйбыз. — Алдый, алдый! — дидем мин. — Белмим, кайсыгыз алдый, — дигән булды Таня. — Карале, син бит каядыр барырга чыкканыең бугай? —дидем мин Тимержанга. — Дөрес, — диде Тимерҗан. — Мин дә бит репетициягә барасы кеше. — Репетициягә?! — Әйе, мин гармунда уйныйм. Минсез анда... клубта берни барып чыкмаячак. — Гармунда уйныйсың?! — дидем мин, никтер ышанасым килмичә.— Нишләп соң минем бер дә ишеткәнем юк? — Гармун уйнаганны ишетү түгел, минем белән рәтләп сөйләшкәнең дә юк синең. — Ләкин синең урамда уйнап узганың да юк. — Урамда хәзер гармун уйнау, авыз күтәреп җырлау тыела. — Тыела?! — дидем мин. аптырап. Тимерҗанның сүзләре миңа көлке булып тоелды. Ләкин шул ук вакытта күңелгә: «Чыннан да, урамда гармун уйнаганны, җырлаганны ишеткәнем юк бит!» дигән уй килеп китте. — Әйе, тыела, — диде Тимерҗан. — Теге элек муллалар тыйган кебекме? Алар да таяк белән куалап йөргәннәр ди ич җырлаган, гармун уйнаган яшьләрне. — Мулла нәрсә ул! Хәзер алай таяк белән кумыйлар—телефоннан гына шалтыраталар! — Кем тыя соң аны шулай да? — Районнан кушалар. Янәсе, культурасызлык... тәртип бозу... — Кичә үлсәм, бүген ишетмәгән булырыем, — дидем мин. — Бик зур яңалык белмичә үлә язгансың икән, — диде Тимерҗан. Шулай диде дә, ашыгып ишеккә таба китеп барды. Чыгып китәр алдыннан тагын баягы сөйләшү-килешү турында искә төшерде, Таняга: сау бул, Таня, диде. Ул китеп күп тә үтмәде, караңгы бүлмәгә Фәгыйлә апа килеп керде. — Абау, әллә кеше бар? — диде, безне шәйләп. — Без бу, Фәгыйлә апа, килегез монда, — дидем мин, кычкырып. — Сезмени әле? — диде Фәгыйлә апа. — Ишәй белән Кушай килеп тә җиттегезмени әле? — Җиттек шул, — дигән булдым мин. — Утыра торыгыз, хәзер лампа алып киләм. Йөрмә, үзләре кертердер әле, — диде Фәгыйлә апа. — Караңгыда күңеллерәк. Фәгыйлә апа Мәйсәрә ролен уйный. Аның тавышы искиткеч. Уфа, Казан артистларында да аныкы кебек тавыш юктыр. Чынлап. Минем инде тыңлаганым гына бар артистларны. Уфада ике ел торган кеше лә мин. Артистның тавышы аның икенче төрлерәк була. Ясалмарак диимме, шомартылганрак диимме... Музыкаль белемең булмагач, дөресен генә әйтеп тә булмый. Ә Фәгыйлә апаның тавышы саф. көчле. Чын-чын- лап табигый тавыш. Фәгыйлә апалар өендә бер ул гына түгел, барысы да жырчы. Әниләре дә, абыйлары да, сеңелләре дә. Рафика апа гына жырчы түгел. Барысыннан да яхшырак җырлаучы, әлбәттә, Фәгыйлә апа. Шуна да Мөслим абый аны Мәйсәрә роленә алган. Булат роленә Хисам абыйны алмакчы булганнар икән дә, чын исеме Булат булган бер укытучы каршы төшкән. Үзе җырлый. Тавышы әллә ни көчле түгел, шулай да ярый инде. Үзе теләгәч, көчәнә шунда. Ә Фәгыйлә апага беркем каршы төшәрлек түгел. Ул инде күптән шулай авыл сәхнәсендә җырлап килә икән. Ел саен Янавылга смотрга бара икән, ел саен мактау кәгазьләре алып кайта икән. Ул кәгазьләрне мин үзем дә күрдем. Стенага «кәртичкәләр» куелган рамнар янына ябыштырылган. Бервакыт Башкортстан филармония артистлары Фәгыйлә апаны үзләре белән алып китәргә дә иткәннәр, укытырбыз, өйрәтербез, дигәннәр. Фәгыйлә апа, дивана, риза булмаган. Ул нәкъ теге гәзитләрдә мактала торган кеше: үзе фермада бозау карый, үзе алдынгы. Үзе чибәр, үзе жырчы. Бар яктан да килгән инде менә. Болай ул мине якын күрә, хәтта бераз гына ярата да бугай әле. Сөйләшкәндә гел үз итеп сөйләшә. Бүген эштән бик арып кайткан, ахрысы. Әллә ничек тик кенә утыра. Анын киеменнән ислемай исе, җылы өй исе килгән сыман. Ул эндәшмәгәч, без дә тынып калдык — Тимерҗан нишләп йөри монда? — диде бу шулай тып-тын гына утыра торгач. Мин дерт итеп киттем Фәгыйлә апа авызыннан мондый сүз ишетү мине әллә нишләтеп җибәрде. Тимержан белән булган әлеге очрашудан. сөйләшүдән сон күнелдә шатлык-куаныч тойгысы саклана иде. Мин, әйтерсең, класста түгел, кандадыр биектә, җиденче кат күктә утыра идем. Фәгыйлә апаның сүзләре шундук Зөһрәне күз алдына китереп бастырды Мин бөрешеп калдым. Үземнең Тимержан мәсьәләсендә дә икеле-микеле хәлемә, җебегәнлегемә ачуым килеп куйды Нишләп соң мин бер дә горур түгел, нишләп минем үз фикерем, ихтыяр көчем юк?! Нишләп сон әле мин бүген тагын аның алдында җебеп төштем’ Зөһрәсе була торып, инк борчый ул мине? Алар барысы да шул: бер көнне берсе белән, икенче көнне икенчесе белән... Алар шулай. Ләкин ник сон мин дә алар кебек?! Бик кыска гына вакыт эчендә минем күңелгә шундый сораулар килде. . — Таняда йомышы булган бугай,—дидем Фәгыйлә апага, ялганлап. — Нярся Таня? —диде кызый, үз исемен ишетеп. — !0к, бернәрсә дә юк. — дидем мин. — Син мине алдый, — диде Таня, татарча җөмлә төзеп. — Што син. разве сине алдарга ярый! —дидем мин. — Карале, бу Таиә дигәнегез көннән-көн ачыла бара бит,— дип куйды Фәгыйлә апа , Ул моны болай гына, тынычсыз икәнлеген сиздермәс өчен генә әйтте. Шуннан соң тагын тынып калды. Коридорда аяк тавышлары ишетелде. Ишек ачылды. Мәктәп караучы апа лампа күтәреп керде. Аның артыннан Мөслим абый, хатыны, тагын бер-нке укытучы күренде. VI Репетициядән соң мин Таня белән, укытучылар белән кайтып киттем. Як-ягыма әйләнеп тә карамадым. Пунктка җиткәнче без бер төркем булып кайттык. Үзебезнең турыга җиткәч тә туктап тормадым — кердем дә киттем. Таня белән икәүләп. Өйгә кергәч, шулай да бераз гына кыен булды. Бит мин вәгъдәмдә тормадым! Менә бер төрле сөйләдем, икенче төрле эшләдем. Ә бит мин үзем болай намуслы гына кеше. Вакыт соң булса да, Таня белән чәй кайнатырга куйдык. Таня ут яндырмакчы булды. Мин яндыртмадым. Тәрәзә янына килдем дә карыйм урам якка. Күп тә үтмәде, урам уртасында Тимержан күренде, йөрәк кысылып куйды. Мәктәп ягыннан килә. Әкрен генә килә. Безнең турыга житкәч. туктагандай итте, тәрәзәгә карады. Нәкъ мин капланган тәрәзәгә. Мин читкәрәк киттем. Карап торды-торды да өйгә таба атлап куйды. Тагын карап тора башлады. Тәмәке тартырга кереште. Шактый озак басып торды. Аннары теләр-теләмәс кенә кузгалып китте. Баягынак мәктәптә чакта уйлаган шелтәле, ачулы уйларым кинәт юкка чыкты. Сүземдә тормавым өчен тагын бик-бик кыен булып куйды. «Җүләр!» дидем, үз-үземне тиргәп Яратмаган кеше шулай йөримени? Бәлки, ул Зөһрә турында уйлап та карамыйдыр әле. Зөһрә үзе генә ялынып йөридер! Мин шундый фикергә килдем. Ул төнне мин бик тыныч йокладым. Иртән, гадәттәгечә, бик нртә тордым. Күңелдә — шатлык, тәндә — жинеллек. Бәйрәм шатлыгы гына түгел. Аннан да зуррак шатлык-куаныч. Бөтен дөньяны ямьле итеп күрсәтә торган шатлык-куаныч. Беренчедән, бүген спектакль. Икенчедән, бүген мин беренче тапкыр халык арасына чыгачакмын. Чынын гына әйткәндә, пунктта ятып мин инде ялыгып беттем Өченчедән, әлбәттә, мин аны күрәчәкмен! Мин инде очрашкач аңа әйтәчәк сүземне алдан ук әзерләп куйдым. Төркемнән аерылып булмады диярмен. Бүген авырулар бөтенләй диярлек булмады. Бер-ике кешегә укол кададым да бер кызның кайнар суда пешкән кулын бәйләдем. Эштән соң Таня белән икәүләп пункт капкасына кызыл байрак чыгарып кадакладык. Шуннан соң кичәгә әзерләнергә керештек. Алдан исәпләп куйган план буенча мин бәйрәм көнне Янавылга кайтып китәргә тиеш идем. Җидесен дә исәпләгәндә, өч көн ял булачак бит. Үз урыныма Таняны калдырырга уйлаган идем. Янавылга киткәндә мин гел шулай итәм. Бүген баштагы фикеремне үзгәртергә булдым. Бәйрәмне Мәсәгуттә уздырырга кирәк дигән фикергә килдем. Шул турыда әйткәч, сөенеченнән Таня елмаеп җибәрде, мине кочаклап алды, күтәрергә итеп караган булды — күтәрә алмады. Без икебез дә рәхәтләнеп көләргә тотындык. Сөенми, сөенерлек тә шул Бер үзенә аңа өч көн буена бик үк күңелле булмас иде. Икәү булгач, без ничек тә бирешмәбез. Кая ул бирешү! Менә дигән иттереп үткәрербез бәйрәмне! Бүген кичне клубта уздырырбыз. Иртәгә дә клубка барырга була. Анда бармасак, мәктәпкә барырга була. Укытучылар үзара мәжлес ясамакчылар. Шунда безне дә чакырдылар. Монда мәсьәләнең икенче ягы да бар. Таня Равилгә чын-чынлап гашыйк, ахрысы. Миңа сиздермәскә тырышкан була Тапкан сиздермәс кеше! Әйтерсең, мин инде берни аңламыйм Вәзир белән әйтешкән теге көннән соң Таняның да эшләре чуалып китте. Равил пунктка килми башлады. Шулай да алар бер-ике мәртәбә кинога бардылар Кино булмаган көннәрдә мин Таняны беркая җибәрмәдем Чынлап Усал бианалар кебек тегене уч төбендә йомарлап тоттым. Ә бүген .. иртәгә... берсекөнгә без икәүләп барачакбыз! Килен белән биана, Ха-ха-ха! «Трам-та-там, трам-та-там, бүген театрга барам!» VII Клубка боз бик иртә кердек. Халык жыела башлаганчы беренче рәттә утырып тордык. Бездән соң төркемләшеп бала-чагалар керде. Аннары яшьләр күренде. Соңгарак берән-сәрән олылар да килә башлады. Клуб эче әкренләп халык белән тулды. Бер заман таягына таянып Шәйхаттар бабай килеп керде. Башында бүрек, өстендә сырма, аягында күн итек. Нәкъ теге каравылда торган чагындагы кебек. Килеп керде дә, ишек төбендә туктап, халыкка карап алды, кычкырып сәлам бирде. — Исәнмесез, җәмәгать!—диде. — Бик исәнбез, Шәйхаттар абзый! — Әйдә, түрдән уз! — диештеләр кешеләр. Шәйхаттәр бабай, көлештереп, таягын тукылдатып, алгарак узды. Туптуры безнең янга килде. Ләкин безнең арттагы кемдер аны үз янына чакырды. — Бабагыз килде, башларга була,— дигән булды Шәйхаттәр бабай, арттагы утыргычка урнашып Таня белән мине танып алды да, табактай бите белән елмаеп: — Иске танышлар икән ләбаса! — диде. — Исәнме, бабай, — дидем мин. — Исәнме, кызым, исәнме, — диде Шәйхаттәр бабай. — Исәнлеккә ис киткән, печәнлеккә ут киткән дигәндәй йөрәк авырта әле, кызым, менә шуңа килдем... Өйдә утырып булмый. Кызлар янына тарта күңел. Шул чакны кеше арасында Равил күренеп китте. Таня күрде дә авызын ерып җибәрде. Җитмәсә, үзе минем артка яшеренгән була. Янәсе «качышлы» уйный. Тапкан качар җир! Равил дә безне күреп алды. Килә кешеләрне ырып-жырып. — Исәннәрмесез, апалары! — диде бу, бөтен залга кычкырып. — Равил, кил монда, кил! — дидем мин. кул болгап. — Каягыз әле, кереп утырыйм әле шунда, —дип кычкыра Равил безнең рәттәге кешеләргә. — Әнә бит көтеп утыралар. Зарыгып беткәннәрдер. Кысылыштырып бу минем янга килеп житте, утырды. Мин Таня белән аның уртасында торып калдым. Урыннарны алыштыру өчен кузгала гына башлаган идек, халык арасыннан Мөслим абый килеп чыкты. Аның янында тагын хатыны белән берничә «артист» бар. Сәхнәгә баралар. Равил белән Таняның икесен генә калдырып, мин дә алар артыннан иярдем. — Убыр китте, урыны калды! — диде Равил минем арттан Ишетеп торам — шундук Таняга тәрҗемә итәргә дә тотынды. Таияга инде җитә калды. Келә мысмылдап. Аңа кушылып Равил көлә. Кеше артыннан көлеп калмасалар ярамагандыр! Бу кадәр әдәпсез булгач та булыр икән бу халык! Сәхнәгә менгәндә мин. чак-чак кына башны борып, залдагы шаулашкан халык өстеиә карап алдым. Беркемне аерырлык түгел. Кешеләрнең йөзләре барысы да бер төсле булып күренә. Барысы да кызгылт-сары, барысы да бер якка—сәхнә ягына төбәлгән. Без җыйнаулашып сәхнәгә менгәч, тавыш басыла төште. Ә бераздан пәрдә ачылды. Мөслим абый, трибуна алдына чыгып, Октябрь революциясе турында доклад укырга кереште. Халык шып булды Мөслим абый доклад укыган арада без киемнәрне алыштырдык, төзәндекбнзәндек, грим сөрттек. Доклад озак булмады. Докладтан соң пәрдә ябылды Озыи күлмәкләрне өстерәп, җилбер-җилбер килеп без барыбыз да сәхнәгә чыгып җыелдык. Мөслим абый, папкасын кул очына тотып, ашыгып, сәхнә артына узды. Күп тә үтмәде, тиешле декорацияләр эленде, кое «образын» чагылдырырга тиеш булган бура сыман нәрсә сәхнә уртасына чыгарып куелды. Кылдавына бау бәйләнгән чын чиләк тотып, Мәйсәрә— Фәгыйлә апа кое янына барып басты. Ишан киемендәге Мөслим абый яңадан сәхнәгә килеп чыкты да, пышылдап, ләкин сәхнәдәге һәркем ишетерлек итеп: — Башладык! — диде. Без— сәхнә уртасында, яктыда буталып йөргән хатын-кызлар, су сипкәндәй, сәхнә артына кереп яшерендек. Бер җиргә җыелдык та тынып калдык. Без — хор. Хорда мин дә катнашам. Кемдер чыгып халыкка спектакль башлануын белдерде. Пәрдә ачылды. Бөтен зал бер ноктага — кое янында су алып торган Мәйсәрәгә — Фәгыйлә апага текәлде. Мөслим абыйның югары күтәрелгән кулы кинәт аска төште. Авызларны зур ачып без җырлап җибәрдек; һаваларда йолдыз, суларда кондыз, Газизәкәй балдыз, Елама, калдырмам ялгыз. VIII Спектакльне халык бик яратып карый. Тын да алмый утыралар. Фәгыйлә апа җырларга тотынгач шундук дәртле бер җанлану сизелә башлады. Кайберәүләр ишеттереп көрсенеп куя, кайберәүләр борынын тарткалый. Пәрдә беткәч шаулатып кул чаптылар, кычкырдылар, аяк типтеләр. Шунда берсе торып тәртипкә өндәгән булды. Ләкин халык барыбер тыңламый, күңелләре тулган — җенләнүен белә. Бары пәрдә ябылгач кына кул чабу, шаулашу кимегәндәй булды. Аннары инде күңелле гөрләшү башланды. Пәрдә артыннан пәрдә алышына торды. Безнең һәммәбездә искиткеч күтәренкелек. Сәхнә артында тыз-быз чабышып йөрибез, ашыгып сөйләшәбез, кайчагында исә бер-беребезгә ачуланып алабыз. Мөслим абый тыныч, җитди, киеренке. Без аның авызына гына карап торабыз. Күңелләрдә горурлык хисе. Беркайчан да булмаганча үзеңне бәхетле итеп тоясың. Үзеннән-үзе көләсе килә... Көлү дигәннән, ул көнне мин сәхнәдә бик күп көлдем. Беренче пәрдәдә әле ярый. Ул-бу булмады. Ә менә бишенче пәрдәдә үземнең чамадан тыш көлүем белән чак-чак кына эшне бозып ташламадым. Минем төп ролем — Сабира роле, ягъни ишанның өченче хатыны. Яшьрәк хатыны. Ишанның карт хатыны ролендә Мөслим абый бичәсе Нәфига апа уйный. Алар нәкъ тормыштагыча, тик исемнәре генә алышынган да киемнәре генә алышынган. Алар икесе дә менә дигән итеп уйныйлар. Аларннң килмәгән җирләре юк. Ишан — Мөслим абый салмак, мәкерле, хәйләкәр. Хәдичә, ягъни ишанның карт хатыны — усал, явыз. Хәдичәнең — Нәфига апаның сәхнәгә чыгуы булды, Мәйсәрәгә кычкырына башлавы булды, залдагы халык тыела алмый көләргә тотынды. Болай караганда, бер дә көләр җире юк инде. Киресенчә, тып-тын гына утырырга кирәк. Чөнки көчләп ишанга дүртенче хатынлыкка бирелгән Мәйсәрә, уйлавымча, иң таш күңелләрдә дә кызгану хисе уятырга тиеш. Аның пәрдә ачылганда җырлаган җыры гына да нинди кызганыч! Халык исә уйлап та бирми, көлепме көлә! Хәдичәдән сон Мәйсәрә янына ишанның икенче хатыны чыга. Талашкычкырыш башлана. Дөресе, талаш-кычкырыш дәвам итә. Ишанның карт хатыннары талаша. Аларны аермакчы булып, хатыннар арасына Мәйсәрә дә килеп кысыла. Сәхнәдә хатыннар талашын күреп, халык һаман буынсыз булып көлә. Хәзер инде чыннан да көлке. Нәфига апа Хәдичә сәхнәдә әле берсенә, әле икенчесенә очып куна. Теле телгә йокмый, кулы кулга йокмый. Шундый шәп уйный! Атказанган артисткаларың бер читтә торсын. Репетиция вакытында ул алай ук уйнамаган иде шикелле. Монда аны, әйтерсең, алыштырып куйганнар Мин бары соңыннан гына аңладым — халык бигрәк тә Нәфига апаның кыланышыннан көлә икән. Ул тормышта да нәкъ спектакльдәгечә усал, явыз икән. Усаллыгы аның бөтен тирә-якка таралган икән. Ул вакытта мин берни белмәдем. Шуңа күрә, залдагыларга ияреп, көләм тыела алмыйча! Менә миңа да чыгар вакыт җитте. Чыктым да, ишан хатыннарының талашуын күреп: — «Бу ни эшегез, җир битләр, хәзрәткә йокларга ирек бирмисез!» — дип кычкырып җибәрдем. ?Дин моны бик усал итеп, җикеренеп әйтергә тиеш. Ләкин минем кычкыруда бернинди җикеренү ишетелми. Мин ничектер көлә-көлә әйттем бугай. Мин шулай «җикеренгәч» тә, карт хатыннар миңа ябырылдылар, мине мыскылларга тотындылар. Мин инде, ишанның яшьрәк хатыны буларак, алардан да арттырып җибәрергә тиеш. Ләкин, үтерәсеңмени, булмый гына бит! һаман көләсе килә. Тиешле сүземне әйтәм дә читкә борылып көлеп алам, тиешле сүземне әйтәм дә тагын көләргә керешеп китәм. Залдагылар күреп алдылар, менә хәзер минем көлүдән көләләр! Мин инде болай ярамаганлыгын бик яхшы аңлыйм, шулай да берничек тә тыелып булмый. Сизеп торам — сәхнәдә дә, залда да ниндидер үзгәреш башланды. Сәхнә артындагы Мөслим абый ачуланып мина нидер пышылдарга тотынды. Нәрсә пышылдаганлыгын аңламыйм —пышылдавын гына ише- тәм. Ул арада без — ишан хатыннары үзара сугыша башлыйбыз. Безне бары Мәйсәрә генә аерырга тырыша. Бераз гына аерылгандай итәбез дә тагын эләгешеп китәбез. Мин әле һаман чын-чынлап ачулана алмыйм. Үзем сугышам, акырам, җикеренәм, ә үземнең авыз ерыла! Аптырадым бит менә. Шуннан бер вакыт ыгы-зыгы арасында Нәфига апа ана каздай миңа очып кунды да, күзләрен акайтып: — Көлмә! — дип ыжгырды. Шул ук секундта бар көченә минем беләктән борып та алды. Авыртудан чак-чак кына кычкырып җибәрмәдем. Көләсе килү шундук юкка чыкты. Күңелдә ташып ярсу кузгалды. Ләкин ул вакытта инде ишан хатыннарының талашы бетеп килә иде. IX Спектакль беткәч, без залга төшеп утырдык. Спектакльдән сон авыл яшьләре концерт башлап җибәрделәр. Концертка мин әллә ни игътибар итә алмадым. Спектакль тәэсире тиз генә бетеп җитмәде. Мин ничектер кыйнап ташлагандай булганмын. Бөтен бит яна, колак очлары яна. Үзем сәхнәгә караганмын, үземнең күз бер нәрсә дә күрми. Әле Таня, әле Равил нидер әйткән була, мактаган була—берни аңламыйм. Арттагы халык тавышы шулай >к ерактан килгән тонык гөрелдек кенә булып ишетелә. Шундый хәлдә мин шактый озак утырдым, ахрысы. Менә бер заман конферансье күмәк жыр башкарылачагы турында белдерде. Сәхнәгә җыйнаулашып дүрт-биш кеше чыкты. Күзләремне ныграк ачып карасам — Зөһрә, Фәгыйлә апалар! Хисам абый да алар белән, сеңелләре дә... Бөтен өй эчләре белән чыкканнар. Нәсимә апа гына юк. Тезелделәр болар сәхнә уртасына. Иң алга Зөһрә белән Сәлимә бас- ты, артка Фәгыйлә апа белән Хисам абый басты. Ә алардан алга, урындыкка. кулыңа гармун тотып... Тнмержан утырды! Мин айнып киттем. Күзләр тагын да ныграк ачылды, колаклар үрә торды. Зөһрә мине күреп алды да эре генә читкә карады, башын югарырак күтәрде. «Спектакль уйнап шаккатырдым дип уйлыйсын инде? Бик исләре китте! Күр менә хәзер безне!» дигән кебек булды аның бу тәкәббер кыланышы. Тнмержан бөтенләй карамады да. Хурланудан, оятымнан нишләргә белмәдем. Тимержаннан бигрәк Зөһрә ачуны китерде. Ул инде баядан бирле минем күңелне кытыклады. Клубка беренче мәртәбә килеп кергәч тә без аны очраттык. Безгә карамады да, эндәшмәде дә. Эчтән генә ул мина: пунктта син хуҗа булсаң, монда мин хужа! дигән кебек булды. Туктаусыз ул безнең күз алдында чуалып йөрде. Әле сәхнә артына узып киткән була, әле лампаның утын калкыта, әле трибунага графин белән су китереп куя. Күмәк җырны халык бик яратты. Шаулатып кул чаптылар. Концерт номерлары алышына торды. Берәүләр биеделәр, җырладылар, икенче берәүләр чыгып шигырь укыдылар. Берсе дә ныклап торып хәтердә калмаган. Хәтердә бары бер генә «номер» калган. Бик нык калган. — Аерым җыр! — диде әйтеп торучы. Сәхнәгә Зөһрә чыгып басты. Аның янындагы урындыкка Тнмержан килеп утырды. Мин инде моңа артык гаҗәпләнмәдем. Шулай кирәктер дип уйладым. Сон, гармунчылары ул булгач, ул уйнамый кем уйнасын! Үзе генә басып торган Зөһрә миңа тагын да матуррак, тагын да тәкәбберрәк булып күренде. Өстендә кыска итәкле йон күлмәк. Алсу төстә. Итәге тар, биле нечкә. Нәкъ шәһәрчә. Күкрәкләре калку, муены ачык. Аягында биек үкчәле туфли Капрон оек. Шатлыктан йөзе алсуланган, күзләре уттай яна. Сокланмасаң да сокланырсың дошманга! Чыннан да, сәхнәгә бу чыгып баскач та. тирә-якта чыш-пыш тавышлар ишетелә башлады. Берсе әйтте: курчакмыни! диде, икенчесе әйтте: бер кашык су белән йотарлык, диде. Кайсыдыр көлеп куйган булды: сыйрагы нечкәрәк шул. авыр эшкә ярамас дигән булды. Аңа каршы тагын берсе әйтте: беләге дә нечкә — сәнәк тота алмый бу. диде. Билгеле. көнләшеп сөйләнәләр. Тишек авыз ни әйтмәс. Шундый чыш-пыш арасында колакка кинәт икенче төрле сүзләр чалынып калды. — Нинди пар килгәннәр! — диде бер яшьрәк хатын, пышылдап. — Аларны бит өйләнешергә йөри дигәннәрне, — диде янындагы ир кеше. — Тимерҗаны киреләгән түгелме соң?—диде хатын кеше. — Әллә тегесе микән соң? Бик чибәр бит. анасын!.. — диде ире. — Ярар, шаулама, тик кенә утыр!—диде хатыны. X Шуннан башка мин берни ишетмәдем. Мин бөтенләй ишетмәс булдым. Ишетмәдем дә,,күрмәдем дә. Залда бик кызу була башлады, дөнья тараеп калды Бөтен халык арасында мин үземне кирәксез итеп сиздем. Мин көчкә утырдым. Концерттан соң халык тарала башлады. — Кайтабызмы? — диде Таня. — Кайтабыз.—дидем мин. Равил безнең юлга аркылы төште. — Юк, апалары, мин сезне кайтармыймын бүгеп! — диде, бик яман кычкырып. Без сезнең уйнаганны карадык, хәзер сез безнең уйнаганны карагыз. — Нярсә сүлисен? — диде Таня. Шуны сулим, марҗа апасы, — дип кычкырды Равил,— кайтмай- сыз өйгә. Ни пайдет дамуй! Аңлашылдымы? — Аңлашылдым, — диде Таня. — Аңлашылдым түгел, аңлашылды1 — Аңлашылды, — диде Таня. төзәтеп. Аннары мина карап алды да:— Таңга кадәр вакыт җитәрлек, калыйк, яме? — диде. — Калыйк,— дидем мин. Минем өчен барыбер — кайтсак ни дә. кайтмасак ни. Мина хәзер бер нәрсәнең дә кызыгы юк. Мин төштәге кебек. Шулай ук Таня да. Равил дә мина төш кешеләре кебек тоела. Алар гына түгел, барысы да. барлык кешеләр дә, зал да, клуб та, сәхнә дә... Әйе, төштәге кебек. Равил каядыр китеп барган иде, Таняга борылдым да: ’ — Син үзең кайтырсың... Минем баш авырта. — дидем. Таняның берүзен калдырып, чыктым да киттем. Таня аптырап калды Иярмәде. Калсын. Алар икәү... Тышка чыккач йөгердем генә. Ишекне ачып өйгә кердем. Кергәч эчтән бикләп куйдым, үзебезнең бүлмәгә уздым Үзебезнең бүлмә ишеген дә эчтән бикләп куйдым. Ашыкмадым, кабаланмадым. Бик җентекләп эшләдем. Шуннан соң өс-баш, аяк киемнәрен салып куйдым. Бүлмә салкынчарак тоелды. Бернинди кайгым юк сыман, әкрен генә кыланып, мичкә ягарга керештем. Лампага ут яндырып тормадым. Мискидә көндездән калган аш бар иде. Мич яна башлагач та шуны плитә өстенә утырттым. Аннары өстәл өстендә җыештырылмый калган табак- савытларны җыештырырга тотындым «Боларны бит юарга да кирәк әле», дип уйладым. Барып чиләккә тотынган идем, чиләк буш. «Су беткән икән», дидем. Янадан аякка киендем, өскә, башка киендем, кулга чиләк алып суга киттем. Клуб янында тавышлар тынмаган. Кычкырып сөйләшәләр, кемдер гармун уйный, кемдер җырларга азаплана. Клубы да. тавышлар да бик еракта, әллә кайда еракта булып тоела. Аларда бернинди катнашым юк. Мин читтә, бөтенләй чит дөньяда. Ашыкмый гына тыкрыктан төшеп киттем. Коедан су алдым Шулай ук ашыкмыйча гына өйгә кайттым. Янадан ишекләрне бикләп куйдым. Плитә өстенә җылынырга су утырттым. Мискидәге аш кайнарланып беткән. Өстәл янына килеп, ашарга утырдым Бер-ике кашык кына каптым да тәмсез ашны кире этеп куйдым. Төш күрү өзелмәде. Табак-савытлар- ны юып бетердем дә. «Тагын нишлисем бар икән?» дип уйладым. Ә, мичнең янып беткәнен көтәсе бар икән әле! Утырдым да мичнең янып беткәнен көтә башладым. Озак утыра алмадым Бернинди хәрәкәтсез утыру никтер куркыныч, бик куркыныч булып тоелды. Тышка чыгып киттем .. Таня кайтмый микән дип... «Ул кайтканчы ятын торыйм әле булмаса». дип уйладым. Шуннан соң чишенмичә генә караватка сузылып яттым Күптә ятмадым, күңелгә: «Әллә йоклап китәрмен, ишекләрне ачып керим әле», дигән уй килде. Тордым да ишекләрне ачып кердем. Төш күрү дәвам итте. Өнне хәтерләтә торган бар нәрсәне куалап җибәрергә тырыштым Әгәр дә мәгәр уянып киттем исә. әгәр дә мәгәр хакыйкать турында ныклап торып уйлана башладым исә. искәрмәстән харап булырмын шикелле тоелды. Ә минем әле яшисем килә. Төш күреп булса да яшисем килә! Шулай аңгы-миңге яга торгач, чын-чынлап йокыга киткәнлегемне сизми дә калганмын. XI Кайткач Таня, күрәсең, мине уятып тормаган Мин берни белми йоклаганмын Мин уянып киткәндә әле караңгы иде. Шулай да таң аткан бугай. Сәгать бишенче ярты чамасы. Бер уянгач ятасы килмәде. Ипләп кенә тордым. Юындым. Киендем. Кайбер нәрсәләрне сумкага салып, шүрлектән бер телем икмәк алдым. Ашана-ашана ишеккә юнәлдем. «Таняга язу язып калдырырга кирәк», дип уйладым кинәт. Кире борылып өстәл янына килдем. Башланмаган бер дәфтәр бите ертып алып: «Таня, мин Янавылга кайтып китәм. Минем урынга син каласың», дип язып куйдым, йоклап яткан Таняга бер карап алдым да, гыныч кына, ашыкмыйча гына чыгып киттем. Тышта салкын. Ләкин минем өстә җылы. Иртәнге һаваның салкын булуы миңа хәтта ошап куйды. Урамда беркем юк. Яктырып килә. Мин урам уртасыннан барам. Менә басуга да килеп чыктым. Авыл артта калды. Таш юлга кадәр нибарысы чакрым ярым. Бүген машиналар очравы шиклерәк. Очрап та куюы бар. «Трах»та беркайчан да машина өзелеп тормый. Кичәге төш әле булса бетеп җитмәгән. Шулай да иртәнге саф һава, иртәнге салкынлык һәм җәяү бару үзенекен итә. Томанлы төш әкрен генә тарала бара, йокымсыраган йөрәк һәм баш миенең хәтер учаклары уяна бара. Күз алдына бер үк нәрсәләр килә башлый, күңелдә бер үк уйлар, чишелмәгән һәм, күрәсең, беркайчан да чишелмәячәк уйлар тыпырчына башлый. Алайса, алар чынлап та яратышалар? Өйләнешергә йөргәч, билгеле яратышалар .. Ә мин алар арасына кергәнмен. Үз санитаркамның сөйгән ярын тартып алмакчы булганмын. Мин — әхлаксыз... Туктале, әллә соң санитарканың сөйгән яры әхлаксызмы? Мин аны белмәдем. Мин аны чакырмадым. Мәктәпкә үзе ияреп барды. Класска үзе керде. Көтеп торырмын дип үзе сүз куйды. Чыннан да, бәлки, ул үзе әхлаксыздыр? Нинди әхлак ул! Авыл малаенда әхлак буламыни! Бер көнне күрешәләр, икенче көнне өйләнешәләр, өченче көнне аерылышалар. Бармыни аларда чын ярату? Юк, билгеле. Хәтта җырда да җырлыйлар. яшь чагында типтереп кал, үкенерсең картлыкта, диләр. Менә шулай типтереп йөриләр дә инде алар. Хәзер инде минем өчен барыбер. Кирәкми берсе дә. Санитаркасы да, сөйгән яры да. Яши бирсеннәр сөешеп. Минем үз-үземә: егетләр белән йөрмәскә дигән сүзем бар. Галия хаклы. Мең мәртәбә хаклы. Чыннан да, нинди ахмаклык эшләдем мин! Юк, эшләп үк җиткермәдем әле. Чак-чак кына харап булмадым, чак-чак кына «күмелеп» калмадым. Менә шулай «күмелеп» калуың бик тиз. Нәкъ Галия әйткәнчә. Башта шулай ихахаймихахай йөрерсең, аннары сизмәенчә генә чыгып куярсың, йортың булыр, балаң булыр, мал-туар дип кайгыра башларсың, печән, салам дип, балаларга күлмәк-ыштан дип кайгыра башларсың Фу! Яшь кеше шул турыда уйлыймыни? Бит минем бөтен тормышым алда. Бит минем рәтләп яши дә башлаганым юк! Болай булуы аның яхшы да булды әле. Икенче мин анда кайтмаячакмын Бармыйм. Соломон Моисеевич белән сөйләшәм дә район больницасына урнашам. Соломон Моисеевичны искә төшерү белән, минем уй җепләрем чуалып китте. Күңелдә кинәт яшен кебек булып өмет чаткысы кабынып алды. Уйлар, теләгемә буйсынмыйча, берәм-сәрәм икенче якка йөгерешә башладылар. Күңел шатланып куйды. Менә бит ул нинди күңел! Нишләтәсең аны? Оят юк, намус юк. Бары үз кайгысын гына кайгырта. Чынлап. Мин инде аны берни эшләтә алмыйм. Күрәсең, аның үз законнары бардыр. Әллә бернинди законы да юкмы соң? Каян белим мин аны. Миндә хәзер аның кайгысымыни?! Таш юлга чыгып бер-ике чакрым киткәч, мине бер машина күып житте. «Победа». Ниндидер начальник Янавылга демонстрациягә барып житәргә ашыга, ахрысы. Бәлки кунакка барадыр яисә өенә кайтадыр. Мин инде сорашып тормадым. Минем анда эшем юк. Мине бары Янавылга гына кайтарып ташласыннар. Утырттылар. Бер ярты сәгатьтән кайтып та төштем. XII Мин беркая чыкмадым. Өйдә генә яттым. Җидесендә өйдә аш-су булды. Кунакка әтииең-әнинең туганнары килде. Мәҗлес ярыйсы гына узды. Мин туйганчы ит, бәлеш кебек нәрсәләр ашадым да, кунаклар таралганчы йокларга яттым. Икенче көнне төшкә кадәр йокладым. Кичкә Чаклы йокларга да исәп бар иде, булмады — йокы туйган булып чыкты. Барыбер урыннан тормадым. Торасы килмәде. Уяу килеш ята бирдем. Күңелгә тагын кичәге, өченче көнге хәлләр килде. Хәзер инде икенче төрлерәк итеп уйладым. Әрнеп, сызланып уйладым. Әледән-әле көрсенеп куйдым. Үземне үзем кызганып юрган астында гына балавыз да сыгын алдым. Ярату шулай була торгандыр инде ул. Чынлап та, балавыз сыга белмәгән кеше ярата да белмидер ул. Яратмаган кешең өчен ник күз яше әрәм итеп торырга? Ә бит мин аны чын-чынлап яратам бугай! Бер нәрсәгә карамыйча яратам бугай. Ул мине ярата микән сон? Минеме, Зөһрәнеме? Белмим. Белмим булгач, белмим! «Туктале, нишләп яратмасын?» дип уйладым бераздан, үз күңелемне үзем күтәреп. Яратмагач, минем арттан килер идемени? Очрашырга вәгъдә куяр идемени?! Яшь аралаш мин елмаеп җибәрдем. Чак-чак кына сикереп тормадым. Нәрсәдер тотып калды. Күңелгә тагын каяндыр шик төште. Дөнья тагып караңгыланып, күңелсезләнеп калды. Нишләп әле мин аларның арасына керергә тиеш3 ! Юк, беркайчан да! Миңа әле табылыр үземә дигәне. Мин әле барыбер бәхетле булырмын. Барыбер! Уйлый-уйлый минем баш авыртып бетте. Әллә күп йоклаганга микән соң? Ни булса да булгандыр, әмма әни килеп юрганны тартып алгач, шундук аягыма торып бастым. Ашагач, эчкәч, сеңелем белән энемне ияртеп, урамга чыгып киттем. Өйдән чыкканда мин: урам күрергә барабыз, дидем. Чынында исә күңелдә икенче уй. Бик яшерен ун. Мин Соломон Моисеевичны күрергә өметләнәм. Урамда. Бер үзен. «Бәлки, кинога чакырыр», дип уйлыйм. Кич хәтта озатып куюы да мөмкин димен. Шунда, бәлки, Янавылга күчү турында да сүз чыгарып куярга булыр димен. Шуидыйрак уйлар уйланып барам урам уртасыннан. Райздрав турысыннан узып киттем. Бакчага кереп чыктым. Клубта бүген кич нинди кино булуын белештем, аннары үзебезнең мәктәпкә бардым. Аннан арырак та узып киттем. Арырак — аптека, больница. Анда — авырулар һәм медицина дөньясы. Соломон Моисеевичның канда торганлыгын гына белмим. Белгән булсам, бер карамын барып чыккан булыр идем. Ләкин, күпме генә йөрсәм дә. барыбер очратмадым. Күңелсез була башлады. Энекәш белән сенелкәш тә кайтабыз' дип теккәне корытып бетерделәр. Тоттым да кайту ягына борылдым. Ииктер кайтасы да килми. Аида кайтып нишләргә? Шулай да кайттык. Өйдә бер-ике сәгать чамасы гына тордым да. киенеп яңадан урамга чыгып киттем. Әйтерсең, тоз сипкәннәр! Клубка бардым, кинога кердем. Кинодан үземә генә кайтырга туры килде. Бик ямансу булды. Нәрсә белән булса да гоанмакчы булып, күңелдән грипп турындагы лекцияне кабатлап чыктым. Уннарында бит кино килергә тиеш дигән иде Мөслим абый! Мин аңа сүз бирдем, лекциянең темасын да әйттем. Бармасаң, сөйләмәсәң, алдау була лабаса. Тагын сүзеңдә тормау була. Мөслим абыйны ничек алдамак кирәк? Атаң кебек кешене... Тугызында эш көне иде. Иртүк тордым да Янавылның Җобанай ягына юнәлдем. XIII Зөһрә белән бөтенләй сөйләшмәдем. Шулай ук Таня белән дә сөйләшәсе килмәде. Мин киткәч ниләр булуы турында да. Таняның кичләрен ничек уздыруы турында да —бер нәрсә турында да сорашмадым. Таня үзе дә сөйләмәде. Тугызы шулай моңсу гына, күңелсез генә узып китте. Кич йокларга ятар алдыннан Таня шулай да әйтеп куйды: — Җидесендә Тимерҗан килде, — диде. — Шулаймыни? — дидем мин гамьсез генә. — Сине сорады. Кызмача. Син яшергәнсең аны, кая куйдың, ди... — Яратмыйм исерекләрне!—дидем мин. — Ул исерек түгел иде. — диде Таня. Тимерханны яклап. — Барыбер! — дидем, кырт кисеп. — Бүген әнә берәү килгән. Эчәргә ярамый үзенә. Эчкән дә, кан басымы күтәрелгән. Нишләргә белми. Эчкечеләрнең барысы да гипертоник та неврастеник. Әйткәнне тыңламыйлар, эчмә дисәң, кырык сүзгә җитешәләр, акыллы булган булалар. Эчмәгәч тә ни кызыгы бар бу дөньяның диләр. Шәп фәлсәфә — әйтәсе дә түгел! Үзем дә аңламыйм, никтер үртәлеп сөйлим. Ни өчендер кыерсытылган кеше кебек сөйлим. Аракының зарары турында Таня, билгеле, минем кадәр генә белә булырга тиеш. Ләкин минем анда эшем юк — күзгә күренмәгән ниндидер эчкечене тиргәвемне беләм. Таня эндәшми. Ул эндәшмәгәч, мин дә тынып калдым. Икенче көнне көткән кино килде. Белдерүне мин төштән соң күрдем. Кулдан язылган лекцияне эшем беткәч яңадан бер кат укып чыктым. Аннары, дәфтәргә карамыйча гына, үз-үземә сөйләп карадым. Таня иртән Кызыл Ярга китте. Ул әле кино килгәнне белми. Ана әйтмичә генә чыгып китүне килештермәдем. Аның кайтып җиткәнен көтеп тордым да; — Бүген кино килгән бит, — дидем. — Барабыз, алайса! — диде бу, сикергәләп. — Лекцияңне онытмадыңмы соң? — Юк, — дидем. — Үз вакытың белән керерсең. Мин алдан киномеханикны күреп сөйләшәм. Чыгып киттем. Клубта киномеханикны эзләп таптым. Кино башланыр алдыннан медицина темасына лекция укырга исәпләвемне әйттем. Киномеханик берсүзсез риза булды. Күңел тынычланып калды. «Халык җыелганчы Таня янына кереп чыгыйм булмаса», дип уйладым. Клубтан чыктым да яңадан үзебезгә кереп киттем. Шул чакны күзгә Тимерҗан чалынып калды Идарә турында туктап тора. Янында кемнәрдер бар. Бу да мине күреп алды. Күрде дә, урыныннан кузгалды. Миңа таба килә. Үзе кычкыра: — Саҗидә, туктале! — ди. Аның шулай урам бетереп кычкыруы миңа әдәпсезлек булып тоелды. Шул чагында миңа, бәлки, йөгерергә кирәк булгандыр. Ләкин мин йөгермәдем дә, ашыкмадым да. Ул арада Тимерҗан килеп тә җитте, минем юлга аркылы да төште. — Саҗидә! Саҗидә! —ди кабаланып, — артыннан куа киләләрмени! Сезгә нәрсә кирәк?—дидем тыныч кына. — Син кирәк. Сажидә? — Кабул итү сәгате бетте, иртәгә килерсез. — дидем. Мин моны чынлап әйттем шикелле, ләкин бу теге шаяртып сөйләшкәндәге кебегрәк килеп чыкты. Әллә нинди син, Сажидә, валлаһи!—диде бу, ачыргаланып.— Качасың, сүзендә тормыйсың. Ник теге көнне калмадың? Гафу итегез, вакытым юк. — дидем, китеп бармакчы булып. — Туктале! Бераз гына... — диде бу. Үзе никтер ашыга, юлга аркылы төшә, хәтта минем кулдан тотып алмакчы була. — Туктап торырга вакытым юк! — дидем мин тагын да. нык кына итеп. — Бер генә сүз! Бер генә сүз сөйләшәсе бар синең белән, Сажидә! — диде бу. — Ныгытып сөйләшәсе бар. аңлыйсыңмы?! — Сөйләш әнә Зөһрәң белән! — дидем усал итеп. Әйе, бик усал итеп әйттем. Барысын да — үпкәсен дә, ачуын да. нәфрәтен дә бергә жыеп әйттем. Кырт кына читкә тайпылдым да киттем дә бардым. — Менә шул турыда, Сажидә! Шул турыда, аңлыйсынмы?! — диде бу, өзгәләнеп. Юк. туктамадым. Арттан килергә батырчылык итмәде. Урамда, капка төбендә туктап калды. XIV Без Таня белән клубка барып кергәндә, халык жыела башлаган иде инде. Тимержан да шунда кергән, ниндидер егетләр арасында күренә. Кердек тә алгарак уздык. Безнең утыруыбыз булды, яныбызга Тимержан килеп житте. Таняга карап: — Исәнме, Таня, — диде. — Исянме, Тимерзян. — диде Таня. Мин читкә борылдым. Кыймыйча гына Тимержан урынга утырды. Сүз башларга итеп карады, ләкин сүз ялганмады. Утырабыз шулай өчебез дә пи өчендер үпкәләшкән кешеләр сыман. Таня әледән-әле ишек ягына караштыра, үзенең Равилен көтә. Тапкан көтәр кеше! Анысы да шундый ук Донжуандыр әле йөрсен әле әйдә ышанып. Татарча өйрәнә, имеш! Әйтерсең, мин аны кытайча өйрәтә.м. Мин өйрәткән ярамаган. Өйрәтерләр әле сине татарча! Безнең янга әкрен генә атлап киномеханик килеп житте. — Әллә лекцияңне башлап жибәрәсенме? — диде миңа — Кино соң- га кала. Халык житәрлек жыелды. — Ярар, — дидем мин. урынымнан кузгалып. — Хәзер утны кабызам. — диде киномеханик. Ашыкмыйча гына тышка чыгып китте. Озакламый урамда дөп-дөп мотор эшли башлады. Клуб эче гөлт итеп китте Мин. лекция язылган дәфтәрне кулыма тотып, сәхнәгә таба атладым Ләкин шул вакыт көтелмәгән бер нәрсә булды Мин сәхнәгә менеп житә алмый калдым — алгы рәтләрнең берсендә утырган Мирсәет абый — колхоз председателе басты да: — Иптәшләр, тавышланмагыз. — диде — Хәзер, кино башланганчы, раюинан килгән лектор иптәш Кашапов сезнең алда раюн партия кә.мититенен чираттагы пленум карарлары хакында биснда ясаячак. Мин тукталып калдым. Залга борылдым да, аны-моны уйлап тормыйча: — Юк. хәзер мин лекция укыйм! — дидем. Бик ышанып әйттем, үземнең хаклыгыма, укыячак лекциямә ыша нып әйттем. Барысы да миңа күтәрелеп карадылар. Клуб эче тып-тын калды. — Өченче көн генә доклад булды лабаса!—дип кычкырды кемдер. — Лекторлар күбәйгәч, харап икән эшләр, малай!—диде икенчесе. — Мин медицина темасына укыйм, — дидем мин, кычкыручыларга жавап итеп. Председатель кулын күтәрде дә халыкка тагын тавышланмаска кушты. Аннары, сөзәргә җыенган үгез төсле, миңа карады. — Нәрсә сез, иптәш Фәррахова? — диде. — Сезгә кем кушты? — Бүген мин әзерләндем, — дидем мин. — Гриппкә каршы көрәш турында. Безгә районнан куштылар, Мөслим абый кушты. Киномеханик әнә утны минем өчен яндырды. 3алдагылар көлешергә тотындылар. .— Тавышка куярга!—дип кычкырды кемдер. Председатель яңадан халыкны тынычландырды да, ике төрле уйларга урын калдырмыйча: — Бик яхшы алай әзерләнгән булгач, — диде. — Сез мондагы кеше. Икенче кино килгәч укырсыз. Шулай диде дә үзе янындагы ят кешегә: — Рәхим итегез, иптәш Кашапов,— диде. Кашапов дигән кеше сәхнәгә атлады. Баскычтан менде. Минем яннан үткәндә илтифатсыз гына миңа кагылып, орынып китте. Хурлыгымнан җир тишегенә керердәй булдым. Хурланмаслык та түгел шул — никадәр тырышып әзерлән-әзерлән дә, кисәк кенә, җиңел генә синең өметеңне киссеннәр, имеш! Бернинди сораусыз-нисез, бернинди сөйләшүсез! Бөтен халык алдында адәм көлкесе итсеннәр, имеш! Юри эшләгәннәр дип торырсың. Минем күңел тулды. Тамак төбенә ачы төер килеп тыгылды. Ул арада лектор сөйләргә дә керешеп китте. Кисәк кенә урынымнан куптым да, кызарынып-бүртенеп, бөтен зал аша ишеккә йөгердем. Бүлмәгә кергәч, чишенеп тә тормыйча, мендәргә капландым, еларга тотындым. Туйганчы еладым. Авылда бер көн торасым килмәде. Авылда гына түгел, дөньяда торасым килмәде. Беркем кадереңне белми икән, адым саен кыерсыталар икән, ник торырга, ник яшәргә?! XV Үз алдыма тузынып мин тагын Янавылга кайтып киттем. Монысында инде бөтенләйгә. Чын-чынлап. Бернинди икеләнүсез, бернинди үкенүсез. Янавылда үзебезнең өйгә дә кайтып тормадым —туп-туры райздрав- ка киттем. Соломон Моисеевичның мине аңлаячагына, мина ярдәм итәчәгенә мин әз генә дә шикләнмәдем. Күземә ак-кара күренмичә, әле һаман ярсып, тәвәккәл бер кыяфәт белән ишек шакыдым. Жавап та көтеп тормастан, ишекне иңеләй ачып җибәрдем. Кердем дә кычкырып: — Рөхсәтме? — дидем. Рөхсәт бирделәрме, юкмы — хәтерләмим. Кыю гына түргә уздым. Бүлмәдә ике кеше күренгәндәй булды. Берсе Соломон Моисеевич булырга охшый, икенчесе әллә секретарь хатын, әллә бүтән хатын-кыз. Үзе бераз таныш кебек. Мин ишектән килеп кергәндә алар бер-берсенә бик якын торалар иде шикелле. Мин кергәч бер-берсеннән аерылып киттеләр. Күнелдә шундук: «Әллә үбешеп торалар инде?» дигән бер шикле уй туды. Чынлап та. шулай булды, ахрысы. — Ә, иптәш Фәррахова! Саҗидә! — диде Соломон Моисеевич, чамадан тыш ягымлы елмаеп. — Әйдә, әйдә, түрдән уз! Соломон Моисеевич күлмәк якасын, галстугын төзәткәләп алды да үзенең кресло сыман итеп ясалган урындыгына килеп утырды. Мин дә утырдым. Аның каршысына. Мин тынычсыз. Иреннәр кысылган, йодрыклар йомарланган. Сугышка ташланырга жыенган яшь әтәч кебек. Соломон Моисеевич та бик үк тыныч түгел шикелле. Күз кырые белән генә тәрәзә ягына карап-карап ала. Караганын мина күрсәтмәскә иткән була, ләкин ничек күрмисең — каршыда гына утыра лабаса! Артта, тәрәзә янында теге хатын-кыз басып тора, ахрысы. — Сөйләп җибәр — эшләр ничек бара? — ди Соломон Моисеевич, мина эндәшеп. Мин нәрсә сөйләргә дә белмим, каткан агач кебек тик утырам. Сүз башларга нәрсәдер комачаулый шикелле. Күңелдәге уйлар түгел, мондагы ниндидер серлелек, аннары минем арттагы ят хатын-кыз комачаулый шикелле. Нәрсәдән сүз башларга белми аптырап утырганда, минем арттагы хатынкыз телгә килде. — Ярый, мин китим, Саша, — диде. Тавышы моның калтыранып чыкты. Бик таныш тоелды бу миңа. Чак-чак кына артыма борылгандай иттем. Соня! Безнең белән Куштирәккә барган фельдшер Сопя. Кызарынган, күз карашы томанлы. «Чынлап та үбештеләр микәнни?» дип уйладым тагын да. — Ярый, ярый, рәхим ит! — диде Соломон Моисеевич, Соняга баш иеп, елмаеп. Соня мине күрде, таныды. Шулай да танымаганга салынды. Мин дә аны танымаганга салыштым, тиз генә башымны бордым да, иреннәремне тагын да ныграк кысып, үртәлеп, өстәлдәге кара савытларына карап утыра башладым. Соня, биек үкчәле туфлиләре белән шак-шок басып, ишеккә юнәлде. — Туктале! — дигән булды Соломон Моисеевич, урыныннан торып. Ниндидер бик кирәкле сүзе калган кеше сыман ул Соня артыннан кузгалды, аны ишеккә кадәр озата барды. Ишекне ачып, коридордагы Соня белән тагын пышылдап кына нидер сөйләнеп алды. Мин барысын сизеп, ишетеп утырдым. Мин үземне утлы табадагы кебек хис иттем. Юл буена ташып килгән ярсу, тәвәккәллек — барысы да юкка чыга барды. Соломон Моисеевич, Соняны озатып куйгач, кире үз урынына килеп утырды. Ул минем яннан узып китте. Шул чакны корсагы күзгә ташланды. Бәләкәй генә тау кебек булып, чалбар каешын төртеп тора. Ияк асты да салынып төшкән. Мин аны элек күреп җиткермәгәнмен. ахрысы. Баксаң, ул да симез кеше икән ләбаса! — Я, тыңлыйм,—диде бу, матур кара күзләрен якадан миңа төбәп. «Нәрсә әйтергә соң?» дидем мин кинәт үз-үземә. Чынлап. Барысын да оныттым. Миндә хәзер икенче нәрсә башланды. Әллә күңел кайгу, әллә ышанмау, әллә җирәнү... — Нәрсә булды? Нишләптер борчулы күренәсең, Сажидә, — диде райздрав мөдире. Ул моны бик ягымлы итеп, күңелгә кереп әйтте. Ләкин сизеп торам — чын күңелдән түгел. Шулай булса да. аның бу ягымлылыгы күңелдәге кире тойгыларны юкка чыгара алды. Күз ачып йомганчы мин яңадан элекке Сажидәгә әйләндем. — Китәм мин Мәсәгуттан* Соломон Моисеевич! — дидем, телгә килеп. — Мин айда эшли алмыйм. Күчерегез мине районга. — Нишләп алан? Нәрсәсе ошамый Мәсәгутнең? — Тынычлап эшләргә ирек бирмиләр. Адым саен аяк чалалар. Бигрәк тә колхоз җитәкчеләре. Булмый, эшләмим! Теләсәгез нишләтегез. Бөтенләй кирәкмәгән чакта Кәрим абый күз алдына килеп китте. Ул да бит башта ук. очрашкач та миңа колхоз, авыл жнтәкчеләрен хурлаган иде. Ул вакытта аның да, күрәсең, шулай тузынган чагы булгандыр. 7. .к. УЛ Л* А — Эшләп булмый, алайса? — дип куйды Соломон Моисеевич, уйлангандай итеп — Син бит институтка керергә хыялланасың? — Әйе. — Җәй көне дә әйткән идең, ахрысы? — Әйе, — дидем мин, теләр-теләмәс кенә. — Ярар, булыр. Сажидә!— диде кинәт Соломон Моисеевич, күтәренкелек белән. — Район больницасында бер урын бар. Мин сине шунда күчерермен. Ризамы? — Риза, — дидем мин әкрен генә. Тик нишләптер мин моңа чын-чынлап шатлана алмадым. — Иртәгә килерсең, — диде Соломон Моисеевич. — Секретарь чирләп киткән. Иртәгә эшкә чыга. Приказны да шунда язарбыз. Ә хәзер, бар, тынычлан, ял ит. XVI Ул мине шулай юатып, юмалап чыгарып жибәрде. Миңа ул каядыр ашыга, шуңа күрә мине тизрәк чыгарып җибәрергә тырыша кебек күренде. «Коридорда Соня көтеп тора микәнни?» дип уйладым мин. Коридорга чыккач, Соняны күрмәкче булып, як-ягыма карандым. Соня күренмәде. Әкрен генә атлап үзебезгә кайтып киттем. «Дөрес, үбешеп торалар иде», дигән уй килде күңелгә. Якадан барысын да күз алдыннан үткәреп чыктым. Мин кергәндә үбешеп торуларына тамчы да шигем калмады. «Үбешсәләр әллә!» дидем үз-үземә, бераз баргач. Бер дә исем китми шикелле тоелды. Бары тик икенче урындагы үбешү генә күңелне тырнап. ачыттырып алды. Аякларым ирексездән кызурак атларга тотынды. Эх. бөтенесе буталды, бөтенесе баш-аяк килде... Кайтканда базарга сугылдым. Кесә тутырып көнбагыш алдым. Энекәш белән сеңелкәшкә. Алар бит күчтәнәч алып кайтканны яраталар. Күчтәнәчне кем дә ярага. Ә теге вакытта мин алмадым. Әгәр алган булсам? Күрәсең, күчтәнәч белән күчтәнәч арасында аерма бар. Тимер юлны чыктым да үзебезнең якка бара торган юлга борылдым. Озакламый таш юлга җиттем. Таш юл дигәч тә, яландагы таш юл түгел, урам уртасындагы таш юл. Ике якта йортлар. Мин юл читеннән барам. Алдан да, арттан да машиналар килә. Тыз да быз чабып кына торалар. Менә бер заман таныш автомашина тавышы ишетелеп китте. Шундук артыма борылып карадым. Борылмадан маңгаена кызыл хач билгесе куелган «ашыгыч ярдәм» машинасы килеп чыкты. Килеп чыкты да. җилләнеп, тузан туздырып, минем яннан узып, та китте. Шофер янына Соломон Моисеевич утырган. Шофер белән аның арасына авызы колагына җиткән Соня кысылган. Соломон Моисеевич га көлә. Күрәсең, бик кызыктыр. Әйе, алар. Узып киттеләр. Мин карап калдым... Кая баралар алар? Кая барсалар да минем өчен барыбер түгелмени? Барсыннар. Кирәгем исә Каф-тау артына китсеннәр. Әллә кая олаксыннар. Миңа хәзер барыбер. XVII Кайттым Әти гәзит укып утыра. Минем әти бик кызык кеше. Гәзитне ул баштанаяк укып чыга. Беренче бигендәге беренче хәрефтән алып соңгы битнең соңгы хәрефенә кадәр укый. Укып чыга да күзгә күренмәгән берәр бюрократны сүгә, каракларны я булмаса американнарны сүгә. Ул да булмаса, үз-үзе белән бәхәсләшә башлый. Әле укып чыкмаган, тып-тын утыра. Энекәш белән сенелкәш уенда. Әни казан тирәсендә Мине күргәч болар аптырап киттеләр. Әти гәзит укуыннан туктады да: Ни булды, кызым? — диде. — Ни шимбә, ни җомга дигәндәй, әле генә кайтып киттең ич! — Кайтсани! — дидем мин. Чишендем дә түргә уздым. Эш юктан эш булсын дигән сыман, ипи ашарга тотындым. Эш юктан гына түгел инде — ашыйсы да килә. — Аш өлгерә, сабыр ит, — диде әни. — Өлгерсә! — дидем каты гына. Аш өлгергәнне көтеп торасым килмәде, туңдым әле дидем дә, төре» неп урынга яттым. — Нәрсә, башыңа бер-бер кайгы төштеме әллә? — диде әти. — Төшмәде,— дидем. — Нишләп алай караңа көйдең соң? Эндәшмәдем. Шулай тып-тын гына яттым да, өйдәгеләрне сөендер- мәкче булып: — Мәсәгуткә бармыйм,— дидем. —Район больницасына күмәм. Иртәгә приказ язылачак. — Ни булды? — диде әти. — Ошамадымыни? Әллә кешеләр белән килешмәдеңме? Нишлисең, барысын да сөйләп бирдем әтигә Дөресрәге, кичәге күңелсезлекләрне. Үземне хаклырак итеп күрсәтү өчен колхоз председателен юри ныграк яманладым. Аннары Вәзирне дә искә төшердем. Монарчы әле мин әти-әнигә берни әйтмәгән идем. Әти тыныч кына тыңлап утырды да көлемсерәп куйды. — И, кызым, кызым! — диде, башын селкеп. — Нигә аны башта ук әйтмәдең? Мин әллә Мәсәгутнең берәр чите кителгәнме дип торам! Мәсәгут үз урынында калгандыр ич? — Сиңа көлке! — дидем, үпкәләп. Ләкин сизеп ятам, чынлап торып үпкәләп булмый Киресенчә, ничектер җиңелрәк булып киткән сыман булды. Бөтенесе ап-ачык, гап-гади булып калды. Нәрсәнең ап-ачык булганын мин әле үзем дә аңламыйм, шулай да инде авыр йөк — күңел газабы — кире кайтмаслык булып артка ташланды. — Нәрсә, әллә җыларгамы?— ди әти. — Шуның өчен раюн больницасына күчәсеңме? Сине тыңлаган Саламуныгызны әйтерием инде! һай, җегетләр! Нинди нәрсә соң ул? Шуның өчен кешене эшеннән күчерәләрмени? Ә синең урынга кем кала? Танямы? Таня урынына кем? Чирлеләр нәрсә дияр... авыл халкы’.. Уйладыңмы шул турыда? И, кызым, кызым. Чебен тимәс, чер итәр — менә шул була инде ул! Мин тып-тын ятам. Әтинең шелтәле сүзләре йөрәкне чәнчеп-чәнчеп ала. Авырттырып-авырттырып ала Карале, нишләдем соң әле мин? Нәрсә кыланып йөрим соң мин? Үпкәләгән булып, ачуланган булып. Кемгә үпкәләп? Колхоз председателенәме, Вәзиргәме? Кемгә? Тимер- жан белән Зөһрәгәме югыйсә? Вәзирләрдән, колхоз председательләреннән башка анда бит әле тагын Галим абыйлар, Мөслим абыйлар бар. Шәйхаттар бабайлар, Фәгыйлә апалар... Бөтен бер авыл! Алай гына да түгел, Кызыл Яр. Алдар, Тау-авыл бар.Мин бит Саҗидә генә түгел, мөдир Саҗидә. Минем өстә никадәр бурчч, никадәр җаваплылык. Шуларның барысын да ташла да, оныт та... туларның барысына да төкер дә... кемнәндер куркып... җиңелеп... качып кит, имеш! Менә сиңа кирәк булса, малайкай' Ничек баш җитмәгән шуны уйларга? Нәрсә, иртәгә тагын райздравка барыргамыни? Инде кире уйладым, район больницасына керәсем килми дияргәмени? Юк инде, икс аягымның берсен дә атламаячакмын! Шул чакны әни өстәлгә кайнар аш китереп утыртты. — Әйдә, тор, ятма анда көпә-көндез иркәләнеп! — диде ачу белән. — Бала-чага уены дип белдеңме әллә аны бер кайтып, бер килеп йөрергә! Килешмәгәнне... Мин кинәт сикереп тордым. Юындым да ашарга утырдым. «Әллә бүген үк китәргә инде?» дидем үз-үземә. Әйе шул, китәргә кирәк. Әле соң түгел. Кешекара сизенгәнче тизрәк таярга кирәк моннан. Ашап туйгач, беркемгә бер сүз әйтмичә, киенә дә башладым. — Кая җыенасың тагын? — диде әни. — Җыенам әле, — дидем. — Авылга китәм. Мәсәгуткә. ■— Китәсең?! Әллә тагын ут капканмы? — диде әни, ачуланасы килеп. — Мәсәгуткә ут капмаган. Миңа капты, миңа! — дидем мин. — Син нәрсә эндәшмисең? — диде әни әтигә. — Минем сүзне колагына да элми әнә синең уңган кызың. Үзең әйт. Иртәгә китәр. Кайчан барып җитә ул... Төнгә калса... XVIII Әти җавап бирергә өлгермәде, — урамда, безнең турыдан гына бик каты үкереп, тирә-якны дер селкетеп ниндидер машина узганы ишетелде. Без барыбыз да никтер тынып калдык. Машина исә ары китмәде, безнең капка турысында шып туктады. Кабинадан, кузовтан ниндидер кешеләр төште. Мин аптырап тәрәзәгә якынрак килдем. Карыйм... кемнәр соң болар? Безгә керәләр түгелме соң? Аһ аллам, харап кыналар булдым, мине алырга килделәр микәнни? Тәрәзәгә карана-карана керделәр болар капкадан. Баскыч төбендәге тимер сыртына күн итекләрен кырдылар, текә баскычтан менә башладылар. Иң элек Кәрим абый килеп керде. Күземә күренәме әллә дип торам! Теге безнең күршедәге укытучы. Аның артыннан... Равил, аннан шофер... — Исәннәрмесез әле, — диде Кәрим абый. Аның янындагылар да тыелып кына гөрелдәшеп алдылар, исәнме- сезсаумысыз, диделәр. Равил, мине күрде дә, бер дә юктан авызын ерып җибәрде, үз кеше булып миңа каш сикертеп алган булды. Мин ни: торам нишләргә белмичә, үз өемдә үземне чит санап. — Бик исәнбез. Әйдәгез, түрдән узыгыз, — диде әти, кунакларга каршы атлап. — Узып тормабыз, — диде Кәрим абый. Үзе шундагы урындыкка иркенләп утырды да. сүзсез генә миңа карап алды, аннары әтигә, әнигә карады. — Менә... — диде, чигәсен кашыштырып. — Саҗидә күршене алырга кердек. Мәсәгутнекеләр без. Яиавылда икәнен белдек тә, сугылып чыгыйк әле, дидек. Илебатырга ашлык китергәннек. Якын гына торасыз икән шул монда. — Мин үзем дә китәргә җыенып ятадырыем әле, — дидем мин, ашыгып. — Ә? Шулаймыни? — диде Кәрим абый. — Әйдә, алайса, сеңнем. Сине көтәләр анда. Синсез эш бармай. — Кая, нинди китү әле ул? Менә чәй кайнады, чәй эчеп китәрсез, — диде әни, кунакларның кемнәр икәнлеген шәйләп. — Рәхмәт, килен, эчеп тормабыз, — диде Кәрим абый, аягүрә басып. Әти дә кабалана башлады, нишләп алай бик тиз генә диде, әзер ашны ташлап китү килешми инде ул, диде. Мин кыстап-нитеп тормадым, чөйдәге плащымны кулга элдердем дә, өйдән тизрәк чыгып китү ягын карадым. Кәрим абын әллә минем турыда сүз куерта башлар тагы... әни алдында, әти алдында юкны-барпы искә төшерә башлар... Чыктым да баскыч төбенә, көтеп торам нишләргә белмичә. Менә күп тә үтмәде, ишек ачкан тавыш ишетелде. Чыгалар, ахрысы! һай, рәхмәт төшкере Кәрим абын! Өстән тау-таш ишелеп төшкәндәй булды. Сөенеп, көлә-көлә шундук капкага йөгердем. Кузовта берничә ир кеше, хатын-кыз күренә. Мәсәгутнекеләр. Төсләрне аера алмыйм, шулай да үзебезнекеләр икәнлеген ерактан ук күреп киләм. — Саҗидә, кил монда!—диде ниндидер кызын, кулын болгап. — Апасы, кабинага утырасыңмы, безнең беләнме? — дип кычкыра арттан Равил. — Сезнең белән. Кабинага Кәрим абый утырыр, — ди.мен, артыма борылгандай итеп. Сузылган кулларга үрелдем дә, тәгәрмәчләргә бастым да... тукта... авызы ерылганы Лилия... Икенчесе Тимерҗан лабаса! Кулдан ныгытып тоткан, елмайган... Кинәт йөрәгем кысылып куйды. Хәл бетте. Үзем көлгән булам, елмайган булам. Алар да елмая. Никтер барысы да чамадан тыш шат, күңелле кебек күренә. Менә Равил дә менеп утырды. Машина кузгалып китте. Әти белән әни нәрсәдер кычкырып калдылар — рәтләп ишетмәдем дә. Аяк астында машина тирбәлә, каршыга җил исә. Кайнар җил. Юк, җиле кайнар түгел, чигәләр кайнар. Якында гына Тимерҗан, Равил... Алда, киләчәктә— киңлек-иркенлек. билгесезлек һәм... бәхет. Бәхет? Алда микән, артта микән ул? Әллә яныңда гына микән соң? 1962 ел. Казан