Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТАТАР МӘДӘНИЯТЫНЫҢ КӨНДӘЛЕК ДӘФТӘРЕННӘН

1928 ел 1 январь. Татар сәхнәсенең күренекле артисты. Хезмәт батыры Мифтах Әпсәләмов үлде. 23 январь. Казанга В Маяковский килде Шагыйрь шәһәр хезмәт ияләре алдында хәзерге әдәбиятта яңа күренешләр турында доклад белән чыкты, үзенең «Хорошо!» поэмасын укыды. 25—29 январь. Казанда Яңалифнең 1 нче съезды эшләде. 29 январь. «Кызыл Татарстан» газетасында Галимҗан Ибраһнмовиын Дәүләт сәнгать фәннәре академиясенә член итеп сайлануы турында белдерү чыкты. 15 февраль. «Галимҗан Ибраһимов» исемле җыентык басылып чыкты Классик әдипнең егерме еллык иҗат бәйрәменә багышланган бу җыентыкка Г. Нигъмәт», Г. Сәгъди. К Нажми һәм башкаларның дистәгә якын мәкаләсе кертелгән. 16 февраль. «Кызыл Татарстан» газетасында Г. Ннгъмәтинең «Иске мирастай файдаланырга кирәкме?» дигән мәкаләсе басылды. 22 февраль. Җәмәгатьчелеккә «Булат бзтыр» исемле беренче татарча фильм күрсәтелде. 10 март. Галимҗан Ибраһимовнын 20 еллык хезмәт бәйрәменә багышланган тантаналы кичә уздырылды. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлы турында докладлар белән Г. Нигъмәтн һәм профессор Г. Линсцер чыкты. Юбилей кичәләре Ташкент, Чиләбе, Свердловск. Мәскәү шәһәрләрендә, шулай ук республиканың бик күп шәһәр һәм авылларында да уздырылды. 29 март. Казанның Зур театр бинасында М. Горькийнын әдәби эшчәнлегенә 35 ел тулуга багышланган кичә уздырылды. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында доклад белән Г. Нигъмәтн чыкты. 18 апрель. Тагар мәдәният йортында халык шагыйре Габдулла Тукайның үлүенә 15 ел тулуга багышланган зур кичә булды 16 майга кадәр. Башкорт язучылары Д Юлтый һәм Г Хәйри Казанда булып киттеләр. 12 июньгә кадәр Рус пролетариат әдәбиятының үсеше белән таныштыру өчен, Казанга Н Тихонов, Н. Мещеряков һәм Роман килде. Алар төрле предприятиеләрдә, клубларда булдылар, укучы яшьләр, эшчеләр, тагар язучылары белән очраштылар. Июнь. «Безнең юл» журналында шундый белдерү чыкты «Быелгы көздән башлап. «Яшь язучылар» оешмасы урынына ТАПП (татар пролетариат язучылары) оешмасы булачак. Шул эшне башлап җибәрү өчен, түбәндәге иптәшләрдән оештыру төркеме төзелде К Нәжми. Г. Кутун. Ш Усманов, Гомәр Гали, И. Хәйруллин, Д. Фәтхи. Г. Минский. Мөбәрәкшнн һәм Кәшфи». Июнь. Шагыйрь Һади Такташ Астраханьда булып кайтты. 9 июль. Башкортсганның Баймак авылында күренекле татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзи үлде. 14 июль. Казанга Үзбәкстанның яшь язучылары Гафур Голәм, Зыя Сәгыйт һәМ Имнжановлар килде. Июль. X. Туфан ил буенча сәяхәткә чыгып китте. 3 август. Казанга Алексей Максимович Горький килде. 7 август. «Кызыл Татарстан» газетасында Г. Нигъмәтинең «Лев Толстой һәм Максим Горький» исемле мәкаләсе басылып чыкты. 13 август. Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы Галимҗан Ибра- һимовка Хезмәт батыры исеме бирү турында карар кабул итте. 7 сентябрь. «Красная Татария» газетасында Гадел Кутуйиын «Современное состоя» нне татарской литературы» исемле мәкаләсе басылды. 27 сентябрь. Татар мәдәният йортында ТАППнын гомуми жыелышы булды 26 октябрь. Ш Камалның «Ут» пьесасын куеп, татар театры үзенең кышкы сезонын ачып жнбәрде. Октябрь. Татар дәүләт геагры «Тамашачы» исемле журнал чыгара башлады 18 декабрь. Театр бинасында Бөтенсоюз Яңалиф комитетының III пленумы эш ти башлады. 30 декабрь. Галимҗан Ибраһимовнын «Тирән тамырлар» романы басылып чыкты. 1929 сл 11 январь. Тагар театры 3. Бигиевнын «Олуг гөнаптар» романы буенча эшләнгән яңа спектакль күрсәтте. Әсәрне сәхнәгә Вәлиев-Сульва куйган 18 январь. Татар театрында «Югалган матурлык» (һ. Такташ әсәре) спектакленең премьерасы күрсәтелде. 23 февраль. «Кызылармеец» газетасында Ш Усмановның «Даладагы эшелоннар» исемле яна әсәре басыла башлады. 16 март. Татар мәдәният йоргында яшьләр матбугатына багышланган кичә уздырылды. 18 апрель. Мәскәү Мәгариф йорты янындагы татар әдәбияты түгәрәге утырышында Мансур Крымов иҗаты тикшерелде. 20 апрель. Татар академия театрында Г Камалның 30 еллык әдәби хезмәт бәйрәменә багышланган кичә уздырылды. 22 май. «Эшче» газетасында партия Үзәк Комитеты янындагы татар-башкорт бюросы һәм комсомол Үзәк Комитеты янындагы татар-башкорт бюросының «Татар пролетариат һәм совет язучыларына» ачык хаты басылды. 26 майга кадәр. ТАПП членнары Г. Кутуй. Г. Гали. Г. Ннгъмәти Украина пролетариат язучыларының II нче съездында катнаштылар. 9 июнь. «Эшче» газетасында, «Пролетариат язучылары социализм ярышына:» дигән исем белән, түбәндәге игълан басылды: «Бу эшне (ярышны — 3 У.) Мәскәү пролетариат язучылары башлап җибәрделәр. 1. Мәскәү МАПП татар секциясе членнары М. Крымов белән А. Шамов хикәя язуда Ш Усмановны чакыралар. М. .Максуд —К. Нәжмиие чакыра. 2 МАПП татар секциясе көзгә, социализм ярышына багышлап, 10 табаклы әдәби жыентык бирә, 3. Секция членнары М. Крымов белән Муса Җәлил бер ел эчендә социализм ярышына багышлап бер әдәби әсәр бирүдә үзара ярышка керделәр». 14 июнь. Восюккино Татарстан тормышыннан ик яхшы сценарийга конкурс игълан итте. 19 июнь. Урал АППның гагар-башкорт секциясе социалистик ярышка кушылуы i белдереп чыкты. Секция членнары Уразмөхәммәтов — Толымбайскийны. А. Әхмәт — Г. Иделлене, Ганиев —М. Әмирне, И. Тукгаров—Н Бахтияровны социализм ярышына чакырдылар. 20 июнь. Көнчыгыш педагогия институтының гыйльми советы Габдрахман Сәгъдине татар теле һәм әдәбияты кафедрасының профессоры итеп билгеләде. I август. «Красная Татария» газетасында профессор И. Бороздннның «О наилите- ратуре» исемле мәкаләсе басылды. Автор анда татар әдәбияты үрнәкләрен русчага тәрҗемә игү Һәм бастырып чыгару мәсьәләләрен күтәрә. 10 август. Татар пролетариат язучылары ассоциациясе, татар язучылар жәмгыяте членнары Һәм сәнгать көчләре тугандаш республикалар буйлап экскурсиягә чыгыл киттеләр. Август Мәскәү дә «Октябрь баласы» исемле журнал чыга башлады. Редакторы — Муса Җәлил. 12 октябрь. Шәһәр партия оешчасы активының солтангалиевчелек мәсьәләсенә ба« тышланган жыелышы булды. 21 октябрь. Мәскәүдә сәнга|ь академиясе янында татар бүлеге эшли башлады