Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАРИХ ҺӘМ ТАРИХЧЫЛАР

(Профессор Р. И Нәфигов белән әңгәмә) Республикабыздагы тарихчылардан Рәфикъ Измаил улы Нәфигов эшчәнлеге киң җәмәгатьчелегебезгә дә. журнал укучыларына да яхшы таныш. Аның Мулланур Вахитов тормышына, татарлар орасында алдынгы иҗтимагые фикер үсүенә багышланган махсус хезмәтләре һәм газетажуриалларыбызда басыла килгән мәкаләләре турында озак сөйләүгә мохтаҗлык юк. Галимнең тормыш юлына килсәк, ул һәрбер яшь совет укымышлыгының язмышын хәтерләтә. Рәфикъ Нәфигов 1928 елда Уральск шәһәрендә дөньяга килә. 1951 елда туган шәһәрендәге педагогия институтының тарих бүлеген тәмамлый. Аның моннан соңгы тормышы һәм иҗат юлы Казан университеты белән бәйләнгән. 1954 елга кадәр шунда аспирантурада укып, кандидатлык диссертациясен яклагач, аны партия тарихы кафедрасында эшкә калдыралар. Педагогик хезмәте белән бергә, Нәфигов гыйльми-тик- шеренү өлкәсендә актив эшли һәм 1964 елда «Татарлар арасында алдынгы иҗтимагый фикернең тууы һәм үсүе» дигән тәмага докторлык диссертациясе яклый. Ә хәзер. 1963 елдан бирле, яшь профессор университетның партия тарихы кафедрасына җитәкчелек итә. Күптән түгел, журнал редакциясе тапшыруы буенча, хәбәрчебез М. Гетманов галим белән очрашып сөйләште. Түбәндә шул фикер алышудагы сораулар белән җаваплар тәкъдим ителә.

РЕДАКЦИЯ

 

1. СОРАУ. Профессор. Сезгә революцион тематика бин якын. Боек Октябрьга 50 ел тулу уңае белән бу өлкәдә республикабыз тарихчылары ирешкән нинди казанышларны аерата билгеләр идегез? ҖАВАП. Мин бер гомум һәм төп казанышны махсус атар идем. Бу — соңгы елларда илебездә, шул исәптән Татарстанда да, тарих һәм башка иҗтимагый фәннәрнең җанланып нитүе. Шуның нәтиҗәсе булаТАРИХ ҺӘМ ТАРИХЧЫЛАР раи. галимнәребез яңа-яңа антуаль темалар күтәреп чыгалар: эчтәлекле, фикергә бай хезмәтләр язалар. Бер генә мисал алыйк. Соңгы 4—5 ел эчендә генә безнең Казанда тарих буенча 6—7 докторлык, дистәләгән кандидатлык диссертацияләре янланды. Аларның һәрберсендә мөһим мәсьәләләр күтәрелеп, бай материаллар нигезендә яңача нәтиҗәләр чыгарылды. Димәк, көчләребез арта, колачларыбыз ииңәя. Ялгыз карлыгач яз китермәгәндәй, бер-ике тарихчы да фәннең йөзен билгели алмый. Казаныш турында сүз чыкканда. мин менә шул гомум күтәрелүне күз алдында тотам. Игътибар итегез, югары квалификацияле кадрларның болай күмәкләшеп үсүләре элек бер дә күрелмәгән хәл иде. Бөек Октябрьның ярты гасырлык бәйрәменә республикабыз тарихчылары менә шундый гомум күтәрелеш, уртак назаныш белән киләләр. Алдагы еллардан өмет тагы да зуррак. Аерым хезмәтләрдән исә мин тарих фәннәре донторы М. К. Мөхәррәмовның гражданнар сугышы тематикасына багышланган әсәрләрен канәгатьләнү белән укыдым. Шулай ук доктор А. К. Халинов- ның да китапларын махсус атар идем. 2. СОРАУ. Әйе, казанышлар бар. Ләкин тикшерелмәгән, әле кул җитмәгән мәсьәләләрдән кайсыларын күрсәтер идегез? Шулай ук ерак узган дәвер, әйтик, феодализм чоры татар тарихының өйрәнелү дәрәҗәсе турында нинди фикордәсез? ҖАВАП. Эшләнмәгән, хәл ителүне көтеп яткан проблемалар бик күп, әлбәттә. Тарих белгечләре генә түгел, тарих сөючеләр дә моны яхшы сизәләр. Алар санап бетергесез. Шулардан мине бигрәк тә кызыксындырганы дип. тарих фәненең методологиясен атар идем. Сүз тарих гыйлеменең үз законнары, аның үсү фәлсәфәсе турында бара. Гадирәк итеп әйтсәк, һәр фәннең гомум тиншеренү-эзләнү ысуллары булган небен. шул фәннең аерым тармакларында да аларның үзләренә генә хас теоретик алымнары, практик чаралары бар Ләкин бу мәсьәләләрне хәл иткәндә дә нигездә марксизм-ленинизм методологиясе ятуын кабат әйтергә кирәк. Борынгы, шул исәптән феодализм чоры тарихының өйрәнелу дәрәҗәсенә килсәк, монда да көн надагында торган мәсьәләләр җитәрлек. Татар халкының килеп чыгышы дисезме, аның милләт булып формалашуын аласызмы, ул халыкның культурасы. сәнгате һәм иҗтимагый фикеренең төрле дәверләрдәге торышы дисезме — бик күп. бии күп әле хәл кылынмаган мәсьәләләр. Шулай ук татар культурасының. татар язма әдәбиятының Идел буендагы башка халыклар тарихында нинди урын биләвен дә җентекләп өйрәнергә кирәк. Ә халыклар арасында культура мөнәсәбәтләрен өйрәнеп, теоретик гомумиләштерүләр ясап, практик нәтиҗәләр чыгарыр өчен безнең күпмилләтле Идел буенда мөмкинлекләр бик зур. Әмма бу өлкәдә без. тарихчылар, телчеләр һәм әдипләрнең, экономист һәм философларның, юристлар һәм сәнгать белгечләренең ярдәмнәренә бик мохтаҗбыз Мәсәлән, әдәби үсү баскычлары төгәл һәм тәгаен хәл ителмәгән небек, татарларда Октябрьга хәтле дөньяга карашның эволюция баскычлары да тикшерелмәгән әле. Ә төрле дәверләрдә хөкем сөргән юридик нормалар мәсьәләсе исә бер дә кузгатылмыйча ята. Кыскасы, эшләнмәгән, эшләүне көтеп ятнан проблемалар бик күп. Кызганычка каршы, кадрлар җитеп бетми. Бу турыда ныклап уйларга, тиешле чараларын күрергә кирәк. Ә феодализм чоры татар тарихы буенча танылган зур белгеч Шамил Мө- хәммәдьяровның Казаннан китүе исә аерата үкенечле. Аның биредә булмавы бик нык сизелә. 3. СОРАУ. Сез нигездә архив документлары кебек беренче кул чыганаклар өстендә эшлисез. Эзләнүчеләрне бу өлкәдә нинди специфик кыенлыклар көтү турында бераз сөйләмәссез микән? ҖАВАП. Тарихчы мәгълүм материалларны яңача, тирәнрәк аңларга тырышу өстенә, тагын да яңа чыганаклар табарга тиеш. Алай булмаганда, җитди фән турында сөйләп тә торасы юк. 3 яңаны табу җиңел эш түгел. Китапханәләрдә, архивларда меңләгән, хәтта миллионлаган документлар саклана. Тик аларның барысы да фән өчен яңалык бирмиләр. Йөздән берсе, хәтта меңнән берсе генә чын-чынлап игътибарга лаек. Димәк, кочан-кочак. тау-тау документларны карап чыгарга туры килә. Гади генә күз йөртеп түгел, бәлки аңлап, җентекләп. тикшереп карарга нирәк. Кызыклы берәр мәгълүмат очраса, аның дөреслеген ачыклар өчен андый документларның ишен дә табарга кирәк. Кыскасы, атналар, айлар, хәтта еллар буенча бер мәсьәлә буенча эзләнергә туры килә. Шулай итеп түземлелек, сабырлык, үз хезмәтеңә мәхәббәт һәм предметыңны белү шартларыннан тыш. вакыт проблемасы да килеп баса. Артык сузмас өчен бер генә мисал. Мәсәлән, бер Татарстан дәүләт архивындагы нигез фондлардан нибары 3—4 ен генә карап чыгар өчен, әгәр һәр нөнне 12 шәр сәгатьтән бернинди ялсыз- байрәмсез эшләсәң дә, 150 ел гомер нирәк булыр иде. Ә андый фондларның саны 3—4 кенә түгел бит! Димәк, вакыт, вакыт, вакыт. Ул документларның начар почерк, авыр тел белән язылулары, һәм аларның үпкәгә каба торган зарарлы тузанга күмелөп ятулары турында сөйли башласам, сүз еракка китеп, җавабым зарлануга әверелеп калыр иде. Ләкин тарихчыны михнәт әҗере — уңышлар, табышлар, иҗади шатлыклар да көтә. Кайвакытларны бер генә документ синең айлар буе чиккән җәфаңны оныттыра. Мәсьәләнең бу ягын да онытмаска кирәк. 4. СОРАУ. Зйе. шул иҗади ләззәт минутлары, ягъни тарихчы хезмәтенең поэзиясе турында да сөйләсәгез иде. ҖАВАП. Беркадәре әйттем дә кебек. Сез -хезмәт поэзиясе- дип дөрес атыйсыз. Минемчә, тарихчы эшенең төп яме аның хезмәт булуында. Ягъни аның очраклы рәвештә кызыксыну, һәвәскәрлек түгел, бәлки бор максатка буйсынган аңлы хезмәт булуында. Ләкин чын тарихчы алдан ясап куйган рамкаларга яраклы материаллар чүпләү һәм сипләү белән генә дә канәгатьләнми. Алай гына булганда, тарихи, ягъни гыйльми ачыш дигән төшенчәгә бернинди урын калмас иде. Димәк, тарихчы элек табылган ләм үзе тапкан материаллар, фактлар нигезендә иҗат итә. Кызганычка каршы, бездә тарихчы хезмәтенең ямен-тәмен ачып биргән, ул хезмәтнең иҗат булуын аңлаткан һәм тарихчыларның да шатлана, кайгыра белә торган, алай гына түгел, гел сөенеп, көенеп яши торган гап-гади тормыш кешеләре булуын күрсәткән әсәрләр бер дә юк. Бәлки киләчәктә лңа Кәрим Тинчуриннар чыгыл, безнең хезмәт турында да нЕпдерә-келдерә күңелле итеп сөйләп бирерләр? 5. СОРАУ. Әгәр мөмкин булса үзегезне соңгы вакытларда шулай мавыктырган табышлардан берәр мисал китерсәгез иде. ҖАВАП. Мөмкин. Мәсәлән, без татарларның революцион хәрәкәтләргә катнашуын бары 1905 елдан башларга гадәтләнеп киттек. Ә казына торгач, азатлык өчен көращ тарихыннан яңа сәхифәләр дә ачыла төште. Баксаң. XIX гасырның 70 нче елларында татар укымышлыларының вәкилләре «народниклар хәрәкәтенә актив катнашканнар икән. Шулардан зшчәнлекләре моңарчы бер дә яктыртылмаган бертуган Даут һәм Ильяс Аитовларны алыйк. Моңарчы тикшерелмәгән архив документлары күрсәтүенчә, алар 1871—74 елларда рус булмаган халыклар арасында революцион әдәбият таратуда зур тырышлык күрсәтәләр. Даут Аитов. яшерен әдәбият булдырыр өчен, махсус Мәскәүга дә бара, тапкан китапларын бер татар ямщигы аша яшертен рәвештә Оренбургка җибәрә. Патша хөкүмәте да. әлбәттә, йоклап ятмый: ике бертуганны тотып төрмәгә яба. Аитовлар. утырып чыккач та. революцион юлдан тайпылмыйлар. Полиция надзорыннан калган документлар шуны күрсәтә. Ә 1878 елны Даут Аитов Франциягә качарга мәҗбүр була. Революцион эшчәнлеген ул Парижда да дәвам иттерә. Минемчә, болар бик әһәмиятле фактлар һәм аларның ачылуын мин мөһим табышлардан исәплим. Болар турында бер мәкалә дә язып куйдым. Форсаттан файдаланып, шуны дә әйтәсе килә. Даут Аитовның соңгы язмышын ачыклый алмадым — документлар юк. Ленин андый документларның халык кулында сакланган булуы бик ихтимал. Мәсәлән. Даутның үз балалары яки туганнары нәселләрендә. Әгәр шундый һәм башка характердагы материалларны җыюда, саклауда җәмәгатьчелегебез дә антив катнашса, татар халкының бай тарихын өйрәнү эше тагы да җанлана тешәр иде. Аитовлар турындагы документларның саны бер генә булмаган кебек, татар халкының Аитовлар кебек кыю уллары да аз булмагандыр. Ләкин аларны эзләргә, табарга кирәк. Бу мәсьәлә белән җәмәгатьчелегебез дә кызык сыныр дип уйлыйбыз. Ә халык кулында андый материаллар бик күп. Мәсәлән: хат* лар, көндәлек дәфтәрләре. истәлекләр^ га:е- тажурналлар. борынгы фотолар. Алар югалмасыннар иде. Югалмасын, харап булмасын ечен аларны китапханәләргә, музейларга тапшырырга кирәк. 6. СОРАУ. Сезнең хакта 'полемика яратучан» диган фикер яши. Моңа үзегез ничегрәк карыйсыз һәм полемиканың ниндиен яратасыз? ЩАВ АП. Үзең турында кистереп хөкем чыгаруы авыр. Шулай да. гыйльми лискуссия дәрәҗәсеннән төшмәгән коннрет бәхәсне беркем дә кире какмас дип уйлыйм. Фаразларга яисә чәйнәлгән догмаларга түгел, ә яңа фактларга нигезләнгән, яңа теоретик проблемалар күтәргән гыйльми дискуссия, минемчә, фәнне үстерүдә дэ. яшь кадрларны чыныктырып тәрбияләүдә да бик файдалы булыр иде. 7. СОРАУ. Яшьләр турында сүз чыккач, тагын бер сорау туды. Соз, педагог буларак, студентлар укытуда, аспирантлар тәрбияләүдә актив катнашасыз. Тәҗрибәгездән чыгып. яшь тарихчыларда нинди сыйфатларны күбрәк күреп, ниндиләрен бер да күрмәскә теләр идегез? Ж А В А П. Әйе, бездә аспирантлар күп укый. Аларның зур өлеше югары квалификацияле партия тарихы белгечләре булып җитлегәләр. Мин аларда хезмәт сөючәнлөкне. белергә телэүчэнлекне күбрән күреп, тәкәбберлек һәм нигезсез масаюларны бер дә күрмәскә теләр идем. Партияле принципиальлек. гыйльми намуслылык һәм кыюлык исә чын тарихчыга һаеа белән су шикелле кирәк. 8. СОРАУ. Киләчәктәге зш планнарыгыз белән уртаклашмассызмы? Ж А В А П. Планнар да, хыяллар да бар. Электән яратып эшләгән темаларым белән бергә Ленин темасы өстендә эшлим. Жыйналган материаллар шантый. Җыясылары тагы да күп. Ләкин алар турында бәйнә-бәйнә сөйләп тору кирәк микән? Планнар турында җәелеп сөйләгәнче, шул планнарны тормышка ашыру өстендә эшләргә кирәк, минемчә. Куелган сорауларга да конкрет эш бег.ән жавап бирәсе килә.