Туган ягым-яшел бишек
1
Давыл алдыннан I өн урталарында төшлектән рәхимсез эссе жил исәргә тотынды Ул. кызу мич алдында торгандагы кебек, кайнар сулышы белән кырда эшләүчеләрнең битләрен ялап үтте, тамакларны киптерде. Кырдагы хайваннар һаваның кыздыруына һәм исәпсез-сапсыз чебен-кигәвенгә түзә алмыйча, көтүчеләрен басуда калдырып, тибенә- тибенә, койрыклары белән ярсып селтәиә-селтәнә яр буйларына,өянкеләр күләгәсенә чабыштылар Инеш буена әлсерәшеп томшыкларын ачкан кош-корт килеп ябырылды. Без басуда идек. Мин арба астына кердем Әни эсседән башы чатнаган. иреннәре кипкән, теле аңкауларына ябышырлык булган хәлтэ, кызгылт-сары төскә кергән тузанлы, эссе күккә үпкәләгән сыман: — Бу ни хәл инде бу? — диде — Яндыра да көйдерә! Кичкә хәтле шулай кыздырса, икмәксез калабыз бит! Нәрсә ашарбыз? Малларны нәрсә белән туйдырырбыз? Атларны түздереп булмый башлады Без тоташ тузан эченнән авылга чаптык. Тыкрыктан Бнкә түти күренде. Ул яулыгын татарча ябып, мәчетнең аена карап тезләнде дә. әлеге дә баягы шул бпсмнлласын әйтә-әйтә, мөселман алласына ялварырга кереште. — Кодаем, кавеф-катәрдән сакла, бо.з жаудыра күрмә. Болытларың тегендә дә монда мәнесезгә айкалып йөри. Җибәр шуларны жангыр итеп, жаусын бер рәкатьләндереп! Ачиры Башы 5—8 саннарда К Әмма күкнең беркемдә дә эше юк. ул һаман кыздыра, эссе җилләрен һаман дулата иде. Менә урман өстендәге аклы-каралы калын болытлар үзара болганырга. кайнашырга тотындылар. Бик яман давыл кузгалды, өермәләр купты. Агачлар иелә-бәгелә шаулый башлады. Авыл өстенә болытларның салкын сулышы килеп бәрелде. Бикә түти битен сыйпарга да онытып, кычкыра-кычкыра керәшен ягына йөгерде — Колайларым, карәп булдык! Боз ки лә! Боз. боз! Бөтен тирә-якны томалап, түбәләргә чалыр да чотыр таш кисәкләре сипкән тавыш чыгарып, эреле-ваклы боз яварга тотынды Югары өйнең тәрәзәләре чылтырап ватылды Ишек алдыннан кереп җитми калган кечкенә сеңел ачыргаланып җылап җибәрде. Чикләвек хәтле, тавы:, йомыркасы хәтле боз кисәкләре дөмбәсләүгә түзә алмыйча, басу капкасыннан атлар чабышып кайтты Кешеләр әле борыннарына, әле колакларына ябышалар иде. Озак та үтмәде. «Менә болай да итә беләм әле мин'» дип юри үчекләгәндәй. шул арада ялт итеп тагын кояш чыкты. Боз туктады. Урамдагы гөрләвекләр тынарга да өлгермәде, кайсы җәяү, кайсы атка атланып, басуларга ашыктылар. Әле менә күптән түгел генә, без кайтканда гына гөрләп үсеп яткан иген кырларында шул арада ниләр генә булмаган! Кайсының бер башагын да исән калдырмыйча буйдан буйга арышын сугып киткән, кайсының бодаен, солысын. арпасын Безнең игеннәрнең байтак өлеше көтү таптап узганга охшап изелеп, чәбәләнеп беткән иде Мин шул турыда кайтып әйткәч, әти. минем ни әйткәнемне аңламагандай, күзләремә сәер генә текәлеп торды-торды да. бу хәлгә бик гаҗәпләнгән сыман — Шулаймыни? — диде. һем Нишләп алай яртысын гына калдырды икән? Бер тотынгач, бөтенләй сугып бетерәсе калган, чистый кара туфракка калдырып Бу сүзләрне ул шундый салкын кан белән, шул ук вакытта шундый рәнҗеп әйтте, хәтта минем аркам чытаеп китте Әллә чынлап та бөтен игенне боз сугып бетерүен телиме? Җирләр кибеп җитәр-җитмәс халык арыш басуына чыкты Җиргә сыланып аркылы-горкылы сынып яткан игенне хәллерәкләр чабарга маташалар, ярлылар бала-чагаларын алып чытып, бөтен өй эче белән берәмлекләп җирдән башак чүпли иде Иске бетеп, яңа өлгергәнче ел саен авылны соранучы баса иде Бу елны алар бигрәк тә күп йөрделәр Иртәдән керә башлыйлар, кичкә кадәр ишек ябылмый Кайсы ялгыз, кайберләре кечкенә балаларын иярткәннәр. Никадәр күн йөрсәләр дә. әни а.тарның берсен дә буш кул белән чыгармады Тик күңелне сыкратып торган авыр борчу анда да ү теннән-үзе бәреп чыта иде — Мәгез, сынык кечкенә дип гаеп итмәгез. Сезнең өлешегезне әнә .ходай алды. Соранучылар юка гына икмәк телемен бишмәтләре шикелле үк төрле төстәге кырык ямаулы иске капчыкларына салгач, битләрен сыйпагандай иттеләр. — Беләбез.—диделәр. — Ил өстенә бәла килде, бәла Ходай артын хәерле итсен инде Әмма бәланең ин урысы ул тү!ел икән әле Анысы — нң куркынычы. бөтен дөньяны кайгыга салганы — атка атланып волостьтан ияреп кайтты. Ул. йөрәкләргә ут салып, тирән кайгы салып, минут эчендә бөтен авылга таралды. Сугыш! - - Герман сугышы башланган’ IT Бу шомлы хәбәрне ишетүгә башта, берни аңламагандай, каушап калдылар: — Ничек соң әле бу? Кызу урак өсте ләбаса! Игеннәрне җыймаган. Бөтен ашлык басуда. Кем урыр, кем сугар. Көзге чәчүне кем чәчәр? Староста, дисәтникләр белән чыгып, китәсе кешеләрне өй борынча кисәтеп йөрде. — Кызыл билетлеләр кырык яшькә чаклы берсе-бер калмыйча иртәгә көтү куган вакытта Казанга чыгып китә! Штобы, сохари алсын, кашык белән кружка алсын! Патша хәзрәтләренең фәрманы шулай! Авылда җылау-сыктау башланды. Иртәгә солдатка булып каласы киленнәр, ирен соңгы мәртәбә юындырып җибәрү өчен, җылый-җылый мунча ягарга, чишмәдән су ташырга кереште. Карчыклар күз яшен сөртә-сөртә сохари киптерергә, капчык әзерләргә тотынды. Яшь кияүләрне ашыгыч кына чәйгә алдылар. Безнең әти, үзеп-үзе кая куярга белми, ишек алдында арлы-бирле сугылып йөрде дә капкадан Мөхәммәтҗан җизни күренгәч, туктап бот чабып куйды. — Кара әле син, ә? Ниярсә җитми бу йөзе караларга?—диде.— Җирме? Малмы? — Патша сугышмыйча тора алмый, бабай. Сугышмагач, нинди патша ул? — Соң кан коела бит, халык кырыла! Мөхәммәтҗан солдатның иреннәре бөрешеп, күзләре елтырап китте: — Кем каны коела? Аның үз каны түгел бит. Нәрсә ул аңа синен белән минем каным! Безнең балаларыбызның каны! — Хәмзәне күрми калабыз. Ул хезмәт иткән җиреннән генә сугышка китәр. Вәли китә, ике кияү китә. Бөтен авыл баласы ятим кала. Кемгә төшәр аларның күз яше, ә? рып та өлгергәннәр икән авылның берничә җирендә кычкырып җырлаган тавышлар ишетелә башлады. Аргы якның бер төркем кызып ал- ran егетләре, җырлыи-җырлый, Фазулланың тау астындагы кечкенә өе янына килеп чыктылар. (Тазару өмете беткәннән соң, тау астында бер генә тәрәзәле кечкенә ей салып, Фазулланы шунда күчергәннәр иде.) Бикбулат Мәрдәне һәм Сәлим йодрыклары белән Фазулла өе Теге вакытта кунак кызга хат язганнан соң мин Фазулланы бопай да бик кызгана башлаган идем. Хәзер егетләрнең аны болан азаплаулары мине бик рәнҗетте. — Күрәсез ич. урыныннан да тора алмый! — дидем Ләкин егетләр тагыи да бәйләнәрәк төштеләр: — Гомергә авырый ул! Кайчан аның авырмаган чагы бар? — Ул авырый гына әле, ә без менә үләргә барабыз. Чык, давай! Яшьрәкләр шул арада Мәиәтәдән чирекле «кызылбаш»ны кайта нең стенасын төяргә керештеләр. — Әй. Фазулла! Әйдә, гармун уйнап урам әйләндер әле! Мин Вәли абыйны саубуллашу чәенә дәшәргә дип алар тирәсенә төшкән идем. Мондый хәлне күргәч, Фазулла өе янына бармыйча булмады. Бер генә өлгеле кечкенә тәрәзәдән Фазулланың ыңгырашканы ишетелде Ләкин аңа карамастан, егетләр һаман кычкыралар, ишеккә, стеналарга тибәләр иде. Күрәсең, Фазулланың хәле бик авыр булгандыр, ул һаман да чыга алмады. Шунда егетләрнең берсе: — Без хәзер патша кешеләре! — дип кычкырып жибәрде. — Нич- ми безне саннамаска! Тотыгыз өенең почмакларыннан! Өе-ние белән инешкә аударып ташлыйбыз. Чыннан да, шау-гөр килеп, кызган баштан якланып, өннең дүрт почмагыннан күтәрә үк башладылар. Нәрсәдер шартлады, чытырдады, өй бер якка кыйшая башлады. Шул вакыт бусагада кәфен төсле ак чырае, бераз бөкрәя төшкән озын-ябык гәүдәсе белән муенына ак сөлге ураган Фазулла күренде. Егетләр айкала-чайкала килеп аның аркасыннан, иңбашыннан кагарга тотындылар. — Менә, маладис, күптән шулай кирәк! — Син дә үләсе, Фазулла туган, без дә үләсе! Давай, агай-эне, бармакларың кыймылдаганда, ичмасам, бер әйттереп кал әле! Фазулланың зәңгәрсу төскә кергән озын бармаклары гармун телләре өстендә уйнаклый башлауга, бөкресе языла төшеп, гәүдәсе тураеп киткән кебек күренде. Куе зәңгәр божра эчендә калган куркыныч зур күзләре нәрсәдер эзләнәләр, кемнәндер үч алырга җыенгандай ашыгып, ярсып ялт та йолт як-якка айкалалар иде. Ул шулай гармунын бөтен көченә тартып, ашкынып-ашкыпып уйнады да бераздан тагын юашланды Бөкресе яңадан калкып чыкты. Ул хәзер йөрәкне сыкрата торган кайгы көйләре уннарга тотынды. «Кызылбаш» та мәлҗерәткәндер, аерылу хәсрәте дә, олы урамга күтәрелгәндә егетләр; Я кайтырбыз, я кайтмабыз, Сау булыгыз, туганнар! — дип сузып җибәрделәр. Ill Ирләр артыннан сугышка байтак кына атларны да кудылар Кайбер солдат хатыннарына, сугышның беренче көненнән үк, йортның терәге булган бердәнбер атларыннан да аерылырга туры килде. Староста белән дисәтник солдатка алынган атларны арба артларына тагып авылдан алып киткәндә, солдатларны озаткандагы кебек үк, җылау- сыктау купты. Солдат балалары аталарыннан калган малкайларын, сөекле җирәннәрен, кара турыларын авыл башына кадәр җылый-җы- лый озата бардылар. Чит кеше кулына килеп эләгүгә борчылыпмы, әллә үзләре туып-үскән, хуш исле үләнен ашап үскән шушы болын-кырлардан, алан-урманнардан бөтенләйгә аерылуларын сизенепме, атлар борчылышып пошкырыналар, артларына борылып карыйлар, бара торгач, күзләрен утландырып. борыннарын киңәйтеп кешнәп куялар иде. Бөтен авыл, мәет чыккан йорт кебек, хәсрәткә чумды Кичләрен өйләргә ут алмый башладылар, һәркем көн буе йөрәген талаган авыр кайгысыннан аз гына булса да аерылып торырга теләп, караңгы төшүгә тизрәк күзен йомарга ашыга иде. Сабан урагы бетәр-бетмәстә сугыштан беренче хатлар килде, көзгә таба беренче яралылар кайта башлады. Ул көннәрдә халык телендә гел шулар гына булды. Беренче булып яраланып кайткан Мәдьяр солдат аз гына аксын, таякка таянып йөри иде. Ул яшел погонлы соры шинелен егетләрчә иңенә салып, аксын-туксый әле каравыл лапасына барып чыга, әле бер-әрсенең ындырына, кибән куйган җиргә килә. Кайда гына тукталмасын, ул кадерле кунак. Аннан һаман co- раштыралар. Ул се#лп. Сугыш жиреваәге гыйбрәтле хәлләр Лә ка.т мый, гушпитальдә» ятулар да. Аның авызыннан әледән-әлс I аличия. Аршау. Мински, Пински дигән ят сүзләр яңгырап китә. — Безнең бик батыр бер яиарал бер мәлне нимечпең янтавына шәп кенә игеп берне тондырган иде. иимечең гүпчи астына ук җибәрде. Шунды 1 кырдык тегене! Белдеңме шуны! Аю шикелле без. Безнең ачу чын 11 җиткәндә чыдап кына тор! Сарнпк Галимҗан үртәнүдән богыпа ук сугып куйды. — Соң. аллагыз бар иткерләре! Нишләп туктадыгыз? Шул чагында элеп алып, мин сиңа әйтим, селкеп салып, үз җиренә тикле куасы- гы калган швапны — һе' Ансат кына сиңа!—• ди Мәдьяр.— Мич башыннан торып гайрәт чәчәргә без барыбыз да мачтыр. Әнә, мылтыксыз атакага барыл кара әле син! Тыңлаучылар, шаккатып, берьюлы кычкырып куялар. -- Китсәнә аннан?! Нишләп мылтыксыз? Янараллар нәрсә караган? Мылтыксыз сугышып булмаганны мәнди апасы да белә бит! Мәдьяр. сүзенә ышанып җитмәүләренә үпкәләгән сыман, читкә борылып. таягы белән бераз җирне тукылдатып торды. — Сип анысын әнә Миколашканын үзеннән сора! Белдеңме шуны? ’ т бит главный яиарал! Мина ничу алдай маташырга! Безгә нәрсә? Әфисәрләр куса, барасың, кайт дисә, кайтасың. Сугышнын артына сарык шикелле куып китерәләр дә ятасың көтеп Күп тә үтми, дисви- тельни берәрсе үлә. я ранный була. Ә син винтовкалы буласың. Ир-ат юклыгы кайбер хуҗалыкларны беренче елда ук какшатып ташлады. Мал-туарны киметергә, ягарга җитмәгәнлектән. Икешәр- өчәр хуҗалыкка бер йортта кыш чыгарга туры килде. Сугышнын икенче елында ук әйбер бәяләре бик яман өскә сикерде. Керосин бөтенләй бетте, бабайлар заманыннан бирле чормаларда күгәреп яткан шәмдәлләрне табып алып, халык чыра яндырырга тотынды Кичләрен чаршауларга, пәрдәләргә, сөлге-тастымалларга кара сөрем утыра Төи чыкканчы кешеләрнең борын аслары кап-кара сөрем була. Иртә торсаң, кар өстендәге сукмакларда кап-кара булып чабата эзләре ярылып ята. Кайбер солдат хатыннарына беренче елны ук кара пичәтле кәҗүн- ни кәгазь килде Бөтен бала-чагасы, нәсел-ыру ы. күрше-күләне белән жылашып кайгырышын арганнан сон, чама белән генә булса да вакытын билгеләп, я кырыгын, я еллыгын уздыралар, васыятьләрен үтиләр. Әле сугыш алдыннан гына кая басарып белмичә дәртләнеп торган таза япь-яшь киленнең бер ай эчендә йөзенә сары йөгерә. Ул берничә ай эчендә элеп киптергән төсле була. Баласызлары атасына кайтып китә. Ике-өч балалы булса, нр-атлы. җиткелекле тормыштан бөтенләй өмет өзеп, мал-1 у арны киметергә, бөтен хуҗа лыгын кысарга тотына. бөтен гомеренә михнәт чигәр өчен тол хатын булып кала. IV Арча Иванның безнең келәттә кибет ачуы хәлебезне җиңеләйтмәде. Күрәсең, безнең йорттагы бөлгенлек чокырын кибетче биргән фатир хакы белән генә тутырып булмагандыр. Мөхәммәтҗан солдат шул уңайдан, безгә килгән саен, гадәтенчә, каты гына итеп тешләп ала торган булды — Мин әйтәм, сезгә бу кибетнең файдасы бихисап инде, ә' Бөте1 Ш в a n — немец дигәне. несе бушлай! Иван алма сатканда черек атма исе дә. сасыган балык исе дә... Әти үртәгәнне яратмый торган иде Шулай да ул бу юлы Мөхәммәтҗан солдатка ачуланмады Буыннары бирчәеп бөгелмәс булган коңгырт бармаклары белән чалара башлаган сакалын кашып тыныч җавап бирде: — Башыңа төшкәч түзәсең инде, солдат. — диде. — Мин мөгезеннән тотып торам. Иван сава. Шулай да иске бишмәткә бер ямаулык. Староста тамагына бер сөяк. .Мин ул акча белән имана түлим. Ләкин ул ямаулык та гиз кубып төште. Иван, кибетенең калдык- постыгын Чиста й ягыннан килгән бер исерек башка сатып, озакламыйча чыгып тайды. Әни белән без үзебезнең арыш урагын бераз җиңеләйткәч, чәй- шикәргә булса да ярап куяр дип, күршедәге Цызгановка көнлекләп уракка йөри башладык. Менә бүген дә, гадәттәгечә, тап белән торып, аннан-моннап сөтле чәй эчтек тә мәчет янына чыктык Безнең ишеләр. җиңсәгә төрелгән урагын иңбашына салып, теләр-теләмәс, атлар-атламас шу па ук җыела башлаганнар иде. Ир-ат бөтенләй юк. үсмерләрдәй бер Минтай гына күренә. Ул нн турындадыр хыялланып, күзен йомган килеш мәчет баганасына сөялгән дә уйга калган Кыз-кыркын битең кояш ашамасын дип. яулыгын каш өстенә үк төшереп бәйләгән дә тар ярыктан күзләре генә елтырап күренә. Күп тә үтмәде, бер генә кешелек сыгылмалы биек пролеткага зур күк ат җиккән Цызганов үзе килеп чыкты. Битләре чөгендер төсле, чал сакалы, мендәр хәтле булып, күкрәгенә җәелгән. Цызганов пролеткасыннан төшеп кенә торганда, тыкрыктан йөге- рәатлый, сулышы кабынган Кируш килеп менде. Судебный дигән алпавыт кендекчеләр җыярга аны җибәргән икән — Нигә монда җыелдыгыз? Әйткән бит сезгә каравыл өе янына дип! Кайберәүләр кузгалырга омтылса да. бүтәннәр аларны җиңнәреннән тотып калдылар — Кабаланма, бәясен әйтсеннәр! Кайсы күбрәк бирә, шунысына барырбыз! Кируш: — Йлдә ничек —анда шул. Бай егерме тиен түләргә кушты.— диде Төркем эченнән нн беренче булып Сәхипҗамал кычкырды: — Очсыз! Нәрсә аласың хәтер егерме тиенгә? Өч кап шырпымы? Бармыйбы з! Цызганов дисәтник итеп Гыйбаш абзыйны яллаган икән Ул аны янына чакырып нидер әйтте. Гыйбаш абзый халыкка борылып. - Егерме биш тиен! -- диде. Без. ялланырга килүче кендекчеләр, шлу-шу килеп, этешә-төрте- шә, бөтенебез бердән аның ягына чыгып беттек Гыйбаш абзый озын дәү борыны белән пошкырып. ренең алашасы кешнәгәндәй калын тавыш белән көлеп җибәрде — Ха-ха ха! Синең эшләр. Кируш. малай, кәкәй бит! Кируш ярылырга җитеп арлы-бирле сугылды. Аса мине бай. аса! Аягымнан тотып аса' Ул шулай икс арада бәрелеп-сугылып йөрде дә Гыйбаш абзый кендекчеләрне алып китә башлагач, «беткән баш беткән!» дигәндәй кулын селтәп р бәясен кычкырды: — Чәнчелеп китегез! Ут .и тиен! Моны ишетүгә без. кнлешә-көлешә. бөтен өеребез белән яңадан Кируш ягына авыштык Безгә нәрсә? Кем күбрәк бирә, без шунда! Хәзер инде Цызганов белән берүзе торып калган Гыйбаш абзыйдан. кара сакалын сыйпаштыргалап, Кируш көләргә тотынды. — Менәтерәк! Калдыңмы берүзең янган капка баганасыдай турсаеп! Ул үз янына җыелучыларга кул болгады: — Әйдәгез, киттек! Әле дә никадәр вакыт юкка узды! Ләкин Цызгановның сакалы селкенеп куюы булды, Гыйбаш абзый тагын аваз салды: — Әйдәгез миңа! Күп тә кырмассыз, тик тә тормассыз! Җил-яңгыр тидермәм! Кырык тиен! Без яңадан Гыйбаш ягына авышып. Цызганов басуына чыгып кит* тек. Кайсыдыр: — Дуңгыздан бер кыл! — дип өстәде. V Мине сугышның беренче елыннан ук солдатларга хат язарга дәшкә- ли башладылар. Дөрес, яшьләрнең күбесе язу таный иде. Чөнки авылда мәдрәсә ачылганнан соң кызларның абыстайга йөреп укымыйча надан калуы гаеп санала башлады. Ник дисәң, яучы хатыннар үзләре димли торган кызларның уңганлыгын, кулы эш белүен мактап сөйләгәндә «теләсә нинди китапны су күк эчә» дип тә ычкындыралар иде. Тик абыстай кызларны укырга гына өйрәтә, язу яздырмый иде. Янәсе. язу язарга өйрәтсәң, егетләргә хат язып азып китмәгәе!.. Болай хат язарга йөрүләр минем үземә дә ошап китте. Кеше яраткач. нигә язмаска? Апа-җиңгиләрнең мин язган хатларны мактап сөйләүләре иптәшләрем арасында мине күтәреп җибәрде. Кимсенеп күңел төшкәндә дә ул миңа бер юаныч була иде. Әмма бу изге эшнең кыен яклары да килеп чыккалады. Хәллерәк кешедә тагын бер хәл. Әмма ярлы йортларда кайчакны үзеңне кая куярга белми башлыйсың. Өйләре салкын, караңгы, балаларның өсте сәләмә. Җитмәсә, хатны язып бетерүеңә, сине хөрмәт итеп, чәй хәзерлиләр. табынга бер-ике сынык икмәк белән фәкать кунак-төшем булса дип кенә сакланган, хәзер инде өсте зәңгәрләнә башлаган акмай, я сары май китереп куялар Шул сыйхөрмәтне алдыңа этәрә-этәрә, сиңа авыз ачарга ирек бирмичә, чын күңелдән кыстарга тотыналар: — Хәзинәдә бары инде, гаеп итмәсәнә! Бик үк тәмле булмаса да, тәмле генә итеп ашап-эчеп утырсана!—диләр. Май дигән нәрсә үз өеңдә дә бик еш эләкми, ашыйсы да бик килә. Сыпырып кына саласы да бит, булмый! Табындагы ризыкка чаршау кырыеннан ач балалар күзе текәлүен күрүгә, тамактан бер нәрсә үтмәс була. Хәтерләрен калдырмас өчен, бер-ике генә кабып, берәр чынаяк кына эчкән буласың да тизрәк чыгып китү ягын карыйсын. Бүген барган йортым андый ярлылардан түгел иде түгелеп. Картларының җомга намазына киткән чагы икән, карчык каядыр биләмгә киткән, өй аулак. Саҗидә җиңги мин барып керүгә бишмәтем белән бүрегемне чөйгә элдерде, түр сәкегә минем өчен көрпә салды. Үзе почмак якка чыгып җитез генә самовар куярга кереште. Ни әйттем: «Язам да китәм, чәй эчеп тормыйм!» дидем. Кая ул. колагына да элмәде: — Юк. юк! Әллә пидә бер килеп чәй дә эчми китәләрмени? Килешмәгәнне! — дип кистереп кенә салды. Мин хат язасы кәгаземне китап өстенә куеп, шул хат язган өчен биргән биш тиенлекләргә Казанның үзеннән алдырган көмеш саплы каләмемне кулыма тотып язарга җыендым. Саҗидә җиңги салпы якка салам кыстырудан башлады: — Хатны мин үзем дә яза беләм дә болай. Тик сине бик тә җиренә җиткереп яза дип ишеттем. — Ул мина иренең хатың биргәндә тагын бер озын кәгазь күрсәтте. — Аннары Нәбиулла эбыен бу юлы никтер зерә дә моңлы хат язган. Әллә күңеле берәр нәрсә сизә инде моның, әллә болай гына. Бик кызганыч көйле нәрсәләр дә җибәргән. Анысы солдатларның окопта чыгарган бәетләре икән. Саҗидә җиңги, мина җаны белән борылып, аның бер-ике юлын укып та бирде: — Тыңлап кына кара әле син. Ходаем, шул тикле дә кызганыч: Күрмидер синен күзен. Каплый мылтык твтене; Туп ярылгач, яннарында Калмый кешенең бөтене. Кайсысының кулы юк. Кайсы ята аяксыз. Монда кеше меңләп кырыла Үлем безгә аяусыз. — Җитмәсә тагып германнар газ җибәрә башлаганнар Безнекеләр шуңа тыннары буылып көеп үләләр икән... Саҗидә җиңги, борынын тарткалап, почмак якка кереп китте. Шунда бәеттә язылган әлеге коточкыч хәл күз алдына килеп тетрәнеп киттем. Кибәхуҗадагы шушылай ук ялгыз калган үз апам, тау асты җиңги, авылга килгән кара пичәтле язулар искә төште. Ке.м белә соң? Менә бу хат та ул исән чагында әллә барып җитә, әллә юк. Өйдә тып тын. Почмак якта ишетелер-ишетелмәс моңсу гына бер көйгә самовар шаулап утыра. Ара-тирә урамнан я бозау кычкырган, я тавыклар кытаклаган тавыш ишетелеп куя. Башта чукдин-чук, күпдин-күп сәламнәр тезелеп китте Аннан соң йортжирнең иминлеге, мал-туарның саулыгы язылды. Арчага кайтып тулган сугыш качаклары, алпавытка җибәрелгән пленннләр дә телгә алынды. Әмма тора бара минем каләмем ничектер үзеннән-узе, бер генә сүз дә өстәмичә, арттырмыйча, киметмичә Саҗидә җиңги сүзләрен тезеп бара башлады. Ул кечкенә як ишегендәге чаршау кырыеннан, моңсу күзләрен мөлдерәтеп, миңа түгел, минем алдагы кәгазьгә текәлгән, иренә барып җитәчәк газиз сүзләрен шыпыртка якын акрын тавыш белән миңа түгел, ак кәгазьгә сөйли иде. — ... Гөрләшеп кенә гомер итә башлаган чагында сак белән сок шикелле безне дә аердылар. Бер күрергә җан атып, монда мин ут йотам, анда ул—әллә каплардагы чит-ят җирләрдә. Өченче елга китте бит инде! Пичекләр түзмәк кирәк? Көне ай күк, ае ел күк, елы бер кеше гомере. Өзелеп-өзслеп күрәселәрем, сүзләрен ншетәселәрем килә Хаты килгән көннәрне куанычыннан күзләремне йокы алмый, төннәр буе керфек какмыйча якты таңнар аттырам. И ходаем! Кавышулар насыйп булырмы икән? Тагын шулай бергә-бергә торып калырбызмы икән? БҮ каһәр төшкән сугышлары безнең бәхетебезне дә харап итмәгәеме икән?! Л1ин аларның егет белән кыз чакларын, яшьләр уенында, балалар сыман бер-берсенең кулларыннан тотышып озак-озак серләшеп йөрүләрен хәтерлим. Өйләнешкәч, шаярыша-көлешә янәшә торып урак урулары, печән җыюлары, җомга көннәрне киенеп-ясанып. яшьлекләре белән бөтен урамны балкытып, Саҗидә җиңгинең чыккан йортына кичке чәйгә барулары әле дә күз алдында Үзем дә сизмәстән, ничектер, Саҗидә җиңгигә күз салдым Аның хәзер ирен кырыйларына эчкә йотылган авыр хәсрәтнең караңгы бизәге җыелып тора, бит алмалары да элекке шикелле алсу түгел, йөзе дә шнигән, саргая төшкән төсле Шулай да кемнең теле барыр икән аны сулган, шиңгән дияргә’ Юк, юк! Аның күзләре, ерактагы, әллә кайдагы бәхетен хәзер үк күз алдына китергәндәй, үз алдына очкынланып тора, йөзендә моңсу бер матурлык балкый. Минем Сажидә җиңгине шул тикле бәхетле итәсем килде, чын күкелдәп кайгыртып. — Син. җиңги. бик нимә..— дидем —Сугышны озакламый туктый дип язалар бит. Кайта безнең абыйлар, билләһи кайта, менә әйткән иде диярсең! Җиңгәм ышанырга да. ышанмаска да белмичәрәк елмаеп куйды. — Шулай дисеңме? Ниләр генә әйтер идең дә бит! — Аннары, нидер исенә төшеп, яңадан ачылып китте. — Әле узган атна кич кенә бик тә матур, бик тә өметле итеп төшемә дә керде югыйсә. Үзе белән икәү янәшә утырып болынга төшкәнбез икән, дим. Ул янымда булгач, мина шултикле дә рәхәт, шундый да күңелле икән, дим Уянып киткәч өнем булмаганга җылыйсыларым килде. Төяп менгән йөгебез дә бик зур икән. дим. хәвеф-хәтәрсез аудармыенча гына кайтып та җиттек. Дөньялар тынычлануга, хәере белән исән-сау әйләнеп кайтуга булсын инде Менә. Гомәр энем, килмәгән җирләрен китереп, сүзләргә сүзләр тезеп, җаен җайга сөреп кенә шуларны яз инде алай булганыннан... «Сүзләргә сүзләр тезә» торгач, минем хатым ике-өч кәгазь үк булып китте Бу порттан чыкканда мина болын буендагы әрәмәлектә сандугачлар сапраңын тыңлагандагы кебек үк бераз моңсу да, шул ук вакытта рәхәт 1Ә иде. VI Вәли абыйны күптән үк көтә башлаган булсак та, ул һич көтмәгәндә кайтып керде. Шул көнне иртәнге чәйне эчеп утырганда, безгә тау асты җиңги менгән иде. Бу вакытта әти җылытудан гаҗиз калып, аякларын кайнар самоварга терәгән хәлдә сәке түрендә утыра иде. Ул. килене менүгә куанып, идәнгә төште. — Әйдүк, килен, әйдүк! Балалар ничек? Исән-саулармы? Җиңги, әтидән тел яшергәнлектән, әйтәсе сүзен почмак якка чыгып әни колагына пышылдарга тотынды. Тик ул куанычлы хәбәр алып менмәгән икән. Староста белән дисәтник кергәннәр. Ике сарыгының берсен, я кәҗәсен казнага сорыйлар икән. Балаларның аякларына итеге, кулларына бияләе тузган Берсен алсалар, ул бер сарык белән генә нишләрсең? Кәҗәне бирсәң, балалар сөтсез кала. Әткәй шуңа нинди киңәш бирә дип менгән икән. Авызын каплый төшеп, аңа яны беләпрәк почмак якта торучы җиңгигә карар-карамас әти: — Ун йорттан бер сыер биргәндә килен өлеш кертте бугай?— дип сорады. Керткән икән, акчалата биргән. — Әле күптән түгел тагын бер тапкыр җиде йорттан бер сыер бирдек. Анысы ничек? Анысына сарыгын сатып түләгән. — Җитәр, балалар хакына керергә ярамас. — диде әти —Әле дә кара җәяү калып барабыз. Ул нинди закун? Солдатны да без бир, бөтен чирүен дә без туйдыр, атың белән әллә канларга тикле олауларга да йөр. Биргәне җиткән! Әнә анда. Вәли мескен, сарык кына түгел, кулын да... Әти сү ten әйтеп бетерә алмыйча, күңеле тулып, верстагына борылды. Аның кинәт ничектер бик кызганыч булып калуын, күз яшьләрен тыя алмыйча күзен чылт-чылт йомуын күреп торуы бик авыр иде. Әни апа мич башыннан киез итеген алып бирде, песи баласын иркәләгәндәй, өстен сыпыргалап, алдына җылы оекбашын китереп куйды. — И, алай дигән белән дә Вәлинең исән-сау кайтуы биктә зур куаныч әле ул, — диде. Кара пичәтле кәҗүнни язулар алсан, ннхәлләр генә итәр идең? Андыйлар да аз түгел бит. Инде болай булганга мең шөкер! Әти үзенең әле генә күренеп алган йомшаклыгы өчен хәзер үзенә- үзе ачулана, хатын-кыз юатыр көнгә калуына үртәнә иде шикелле. — Шул гына -җитмәгән! — диде. Шак та шок рам почмакларын беркетеп маташты. Бераздан, почмак якка борылыр-борылмас, кисәтеп куйды. — Бернәрсә бирәсе булма, сыңар тавык та! Өйалдына чыккач, җиңги ишеккә сөялеп җылап җибәрде. — Агач аяклы, сыңар куллы кешеләр күргән саен имәнеп китәм. Ходаем, ничек көн итәрбез5 Сынар кул белән ничек эшләр? Ничек ат җигәр дә ничек иттереп печән чабар? Чулак бит инде ул, чулак’. Мин абыйны берничек тә гарип итеп күз алдына китерә алмый идем. Баларак чагымда мин аның урам сугышында үзе шикеле баһадир гәүдәле дүртбиш кешегә берүзе каршы чыгып, җиңеп кайтуын хәтерлим. Бу башсызлыгы өчен әти аны «олы тиле» дип орышкан иде Әмма шул ук вакытта аның шушы кыюлыгын хуплап әтинең мыек астыннан елмаюы да күзгә чалынып калды Бөтен ишекне тутырып зур булып килеп керүенә иң элек абыйның көяз калын мыекларына, шул мыек астыннан ялтырап күренгән ап-ак тешләренә күз төшерде. Аннары әтинең шушы мыеклы олы кешегә, кечкенәләргә дәшкәндәй иркәләп, әллә ничек, йөрәкләргә үткәреп: «Улым!» дип дәшүе, шунда абыйның бер генә сулышка ирен кырыйлары бозылып куюы күзгә яшь китерде Әни үзенең ике кулына каршы абыйның бер генә кул сузуына әллә онытып, әллә каушавыннан аптырап калды. Аннары, ун кул урынына кара пирчәткә кигән җансыз нәрсә асылынып торуын күреп, җылап җибәрде. — Я. раббым! Кайсы каһәр сукканнары шулай харап итте! Моңа каршы Вәли абыйның тагын ак тешләре күренеп китте. — Ә. урыс арасында озак йөргәнлектән, хәзер менә шулай, аларча гына күрешә торган иттем инде —диде Минем үземә хәзерге абый элеккесенә караганда ла ошыйрак төште Ник дисәң, сугышка киткәнче ул бик кырыс холыклы, усал телле иде Бәлки яшь хатын малае булгангадыр, берәр нәрсә ошамаса, «Әй. малай!» дип кенә кычкырыр иде. кая ул исемең белән дәшү! Сугыштан бераз ачылыбрак кайткан димме, йомшабрак димме Әни белән җиңги аның гарип кулына күз салгалап пышык-пышык җылап утыралар, ә аның өчен, әйтерсең, бер кәмит кенә. Күн пнрчәткәле җансыз кулы белән дөп иттереп верстакка сукты ла хәтта шаярырга тотынды. — Нигә шул тикле исегез китте ана? — диде — Мин үзем шылт та итмим Беләсегез килсә, болай җиллерәк тә әле. Печән чаба. \ рак ура. балта тотарга да ипләмәсе бар. Тагын сезгә ни кирәк5 Шуның нстенә, суыкта туңмый, эсседә пешми, авыртмый, сызламый. Менә бу искесен никадәр шәп булса да яңадан ясап булмый бит, ә менә бусысын, ватылса яңадан да эшләп бирербез, диделәр. Мин абыйга якынрак барып утырдым Бөтен эшне булдыра ала торган шундый уңган кулга бармак тидереп карыйсы килә башлады. Тән шикелле җылымы икән? Бармаклары бөгелеп языламы икән5 Әни. әстәгьфирулласын әйтеп, абыйның үзенә, аннары яка кулына карап башын чайкады — Тфү. тфү. үлмәсән, әллә ниләр ишетерсең! Ялган дисәң, чын шикеле Хак сү« дисәң, ышаныр җире юк Күрше-күлән, туган-тумача җыелып сугыш хәлләрен сораштырып утырганда да абын гел шулай шаярткалап алды. Әйтерсең, елдан артык окопта үлем көтеп ятмаган, кулсыз калмаган! ь. ,к. у.* J* и. — Ашау-эчү ничек дисезме? Шәп! Иртә дә, кич тә тозлы кәбестә белән сасы балык шулпасы. Ипинең дә бик тазасын бирәләр. Балта белән ватып ашыйсың. Инде окопның үзеннән кайткан икән, минем абыйдан сугышның ин хәтәр, иң куркыныч мажаралары, аның үзенең ничә немецны үтерүе турында ишетәсем килә башлады. Шунда келт итеп күптән түгел генә Арчаның Ләвәптн кибетендә күргән Кузьма Крючков сурәте күз алдына килде. Инде дә башсыз казак икән! Ничек кенә кырмый ул немецны! Берсен кадап, берсен чәнчеп, берсен атып үтерә. Сурәт астында шулай язылган. Менә бит нинди батырлар да бар икән сугышта! Мин шул турыда сүз ачуга, абый мыек астыннан гына елмаеп куйды. — Әле ул монда да сасытып өлгердемени? — диде, тагын нидер әйтмәкче иде. Зифа тәтәй, күзен ачалак-йомалак китереп, бетләр хакында сорарга тотынды. — Менә тагын, сугыш бетсез буламыни? — диде абый. — Россия булсын да. бетләми калсын! Өйдәге халык солдатның һәр сүзен йотып алырдай булып, тыннарын да алмыйча тыңлыйлар. Алар бит аннан искә төшкән саен тәнгә салкын су булып коела, ачык яра булып сызлап тора торган ин-иң авыр сорауга җавап көтәләр. Ул бит сугышның эченнән, Газраилнең үлем чалгысы астыннан, үлем авызыннан ычкынып кайткан. Ул һәммәсен белергә тиеш, һәммәсен! Тик солдат абый, бөтенесен бәйнә-бәйнә сөйләп бирәсе урында, үзе авыл хәлләрен сораштырырга тотынды. Әти солдат улының сугыш хәлләрен сөйләмәвен ошатмаган сыман, теләр-теләмәс кенә: — Монда нәрсә булсын? Күз алдыңда ич! — диде.—Тәндә чыкмаган җан бар. Менә шул! Чын ипине хәллерәкләр генә ашый. Онга бәрәңге кушабыз. Элек ярлы кешенең сые турында: «Якты чырай — такта чәй», ди торганнар иде. һи! Кая ул! Такта чәй зур сый булган икән Хәзер кишер чәе эчәргә калдык. Зифа тәтәй алъяпкыч итәген бөгәрләп: — Я черегән алма яфрагы! — дип өстәде. — Бүтәнне ни әйтәсең, мәет күмәргә кәфенлек тә таба алмыйлар. Мөхәммәтҗан солдат, әтигә карый-карый: — Менә патша да патша дидер идегез. Җомга саен, муллага ияреп, патша әгъзәм хәзрәтләренә озын гомер теләп дога кыла баш таган идегез. Күрсәттеме үзен патша әгъзәмегез? — диде. — Авыл мужигы арбага таккан дегет лагоны,—диде әти. — Мулла ни әйтсә, шул дөрес. Вәли абый пошынып телен чартлатты. — Урамда ник бер генә ир заты очрасын! Беткән икән авыл! — Бетмичә, чабаталыга1 хәтле алдылар! — Кая чабаталы гына? Ак бнлетие1 2 дә чүпләп бетерәләр инде Аягыкхлы булса, шул ярый. Сарник абзый, тыңкыш борынын тарткалап — Җыен дурак китә инде шул, — диде. — Акыллыраклар рәхәтләнеп хатыннары янында яталар. Мөхәммәтҗан солдат таягын тукылдатты. — Шуны егетлек дисеңме? Шкурник ул. куркак, дезертир! Абый да андыйларны ошатмыйча башын селекте. — Алайга калгач, эш түгел инде ул! — диде. — Юк, сугыштан алай гына котылып булмый. 1 Чабаталы — солдат хезмәтенә алынмыйча запаска калучы 2 А к билет — солдат хезмәтенә яраксыз. Ләкин ничек котылып була икәнлеген әйтмәде. Тагын берничә көннән тегермәнгә барганда Вәли абый старостаны туктатып аягүрә генә сөйләшеп алды. — Солдаткалардан тагын да мал-туар ала башласагыз, безгә әчелешле булырга туры килер бит. — диде. — Сон казна бит, казна бугаздан буа! — Ә син хатын-кыз бугазына ябышасынмы? — Закон бит, закон бар бит әле. Ә без закон кешесе. — Хәзер закон солдатның үз кесәсендә. Чыгарып «шарт» итте, менә сиңа закон. Сөйләштекме? Килештекме? Староста солдатның бер кара пирчәткәле кулына, бер мыек астыннан елмаеп торган ап-ак тешләренә текәлеп, баскан урыныннан кузгала алмыйча калды. VII Безнең йортны авыр кайгы басты. Җәй башында әтине җирләдек Мәет чыккан йорт... һәр почмактан шомлы ялгызлык, күңел өшет- кеч бушлык бәреп тора. Өнгә кайтып керүенә, ничектер үзеннән-үзе күзләрең түргә карыйлар Анда әти, верстагындагы эшен туктатып, хәл җыеп ятадыр шикелле. Шунда ук китек күңел үкенә дә башлый. Нигә шулкадәр авыру килеш тыны буыла-буыла эшләде икән? Ул әнә шунда. түрдә өйрәтеп кенә утырсын иде... Иртә белән уянып китүеңә ишек янындагы чөйлә эленеп торган бишмәтенә күзен, төшә дә тагын эчең «жу» итеп китә Юк бит инде әти. юк, бөтенләйгә, мәнгегә юк. Мәет чыккан йорт... Хәзер әтәчләр дә элекке кебек шатланып кычкырмыйлар, тавыклар да бөтен ишек алдын тутырып жырлап йөрми. Кичләрен безнең турыдан узганда егетләр җырлавыннан, гармунчы гармун тартуыннан туктый, иһаһайлап кычкырып көлгән кешеләр шыпырт кына узалар. һәр көн иртә белән бик иртә, кояш чыкмас борын ук. без бия белән каты сукага китәбез, һәр көнне тавышсыз-тынсыз гына әти каберенә карап үтәбез. Аның кабере зиратның иң калку урынында. Безнең басуга Һәммә кешедән дә иртәрәк чыгуыбызны әти ничек тә булса белеп каладыр кебек. Беләме ул, әллә белмиме, ничек кенә булмасын, мина аның яныннан узу, күңелдә шундый җылы уй йөртү үзенә күрә бер юаныч иде. Бер көнне көндезге чәйгә кайткач, атның ашарына салып йөргәндә, сәламфәлән бирмичә, ишек алдына Бикбулат килеп керде. Күтәрелеп карар-карамас: — Нихәл? —диде Мин авыз эченнән нидер мыгырданып кына уздырдым. Әнә мине малайсытып сәлам бирмәсен дә, ди Шулап да яхшымы, яманмы, минем исемем бар бит! Бикбулат аны-моны әйтмәстән. койма буенда гына торган бер төрәнле тимер сабан янына китте. Шунда \к минем исемә дә төште мөгаен, алачагын сорарга килгәндер! Шулай бхлып чыкты да. Бнкбхлаг сабанны арлы-бирле тәгәрәтеп тә, нигәдер чылтыр-чылтыр селкетеп тә карады. — Сабаннан уңдыгызмы соң? —диде. — Үз эшенә ярый. Ат тартса сабан сукалый — Атаң, мәрхүм, хакын түләп бетермәде бит. Кайчан бирәсең? — Бу арада аның кайгысы булмады бит, Бикбулат абзый, үзеңнең күз алдында. — Озак бит, былтырдап бирле сөйрәлеп йөри. Бикбулат, уң кулының баш бармагын кәмит кенә тырпайтып, сакал аегын кашырга тотынды.Ул түбәсенең яртысы кабык белән ябыл ган, аскы каты яртылаш жиргә иңеп, арт ягын, койрыксыз тавык кебек урамга таба турсайтып торган шыксыз өйгә, салам түбәле каралтыларга карап уйланып торды да тагын сорап куйды: — Кызыл кар яугач дисеңмени? Бу кешенең шундый кайгылы көннәрдә биш сум бирәчәк өчен шу* шылай бугазга ябышуы женемне чыгарды. — Түлим дим бит инде. — Кайчан? Ничек итеп? Әни үзеннән олы ирләрдән тел яшерә иде. Мине өй алдына чакырып алды. — Алып китсә, нихәл итәрбез? — диде. — Каты сука бетмәгән, көзге чәчүеңне ничек чәчәрсең? Бар, әйт: «Ничек тә булса, түләрбез я ашлыгыңны урып бирербез», диген. Бар инде! Ник торасың киреләнеп? Минем чыннан да кирелегем килә башлаган иде. Әни сүзләрен әйтергә телем бармады. Староста самоварны алырга кергәндә әти ничек басып торган булса, шул кыяфәттә, кулларымны аркама куеп, сабан янына барып бастым. Бикбулат сабанның тоткасыннан килеп тотты. Ул әнинең ниләр әйтүен ишетеп торган булса кирәк, сүз көтеп минем күзләремә текәлде. — Әйт. яшь әтәч! Синнән нинди кикрикүк чыгар икән? Минем бик усал сүзләр әйтәсем, әти старостаның авызын томалагандай. моның да бер-ике сүз белән сынын катырасым килде. Ләкин андый сүзләрне таба алмыйча гажиз калып жылыйсым килә башлады. Ниндидер явыз шатлык белән ярсып капкага таба киттем. — Алып кит! Минем шулкадәр каным каткан иде. сабансыз калсак та, тешне кысып булса да түзәргә, бер генә сүз белән дә ялынмаска, хәтта борылып та карамаска булдым. Мин тыкрыкка борылганда, безнең капка төбендә чылтыраган тавыш ишетелде. Күз кырыем белән генә карасам. Бикбулат, сабанны сөйрәп чыкса да. тибеп аударган да сүгенеп китеп бара иде. Билгеле, әти әйткәнчә, кеше хакы безнең өстә калмады. Мин ул бурычны, озак көттермичә, пыяла куеп түләдем. Җир, хвррият! Югары очтан кайтып барганда Сәлимәләр ишек алдыннан көшкел- ләш-п кенә кызлар тамак кырганы ишетелде Минем йөрәк дуылдап алды, авызым колакка кадәр ерылып китте. Тәгаен, миңа иде бу, миңа! Әллә туктарга, әллә юк. Әнисе өйдә булса! Шулай икеләнеп барган өстеннән җилкәмә бер йомарлам кар килеп төште. Икеләнеп баруым өчен үземне-үзем шелтәләп ташладым. Безнең яшьтәгеләрне ул елларда телдәр солдат к■тар «көзге әгәчләр» дин, «кикрикләре кызарып килә» дип үрти башлаганнар иде Минем яшьтәшләрем, бигрәк тә Ахун белән Минзай шикелле үсмер егет булып килүче зурраклар, капчакны үзләренең кызлар белән булган маҗаралары турында шундый нәрсәләр сөйлиләр, мин моңа ышанмыйча, кызларның абруен яклап сугышырга житәм Ә ул юньсезләр тешләрен ыржайтып көләләр генә. Үзем әтәчләнәм. әмма күңел төбендә кыбырсып торган шикне берничек тә бастыра алмыйм, болар янында мин бөтен нәрсә китапта язылганча бик тәти, бик дөрес кенә була дип алданып йөрүче сабый түгелме сон? Бу юлы мин үземне-үзем батырландырырга тырыштым «Җитте сиңа! Булма юаш. булма сабый!» дип капкадан кереп киттем. Сәлимә белән аларга туган тиешле Сәхнпжамал киледә сүс төяләр икән. Сәхипҗамал мина да бер килсап тоттырды — Әйдә, писер булып гел язулар гына язып йөрмә әле. менә безнең белән әзрәк селкенгәләп тә ал. — диде Сәлимә миңа шундый ягымлы, нг ндый үз итеп карады, шуның рәхәтеннән минем хәтта сулышым буыла язды, башым әйләнеп киткәндәй булды. Мин аның яз кояшында коңгырт төс инә башлаган сөйкемле йөзеннән күземне ата алмыйча, сихерләнеп калдым. Сәлимә оялчанланып башын иде. аннары миндәге килсапка сузылды. — Әем лә, Сәхнпжамал апай. Кунак егеткә эш кушмыйлар инде.— диде. Бу сүзләрне ул шундый ихлас күңелдән, шундый иркәләп әйтте, мин. мөгаен, кызарганмын. Сәхнпжамал шаккатып авызын ачты — Энекәй гепәм! Кара әле син моны' дип башын чайкарга тотынды— Снн нәрсә? Гумәреңиең кулы кабарыр дисеңме? Ли. һай, һай! Харап икән бу заманның яшь әтәче белән яшь тавыклары! Яшьлекнең бу исерткеч тойгысыннан бәлки без тиз генә айный да алмаган булыр идек, безне шул ук Сәхнпжамал уятты — Әллә бер-берегезне күрүгә һушыгыз китеп, телегезне йоттыгыз инде! -дип шаркылдап көлде дә икебезне ике якка төртеп жнбәр- де —Я. егет кынпылчыгы. әйт тизрәк! Капларда булдың? Нәмәрсәләр ишеттең? Сугыш бетәме? Миңа дигән кияү канчан кайта? Гәҗит укыйсың икән, диләр. Я. тизрәк бул! һи. ялындырып торыр чакмы соң? Бигрәк п Сәлимә барында, бигрәк тә ул мине күзләренең нуры белән коендырып торганда. Киттем сөйләп' Нинди генә тамашалар юк хәзер дөньяда' Сугыш җирендә пүлә тишми, туплар алмын торган ут машиналары эшли башлаган. Алар. Яэжүж-мәэжүж шикелле, бөтен тирә-ягыи җимереп. яндырып, кырып килә, ди. Шуның өстенә. күктә аэронлап оча икән — II аллам, кырып бетермәсәләр ярын инде безнекеләрне. — 'I ик яңалыкның иң кәттәсе, нн кызыгы беләсезме ниндие? Патша сараеннан чыкканы. Николайның Себердән килгән бер әшнәсе бар икән... — Теге элек ат карагымы, попмы булган озын чәчлеме? — Нәкъ үзе! Менә шуны Иосиф дигән бер кенәз алтатардан атып еккан да бәкедән боз астына тондырган Сәхипҗамалның күзләре шакмак бу тды. ул чытырдатып минем иңбашыма ябышты — Китсәнә аннан, чынмы? Тфү, тфү! Акка кара белән шулай дип я п акмы? Бе 1 кызып сөйләшкәндә Сәлимә сагаеп пидер тыңлый башлаган иде Урамда ниндидер сәер тавышлар ишен ien. ммәбез дә капы төбенә агылдык. П Чыксак, урамда — мәхшәр! Түбән очтан урам тутырып әллә никадәр халык менеп килә. Бөтенесе, (авыл вакы нандагы урман шикелле. айкала да чайкала. Берәүләре кулларын болгый, кайберләре нидер кычкыра. Нң алдап, скрнпкәсен уйнап, керәшен ягының Кнруш менә Безгә якынайган саен скрипка сыздыруы да. бүтән тавышлар да ачыграк ишетелә башлады. Менә Кнруш. керәшен туендагы кебек, үзе уйнап, үзе биен, бер карга батып, яңадан юлга чыгып, кырын-кырын сикергәлән килде килде дә. скрнпкәсен баш очында айкап, ачы (авыш белән кычкырып җибәрде: — Мякулайны бәргәннәр! Дөмектергәннәр! Әйттер-сиптер, юк патша! Урамның ике ягыннан шыгырдап та, чылтырап та капкалар ачылды. Яшьҗилбәзәк күлмәкчән килеш кенә йөгерешеп урамга ташланды. Скрипкәче ике-өч йорт узганчы яңадан шулай уйный-бни сикергәлән барды да скрипкәсен айкап тагын жан-фәрманга аваз салды. — Патшаны төшергәннәр! Кайта, алла боерса, Анныем! Бетте ак патша, юк патша, кәнис! Мөхәммәтхан солдат кызыл чуар итеген киеп, тунын жилбәләй җибәргән Ул халык өстеннән калкып чыккан озын муенын күккә сузып Кирушка йодрык янады. — Менә тондырырмын берне авызыңа! Нинди ак булсын ул сиңа? Кара йөрәк, кара бит! Мәтәлде-төште кара йөз, анасының арт саны! Слабода чыкты Рәсәйгә, слобода, хөррият! Ишетәсезме?!! Тагын кемнәрдер бөтен урамга кычкырды. — Бетте сәмәрәү кош! Муенын борып аттылар! Оялчанрак солдаткалар бер-берсенең капка төпләренә жыйналы- шып, куанычларын уртаклашырга тотындылар. Алар йомшап киткән борыннарын тарткалыйлар, яулык почмаклары, алъяпкыч итәкләре белән күз яшьләрен сөрткәлиләр иде. — һай, шул слобода дигәне тизрәк сугышны бетерсәче! — Яхшыга гына булсачы! — Болай булгачыннан солдатлар да кайта диләрме соң, ничек диләр? — Ник бетмәсен? Бетә сугыш! Патша төшкәч, аның янараллары да төшә бит инде. Янаралсыз ничек сугышсыннар? Кайберәүләр ышанырга да, ышанмаска да белмичә аптырап торалар да, бәладән башаяк дигәндәй, бүрекләрен басып, өйләренә кереп китәләр. Керәшен ягыннан, башын тавык шикелле бер якка кыңгырайтып, Бикә түти килеп менде. Патша төшү хәбәрен ишетүгә, аның кулы ничектер үзеннән-үзе җитез уйнаклап чебен куарга1 кереште. Ләкин әллә бу як кешеләре бик текәлеп һәм нигәдер көлемсерәп карап торганга, кыенсынып, әллә бу яңалыкны яхшыга юраргамы, әллә начаргамы икәнлеген аныкларга өлгермәгәнлектәнме, кулы ярты юлда асылынып калды Ул, куркынып, сыңар күзе белән Кирушка текәлде. — И аллакайларым, әллә башым түнгән, әллә замана акыры җиткән, һич иәстә аңнамыйм. Патшасыз ипчек булсын инде? Күктә — алла, җирдә — патша. Әнә бит көтүгә дә көтүче кирәк. Ансыз буламыни?!. Сәхипҗамал аны шаяртып алды. — Синең әле дә бер үзеңә ике аллаң бар бит, Бнкәби. Шулар җитмәгәнмени? Бикә түти моңа бик ачуланды. — Бер дә айгыр булып кешнисе түгел югыйсә, — диде. — Башыңда тавык мие булмаса, аңнарга бакыт Олы эшләр турыңда сүз бара, патшалар турысында. Ул арада халык ташкыны югары очка менеп киткән иде инде. Бераздан скрипкә тавышы аргы яктан ишетелә башлады, аннары түбән очка килеп төште. Көннең-көн буе авыл гөрләп торды. Сугыш башланганнан бирле беренче мәртәбә кешеләрнең чырайлары яктырып, телләре ачыла башлады. Шуннан соң каравыл өеннән халык өзелми торган булып китте. Анда иртәдән алып кичкә кадәр яңалыклар сөйлиләр, старостаның Ар- * Чебен куу — чукыну. чадан ниндидер үзгәрешләр, җиңеллекләр турында хәбәр алып кайтуын көтәләр. Әмма көн артыннан көн, ай артыннан ай уза, берни үзгәрми, кара пичәтле кәгазьләр килүдән туктамый, мал-туар белән ашлыкны һаман алып кына торалар иде. Яз көне чәчүгә чыгар алдыннан җәмәгать җыеннары көннәр буена сузыла башлады. Сугыштан яраланып кайтучылар белән ярлы-ябагай җыен саен тавыш күтәрә иде. — Сугыш бетә диделәр, бетмәде, солдатлар кайтмады Җан башыннан җир бүленә диделәр, бүленмәде Ни пычагыма безгә андый слабода? Җир кирәк безгә, җир! Тавыш бик зурая киткәндә җәмәгать җыенында Бикбулат та сүз әйтә торган иде. — Соң, рәхмәт төшкән нәрсәләр, сезгә тагын ни җитми? —диде.— Тагын нинди слабода кирәк5 Көне-төне шаулыйсыз, минем тәрәзәм каршысына килеп, тамагыгыз ертылганчы влачны сүгәсез. Менә шул инде сезгә слобода! Мадьяр солдат белән Вәли абый ана икесе ике яктан ташланып, элеп алып, селкеп салалар. — Нәрсә син монда тегеләй дә болан койрык болгыйсың? — Ярый ла синең ике малаеңның берсе сугышта кан түкми, Шубиннарның3 тунын бөркәнеп шыпырт кына посып яталар. — Иске кибәннәреңне дә әле быел гына суктырдың Ашарына беткәннәргә нишләргә? Солдат балаларын ничек туйдырырга? — Җирне җан башыннан бүләргә кирәк! — Хәзер чәчеп калдырмасак. каян өмет итәбез? Олы гәүдәле бу кеше, баш бармагын кәмит кенә кәкрәйтеп, тыныч кына сакал астын кашый бирә, — Менә син, Вәли, — ди ул. — Сугышта да йөреп кайттың. Язу- сызуга да кешегә чыкмыйсың. Беләсең бит. закунсыз бер карыш а.тлый алмыйсың' Малымы шту сиңа җир кирәк! Менә минем теге Березовка- ның юан сыйраклы Марусәгә бик күзем кызып йөри дә соң, бирми бит Әүдәким, үзем кочаклыйм, ди. Ill Хәзер инде Арча базарына да cSV :Х™еРХ“апЛ . ЬДв"ьада HHU барын, жнлларнен кайсы якчан исүен торган базарлар хәзер тяшк. .1. Р АИТа торгаи түгс1 Ja.^Bep-HKe урында чабата’белан мунчала, себерке белан сүс оемнаре күага чалына Бетен базары менә>шул^ бэтэйле 6абайлар кая л .LT»' ,= а" нХен балача арлы да бирле сугыла, кибет төн- леендә урам чатларында төркемтаркем булып сөйләшеп торучыларга ШУ к”гР а’Г та6аЫс Р е“ла?ча е ₽ лор базар саен «ба. гена барды Берсе сөйләп бетерүгә, арбага икенчесе менеп баса. Анысы я сөйләп бетерә, я аны 3 Шубин —патша армиясенә тун тектереп торучы фабрикант. сөйрәп төшерәләр дә бүтәннәре сөйләргә тотына. Арбадан ^алык өсте* нә анархист, монархист, большевик, .меньшевик, эсэр. эс-дек, хөррият дигән яна, сәер сүзләр сибелә башлый. Сөйләүчеләрнең һәркаисының үз сүзе, үз иманы бар, һәрберсе авызын ачып тыңлап торган агайларны үз ягына аударырга чамалый. Хәкимҗан белән без дә бөтен иске дөньяны сүгеп, эшче-крестьян- н.,1 яратыл сөйләүче, җирне хәзер үк җан башыннан бүләргә өндәүчеләр тирәсенә туктый идек. Кайвакыт ул сөйләүчеләр бер-берсе белән якага яка килеп ызгышып та алалар. Әмма күбесе менеп басканнан төшкәнче яна хөкүмәтне мактап сөйли Аларча, бөтенесенә Николай патша гаепле. Шул харап игкән Рәсәйне. Сугышта да шул җиңдерткән, халыкны да шул йө- кара ач-ялангач калдырган. Аның каравы, менә хәзерге хөкүмәт бө- ; мәй башка икән инде. Кая ул! Жир белән күк арасы! Яна хөкүмәт зерә дә башлы икән Монысы инде немецны да себереп түгәсе, халыкның да тамагын туңдырасы, өстен дә бөтенәйтәсе. Агайларга тик нишләргә генә кирәк? Большевиклар коткысына ышанмаска, хөкүмәт ни әйтә, шун.ы гына тыңларга кирәк... Менә арбага кара җиләненең чабуларын җыештырып, күкрәгенә дәү көмеш тәре аскан зур сакаллы поп менеп басты. Халык арасында шау-шу купты. Кайсыдыр бер агай, ачуын баса алмыйча, хатын-кыз тавышы белән чырайлап кычкырды. — Нәрсә җитмәгән тагын ул яллы бүрегә? Әнә. чиркәвендә лыкылдасын! Ләкин поп сөйли башлауга һәммәсе тынып калдылар Батюшка тавышының ягымлы гөрелтесе белән генә түгел, бигрәк тә соңгы елларда өметсезлеккә бирелеп кырысланган, юньле, йомшак сүзләргә сусаган агайларның күңел кылларын чиертә белүе белән алдырды. — Дөньялар чуалды, ыгы-зыгы, шау-шу купты,—дип башлады поп — Болар бөтенесе фани, бөтенесе мәгънәсез нәрсәләр. Ә җанны кайгыртучы юк. Рус кешесе ансыз яши аламыни? Православный халыкның патшасыз да булмый. Николаймы ул. Алексеймы, бүтәнме, анысы барыбер, өстә патша утыра икән, аның җаны тыныч! Беләсегез килсә, патшаны безгә алла үзе җибәргән. Әгәр патшаны яңадан тәхеткә утыртмасак. бөтен Россия зир-зөбәр тамтарарайга дөмегәчәк.. Тик шунда җиткәч, аның янына саргылт сакал-мыеклы бер урыс агай сикереп менде дә кинәт изүен ачты. Өстендәге күлмәген биш бармагы белән умырып алып, шуның сәләмәләрен баш өстендә болгарга тотынды — Кем утыра анда, өстә, власть башында? —дип кычкырып җибәрде — Күрәсезме менә моны? Срам. оят. хурлык! Сугышны туктатмыйлар. халыкның тамагын туйдыра алмыйлар, хәерчегә калдык! Кулыннан эш килмәгәч, какой чорт утыра ул анда, эш башында?! Нәрсә- I ■ кирәк безгә андый власть? Жир кирәк безгә, икмәк кирәк, сугышны бетерергә кирәк! Мине шаккатырганы шуннан соң арбага менеп баскан кеше булды. Ямаширмәнен теге Гыймай абый иде ул. Тик хәзер аның өстендә’иске пальто да. без тегеп биргән бишмәт тә түгел, соры солдат шинеле иде. Ул яшел фуражкасының козерогын. намаз укыгандагы шикелле, артка таба каратып куйды да бик хәтәр татарча сөйләп китте. Кулларын тегеләй дә болан айкый, күзләре елтырап китә, авызыннан утлар чәчә. Бөтенебез авызны ачын шуңа текәлдек. Нәрсә ди? Власть башында утыручы хәзерге хөкүмәт, сугышны бетермибез, немецны җиңгәнчегә кадәр сугышабыз HI ТИК халыкның чыдар хәле бармы сон3 Юк, халыкның чыдар әмәле калмады. — Җитте, туйдык бугаздан! —ди Гыймай абый — Бу хөкүмәттән жир бүлү дә буласы юк. ул сугышны да бетерә алмый, солдатлар да кайтмый. Бөтенесе ялган, юк сүз. бут сүз! Нишләргә сон. туганнар? Бер нәрсә дә көтмичә, алпавытлардан җирне тартып алырга! Бетерсә, сугышны большевиклар гына бетерә ала Шулар \к авыл кешесен җирле дә итә ала Менә кемгә ышанырга кирәк хезмәт иясе кешесенә — большевикларга! Гыймай куеныннан зур гына гәзит чыгарып аннан да укып күрсәтте. — Менә Мулланур иптәш монда нәрсә яза! Ул яза: Байларның көче нәрсәдә? Акчада. Хезмәт иясенең көче нәрсәдә? Бердәмлектә, бер сүздә булучылыкта. Яшәсен бердәмлек, бетсен алпавытлар белән буржуйлар! Гыймай абый сөйләп бетер-бетермәстә базар халкы, дәррәү килеп, мәйданның югарыгы ягындагы кибетләргә таба йөгерде Малайлар шундый урынга бармыйча ничек түзсен г* Без дә шунда йөгердек. Барсак, зур гына таш кибет каршысына бик күп .халык җыелган Яулыклары иңнәренә төшеп чәчләре тузгыган, йөзләре кызарынган бик күп марҗа түтиләр, кычкыра-кычкыра, кибетнең яшел ишегенә тибәләр. йодрыклары белән дөңдөң тәрәзә капкачына сугалар, берсен- нән-берсе ачырак, усалрак тавышлар белән төрле сүзләр кычкыралар. — Хлеб давай! — Карачки давай! — Соль давай! Шул тирәдә зур төркем булып бергәрәк җыелышып торган татар хатынкызлары да төрлечә аваз салып, ал арга куәт биреп торалар. — Шулай кирәк, шулай! — Укытыгыз арт сабакларын! — Сугыш бетә дип алдыйлар гына! Кайчаннан бирле азап чигәбез! Җитте! Туйдык! — Ирләребезне кайтарсыннар! — Ашарыбызга бирсеннәр! Марҗа түтиләр һаман кычкыралар, тибәләр, дөбердәтәләр, ләкин кибет һаман ачылмый, ишек алдыннан берәү дә чыкмый. Бер агай баскан урынында таптангалал, гүя бу .хәлгә куанган сыман. кычкырып җибәрде: — һе! Койрыкны бот арасына кыстырдыгызмы, эттән туганнар! Биетербез әле без сезне! Шул шау-шу астында унлап ир кеше кибет алдындагы ат бәйләгечне каерып алдылар да, шуның башы белән, кычкыра-кычкыра кибет ишегенә төрттерергә тотындылар. — Раз. два! — Раз, два. һоп! Бер китереп төрттергән саен стеналар дерелди, пыялалар чыңлап китә, тимер ишек бөтен урамны яңгыратып шаңгырдый, кибет эчендә ниләрдер чылтырап коела. Ишек алдында үле-мәле килеп этләр өрә башлады, әллә ничә урында берьюлы акырып җыларга, улашырга тотындылар. Ниһаять, ишек түзә алмады, биреште. Эчкә таба сытылып керүгә, ирехатыны. урысы-татары шау-шу килеп, лысылышып кибет эченә ташландылар. IV Безнең ише яшүсмер малайларга нәрсә3 Патшаны бәреп төшергәннәр икән —бик шәп! Әнә үрәтникләр дә бетте, стражниклар да каядыр олакты Хә ч-р инде буржуйлар белән алпавытларга да кул суза башлаганнар икән—тагын да шәбрәк. Болан булгач, иске дөнья бөтенләй җимерелә дә өр-яңасы туа, Ниндирәк буласы икән соң ул яңа- дөнья? Без ул ягын белмибез Аңа безнең баш та житми. Әмма һәр яна нәрсә искесеннән әйбәтрәк булган кебек, бу яңа дөнья да, безнеңчә, хәзергесеннән юньлерәк булырга тиеш иде. Әмма олы агайлар Арчада күргән-белгәннәр турында, башларын кашыйкашый, юл буенча уйланып кайталар. Эшләр кайсы якка таба- рак борылырга чамалый соң әле? Бу сөйләгәннәрнең кайсының сүзе үтемлерәк? Кайсына ышанырга, кайсы бу бәладән йолып алырга сәләтле булыр икән? Бу айларда авыллар кырмыска оясыдай кайнап торды. Бөтен халык ничектер сагайды. Берәү дә ерак юлга чыкмый. Яраланып ялга кайткан солдатлар, берәр төрле сылтау табып, китмичәрәк тору ягын карый. Өйләнәсе кеше өйләнми, зур эш кузгатмый. Бүген-танда нидер булыр шикелле Я сугыш бетәр дә солдатлар кайтып төшәр, я жир өләшерләр. я бүтән шундый еллар буе көттергән берәр куанычлы хәл булып куяр төсле. Көн саен берәр яңалык туып тора. Я Арчадан берәр хәбәр килә, я казнага мал-туар, ашлык-мазар сорап язу жибәрәләр. Староста каравыл өенә төшеп тегеләй итәсе, болай итәсе дип җикеренеп карый да бит. аның сүзен колакка да элмиләр. Бөтен эшкә хәзер яралы солдатлар белән читтә йөреп күзе ачылып кайткан теллерәк кешеләр баш. Туган бер якалыкны, килгән бер хәбәрне шулар каравыл өендә төрле иләктән иләп сөземтәсен чыгара торалар, халыкка җиткерә торалар. Бер көнне староста пичәтле язу күтәреп төшкән. — Ашлыкның чутын алырга писерләр киләсе, — ди бу. — Штубы бер гөрәнкә ашлыкны яшермәскә, тегендә-монда куймаска! Иң башта Мадьяр солдат кычкырып көлде. — Башларына тай типкәндер ул өстәге түрәләрнең! Быелгы елны язуга кертерлек ашлык бармыни? Әнә, бура төбендә тычканның башы ярылырлык — шәп-шәрә! — Синдә булмаса, Бикбулатлар, Минҗаннарныкын язарлар. — Әһә! Язасы да сыпырып аласы икән! Тот капчыгыңны! Бөтенесен уртага салып киңәштеләр дә шунда ук бер сүзгә килделәр. — Писерләрне авылга кертмәскә, ашлыкны яздырмаска. Казнага бер гөрәнкә ашлык бирмәскә. Солдатның ашарына булмаса, сугыш тизрәк бетәр. Ач килеш нибуч бик сугышасылары килмәс... Шул ук көннәрдә Әхәт абый кайтып төште. Теге вакытта чыгып китүеннән ул кандадыр озак кына югалып торган иде. Хәзер ул бераз олы сымаграк кыяфәткә кергән, маңгаенда аркылы сузылган кызыл җөе дә бар. Мөхәммәтҗан солдат Әхәтнең иңбашындагы яшел погонына, аннан да бигрәк, бил каешындагы киң йөзле хәнҗәренә карап торганнан соң: — Алай икән әлисә. Менә, авылда тагын бер солдат артты. — диде. — Ничек соң анда эшләр, сугыш җирендә? Кая табарак тәгәрәгән шикелле? Ничегрәк булыр шикелле? Әхәт абый җиң эченә яшергән тәмәкесен (окоптагы гадәт буенчадыр инде) башын ия төшеп кенә озак итеп суырганнан соң ике борын тишегеннән иксзәңгәр киндерә итеп озын төтен чыгарды. — Анда бәген нәрсә язгы инеш бозы шикелле Шатыр-шотыр килә, — диде. — Безнең монда төрлесен лыкылдыйлар. Имеш, янараллариы саннамыйлар, имеш, хәзер бөтенесенә солдат үзе баш. диләр. — Хак сүз.— диде Әхәт абый. — Янарал дип дерелдәп торулар үтүт инде. Солдат комитете ни әйтә — хәзер шул закон. Тыңламыйсың икән, син командир түгел. Вәли абый Арчага бик еш барып йөргәнлектән, яңа хәбәрләрне күбрәк белә иде. Ул да сорап куйды: — Патшаны төшергән шикелле, хәзерге хөкүмәтне дә бәреп төшерергә кирәк, диләр. Ул турыларда ничегрәк? Әхәт абый күп сөйләшергә яратмый иде. Ул бик кыска тотты. — Алпавытларын да чурту. министрларын да. Җирне үзебезгә алырга! Чын рвалутсия менә шул буласы инде. Кичкә таба каравыл өе янына, тыны-көне бетеп, судебныйдан Әхмәт йөгереп кайтты. Аның төсе киткән, күзләре әсәрләнгән, ул бик каты каушаган иде. — Абыйлар! Иптәшем егылып үлде, тирес төягәндә. Менә хәзер генә! Олы кешеләр аны юатырга керештеләр. — Нихәл итмәк кирәк? Әҗәле җиткәнне алып калып булмый лабаса! Я авыр күтәргәндер, я йөрәге начар булгандыр. Ләкин Әхмәт аларны бүлдереп кулын селтәде. • — Туктагыз әле! Белмисез сез. төшенмисез!—диде. — Судебный беләсезме аны нишләтте? Тирес арбасына утыртты да як-ягыннан терәтеп. өенә кайтартты. Аумасын өченгә як-ягыннан тотып бардылар. Ә ул изелә дә төшә, изелә дә төшә .. Мөхәммәтҗан солдат, таягын җиргә бәреп — Аһ, кансыз, таш йөрәк!—дип кычкырды.—Янәсе, байда эшләгәндә үлгән булып мутланмасын. акча түлисе булмасын! Әхмәт, җыларга җитешеп, мәетне ничек авылына кайтарып куюларын сөйләде. — Өй тулы бала-чага икән, алар акырышып җыларга тотындылар. Хатыны күрү белән исеннән язып егылып калды. Бу коточкыч хәбәр бөтенесенең йөрәгенә барып тиде. Каравыл өе янындагы халык борчылып, дулкынланып тавышланырга, төрлечә нәфрәтләрен белдерергә тотындылар. — Оятсыз, җансыз кеше икән! — Тукта әле! Нигә шулкадәр басымчак иттерергә? Ялчы — кеше түгелмени? — Авыл халкы күрдеме? Нишләделәр? Тавыш кубардылармы? — Нишләсеннәр? Берни эшләмәделәр. — диде Әхмәт. — Җылашып калдылар. Судебный күмәргә гроб тактасы да бирмәде дип әйттеләр. — Нишләп моңа авыз йомып калырга? Нишләп үзенне-үзең мыскыл иттерергә? Бөтен авыл белән якасына ябышырга кирәк, якасына! — Судебныйның йортына кызыл әтәч җибәрергә!.. Мөхәммәтҗан солдат: — Моны болай калдырырга ярамый Өяз комиссарына дүрт-биш авыл исеменнән жалуба язабыз! — дип. үз янына шундый эшләрнең остасы булган Каймак Ибрапны чакыртты. Күрәсең, бу хезмәтченең үлеме хәлләрнең куерып җиткән вакытына туры килгәндер, ул төнне авыл бик тынычсыз уздырды. Ярты төнгә кадәр капка төпләреннән кеше өзелмәде. Кемнәрдер нкешәр-өчәр кеше булып сөйләшеп узалар, урамнан, я аргы яктан чабып узучы ат аягы дөпелдәгәне ишетелеп тора. Йоклар алдыннан әни утны төрле догалар укып сүндерде. — Ярабби, без ятимнәреңне шәфкатеңнән ташлама' Ни генә булса да хәере белән генә була күрсен' Дөньяларга тынычлык, бәндәләргә иминлек инсен' Амин V Иртәгесен яктырыр-яктырмаста бетеп авыл аякка баскан иде. Хәкимҗан белән бел дә. аннан-моннан гына өскә элеп, халык җыела башлаган урынга — ындыр артына чыктык. Яраланып кайткан солдатлар. яшүсмер малайлар да чыккан. Эшкә ярардай картлар, бишмәт өстеннән билләрен буып, сәфәр чыгасы кешеләрдәй әзерләнеп килгәннәр. Кайсы тимер сәнәк күтәргән, кайсы билбавына балта кыстырган Ара-тнрә иңнәренә куян мылтыгы элгән кешеләр дә күренгәли. Ниндидер чиктән тыш зур. шулай да хәтәр эшкә җыенгандай. һәммәсе борчылалар, каушыйлар. Ындыр артыннан ерак та түгел, күрше урыс авылының башында, үзенең җимеш бакчалары, яшел калай түбәле биек каралтылары, зур ап-ак тәрәзәләре белән масаеп утырган алпавыт биләмәсенә бераз шигәебрәк карыйлар. Күптән түгел Сәлим сугыштан авырып кайткан иле. Ул Цызганов ягына карап иңбашларын җыергалап алды. — Плеиныйлар мылтык белән чыкмас бит? — диде Гыйбаш абзый көлгән сымак итеп борыны белән пошкырып җибәрде. — Пленный аны нишләп якласын? Ач тоткан өченме? — Белмәссең! Күп итеп акча бирсә, мал бирсә! — Малда мени хәзер эш? Менә мина кешенең, можыт. сукыр инәсе дә кирәкмидер Бармы гаделлек дөньяда, юкмы гаделлек дөньяда? Менә нәрсәдә эш! Халык байтак җыелгач, төрле яктан ашыктыра башладылар: — Әйдә, кузгал! Тагын нәрсә көтәбез? — Әнә. Березовка урыслары да кузгалырга тора. — Атла, киттек! Шулвакыт мәчет яныннан, авыл комитетының члены булып сайланган Бикбулатны ике-өч дисәтниген ияртеп, йөгерә-атлый. тыны- көне беткән элекке Йосыф староста килеп чыкты Хәзер инде ул староста түгел, комитет башлыгы дип атала. Тик байлар белән куштаннар бер булып патша төшкәннән сон комитетка да шуны сайлап куйдылар Әмма хәзер аны санламыйлар, бигрәк тә сугыштан кайткан солдатлар аның башлык булуын танымыйлар иде. Йосыф, килә килешкә таягын болгап: — Туктагыз, тукта!—дип кычкырды.—Ашыкмагыз, җәмәгать, уйлашыйк, киңәшик! Аңа берничә кеше берьюлы каршы төште: — Нәрсәсен сөйләшәсең? Тыңламагыз шул карг куштанны! Ләкин Йосыф халыкның алдына чыгып таягын күтәрде. — Җәмәгать! Әйткәнне тыңлагыз! Хөкүмәт ярлыларга өстәмә жир кисеп бирәчәк, ашарыиа булмаганнарга ашлык бирәчәк! Кичә өя < комиссары үз теле белән шулай дип әйтте. Халык бераз тынып калды Мөхәммәтҗан солдат: — Кайчан бирә, ничек бирә? —дип сорады. Йосыф бераз ык-мык итте, әмма тн.з үк яңадан батыраеп тотынды: — Тиз. тиз. җәмәгать! Сугыш кына бетсен! Шул көнне үк! Монысыннан шаркылдап көлделәр. — һа. һа. һа! Тиз икән! — Язган булса, яз көне! — Ышанма, алдыйлар! Түрәләре дә. алпавытлары да — бөтенесе бер шайка! — Кузгал, киттек! — Буталма монда! Үзең дә иске, пичәтең дә патша ясаткан пичәт! Ичмасам. «Керәшен Яна Саласы» дигәнне боздырып кайтсаң да тел- га алырдай бер эшең булыр иде. Әмма Йосыфның һаман да бирешергә нияте юк иде әле. Ул каршы төшеп тагып кычкырды. — Акылыгыз бармы? Сез бит разбойга барасыз, кеше таларга! Моны бит закон да сыйдырмый, шәригать тә кушмый. Николай Про- копич белән яхшылап сөйләшик, тәмле тел белән! Бәлкем, болак да бирер! — Бирде, ди, тот капчыгыңны! — Кирәкми, сөйләшмибез, без үз җиребезне алырга/барабыз! — Бабайлар мирасын! Бүтән тавышларны җиңеп, иң өскә Вәли абыйның калын тавышы бәреп чыкты; — Ни пычагыма ана гел әрәм итәргә! Беләсезме синең Проколи- чең җир сорап барган җирсезләргә нәрсә диде? «Монда җир җитмәсә, әнә Себергә китегез, сезне анда бик көтәләр», диде. Ишеттегезме?! Халык яман шауларга тотынды: «Куарга Цызгановны, куарга' Эзе дә калмасын! Долой килмешәкне!» дип кычкырдылар. Шунда Йосыф каршысына Мөхәммәтҗан солдат килеп басты. Ул, бик иртә булуга карамастан, бәйрәмчә кырынып, төзәтенеп чыккан, өстенә шахтадан алып кайткан туры якалы, җиз төймәле кара пин- жәген кигән, бармагында көмеш балдагы да ялтырый иде. Ул кәкре муенлы таягын алпавыт җиренә таба айкады — Әйт әле. Йосыф агай, әнә аннан, кояш чыгышыннан, безнең җирне кем килеп умырып алган? Йосыф, төсен бозып, башын читкә борды. Аның урынына бүтәннәр кычкырдылар: — Кем булсын, Цызган. Цызган! Солдатның кәкре башлы таягы урманга таба айкалды — Әлисә әйт, Йосыф! Менә бу яктан безнең бугазыбызга кем ки- леп баскай? Бөтен халык берьюлы: — Дәкүчәй алпавыты!—дип акырып куйдылар. Мөхәммәтҗан солдат халык өстеннән тагын да биегәеп, башын чөеп җибәрде. Аның аксыл чырае кызарып китте. Ярсып, ялкынланып төрле якка борыла-борыла халыка сорау куйды — Туктале! Пичек әле бу? Пүҗәлн без шулап кругом яктан тозак эчендә калдык? Бәлки кояш баешы гына булса да ачык калгандыр? Бөтен халык берьюлы, тагып да ачулана һәм ярсын төшеп: — Юк инде, юк! —дип кычкырып җибәрделәр. — Оныттыңмени?! Ул якка якын да барыр хәл юк! Аннан безгә Черпак алпавыты белән судебный бурзайлары өреп чыга. Вәли абый кара пирчәткәле яңа кулын өскә күтәреп бөтенесен бүлдерде. — Туктагыз әле, ишеткәнегез бармы? Камалуда калган бүре актык чиктә кая ташлан.11 — Кызыл чүпрәк элмәгән якка1 — Бар бит безнең камалмаган як' — Ул кара пирчәткәсе белән зират һәм чиркәү ягын күрсәтте. — Әнә! Халык бераз гына тынып торты да кинәт яңадан кабынып китте. Арадан иң элек Сарник Галимҗан тавышы бәреп чыкты: — Себер юлы ич ул! — Анда чиркәү. Ана өстәп тагын берничә тавыш берьюлы күтәрелеп бәрелде- — Менә шул шул! Кругом алпавыт. Без кругохг камалган! Я чукын. я Себергә олак! Безгә бүтән юл калмаган! — Безнең тыннар буыла! Вәли абый тагын каршы төшкән кебек итенде: — Нигә алай гына булсын? — диде. — Безнең авыл кешесенә патша тагын бер сукмак калдырган. Чукынмасаи. Себергә дэ китмәсәң. әнә синең юлың туп-туры кабергә! Халык кинәт жил килеп бәргән урман кебек гүләп куйды. Баш өстендә сәнәкләр, күсәкләр ярсыбрак айкала башлады. Төрле яктан ачы тавышлар ишетелде. — Кузгал, җитте, тыңлама старостаны! — диде Әхәт. — йөрмәсен аяк астында буталып! — Нигә җанны кыйный, нигә тоткарлый ул халыкны?! Йосыф карт дөп иттереп таягы белән җиргә сукты. —Актык сүзем! Арчадан әтрәт килергә чыкты. Атлы казак! Бис- пәрәдек булса, иң элек үзеңне тотып асабыз, диделәр. Бу нишләвегез?! Бармы иманыгыз, юкмы иманыгыз! Харап итәсез бит! Сарник Галимҗан аңа: — Шыңшыма инде! —дип кычкырды — Ярар, әнә бездән булсын яхшылык. Сине асасы бауны сабынлап бирербез. Ансатрак ычкынырсың. Бөтен якын-тирәсе белән көлешеп алдылар. Йосыф агарынды, багана кебек баскан җирендә катып калды. — Киттек! Шаярыр чак түгел! Әхәт абый үзе алга узып: — Солдатлар алга!—дип кычырды. Сәнәкләр, күсәкләр айкалып китте. Бөтен халык яше-карты киң бер агым булып, уҗым басуы өстеннән туп-туры алпавыт йортына таба кузгалды. Кырау төшкән уҗым өстендә ямь-яшел булып яңа. киң юл сузылды. Картраклар авыз эченнән догалар укып теләк теләргә тотындылар: — Ярабби, изге сәгатьтә! Ятим балалар, тол хатыннар хакына.. Хәере белән. Кансыз-сугышсыз, үлем-җитемсез... Вәли абый барган килешкә аргы як Кирушның янтавына төртеп, шаяртып алды. — Әй, Кируш. скрипкәңне алмагансың! Биергә туры килсә нишләрбез? Кирушның чырае үтә кырыс иде. Күрәсең, аның шаярасы килмәгәндер. — Исең китмәсен! — диде ул. — Карательләр килеп басса, скрипкәсез дә бик шәп биерсең! Мәдьяр солдат: — Авызыңнан жил алсын!—диде. — Кеше хакымы әллә? Үз җиребезне генә кайтарабыз! Бабайлар җирен! Хәкимҗан белән без иптәш малайлар арасында төркемнең алдагылары белән, солдатлар тирәсендәрәк бара идек. Кая басканны да белмибез. Бездәге ярсулы дәртнең иге-чиге юк. Шулай булмаска соң? Бөтен тирә-якны йөз еллар буенча албасты кебек басып яткан алпавытның үрмәкүч оясын туздырырга барабыз бит! Жир алырга барабыз! Их. бу көннәрне әти генә күрә алмады! — Синең дә үз җирең була. — ди Хәкимҗан. — Үз җирең! Үз җиреңдә үстергән үз ипиең! Хәкимҗан үзләренең унга якын кашыкка ике генә имана җир игүләре турында берни дә әйтмәде. Ләкин мин аның күзләре елтыравыннан. очардай булып дәртләнеп атлавыннан ук күреп торам: ул ла бик дулкынлана, аның да әйтер сүзләре күп. Олы кешеләрнең солдатлар килүеннән дә. бер кемнән дә курыкмыйча менә шулай кыю барулары безне җилкетә дәртләндерә. Кем белә бит! Уен эш түгел! Менә хәзер ни дә булса булыр шикелле. Я ал- • Туган ягым — яшел бишен 95 , павыт йортыннан пушкалар атып жибәрер. я берәр жиргә яшеренеп торган атлы казаклар килеп чыгар да китәр атыш, китәр үтереш Ләкин ни генә булмасын, без кире чигенмәбез, юк, юк’ Без олылар белән бергә! Алпавыт йорты ерак калмаган иде инде. Менә Арпа елгасын кичәсе дә. аннары тау гына менәсе. Шунда безне Вәли абый үз янына чакырды. Ул эчендә ниндидер шом саклап, тып-тын яткан алпавыт йортына, аннары безгә серлерәк кенә итеп карап торды да әле генә бик кирәкле йомыш исенә төшкәндәй, маңгаена тиеп алды. — Карасана, егетләр! Онытылган бит! — диде. — Нәрсә онытылган, абый? — Казыклар! — диде. — Без бит жир алырга барабыз. Ә межага нәрсә кагып калдырырбыз? Без бүген Каф тавы артына дию пәриләрен үтереп кайтырга тугыз башлы аждаһаның үзенә дә каршы барырга әзер идек Вәли абыйның авызыннан чыгуга авылга йөгердек. VI Казыкларны алып кире барганда атка атланып чапсак та иң башланган чагына өлгерә алмый калганбыз Абыйларны куып житкәндә, алпавытның үзе бер урам булып сузылган әллә ничә капкалы зур йортына бакча ягыннан безнекеләр, урам ягыннан Каенсар белән Березовка кешеләре бәреп кергән иде. Ул тирә өзлексез гөрләп тора. Порт эчендә нәрсәдер шакылдый, шыгырдый, чылтырап тәрәзәләр коела, кемнәрдер кычкыра, сүгенә, берьюлы бер көтү эт өрә. тавыклар кыр аклый. Инеш буенда кемнәрдер кычкыра-кычкыра сыерлар куып йөриләр, жимеш бакчасында кош-корт чыр-чу килә. Әмма Гыибаш абый белән Мәдьяр. Кируш белән Вәли абый, алар- га ияргән тагын берничә ярлы-ябагай һәм комитетның кайбер членнары анда тукталмыйча, тау кырыйлатып, алпавытның басуына үттеләр. Березовка турысына житкәч. безнекеләргә берничә урыс агай кушылды. Аларның иңнәрендә мылтыклары да бар иде — Здрастуй. шабра. здрастуй!— ди-дн исәнләшеп, сөйләшә-шау- лаша тагын да өскәрәк менеп киттеләр. Тәбәнәк кенә чикләвек куагы белән кәрлә имән һәм артыш агачы үскән калку межага барып житкәч туктадылар. Ерактагы урманга кадәр сузылган киң тигез кыр өстенә. бик сагынышып көткәннән соң очрашкан якын туганнары белән күрешкәндәй, күзләрен ала алмыйча әсәрләнеп карап тордылар. Мәдьяр солдат шатлыгыннан кычкырып жибәрдс: — Менә ул, менә безнең жир! — диде. — Кара, канларга таба киткән! Дөнья тикле бу, икмәк бу. икмәк! Урыс агайларның берсе әллә ничә тапкыр мылтык шартлатты, башкалары бер-берсепең кулларын кысарга, кочаклашырга тотындылар. Гыибаш абый баскан урынында таптанып — Их. шабра! Вәт бит какой дило! — диде, бүтән сүз табылмагач, шапылдатып сакаллы агайның иңбашына сугып куйды. Җиргә казыклар кагып алпавыт йортына таба кайтып барганда, безгә мышкылдап йөгерә-йөгерә Ннмжан килеп кушылды. Ул Цызга- новнын рига 1 янында хезмәтчеләр өчен салган агач өен сүтәргә булышкан Берьюлы ничәдер атка төяп, аны Әхәт абын нигезенә ташый ' Өсте мплаулы әур әвен. башлаганнар. Ннмҗан бөтенесенә дә беренче булып җитешә, тегесен, монысын бөтен кешедән күбрәк белә иде. — Цызганов ничек чыгып тайган, беләсезме? — диде. — Без берни дә белми йөрибез икән. — Сизенгән ул карт төлке! — диде Нимҗан. — Авылның ниләр уйлавын алдан ук белеп торган. Иң кыйбатлы әйберләрен әллә ничә атка төяп, бәген бала-чагасы белән чыгып бара икән, бер хезмәтчесе ат башыннан килеп тотмасынмы! «Җибәр!» дип әйтә. ди. Теге җибәрми. ди Халык җыелсын, арт сабагыңны тыңлатсыннар әле», дип әйтә, ди. Шуннан Цызганов шарт тегеңәр алтатардан. «Колак яныннан гына сызгырып китте», дип әйгә, ди хезмәтче. Көн кичкә авышкач, арып, ачыгып кайтырга чыктык. Арпа елгасының бу ягыннан караганда алпавыт йортының тузгып яткан нигезе белән ишек алдындагы ватык йорт җиһазлары һәм Арпа елгасына аркылы төшеп ауган зиннәтле зур чаналар гына күренә иде. Әхәт абыйның моңарчы күп еллар буш торып әрем белән алабута баскан йорт урынында күршеләре һәм туганнары, өмә ясап, өй җиткереп яталар. Ирләр, мүк салып, өйнең стенасын өеп менә, хатын-кыг- лар пыялаларын сөртеп, тәрәзәләрне куярга әзерли, кайберләре мич чыгарырга балчык изә. Бер кырындарак киртәгә бәйләгән зур гына алпавыт аты печән көйшәп тора, тагын да читтәрәк ике-өч баш кара сарык күренә. Узып барышлый койма буена туктап, Гыйбаш абзый авызын ерып тора. — Менә син тамаша! Бер көн эчендә атлы-тунлы, йортлы-җнрле булдың бит. Әбделәхәт! — ди. — Нәкъ әкияттәге шикелле! Мин алып кайткан шыксыз дәү тай дугасы белән ниндидер зур сурәттән бушаган алтын бизәкле кызыл рамны күргәч, әни көлемсерәп башын чайкады. — И бала, бала... Кулымдагы әйберләрне мин чын-чыннан шунда гына күрдем, әнинең борчулы моңсу күзләреннән үземнең чыннан да сабыйлыктан чыгып житмәгәнлегемне аңладым. Соң бит мондый рамга куярлык сурәт безнең йортта гомердә буласы юк. Әгәр тае була калса .. Тае булса, эш дугасына терәлер идемени?.. Кичкә таба авылны атлы солдатлар килеп басты. Алар баштарак, һай-һу килеп, камчыларын айкый айкый, урамның бер башыннан икенче башына чабып йөрделәр. Әфисәрләре бөтен авылга хәбәр салды: — Бөтен ир-атка мәчет янына җыелырга' Алпавыттан алып кайткан барлык малны каравыл өенә төшерергә! ДАәчет янына бер кеше дә чыкмады, каравыл өенә беркем бер нәрсә төшермәде. Аның урынына халыкның яше-карты, авыруы-сырхавы берсе бер калмыйча, кайсы сәнәккә, кайсы күсәккә таянып, капка төбенә чыгып бастылар. Әфисәрләр тыз да быз урам буенча чаптылар, әле бер капка төбенә. әле икенчесенә туктап, камчы да айкап карадылар. Ләкин агайлар ник ичмаса мыегын гына кыймылдатсын! Ясап куйган сындай, бер көч тә урыннарыннан кузгата алмас Алып батырдай, һич кЫмшынмыйча тора бирделәр. Шулай тарткалашып байтак вакыт узганнан соң караңгы төшәрәк, каравыл өе янында, бөтен авылны яңгыратып, быргы уйнарга тотынды. — Ту, ту, туту-туту!.. Бу сугыш авазы күңелләргә шом салды. Ир-атның йөрәге сулкыл дап куйды. Бала-чага бакча артларына, койма ярыкларына ябырылды. Хатынкыз ирләре янына чыгып басты — Ни була? Нишлиләр? Әллә югыйсә ата башлыйлармы? Әллә асаргакисәргә тотылдылармы? Быргы тавышы тынып кына өлгерде, авылның төрле очына таралышкан атлы солдатлар минут эчендә җыелып та җитте. Ул да түгел, алар, давыл өреп очырткандай, юкка да чыктылар. Янадан бөтен халык урамга сибелде. Ирләр бер тирәгәрәк, хатын- кызлар капка төпләренә җыелып, шатлыкларын уртаклашырга тотындылар. Мәдьяр. аксый-туксый урам уртасына чыгып, бер үзе «ура» кычкырып алды. — Ура! Качтылар карательләр! Тешләре үтмәде! — Бетте алпавыт, чәнчелде! — диде берсе. — Муены астына килде! Мөхәммәтҗан солдат ашыгуыннан бер аягына кызыл чуар, икенчесенә ак итек киеп чыккан. Кулындагы гәзитне айкый-айкый капка төбе саен тукталып үтте. — Юк. алпавыт кына түгел, иске тормыш бетте! Патшалы тормыш та. буржуйлы тормыш та бөтенләйгә дөмекте' Солдатлар бер йорттан икенчесенә йөреп берсеннән берсе сөенче алалар, бергәләп куанышалар. — Бетә болан булгачыннан сугыш, кайта безнекеләр алла боерса! — диләр Без. малайлыктан чыгып килүче яшүсмерләр, шушы искиткеч якалыклар. эчкә сыймастай куанычлар белән канатланып, әле берсе янына. әле икенче төркемгә ту ктый-туктыи бөтен авылны әйләндек Без чишмә өстендәге иске мунча нигезенә кайтып утырганда кояш баеп, шәфәкъ нурлары сүнә башлаган иде. Әмма аның урынына кояш баешыннан. җир белән күк арасында эленеп торган киң бер нур булып, Казан өстендәге кичке яктылык балкый башлады Хәкимҗан, ерактагы шул тылсымлы нурдан күзен алмастан, үзенең шыпырт кына ягымлы тавышы белән — Казан балкый! — дип әйтеп куйды. — Мәскәү тагын да шәбрәк балкыйдыр, пеме? Без, чыпчык балалары шикелле бер-беребезгә сыенып, һәммәбез дә шул якка карап утырабыз. Күңелләрне, бәйрәм көннәрдәге шикелле, зур куаныч рәхәтләндереп тора Солдатларның авыл халкына корал күтәрә алмавыннан, олыларның кайбер сүзләреннән чамалап, бөтен илдә ниндидер зур эшләр, башка да сыймастай ниндидер искиткеч үзгәрешләр булып ятуын яхшы сизәбез Әнә шул нур балкыган җирдә безнен өчен дә яңа тормыш кабындыралар кебек тоела Ул яңа тормышның ничек буласын без әле күз алдына да китерә алмыйбыз алсын Безнең өс-башыбызның да рәте юне юк. иске-москы гына. Тамагыбызның да тук чагыннан ач вакыты күбрәк. Шулай да безгә бик рәхәт. Әнә шул еракта балкыган якты нур безнен киләчәгебезгә ниләрдер вәгъдә итә, ниләрдер о.мсындырып, өмет чаткылары белән күңелләребезне ЖЫЛЫТЫП тора иде. Аккош куле —Казан 1967 е