Поэзия
Диңгез ярында Электә таврлар Яшәгән бу ярда... Мин —дәрвиш сокланып Чиксез киң суларга, Хыялга өртелеп. Күземне йомам да Биреләм онытылып Уйларга, уйларга .. Түбәсе болытта Мондагы тауларның. Исәбе булмаган Мондагы яуларның. Кем көчле — шул килгән. Кем җиңгән — шул кергән Куенына кермәндәй' Таш кыя ярларның. Бу илгә килгәннәр: Юнаннар, җинвәләр, Хазарлар, төрекләр... Басмаган кем аяк!., Диңгездә акчарлак. Тауларда бөркетләр Шаһитлар — күргәннәр: Кыйналган гел бу як... Таврия илендә — Дөньяның чигендә, Яшәүгә юл ярып Кылычлар уйнаган!.. Баскыннар тынмаган: Кызганып тормаган Көчсезне көчлеләр— Җир сыкрап елаган... Кан коеп, яшь түгеп, Сугарып ташларны Йөргәннәр кешеләр; Аннан үз башлары Шул ташлар астына Мәңгегә күмелгән.» Янгыннан, сөремнән, Кермәннәр көленнән, Тузаннан болытлар Ашканнар һавага... Син кайда карама: Хәрабә, хәрабә... Ташларга язылган Елъязма кук алар Сөйлиләр бүген дә. Узса да заманнар. Күпме нр —җиһангир8 Исемсез югалган! Ә халык юлында Мәңгелек эз калган. Кипарис, чинарлар Эчендә Ялта — яр8 ; Узыша пальмалар. Кәстәнә, анарлар... Яртылаш чумган да Ял итә Аю-даг. Очан-су. Җилкәнтау... Кайда бар мондый як?! Таш таулар өелгән Диңгездән чигенеп: Иң өстә Ай-Петри, Күкрәген киереп. Мәһабәт түбәсен Күтәргән айларга! Ә диңгез тын ята. Калгандай хәйранга. Тын ята. Ул менә Кузгалыр бер заман. Күтәрер чал башын һәм шашар ул тәмам. Тузгыр ак яллары. Ташланыр таш ярга, Мәңгелек тауларны Аударып ташларга. Кыялар ватканчы. Күбеккә батканчы Ул кайнар, сикерер! Күкләргә атылып. Алмаздай ватылып. Тамчылар сибелер. ...һәм тынар зур диңгез Көзгедәй тип-тигез. Ятар ул ялтырап. Тауларга төбәлеп. Чарасыз аптырап. Баш тартып ярсудан. Кыйналган тән сыман Ягар ул күтәреп. Ник Кара дигәннәр Күм күк бу диңгезне? Җәгърафн төшенчә. Алдама син безне! Күрикче дөньяны * Кермән — крепость. ■ Җиһангир — дөньяны яулап алучы. 3 Ялос, ялита, ялта — грекча яр (диң гез яры). Шигырьдә бер силсез. Күрдем мин күп диңгез, Күрмәдем тик Кара Диңгездән зәңгәрен. Иик Кара? Белмәссең Дөньяның хәлләрен!- Шул диңгез, шул таулар Сулышында узганнар Тоела, ишетелә Тузанга тузганнар... Хыялда бер ерак Үткәнгә юнәлсәң, Пи гаҗәп! уеңда Шуларны күрәлсан. Ханнар һәм каганнар Килгәннәр, киткәннәр, Гомерләр үткәннәр Ничәмә-ничә йөз... Тик ташта да кала Халыклар салган эз! Без генә, кай вакыт, Яд итә белмибез: Әйләнә-тирәбез Бик тыныч булганда Онытабыз, тетрәүсез. Тын тормыш куганга. Сора син диңгездән. Ул шаһит, ул күргән: Күпме яу корабы Суларга күмелгән. Сора син ташлардай: Мичәмә кермәннәр Җимерелеп, хәрабә Хәленә килгәннәр. " Дәһшәтле давыллар Күргән бу урманнар... Карт тарих еракта: Томаннар, томаннар... Сарайлар, сарайлар... Берсеннән берсе шәп’ Патшалар һәм ханнар, Калырга бер яшәп, Бу мәрмәр йортларда Гыйш-гашрәт иткәннәр. Сарайлар калганнар, Тираннар беткәннәр. Халыкның тирләре, Күз яше. каныннан Шул гүзәл сарайлар Бизәге алынган... Калмаган патшалар, Ханнарның эзе дә. Тик калган сарайлар Халыкның үзенә. Халыкның үзенә Кояшның җылысы, Диңгезнең сулышы, Тауларның һавасы... Бик килә минем дә Иркенләп бу жирдэ Сулыйсым, җаныма Бер дәва аласым. Уйласаң, күпме дау Булган бу Кырымда! Яшәү дип күпме ил, Күпме жан кырылган: Малахов курганы, Перекоп, Сапун-тау— Мин менә шул җирдә, Мин менә исән-сау. Без менә исән-сау. Ә аяк астында Тетри җир — тетри тау„. Ул җанлы, ул сулый. Бар аның тавышы, Бар аның сагышы... Сакла, — дип, — исеңдә, Корбаннар исеменнән Сауларга ул сөйли Зур, авыр язмышны. Корбаннар ядына Тын тора таш таулар. Ә диңгез үзенчә: Бер тынар, бер шаулар, Ул зәңгәр суларын Күкләргә ашырыр һәм төшеп түбәнгә, Ташларга баш орыр. Тауларга килешә Мәңгелек тантана. Диңгезгә гомергә Тынычлык юк anal Ул менә бүген дә Көчәйтә сулавын. Ватылган бәллүрдәй1 , Чәчрәтеп суларын, Ярдагы коймага Килә дә төртелә... Өстендә акчарлак. Бер елый, бер килә. 1967 Бәллүр — хрусталь.