Логотип Казан Утлары
Публицистика

АРТИСТНЫҢ ТОРМЫШ ЮЛЫ

ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫНДАI атар дәүләт театрының 1924/25 елгы сезоны бик күп эшсез артистлар өчен зур мөмкинлекләр вәгъдә итә иде. Чөнки яңа куелган директор Зәки Баятитский театрны аякка бастыру максаты белән танылган артистларның барысына да эш тапты. Бу сезонда Сара Байкина, Нәгыймә Таҗдарова. Нәфша Арапова, Рокыя Кушловская, Өммегөлсем Камская, Ситдыйк Айдаров, Нури Сакаев, Мохтар Мутин, Мифтах Әпсәләмов, Касыйм Шамил, Хөсәен Уразиков һәм Мөхәммәт Вәлишин кебек артист-артисткалар сәхнәнең күрке булдылар. Галиәсгар абзый Ка-. мал да бу сезонда үзенең артистлык талантын күрсәтергә мөмкинлек алды. Елга аръягы эшчедер театрыннан да дүрт-биш- артистны профессиональ сәхнәгә тарттылар Фатыйма Ильская белән Фатих Бәкерне д« Ташкенттан чакырып кайтардылар. Баш режиссер итеп Шакир Шамильский билге-, ләнде, нәүбәттә! е режиссерлар арасында Мәскәүдә Вахтангов театр студиясен тәмам’ лаган, мн ары белемле Гомәр Девншев т«. бар иде. Җырчы Фәттах Латыйповны, Зәй нэп Хөсәенованы да читтә калдырмадылар Шундый зур көчләрдән 40 кешелек коллек-. тив төзелде һәм яна сезон Нәкый Исәнбәтнең «һиҗрәт» комедиясе белән ачылды. Бу сезонда репертуар күп төрле һәм кызыклы булды. Озак та үтмәде, авторның үзе катнашында Һади Такташның «Җир уллары» трагедиясе сәхнәгә куелды. Аннан соң Гадел Кутуйның яңа әсәрләреннән «Балдызкай» комедиясе уйналды. Хәсән исемле мишәр образын уйнап, Хөсәен Уразиков тамашачыларның мәхәббәтен казанды. Аның «саксун», «кәбәм», «зачнм» кебек сүзләрен, урамда йөргәндә, халык арасында еш ишетергә туры килә иде. Шул елны артистларга бенефислар үткәрү башланды. Мифтах Әпсәләмовның сәхнә бәйрәменә «Иван Грозныйның үлеме» исемле трагедия уйналды.- Иван Грозный образын Әпсәләмов I Ахыры. Башы 11 санда. башкарды. Ул моңарчы үзен көлке рольләрдә таныткан иде, бу юлы трагик жанрда да оста булуын күрсәтте. Ул заманда тәрҗемә әсәрләргә халык йөрергә яратмый иде. Шулай да бу әсәр сезонда берничә тапкыр кабатланды. Мннем беиефисне дә үткәрергә әзерләнә башладылар. Ләкин минем бенефиска куелачак «Печән базары» комедиясен Кәрим Әмир өлгертеп җиткермәгән иде әле. Кәрим Әмирнең өенә бардым да, әсәрнең өлгергән ике пәрдәсен алып кайтып, репетицияләр башладык. Язучы авыру хәлендә булса да, берничә көн утырып, калган ике пәрдәне дә язып бетерде. Мартның 22 сендә бенефнеем үткәрелде. Комедиянең баш герое нтче Гыймадн ролен мин башкардым. Гыймаднның дусты Гайнетдинне — Мөхәммәт Вәлишин, итченең хатынын Нәфига Арапова уйнады. Спектакльгә атаклы нтче Гыймади үзе дә килгән иде. «Арттагы рәттән генә карап утырды», — диделәр. Печән базарының бу әһлен сәхнәдә гәүдәләндерү өчен мина күп эзләнергә туры килде. Аның кыяфәтен һәм хәрәкәтләрен күзәтеп, мин аның кибетенә бардым, рестораннарга йөрдем. Гыймаднның чын үзе итеп грим салдым. / Беренче пәрдәдә ул заманда атаклы булган «Амур» рестораны күрсәтелә иде —бу ресторан залын нәкь тундагыча итеп кордык. Хәтта шундый детальләргә кадәр онытмадык: ресторанда пианинода уйнаучы кызның ни төсле киенгәнен һәм кыяфәтен карап кайттык та Т Салих Сәйдәшевне нәкъ шул кызныкы шикелле күлмәкләр һәм хатын-кыз паригы киертеп. сәхнәгә чыгардык. Эстрада да кавказ биюләре белән ниндидер бер артист чыгышлар ясый иде, аны да онытмадык: Гали Ильясовны черкесларча киендереп, сәхнәдә биеттек. Галиәсгар абый белән Җ. Байкин: «Амур» икән. «Амур» булсын! Без дә чыгып утырыйк», — дип, бер өстәлгә утырып сыра эчәргә тотындылар Пәрдәне ачып җибәргәч, халык хәйран калды — сәхнәдә чын мәгънәсендәге «Амур» иде. Анда мин — Гыймади да килеп кергәч, халык гер килеп кул чабарга тотынды. Бик озак әйтәсе сүземне әйтергә ирек бирмәделәр. Бу комедияне дә сезонда берничә тапкырлар кабатларга туры килде. Мохтар Мутин бенефисенә Гали Рәхим тарафыннан тәрҗемә ителгән «Гамлет» трагедиясе куелды. Гамлет—М. Мутин. Офелия ролендә Фатыйма Ильская уйнады. Әсәрне тамашачы яратып карады. Герой белән героинянын чын мәгънәсендә оста уйнаулары Казан тамашачыларын Европа һәм рус классикларын да карарга өйрәтә башлады. Бу сезонда зур хәзерлек белән «Ревизор» һәм «Отелло» да куелып, Мохтар Мутин бу постановкаларда баш рольләрне уйнады, үзенен көчле артист булуын чын-чынлап танытуга иреште. Мондый классик әсәрләр татар артистларының сәхнә тәҗрибәләрен үстерүгә дә зур мөмкинлек тудырды. Фатыйма Ильскаяның да сәхнә культурасы бу елларда гаҗәп дәрәҗәдә үсте. Анын «Хаи кызы»нда, «Гамлет»та, «Таһир-Зөһрә» һәм башка спектакльләрдә гәүдәләндерелгән образларын күреп сокланмаска мөмкин түгел иде. Бу әсәрләрнен барысын да диярлек сәхнәгә куючылар Шакир Шамильский белән Гимәр Девншевлар булды. Аларнын бу хезмәтләре татар театрында беренче күренгән. чын мәгънәсендә художество ягыннан эшләнгән постановкалар иде. 30 апрельдә сезон ябылды һәм бу сезон татар театрында монарчы күрелмәгән уңышлар белән тәмамланды. Артистлар театр белән исәп-хисапны өзеп, янадан кайсысы кая таралышырга мәҗбүр булдылар. Габдулла Уральский белән Камал III, аларга ияреп берничә артист һәм артистка Астраханьга киттеләр. Без исә. бу тирә кешеләре, ияләнгән җиргә, әлеге дә баягы хезмәт биржасына барып учетка язылдык. Көннәрнең берендә Фәттах Латыйпов квартирасында — Шакир Шамильский да анда иде — өчәү киңәштек тә. кечкенәрәк бригада төзеп, Татарстан районнарына чыгарга. берәр ай булса да йөреп кайтырга булдык. Бу бригадага Шакир Шамильский (режиссер), Маһирә Мирвәлиева. Зәйнәп Хөсәенова, Өммегөлсем Камская. Фәттах Латыйпов, Гали Ильясов. Мөхәммәтхан Ва- хитовлар керде. Мине бригаданың җитәкчесе итеп билгеләделәр. Май уртасында чыгып китеп, башта Әгерҗегә туктадык. Аннан Ижевскида, тагын Әгерҗедә. Сарапулда. Чаллыда, Бондюгта булдык, аннары Алабутага киттек. Чистай- га да кердек. Бер айлык гастрольдә без унбишләп спектакль күрсәттек. Сәфәребез ярыйсы уньйилы чыкты. Һәркайсыбыэның бераз ял итәрлек чамабыз да калды. Казанга кайтып берәр атна чамасы торгач. Шакир Шамильский, иптәше Маһирә ханым белән, туган авылларына кайтып ял итәргә уйлады. Иптәшем белән мине дә үзләре белән барырга чакырдылар. «Бераз ял итәрбез дә аннан Уфага да барып килербез», — диде Шакир. Без риза булдык. Нури Сакаев белән Нәгыймә Таҗдарова без барганда Уфада иде. Алар белән киңәшеп. Уфадагы һәвәскәрләр катнашында Кәрим Әмирннең «Печән базары» комедиясен куеп җибәрдек. Сборны күп алдык. Өч- дүрт көннән шул ук язучының «Казан ку- ?Ы» комедиясен әзерләп өлгерттек. Бу спектакль дә ярыйсы үтте. Безнең спектакльләрне Мәҗит ага Гафури да карады. Башкортстанның хөкүмәт җитәкчеләре дә килгән иде. Алар безнең постановкаларга әйбәт бәя бирделәр. Мәгариф Халык Комиссариатына чакырып, Уфада калырга кыстый башладылар. «Гыйлаҗ Казанский- ны. Әмин Зөбәеровларны чакырып кайтарырбыз, өстәвенә, үзегезгә кирәкле артист- артисткаларыгызны чакыртырсыз. Уфада татар-башкорт труппасы оештырырга кирәк», — диделәр. Дөрес, алар безгә хезмәт хакын тәэмин итә алмыйлар, ләкин театр бинасын бушлай бирү, театрдагы костюм, декорацияләрдән бушлай файдалану мәсьәләләрен хәл итәргә сүз бирделәр. Кыскасы, без алар- дан. алар бездән акча сорамаска тиеш идек. Комиссар: «Спектакльләрдән җыелган сборларыгыз артистларның үз бәхетләре»,— диде. Шуннан Нури Сакаев елмайды да: «Бу инде ашау байдан, үлем ходайдан дигән кебек була икән!»— диде. Без барыбыз да көлешеп алдык. Шулай да бу шартларга риза булдык. «Тәмам уйлашкач. Казаннан телеграмма сугарбыз»,— дип саубуллаштык. Бернке кеннән Уфадагы дуслар безне озатып калдылар. УФАДА ТАТАР-БАШКОРТ ТРУППАСЫ (1925—26 еллар) Казанда безгә озак яшәргә туры килмәде. Уфада бер сезон эшләргә теләгебез барлыгын әйтеп, Башкортстан Мәгариф Комиссариатына телеграмма суктык. Озак та үтмәде. җавап алдык, оештыру расходларына, юлга дип, ике мец сум акча да җибәргәннәр иде. Шуннан Урал, Себер якларында булган иптәшләрдән Казанскийга, Зебәеровка, Сәмитоваларга телеграмма сугып, аларны Уфага чакырдык. Мәҗит Илдар белән Рокыя Кушловская Оренбургта иде, аларны да чакырттык, номер әзерләнеп куелган Уфада аерым номер әзерләнеп куелган иде. Шунда яши башладык һәм эшкә тотындык. Уфанын үз артист-артисткаларын- нан: Мәрфуга Иманская, Һаҗәр Һилалова, Гыймал Минһаҗов, Хаҗи Бихарский һәм башкалар белән сейләштек. Районнардай яшь артистлар һәм курайчылар китерттек. Ул арада Фэхерниса Сәмигова, Гыйлаҗ Казанский һәм Әмин Зебәеронлар да кайтып җиттеләр. Мәҗит Илдар белән Рокыя Кушловскаялар да килеп теште. Шулай итеп составында 25 ләп кеше булган «Татар-башкорт драма һәм музыкаль комедия труппасы» оештырылды. Баш режиссер ител Шакир Шамильский билгеләнде, мине труппанын җаваплы җитәкчесе итеп куйдылар. 24 октябрь кенне Мәҗит ага Гафуринын яна әсәре — «Кызыл йолдыз» пьесасы белән сезоныбызны ачып җибәрдек. Театр бинасына җәйдән үк ремонт ясалганлыктан, бия чиста, бик җылы нде. Антракт вакытларында фойеда оркестр уйнап торды. Постановка бик унышлы чыкты, авторны да, уйнаучыларны да сәхнә алдына кабат-кабат чыгарып алкышладылар. Бер-нке кеннән сон ук «Галиябану»ны куеп җибәрдек. Галиябану — Кушловская, Хәлил — Казанский, Исмәгыйл — Шамнль- ский, Бәдри — Зебәеров, Галимә — Сәмито- ва, яучы — Таҗдарова булды. Кыллы оркестр музыка уйнап торды. «Уфада мондый «Галиябанужы күргәнебез юк иде әле!» — дигән югары бәяне ишеттек. Кеннәрнен берендә Башкортстан сәнгать эшчеләре союзыныц 5 нче съезды уздырылды. Мортазин белән мине делегат итеп җибәрделәр. Мине идарә составына да сай Татар-башкорг труппалы. 1923 -1926 ел Уфа. ладылар. Идарәнең тапшыруы буенча, кызылармеецлар арасында культура-шефлык эшләрен алып бардым. Тора-бара башкортча әсәрләр дә куя башладык. X. Габидинең «Энҗекәй белән Юлдыкай» дигән әсәре Мортазин постанов- касында бик уңышлы чыкты һәм сезонда берничә тапкыр уйналды. Буранголның «Ашказар» драмасы да халык яратып карый торган әсәр булып китте. Кушловская- ның матур җырлары бу спектакльләрдә аеруча тәэсирле яңгырап, Уфа халкы ул катнашкан спектакльләргә килергә атлыгып тора иде. 1926 елның январенда татар театрының тууына 20 еллык юбилей үткәрү өчен Шәриф Сүнчәләй, Әмин Зөбәеров, Мансуров, Мортазин, Шамильский, Казанский, Амантай һәм минем катнашымда комиссия оештырылды. Театрның үсешен күрсәткән әсәрләрдән төрле өземтәләр алып киң программа төзелде. Театр фойесына театр тарихына кагылышлы зур күргәзмә куелды. Алтын хәрефләр белән язылган афишалар чыгардык, чакыру билетлары өләштек. 30 январьда, шимбә көнне Уфаның сәнәигы-нә- фисә сараенда тантаналы юбилей кичәсе үткәрелде. Мәгариф Халык Комиссариаты вәкиле Вәлиулла Мортазннның «Татар театрының 20 еллыгы> хакында зур доклады булды. Соңыннан татар театры төзелгәннән бирле эшләп килгән артистларны котлаулар, бүләкләүләр башланып китте. Бик күп тәбрикләү телеграммалары укылды. Төрле пьесалардан өзекләр күрсәтелеп, зур концерт үткәрелгәннән соң, фойеда төнге сәгать икегә кадәр танецлар, биюләр, күңел ачулар булды. Ике якта ике оркестр алмашлап, өзлексез уйнап торды. Бу елны без югарыда әйтелгән спектакльләрдән тыш Кәрим Әмирииең «Пайтәхет җәллядләре», Буранголның «Ялан яр- кәй», Ибраһимовның «Башмагым» һәм Ха- жибековның «Аршин мал алан> әсәрләрен куйдык. Эш белән мавыгып, атнасына ике- өч постановка куя-куя, яз якынлашканын сизми дә калдык. Бер көнне профсоюзның өлкә комитетында рус опереттосының һәм безнең труппаның отчет докладлары булды. Безнең труппаның килере рус труппасыннан өстен булып чыкты. Без үз расходларыбызны каплау белән генә калмыйча, артистларыбызга да артыграк түләгәнбез. Бу хәлне күргәч, профсоюз Мәгариф Халык Комиссариатына безнең труппаны үа карамагына алырга пкъдим ясады. Мәгариф Халык Комиссариатының приказы озак көттермәде. Анда: «Татар-башкорт труппасы беренче апрельдән Мәгариф Халык Комиссариаты карамагына күчә һәм Башкортстан дәүләт труппасы исемендә йөртелә», дип язылган иде. Яңадан «Печән базары»н, «Казан кызы»н, «Башмагым» һәм «Тәфтиләү» әсәрләрен куйдык. Апрельнең ахыры килеп житте дә 30 апрельдә сезонны яптык. Безнең бу кышкы сезоныбыз асылда Башкорт дәүләт театрына нигез салу булды. Шул көннән башлап башкорт театры даими эшли башлады. 1928 елда әсәрләрен Мәскәү сәхнәләрендә күрсәтүгә иреште. Ел- дан-ел үсә барып, «Башкортстан Дәүләт Академия театры» исемен алды. Соңыннан Мәскәүдә башкорт әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашуга лаек булды. АСТРАХАНЬДА (1926—27 еллар) Казанга кайткач, бу җәйне дә бушка уздырмадык: Ш. Шамильский, Камал II, X. Уразиков, М. Вәлишнн, Б. Ибатуллин, Өммегөлсем Болгарская, Хәдичә Арская һәм Рауза Ямангуловалар җыелып, тугыз кешедән торган бригада төзедек тә, үзебезгә таныш булган якларга гастрольгә чыгып киттек. Гастрольдән кайтып кына җиткән идек, Астрахань шәһәреннән Габдулла Уральский килде. Анда кышкы сезонга татар труппасы төзәргә уйлаганнар икән. Уральский Казаннан артистлар җыярга кайткан булып чыкты. Мин анда барырга ризалык бирдем. Шуннан театр техникумында укучылардан Әминә Мөхәммәдневаны. Зыя Сабн- товны һәм типография эшчеләре клубы түгәрәгеннән Камилә Ннгъмәтуллинаны алып — барлыгыбыз бишәү — Астраханьга киттек. Астрахань шәһәр Советы безгә — читтән килгән артистларга — берничә номер да әзерләп куйган иде. Уналты кешелек коллектив белән «Вулкан» кинотеатры бинасында эшкә башладык. Бу бинада без атнага ике көн уйнарга тиеш идек. Габдулла Уральский театрның режиссеры, мине җитәкче итеп билгеләделәр. Ноябрь башында Г. Кутуйның «Балдызкае» белән кышкы сезонны ачып җибәрдек. Балдызкай ролендә Камилә Нигъмәтуллина уйнады. Мин — Хәсән мишәр ролендә идем. Уразиков алымнарын хәтеремә төшерергә тырышып уйнадым. Халыкның алкышларына караганда, спектакль җанлы үтте кебек. Әсәр- нең музыкаль ягы кыллы оркестр белән башкарылды Ананьев җитәкчелегендәге бу оркестр барлык музыкаль әсәрләрдә кыш буенча уйнап чыкты. Озакламый Габдулла Гатауллнн-Апуш- ның «Ачы хакыйкать» драмасын, Габдулла Уральский әсәрләреннән «Бал куаслы туй» комедиясен куеп җибәрдек. Бу соңгысы астраханьлылар тормышыннан алып язылганлыктан, халык гадәттән тыш куп килгән иде. Галиәсгар абзыйның «Алтын кармак» әсәре дә уңышлы барды. Паулюсь ролендә Уральский, кызы Лукия ролендә Ннгьматуллина, офицер Рауль ролендә Зыя Сабитовлар уйнады, Альберт ролен мин башкардым Габдулла Уральскийнын «Камчылы ишан», «Малик шнркан», «Туктамыш хан» һәм «Балыкчы кызы» кевея әсәрләре дә күп куелды һәм уңыш каэам- ды. Астрахань һәвәскәрләреннән Дибер- днева Маһруй, Садретдннова Хәят. Вәль- шина Вазифа, Хәйруллин, Гумеров, Байкин- нар да бу спектакльләргә катнаштылар. Астраханьда оешкан коллектив яла кадәр шулай бердәм эшләп килде дә апрель ахырларында сезонны тәмамлады. Бозлар кнгеп, Иделгә пароход ташу белән Казанга кайттым. Бу елгы җәйдә, Казаннан чыгып китмәскә, бераз ял итеп алырга исәп иде. Кайтып бер ай чамасы торуга, минем семьямда бер ир бала артты. Шатлыгымны уртаклашырга Галиәсгар абзый янына ашыктым. Мнн ана алдан ук: «Галиәсгар абзый, ир бала булса да. кыз бала булса да берәр исем әзепләп куй әле. Балама исемне енн кушсай иде», дип үтенгән илем. Ул килде һәм: «Нәуфәл кушыгыз», диде. Бу исем миңа да, иптәшемә дә бнк ошады. Галиәсгар абзый бу бала турында берничә еллар буена, очраган саен: «Ничек, Локман, теге мнн исем кушкан малаен нн хәлдә? Исән-сау гына үсәме?» — дип сораштыра иде... Бу җәйне гастрольгә беркая чыкмадым. ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫНДА (1927—28 еллар) Кетен театр двньясында зур үзгәрешләр булды. Театрыбызга «Татар Дәүләт Академия театры» дигән мактаулы исем биАстрахань труппасы. 1926—27 елгы сезон. һәм күз алларында шушындый билгесез дөньяларны ачкан артистларга, режиссер Гомәр Девишевка рәхмәт алкышларын яудыра. Берничә көннән сон. бу спектакль оешкан тамашачылар өчен үткәрелде. Ачык әйтергә кирәк, моңарчы театрга теләр-теләмәс кенә йөргән Казан тамашачылары театрны якын күрә башладылар. Озак та үтмәде. Әхмәт Таҗетдин Рахманкуловның «Тигәнәк» исемле комедиясе куелды. Бу спектакльдә гел яшь артистлар гына кагнашты. Җилкуар Мифтах ролендә Хәким Сәлимҗанов. Бәдерниса ролендә Фәрхия Тарханова, Шәйхелисламны Хәсән Катнсв, староста ролендә Каюм Барнев һәм Хәлил ролендә Нәҗип Касыймовлар уйнады. Сәхнәгә бер-бер артлы яңа әсәрләр менә торды. Шакир Шамнльский постановкасын- да драматург Веналинның «Канлы чәчәк- ләр»исемле мелодрамасы (С. Җәләл тәрҗемәсе) куелды. Маркетанка кызны Фатыйма Ильская башкарды, тамашачылар алдында яңадан бер тапкыр дан казанды. Ильская- ның уйнавын Казандагы рус артистлары да килеп карыйлар һәм бик югары бәя бирәләр иде. Фәтхи Бурнаш «Камали карт» комедиясен өлгертте. Баш рольдә — Камали карт булып — Бари Тарханов уйнады. Бари Тарханов бу рольдә зур уңыш казанды, әйтерсең. әсәр Бари Тарханов өчен махсус язылган диярсең иде. Шулай ук «Трильбн», Фәтхи Бурнашнын «Камали карт», Н. В. Гогольнең «Ревизор» әсәрләрен дә халык яратты. - Бу сезонда театр «Тамашачы» исемле айлык журнал чыгара башлады. Аның битләрендә постановкаларга рецензияләр, аерым артистлар турында иҗат портретлары, куелачак әсәрләр турында аңлатмалар, по- становкалардан күренешләр һәм башкалар басыла иде. Бу журнал халыкны театрга якынайтуда бик зур роль уйнады. Яшь язучылардан Гадел Кутуй журналны чыгарышуда зур тырышлык күрсәтте. Сезон ахырына таба Ф. Бурнашнын «Та- һңр-Зөһрә» әсәре куелды, художник Бень- ков аңа гаҗәеп декорацияләр. Салих Сәй- дәшев өстәмә балет музыкалары («Шәрык балеты») язды, балетмейстер Юлий Муке һәм Зинаида Чарушиналар гүзәл биюләр әзерләделәр. Матур яңа киемнәр тегелде. Рольләр дә иң оста башкаручыларга бирелде. Таһир — Ситдыйк Айдаров, Зөһрә — Фатыйма Ильская. Гарәп —Камал II. релде. Ул елны театр техникумын да унике яшь артист тәмамлап чыкты. Татар сәхнәсендә монарчы эшләп танылган артистлар- нык берсен дә Академия театрыннан читтә калдырмаска карар кылдылар. Театрның директоры итеп Фәтхи Бурнаш. баш режиссер—Гомәр Девишев. нәүбәттәге режиссер итеп Шакир Шамнльский билгеләнде. Мин администратор булып эшкә кердем. Бу елгы сезонда мина бик җаваплы һәм кыен бурыч йөкләтелде: тамашачыларны оештырырга тиеш идем. Бөтенләй яна эш иде әле бу. Сезон төрек язучысы Нәмыйк Камалның (Г. Камал тәрҗемәсендә) «Һинд кызы» әсәре белән ачылырга тиеш иде. Татпроф- советта культура бүлеге мөдирләрен чакырып киңәшмә үткәрдек. Татар академия театрының киләчәктәге репертуары белән аларны таныштырдык. Киңәшмә «Сәнгать һәм производство эшчеләре арасында бәйләнешне ныгытыйк!» дигән лозунг астында узды. Профсоюзлар ярдәмендә, эшче-хез- мэткәрләр, студентларны оешкан рәвештә театрга якынайту эшенә керештек. 1927 елның 28 Октябренда. Казан зур театры бинасында Татар дәүләт академия театрының пәрдәсе күтәрелде. Беренче сүзне һинд кызы Сөруҗи ролендәге татар артисткасы Фатыйма Ильская башлап җибәрде. Сөруҗи. инглиз офицеры Томсонга (артист Шакир Шамнльский): «Күр. Томсон, бу еланнар яткан елгада күпме чәчәкләр бар. Алар синең йөзең шикелле матурлар. Мин шул чәчәкләргә карап, синең күңелеңдәге гүзәллекне күрергә телим. Бу чәчәкләргә елан агуы сеңмәде микән?» — дип сөйли. Романтика, сәхнәдәге һнндстан күренешләре тамашачыларны сихерли иде. Менә сәхнәгә һинд халкының аксакалы Турумтур {артист Бари Тарханов) керә. Ул Сөруҗи- ны инглиз офицеры белән бергә очраткач:— «Син уйла, Сөруҗи, гыйшык адәмнең күзен сукырайта. Нишләгәнеңне дә сизми калырсың. Гыйффәтенә кул сузган дуңгыз, гомерен буена күз-яшь түксәң дә, сине кызгана белмәс...» — дип кисәтә. Мондый шомлы сүзләр сәхнәдәге серлелекне тагын да көчәйтә... Сәхнәдә саф мәхәббәт янулары белән бергә әшәке мәкер, ирек даулаучы халык һәм хәйләкәр колонизаторларның провокацияләре — көчле бәрелешләр гәүдәләнә. Халык тыя да алмыйча бирелеп варый Хан — Зәйни Солтанов, ханча — Рауза Урмансовалар иде. Бу сезонда тагын Һ. Такташның «Күмелгән кораллар», Г. Минскийның «Мансуров- лар гаиләсе», К- Әмирниең «Тимер ага», Г. Кутуйның «Нәнкә җан», Ә. Рахманку- ловның «Килмешәк», «Упкын» һәм. «Бәз астында дулкын», Г. Ильясовның «Сөембикә». С. Җәләлнең «Дим буе», Ф. Бурнаш- ның «Адашкан кыз» һәм «Хөсәен мирза» исемле пьесалары куелды. Кыскасы, бу сезон бнк бай репертуар белән һәм оешкан тамашачыларның театрга куп йөрүе белән билгеләнде. 1921—29 ЕЛГЫ СЕЗОН Бу елгы сезонда Шакир Шамнльский артист булып кына эшләргә теләде. Ә Гомәр Девишевны баш режиссер итеп билгеләделәр. Безне Галактионов урамындагы хәзерге Академия театры бинасына күчерделәр. Художник П. Беньков Урта Азиягә китте, анын урынына Г. Т. Сперанский эшли башлады. Тагын бер якалык шул булды: артистлар белән тулы бер елга договор төзеделәр. Хәзер инде җәй көннәрендә дә артистлар тик ятмаска, гастрольләргә чыгарга тиешләр иде. Моңарчы даими хезмәт хакы күрмәгән артистлар өчен бу зур шатлык булды. Фатыйма Ильская Мәскәүдә, Бари Тарханов та читтә булганлыктан, дирекция алар урынына Кырымнан Сара Байкнна белән Җ- Байкинны чакыртып кайтарды. Хәлил Әбҗәлилов та Казанга килде. Нәүбәттәге режиссер итеп Сөләйман Вә- лнев-Сульваны билгеләделәр. Ильяс Куда- шев-Ашказарскнйны, Фәхрия Кудашеваиы һәм яшь артистлардан Әминә Милюшева- ларны да театрга алдылар. Барлыгы 50 кешегә якын җыйналдык. Беренче спектаклебез Шәрнф Камалның «Ут» исемле драмасы булды. Әсәрнең баш герое Рәүф Моратовны Шакир Шамильскнй башкарды. Гомәр Саттаров ролендә Хәким Сәлимҗанов. Габдрахман Туйбековны Хәлил Әбҗәлилов, Искәндәр Туйбековны Габдрахман Камал II, Сәләхи Моратовны Касыйм Шамил, Галия Туйбекованы Рокыя Кушловская һәм Зәйнәп ролендә яшь артисткалардан Хәдичә Ихсанова уйнады Спектакль алкышлар белән үтте. Икенче спектаклебез итеп —«Урман кызы» әсәре куелды. Яшь язучы Р Яхнн иҗат иткән бу әсәрдә Сәлим ролендәге Камал 111 дән калган башка рольләрне яшь артистлар башкарды. Хәсән Катиев. Зариф Закиров. Нәҗип Касыймов. Каюм Бариев. Гай Таһиров. Гомәр Исмәгыйлов. Газиз Зыятдинов. Бәкер Иосыпов. Закир Сафин, Нурия Кальметева. Хәдичә Ихсанова, Луиза Салигаскарова. Галимә Ибраһимова һәм Фатыйма Янбарисовалар уйнавында спектакль берничә тапкыр кабатланды. Ул арада Таҗи Гыйззәтнең «Наемшик» музыкаль драмасы өлгерде. Салих Сәйдә- шев бу әсәр өчен искиткеч көйләр язды. Әсәрне сәхнәгә ВәлневСульва куйды. Халыкның бу спектакльне карар өчен театрга ничек агылуын санап та, сөйләп тә бетерерлек түгел иде. Батыржанны Ситдыйк Айдаров, Гөлйөземне Кушловская, Иманкул мулланы Зәйни Солтанов. Бикташны Габдулла Уральский, Әскәрне Габдрахман Камал II, Булат картны Хәлил Әбҗәлилов, Шәрифә бикәне Мәрьям Кутушева һәм Айсылуны Нәгыймә Таҗдаровалар аеруча яхшы башкардылар. Бу артистларның җырларын ишетеп, уйнауларын карап туймаслык иде. Әсәрне бер караган кешеләр дә кабат-кабат карамыйча булдыра алмадылар. «Наемшик» Таҗи Гыйззәтнең ул заманда язган беренче музыкаль драмасы һәм иң яхшы әсәрләреннән булды. Ә инде Салих Сәйдәшевнең ул драмада язган көйләре, нур өстенә нур булып, татар музыкасының алтын фондына кереп калды. Салих Сәйдәшев турында сүз чыккач, аның тарафыннан шул ук елны язылган «Кызыл Армия маршы» турында да әйтмичә үтә алмыйм. Салих Сәйдәшевнең театрда эшли торган урыны касса артында, минем администратор бүлмәсе белән янәшә, зур. шыксыз гына караңгы бер бүлмәдә иде. Ул анда, көндезләрен дә ут яндырган хәлдә, пианиносы артына утырып иҗат итә иде. Мин месткомнардан йөреп кайткач, бүлмәгә кереп эшкә тотынам, ул да клавишлар өстендә бармакларын уйната. Әледән-әле тынып тора... Уйлана булса кирәк. Шуннан ул минем кайтканны сизеп ала да стенаны кагып үз янына чакыра. Мин керәм. Тәмәке тартабыз. эшләр турында сөйләшәбез. Шунда ул мина: — Менә, Локман абый, тынлап кара әле! — дип, яна язган көенең бер өзеген уйнап күрсәтә.— Я. ничегрәк? — дип сорый. Мин үзем төшенгән кадәр бәя бирәм. — Рәхмәт.— ди ул. Бу маршның мина аеруча ошаган бер урыны бар иде. «Менә бу җире бигрәк тә көчле, йөрәкнең әллә кайсы урыннарына үтеп, тәэсирләндерә...»— дигәч, <Кайсы жире, кайсы? Бусымы?» — дип, кат-кат уйнап күрсәтеп, төпчитөпчи, җентекләп сорый иде. Кайсыбер көннәрне исә, ул минем кайтканны сизеп ала да, маршның мин яраткан урынын юри уйнарга тотына. Нихәл итмәк кирәк, ихтыярымны жуеп, көйгә сихерләнеп, янына керергә мәҗбүр булам. Шуннан ул мине бүлмә буенча әле кызу, әле жай белән генә маршка атлатып йөртә. Шуның буенча көйнең ритмын билгели. Ачык әйтергә кирәк, мин бу маршка көне буенча атлап торырга да рнза идем. Композитор аны Кызыл Армиянең унбер еллыгына багышлап яза иде. Ниһаять, марш язылып бетте. 25 февральдә Академия театрында кызылармеецлар өчен тантаналы юбилей кичәсе уздырылды. Шул кичәдә ике гаскәри частьның 60— 70 кешедән торган тынлы оркестры чыгыш ясады. Оркестр Кызыл Армиянең унбер еллыгына багышланган яна маршны башкарганда, Салих Сәндәшев үзе дирижерлык итте. Әсәр уйналып бетүгә, залдагы кызылармеецлар, аягүрә басып, композиторны бик озак алкышладылар. Салих Сәндәшев тантаналы рәвештә бу маршын Кызыл Армиягә бүләк итте. Соңра, Казан гарнизонының приказы укылып, Салих Сәйдәшевкә «Почетлы кызылармеец» исеме бирелде һәм хәрбн кием бүләк ителде. Халык маршны яңадан кабатлауны сорап кул чапты. Бу юлы пульт янына хәрби оркестрның үз дирижеры басты. Музыкаль культурабызның алтын фондына кереп калган бу марш беренче тапкыр әнә шулай башкарылды. Шушы ук елда Академия театрының зур гына бүлмәсендә татар театры музее ачылды. Артистлар кулларында булган афишаларны, фоторәсемнәрне, татар театры тарихына кагылышлы башка материалларны шушы музейга китереп тапшырдылар. Художниклар куелган постановкалардагы декорация макетларын, төрле эскизларны да куеп җибәргәч, бу бүлмә хәйран матур, тамашачыларны үзенә тартырлык күргәзмәгә әйләнеп китте. Антракт вакытларында бу музейга кереп, күзәтеп йөрү тамашачыларга гадәт булып керде. Көннәрнең берендә Гомәр Девишев, Лав- реневның Зәйни Солтанов тәрҗемә иткән «Разлом» пьесасын әзерләргә кереште. Татар театрында беренче мәртәбә әйләнмәле «Рдзлаи» эсарендэ Ш Шалшльский — Годун. сәхнә эшләтелде. Художник Сперанский сәхнәдә диңгез корабле «Заря»ны күрсәтте. Бу постановкада рольләрдә генә утызга якын артист булу белән бергә, масса күренешләрендә 30—40 кеше катнашты. Матрослар булып театр техникумы укучылары уйнадылар. Спектакль искиткеч уңышлы чыкты. Матрос Годун ролендәге Шакир Ша- мильскийны таныр хәл дә юк иде. Ул үз ролен шулкадәр көчле темперамент белән башкарды, аның ныклыгына, каһарманлыгына хәйран калырлык иде. Без чын мәгънәсендәге большевик образын сәхнәдә беренче тапкыр күрдек. Татар театры, гомумән, мондый героик пьесаны үз сәхнәсендә беренче тапкыр күрсәтә иде. Шул ук әсәр Зур театрда, рус сәхнәсендә дә булуга карамастан, безнең театрга да халык күп йөрде. Спектакльләргә тамашачылар, кызыл байраклар күтәреп, оркестрлар белән килгән көннәр дә булды. Әсәр беркөнне елга аръягы эшчеләренә күрсәтелсә, икенче көнне елга эшчеләре — грузчиклар, матрослар— өчен куелды. Алар да, шәһәрнең зур урамнары буйлап, кызыл байраклар күтәреп һәм музыкалар уйнап килделәр. Без, театр эшчеләре, аларны театр ишек төбенә чыгып, үз оркестрларыбыз белән, митинглар кап. речьләр сөйләп каршы ала торган булдык. Мондый революцион-героик пьесаларның уңышы безнең яшь драматургларыбызны да рухландырып җибәрде., Г алиев «К.азаи өч.ен керәшә исемле героик пьесасын язып театрга китерде. Әсәр сәхнәгә куяр өчен бик кыен язылганлыктан, театрга зур эзләнүләр ясарга туры килде. Бу эшкә режиссер Вәлиев-Сульва алынды һәм бик уңышлы башкарып чыкты. Бу постановкада сәхнә белән тамаша залы бергә кушылды. Чөнки әсәр тамашачы халыкның да катнашы белән барырга тиеш иде. Тамаша залыннан сәхнәгә гаскәр үтү дисеңме, карап утыручыларның сәхнәгә менеп сөйләүләре дисеңме — моңарчы күренмәгән яңалыкларның барысы да эшләнде. Бу постановкада хәгта Мулланур Вахитов образын башкаручы артист Габ- драхман Камал II нче, мотоциклга утырып, тамаша залыннан сәхнәгә килеп кеодс. Бу спектакльгә дә культпоходлар оештырылды. Мондый героик пьесаларны сәхнәгә куюда, ихтимал, беркадәр сәхнә кануннарыннан читкә чыгулар да булгандыр. Ни генә булмасын, алар үзләрен акладылар. Революцион героика белән массаның да кызыксынуын ачык күрсәттеләр. Бу сезонда «Галиябану»да Гомәр Дсви- шев тарафыннан яңача куелды. Әсәр өчен Салих Сәйдәшев яңа увертюра язды. Шуның өстенә композитор музыка дөньясында беренче мәртәбә симфоник оркестрга гади гармонь катнаштырып уйнатты Бу яна ижадн тәҗрибә зур алкышлар белән каршы алынды. «Зәңгәр шәл», «Аршин мал алан». «Энжекәй белән Юлдыкай» кебек музыкаль әсәрләр дә кабатланды. Кышкы сезон уңышлы тәмамланса да, театр дирекциясе артистларны җәйгә үзендә эшләтү мөмкинлегенә ирешә алмады. Артистлар белән договор сентябрьгә кадәр төзелгән булса да, жәйге гастрольләр мәсьәләсе хәл ителмәгән, районнар, чит шәһәрләр белән договорлар төзелмәгән иде. Театрның сәхнәгә куйган әсәрләре барысы да зур күләмле булып, аларны районнарга яки башка шәһәрләргә алып чыгу мөмкин түгел иде. Шуннан Мәгариф Халык Комиссары, академцентр вәкиле, профсоюз җитәкчеләре белән берлектә, театрның зур җыелышы үткәрелде. Артистларны я гастрольгә алып чыгарга яки, эшләмәсәләр дә, аларга биш айга хезмәт хакы түләргә кирәк иде. Кайнар бәхәсләрдән соң. артистлар коллективы исеменнән Ш. Шамильскнй һәм 3. Солтановлар чыгыш ясадылар. <Бсзгә апрель аена һәм май аена хезмәт хакын тулысынча түләсәгез, калган дүрт ай өчен бернәрсә дә таләп итмибез. Договорны өзелгән дип хисаплап, шуңа риза булабыз», дигән тәкъдим керттеләр. Театр дирекциясе дә, хөкүмәт кешеләре дә, артистларның мондый олы җанлылык күрсәтүләрен көтмәгән иде. Алар коллективның бу тәкъдимен яхшы дип таптылар. Без Өммегөлсем Болгарская, Рокыя Кушловская, Мәрьям Кугушева, Салих Сәйдәшев. Ситдыйк Айдаров, Хәлнл Әбҗәли- лов, Мәҗит Илдар, Исмәгыйл Кугушев. Габдулла Сәгыйтов һәм Гомәр Девишев (режиссер)лар составында бригада төзеп, Астраханьга төшеп менәргә уйладык. Мин алдан китеп. Астраханьның < Вулкан» театрын нке көнгә, шәһәр театрын бер көнгә килешеп, афишалар чыгарып, әзерләнеп кундым. Берничә көннән билгеләнгән артистларның барысы да Астраханьга килеп төштеләр. Салих Сәйдәшев шәһәрдәге симфоник оркестр белән репетицияләр башлады. Майның 20 нче чнслосыида «Вулкан» театры халык беләи шыгрым тулды. «Зәңгәр шәл» мелодрамасын куйдык. Берничә көннән тагы шул ук постановканы кабатлап, «Энжекәй белән Юлдыкай» әсәренә әзерлек башладык. Бәйрәм вакыты иде, безнең артистларны халык бик зур кунак итте. Өч кенә спектакль бирсәк тә, бу шәһәрдә икс атна яшәргә туры килде. ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ТЕАТРЫНЫҢ БЕРЕНЧЕ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ Мнн берничә ел Казан зур драма театрында эшләгәннән соң, 1933 елның январенда яңадан татар театрына кайттым. Репертуар бик чуарланган иде. Тамашачыларны оештыру мәсьәләсе дә шактый какшаган булып чыкты. Бу эшне җайга салу өчен, профсоюзларга таяндым. Көн-төн чаба торгач, февраль аеның беренче яртысына тамашачылар ярыйсы йөри башлады. Шәриф ага Камалның «Козгыннар оясында» премьерасында халык аеруча күп булды. Аннан соң куелган «Отелло» постановкасы да, шулай ук, берничә тапкыр уйналды. Отелло ролен Мохтар Мутнн белән Шакир Шамильскнй нәү- бәтләшеп уйнадылар. Минем карашымча, Ш. Шамильскнй Мутнннан калышмады. Озак та үтмәде. «Наемщик» куела башлады, М. Горькннның «Тормыш төбендә»ссн әзерләп өлгерттеләр. Минем эшләр тиешле эзгә төште. Иркенләп тын ала башладык. Ул арада булмады, «Ил». «Кандыр буе» өлгерде, «Зәңгәр шәл» кабатланды. Шулай итеп апрельнең яртысына килеп җиттек тә, сезонны уңышлы гына тәмамлап. Бакуга, Ташкентка гастрольгә китәргә әзерләнә башладык. Бу— Татар дәүләт академия театрының беренче гастрольләре иде. Гастрольгә «Отелло», «Тормыш төбендә», «Наемщик». «Зәңгәр шәл». «Кандыр буе», «Ил» һәм «Козгыннар оясында» спектакльләрен алып барырга булдык. Гастрольләрнең җаваплы җитәкчесе Сөләйман Вәлиев-Сульва, режиссер Риза Ишморатов иде. Бакуга, Астрахань аша, составны өч төркемгә бүлеп, пароходларда алып барырга булдык. Беренче май көнне беренче төркемне үзем белән алып киттем. Сигезенче май көнне Бакуга барып төштек. Әзербәйжан җәмәгатьчелеге безне бик зурлап каршы алды. Эшләребез өчен төп база итеп. Әзербәйжан драма театры бинасын бирделәр. Безнең группа белән килгән Салнх Сәйдәшев симфоник оркестр белән репетицияләр башлады. Башта берничә спектакльне шушы драма театры бинасында куеп, аннан нефть районнарындагы культура сарайларында уйный башладык. Тамашачыларны профсоюзлар аша оештырганлыктан, спектакльләребез һәркайчан зал тулы халык белән үтте. Бакуда ай ярым торып, барлыгы кырык спектакль үткәрдек. Шуларның утызы оешкан тамашачы өчен булды. Калган унысы гына театрларда, бакчаларда билет сату юлы белән узды. Алары да аншлаг белән үтте. Бакуда татар эшчеләре дә бик күп яши икән. Урыннарда үзешчән драма түгәрәкләре дә шактый күп иде. Алар һәркайчан диярлек безнең янда булдылар, бездән сәхнә әсәрләре сорадылар, сәхнә белеме буенча киңәшләр алдылар. Бигрәк тә Салих Сәйдәшевне күрергә теләүчеләр гадәттән тыш күп булды. Спектакль алдыннан булсын. соңыннан булсын, аны һәркайда сырып алалар, чәчәкләр бүләк итәләр, автографын сорыйлар иде. Эшләребез шулай гөрләп барганда, күңелебезгә бик авыр һәм зур кайгы китергән хәбәр ишеттек. Татар театрының атасы, классик драматург Галиәсгар Камалның кисәк үлүе турында хәбәр алдык. Шул көнне үк, Әзербәйжан язучылары белән берлектә, театрда олы драматургны искә алу митин- гысы уздырылды. Казанга кайгы белдереп телеграммалар сугылды. Әзербәйҗанда да Галнәсгар Камалны бик яхшы беләләр икән. Атаклы трагик Араблинскийнын «Бәхетсез егет» драмасын үзе тәрҗемә итеп, Закир ролен үзе башкаруын сөйләделәр. Бу әсәр Әзербәйжан сәхнәсендә бик куп тапкырлар уйналган. Кызганычка каршы, без бу гастрольләргә Галиәсгар ага Камалның бер генә булса да әсәрен алып чыкмаган идек. Бу бик зур үкенеч булды.- Китәр көннәр якынлаша башлады. Бер кичне Әзербәйжан хөкүмәте җитәкчеләре, татар һәм әзербәйжан артистларынын. азучыларының зур очрашу мәҗлесен үткәрделәр. Һәр яктан матурматур чыгышлар ясалды. Безнең коллективка котлау язула- лары һәм бүләкләр тапшырылды. Дуслык мәҗлесе таң атканчы дәвам итте. Шуннан безне Ташкентка озаттылар. Озатырга пристаньга төшүчеләрнең исәбе дә, хисабы да юк иде. Каюталарыбыз чәчәкләргә күмелде. Дебаркадерда музыка уйнап торды. Ниһаять. дингез корабленә кузгалырга сигнал бирелде. Барлык артистлар палубага чыгып. Салнх Сәйдәшевнен «Без кабызган уг- лар»ын җырлап җибәрделәр. Корабль кузгала башлау белән, дебаркадердагы оркестр «Кызыл Армия маршы»н уйнады. Эшләпәләр, яулыклар болгау, саубуллашу, музыка тавышлары астында корабль Красноводскн- га таба юл тотты... Мин, аякларым сызлап авыру сәбәпле. Казанга кайтып китәргә мәҗбүр булдым. Казанга кайтып дәваланганнан соң, яна гына оештырылган эстрада-концерт оешмасына директор итеп билгеләделәр. ...1935 елның август башы иде. Академия театрының яңа директоры Абдуллин мина сәхнәләрне, фойеларны күрсәтеп чыкты да: — Сезонны ачарга бер ай вакыт калган, ничек итсәң ит. барысын да рәткә кертә күр. — дип, мине кабат Академия театрына чакырды. Мин ремонтка акча һәм материаллар сорый башладым. Складта акбур белән алебастрдан башка берни дә юк иде. Смета күптән төзелеп бирелгән булса да. шушы көнгә кадәр каралмаган икән! Нишләмәк кирәк, кирәкле җирләргә чабарга тотындык. Буяучылар, штукатурчылар табып эшкә куштык. Театрга даими йөри торган абонемент билетлар эшләтеп, алар- ны профсоюзлар аша сатарга керештек (болар «Ударниклар билеты» дип атала иде). Алардан җыелган беркадәр акчаны ремонт расходларына тота башладык. Театрның буфетын ашханәләр трестына арендага биреп, театрда артистлар өчен ашханә булдырырга договор төзедек. От- пускадан кайткан артистлар, хезмәт хакы исәбенә, талон белән, театрның үзендә туклана башладылар, Күп тырыша торгач, ре монт тәмамланды, театр эш башларга әзер булды. 15 сентябрьдә сезонны ачып жнбәрдек. Ләкин бу елгы сезон репертуарында әллә ии яна әсәрләр юк нде. Шулай да. «Ударниклар билеты»нын алдан сатылган булуы, анын естенә, профсоюзлар аркылы оешкан тамашачыларга ябык спектакльләр куй театрны материаль кытлыктан коткарды. Зәйни Солтанов атаклы немец язучысы Вольфнын «Профессор Мамлюк» исемле әсәрен тәржемә итте. Бу әсәр режиссер Гомәр Исмәгыйлов тарафыннан сәхнәгә куелды. Нәкъ менә шушы вакытта әсәрнең авторы Вольф та Казанда иде. Спектакль халыкка бик ошады. Профессор Мамлюк ролен Хәлил Әбжәлилов башкарды. Фридрих Вольф баш рольне башкаручыга һәм башка артистларга үзенең рәхмәтләрен белдерде. Немец халкының прогрессив язучысы Вольфны сәхнә алдына чыгарып, кячле алкышларга күмделәр. Икенче көнне. авторның үаен чакырып, постановканы тикшерү үткәрелде. Автор артистларның уеннарына зур бәя бирде. Бу сезонда Кәрим Тннчурин үзенең «Ка- Зан сөлгесе»нә бик күп яңалыклар өстәп сәхнәгә куйды. Комедиянең бер күренеше ат абзарында бара иде. Арткы планда атларның арт саннары һәм койрыклары биеп- селкенеп торды. «Балет»та ат караучы дүрт егет агач атларга атланып биеделәр. Ләкин мондый ясалма эффектлар әсәрнең идеяэчтәлеген баета алмады. Кыскасы. Татар дәүләт академия театрының бу елгы сезоны зур кыенлыклар эчендә узды. Шакнп Шамильскийны да Бакуга чакыртып алдылар. Ул шул китүеннән 1937 елның кезенә кадәр Казанга кайтмалы. Танылган артистлардан Бари Тарханов. Камал I, Камал II һәм Рокыя Кушловскаялар да бу елларда топ йортта күренмәделәр. Директорлар да, режиссерлар да әледән-әле алмашынып кына торды. Ә тамашачылар үзләренә якын торган, чын мәгънәсендә халык сорауларына жавап бирә алган театрны күрергә теләделәр. Дө- рес, бу елларда пролеткультчылар һәм сәнгать өлкәсендәге «Сулфчылар», «Сәнгать — массага!» днгән лозунг астында, әдәбиятка һәм сәнгатькә үзләренчә реформа кертергә маташып йерделәр. Алар артык «суллашып» китеп, пролетариатның «үз культурасын» өр-яңадаи тудырмакчы булдылар. Иске культура мирасыннан файдаланмаска. аны жимерергә теләделәр. Ләкин мондый «өр-яна формалар» чыкылдап торган формализмга гына китерде — алар халыктан ераклашты — киң масса мондый «формаларны» аңларга да теләмәде, кабул да итмәде. ТАТАР ДӘҮЛӘТ КҮЧМӘ ТЕАТРЫ Бу елларда Әсгат Мәжитов җитәкчеле» гендә театр техникумын тәмамлаган яшь* ләрдән төзелгән «Татар дәүләт эшче художество театры» эшли иде. Анын төп бинасы электәге «Печән базары» чатында, атаклы «Көфер почмагы» өстендә — мәчеттә нде. Мине шул театрга директор үоынбасары итеп билгеләделәр. Театрны күчмә итәргә, районнарда эшләтергә кирәк днгән тәкъдим керттек. Коллективта да. театр идарәсендә дә. тәкъдимне хуплап каршы алдылар. Шуннан театрга «Татар күчмә эшче театры» днгән исем бирелде. Озак та үтми, Зеленодоль- скнга барып. «Париж коммунасы» исемендәге клуб белән 15 көнгә килешү ясадык. Шәһәрдәге зааодларнын завкомнары белән сөйләшеп, фәкать шул заводларның эшчеләре өчен генә ябык спектакльләр бирергә договор төзелде. Июнь аенын башында беренче спектаклебез «Шатлык жыры»н (Гадел Кутуй әсәре) куеп жнбәрдек. Халыкка ошады. Икенче спектакль Әсгат Мәҗитнең «Гармонь сөйләр» пьесасы иде. Аны да яхшы каршы аллылар. Аннары Лопатннога (хәзерге Волжск шәһәре) барып, ике спектакль куеп кайттык. Безне һаман да Зеленодольскндан җибәрмәделәр. Бу шәһәрдә бер ай торып. 25 спектакль күрсәтеп, театрнын материаль ягын шактый ныгыттык. Аннан Казанга кайттык та Кукмарага юл тоттык. Кукмарада ике генә атна торырга исәп иткән идек, күрше-тирә авыллардан да халык күп килә башлагач, озаграк калырга һәм 14—15 спектакль күрсәтергә туры килде. Әгерже ягындагы авылларда. Ижевск шәһәрендә куелган спектакльләргә дә тамашачылар күп йөрде. Спектакльләребезнен уңышлы үтүе турында «Ленин юлы» газетасында (19.16 ел. 15 иче июль, № 65) мәкалә дә басылып чыкты. ТЕАТРНЫҢ БЕРНИЧӘ КОНЦЕРТ БИРҮЕН СОРЫЙБЫЗ Без. стахановчы зшчеляр алдынгы актив яшьлзр.Татар деүлзт зш<е х у до жест- но театрының постановкаларых карадык Театрның барлык постановка тары да без- д» бик яхшы, онытылмаслык тязсир кат- аырды. Шуның белән бергә, театрның берничә көнгә Ижевскида калуын һәм тагы берничә концерт бирүен сорыйбыз. М. Гарифуллин, Габдюков, Балтаче в, Абитов һәм башкалар. Менә икенче бер мәкалә: РӘХМӘТ ЭШЧЕ ТЕАТРЫНА Татарстан республикасының сәнгать эшләре комитеты заданиесе буенча татар эшчеләренә культура-художество хезмәте күрсәтү өчен Удмурдстанга килгән Татар дәүләт эшче художество театры Ува урман пунктында булды. Кыска гына вакыт эчендә театр мең дә ике йөздән артык кешегә хезмәт күрсәтте. Урман эшчеләре театрның өч поста- новкасын: Әсгат Мәҗитовның *Гармочь сөйләрәсн һәм ике спектакль-концсртын карадылар. Артистлар җәмәгать эше тәртибендә радио аша 2 радиоконцерт бирделәр. Театрның постановкалары уңыш белән үттеләр. Артистлар, онытылмаслык образлар тудырып, үзләренең рольләрен яхшы башкардылар. Бигрәк тә артисткалар: Позднякова, Карамышова. Зарипова. Го- бәйдуллина иптәшләр һәм артист Халитов, Гафуров. Салихов. Гыйльманов, Сәгыйтов һәм гармунчы Җәмлиханов иптәшләр аеруча яхшы тәэсир калдырдылар. Без, эшче-стахановчылар. Ува урман пунктындагы барлык татар эшчеләре исеменнән. югары художестволы постановка- лар күрсәткәннәре өчен театрның бөтен коллективына матбугат аша үзебезнең пролетар рәхмәтебезне белдерәбез. Урман пунктларында театрның гастрольләрен оештыруда конкрет булышлык күрсәтүләре өчен Татарстан республикасының сәнгать эшләре комитетына һәм Уд- мурдстан республикасының урман һәм сал агызу эшчеләре союзының Өлкә комитетына рәхмәт әйтәбез. Эшче-стахановчылар: 3. Әхм ат жа нов, Ә. Гыйльманов. Дини, Ш ә р ә ф ет- fl и н о в, Г. Гыйлаҗетдинов. Бу чыгуда без 100 гә якын спектакль- концертлар үткәрдек, 30 меннән артык халыкка хезмәт күрсәтеп кайттык. Казанга кайтып артистларга отпуск биргәч, <мәчет»не театр хәленә китерү эшенә, ремонтка керештек. Мәчет күршесендәге ике магазинны безгә бирделәр. Аларга стеналар тишеп, аскы катта фойелар һәм башсКаюм Насыйри» әсәрендә мөфти ролендә Таҗи Гыйззәт. ка урыннар эшләттек. Театр тәмам матурланып, ял итү урынына әйләнеп китте. Октябрь аенын ахырында «Дәвамы булачак...» исемле тәрҗемә әсәр белән кышкы сезоныбызны ачтык. Халык театрны үз итә башлады. Аннан соң Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр» драмасы куелды. Кручининаны Нурия Кальметева, Низнамовны Фоат Халитов. Шмаганы Габдрах- ман Мамай аеруча яхшы башкардылар. Гадел Кутуйның «Шатлык җыры» аеруча күп уйналган әсәр оулды пәм оу пьеса театрның сәхнәдән төшми торган капиталь әсәре булып китте... —1937 елны Татар дәүләт филармониясе эшли башлады. Мине шул филармония каршында татар җыр һәм бию ансамбленең администраторы итеп эшкә чакырдылар. Анда мин Бөек Ватан сугышы тәмамланганчы диярлек эшләдем. Аннан инде Татар дәүләт академия театрында артист булып эшкә керештем. Сәхнәдән озак еллар аерылып торганнан соң, минем беренче башкарган ролем «Банкрот» комедиясендә Камали бай булды. Аннары «Чаткылар»да пристав ролен. «Хуҗа Насретднн»да Ахунны, «Изге әманәт»тә Панас карт, «Каюм Насыйри»да Йосыф мулла рольләрен уйнадым. Сүз унаенда шунысын да әйтергә кирәк: М. Гали һәм X. Уразиковларның «Каюм Насыйри» драмасында мөфти мирза ролен атаклы драматург Таҗи Гыйззәт башкарды. Татар дәүләт академия театрының бу? чордагы торышы: репертуары да, уйнаган артистлар да, куелган әсәрләрнен авторлары да — хәзерге буын кешеләренә яхшы таныш. Шуңа күрә мин аларга тукталып тормыйм. Артистлар да, режиссерлар да. язучылар да күбесе арабызда яшиләр, иҗат итәләр. Әмма югалтулар да булмады түгел. Җиденче май көнне, инде менә сугыш бетте. Берлин безнең гаскәрләр тарафыннан алынды, дигән көнне генә халкыбызның иң талантлы улларыннан берсе Шакир Шамиль- ский арабыздан китте... Җиңү көннәрендә шатлыкка чумган күңелләребезнең бер чите кителде. Кече яшьтән бергә укып, бергә уйнап үскән, иң якын дустымнан аерылу мн- Ьсм өчен бигрәк тә аянычлы иде. Мин берничә көннәр үземнс-үзем белешмичә 1|йөрдсм... Минем өчен бик тә якын булган икеңме бер кешенең — Салих Сәйдәшевнең үлеме бөтен культура җәмәгатьчелеге, бөтен татар халкы өчен зур югалту булды. Аның белән бергә эшләгән вакытларны, бергәләп гастрольгә йөрүләрне һич тә онытасым юк... Кырыгынчы елларның ахырында мина кабат Татар җыр һәм бию ансамблендә эшләргә туры килде. Салих Сәйдәшевне Урал. Урта Азия якларына алып чыгу, андагы тугандаш халыкларга популяр композиторны күрсәтеп кайту — күптәнге хыялым иде. 1948 елның җәендә, ансамбль белән Советлар Союзының 33 шәһәрендә йөздән аргык концерт биреп кайткач. Салнх дускайны, аның гомер юлдашы Асия ханымны күрергә ашыктым. Салихка да, Асия ханымга да минем фикер бик ошады. Шунда ук филармония директорына шалтыраттык. Ул да безнең фикерне хуплап каршы алды. Шуннан җиде кешедән торган бригада төзәргә карар бирелде. Составка Салих Сәйдәшевнең үзе, иптәше Асия ханым (бригаданың җаваплы кассиры һәм хисапчысы), программаны алып баручы — нәфис сүз остасы артист Мәҗит Илдар, җырчылардан — Әсма ханым Шаһиморатова белән Рәшит Ваһапов һәм атаклы гармоньчы Фәйзи Бнккнннннар кертелде. Язучыбыз Нәкый Исәнбәт концерт алдыннан сөйләү өчен «Татарстаннан сәлам» исемле шигырь язып бирүне өстенә алды. Репертуар сайланды, маршрут билгеләнде, зур әзерлек башланды. Барасы шәһәрләрдәге оркестрларны әзерләү өчен мине алдан җибәрделәр. Уфага киттем. Анда опера театры эшләми — отпускала, театр бинасына ремонт бара иде. Ләкин, Салих Сәйдәшевнең Уфага килү теләген ишетү белән, бөтен Уфа халкы гөр килде, оркестрантларның да күбесе шәһәрдә иделәр һәм алар, отпускала булуларына да карамастан, җыелырга, Салих Сәйдәшевнең үз дирижерлыгында уйнарга ризалыкларын белдерделәр. Шулай итеп кырык кешедән торган симфоник оркестр оешты. Дүрт-биш көннән Салих Сәйдәшев белән артистлар да Уфага килеп төштеләр. Аларны каршы алыр өчен Уфа вокзалына Башкортстаннын композиторлары, язучылары. артнстларьҮ һәм журналистлары төште. Салих Сәйдәшевнең һәм башка артистларның вагоннан чыгулары булды, аларны чәчәкләргә күмделәр. Күрешү, исәнләшү китте. Ике көн оркестр белән репетиция үткәреп, өченче көнне Уфаның рус театры бинасында Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган концертларны башлап җибәрдек. Сәхнә алдына Мәҗит Илдар чыгып «Татарстаннан сәлам!» әсәрен укыды. Шигырь халыкка бнк ошады. Шуннан пәрдә ачылып китте. Музыкантлар алдына Салнх Сәйдәшев чыгып басты һәм халыкка баш иде. Тамашачылар, аны күрү белән, дәррәү күтәрелеп кул чаба башладылар. Салих Сәйдәшевне хөрмәтләү берничә минутка сузылды. Шуннан композиторның <Кантата»сы уйналды. Илдар нкенче номерны игълан итмәкче, ләкин халык <Кантата»ны икенче тапкыр кабатлауны сорый. Башка номерларның да шулай кабатланулары бик куп булды. «Галиябану» драмасына язылган увертюра халыкка аеруча ошады. Яшь җырчы Рәшит Ваһаповның да беренче тапкыр оркестрга кушылып җырлавы иде. Шуна күрә ул,- сәхнәгә чыгар алдыннан, бераз борчылып алды. Сәйдәшев аны: «Син анда мннем таякка гына карап тор!» — дип тынычландырды. Салих Сәйдәшевнең тылсымлы таягы яшь җырчыга көч. ихтыяр бирде: ул гаҗәеп көчле һәм матур җырлады. Рәшит Ваһапов белән Әсма Шаһиморате- ваның парлап җырлаулары да бик уңышлы чыкты. Аларны халык кат-кат сәхнәгә чыгарып алкышлады. Концертның ахыры композиторның «Кызыл Армия маршы» белән тәмамланды. Салих Сәйдәшевне, гомумән сәхнәне, чәчәкләргә күмделәр. Икенче көнне 10. .К. У.* № 11 безнең барыбызны да редакциягә чакырдылар. Анда язучылар белән композиторларның очрашу мәҗлесе уздырылды. Рәсемнәргә төшерделәр. Назар Нәҗминең «Кызыл Башкортстан» газетасында чыккан мәкаләсендә шундый җөмләләр бар иде: «Бу көннәрдә Салнх Сәйдәшев Казаннан Уфага килде. Ләкин аның җырлары моннан күп еллар элек үк Уфага килгәннәр иде инде. Бәлки, Салих Сәйдәшев Башкорт- станның бер генә авылында да һәм башка калаларында да булмагандыр, ләкин Сәйдәш җыр булып бөтен авылда да, калада да яши...» Икенче концерт та шул ук Рус драма дсатрында үткәрелде. Өченче концертыбыз. ЧерниковСк эшчеләр районында. кечкенә генә сәхнәдә, оркестрдан башка гына үткәрелде. Салих Сәйдәшевкә рояльдә күп уйнарга туры килде. Композиторның маңгаеннан кара тир акканчы уйнаттылар. Әмма ул иренмәде, халык ни сорады — барысын да уйнады. Җырчылар да программага кермәгән әсәрләрне дә җырладылар. Уфада биш көн торып, өч концерт биргәч, Оренбургка киттек. Мин Оренбургка бер көн алдан килгән идем. Яшь вакытында Салнх Сәйдәшев шушы шәһәрдә укыган, үзе музыка мәктәбендә укыткан кеше булганлыктан, аның даны биоедә бик югары йде.*лә|Гин биредә дә оркестр мәсьәләсе кыен булып чыкты: музыкантларның күбесе ялда, калганнары җидеснгез генә кеше иде. С. Сәйдәшев оркестр юк дип. таныш шәһәрдә концертын күрсәтмичә китәргә уңайсызланды. Филармониянең концерт залында рояльдә генә башкарып ике концерт бирергә туры килде. Концертлар биредә дә бнк яхшы үтте. Халыкның кат-кат соравы нәтиҗәсендә, композитор хәзинәдә бар көйләрен барсын да уйнады. Ташкентка киттек. Анда филармония бинасында ике, иске шәһәрдәге яшь тамашачылар театрында ике концерт үткәрергә договорлар төзегәннән соң. алтмыш кешелек оркестр белән репетицияләр башланды. Концертларга халык гаҗәп дәрәҗәдә күп җыелды. Мондый зур оркестр башкаруында шундый популяр композиторның көйләрен ншетү Ташкент халкы өчен зур вакыйга бүлды. «Галиябану» увертюрасын, «Кызыл Армня маршын», гадәттәгечә, кат-кат уйнарга мәҗбүр иттеләр. Фәйзи Биккининның гармоньда уйнавы, Рәшит Ваһапов, Әсма Шаһнморатоваларның җырлары тамашачыларга зур тәэсир ясады. Салих Сәйдәшев үзе дә Ташкент оркестрындагы уйнаучылардан бик канәгать калды. «Мондый оркестрантлар белән эш итү — ул үзе бер гомер!» — дип аларны күккә күтәреп мактады. н Алма-Атада безне композиторлар Латыйф Хәмнди һәм Җубанов иптәшләр каршы алырга төштеләр. Бу вакытта опера театры үзе эш башлаган иде. аның оркестры белән тулысынча файдаланып булмады. Ердиоко- митетның утыз кешелек оркестрыңа опе радан берничә кеше өстәп, кырык кешелек состав белән, Сәйдәшев репетицияләргә тотынды. Концерт гадәттән тыш күтәренкелек белән узды. Беренче бүлек программасына Салих Сәйдәшевнен симфоник оркестр өчен язган әсәрләре кергән иде. Икенче бүлектә җырчыларыбыз, музыкантларыбыз чыкты, һәр номер үтәлгән саен, аларны кабатлаттылар. Алкышларга, антракт араларында сәхнә артына кереп котлауларга, тәбрикләүләргә чик булмады. Икенче концертыбызны радио аша трансляция ясадылар. Икенче көнне Казагыстан консерваториясенең директоры Жубанов һәм композитор Латыйф Хәмнди безне мәҗлескә чакырдылар. Биредә бездән башка тагы унлап кунак, язучылар, композиторлар җыелган иде. Салнх Сәйдәшев һәм казакъ композиторлары рояльдә үз әсәрләрен уйнап күрсәттеләр. Артистлар, артисткалар үз телләрендә җырлар җырладылар. Өстәлдә алмалар бик күп иде. Салих Сәйдәшев бу алмаларны мактый-мактый ашады. «Карасана, бу алмаларны! Чыннан да, Алма-Атада алмаларның аталары үсә икән!» — диде. Профессор Жубанов: «Әйе, Алма-Ата алмалары Мәскәүдә дә зур дан алдылар. Мәскәүнең 800 еллык бәйрәменә безнең Алма-Ата бүләк итеп алма илтте. Әмма алар гади алмалар түгел иде! Ул алмалар сигез йөз данә һәм һәркайсы берәр килолы булырга тиеш иде. Һәм безнең оста бакчачыларыбыз шундый алмаларны үстерделәр», — диде. Бу алмалар хакында сөйләшү бушка кит* мәде. Шулай Салихның гостиницадагы бүлмәсендә сөйләшеп утыра идек, рөхсәт сорап, бер таза гына кеше килеп керде. Күрешкәннән сон. көлемсерәп кенә: «Совхоздан сезгә күчтәнәчләр җибәргәннәр иде. Шулар- ны кайда бушатыйк икән?» — диде. Без беркадәр аптырап калдык. «Нинди күчтә- кач?» — дип сорадык. Теге кеше: «Сез безне яхшы, матур концертлар белән сыйладыгыз, шуның өчен совхоз эшчеләре сезне тәмле алмалар белән сыйларга уйлады»,— дип җавап бирде. Без бу алмаларның шактыен Казанга да күчтәнәч итеп алып кайттык. Бу көннәрдә Алма-Атада профсоюзларның өлкә конференциясе үткәрелде. Безне делегатлар алдында чыгыш ясарга чакырдылар. Шул ук филармония залында, казакъ артистларының да катнашлары белән, делегатлар вчен зур концерт үткәрдек. Халык шулкадәр куп булды, хәтта залда басып караучылар да бар иде. Салих Сэйдәшев бу йврүләрдән бик канәгать булды. Безнең гастрольләр турында Алма-Ата газеталарында мактаулы мәкаләләр басылып чыкты. ЙОМГАК Шушы рәвештә, тврле шәһәрләрдә, тврле театрларда, тврле клубларда 55 ел буена өшләп килеп, яшемнең 70 тән ашып киткәнен сизми дә калганмын. Хәер, искә төшерделәр: 1061 елның 7 апрелендә—туган квнемдә — Бетен Россия театр җәмгыятенең Татарстан бүлеге, Казан театр җәмәгатьчелеге Артистлар йортында минем юбилеем- не билгеләп үттеләр. Бу кичәгә мине хөрмәт итүче якын иптәшләрем, дусларым һәм туганнарым бик күп җыелган иде. Театрлардан, тврле оешмалардан адреслар, бүләкләр дә бик күп булды. Тврле шәһәрләрдәге иптәшләремнән, туганнарымнан котлау телеграммалары алдым. Кичәнең художество бүлегендә үзем дә катнашып, моннан 40—50 ел элек уйнаган образларны хәтеремә твшердем. Моннан 55 ел влек, укытучымның: «Мөгаен, син артист булырсың!» дигән сүзе, әтиемнең: «Гомерегез кәмитче булып үтсен!» дигән теләге дә дөрескә чыкты. Ләкин гомеремнең «кәмитчелектә» үтүенә мин аз гына да үкенмим. Культурабызның көннән-көн чәчәк атуын, халкыбызның сәхнәгә булган мәхәббәте үсүен күреп куанаГм. Үз халкына, үз илеңә, партиягә ярты гасыр хезмәт итә алудан да куанычлырак нәрсә булуы мөмкин! Советлар хекү- мәте минем бу хезмәтләремне тәкъдир итеп, картлыгымдагы тормышымны бәхет белән урады — персональ пенсия белән тәэмин итте, Октябрьның 50 еллыгына «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» медале белән бүләкләде. Миңа карата булган ихтирам вчен. Советлар хөкүмәтенә, Коммунистлар партиясенә чын күңелемнән рәхмәтләремне белдерәм.