Ә СИН ҮЗЕҢ КЕМ, УКУЧЫ?!
Шагыйрь, драматург Әхсән Баянов повесть язды Бу әсәр тирасеиде бәхәс башланып китте, укучылар редакцияге бер-бер артлы хатлар җибәрделәр. Шул материаллар белән танышкач, моңарчы күңелне кытыклап кына йөргән кайбер фикерләр, реаль сораулар булып, күз алдыма бастылар. Без: әдәбият үсә, тирәнәя, язучылар тормышның тирән катлауларына, кеше психологиясенең моңарчы кагылыимаган нечкәлекләренә үтеп керә башладылар. Дип куанабыз. Ә укучы? Әдәбият тирәнлекләрендә «йөзә» аламы ул? Үсәме? Аны кем үсгере? Бу эш үз агымына куелганмы, әллә билгеле бер юнәлештә алып барыламы? Гомумән, язучы белән укучы арасында менәсәбәтләр нинди? Шушы һәм башка фикерләремне укучылар белән уртаклашырга булдым. Безнең нәширләр, җае чыккан саен, мактанмый калмыйлар "Казан нәшрияты РСФСРда өченче урында, ул Мәскәү, Ленинград нәшриятларыннан гына калыша Без өч кон саен укучы өстәленә бер матур әдәбият китабы чыгарабыз», диләр. Өч көнгә бор әдәби китап күпме бу? Бик күп Моңарчы кешелек тарихы калдырган иксез-чиксез китап байлыгы булганга күп. Университетның фәнни китапханәсенә, аның китап саклау залларына керегез. Хеопс пирамидасы кебек оелгөи китапларга күз салыгыз. Казан нәширләренең мактанычы, безнең әдәбиятыбызның хәрәкәтен билгеләгән «өч кеигә бер китап» әнә шул бихисап байлыкка остолә бара. Бу бәһасыз байлык тулаем укучы кулында: эзлән, тап, укы, өйрон, ярат. Хәзерге заман укучысы күп укынмы? Әйтик, авылларда сыер савучы кыз-килеичок ләр елга ничә китап караштыралар? Укыганны хәтерлиләрме, язучыларны беләләрме? Газета-җурналларда басыла торган тәнкыйть-библиография материаллары белән танышып баралармы? Үземнең сорашу, күзәтү нәтиҗәләреннән чыгып әйтә алам: шактый укыйлар! Безнең кулда тагын анык бер дәлил бар: татар *еленде чыга торган газета-журналларның тиражы ел саен күпләп арта тора. Куанычлы хәл Элекке укучы белен хәзерге заман укучысы арасында чагыштырмасыз аерма бар. Менә элекке заман укучысы. Бер әби Ул үз гомерендә ничә китап укыгандыр, әйтү кыен. Иң яраткан китабы «Моңлы хатын Бибигайшә» исемле. Ул колак артына күзлеген җеп белән бәйләп куя да, кадерләп, олылап еш кына шул нәни китапчыкны ача. Бибигайшәнең ирсез, баласыз калуын тасвирлаган беркатлы, хәйләсез такмазалар теземеннән торган, әбигә күптән мәгьлүм булган тарих һәрчак аның күз яшьләрен сытып чыгара. Әби укый да рәхәтләнеп, кинәнеп бер җылый, башка китаплар белән бөтенләй кызыксынмый. Моңлы хатын Бибигайшә тарихы аның рухи ихтыяҗын тулаем канәгатьләндерә. Шушы китап — аның эчке дөньясы, аның эстетик Һәм әхлак үлчәве. Әби бу китапта язылган һәр сүзгә икеләнүсез, шик-шөбһәсеэ ышана, аңа табына, язучы моны тормыштан бор дә бозмыйча, түкми-чәчми күчереп алып, көйгә салган дип уйлый. Әгәр китапның зәвыксыз, төссез такмазалардан гына торуын, әдәби кыйммәте бик-бик түбәнлеген, ниһаять, китапның өнә шул зәвыксызлыгы белән кешө рухын ярлыландыруга китерүен әйтсәң, бәбкәләрен усалдан саклаган әнкә каз кебек, сиңа ташлана! Әдәбиятның альфа һәм омегасы аның өчен шушы китап. Мин элек бөтен укучылар да шулай булган дип расларга җыенмыйм. Әмма бу мисалда без кайбер кешеләрнең бик аз укуын, шул азга канәгать булып яшәүләрен күрәбез Шуның естеио күп көне укучылар китап сүзенә, ташта басылганга икеләнүсез ышанып, сукыр рәвештә табынып килгәннәр Китапның сәнгатьчә югарылыгы, аның шохес-язучы тарафыннан иҗат ителеп, мәгълүм бер идеяләр алып килүе турында уйланып, фикер йертөп тормаганнар. Югыйсә, бик арзанлы эффектларга корылган «Моңлы хатын Бибигайшә» кайберәүләрнең өстәл китабына әйләнеп китер идемени? Бүгенге кенде эш ничӘк тора? Китаплар күп басыла, аннары рус телен белү татар укучысының офыгын киңәйтте Шулар өстеме хәзерге укучы кон саен, сегат» саен кинофильмнар, роднотелевидеиие. газета-журналлөр аша елла никадер информация. Ш белем ала. Әдәбиятның аудиториясе гаять дәрәҗәдә киңәйде, укучының гомуми белем дәрәҗәсе үсте. Ә әдәби китапларны аңлау, кабул итү җәһәтеннән нинди үзгәрешләр бар? Дөрес, бу турыда төгәл статистик мәгълүматлар, социологик өйрәнүләр юк шикелле. Фикер йөрткәндә күбрәк шәхси күзәтүләргә нигезләргә туры килә. Хәзер дә кайбер укучылар әдәби әсәрне тормышның үзгәртелмәгән фотографиясе дип кабул итәләр, аның ноктасына, өтеренә кадәр уйсыз-бәхәссез ышаналар. Моның ачык мисалын язучылар, редакцияләр ала торган күп санлы хатларда күрәбез. Очрашуларда да еш кына бер үк традицион сораулар бирәләр: «Фәлән әсәрдәге төгән абый яки апа (болары хикәянең геройлары була инде!) хәзер кайда яшиләр? Исәннәрме алар? Очрашалармы?» Әсәрнең герое бер матур кыз икән, егег-җилкенчәккә тәмам җитә кала; адресын белергә теләп, туктаусыз хатлар салалар. Бу мәсьәләнең тагын бер кызыклы ягы бар. Сәхнәдә уйнала торган образларның— геройларның адресы белән берәү дә кызыксынмый. Чөнки сәхнә образларын чын дип кабул итмиләр, сәхнәдә тамаша, уен бара. Бу кызык кына, «ул тузга да язылмаган, ташка да басылмаган!» Шуның өчен булса кирәк, драматурглар хатларны сирәгрәк алалар. Алган тәкъдирдә дә аларга күбрәк: иСезнең пьесагызны каян табарга икән»,—дигән эшлекле үтенечләр белән мөрәҗәгать итәләр. Ташка басылган әсәрләрне турыдан-туры, түкми-чәчми тормыштан күчереп алынган дип уйлау һаман яшәп килә. Әле күптән түгел генә Пермь өлкәсендәге Барда районы Озын Ялан урта мәктәбенең 8 класс укучысы Нәсимә Мусинадан хат алдым. Кызыклы, тормышчан күзәтүләр белән тулы хатын ул болай дип тәмамлый: «Өч тәгәрмәчле арба» исемле хикәягезне укыдым... Ни өчен сез Луиза белән Рәшатны аердыгыз? Соңыннан алар аңлашып кушылмадылармы?» Укучыларның әдәби геройларны чыннан да бар итеп, турыдан-туры тормыштан китапка кереп киткән дип кабул итү фактлары да аз түгел. Әйтик, Твардовскийның мәшһүр Теркины, атаклы солдат Швейк һ. б. Мондый бәхетле очракларда язучы тудырган әдәби герой халык күңеленә чыннан да хуш килә, укучы аңардан башка яши алмый, аны үзенең көндәлек тормышында иптәш итә. Күп илләрдә халык арасында киң таралган әдәби геройларга һәйкәлләр дә куелган. Америкада Марк Твен геройларына һәйкәлләр бар. 1966 елда «Литературная газета» Голландия шәһәре Дельфсейлда Ж. Симонен романнарының халык яраткан герое Мегрега һәйкәл ачылуын хәбәр итте. Ләкин болар икесе ике төрле, ике нигездә барлыкка килгән күренешләр. Беренче очракта без укучының әзерлексез булуын, китапны беркатлы, нибары тормышның фотографиясе итеп кенә аңлавын күрсәк, икенче очрак укучының әдәбият белән тирән- тен кызыксынуын, аны кабул итә белүен, яратуын раслый. Мәгълүм белеме, әдәбиятны аңлау тәҗрибәсе булган укучылар да кайвакытта язучыга тормыштагы вакыйгалар тезмәсен җыеп утыручы кеше дип кенә карыйлар. Әдәбиятны болай примитив, гадиләштереп аңлау, аны асыл, тирән сыйфатларыннан, мәхрүм итү каян килә соң? Беренчедән, моңа безнең нәшриятларда, журналларда түбән зәвыклы, примитив әсәрләр басылып чыгу сәбәпче, икенчедән, бериш тәнкыйтьчеләрнең шундый характердагы әсәрләрне күтәреп, мактап йөрүләре, аларны ниндидер үзгәрмәс эталон итеп раслауларында. Болар барысы да безнең укучыларның әдәби әзерлеге үсүгә комачаулый торган факторлар. Әдәби әсәрне аңлау һәм аңлатуда кайбер тәнкыйтьчеләр күптән тапталган, шаблонлашкан схемалар белән эш итәргә яраталар. Әитик, әдәби әсәрнең схемасы. Кире һәм уңай геройлар, бүленеп, ныклы бер принцип белән тамгалап куелганнар. Уңай герой эчми-тартмый, гел яхшылык эшләп иөри, һәйбәт, кешелекле. Кире геройны арты белән мичкә керсә дә таный аласың, ул уңай геройның нәкъ киресе сүз тыңламый, аракы да йоткалый, акны кара дип. караны ак дип ышандырыга тырыша. Нәтиҗәдә... анысын барыбыз да китапның беренче битен ачуга ук беләбез: әйе. әйе. уңай герой теге хәерсезне җиңеп чыга! Бик гади һәм җайлы схема! Язучылар өчен дә. укучылар өчен дә, тәнкыйтьчеләр өчен бигрәк тә. Барысы да үз урынында, сарык та исән, бүре дә тук. Әсәрнең га- дәти схемасы әзер, тәнкыйтьче иптәш, техник контроль бүлегенә сакка куелган кеше кебек, стандартын тота да шапы-шопы үлчи башлый Иңе-буе, авырлыгы, метры-метр- га. җеге-җеккә, җебе-җепкә туры киләме? Килсә — булдырган, килмәсә, шалт авторның башына берне! Моннан болай тыңлаусыз булмасын, кешеләрнең тынычлыгын бозыл йөрмәсен!. Примитив әсәрләрнең иң куркыныч ягы шунда, алар укучының уйлау сәләтен бетерәләр. һәрвакыт, һәрчак әзер, стандарт фикер тәрбияләп, шуны сеңдереп киләләр. Андый арзанлы әдәбият укучының җәмгыять үсешенә, тормыш күренешләренә җентекле күз белән карау сәләтен үтерә, кешеләрне уйга, анализга сәләтсез гап-гади винтиклар булырга мәҗбүр итә. Әдәбият исә. барыннан да элек, хөр фикерле гражданнар тәрбияләргә тиеш. Тормышны бизәп, яшәүне ансат, уен итеп кенә сурәтләүче язучылар гади укучыны ялгыш нәтиҗәләргә китерәләр. Я ул, тормыш белән әдәбият арасындагы каршылыкларны үзе табып, ни тегесенә, ни бусына ышанмый башлый Яки исә. әдәбиятта язылган беркатлы тормышны чын итеп кабул кыла да, үзе ялгышып яши башлый. Әдәбият кешесе тормышның тирән каршылыклар көрәше, фикерләр, характерлар көрәше икәнлеген бервакытта да онытмаска тиеш. Әдәбият күренешләрен схематик аңлатулар, ясалма рәвештә язучыларны «акка. карага» бүлеп йөртүләр, укучыда язучының шәхси мастерлыгын, аның кеше бүларак фикерләрен, индивидуальлеген ачарга комачаулый. Укучылар да шуңа ияреп китсәләр. стильләре, дөньяга карашлары төрле-төрле булган язучыларны әлеге дә баягы яманаты чыккан схема буенча аерып йөртә башлыйлар. Кай очракта бу аларның мәхәббәтләрен яки нәфрәтләрен билгеләүче үлчәү булып та хезмәт итә. Язучының стиль үзенчәлеген тою, аны шәхес буларак аңлау, иҗатының идеяэчтәлек юнәлешен эзлекле тотып алу — болар барысы да укучының югары культурасын, әзерлеген раслаучы фактлар. Аңарда бу нечкәлекне бер яктан, югары художестволы әсәрләре белән, язучы үзе тәрбияләсә, тәнкыйтьче дә турыдан-туры булышырга тиеш. Тәнкыйтьче укучы белән язучы арасында арадашлык итүче, язучы күтәргән тормыш күренешләрен әдәби хәрәкәткә бәйләп аңлатып баручы булырга тиеш. Укучы язучыны, тормышка салкын күзәтче булып, каяндыр югарыдан карап утыручы һәм кәефе килгәндә күргән- белгәнен кәгазьгә теркәп баручы дип уйламаслык, язучының тормышта иң актив шәхес булып, тормыш күренешләреннән үзенә кирәкне генә сайлап алуын, аларга анык бер идея юнәлеше биреп, әсәргә теркәвен белергә тиеш, һәр оста язучының үзенә генә хас "һөнәр сере-, бар. Аны бернинди схемалар, бүленешләр белән дә аңлатып булмый. «Казан утлары,- журналы менә ике ел инде «Укучылар сүзе- дигән бүлек алып бара. Бик кирәкле, гыйбрәтле һәм күпне сөйли торган бүлек ул! Анда капма-каршы фикерләр, бәхәсләр, шикшөбһәләр, мактау сүзләре, усал-усал тәнкыйть фикерләре янәшә урын алалар. Бик дөрес! Югыйсә, минем бер әсәрем турында бер үк газетада ике төрле фикер басылгач, кайберәүләр -Ничек инде, бер үк газета бер үк әсәр турында капма-каршы фикер әйтеп чыга?» дип, бик сәерсенгәннәр иде. Бик кызганыч. Мондый фикер әйтүчеләр газета укучы меңләгән кешеләр бер үк төсле фикер йөртергә тиеш дип уйлыйлар микәнни? Ни өчен әсәр бөтен кешегә дә һичсүзсез ошарга яки ошамаска тиеш? һәркемнең үзе генә яраткан җыры юкмыни? Нигә көчләп-кеч- ләп, тырышып-тырмашып укучыларны нәкъ бертөсле фикерләргә табындырырга' Әдәбият, бигрәк тә аның тәнкыйть өлеше, укучыда үзбаш уйлау сәләтен үстерергә тиеш. Тузга язылган сүзләр күп, ташка басылган сүзләр дә күп, әмма тәнкыйть бер генә. Социалистик реализм методының киңлеге, юмартлыгы турында рус әдәбият фәнендә күп яздылар. Бездә исә социалистик реализмны һаман да берьяклырак аңлау, аны әлеге дә баягы схемага тартымрак итеп күрсәтергә тырышу яшәп килә. Хакыйкатьне, дөреслекне әсәрдән укучы үзе табарга өйрәнсен. Әдәби китап табыну, сукыр рәвештә инану өчен язылмый. Тормыш күренешләре әсәрдә язучының аң призмасы аша үткәннәр. Әсәр артында үзенең аңы. дөньяга карашы, нидер раславы, нидер кире кагуы белән аерым кеше — язучы тора. Ул сиңа мөрәҗәгать итә, укучы* Син укы, уйлан. Уйланмыйсың икән, бу синең фаҗигәң! 1966 елның көзендә Казанда — республика үзәк китапханәсендә — укучылар белән очраштык. Шул күңелле мәҗлестә Мөслим районында унынчы классны тәмамлап килгән, хәзер университетның филология факультетында укучы (димәк, гомерен әдәбиятка багышларга карар кылган!) бер студент чыгыш ясады «Яхшы әсәрләрне журналда ничек тәнкыйтьләргә мөмкин?—диде ул бик ачыргаланып.—Менә без, унынчыда укыганда, Г. Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романы буенча укучылар конференциясе үткәрергә җыендык. Әсәр безгә бик охшады. Нәкъ шул чакта журнал битләрендә романга тәнкыйть сүзләре басылды Без ни әйтергә дә белмәдек, укытучыбыз да тәмам югалып калды. Конференцияне үткәрмәдек, ул шулай өзелде» Мин бу чибәр егетне бик кызгандым. Гомумән, бу мәктәптә, бу укытучыдан әдәбият дәресләре тыңлаган укучыларны кызгандым. Алар шулай һәр басылган сүзгә инанып, колларча табынып киләләр микәнни? Әллә инде Г Әпсәләмов бер чакта да тәнкыйтьләнергә тиеш түгел, татар әдәбиятында тәнкыйтьләнә торган кеше Әмирхан Еники генә дип уйлыйлармы?! Укучылар романны укыганнар, яратканнар. Бик әйбәт, бик табигый. Чыннан да. һәйбәт роман! Ул укучыларда яхшы тәэсир, матур уйлар тудырган икән, алар моңа нигезле рәвештә ышаналар икән, журналда басылган тәнкыйть сүзләре аларда бәхәс уятырга тиеш иде! Журналда басылган фикерләр белән бәхәскә керсеннәр, аларны тетеп салсыннар иде Алай булмаган, кыэып-кызып романны мактарга йөргән укучылар, суга төшкән тавык кебек, җебеп калганнар. Ышанмыйм мин андый укучыларга. Романны, Әлсәләмовны яратуларына да ышанмыйм. Кирәк чакта хак сүз өчен канга- кан килеп сугышачакларына да, нык торачакларына да ышанмыйм. Әгәр син язучыга ышанасың икән, аның идея концепсияләрен үз итеп кабул итәсең икән, ахырынача сүзеңдә тор! Үзең тапкан, тормышта әле сөелеп, әле кыйналып үзең сайлаган хакыйкатьне көн саен, җил искән саен алыштырып булмый ич! Дөньяга караш, кешелеккә караш, эстетик нормалар, өстәге кием кебек, сезонга карап алышынмый. Мин сукыр рәвештә, фанатикларча киреләнеп ышану турында түгел, марксизм-ленинизм тәгълиматларына нигезләнгән аңлы, дәлилле ышануны күз алдында тотам. Диалектик материализм, тормышның каршылыклар кереше икәнен раслаучы тәгълимат, үзе инде ышанычлы компас! Китаплар күп. Күп һәм терле-терле Укучылар да күп. Алар да төрле-төрле. Укучы бөтен басылып чыккан китапны укып бетерә алмый Шуның өчен укучы үз күңеленә хуш килгән язучыны сайлап ала, аны укый, ярата. Әгәр бу шулай икән, укучы киң күңелле дә булырга тиеш. Ул башка авторлар хезмәтенә дә (сүз чын язучылар. калам мастерлары турында бара!) хөрмәт белен карый белсен. Бәхәсләрдә түземлелек, такт күрсәтсен. Ләкин, һичшиксез, бәхәсләшсен! Бездә әнә шул түземлелек, киң күңеллелек җитеп бетми. Безнең бер-ике китап укыгач та, нәни гәиә диктатор буласыбыз килә. Безгә ошаган әсәр генә яшәсен, мин яратканны гына бассыннар. Язучы да мин теләгәнне генә язсын. Мәдинә Маликоваиың «Казан утлары» журналының 8 санында басылган «Кем ул Әнис Бадигин?” дигән мәкаләсе дә әнә шундый түземсез кискенлек, диктаторлык рухы белән сугарылган. Автор повестьны укып чыккан да, кайнарланып, күсәкнең иң саллысын эләктергән һәм, абайламыйча-нитмичә, түбәләргә керешкән. "Ташка басылган» бу мәкаләнең югарыда телгә алынган бериш әзерлексез укучыларда теләктәшлек уятуы бар. Алар уйлансын, хакыйкатьне тапсын ечен, мин дә повесть турында берике сүз әйтерә уйлыйм. М. Маликованың ачуын иң нык кузгаткан мәсьәлә — Ә. Баянов повестенда хатын- кыз образларының чагылышы. Ул. повестьтагы Фәһимә, Лена образларын уз канаты астына алып, язучыны дөреслеккә, әдәбият кануннарына хыянәт итүдә гаепли. Бу чыннан да шулаймы? М. Маликова тырышып-тырышып яклаган Лена чыннан да чая, яхшы холыклы, әйбәт кешеме? Повестька мөрәҗәгать итик. z Менә Лена белән танышабыз. Ояда кош балалары авыз ачып утыра. Әнис Бадигин бер кошчыкны тотып ала да Һавага чөя, тагын берне, тагын... Ни ечен? Кем ечен7 ... Бу кыланчык үсмернең үз фәлсәфәсе, куркыныч фәлсәфәсе яралып килә: «Көчсезләрне рәнҗетүдән куркырга ярамый»... Шушы куркыныч, әшәке фәлсәфәнең туып килүен күргән Лена эче катып көлә, Әниснең егетлеген хуплап соклана. .. Менә Лена шәһәргә укырга килә. Юк, юаш, мескен бер авыл кызы булып түгел, яулап алучы булып килә. Ченки аның абыйсы шушы шәһәрдә Министрлар Советында эшли. Ансат кына укырга урнаша, ченки «авылдан отличник документлары табып килгән». О. Лена ялгыз түгел, аның көчле абый-алала- ры авылда да бар икән ләбаса!.. Лена Әнискә гашыйк була. Бик сәер, театральный, ясалма бу мәхәббәт. Лена, «артистлар сыман башын артка чөеп», үзенең мәхәббәтен белдерә Оялчан, саф булып түгел, кыланып, өйрәнелгән хәрәкәт белән, артистларча ... һәм ничек ди әле| «Мин бик көнче, кара аны, мин сине үземнән башка берәүгә дә бирмәячәкмен... Әниснең укырга кая керүен дә нигездә Лена хәл итә. Кыз өчен аның кайда укуы, кем булуы да мөһим түгел, тик Әнис аның янында гына булсын. Вакыты килер, Лена үз ирен дә абыйсы кебек үк, биектә оча торган могтәбәр әһел ясаячак. Үзенең укырга сәләте юк икән (бәлки теләгедер дә1), зарсыз-моңсыз гына мәктәбен ташлап чыга да шундук эшкә урнаша. Шәһәр Әнисне куркыта. Шәһәр тормышы иркә Әнисне, тормышка җайлашмаган, йомшак авыл малаен өркетеп, кире авылга таба куа. Тик аның юлым Лена кисә; «Җүләр.. тапкансың выход!» ди ул. һәм бик кулай, бик җайлы юл тәкъдим итә. әйдә, өйләнешәбез) Лена батыр, көчле, ул бер почмактан икенчесенә актив рәвештә Әнис боламыкны сөйри. Үзләренә квартир кирәк булгач. Ленаның монысын да уңышлы хәл итәчәгенә Әнис тамчы да шикләнми. Ул кызны җитәрлек күрдо. сынады. ..Лена тотынса - ул аны башкарып чыга да чыга инде», дип уйлый Әнис. һәм чая Лена кыш уртасында квартирантларны акыртып-бакыртып урамга кудырта. Туй дип атала торган фарста Әнис эчеп-исергәч, Ленаның үз якыннарыннан берәү, җан ачысы белән: «Нинди яшь малайны харап иткәннәр!» дип куя. Тормыш исереклеге дә, хәмер пары да миенә йөгергән, элек-электән авантюризмга омтылыбрак яшәгән Әнисне бу сүзләр сискәндереп җибәрә. Әмма ул үзе кереп капкан читлекне җимереп чыгарлык хәлдә түгел. Ул пассив рәвештә, тормыштан читтә торып, уйлана гына ала: «Кайчандыр җанымны үзенеке иткән Бетховен инде миннән читләште бугай», дип җанының күгәрек белән каплануына үкенеп куйгалый. Ләкин сүздән эшкә, хәрәкәткә күчә алмый. Лена Әнисне сөяме? Сөйми. Хәтта Фәһимә дә сөйми аны, Валя да яратмый аны. Нигә соң алар барысы да Әнис дип өзелеп торалар? М. Маликова бер нәрсәгә игътибар итмәгән Повестьта телгә алынган, Әнис Бадигинга ниндидер мөнәсәбәттә булган кызлар барысы да яшь ягыннан аңа караганда олыраклар. Мәхәббәттә дә, тормышта да алар тәҗрибәлерәк, акыллырак. Шуның ечен дә инициатива, активлык кызлар кулында. Фәһимә дә, Лена да, Валя да, МТСтан ашлык кабул итәргә килгән үлчәүче кыз да беренче булып сүз каталар, мәхәббәтләрен башлап үзләре белдерәләр. Бу ни хәл? Кайда соң татар кызларының атаклы тыйнаклыгы, сабырлыгы? Менә монда без катлаулы тормыш фаҗигасе белән күзгә-күз очрашабыз. Эш шунда; Фәһимәләр, Леналар яратырлык егетләр барысы да фронтта, авылда «дефицит булып» әнә шул Әнис кебек яшь әтәчләр генә калган. Буй үскән, акыл үсмәгән. Әнис азмы- күпме музыкаль малай, шул сәбәпле кызлар аңа тартыла да. Тартылучылар арасында Лена кебек әрсезләре дә. Фәһимә кебек тыйнаклары да бар. Үз ишләреннән, яшьтәшләреннән аерылып калган, сеелергә-сөяргә өлгермәгән яшь күңелләр кая барыл сугылырга белмәгәч, әнә шул Әнис кебекләргә барып баш ияләр. Бу — шул чорның иң кырыс дөреслеге. Фәһимә Әниснең бала-чага икәнлеген, акылы сай икәнлеген, яратуны аңламавын белмиме, төшенмиме7 Бик беле, аңлый Фәһимә белән мәхәббәтләре нәкъ кызып кына килгәндә, болынга ат белән председатель—Әниснең кардәш абыйсы Сафуан килә һәм малайны узе белән авылга кайтырга чакыра. Бер якта кайнар мәхәббәт, икенче якта председатель атына утырып йерү Әнис соңгысын сайлый Сизгер Агыйдел кызы Фәһимә барын да аңлый «Эх, син юньсез малай! Бер тиенлек акыл да юк синдә! Бер тиенлек тә!» ди. Фәһимәнең Әнис белән мавыгуы әсәрдәге иң кечле, иң хисле, иң фаҗигале урыннар. Фәһимә, очраклымы, әллә алдан уйлапмы, атылып улә. М. Маликова катгый хөкем чыгарып та өлгерә: Фәһимәнең улемендә аз да түгел, күп тә түгел. Әнис кенә гаепле! Ленаның фаҗигасендә ДӘ Әнис кенә гаепле, ди ул. Ялгыш караш. Акыллы Фәһимәне нибарысы боламык, пешмәгән бер егет корбаны дисәк, без Әнисне артык күтәргән булырбыз. Хәлбуки, Фәһимәнең һәлакәте күп тапкырлар тирәнрәк яшеренгән Тик автор, ни өчендер, аны ачыкламаган, тиешле урынга нокта куймаган Фәһимә обоазы логика сораган дәрәҗәдә укучыга ачылып җитми Ә Әнис Бадигин үзе кем соң? Каян килеп чыккан бу хәзерге заман усалы? Авыл малае. Табигать аңа күпмедер музыкаль сәләт, матурлыкны тою хисе биргән. Аңа уналты яшь. Ул өченче елын инде печән чаба. Аның без белгән тормышы шактый мәгънәле башлана. Ул үз баянында да кешеләрдән куркып уйнарга мәҗбүр. «Курку гадәткә кергән», ди Әнис бер урында Куркак кеше көрәшкә, хәрәкәткә сәләтсез була. Әнис тә шундый. Аның кош балаларын кырып иерүе, теше белән тере куянны бугазлавы куркак һәм садист икәнлеген ача. Шулай да Әнис алга талпынып карый Музыка мәктәбендә укыйсы килә. «Мин шунда укырием» Менә син кая сикермәкче. Авылда андый мәктәпләр юк. Уналгы яшьлек үсмер моның белән килешергә теләми: «Ә ни ечен юк?» Бу гаделсезлек аның җанын әрнетә, гомумән авылдашларының яшәеше, көнкүреше аны канәгатьләндерми. Кибән башына менгән Тимербикә апасыннан ул -Әйт әле, син анда басып торганда ниләр күрәсең, ниләр уйлыйсың?», дип сорый. Омтылышсыз, җансыз Тимербикә аның ачуын чыгара, ул бу мохитны ■ ыргылып, сикереп үтәргә тели» Фәһимәгә до -Мин каядыр китәчәкмен!» ди. Тормыш та, эш тә матур әле Әнискә. Юк, М. Маликова әйткәнчә, повестьның баш өлеше Ә. Баянов аерым бер талант күрсәтеп язганга матур түгел, әле үсмернең тормышы матур, тирә-ягы матур- Ул әле әкиятләр, хыяллар дөньясында яши аның тирә-ягы ал да гөл. Ул җирдәге моң-зарны аңларга өйрәнмәгән Әле үзенең бәхет өче* көрәшергә көчсез икәнлеген, күңеленең гариплеген аңлау ечен. аңа күпне күрергә, күпне кичерергә кирәк булыр. Нишлисең, Әниснең тормышы туры гына бармы», ул күңеле теләгән кешеләрне очратмый, эзләми дә шәһәргә барып туп-туры Ленаның һәм аның кардәшләренең җәтмәсенә эләгә- Шушы халәте белән тиз ризалаша, көрәшми, рухы сына, үзенең яшьлек хыялларыннан бик тиз. ансат баш тарта, бер-бер артлы кешелек мораленә хас булмаган тупаслыклар эшли. Квартирадан куып чыгарылган Шәһиәхмәтовны тотып тукмый... Болай гына, сүз арасында, егетлек дәрәҗәсен саклап калу өчен генә. Кош балаларын үтергәндә шаркылдап көлгән Лена ир кешене тотып тукмый алган Әнис турында нәрсә уйламас! О. егет икәнсең син, Әнис Бадигин дияр Леналар мохиты бу кавырсыны катмаган сәер егеттән ялган кеше, әшәке кеше, кара эчле кеше, эгоист ясыйлар, бетен тормышын гарипләндерәләр Әнис Бадигин әсәргә |урыдаи-туры усал булып килеп керми, ул безнең күз алдыбызда акрын-акрын үзгәрә. түбәнгә, пычракка тәгәри Ләкин повесть бер Әнис Бадигин турында гына түгел. М Маликова әсәрнең кыйммәтле ягына, Әнистән башка якларына бөтенләй игътибар итми. Әгәр әсәр шушы пешмәгән үсмернең тозсыз мәхәббәт маҗараларына гына корылса һәм нибарысы аның телсез эгоизмын күрсәтүгә генә хезмәт итсә, повестьның бөясе бик чамалы булыр иде Дерес, автор -лирик повесть» дип, аның жанрын дәрес билгеләмәгән, гомумән мәхәббәт линиясенә артык игътибар биреп, кирәкле-кирәксез фәлсәфи чигенешләр белән мавыккан, тормыш тасвирларын саранландырган. Ләкин автор теләгәнме-теләмә- гәнме, әсәр. Бадигинның мәхәббәт маҗараларыннан узып китеп, тормыш чынлыгына үтеп керергә омтылыш ясаган. Бу омтылышны, һичшиксез, хупларга кирәк. Кызларны һәм Әнис язмышын тасвирлаганда, автор кырыс дөреслек ягында, дигән идек без М Маликова исә стандарт барыбызга да мәгълүм төчелекне таләп итә. һай. Әнис, консерваторияне алтын медаль белән бетереп. Фәһимәгә өйләнеп, атказанган артист булып китсә, бала-чагалар үстереп Агыйдел буенда карлыган җыеп, эчми-тартмый гына яшәп ятса, нинди гүзәл булыр иде! Тик тормыш берәүгә дә стандарт гомер юлы әзерләп, аны шомартып, гелләр чәчеп куймаган, укучыны алдарга, тирбәтергә ярамый, тормыш законнары күптән мәгълүм булса да һәр буын, һәр кеше аны үзенчә ача. Берәүләр бу яшәү юлында—аны көрәш дип атыйк — чыныгалар, җәмгыять өчен файдалы кеше булып китәләр Икенче берәүләр сыгылалар, һәм җәмгыять алар турында үзе кайгыртып яшәргә мәҗбүр була Әнис тә шундыйлардан Дөрес, ул ахырдан авылга кайта, эшли, комсомол оешмасы секретаре булып сайлана. Ләкин аның канаты сынык, ул үз көчен чамаламыйча югарырга омтыл, ан, ләкин оча алмаган, урта кул кешо булып яшәү аңа күңел рәхәте бирми Чөнки ул тормышка берни бирмичә күпне алырга өметләнгән, ул Леналар йогынтысында үскән, муллыкны, рәхәт яшәүне күз кырые белән генә булса да күргән кеше. Нишлисең, әгәр шулай яшәсә Өнне Бадигин әле бер генә абынмас, яшәү мәгънәсен ниндидер шаккатыриэм- нарда түгел гадилектә һәм тырыш, намуель хезмәттә икәнлеген аңлар. Тимербикә кебек гади кешеләрдән келеп, мыскыллап карамас. Аңламый икән, гомере буе сөрлегеп, кыйналып, канәгатьсезлеген эчкә җыеп, куенында таш асрап яшәргә мәҗбүр булыр. М. Маликова Әнис Бадигинга, аның белән бергә повестька приговор арты приговор чыгарып хөкем итсә дә, әсәр үзенең мәгънәви эчтәлеге, тормыш күренешләренә үзенчә үтеп керә алуы белән, дөреслеге белән кыйммәтле. Мин дә яратмыйм Бадигинны! Шаһиәхмәтовны куып чыгарганда, бөеренә таянып, гаярьләнеп торуын күз алдыма кигерсәм, йодрыкларым йомарлана Нәфрәтләнәм, күрәалмыйм. Ләкин бу тормыш. Бар бит. Леналар да бар. аның абыйлары да бар, еларга койрык булып киткән Бадигиннар да бар. Без аларны белергә, нәфрәтләнергә Автор Әнис Бадигинны үзенең идеалы, уңай герое, чынбарлыгыбызда үзе күрергә теләгән бердәнбер кешесе дип тәкъдим итми! Монда бер -ләкин» бар... Әсәр башындагы катлы-катлы кереш сүзләр, томанлы эндәшләр, ятышсыз кинаяләр М. Мали- кованы буталышка китергәннәрдер? Әхсән Баяновның шундый кирәксез жестларга хиреслеге бар. Әсәрнең башындагы кереш сүзләр, купшы мактанулар — ят, кирәксез мотивлар. Бу кереш сүзе Лермонтовның • Безнең заман герое»на керешенә ошатырга тырышу гына. Әсәр ахырындагы Агыидел симфониясенең үлүенә офтанулар исә Экзюперине бик-бик хәтерләтәләр. Әнис Бадигин авызыннан әйтелгән мондый югары сүзләр ялган булып яңгырыйлар, аннары мондый ук тышкы охшашлыклардан әсәрне арындырырга кирәк булган. Журналда әсәрне беркадәр «төзәтеп» басканнар сыман. Кыскартып мәгънәгә зарар килгән урыннар да бар. Бадигинның хаклык эзләп Кавказга сәяхәт ясавы аңлашылмый. Милиционерның да ни өчен аны үз итүе, ярдәм кулы сузуы билгесез. Житешсезлекләре бар повестьның. Әмма әсәрдә күңелне тетрәтерлек, тормыш дөреслеген мастерларча ачып салган битләр дә бик күп. Үтә каршылыклы Сафуан образын алыгыз. Бер яктан, башак эзләп, хатын-кызларның итәк асларын актара, икенче яктан, игеннәрне кызганып, трактор тәгәрмәче астына ята— Ә теге акылдан язган, сәке астына качкан Хәтирә... Шул Сафуан бит инде аның котын алды... Шул Сафуан үзе үк янып үлә. Нинди каршылыклы, катлаулы бу тормыш дигәнең! Иркәлеккә караганда катылыкны күбрәк эләктергән Әнис Бадигинның сынып төшүе күпләргә гыйбрәт Кеше ихтыяры белән генә, кеше акылы белән генә яшәмә. Әгәр табигать сиңа талант биргән икән, талантыңны, намусыңны яшьтән үк сакла, күңелеңне пычратма, җирдәге V3 бәхетең өчен, халык бәхете өчен нидер эшлә, тырыш, көрәш. Югыйсә, гомерең буш, куанычсыз, хыялларың кысыр булыр. Повесть әнә шул турыда М. Маликова исә әсәрнең бу якларына игътибар итми, үз кәефенә ошамаган өчен генә, бер кизәнүдә повестьны, авторны юкка чыгара. М. Маликова француз фольклорын яхшы белә икән. Ул бер француз мәкален бик оста һәм урынлы кулланган. Мин дә бик киң таралган икенче бер француз мәкален аның хәтеренә төшерер идем. -Бала коендыргач, ялгаштагы су белән баланы да чыгарып түкмә», диләр французлар. Әхсән Баянов тигез генә атлап бармый. Ләкин «Син аңларсың мине» поэмасын. «Күзләре нинди иде?» драмасын, -Яшьлегемне эзлим» повестен язган Әхсән Баянов соңгы ике-өч ел эчендә әдәбиятның төп көчләренең берсенә әйләнеп баруын ачык күрсәтте. Шуның өчен без, укучылар, бала коендыргач, сабыйны да тәрәзә аша түкмик инде! Сабыр, акыллы, уйчан булыйк. Әсәрне укыгач, кулга каләм алырдай элек, әсәр турында да. тормыш турында да, стандарт тәнкыйтьчеләр турында да. үзебез турында да ныклап, акыл белән уйланыйк. Шул чагында гына без татар әдәбиятының иртәге көне өчен тыныч һәм ышанган булырбыз.