Поэзия
Ислам Беляев Имәнйәрең илтеп утырт шунда... 1 Кем ул әйтәСин картада юк дип! Дөрес түгел, авылым, бу бер дә. Дошманнарның сугыш картасына Төшерелгән һәрбер еең дә, Базларыңа хәтле билгеләнгән; — Сейфларда терел саклана. Күрдең ничек йортлар янганын син. Төшерелгән булса картага. Син еракта идең уп афәттән, Ләкин күрдең, күрдең барысын да Кан эченнән Лидицелар килде, Хиросима килде каршыңа. Һәр ишектән кереп йерде тарих, Тар булмады аңа бусагаң. Чыкмаса да аннан шагыйрь Муса, Чыкты бик күп солдат Мусалар. Чыкты рота! взвод арты взвод. — Ярты дөнья шаһит моңарга. О соңыннан отделениеләр Кайтты бары туган кырларга... II Кем ул әйтә: Сине кечкенә дип. Карталарда юк дип исемең дэ!1 Унлап илнең йолдызлары яна Улларыңның кабере өстендә, биләреңдә сагыну арткан саен Колачлырак, киңрәк уйларың. Зират кылып канлы туфракларын Күңелең урый Висла буйларын. Бозлы диңгез ярларына китә. Йөреп чыга Карпат тауларын. Яшең сөртеп Идел ярларыннан Котлыйсың син Дунай таңнарын. Улларыңның соңгы сукмагыннан Күңелең китәр, бәлкем, Хинганга. Бәлкем, анда дуслык сүрелгәндер, Тик сүрелми кайгың һаман да. Чикләр белән чикләп булмый торган Кайгыларга күңелең төренгән. Күлме илнең канлы туфрагында Гөлләреңә урын бирелгән. Имәннәрең илтеп утырт шунда, — Барча дуслар булыр шат аңа. Җир йөзендә барлык авыллар да Алынганнар хәрби картага. Шамил Маннапов Ышандыр Юашмындыр балки кирэкмосиа. Кирәкмәскә бәлки усалдыр, Тик холкымның әйбәт булуына Син ышандыр мине, ышандыр. Сокландыргыч чибәр түгелмен дә, Буйсыным да чандыррактыр, Тик матур бер Кеше булуыма Син ышандыр мине, ышандыр. Яннарыңда кайчак мин үземне Сәеррәк тә бәлки тотамдыр. Тик үзеңнең мине союеңә Син ышандыр мине, ышандыр. Ышандыра алсаң, күрерсең Сүзләреңнең чынга чыкканын. Тик енытма, Әйтер сүзләреңә Син үзеңне башлап ышандыр Хис ** осмоста шул түбә ябылмаган. Күпме нурлар бушка чәчелә... Сез әйтерсез* «Кысыр кайгы белән Ак тошермә, егет, чәчеңәо. Уйланырсың, Иерәк тә бнт шулай Чамаламый түгә хисләрен. Их, үлчәргә иде күпме елеше Мәгънәле >ш ечен киткәнен! Мәхәббәткә азмы хисең түгелә. Исең нитәр сапсаң хисапка. Ләкин чап карт Кечем бетте дияр, Хисем бетте димәс һичкайчан. Кояш сүнгәндә дә сүрелми, ди, Җылысының Җиргә күчкәне. Кеше яши. Үлә, Ләкин үлми Эшенә күчеп калган хиспаре. Хатирә ^аылыма кайтып җитү белән Чишмә янына килдем, Иелдем. Иелдем дә кинәт тотрәп калдым, Тидермичә кипкән иренемне. Бу соң минме! Олыгайган йезле Бер ир карый миңа чишмәдән. Әйе. чишмә. Мин ниткәннән бирле Кемнәр күпме суың зчмәгәнП Салкын суыңа синең гашыии идем. Сусаганда капсам бер йотым. Алга китә идем чабышкыдан. Аякларым талуын онытып. Эх. гомернең чәчәк аткан чагы — Ачылган чак хиснең чишмәсе Тик ул хисләр булган үкенечкә. Үкенечкә булган, иишләсе. (Яннарыңда үскән зәңгәр гел дә Мине озатып калган гол түгел Суга тешеп килгән кызыйларның Берәүсе дә, беләм. ул түгеп Ул түгел...