Поэзия
Хәсән Туфан Бәйрәмгә килгәндә («Лирик хатлар»дан) браклардан. Бөек Октябрьга Пролог булып калган еллардан, Илебезнең яңа эрасына Алып кергән тәүге юллардан, Хабулларның тавышы килә кебек: «Ятсак та без Күптән кабердә. Безне, энем, бәйрәм җиткәндә хет Хәтерлә син, бераз хәтерлә...» Еракларда инде Ул агайлар, Октябрьның аргы ягында. Барактагы «тормыш мәктәбе»н без Үткән идек шулар янында. Гренадерлар сыман зур һәм дәүләр, Юлбарыслар кебек кечлеләр, •Кузгал!» дигән сигнал булу белән Ыргылырга әзер эшчеләр Иде алар. Сыйнфый серен, йөрәктәге сүзен Әйтсен генә бары большевик. Икеләнеп тормас иде алар «Батар микән мондый нәрсә!» дип. Ярлы, ләкин мәгърур иде алар: «Без, янәсе, гәрчә — йолкышлар. Ну «прлитар» дигән алтын сүздә Безнең дә бит, яшьләр, өлеш бар! Бирешмәгез һич тә капиталга, Принтерный яшьләр, янәсе, — Буржуйларга мать белән дә. димәк, Мат бирсеннәр Рәсәй яшьләре! Бусы — сүзнең бисмилласы гына. Ну бит, яшьләр, аның сере бар Малайлар да безнең ише булсын, •Тешле» булсын бәген прлнгар! Сййрэмгә килгәндә Прлитарның Ап-ак күгәрченен Кара козгын чукып алмасын! — Бас, янәсе, безнең яшь нәсел дә Сата алсын буржуй алласын...» Юк, Гаепләмим сезне, абыкайларым, Зимагурлар, «ала канатлар»! — Чын күңелдән иде, саф йорәктэн Сез ейрәткән усал «сабак»лар. Изге иде Сезнең яралы җан, Сузларегез дорфа булса да. Эчегездә хәсрәт ялкыннары Янып, ташып, дулап торса да. Елмайдыгыз, сыйладыгыз безне. Еламаска киңаш бирдегез... Әй, сез, безнең мәрхүм «прлитар»лар. Кабатланмас ирләр идегез! Ах, кайда сез — Безнең бала чакның. Малай чакның боек шефлары, Бабайлардан калган баи хикмәтнең Чабаталы «философ»лары1 Ах, кайда сез. Аю аягыдай Кочле, ләкин Ярлы, буш куллар. Нинди якын ител, җылы итеп Сыйпый белә торган хуш куллар, Ах, кайда сез... Ватаныбыз шундый боек конго. Зур бәйрәмгә килеп җиткәндә. Мең рәхмәтләр әйтеп эшегезгә, Исемегезне терел голларга. Сагынып сезне, мәрхүм фидакарьләр. Искә ала туган илегез. Җиңел булсын сезнең җылы туфрак. Онытылмаслык ирләр идегез. ----- □------ Әхмәт Ерикәй /Цинем ечен Казан — әткәм йорты, Дуслар ашы, иркәм карашы; Айкап чыктым бетен деиьяларын — Юк бер җирдә аның алмашы. Минем ечен Казан — җәй җылысы, Таң сулышы, күңел дәвасы; Сәлам бирә тесле йолдызлары, Шифа бирә тесле һавасы. Минем очен Казан — эш мәйданы, Шунда сынаш, ярыш, керәшлэр... Калдыралсам шунда якты бер эз, «Гомере зая узган» димәсләр. Минем ечен Казан — сагыну сузе, Үз почмагым, бердәнбер түрем; Куп гасырлар шунда яшәп килгән Йерәк җырым, матур, саф ъелем. 1967 Рәшит Гәрәй Яратам мин Ленин районын Жр ишетәм гранит ярлар буйлап Салмак кына атлап килгәндә: Казанканың талгын дулкыннары Хисләремә күчеп тирбәлә. Кичке шәфәкъ уйный су «стенде. Таллар тибри, әнә, кинәнеп. Дулкын ярып иезгән ак катерга Акчарлаклар килә ияреп. Диварларга сердәш чәчәкләрне Сулар сибеп кемнәр үстергән!.. Еракларга карыйм ике ярны Тоташтырган күпер естеннән. Тезүчеләр монда алып килгән Яңа җырның тәүге сүзләрен Хәзер инде Кәҗә бистәсенең Табалмассың иске эзләрен... Могҗизадай калкып чыккан йортлар Утырганнар таза нигезгә. Шул йортлардан тешкән күләгәләр Тирбәләдер кебек диңгездә. Балконнарга үрелеп, үрмә гелләр Шаулап үсә җилләр иркендә... Утлар түгел, кичен бүлмәләрдән Күңелләрнең нуры сирпелә. Янәшәңнән синең атлый дуслар — Яшә — бергә, яшә — аерым. Яратам мин шуңа безнең якны — Яратам мин Ленин районын.